ТАТАР РУХЫ

(ТӨРКИ-ТАТАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА)

Калам! Кальбеңдә ни сер бар—гаян ит Килеп киччелиләр зхвален баян ит Түгеп к) ч яшьләреңне бу кәгазьгә. Ни моңлы уйларың бар—сөйлә безгә! Бабалар кабре янында күңел зар Аталар рухының армандәсе бар Кара тупрак тулы мәхлуч шаһны Алар кемдер ?. Алар кемнәр фидасы ’ Дардемонд. 1906 ел Тарих мәгънәсе Бүген татарларның борынгы тарихын искә төшерергә, татар рухын тергезергә кирәк микән соң? Тормыш үзенчә бара, иске үпкәләрне яңарту нигә кирәк? Хикмәт шунда ки, тарихка кул селтәргә ярамый, бүгенге көн дә, киләчәк тә аның геннары эчендә ята Тарих ул—бер үк вакытта аклау да, өмет тә "Монголлар явы һәм Алтын Урда изүе рус җирләренең Көнбатыш Европаның алга киткән илләреннән артка калуы сәбәпләреннән берсе булган —дип язалар “Россия тарихы" дөреслегендә 34 Бу ялган гына түгел, бүгенге кыенлыкларны акларга тырышу да Татарларга сылтап куясың да—бетте-китте, барысы да моңа ышаналар Тарих хәрабәләрендә актарынырга теләүчеләр күп түгел, стереотипларга иярү җиңелрәк ләбаса Ә чынлыкта ничек булган соң? Чынлыкта исә кешелек тарихында чыңгызчы- лар империясеннән дә зуррак дәүләт булмаган, бу исә хәрби өлкәдә генә түгел, гражданнар белән идарә итү эшендә дә югары культура таләп иткән Хәтта СССР да андый зурлыкка ирешә алмады СССРның Көнчыгыш Европага һәм Кытайга күзөтчелек итү чоры булды булуын, ул чакта аның йогынты даирәсе чыңгызчылар империясе үлчәмнәренә якынайды, ләкин аңа җитә алмады Чыңгызчылар шулай ук Персия, Әфганстан белән идарә иткәннәр. Багдадны яулап алганнар, Һиндстанга кергәннәр СССР моңа омтылды, әмма аның моңа куәте җитмәде Чыңгыз хан белән Батый хан ирешкән бик шәп һәм ашкынулы хәрби җиңүләр бүтән кабатланмаган Урта гасырларда беркем дә аларныкы кебек камил идарә системасына, диннәргә карата тигез карашка (бусы XXI гасырда да юк), коммуникациянең гаҗәеп системасына, икътисадны һәм сәүдәне үстерә торган салым системасына ия булмаган Хәтта татарларны дошман күргән католик- " А С Ор поп, В А Георшева. Н Г Георгиена, Т АСивохннл М< тория Росснн N чебинк М .2003, г 58 Дәвамы. Башы журналыбызның 7 санында. лар чиркәве дә Көнчыгышка китүче миссионерларга Дон буйлап Сарай аркылы барырга киңәш иткәннәр, чөнки бу юл куркынычсызрак булган. Татар ясагы (ун өлеш, ягъни 10%) турында бүген хыялланырга гына кала. Алтын Урданың төп салымы халыктан талап алынган әйберләр түгел, ә бәлки өйләнешкә салынган салым—тамга булган, русларның ‘таможня" сүзе шуннан килеп чыккан.35 Каффа (Феодосия). Солдайа (Судак), Тана (Азов) шәһәрләрендә Генуя кешеләренең үз кварталлары булган, Пантекапеум (Керчь), Коп (Кубань) шәһәрләрендә Венеция кешеләре төпләнгән Бу шәһәрләр халыкара сәүдә үзәкләре булып торганнар. Ибне Батутта язуынча. Каффа—диңгезнең гаҗәеп култыгы, ул анда "200 ләп зур һәм кечкенә, хәрби һәм йөк суднолары күргән Бу—дөньяның мәшһүр гаваннарыннан берсе"36 Тарихчылар ни сәбәпледер чыңгызчыларның камил финанс ситемасын, кешелек тарихында