ҮЗЕМ ХӨКЕМ ИТӘМ


XXV
Сенатор банктан үртәлеп һәм ачулы чыкты. Ул шикләнгән ин начар хәлләр тормышка ашкан икән: Шубарин анынЛас-Вегаста чакта прокурор Азларханов документларының күчермәләрен алганлыгын сизенгән. Ул бары тик бер нәрсәгә куана—Шубаринны билгесезлектә калдырып, очрашуның азагын тизрәк тәмамларга тырышты, шул рәвешле үзенә бик кирәкле ун көн вакытны отты, ә Японеп. мөгаен, бүген үк үзен борчыган сорауларга җавап алырга теләгәндер. Шушы вакыт эчендә үз хәлен ачыклар, аннары Миршаб белән бергә килеп, гафу үтенер, гаепләрен таныр, яки инде үпкәләгән кыяфәттә Японеитан читләшер дә. анын дошманнары белән килешергә тырышыр. Ин әүвал банкирның юлына аркылы төшәргә кыюсынган Талиб Солтанов дигән бәндә белән якынлык табарга кирәк булыр. Әгәр дә Тулкун Назарович тәфсилләп Шубаринга Сухробнын ничек итеп Ак йортка үрләгәнен сөйләп бирмәгән булса, һаман да шикләнүләре белән банкир аны түбәнсеткән- үпкәләткән кеше булып кыланырга мөмкин булыр иде. ә хәзер берни дә эшләп булмый, азуы җиткән сәясәтчене өркетердәй мәгълүматларның урланган кеистан алынуы ачык.
Ун көн ун көн Ни өчендер башында гел шул сан кабатланып торды Ниһаять, аңа барып җитте: ун көннән аны һәр яктан камап алачаклар! Сенатор лллрны берәм-берәм күз алдына китерде. Күбесе әле бүген дә югары урыннарда утыра, вакытлы рәвештә хакимияттә булмаганнары да бик зур йогынтылы, дәрәҗәле кешеләр Алар арасында җинаятьчеләр дә бар, болары үзләренен кылган гаматләре турында язма раслауларны бигрәк тә яратмыйлар, алар әле теллән сөйләгән шаһитлардан да котылу җаен карыйлар, ә инде алар өстеннән махсус мәгълүматлар җыючыга ... гафу юк та юк, котылу да юк. Тулкун Назарович үзе дә Шубариннан. туганы Үткурдан тыш. үзе өстеннән дә Сенатор кулында дөнья мәгълүматлар барлыгын белгәч, шатланмастыр шул. Б\ хәлләр теләсә кемне төшенкелеккә салыр иде. ләкин Сенаторны түгел, ул. әлбәттә, үзен нинди тупыйкка куып керткәннәрен аңлый. Әле бит Шубарин белән Тулкун Назаровичтан башка да үзен ауларга йөрүче прокурор Камалов бар. аның эләктергәнен ычкындырмас кеше икәнен Сенатор яхшы белә, шуна күрә әлегә иректә калуына бик куанмый да. Бу ун көн эчендә анын бердәнбер дошманы Камалов кына булачак, Шубарин тәртипле кеше, ун көн үтмичә, бер хәл дә кылмаячак, бу көннәрне бик акыллы, нәтижәле итеп файдаланырга кирәк Японецнын Сухроб Әхмәтович белгән күп кенә
Ахыры Башы журналның 2006 елгы 10-12 саннарында.
көчле яклары бүген йомшаклык булып чыга, элекке кулдашының шул йомшак якларын файдаланып та булыр әле
Шулай фикер йөртә-йөртә. Сенатор машинасы белән иске шәһәрдәге чәйханәгә килеп чыкты, ул әле анда күптән түгел генә Сабир-бобо кешесе алтын тешле Исмат белән чәйләп утырган иде Төш вакыты житкән чак. ул өенә дә, Миршабка барырга да ашыкмады, машинасын бүдәнате читлекләр эленгән йөзьяшәр чинар агачы күләгәсенә китереп туктатты Анын ялгызы гына калып, үз нәтижәләре һәм карарларынын кире һәм унай якларын уйлап-исәпләп утырасы килә иде.
Ялгызы ашап утырса да, ваклап туралган сарык кабыргаларыннан пешерелгән шашлык һәм бик тә йомшак бавырдан ул канәгать калды, ризык тәмлелектән генә түгел, ул инде үзенен бөтен ихтыярын бер йодрыкка туплаган, алга таба кемнәр белән атлаячагын билгеләгән иде. Гүя күнелендә ниндидер сәгать йөри, анын вакыты—ун көн Шул арада ул Шубаринны иә сафтан чыгару, йә юк итү юлларын табарга тиеш! Бу очракта да. нәкъ Камалов белән булган шикелле, үз язмышы шуна корылган, килешү мөмкин дә түгел, чөнки ул үзенен мәгънәсез рәвештә өметсез яшәве белән һич килешмәячәк Ул ин беренче эш итеп, кичке самолет Мәскәүгә очканчы. Миршаб белән күрешергә тиеш, ана үхгәренен элекке яклаучысы һәм кулдашы булган Шубариннан үлем куркынычы янаганын төшендерергә кирәк
Сенатор Шубариннын нинди куркыныч кеше икәненә никадәр күп кешене ышандырса, аның белән көрәшү дә шул кадәр җинел булачагын анлыи иде. Ә Миршаб әле рәсми урында да эшләп утыра—аны гадәттә шәхси дошманнары белән көрәшү өчен файдаланалар. Миршаб белән икесенә төрмәдән чыккан хан Акмал белән Шубариннын араларын гиз генә бозарга кирәк Ул эченнән генә Сабир-бобога рәхмәтен укыды. Карт әнә ничек итеп ханны коткару артыннан йөри, моны төрмә сәкеләренең катылыгын татыганнар гына белә азга, ә инде кемнен дә булса битарафлыгын сизсәләр, шундый кешеләрне күрәлми башлыйлар.
Чәйханәдән, вакы г никадәр ашыктырса да. чыгып китәсе килмәде анын, үзенен мәктәптән бирле аерылмас дусты, тугрылыклы кулдашы Миршаб янына ни өчен барасы килмәгәнен дә анлады Әлбәттә, «сиам игезәкләре» дип атап йөртүләре дә күнелгә ятышлы, ал арны н дуслыгын, Миршабнын ана бирелгәнлеген дә шик астына алучылар юк. Ләкин, банкта Шубарин белән сөйләшеп чыкканнан сон. анын күнелендә ниндидер бер Америка фильмындагы сүзләр яңарды: «Бәладән ялгыз чыгалар», яки «Һәркем үзен- үзе коткара», яки 0. Генринын шуларга охшаш жөмләсе: «Боливар икебезне дә күтәрә алмас». Айваңдагы мәхәллә чәйханәсендә башына килгән уиларнын бары тик берсе—үз-үзен коткару нияте 1енә калды, үзенен имин тормышын, иркенлек һәм дәрәжәсен саклап калу гына әйбәт буласы иде. Сухроб моны үз-үзенә яшермичә әйтте. Хәер, ул прокурор Камаловнын аны Мзгршаб белән бергә каптырырга җыенганын белә иде. Прокурор Артем Парсегянны үтерүне күреп торган гөп шаһитларны да белә иде. шуна күрә ул анардан ун көннән сон Миршаб белән бергә тиешле доку ментларны алып килүен таләп тә итте Алар, тәүбәгә килеп, аңа тезләнергә тиешләр иде Сенатор белән очрашырга җыенганда, ул тегенең үз тормышын саклап калу һәм сәяси карьера өчен һәрнәрсә! ә барырга әзер, әгәр кирәк булса, дусты Миршабны да корбан итүгә барачак икәнен белә, төрмәгә яңадан утырасы килмәс Сенаторнын- боларны да Шубарин чамалый иде
Миршабны күңеленнән инде саткач. Сенаторның хыяллары уйнаклап китте, әйтерсең лә, икенче сулышы ачылды, аны-зиһене яктырды. Ул инде болай да әхлакый тыюларны белми иде Ул Канзафарнын Шубарин турындагы мәгълүматларын үк* Аксайга— Сабир-бобо янына уңышлы сәфәреннән кайткач
атды Ул хәзер, әгәр лә Шубарин белән прокурор Камалов арасында ниндидер элемтәләр барлыгы беленсә, американ Гвидо Лежаваны Японецтан урлап кайткан кешене ана каршы котыртачак та котыртачак. Бүген исә. Шубарин белән күзгә-күз күнелсез сөйләшүдән сон. вакыт һәм вакыйгалар ал арны баррикаданың ике ягына бастырды. Шубариннын Камалов белән элемтәсен тикшереп торасы калмады: димәк. Сенатор Талиб Солтановны. яки анын өстеннән торучыларны Шубаринга өстерергә тиеш.
«Ә. бәлки. Талибны прокурор Камаловка каршы да котыртырга кирәктер■,- дигән тәвәккәл фикер дә калкып чыкты —Шул бит Шубаринга Гвидо Лежаваны кем урлаганын әйткән, әйтеп кенә калмаган, аны кайда яшереп тотканнарын да хәбәр иткән. Талиб кулы белән бу дошманнарнын барысын ла юк итсәң, иллә мәгәр дә шәп булыр иде!»—дип үз уйларын үстерә төште Сенатор Аннары. Талиб белән бер сүздә була алмаса да. ана да эш табылачагын уйлап, фикерен йомгаклады
XXVI
Прокурор белән сөйләшкәннән сон. Шубарин генерал Саматов белән очрашырга туры киләчәген анлады. Алар башлаган эш дәүләт дәрәҗәсендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә мөһим иде. Әгәр дә җинаятьчел дөнья акчаларын кулга төшерүдә хокук саклау оешмаларының күпмедер тәҗрибәләре булса да. хәер, анысы да әле фаразларда гына, әмма анда һәрвакыт Интерполдан кинәш-унаш алырга була иде. «Мәскәүле» дә үз вакытында шунда эшләп торган Ә бу очракта, партия акчаларын кайтару эше беренче башкарыла, сукыр килеш кенә, аерым мәсьәләләрне эш барышында чишә- чишә генә Әлбәттә, прокурор Камалов хаклы: элеккеге КГБ хезмәткәрләре арасыннан тәҗрибәле белгечләрне тартып, бер көчле үзәк оештырырга кирәк Яклаучысыз гына берьюлы ике төрле көрәш алып бару—чип-чиста авантюра, башсызлык Менә шунын өчен дә ул Камалов белән очрашырга теләвен төпле итеп белдерде. Чит илләрдә тупланган җинаятьчел акчаларны кайтарып, «юып» чыгаручылар белән көрәшүче белгечләргә таяну, әлбәттә, акыллы фикер Моны «мәскәүле» тәкъдим итте, мондый таяныч булыр дип башына ла китермәгән иде ул. Бу ыгы-зыгы беткәнче, гаиләсен Европанын кайсыдыр илендә яшереп тотуны да Саматов ярдәменнән башка оештыру жинел булмастыр Шуна күрә мөрәҗәгать хаты бик тәфсилле, планнар-чыгармалар белән язылган иде. Вакытны югалтмыйча, белгечләрне шунда ук бу эшкә тарту кирәк булачак. Миланга очып китү көне дә борын төбендә генә иде бит инде
Ике хат салынган конверт республика прокуратурасының ишек төбендәге почта тартмасыннан эш башланыр алдыннан ук алынды. Камалов аллан кисәтеп куйганлыктан. Татьяна Шилова ул конвертны иртәнге кинәшмә үтүгә үк аңа кертеп бирде Конвертны алгач, прокурор кызыксынып сорады:
—Канзафар белән мөнәсәбәтләрегез ни хәлдә?
Жавапны ишетеп, ул кисәтте лә:
—Мөгаен, якын көннәрдә ана кайбер мөһим хәбәрләр бирергә туры килер, әзер булып торыгыз —Бераз тынып торгач. Камалов өстәп әйтте —Бу мәгълүмат мина рухи якын булган бер кешенен гомере белән бәйле Анын белән үзегезгә дә танышырга жай чыгар әле дип уйлыйм. .
Татьяна киткәч. Камалов конвертны ачты да үзенә адресланган хатны атып укыды кичә очрашканда сөйләгәнгә караганда, бик тәфсилле, акыллы итеп язылган иде ул хат. Камалов алда торган эшнен бик катлаулы һәм куркыныч булачагын, уңышсызлык очрагында Шубарин үз гомере белән енә түләячәген аңтап алды Прокурор телефон трубкасын күгәрде дә. генерал м
Саматовка шылтыратасы урынга, полковник Жураев номерын җыйды. Юкса, әле бер минут кына элек мондый нияте һич юк иде. Республиканың угрозыск начальнигы урынында иде, дусты белән жылы гына исәнләште Соңгы көннәрдә алар күрешмәгән иделәр. Жураев, әлбәттә, прокурорның көтмәгәндә генә банкир белән очрашуын да белми иде әле
—Ә сез хаклы булып чыктыгыз,—дип, прокурор туп-туры эш турында сөйләшүгә күчте—«Шәрекъ» банкынын ачылуын тәкъдир итү унаеннан җыелган халык арасында ул симез калжага кызыгучылар күп булыр, дигән идегез. Шулай булды да.
—Әллә Японештын тагын берәр кешесен урлаганнармы?—дип. кискен генә сорады полковник.
—Юк, әлегә һәммәсе дә үз урынында. Урлау-нитү булмасын өчен, мин сезнен якындагы ике-өч көндә кәттә генә акыллы дүрт егетегезне әзерләп куюыгызны үтенер идем. Икесе кычкыртып талау, рэкет җинаятьчеләрен яхшы белүчеләр булсын, ә калган икесе һәртөрле алдакчы мошенникларны, аферистларны, кәрт сугучыларны һәм башка шундыйларны белсеннәр. Мин яшерен рәсми хат җибәрермен, без ул егетләрне ярты ел «Шәрекъ»тә эшләп торырга күндерербез, ә Шубарин белән сөйләшеп куярмын, ул аларны үзенә эшкә алган саналыр. Егетләр алмаш-тилмәш икешәр кеше кизү торырлар Аларның әүвәлге бурычлары билгеле, ә инде андый-мондый хәл туа калса— максатларны бергәләп ачыкларбыз. Бүгенгә әле мин анык кына бер нәрсәдә әйтә алмыйм, генерал Саматов белән алдагы бер-ике көндә күрешкәч, күп нәрсәләр ачыкланыр
—Гади генә банк Бәхтияр Саматов оешмасын да кызыксындырамы *—дип гаҗәпләнде полковник.
—Гади банкмы? Алай әйтмәс идем. Анын хуҗасы кем икәнен онытасыз. Мина анын финанс даһие булганлыгын, гаҗәп талантлы икәнлеген сез үзегез сөйләгән идегез түгелме сон? Бер сүз белән әйткәндә, галәмәт зур хәлләр.
—Японецка авыр минутларында ярдәм итеп, дөрес эшләдек, дисезме?— дип сорады полковник.
—Әйе, әлбәттә. Шуңа күрә яна үтенечебез бит: ин яхшыларның да яхшылары кирәк егетләрнең. Банк эше—нечкә эш...
Бу трубкасын куюга, ул икенчесен—хөкүмәт телефоныныкын күтәрде дә. турыдан-туры генерал Саматов белән соиләшә башлады
—Хәерле иргә, Бахтинр Саматович! Әгәр сез урыныгызда булсагыз, бер ярты сәгатьтән бик моһим документлар белән кеше җибәрер идем Документлар бәяләп бетергесез һәм үтә яшерен, шуна күрә аны сезнен ышанычлы кешегез аша кулдан-кулга тапшыруны кирәк табам. Сезнен кырыслыгыгызны беләм. әмма үзегез кабул итеп алсагыз иде.
-Мин ана расписка бирергә тиеш түгелдер бит?—дип шаяртты генерал Кәефе яхшы иде. күрәсен. Аннары җитди генә сүзен дәвам итте —Әйе. мин әле тагын берәр сәгать урынымда булам, килсен егетегез. Үтенечегез буенча биргән егетләремнән ризамы сез?
—Риэамын. Рәхмәт сезгә. Алар үз эшләрен яхшы беләләр, гаделләр Мин адарга тулысымча ышанам. Ә безнен эштә бер-беренә ышану—ярты уныш ул. Мим җибәргән хәбәргә битараф калмассыздыр Әгәр ачыклыйсы мәсьәләләр булса, хәзер үк очрашырга әзермен. Эш бик ашыгыч бит
—Ә без шундый эшләр белән генә шөгыльләнәбез.—дип янә шаяртып алды генерал.-Димәк, болай. Кичке дүртләргә килегез, сезнен влк-тояк белән борчымаганы!ызны беләм. ә безнен эштә сораулар һәрвакыт туып тора, шул сораулар белән генә яшибез дә. — Куркынычсызлык хезмәте шефы үзенең остазы белән җылы гына саубуллашты, ул аны һәрвакыт хөрмәт итә иде.
