Юбилейлар

Роза Хәлиуллинага 75 яшь

1931 елнын 14 июнендә Актаныш районынын Әжәкүл авылында дөньяга килгән Розага тормышта күп һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Гомуми белем мәктәбендә җиде класс тәмамлагач, Такталачык шифаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укып, 1948 елга кадәр шул шифаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, жинел промышленность профессиональ техник училищесында оператор һөнәрен үзләштерә. кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1952—1956 елларда исә д ^ г медицина училищесын тәмамлап, төрле медицина 6 оешмаларында эшли, төп хезмәтеннән аерылмыйча Казан \-^ медицина институтында укый. 1978 елдан—профессиональ язучылык хезмәтендә. Роза Хәлиуллина үзен шигърияткә соңлабрак килүче шагыйрә дип саный Ул ижаг мие белән 1960 елларда шөгыльләнә башлый Республикабыз матбугат битләрендә дөнья күргән шигырьләрен, (аеруча «Каенана» поэмасын «Казан утлары», 1977, № 10), «Бөрлегәнгә медаль», «Беренче карлыгачлар», «Чүкеч—нәни булышчы», «Агыйдел—аккош иле» һ. б. китапларын укучылар яратып кабул итә. Роза Хәлиуллинаның ижатына фәлсәфилек хас. Анын шигырьләре тормышчан, драматик характерда. «Матурлык, шигърият, яшәү нәрсә ул?»—дигән сорауга Роза Хәлиуллина юбилей унае белән чыккан бер әңгәмәсендә: «Матурлык ул—ихлас бирелеп эшләгән эшен булу. Шигърият ул—дөнья. Яшәү ул—ипекәй»,—дип җавап бирә. Тормышта авырлыклар күп күреп, үзенең урынын шигърияттә тапкан, гомер юлының мәгълүм бер чорына килеп керүче шагыйрәнең әлеге сүзләрендә, әлбәттә, хаклык зур. Мидхәт Миншинга 70 яшь Укучылар аны тавышыннан таный Ул Татарстан радиосының үз хәбәрчесе, мөхәррире, өлкән мөхәррире, бүлек мөдире һәм баш мөхәррире булып кырык елдан артык бертоташтан эшли. Мидхәт Миншин (Миншин Миннехәт Мөхәммәтша улы) 1936 елнын 26 сентябрендә. Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туган. Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов, прозаиклар Вакыйф Нуруллин белән Әхәт Сафиуллиннар анын авылдашлары. Мидхәт Миншин да кечкенәдән шигырьләр яза, радиожурналист булып эшләгән чорларда да хикәяләр һәм повестьлар язу белән мавыга. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чакларда ук шигырьләре «Үсү юлы» альманахында, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, «Беренче үрентеләр» җыентыгында басыла. Композиторларыбыз Р Яхин, С Садыйкова, Ә. Бакиров. Л Батыр-Болгари, Ә Шәрәфиев, Р Кәлимуллиннар игътибар итеп, җырга салынган шигырьләре дә бар. Бүгенгесе көндә ул яна повестьлар өстендә эшли. Мидхәт Миншин «Васыять» (1979). «Башаклар жырлый» (1982) китаплары авторы Татарстан журналистларының X. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты. Россиянен атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Низамовка 70 яшь Илдар Мәлик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстанның Арча районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалык, мәктәп еллары шул районнын Чишмәле-Сап авылында үтә. 1951 — 1955 елларда Казан елга техникумында укый Аны тәмамлагач. Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрелә, аннан Совет Армиясенә алына. 1957 елда. Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул янә Агыйдел елга пароходчылыгында техник, инженер-диспетчер булып эшли башлый 1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл тан» редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп чакыралар Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый 1968 елда И. Низамов Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннан бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан Татарстан китап нәшриятында политик әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. Әдәби ижат эше белән И Низамов Казан елга техникумында укыган елларында кызыксына башлый, актив рәвештә «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә, аннан ул күмәк җыентыкларда, журналларда басыла башлый Кыска әдәби парчалардан торган беренче китабы 1970 елда чыга. Хәзер ул — күп санлы китаплар авторы Алар арасында «Дәрья күзе». «Өмет» кебек повестьлар да. «Куллар җылысы», «Илдә мин дә сандугач». «И туган тел» кебек җыентыклары да бар И Низамов гел белеме буенча фәнни тикшеренү юнәлешендә дә нәтижәле эш алып бара Ул «Матбугатның тәэсирле сүзе» дигән монографик хезмәт язды һәм шул темага кандидатлык, аннары докторлык диссертациясе яклады Сонгы елларда ул татар телен дәүләт теле хәленә үсгерү юнәтешендә радиода һәм матбугатта актив эш алып бара. И Низамов 1960 елдан — СССР Журналистлар союзы, ә 