беренче тапкыр кәгазь акчаның Хубилай хан вакытында кертелүен искә алырга яратмыйлар. Ул акчаның үрнәкләрен—үзәгенә ал төстәге хан мөһере сугылган квадрат рәвешендәге зур кәгазь битләрен "Эрмитажга күрергә мөмкин Алар Алтын Урда биләмәсендә йөргәннәр һәм бөлиш дип аталганнар. Имеш, кыргый монголларның мондый нәрсә уйлап табулары мөмкин түгел, димәк моны акыллы кытайлар эшләгән. Өстәвенә, нәкъ шул вакытта Монгол империясе башкаласын Ханбалыкка (хәзерге Пекин) күчергәннәр, димәк, чыннан да кытайлар Татарлар үзләре булмас бит инде?! Алтын Урда чорында нигез салынган 100 дөн артык шәһәр бүген Әстерхан, Волгоград. Саратов һәм башка шәһәрләр нигезендә ята. Батый ханныкы яки Бәркә ханнныкы кебек төзелешләр белән кайсы илбашы мактана ала? Андыйлар булмаган шул. Ханнар җимермәгәннәр, алар төзегәннәр Төзегәннәр! Ибне Батутта болай дип язган "Сарай шәһәре—иң матур шәһәрләрнең берсе, шәһәр бик зур, ул тигез җирдә урнашкан, халык белән тулы, базарлары—матур, урамнары—киң Бер тапкыр без андагы бер аксакал белән, шәһәрнең колачын ачыкларга теләп, атка атланып шәһәрне өйләнеп чыкмакчы булдык. Без аның бер башында яши идек, иртән юлга чыктык, шәһәрнең икенче башына без өйләдән соң гына барып җиттек, өйлә намазын укып, ашап алдык та кабат кузгалдык һәм үзебез торган урынга кояш батканда гына кайтып кердек".37 Алтын Урда шәһәрләренең башкалары турында да күргәннәр шушылай сокланып язалар “Кыргый" халык шундый үсешкә ирешкән шәһәр культурасы булдыра алыр идеме соң? Алтын Урда—татар тарихы гына түгел, аннан башка хәзерге заман Россиясе дә булмас иде Татарлардан башка руслар Польшаның. Литваның, Прусси- янең, Швециянең бер өлешенә әверелерләр иде Александр Блок үзенең “Скифы" шигырендә болай дип язган: Дпя вас—века. для нас—единый час. Мы. как послушные хаяопы. Держали щит меж двух враждебных рас Монгалон и Европы' Чынлыкта исә вакыйгалар бөтенләй башкача барган. XIII гасырдагы рус кешеләренә немец һәм француз рыцарьларын татар-монголлардан нинди мәнфәгатьләрдә сакларга кирәк соң? Ул рыцарьлар бит Руська һөҗүм иткәннәр, Рим папасы кушуы буенча православныйларны “грек йоласы схизГаможня гонрак барлыкка килгән сүз. ХУ1-ХУП гасырларда «тамга» сүзе йөргән. Мәсәлән, рус патшасы Нугай Урдасына, халыктан җыела торган салымнарның зур булуын аклап, болай дип язган ' Тамга алу злектән үк алып барыла, Мәскәүдә тамга алалар, ә инде Рязаньга яки Коломнага барсалар, алар Коломна наместнигыннан да тамга алалар Бу синең кешеләргә ике тамга кебек күренә. Ә инде Владимирга барсалар, анда башка тамга алалар Владимир наместнигыннан Биредә төрле килешләрдә «тамга» дигән сүз кулланыла «тамгу» «две тамги* 35 Золотая Орда в источниках..,. с. 126. с Золотая Орда в источниках , с. 143. матикларьГ дип үтергәннәр Русларга аларны якларга бер сәбәп тә юк Калкан—Русь түгел. Киресенчә. Алтын Урда русларны Европа тарафыннан йотылудан саклап калган Нәкъ менә татарлар рыцарьларга һәм католикларга каршы калкан ролен үтәгәннәр Әгәр дә Александр Невский