СУНАР ВАКЫТЫ

КИЛӘ. .
Күзгә күренеп яз килә!
Я знын үз тизлеге бар. Фасыл манзарасында көн саен бер яналык. Әле кайчан гына шәһәр урамнарындагы карнын дегетен чыгарырлык җылы көннәр башланган иде Инде Жирнен кыштан калган чокыр-чакырлы шадраларын тигез үлән каплады Каен сулары кипте . Аяк асты такыр Үтә күренмәле җилләр нигез тузанында ауныИ да күзгә күренеп-күренеп ала. Авылдан адашып килеп кергән бал кортларын әлсерәтеп тал песиләре бәргәләнә. Майның унбишләрен дә көтмичә, атмагач чәчәкләренә гыйшык кергән. Тирәк очындагы тирән ояларда, якты дөньяга чыгачак чебиләренең тавышын ишетеп, каргалар саташа Бер ай эчендә, карлы-бозлы искергән кыш сары чәчәкле яңа җәйгә әверелеп бара.
Эшем кешесенең кайтыр сукмагына киртә булып чат саен корылган каеш чатырларның берсе тәки ымсындырды Рифатны. Тәки, дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, кулга жинел акча керсә, яз кояшыннан ышыкланып утырган яшьләр арасында бер кәеф-сафа кыласы килгән иде аның. Сыный карагач кына сизде ул—урам ягындагы уенчык өстәлләрдә шешәгә тотынып утырган яшьләр уку елын төгәлләп килүче студентларга охшаган, кызык табардай затлырак халык эчтә булса кирәк.
Ике баланы тәмам өлгерткәнче укытып, аерым тормыш корырдай яшькә җиткергән арада, Рифат белән Талига гаиләсенә «беренче сентябрь», «соңгы звонок», «имтихан» дигән котылгысыз вакыйгалар алып килгән тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр һаман саен ерагая бара. Чыгарылыш кичәләренә чакыручы юк. «укырга кая барырга?» дигән фәлсәфи сораулар борчымый инде аларны. Быел исә. киресенчә, бөтенләй чит кешеләр мәшәкате һич көтмәгән, өмет итмәгән җирдән яшерен сөенеч алып килде әле.
Рифатнын түш кесәсендә яшел катыргысы таушалып, төпләм җепләре өзгәләнеп беткән блокноты бар. Әнә шул куен дәфтәрендәге адресларны, телефоннарны, эш урыннарына карап, теркәлгән кирәкле кешеләрне санасан— элемтәчеләр чыгарган букча калынлыгы сары белешмәләрен бер читтә торсын! Егерме биш ел буе төзелештә эшләп үзеннән-үзе җыелды ул исемнәр. Байлар күбәеп, сыйнфый көрәшләр көчәйгән саен, фатир ремонтлау, өй алмаштыру,
Камил КӘРИМОВ (1950) - прозаик. «Күләгәдә төше бар». « Үлеңне бел». «Ком сәгате» һ. 6 китаплар авторы. Казанда яши.
жиһаз янарту кебек мөлкәт ярышлары кискенләшә. Кайбер хуҗаларга Рифат инде икешәр, хәтта өчәр кат хезмәт иткән. Күпләр аны урамда танып эндәшә, йомышын төшсә ярдәм итәргә дә әзер үзләре
Дусларны көз саныйлар, дигәндәй, ике бүлмале «хрушевка*нын балконына тәрәзә куйган чакта, хужабикә күнелендәге зарын әйтеп салды. Монын бердәнбер кызы унберенче сыйныфка кергән, укып бетергәнен—аттестат алганын көтмичә, бүгеннән үк, ярдәм итәрдәй кешене эгләргә кирәген белә, тал чатын халал кочен кызганмыйча эшләп ришвәтлек мәхәрен дә туплаган, так кем кулына илтеп бирәсен генә белми. Ә куен дәфтәрендә нәкъ шундый кирәкле кеше бар. жәйте каникулга чыккан саен, ул Рифатны дәштереп. Салмачыдагы таш пулатына берәр яңарыш кертә.
