Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Сөембикә, бәби итәкле алсу күлмәген, укалы зәнгәр камзулын кигән килеш, калфак өстеннән ябынган чигүле яулыгын җилфердәтеп, фойеның әле бер ягына, әле икенче ягына йөгерде. Аны котладылар, һичшиксез беренче урын сезнен ансамбльгә тиеш, дип дәртләндерделәр. Казандагы танышлары, күрше районнардан килгән коллегалары аны кочтылар, үптеләр, шул ук сүзләр белән күнелен җылылылар. Әмма жюринын. киемнәрнең искелеген сәбәп итеп, аларга өченче урын бирүе Сөембикәне башына күсәк белән суккан кебек иле. Күз яшьләренә буылып сәхнә артына чыкканда, аны уртача гәүдәле бер ир кеше тукталы. Ул үзен Ирекнең дусты Әхмәт дип таныштырды. — Мина чыгышыгыз искиткеч ошады. Газетада сезнен белән әнгәмә бирәсем килә.—диде ул. Сөембикәнең каршы килүенә карамастан, бер-бер артлы сораулар яудырды. Инде сүз беле дигәндә, Әхмәт: —Үзешчәннәрне шушы кадәр әзерләгәч, нигә соң киемнәр мәсьәләсенә битараф калдыгыз?—диде. Аның шулай әйтүе Сөембикәнең йөрәгенә килеп кадалды. Ул ярсып бу нәрсәне хәл итүнен үзеннән тормавын, акчага бәйле икәнен, ә акчанын хакимият кулында биек агач башындагы алма кебек кызыктырып торуын сөйләп киле. Анын инде буасы ерылган иде. ул клуб-китапханәләрнең шактый еллар бернинди ремонт күрмәве, культура учакларында спорт инвентарьларының, инструментларның юк дәрәҗәдә булуы, штатлар кыскартылуы турында сөйләде, тагын күп кенә тәнкыйть сүзләре әйле. Әхмәт соныннан Ирекнең тормышы белән кызыксынырга тотынды. Кайда эшли, язамы, пьесалары чыгамы, дигән кебек күптөрле сораулар белән күмеп ташлады. Сөембикә ана. без бергә яшәмибез, дип әйтә алмады, «әйе», «юк» дигән кебегрәк җаваплар белән котылды. Әхмәт, яна квартира алдым, диде, әгәр Ирек Казанга килсә, берүк туп-туры безгә төшсен, диде, адресын бирде, язган әйберләрен җибәрергә кушты Сөембикә, инде аннан аерылып китим генә дигәндә, үзенә таба туп-туры килүче кешегә игътибар иле. Ул кеше Сөембикә интервью бирә башлаганда ук почмактарак аннан күзен алмыйча карап тора иде. Башта ул аны. Әхмәтне көтеп торучыдыр, дип уйлады, ә хәзер үзенә туп-туры килүен күргәч, ялгышканлыгын аңлады. Менә ул анын каршына ук килеп җиле, авызынын бер як чите белән генә сизеләр-сизелмәс елмаеп, җинелчә генә баш иде дә: —Исәнмесез,—диде. Дәвамы. Башы цткэн санда. —Исәнмесез... Уртачадан озынрак төз гәүдәле, илле яшьләрдәге бу кешенен затлы туны һәм бүреге, ниндидер түрә булырга тиеш, дигән уй тудыра иде Йөзе бөтенләй җыерчыксыз диярлек, төз борыны астында юка гына булып матур кара мыегы сызылган, алга чыгып торучы кин ияге анын тормышта ныклы адымнар белән атлый торган, зур ихтыяр көченә ия булуы турында сөйли. Кояшта янган йөзе, әле генә көньякта кызынып кайткандыр бу. дигән гөман уята. Сөембикәгә ул кемнедер хәтерләткәндәй тоелды, ләкин бүгенге дулкынланулардан сон. момкин булган барлык кичерешләрне дә күңеленнән уздырганнан сон. ул бу кешенен кем икәнлеген тәгаен генә хәтерләрлек хәлдә түгел иде —Сез мине, әлбәттә, танымыйсыз. Ир кешенен тигез, шикәрдәй ак тешләре күренеп алды. Шунда Сөембикә анын ун як тешенен бераз китек икәнен абайлады Анын күз атдында ниндидер сурәт пәйда булды һәм, ни гажәп, ул сурәт кайдадыр еракта, зәнгәр өрфия белән өретелгән еллар артында шикелле дә, шул ук вакытга бик якын да кебек тоелды. —Сез мина кайчандыр салкын су чәчрәткән идегез, колонкадан Сөембикә кычкырып көлеп җибәрде: —Әстәгьфирулла! Аннан сон бит инде йөз ел үткән! —Үткән, ләкин онытылмаган. Сөембикә — Мин инде анын елын да хәтерләмим —Анын хәзер әһәмияте юк. Менә мин сезне һич уйламаганда очрату бәхетенә иреш тем Биюегезне карап, тан калдым. Ике генә авыз сүз булса да әйтәсем, күзләрегезгә якыннан карыйсым килде —Рәхмәт, Айдар.—диде Сөембикә. — Менә бит. Сез дә мине онытмагансыз,—диде ул. куанычын яшерә алмыйча, —Беләсезме. Сөембикә, мин бит Татарстанга бөтенләйгә кайттым. Молдавия җирләрен ташлап. Хәер, мин дөрес башламадым —Ул кулын селтәп куйды да. әллә тиешле сүзләрен эзләп, әллә болай гына уйланып калды Сөембикә, үзен көтеп торуларын белсә дә. анардан аерыла алмады, күңеле белән шул сихри тон хатирәләренә уралды Айларның ягымлы тавышы анын хыялый сәфәрен бүлде: —Нишләптер мин сезне әлсдән-әле хәтергә төшердем Татарстан җиренә кайтырга уйлаган саен, күз алдыма сез килә идегез. Туган җир тарта икән Өй сатып алып, каядыр төпләнәсем кззлә. Сөембикә. «Сезболарны мина нигә сөйлисез?» дигәндәй ана мөлдерәтеп карап куйды. —Бәлкем сезнен якларда өй сатучылар бардыр? — Кызыксын!аным юк,—диде Сөембикә коры гына. —Әгәр районыгызга барып чыксам? Үзе яшәгән җиргә Болынкыр дип исем кушкан халыкнын күкеле гаҗәп матурдыр сыман тоела мина. Барыйммы соң? — Мин сезне тыя алмыйм, ни өчен миннән рөхсәт сорыйсыз? Айдар тыенкы гына көлеп куйды —Әйдәгез, икебез шушы сорауга җавап табыйк Чынлап га нишләп мин сездән рөхсәт сорыйм икән? —Белмим...—диде Сөембикә, дулкынлана башлавын тоеп. — Мин дә белмим шул. Әгәр анда баргач, сезнен янга керсәм кинәш сорарга, куып чыгармассызмы? Минем ирем бик көнче, диде Сөембикә алдашып —Сезгә алдашу килешми. Сөембикә. Мин барысын да беләм —Гафу итегез, мина китәргә вакыт Сөембикә шулай диде дә. башын игән хәлдә китеп барды. Юлда кайтканда, анын уйлары гел Айдар тирәсендә бөтерелде. Сөембикә, аны онытырга теләп, күзләрен йомды, ләкин, үч иткәндәй, ул тагын да ачыграк булып күз алдына килде һәм беркемне дә кабатламый торган сөйкемле елмаюы белән аның йөрәген кузгатты... 13 Иреккә шатланырга, беркем шатлана алмаганча шатланырга кирәк иде. Ниһаять, бүген өй туе! Инде бер ай Зәнфирә төн йокламый шуна әзерләнә. Өйне, веранданы сабынлап юып чыкты, тәрәзәләренә өр-яңа пәрдәләр элде, кредитка алып, һәр бүлмәгә люстра куйдырды, ишек алдына гөлт итеп янучы лампочкалар чыгартты. Ә Ирекнең күңеле, ерткыч сагалавын сизгән жәнлектәй. үзенә урын тапмады. Яза торган романы әллә кайчан туктап калды, театрдан төзәтергә алып кайткан пьесасының өстенә инде тузан кунды. Әйтерсең, анын тормыш арбасы олы юлдан чыгып каядыр салулады. Кеше хакына кермәде, кеше өстенә басып, бу өйне салдырмады, инде югыйсә авылда ялгызы яшәп ятучы әнисен алып килергә тулы мөмкинлекләр туды. Ләкин анын шушы бәләкәй, тәбәнәк, иске өйдән һич кенә дә атлап чыгасы килмәде. Бүген ул әлеге уйларын онытырга тырышты. Килгән кунакларны елмаеп- көлеп каршы алды, кулларын кысты, кайсылары белән кочаклашып күреште, бәхете ташып чыккан кеше ролен уйнады, әмма үзе бөтенләй башка дөньяда йөзде. Әйтерсең лә ул бер бөтен түгел, берничә кисәккә бүлгәләнгән ниндидер бер зат. шушы көнне ниндидер вак мәшәкатьләрне төп-төгәл үтәргә тиешле машина иде. Авырып торганлыктан, әнисенең бүгенге мәҗлестә катнаша алмавы да анын кәефен кырды. Кунаклар алып килгән күпсанлы бүләкләр дә ана әллә ни тәэсир итмәде. Мэлс абыйсы белән Нәфисә, үзегез ни телисез, шуны алырсыз, дип аларнын кулына калын гына конверт тоттырды. Әхнәф белән Фәһимәнең өр-яна стенка һәм китап шкафы бүләк итүләрен ул башына сыйдыра алмады. Алар әле генә кибеттән алынганнар, калын кәгазьләргә, катыргыларга төрелгәннәр, күтәргесез авыр иделәр. Машинага төяп килгән егетләр барысын да верандага кертеп өйделәр. Кешеләр җыелып беткәч, өй туен Мэлс абыйсы ачып җибәрде. Әхнәфкә, район больницасының баш врачына. өйне салган төзелеш оешмасына рәхмәт әйтте, шарт-шорт китереп шампан шәрабләре атылды, рюмка-бокаллар эчемлек белән тулды. Рюмкасына шифалы су салган Ирек, уртадагы буш урыннан әле түргә, әле як-якка барып, кунаклар белән чәкештерде, аларны ашарга-эчәргә кыстады. Мәжлес кызганнан-кызды. Беренче тәнәфес җиткәндә, кунакларның телләре тәмам ачылып бетте, күңелле итеп баян уйный башлады, бердәм күтәрелеп җырларга керештеләр. Ирек кенә һаман каршылыклы кичерешләрдән аерыла алмады, туктаусыз эче янды. Әйтерсен лә бөтенесе жырлашып-гөрләшеп, ниндидер бәхет тавына күтәрелеп баралар, ә ул берүзе каядыр түбәнгә оча. берничек тә төшеп җитә алмый, алардан аерыла да алмый иде. Икенче тәнәфестә инде кунаклар арасында шактый гына йомшаганнары күренде. Гадәт буенча бер почмакта җырлыйлар, уртада бииләр, танцы итәләр, төркем-төркем сөйләшәләр, ирләр туктаусыз чыгып тәмәке тартып керәләр. Кыскасы, бөтенесе хәрәкәттә, дәртләндергеч бер көйгә буйсынып, бәхет- сәгадәт дулкынында йөзәләр. Читгәрәк басып торган Ирек янына Әхнәф килдефәм анын инбашына кулын салды. —Йә. дустым, син канәгатьме?—диде ул, Ирекне күкрәгенә кысып. Әхнәфнең күкрәге дә. кулы да ут кебек кайнар иде. —Канәгать булмыйча , —диде Ирек, елмаерга тырышып. —Юк. син нишләптер бик күңелсез, авырмыйсындыр бит? Ирек Әхнәфнен күзләренә туп-туры карап баш чайкады, әмма елмая алмады. —Бүген син минем белән бергәләп бер генә йотым булса да тотып куярсын. дип уйлаган идем. Анын бу сүзләре гүя Ирекнен эчендә ничә еллар бүәлеп торган, аны борчыган буаны ерып җибәрделәр' Ул ерылган урыннан гажәп тә таныш, ләззәтле чакыру анын башын әйләндерергә тотынды Әхнәфкә буйсынып, ул караңгырак почмакка атлады, алар килеп утырдылар Менә дусты, ике буш рюмка алып, аларга коньяк салды Ирек бөтен гәүдәсенен шатлык һәм курку ялкыны белән тулуын тойды, тагын әллә нәрсәләр бөтенесе бергә болганды, ул шушы дулкын эчендә чайкала башлады. Ул акрын гына кулына рюмкасын алды —Яна өйнен бәрәкәте. синен ижат уңышларын өчен!—диде Әхнәф, рюмкаларны чәкештереп Ирекне баягы дулкын тагын да ләззәтлерәк итеп серле биеклеккә күгәрә башлады. Шушы зәһәр эчемлекне йотуга, ул янәшәсендәге бәхетле кешеләр белән бер дөньяга кушылачагын, алар кебек үк шатлык эчендә кайнарга керешәчәген күз алдына китерде Бу искиткеч кызыктыргыч, искиткеч ләззәтле халәт иле. Ул инде эчемлекнең барлык тамырлары буйлап бөтен гәүдәсенә кайнар булып таралуын тойды, тәненен рәхәт кымырҗуын, мәлҗерәвем хыялы белән ап-ачык сизде Хыялны чын итү өчен нибары бер хәрәкәт ясыйсы... Әхнәф шуңа әйдәде, аның сүзләренә карышу мөмкин түгел иде Ирек рюмкасын күтәреп иреннәренә терәде Шунда рюмкасын көч-хәл белән иреннәреннән аерып, өстәлгә куйды —Гафу ит. күнелем болганып китте,—диде ул калтыранып -Бераз һава сулыйм әле. . —Мин дә синен белән чыгам. —Юк. юк. Әхнәф. Зинһар иярмә, мина үземә генә булырга кирәк Ул бүреген, пәлтәсен. олтанлы итеген ашыгып киледә, кунакларны ерып, абзарга таба китте. Бакча капкасын ачып, көргера-ера. караңгы почмактагы балан куагы янына китте. Анын җыелып бетмәгән тәлгәшләренә кар мамыгы яткан. Ирек бер ботакны иле лә. тәлгәшләрне өзеп тә тормастан, иреннәре белән үрелеп, бозга әверелгән баланны карлары-ние белән шатыр-шотыр чәйнәргә кереште Балан әчесе ботен авызына таралды Кинәт бер тешенә, өнне алырлык сызлатып, салкын йөгерде. Әмма күңелендәге сызлау аннан көчлерәк иде. шуны басар өчен ул комсызланып әле бер. әле икенче тәлгәшкә үрелде... Калтыранган куллары белән балан ботагына ябышкан килеш, үз- үзенә тавышсыз гына җикерергә кереште бар. тизрәк кер дә эчеп җибәр' Тик шуны бел: син аны эчсөн. элекке кебек аракы дингезенә төшәчәксең' Ничә еллар буе корган шул афәттән аеручы диварны җимер, әйдә! Ишетәсемме, сине жырлый-жырлый чакыралар! Кешеләр түгел, сиңа дип салынган агу җырлый Бу дөньядагы ин якын дустын Әхнәф үзе чакыра! Бар кер, эч тизрәк! Якты дөньядан гүр кадерлерәк икән—тизрәк эч' Ирекнен тәненә салкын тир бәреп чыкты Күзгә күренми торган упкын якында гына, мөлдерәп аны чакыра Ул өйгә бер адым атлады да кире чигенде Үзенә булган ышанычы әллә кая китеп югалды, йөрәге Әхнәф чакыруына алгысудан туктый алмады. «Зинһар, тыелырга коч бир'* дип ялварды ул. Шул ук вакытта үз-үзенә рәхимсез сорауны бирде: син кеше булып када алдынмы'’ Бу сиңа соңгы сорау, соңгы сынау. Хәл ит әгәр каза алмаган булсаң, тыелма Әгәр аракы гомереңнән дә кадерлерәк икән, бу якты дөньяны, газиз әниеңне. Айгөл белән Зәнфирәне. гуганнаРынны. дусларыңны корбан ит шуңа Әгәр ул шушы яшенә кадәр җир йөзендә ниләрдер эшләвеннән лә олырак. мөһимрәк, мәгънәлерәк икән—эч аны! Әле тагын бик озак елларга дип бирелгән тормыш китабыңның укып бетермәгән килеш сонгы битен ябып куй. Әмма һич югы бу гамәлен кешечә булсын, һәрбарчасы белән бәхилләш. Ачы җимешләрен ашаткан бу балан куагы белән бәхилләш. Күктә жем-җем итүче әнә ул йолдызлар белән бәхилләш. Өй котларга җыелган кунаклар белән бәхилләш. Дөнья белән бәхилләш! Әгәр син жинәргә сәләтсез мескен икәнсең—җинел! Үзләрен жинәргә сөләтлеләр бу дөньяның ямен-тәмен татып, бәхет диңгезләрендә йөзеп, йөзгә кадәр яшәсеннәр. Ә синең урының җир өстендә түгел, аның салкын балчыгы астында... «Көч бир!» диде ул тагын һәм шундук уе белән котырып каршы төште. Кем сина көч бирсен?! Көч синең үзендә генә. Читтән ярдәм беркемгә дә юк ул. Бөтенесе үз ихтыярында. Нәрсә туктап калдын, дип үз-үзен төрткәләгәндәй ачуланды тагын. Бар, кер, эч! Миллиард еллар аша бүләк итеп бирелгән гомереңне, яшәү ямен бер йотым агуга корбан ит! Кулындагы рюмкаң—ул синен казылган каберен!' Тизрәк кер каберенә, ашык! Гомер касән дә үз кулында. Кайсын сайлыйсын—шунысын эчәсен. Беренчесен эчсәң, бөтенесе бик тиз хәл ителәчәк. Ә икенчесен эчү бик озак елларга сузылган яшәү ләззәте бирәчәк. Беренчесе гомереңне коточкыч газаплар, хурлык белән өзәчәк. Якыннарын, сине белгән кешеләр үлүеннән сон да сиңа ләгънәт укыячаклар, исеменне җирәнеп әйтәчәкләр, Айгөлен, оныкларын телгә алырга да хурланачак. Күз ачып йомган арада ничек бөтен вөҗүде үзгәрде сон аның?! Бөтен хикмәт Әхнәфтә. Барлык дуслары, «анын кыставына түзеп булмый», ди торганнар иде һәм бу чыннан да шулай. Анарда кешене буйсындыручы, сындыручы ниндидер көч бар. Димәк, син гаепсез! Әйдә, буйсын алайса! Акланырга бик әйбәт сәбәп. Шуна ышыкланып куркыныч үткәнеңә юнәлергә әзер бит син. Сагынган булсаң, әнә генә ул миңгерәүлек томаны эчендәге көннәрен. Иренмичә бер хәрәкәт ясасаң, шунда очасын. Әнә генә ул нурсыз, карангы бушлык. Бүтән берни дә юк. Шул бушлык эчендә ярым мәет хәлендәге хәлсез гәүдә йөрәк белән бергә, «сүнәм, сүнәм», дип калтырап тора. Әгәр шуны сагынсаң—эч! Рюмкаңны җир шарыннан да олырак, бу якты дөньядан да кадерлерәк дип санасан, атла упкынга. Ләкин әүвәл һәр икесен дә бизмәнгә сал, кайсы басканын ныклап кара, алдатма! Алдатсаң, кире кайту юк, сон булачак! Шул бизмәнгә әниеңне дә, Айгөл белән Зәнфирәне дә, абыйларыңны да сал. Ниһаять, Ирекнең уйлары төгәл калыпка керә башлады. Вөҗүденең кайсыдыр почмагыннан сабырлык күтәрелүе сизелде. Ул арада ихтыяр көче хәбәр салды, кеше ниндидер түбән йогынтыларга бирешергә түгел, һәркөн аз-азлап кына булса да үзен җинә барырга тиеш. Акрын-акрын югарыга хәрәкәтләнмәсән, түбәнгә тәгәрисең, упкынга очасын. Икеләнү, көчсезлек томаны аша өмет чаткысы сирпелеп алгандай булды, анын үз-үзенә ышанычы кабат күңеленә иңде. Тормышнын кызыктыргыч дәвамы үзенә чакырды... Ул кергәндә, кунаклар җырлыйлар иде. Урынына барып утыру белән, Ирек аларга кушылды, дөньясын онытып җырларга тотынды. Анын тавышында яшьтән үк үзенә генә хас моң бар иде, ул мон күңеленнән шундый булып бәреп чыкты ки, барлык йөзләр аңа таба борылдылар һәм үзләрен каршылаган томса чырайлы Ирек урынында күзләре очкынланып янучы, йөзе яктырган, яшәргән кешене күрделәр. Ирек аларның үзенә ни өчен карауларын да, ни уйлауларын да бик яхшы аңлады. Өченче тәнәфестә ул биергә чыкты да Зәнфирәгә басты, алар парлашып очына-очына биеделәр, кунаклар арасында кул чапмаган, аларга сокланмаган беркем дә калмады. —Әллә сине җен алыштырып кертте инде,—диде Әхнәф, аның янына килеп,—Болай матур итеп жырлаганынны да, биегәнеңне дә күргәнем юк иде. Яна йортка яна сыйфатларыңны күрсәтеп керәсен син. молодеи! Дусты рюмка сузды. Ирек «юк* дип баш чайкады. —Аннан ерак торганда гына кеше мин,—диде ул.