Батый ханның улы Сартак белән дуслашмаса һәм татарларның атлы гаскәре аңа булышмаса, русларга ни булыр иде дә. алар бүген кем дип аталырлар иде һәм православие кайда булыр иде икән'7 .. Татарлар ярдәмен санга сукмаучылар җирләрен дә, культураларын да җуйганнар Бик кечкенә генә "татар ясагы" өчен рус кенөзлөре үзләрен тевтончылардан саклауны таләп иткәннәр һәм татарлар аларны саклаганнар да Хәтта Урдадагы "олы болгак" вакытында да. дәүләттә эшләр бозылып беткән чакта да алар. Көнчыгыштан бигрәк Көнбатыштан зур куркыныч янавын сизеп, ясак түләүдән туктамаганнар Русьның Европаны татарлардан коткаруы теориясе никадәр яшөүчөн булса, шулкадәр үк мәгънәсез дә Киресен раслау дөреслеккә якынрак: күп гасырлар буе һуннар, төркиләр, татарлар көнчыгыштан кытайлар агрессиясен тоткарлап торганнар Алар чыннан да. безнең эраның I гасырыннан башлап VIII гасырына кадәр кытайлар экспансиясе юлында калкан булганнар, аннан соң төре йөртүчеләр юлына калкан куйганнар “Үткәнгә төбәлгән караш безне кеше яшәешенең серләренә күмә .—дип язган Карл Ясперс.38 Үзеңнең чын тарихыңны белү—нәрсәгә сәләтле икәнеңне ачыклау, рухыңны коллык хәленнән чыгару һәм үзеңне бу дөньядагы Вазыйфаңа тәңгәл рәвештә тоту дигән сүз. Тарих—язмыш ул. Әлбәттә, бүгенгене үз кулында тоткан кеше—үткәнгә дә хуҗа була, ул уйдырма тарихны көчләп тага ала. ләкин киләчәкне дә үз кулында тота дигән сүз түгел әле бу "Сәясәт, тарих азат итмәгән очракта, тупас һәм бозык була,— дип әйткән сэр Джон Сили,—ө тарих, гамәли сәясәт белән бәйләнешне күздән ычкындырса, асылы алынып, әдәбият дәрәҗәсенә кадәр төшерелә Тарих үз карашларыңда нык торырга мәҗбүр итә вакытлы һәм узгучы нәрсәләрдән саклый Ул—сәясәт өчен яхшы нигез, әлбәттә,—чын һәм гадел булган хәлдә Язмышны алдый алмыйсың, үткәнең генетик код сыман киләчәкне билгели Чын тарих урынына уйдырма язып татарларны тарихтан чыгарып ташлыйсың икән, нәтиҗәдә алдан фаразлап булмый торган билгесез киләчәккә дучар буласың, ул иртөме. соңмы синнән рәхимсез рәвештә үч ала Россия, үткәннәр турында мифлар уйлап чыгарып, киләчәк турындагы мифлар белән яши Ул үз- үзе була алмый С. М Соловьев үзенең күп томлы “Борынгы заманнардан башлап Россия тарихы" дигән китабына кереш сүзендә болай дип яза Тарихчының XIII гасырның яртысыннан башлап вакыйгаларның табигый җебен (бу—кенөзлөр- нең нөселара мөнәсәбәтләренең дәүләт мөнәсәбәтләренә нәкъ менә акрынлап күчә баруы) өзәргә һәм татар чорын кертергә, беренче планга татарларны, татар мөнәсәбәтләрен чыгарырга хакы юк, нәтиҗәдә төп вакыйгалар, алар- ның төп сәбәпләре ябыла“.39 Шул рәвешчә, өч гасырлык чорда руслар язмышына гына түгел, бөтендөнья процессларына йогынты ясаган татар дәүләтләре (Алтын Урда. Казан һәм башка ханлыклар) тарихы Россия дәүләтчелеге барлыкка килү вакыйгаларының чылбырыннан төшеп кала Ләкин тарихи вакыйгалар үзләрен уз тирөлеклөреннөн тик кенә тартып алырга ирек бирмиләр" бит.