Прокурор үз исеменә килгән хатны янадан кулына алды, генерал Саматов янына Шубарин билгеләгән алан буенча әзер тәкъдимнәр белән барасы килә иде анын Ул кинәт кенә кичә хан Акмал адвокатлары артыннан Сенатормын да Мәскәүгә очуын исенә төшерде. Димәк, шәхсән үзе кулга алган Аксай ханы тиздән иреккә чыгачак дигән сүз. Димәк. Сенатор Арипов белән якынаерга тырыша, анын акчасын һәм элемтәләрен файдаланырга өметләнә Асылда, хан Акмал тикшерүчеләргә беркемне дә сатмады, иреккә чыккач, ул байтак кешеләрнен исәп-хисап тотуларын таләп итәргә, үзенен дәгъваларын да бе лдерергә мөмкин. Хан Акмал белән Сенатор үзләренен прокурор күзе алдында җинаятьче саналганнарын белә. Димәк, прокурор үз Вазыйфасын үтәгәндә, аларга республикада югары урыннарга үрләү авыр булачак, төгәлрәге—бөтенләй мөмкин булмаячак. Ә монын белән ни беренчесе, ни икенчесе килешә алмаячак. Димәк, чираттагы дүртенче һөҗүм итүне котәргә дә күп калмагандыр. «Бәлки, шул аңлашылмас тойгы аркасында мин Шубарннга ярдәм итәргә ашыгамдыр да».—дип уйлап куйды прокурор Дүртенче һөҗүмнән ничек котылып калу мәсьәләсе Камаловнын үз эше. ул үз борчуларын башкалар җилкәсенә салырга күнекмәгән. Ахыр чиктә бүген- иртәгә Канзафар өстеннән дәлилләр җыелып бетәчәк, аны кулга алгач. Сенаторның да җыры җырланачак— Карден теккән ефәк костюм киеп озак йөри алмас. Бу юлы прокурор эшне судка илтеп җиткерәчәк. Канзафар Рөстәмов үз яклаучысын тоттырган Парсегяннан да каты чикләвек түгелдер але Үз тиресен саклап калу өчен Канзафар «сиам игезәкләре»н сатудан тайчанмаячак. Тегеләрнең, кайчандыр үзен аулап, аны зур оттырышка дучар иткәннәрен, шул рәвешле прокуратура бүлмәләрендә казынырга, төрле серләрне иснәнергә туры килгәнен белеп алса—бигрәк тә. Ә Сенатор белән Миршаб махсус яллап. Мнршаб өендә озак айлар буе кәрт сугу осталыгына өйрәнгән, аннары Канзафарны «чишендереп» ташлаган кеше хәзер төрмәдә утыра, кирәк булса, очраштыргач, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирергә әзер иде. Ул көтелмәгән шаһитны җинаятьчеләр дөньясын яхшы белгән полковник Жураев табып биргән иде.
Хәзер Камалов өчен Канзафар үзәк фигурага әйләнде, аңардан башка Сенаторга да. Миршабка да юл ябык.
Прокурор анын тормышы өчен дә ирексездән борчыла башлады: ике якка да уйнаганда, теге әллә нинди бәлаләргә дә тарырга мөмкин ич. Шуна Камалов үзенен бер урынбасарына якын көннәрдә Канзафар Ростәмовны колония яки төрмәләрдәге гадәттән тыш хәлләрне тикшерергә җибәрмәскә кушты,- көтелмәгән бата килеп чыкмасын тагын. Урынбасарының: «Ни өчен?»—ДИГӘН соравына ул Мәскәүдә элекке союздаш республикалар прокуратуралары хезмәткәрләренең киңәшмәсе булачагын. Канзафарны да шунда җибәрәчәген әйтте Камалов бу хәбәрнен Канзафарга барып ирешәчәгенә шикләнмәде, димәк, егет, кулга атыныры алдыннан сизгерлеген дә югалта төшәчәк. Камалов монын белән генә тынычланып калмады, полковникка шылтыратты, башта анын генерал Саматов белән очрашуын сорашты, аннары Кан зафарны кулга алу турындагы ордерга кул кую өчен тагын ничә көн кирәк булачагын оелеште. Полковник: «Бер ун көн*.—дигәч, ул: «Нишләп шулай озак?»- дип сорады. Кузгатылган эшне тулыландыру өчен Рөстәмовнын атаклы җинаятьчеләр. кәрт уены ялганчылары һәм Миршаб белән төшкән кайбер фоторәсемнәр житми икән. Камалов. андый рәсемнәр һәм видеоязмалар булса. •Ханзафарның озаклап чишелми утыруына юл катмаячагын андый иде. Ә СӨИЛӘ^ӘН л®лилләре исә *сиам игезәкләрен» кулга алу көнен . т».ТаЧа|1' сК(Ма Канзафар тормышы өчен борчылу хисе прокурорнын чы*мады Парсегянны саклап кала алмаганнан сон, шундый ук ■ тьон белән дә кабатланырга мөмкин. Әгәр Сенатор Рөстәмовнын
прокуратура күзәтүе астында икәнен сизсә—бик мөмкин хәл бу. Шуна күрә Камалов янадан беренче катка—Шиловага шылтыратты
Кыз бүген анын янына Шубариннан пакет кертеп чыгарга кергән иде инде.
—Татьяна, сез егет белән кайчан очрашкан идегез?—дип сорады прокурор.
— Бер өч кон элек,—дип жавап бирде Шилова. Ул Камаювнын Канзафар фамилиясен махсус атамавын да төшенде
—Анын кәефе ничегрәк, алга таба планнары бармы9 Безнен күп кенә хезмәткәрләребез, шул исәптән ул да, әбәт ашарга кайсы кая таратып бетә. Хәзер Ташкентта тәмле ашап чыгардай урыннар күп бит. Егетебез еш кына Чорсу уйгырлары янына лагман ашарга йөри, бер үзенә ияреп барып кайт әле син дә.
—Ярар. Хөршид Азизович. искә төшерүегез өчен рәхмәт, үзем дә күптәннән лагман белән сыйланырга теләп йөри идем әле,—дип шаярткандай итте дә. Шилова трубканы куйды.
Шулай да, Канзафар өчен борчылу хисе кимемәде, хәзер үк аны кулга алу турында ордер язып бирә алмавына үкенде прокурор, бары тик шул чагында гына тегенен тормышы өчен борчылмас иде ул
Камалов республиканың куркынычсызлык хезмәте шефына шылтыратты.
—Сез җибәргән кәгазьләр белән танышып чыктым.—диде генерал —Алар, чынлап та, кичекмәстән хәл ителүне сорыйлар. Әгәр вакытыгыз булса, хәзер үк килегез, күзгә-күз генә сөйләшеп алырбыз. Сәгать дүрткә мин тәҗрибәле ике белгеч белән бер халыкара хокуклар кешесен дә чакырдым. Мөгаен, алар белән киңәшү кирәк булырдыр сезгә.
— Шунсыз булмастыр шул,—дип ризалашты прокурор. Үзенен тәвәккәл уй-ниятен генералның да яклавы сөендерде аны —Бер ун минуттан барып җитәрмен.
XXVII
Мәскәүдә Сенатор башкала адвокатларының юкка гына президентныкына тин гонорар алып утырмаганнарына ышанды—хан Акмалны иреккә чыгару бик дәрәҗәле кешеләр аша, бик зур акчалар түгеп кенә мөмкин булды. Бигрәк тә сонгы мәртәбә бирелгән долларлар ярдәм итте. Дөрес сайлап алган ысуллар да үз эшен эшләде, һәммәсе да рәсми рәвештә югары даирәләр тарафыннан хәл ителде. Үзбәкстаннын Югары судыннан һәм Югары Советы исеменнән оештырылган чын һәм ялган үтенү-юллау хатлары да бик булышты, алардан башка гына бернинди ришвәг-фәләннәр дә ярдәм итмәс иде. Ә болай исә барысы да законлы рәвештә хәл ителгәндәй булып чыкты Шулай да төрле рәсмилекләр хан Акмалның төрмәдән чыгу көнен кичектереп торды. Көтмәгәндә Үзбәкстан Югары сулыннан кеше килүе кирәк булды Ул гаепләү буенча җыелган алты йөз томны рәсми рәвештә алырга тиеш икән, шунын өстснә әле алармы шәрехләүче-озатучы дөнья кадәр башка кәгазьләрне Мөскәүнен төрле почмакларындагы төрле оешмалардан да җыярга туры килде Боларнын барысын да төяп алып китәр өчен төяүчеләр бригадасы, зур контейнер белән йок машинасы ялладылар Юкса һәркем белеп тора иде: ул тау-тау томнарның беркемгә дә кирәге юк, алармы чыгарып ыргытачаклар гына. Сенатор бу мәрәкәне бер атна түгел, ун көндә дә ерып чыга алмасын аңлады.
Шубармн ана ун кон вакыт биргән иде. әгәр Сенатор шул арада эшләрен бетсрмәсә. банкир ана каршы күп кешеләрне котыртачак. Сенатор җавап тотуны ничек булса да чигереп торырга тырышты—Миршабны кисәтеп куйды әгәр Артур Александрович шылтыратса. Сенатор белән хан Акмалнын
Мәскәүдөн кайтуын көтик, атар кайткач, сөйләшербез, дияргә кирәк. Янәсе, гадел лә. үтенечлерәк тә янгырар • хан Акмал кайткач...» дигәнендә янау ла бар шикелле Янәсе, хан Акмал да алар яклы. Сенаторны рәнҗеттермәс, чын хуҗа үзе икәнен сиздерер. Кыскасы, ничек хыяллансаң-уйлансан да була 6У очракта.
Мәскәүдә Сенаторның никадәр генә жене котырмасын, ул ни Камаловка. ни Шубаринга. берничек тә яный алмый иде. Ә бит Ташкенттагы Миршаб белән Канзафар да кул кушырып кына утырмыйлар. Ләкин Сенатор үзенең Мәскәүдә тикмәгә генә йөрмәгәнен белә: хан Акмал, иреккә чыккач, анын борчуларын да хат итә алыр иле. ул. мөгаен, үзен төрмә сәкесенә кем утыртканын онытмагандыр—прокурор Камалов анын да тамагына сөяк булып кадалды бит Әмма, аксакал хажи Сабир-бобо өйрәткәнчә, түзәргә һәм көтәргә кирәк иде.
XXVIII
Икенче көнне төшкә табарак җитди генә бер яшь егет, ишек төбендә җирле газет хәбәрчесе таныклыгын күрсәтеп. Шубаринга пакет китереп китте. Шубарин нәкъ аны көтеп банкта утыра иде.
Сораулар аз булып чыкмады—егерме өч. Шубарин тиешле оешмаларның бу эшкә житди алынганлыкларын. үзенә ышанычлы яклау да булачагын анлаты Кайбер сораулардан ул. андый-мондый хәл килеп чыга калса, гаиләсе белән китәрдәй чит илне әзерләп куюларын да төшенде. Сораулар арасында анын кулдашы Әнвәр Абидович турындагысы да бар иде—Ленинград урамында анын мамык Наполеонына тимәүне сораячагын беләләр иде шикелле. Күпчелек сораулар исә анын сугыштан сон Көнбатышка киткән беренче- икенче дулкын дусларына кагылышлы иде. күрәсең, кирәге чыкса, шулар янына барырга, алардан ярдәм көтәргә булыр дип искәртүләредер.
Кайбер сорауларга җавапны хәтер төпкеленнән эзләп табарга кирәк, ә кайберләре архивларда казынып вакыт үткәрүне сорый иде. Кыскасы, бер өч кон үтеп китәрдер, хәер, ана -фәлән вакытка» дигән анык көн билгеләмәгән иделәр Ул жлвап әзерләгән көннәрдә телефон аша ике җитди сөйләшү булды. Беренчесе Әнвәр Абидович белән иде: ул Италиягә барып төшү көнен ачы^тарга тели икән Анын кәефе күтәренке иде. димәк, эш әйбәт, уйланганча бара Икенче шылтыратучы шәһәрдән, бик сон гына булды. Шубарин йоклый иде инде. Шылтыратучы -Шәрекь» банкы ачылыр алдыннан ана янаган кеше булып чыкты Бу юлы анын тавышы ягымлы иде. сөйләшү дә ачыктан- ачык барды.
- Гон уртасында бимазалавым өчен гафу итегез,—дип башлады ул сүзен.— Ләкин мин сезнен сонгы сүзегезне ишетергә тиеш. Бер сәгатьтән мина янадан һамбургтан шылтыратачаклар, мин Талибка ялгыз гына кайтсынмы, әллә сез эш йөртәчәк немец беләнме икәнен әйтергә тиеш.
Димәк, әле Шубаринга ышаналар иде.
—Талибның тәкъдиме кызыктырырлык. Әле бу суверенитет дигәннәре белән ыгы-зыгы тиз генә бетмәстер, без бер-ике ел хәвеф-хәтәрсез генә эшли алырбыз,—диде Шубарин —Ләкин без Талиб белән бер мәсьәлә турында да аерым сөйләшмәдек. Сөйләшү алып барырга вәкаләтле кешеләр килсен, уртак тел табарбыз дип уйлыйм
-Анык кына без кайчан очраша алабыз?
—Әгәр дә Германия кешесе хәзер Ташкентта булса, иртәгә үк очрашыр идек Ләкин ул биредә түгел, ә мин биш-алты көннән Италиягә-Миланга очам Анда бик абруйлы бер банкның юбилеенә гаиләм белән чакырулымын.
зер китәр өчен документлар юллап йөрүем. Димәк, шуннан кайткач, бер
ун-унике көннән булыр инде. Шул вакытка үз кешеләрегезне Ташкентка чакыртып алыгыз.
Телефон бераз тынып торды, аннары шатланып:
—Италиягәме?.. Бик шәп!.. Әгәр очрашуны Миланда оештырсак, каршы килмәссезме?—диде сөйләшүче.—'Талиб сезне танып беләдер бит0—күрәсен. бу кеше Талибны да үз кулында тота, барлык мәсьәләләрне дә үзе хәл итә иде.
—Юк. Италиядә булмастыр. Гаиләм белән барам дип әйттем бит Аларны куркыныч астына куярга теләмим, сезнен кешеләрегез артыннан койрык булырга мөмкин. Берәр атнага түзегез, кунагыгыз өчен Ташкент та Миланнан начар күренмәс. Ә биредә без ана иминлекне тәэмин итәрбез, барысы да үзебезнен кулда.
—Сез хаклы. Ходай «саклаганны саклармыни дигәнме әле?—дип ризалашты сөйләшүче —Италиядә көннәрегезне матур үткәрүегезне. Европа банкирлары арасына лаеклы керүегезне телим.
Сөйләшеп бетергәч. Шубарин маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп алды—Миланда очрашырга тәкъдим итүләре бер дә ошамаган иде. Радиотелефонын куйгач, ул икенче бүлмәдәге телефон янына чыкты Анысы кемнен кайдан сөйләшкәнен язып ата торганы иде. Әмма бу юлы экранда бернинди язу ла юк. бары тик сызыклар гына күренде Атар чит шәһәрләр белән сөйләшкәндә генә була иде юкса, ә бу үзебездән шылтыраткан иде
Соңыннан Шубарин. күзгә-күз очрашып, бу хакта Саматовка сөйләгәч, генерал ана:
—Без сезнең сөйләшүләрегезне үзегезгә әйтмичә генә язып бардык Монысы сезнен иминлегегез өчен һәм башлаган эшебезнен уңышлы булуы өчен кирәк иде.—диде.—Ә теге икенче шылтыратучыдан шикләнүегез урынлы. Безнен белгечләр аны белергә тырышып карадылар, ул йорт телефоны да. гелефон-автомаг та түгел икән. Күрәсең, шәһәрдә телефоннар ыгы-зыгысы вакытында махсус буташтырылган телефон-автомат номерыдыр, хәзер исә ул кемнеңдер өендә тора, ул тирәдә нигездә шәхси йортлар гына Безнен егетләр ул квадратны теркәп куйдылар, янадан шылтыратканда кайдан икәнен төгәл беләчәкләр, йортнын кемнеке икәнлеге дә билгеле булыр. Иртәме- соңмы безгә анда сугылып чыгарга туры килер, кесәдә адресы булу комачауламас. Без аны Камаловка да. Жураевка да бирербез, бәлки, анда аларга электән таныш кешеләр яшидер. Ташкент Мехикода. Токиода түгел ич. Барып чыкса, ул сөйләшүчене сез әйләнеп кайтканчы ук белербез Хәер, сез кайчан китеп, кайчан кайтасыгызны әйткәч, ул яшерен телефоннан янадан шылтыратып тормас Чит шәһәрдән шылтыратулары ла кызык Бер түрәнен дачасыннан—Мәскәүдән Тилләхуҗаев шылтыраткан икән. Ә без төрмәдән сораштыргач, анын шунда икәнен, әле юарга керләр илтергә киткәнен әйттеләр.