—Борыныма исе керсә дә, дөньянын асты өскә килә... Әхнәф аны бүтән кыстамады Мәжлес төнге икегә кадәр дәвам итте Кунакларны озатып бетергәч. Ирек йөгерә-йөгерә Зәнфирәгә өстапәрне җыештырырга, табак-савытларны юарга булышты. Алар сәгать дүртенче киткәч кенә йокларга яттылар Күрәсен. арулары нык булгандыр, яктыргач кына уяндылар Ирек күзләрен әйтеп бетергесез шатлык белән ачты, яшьлек җиңеллеге белән шундук сикереп тә торды. Ишек алдына чыгуга, эчендәге куанычы тагын да артты Акрын гына ябалак-ябалак кар ява иде. Ирек кичәге упкын янына кабат беркайчан да бармаячагын анлау шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул бирешмәде, ул—жинүче иде! Анын бүген жинү коне. Бөтен җиһанны янгыратып: «Саумы, бөек көн!* дип кычкырасы килде Кичә ой туе булса, ул бүген үзенен жинү көнен бәйрәм итә Әмма гомеренен яна дәвергә чыгуын билгеләүче бу көнне ул беркемгә дә сиздермичә бәйрәм итәр. Хәер, әнә бит ак карлар сизгәннәр, аны котларга җиһан түреннән үк төшәләр. Аларның сафлыгы сабый бала сафлыгын хәтерләтә, алардан сабый бала исе килә Менә болдырда кочагына савыт-саба төягән Зәнфирә күренде. Ирек койма башыннан яңа яуган карны учлап капты да. хатынын иреннәреннән үбеп алды. —Ни булды сиңа?!—диде ул, гаҗәпләнү катыш елмаеп —Савытларымны төшертеп җибәрә яздын —Мин сине карлы иреннәрем белән кайчан үпкән идем? Хәтерлисеңме? Анын соравын көтеп кенә торгандай. Зәнфирә шундук җавап бирде —Яна ел кичендә Чыршылар каршында, кешеләр йөреп торган җирдә Шул исемә төшсә, хәзер дә оялып куям —Ә син оялма, карчык! Яратунын ояты юк.—диде Ирек, акрын гына төшүче кар бөртекләренә учларын сузып —Яна елга туры килмәсә дә. без бүген яна тормыш башлыйбыз —Әйе. яна йортта башлыйбыз.—диде Зәнфирә. анын сүзен җөпләп һәм күршеләренә савыт-сабаларын кертә китте. Үткән еллар офыгының кайтавазы рәвешендә яңгыраган бүгенге көн Ирек очен ин мәгънәле, ин кадерле кон булырга тиеш иде. Ул анын бер генә секундын да бушка үткәрмәскә карар кылды «Минем көнемне шулай ямьләгән өчен рәхмәт сезгә, ак карлар!» диде ул күңеленнән Нинди нурлы, нинди матур син. бүгенем! Минем тормышымда тагын бик күп. бик күп шушындый якты бүгеннәрем булачак әле! Мин аларны гомеремә һәй кат булып калырлык итеп яшәячәкмен' Ирек, кергән-чыккан кешеләрдән, телефон шылтырауларыннан качып, музейга барып бикләнде Кәгазьләрен таратып, кулына ручкасын алуга, бу дөньядан аерылды. Ана каяндыр шатлык нурлары коелды, илһам дигән тылсымлы көч ручкасын туктаусыз алга куалады, ак кәгазь битләренә хис- кичерешләре. фикерләре ташып түгелде Ул өйлә туры узганын да. карангы төшкәнен дә сизмәде, романының ин зур бер кисәген төгәлләде Моңа хәтта ышануы да кыен, элек бу кадәр әйберне язарга ана бер ай вакыт кирәк булыр иде Бу—анын тормышындагы Боек кон биргән бүләк иде, чөнки ул үзе дә башка кеше иде Романдагы каһарманнарыннан аерылып, урамның йомшак карына басканда, аны йолдызлар җемелдәп каршы алды. Ирек сәгатенә дә карамады, чөнки монын бернинди әһәмияте дә юк иде Ул очынып-дәртләнеп өенә юнатде. үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә туктаусыз җырлады да җырлады. Юл буе анын өстенә күктән йолдызлар коелды, ә күнелендә яп-якты кояш балкыды. Үзенен күкрәгендә, кояш белән йолдызларны берләштереп, үткән еллар офыгы белән бүгенге көннен бәрелешүеннән туган кайтавазны тынлый- тынлый. Ирек киләчәгенә атлады... ИКЕНЧЕ КИСӘК 1 Б үген мәдәният хезмәткәрләренең район семинары иде. Андый көнне авыл китапханәчеләре, культура йорты мөдирләре Сөембикә бүлмәсенә агылалар, акча сорыйлар, башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген дә менә бер сәгать инде кеше агыла. Шунда ана шылтыратып, Шәрифуллин ашыгыч үзенә чакыра, диделәр. Сөембикә ишек төбендә торучыларга көтәргә кушты да хакимияткә китте. —Мин синнән моны көтмәгән идем,—дип каршылады аны Әхнәф һәм өстәлгә газета ыргытты. «Күз яшьләре катыш интервью», дип укыды Сөембикә, эре хәрефләр өстеннән күз йөгертеп. Әхнәфнең күз алмалары сикерешергә тотынды. — Икәүдән-икәү аңлашасы урында сиңа мине республика җитәкчелеге каршында пычратырга кирәк булган. Мондый кешеләргә таяну—суга таяну белән бер икәнен беләм мин... — Кем икәнемне аңлатуын өчен рәхмәт...—Сөембикәнең иреннәре елагандагы кебек тартышып куйды, ләкин ул күз яшьләрен тыеп кала алды,— Синең культура дигән гарип үги малаеңны караудан гарык мин!—Ул өстәлдә яткан чиста кәгазьләрнең берсен алды да, гариза язып, Әхнәфнең алдына атты.—Резолюцияңне сал да. син миннән, мин синнән котылабыз. —Син усалланма, Сөембикә!—диде Әхнәф, тамырлары бүртеп чыккан кулларына урын таба алмыйча.—Алайга китсә, мин сине чәйнәп ташлый алам бит! Анын ачуы тавышына гына түгел, рәхимсез ялтыраучы күзләренә дә чыккан иде. Сөембикә аңа мәсхәрәле караш ташлады. —Нык тигән бу синең үтенә... Янаудан да курыкмыйсын. —Курыксам, мин бу урында утырмас та идем. —Кергәч тә шуннан башларга иден аны,—диде Сөембикә —Арсланның муенын шартлатып өзгәнне, безнен кебек куяннар нәрсә сиңа...—Ул урыныннан торып басты.—Шулай да теләсә нәрсә чәйнәргә тырышма, тешенә зарар килүе бар. Сөембикәнең бу сүхпәре Әхнәфнең соңгы сабырлыгын алды. Ул җилләнеп сикереп торды, ун кулы белән җайсыз хәрәкәт ясап, өстәлдәге газеталарны сыпырып төшерде һәм: —Утыр!—дип кычкырды ят, шомлы тавыш белән. Сөембикәнең аны беркайчан да мондый хәлендә күргәне юк иде. Шуңа күрә ул ничек урынына утырганын сизми дә калды. —Белеп тор: гарип малайны аякка бастырмый торып, сиңа тынгы булмаячак! Әле эшлисен!—Әхнәф анын гаризасын шатыр-шотыр срткалады ла. чүп савытына саласы урында, Сөембикәнең интервьюсы басылган газета өстенә атты —Тик мин сиңа саграк кыланырга кинәш итәр идем. Сиңа карата булган элекке җылы тойгыларның бөртеге дә калмады минем... —Минеке дә шулай.—Сөембикә торып басты.—Элекке дуслык хакына якын итеп кенә мин дә бер әйбер әйтим әле. Ялгыш якларга күп карап, чокырга туры килә күрмә... Сөембикә, оста хатын-кыз булдыра алганча кыланып, юри салмак кына керт-керт атлап чыгып китте Семинар әйбәт кенә узды. Аннан чыгып, үзенен бүлмәсенә юнәлгәндә, ишек янында сумка тоткан Айдарны күрде Кул бирмичә генә исәнләшкәннән сон. алар бергәләп бүлмәгә керделәр. —Әйдәгез, утырыгыз,—диде Сөембикә, ана урын тәкъдим итеп Чишенегез, диюдән курыкты, алай итсә, ничектер аны көтеп торгандыр, ана ярарга тырышадыр кебек тоелды. Айдар урындыкка утырып, бүреген тезләренә куйды да, тыныч кына ана карап тора башлады Сөембикә елмаеп җибәрде. —Сез мине күзәтеп утырыр очен генә килмәгәнсездер. дип уйлыйм. Миннән берәр торле ярдәм кирәкме? —Сезнең шулай җылы кабул итүегез үзе олы ярдәм инде —Айдар сәгатенә карап алды —Хәзер шушы җылыны йөрәгемә салган хәлдә, мина кунакханәне эзләп китәргә кирәк Сөембикәнең күңеле сыкрап куйды Айдарны һич кенә дә үзеннән читкә җибәрәсе килмәде анын! —Кунакханә моннан күренеп кенә тора —Сөембикә шулай диде дә Айдарга каш астыннан гына назлы караш ташлады —Тик нишләптер сезне анда куу уңайсыз. Гаеп итмәсәгез. мина гына кайтырсыз Бу сүзләрне ишетүгә. Айдарнын йөзе яктырып китте —Су сипмәссезме сон?—диде ул елмаеп. — Колонканың тимеренә кагылмасагыз, су сибелмәс. Алар берьюлы көлеп җибәрделәр. Кайту мәсьәләсе шунын белән хат ителде. —Сәгать дүртләрдә кайтып китәрбез Анарчы нишлисез сон? —Бер җитешеп килгәч, ссзнен бу Болынкыр дигән күркәм җирегезне карап чыгыйм инде. Бәлкем берәр йорты күңелемә ошап куяр Айдар чыгып киткәч. Сөембикә шактый вакыт уйланып утырды Бу кешенен һәр сүзе, керфегенең һәр тибрәлеше, күз карашы, гәүдә хәрәкәтләре ана искиткеч сөйкемле, үз булып тоелды. Әхнәф яныннан чыкканда, йөрәген, моның азагы болай гына калмаячак, дигән шомлы ут көйдерсә, менә хәзер. Айдар килгәч, ул үзенә таяныч тапкандай булды. Юньләп әле танышып та өлгермәгән бу кеше әйтерсең лә аны якларга дип килгән һәм Соембикә ана инде тулысынча ышана кебек иде Кичен, әзрәк мактанасы килеп, ул рульдә үзе кайтты Машинаны капка гәбенә генә куйды, гадәттәгечә шоферы аны үз вакыты белән килеп алып китә иде. Өйгә керүгә. Айдар остатгә Казан күчтәнәчләрен таратып ташлады Киемнәрен салып, ак водолазкадан калгач, ул япь-яшь булып күренде. Соембикә ана карарга гаилә альбомнарын бирле, телеви зорны кабызды, ә үзе кече якта ашыга-кабалана ашарга хәстәрли башлады, веранда базыннан тозлы кыяр, кәбестә алып чыкты Ул арада Айгөл дә кайтып керде Айдарны күргәч, ул ишек катында аптырап калды. Ирен араларыннан ишетелер- ишстелмәс кенә булып: — Исәнмесез , —дигән сүз чыкты —Исәнмесез,—диде Айдар, анын каршына килеп —Мин Айдар исемле. Сезнен исемегез ничек була, чибәр кыз? —Айгөл... —Ай. нинди матур гөл! Айдар җитез генә иелде дә. сумкасыннан афоризмнар китабы атын. Айголгә сузды. Менә шушындагы фикерләргә таянып яшәсәгез, лоньннын ин бәхетле кешесе булырсыз,—диде ул елмаеп Рәхмәт, шулай яшәргә тырышырмын, -диде Айгөл һәм чишенеп кухняга 2* 1» үтте.—Нинди шәп китап! Мин бит моны күптән эзләп йөри идем, әни!— Аннары кызының йөзе җитдиләнеп китте.—Әни,—диде ул шыпырт кына,— Бу абый кем соң? —Минем танышым, кызым. Казаннан килгән. —Бер дә әйткәнен юк иде. —Биючеләр конкурсында гына таныштым әле мин анын белән. Айгөл белән Сөембикә бергәләп ашарга әзерләделәр. Ашап-эчкәннән сон залга чыгып, өчәүләп күнелле генә әнгәмә корып утырдылар. Айгөлне берничә мәртәбә телефонга чакырсалар да, ул «Юк, мин чыкмыйм», дип җавап бирде. Бу вакытларда мәктәптәге берәр кичәдән яисә дискотекадан кайтырга тиешле кызының бүген өйдә утыруы сәеррәк иде. Хәер, ул моңа җавапны тиз тапты: кызы аны таныш булмаган ир кеше белән ялгызын гына калдырырга теләми иде. Сөембикә авылда әнисе белән яшәгән чакта кичергән бу тойгыны бик яхшы хәтерли. Ахыр чиктә ул—әни кешедән көнләшү, аны башка кешегә бирергә теләмәү, аны югалтудан курку. Сөембикә Айдарга үз бүлмәсенә урын җәйде. Айгөл белән алар парлашып залдагы диванга яттылар. —Айдар абый безгә озакка килдеме?—дип пышылдады ул әнисенең колагына. —Белмим. Әгәр озакка килсә, ни дияр идең? —Берни дә әйтмәм. Беләсеңме, әни. ул кемгә охшаган? —Кемгә? —Әбигә. —Кайсы әбиеңә? —Жәүһәрия әбигә. Кызының сүзеннән Сөембикә өнсез булып калды. Чыннан да Айдарның күзләре, борыны, бөтен йөзе әнисенекенә охшаган иде. Ә иреннәре бөтенләй дә аерып алмалы түгел, елмаюлары да әнисенекенә тартым. Сөембикәнең күзенә нишләптер йокы кермәде, төрле уйларга батып төн уздырды... Иртән алар урамга өчәүләп чыктылар. Мәктәп янына җиткәч, Айгөл кул болгап кереп китте. Сөембикә белән Айдар урам читеннән акрын гына атладылар. Таныш-белешләр Сөембикәгә сәлам биреп китсәләр дә, берничә адым үтүгә, кабат-кабат борылып карыйлар иде. Культура бүлеге бинасы турына җиткәч, Сөембикә: —Мина эшкә керергә кирәк, сез нишләргә уйлыйсыз соң?—диде. —Мин, Чаллы якларыннан йорт яисә квартира сатып алырга, дигән уй белән чыккан идем. Тик ул ниятемнән кайттым бугай. —Ничек алай? Айдар беркадәр вакыт җавап бирми торды. Аннары як-ягына борылып, караштырып алды да: —Мин биредән беркая да китмәс идем,—диде. —Сатыла торган өйләр бардыр ич, белешергә кирәк. —Өйләр барын бардыр, миңа анын сатып ала торганы кирәкми. Эчендә хуҗабикәсе дә булсын иде. Ул Сөембикәгә серле караш таплады. Бу карашның мәгънәсен, төгәлрәк әйткәндә, анын ни теләвен анларга була иде. —Эзләгән кешегә андыйны да табып буладыр. —Мин аны таптым кебек инде. —Кичә килепме? Җитез икәнсез! Кайсы урамда? —Урамын әйтә алмыйм, ә менә хуҗабикәсе минем каршымда басып тора. Сөембикә бурлаттай кызарды: —Мондый нәрсә белән шаярмыйлар, Айдар. — Шаярырга уйласам. Казаннан шушынла килеп йөрмәс идем —Яшермим, мин сезгә битараф түгел. Шуннан башка берни дә әйтә алмыйм. Хушыгыз. Сөембикә кызулап эшенә кереп китте. Ул өс-башын чишенеп, төзәтенеп урынына утыргач та тынычлана атмады. Анын тормышында ниндидер зур үзгәреш башланырга тора иде. Ул инде бик якын һәм кызыктыргыч Күнел ярларын ялгызлык ташкыны ашап газаплаган елларга, кайнар күз яшьләре белән чылатылган озын төннәргә, шатлыксыз булып аткан атсу таннарга чик кую мөмкинлеге туа иде ахрысы Бары бер тәвәккат адым ясыйсы, тик ул ялгыхтыктан коткарырмы'’ Әллә тагын да аяусызрак. гел уига-башка китермәгән күңелсез көннәре белән тормыш дингезен кайната башлармы ’ Әгәр бу мөмкинлекне ычкындырып, әнисе кебек гел юктан үз бәхетен үте югалтса? Ул хакта уйласа, әнисе өчен әрнүдән Сөембикәнең хәзер дә бәгыре телгәләнә. Әнисе гомере буе бәхеткә омтылды, ана якынайган саен, бәхете ерагая барды . Әнисе Жәүһәрия кебек биюче юк иде Бер уйлап караганда, анын бәхетсезлегенә күбәләктәй җитез биюе сәбәпче булгандыр кебек тоела Сөембикәгә. Икенче караганда, нәкъ әнә шул биюе зур тормышка, бәлкем дан китерә торган зур сәхнәләргә алтын бәхет ачкычы да булгандыр Район олимпиадаларында Жәүһәрия ел саен чыгыш ясый һәм беренче урынны ала торган була. Кыз чагында Казан сәхнәләрендә лә күпләрне тан катлыра. аны укырга чакыралар, ләкин ул фермада эшли бирә Югыйсә, бәхет ачкычы кулында була бит! Бер елны, олимпиада вакытында биегәнен күреп, ана раионнын жир бүлеге мөдире Даут үлеп гашыйк була. Зәп-зәнгәр күзле, җитен чәчле, ап-ак тәнле, нәфис кенә буйлы, күзлекле бу егет кон саен диярлек кичләрен Тантугайга Жәүһәрия янына килә башлый. Даут анын өчен жанынын яртысын ярып бирерлек булып йөргән, өйләнешергә тәкъдим ясаган. Казанга алып кигәм. дигән. Үтә дә тәэсирләнүчән. йомшак күнелле Даут оста гармунчы һәм биюче булган. Алар берыләп җырлаганнар, чәйләр эчкәннәр, кайчакларда парлашып Тангугай урамнарын әйләнгәннәр, әмма Жәүһәрия. әллә ышанып бетмичә, әллә кызык итеп, ялындырып йөри бирын Сөембикәнен әбисе белән бабасы да Даутны бик яратканнар, әнисенең шундый дәрәҗәле кешене мәче тычканны уйнаткандай йоргүенә зчләре янып, аны ачуланганнар, кияүы чыгарга кодалаганнар Ахырда әнисе ризалаша. Алар өйләнешеп Болынкыргл күчәләр. Әнисе культура йортына сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Дауг аны ормәгән җиргә дә утыртмый Өч ай яшәгәч, ул куанып, икесенә дә санаторийга юллама алып кайта. Ашказаны авыртканлыктан, ел саен санаторийга бару анын өчен мәҗбүри була. Ләкин Жәүһәрия санаторийдан баш тарта. Даут аптырашта кала, аны төрлечә үгетләп, кыстап карый Атар беренче мәртәбә шунда ныклап ачуланышалар Бер уйлап карасам, әнисенең каршы килерлек сәбәбе дә булмый. Атна-ун көннән алар спектакль куясы булалар. Жәүһәрия шунда төп рольне башкарганлыктан. бу чараны өзәсе килми, район үзәгенә килеп, үзенең беренче олы эшен күрсәтү геләген җпнә алмый Иртәгә китәсе дигән көнне, үгетләп тә эш чыкмагач. Даут —Чамала, сиңа үкенергә гуры килмәгәе,—ди һәм китеп бара Өч атна узуга, ул бер япь-яшь кызга өйләнеп кайта Жәүһәрия чәчен йолкымый, ана бернинди үпкә сүзләре белдерми. Әтисе үзенен бу адымын, мина буйсынмый торган чатын кирәкми, дип кенәанлага Әнисе, барлы-юклы әйберләрен төяп. Тантугайга кайтып китә Даутнын тәртибен райкомда тикшереп, партиядән чыгара язалар Күпчелекнең яклавы аркасында гына аны эшеннән алу белән чикләнәләр Яшь хлгыны белән \ I Казанга күченә, аннары бөтенләй Себер якларына китеп юк була Әнисе авылга кайтканнан сон. йөкле икәнлеген бе лә Бервакыт әнисенең әбисе каршында чәчләрен йолка-йолка елап аһырганын Сөембикә үз күзләре белән күрде: «Их, әнкәй, Даут минем ожмахым булган, мин шул оҗмахтан баш тарттым. Ничек үкенгәнемне белсән!.. Ходай мине моның өчен беркайчан да кичермәс!..» дип елады ул. Аннары әнисе Кәшифулланы йортка кертте, анын артыннан Сәфәргали килде. Шулар арасында Фәйзрахман, башкалар буталды. Сөембикәнең авылдан китәргә теләвен белгәч, әнисе ана бәбкәгә ташланган тилгәндәй ташланды: —Мин сине беркая да җибәрмим!