-10 Мондый ысул тупыйкка илтә Шуңа да карамастан, рус тарих мәктәбе үҗәтләнеп шушы юлдан баруын дәвам итә Ялгыш юл ялган нәтиҗәләргә китерә Икенче бер күренекле рус тарихчысы В О Ключевский Россия тарихын колонизация мантыйгына ярашлы рәвештә берничә чорга бүлә "Россия тарихы.—дип язган ул.—колониягә өйләнүче ил тарихы Аның колонизация өлкәсе дәүләт территориясе белән бергә арткан" Илнең колониялөнүе безнең * Карл Ясперс Смысл и ндзмачение игтории М . «494, с 29 " С М Соловьев Сочимени* * Кмига I М . Мысль. 1988. с 54 * П,,х.ц| ХеЙ1ИНП1 Ой игторичсгкнх жианенных идеалах и другие текцни Лондон. 1992. с 52 тарихның төп факты булган, аның барлык башка фактлары моның белән ерак яки якын бәйләнештә торганнар"4 ' Ключевскийның тикшерү әйберсе, үзе язганча. дәүләт һәм халык булган: дәүләте—Россия халкы—руслар Татарлар һөм аларның дәүләтчелегенә урын калмаган, гүяки алар Идел буенда. Уралда. Себердә һәм Көньяк рус далаларында яшәмәгәннәр дә Татарларның атлы гаскәре болытлар өстеннән чабып йөргән микән мәллә? Алайса. Александр Невский яки Иван Калита кенөзлек итү өчен ярлыкны кемнән алганнар соң? Ключевский үзе үк: “Ул вакыттагы Төньяк Русьның кенәзлеклөре мөстәкыйль биләмәләр түгел, татарларга ясак түләүче олыслар" булганнар; аларның кенәзләре “ирекле патша"ның холоплары дип аталганнар, Урда ханын бездә “ирекле патша" дип исемләгәннәр"42 XIII гасырдан башлап руслар Урда походларында катнашканнар. Ипатьев елъязмасында 1274 елда болай дип язылган “Ул вакытта барлык кенәзләр татар ихтыярында иделәр" Әле тагын рус тарихы өчен татар факторының әһәмияте дә булмаган икән. Дмитрий Донс- кой кем белән сугышкан икән алайса? Алдан ук ялгыш караш күренекле тарихчыларның да күзен томалый Лорд Актон болай дип әйткән: "Кеше язмышларының тукымасы тыгыз тукыла. анда буш күзәнәкләр калдырылмый, чөнки җәмгыять, табигатьтәге кебек үк, тоташ төзелмә ул..."43 Татарларның һөм русларның тарихлары бер-бер- сеннән мөстәкыйль дип сөйләү идеологик мифлар өлкәсенә карый “Бөек Яса", башкача әйткәндә, законнар Алтын Урдага көч белән кертелгән яки үзләре теләп кергән бөтен рус кенәзлеклөрендә дә гамәлдә булган, акча һөм салым системасы да уртак, моның өчен халык исәбен алу үткәрелгән кенөзлөргө хакимият хан кулыннан тапшырылган, хәтта митрополитлар да, бу дәрәҗәдә расланыр өчен Константинопольгө барганчы ук, ханның ризалыгын алырга тиеш булганнар. Россия тарихын, димәк ки. аның киләчәген дә татар факторыннан башка аңлап булмый Россия төрки-татар империясе әверелешләренең соңгы чагылышы булып чыккан Чумадан һәм эчке ызгыш-талашлардан үлеп баручы Алтын Урда үз төпкеленнән Мөскөү башлангычы рәвешендәге энергия куерыгы тудырган, бу куерыктан төркиләр үзләштергән шул ук территориядә яңадан империя баш калкыткан “Русьның бәхете зур,—дип язган П Н.