Логотип Казан Утлары
Поэма

МЕҢНӘН БЕР ӨЛЕШ

 Кол кирәкми, таз кирәкми, кыз кирәкми, наз кирәк

Тән кирәкми, кан кирәкми, суз кирәкми.—саз кирәк

Нәҗип Думави

Үз чираты белән кешнәр уза, Ким дә булмый язмыш, артык та. Гомереңә үз вакытын биреп, Мәхәббәт тә килә, картлык та. Каерылып әгәр бер караган Яшьлек дигән ерак болытка. Солдатларның тигез рәте кебек, Коннәр кала гомер юлында. Үткән коннәр корган мылтыкларын, Йөрәгеңә төбәп торалар, Бизәкләре белән торле-торле, Ниятләре белән бер алар. Мең атмаса, бер ата ул мылтык, Бер ядрәсе тия, барыбер. Бүгенге кон - ничек үтсә,шулай — Йөрәгеңә килеп бәрелер. Яшәү яме байлык гаме түгел, Бәхет дибез, затлы тун кисәк. Мәхәббәтнең тик бер генә көне Мең көнеңә сала мең бизәк. Хәрефләрен үбеп чыгар өчен. Шул исем дә ҖИТӘ меңнән бер. Бар Хакыйкать шул Мәхәббәт кебек. Ә калганы, белмим, кемнәндер. Көлемсерәр кемдер. Гаеп түгел. Чын күңелдән була ялгышу. Өмете бар эзли, таба аны. Өметсезләр өчен каргыш ул. Рониф ШӘРИПОВ (1950) — шагыйрь; ә Тәрәзәдә уйлар*. *Порт ияге*. -М.щ/е тек сер* һ. ( китап зар авторы. Тата/ншанның атказанган мәдәният хезмәткәре Казанда яши. Өметсезне Ул әйләнеп уза, Өметлене куя Чиратка. Бар ул, бар ул синең Мәхәббәтең, Ул бары тик әле еракта. Өметеңне өзми яшә генә, Очратырга аны теләсәң. Бас Чиратка, күр, еракта әнә Фәрештәләр Сөю өләшә. Уянуга иртән, бер куаныч булып, Күз алдыңа килсә гүзәл сын, Килеп җиткән, димәк, синең Чират, Калганына инде түзәрсең. Өметлеләр, меңнәр арасыннан Тигән сиңа меңнән бер өлеш. Көтеп алган бәхет, тиңсез байлык, Көтелмәгән кискен борылыш. Берни күрми, белми йөрибез бит. Күпме, азмы синең кебекләр? Кеше җанын казып бер карасаң. Күпме анда сагыш, өмет бар... Көтмәгәндә түгел бу күрешү, Шикләнәсең икән син әгәр, «Очрак» диеп күпме тукысаң да, Очраклыгы акың шулкадәр. Бу дөньяда нәрсә очраклы соң? Язган язмыштыр бу бүген дә. Синең ерак, серле елмаюың Көтеп ятты күңел түрендә. Килен җитте серне чишәр вакыт. Гомеркәйләр узып бара бит. Ләкин, Җирдә үталмаслык ара— Синең белән минем ара бит. Күпме язмыш, күпме ялгыш аша. Ничек үттек шушы араны? Дистә еллардан соң бу күрешү «Очраклы хәл» була аламы? Борылыштан килеп чыктың беркөн, Калган иде меңнән бер адым. Очып килдең кебек, кочып алдың, Үбеп алдың, уйлап тормадың. Мнңа таныш серле елмаюда Барысы да якын, үз иде. Бу - елмаю гына түгел, - Барысына. Риза! Риза!—дигән сүз иде. Бу мизгелдә дөнья бетте кебек. Икәү генә калдык Галәмдә. Аерылдык Җирдән, ә кочакта Бәхетем дә иде, бәлам дә. Очулары чиксез бәхет, ләззәт, Төшүләре Җиргә мең хәтәр. Куанычы никадәрле булса, Аянычы аның шулкадәр. Гөнаһсыз да, никахсыз да идем, Язык эш бит кискен борылыш. Мен өлеше Иблис эше булса, Ходайдан да бардыр бер өлеш. Мизгелләре тиңсез, тик санаулы. Ашыгыпмы шуңа йөгердең. Мәхәббәт тә күгәралмый кайчак Авыр йөген үткән гомернең. Бер үк чир бу. сер бу. бер үк ләззәт. Бер үк газап байга, ярлыга. Ләззәтеннән күбрәк газап күрдем. Йә. Ходаем, кичер, ярлыка. Әллә Иблис биргән әче алма. Әллә Ходай биргән татлы төш. Әллә дәвасы юк йөрәк чире. Әллә җитмеш җиде катлы көч. Әллә бүлмә, әллә донья күкри. Яшен булып тәнне яра ут. Тыелгысыз хәлдә якынаеп. Синең белән минем ара юк... Без өйләнгәч