—дип ярсыды ул.—Мин синнән башка бер көн дә яши алмыйм. —Әгәр мин кияүгә чыксам?—дип каршы төшә иде ана Сөембикә. —Чыкмыйсын! Минем сүземне онытма: кияүгә чыгып, син беркайчан да бәхетле була алмыйсын. —Нишләп? — Безнен маңгайга шулай язылган. Минем гөнаһларым өчен Алла сине җәзалаячак. Ялгызын яшәсәң, син бәхетлерәк булачаксың. Сөембикә шушыларны хәтеренә төшереп баш ватты. Әллә сон әнисе хаклы булганмы? Ирек белән тормышлары барып чыкмады. Менә хәзер анын алдында бәхет офыгы яктыра башлады. Алар, ингә-ин торып, Айдар белән Болынкыр урамнарыннан уздылар. Сөембикә юри башын югары күтәреп, төп-төз басып атлады. Күз яшьләре белән үткәргән елларына үч итеп, менә мин дә сезнен кебек бит. дип раслау иде бу. Ул күңелендә ниндидер келәнен шылт иткәнен сизде: әллә ачылды, әллә бикләнде... Ничек кенә булмасын, Сөембикә өчен бу бик тә ләззәтле иде... 2 ... Айдар Болынкырда булып киткәннән соң, Сөембикәнең тормышы ничектер яктырды кебек. Алар бер-берсенә бернинди вәгъдәләр бирмәсәләр дә, анын киләчәген Сөембикә бөтен барлыгы белән тойды. Беркөн эштән кайтуга, аны Айдар ишек төбендә каршылады. Алар башта бер-берсенә шактый озак дәшмичә сынаулы караш ташлап тордылар. Бу үзенә күрә икесенең дә күңелләрендә нәрсә ятканын капшау кебегрәк халәт булды. Аннары Сөембикә үзе сизмәстән нишләптер көлеп җибәрде. Айдар ана кушылды һәм алар бер-берсенен кочагына ташландылар. Шунын белән бергә яшәүләре хәл ителде. Айдар Чаллыда бер бүлмәле фатир алган булып чыкты. Анын кулыннан балта-пычкы төшмәвен күреп, Сөембикә йортына ремонт кирәклеген аңлады. Жыйган акчасы юк иде. банктан ссуда алырга уйлады. Бүген кичкырын шул ният белән Фәһимә янына китте. —Мөмкиндер бит?—диде ул, аның бүлмәсенә кереп. —Әйдә уз. Шулчак телефон шылтырады. Фәһимә трубканы алды да кеткелдәп көлеп җибәрде һәм бик кәефләнеп кем беләндер сөйләшә башлады Ул, аягын аякка атландырып, йомшак кәнәфиенә ярым ятты, ниләрдер сораштырды, кемнеңдер күлмәген, кемнеңдер түфлиләрен тикшерделәр, кайдадыр булган мәжлес хәлләрен сорады. Сөембикә басып тора бирде. Ул, әлбәттә, утыра да ала иде, тик Фәһимәнен кул ишарәсе белән булса да урын күрсәтүен көтте, әмма андый ишарә булмады. Ниһаять, Фәһимә трубкасын куеп, борылмалы кәнәфиен бераз гына турайтып, Сөембикәгә карады: —Тынлыйм. Сөембикәнең йөрәге урыныннан купкандай булды. Фәһимәнең һәр хәрәкәтеннән, аңа карата битарафлыгыннан ул инде үзен өнәмәвен һәм бу керүнен көтелгән нәтижәне бирмәячәген анлаган иле Шулай да. ятып калганчы атып кал. дигәндәй, ниятеннән чигенмәскә булды —Мина ссуда кирәк иде. шактый гына күләмдә. —Ссуда, ссуда —дип кабатлады Фәһимә —Ә нәрсәгә сон ул? —Чыгым сорый торган эшләребез бар. —Эшләрегез бар . —дип кабатлады Фәһимә, анын сүзләрен мыскыл итеп — Яна гаиләнен чыгымнары күп булыр шул Сөембикәнең күзләрендә зәһәр очкыннар кабынды —Фәһимә.—диде ул. тавышын күтәреп —Син нәрсә минем белән уйнап маташасын9 Бирәсеңме, юкмы9 Фәһимә өстәлендәге ручкасын очыннан гына тотып шакы-шокы телефон аппаратына бәргәләп торды. —Нәрсә, иске дуслар киткәч, капитал туплап булмый башладымыни? —Син чамалап. Фәһимә!—диде Сөембикә теш арасыннан.—Мин бит сине чырайсыз да калдыра алам. Ишек төбендәге милиционерын да кереп җитә алмас. —Әйе. синнән барысын да көтәргә була Күп эшләр майтардың, сөрден дә. чәчтен дә... —Ә мин синен җиренә чәчмәдем. Нәрсә чәчсәм, шуны урып та алырмын —Урасын бит инде. Нәрсә урасын—анысын үзен беләссн —Тукта әле. Фәһимә, ни булды сиңа? Кергәндә үк мине чыраснны җимереп каршыладың. Әллә мин синен юлына аркылы төштемме? Фәһимә сикереп торды, икс атлауга анын каршына килеп басты —Кем юлына аркылы төшкәненне аңларлыгын да калмаган икән Гомер буе дус булган булып йорден. Я надан эзен булмасын безнең тирәдә! —Син борыныңны артык чоймә әле. Фәһимә Вакыт җитәр, син аны соңрак аңларсың' —ул ишекне шапылдатып ябып чыгып китте Фәһимә күңеленнән бәйрәм итте. Күптән болаи ләззәтләнгәне юк иде анын. Эштән кайткач та. шул тойгысыннан аерыла алмыйча, очына-очына ашарга әзерләргә кереште Шулчак телефон шылтырады Таныш булмаган ир кеше Әхнәфне сорады Шаяртып, кыланчыкланып сөйләшә торгач. Фәһимә анын Рашат икәнен белде, әмма, күпме генә төпченсә дә. нинди йомышы барлыгын әйттерә алмады Шулай да анын Казанда икәнен, телефон номерын белде. Кичен Әхнәф ашап эчкәннән сон. гадәттәгечә диванга ягып газеталар караштырырга керешүгә. Фәһимә анын янына килеп утырды Газетасыннан аерылып. Әхнәф хатынына сораулы караш ташлады — Нидер әйтәсен бар бугай — Бар шул,—диде Фәһимә, анын чәчләрен йомшак кына сыпырып —Безгә үзара ныклы таяныч булырга кирәк, монын өчен бер-беребездән берни дә яшерергә ярамый. — Минем синнән яшергән әйберем юк. —Ә Арсланов малае Рашат белән нинди уртак эшен бар? — Ни сөйлисен9—диде Әхнәф, битараф күренергә тырышып —Үзе әйтте, сине эзләп шылтыратты Әхнәф ансат кына котыла алмаячагын анлады. —Чаллыдан бер почмак алмакчы ул. Инде күптән ялвара, ярдәм сорый Күрәсең. Арсланов минем анда элемтәләрем күплеген әйткән Әхнәф, бу сүзләргә хатыны дәртләп кабар, дип көткән иде. әмма алай булып чыкмады. — И. карткаем. син булдыра алмаган нәрсә юк бит ул Алып бир ана бер почмак Рашат кебек тәвәккәл егетләрнең кирәк булып куюы да бар Фәһимә кайнар иреннәре белән анын иреннәренә үрелде Банктан Сөембикә күзләренә яшь тулган хәлдә, иреннәрен кан чыгарлык дәрәжәдә тешләп чыкты, өенә кайтып җиткәнче үкседе. Кабаланып чишенде дә бүлмәсенә кереп капланып ятты. —Сөембикә, нәрсә булды?—диде Айдар, җинелчә генә анын инбашына кагылып. Мендәр астыннан Сөембикәнең: —Башым авырта, зинһар чыгып тор,—дигән сүзләрен ишеткәч, ул, авыр сулап, залга атлады, бераз уйланып торды да ишек алдына чыгып китте. Фәһимәнең бу дәрәжәдә бәрелүе Сөембикә өчен көтелмәгән хәл булды. Ул моның сәбәпләрен эзләде, әмма таба алмады. Дөрес, газетада теге интервью чыкканнан сон, Әхнәф белән аларның мөнәсәбәте үзгәрде, әмма бүгенге бәрелүгә ул гына сәбәп була алмый иде кебек. Нәрсә соң тагын? Әллә инде Сөембикәнең Айдар белән торуына бик күпләрнеке кебек анын да эче поша башлаганмы? Сонгы вакытларда әнисенен бер сүзе нишләптер бик еш исенә төшә башлады: «Кызым, берүк кияүгә чыкма, нәкъ минем кебек булачаксың, без беркем белән дә тора алмаячакбыз». «Нишләп?» дип өзгәләнеп сорый иде аннан Сөембикә. «Чегән әйтте, уч төбемә карады да кыз чагымда ук әйтте: Сина, синең балана да гел яшерен ярату, яшерен очрашулар язган, диде». Гомеренең беренче өлеше карангы авыл читәннәре, коймалары белән уратып алынган түгәрәк эчендә калды. Менә хәзер, бала ана карыныннан чыккан кебек, ул икенче яшәешкә күчеп маташа, үтә алырмы чикне, әллә чегәннең әйткәне тагын куыл тотармы? Тормышнын моңа кадәрге өлеше гаять тә буталчык, анлаешсыз үтте, анда мин райком секретарен яуладым, дип яшерен горурланулар, борын чөюләр белән бергә шул эше өчен газапланулар, үз- үзеннән җирәнүләр бөтенесе бергә буталды. Җирәнде, бәргәләнде һәм тагын онытты. Бала чактан ук кешеләргә дә, үз-үзенә дә, әнисенә дә буйсынмас, баш бирмәс иде Сөембикә. Әнисе: «Уйнарга чыкмыйсын!—дип маңгаенда йодрык төеп тора, ә Сөембикә җаен таба, барыбер чыга, пычракка егыла, әнисе кыйный-кыйный, тирги-тирги өс-башын алыштыра. Ул тагын чыгып югала, тагын шул ук хәлдә кайтып керә. Урамда булмасын, мәктәптә булмасын, ихатада булмасын, мангае, тез башлары, терсәкләре канлы яра, кутыр белән каплана, күгәрмәгән җире калмый иде. Сөембикә елый, бәрелмим, киемнәремне пычратмыйм, дип ант сулары эчә, кабат бәрелә, кабат пычракка бата... Сүз дә юк, сак яши атмады ул. Авылда чакта кылган гамәлләренең яхшымыяманмы икәнен белештереп тә бетермәде. Ирек белән яшәгәндә, аны үстерим, ижатына мөмкинлек тудырыйм, дип төрлечә баш ватты, үзенчә чаралар эзләде һәм муеныннан пычракка чумды. Чуммыйча да мөмкин булгандыр, һәркем ансатрак юлны сайлый, күрәсен. Билгесезлек куркыта, шуна күрә Сөембикә үзе белгән, үзе сынаган юллар белән эш итте Авыл турында уйласа, анын хәзер дә бала йоннары кабара. Кеше гомеренең ин якты, яшьлек дип атала торган чоры аның өчен коточкыч кичерешләр белән тулы, бастырылу кебек куркыныч хатирәләр рәвешендә күңелендә калган. Аларны Сөембикә ате хәзерлә оныта алмый, ул барысын да күрде. Әниләренең хатын-кызлар, ир-атлар өерләре белән бергә эчкәннәрен, ызгышканнарын, өелеп сугышканнарын да күрде, тагын әллә нәрсәләр күрде. Күпме генә яшерергә азаплансалар да, күнел күзләре барысын да эләктереп барды. Күршеләре Рәбигатти Сөембикәгә гел бер сүзне туглады: —Әниен сине әтиеңә охшатып ярата. Бу сүзләргә Сөембикә күпмедер ышана, чөнки әнисе Даугнын фоторәсемен алада бик озаклап ана карап утыра, тавышсыз гына иреннәре кыймылдый, күзеннән яшь ага иде. Кайчакларда ул, Сөембикәне кочаклап, шул рәсемне тотып, әтисе турында әллә нинди җылы истәлекләр сөйли иде. 3 Әнисе кече якта җирән Фәйзрахман белән эчеп утыра. Сөембикә идәндә курчак уИный. әнисе аны кертеп яткыра, йокларга куша, юрган белән томалап чыгып китә, әмма Сөембикә шундук атылып анын артыннан чыга Әнисе белән Фәйзрахман өстәлнен ике башында кара-каршы утыралар Жнрән Фәйзрахман яланаяк, иске тишек трикодан гына Олы аякларын сузып, әнисе нен аяк йөзенә китереп баса. Әнисенен аягы авыртадыр, дип Сөембикә борчыла, ачуы кабара, түземе беткәч, өстәл янына атылып килә дә нечкә тавыш белән кычкырып жибәрә: «Әнинен аягына бачма!» Кычкырып кына калмый, олы курчагын сыйрагыннан тотып. Фәйзрахманнын тегенә бәрә. Әнисе белән алар көлешергә тотыналар, нәрсәдер пышылдашып алгач. Жәүһәрия йомрысына карлыган вареньесы сатып болгата, шул ачы да. баллы да әйберне Сөембикәгә йоггыра Ана рәхәт булып китә, ул көлә-көлә бии башлый, нишләптер әнисе белән Фәйзрахманнын елмайган йөхләре дә. өстат дә. урыны-урыны белән акшарын бозау кимергән моржа да. түшәм-стенатар да әйләнә. Ул әнисенен кулына авып төшә дә әллә кая оча. онытыла Бөтергечтәй бөтерелгән, туры сүзле, усал Җәүһәрияне авылда яратмадылар. Анын хәтта фермага барганын-кайтканын да күрми катабыз, дип сөйлиләр иде. Әнисен, төнлә силос-фураж урласа да. тота алмадылар, «җенледер син», ди торган иде ана әбисе белән бабасы Копә-көнлсз ындыр табагыннан ярты капчык ашлык шудыру да Җәүһәриягә берни тормады Ару-татунын ни икәнен белмәде, фермада эшләде, басудагы чөгендерен эшкәртте, печәнен чапты, урманга барып утынын әзерләде, коймасын койды, үзе веранда корды, мал өе салды, кулында балта-пычкы. сәнәк-корәк уйнап кына торды Ат арбасына печән-саламны берүзе төяде, берүзе ташыды, берүзе өйде, атжау дигән әйберне белмәде «Мина көнгә унбиш минут йокы җитә», ди торган иде ул. Әнисе аракысыз да йөрмәде, ир-атлар белән эчте, алар белән күнел ачты, хатын-кызлар ана. оядагы йомыркаларын урлап эчкән саесканга карагандай, шикләнеп, сөймичә карадылар Анын турында, берүзе ун хатын- кызга. ун иргә тора, диделәр Әнисе аркасында Сөембикәгә дә. «алма агачыннан ерак төшми», дип карадылар. Ә анын үзен бөтен кешедән дә яраттырасы килә иде Моңа комачаулаганы өчен ул әнисен күрәлмады Авылда Сөембикәне кызганучылар да табылды, «әтиен булса, болай борлыгып йөрмәс илен, нинди кешене китәргә мәжбүр итте бит, Алданын ачы каһәре төшкере». диделәр Бу сүзләргә Сөембикәнең котырып ачуы чыкты, ул үзен кызгануларым һич кенә дә теләмәде Мондый чакларда холыксыхтанды. кулына эләккән әйберләрне алып томырды, әнисе белән талашты, гүзә алмаса, чыгып утын ярды, бакча казылы, көрәлгән карларны кабат көрәде, күңелендәге ачуны баса алмыйча иза чикте. Күңеле утырган, тыныч кына йөргән чакларда да ул карангы бу тормышны күрә алмады Бу күрәлмау тойгысында ачу белән кызгану икесе бергә катышып буталган иде Ачу дип ул бернигә дә каршы чыга алмады, кызганам дип беркемгә дә булыша алмады. Аларнын кечкенә Тантугай авылы дингез уртасындагы ялгыз утрау кебек яшәде, бердәнбер юл мәктәпкә, клубка, кибеткә, колхоз үзәгенә генә бар иде. Сөембикәне бер уй—авылдан ничек булса ла чыгып качарга, дигән уй гына биләде. Ул ана шулкадәр нык үтеп керде. Сөембикә үзе артыннан йөргән егетләргә дә игътибар итмәде, кем икәннәренә дә карамастан, бер сүз белән кире борды Насыйбына язган егетләрнең юньлерәк җирдә—якты, шау-шулы шәһәрләрдә көтеп торуларына анын иманы камил иде. Шуңа күрә авыл каргалары белән вакыт уздырырга теләмәде, алар белән чуалырга дәрте дә булмады Авылдан качу теләге тегенди-мондый шаяруларга урын калдырмагандыр, күрәсен. Сөембикәнең теләген белгән бабасы, аны янәшәсенә утыртып, сабыр гына үз уйларын сеңдерергә теләде: —Онытма, кызым, чын тормыш авылда гына,—дия иде ул.—Шәһәргә качу—чын асылыннан качу. —Анда ясалма корылмалар, ясалма тормыш.