Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНА МӘХӘББӘТЕ

Аларнын бер дә балалары булмады. Озак көттеләр алар. Бу көтү елларында балага булган мәхәббәтләре үскәннән-үсте. Әгәр була калса, баланы ничек сөеп, күз алмасы кебек кадерләп тәрбия итәчәкләрен бер-берсенә сөйләп хыялландылар алар. Балага күп төрле һөнәр сайлап та уйлаштылар: музыка остасы, очучы, доктор, балерина, җырчы, шуның ише тагы бик күп, бик күп һөнәр өйрәтергә булдылар. Аларнын балалары һәрнәрсәне бик тиз үзләштерүчән, кыю һәм җитез булыр төсле тоелды үзләренә. Бала турында сүз кузгалганда, я урамда бала иярткән ананы күргәндә, театр-киноларда ана белән бала темасына спектакль, фильмнар караганда, хисләрен уртаклашкандай бер-берсенә карап елмаештылар. Бер генә кич бала турында сөйләшми калынса, нәрсәдер җитми төсле, киче дә бик күнелсез кебек күренде аларга. Бүгенге кичне дә сүзләре баладан башланып китте. Табигый, әлбәттә, сүзне хатыны башлады: —Сиңа сөйләмәгәнмен икән, бик кызык бер хәл булып алды бит әле: трамвай көтәбез, бала күтәргән бер хатын да бар. Шундый матур баласы, шундый тере! Ә мин шул хатын артында басып торам. Менә бервакыт баланын күзләре мина төште... Әй җаныкаем, яна очарга әзерләнгән кошчык кебек кулларын җилпеп-җилпеп куя. Мин елмайдым. Елмаймый буламы сон! «Кил, кил» дигәнчәрәк итеп, кулларым белән чакырган идем, килә бит, көчәнә- көчәнә әнисе кулыннан ычкынырга тели. Мина килә, имеш... —Сабый ул. Анын өчен һәрбер елмаеп караган хатын— ана. Синең аңа булган мәхәббәтеңне сизә ул,—дип куйды ире. Чынлап та шулай бит! Менә хәзер биш-алты айлык кына сабый анын кулында булсынчы. Ул бит аны, һичшиксез, үз анасы дип белер иде. Үсеп теле ачыла башлагач та, «әнием» дияр иде. Дияр иде, дияр иде... Кинәт анын бу уйлары яңа бер фикерне тудырды һәм шул минуттан анын бу фикере яна кабынган йолдыздай яктырып яна да башлады. Ул бу фикерен иренә сөйләмәкче дә иде, әмма хәзергә сөйләмәскә булды. Икенче көнне, үзенен кая барасын беркемгә белдермичә генә, ул өеннән чыгып китте. Ярты сәгать чамасы трамвайда баргач та, бер чатта төште. Анын каршысында мәрмәр баганалы ак таш йорт. Ул ишекне ачып эчкә керде. Кием элгечтә торучы хатыннан: «Баш врачны күреп буламы?»—дип сорады. Ана ак халат бирделәр. Ялтырап торган баскычлардан югары катка менеп китте. Баш врач мөлаем гына, җыерчыксыз түгәрәк йөзле, тулы гына бер хатын икән. Ул килүченең тавышында яңгыраган үтенечне тиз ишетеп алды. Ә килүче исә. каршысында тынлап утырган баш врачка, ин якын кешесенә серен сөйләгәндәй итеп, чишелгәннән-чишелә барып сөйләде: —Икебез дә бала яратабыз. Тормышыбыз да яхшы Тик бер чите генә китек—балабыз юк. Әгәр дә дүрт-биш айлык булса, мин бернәрсәгә карамастан алыр идем. Ана үз анасы булып тәрбия бирер идем... Ышаныгыз, чын күнелдән сөйлим мин сезгә —Ышанам, ышанам. Анлыйм мин сезне. Ләкин нишләмәк кирәк. Сез теләгән бала бездә юк шул. Гомумән, хәзер анасыз калган бала табу кыен. Ә сезгә, шулай шул, яшь бала, әле белештерми торган яшьтәге бала кирәк. Баш врачнын теләктәшлеге ана дәрт кенә өстәде. —Ничек яхшы булыр иде! Бәлки, яна тапкан аналар арасында ризалык бирүчеләр бардыр? —Авызыгызны да ачмагыз! Ана үз баласын бирә микән! Үтте инде, үгге ул заманнар! Кичәге шатлыклы уйлар, дулкынландыргыч хыяллар бер секунд эчендә юк булдылар. Бу йортка ул зур өметләр белән килгән иде биг Менә баш врач нәрсәнедер хәтерләгәнеыман ана карап торгач: —Туктагыз әле. нишләп сез олырак яшьтәге бала алырга теләмисез’— диде һәм анын җавабын да котмичә сөйләп китте —Беләсезме, бездә бер кыз бала үсә. Ул хәзер дүрт яшькә житте инде