Уку елы дәвамында телефоннан шылтыраткалап хужабикә белән кафедра мөдире арасында урталыкта торды Рифат Кызнын билгеләре әйбәт иде. гимназияне медальгә бетерә алмаса да. имтиханнарда югары балл җыярга тора. Алдан килешенгәнчә. Май бәйрәме үтүгә, хужабикәдән тиешле суманы алып. Рифат үз куллары белән мөдиргә илтеп бирде. Мөдир, озын конвертны күз алдында ертып, уноч озын меңлекне Рифатка сузды «налогын сиңа түлим, киләчәктә шундый клиентларны күбрәк тап!*—дип. аркасыннан сөйде, кире борырлык итмәде, язылмаган законы шулаерак куша икән
Акчалар озынайган саен почта конвертларынын да озынаерга тиешлеген аңлады Рифат
Абзагыз төзелештә җигелеп үткән гомеркәйләрен үртәп, озын меңлекләрне кызганмыйча, язгы кызлар күз салырлык итеп, текә егетләргә тан һаваланып, яшьләрчә ял итәргә әзер бүген. Унбиш ел буе дөнья базарында яшәп тә анын әле гел искечә кон күргән мәле. Ә бит хәзер җанын ни гели—шул бар Бактын исә, чынбарлыкнын муллыгы телевизорларга сыймый: бу базарда сүзлекләргә кергән исем-жиссмнәр. фигыль-шөгыльләр. тән вә тәм—бөтенесе дә товар; татулыкны, чибәрлекне, мәхәббәтне, рәхәтне, хәтта яшьлекнең үзен дә сатып алып була.
Хатын-кыз ирләрне кызыктырыр өчен яшәрергә теләсә фитнес клубларга, бассейннарга йөри, ясалма кояшлы ванналарга кереп ята. косметологларга ияләшә. Ә ир кешегә яшәрер өчен йөз грамм арыш мае җитә, дисәләр, ышанмагыз Рифаг акча алган көннәрдә яшәрә Касса тәрәзәсеннән өенә чаклы араны ул яшьлек хыялларына күмелеп, аккош канатларында ташынып кайта. Хәләл эше кигергән кәгазь сөенечләрне хатынынын халат кесәсенә салгач, Рифат тагын гадәти хәленә килә. Гик бүгенге меңлекләрнең хәләл кесәгә керергә хакы юк. хәрәм мал—әрәм мал Әгәр ул хатын кулына бер эләксә—Рифат өчен кәсепкә әвереләчәк
Әлегс чатыр колачлап алган бер катлы биек йортны вак-вак соры кирпечләрдән күтәргәннәр. Бу тирәдән көн саен диярлек үткапәп йөрсә дә әллә-ни игътибар итмәгән иде Рифат—салым җыючы, ризык сыйфатын тикшерүче оешмалар алдында берәр хәйлә корганнармы—олы ишекләренең урам ягына вак хәрефләр белән генә «Клуб» сүзе язылган икән. Клуб дигәч өрлегеннән купкан ярык идәннәргә тимер урындыклар тезелгән авыл клубы күз алдына кзздгән иде ») монда туй үткәрерлек ресторан залы, челән аяклы күн банкеткалар каршысында бар-буфет. чаршаулы бүлмәләр, бильярд залы. Түшәмнән төшкән миләүшә нурлар баганасы клуб эчендәге энгер-менгерне куерта сыман
Акчалы халык кояш баеганны көтәме—кичке ыгы-зыгы башланмаган әле Ике өстәлдән гайресе буш. Кеше әз булгач сынлаучылар да кабаланмый Алъяпкыч итәкле официант меню аләшеп чыкты да кунакларны онытты Түрдәрәк ике агайне бизнес-алан корып маташадыр ахрысы N тырган килеш гәбуй аермалары күзгә ташлана: озынрак чандыры сорау билгесе кебек бөгелгән уч төбендәге микрокалькуляторга авторучка төбе белән төртеп санап тора. базык
гәүдәлесе өстәлгә жәелгән кәгазьләрдән сайлаштырып тегенә саннар эзли Алардан ике өстатгә читгәрәк өч кыз төпләнгән: өчесе дә урам сәүдәсендә чыныккан, самимилеген югалткан, яшь чактагы портретларын шактый үзгәрткәнгә охшый. Берсе, кесә телефонын инбашы белән колагына кысып, ике куллап тәмәке кабызды. Тәмәкесен имеп бетергәнче биш-алты тарафка шылтыратып өлгерде. Ул арада иптәш кызлары гел ана йотлыгып карап утырдылар. Кемнедер, нәрсәнедер эзлиләр бугай болар