— Анын сүзләрен Сөембикә колак очларыннан уздырды, мәдрәсә белемле үткән заман кешесе каян анласын аларнын уй-хыялларын, дип уйлады. Ә бабасы һаман төрле яклап суктыра бирде: —Әнә Фәйзрахман абыен белән әниеңне дә шәһәр аерды. Югыйсә балачактан ук гел бергә булдылар. Әллә ниләр эзләп, авылдан чыгып кигге, шул китүдән зимагурлыкта йөрде. Ул кайтканда, әниен әтиенә чыккан иде инде. Әтиең киткәч тә, әллә ничә мәртәбә күз яшьләре белән сорап килде... Бәргәләнгән-йөдәгән чакларында Сөембикәнең бердәнбер таянычы әнисе белән бертуган Мөнир абыйсы булды. Акыллы кеше иде Мөнир Кәбиров. Шулай булмаса, гомер буе әле авыл Советы председателе, әле партоешма секретаре итеп эшләтмәсләр иде. Кәшифулла мәсхәрәләп, үзен шау-шу кубарудан туктатып калгач, ул Мөнир абыйсына Аллага караган кебек карый башлады. Анын никадәр хаклы булганлыгын Сөембикә соңрак аңлады. Унберенче класста укучы бер кыз алданып, шау-шу кубаргач, ул кызга бөтенесе бармак төртеп күрсәтергә тотынды, ачыктан-ачык мыскыллады, ир- атлар оятсыз тәкъдимнәр ясады. Кәшифулла белән булган вакыйгадан соң, Мөнир Кәбиров кайбер нәрсәләрне Сөембикәгә ачыктан-ачык сеңдерде: —Менә синең гөлен бар, утыртырга савытың юк. Атын бар, арбаң юк— кешедән алып торасын. Синен иң зур хыялың—авылдан чыгып китү, кая да булса урнашу. Аны тормышка ашырырга синен мөмкинлеген юк. ә бит сина ярдәм итәрдәй кешеләр бар. Шуларны табарга, файдаланырга кала. Ничек итеп булса да алгы планга төп мәнфәгатьне куясың. Бу—тормышнын конституция кебек төп кануны. Ул әйткән фикерләрнең асылына әүвәл бик үк төшенеп җитә алмады Сөембикә. Әнисенә җинаять эше ачылып, авылга тикшерүче Янчурин килеп йөри башлагач. Монир абыйсы үз фикерләрен тагы да аңлаешлырак итеп җиткерде. Сөембикәне олы курку биләде, ул хурлыклы упкынга сикерергә теләмәде, ләкин абыйсы каты бәрелмәде, анын эчке халәтен күреп, бу гамәлләрнең зарурлыгын дәлилләп күрсәтте. Шундый сөйләшүләрнең берсендә Сөембикә ярсып китте. Ана әллә нинди гаепләү сүзләре ташлады, бу адымга беркайчан да бармаячагын әйтте. Ләкин Мөнир Кәбиров үзенә ташланырдай булып ярсыган Сөембикәгә бик тыныч карады. —Ярар, сенлем,—диде ул бераз үпкәләгәнрәк тавыш белән.—Мин сина үз тәҗрибәмнән чыгып ярдәм итәргә теләдем. Һавада очып йөрү әйбәт нәрсә, анда иркенлек, чисталык. Горур яшә, саф кал, әмма тәнең белән син менә шушы пычрак фермада аунаячаксың, сине авыл хатыннары язмышы көтә. Ирең дә булмаячак, күреп торасын, чын егетләр инде әллә кайчан авылдан качты, калганнары җыен әтрәк-әләм, егет аламалары гына. Менә син шунда якты кояш кебек саф. горур булып яшәрсен. Анын бу сүзләре Сөембикәнең колак төбендә әллә ничә көн яңгырап торды. Уйлана торгач, ул аңа елап барды. Әмма Кәбиров дәшмәде, аны шул хәлендә калдырып чыгып китте Шактый вакытлардан сон гына йомшап, яна кинәшләрен бирә башлады: Мәхәббәт, гаилә юк икән кыска, очраклы очрашулар тормыштагы уен гына, диде ул. Хыянәт тә, бозыклык та юк. Авыл кешеләренең тормышын кара. Әнә кемнәр кем белән генә буталмый. Яшәеш буыннан буынга шулай дәвам иткән. Тәннең дә, җанның да үзенчә яшисе килә... Сөембикә булдыра алганча читкә тартылып азапланды, ләкин инде, өстенә ой биеклеге булып килүче рәхимсез дулкын алдында казган кешедәй, үзенен көчсез икәнлеген анлазы. Анын бу карышуы сонгы талпыну, тел белән генә карышып азаплану иде. Янчуриннын эшне төгахзәп судка тапшырыр вакыты житкәч, сузарга мөмкинлек казмады. Сонгы очрашуда Кәбиров ана: —Җир йөзендә әнидән дә кадерле жан иясе юк.—диде.—Аны утыртсазар. икегез дә һәлак буласыз. Әгәр Янчурин сина шу ндый тәкъдим ясаса, әниен хакына.. Анла: әз генә чигенүдән берни дә булмый: әз генә, чепети генә чигенү... Янчуриннан сон. Шәвәлиев белән очрашуга Соембикә өлгереп житкән иде инде Бу кызык уеннан үзенчә тәм табарга да өйрәнде ул. Кая таба тәгәрәгәнлеген бик сонарып анлады Сөембикә Мөнир абыйсы ярдәмендә бер көйгә тирбәлә-тирбәлә акты да акты. Ана үзенә юл ярырга кирәк түгел, бөтенесе әзер, күрсәтелгән, шул кушылган ихтыярга буйсынырга гына кирәк иде. Ярның әле бер. әле икенче ягыннан абыйсынын ышанычлы сүхзәре аны озата барды: —Анла, бөтенесе вакытлыча бөтенесе дә узачак. Аннары яна тормыш башлыйсын... Ә хәзергә тешенне кысып түз—котылу юлы бары шушы гына . Кеше үзен гомер буе ваклап-ваклап башкаларга өләшә. Мөнир Кәбировнын бик күп сүхзәре мәктәптә өйрәтелә торган, газетажурналлар, ралио-телевизор аша туктаусыз сеңдерелә торган югары әхлак нормаларына тәнгәл килә иде Хатирәләр, елларны сикерә-сикерә әле ерактагы үткәннәргә, азс бүгенгегә кайтып, аны бик озак уратып йөрттеләр. Ул залга чыкканда, кызы телефоннан сөйләшә. Айдар өстәл янында газеталар укып утыра иде Айгөл берничә кыска сүз белән трубкага нидер эндәште дә. кинәт Айдарга борылып: —Сез нишләп минем сөйләшкәнне тынлап утырасыз?—диде. Айдар сискәнеп китте һәм урыныннан сикереп торды Ул кулындагы газетасын бөгәрләп, күкрәгенә кысты —Гафу ит, Айгөл... Мин синен сөйләшкәнне тыңларга теләмәдем, газета укый идем. —Тынлыйсыз!—диде Айгөл ачулы тавыш белән —Сез һәрвакыт мин сөйләшкәнне тынлыйсыз! Айдар газетасын куйды да башын игән хәлдә акрын гына өйдән чыгып китте. Соембикә Айгөлнең сөйләшеп бетергәнен көзге дә ана ияреп кухняга чыкты. Кызы мәктәптән кайтып ашарга утырган булган икән Ул. чәнечкесенә үрелеп, котлет ашарга кереште. Соембикә аркасы белән кухня шкафына сөялде, кулларын күкрәк турына баглап куйды. —Кызым, нигә син ана каты бәреләсең?— диде ул ялварулы тавыш белән. — Минем сөйләшкәнне тыңламасын —Сәбәп анарда түгел бит Син ана һәрвакыт яратмыйча карыйсын Айдар абыеңның сина бернинди начарлык кылганы юк Ул синен өчен дә. минем өчен дә якын кеше Ә син аны һәрвакыт гел авыр ханә куясын -Ярар, моннан сон гел елмаеп кына торырмын —Синең ясалма елмаюын кирәкми. Без кешеләрчә яшәргә тиеш. Син аннан көнләшмисеңдер ич? Сөембикәнең бу сүзләренә Айгөлнең күзләре очкынланып китте, бит очлары кызарды. — Мин көнләшмим. Әгәр ул сина бик кадерле булса, үземнең бүлмәңдә генә тот Айгол сикереп торып чыгып китмәкче булды, ләкин Соембикә аны беләгеннән эләктереп азды Икенче кулы белән яңагына чалтыратырга кизәнәм дигәндә, ничектер үз-үзен җиңеп, тыелып каза азды —Бу сүзләрен белән син мине бик нык рәнҗеттең, кызым,—диде ул теш арасыннан. Айгөлнен кулын җибәрде дә кызулап ишек алдына чыгып китте. Айдар Ирек ясаган чатырга утырган да, күзләрен йомып, хәрәкәтсез калган. Каршына Сөембикә килеп басуга, ул күзләрен ачты, ләкин карашын читкә алды. — Менә тагын көз житте,—диде Сөембикә, зәнгәр күк йөзенә, агач ботаклары арасыннан офыкка тәгәрәп баручы кояшнын кызгылт нурларына карап.—Яфракларда җәйге яшеллек юк инде... — Быел көз аяз булачак, кыш җылы килер, дип язганнар.—Айдар бармакларын чатыр өстәлендә биетте, андагы биш-алты алманы урыннарыннан күчергәләп куйды —Ә мина нишләптер быел кыш бик салкын булыр күк тоела. Сөембикә анын янәшәсенә килеп утырды, күзләренә туп-туры карады . —Сина бик тә кыен, Айдар. Без бит кулга ияләшмәгән кыргый җәнлек белән бер... Айдар анын чәченнән сыпырды да елмаеп: —Бар. чиләк алып кил әле,—диде. -Ник? —Коелган алмаларны җыйыйк. Сөембикә зәнгәр капрон чиләк алып килде. Алар чүгәләп алма җыя башладылар. Берчакны бер-берсенә якынаеп, иңбашлары терәлде. Айдар, бер зур гына алманы алып, Сөембикәнең инбашына сөрткәндәй итте дә шартлатып тешләп алды, аннары ана сузды. Сөембикә дә тешләп алма капты. Алар парлашып авызларындагы алмаларын тәмләп чәйни башладылар. —Әйбәт кеше син. Айдар,—диде Сөембикә пышылдап. —Синен белән мин башкача була алмыйм... Айдарның тавышы шундый ягымлы, йомшак, елмаюы серле иде. 4 Май урталарында Ирек көнкүреш комбинаты коридорында Кәрәм Нәжмиев белән кара-каршы очрашты. Күптән сагынышкан дуслар кебек, кул биреп күрештеләр, әлбәттә инде, хәл-әхвәл сораштылар. —Менә шушы халык өчен бик кирәкле тармакны яшәтергә дип җан ату инде картайган көндә,—диде Кәрәм Нәҗмиевич, сынар күзен кысып. —Сезнең өчен бу кечкенә оешма нәрсә инде ул,—диде Ирек, анын салпы ягына салам кыстырып.—Сез бит районны тоткан кеше. Дер селкетеп, дисәң дә, хата булмас. Бу мактау сүзләреннән Кәрәм Нәжмиевичнен иреннәре җәелеп китте. —Булды эшләр. Әйдәгез, минем бүлмәгә керәбез. Гәпләшә-гәпләшә кофе эчкәннән сон, Нәҗмиев, райком заманнарындагы таныш мөштеген чыгарып, сигарет кабызды һәм, ике-өч мәртәбә тирән итеп сулыш алганнан сон, төтен эчендә элеккечә куәтле, усал зат булып гәүдәләнде. —Таныш мөштек,—диде Ирек көлемсерәп —Туза торган түгел. —Аның тузарга җае юк, эченнән кайнар төтен йөреп тора. Бернинди микроб, эррозия ашый алмый. Менә сезне дә, иптәш Сабитов, үз мөштеге белән Шәрифуллин бик әйбәт суыра бит... Сүзнең мондый юнәлеш аласын көтмәгән Ирек, тыныч кына чабып барган җәнлек ят тавыштан өркеп калгандай, сискәнеп китте: —Элекләрдә сезнең төтен күзне әчеттерә торган иде инде ул әчеттерүен. Хәзер бигрәк тә зәһәрләнә бугай. —Ирек урыныннан торды —Кофегыз бик тәмле булды, рәхмәт,—диде ул шактый ачулы тавыш белән. —Ирек туган!.. Ирек чайкалып китте, Нәҗмиевнын алай дип эндәшүен хыялга да китереп булмый иде Ялгыш ишетмәдемме икән, дип кабатлап сорарга мәжбүр булды —Нәр-сә?.. —Син мине бүлдермичә тышта Мин үз гомеремдә шактый кешеләрнең язмышларын теләгән якка бордым, үзгәрттем. Хәзер бөтен нәрсәнен асты өскә килде Шуна да карамастан, татар дигән халык яшәргә тиеш. Ә син. Сабитов, безнен халыкның бер вәкиле Болынкырда татарнын асыл егетләре кем сон? Әхнәф Шәрифуллинмы. Ирек Сабитовмы? —Ә нигә без икебез генә?—дип сорап куйды Ирек, анын сүз сөрешенен кая барганын аңламыйча —Халык сезнен бергә икәнегезне күреп тора. Тик Шәрифуллин милләт улы түгел. Ана халык кирәкми —Ул сезне эшегездә калдырган булса, бу сүхтәрне әйтер идегезме икән'’ —Мөгаен әйтмәс идем Мин сина бер сорау гына бирмәкче идем Әйткән җавабына карап, сина гына түгел, хәтта тулаем Сабитоалар нәселенә бәям үзгәрәчәк, яисә элеккечә калачак — Нәжлшев сүзен бүлде дә. авызындагы төтенен чыгарып бетергәч. Иреккә якын ук килде һәм. ана иелеп, пышылдаулы карлыккан тавыш белән —Өй туена бүләк ителгән стенка белән шкафнын картлар йортына кайтарылганын сез белдегезме?—диде —Ә?!!—Ирекнең сулышы өзелде, күкрәгендәге һава ни эчкә кермәде, ни тышка чыкмады — Кәрәм Нәжмиевич бу бит... Сез беләсезме мондый нәрсә белән шаярмыйлар. —Димәк, белмәгәнсез, —дип сузды Нәжмисв. —Соң белсәм, мин шуны алыр идеммени?! Нәжмисв сигаретын мөштегеннән алып көл савытына китерде лә сытты, изде. Аннары тораташ каткан Ирекне бүлмәсендә калдырып чыгып китте Ул секретарь кызнын: —Ирек Хәйриевич. әллә авырып киттегезме?—дип дәшүеннән бераз айныгандай булды. Ирек, урыныннан кузгалып, нишләптер каршы яктагы почмакка атлады, аннары ялгышын аңлап, кире борылды да исерек кеше кебек бүлмәдән чыкты, саубуллашмый-нитми, коридор стенасына тотына-тотына. урамга чыгарга ашыкты Әллә атлап, әллә үрмәләп, музейга кайтып житте Керде дә урындыгына лапылдап утырды, уйларының очын да. азагын да табып булмый иде. Ничек Әхнәф шушыны эшли алган?! Ул бит бүләккә сынар китап күтәреп килсә дә Ирек канәгать иде. Стенка белән шкафнын нинди бүләк икәнен сизгәндәй, ул әллә ничек бөтен барлыгы белән куырылган иде Кичен эштән кайтканда Ирек бәгыренең бер тамырын суырып алган кеше хәлендә иде. Өйгә кергәндә үк, утынлыктан балтаны эләктерде. Бу әшәкелекне бары тик шунын белән генә гозәтеп булыр кебек тоелды ана. Чишенеп тә тормастан. стенка каршысына килде Зәнфирә анда матур итеп әйберләр тезгән, бер урынында алтын Иөгертелгән кынгыраулы сәгать текелдәп утыра, урта өлешендә Ирекмен ин кадерле китаплары, астагы бүлкәдә анын язарга җыйган материаллары. Ул. тешен кыскан хәлдә, үзеннән сабырлык сорап, балтаны кабат урынына чыгарып куйды Алар гадәт буенча, кайсысы алдан кайтса, шунысы чәй куя. ашарга әзерли юрган иде Ирек бүген бернигә дә кагыла алмады, ул һаман шул чишенмәгән килеш өстәз янында утыра бирде. Менә Зәнфирә кайтты. Ирекнен шундый хагтә кара коелып утыру ын күргәч, гаҗәпләнүдән анын кашлары җыерылды, кулындагы әйберләрен өстәлгә куеп, ул Иреккә иелде. Нәрсә булды сина. карткаем? Бөтенләй төсен калмаган. Син бит авырыйсым Ул. анык кулын җәһәт кенә эләктереп, пульсын эзләп тапты - Йөрәгең дулап тибә, ашыгыч ярдәм чакырыйк. —Кирәкми...—диде Ирек, авыр сулап. —Жә, әйт, нәрсә булды? Ирек, исерек кеше кебек, башын югары күтәреп, карашын Зәнфирәгә түгел, каядыр читкә юнәлтте : —Шундый нәрсә... безнен, урамга чыгып, кешеләр күзенә карарлыгыбыз беткән икән... Аның бу сүзләреннән Зәнфирә өнсез калды: —Әйт тизрәк, ни булды? —Булган инде. Кара син безнен стенкага, шкафка. Матурмы? —Матур. —Ә син беләсеңме аларнын картлар йортында тәрбияләнүче гарип-гораба, авыру, тормыш тарафыннан рәнжетелгән затларның өлеше икәнен? Зәнфирә берни аңламады, анын йөзендә гажәпләнү артканнан-арта барды. Ирек сүзен дәвам итте: —Әхнәфләр ул әйберләрне картлар йорты хисабына китерткәннәр! Шәп бит, ә?! Ирек әллә нинди ят тавыш белән көлгәндәй итеп куйды. Аның әйткәннәре Зәнфирәгә әле һаман барып җитә алмый иде: ул тавышсыз гына, түбәсенә китереп суккан кешедәй, башын чайкады. Ирек сикереп торып, җиңнәрен сызгана башлады. —Әйдә, әйберләреңне бушат, мин үземнекеләрне алып куям, стенкасын да, шкафын да сүтәбез дә картлар йортына илтеп тапшырабыз. Зәнфирә юынгычка атлаган җиреннән туктап калды һәм, аптыраулы карашын төбәп, Ирекнең каршына килде: —Зинһар кызма әле! Ниндидер башка юл табарга кирәк. —Башка юл юк,—Ирек тавышын күгәреп кычкырды:—Аңлыйсынмы, башка юл юк! Кабахәтлек кабахәтлек булып кала. Мин аларны турарга дип алып кергән балтамны чыгарып бәргән идем. Әгәр син тагын мәмрәп торсаң, аны алып кереп, менә хәзер шушында күз алдында турап өям. —Зинһар әз генә сабыр ит,—диде Зәнфирә, ике кулы белән башын тотып.— Әз генә тынычлан, шулкадәр куырма, башыма капты... —Бушат әйберләреңне! —Бушатмыйм, үзен теләсәң нишләт!—Зәнфирә кычкырып елап җибәрде.— Миңа берсенең дә кирәге юк, турап бетер! Ишек алдына алып чыгып, ут төртеп яндыр!—Ул елый-елый бүлмәсенә кереп китте. Ирек катып калды. Анын йөрәге, келәшчә белән кыскандай, сызлап сулкылдады.Ул ишек алдына чыгып китте, тыкрыктан урап менде, караңгырак урыннардан кызу-кызу атлады, эчендә дөрләгән ялкынны ничектер сүндерергә, тынычланырга кирәк иде. Ул, йөреп кайтып капкадан кергәч тә, ишек алдында шактый басып торды. Ирек бер карарга килә алмады, монын сәбәбен ул ачык аңлады: Зәнфирә аны чигендерде. Өйгә кергәч, юынып өстәл янына килде. Кара-каршы утырып, бер сүз дәшмичә, мәҗбүри ашаткандай, чытык йөз белән ашадылар, чәй эчтеләр. Аннары икесе ике якка аерылды: Ирек залга чыгып телевизорны кабызды, ә Зәнфирә кухня ягында нидер эшләде. Икенче көнне кич тагын шул күңелсез тарткалаш башланды. —Мин бер котылу юлын таптым бугай,—диде Зәнфирә. —Нинди юл? —Бәясе билгеледер бит инде анын? Акчасын түләрбез. Аның бу сүзләренә Ирек дәртләп капты: —Аннары һәрбер кешегә квитанция селкеп йөреп күрсәтербезме?! Әллә район газетасында белдерү генә бирәбезме? «Без ул әйберләргә акча түләдек, тулы исәп-хисап ясалды». дип. Юк. Зәнфирә! Бу мөмкин әйбер түгел. Моны мин әйткәнчә генә төзәтеп була. Жыештыр әйберләреңне' Бераздан авыр сулап, икесе дә эшкә тотындылар. Ял көнне Ирек көне буе стенка белән шкафны сүтте, кисәк-кисәк итеп бау белән бәйләде һәм верандага чыгарып өйде 5 Икенче көнне төштән сон Ирек. Нәжмиевтән УАЗ машинасы атып, өенә кайтты. Стенка белән шкафны төяп, картлар йортына киттеләр Әмма директор аларны ихатага кертү түгел, капкага да якын китермәде, яла ягасыз, милиция чакырам, дип куып җибәрде —Сез Шәрифуллиннын төзелеп ята торган йортын беләсезме? —Беләм.