төннәр кыска иде. Без каотайгач җәйләр кыскарды. Сентябрьдә чыккан Кояш кебек. Мин күзәтәм хәзер кызларны. Сою салын мизгелләре саен Без үтәсе калган араның. Ышык җирдә битең куеп торсаң, Җылысы бар әле. бар аның. Табалмыйча көткән сөйгәнеңне. Юлда булсаң һаман син әгәр. Никадәрле туңын, өшеп килсәң. Җылысы да аның шулкадәр. Эссе җәйдә, чиксез дала буйлап, Арып-талып. сусап йөргәндә. «Су иң гәмле ризык икән», диеп. Әйтеп әйткән ди бит бер бәндә. Без белмәгән серләр юк шикелле. Ирештек тә. тиздән оныттык. Тик. Мәхәббәт дшән серне генә Кемдер чишәр дигән өмет юк. Чишалмаслык сер иңдергән Ходай Мәңгелек Яз, Дәвам хакына. Гыйшык кергән күңел, күбәләктәй. Утка таба оча. талпына. Җырлан оча кемдер ут тирәли. Омтылышы аның бер генә. Ярый көйсә канат очың 1ына. Кемнәндер бит кала көл генә... Кайчак, күрми, белми үтәбез бит. Тыныч кебек дуслар, танышлар. Кеше җанын казын бер карасаң Күнме анда давыл, сагыш бар. Көнкүрештә, чүп-чар мәшәкатьтә Йоклый давыл шрән-түбәндә. Гыйшык > ты бер ка1 ылын үтсә. Кузгала бит, кайчак, «түбән» дә. Кара көннәр килсә, кемнәрнеңдер. Юк дигәндә, уты шәме бар. Бары тик, иң бәхетленең генә Мәхәббәте, яме, гаме бар. Исәп-хисап, акыл заманында Чүптәй йөри җилдә тәгәрәп Исәпне дә, хисапны да белмәс. Акылын да «җуйган» Мәхәббәт. Кадере юк инде аның күптән. Кабере юк әле бүгенгә. Кадере дә, кабере дә юкның Күпме яме юкка түгелгән. Бер текәлеп карыйк бу дөньяга. Юкмы алда кискен борылыш? Дөнья чүбе меңләп-меңләп йөри. Мәхәббәт ул меңнән бер өлеш. Мәшәкатен ерып бу тормышның. Арып-талып эшләп йөргәндә. Бик сагындым сөйгәнемне, диеп Әйтеп әйткән ди бит бер бәндә... Сөю салып мизгелләре саен Юкка чыккан ике аранын. Аулак җирдә, битен биткә куйсаң. Җылысы бар әле. бар аның... Ни кылсак та тәүбә итә-нтә. Ахыры бер. байга, ярлыга. Мин бит синең меңнән бер өлешең, Йә. Ходаем, кичер, ярлыка! Ахирәттән хәбәр китергәндәй. Тәрәзәдән салкын көз өрә. Агач ларга кунган бәс шикелле. Чәчләремә ап-ак төс керә. Йә, Мәхәббәт, картлыгыма кадәр Озатып куй мине, өшетмә. Бөек ләззәтеңә күтәрелик. Тирән серләреңә төшик тә. Китәсе бар. Еллар алга куа. Күңелләр яшь әле дисәк тә. Син ашыкма, син кал әле бераз. Көннәрең бар әле исәптә. Еллар аямый шул беркемне дә. Син дә беркөн юлга чыгарсың. Яшьлегеңне Вакыт ваткан чакта. Бәгырькәем, ничек чыдарсың. Еллар уза. Картлык дигән фасыл Сылу сыннар өчен бик хәтәр. Гүзәллегең никадәрле булса. Аянычы аның шулкадәр. Син. билгеле, карышырсың инде. Килеп җиткәч аның чигенә, Керфек-кашларыңа сөрмә тартып, Иннек-кершән сөртеп битеңә. Ләкин, күзләр. Кояш баткан кебек. Төссезләнә, сүнә барырлар. Җыерчыклар тәнең телеп-телеп. Буй-сыныңны меңгә ярырлар. Көй-авазлар инде ишетелмәс. Якты төсләр инде күренмәс. Тулып пешкән татлы җимешләргә Тын күңелләр инде үрелмәс. Истәлекләр белән күңел яшәр. Тән онытыр ерак наз тәмен. Тын көнләшү, өметсезлек белән. Күзәтербез шаулы яз ямен. Җәза көткән күндәм тоткын кебек. Үз итәрбез Вакыт зинданын. Нинди дару кабып карасаң да. Чарасы юк инде, юк аның. Карышырсың. Ләкин, иң хәтәре Өмет өзәр беркөн күңелең. Сыгылырсың үксеп, күрерсең дә Мәхәббәтнең мөмкин тугелен. Мин көтәрмен. Ходай биргән яшьлек Ким дә булмый инде, артык та. Мин яныңда