Ташкентта күзгә ташланмый гына торган бер кунакханә номерында очрашу иде бу Генерал Саматов Шубаринны Италиягә үз кешеләре озата барачагын раслады, әмма әлегә анын кем буласын ачыкламаганнар икән.
Бер оч көннән Шубарин. чит илгә чыгу өчен паспорт һәм башка документлар алырга баргач, үзен кем озатып йөриячәген очраклы рәвештә генә белеп тә кайтты
Визалар бирү бинасында ремонт эшләре озакка сузылганлыктан, документларны бер кысан гына бүлмәдә биреп азаплана иделәр. Анын тәрәзәсе янында һәрвакыггагыча су буе тулы чират—нигездә Израильгә. Грециягә, Германиягә. Америкага бөтенләйгә китәргә теләүчеләр юра иде-шау-шулы. пырдымсыз халык. Боларны чират дип әйтерлек тә булмагач. Шубарин басып торырга уйламады да. «Кемгә шылтыратып, ярдәм сорарга икән?*—дип
уйлана-уйлана. ул ишегалдына чыкты. Тәмәкесен тартып та бетерә алмады, ана але генә килеп туктаган милиция машинасыннан чыккан полковник эндәште Шубарин анын белән кул биреп күреште, үзбәкчә сәламләшсәләр дә. ул анын кем икәнлеген исенә төшерә алмады. Ул. әлбәттә, байтак кына милиция кешеләрен белә, полковникның да аны абруй-дәрәжәле халык белән берәр кабул итүдә йә туй-мазарда күргәне булуы ихтимал. Шәрекьтә һәр сөйләшү «берәр ярдәм кирәкмиме?» дигәнрәк сүзләр белән тәмамлана Шубарин да үзенең гозерен сөйләп бирде. Полковник бинага кереп китеп, берничә минутка гына югалып торды, аннары Артур Александровичны паспортлар-документлар бирә торган кысан бүлмәгә арткы ишектән генә алып керде.
Паспортларны тормыш әчесен күп күргән кырык яшьләрдәге бер ханым тутырып бирә икән Ул Шубаринга илтифатсыз гына карап алды да. үз өстәле янындагы урындыкка утырырга тәкъдим итте. Бүлмә кысан булгач, янәшә үк дигәндәй утырырга туры килде. Полковник чыгып киткән иде инде Ханым тарта икән, өстәлдә яткан арзанлы сигарет кабына үрелде, Шубарин аны кул хәрәкәте белән ишарәләп туктатты да, «Мальборо» тәкъдим итеп, кабызгычын чыртлатып кабызды Ханымның йөзе яктырып китте, түшәмгә таба алка-алка төтен өреп, уйнак кына сорап куйды:
—Димәк. Миланга барасыз. Кайда әле безнең Италия дәфтәре0
Ул алдында өелеп яткан дәфтәр-папкалар арасыннан эзләп, бер юкарагын атып ачты да. шуннан Шубарин белән хатынына тутырылган документларны аллы Аннары ачык дәфтәрне Шубарин каршысына ук ташлап, үзе калын* катын амбар кенәгәләренә нәрсәләрдер язарга тотынды. Шубаринга ачык яткан дәфтәрдәге «Стрельцов Сергей Юрьевич» дигән язулы анкетага күз сату берни тормый иде. Анкетага утыз яшьләрдәге ягымлы гына подполковник фоторәсеме ябыштырылган иде Иминлек хезмәте подполковнигы да Италиягә—Миланга бара икән, бару вакыты да Шубаринныкына туры килә Димәк, төс-кыяфәте белән журналистка охшаган шушы егет аны чит шәһәрдә саклап йөриячәк дигән сүз.
Шубарин үзенен Сенаторга ун көн вакыт билгеләгәнен исенә төшерде Шул вакыт эчендә Сенатор анын прокуратурадагы кейсыннан урланган документларының барлык күчермәләрен дә кайтарып бирергә тиеш. Билгеләнгән вакыт үтеп барганлыктан. Артур Александрович анын өенә шылтыратты Мәскәүдән кайтмаганмы икән дип кызыксынуы иде Сенаторның хатыны гына сөйләште, ире әле һаман да кайтмаган икән, көн дә шылтыратып тора. ди. Төгәл генә кайчан кайтасы билгесез, Акмал Армповны азат итү нигездә хәл ителгән. Артур Александрович анын хатыны белән тәгаен генә бернәрсә да сөйләшмәде Сәлам әйтергә кушты, кайтуына үзенә шылтыратуын сорады. Ул Миршабка да шылтыратып тормады, сонгы сүзне һәрвакыт Сенатор әйтә бит. димәк, анын кайтканын көтәргә кала. Бү1ен Шубариннын төп мәшәкате Миланга барып кайту, ә кайткач. Талиб белән очрашу иде.
XXIX
Миланга ул иртән килеп төште Аэропортта аларны бер яшь егет белән Н^Р Абидович каршы алды, егетне банк хезмәткәре дип таныштырды Мамык Наполеоны үзе гажәеп матур ак костюмнан, хәзер Италиядә бик данлыклы саналган юка ефәк күлмәктән иде. Ләкин, бик фырт киенүенә карамастан, игътибарлы кеше анын төрмәдә агарып киткән йөзен, күптән инде яхшы азык ашамаганлыктан ябыгып калган гәүдәсен күрми калмас е мма Әнвәр Абидовичның кәефе күтәренке, елмаеп кына тора, үзен
бик лаеклы тота, беркем дә анын әле берничә көн элек кенә төрмә киеменнән йөргәнлеген күз алдына да китерә алмас иде. Шубариннын хатынын күргәч, ул бигрәк гә нык шатланды, бу ханымны ул бит әле Бохарадан ук белә, биредә—Италиядә очратырмын дип һич тә көтмәгән иде. Сонрак. бергатәп төн уртасына кадәр шәһәрне манзара кылып йөргәндә дә. Әнвәр Абидович гел генә Шубарин хатыны янында булырга тырышты. Күрәсен. барлык газет мәгълүматларына һәм Артур Александровичның кыска-коры җавапларына караганда, шушы ханымнын иректәге тормыш турында сөйләгән сүзләре анын талчыккан йөрәгенә күбрәк маи булып яткандыр
Юбилейга килгән барлык кунакларны да исемен әле бирегә килгәнче үк Шубарин белгән бер кунакханәгә урнаштырдылар. Кунакханә биш катлы борынгы йорт иде. Ул. мөгаен, кат-кат янартылгандыр. үзенә төрле чорларнын төрле стильләрен жыиган. *П» хәрефенә охшаш бинанын зур ишегалды испанчарак «патко» дип йөртелә икән. Эсселектән саклану өчен үзбәкчә йөзем куаклары һәм чәй розалары үрелгән коймалар артында кунакханә түгел, ә хөкүмәт йорты торадыр шикелле иде. Шәһәрнен ин абруйлы районы, ыгы-зыгысыз урам, шәһәр кварталларына хас булмаган тынлык, һәр машинаны ишек төбендә каршы алып торучы яхшы өйрәтелгән хезмәтчеләр— һәммәсе кабул итүнең ин югары дәрәжәдә оештырылуы турында сөйли иде.
Шубарин беренчеләрдән булып килгән иде. банк җитәкчеләре аны ишек төбеннән үк сәламләп каршы алдылар. Үзенә билгеләнгән бүлмәнен ачкычларын алганда, анын күзе буфет бары янында муенына фотоаппаратлар аскан егеткә төште. Егетнең чәче таныш шикелле тоелды. Бераз борыла төшүгә, аны танып та алды: ул—Стрельцов иде Кичә Гамбург аэропортында күздән яздырган иде. менә хәзер тагын анын тирәсендә генә икән, кирәк була-нитә калса, ана мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Кайда тукталды икән ул? Биредәме, әллә якындарак башка бер җирдәме?»—дип уйлап алды Артур Александрович. Ни өчендер Сенаторны исенә төшерде ул. Ташкент аэропортында Гамбургка очасы пассажирларны таможня залына чакыргач, шунда очрашкан иделәр. Сенатор Ташкентка халыкара Мәскәү-Дәһлн рейсында хан Акмал белән бергә килгән булып чыкты, самолет Үзбәкстан башкаласында да туктап ала икән.
Акмал Ариповны бер зур төркем туган-тумачалары, дуслары, якташлары каршы алды. Халыкара аэропортта кагыйдәләр кырыс булуына карамастан, бу төркем самолет ишеге янына кадәр үк бәреп керде, хәтта шунда клракучкар сарык тәкәсен дә өстерәп китергәннәр икән Аны. хан Акмалнын кайтуы хөрмәтенә дип. шунда ук чалып та ташладылар. Шубарин очрашуны алдан ук шулай уйлап оештырганнарын анлап алды Артур Александровичның гаиләсе белән Италиягә ниндидер тантанага барырга җыенуын белгәч. Сенатор, хан Акмал н ы каршы алучылары белән ялгыз калдырган да. Шубарин га хәерле юл теләр өчен килеп тә җиткән, имеш. Барысы да бик тәртипле, урымлы. Шәрекьтә нәкъ шулай эшләнә дә.
Сенатор банкирнын чит илгә озаккамы барасын белергә тели иде Бер атна анын өчен азрак иде. әлбәттә, ләкин юк ише дә түгел, ждвап бирергә билгеләнгән вакыт иртәгә үк түгел ич. Сенаторнын бәхете басты. Шубариннарнын чемоданнарын таможня контроле залына кадәр күтәреп илтешкәч, алар белән хушлашып, ул беренче катка—хан Акмалны шаулашып каршы алучылар янына ашыкты Шунда көтеп тору залындагы бер егеткә күзе төште Егет ана таныш иде шикелле
Ашыгып үтеп барганда, ул егетне җентекләбрәк күрергә теләгән иде дә, егет моны си зенеп. тәрәзәгә таба борылып га куйды Шуннан соң Сенаторны көтмәгәндә анын кем икәнен беләсе килү теләге биләп алды. Ул. беренче катка төшеп, зал аша аркылы үткәч, икенче баскычтан якадан өскә күтәрелә
башлады. Әле баскычнын яртысын да менеп җитә алмады, теге кеше, тиз генә урыныннан торып, таможня тикшерүе ягына юнәлде.
Сенаторның икеләнүләре юкка чыкты: ул бу егетне белә, хәтта фамилиясен дә хәтерли иде: Стрельцов. Стрельцов Сергей Юрьевич. Үзе КГБ белән бәйләнештә чакта алар Ленинградта очраштыргалый иделәр, егетне бик сәләтле офицер дип сөйлиләр, ана ин җаваплы һәм четрекле эшләрне тапшыралар иде Чит илләрдә бик җаваплы эшләр өчен Мәскәү аны файдалана, чөнки ул әле башкалада читләр өчен дә. үзебезнекеләр өчен дә аз билгеле иде.
Әлбәттә. Стрельцов аның кочагына ташланырга җыенмады, әмма качарга да сәбәбе юк иде. Ә Сенатор. Шубарин белән анын хатынын озата барганда, егетнең үзен игътибар белән күзәткәнен сизде. Димәк. Стрельцов та Шубариннын кем белән сөйләшеп торганын белергә тели иде. Хәер. Стрельцов турыдан-туры алар белән кызыксынса. Гамбургка бүген үк очып китәргәлә җыенмас иде.
•Тынычрак бул, тынычрак.—дип үзенең куанычын басарга тырышты Сухроб Әхмәтович һәм аска—халыкара аэропорт холлына төшеп китәргә ашыкты. Анда инде бай табын әзер, килүче-китүче. каршы алучыларга бертуктаусыз затлы «Үзбәкстан» коньягы тәкьдим итеп торалар, кай арададыр җыелып өлгергән журналистлар чарт та чорт фоторәсемгә төшерәләр иде. Бу мизгелне һич тә ычкындырырга ярамый иде. шуна күрә Сенатор хан Акмалны уратып алган кешеләрне аралап, аның янәшәсенә барып басты. Болай купшы каршы алуларыннан битәр бер тулы бокал коньяк та эчеп куйган Арипов аны дустанә кочып алды, үтләрен рәсемгә төшерүчеләр алдында Сенатор белән бергә әле тегеләй, әле болай боргалана башлады. Каршы алу тантанасы сәгатьтән артык дәвам итте, машиналар көтүе шуннан сон гына шәһәр үзәгенә—Үзбәкстан* кунакханәсенә юл алачак. Анда хан Акмал белән анын туганнарына кунакханәнең тулы бер катын алып куйганнар икән инде
Сенатор Миршабны бер читкәрәк алып китте дә:
—Әйдәле. очып китүчеләр залына күтәрелик, эш бар,—диде.
Аста шау-шу тынып тормауга карамастан. Сенатор дикторның: «Самолет Гамбургка юл алды»,—дигән хәбәрен ишетте. Китүчеләрне теркәү залында Миршаб кизү торучы кызга таныклыгын күрсәтте, ә Сенатор сорап куйды:
—Гафу итегез, без сонга калдык. Дустыбыз Стрельцов Сергей Юрьевич Гамбургка очып китә алдымы икән?
—Хәзер, бер генә минут көтегез,—диде элегрәк депутатлар бүлмәсендә эшләгән һәм бу ир-атларны танып белгән кыз.—Әйе. борчылмагыз, очып китте. Әмма ул Гамбургта икенче самолетка күчеп утырачак, ә Миланга очучы самолетка без инде урынны ана алдан ук әзерләп куйган идек.—диде.
—Димәк, дөрес сиземләгәнмен. Унган егет лә мин!—диде.
—Юньләп анлат әле, нәрсә булды сон?—Хан Акмалны калдырып киттен дә. хәзер ниндидер Стрельцов «очтымы-юкмы» дип төпченәсең.—дип үртәлеп сорады Миршаб.
Сенатор дулкынланудан кызарынган йөзе белән ана таба борылды. Дустынын ризасызлыгын сизмәстән:
—Әгәр ялгышмасам. безгә ничек фарт килгәнен син әле чамаламыйсын да.—диде —Хәтерлисенме. Канзафар безгә Камаловнын Шубаринга америкалы кунагын коткарырга ярдәм иткәнен җиткергән иде. Без әле шул чагында ук Японецнын «мәскәүле» белән бер җырны җырларга җыенуын чамалаган идек. Димәк, шулай булса, ул КГБ белән дә бер юнәлештә эшли, ә Камаловнын республикадагы хәзерге иминлек хезмәткәрләренә йогынтысы барын һәркем белә. Шулай түгелме?
—Шулай.—диде, әле һаман да аңлап җитмәстән Миршаб.
—Аларнын шулай тиз генә дуслашып китүләренен сәбәбен белмим. Әмма Шубариннын һәрвакыт закон бозмыйча, гадел-тәртипле яшәргә теләгәнен беләм. Ул бу хакга үзе мина дә берничә мәртәбә әйткән иде. Ә бүген Шубарин ни өчендер Италиягә—ниндидер банкнын юбилеена очып китте, әитерсен. анын биредә эшләре беткән. Сизенәм: анын китүе дә ни-нәрсә беләндер бәйле. Европага сәяхәте Талибка бәйле булмагае. Шулай булса, без җинаятьчеләр аша. гадәттәгечә, байтак мәсьәләләрне хат итә алырбыздыр,— диде Сенатор.
—Аңламыйм. Ничек итеп?—дип гаҗәпләнде Миршаб —Эш шунда, дустым, әле без белешкән Стрельцов Сергей Юрьевич элек КГБда хезмәт итә иде. мин дә аны яхшы беләм Аны вак-тояк эш белән генә берәр җиргә җибәрмиләр. Ә бүген алар бергәләп Гамбургка очтылар, аннары Шубарин Миланга китәчәк. Стрельцов та. Мөгаен, ул банкирны ниндидер эш буенча карап-күзәтеп торырга тиештер
Әгәр дә Шубариннын генерал Саматов кешеләре белән бер уен уйнаганнарын белсәләр, бу—аларга үлем дигән сүз
—АнлыЙ башладым шикелле. Сүзләрендә усал һәм мәрхәмәтсез хаклык бар. Тик шуны гына аңламыйм—җинаятьчеләргә Шубарин банкы нәрсәгә кирәк'.'
