ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ЙОЛДЫЗЛЫГЫ...


Мин Буа шәһәрендә туып-үстем. Музыка мәктәбенең фортепиано классында
укыганда минем сабакташларымның берсе Ирек Галимов иде Ул тора -бара атаклы
баянчыга әверелде. Татарстанның атказанган артисты дигән исемгә лаек булды. 30
елга якын Илһам Шакировнын кониертмейстры булып эшләде. Кызганыч: 48 яше
тулган чактарак бу фани дөньядан бик иртә китеп тә барды. Ирек—минем
тормышымда хәлиткеч роль уйнаган кеше. Чөнки, танылган баянист Рифкать
Гомәров музыка училищесына китеп бару сәбәпле, аның урынына ул мине И
Шакировнын кониертмейстры итеп татар дәүләг филармониясенә 1968 елны эшкә
чакырды. Мин бу вакыгга Казан дәүләт университе тын тәмамлап, «Оргсинтез»
заводында инглиз полиэтиленын җитештерү буенча тәрҗемәче сыйфатында ике ел
эшләп өлгергән илем. (1969 елны тарих-филология факультетының роман-герман
бүлеген тәмамлавымны әйтеп китү кирәктер бу очракта.)
Мин инде аккордионда фанатикларча шөгыльләндем, төрлечә ансамбль яисә
рестораннарда уйный илем. Ә инде филармониягә, дөресрәге Илһам бригадасына
эләгү—минем өчен күктән төшкән бәхет иде! Советлар Союзы кинлекләре буйлап
гастрольләргә йөрдек, концерттан сон исә артис тларны бик еш кунакка чакыралар
иде.
Бервакыт. 1970 елны Алма-Ата шәһәрендә. Илһам Шакиров, Ирек Галимов һәм
мине 27 яшьләр тирәсендәге бер казах егете үзенең өенә кунакка чакырды, һөнәре
буенча тау инженеры, әмма поэзия, тарих, филология белән тәмам «җенләнеп» беткән
шәхес булып чыкты. Исем-фамилиясе—Олжас Сөләйманов. Без таңга кадәр диярлек
чәйләр-мәйләр эчеп, сөйләшеп утырдык Әдәбият, сәнгать, милли сәясәт турында.
Илһам белән Олжас әңгәмәбезнең йөзек кашы иделәр, билгеле.
Менә шул чакта Олжаснын: «Мексика индеецлары телендә казах сүзләренең
барлыгын ничек аңларга?»—дигән фантастик соравы мине тан калдырган иде. Ә
инде 1975 елда О Сөләимановнын «АЗ и Я» дигән атаклы китабы дөнья күрде. Аны
укыганнан соң мин Олжаснын шумер һәм төрки телләр лексикасындагы
охшашлыклар белән бик тирәннән кызыксынуын белдем. 1977—1981 елларда
Гыйракта тәрҗемәче булып эшләгәндә (СССРнын мелиорация һәм су хуҗалыгы
карамагында) мин Ур, Шумер, Вавилон кебек борынгы өлкәләрдә еш булгаладым.
1985-87 елларда исә миңа Сүриянең Латакия дигән порт-шәһәрчсгендә яшәргә гуры
килде Бу шәһәр Әлифбаның ватаны дип саналган Угарит калдыклары өстендә
салынуы белән кызыклы Ирексездән борынгы Шәрык турында уйланасын
һәм менә, ниһаять. Татарстан Академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институты
(ИЯЛИ) каршында аспирант булып йөргән чагында миңа аның баш хезмәткә ре.
«Протюрки н индейиы Америки* (Москва, «Инсан». 1995 г) Әбрар ага Кәри-
Үткэннарга таш атсак, киплчәкнең
бәллүр савытын ватуыбыз бик
ихтимал Билгесез философ
муллин белән ганышырга туры килде. Кайчандыр әкияти-фантастик тоелган күп
кенә мәсьәләләргә ачыклык керде Чыннан да. жирле индеецлар телендә гомум-
төрки тамырларнын күплеге үзен һәрчак сиздереп тора Монын сәбәпләрен тари-
хи яктан шактый жинел һәм бик нигезле аңлатып була икән ләбаса: әллә ничә
менәр елларга сузылган бөек бохтык чорында дингез төпләре судан арчылган. Ази-
ядән—бигрәк тә Камчаткадан алып Алеут утраулары аша Америка континентына
кадәр «Коры* юл ачылган. Төрле сәбәпләр аркасыңта халыклар, кыргый мал-туар
(бигрәк тә бизоннар) шул якка таба агылган Алгарак китеп булса да бер датил
2006 елнын мартында «Вести* программасы Канада бизоннарынын Якутиягә
күчүләре хакында репортаж күрсәтте Феноменаль хат бу: моннан меннәрчә ел
элек күчеп киткән кыргый
үгезләрнең «тарихи вата-
нм*на кире кайтырга телә-
үләрен кан чакыруы белән-
мс. нәрсә белән аңтатырга?