Анын анасы үлгән. Кызчык безнен тәрбиядә. Атасы күренмәс булды Бар инде ул. бар жансыз аталар, бар әле бездә. Ә кызый бик әйбәт кенә... —Дүрт яшьтә дисез бит, ике яшендә булсын иде. ичмасам, хәзер бит ул мина үз итеп карамас шул?! Кинәт баш врач, анын сөйләп бетерүен дә көтмичә, башында бер уй туганын сиздереп елмайды да бүлмәдән чыгып та китте Ул ялгызы калды. Күзләре ишеккә төбәлделәр Әллә инде баш врач, аны бик аңлап алгач, берәр яна туган бала карарга дип киттеме икән? Сабырсызлык белән көтә башлады ул Озак та үтмәде, ниндидер бер шаяннын коридор идәнен шакылдаташакылдата чабып килүе ишетелде. Менә ишек тә ачылды Чабып бер кызчык килеп керде —Әнкәй!—диде кызчык һәм бүлмәдә мөлдерәп көтеп утырган хатынга ташланды. Коча-коча куенына сыенды. Бу хәлдән хатын аптырап калды Ә кызчык исә: —Син минем әнием, име. минем әнием? Мин сине көтәм-көтәм... Мин елыйм да. мина: «Тиздән әниен килер»,—дип әйтәләр. Килдеңме, әнием, килденме?—дип сөйләнергә, үпкәләгән булып авызын турсайтып зарланырга да башлады. Шатлыгы ташуыннан нишләргә белмәгән хатын кызны күгәреп кочагына алуын сизми дә калды. —Кызым минем, газизем минем Ана белән бала—икс көчле сагыну бергә очраштылар Азар бит икесе дә бер-берсен бик тилмереп көттеләр: кызчык үзенен анасын, ә ана үзенен баласын Шундый зарыгып көзгеләр алар бу көнне' Өстәле янында елмаеп баш врач басып тора Хатыннын күчәре ана төште, һәм ул бу пикап вакыйгага жавап эзләгән төсле карады ана Баш врач бер сүз дә әйтмичә ишарә генә ясады: «Тукта, сабыр ит». Кызчык һаман сөйләнде —Әнием, хәзер өйгә кайтабызмы? Син минссз китмә, мин уенчыкларымны гына алып киләм,—диде һәм чаба-чаба чыгып та китте Шул вакытта баш врач сүз башлады —Ике ел инде ул бездә тәрбияләнә. Бик иркә, назлы кыз үзе. Кайчакларда шулай анасын сагынып елый башласа, без аны: «Елама, әниең тиздән килер»,— дип юата тордык. Бала шул, тиз гадәтләнде. Ике ел инде менә анасын көтә. Тәҗрибә унышлы чыкты. Мин хәзер аның янына барып: «Әниең килде, сине көтеп утыра»,—дигән идем, сикереп торды да уенчыкларын калдырып сезнең янга чапты. Менә күрдегезме, ул үзе сезгә беренче булып «әнием» диде. —Минем кызым, минем кызым ул. Җаным-тәнем белән үземнеке итеп сизәм мин аны!—диде хатын. Аларны озата чыктылар. Балалар йорты хезмәткәрләренең барысы да ана белән баланын шатлыгын уртаклашып, зур капкага тикле аларны озата килделәр. Ә кызчык, анасының кулыннан җибәрмәслек итеп кысып тоткан да, куанычын эченә сыйдыра алмыйча атлый. Кызчык Ләлә исемле иде. Хатынга анын кәгазьләрен бирделәр. Эшне ничек рәсмиләштерү юлларын өйрәттеләр. Барлык ак халатлылар аларны күздән югалтканчы озатып калдылар. Ана белән кыз өйләренә кайтып җиткәннәрен сизмәделәр дә. Ишектән атлап кергәндә, алардан да бәхетле кеше юк иде. Ләлә бер минут эчендә бөтен өйне йөгереп чыкты. Төрле сорауларын бер-бер артлы яудырып кына торды. —Әнием, син мина яна күлмәк алырсыңмы? —Алырмын, кызым, алырмын, ике күзем. —Ә минем әтием кая? —Әтиең хәзер кайтыр, кызым, әйдә әле без аны балконга чыгып каршы алыйк. Алар балконга чыктылар һәм әтиләрен көттеләр, озак та үтмәде, «әти» дә күренде. —Әнә, әтиең кайта!—диде ана. Ләлә кулларын болгый-болгый кычкырырга тотынды: —Әткәй, әткәй, тиз кайт, без сине көтәбез! Ләкин «әти» кеше бу тавышны игътибарсыз калдырды. Бәлки, ишетмәгәндер? Ишетсә дә, ничек итеп инде мондый тансык сүзне анар кычкыралар дип уйлый алсын ул? Ләләгә бу ошамады. Нишләп әтисе аны күрергә теләми икән? Шундый әти буламыни? —Әтием, әтием!