—Мәрхәмәтсезлек, дисенме? Без бит Японенка бернәрсә дә бирмәскә, бернәрсә дә сөйләмәскә дип бергә хәл иткән идек. Ул. кайткач, ярты Ташкентны безгә каршы котыртачак. Бер Тулкун Назаровичны искә төшергәндә дә каз тәннәре чыга. Димәк, яки ул безне, яки без аны Башка юл юк Ә җинаятьчеләргә килгәндә. Банкир аларга ни өчен кирәк булды икән? Бу хакта мин Мәскәүдә ике атна баш ваттым, җавабын газеталардан таптым. Ялган чечен авизолары турында укыган идекме? Анда йөзләрчә миллиард сумнар йөри. (1 бит шул рәвешле валюталарны да әйләндерергә була. Көнбатышын әле мона башы җитмәгән Әгәр Европа илләренен берничәсендә бер үк вакытта шундый операция үткәрсен, йөз миллионнарча сумны гына түгел, ә долларларны эләктерергә була. Йә. ничек ’
—Ышандырдың, сина « Интерпол»да эшләргә иде,—дип. Миршаб анын салпы ягына салам кыстырган булды. Сәгатенә карап —Хәзер «Үэбәкстан» ресторанына ашыгыйк, анда хан Акмал тулы бер зал алган, үзенең кайтуын бик зурлап билгеләп үләргә җыена икән. Үзен каршы алырга килүчеләрнең һәммәсен дә шунда мәҗлескә чакырган.—дип өстәде Әмма Сенатор бу тәкъдимне кире какты, үртәлеп —Син пычагымны да аңламагансың,—диде.—Безнен вакытыбыз санаулы. Без бит Шубариннын Италиядә күпме торасын тогәл белмибез. Ташкенттамы, Германиядәме—кайда булуына карамастан, хәзер үк Талиб белән сөйләшергә кирәк. Ул үзенең чит илдәге әшнәләренә Миланда Шубарин белән Стрельцовны күзәтеп торырга ку шсын. Алар өчен дә бу бик мөһим. Ә хәзер Кан зафарны эзләп табыйк. Жир астыннан булса да—табыйк. Шуннан, вакыт калса. *Үзбәкстан»га да сугылырбыз анда мәҗлес иртәнгә кадәр сузылачак әле. Мин хан Акмалнын гадәтләрен беләм
XXX
Канзафар өйдә юк иде Аны таныш катраннардан эзли башладылар, ләкин Почтальон аларнын берсендә дә күренмәде. Сенатор борчыла ук башлаган иде. әмма соңгы калран адресын әйттеләр. Анда Ташкентның бизнес вәкилләре җыела икән. Канзафар Рөстәмов та шунда булып чыкты Күрәмсең. Канзафарнын уены әйбәт иде. анын һич кенә дә ташлап китәсе килмәде. Ләкин Сенатор, кинәт кенә иелеп, анын колагына усал гына пышылдап
нәрсәдер әйтте, егет китәргә ашыга башлады. Машинага чыгып утыргач. Сенатор карышып тормаслык итеп әйтте:
—Хәзер мине бүлдермичә генә тынла. Безнен кушу буенча син янында бөтерелгән Талиб Шубарин белән бергәләп ниндидер зур финанс операциясе әзерли шикелле. Без нечкәлекләрен белмибез. Бу шикле эш. безнеңчә. Европадан кайтасы акчалар яки банклар белән бәйләнгән. Талиб юкка гына Германиягә ике мәртәбә барып кайтмагандыр, бер сәгать элек кенә Шубарин да Германия аша Италиягә очты. Анын банкы валюга операцияләре үткәрергә хөкүмәт рөхсәте алган Үзбәкстандагы бердәнбер банк. Без банкир республика прокуратурасы һәм КГБ белән бергә эш йөртәдер дип уйлыйбыз. Кайда гына булса да, бу турыда Талибка хәбәр итәргә кирәк.
—Сон. сез Шубарин белән иске дуслар бит!—дип. сүзләрен курка-курка гына сыгып чыгарды югалып калган Канзафар.
Озак дәшми утырган Миршаб тыныч кына:
—Дөньялар үзгәреп тора,—диде.
—Безгә әйтми-нитм и генә КГБ белән хезмәттәшлек иткән кеше белән аралаша алмыйбыз без.—диде Сенатор кырыс кына. Аннары:—Кая барырга кирәк?—дип сорады.
«Эшчеләр шәһәрчегенә. Радиальная, 12, зәңгәр капкалы йорт,—дип ачыклады Рөстәмов.—Ләкин банкир Гамбургтан кайтып житгеме икән әле. Шушы көннәрдә ул аралаша торган кайбер кешеләр белән очрашкан идем, аны бүген-иртәгә кайтыр дип көтәләр икән,—диде ул. Тавышы төшенкерәк чыкты, үзенен тагын ниндидер бер куркынычка тарганын аңлый. Японец белән дә дошманлашырга туры киләчәк бит «Әгәр бу агылый белән тагылый икәүләп галәтләренчә шыттырсалар, Талибка каршы берәр этлек эшләргә җыенсалар?»—дигән уй Рөстәмовнын миен яндырып узды. Бөтен тәне калтыранып куйды, үзе дә сизмәстән:
—Эчәргә берәр нәрсәгез юкмы?—дип сорады.
Сенатор Миршаб машинасының «бардачогын» ача төшеп, андагы фляжканы капшап алды. Алар икесе дә машинада һәрвакыт эчемлек йөртергә гадәтләнгән иделәр.
—Әгәр Талиб кайтмаган булса, эш катлаулана. Ә син барыбер анын әшнәләрен табарга тиеш. Без аларга кирәкле хәбәрне җиткерербез, алар Германия белән кичекмәстән бәйләнешкә керсеннәр,—диде Сенатор, Ханзафарга коньяклы фляжканы суза-суза, үзе дә бер-ике йотым уртлап куярга онытмады.
Эшчеләр шәһәрчегенә карангы капкач кына килеп керделәр. Урамнар, һәр җирдәгечә, карангы, бары тик Талиб йорты янындагы фонарь баганалары гына балкып утыра иде. Тимер белән тышланган биек капка тирәсендә тәртипсез генә тезелешкән дистәләгән затлы машиналар тора, төсләре—«юеш асфальт», «шампан күбеге», «сирень», нигездә соңгы мода «тугызлыклар», алар арасына күзгә ташланмый гына ике «мерседес» та кереп кунаклаган. Кайбер машиналарның тәрәзәләре ачыла төшкән, ни кабиналарында, ни яннарында беркем дә күренми үзе. Монысы инде каракларның кәпрәюе кебегрәк—янәсе, миннән урлап алып китәргә кыюлыклары җитмәс. Хәер, Талиб йорты янында мондый хәлнең булуы да мөмкин түгел.
Машина килеп туктагач. Сенатор Канзафар белән бергә чыгарга теләгән иде. егет аны мыскыллабрак туктатты:
—Үзәк Комитетка килмәдек, көтеп торырга туры килер. Юлдан кайткан унаена кабул итәргә риза булса ярый ла!—диде.
Ул биек койманың ян капкасына юнәлде, капка эчтән шундук ачылып китте, көтеп кенә торганнар кебек. Рөстәмов кереп китүгә капканы шалтыр- шолтыр бикләп тә куйдылар. «Төрмәдәге кебек»,—дип уйлап алды Сенатор.
Бер сәгатьтән артык көтеп утырсалар да, йорт янына килеп туктаучы булмады, эчтән чыгучы да юк иде. Ачулары кабарган Сенатор белән Миршаб калган коньякны эчеп бетерделәр. Сенатор китәргә талпынып та карады, әмма Миршаб аны тыеп калды.
—Шундый хәбәр алганнан сон сина тыныч кына йокларга бирер иделәр, дип уйлыйсынмы?
—Азынды шпаналар, азынды,—дип кабынып китте Сенатор.—Бәхетсез карак, үзен кем дип уйлый икән ул?!
Рульдә утырган Миршаб магнитофоннан агылган музыка тавышына башын селкеп утыра—ул бию көйләрен үлеп ярата иде
Бераздан, инде гадәттә тыныч Миршаб та чыгырыннан чыга башлагач, ниһаять, йорт ишеге шыгырдап ачылды да. аннан күнелсез генә Канзафар күренде, ул атлыи-иөгерә машина янына килде
—Нишләп шулай озакладың?—дип сорады Сенатор.
— Мин бит әйттем: бу Үзәк Комитет түгел, дидем. Үзем дә абруйлы карак түгел, бердә ихтирам-хөрмәтләп каршы алмадылар Баиларнын үз хикмәтләре булган шикелле, каракларнын да үз гореф-гадәтләре, бигрәк тә ментлар өчен,— дип Сенаторның сүзен тыйды Канзафар. үзе арган кыяфәттә «Волга» утыргычына сөялде.
—Ул нәрсә әйтте, ничек кабул итте сүзләреңне?—дип сорады Миршаб
—Берничек гә түгел. Мин сезнең эшләрегезне белмим, белергә дә теләмим. Мин бары гик сезнен кем икәнегезне генә әйттем Ана ашыгыч мөһим йомышыгыз бар. дидем Мин сезнен эшегезгә кысылырга теләмим. Әгәр Шубарин үзен сез сатканны белсә, нәрсә буласын күз алдына китерә аласызмы? Әгәр сез ялгышсагыз?. Юк инде, минссз генә Мин бер сәгать эчендә дә бер ун килограмм югалтканмындыр.
—Аңарда кунакта кемнәр?—дип түземсезләнеп сорады Әкрәмхужаев.
—Керегездә сорагыз. Мине залга чакырып тормадылар,—дип төксе генә әйтеп куйды Рөстәмов.
Куркуыннан, егет тагын да кызып китәргә мөмкин иде
Сенатор, галстугын рәтләде дә. түземсез генә үзен көтүче ниндидер егет басып торган шар ачык ян капкага атлады. Егет тән сакчысы, ахры, аны ишегалдына алып кереп китте.
Сенаторны кайчандыр Гвидо Лежаваны яшереп тоткан бер катлы йортта кабул иттеләр. Сухроб Әхмәтовичны келәм түшәлгән тәрәзәсез бүлмәгә кертүгә, спорт костюмы кигән Татиб. дивар буендагы курпач өстеннән күтәрелеп, исәнләште дә:
— Биш-алты минут вакытыгыз бар. Кунакларым көтә, мин бүген генә чит илдән кайтып төштем. Сүзегезне кыскарак тотыгыз, тынлыйм. — диде.
Очрашуны сәгатьтән артык котеп торган Сенатор соиләшү шулай кыска һәм коры булыр дип уйламаган иде. Ана хәтта утырырга да тәкъдим итмәделәр, кара-каршы баскан килеш кенә сөйләшүне дәвам иттеләр. Болан каршы алу Сенаторны суыта төште, анын өметләре киселде, ул инде Талибка таяну ниятен кызгана да башлады, әмма чигенергә сон иде инде Аннары, ник килгәнен ничек аңлатыр иде ул? Әгәр дә Канзафар бөтенесен дә сөйләп биргән булса? Ул ашыга-ашыга. әмма жентекләп Шубарин турында да. Стрельцов турында да сөйләде.
Талиб, пөхтә мыегын сылыргалал. бүлдермичә генә игътибар белән гыңтады Кунакнын сүзе бетүгә, нн әүвәл
—Ничек болай килеп чыга сон әле?—дип сорады.—Белгәнемчә. Миршаб беләгг сезгә югары үрләргә, республикада дәрәжәде урыннар биләргә Яионец булышкан. О хәзер сез аны пычак астына куярга жыснасы г
—Анысы башка тарих. Аңтагырга да бер сәгать кенә житмәс. Ләкин сез
безнен максатыбызны дөрес аңламыйсыз,—диде Сенатор, ул үзләшә төшкән иде инде.
—Ә сез ярдәм сорап кемгә килгәнегезне ачык күзаллыйсызмы соң? Әгәр дә сез минем кулдашыма яла яккан булсагыз, безнен кануннар буенча үзегезгә нәрсә буласын чамалыйсызмы?—дип бераз шыттырып җибәрде Талиб.
—Безнен кануннарыбыз да сезнеке белән тигезләнде инде. Сезнең кануннарыгызнын үтәлешен тикшереп торалар, мөрәҗәгать итәргә суд та бар, анда, кемнен кем булуына карамастан, эшне кызу тоталар,—дигән булды Сенатор, хуҗаның күзенә карамыйча гына.
—Сез хаклы һәм сез шундый хөкем чыгара торган йортка килгәнсез. Сез җиткергән мәгълүмат игътибарга лаек, сез үз иркегез белән тормышыгызны куркыныч астына да куясыз. Ләкин, әгәр сез ялгышкан булсагыз, мин сезне Японеп кулына бирәчәкмен, ә ул үз дуслары белән ничек тели, шулай хәл итәр. Ул безнен ихласлыгыбыздан шикләнмәсен өчен мин сөйләшүебезне язып та алдым,—диде Талиб һәм биле астыннан диктофон тартып чыгарды.— Теге КГБ егетенен исем-фамилиясен кабатлагыз әле. мин хәзер үк Миланга шылтыратырмын, анда безнен зур гына эшләребез дә бар.—Талиб диктофонын Сенаторның авызы янына ук китерде.
XXXI
Талибнын Миландагы кешеләре Стрельцовны тиз таптылар Артур Александрович кунакханә буфетында Стрельцовны күргәндә, аларнын икесен дә яшерен генә рәсемгә төшерә иделәр инде. Анда да бер төркем Шубарин белән мәшгуль, икенчесе Стрельцовны төшерә, ә бу төркемнәр бер-берсен белми дә иде. Бу эшне оештырган кеше ничек күзәтергә-эзләргә икәнлеген яхшы белүче булырга тиеш: ике яклап алынган рәсемнәрне чагыштыргач, гажәеп кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде.
Ул җәйдә Италиядә көннәр искиткеч матур торды, кунакханәләрдәге яшәү шартларына ин нәзберек затлар да сүз әйтмәслек иде. Кунакханә биш йолдызлы булуы белән генә дан тотмый, биредә еш кына тәхетле-таҗлы гаилә вәкилләре дә туктала. Бик зур футбол уеннары, бигрәк тә немец командалары катнашында булганда, байтак кына күренекле кунакларны җыя икән. АКШнын элекке дәүләт секретаре Генри Киссинджер, чыгышы белән Бавария немецы, бигрәк тә еш килеп йөри, имеш.
Әнвәр Абидович та, Шубариннар яшәгән каттагы коридорда кара-каршы ишек аша гына булгач, алар һәрвакыт күрешеп тордылар. Бу юлы ул үзен Мюнхенда очрашкандагыдан күпкә ышанычлырак тота, иреккә дә тиз күнеккән. Ул ничектер сүз арасында гына Италиягә килгәнче бер атнадан артык Мәскәүдә булганлыгын әйтеп куйды. Артур Александрович шулчак генерал Саматов белән булган сөйләшүләрен исенә төшерде, генерал теге телефоннан шылтыратучы башкаладан икәнлеген әйткән иде.
Ничектер ресторанда бер утырып кайткач, алар Шубаринда икәүдән-икәү генә бик озаклап әңгәмә кордылар. Өлкә Комитетының элекке секретаре читләтеп кенә, әлеге акча операциясе уңышлы үтсә, бәлки үзенен дә язмышы үзгәрер дигән өмет белдерде. Чөнки ул үзгәртеп кору елларында утыртылганнарның барысы да диярлек әйләнеп кайтканын яхшы белә иде. Артур Александрович түзмәде, үзенен ул эшкә катнашуы өчен нәкъ менә Әнвәр Абидовичны азат итүне шарт итеп куйганын әйтте. Әнвәр Абидович бик куанды. Шубариннан бу хакта әле үзе сорамакчы булган икән дә, никтер кыенсынган гына икән.
Беренче көннәрендә Әнвәр Абидович эш турында сүз кузгатмады, Шубарин да көтә генә иде. Хәер, ашыгыр урын да булмады Элекке өлкә комитеты
секретарена тәгаенләнгән бүлмәләргә һәм анын долларларын унга-сулга сибүенә караганда, партия акчалары белән эш итүчеләр ал арны кызганмый сарыф иткәннәре күренә иде. Әнвәр Абидович та. ашаган-эчкәндә. Шубариннан бер тиен дә чыгартмый: «Ә мина алар ниемә кирәк? Калсалар— кайтарып бирергә туры киләчәк бит*.—дип кенә сөйләнә. Дүртенче көнендә Артур Александрович түзмәде: «Теге, вәгъдә ителгән эш кешеләре белән очрашу кайчан сон инде?»—дип сорады Әнвәр Абидович кулын жәеп. җилкәсен генә жыерды
—Мина: яшә. шатлан, дусларын белән араташ, кирәк булгач, үзебез хәбәр итәрбез, дип кенә әйттеләр,—диде. Аннары, бераз тынып торгач өстәп куйды:—Мине бирегә алып килүчеләр арасыннан бу кунакханәдә яшәүчеләр күренми. Бәлки, ин төп кешеләр әле килеп җитмәгәндер?—диде
Артур Александрович, бәлки, бу хакта сораштырмаган да булыр иде. әмма нәкъ шул кичтә, лифт көтеп торганда, ул сигарет кабызган арада әллә каян гына килеп чыккан бер яшь егет анардан инглизчә генә тәмәкесен кабызырга сорады. Шубарин ана. аны-моны уйламыйча гына, кабызгычын сузгач, теге егет тиз генә русча әйтеп куйды: «Сезне ни өчендер гел рәсемгә төшерәләр, сак булыгыз...*—диде. Бу егетнен Стрельцов икәнен Шубарин шундук танып алды.