Савицкий,— эчтән таркалу сәбәпле бетүгә йөз тоткан чакта ул башка берәүгә дә түгел, нәкъ менә татарларга эләккән Татарлар—"нейтраль" культура тирәлеге, бу тирәлек “төрле аллаларны" кабул иткән һөм “теләсә нинди культуралар"га тигез караган, бу тирәлек Русь өстенө Ходай җәзасы буларак ишелеп төшкән, әмма милли иҗат чисталыгын бозмаган Әгәр дә Русь “Иран фанатизмы һөм экзальтациясе" йоктырган төрекләргә эләккән булса, аның сынаулары да авыррак һәм язмышы да ачырак булыр иде Әгәр дә Көнбатыш кулына төшсә, аның җаны тартып алыныр иде Татарлар Россиянең рухи асылын үзгәртмәгәннәр: әмма ул чорда, алар өчен үзенчәлекле булган дәүләт төзүчеләр һөм хәрби оештыру көче сыйфатында, татарлар, һичшиксез, Руська йогынты ясаганнар. Үз үрнәкләрендәме, идарәчеләрнең каннарына кушылыпмы—алар Россиягә хәрби кимөлдө оешу, дәүлөт-мөҗбүр итү үзәге төзү, тотрыклыкка ирешү хасияте: куәтле “урда" булу сыйфаты биргәннәр".44 Россия татарлардан законнар дәүләтчелек институтлары, хәрби эшне генә алып калмаганнар, “татар изүе" вакытында алар рухларын чыныктырганнар Византия аның икенче чыганагы булган, әмма Византия ерак, ө татарлар—һәр көн, һәр сәгать руслар янәшәсендә Россия тарихының бер яртысы гына русныкы, икенче яртысы—төрки-татарныкы Россия империясен төзүне башлап йөрүчеләргә Чыңгыз хан рухы күчкән, югыйсә алар мондый гаять зур максатка ирешә алмаган булырлар иде * 11 * ВО Ключевский Сочинения в девяти томах Т1-М.. 1987. с. 50. “ В О Ключевский Сочинения в девяти томах Т.И ... с 41. 11 Лорд Актон. Очерки становления свободы Лондон, 1992, с. 140. “ П Н Савицкий Степь и оседлость Лев Гумилев Черная легенда" китабында. 467 иче бит Чыннан да, XIII һөм XIV гасырлар “Россиядә гомум төшенкелек тар хиссият һем вак мәнфәгатьләр, вак җаннар чоры"45 булган Кешеләр шәхси эшләр белән мәшгуль ни фикер омтылышы, ни дәүлөти идеяләр—берсе дә юк тоташ саранлык, бу аеруча Иван Калитага (кушаматы акча янчыгы дигәнне аңлата) һөм аның нәселенә хас булган Мәскәү кенәзлөре турында В О Ключевс- кий “искиткеч тотрыклы сәләтсезлек" белән аерылып торганнар дип язган Бу кенәзлөрдө бернинди дә яктылык, батырлык һәм әхлакый олылык билгеләре юк Беренчедән, алар бик тыныч кешеләр, алар сугышка теләмичә генә катнашалар, катнашсалар да, күбесенчә җиңеләләр генә алар дошманнан имән диварлар ә Дмитрий Донскойдан башлап Мәскәү Кремленең таш диварлары артында качып утыра беләләр, дошман һөҗүм итсә, алар ашкынып Переяс- лавльгө яки аннан да ераграк берәр җиргә—Идел буена сугышчылар җыярга китәләр, Мөскөүне сакларга исә митрополитны һөм хатыннары белән балаларын калдыралар Алар зур талантлар белән дә, гайрәт белән дә аерылып тормыйлар, әмма бу кенөзлөрдә зур кимчелекләр яки көчле дәрт тә шулай ук юк Бу аларны куп яктан уртачалык һөм җыйнаклык үрнәкләре итеп күрсәтә хәтта аларның төшке аш вакытында аракы белән күбрәк мавыгулары да рус кешесенең Изге Владимир әйткән мәгълүм һәвәслеге дәрәҗәсенә күтәрелмәгән Бу—Борынгы Русьның урта кул кешеләре, тарихи шәхесләрдән бигрәк хронология билгеләре дип әйтергә була” 46 Русларның холкы Мәскәү хезмәтенә татарлар һөм литвалылар, соңрак немецлар килү белән үзгәрә башлый Явыз Иванның атасы Василий вакытында Литвадан кенөз Глинскии (сүз уңаеннан, Мамай токымы) белән бер төркем халык килә, аларны