ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Алинә Бикмуллина

Күзләр байлык белән томаланган...
Күзләр байлык белән томаланган... Түбәннәрне алар күрмиләр.
Ятимнәрне, мескеннәрне түгел, Кан-кардәшләрен дә белмиләр.
Күзләр байлык белән томаланган...
Дөнья иркен, дөнья түгәрәк.
Кайберәүләр, очын-очка ялгап.
Яшәп ята бу көн үзгәрәк...
Күзләр байлык белән томаланган... Заманадан калмый йөгерә.
Аерым йортлар сала ... шаккатырлык! Җицел машинада жилдерә.
Күзләр байлык белән томаланган...
Башка берни җирдә кирәкми.
Алтыннарга багып яшәүчеләр Бу дөньяда әллә сирәкме?..
Күзләр байлык белән томаланган... Иксез-чиксез күпме байлыклар.
Ә берәүләр хаста хәлләрендә Сорап ята... азрак саулыклар.
Күзләр байлык белән томаланган...
Алар өчен байлык—чын шатлык... Якыныңның андый булуыннан Булмаганы җирдә мен артык.
Күзләр байлык белән томаланган...
Тамчылар тамган чак Урамга чык кына. Сине яз кочачак.
Күпме китап укыганым булды. Күпме шигырь генә ятладым.
Ләкин «Туган тел* күк шигырьләрне Эзләсәм дә әлегә тапмадым!
Инде шатлыкның да. борчуның да һәр кешедә булуын беләмен: Күңелдәге барлык тойгыларны Шигъри юллар итеп үрәмен.
Акрошигырь
Гамьсез донья кинәт яктырды күк. Айсыз төнгә йолдыз сибелде. Шыксыз ойгә ямь өстәлеп китте Ышанмыйча торды күңелем. Йолдызларның арасыннан берсе Карап куй|ан кебек сизелде.
Берсе генә, бары шунсы гына Уйландырды минем күңелне. Ләкин мине нигә әсир итте Донья йолдызының гнк берсе?.. Ышандым мин: сөю ул чогжнза. Мәҗнүн карашларың исертте...
С и р и н ә
Мөхәммәтҗанова
Мин—хыялый җир кызы
Мин җир кызы, ләкин ХЫЯЛЫМ Гел күкләргә габа ашкына: Күңел һаман нидер өмет итә. Уйларым да тоташ ташкын ла.
Кайчакларда онытылып китеп. Әллә нинди уйлар уйлыйм мин: Киләчәгем чиксезлеккә чумам, һич тә хыялланып туймыйм мин.
Сөясем дә килә... сөеләсем.
Бәхет диңгезендә йөзәсем— Сандугачлар җырын ишетәсем. «Җәннәт чәчәкләрмен өзәсем...
Гади дә мин һәм бик катлаулы да, Бераз сәерлек тә бар җанда.
Күккә баккан хыялларым - үсте, Гөлдәй, туфрагымда—ватанда!
Туган як
Йөрәк белән сөям бу тормышны, Бөтен җаным белән табынам...
Туган якка кайтсам, илһамланам— Якты йолдыз кебек кабынам.
Чишмәләргә төшеп сулар эчәм.
Күктә йөзгән айны күзәтәм,
Яшәү сынауларын уза-уза Булган ялгышларны төзәтәм.
Болыннарга чыгып чәчәк җыям.
Җылы яңгырларда коенам.
Күбәләктәй очып-очып йөрим:
Саф һавасы белән туенам.
Каеннарга барып серем сөйлим. Табигатьне күзлим сак кына... ...Башка җирдә шигырь күреп булмас, Иң гүзәл як—туган як кына.
Мин китәм
Мин китәм, ә Сөю кала...
Күздә моң-сагыш:
Безнең сөю—бу җиһанда Мәңгелек ялгыш...
Мин китәм. (яраткан килеш!)
Ярымнан китәм.
Ә синең яраңны инде Төзәтсен бүтән.
Минем ярага дәва— җыр.
Шигъри моң гына:
Бер кайтып ирешер, бәлки.
Сиңа—соң гына...
Ышанычны минем югалтма син, Йөрәгемне яула, мин әзер! Соңга калсаң мин гаепле түгел, Сөя алсаң, әйдә сөй хәзер.
Ләйсән
Фәтхетдинова
Бәхет...
Бәхет ни ул? Уйладым:
Мин бәхетле...
Бәхет ни ул? Уйландын.
Син бәхетле.
Бәхет ни ул? Уйладык:
Без бәхетле!
Бәхет ни ул? Тәхетме ул? Кем бәхетле?
Син яшисен бу дөньяда Син бәхетле I
Авыр тормыш - үзе сынау. Мин бәхетле!
Аңлый белү үзе бәхет Шул бәхетне.
Бәхет алыштыра ала Бай тәхетне!
Табигатьне аңлый белсәң Син бәхетле.
Кояшка карап елмайсам. Мин бәхетле.
Байлык кына арттыра алмый Бу бәхетне.
Кешеләрне хокем итү Ул бәхетме?
Тәңрем миңа ярдәм итсә— Мин бәхетле!
Кулларымда каләм белән Мин тәхетле!
Сынауларны уза алсам. Үпкәләрне суга салсам. Каралыкта чиста калсам. Изге эшләр эшләп талсам— Мин бәхетле!
Ничек аңлатырга тагын Бу бәхетне?
...Шуны белмәү үзе әллә Бер бәхетме?!
Татарлык ул яши синең белән,
Татарлык ул яши минем белән.
Татарлык ул яши татар белән,—
Суларда да: ♦Мин татар!» дип батар белән.
Татар каны йөрәктә,
Татар җаны үзәктә.
Татар язмышы—җанда.
Үткән тарих—һәр таңда.
Елмаегыз!
Елмаегыз, иртә белән уянгач та, Бәхет килеп, шатлыктан куангач та, Гаделлек барын белеп, юангач та, Берьялгызың, үзең генә калгач та.
Елмаегыз, авырлыклар килгәндә дә. Елмаегыз, елаган—сүрелгәндә дә, Өметегезне кисәкләргә бүлгәндә дә, Туганда да, яшәгәндә, үлгәндә дә...
Азатлык—бәхетең, Хәтерен—тәхетең. Җитезлек—өметең, Син шунда—бербөтен.
*

Реклама