КЕШЕЛЕКЛЕ, МӘГЪРИФӘТЛЕ ШӘХЕС

 Безгә кадәр кемнәр, нинди затлар гына туып-яшәп китмәгән дә, нинди генә рухи байлыклар, якты истәлекләр калдырмаган бу дөньяда! Талантлы галим, гуманист, Казан университетында ин беренчеләрдән саналган профессор, врач Карл Федорович Фуксның биографиясен, күпкырлы фәнни һәм ижтимагый эшчәнлеген, гаилә хәлен, зыялы һәм гади кешеләр белән дә бертигез аралаша беләүдәге соклангыч яшәү рәвешен күздән кичердем дә (анын хакында дистәләгән мәкаләләр, китаплар язылган) ирексездән әнә шулай дип уйлап куйдым. Аз да түгел, күп тә түгел: 70 ел гомерен яшәп ката һәм шуның 40 елдан артыгын фәнгә, бер дә курыкмыйча әйтеп була — татар дөньясына, Казан катасына, анын кешеләренә багышлый. Милләте ягыннан — немец, ләкин мәркәзебез Казанда яшәгәнгә күрәме, ул шәһәрне һәм татарларны бигрәк тә үз күрә, якын итә Анын Печән базарына (хәзерге Париж урамы) еш баруы, татарлар белән аралашуы күп истәлекләрдә бәян ителә, һәм юкка түгел: әле хәзер дә фәнни кыйммәтен югалтмаган «Казан шәһәренең кыскача тарихы», «Рамазан», «Корбан», «Сабан», «Тагарнын Жыен бәйрәме» кебек хезмәтләре күп яктан игътибарга, хөрмәткә лаек. Аны Казанда гына түгел, бөтен Европада диярлек яхшы белгәннәр Төрле һөнәрләреннән тыш, ул әле атаклы библиофил (китапханә остасы) да булган: өендә анын татар һәм урыс телләрендә бик күп кулъязмалар сакланган Казандагы 1842 елгы көчле янгын вакытында ул үзенең төрледән-төрле коллекцияләрен (натуралист, биолог, минераллар белгече һ. б.) ярдәмчеләреннән башка берүзе ташый һәм сәламәтлегенә шактый зыян китерә. Фото яисә рәсемнәрдә сакланып калган сурәтенә карап, анын кемлеген төсмерләп карыйк әле. Бөдрә чәчләр, кин маңгай, кыйгач кара кашлар, көләч һәм кешелекле йөз карашы, утыртма якалы һәм шул заман кешеләренә хас рәсми киемнәр, орден һәм медальоннар... Кыскасы, анын йоз-кыяфәтеннән акыл һәм зыялылык бөркелеп тора. Ә тормышта һәм кешеләр белән аралашудагы төс- кыяфәтен, җитди көләчлеген вакыт галижанабләре генә яхшы хәтерләп казгандыр, мөгаен. Бу кешенең татантына сокланмый мөмкин түгел. Урыс һәм татар телендәге кульязматарны бөртекләп җыйган бу шәхес юкка гына полиглот, ягъни бик күп телләрне белүче галим булмагандыр: ул, немец һәм урыс телләреннән тыш, шунын өстәмәсенә инглиз, француз, итальян, латин, грек, гарәп, төрек һәм әлбәттә, татар телендә бик иркен сөйләшә белгән. һөнәре буенча врач-медик булса да, К Фукс тарих, этнография, үзе яшәгән төбәкнен гореф-гадәтләре белән якыннан кызыксына, фәнни хезмәтләр язып калдыра. Аны хәтта татарларның берничә хатын белән ничек яшәүләре дә кызыксындыра, гаҗәпләндерә, ул моның сәбәпләрен эзли һәм үзенен күзәтүләреннән унай нәтиҗә ясый. Анын дуслары, танышлары — барысы да тарихи шәхесләр. Менә шуларнын кайберләрен булса да искә төшереп китик булмаса. Ибраһимов Николай Мисаилович — университетта эшләүче галим һәм шагыйрь. «Ватаныбыз әдәбиятын сөючеләр жәмгыяте»н оештыручы. Анын халыкта кин таралган «Во поле березонька стояла...» дигән жырнын авторы икәнлеген дә искә төшерик. Карл Фукснын хатыны Александра Андреевна. урта кулрак булса да. шигырьләр яза. Менә шуларнын өендә озак еллар буена әлеге