Артур Александрович үзен шулай күзәтеп өйрәнәләр, шуна күрә очрашу да кичектереләдер дип уйлады. Әлбәттә, ул үзен бөтенләй башка кешеләр, башка сәбәпләр белән рәсемгә төшерәләрдер дип башына да китермәде. Ә Стрельцов белән мизгел арада очрашуларын һәр ике як та эләктереп алган иде инде. Моны Шубаринны да, Стрельцовны да күз уңыннан ычкындырмаска кушкан кеше боерыгы буенча эшләделәр.
Италиядәге көннәр шигрин тиресе шикелле бик тиз кыскара бардылар, кайтар юлга билетларга да заказ бирелгән иде инде Шубарин борчыла калды әллә сон нәрсәдер барып чыкмадымы яки. нәрсәдәндер шикләнеп, өстәмә мәгълүмат җыялармы? Әмма беркөнне иртән анын янына бик канәгать елмаеп Әнвәр Абидович атылып килеп керде
—Бүген кичкә сез банк президентының вилласына чакырулы. Анда бик аз кешеләр генә булачак, котлыйм сезне!—диде ул шатланып Икәүдән-икәү генә калгач, өстәп куйды —Безнең биредә булуыбызның сәбәбе дә шул: очрашу шунда билгеләнгән. Ә мин инде алар үз ниятләрен үзгәрткәннәрдер дип борчыла да башлаган идем,—диде. Анын талчыкканлыгы сизелә иде.
—Сез үзегез анда буласызмы сон?—дип сорады Шубарин. күңеленнән ул барлык мөмкинлекләрне исәпли иде
—Әлбәттә, юк. Мин бит арадашчы гына. ә. дөресрәге тотык. төп кешесез.
Вилла шәһәрдән шактый ерак икән, аларны алырга өсте ачык машина җибәргәннәр Якын-тирәдә Стрельцовны инде икенче көн күрмәгән Шубарин. озын гына юлны үткәндә, кирәкле кешеләрнең бүгенге мәҗлестә булмаулары да бик момкин икәнлеген уйлады. Анда хәтта Әнвәр Абидовичны да чакырмаганнар, лагерьдан мамык Наполеонын коткаручылар да булмастыр. Уенга, күрәсең, икенче кешеләрне керткәннәрдер, шул исәптән, үзен дә—партия акчаларының сере нык саклана иде
Вилла зур гына зәйтүн агачлары әрәмәсендә икән Шубариннар анда эңгер- меңгердә генә килеп жлгкәндә. биек тимер койма буенда алты-жидс машина тезелеп торт» иде инде. Ләкин әле кунакларны көтми иделәр булса кирәк Бакча сукмакларында утларны яндырдылар, кунаклар ашыкмый гына йөри башладылар Банк президенты сеньор Сдльварани Шубдринга атаклы итальян велосипедчысын хәтерләтә иде. ул хәзер килгән кунакларны үзе каршы ала һәм шунда ук аларны якын-тирәдәге башка кунаклар белән таныштырып тора иде.
7. ,к. У • м
Ярты сәгатьтән сон кунакларның барысын ла бәйрәмчә балкып торган вилланың мул табыннары янына чакырдылар. Шубариннарны Германиядән килгән ирле-хатынлы банкирлар белән рәттән утырттылар, Артур Александрович алар белән немец телендә берничә сүз дә сөйләшеп алгандай итте. Табында ирле-хатынлы унике пар һәм хатын-кызсыз тагын өч ир-ат бар иде. Күнелле генә гөрләшеп, ашап-эчеп утырганда, Шубарин аларның арасыннан үзе белән сөйләшергә тиешле кешенең кем икәнен чамаларга теләде. Алар арасында бердәнбер рус кешесе ул үзе генә иде. Бу эштә, әлбәттә, бик канатланмаска да кирәктер. Әнвәр Абидович әйткәнчә, элекке СССРнын партия акчалары, кызганыч ки, чит ил кешеләре карамагында бит Шубариннын чамалавынча, ана очрашу билгеләгән кешеләр хатын-кызларсыз гына килгән өч ир-ат булырга тиеш. Алар янәшә утыралар, сөйләшү- аралашуларына караганда, бер-берләрен күптән беләләр, юкса, кунакларның күпчелеге үзара беренче тапкыр гына очрашалар иде. Бу хакта үзенен сәламләү нотыгында сеньор Сальварани да әйтеп узды.
Шау-шулы мәжлес ахырына якынлашып килә иде инде, Шубарин бу юлы да очрашу булмас дигән фикер белән килешкән иде. ике тост арасында тыныбрак торганда, аларны аэропортта каршы алган банк хезмәткәре, Артур Александровичны бер читкәрәк алып китте дә:
—Сезнен белән ялгыз гына сөйләшергә телиләр. Икенче каттагы каминлы залга күтәрелегез әле,—диде.
«Ниһаять!»—дип шатланды Шубарин, хатынын танышып өлгергән, янәшәдә утыручы ирле-хатынлы немецларга калдырып, өскә менеп китте.
Икенче катта ул башта бер ишеккә төртелде, аннары—икенчесенә, бары тик өченче ишек кенә кирәклесе булып чыкты. Биек түшәмле залда идәнгә утыртып куелган фонарьларда гына тонык ут яна иде, ул бүлмә түрендәге бер өстәл янындагы күн кәнәфиләрдә гәпләшеп утырган өч ир-атны тиз генә шәйләмәде дә. Идәнгә жәелгән калын келәмдә аяк тавышлары ишетелми, ишекләр дә тавыш-тынсыз гына ачыла—анын кергәнен сизмәделәр дә шикелле. Шубарин өстәл янына килүгә, тегеләр өчесе дә торып басып аны сәламләделәр.
—Хәерле кич, Артур Александрович, сезне күрүебезгә бик шатбыз,—дип кул бирделәр.
Тәкъдим ителгән урынга утыргач, Шубарин аларны игьтибар белән күзәтеп чыкты, әмма берсе дә мәжлестә булмаган, элек тә үзе күрмәгән кешеләр иде болар. Аннан сораштыра башладылар: килүеннән канәгатьме, кирәкле элемтәләр булдыра алдымы, очрашулар эш буенча файдалы булдымы? Барлык сорауларга да Шубарин уңай жавап бирде, Европаның атаклы банкирлары белән турыдан-туры таныштырулары өчен рәхмәт әйтте.
—Бу безнен өчен дә файдалы,—диде чәченә чал керә башлаган кырык биш яшьләрдәге кеше. Аның ачык төстәге костюмы якасында сеньор Сальварани бакчасыннан өзелгән роза чәчәге алсуланып тора иде. Шубариннын чамалавынча, өчлекнен башлыгы шул кеше булырга тиеш кебек.
Аннары Шубаринны анын банкына кагылышлы сораулар белән күмеп ташладылар. Өчесе дә финанс эшләрен яхшы белгән кешеләр икәне сизелә иде. Артур Александрович мондый сөйләшүне көтә иде, барлык сорауларын да диярлек очрашуга әзерләнгәндә үк алдан чамалаган иде. Шулай да көтелмәгән сорауларда булды, әмма ул һәрберсенә төгәл жавап биреп барды. Аннары кинәт кенә шәхси мәсьәләгә кагылышлы сораулар китте: әйтик, берничә тел белгән банкир Көнбатышка күчәргә теләмиме, хәзер Европа белән Америкада ана электән рәхмәтле бай дуслары да җитәрлек бит, диделәр. Гвидо Лежаваны да искә төшерделәр. Шубарин хәтта торгынлык елларында да гаиләсе белән Көнбатышта булгалаганын әйтте. Әмма анда бөтенләйгә калу уе бервакытта да башына кермәде. Германиядә тәжрибә алып, өйрәнеп
йөргәндә ана бер зур банкта Россия буенча белгеч урыны да тәкъдим итеп карадылар, банкирнын да башы әйләнерлек алтын таулары вәгъдә иттеләр, ләкин ул риза булмады. Ин сонгы сораулары шул булды: хәзерге хакимият башындагылар ана ничек карый9 Шубарин республиканың күчеш чорына караган үзенен икътисад һәм финанс реформалары проектының әле ике ел элек үк Югары Совет сессиясендә каралганын, банк ачу өчен рөхсәтне дә артык мәшәкатьләнмичә алганын, ана архитектура кыйммәте булган бина— элекке «Рус-Азия банкы» бинасын биргәнлекләрен әйтте.
Әнгәмәгә йомгак ясап, якасына ал роза кадаган кеше:
—Без сезнен хакта ялгышмаганбыз, банкыгыз безне кызыксындыра, хезмәттәшлек итәрбез.—диде —Ләкин шунысы бар, без хәзер тоткынлыкта булган элекке кулдашыгызны эзләп тапканда, илдә вәзгыять башка иде. безнен сөйләшүебез Үзбәкстан бәйсезлек игълан иткәнче булды. Элекке СССРнын барлык төбәкләрендә дә тотрыксызлык булу, безне башка юллар эхтәргә. әзер уй-ниятләребезне сүгәргә мәжбүр итте Без сезгә киләсе айда ук Италия белән Германиядән җибәрәсе акчаларга бик ышанычлы яна адрес табылды Һәммәсе дә шушы көннәрдә, шушы атнада гына хат ителде, шуңа күрә очрашуга да соңга калдык. Миланга бүген генә килеп төштек. Артур Александрович, сездән яшерен серләребез юк: яна адресларыбыз—Куба белән Төньяк Корея. Әүвәле акчаларны без аларга күчерәчәкбез «Барлык йомыркаларны да бергә, бер кәржингә тутырырга ярамый* дигән алтын кагыйдә бар. Без дә шулай эшлибез. Ә сез көч җыегыз, абруй-дәрәжә казаныгыз, сезнен дә көткән сәгатегез сугар, әйтеп-нитеп тә тормастан. без янадан килеп чыгарбыз, ышанабыз—сез безнен кеше Ә безгә, партиябезгә булышырга теләгәнегез өчен рәхмәт!—Алар, сөйләшүне тәмамланганга санап, дәррәү урыннарыннан кузгалдылар.
Шубариннар өйләренә дә Германия аша кайттылар—моны яна танышлары, Дюссельдорф банкиры киңәш итте. Анын белән танышулары өчен генә дә Миланга баруны унышлы дип санарга кирәк иде. Банкир буларак. Шубарин Европанын ун зур банк президентларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә алачак иде, ул аларнын чакыру-визит кәгазьләрен үзе белән алып та кайтты. Ә немец коллегасы белән ул. кайткач ук үзенен биш хезмәткәрен ойрәнү-тәҗрибә туплау өчен Дюссельдорфка җибәрергә килешеп куйды Башка банк хуҗалары да анын банкы белән нык кызыксындылар. Шундый сәяхәтне унышсыз булды дип әйтергә мөмкинме сон?! Әмма Артур Александрович очен бүген ин моһиме партия акчалары иде. ул шул ният белән яна башлады, тизрәк нәтиҗәсен күрәсе килә иде анын Бу эшкә прокурор Камалов белән генерал Саматовны да ул тартты бит Кайдадыр күңеле төбендә тагын бер өмете бар иде—ничек булса да. Әнвәр Абидовичны тоткынлыктан коткару кирәк. Ташкентта ул анын улларына күз-колак булып торды, Италиягә китәр алдыннан, әтиегез тиздән иректә булыр, дип вәгъдә дә бирде Барып чыкмады бит әле. Миландагы очрашу нәтиҗәләре барыннан да бигрәк Әнвәр Абидовичны борчуга салды
Дюссельдорфта көтелмәгән тоткарлык килеп чыгу сәбәпле. Шубарин Ташкентка үзе уйлаганнан соңрак кайтып тоште Самолет төнлә бик сонлап кайтса да, ул инде иртән иртүк банкында иде. Ул Италиядән дә эшенә еш шылтыратып торды, андагы хәлләрне белә, үзеннән башка хәл ителә алмаслыкларыннан да хәбәрдар иде. Өенә кайтып кергәч, ин беренче зш и геп, ул телефонының җаваплар биреп торучы автоматыннан хәбәр тыңлады. Инде менә өч кон рәттән ана кайту белән очрашырбыз дип сөйләшенгән таныш түгел кеше шылтырата икән «Димәк. Германиядән килергә тиешле кеше килгән!*—дип елмаеп кулларын у галады Шубарин Анын бу җинаятьчел дөньяда яткан акчаларны тизрәк коткарып аласы килә иде Әбәттән сон ул.
Камаловка шылтыратып, очрашу билгеләргә тели иде. Ана барып кайтуы турында сөйләргә. Талиб кешеләренен Германиядән кайтулары турында да әйтәсе килә иде.
Әбәт алдыннан гына телефон шылтырады. Ул бик очрашырга теләгән кеше үзе шылтырата икән. Таныш түгел кеше аны кайтуы белән котлады, Европадагы кайсы банк вәкилләре тантанада катнашканлыгын белеште. Шулай итеп, үзенен дә банк эшләреннән читтә булмаганын, үзебезнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә финанс дөньясында нинди хәлләр барлыгын белгәнлеген раслады. Аннары ул сиздермичә генә эш мәсьәләсенә күчте, үзенен инде дүртенче көн рәттән шылтыратуын әйтте. Гамбургтан килгән кеше, вакытында килеп тә сезне очратмагач, бик борчыла икән, чөнки ул иртәгә кичекмәстән Гамбургта булырга тиеш икән.
—Ярар,—диде Артур Александрович.—Бүген үк бөтен мәсьәләләрне хәл итәрбез Ә Гамбургка бездән хәзер һәр көнне самолет оча,—дип тынычландырып та куйды.
—Бик әйбәт.—диде теге кеше.—Хәзер әбәт вакыты. Әгәр дә «Лидо» ресторанында ашап-эчеп алсак, каршы килмәссезме? Ул ресторан сезнен карамакта, диләр бит. Бер унайдан кунакны да куандырырбыз, ул үзбәк ашларын бик яраткан, минем тәкъдим белән, Миланга китеп бармыйча. Ташкентка килүенә дә бик шат. Әгәр сезне очрашу урыны һәм вакыты канәгатьләндерсә, бер сәгатьтән, димәк, «Лидо»да очрашырбыз,—диде теге кеше, кинәт кенә Шубариннын игътибарын йомшартып.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән Артур Александрович беразга югалып калды:
—Сез ничәү булырсыз сон?—дип кенә сорады.
—Өчәү. Ә сез үзегез теләгәнчә алып килә аласыз.
—Юк. Мин ялгыз булырмын,—диде Шубарин. аның очрашуны кичектерәсе килми иде, чөнки немец та кайтып китәргә ашыга. Камалов янына да буш кул белән генә бару килешмәс.
Ул очрашуга Коста белән барырга булды, аны үзенә чакырткан иде, ул да урынында түгел икән—аэропортка сыйфатлы бензин эзләп чыгып киткән, «■Мазерати» машинасы шундый бензин таләп итә бит. Ишек төбендәге кешеләренә үзенен <Лидо»га киткәнлеген әйткәч, Коста күренүгә үк шунда килсен, дип, Артур Александрович теге таныш түгел кеше белән очрашуга китеп барды.
«Лидо» ресторанында анын булмаганына елдан артык иде инде, соңгы тапкыр Германиягә китәр алдыннан ул анда туган көнен үткәргән иде. Ресторанга киткәнче, ул Нәргиз белән Икрам Мәхмүтовичка үзенен «Лидо»га булган пай олешен атарга бирергә, абруй-дәрәжәле бу йортны тулысынча алар файдалансын дигән теләген әйтәсе килгән иде. Ресторан ишегалдында үзгәрешләр дә бар икән—түләүле автомобильләр куярга бик яхшы жиһазландырылган урын җайлаганнар, Ташкенттагы андый урыннарның күпчелеге шикелле, монысын да мафия кулында тотканы билгеле, әлбәттә. Артур Александрович ишегалдына кереп тормады. «Мазерати»ен тукталышта гына калдырды.