Муром өязенә урнаштыралар 1535 елда, Елена Глинская идарәсе чорында. Мәскәү патшасына хезмәт итәргә хатыннары һөм балалары белән 300 “литва" гаиләсе күчеп килә Бу “литва” ның күбесе татар булгандыр чөнки Мәскәү хәрби кешеләрне чакырган, ө Бөек Литва кенөзлегендө хәрби хезмәттә Мамай һөм Туктамыш урдачылары торган Казанда әсирлектә булган Василии Темный чорында ханзадә Касыйм белән бөтен бер хәрби отряд юлга чыга, ул Ока буендагы Городецка урнаштырыла, биредә Мәскәү кенөзлеге составында Касыйм ханлыгы барлыкка килә Явыз Иван күп кенә морзаларны чакырып, алар- га Мәскәү. Боров, Калуга һөм башка өязләрдә борынгыдан ук русларныкы булган җирләрне өләшә Ключевский исәпләве буенча, столбовой дворяннарны теркәүче Бәрхет кенәгәдә “Бөек рус" фамилияләре—33%. Польша-Лит- вадан чыккан, ягъни күбесенчә көнбатыш рус фамилияләре—24%. немец. Көнбатыш Европадан чыгышлылары—25%. татарлардан һөм гомумән көнбатыштан чыккан фамилияләр—17% тәшкил итә һөм 1%ын билгеләп булмый" 4 ’ Польша-Литва дворянлыгының тамырлары көнбатыш русныкы түгел, татарныкы булганын исәпкә алсак, патша хезмәтендәге татарларның өлеше күп зуррак булачак П Н Савицкий Л Гумилевка болай дип язган "Мәгълүм булганча бөек Рус дәүләтен төзүдә зур роль уйнаган бөек рус дворянлыгының 30. 40. хәтта аннан да күбрәк проценты бу морзаларның, кенөзлөрнең. хезмәтчеләрнең нәселеннән торган" Бу хәлнең Мәскәү мөмкинлекләрен никадәр үзгәртүен аның Новгород белән бәрелешү күренешләре дәлилләп тора 1456 елгы походта Руса янында 200 мәскәүле Новгородның татар атлы гаскәре системасында сугыша белми торган 5 мең атлы сугышчысын тар-мар итә 1471 елда Новгород 40 мең ополченец җыя әмма аларны Мөскөүнең 4 500 сугышчысы тар-мар итә, сугыш кырында Новгородның 12 мең сугышчысы ятып кала Бу күренешләрдә русларның новгородлылар кулланган традицион сугыш алып бару тактикасы белән атлы гаскәр сафында сугышуның татарлар керткән яңа тактикасы арасында аерма ачык күренә Мәскәү гаскәрләрендә татарлар хәтта сан буенча да мөһим өлеш тәшкил иткәннәр Маржерет мәгълүматлары буенча. XVI гасыр ахырында даими хезмәттә торган һөм жалованье алган 100 мең 1 Н О Ключевский Сочинения и девятн томах Т II I 49 * И () Ключевский Сочинения в девятн томах Т II . с 47 48 ' НО Ключевский Сочинения в девятн томах ТИ с 193 сугышчының 28 меңе Казан татарлары, чирмешләр һәм мордвалар булган. Мәскөүгө Урдадан күбесенчә сәләтсез кешеләр түгел, киресенчә, маҗаралар эзләүче, хәрби хезмәттә күтәрелергә теләүче, кешеләр белән тыныш- маучан. үзсүзле кешеләр киткән. "Изү". Петр Савицкий сүзләре буенча, русның рухи үзенчәлеген коючы ут булган’.4® Татардан килеп чыккан рус фамилияләрен укып карасагыз, рус тарихы да аңлаешлырак булыр Державин—Нар- бековлар, Карамзин—Кара морза. Тургенев—'Гургаевлар нәселеннән, тагын Аксаковлар. Огаревлар. Чаадаевлар, Кутузовлар. Тимирязевлар һәм башкалар. һәм башкалар 49 Нинди мәшһүр исемнәр! Аларны санламый мөмкин түгел, аларны Россия тарихыннан чыгарып ташлап булмый, чөнки