жәмгыятьнен әдәби кичәләре еш үткәрелә. Фукслар йорты үзенә күрә ин популяр әдәби салон ролен уйный Пугачев бунты турында материаллар жыинау өчен Казанга килгән Азексаидр Пушкинның бу йортка тәүлек чамасы тукталуы бер лә гажәп түгел, алга табарак без моны күпмедер тәфсилләп китәрбез Ибраһимовнын шәкерте, аннары инде танылган язучыга әверелгән Сергей Аксаковның истәлекләрендә мондый юллар бар «Мин анын балкып-нурланып торган татар күзләрен мәнге онытасым юк Укытучымны мин үлеп яраттым, чынлыкта ул мине олы юлга этәрүчем булды». Язмыш аяусыз: Н Ибраһимов 40 яшендә чахоткадан үлә... Фукснын Казандагы тагын бер якын дусты, фикердәше — мөгаллим, татар теле белгече Ибраһим Хәлфин Алар бергәләп, кулга-кул тотынышып дигәнләи. татар, гарәп, төрек телендәге кулъязмаларны җыялар, университет китапханәсен баеталар Бу урында Карл Фукснын дүрт ел буе университет ректоры булып эшләве н дә билгеләп китик Пушкиннын Казанга килүе зур вакыйга була Шагыйрь Е. Баратынский К. Фукс турында «гаҗәеп кеше» дип сөйләп кенә калмый, аларны таныштыра, кунакка алып бара Фукснын истәлекләренә караганда, азар «ярты сәгать эчендә диярлек күптәнге танышлар кебек дуслашып-аңлашып та өлгерәләр» Фукс чәй эчеп утырган араларда Пугачевның ничек итеп Казанны алуы турында ишеткән-белгәннәрен сөйли Шахмат уйнарга да вакыт табазар Бу мәжлестә. шәһәрмен күренекле байтак шәхесләре белән бергә, университет ректоры Н. Лобачевский да катнаша. Бер истәлекче болай яза «Без Фукслар өендә әдәби кичәдә булдык. Лобачевский Фукс ханымның язган шигырьләрен укыды һәм берничә тапкыр кычкырып көлеп тә җибәрде • Лобачевскийнын бу өйдә еш булганлыгын. Пушкин килгән вакыттагы кичәгә юкка гына чакырылмавын чамалау бер дә кыен түгел. 1833 елнын 8 сентябрендә. Казаннан китәр алдыннан, Пушкин хатыны Наталья Николаевнага хат юллый «Мин Казанда бишесеннән.. Биредә мин героемның замандашлары — картлар белән аралаштым, шәһәр читләрен йөреп чыктым, сугыш булган урыннарны карадым, сораштым, язып алдым — һәм бу якларга килүемнең тикмәгә булмавыннан бик канәгатьмен» Пушкин өлешен тәмамлап. Карл Фукс образына тагын берничә штрихны өстәп китәсе килә. Шәһәрнсн югары катлау кешеләреннән күпләре өнәмәсә лә. Фукс даими яшәү урыны итеп Татар бистәсен сайлый, хәзерге Киров һәм Галиәсгар Камал урамнары чатында өй сатып ала. шул тирәлә яшәүче татар халкы белән якыннан аралаша, гореф-гадәтләрен өйрәнә, оста табиб буларак, аларны карусыз дәвалый. Атаклы Печән базарына еш йөрергә яратканлыгын да менә шулардай аңлап була. 1X29 елны бөтен Идел буен чолгап алган ваба (холера) эпидемиясе вакытында ул. Лобачевский белән берлектә, бу афәткә каршы көрәштә гражданлык батырлыгы күрсәтә һәм халык арасында зур популярлык казана Кыскасы. Казан губерниясс анын «икенче Ватанына» әверелә Карл Фукс Россия биләмәсендәге башка милләт вәкилләрен көчләп «урыслаштыру» сәясәтен хупламый, шуна күрә дә ул татар халкы тарихын, анын гореф-гадәтләрен өйрәнә, алга сөрә Халыкны, туган телне фәкать мәгърифәт кенә саклап калачагын ул дөрес аңлаган һәм менә шуна күрә гомерен, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген шушы максатка багышлаган 

Реклама