булмам. Мин көтәрмен. Мин көтәрмен сине картлыкта. Мин көтәрмен сине. Син ашыкма. Син бит миннән бераз яшь әле. Шулай булды инде, Мәхәббәтем Гел аерым миннән яшәде. Юк мәхәббәт белән юлны бутап. Читләр булды якын-тирәмдә. Бәгырькәем, сау бул, китә торам. Соңгы әҗәтемне бирәм дә. Әгәр Ходай мәрхәмәтле булса. Кушылырбыз тагын йөгереп. Килер, бәлки, җаннар кушылыр кон. Соңгы әҗәт соңгы шигырем. Бу дөньяда күрдек барысын да. Теге дөнья бирми бер хәбәр. Никадәрле татлы булса Сөю. Җавап тоту авыр шулкадәр. Йә. Ходаем, кичер бу колыңны. Юлымда бу соңгы борылыш. Миңа тиеш булган мәхәббәттән Бу бит, бары, меңнән бер өлеш. Ничек яшәсәк тә ятасы бар Бер үк җирдә байга, ярлыга. Тик Мәхәббәт иде бар хыялым. Йә, Ходаем, кичер, ярлыка. Без картайгач җәйләр кыска инде. Без кавышкач гомер кыскарды. Чит дөньяның чит кояшы кебек. Мин күзәтәм хәзер кызларны. Борылыштан килеп чыкты ул Көн. Калган инде соңгы бер адым. Алла сүзен соңгы сүзем итеп. Мин атладым, уйлан тормадым. Сагышлы бу серле елмаюда Барысы да якын, үз иде. Бу моңаю I ына түгел. Барысы да Уза! Уза! дигән сүл иде. Ничек үткән - шулай үткән гомер. Төзәтерлек аны чара юк. Гомер белән Хөкем якынлаша. Тәүбә кылыр өчен ара юк Без аңлыйбыз - гомер мизгелләрен Җирдә ваклап-күплән сатмыйлар. Без яшәдек. Без көтәбез жәза. Ә солдатлар никтер атмыйлар. Җәза көткән күндәм тоткын кебек. Барысына әзер инде без. Бернидән дә инде курыкмыйбыз. Бернигә дә китми исебез. Барысын да күрдек бу дөньяда. Яндык-көйдек. баттык суга да. Тормыш сәер - кайчак баштан сыГшый, Күз төбеңә башта суга да. Без көтәбез соңгы жәза көнен. Без түзәрбез аңа, без тыныч. Бернидән дә курыкмасак та бик. Җавап тотулары куркыныч. Өметләнәм чәчәк куярлар дип Кабер ташымдагы шәүләмә. Бу шигырьне Ходай биргән икән. Шәфкать иңәр, бәлки, тәүбәмә. Мин дә аңлыйм. Ходай Мәрхәмәтен Аида ваклап-күплән сатмыйлар. Өметле жан әзер барсына да. Тик. солдатлар һаман атмыйлар. Яшәү яме—ләззәт гаме түгел. Бәхет дибез, килсә Мәхәббәт. Ләкин, бәхет тәүбә кылып көткән Соңгы өмет Олы Мәрхәмәт. Көлемсерәр кемдер. Гаеп түгел. Бозыклыктан була ялгышу. Өметлеләр белә, күрә аны. Өметсезләр өчен каргыш ул. Өметсезне күрми узып кигә. Өметлене куя Чиратка. Бар ул. бар ул Мәрхәмәтле Ходай. Карап тора безгә ерактан. Уянуга беркөн. Зур Куаныч булып. Күз алдыңда булса Гүзәл Сын. Килеп житкән. димәк, синең Чират, Хөкеменә ничек түзәрсең? Ә без монда дөнья җимерәбез. Адым саен язык ялгышлар. Күтәрелеп кара Ходайга бер. Чыраенда күпме сагыш бар... Бәгырькәем, сау бул. китә торам. Җәйләр кыска, төннәр озайган. Кушылырмы, юкмы безнең жаннар - Моны белми, хәтта. Ходай да. Коткарырмы, юкмы Мәхәббәтне Соңга калган ихлас тәүбәләр? ...Чапкан үлән кебек авып төшә. Җан асраган фани гәүдәләр. Бер мизгелдә дөнья бетте кебек. Тик берүзем калдым Галәмдә. Аерылдым Җирдән, ә еракта Бәхетем дә калды, бәлам дә. Тагын күрдем - ә солдатлар инде Өйләренә габа атлыйлар. Атласыннар. Димәк, бүген инде Алар беркемгә дә атмыйлар. Тагын күрдем - мең төрле моң булса, Барыбызнын Җирдә зары бер. Җитәкләшен йөри Бәла белән бәхет, Ләкин, миңа инде барыбер. Барысы да чүп шикелле хәзер. Мин идемме шулай яраткан? Сагыш тулы елмаюлы Чырай Карап тора миңа ерактан... 2005