Ишек төбендәге швейцар Шубаринга таныш булып чыкмады, баскыч янында ук ягымлы гына каршы алган метрдотель дә таныш түгел иде. Ресторанның эчке җиһазларына, пәрдәләренә кадәр яна икән, үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә аны танымый—«ничек тиз үзгәрә дөнья»—дип уйлап алды Артур Александрович. Ул икенче катка күтәрелгәндә, Талиб аны көтеп тора иде инде. Егет алтынсу дакрон костюмнан, муенында—күбәләк галстук, аягында—ак штиблетлар—койган да куйган эстрада йолдызы инде менә! Ул Артур Александрович белән елмаеп исәнләште, шәрекь гадәтенчә хәл- әхвәлләрен сорашты, аннары куллары белән ишарәләп үзләрен көтеп торган кешеләр ягына—аерым бүлмәгә дәште.
Шубарин. бер биш минуттан килермен, дип. Нәргиз бүлмәсенә юнатзе. шунда Икрам Мәхмүтовичны да очратырга өметләнә иле ул. Алар бит кайчандыр Лас-Вегаста бергә эш башлаган иделәр. Әмма аларнын берсен лә тапмады. Кабул итү бүлмәсе алдында Нәргизгә туган көненә үзе бүләк иткән зур «Шарп» телевизоры эшләп утыра иде. Яна секретарь кыз да аны танымады, ул да үзенен кем икәнен әйтеп тормады, күнеленә ни өчендер шигъри юллар гына килде
Бирелә мин беркемгә лә таныш түгел,
Ә белгәннәр күптән мине онытканнар...
Бай табынлы бүлмәдә Артур Александровичны өч ир-ат көтеп утыра иде Талибны ул танып белә, пеләшләнеп килгән утыз биш яшьләрдәге аксыл чәчле таза гына кешене телефоннан сөйләшкән тавышы буенча шәйләде, ә спортсменнарча таза өченчесе немец булып чыкты бугай. Талиб алар белән таныштырды телефоннан сөйләшүчесе Станислав икән, немец дигәне үзен Юра дип атады һәм сигез ел элек Актүбәдән күчеп кайтканын аңлатты. Баш бармагы белән имән бармагы арасындагы билгеләргә караганда, анын яшьлегендә хулиганлык өчен утырып чыкканлыгы да күренеп тора иде. Бокалларга шампан шәрабе салып, танышлык һәм алдагы эшлекле хезмәттәшлек өчен эчеп куйдылар. Капкалап алгач, алдагы эш турында сүз кузгаттылар Артур Александровичка, Миландагы шикелле үк. сорау арты сорау ява башлады, сорауларны нигездә пеләшләнеп килгән аксыл Станислав биреп утырды. Ара-тирә Юра да сорау биргәләде. анын да эш белән таныш икәнлеге күренә иде, ләкин ни өчендер ул өстенлекне теге юанга бирә килде Бары тик Талиб кына сүзсез утыра иде. Шубарин әле Мюнхендагы стадионда беренче очрашканда ук анын йомышчы гына булганлыгын аңлаган иде. Чеп- чи җинаятьчел донья кешесе инде!
Әмма Талибны бөтенләй башка нәрсә борчый иле Немец Юра тагын бер шампан шешәсен ачты Шул чакта бүлмәгә тавыш-тынсыз гына официант килеп керде, ул газлы су сифоны куелган поднос күтәргән иде. Талибнын җилкәсе артына басып, сифонны анын стаканына якын китерде, газлы суны салырга ниятләгәндәй кыланды, шунда нервларны параличлый торган су агымы Артур Александровичның йозенә китереп бәрде, ул Талиб каршысында утыра иде. хәтта кычкыра да алмыйча, урындыгыннан йомшак келәмгә шуып кына төште. Кайдандыр зур җәймә таргып чыгардылар, банкирны шуна гиз генә төреп, альпинист баулары белән бәйләп тә куйдылар, бу бауны прокурор Камаловка һөҗүм вакытында файдаланган иделәр инде. Аннары төрелгән Шубаринны ачык тәрәзә аша япон машинасы «Нисса пагрулмнең биек түбәсенә төшерделәр, анда котеп торучылар аны машина эченә керттеләр Машина Луначарский шоссесына таба элдертте, шоссены шушы көннәрдә |снә Тамерлан урамы дип үзгәрткән иделәр.
XXXII
Соңгы вакытларда Канзафар Рөстәмов үзенен республика прокуратурасындагы эшеннән тәмам туйды: еш булып торган командировкалар, төрмәләрдән качулар һәм бунтлар, зонага һәр барып кайту куркынычка әйләнде. «Почтальон*нын арадашчылыгы да мул табыш китерми хәзер, зонага этс-бете дә керсп-чыгып йөри ала. кем сина хәзер менәр сумны төртсен, мен сумнарның да кадере бетте ич Элек, үзгәртеп коруларга кадәр прокуратурадагы хезмәт хакы да ярыйсы гына иде. ә хәзер хәтта завод- фабрикалар белән чагыштырганда да эшсезлек өчен түләнә торган ярдәм акчалары кадәр генә. Ә Камалов килгәч, таләпләр бик нык артты, ул үзе дә
тәүлекләр буе эшли, башкалардан да шуны таләп итә. Канзафар. Сенатор белән Миршаб берәр бәлагә китереп терәгәнче, яки кем дә булса прокуратурадагы хыянәтләрен фаш иткәнче, эшеннән китәргә булды. Ә «сиам игезәкләремнең йомышларын үтәүдән баш тарту һич мөмкин түгел, ул алар кармагында бик нык утыра иде, юкса тегеләр дә анын кулында, ул аларнын шундый гөнаһларын белә, шундый гөнаһларын! Әмма аларны үз кулы белән тоттырырга анын кыюлыгы җитмәячәк—әнә бит Парсегянны да КГБ подвалында үтерттеләр! Бу көннәрдә анын башына тагын да куркынычрак уйлар килә башлады. Сенатор белән Миршаб турында бик күп белгәч, «сиам игезәкләре » анын берәр этлеген белеп алсалар, яки шундый хәтәр хәл булудан өрексәләр, аны юк итәчәкләр—бетте-китте. Камалов белән көрәш тәмамланмаган, ана Канзафар кебек шаһитны, әлбәттә бирмәячәкләр. Шушы уй-фикерләреннән коты очкан Рөстәмов тизрәк прокуратурадан таярга кирәк дигән карарга килде. Хәзер ул бит әле үзе өчен тагын бер хәтәр серне белде— Сенатор белән Миршаб Шубаринны Талиб кулы белән үтерергә телиләр Әйе, прокуратурада эшләгәндә анын дошманнары арта гына барачак. Анын юридик тәҗрибәсе зур. элемтәләре дә җитәрлек, ул рәхәтләнеп берәр хосусый фирмага эшкә урнаша ала, андыйлар хәзер Ташкентта буа буарлык. Сенатор да аны тыныч калдырыр, эш хакы да берничә мәртәбә артыр.
Эш сәгате бетеп килә иде. Канзафарга бик күңелсез булып китте, анын каядыр барып утырасы, бераз эчеп, прокуратурадагы куркыныч эшеннән китәргә карар кылуын билгеләп үтәргә кирәк иде. Җылы як халкына хас Канзафар да хисчән~түземсез иде. күп уйланып тормыйча, ул Татьяна Шиловага шылтыратып, аны эштән сон ресторанга барырга чакырды.
—«Лидо»гамы'>—дип шатланып сорады Шилова. Бүген иртән Камалов аңа җаваплы көннәр җиткәнен әйтте. Канзафар белән якыннанрак аралашырга киңәш бирде.
— Минем дә «Лидомда күптән булганым юк. Анда бүдәнәләр эченә яна суелган сарык бавыры тутырып, шундый итеп пешерәләр—телеңне йотарсың!— дип Рөстәмов та кабынып китте.—Хәл иттек алайса, «Лидо»га барабыз. Мин хәзер үк Икрам Мәхмүтовичка шылтыратып безгә өстәл калдыруын үтенермен, анда алдан язылып куймасан, кич белән үгүе бик кыен, бүдәнәләр турында да сөйләшермен.
Телефон трубкасын куйгач, ул сәгатенә күз төшереп алды. Эш бетәргә әле тагын бер сәгать бар иде. Ул язу өстәле тартмаларында һәм шкафта казына башлады, бер унбиш минуттан үзенен кәгазьләр сайлавыннан, әйтерсең. ничә еллар эшләгән прокуратурадан иртәгә үк китеп барырга җыенганын абайлап алды. Аның кәефе күтәрелеп китте, сайлап алган кәгазьләренең ягылырга тиешлеләрен бер почмакка ташлый барды. Ул шундый мавыкты, хәтта вакытны да онытты. Аны эшеннән көтмәгәндә телефон шылтыравы гына аерды, Талиб шылтырата икән, элек ул беркайчан да прокуратурага шылтыратмый иде.
—Синен эштә булуын бик әйбәт әле,—диде Талиб.—Безнсн хәл-вакыйгалар яна юнәлеш алды. Японец хәзер минем кулда. Синен дусларыннын шикләнүләре нигезле булып чыкты. Әмма без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга теләмибез, Японец артында бик җитди кешеләр тора, безгә бергәләп көрәшергә кирәк. Сенатор белән Миршабны тап та әйт: караңгы төшкәч, алар минем янга килсеннәр, тик эшчеләр шәһәрчегенә түгел, ә Келескә, мин анда йорт төзедем. Адресны язып ал: Көнчыгыш урамы, 13 йорт Буталып-адашып йөрсәләр, чәйханәгә керсеннәр, ул төн уртасына кадәр эшли, анда Талиб йортына ничек барырга кирәклеген өйрәтеп җибәрерләр. Вакытны анык кына билгеләмим, ләкин син аларны, йоклаган булсалар ла. торгыз, мина алып кил.
— Ни өчен мин китерергә тиеш әле?!—дип кычкырып жибәрде Канзафар. ул бик куркып калган иде.
—Тынычлан, мин ялгыш әйттем, син минем сүземне генә тапшыр, алар үзләре йөгереп килеп җитәрләр. Бу алар өчен дә кирәк.—сүз шунда өзелде «Әгәр дә телефонны тынлап торган булсалар?»—дип куркынып уйланды Канзафар. Сейфыннан сөйләшүләрне тыңлый торган япон аппараты «Сони»ны алды, аны алып кайтып китәргә кирәк иде—ул бит хәзер прокуратурада эшләми, беркемне дә яшерен тынлап торырга да җыенмый. «Сиам игезәкләре» белән аны соңгы жеп булып Талибнын Келескә килергә чакыруы гына бәйләп тора. Инде торып, аска төшәргә, машинасын кабызырга кирәк иде. әмма ул ашыкмады, анын Келескә барасы килми иде. Сенаторга шылтыратты—анысы өйдә юк икән. Миршабнын номерын жыйды—ул Юстиция министрлыгына киткән булып чыкты, бүген кайтмас та. диделәр
«Ярар. «Лидо»дан шылтыратырмын әле».—диде Канзафар. Келеснен адресы язылган кәгазьне алып, аска йөгереп төште. Татьяна аны машина янында көтеп тора иде инде
Ярты сәгатьтән «Лидо»га барып житкәч. Икрам Мәхмүтович кисәтеп куйган метрдотель аларны залнын аргы башындагы ике кешелек өстәлгә үткәрде—бүген кабиналарның зурысы да. кечкенәсе дә. хәтта банкетныкы да буш түгел икән. «Ни өчен алай?*—дип уйлады Канзафар. үзе үк җавабын да тапты: «жомга бит. зур шәһәрләрдә ин типтерә торган кон»
Кон уртасындагы кәефсезлсге һаман борчып тора иде. шуна күрә тост аргы тост әйтеп, эчеп кенә утырды. Татьяна аны тыймады. Рөстәмовны нәрсәдер борчыганын сизенде, ләкин әле аек чагында сорашырга базмады. Озак көттереп кенә бүдәнәләрне китергәч. Канзафар тост урынына кинәт кенә әйтеп куйды:
—Татьяна, мин прокуратурадан китәргә булдым.
— Ни өчен?—дип сорады Шилова. артык кызыксынмыйча гына. —Арыдым Буталып беттем. Алдашып яшәүдән туйдым. Аннары, ул хәзер
эшмени инде! Син бит республика прокуратурасында эшләүнсн ни-нәрсә икәнлеген белмисен!—диде кабынып Канзафар. кулын өметсез генә селкеп куйды да, авызына тулы рюмка коньякны каплады.
—Син әйбәтләбрәк уйла әле. бәлки бер рәте чыгар.—диде Татьяна, хатын- кызларча анын хәленә кереп.—Мондый эшләр кайнар баштан эшләнмиләр Шунда алар янына официант килеп, өстәлгә ике шешә францу з шампаны утыртты.
—Нигә соң син боларны башта ук китермәден?—дип ачулы гьша әйтеп куйды Рөстәмов.
— Бу сезгә бүләк. Дусларыгыз китерергә кушты, алар бер сәгать элегрәк килеп кергән иделәр, бик каты типтерәләр Алар, биредәге мәйдан аша гына булган валюта кибетенә шылтыраттылар, шуннан өч тартма шампан китерделәр.
Мин залда ни өчендер танышларымны күрмәдем,—дип гаҗәпләнде Канзафар.
—Алар зур банкет залында утыралар, ә Сухроб Әхмәтович шылтыратырга дип чыккан иде, сезне күрде. Бу шампаннар анардан сезгә бүләк
-Ул кем белән шулай типтерә, кем шулай валюталарын уңга-сулга сибә’ -Хан Акмал үзенең эшкә кайтуын бәйрәм итә Анда анын очен түләргә килүчеләр күп. сез аларны беләсез инде, ә Сухроб Әхмәтович белән Сәлим Хәсәнович. минемчә, кунак итеп чакырылганнар
-Ул да биреләмени.'—дип көлеп җибәрде исергән Канзафар —Ә мина аны Минюстта киңәшмәдә, дигәннәр иде. Сухробка рәхмәт әйт. минем белән очрашмыйча китеп бармасын, сөйләшәсе җитди эш бар. Юкса, ул инглизләрчә
юз
сиздермичә генә чыгып сызарга оста, бигрәк тә түләргә кирәк булганда.
Залда музыка уйнап җибәрде, түземсезрәкләр, урыннарыннан кузгалып, биергә ашыкты. Ресторан кызып житге—өлкән метрдо1ель Икрам Мәхмүтович шулай әйтергә ярата, ул халыкның кәефен яхшы аңлый.
Канзафар икенче шешәне ачарга җыенды, әмма Татьяна, аны туктатып, әйдә, биеп киләбез, диде. Ул Рөстәмовнын тиз исерә барганын күрде, аннары анын хан Акмалнын төрмәдән кайтуын кем шулай бәйрәм төсендә юмарт оештырганын да күрәсе килә, зур банкет залы нәкъ эстрада сәхнәсе янында иде. Оркестр туктап тормыйча диярлек уйнап тора, рәттән өч биюгә чыгып. Татьяна банкет залына кереп-чыгып йөргән кайбер абруй-дәрәҗоле затларны күрергә дә өлгерде. Алар арасында Югары судтан. Юстиция министрлыгыннан, республиканың Министрлар Советыннан да шактый кеше бар иде. Алар турында прокурор Камаловка җиткерергә кирәк, хан Акмал хәзерге хакимият әһелләреннән кемнәргә таяна икәнен прокурор белергә тиеш, әлбәттә.
Шилова легендар хан Акмал турында күп ишеткән иде, аны якыннан күрү дә кызык тоелды: хан бит мактаулы КГБны да. акыллы тикшерүчеләре булган көчле СССР прокуратурасын да ярык тагаракка утыртып калдырган, ниндидер кибет мөдирләреннән миллионнарны каерып алганда да казнага бер сум да кайтармаган! Ләкин кызнын эше уңмады, хан Акмал биюләр белән дә. биючеләр белән дә кызыксынмады, үзенен мактаулы-дәрәҗәле урыныннан кич буе кузгалмады, бай табын янында үзе турында, кыюлыгы- акыллылыгы турында тост арты тост әйтеп торучыларны тынлап утыру татлы- рәхәт иде аңа. Нинди тукталып тору ди ул. аны бит гади кешеләр генә данламый иде.
Биюдән туктап, яшьләр өстәл янына килделәр һәм француз шампанын ачтылар. Татьяна бик тә биисе килгән кыланды, аның хан Акмал кунакларын күбрәк күзәтәсе дә килде. Беренче шешәне бушатып бетергәндә, Татьяна артында ягымлы гына тавыш ишетелде:
—Йә. шампан әйбәтме?
—Рәхмәт, Сухроб Әхмәтович, бик әйбәт!—дип кабаланып, күз алдында айный төшеп җавап бирде сикереп торган Канзафар.