Рифат та эзли, романтик мажара көтә. Гүя. серле бер чибәркәй белән яңа танышып, күрешергә сүз куешканнар, ә ул һаман килми дә килми. Залда, ку наклары әкрен җыелган мәҗлестәгечә бушлык урнашты. Эшмәкәрләр кеше игътибарын жалеп итмәстән соры фонга әверелде. -Тагын бер жаен табып чумара эшләргә дә. Талига белән керергә кирәк икән монда».—дип. нәүмиз күңелен юатырдай чара эзләп, кин чырайлы тәрәзәләрне каплап торган авыр калын пәрдаләр ярыгыннан урам яктылыгына текәлде Рифат. Фонтанны кабызганнар, су чәпердәве тәрәзә аша да күңелне сөендерә. Каргаларның аласы, күгәрченнәрнең агы быелгы чыпчыкларны түгәрәккә кертеп тал песие, бөре сүрүе белән тулган таш чынаяктан ахшам чәе эчәләр. Урман-күлләрдә язгы ау чоры бара, ә баларнын сунарчыларга кирәге юк. Меңьяшәр каланын гөрелтесе, асфальт ватучы чүкеч тыкылдаулары, биек коймалар артында жир тетрәтеп субай дөпелдәүләре бу кошлар өчен ин тыныч урын.
Ниһаять. Рифат каршыңдагы өстәлгә дә кеше килде. Ике кыз—икесендә дә ботнын ин юан җирен генә капларлык джинсы итәк, чөй үкчәле кызыл түфлиләре таш идәндә тыпырдап тора, бала чактан бирле тузмый калган кыска сары футболкаларын кигәннәрме—кендекләре анадан-тума килеш. Пардан киенсәләр дә кызларда шактый ук аерма бар: тукылган җитендәй толымын баш чүмеченә төенләп куйганын, малайларча кыска китәртелгән җирән чәчлесе этеп-төртеп йөрткәндәй көйли: урын тәкъдим итте, иңбашына эленгән яфрак рәвешле кызыл сумкасыннан дымлы салфетка чыгарып утырасы урыннарны сөртеп алды, өстәл өстен дә сыпыргалады.
Җирән чәчле кызның, кинәт торып, ишек төбендәге банкеткадан бер гәҗит алып килүен Рифат та кабатларга мәжбүр булды. Курьерлар, хат ташучылар бушлай таратып йөри торган реклама өеме иде бу. Рифат әйләнеп килгәндә тегеләрнең калын гәжите җитен чәчле кыз кулына күчкән иде. ул егерменче битнен аскы өлешенә текәлгән дә рәттән игълан укый. Рифат та шул битне ачты Бик шәп белә ул бу гәжитне. бигрәкләр дә «Вакансия» дип язылган төшен Алай икән, житенчәч эш эзли, димәк. Студент буларак җәйге каникул өченме, әллә төшемлерәк урын сайлавымы? Ашык кызый, ашык! Жәй уртасы җиткәч эшсезләр армиясенә конкурслардан үтмәгән абитуриентлар килеп кушылачак.
Нәкъ шушы мизгелдә Рифатка килгән ялган бәйрәм белән җитен чәчле кызнын күнелсезлеге ике арага күзгә күренмәс күпер корып куйды, һәм бу күпердән икенче ярга әвәл Рифат чыгарга тиеш.
—Кызлар, исәнмесез?! Ә менә бу игъланны мин бирдем,—диде ул, килә- килешкә үк, туп-туры житенчәчкә текәлеп.
—. Идән җәям, ишекләр уям —Кызый игъланны кычкырып укый башлаган иде. пышылдауга күчте.—Сездә эшсезме?
—Бу бер хәйлә генә. Бригадабыз бер объектны бетергәнче, янасын эзли торабыз. Плотник эшләрен эзләп минем телефонны бирәбез, тимер-томырлар буенча икенчебез. Кирпеч-бетон буенча өченче кешебез җаваплы. ка<})ель җәю. су кертү эшләрен калганнарыбыз эзли. Ә эшне бергәләп башкарабыз.
—Эштән сон «ауга» чыгасызмы?! Фирмачларнын акчасы кычыта инде аларнын,—дип. усаллашып сүзгә кушылды җирәнчәч тә.