алар үзләре үк— Россия тарихы. Борис Годунов турында Пушкин Рюриковичлар токымыннан булган көнчел Шуйский исеменнән болай дип язган: "Какая честь для нас. для всей Руси! Вчерашний раб. татарын, зять Малюты " Татарның Морза Чет нәселеннән чыккан Годунов Россия патшасы булган һәм бу ул чорда табигый кабул ителгән, ө рюриковичлар -викинглар токымы. Киев Русена нигез салучылар—түбәнрәк рольләрдә булганнар Инде Годуновны нәрсәдә булса да гаепләү мөмкин, бу—аның нәсел начарлыгы. Ул чың- гызчы булмаган Тарихчылар Годуновның татардан чыкканлыгына шикләнеп бәхәс куерттылар Мәсәлән. Р Г Скрынников фикеренчә, Ипатьев монастыре монахлары язган "Чет турында хикәят"не чынлыкка туры килүче чыганак дип санап булмый "Чет турында нәсел әкияте язганда, монахлар Борис династиясенең кенәзләрдән килеп чыгуын тарихи нигезләргә, бер очтан яңа династиянең үз монастырена борынгы бәйләнешен күрсәтергә омтылганнар. Ипатьев китапчылары раславынча. Сарайдан Мәскөүгө барганда Урда кенәзе Чет. узып барышлый. Костромада православие храмына нигез салган... Годуновның ата-бабалары татарлар да, коллар да булмаган Кострома кешеләре борынгыдан ук Мәскәү дворына боярлар булып хезмәт иткәннәр. Бу нәселнең өлкән тармагы—Сабуровлар Явыз Иван чорына кадәр муллыкка ирешкәннәр, ө кече тармаклары—Годуновлар һәм Вельяминовлар бетүгә таба барганнар"'50 Ихтимал, "Чет турында хикәят" бәлки "аз гына да ышануга лаек түгелдер", әмма автор дәлилләренең нигезе юк. “Кострома кешелөре"нең руслар да, татарлар да булуы мөмкин һәм өлкән тармак—Сабуровларның татардан чыккан кешеләр түгеллеген һәм башкаларны исбатлап бирү дә зыян итмәс иде Хикмәт хәтта монда да түгел. Әгәр дә инде монахлар “Чет турында хикөят“тө алдашканнар икән ни өчен Годунов нәселен рюриковичлар яки башка рус кенөзлөре түгел, татар кенәзлөре нәселе итәргә кирәк булган соң? Аңлатма бик гади— ул замандагы рус үзаңы татарның рус тәхетендә утыруын табигый хәл дип кабул иткән бәлки яратмагандыр да. ләкин түзгән “Нәселле кешеләр —дип язган Николай Костомаров.—патша тәхетендә табигый татарны—Морза Чет токымын күреп чирканганнар, чөнки аннан да күренеклерәк нәселләр булган'.51 Чыннан да. Годуновка каршы оппозиция булган, ул патша тәхетенә, нәселлерәк кеше дип. Симеон Бекбулатовичны утыртырга теләгән Литва шымчылары җиткергән: "Кайбер кенәзләр һәм боярлар, аеруча аларның башында торган кенәз Бельский һәм үзенең абыйсы белән Федор Никитич, тагын күп кенә башкалар, әмма барысы да түгел, Годуновны бөек кенәз дип танырга теләмичә үзара киңәшләшә башладылар, ниндидер Симеонны сайларга тем П Н Савицкий Степь и оседлость - "Лев Гумилев. Черная легенда" китабында. 467 нче бит. " Н А Баскаков Русские фамилии тюркского происхождения -М , Наүка. 1979; А Х Халиков 500 русских фамилии булгаро-татарского происхождения. Казань. "1992 10 Р Г Скрынников. Борис Годунов - М , 1983. 5 нче бит Николай Костомаров. Смутное время Московского государства в начале XVII столетия. 