—Сезгә комачауларга теләмим, шулай да матур кичә хөрмәтенә берәр бокал шампан эчәрмен,—диде Сенатор, официант үзенә этәргән урындыкка угыра-утыра.
Сухроб Әхмәтович, хуҗаларча ышанычлы итеп, өстәлдәге икенче шешәне кулына алды. Ул шешә бөкесенең сынып төшкән тимерчыбыгын пычак белән алып азапланганда, Татьяна, өстәл астына иелеп, биегәндә җыерылган оегын төзәтеп маташты, Канзафар Сенаторга акрын гына үзбәкчәләп әйтте:
—Сухроб әкә, минем мөһим хәбәрем бар. Талиб шылтыраткан иде, Японец анын кулында икән, сезнен ниндидер шикләнүләрегез расланган. Ул сезнен төнлә үзенә килүен үтенә, менә адресы...—ул үзендәге язуны ашыгыч кына Сенаторның кесәсенә тыкты.
—Ялгыз калгач га әйткән булыр иден,—диде, шулай ук үзбәкчәләп, ризасыз гына Сухроб Әхмәтович. шунда ук шатланып русча өстәде:
—Бирегез әле бокалларыгызны!
Аларнын сөйләшүен тыңлап торган Татьяна «гафу итегез» диде дә, Сенаторга яраклашып, куаныч белән:
—Чын шампан шәрабен эчү нинди рәхәт!—диде.
Сенатор китүгә, Татьяна сүзне Сухроб Әхмәтович турында сөйләшүгә күчерергә тырышты:
—Нинди ягымлы, акыллы кеше бу Сухроб Әкрәмхужаев! Без үзгәртеп кору елларында институтта анын атаклы мәкаләләрен мавыгып укый идек. Мин сезнен шундый дусларыгыз булуга бик шат, ул бит теләсә кемгә шундый
бүләкләр бирмидер.—Бераз тынып торгач. Татьяна өстәп куйды:
—Ә бәлки, прокуратурадан китү-китмәвегез турында анын белән кинәшү кирәктер’’
Ләкин Канзафар кинәт кистереп әйтте:
—Әйе, һәркемгә бүләкләр бирмидер, мин бит аны күптәннән беләм. ләкин анын белән кинәшеп тормам, безнен юлларыбыз төрле,— диде
—Ни өчен төрле? Ул—юрист, син дә—юрист.—дип кыз Канзафарны янадан сүзгә тартырга теләде.
Ләкин Канзафар кинәт кенә аекларча елмаеп:
—Әйдә биибез, син сораган иден бит Ә житди сөйләшүне башка вакытка калдырып торыйк. Ә Сенатор, белеп тор. бик еракка карап эш йөртә Без анын өчен гади пешкалар гына, коммунистлар теле белән әйтсәк—винтиклар Банкет залы алдындагы бию мәйданчыгында мәхшәр иде. чынлап та халык «пешеп җиткән», котырынып-котырынып бии Хан Акмал бәйрәм итә торган залнын биек ишеге гел ачылып-ябылып торса да. Татьяна биючеләр аша бернәрсә дә күрә алмады һәм биюнен дә кызыгын тапмады Үз урынына барып утыргач, аны бая ишеткән сөйләшү өтеп алгандай булды: «Бүген төнлә килегез, Талиб сезнен Японецтан шикләнүегез дөрес булып чыкты, ди.»—диделәр бит. Урамда җәйге төн куерып килә иде. үзе ишеткән сүзләрне иргәгәгә калдырмыйча бүген үк прокурор Камаловка җиткерергә кирәк иде Ул урыныннан торды да. уңайсызланып кына Ханзафарга —Мина тиз генә чыгып керергә кирәк —диде
—Кая?—дип кырыс кына сорады Рөстәмов. Татьяна ягымлы елмаеп әйтте: —Мин бүген шампанны күбрәк эчкәнмен
Канзафар. ниһаять, анлап алды, колемсерәп кенә кул селтәде: янәсе, бар инде.
Эштән китәр алдыннан Таня өенә шылтыратты, әнисенә сонга калып кайтачагын әйтмәкче иде, әнисе өйдә юк булып чыкты Кыз ана рестораннан гына шылтыратырга булды. Шуна күрә рестораннын икенче катына Канзафар белән күтәрелгәндә күзләре белән телефон -автоматны эзләде, әмма бер кайда да күрмәде.
Хәзер телефоннар тоту кыйммәткә төшә, шунлыктан күп кенә җирләрдә артык чыгымнардан котылырга тырышалар. Ләкин «Лидо» кебек ресторанда телефон булырга тиеш иде Беренче каттан подносына коктейльләр тезгән официант күтәрелеп килә иде, Татьяна анардан сорады Официант сүзчән кеше икән
—Элек ике телефон аста, икесе биредә гора иде. хәзер берне генә калдырдылар, аны еш килеп йөрүчеләр генә белә Теге башка барыгыз да. колонналар артында директорның кабул итү бүлмәсен күрерсез, шуннан өч метрлар арырак стенага имән такта белән тышланган телефон кабинасы булыр, шуна күрә ул күренми дә,—дип тәфсилләп аңлатты.
Официантка рәхмәт әйтеп, Татьяна ул күрсәткән якка атлады, кешесез коридорның паркет идәнендә анын туфли үкчәләре яңгырап ишетелде Директорның кабул итү бүлмәсендә бу вакытта Сенатор бар иде Ул. рәсми телефоннан өенә шылтыратып: «Бүген кичке ашка көтмәгез, сон гына кайтырмын»,—дип, бүлмәдән чыгарга җыенганда, шык-шык атлап килгән туфли тавышларын ишетте, кемдер бик ашыга иде булса кирәк. Сенатор, әллә Нәргиз килгәнме, дип. ишекне ачып юрады. Колонналар артыннан Канзафар чамалап йөргән кыз күренде, кызнын йөзе борчулы. ул нәкъ Сенатор ягына таба атлый, телефонга ашыгу ы сизелеп тора иде Канзафар Рөстәмов күренмәде
Сенаторның кызыксынуы көчле иде: кемгә шылтырата кызыкаи ? Ни өчен Шылтырата? Ул. ишекне әкрен генә ябып, кабул итү булмәсенен бер почма
гындагы киемнәр шкафы артына ашыкты. Шуннан телефонда сөйләшүчеләрне дә тынлап торып була, аны ресторанның баш администраторы Икрам Мәхмүтович. сөяркәләренең нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлар өчен куйдырткан икән. Әле ярты гына сәгать үзе белән шампан эчеп утырган кыз тиз-тиз генә телефоннан шылтыратырга тотынды, телефон трубкасында ирләр тавышы ишетелде:
—Тынлыйм сезне.
—Мин оешкан җинаятьчелек белән көрәшү бүлегендә эшләүче Татьяна Шилова,—диде кыз.—Мине Хөршид Азизович белән тоташтырыгыз әле. зинһар.
—Булдыра атмыйм. Анарда хәзер КГБ генералы Саматов утыра.
—Барыбер әйтегез, ашыгыч хәбәрем бар. сүз Японец турында бара. Иртәгә сон булуы мөмкин.
—Ярар, барып карыйм әле,—диде прокуратура кешесе, аның трубканы куеп, чыгып киткәне ишетелде.
Сенатор кызнын нәрсә хәбәр итәргә җыенганын аңлап алды, Камалов: •Тынлыйм сезне».—диюгә, телефонның нечкә чыбыкларын аерып та куйды.
Татьяна юкка гына ате тагын бер биш минут чамасы прокуратурага шылты-ратып торды, элемтә өзелгән иде инде...
XXXIII
Прокурор Камалов. трубканы куйгач, ниндидер хәвеф барын сизенеп, ярдәмчесеннән сорады:
—Ул ни өчен шылтыратканын әйтмәдеме?
— Ниндидер Японец турында, диде. Хәзер үк сезнен белән тоташтыруны сорады, иртәгә сон булуы бар. диде...
Әле прокурор бүлмәсендә утырган генерал Саматов сүзгә кушылды:
—Бәлки, тегеләр берәр нәрсә белгәннәрдер? Стрельцов ниндидер кешеләрнең Шубаринны яшерен камера белән төшереп торулары турында әйткән иде —Бераз тынып торгач, зарланып өстәде: —И безнен бу ярлылык. Техник артта калуыбыз... Прокуратурадагы барлык телефоннарның да җайланмалары булса, без хәзер үк Шиловагызнын Японец турында кайдан шылтыратканын белер идек.
Аннары, уйланып алды да, махсус элемтә <-вертушка»сы аша эшенә— Ленинградская урамына шылтыратты.
Тегендә трубканы алуга, ул:
—Якындагы кырык сигез сәгатькә прокурор Камаловнын барлык телефоннарын тынлап торыгыз: эшендә, машинасында, өендә. Кайсы номердан шылтыра тул арын гына белеп калмагыз, адресларын да ачыклагыз.—дип боерды.
Һәммәсен дә үзенә хәбәр итеп торуны үтенеп, генерал китеп барды. Камалов әле тагын берәр сәгать утырды. Татьяна каян булса да шылтыратмасмы әле. дип өметләнде, ләкин телефон шылтырамады. Камалов. үз телефонына ярдәмчесен күз-колакка калдырып, күрше бүлмәдән Шубариннын эшенә шылтыратты, аннары машинасына—җавап бирүче булмады. Өенә дә әбәттән сон шылтыратмаган икән.
Ана Шубариннын гына түгел. Татьянаның да югалуы көн кебек ачык иде. Әгәр каян булса да шылтыратсалар, үзенә шунда ук хәбәр итәргә кушып, прокурор өенә кайтып китте. Дарханга килеп җитәрәк ул шоферына әйтте:
—Нортухта. сизенәм: төнебез йокысыз узар, машинанны ишек төбенә үк куй. мөмкин булса, бергәләп тамак ялгап алырбыз. Артур Александровичмы. Татьянамы. Костамы шылтыратмый калмас—көтәрбез. Бәлки. Саматов кеше
ләре шылтыратыр. Ул инде барлык хезмәткәрләрен дә аякка бастыргандыр,— диде.
Алар ашарга әзерләп тә өлгермәделәр, телефон шылтырады. Камалов янып торган газ плитәсе яныннан тәрәзә төбендәге телефонга ташланды. Трубкада кемнеңдер авыр сулаганы, сүзләре аңлашылмаслык тавыш ишетелде. Прокурор башта, берәр исерек номерын буташтыргандыр, дип уйлап, трубканы куимакчы булды, аннары анын зиһене яктырып китте, ул кычкырып җибәрде:
—Артур. сөйлә, сөйлә, мин сине ишетәм...
Ана трубкадан зәгыйфь тавыш кына җавап бирде: «мин... мин...»
Прокурор сиземләп кенә Артурнын исемен әйткән иде. хәзер исә Шубарин тавышын бераз абайлап та алды. Күрәсен. Шубариннын сөйләшерлек хате юк яки ана сөйләргә бирмиләр иде. Бары тик авыр сулышы гына ишетелә.
Камалов яңадан кычкырып:
—Артур. түз. егерме минутлардан килеп җитәрмен, трубканны ташлама, аңладым... аңладым...,—диде.
Үзен ишеттеләр кебек тоелды, трубка тынып калды, ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды, шылтыратучы егылды булса кирәк.
Прокурор икенче бүлмәгә ташланды, андагы телефоннан Ленинград урамына шылтыратты, ул сораганчы ук кизү офицер тезә башлады
—Иптәш Камалов. бу теге телефон-автоматлы ташландык йорт Луначарский шоссесындагы йорт, аннан Шубаринга берничә мәртәбә шылтыраткан иделәр
Ләкин Камалов трубканы куеп өлгергән иде инде.
—Тиз генә—түбәнгә! Машинаңны кабыз!—дип боерды ул Нортухтага. аннары сервантыннан ашыгып пистолетын алды, киемнәр шкафыннан автомат тартып чыгарды, автомат ана Коканд-Ленинабад юлында һөҗүм ясалган көннән калган иде Ул тиз генә Нортухта артыннан йөгерде
Милиция сиренасын бар көченә куеп. «Волга» Кибрай ягына юнәлде Берегерме минугган. сиренасын һәм утларын сүндергән машина полковник Жураев күптән күзәтү оештырган йорт янына килеп туктады Шубарин Италиягә китеп баргач, бирегә беркем дә килеп йөрмәгән, яшерен телефоннан да беркем дә файдаланмаган. Бүген, күрәсен. Жураев сизгерлеген җуя төшкәндер, йортны күзәтүен дә туктаткан Ишегалдын караганнан сон. йорт янына килделәр. Тып-тын. Ишек бик таза карагай такталарыннан икән, асылма йозагы да бар. Җитмәсә, ишек тышка ачыла торган, аны тавышланып озак ватасы булыр иде Кулына автомат тоткан Нортухта күзе белән генә тәрәзәгә ымлады, шуны бәреп төшерергә булдылар. Жылы якларда тәрәзәләр бер генә катлы, приклад белән бер сугуда ул килеп тә төште Камалов белән Нортухта эчкә чумдылар. Беренче булып килеп кергән шофер утны кабызды. Чүп-чар тулы иркен генә бүлмәнен җыештырылмаган өстате өстеңдә буш шешәләр утыра, беркем дә юк, күрше бүлмәдән ыңгырашкан тавыш ишетелгәч, шунда ташландылар.
Илленче еллардагы унбиш тиенлекләрне хәтерли торган иске телефон- автомат кыршылып беткән язу өстәле янына беркетелгән, утырып сөйләшергә һәм язып барырга җайлы булсын диптер инде Шунда ук канга баткан, ялангач диярлек Шубарин ята иде. Җәзалаулар аны танымаслык иткән Камалов бер ыргылуда анын янына килде, канга буялуына да игътибар итмәстән, Шубариннын башын тезләренә салды, аны анына китерергә тырышты.
—Артур, мин бирелә Артур, ач күзеңне, мин синен яныңда. Камалов
Нортухта ватык тәрәзә аша т ышка атылды һәм автомобиль аптечкасыннан нашатырь спирты алып керде. Камалов трубкасы асылынып торган телефонга ишарәләде:
—Тиз генә ашыгыч ярдәм машинасын чакыр, реанимациянекен дә
Саматовка шылтырат— КГБ госпиталендә палата әзерләсеннәр, консилиум җыйсыннар, ярты сәгатьтән шунда булырбыз.—диде.
Күрәсен. нашатырь спирты ярдәм иткәндер, аларнын сөйләшүен ишетепме. Шубарин кан савып шешенгән күзләрен ачып пышылдады:
—Рәхмәт, сез һәрвакыт килеп өлгерәсез...
Камалов Шубарин аңында чагында нәрсәләрнедер белеп калырга, эшне кызу тотарга кирәклеген аңлый иде. ул нашатырьлы мамыкны янадан тоткынның йөзенә якын китерде:
—Без кайда сынаттык? Ни өчен?—дип сорады.
—Сынатмадыгыз. Сенатор аэропортта Стрельцовны күргән.—дип. авырлык белән генә Шубарин бәреп сындырылган тешләрен төкерде.
—Алар нәрсә белергә тели иде сон?
—Ни өчен Стрельцов минем арлтан ияргән'.’ Мине сезнен белән һәм Саматов белән нәрсәләр бәйли? Тагын Әнвәр Абидович ни өчен Италиягә барып чыккан?
—Белделәрме сон?
— Юк. күрәсез бит.—дип авыр сулыш алды Шубарин —Мин. бәлки. КГБ мине күзәтәдер, ә Стрельцов дигән кешене белмим, дидем. Әнвәр Абидовичны үз акчасына Миланга ялга җибәрдем, дидем. Сез аны тиз генә берәр җиргә күчерегез, алар аны эләктерсәләр, ул җәзалауларга түзә алмас... Ә партия акчалары белән эшне әйләндерербез әле...
Үлем белән тартышып ятканда да ул үзенен яклаучысы һәм бурычы турында уйлый бит әле. Дулкынланудан Камаловнын күзенә яшьләр килде.
—Нинди акчалар. Артур. тынычлан. Ә Тилләхужаевка без бүген үк тотыныр-быз. вәгъдәм—иман. Түз, хәзер «ашыгыч ярдәм» килеп җитәр...
Шубарин янадан анын җуеп барганда нәрсәдер әйтергә тели иде, ахрысы. Камалов нашатырьлы мамыкны ана янә иснәтте. Шубарин сискәнеп китте, сынган кулы белән аргы почмакка таба изәгәндәй итте.
—Анда берәр сәгать элек бер кызны китерделәр, аны керткән чакта мин аныма килдем, баш очымдагы телефонны күрдем.