—Юк. Бүген минем сөенечем бар. Бер танышымның кызын институтка кертергә булыштым.
Житен чәчлесе сискәнеп куйгандай итте. Бер иптәшенә, бер Рифатка карап алды:
—Сез утырыгыз, утырыгыз безнен янга!—Һәм ул Рифатны ялган естендә тотарга теләгәндәй, муенына эленгән телефонын ачып гәҗиттәге номерны жыиды Рифатнын яшел чалбарына кыстырылган кыска жинле җете ак тенниска кесәсендә «Әпипә» көе янгырады. Алар, өстәл аркылы күзгә-күз карашып, телефоннан сөйләшә башладылар.
—Але. кем әле бу?
—Минме9 Мин—Лилия, дус кызым—Римма. Ә сез кем9 —Аллу. мин ни, Рифат исемле
Танышу вакыйгасы, күп дигәндә, ике-өч минупса сузылгандыр. Ул арала инде официант кыз да чыгып җитте, сорау алуны эшмәкәрләрдән башлады «Ни телисез, әфәнделәр?!»
Рифат бил каешына таянган булып кына, бармак очларын уйнатып чалбар кесәсен капшады—акча урынында! Күнелдә гармун уйный Күптән, бик күптән чормаңда тузан җыеп яткан гармуннын каптырмалы путасы шартлап өзелә дә күреге бар кодрәтенә тартыла Авыл кое яңгырый. Ул. өшегән жаннын ин түренә үтеп кереп, йоклаган теләкләрне уята, онытылган әкиятләрне янарга. Гармун сулышында мәжлес исе: токмачлы аш. өчпочмак, бастырма, казылык, бәлеш лагман, шаурма, лангет, жульен —Безгә өч жульен!
—Тагын?—Кәгазь белән каләм тотып килгән шагыирәнә официант сабыр кыланды, кабаланмады —Тагын нинди закуска аласыз9 Эчәргә ни китерим? —Кызлар, җаныгыз ни тели, сорагыз! Бүген минем кон!
—Алайса, жиләк-жимеш салаты, лангет тозланган форель, әйбәтрәк вино —Ике юк. безгә өч шешә инвестиция!—дип өстәде Рифат Бер шешә бушаганчы. Рифат, Лилия, Римма дигән исемнәр кыскарып, Риф. Лиль, Римм булып үзгәрде, «сез»ләр «син» белән алышынды
Һәр табигать почмагы, һәр мохитнен үзенә генә хас жан асраучы ияләре була, урам ягындагы чатыр тирәсендә «җирле халык» ка әверелгән шешә эзләүчеләр, чүпрәк бала күтәреп килгән кара тутлы, озын, чуар күлмәкле хәер эстәүче тугкәйләр. өйдәге бурзайларына сөяк-санак жыючы агайлар залга үтеп керә алмый, ишек төбендә сугышчан киемле әзмәвер тора, ул хөрмәтле вә кыйммәтле кунакларнын иминлеген саклый Риф бүген ышанычлы кулларда, уйнасын гармунын, сайра кызлар алдында, ял итә торган жирдә эшләп утырасынмы, эш урынында ял итәсеңме—монда сина кемнен дә исе китми.
—Риф, синен тирәдә минем кебекләргә эш бармы9 —Икегезгә дәме?
—Юк Римм әйбәт урын тапты, ул -дип дәвам итәргә ирек бирмәде. Римм дустының касыгына терсәген терәде серне ачма, янәсе Ләкин Лиль башлаган җөмләсен өзеп өлгерә алмады.—Ул фатирлар белән алыш-биреш фирмасында риалтор.
—Бик әйбәт. Дуслыгыбыз бәрәкәтле булыр. Без ремонтлаган фатирларнын күбесе сату өчен әзерләнә.
Римм. Рифнең сонгы сүзләрен егетләрчә килешүгә авыштырып, кулындагы шәраблы бокалны чәкештерер өчен өскә күтәрде Монарчы Риф белән Лиль арасындагы туры сөйләмне өнәмичә утырган җирән чәчле кыз ачылып китте —Сатарга дип әзерләнгән фатирның алучысы да алдан ух билгеледер. Би знеска исе китмәгән гамьсезләрне табарга кирәк Әйтик, менә синен фагир ничә бүлмәле?