Күченүчеләрнең, ни-
гездә, төрки халыклар бу-
луы берничек тә бәхәс уята
атмый. Чөнки Идел белән
Тын океан аралыгында
төрки халыкларның элек
тә. хәзер дә яшәп ятканлы-
гы тарихта яхшы мәгълүм
Көнчыгышта кытай, фарсы,
византиялеләр юлны капла-
ган. алар үзләре дә салкын
һәм кыргый Камчаткага бер
дә ашкынып тормаганнар,
билгеле. Дөресен танырга
кирәк—индеецларның бо-
рынгы бабалары гөрлс юл-
лар белән Америка кыйтга-
сына эләккән Африка. Ев-
ропа. Кытай кавемнә-
реннән дә калыплашкан.
Ләкин лингвистика өлкә-
сендә төн агым булып төрки
тел сакланып калган. Менә бер кызыклы мисал: Юлиан Семенов дигән язучы Штнр-
лиц һәм Мюллернык сугыштан сон Көньяк Америкадагы маҗаралары уңаеннан
бу кыйтгадагы ин атаклы шарламаның Игуасу икәнлеген әйтеп уза Жирле халык
телендә бу «Зур су» дигәнне аңлата. Төрки телләрдә «Су»ның су икәңтеген анда
тын та торасы юк.
80-нче еллар ахырында мина Ленин исемендәге китапханәдә шактый нык эшләргә
туры килде Менә шул чакта Г Ершованын (хәзер инде фәннәр докторы профессор)
индеецлар теленә багышланган хезмәтенә тан булдым Исеме • 1лрмхи зтнографик
чыганак буларак майя теленеп исрогриф текстлары* Шуныи азагында майя телендәге
кыскача сүхтек рус телендә бирелгән Мин моны игьгибар белән укып чыктым
Боларнын билгеле бер өлеше төрки тс.гтәртә якын иле һәм азар Әбрар ата
Кәримуллиннын хезмәтләрендә тә чагылыш тапкан Ләкин анда керми калган сүзләр дә
очрады, мин алврның кайберләрен татар теленә тәржемә рәвешетиә тәкгдим итәм
•как—кыяк (росток).
тул—тулы (вокруг).
туул—тулу (переполняться).
цои/сос—сач. чәч (волосы).
каам—камаш (челюсть).
12. .к у . м т
суу—су кайнату савыты ( сосуд).
цак—сак. саклау (охранять).
чум—чуми (лиса. нора. женский орган),
ав—авыл (селение),
теп—жеп (веревка).
баак—кабак (тыква).
Мин болар хакында 1997 елны Татарстан фәннәр Академиясенең еллык фәнни
конференциясендә чыгыш ясадым һәм ул текстны Әбрар ага Кәримуллинга бирдем.
Кызганыч: ул инде фани дөнья белән саубуллашырга җыенган иле.
Үземнен кандидатлык диссертациясендә мин татар теленен бәйлекләрен дә.
төрки телләрдәге һәм руник язмалардагы
килешләрне лә чагыштырып өйрәндем.
Менә шуларны шумер телендәге килешләр
белән чагыштырганнан сон аларнын бик
нык охшашлыгына шаккатып калдым!
Галимнәр даирәсенә генә ныграк аңлаешлы
бу мәсьәләләр белән укучының башын
катырасым килми, мин бу эзләнүләремне
«Татар теленен лексикологик һәм
лексикографик проблемалары» дигән
китабымда җентекләп, таблицалар аша
күрсәтеп бирдем.
Абруйлы тюркологлар Фуат Ганиев
(минем фәнни җитәкчем). Вахит Хаков
(КДУ). МирфатыЙх Зәкиев бу хезмәтемә
унай бәя бирделәр, хупладылар. 2004 елны
Олжас Сөләйманов Казанга килде. Мин
ана 35 ел элек күрешкәнебезне искә
төшердем һәм әлеге китабымны бүләк
иттем (фоторәсемдә шул мизгелне
күрәсез) Ул барысын да хәтерли икән:
Илһам Шакировка сәлам тапшырырга
кушты, ә инде шумер һәм төрки телләрдәге
грамматик килешләрнең охшашлыгын
(тәңгәллеген) табигый бер хәл дип кабул
итте, чөнки ярты гасыр диярлек бу
телләрне өйрәнү, чагыштыру, анализлау
белән шөгыльләнгән бу галим-язучыдан
бүтәнчә бәя ишетү мөмкин түгелдер.
(Илһамга сәламен җиткердем, безнең теге чактагы «тарихи» очрашуны озаклап,
сагынып искә алдык).
2006 елны Олжас яңадан Казанга килде, аны күрү насыйп булмады, шулай да ана
Кол Шәриф мәчете һәм Пирамида сурәтләре төшерелгән музыкаль дискымны бүләк
итә алдым. Сүз унаеннан. безнен бу Пирамида Шумерның (Месопотамия) Ур
шәһәрендәге баскычлы пирамидалар үрнәгендә төзелгән. Моңа ышану өчен Сетон
Ллойднын «Месопотамия археологиясе» (Москва. «Наука». 1984 г.) кита бындагы 271
нче биткә күз салу да җитә Күптән түгел Лас -Вегаста (Казанныкыннан зуррак).