1604 1613 М 1994. с 31 51 Русский архив, 1910. № 11. с. 345. лиләр' г,г Аларга Мстиславский да кушыла, чөнки ул Симеон хатынының энесе Явыз Иван 1574 елда Касыйм ханы Сәин-Булатны (чукындырылгач—Симеон Бекбулатович) патшалыкка куя. аңа "бөтен Русьның патшасы—бөек кенөз" дигән титул бирә 53 Ул ике ел патшалык итә. аннан соң бөек кенөз сыйфатында Тверь шәһәренә сөрелә.54 Шуңа күрә боярларның кайберләре 'патша" каны һәм Иван IV нең фатихасы Симеонга начар нәселле Годунов каршында зур өстенлекләр бирә дип санаганнар"—дип нәтиж.ә ясый Р Г Скрынников 55 Борис Годуновның патшалык тарихы татар үткәне белән араларны тиз генә өзмәгән рус психологиясе күзлегеннән караганда бик кызыклы Шуңа курө танылган тарихчы Николай Костомаров сүзләрендә алдан ук ялгыш караш сизелә, ул болай дип раслаган "Татар токымының Мөскөү тәхетендә киләчәк заманнарга төпләнеп калуы турындагы фикер Рус ж,иренең тарихын һәм аның изгелеген, кадерен белгән кешеләрнең горурлыгына тигән Әмма эш бик оста майтарылган Борис бөтен ж,ир тарафыннан сайланган, таж, кидерелгөн. дин йолаларын узган, патриарх һәм барлык руханилар тарафыннан хупланган патша буларак бик нык утырган Ул тәмам законлы патша булып күренгән һәм Рюрикның яки Гедиминның бернинди токымына да халык сайлаган һәм чиркәү изгелөндергөн патшаның бөек хокукларына каршы үзенең нәсел өстенлекләрен кую көченнән килмәгән".56 Маржерет мәгълүматлары буенча Борисны мәскәүлеләр яхшы идарәче буларак яратканнар Кенөз Катырев-Ростовскийның шәхси хатирәләрендә мөлаем кеше образы килеп баса “Бу ир кеше гаж,ө- еп акыллы, тәмле телле, динле һәм ярлыларны ярата, күп төзи, ул үз державасына күп ярдәм кылган һәм күп искиткеч нәрсәләр иждт иткән" Явыз Иваннан соң Мөскөү дәүләте тынычлыкка мохтаж, булган һәм Борис Годунов нәкъ менә шундый идарәче булып чыккан. “Элеккерәк буын Борисны безгә караганда югарырак бәяләгән,—дип язган С Ф Платонов —Бу буынның Борис идарә иткән бәхетле чор. аның күңелгә ятышлы шәхесе турында хатирәләре яңа булган һәм ул шуңа таянган Борисның замандашлары аның сөйкемлелеген аның оныкларына караганда ныграк тойганнар, әлбәттә 1598 елгы собор аны аңлы рәвештә сайлаган һәм нәрсә сайлаганын бездән яхшырак белгән" Борис Годунов хәзергәчә билгеле булмаган яңа идеяләр әйткән Безнең барлык ж,ирлөребездө дә икмәк муллыгы, гаугасыз тормыш һәм барсына да тигез рәвештә иминлек, тынычлык булсын'.—дигән ул.58 Борис Годуновны тәхеттән төшерүнең сәбәбе аның чыгышы буенча татар булуында да яки аңа Дмитриины үтерүне сылтауда да түгел (моны исбатлау эчен дәлилләр аз) Сәбәп 1601-1603 елларда игеннәр уңмавында, бу бөтен рус ж,ирен тетрәндерә "Халыкның ни ашаганын Ходай үзе генә белә үлән печән, хәтта хайван һәм кеше мәетләре дө. моның өчен кешеләрне хәтта махсус рәвештә үтергәннәр' '' Икътисад бу казаны күтәрә алмый аннан соң сәяси тетрәнүләр башлана һәм Бориска карата нәфрәт туа Борис Годунов яисә Симеон Бекбулатович шәхесләренә мөнәсәбәт нинди генә булмасын ул алар- ның чыгышлары буенча татар булганлыкларына бәйле түгел.

Реклама