—Дүрт!—диде Риф, мактануын яшермичә.
—Ә пропискада кемнәр?
Риф. көтелмәгән сораудан каушап, ялган жавап эаләгән малай-шалай ише як-ягына каранды, тел очына килгән җаваптан, әйтелмәгән килеш, оялды. Хатын белән, дисән. атеге кызларны бик тиз югалтыр төсле тоелды. Риэлтор моны бик тиз сизеп алды, соравын шундук үзгәртте.
—Ничә кеше дип әйтүем.
—Ә . ә!—Риф сөенеченнән жинел сулап куйды, елмаеп та өлгерде хәтта.— Икәү.
—Дүрт бүлмәле фатирда ике кеше?! Бу бит—үз-үзенне талау! Уйлап кына кара: кешегә фатир ни өчен кирәк? Кайтып ашыйсын, телевизор карыйсын и
ятып йоклыйсын. . Димәк, кухнясы, ваннасы белән бер бүлмә бик житкән. Каттан өч бүлмәне акчага әйләндерәсе.
—Мина андый акча нәрсәгә9' Шөкер, эшләп торам.
Карате син бу дивана мужикны, дигәндәй, Римм житен чәчлегә мыскыллы караш сирпеп алды.
—Акчанын андые-мондые юк. Машина алырсың.
— Бар ул минем.
—Классикамы?! Синдәй беркатлылар «Жигули»га ябыша. Ә солидный күренәсең килсә «Мерседес». «БМВ». <Ауди»лар бар: көзгедәй елтыр кузовлы, чем кара тәрәзәле, кондиционеры, телевизоры, суыткычы .
—Караватлы!—дип үртәмәкче иде Риф, кыз ирек бирмәде.
—Әйе, алгы урындыкларын җәясен дә диван итәсең. Ул чагында бер бүлмәле фатирында кирәкми!
—Аны да сатып җибәрәсеңме?
—Сатмыйсын. Метро төзүчеләр гаиләсенә арендага бирәсен.
Сонгы чирек гасыр эчендә ниһаять бер көйгә салынган гаилә тормышында ул кадәр үк кискен борылышлар ясарга әзер түгел иде әле Риф. Шуна күрәдерме, җирән чәчле кызнын табышлы тәкъдимнәренә ризасызлык күрсәтеп, шәрабы эчелеп бетмәгән бокалны үзеннән читкәрәк этеп куйды. Житен чәчлесе моны шундук сизеп алды:
— Вау! Безнен инвесторның кәефе кителде. Риммга исен китмәсен, ул сүз унаена гына иярде. Син бүген мина кызыктың, әйе бит?!—һәм ул, Рифнең «әйе!»сен дә көтмичә, үзенекен жөпләде,—Вәт, сөйләш минем
белән.
Лиль. шәрабнын тәэсиреннән, яна танышына тәмам ияләшеп житкән иде, үжәт сорауларына жавап ны күз карашларын төбәп таләп итеп торды Мондый чакта анын күз зәңгәрлеге бер сыегая, бер куера кебек иде.
—Син мина репетитор эзләргә булышасынмы? Юк, репетитор гына түгел— доцент, профессор, йә проректор булсын. Мина югары белем кирәк. Болай да бер ел вакытымны әрәм иттем, ниндидер аферист арадашчы аркасында. Үз көче белән кергән балаларны минем ярдәм белән керделәр, дип, мактанган. Ә минем ише «проходнои балл» жыя алмаганнарнын акчасын кире кайтарды, быел педагогларның үз туганнары күп җыелды дигән була.
—Әле дә рәхмәт, акчанны кире биргән. Бик үк әшәке аферист булмаган икән.
—Акчанымы91 Мин анын кесәсен ерттырып ала идем.
һәм житен чәчле кыз. үзенсн артык кызып киткәнен сизеп, чак кына тынып торды. Шушы тынлыкта сыек зәңгәр күзләре куерды, ачулы йөзе юмагай елмаюга алышынды.
—Әйт. син мина ярдәм итәрсеңме? Юкмы?!
Яшьлеге, чибәрлеге, ялгызлыгы белән синнән күпкә өстен тәвәккәл һәм көчлерәк житен чәчле бер өмет күзгә карап туры жавап көткәндә: «Әйе!»—дип котылуы жинелрәк. Кешеләргә каршы төшеп: «Юк!»—дип әйтә алыр өчен зур көч кирәк. Риф баш изәде.
