Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭПИГРАММАЛАР

ШАМИЛ ЗАКИРОВ: — Шәһре Казан уртасында Чайкала минем кораб. Җилкәннәре киерелгән Килер таңнарга карап. Инкыйразга юл куйма, дип, Татар угьлын уятыр. Нәкъ Тукайча, бу корабның Исме милли театр.

ИЛҺАМ ШАКИРОВ: Җырларга үрчемле булды Бу үзгәртеп корган чор. Тузга язмаган сүзләрдән Әвәләнә торган җыр. Ул җырларны сүгенмичә һич тә тыңларлык түгел. Шул сүзләрне үзгәртмичә һич тә җырларлык түгел. Күргәнем юк сандугачның Сайравын газап чигеп. Конңерт алдыннан җыр сиплим Сәхнә артында чүгеп.