—диде шофер, куркудан агарынып —Белсән. киттек шунда. Алар Болынкыр читендәге каенлыкка терәп салынган өч катлы мәһабәт йорт янына килеп туктадылар Анын турында ишеткәне. Әхнәфнен. килеп күреп кит, дип чакырганы булса да, Ирекнен монда аяк басканы юк иде әле. Ул үзенен эшләнеше, почмакларыннан күтәрелгән манаралары белән чын крепостьны хәтерләтә иде Коймалары биек итеп тимердән тотылган, йорт үзе кызыл Мәскәү кирпеченнән сатынган Тәрәзәләрнең өсләре түгәрәкләп уелган, пыялалары көзгедәй елтырап тора, төн караңгылыгы сеңдерелгән төсле ул пыялалар аша эчтәге бер әйберне дә күреп булмый. Ике катлы гараж, эчтәрәк тагын ниндидер корылмалар шәйләмә Капка биредә дә бикле булып чыкты. Ләкин баганасына саннар төшерелгән калькуляторга охшаш нәрсә беркетелгән иде Ирек шунын берничә санына баскалап аллы Күрәсен. өй эченә сигнал барып җитте, ишек ачылып, озын гәүдәле, кара мыеклы, күн фуражка кигән бер ир салмак адымнар белән капкага юнәлде. Ныклабрак карагач, Ирек анын Миргаяз икәнлеген таныды. «Әллә сон мин төш күрәмме ’• дип уйлады ул эченнән, аптыраудан гажиз булып. Ул арада Миргаяз —һо-о-о. Ирек Сабитон!—диде дә. колачын җәеп. Ирекне кочаклап алды, анардан аракы исе бөркелеп тора иде, —Нинди җилләр ташлады? Картлар йортында бер абынып ялгышкан Ирек бу юлы ул ялгышны кабатламаска теләде —Менә абзый кертеп чыгарга кушты, тизрәк капканны ач,—диде ул. Миргаязны ашыктырып —Пожалуйста. Ниндидер кнопкага басуга, зур капка шуып ачылып китте Атар машина белән эчкә уздылар. —Кая куярга кушты '—диде Миргаяз —Анысын әИтмәде. үзен хәл ит —Ярый, менә монда коридорга гына кертәбез. Бәйләмнәрне кертеп сөяү озак вакытны алмады Эш беткәч. Миргаяз —Әйдә, минем бүлмәгә керәбез, әзрәк чемердәтеп утырыйк, -диде —Керергә вакыт юк ате,—диде Ирек —Оныттыгыз бит мине Миргаяз ана дәшмичә күзен кысып, мәсхәрәле караш ташлагандай карап торды: — Без бит вак кешеләр, ә синен масштаблар. Ирек Сабитов. хәзер зурдан Менә бит кемнәр белән эш итәсен. —Ә син.’—диде Ирек.—Мин әле бу йортка беренче мәртәбә киләм. син яшәп үк ягасын түгелме сон? —А как же!- диде Миргаяз —Без дә төшеп калганнардан түгел —Турысын гына әйт әле. син ничек килеп эләктен монда.’—Миргаяз шоферш карап куйды —Син бу егетеңне җибәр әле, өенә тәпиләп кайтканнан бер әйберен дә төшеп калмас. Хәзер мин сиңа йортны күрсәтәм. берәрне кәгеп тә алырбыз. Ирек шоферга рәхмәт әйтте дә машинаны җибәрде. —Мин монда хәзер ел ярым инде. Ә килеп эләгүемә тамак гаепле: биредә безнен бригада эшли. Башта бассейн ясадык, хәзер теплица корабыз. Эш муеннан. —Ә син кем соң? —Мин монда үзем управляющий, үзем каравылчы, үзем ташчы. Әйдә инде берәрне тотыйк! —Рәхмәт, мин бит ул әйберне ташладым. —Их, бар иде күнелле вакытлар, малай, ә? Мин үзем дә шактый киметтем аны. Әле бүген хуҗалар Казанга кунакка киткәннәр иде, шуна гына бераз бәйрәм итәм. Бу мәсьәләдә бик каты ул. Күрсә, кылыч белән башынны гына кисә. Шаярырга ярамый. —Ә бу күршедәге ике катлы йорт кемнеке?—дип сорады Ирек, беренче каты таштан, икенче каты шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган йортка күрсәтеп. —Анысы Фәниснеке, хакимияттә эшли бит, Сәлахов. Шушы көннәрдә алар күченәләр инде. Миргаяз Ирекне йортның эченә алып кереп китте. Беренче каты инде эшләнеп беткән, штукатурланган, алтын люстралар асылган икән. Шушы ук катта сауна, бассейн, үтә дә зур кухня, туалет, тагын ниндидер берничә бүлмә бар. Миргаяз шул бүлмәләрнең электр белән җылытыла торганында яшәп ята икән. Икенче, өченче катларда штукатурлау эшләре генә калган. Аларда йокы бүлмәләре, заллар, китапханә, спорт, бильярд бүлмәләре урнашкан. Атарны күреп-карап, хәтерләп кенә бетерерлек түгел икән. Миргаязның сөйләве буенча, инде бильярд га. музыкаль үзәк тә, һәр бүлмәгә япон телевизорлары, магнитофоннар, тагын әллә нәрсәләр складка кайтарып тутырылган. Өченче катның тәрәзәсеннән карагач, йорттан берничә йөз метр ераклыкта актарылып ташланган туфрак өемнәре күренде. —Алары нәрсә була?—дип сорады ул Миргаяздан. —Анда зур плотина төзеләчәк. Менә бу өйдән чыгып, бәрәңге бакчаларын узгач, әнә теге тип-тигез урынны күрәсеңме? Анысы туп тибә торган урын. Шуннан сон инде буага чумып була. Ирекнен күңелендә әллә нинди давыл купты. Ул давылның нишләп купканын да, аны кая таба очырганын да ул инде сизми иде. Миргаяз белән әллә хушлашты, әллә юк—анысын да хәтерләмәде, шул давыл канатларында аягы белән бер җиргә тиеп, бер күтәрелеп. Ык буена кайтып җитте. 6 Минзаһит урыныннан торып утырды, чүәкләрен дә элмичә, өстенә халатын да кимәгән хәлдә, нишләргә кирәклеген уйлый башлады. Аяк очларына гына басып, үзләренең бүлмәсе ишеген тоткасыннан бераз күтәреп этте дә тынлап торды. Рашат бүлмәсеннән тавыш-тын ишетелмәде. Төнлә аның бөтен фатирны бер итеп шатыр-дөбер йөрүен котлары очып тынлап ятканнар иде. Котырды, сүгенде, урындыкларны аударды, ниләрдер эчте, телевизор акыртты, ахырда кереп түнде. Минзаһит үзен бу дәрәҗәгә төшәр, дип элек башына да китерә алмас иде. Кемне дә булса шундый хәлгә калган, дисәләр, кычкырып көләр, берни дә аңламас, аны адәм актыгы дип гаепләр иде. Хәзер нәрсә? Алар Рашатка һәм үзләрен чолгап алган шул хәтәр дөньяга каршы көрәшәләр. Иң элек малайларын эчкече, куркыныч марҗадан аерырга алындылар. Марҗа инде ачыктан- ачык килеп йөри. Рашат өстеннән генә түгел, алар өстеннән дә хакимлек итеп азаплана иде. Ахырда Минзаһитка район эчке эшләр бүлеге начапьнигьгна керергә, үзенен нинди эшләрдә эшләгәнлеген әйтергә һәм бүгенге тормыш хәлләрен сөйләп бирергә туры килде. Баруынын нәтижәсе озак көттермәде марҗаны кулга алдылар, суд та булды. Ул кызлар һәм егетләрне наркотик кулланырга, башка бозыклыкларга өйрәткән булып чыкты. Рашат, бу хагтәрдә Минзаһитнын катнашканлыгын белгәч, чын мәгънәсендә ерткычка әверелде Анын акча сорап кул күтәрүләре гадәти хәлгә әйләнде Минзаһит белән Хәят акчаны төрлечә бүлгәләп, яшереп тоттылар Рашатнын котыру дәрәҗәсе бик куркыныч булса, зуррак сумма, түзәрлек булса, кечкенәрәге бирелде. Рашатнын берничәшәр ай югалып торган чаклары атар өчен бәйрәмгә әверелде. Андый югалулардан соң ул баеп кайта, рестораннарда гына типтерә, баш төзәтергә акча дауламый, сумкасыннан атып, затлы коньяклар гына чөмерә. Бервакыт югалып торгач, ул өстәлгә төргәге белән акча кайтарып ташлады. Минзаһит белән Хәят калтырана-калтырана акчадан баш тарттылар Рашат, аларга мәсхәрәле карап, акчаны алды да сумкасына атты, башка күрмәссез, диде. Минзаһит гомер буе ялган, икейөзлеләнү күреп газаплана иде. Шул ялганнан котылмакчы булса, тормыш куйган тәртипләр анын үзен дә шуна мәҗбүр итә иде. Ниһаять, менә анын теләге тормышка ашты: аларнын тормышында бер генә ялган да калмады—шәп-шәрә дөреслек! Ә ничек рәхимсез, куркыныч ул. Йөрәге әрнегән чакларда аны атлә нинди үкенечле уйлар биләде «Нәрсә таптын син бу Казанда? Нәрсәгә ашкындын син монда?» дип үзен үзе тиргәде Ят иден Болын кырла рәхәтләнеп Бакчасында бар дөньясын онытып уздырган көннәрен ул җәннәт рәхәтләре белән исенә төшерде. Аяк астында йомшак кара туфрак, яшел үлән, тирә-юнендә агачлар, кошлар тавышы, җил исә. янгыр ява. ак кар бөртекләре күбәләкләрдәй оча. урамга чыксаң, таныш кешеләр сәлам бирә. Шушы таш базда җәфаланып ягу кирәк идеме? Апардан кызы Эльза белән кияве дә читләштеләр, чөнки Рашатка үгет-нәсихәт укый башлауга, ул аларны куып чыгарды Бервакыт Эльза Минзаһитка егет чакта алып барган көндәлекләрен биреп китте Көрән тышлы бу дәфтәрне ул әле артыннан, әле алдыннан укыды Укыган саен, күңелен үткен пычак белән телгәләгәндәй, үкенү-сагыш биләде. Көндәлекләрдә анын ин гөнаһсыз чорлары ярылып ята иде Яшьлекнең матур хыяллары, тормышның һәр көненә соклану, игелекле зур омтылышлар, яшәү матурлыгы турында романтик уйлар, ниндидер китаплардан күчереп куелган фикерләр. Ул чордагы Минзаһит белән хәзергесен чагыштырырлык та түгел, алар арасында бернинди дә уртаклык капмаган, бу икс затны бары тик исем генә берләштерә иде. «Нәрсә булды' Мин гомеремне нәрсә өчен яндырдым?!» дигән сорауларга җавап эзләп, башлары чеңләде. Анын бит яшьлек максатлары якты, үзен кешеләр өчен багышлауга юнәлдерелгән иде. Ә нишләп сон ул ният тормышка ашмады? Яшьлектәге якты хыяллар югалтылган иде. Нәрсә өчен икәнен хәзер инде әйтеп тә булмый Башта Минзаһит илдәге тәртипләрне гаепләде, әмма тора-бара уйлары, җил куып китергән дулкын кебек, һаман бер ярга—үзенә китереп бәрделәр Анын тарафыннан бик күп язмышлар җимерелде, шул исәптән Хәятка да ул бәхет китерә алмады. Икесенең ике дөнья булып яшәвенә, балаларны аерып тәрбияләүләренә ул бүтәнчә карый башлады Бу үзгәреш беркөнне базарда үзе белән партия мәктәбендә укыган Гапсаматонны очраткач булды. Башта алар бер-берсен танымадылар, бик озак карашып тордылар, ахырда кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәл сорашырга керештеләр Ике арадагы әңгәмәдән бигрәк Минзаһитны курсташының тышкы кыяфәте тан калдырды Ул укыгандагы кебек япь-яшь. йөзләре алланып тора, битендә җыерчыклар да юк диярлек, чәчләре дә чем-кара иде Партия мәктәбендә чакта алар кул биреп исәнләшеп китүдән ары узмаган булсалар да, Гапсаматов Минзаһитны. айга-вайга карамыйча, үзенә кунакка чакырды. Ул ике бүлмәле фатирда яшәп ята икән. Хатыны да үзе кебек яшь, җинел хәрәкәтле, ут борчасыдай очып йөри. Миңзаһитнын кем икәнен әйткәч, анын бер алдына, бер артына төшеп, сандугачтай сайрады, җитәкләп зал ягына алып чыкты, идәндә уйнап йөргән ике бала белән таныштырды: оныкларыбызнын балалары, бакчага бирдермибез, үзебез карыйбыз, чатнатып татарча сөйләшәләр, татарча җырлыйлар, татарча бииләр, диде, җырлатып-биетеп тә күрсәтте, Минзаһит ике бүлмәле фатирдагы иркенлеккә хәйран калды. Анда артык берни дә юк. яшәү җиренең яртысын биләүче күпереп торган затлы кәнәфи-диван кебек нәрсәләр тутырылмаган иде. Гапсаматов, табын янында утырганда, үзенен тормыш хәлләрен сөйләп бирде: аны әүвәл туган авылында партоешма секретаре иткәннәр, аннары балалары бик кыстагач, Казанга күчкәннәр, шәһәрнең кайсыдыр райкомында инструктор булган, шуннан пенсиягә чыккан. Алар, өстәлгә әллә ничә төрле затлы эчемлек куеп, Минзаһитны кыстадылар да кыстадылар. Үзләре иреннәрен генә тигереп куйсалар да, ул нишләптер кыстаганга бирешеп эчте дә эчте, ахырда исерде. Дөресрәге, ул үзенең Гапсаматов кебек шушлай яшь, матур булып саклана алмаганына үч итеп эчте. Ахырда, тавышсыз гына еларга кереште. Гапсаматов белән хатыны хафаланып анын тирәсендә бөтерелә башлагач, исерсәм елый торган гадәтем бар, дип акланды. Йомшавын күреп, хуҗалар аны ихлас күңелдән кунарга кыстадылар. Минзаһит, үзенен кайтырлык түгел икәнлеген чамалап, Хәятка шылтыратты да кунып калды. Бу очрашу аның күңелен актарып ташлады. Тормышта бернигә дә ирешмәгән Гапсаматовнын ул үзеннән мең мәртәбә бәхетле икәнен аңлады. Аларның җаннары тыныч, шул затлы җиһазлар белән бизәлмәгән фатирларында бәхет касәләре мөлдерәп тулып тора иде. Көн саен түгел, хәтта сәгать саен Минзаһит үзләренең тормышын аларныкы белән чагыштыра башлады, чагыштырган саен, аянычрак нәтиҗәгә килде... Рашатның аяк тавышы аның уйларын бүлде. Колагын ишек ярыгына куеп, тын да алмыйча тыңларга кереште. Менә ул аякларын сөйрәп кухня ягына юнәлде, нәрсәләрдер шалтырады, шешәдән аракы салганы, голт-голт эчкәне ишетелде. Аннары Рашат ютәлли-ютәлли туалетка кереп чыкты да үзенең бүлмәсенә бикләнде. Аяк очларына гына басып, Минзаһит кухняга керде, өстәлдә буш аракы шешәсен күрде. Димәк, Рашатның запасы беткән. Ул тавышсыз гына плитәгә чәйнек утыртты, кабат үз бүлмәсенә таба атлаганда, телефон шалтырады. Минзаһит өлгергәнче, Рашат чыгып трубканы алды. —Газетадагы белдерү буенча?—дип сорады Рашат карлыккан тавыш белән — Тә-ә-әк, андый нәрсә булмаячак!—Ул трубкасын атты да Миңзаһитнын каршысына килеп басты.—Сез нинди квартира алыштырырга җыенасыз? Ул арада Хәят та атылып чыкты. —Безнен өч бүлмәлене икеле белән берлегә алыштырмакчы идек,—диде Минзаһит, тотлыга-тотлыга. —Ә мин?! Мин арттыммыни? Сезнең миннән котылырга теләвегезне мин күптән сизеп йөрим! —Ни сөйлисен, улым!—дип сүз кыстырды Хәят.—Без бит инде болай яши алмыйбыз. Сина өйләнергә кирәк. Икелесен сезгә бирербез, берлесендә үзебез яшәрбез. Рашатның кан баскан күзләре түгәрәкләнеп киерелделәр. —Бар әле, ояңа кер!—диде ул, калтыранган бармагын ишеккә таба юнәлтеп. Хәят чигенә-чигенә барды да бүлмәсенә кереп посты. Рашат кайнар юеш бармаклары белән Минзаһитны бугазыннан буып алды: —Әйт дөресен—ник алыштырасыз?! Минзаһитнын тыны кысылды, сүзләрен көч-хат белән генә кысып чыгара алды: —Әниен әйтте бит синен өчен. — Мразь! Си на хәзер бернинди квартира да кирәк булмаячак! Рашат икенче кулы белән Минзаһитнын инбашына китереп сукты һәм ул мәтәлләп, урындыкларны аудара-аудара, залнын түр ягына очты 7 Сонгы вакытларда Әхнәф, жае чыккан саен, районда культура эшенен торышына канәгатьсезлеген белдерә килде. Ул аны экономика мәсьататәрен тикшергәндә дә. жайлап-жайлап китереп чыгарып, исемен әйтмичә генә, чыбыркының нечкә очы белән Сөембикәгә чиерттереп аза иде. Каршы бер генә сүз әйтмәсә дә. Сөембикәнен ачуы кабарганнан-кабарды Бүген хакимиязтәге атналык планлаштыру вакытында Әхнәф тагын җайлап кына геге таныш чыбыркысын кулына алды —Кайберәүләр республика матбугатында хакимият эшчәнлеген каралтып күрсәтергә тырышалар Монын кем адресына әйтелгәнлеген залда утыручы җитәкчеләр барысы да анладылар. Сөембикәнен артында чышын-пышын килеп көлештеләр, кемнәрдер аңа таба борылып карады. Ул коры лары кебек шартлап кабынырга әзер иде. Әхнәфнен сүзләре, залның ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдашып алуы аны сикереп торырга мәжбүр итте. —Нигә аны кайберәүләр дип торасыз? Ачыктан-ачык әйтегез'—диде ул. Әхнәфкә туп-туры карап—Сәхнә киемнәре тектерергә акча бирмәвегез хак бит Хәзер безнен районда гажәп атмосфера урнашты. Партия заманнарында бернинди тәнкыйть булмады, имеш, берәр сүз әйткән кешене эзәрлекләделәр, дип сөйләргә яратасыз сез. Ә үзегез өф иткәнгә чер итеп кычкырасыз Культурага акча табылмаса да. якыннарыгызга йортлар салырга дигәндә табыла тагын. Әхнәфнен чырае бурлаттай кызарып чыкты —Мин сезгә үзегез белмәгән нәрсәләр турында саграк сөйләргә кинәш игәр идем, Сөембикә Даутовна Җитәкче кеше бит үз сүзләре өчен җавап та тота. —Куркытмагыз.—диде Сөембикә, ярсуын тыя алмыйча.—Урлаган әйберем юк. Мина карашыгыз шундыймы, әллә культурагамы—мин анысын төгәл әйтә алмыйм. Әмма акча дигәне сезнен бармак арасыннан безгә таммый Планга кертелгән булса да. музыка мәктәбен ремонтларга да бирмәдегез, бүген ул ябылу алдында гора —Курыкмавыгыз әйбәт.