Син шигырен өйрәнмәгән мәктәп баласы шикелле ым кагып утырма, әйенне өзеп әйт!
—Әйе.
—Килештек. Бир бишне!—Житен чәч бокалдан бушаган ку лын Рифкә сузды. Кызнын кичә генә чәчәк аткан шомырт чугына тин кулын эш бияләедәй учына алгач Риф бер матгә өнсез калды. Аннары сизгер жанына күтгтөн онытылган наз, яшьлегеннән бирле тынгы бирмәгән яшерен сусау, мәрткә киткән күбәләкне дә уятырлык җылылык күчә барганын тойды Бу нәни бармаюарнын әле уз гомерендә йодрык күрсәткәне юктыр
—Римм. өз әйдә бәхәсне! Ул мина укырга керергә ярдәм итә. Ә мин бәрхет сезонда ана ияреп диңгез буена барам'
—Тагын бер шешә китерсеннәрме11—Рифнен бу соравы саубуллашуга сәбәп булды.
—Бүгенгә җитәр. Син безне такси белән кайтарып куясындыр ич11 —Ник, сез шушы тирәдән генә түгел мени?—Ул көтелмәгән яналыктан теге реклама гәжитен бөтәрли башлады —Оя янында кем шаяра инде?.
Такси чакырту, йә кул күтәреп юл читенә чыгунын кирәге юк. мондый хезмәт күптән көйгә салынган, чатыр читеңдәге фонтанлы мәйданчыкка җыелган музыкалы машиналарның көндәлек эше икән ул.
Шунысы хак. кызлар Риф белән төн уртасында качышлы уены уйнарга җыенмыйлар, таксины олы юл читендә калдырып җәяүләп кенә озатырга куштылар Арча кырыннан соенә-сөенә килгән җитен йомгактай айны түбәсенә алган күпкатлы йорт янына җиткәч туктадылар Римм «чау! чау!*лап саубуллашты да керә торды. Лиль. башта бер сүз дә дәшмичә, юри киткән булды. Кире килде.
—Әнә. җиденче катта, ин кырый тәрәзәдә ут янганны көт Кул болгармын —Римм сездә кунамы?
—Юк. Без бер катта яшибез. Тәрәзәләре теге якта.
Кыз анын ияк очыннан «пәп» итеп үбеп алды да йөгерде Баягы шәраблар Рифне әле генә исертте: уйлары кыюланды, фикерләре җетеләнде, өе онытылды Бүген кызлар белән нәкъ кинодагыча чүкердәштс. туйдагыча күнеле иләсләнде, юбилейдагыча шәраб эчелде, оч-дүрг сәгатькә генә яшьлеге дә әйләнеп кайткан иде кебек Ә күңеле һаман нәүмиз калды. Туздырырга дучар ителгән хәрәм акча хисабына кабынган омет тынгы бирми, ниндидер ин мөһим теләк гамалгә ашмый калды. Риф каитыгг китәргә ашыкмады. Ул кызнын телефонына язма хәбәр җибәрде:
«Китәсем килми. Әйдә, түбәдә тан аттырабыз Чакыр мине.»
Әпипә көенә: «Юк. Ярамый.»—дигән жавап килде.
Риф үртәлде, кулындагы гәжит уклавы белән тезләрен кыйнады, ачуы чыкты хәтта Юк имеш - Юк!» дип әйтүләре жинел ул кызларга, син менә үҗәтлегеңне жинеп «Әйе!» дип әйтеп карт Ярамый имеш алайса, нәрсәгә але ымсындырасын? Сина бәлкем ярамыйдыр да, ә мина ярый'
Абзагызнын тел очында «әйе!» белән «юк!» бәрелешкә керде «Әйе. сине бүген иягеңнән үбеп качтылар. Шуның өчен күпме накьпын. акчан әрәм китте»
«Юк Мин бит чатырга сыра эчәр өчен генә килдем»
«Әйе Башка көннәрдә син ул сыраны өенә алып кайтып эчә идем Акча коткысына бирелден Бу җитен чәчле чибәркәи бик күп ирләрнең чәчен агартыр әле.»