Парижда (Казанныкыннан кечерәк) шулай ук пирамидалар төзелде, ләкин
алар—барыннан ла бигрәк модага иярү һәм архитектура стиле. Казан пирамидасы
исә—төрки дөньяда бердәнбер һәм шумер, торки һәм индеецлар (Америкада яшәүче
гөп җирле халыклар) цивилизациясендәге тирән тарихи бәйләнешләрне
гәүдәләндерә. Лингвистлар гына түгел, тарихчы галим Рафаэль Мөхәммәтдинов та
«Звезда Поволжья» газетасының апрель саннарында (•Бабаларыбыз рухы кайта»)
Шумер цивилизациясе белән бәйләнешләрне онытмаска чакыра. Күргәнебезчә,
тарих, археология, лингвистика фәнен
өйрәнүчеләр борынгы төрки дөньянын Гыйрактан алып Аргентина чикләренә кадәрге географик
киңлектә җәелеп ятканлыгын бердәм рәвештә яклыйлар
1987 елны Коньяк Уралда атаклы Аркаим шәһәрлеге арчылды. Байкал тирәсендәге борынгы
шәһәрлектә ате күптән түгел 3 мен ел элек эшләнгән тимер җайланмалар табылды. Кызыклы хәлләр дә
юк түгел. Менә ерактагы аулак бер Себер авылын күрсәтәләр.анда америка экспедициясе моңарчы
«билгеле» булмаган өр-яна телгә юлыгалар. Йорт хужабикәсе американ галимнәренә ашау әсбабын
күрсәтеп, анын «кашук» дип. ә инде табындагы ипи телемнәренә күрсәтеп, ризыкның «икемәк» дип
атачуын аңлата Чыннан да. өр-яна «тел» ачканнар' Кемдер әйтмешли, урысны тырнасаң—татар чыга.
Себер кешесен тырнасан—төрки кавем чыга. Берничә мен еллар элек Себердә төрки юнәлешле куәтле
цивилизация үзәге булганлыгы бәхәссез фактлар белән ныгытыла
Әмма зур фән әллә өлгерми, әллә инде булган мәгълүматларга күз йомып карын Мәсәлән.
«Лингвистик энциклопедия сүзлеге*ндә (Мәскәү. 1990) «шумер теленен башка телләр белән бәйләнеше
расланмый» диелә, анын гаҗәеп грамматикасы безнен көннәргә тикле сакланып килгән бер генә телгә дә
охшаш түгел, янәсе. (177. 589 битләр). Кыскасы, тарих фәне төркиләр турында бик аз белә Чонки Л. Н
Гумилев язганча, борынгы төркиләр һәм күчмә кабиләләрнең матди культура калдыклары—киез, күн.
агач һәм мехлар—ташларга караганда начаррак саклана
Америка индеецларының борынгы төрки халыклардан килеп чыгу гипотсзысына каршы килүчеләр
болайрак фикер йөртә «индеецлар теле моннан 30-40 мен еллар элек Азиядән Бериш бугазы аша күчеш
ясаган халыклар теленә керә» Бу вакыт эчендә мигрантлар телемдәге сүзләр берничек тә саклана алмын,
янәсе Монын ялгыш караш икәнлеге кон кебек ачык Һәрбер бозлык чорында яналан-яна кавемнәрнең
күченүен нигәдер онытып җибәрәләр Бизоннар, ягъни кыргый үггхтәр белән бергә күченүчеләрнең
сонгы дулкыны моннан берничә мен еллар элек булганлыгы тарихта мәгълүм. Шунысы да бар—әлеге
күчеш кире якка таба да кабатланып торган.
Шумерлар белән тарихи бәйләнешне үзара бүлгәләргә, таркатырга ярамый Куллардагы бармаклар
шикелле, бу-торки халыкларның, аеруча татар, казах, башкорт, якут, чуваш, уйгур һ б кардәшләрнең
бердәм тармагы ябалдашы, йолдызлыгы Мәсьәләгә сак килергә, үзара хөрмәт һәм чама хисен
югалтмаска кирәк безгә.
Р.8. (Автордан өстәмә). Әйткәнебезчә, борынгы төрки 1әр тарихы ныклап өйрәнелмәгән, фәндә ул
чагылмый диярлек. Америка индеецлары әллә каян урманнар яисә тау-таш арасыннан гына килеп
чыкмаган, алар акрын-акрынлан безнең биниһая кинлекләребеадөн күченеп килгән Тарихтагы менә
шушы «ак гап»ны бетерү өчен халыкара фәнни конференция үткәрергә кирәк Нәкъ менә башкалабыз
Казанда. Пирамида бинасында Чит илләрдән дә галимнәрне, белгечләрне чакырып Аннары андагы
янгыраган чыгышларны татар һәм рус телләрендә берботен китап итеп бастыру фарыз Б> материаллар
тарих дәреслекләренә дә кертелергә тиеш. Әлеге конференцияне үткәрү өчен химаяче мр (спонсорлар)
табылыр, бу изге чараны үткәрүдә хөкүмәтебез дә нрләмсмиән ташламас дигән ышаныч бар Амин,
шулай булсын

Реклама