—диде Әхнәф, тыныч булырга тырышып — Залдагылар бу тырышунын сугып аударылган кешенен дүрт аякланып торырга азаплануы кебек икәнлеген ачык күрделәр — Тик бу зур батырдык күрсәтә торган урын түгел. Сезнен ул музыка мәктәбен ремонтларга ин элгәре үэегезнен теләгегез булмады. Ярар, сез ремонтламасагыз, башка кеше ремонтлар —Рәхмәт Гаризам өстәлегездә булыр Сөембикә кызу-кызу адымнар белән ишеккә таба атлады. Каршыеында Фәһимәнен үзенә төбәлгән мыскыллы көлемсерәвең күрде, ачудан тыны кысылды. «Шул кәнтәй котырта, шунын сүзеннән чыга атмавы хак. күрәсен». дип уйлады ул. Кызу-кызу эшенә атлаган җиреннән, Фәһимәгә ачуын аудармыйча тынычланмаячагын аңлап, кире борылды. Банк каршына барып, шактый вакыт таптанып торды Ниһаять, почмактан борылып чыгып. Фәһимәнен килгәне күренде. Аның йөзендә нәкъ баягы елмаю иде —Йә, күнелең булдымы, авылдаш?—диде Сөембикә, ана үзе кебек үк мыскыллы караш ташлап. —Кеше бәхетенә көнләшеп караучылар барысы да синен хәлгә кала. Артын печән ашый башласа, рәхәт түгел шул ул. Фәһимә Сөембикәне әйләнеп үтеп китмәкче булды, әмма ул анын каршына чыкты. —Син район банкының сейфын гына түгел, иренне дә итәк астыңа тыккансың. —Ә ир-атнын урыны кайда соң аның, шунда булмыйча?!—Фәһимә кычкырып көлеп җибәрде дә, Сөембикәне читләп үтеп, банкка кереп китте. Сөембикә көне буе үзен-үзе ашады, бухгалтеры белән, инспектор хатын белән телгә килде. Ана бөтен дөнья бармак төртеп күрсәткәндәй тоелды. Кичкырын. үзен эштән азат итүне сорап язган гаризасын алып, Әхнәфкә керде, ләкин ул юк иде. Аны кабул итү бүлмәсендә калдырырга мәжбүр булды. Әхнәф белән Фәһимәгә әйтелмәгән ачуын эчендә саклаган килеш өйгә кайтты. Ул ашарга әзерләп бетергәндә, ишектә Айдар күренде. Аның авызы колагында, күзләре очкынланып яна иде. —Сөембикә, мине котлый аласың,—диде ул керә-керешкә.—Мин бүген эшкә кереп кайттым. —Кайда, эшкә?!—диде Сөембикә гаҗәпләнеп. —Спорт мәктәбенә. Каратэ көрәше буенча тренер булып. Түгәрәк алып барачакмын. Көне буе җыелган ачуын чыгарып, Сөембикә кычкырып җибәрде: —Ничек инде син минем белән киңәшмичә эшкә керәсен?! Айдар җитдиләнеп калды, хәгга коелып төште: —Ничек инде өйдә ятыйм... Мин сау-сәламәт, синен каршыда оят. —Оят, оят —диде Сөембикә, өстәлдәге савыт-сабаларны шалтыр-шолтыр китереп,—Аягын керсә, башын кермәгән, дигәндәй... нинди эш ди әле... Айдар авыр итеп сулады да, түргә дә узып тормастан. ишек янындагы кечкенә табуреткага утырды. —Менә бит ничек...—Аның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде.—Ә мин инде ышанып беткән идем... Сөембикә күз ачып-йомган арада аның каршына килеп җитте. —Йә инде, Айдар, кичер инде син мин юләрне!—диде ул, анын битләреннән кат-кат үбеп.—Син эшкә кергәнсең, ә мин менә эштән китәргә гариза биреп кайттым. Сөембикә яшьле күзләре белән аңа елмайды. Айдар акрын гына урыныннан торды: —Син чынлап әйтәсеңме? —Әйе. Авыр мина Шәрифуллин белән эшләү.—Ул кулын селтәп куйды.— Бетмәс әле бер гади генә эш.—Аннары тагын Айдарның күзләренә туп-туры карады, гаепле кеше елмаюы белән елмайды,—Гафу итәсеңме мине? Айдар баш чайкап көлеп куйды: —Сине анлый торган түгел,—диде ул.—Бер карыйсын—җен кебек бирешмисен. Жинәм, сындырам, димә. Икенче карыйсын—сүз дә кирәкми, керфек сирпүгә үк буйсынасын, ефәк кебек ураласың. Ничек шулай була инде ул? Сөембикә ана әллә нинди үкенечле кызганыч караш ташлады: ул әллә үзен, әллә Айдарны кызганды—моны аерырлык түгел иде. —Алла шулай яраткач, нишлим сон?! Айдар анын иңбашыннан кочып залга алып чыкты, икәүләп диванга утырдылар. —Мина кискен үзгәрүчән континентальтабигать шартларына күнегүжинел булмаса да. ияләшергә туры киләчәк.—дип пышылдады Айдар анын колагына.—Хәзер генә кояш нурлары өттереп көйдерә, биш минуттан коточкыч давыл, кар бураны күтәрелә. Сөембикә аның бу сүзләреннән елмаеп жибәрде. Аидарнын керфекләреннән күнелне тынычландыра торган әллә нинди җылы нур сибелә иде Шушы нурлар аны бүген беренче мәртәбә елмаерга мәжбүр итте. Бу кичне анын уйлары үзеннән, әнисеннән ерак китә алмады Кече яшьтән үк Сөембикә үтә нечкә күнелле дә. хисчән дә булды Шул ук вакытта, усаллыкта да ана тиңнәр юк иде Вакыты белән корычтай каты, чигенмәс Сөембикә, үзе дә аяламыйча, бик тиз бирешә торган иде Шу шы сыйфатлар әнисенә дә хас булды. Ул гомер буе ясаган хаталарыннан сабак алмады, аларны кабатлый торды. Жәүһәрия ФәИзрахман белән дуслашып йөргән заманнарда колхозга Сәфәргали исемле кешене председатель итеп куйдылар. Кин җилкәле, зур башлы, әллә нинди сары күзле, эре сөякле адәм иде ул. Куркыныч чырае эре җыерчыклар белән капланган, сул яңагында күз читеннән төшүче җыерчыгы бер урында, куркыныч булып бөтерелеп, өченче күз төсле тартышып тора иде. Сәфәргали зур гына түрә булган, нәрсә өчендер янган, дип сөйләделәр. Ул килү белән авылда каты тәртип кертте, көне-төне эш дип чапты Колхоз күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Беркем тота алмаган Жәүһәрияне Сәфәргали ярты капчык фураж урлаганда каптырды. Фуражын фермага илттермәде, әгәр кабат эләксән. прокурорның үзенә алып барам, дип котын алу белән чикләнде Шул олы жанлылыгы өчен нидер ометләнеп. кичләрен Сөембикәләргә килә торган булып китте, Фәизрахманга юл киселде. Елмаеп-көлеп сөйләшсә дә. Сөембикәнең бу кешедән нишләптер коты алына иде. Өйдәгеләр. күрәсен, аңа күнегеп беттеләр, бер килүендә ул кунып калды һәм үги әтигә әверелде. Сөембикәнең күнелс дөрес сизенгән булып чыкты: элек елмаеп-көлеп кенә сөйләшкән Сәфәргали аш-судан да. башкасыннан да гаеп тапты, өйдәгеләрне дер селкетә торган бәндә булып чыкты. Ул кайта башласа, әбисе белән бабасы да, әнисе дә. бер басасы урынга биш басып, анын тирәсендә бөтерелделәр, анын һәр боерыгына өчәүләп йөгерә торган булып киттеләр. Өйдәгеләр генә түгел, авыл кешеләре дә Сәфәргалинең күз карашымнан куркалар иде. Аны өнәмәвен белдереп, халык исемен Сәпәрәйгә әйләндерде Бервакыт фермада бергә эшләүче дусты Саимә кергәч, әнисенә бөтенесе алдында: әрештәнне туктаусыз өреп кабарталар, ә ул кабарган саен биеккәрәк күтәрелә. — Булды! Аңладым, рәхмәт!—Әхнәф кылануга охшатып бераз башын иеп куйды. —Бу ишекнен кай якка ачылганын оныт син —Үзенә чакырып алырга туры килмәсен —Ирек эре-эре алымнар белән чыгып китте 10 Сөембикәләр бүген бәрәңге алырга чыктылар. Айдар казыды, ул чүпләде Өйлә җиткәндә, ишек алдыннан Мөнир Кәбировнын кереп килүе күренде Ул шактый йончыган, көрән фуражкасы астыннан чап чәчләре тырпаен чыгып тора, кашлары элеккечә кап-кара булса да. күхпәрендә курку ярылып яга иде. Мин Казанга очам.—диде ул. сәгатенә карап —Сезнен белән күрешеп чыгарга гына кердем —Абыйны озатып килим инде алайса.—диде Сөембикә Айдарга. Сөембикә аны өйгә алып керде, чәй әзерләргә кереште. Ләкин Мөнир абыйсы аны бу эшеннән туктатты. —Синнән оят булса да. әйтим, чәй минем өчен хәзер бик куркыныч әйбергә әйләнде. Төненә өч-дүрт уята —Ул өстәлдәге савытка оеп куелган кызыл алмаларның берсен алды да шартлатып тешләп чәйнәргә кереште.— Менә шушы җитә мина, башка берни дә кирәкми. Былтыр хирург Надировка каралырга кердем. Ул мине карады да җилкәмнән кагып: «Әле тагын йөз ел яшисең. Бу яшьтәгеләрнең күбесе шулай инде ул, борчылма»,—диде. Мин, шунын сүзләренә ышанып, бер ел гомеремне үткәрдем. Хәлем бик кыенлашкач, беркөн икенче врачка кергән идем, Казанга барырга кирәк, диде. Сизеп торам. Надиров сүзе белән гомерне оттырдым бугай. Бу хирург әйтә, нишләп монарчы йөрден, ди. Уйлап карасаң, коточкыч! Гомер бит ул! Берәү генә. Башка юк та. булмаячак та. —Син юкка хафаланма әле. Мөнир абый,—диде Сөембикә. Ул анын элек-электән үлемнән бик курыкканын, тәненә бетчә чыкса да, яман чир галәмәтедер, дип больница юлларын таптаганын хәтерли иде. Сөембикә аның кирәк-яраклар тутырылган зур сумкасына берничә алма, әле көндез генә плитәдә кыздырган зур тавыкның яртысын тыкты да, үзе кул очына күтәрде. Билетына регистрация ясаткач, аэропорт артындагы тип- тигез кин яланга чыктылар. Саргайган каен полосалары, ямь-яшел ужымнар, сөрелгән басулар, сары эскертләр, саргаеп-кибеп баручы үләннәр—һәммәсе дә күнелдә әллә нинди сагышлы уйлар уятты. Каен полосасы янындагы бәрәнге жирләрендә сабак яндыралар, сыек төтен шунын әчкелтем исен алып килә. Әллә шул истән, әллә башка нәрсәдән Мөнир абыйсы туктаусыз борынын тарта-тарта сөйләргә кереште: —Әллә кайтам, әллә юк... синен белән сөйләшмичә китә алмадым Мин синен алда шул кадәр гаепле, сеңлем... — Ни сөйлисен. Мөнир абый!—дип каршы төште Сөембикә.—Ин авыр чакларымда таянычым гел син булдын. —Булмадым! Дөреслекне әйтәсе урында Надиров кебек алдаганмын. Син кырдагы ялгыз чәчкә кебек сыек иден. Жил кайсы яктан иссә, чәчәк шул якка бөгелә, катырак иссә, сына да. Мин начар жил булдым. Янчуринга ыргыттым... Аннары... үзен беләсең... Сөембикә күңелендә ниндидер кайнар, ачы нәрсә кузгалуын тойды. Ул вакытларны һич тә хәтеренә төшерәсе килми иде анын. Әмма сүз башланган икән, төгәлләмичә кая барасын. —Хәзер шулай кебек тә... Ул чакта авылда калу минем өчен үлем иде бит. —Кем белә... Боздым тормышынны, боздым!.. Анын кашлары сикереп куйды, карашын ул туп-туры Сөембикәнең күзләренә төбәде, сүзләре өзелеп калды. Аны озатып кайтканда да, Сөембикәнең баш миен һаман шул сүзләр бораулады. Алар таныш сүзләр ич. Нәкъ шушы сүзләрне әнисенә Сәпәрәй әйткән иде Халыкнын аңа түземе тәмам төкәнгәч, Сәпәрәйне бервакыт, төнлә кайсыдыр хатынның өеннән чыгып килгәндә, башына капчык кигергәннәр һәм туйганчы кыйнаганнар, күтәреп берничә мәртәбә койрык сөяге белән жиргә бәргәннәр, үкчәсен төйгәннәр, диделәр. Ул ун-унбиш көн кузгала алмыйча, сидеген эчеп ятты. Аягына баскач, районнан кемнәрдер килеп төште, халык белән сөйләштеләр, аңлатмалар җыйдылар. Июнь азагына хас матур бер көнне Сәпәрәй канаты сынган кош кебек кайтып керде. Сөембикә китап укый, әнисе фермада, әбисе белән бабасы чәй эчеп утыра иде. Ул, бер сүз дәшмичә, кулларын артка куеп, почмактан почмакка йөри башлады. Анын чыраенда усаллыкның әсәре дә калмаган иде. Шулай да Сөембикә куркудан бөтен тәне белән дер-дер калтыранды, алып бәрмәсә ярар иде. дип коты очты. Сәпәрәй Жәүһәрия кайтканчы шулай йөрде, аннары бер сүз дәшмичә өйдән чыгып китте. Кичкырын Гарәфи алашасына җигелгән кабык арбага утырып кайтып килде. Арбада зур гына тартма бар иде. Аны өйгә алып кереп, өстәлгә конфет-прәннекләр. биш-алты кап шикәр алып куйды. Ашарга әзерләп йөргән Жәүһәриягә зур бер түтәрәм бик симез сыер ите сузды, аннары костюм кесәсеннән боерык чыгарып, өстатгә куйды: —Менә монда мина тиешле оч центнер ипи. алып кайтырсыз.—диде. Сөембикә дә, әбисе белән бабасы да. берни аңламыйча, аптырап карап утырдылар. — Ни булды?—диде әнисе, ана таба якын килмичә генә. —Минем шул кадәр кеше буласым килгән иде —Сәфәргали авыр сулап никтер ишек катыннан әйләнеп килде, теше сызлаган кешедәй, янагын сыпырып куйды —Була алмадым Кабат яши алсам, сезне уч төпләремдә генә йөртер идем. Булмый инде... Сизеп торам: күпме тырышсам да. барыбер үзгәрә алмыйм мин —Аннары дымланган күпәрен әллә ничек чыт-чыт йомып, соңгы мәртәбә күреп калырга теләгәндәй. Жәүһәриягә карап торды да төшенке тавыш белән әйтеп куйды:—Мин генә боздым синен тормышыңны! Ул кыршылып беткән зур чемоданына барлы-юклы әйберләрен тутырды —Мин сезне янадан борчымам. Теге дөньяда очрашканга кадәр хушыгыз!— шулай диде дә чыгып китте. Ул киткәннән сон бер атна эчендә әнисе суырылып кипте Моны Сөембикә дә, әбисе белән бабасы да шаккатып күзәттеләр Әнисе юньләп сөйләшмәде, юньләп ашамады, эштән кайтты да караватына барып ауды. Чыгарылыш кичәсе көнен Сөембикәнең мәнге онытасы юк. Ул иртүк әнисе белән әбисенең мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышына күхтәрен ачты Аннары шундук йомды, йоклаган булып яткан килеш тынларга кереште: —Нәрсәсен таптым шунын?! Ни кыяфәте, ни холкы, ни кешелеге'—диде әбисе —Их, әнкәй! (Әнисенең лышык-лышык борын тартуы ишетелде).—Мина тәмуг кирәк Ул минем өчен жәһәннәм иде Бу гөнаһлы тәнемне канларга куйыйм?!. Әллә мине әти белән синнән. Сөембикәдән оялмый дип уйлыйсыңмы? (Аның тагын озаклап сулкылдаганы, борын гарткамы ишетелеп торды.) Мин әле тәмугта янсам да. ир хатыны идем. Хәзер берни дә түгел Мич алдындагы утын агачы да миннән бәхетлерәк: ул яна да көлгә әйләнеп котыла. Ә мин күз көеге булып йөри бирәм Шырпы төртеп яндыручысы юк... —Алладан курык, кызым! Һәрксмнен дә язмышы Атла тарафыннан язылган. — Минем өчен дога кыл. әнкәй. —Даутны оныта алмыйсын син. —Ул минем оҗмахым булган Мин шул оҗмахтан баш тарттым —Ничек үкенгәнемне белсәң, әнкәй! Бу газаплар шунын өчен мина Әнисенең күз яшьләре, кайнар кургаш кебек, Сөембикәнең йөрәгенә тамдылар. Сөембикә, торып ашагач, бакчада эссе кояш астында тыелгысыз ярсу белән бәрәңге кәтмәнләде, ызан араларында күтәрелеп килүче алабута, песи тарысы, билчән, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрен рәхимсез кырды Өйгә керсә, ни күрсен Сәфәргали вакытында бизеп беткән хатыннар кабат җыелышып эчеп яталар. Сөембикә, йөрәген ничек басарга белмичә, велосипедына атланып, урманга китте Ул кайтып кергәндә, әнисе караватта йоклап ята иде. Сөембикә чәчәкләрне салкын сулы чиләккә утыртты да чыгарылыш кичәсенә киясе күлмәген үтүкләргә ниятләде Өстатгә одеал җәйде, учактан атып, үтүккә күмер салды, күлмәген алу өчен сандыкны ачты. Өскә генә куелган ак кү 1мәк юк иде. Ул әйберләрне актарырга кереште, сандыкның гәбенә үк төште, кабат-кабат актарды һәм. ниһаять, күлмәкнең юклыгына инанды Ишек алдында йөргән әбисе янына йөгереп чыкты: —Әби. минем ак күлмәгем кая микән, белмисенме?—дип сорады Әбисе аптырап инбашларын сикертге.авыз эченнән пышылдап, нәрсәдер укынды: —И. балакаем, өченче көн генә карадым бит. шунда гына тора иде. Сөембикәнен күнеле ниндидер күнелсез нәрсә сизенә башлады. Ул йөгереп керде дә аракы исе аңкытып, тирләп йоклап яткан әнисен селкетергә кереште. Шактый вакыттан сон Жәүһәрия күзләрен ачты. —Әни. минем күлмәгем кайда?—диде Сөембикә өзгәләнеп. —Минем эчемдә.—диде дә Жәүһәрия. гырлап йоклап китте. Сөембикә, үз-үзен белештермичә, анын иңбашларына, кабыргаларына сугарга кереште, үзе туктаусыз елады, нәрсәләрдер кычкырды. Әбисе кереп анын кулларыннан эләктерде дә ишек алдына алып чыкты, чәчләреннән сыпырып, иңбашларыннан кагып тынычландырды, салкын су белән юындырды. —Синен чуар чәчәкле күлмәген бар бит. кызым. Әле ул агына караганда матуррак та.—диде ул. анын бер алдына, бер артына төшеп. Сөембикә велосипедына атланды да кабат урманга китте. Ул анда юләр кеше кебек кичкә кадәр йөрде, печәнчеләрдән калган шалашка тап булды. Кояш баеганда, шунда кереп ятты һәм ничек йоклап киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда, таң беленә иде инде. Алар ике көн буе әнисе белән сөйләшмәделәр. Кичтән фермадан кайтып, эш киемнәрен алыштырып маташканда. Сөембикә, анын тәнен күреп, өнсез калды: әнисенен инбашлары. ябык беләкләре күп-күмгәк иде. Сөембикә кычкырып елап аңа ташланды. Кысып кочаклап алды, күгәргән тәннәрен шашынып үбәргә кереште. —Әнием, зинһар гафу ит. Кичерә аласынмы мине?!