«Юк. Хатынымнын чәчен җитен төсенә буиттырам •
«Әйе. Кайткач кендеген дә кара син Талиганнын •
Такси хуҗасы Рифнең юмартлыгыннан кәнәгать иде бугай, кайтыр юлда бик куаламады. Күрер күзгә артык гади, риясыз юлчының кәефен күгәрер өчен ниндидер изгелек эшләргә дә әзер иде хәтта.
Нәкъ шулвакытга, фара нурлары абайларлык ераклыкта гына, җәяүлеләр сукмагыннан олы юл читенә бер кыз сикереп төште: караңгы төн төсендәге колготкие елкылдап тора, түшенә сыланган кызыл күн курткасы тан алсулыгы белән балкый, биле нечкә, аяклары төз. йөзе төзек, күзләрендә тулган ай нуры, кулында, хәрбиләр аташыннан тегелгән, колак мендәре чаклы брезент сумка Бу кадәр сөйкемлелеге белән төн уртасы танга авышыр чакта берүзе ничекләр итеп курыкмыйча йөри ала икән ул?..
Кызны күрү белән, машина үзе дә, йөртүчесенә буйсынмыйча, тизлеген киметте.
—Жинү проспекты! Озын аяклар эшкә бара, алабызмы?
—Алабыз, әгәр иярсә.
—Иярә дә. ияртә дә. саклана белмәсәң.. Шулсы!— дип. акцентларын кавказлаштырып шаяртып куйды йөртүчебез.
Төнге күбәләк тукталган машинага ялт кына очып кермәде, ачык ишектән үрелеп салондагы ирләрне җентекләде.
—Малайлар! Минем шампанский эчәсем килә..
Маҗаралы юлчы буларак, кыз белән Риф сөйләшер дип көткән идеме, анын каушавын күреп шофер үзе җавап бирде.
—Юл уңае икән, нәкъ кибеткә бара идек. Кунак янына утыр!
Юл унаена алынган «Алтын шампан» кыз кулына күчте. Әгәр ачсан газлы шәраб утыргычларны күбеккә батырыр дипме, ул аны брезент сумкасына шудырды.
Риф урталыкта калды, кайсы якка аварга да белмәде, сулга борылсан хатын- кызны өнәмәгән әкәү кебегрәк килеп чыгар, уңга борылсан Ул инде кызнын билен дә, күкрәкләрен, йөзен, хәтта чәчен дә күрмәс булды. Күз алдында кара колготкинын ялтыравык күзәнәкләреннән балкып торган бот та бот кына. Сонгы елларда кичләрен икәүдән-икәү генә калгачмы, ял көннәрендә дисеңме, бергәләшеп айлык отпускага чыксан да шул ук—хатынының сары фланель халатыннан гайре матурлык күрмәгән ир өчен никах антыңа кул селтәрлек, тәүбәләрдән ваз кичәрлек, юлдан яздырырлык, хыянәткә мәдхия җырларлык алгысыткыч халәт иде бу. Рифнең сабыр йөрәге кинәт тибешен кызулатып бөтен кан әйләнешен бил тирәсенә куалый башлады, уяулыгы йөгәнсез, аны хуҗасыз калды. Рифнен. машинада барган көйгә, чалбар балакларын сызганып кына булса да, ялангач аягын шушы ботларга тидереп карыйсы килде. Кыз сизгер идеме, шулай тиешлеген беләме—түфлиен салып шома тәпие белән абзагызнын балак очына тыгылып маташа Салондагы чит ил музыкасын җиңмәслек итеп кенә пышылдый үзе.
—Хатынын бардыр инде Тартынма. Өйләнгән ирләргә күбрәк ышанабыз без Гайрәтле ирләрне бала табып алҗыган хатыннары тоткынлыкта асрый Гаилә наркотик кына ул—ташласан ломка башлана Хәзер яратышып уйнарбыз Монарчы төшенә дә кермәгән ләззәт алырсын. Нибарысы өч меңгә .
—Шушындамы9 Кеше алдындамы9
—Яратышыр өчен машинадан да җайлырак урын юк Диваны йомшак, җылы, түбәбез ышанычлы, үзе тибрәтә Тәрәзәләре ни өчен каралтылган дисен— безне беркем күрми
—Юынмаган килешме9
—Ә менә бу нәрсә—сәфәр комганы гел үзем белән.