—дип кычкырды Ләлә. Бу юлы «әти» аптырабрак калды. Аптырамаслык та түгел: бу бит аларнын балконы, әйе. әйе. Әнә балконда анын хатыны. Ә хатыны янында бер кыз бала күренә. Шул кыз бала ана кычкыра түгелме? Әйе, әйе. Аңа кычкыра. «Әтием, әтием!»—дип кычкыра. Озак та үтмәде, Ләлә әтисенә каршы йөгереп тә чыкты һәм чабып килеп анын тез башларын кочаклады. Әти булырга тиешле кеше әле һаман да аптырауда иде. Чарасыздан ул үзенә сарылган кызчыкны кулына күтәрде. Шаян Ләлә, шуны гына көткән төсле, анын битеннән чүпелдэтеп үбеп тә алды. Аптыраган «әти» шатлыгын йота-йота: —Кызым, каян гына килеп чыктың әле син?—диюен белми дә калды. —Мине әнием алып кайтты. Ә син мина ниләр алып кайттын? —Хәзер, кызым, хәзер, күз нурым... Алар өйгә керделәр Өй эче зур бер бәйрәм көнендәге кебек ямьле иде Әйе, зур бәйрәм иде бу! Һәм бәйрәм озакка сузылды. Лалә ниләр генә эшләп күрсәтмәде җырлады да. биеде дә. «Петушок»ны да сөйләде. Үзенен зур үсүе белән мактанырга теләп диваннан идәнгә дә сикерде Ниһаять, уйный-уйный арып-талгач. йомшак урын өстенә авып йокыга китте... Алар озак вакыт Ләлә янында утырдылар Бананын һәрбер сулыш атуын тынлаган тосле, тын гына ана карап тордылар. Ә аннары бер-берсенә карап елмаештылар. Хәзер инде бу елмаю артында теге, узган көннәрдәгедәй яшеренеп яткан хәсрәтнен эзе дә калмаган иде ИСКӘРМӘ Язучы Габдрахман Минскийның тууына 100 ел уңаеннан журналыбыз битләрендә автор турында беркадәр мәгълүмат бирергә булдык Габдрахман Минский 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә дөньяга килә, бер яше тулыр-тулмаста ул ятим кала, үги әтисе тәрбиясендә үсә. Шулай да җәдит мәдрәсәсендә, аннары татар совет мәктәбендә белем ала 1926 елда Г Минский Казанга килә һәм театр техникумына укырга аяк баса Ул яшь чагыннан ук алга, зур максатларга омтылучан була, актив һәм ашкынулы тормыш белән яши Хикәяләр һәм пьесалар яза Аларның берничәсе хәтта татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә куела Аннары тимер-мәгъдан төбәге Урал. Чиләбе шәһәре, трактор заводы төзелеше, газета редакциясендә эшләү Соңрак, Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын тәмамлагач, баку шәһәрендә киностудиянең сценарий бүлегендә консультант була Аның сценарийлары буенча шул елларда -Артем авазы» -Ватан улы» һәм башка нәфис фильмнар эшләнә Гыйбрәтле хәл Бакуда фильмнар куйдырган бу татар егете нишләп татар фильмнары иҗат итмәде икән? Хәер. 1941 елда аны Ватан сугышына алалар иҗади өзеклек килеп чыгуын чамалау бер дә кыен түгел Керчь ярымутравында барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша ул контузия ала Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 1946 елга кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә Тагын Баку тарта аны. 1952 елда гына Г Минский Казанга кайтып төпләнә Татарның үз киностудиясе юк. ул чакларда Мәскәүгә. КПСС ҮК ка ялварулар файдасыз билгеле Менә шуңа күрә аның кинодраматургия жанрыннан китүен аңлап та була Менә шуңа күрә булса кирәк, тормышның утларын-суларын кичкән әдип повесть һәм хикәяләр яза Аның -Яшенле яңгыр» повестен яңадан укып карарга бәлки, бүгенге күзлектән карап бәяләргә кирәктер Чөнки анда беренче империалистик сугыш һәм революция еллары, татарлар язмышы тасвирлана Г Минский Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Гадел Кутуй белән якыннан аралашкан аларның хәер-фатихасын алган язучы Ул болар хакында ■Замандашларым» дигән җыентыгында бик матур истәлекләр язып калдырды Ул җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша -Казан утлары- журналының редколлегия члены, язучылар союзы каршындагы партоешма секретаре булып та эшли Габдрахман Минский 1983 елның мартында Казан шәһәрендә вафат була