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Юшияршрны ихластан коппыйбыз' Азарга саулык яңа иҗат уңышлары тешбез. Редакция Безнең календарь Идрис Туктарның тууына 110 ел 1896 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Булышлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган Идрис ун яше тулгач алтын приискасында кара эшче булып эшли башлый. Чөнки жирсезлектән, фәкыйрьлектән тәмам интеккән әтисе гаиләсен алып Урал якларына барып урнашырга мәжбүр була. Ан-белемгә омтылу көчле булган Идрис Кучкардагы өч класслы рус мәктәбендә, аннары Уфага барып дүрт класслы училищега укырга керә. 1915 елның көзендә патша армиясенә алынган егеткә әле февраль революциясенә кадәр фронт авырлыкларын күрергә туры килә. Бары тик патша төшерелгәч кенә ул фронтны ташлап яңадан Кучкарга кайта һәм китапханәдә эшли башлый 1920-22 елларда төзелеп килүче совет хөкүмәтен саклауда катнаша. Колчакка каршы өндәү эшләре алып баруда гаепләнеп аклар төрмәсендә дә утырып чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач—1943 елны Идрис—солдат янәдән кулына мылтык ала. Аңа кадәр исә төрле газета-журналларда эшли. Казан дәүләт педагогия институты тәмамлый (1932-1936). Зеленодольск шәһәрендә рабфакта һәм ФЗУда укый, 1943 елда исә фронтка китә. Сугыштан соң ике ел Киевта яши, биредә дә укытучы, китапханәче эшләрен дәвам иттерә. 1947 елда янәдән Зеленодольск шәһәренә кайтып төпләнә. Кулына каләм алып, язучылык хезмәтенә керешкәндә Идрис Туктар инде бай тормыш тәҗрибәсенә ия була Анын «Партизаннар» исемле беренче әсәре 1929 елда Мәскәүдә басылып чыга. Ул төрле жанрларда иҗат итә. Шигырь, фельетон—берсе дә анын игътибарыннан читтә калмый Бераздан исә прозага гына күчеп, хикәяләр, әкиятләр, повестьлар язуга күңел куя. Анын «Гыйльметдин солдат вакыйгасы», «Хәсән солдатның үлеме», «Бала тууы», «Үлем эшелоны» һ. б. хикәяләре аерым китап булып дөнья күрә. Күп еллар шахтерлар арасында яшәп, аларнын тормышларын якыннан белүенен нәтиҗәсе булып дөньяга «81 нче штольня» исемле повесте туа. Бу—әдәбиятта татар шахтерларының катлаулы тормышын кин яктырткан беренче әсәр була. Язучының шулай ук «Ике егет» исемле романы да игътибарга лаек. Аларга матбугатта зур бәя бирелә. Идрис Туктар балалар әдәбиятында да яратып ижат итә. Ул үзенең «Нәни хикәяләр». «Жир жиләге». «Тамчылар». «Батырлыкта—матурлык», «Авыр аяк» һ. б. күп кенә әсәрләрен нәниләргә атап яза. Атар да Идрис Туктарга хас булганча ягымлы юмор белән сугарылган, гади, аңлаешлы тел белән язылган. Анын шулай ук тәржемә өлкәсендә дә мәгълүм хезмәтләре бар. Купринын «Ак Пудель», Ликстановнын «Малышок», Волошинның «Кузнецк җире» әсәрләре анын тәрҗемәсендә татар укучыларына барып иреште. Ул 1934 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы була. Идрис Туктаров 1982 елнын 20 октябрендә сиксән җиденче яшендә Зеленодольск шәһәрендә вафат була. Әзһәр Габидинең тууына 80 ел УЛ чор кешеләренен күбесенә хас булганча Әзһәр Габиди язмышы ла фронт юллары белән бәйле 1926 елнын сентябрендә Сарман районы Чукмарлы авылында туган яшүсмергә Ерак Көнчыгыш фронтларында катнашырга, берничә тапкыр авыр контузияләр алырга туры килә. Әмма сугышнын аянычлы-фажигале еллары аны тупасландырмый, киресенчә, тормышка башка яктан карарга мөмкинлеген ача. чыныктыра, инде өлгергән ир-егет ясый: «Тревога* исемле фронт газетасы типографиясендә анын «Борылмалы юллардан* исемле беренче шигырьләр китабы басыла. Сугыштан исән-имин кайтып туган ягында татар теле-әдәбияты. тарих укыткан Әзһәр аганың әдәбиятка мәхәббәте тагы ла арта, башкарган хезмәте балалар дөньясы белән бәйле булгангамы (үзе дә алты бала атасы), анын бер-бер артлы нәниләргә язган «Без—яз дуслары». «Тагжыржан табышмаклары* исемле китаплары чыга. Зурлар өчен лирик-фәлсәфи китапларыннан «Тан сәгате» (1994). «Урман читендәге наратлар без» (1997). «Көзге барлау» (1999)—Әзһәр Габиди иҗдтынын асылын билгеләүче әсәрләр. Шулай ук анын «Их. кайтса иде егет чагым» җырын (Р. Курамшин көе) әле күпләребез хәтерлидер Әзһәр Габиди иҗатында игътибарга лаек тагын бер өлкә—анын чын күңелдән яратып, каләмдәшләренең иҗатларына карата язылган мәкалатәре Шагыйрь бирелә дә шигырьләрендәге кебек ихласлыгы, самимилеге белән ачыла Әдәбияттагы хезмәтләре өчен ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әлмәтнен Р Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясенә лаек була Вафатыннан сон туган авылы мәктәбенә шагыйрьнен үз исеме бирелүе дә Әзһәр Габидинен татар әдәбиятында мәгълүм бер урын тотканлыгын күрсәтә Ул 2001 елның 22 августында вафат булды

Реклама