Ышандырыр өченме, кызый сумканы ачып, газлы суы яртылаш бушаган пластик шешәгә ымлады.
Йә. Хода! Нитешләрне генә күрмәгәндер инде бу комган?!. Гомеренә баллонын күгәреп газлы су эчүдән ваз кичерсен!..
Светофор төбендә кинәтрәк туктагач кына анына килде Риф—сихерле пышылдауларга каршы торырга теләгәндәй, баягы реклама гәҗитен уклау итеп чытырдатып кыскан икән ул. Баганадан төшкән ут яктысында кызый шул кәгазьне сыйпап ыңгырашып куйды:
—Ух ты. какои!..
Риф өчен шушылар житә калды: кичтән эчелгән шәрабнын көче бетте; икенче сменадан әллә кайчан кайтып җиткән Талигасы күз атдына килде; иртүк эшкә барасы исенә төште.
—Кызый, минем акчам юк.
—Әйеме?! Әнә, безгә бер -девятка-» тагылганмы? «Әни» анда өч «әти» белән. Өенә хәтлек ияреп барачаклар Өч менне биш итеп хатыныннан сорап атыртар.
—Лутчы хәзер үк түләргә инде,—дип җөпләде шофер да.
Акчаны күкрәк арасына кыстыргач «төнге күбәләк» гүя очып кына чыкты. Чыкты да күз ачып йомган арада сумкасыннан шампан шешәсен атып бот арасына кыстырды. Бөке шартлап ачылуга пыяла гаурәттән күбек ургылды. Кузгалып киткәндә машина козгесеннән карап барасыларын белә иде ул. шуна күрә шешәне болгап-болгап торды
Хатынының тәрәзәгә ябырылып көтеп ата торган гадәтен белә Рифат Шуна күрә ул таксины өй янына якын китермәде.
Йокымсыраган шәһәр өстснә офык ярыгыннан язгы тан кереп килә Кояш чыгышына оелгән көяз болытлар иннеккә баткан. Күпер төбендәге әрәмәлектә ялгыз былбыл өзгәләнә. Табигать кочагында сәер бер үзенчәлектер—бары тик ата кошлар гына сайрый белә. Ана кошлар ояда утырганда әтәч кошлар япа- ялгыз кала Шушы ятимлек ал арны сайрарга мәҗбүр итә. Моңлылары сайрый, сайрый белмәгәне сөйли Тутый кошнын ялгызлыктан интеккән әтәче хәтта кеше телендә сөйләшә ала. Ана үрдәкләр бәпкә көтеп ояда утырганда ата үрдәкләрне агарга рөхсәт ителә Комарлы сунарчылар көтеп алган өч атналык язгы ауда үрсәләнеп, сабырсызланып, эхтәнеп очкан ата үрдәкләрне ядрә чүпли. Камышлыктан чыкмыйча, оясы янында гына йөзеп йөргәннәре исән кала Бакгын исә, кеше дә табигатьнең шушы кочагында яши икән
Рифаг төнге базардан кайтып килә. Күңелендәге теге гармунны путасына бикләп янә чормага ыргытты ул. Шәһәр урамыггда җырлап йөрергә ярамый. Тутый кош әтәче кебек үзалдына сөйләнеп барсак гына инде Туздырылган кадәрлесен өстәп бу озын меңлекләрне кире илтеп бирергәдер Талигамнын кара колготкие бар микән? Ялангач тәненә күн куртка кидереп, шул катготкиаан ишекле-түрле йөртеп карыйсы булыр ате үзен Кеше оендә чит мендәрләрдә йоклый алмаслык яшькә җиткәч тонгс базарга чыгалармы”
Рифатның тамагы чатнады. Сөйләнеп бара торган сүзләре кипте Юл чигендә тәүлекләп эшли торган калай кибет бар. Тик абзагы з бу минутта сыра да. шәраб га. хәтга газлы су шешәсен дә күрергә теләми Анын Талигасы тирән эчле касәгә куе итеп ясаган сөтле чәй эчәсе килә
Шулчак, язгы тынлыкны сискәндереп. Казансунын Дәрвишләр бистәсе ягында ике көпшәле мылтык аткан гавыш ишетелде
Рифатның калак төбеннән генә ядрә сызгырып үткәндәй булды

Реклама