—Ул анын күзләренә мөлдерәп карады.—Кичерә аласыңмы син мине?! —Син мине кичер, кызым...—Әнисе тавышсыз гына үкседе.—Мин кабәхәт, чучка... Алар бик озак елаштылар. Сөембикә һич кенә дә тынычлана алмады, бөтен тормышларын күз алдыннан үткәрде. Күкрәгендә үзе өчен дә. әнисе өчен дә үч алу тойгысы кабынды. Әгәр кулыннан килсә, ул барлык ир- атларны үзенә буйсындырып, кол итәргә әзер иде. Шуны эшләү мөмкинлеге бар. тик гомереңне генә бир. дисәләр, ул мона бернинди икеләнүсез ризалашыр иде. Ул ирләрдән гомере буе үч алырга ант итте, әмма антында тора алмады, әнисе кебек үк ир-атларны үзенә генә хас ярату белән яратты Сөембикә... 11 11 Ирек белән Зәнфирә эштән кайтып ашарга гына утырганнар иде. ишек кынгыравы шылтырады. Кашыгын куеп. Ирек өйалдына чыкты, ишекне ачып җибәрде. Каршысында инбашлары аска иелгән, иреннәре ачудан кысылган Әмир Саттаров басып тора иде. —Әйдә, керегез. Әмир абый.—диде Ирек һәм күрешергә кул сузды. —Мин сезгә кул бирмим!—Әмир, күзләрен усал елтыратып, кулларын артка яшерде —Без ышанган идек... Ә сез сатлык булып чыктыгыз !.. —Туктале. Әмир абый, әйдәгез өйгә кереп аңлашыйк. Ни булды? —Кермим. «Мин сезне Шәрифуллинга әләклим», дип туп-туры әйтергә идегез ичмасам!—Әмир туктап тын алды да мыскыллы тавыш белән дәвам итте:—Ана каршы бара алмыйм, булдыра алмыйм, имеш! Аягына элеп. Ирек анын янына чыкты —Сез юньләп аңлата аласызмы? —Анлатып торасы да юк. Әнә хәзер ТИҮдә йөрүче егетләрне берәм-берәм сындырып бетереп баралар. Сәлахов милициясен дә. прокуратурасын да. башкасын да эшкә җиккән Минем дә үткәннәрне казый башладылар, дәресләремә көн саен йә РОНОдан. иә үзебездән кеше керә МСОнын бухгалтеры белән мелиорация егетен кыса торгач, берсе эшеннән чыгып. Болынкырдан китәргә йөри, икенчесе, йөрәге тотып, больницага эләккән. Нык ялгыштык без сезгә әйтеп! Ирек эшнен нидә икәненә төшенеп бетте Ул үзенен намусы алдында гаепсез булса да. Саггароапар каршында мен мәртәбә гаепле иде —Мин барысын ла яшермичә, анын йөзенә бәреп әйттем. Сез мина ышанган кебек, мин дә ана ышанган идем.—диде Ирек һәм борылып ишеккә атлады. —Туктагыз әле. каты әйткәнем өчен кичерегез.—диде Саттаров. анын артыннан ияреп —Сездән башка булмый Без бер мәртәбә җыелган идек инде. -Сон? —Кычкырыштык та таралыштык Безгә хәзер аеры-чөере килмәскә, бер йодрык булып сугарга кирәк. Ирек, анын эчендә нинди утлар янганын үтәли күрсә дә. азар теләгән учакның үзенен күңелендә кабына алмавын тойды Ул кемдер эткәнгә йөри алмый, эчке инанусыз кыймшанмаячагын күптән белә. Ләкин менә бүген, хәзер, ул үзенә чигенер урын казмаганлыгын аңлады Жаны-тәне белән карышса да, үзен аклау өчен генә булса да. ул хәзер иҗтимагый үзәк кешеләре алдына чыгып басарга тиеш. Шушыларны уйлаганнан сон. Ирек көрсенеп куйды да: —Сез ТИҮ егетләрен чакырып чыга аласызмы ’—диде. —Алам, әлбәттә. —Ул чакта иртәгә сәгать өчкә музейга җыелыйк. Сәгать өч тулганда, иҗтимагый үзәк әгъзалары берәм-берәм музейга җыела башладылар Утырырга урыннар аз иде. күпчелек кешеләр басып торды Санап карагач. ТИҮдәге кырык жияе кешенен уналтысы килгән булып чыкты. Сөйләшү бик кискен башланды Берәүләр җыен җыю ягын каерса, икенчеләре югары органнарга адресланган хат белән Казанга баруны хуп күрде. Ирек, тарткалашучыларны тынычландыра алмаудан йөдәгәч, музейдагы җиз кынгырауны шалтыратырга кереште. Шул чак шартлап ишек ачылып китте һәм анда Әхнәф Шәрифуллин белән Фәнис Сәлахов күренде Бу хәлдән бөтенесе, яшен суккандай, аптырап калдылар. Карашлар Иреккә төбәлгән иде. Шушы аңа ниндидер коч бирде: — Без монда җыелыш үткәрә идек,—диде ул. дулкынлануын яшерергә тырышып —Әгәр музейга йомышыгыз булса, җыелышны туктатып торабыз —Рәхмәт—диде Әхнәф.—Революция штабы утырышы шушында, дигәннәр иде. хак икән. Безгә дә катнашырга ярыйдыр бит? -Катнашырга ярый,—дип куйды Ирек Әхнәф, экспонатларны барлагандай, кулы белән акрын гына кагыла-кагыла эчкәрәк узды. —Лентасы-ние белән пулемет бар. автомат-винтовкалар. штык-кылычлар бар Кораллы восстаниегә һәммәсе әзер -Ул стенадагы мамонт сөякләрен сыпырып куйды.—Мамонт сөякләре дә янәшәдә генә Гере мамонтларны мондый кораллар белән генә җимен булмас шул.— диде Ирек —Хәзер аларны аудару өчен атом бомбасы кирәк Йә. нәрсә тикшерәбез ’—диде Әхнәф, анын янына килеп Мин бит кисәткән идем.—диде Ирек — Жыен җыю турында кинәшәбез менә. Жыен әйбәт нәрсә инде ул.—диде Әхнәф һәм ТИҮ әгъзаларының йөзенә берәм-берәм озаклап карап чыкты.—Анда ни сөйләшмәкче буласыз инде? Шул чак Сатгаров башкалардан аерылып алгарак чыкты. —Булабыз, дип әйтегез, Әхнәф Хәсәнович,—диде ул, һәр сүзенә басым ясап. Әхнәф көчәнеп елмайды: —Ярар, сезгә каршы килмим: ни сөйләшмәкче булабыз? —Халык хакимият җитәкчеләре белән сөйләшергә бик сусаган, диләр.— Ирек Әхнәфкә охшатып елмаерга тырышты —Шуны оештырырга исәп. Ленин әйткән бит, югарыдагылар булдыра алмый, астагылар өнәми. Бездә дә шундыйрак хәл. Әхнәф бу кешеләрнең ахыргача барачакларын йөзләреннән аермачык күрде. Куркытулар тәэсир иткән булса, алар бирегә килмәсләр иде. Сәлахов белән ул мәгънәле генә карашып алды да болай диде: —Ә нигә безгә менә шушлай күзгә-күз карап сөйләшмәскә? Барысын да ачыктан-ачык. Әңгәмәне тәфсилләп газетада яктыртырбыз. —Әлбәттә, шулай эшләргә кирәк,—дип күтәреп алды аны Сәлахов,—Дөнья кубарып халык җыйсак, бу бит бөтен республикага таралачак. Газетажурналлардан, телевидениедән иснәнеп килеп җитәчәкләр. Үзебезнең эчке мәсьәләләрне үзебез хәл итәргә сәләтле түгелмени без? —Ай-яй, хәйләкәр сез—дип баш чайкый-чаикый көлеп җибәрде Сатгаров.— Хәзер алай эшләргә сон инде. —Нишләп соң булсын? —Әгәр сез безнен ТИҮ кешеләрен эзәрлекләмәгән булсагыз, бәлкем моны эшләп тә булыр иде. Әхнәфнен йөзенә аптырау билгеләре чыкты: —Кайда ул? Кемне эзәрлекләгәннәр?—диде ул, як-ягына каранып.—Сез беләсезме, иптәш Сәлахов? —Минем андый нәрсәне ишеткәнем юк,—диде тегесе. —Сез инде безне гел юләргә саныйсыз, ә бездән калган халык, гомумән, ахмак, дип уйлыйсыз. Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик. —Сатгаров!—диде Әхнәф, кинәт усал итеп.—Әгәр турыдан-туры сөйләшсәк, син үзеннән спирт исе генә калганын беләсеңме? —Әйе, кайчандыр андый чирем бар иде. Ләкин мин ул өянәкне җиңдем. Ә менә сезнен чирегез—халык күз алдында эшләнә торган җинаять. —Әле син хакимият башлыгына җинаятьче исеме дә тагасынмыни?—диде Сәлахов, анын каршына ук килеп. Саттаров аны этеп җибәргән төсле хәрәкәт ясады: —Бик якын килмә, биредә нинди кораллар барлыгын күреп торасың— Анын күзләре әллә нинди кыргый ялтырау белән кабынып китте.—Без сезнен чын йөзегезне ачмыйча туктамаячакбыз. —Кем кемнекен ачар—карарбыз,—диде Әхнәф. Алар, дөп-дөп басып, музейның ишеген дә япмыйча чыгып киттеләр. Җыелыш азагында Ирек: —Сезгә зур үтенечем бар,—диде,—Мин бүлекчәне оештырдым, күп еллар җитәкләдем. Хәзер сәламәтлегем бик какшады. Шуна күрә башка кеше сайласагыз, әйбәтрәк булыр. Менә гаризам. Ирек гаризасын өстәлгә салды, моның шулай буласын белгәндәй, Әмир Сатгаров сикереп тә торды, сөйләргә дә кереште: — Без сезне аңлыйбыз, Ирек Хәйриевич. Бүлекчәнең формаль җитәкчесе булып кына торыгыз, ә барлык эшләрне үзебез башкарабыз. Анын сүзләрен хуплап, тагын берничә кеше чыгыш ясады. —Ышанычыгыз өчен рәхмәт,—диде Ирек алардан соң.—Мин күз буяп йөрергә теләмим. Хәлемнән килгәнчә ТИҮ эшендә катнашырга сүз бирәм. Ә бүлекчәне җитәкләүне без Әмир Жаббаровичка тапшырыйк. Ахырда анын тәкъдимен хупладылар. Саггаров җитәкче булып алгач, тыйгысызлыгы, ару-талу ны белмәве белән тан калдырды. Ул иртүк торып Наратбашка китә, мәктәптә дәресләр беткәч. Болынкырга кайтып җитә, әле теге, әле бу оешмага кереп, ниндидер мәгълүматлар җыя. төрле чаралар билгели, һәркемгә нинди лә булса эш йөкли. Күп тырыша торгач, ул халык җыены җыйнауга да иреште. Әмма җыелыш көнне Әхнәф юкка чыкты, аны ашыгыч рәвештә Казанга чакырып алганнар, диделәр. Анын урынбасарлары, бүлек мөдирләре, аппарат җитәкчесе Фәнис Сәлахов куелган сораулардан төрлечә качтылар, яисә өстән-өстән генә җаваплар биреп котылдылар. Әхнәфне якладылар. Кыскасы, бу җыелышта үзара кычкырышудан башка берни дә булмады Ахырда райондагы гаделсезлекләрне чагылдырып, республиканың мәртәбәле газетасына зур мәкалә язарга дигән карар кабул иттеләр. 12 Әхнәфнен көне буе кәефе булмады. Башка көннәрне кичке алтыларгажиделәргә кадәр эшләсә, секретарена бүген булмаячагын әитге дә. сәгать бишенче яртыда җәяүләп кенә кайтып китте. Районда ниндидер зур нәрсә кузгала, анын исе менә шушы сулап барган һавадан да ачык сизелә иде. Фәһимә белән озаклап сөйләшеп, мона каршы тору планын эшләргә, барысын да җентекләп уйларга, хәстәрен күрергә кирәк Ул ерактан ук үзләренең турында Фәһимәнең машинасы торганын күрде «Нишләп сон әле машина монда?» дип уйлады Әхнәф. Ул болдырга күтәрелеп ишекне тартты, әмма ул бикле иде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып ачты да сак кына адымнар белән эчкә керде. Каядыр еракта Фәһимәнең чыркылдап көлгән тавышы ишетелә иде Көлүдән ул кычкыруга да күчкән сыман булды, аннары тынып калды. Шоферы Сәгыйрьнен бер генә сүз әйтеп куйганы ишетелде. Әхнәф, ишек төбеннән үтмичә, һаман тыңланып торды. Анын кергәнен сизгәндәй, эчтә дә тавыш бетте. Әхнәфнең күңелен нидер тырный башлады, башына әйбәт булмаган уйлар килде. Эчтә савыт-саба шалтырады, шарлатып су агыздылар. Күрәсең, алар кухняда иде. Әхнәф туфлиләрен салды да плашын ычкындырган, фуражкасын тоткан килеш кухняга узды. Сәгыйрь белән Фәһимә юынгычта шаулатып су агызып нидер эшлиләр һәм көлешәләр иде. Ул тамак кырып куйды, алар ялт итеп икесе дә ана борылдылар —Исәнмесез, Әхнәф Хәсәнович!—диде Сәгыйрь, кулындагы яшел үләненнән идәнгә су агызып -Исәнмесез,—дип төксе генә җавап бирде Әхнәф — Менә ухага әрмән үләне кирәк булды да кайтырга туры килде,—диде Фәһимә аклангандай. Ул үләнне, Сәгыйрьнен кулыннан алып, полиэтилен букчага салды. Сәгыйрь узып киткәндә, аннан аракы исе бөркелде —Син кая җыенлын сон әле болан ’ — Ничек инде син шундый сорау бирә аласын?!—диде Фәһимә, гаҗәпләнүен яшермичә,—Ревизорларны сыйларга кйрәк. кунакханәгә киттем Хатынынын да авызыннан аракы исе бөркелә иде. —Озак тоткарланма, сөйләшәсе сүз бар,—диде Әхнәф -Кызык син. әйеме? Сина иртән кайтырга да ярый, кунакның күнеле булганчы сыйламасан. ул икенче көнне әллә нәрсәләрне кадап чыгара башлый Әхнәф Фәһимә белән сүз көрәштереп тормалы. Аларнын машинага утырып киткәнен тәрәзәдән карап торды да. ихатага чыгып. Миргаяз утыра торган почмактагы кечкенә бүлмәгә керде. —Килүче - китүче бул малы м ы ? 4. .к у . м о 49 —Фәһимә Әсгатовналардан башка юк. —Алар ничәдә кайткан иде? —Нәкъ дүрттә,—диде Миргаяз. Әхнәф анын яныннан күңелсез уйлар белән чыкты. Димәк, Сәгыйрь белән Фәһимә өйдә бер сәгатьләп булганнар. Шул гомер нишләмәк кирәк? Ул хатынының иренендәге помаданын да сөртелеп бетә язганлыгына игътибар иткән иде. Сәгыйрьдән бер генә хатын-кыз да калмый, дип сөйлиләр. Әгәр Сәгыйрь шундый икән, Фәһимә каршы тора аламы? Ул үзенен шундый түбән уйлар белән утыруына хәйран калды. Бу чын мәгънәсендә ваклану, ир кеше буларак үз-үзенне югалту иде. Әни өчен ишек бикле иде сон? Ни өчен шофер белән начальник кеше шулай көлешә, чытлыкланып сөйләшә? Аны аяклары ихтыярсыз рәвештә йокы бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Урын- җир изелмәгән, бар нәрсә дә урынында иде. Бәлкем алар эчкәннәрдер? Ул кабаланып барып, берәм-берәм рюмкаларны тикшерде, чынаяк-бокалларны иснәп карады—берсеннән дә аракы исә килмәде. Ә нигә алар өйдә эчәргә тиеш? Кичә алар кунакханәдә булдылар, Фәһимә бүген дә шунда ревизорларга сый-хөрмәт күрсәтә. Нишләптер Сәгыйрьнең уртачадан тәбәнәк, юантык гәүдәсе, түп-түгәрәк йөзе, күпереп торган мыегы, муенына кадәр үскән саргылт йоннары гел күз алдында бөтерелде. Әллә инде галлюцинация башлана, дип уйлады Әхнәф. Ул һәммәсен дә онытырга теләде, ләкин башын, чүкеч белән төйгәндәй, бер сорау авырттырды: бер сәгать! Бер сәгать нишләп була? Бу бит коточкыч күп вакыт. Әрмән үләнен үстереп алмаганнар ич алар. Түтәлдән алып кереп юу өчен биш минут вакыт житә. Төптән уйлап карасаң, һич тә аңлата алмаслык хәл: асылда Әхнәф Фәһимәгә битараф бит. Ә нигә болай бәргәләнә? Менә шушында чагыштыру дигән нәрсә күнелгә килеп керә. Фәһимәнең шоферы яшь, өрлектәй таза, ут чәчеп тора. Әгәр ул аны Әхнәфтән кайнаррак иркәләсә, аңа күбрәк ләззәтләр бирсә? Фәһимә, шуны чагыштырганнан соң, гомерен Әхнәф белән бәйләгәне өчен үкенсә? Юк, хатынының күзе алдында һич тә мескен булып күренәсе килми анын! Аннан да хәтәррәге—алданасы килми! Чыннан да хыянәт итәме ул, әллә шулай тоела гынамы? Ул хатынының күзләреннән, йөрәк тибешеннән, йөзеннән, тәнендәге исеннән, һәр хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан әлеге сорауга җавап эзли—таба алмый. Районда беренче зат бул да, өйдә мәхлукка әйлән инде. Акылга муафыйкъ кешенен йөрәге мондый каршылыкка түзә алмыйча шартлап ярылырга тиеш! Әхнәф инде меңенче мәртәбә тагын бер хакыйкатькә инанды: әгәр бәндәнең башына бер уй керсә, ул, коры мүккә төшкән очкын кебек, иң элек пыскый башлый, аннары төтенли, ахырда ялкынланып үрләргә тотына. Ялгышып кына кергән уй да кешене тәмам чыгырдан чыгарырга мөмкин икән. Сәгыйрьдән ул кайчандыр, әллә ничек кенә шикләнгәндәй булды. Монын өчен үзен шундук эт итеп сүкте дә әле. Ә теге уйнап кына калыккан уй эченә корт кебек керде дә утырды, үрчепме-үрчеп, бөтен барлыгын биләде. Хәзер инде ул уйдан Әхнәф Зәлия янында да котыла алмый. Мин монда, алар кайда икән, дип яшерен хафалана, очрашуның тәме китә... Әгәр Фәһимәгә туп-туры, мин барысын да сизеп йөрим, дип әйтсәң? Ә ул, мин комсомолдан ук сизеп йөрим, гомер буе түзәм, нишләп син сабыр итмисең, дип авызыңны капласа? Ә син. йөргәнне исбатла, дисән? Син дә минекен исбатла, димәсмени Фәһимә? Нигә бу тормыш адәм баласын газаплый торган, жавабын берничек тә табып булмастай табышмаклар бирә икән? Кайчакларда ул, бөтенесенә күз йомып, кул селтәмәкче була. Йөри бирсен, ул бит күпме генә йөрсә дә, Зәлиядән арттыра алмаячак, дип уйлый да, шундук сискәнеп туктап кала. Чү әле, ди, туктале, ди икенче тавыш. Зәлияләрдән дә хәтәррәк кыланса? Менә бу сорау Әхнәфне инде чын чиргә сабыштыра. Фәһимәнен күтләреннән гомер буе комарлык, йөзеннән бетмәс- гөкәнмәс дәрт бөркелде, иөрәгенен ярсып тибүеннән, күкрәгеннән чыккан кайнар һавадан борын яфраклары ярсу атныкы төсле киерелеп тора. Ун Зәлияне уздырырга мөмкин ул ачарбак. Болай уйлагач. Әхнәфтә хатынына карата нәфрәт катыш җирәнү тойгысы уяна, кичләрен анын янына кереп ятарга үзен мәжбүр итә алмыйча газаплана. Фәһимәнен йоклап киткәнен көтеп, залда юк әйберне бар итеп гомер уздыра, янына ятарга кергәч, хатынынын ак. таза инбашларын. беләкләрен умырып-умырып чеметәсе, йодрыклары белән төясе килә. Менә бит нинди яман чир йокты. Операция белән кисеп ташлый торган булса, күпме акча сорасалар да. кызганмас илен. Әмма кисеп ташлана торган нәрсәләр рәтенә керми шул бу каһәр Ниһаять, анарда берәр көчлерәк экстрасенска күренеп карау теләге туды. Чөнки бу кичерешләренең бик үк нигезле түгеллеген Әхнәф чамалый башлаган иде инде Казанга алдагы баруында, дөньясынын чите кителсә дә. психотерапевтка керергә ныклап карар кылды. Ул телевизорны кабызды. Фәһимә әзерләп куйган котлетны җылытып ашады. Башы таш булып каткан, бөтен гәүдәсе арыган иде. Телевизор карый башлауга, йоклап та китте, әллә нинди куркыныч төшләр күрде, бастырылып бетте. Фәһимә кайтып кергәндә, сәгать унынчы киткән иде Анын күгтәренен майланып елтыравы, ике битенен чиертсән кан чыгарлык булып янып торуы, ерактан килеп бәрелгән тәмәке катыш аракы исе Әхнәфнсн ачуын китерде. —Әллә син тарта да башлагансың инде? —Тартып күрсәтимме сон? Ха-ха-ха! Фәһимә, көлә-көлә кухняга чыгып, бер стакан салкын су эчте дә кабат залга керде. —Нишләп шул кадәр тәмәке исе килә синнән? —Мин ревизорларны тартудан тыя азмыйм ла инде. Җитмәсә Сәгыйрьдә машинада туктаусыз пыскыта. —Нишләп син ана тарттырасын? — Минем тәмәке исе яратканымны беләсен лә. Тәмәке төтене иснәгәч, минем башым яктырып китә, әллә нинди фикерләр килә. —Бик әйбәт вакытын икән.