Прокурор Артур Александровичның баш астына сак кына пинжәген кыстырды да әкрен генә ул ишарәләгән почмакка юнәлде. Кызнын кем икәнлеген чамалаган иде инде ул Пычрак җәймәне ачып ташлагач, чалкан яткан Таня Шилованы күрде. Кыз үле иде Шубарин турында да онытып, Камалов кызнын чибәр яшь йөзенә текәлде. Таня: «ни өчен?»—дигән сыман катып калган иде. Кинәт йодрыкларын төйнәп, прокурор илереп кычкырып җибәрде:
—Кабәхәтләр. каһәр суккан убырлар, мин сезне үзем хөкем итәчәкмен!
XXXIV
Реанимация машинасы белән КГБ госпиталенең «ашыгыч ярдәм- машинасы бер үк вакытта диярлек килеп җиттеләр. Нортухта кечкенә лом белән ишектәге йозакны каерып алды. Камалов башта табиблар белән бергәләп Шубаринны алып чыкты, аннары үзе генә Татьянаны күтәреп чыкты. Машиналар кузгалып китүгә. Нортухта катып басып торган прокурордан сорады:
—Хөршид әкә. сезне хәзер кая илтим? Саматов. кереп чыксын яки шылтыратсын, дигән иде. Әллә башта госпитальгә барып. Артур Александровичны тәгаен генә урнаштырыйкмы?
—Татьяна алдында ант биргәнемне ишетмәдеңмени?—дип анлаешсызрак әйтеп куйды Камалов. аннары —Минем күршемә алып бар.—диде.
— Нинди күршен?—дип шикләнебрәк сорады Нортухта.
Камалов аның ни өчен шикләнгәнлеген аңлады, ачыклап әйтте:
—Канзафарга. Ул миннән бер йорт аша гына яши Ул кабәхәт Артурны ничек алдап каптырганнарын, бәлки, беләдер. Татьяна турында да нәрсәдер әйтергә момкин. кыз бит үлеменә бер сәгать кала гына мина ашыгыч рәвештә нәрсәдер хәбәр итәргә теләгән.
Матур гына итеп салынган кооператив йорт янына килеп җиткәч. Нортухта күтәрелеп икенче кат тәрәзәләренә карады да: «-Өйдә*.— диде. Ул Канзафарны эшеннән алып кайткалап йөргән иде. Бергә күтәрелеп, ишек кыңгыравына бастылар. Эчтән: «Кем9» дип сорауга Нортухта ваемсыз гына: «Без әле».— дип жавап бирде. Ишек ачылып кигге. Шоферы артыннан прокурорның да кереп килгәнен күргәч. Канзафар бүлмәсенә атылмакчы булды. Ләкин Нортухта бер сикерүдә аны бәреп екты.
Камалов ярсып, Рөстәмовны якасыннан эләктереп алды, ачуын баса атмыйча:
—Кабәхәт! Синен хыянәтен аркасында бүген кеше үтерделәр. Мин синен кебек убырларны үзем хокем итәм дип ант бирдем Әмма әүвәл син берничә соравыма жавап бирерсен. Шубаринны кем урлады?—дип сорады
—Талиб,—диде Канзафар. ике дә уйлап тормыйча.
—Ә Шилованы кем үтерде?
—Ничек «үтерде»?—Канзафар куркуыннан агарып каткан иде —Без бит «Лидо» ресторанында бергә ашаган идек, мин анын белән күптән түгел генә саубуллаштым —Рөстәмов куырылып калды, прокурор кызны үтерүдә бу юньсезнен катнашы юклыгын анлады.
—«Лидо»да дисенме9 Анда тагын кемнәр бар иде?—дип кистереп сорады Камалов.
—Сенатор. Миршаб.
—Алар әле дә шундамы?
— Юктыр. Хәзер алар Талибтадыр дип уйлыйм. Анын шәһәрдән читтәге йортында төнлә зур сөйләшү булачак. Японецны нишләтергә икәнен хәл кылачаклар.
—Адресы?
—Хәтерләмим Адресны мин ресторанда Сенаторга бирдем, әмма Келестә булачагын төгәл беләм. Талиб мина телефоннан әйтте әгәр минем йортымны таба алмасалар. чәйханәгә кереп сорасыннар, анда теләсә кем әйтеп бирер, диде.
Камалов шоферы белән карашып алды да. йорт хуҗасына боерды:
—Син безнең белән барырсың.
-Юк. Келескә генә булмасын!—дип ялварды Канзафар
—Ә без сине анда алып барырга җыенмыйбыз да,—дип аны тупас кына кисеп куйды Камалов.
Ул ишеккә юнәлде, Нортухта анын артыннан Рөстәмовны төрткатәп алып ки гге Машина янына килеп җиткәч. Камалов
—Моны Саматовка илт. ул бит бездән хәбәр көтә, ә мин кайтып китәм, бүгенгә җитәрдер. Иртәгә Талибын да. Сенаторын да. Миршабын да алырга тырышырбыз,—диде. Нортухтага кул биреп, озак кына анын кулын ычкындырмыйча торды, нәрсәдер әйтергә теләде шикелле, әмма кинәт кенә аны кочаклап:
—Хуш. әйбәт егет син. Нортухта —диде
Машина кабинасыннан автоматын алып, яшеренми-нитми генә, карангы ишегалды аша кайтып китте
Күнеле нечкәргән шофер анын артыннан озак карап торды, аннары гына машинасын кузгатты, арткы утыргычта бөкшәеп Канзафар утыра иде
Кайткач, прокурор душта коенып чыкты, озын коннен пычрагын юып төшергәндәй булды, кырынды, чиста күлмәк белән спорт костюмын киде
Тиз генә 062 номерын жыеп. такси чакыртты: «хәзер үк» дип адресын әйтте Киемнәр шкафыннан Фирганә вакыйгаларыннан калган бронежилетын. автоматына өстәмә патроннар алды. Барысын да Вашингтоннан кайтканнан бирле тотып та карамаган зур теннис сумкасына тутырды. Пистолетын бил каешына кыстырып, курткасының «молния»сен күтәрде. Утны сүндереп, аска төште. Машина ишек төбендә көтеп тора иде инде. Таксистка ул үзбәкләрнен биш менлек акчасын сузды да:
—Келескә. чәйханә янына,—дип адрес әйтте. Әмир Тимур урамына чык-кач—Мөмкин булса, куа төш әле...—диде.
Чәйханә янына килеп җиткәч, Камалов шоферга үзен көтеп торырга кушып машинадан төште. Якты залда өч ир-ат нард уены уйнап утыра иде, аларның берсе, урыныннан күтәрелде дә, соңлаган кунакны каршы алырга ашыкты. Камалов аны урамда көтеп алды һәм Талиб йортына ничек барырга кирәклеген сорады
Чәйханәче кунакның рэкитерларнын гадәти киеме булган куе зәңгәр «Адидас» костюмын күздән кичергәч, канәгать кенә елмайды:
—Нишләп соңладыгыз? Мин инде бер сәгать элек Талиб йортына зур бер казан пылау илттем.—диде —Аның бүген кунаклары күп, гел ирләр генә, мөгаен, зур уен булачактыр,—дип, караңгыланып торган иңкүлеккә таба кул изәде. Тау өстендәге кәттә генә ялгыз йортның утлары якты яна иде.
—Әйе. сез хаклы, зур уен. Мина уңыш теләгез...—дип, прокурор чәйханәчегә менлек акча тоттырды: соңгы шикләнүләре юкка чыксын.
Барып җитәргә бер йөз метрлар чамасы калгач, Камалов машинаны туктатты, шоферга рәхмәт әйтеп, аны жибәрде. «Волга» карангыга кереп югалгач, тирә-ягына каранды. Бу тирә яңа төзелешләр ягы икән, төзелеп бетмәгән йортларның пыяласыз тәрәзәләре ыржаеп тора, бары тик ана кирәкле йортта гына утлар яна иде. «Әйе, төзелеш материалларына хәзерге бәяләр белән мондый йортны караклар белән ришвәтчеләр генә төзи ала»,—дип усал уйлап куйды Камалов. Якынрак килгәч, ул Талибнын күршеләреннән тирән чокыр белән бүленеп яшәгәнен аңлады, аста су челтери иде. Ул йорт янына сиздермичә генә бару өчен чокырга төште. Шунда сумкасыннан бронежилетын алып, курткасы астыннан киде, автоматын тикшергәч, балкып торган тәрәзәләр ягына таба атлады.
Беренче катнын тәрәзәләре караңгы, ә икенче кат гөлт итеп тора, аннан кычкырып сөйләшкән-көлешкән тавышлар ишетелә, күрәсең, әле пылауны ашап бетермәгәннәрдер. Чокырдан прокурор чак кына күтәрелде, этләрне кузгатудан курыкты, бәхетенә, этләр күренмәде. Ул йортны ике мәртәбә әйләнеп карап чыкты, икенче катка кайдан бәреп керергә унайлырак икәнен чамалады, гранатасы булмаганга үкенде, ул булсамы! Дулкынланудан куллары тирләп чыкты, бераз читкәрәк китеп сигарет кабызды, бәлки, гомерендә сонгы сигаретыдыр, кем белә. Тартып бетергән төпчеген ташлыйм, дигәндә генә йомшак кына фонарь уты арттан аны башыннан аягына кадәр яктыртып алды.
«Хатыным, улым, Татьяна белән Артур Александрович өчен үч алырга тырышып та карамыйча, шулай мәгънәсез үләрменме икәнни?»—дип күңелсез генә уйлап алды прокурор. Артта якынаеп килүче аяк тавышлары ишетелде, әмма, ни гажәп, курку хисе юк иде аның. Ул, үзен «безнекедер» дип уйлауларына өмет итеп, билендәге пистолетын капшады. Якынайса, теге бәндәгә терәп атарга мөмкин булыр иде. Сак кына атлаган аяк тавышлары якынайганнан-якыная бара, инде бер өч метрлар гына калгандыр шикелле. Кинәт анын җилкәсенә авыр кул ятты, икенче кул анын ун беләгеннән каты кысып алды, бер хәрәкәт тә ясарга да мөмкинлек калмады. Таныш тавышнын пышылдаганы ишетелде:
—Үзен генә булдыра алмассың, прокурор.
—Син биредә нишләп йөрисен?—дип кырыс кына сорады Камалов. карангыла елмаеп торган Нортухтаны танып алып. Үзе маңгаена бәреп чыккан салкын тирләрен сөртте
—Сез ниятләгән эш белән йөрим.— диде Нортухта һәм аяк астындагы ПТУРСка күрсәтте ПТУРС—ягъни «противотанковый управляемый реактивный снаряд-» (танкка каршы атканда идарә ителүче реактив снаряд) дигән сүз.—Мондый коралны мин Әфганстаннан беләм.—диде шофер тыныч кына.
—Син аны каян алдын?—дип гаҗәпләнде прокурор.
—Чирчиктәге хәрбиләрдән ике әрҗә аракыга алмашып алган идем, болай тиз кирәге чыгар дип уйламадым да.
—Әйе, бу нәмәрсәдән бер ату да җитәрдер Бир әле мина!—дип боерды Камалов
Әмма Нортухта коралны җилкәсенә күтәргән иде инде, аңлатып:
— Бу әйбер тәҗрибә һәм осталыкны сорый. Ләкин тегеләргә бер снаряд кына җитмәс, миндә икәү. Берсен турыга төбәп атармын, икенчесен—яннан. Безне Әфганда шулай ойрәткән иделәр,—диде. Ташкентнын барлык убырлары бүген Талибка кунакка килгәнгә охшый, ишегалды тулы чит ил маркалы машиналар—үтеп-сүгеп йөрерлек тә түгел
Нортухтанын атып җибәрергә җыенуын күргәч. Камалов үкенеч беләнрәк:
— Кызганыч, алар моның минем үчем, минем хөкемем икәнен белми дә калачаклар—диде
—Сон. үзегезгә бу куанычны булдырыгыз, прокурор, берничә «ягымлы» сүз әйтегез аларга. Анда нәрсә дә булса эшләргә өлгермәячәкләр дә. Бүген өстенлек безнең якта, алар оттырдылар
Камалов. йортка таба бер адым атлап, каты гына кычкырды —Әй. Талиб!
Якты тәрәзә уемында фырт мыеклы кеше күренде.
—Сенаторны чакыр!—диде прокурор — Бер-ике сүз әйтергә телим —Минем кунакларыма боерырга, син кем ул чаклы?—дип усалланып караңгылыкка кычкырды Талиб.
Агач күләгәсе астында торган кеше тыныч кына —Республика прокуроры Камалов мин,—диде.
Шул чагында йорт хуҗасы белән янәшә Сенаторның таныш гәүдәсе шәйләнде.
— Мин сиңа һәм дусларына үлемегез алдыннан ярты минут вакыг бирәм, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылыгыз,—диде прокурор
Сенатор, җилкәсенә реактив снаряд җайланмасы терәгән икенче берәүнен күләгәдән чыкканын күргәч, кабаланып сөйли башлады
—Тукта, прокурор, ашыкма әле. Без сөйләшеп килешә алырбыз Бирелә ярлы халык җыелмаган.
—Юк. мин сезнсн барыгызны да ин югары хөкемгә тартам, аһ-зарларыгызны. шикаятьләрегезне кабул итмим
—Синең хакың юк!—Бу—законсызлык, бу—самосуд!—дип илерде Талиб —Сезнең өчен мин үзем закон, җәза бирүче кул. сез кәпрәеп аны оныткан идегез, һәр нәрсә сатып алына, сатыла дип яшәдеге)
Шунда күрше тәрәзәдән икс тапкыр аткан тавыш ишетелде, пулялар калак төбеннән сы и ырып үттеләр. Прокурор шоферына боерды Тондыр. Нортухта!
—Лә иллаһы иллаллаһы.—дип, Нортухта тәтегә басты Шуннан сон йортның аргы почмагына икенче снарядны юллады Мәһабәт йорт сикереп куйгандай булды, аннары җимерелеп төште. янгын утлары биешә башлады.
—Йөгердек!—диде Нортухта. прокурорны кулыннан алып, аста торган машинага ташланды.
Шәһәргә якынлашып килгәндә яктыра башлаган иде инде. Камалов Салар елгасы ягына борылырга кушты. Нортухта машинасын шәһәр янындагы шәраб эшләүче совхоз җирләре аша агып ятучы елгага таба борды. Иртәнге елга үзенен көчсез су агымын шәһәр ягына куа, ул тирә-юньдәге бар нәрсә кебек әле черем итә шикелле иде. Елга, бәлки, кайчандыр тулы сулы, балыклы булганын, иртәдән кичкә кадәр тирәсендә балалар чыр-чуын, шатлыклы көлү тавышларын матур төшендә күрәдер. Хәзер инде пестицид-гербицидлар белән агуланган, төбе чүплеккә әйләнгән суда бер егерме еллап коенучы юк иде.
Нортухта машинасын зур ябалдашлы тирәк янына китереп туктатуга, Камалов. тирә-яктагы тынлыкны бозарга курыккан кебек, сак кына кабинадан төште Яр буена килеп, бер зур таш өстендә башын куллары белән тотыл, озак, бик озак утырды. Аннары кинәт сикереп торды, машинадан автоматы белән ПТУРСны алып, яр буендагы куе куаклыкка кереп китте. Бераздан Нортухта суның авыр гына чупылдаганын ишетте.
Иртән нәкъ сәгать тугызда Камалов эшенә килде, өстәл өстендәге биш телефон берьюлы шылтырый иде. Ул хөкүмәт телефоны трубкасын күтәрде. Юстиция министры шылтырата икән.
—Сез бүген Келестә нәрсә булганын беләсезме?—дип дулкынланып сойли башлады министр.—Бандитлар атаклы бизнесмен, берничә эре фирма ияләреннән берсе булган Талиб Солтанов йортын шартлатканнар. Анарда ку накта бик күп абруйлы кешеләр булган: шәһәрнең адвокатлар коллегиясе рәисе Горский, республика Югары судынын рәис урынбасары Сәлим Хәсәнович Хашимов. партия Үзәк Комитетының элекке бүлек мөдире Әкрәмхужаев. атаклы юрист...
Министр Талибтагы бик күп атаклы кунакларның фамилияләрен әле бик озак санады, әмма прокурор аны тыңламый иде инде. Трубканы читкәрәк этеп, хисчән министрның сойләп бетергәнен көтте. Ниһаять, бер мизгелгә тынлык урнашкач, прокурор:
- Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт.—диде — Мин сүзләрегезне диктофонга язып алдым Тикшерү эшләрен башлап җибәрербез...—ул телефон трубкасын аппарат өстенә куйды, элемтә өзелде.
Шылтыратулар туктаусыз дәвам итә иде. Камалов. ярдәмчесен чакыртып, кырт кисте:
—Зинһар, өзегез әле ... телефоннарны...
Күктубэ—Переделкино 1992 ел
Марс ШаОаев тәрҗемәсе

Реклама