—диде Әхнәф кинаяле тон белән —Беләсеңме. ТИҮ бүлекчәсе Ирек җитәкчелегендә тагын халык җыены жыймакчы була, диләр —Алар тырнак астыннан кер эзләргә ясап кунган кебек инде Әхнәф, борынын җыера-җыера булса да. анын янәшәсенә утырды: — Нишлибез сон? —Хәзер бу сорауны бирергә сон инде,—диде Фәһимә, ана ачу белән карал — Безне синең әнә шул стенкан харап итте. Бармыйк шул хәерчеләргә, араны шартлатып өзик, дидем. Ә син тыңламадың. Хәзер мин сина нинди кинәш бирим? —Кинәш бирмә, бергәләп уйлашыйк Без бит синен белән барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә сүз бирештек, бернине дә яшермәскә —Әйе шул,—диде Фәһимә —Син аны үтисенме соң? —Үтәмичә. Фәһимә кинәт урыныннан сикереп торды, анын иреннәре дерелдәп китте, ачудан күзләре түгәрәкләнде —Сөйләп торасын, сөйрәлчек! — Нишлисен син?!—диде Әхнәф гаҗәпләнеп.—Әллә корт чактымы? —Әйе. Зәлия исемле шөпшә чакты. Мин юләр сина ышандым, ә син һаман шул азгынлык юлында Җирдәге тормышны кабат динозаврлардан башлап буладыр, сине генә я надан ясап булмый —Хәзер син дә гайбәт җыеп йөри башладыңмыни инде? —Дәшмә, оятсыз! Әнә шул фахишәннән киңәш сора! Әле бит шуны элемтә бүлекчәсенә урынбасар итеп куярга җыенасын, диләр —Барысы да гайбәт!—Әхнәф аклану өчен шуннан ары сүз таба алмады. — Нишләп синең бүлмәңә кереп йөри ул? —Мина теләсә кем керә. —Фахишәләр свиданиегә киләләрме? —Тукта зинһар! Әйт: кем мина шундый пычрак ата? —Әйтсәм, иртәгә үк ябырылыр идең. Ирләрнең сөяркәсе турындагы хәбәр, бөтен халык сөйләп, оньггып бетергәч кенә, анын хатынына барып ирешә, дигән сүз хак икән. Әгәр шул фахишәне урынбасар итеп куйсан. белеп тор: шул көнне үк судка аерылышырга гариза бирәчәкмен! Бусы бер. Икенчедән, син аны районнан китәргә мәжбүр итәргә тиеш. —Ничек? —Юлын тап. Ана якынаерга юл тапкансың бит. —Фәһимә, син бөтенләй сүзне икенче якка бордын. Хәл бит бик житди. Аннан котылу юллары турында минем белән сөйләшергә ниятен бармы? —Юк!—диде Фәһимә кистереп.—Мин арыдым, минем йокым килә. Мина башка бер сүз дә дәшмә! Үз бүлмәсенә кереп, анын чаштыр-чоштыр чишенгәне, шифоньер ишеген япканы һәм включателъгә басып утны сүндергәне ишетелде. Әхнәф, аякларын аерып баскан килеш, япа-ялгыз торып калды. Тулаем алганда. Фәһимә хаклы, әмма менә хәзер аяк астында жир янып килгәндә, ул хаксыз гына түгел. Әхнәфкә һөжүм итүче дошманга әверелгән иде. Ә кайда сон бер ярдәмче, таяныр кеше? Гомер буе шушы Болынкырда яшәп, нишләп сон анын янында жаньш бирерлек бер генә ышанычлы кеше дә юк? Мона кем гаепле? Әхнәфме. Фәһимәме, биләгән урынмы, әллә бу берни аңламаслык быкырдап аккан болганчык тормыш елгасымы?.. 13 13 Узган елны әйбәт кенә төгәлләделәр. Саннарны әзрәк матурламыйча да булмады, һәркайда да шулай инде: Татарстан Мәскәү көзгесенә карап, районнар Казан көзгесенә төбәлеп, керфекләрен озайталар, сөрмәсен тарталар, иннеккершәнен салалар, затлырак киенәләр. Әхнәф яна ел тантанасы биргән күтәренке рух белән бик озак йөрде. Әмма һич көтмәгәндә аяк астында бомба шартлагандай булды: <‘Вечерняя Казань» газетасында Әхнәфне җитәкче буларак тар-мар китергән зур мәкалә чыкты. Аны Саттаров язган иде. Мәкаләне укыганда. Әхнәфнең күзләреннән кан тамды кебек. Ин элек анын. район башлыгы булгач та, киң колач белән эш җәелдерүе, экономиканы алга җибәрү, яна төзелешләр алып бару буенча куанычлы адымнар ясавы күрсәтелгән Шуннан сон. башка күсәк белән органдай, ангырайта торган утлы юллар китә. Шәрифуллинны. дигән Саттаров. хатыкка ят уйлар били башлады, анын күнеле бүтән эшләргә тартылды. Анын исеменә халык тарафыннан хәзер тискәре мәгънә салына, дигән. Моның сәбәпләре дә күрсәтелә. Өй салулар, машина алулар, максатчан җибәрелгән акчаларның югалуы... Ул акчаларның суммалары, һәрберсенең документ номерларына кадәр күрсәтелгән. Сатгаровнын моны кайдан, кем аша белгәнлегенә Әхнәф хәйран калды. Мәкаләнең шактый өлешен кадрлар мәсьәләсе алып тора. Имеш тә үз фикерен әйткән кешеләр, җитәкчелеккә ризасызлыгын белдерүчеләр эштән куылган. Атар урынына ялагайлар, хакимият башлыгының әшнәләре, туганнары җыелган. Мәкаләнен шулкадәр көйдергеч ирония белән язылуында Әхнәф Ирек каләмен күрде. Мондый стиль, мондый үтергеч тел белән бары ул гына яза ала. «Әгәр Ирек үз фамилиясен куйса, бу кадәр рәнжемәс идем!*—дип газетаны Фәһимәнен борын төбендә шатыр-шотыр селкеде ул. Бу арттан пычак кадау гына түгел, аннан да әшәкерәк гамәл иде. Сатгаров. мәкаләне ксерокс аша чыгарып, һәр авылга тараткан булып чыкты Район халкы шау-гөр килде, бу тәнкыйть күпләрне канатландырып җибәрде. Казанга шикаять арты шикаять яудыра башладылар, халык белән ике арадагы каршылык көчәйгәннән-көчәя бара иде... Бүген Әхнәф эш бүлмәсеннән кайтырга чыкканда ук йөрәк даруларын тамчылап санап тормыйча, чәй калагын тутырып кына җибәрде Урамга чыккач, баскычта бераз тирән сулап торды. Йөрәге тынычлангандай булып китте, ишеп-ишеп кар ява. җил дә чыга, төнгә буранга көйләргә уйлый ахрысы. Урам лампалары яктысында менә шулай бөтерелеп карлар яуганда, ул элекләрдә очынып-дәртләнеп атлый, бер басасы урынга биш баса, күнеле әллә кайларга ашкына иде. Шушы яктылыкта бөтерелүче кар бөртекләре ак күбәләкләр төркемедәй анын күнеленә очып кереп тулалар, каядыр күтәреп алып китеп, еллар катламын кичеп, сабый балага әверелдерәләр, аягына тимераяк, чангы тактырып, чана тарттырып, авылнын таныш тавына сөйрәп менгерәләр, инешендә чума-чума коендыралар, серле ай нурлары белән тулган урамнардан кызлар-егетләр белән җырлатып үткәратәр иде... Ә менә хәзер яуган бу кар бөртекләре Әхнәфкә күктән укмашып төшкән корым кисәкләре булып күренделәр Өенә уравыч урамнар белән кайтса да. борчулы уйлардан ул котыла алмады, җаны тынычланмады, нервылары тартылган кыллар кебек зенләделәр Ул кайтып кергәндә, капка төбендә Фәһимәнен машинасы тора иде. Шоферы Сәгыйрь белән сүзсез генә кул биреп күрештеләр —Берәр җиргә барасызмыни?—дип куйды Әхнәф кырыс кына. — Мин белмим, көтәргә кушты,—дип җавап бирде шофер Ишектән керү белән. Әхнәфкә бизәнгән, төзәтенгән Фәһимә карчыгадай очып кунды: — Нәрсә бик иргә кайтгын? Групповой секс булмадымыни” Әхнәфнен башына кан бәрде, йөрәге ярсып тибәргә кереште —Син ни сөйлисен?!—диде ул, йөзенә гөнаһсыз кыяфәт чыгарырга тырышып. —Синен тәтәйләр йортынны телевизорга төшерергә килгәннәр бит. адәм тәганәсе!—Фәһимә елый ук башлады—Бөтен хач ык шаулый. Мин анын шулай икәнлеген сизеп йөрдем Бу дәрәҗәдә түбәнлеккә төшерсен, дип уйламаган идем. —Әйдә, син дә җыя бир инде гайбәт, бергәләп тырышыгыз . — Ичмасам дәшмәскә иден, кабахәт! Бу сүзләрне әйткәндә, Фәһимә киенеп беткән иде инде Ул нәрсачәрдер тутырылган сумкасын алды да ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте 14 14 Бүген физкультура дәресендә чаңгыда узыштылар Айгол кызлар арасында икенче урынны алды Соныннан бер төркем малайлар, кызлар спорт мәйданчыгында туйганчы шаярыштылар, үртәштеләр, куыштылар, кар сибештеләр. Әле өйгә кайтып кергәндә дә. Айгөлнен дулкынлануы бетмәгән, бит алмалары ут яна иде. Зал ягында китап укып утырган Айдар абыйсына да ул башка күзләр белән карады, анын муеныннан кочаклап ачасы килде Ике-оч мәртәбә анын яныннан акрын гына үтеп китте, әмма ул күтәрелеп карамады. Соңгысында Айгол бер генә мизгелгә анын кырынла туктап калды, чәченнән сыпырмакчы булды. Ул хәтта арттан килеп кулын да сузды, бармак очы белән аның дулкынланып торучы чәчләрен турылыйсы һәм мангаена гошкән бер учмасын өскә күтәреп куясы килде, тик кыюлыгы җитмәде Әйе, әтисе хаклы. Аларга бергә яшәргә, бергә яшәп аеры да. аеры яшәп бергә дә булып була икән шул. Әнисе дә, әтисе дә анын Айдар абыйсы белән тату яшәвен тели икән, ни өчен карышырга? Монын сәбәбе дә юк кебек. Ул кухняда кулларын юып. плитәгә чәй куеп йөргәндә, гадәттәгечә анын чыгып өстәл әзерләвен, гадәттәгечә мәктәп хәлләрен соравын көтте. Әмма бүген Айдар абыйсы чыкмады. Әле бая гына анын янында җылы тойгыларын ничек белдерергә белмичә бөтерелеп йөргән Айгөлнең ачуы кабарды. Ул юньләп ашамады, савыт-сабаларын да юмады, шалтыр-шолтыр китереп, өстәлгә өйде дә куйды. Айдар һаман дөньясын онытып китап укып утыра иде. Әйдә, санаса Айгөлне бала-чагага саный бирсен. Ул үзенен бүлмәсенә керде дә күлмәген, гамажын салып ыргытты, тездән күпкә югары халатын киеп, көзге каршына килде, аннары нидер уйлады да анын өске һәм аскы сәдәфләрен ычкындырып җибәрде. Халат, уртадагы сынар сәдәфкә эләгеп, ярым ачык хәлдә калды. Ана күлмәген үтүкләргә марля кирәк иде. Юри дөп-дөп басыл чыгып, залдагы сервантнын бер бүлкәсен ачты да актарынырга кереште. Шулчак Айдар, ана таба башын борып: —Чит кеше каршында болай йөрмиләр бит, Айгөл,—диде. Айгөлнен ачудан күзләре елтырап китте, йөзенә мыскыллау билгеләре җәелде: —Син бит чит кеше түгел,—диде дә, әллә нинди ят. үтергеч басым белән:— Үги әти,—дип өстәде. —Әти кеше алдында бигрәк тә ярамый. —Ничек телим, шулай йөрим!—Монарчы тыеп килгән ачуы Айгөлнен тәнен калтыратып җибәрде.—Сина ошамый икән, анысын мин әйтә алмыйм. Ошый торган кешеләренә кара. Айгөл марляны алды да, дөп-дөп басып, тагын бүлмәсенә кереп китте. Бүген беркая барырга тиеш булмаса да, кайсыдыр күлмәген алып үтүкләде, киенде, һәм, бер сүз дә әйтмичә, ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Урамга чыкканда, ачудан аягы белән карны капкага таба типкәләде, чәчте, итеге тезгә кадәр карга буялды, аны ике куллап тырный-тырный чистартты, әмма күңелендәге ачу һаман басылмады. Кая барганын да белмичә, урам буйлап китте. Айгөлне Айдар абыйсының үзенә карата бөтенләй битарафлыгы котырта, ул вакыт-вакыт ана йодрыклары белән ташланыр дәрәҗәгә җитә. Ин гайрәт чигергече шунда, битарафлыгын яшерү өчен, ул һәрвакыт игътибарлы булып кылана. Ә бит әнисе белән ул үзен бөтенләй башкача тота, анын бер генә мәртәбә дә Айгөлгә әнисенә елмайган төсле елмайганы юк. Салкын, ясалма елмаюы йөзенә май сөртеп ялтыраткан төсле төче булып ярылып ята Шул чакта анын чыраен тырнап төшерәсе килә Айгөлнең. Ә күз карашы? Әнисенә җылы караш ташлый, күзләрендә серле, әллә ниләр аңлатучы очкыннар уйный, әмма андый җылылыкны ул Айгөлдән кызгана. Сүзләре дә икенче төрле, эчтәлекләре дә башка. Әнисенә ярым пышылдап йомшак әйтелгән сүзләр. Айгөлгә юлланганда, салкын җилле янгыр, борчактай рашкы кебек килеп бәреләләр. Айгөл үзенен нинди кеше икәнен бик күрсәтер иде, әмма курка. Нәрсәдер куркыта аны. Ул ана якынаюдан курка һәм шуннан котылу өчен, Гандәлифә апасы өйрәткәнчә, усал булып кылана. Айгөл урамнан атлап барган җиреннән кинәт кирегә борылды. Нигә соң әле Гандәлифә апасы янына кермәскә? Ул һәрвакыт аннан тынычланып, күңеле хушланып чыга. Ә менә бүген, бүген генә түгел, инде күптәннән күнеле тулы борчулы уйлар йөрткәндә, нигә кермәскә аңа? Гандәлифә Айгөлне кочаклап каршы алды. —И. кызым, бер дә күренмисен. Әллә уку бик катымы?—диде, анын киемнәрен чөйгә элеп. —Бар инде,—дип куйды Айгөл,—Мәктәпне тәмамларга җыенабыз бит. Таһирдан хат юкмы? —И, кызым, булса, хәбәр итмимме сон инде мин? Болынкырда имеш-мимешләр, гайбәт таралмасын, дил Гандатифә адресына хат язуны Таһир уйлап тапкан иде. Конверт тышына «Т. Чукаевтан* дип хат яза да, аннары Айгөл тып-тын гына килеп ала. Гандәлифә ана тары ярмасы белән пешерелгән кабак батеше сатып бирде, кайнарлап чәй ясады. Үзе анын йөзеннән күзен атмады, ахырда үзен борчыган уен белдерде: —Күнелен тыныч түгел бугай, кызым... Айгол чәен шопырып йотты да чынаягын куйды. —Нәрсәгә икәнен үзем дә аңламыйм... —Үг и әтиен белән боткан пешмиме'’ —Барысы да миннән, Гандәлифә апа,—диде Айгөл, авыр сулап —Мин аны күралмаска тырышам Әгәр кулымнан килсә, женгә. пәригә әйләндерер идем. Аны начар игеп күрсәтү өчен, әллә ниләр эшлим, төртмә сүз әйтәм. мыскыллыйм, бәйләнәм. Ә ул, үч иткәндәй, һаман башын түбән ия. буйсына гына бара, кызгандырырга телиме—белмим. Гандәлифә.анын белән килешмәвен бе шереп. башын чайкап куйды —Юк, кызым, ул сезнен икегезне дә ярата, хөрмәт итә. Шуна күрә каршы әйтергә дә кыймый Алай кискен бәрелмә син ана Үтәрсеңме мин әйткәнне'’ — Белмим,—диде Айгөл, башын аска иеп Айгөл чыгып киткәч. Гандәлифә үзенен иргә чыккач, аерылгач кичергән газаплы коточкыч көннәрен хәтеренә төшереп утырды Айгөл кайтып кергәндә, әнисе өстәт артында елап утыра иде Анын битләре шешенеп беткән, чәчләре, күз яшьләренә чыланып, яңакларына ябышкан Айгөл йөгереп барып, әнисен кочаклап алды —Ни булды, әни? Әнисе аны этеп жибәрде: —Шатлан, теләгенә ирештен!—диде ул үксеп һәм алдында яткан кәгазьне Айгөлгә атты Айгол бер күз атуда аны укып чыкты: «Сөембикә. Айгөл' Мин түзә алган кадәр түздем. Бүтән сезгә яшәргә комачауларга теләмим. Бәхетле булыгыз! Мин китәм. Айдар.» —Әни. мин бит анын китүен теләмәдем! —диде Айгол өзгәләнеп —Теләдең, аны син мәжбүр иттең! Син ана көн күрсәтмәдек Рәхмәт, кызым... Айгөл кычкырып елап жибәрде —Юк. юк, юк! Мин анын китүен теләмәдем, әни!—Айгөл сәгатькә күз төшереп алды, әле сонгы автобус китәргә биш минут вакыт бар иде —Мин аны хәзер борып алып кайтам! Ул курткасын кулына гына эләктерде дә чыгып йөгерде Анын йөрәге чыгардай булып типте, күкрәге уттай янды, күзеннән кайнар яшь акты Ул Ашыр абыйсының кыерсытылган, мыскылланган хәлдә вокзал ишеге гәбендә боегып басып торуын күз алдына китерде Айгөл тынына буылып, урам буйлап чапты. Ул барып җиткәндә, автовокзал бушап калган иде. «Сонгы автобус китте инде», диде кассир Бу сүзләр Айгөлгә хөкем карары кебек яңгырады. Менә хәзер анын күз алдына кызганыч, рәнҗетелгән кыяфәте белән әнисе килеп басты. Ул хәлсезләнеп автовокзал ишегеннән ерак булмаган электр баганасына барып сөялде