"Татар энциклопедиясе" битләреннән

БУЛИЧ Николай Никитич (3 яки 5.2.1824, Курган ш -24.5.1895, Спас өязе Урыс Йорткүл а.), әдәбият галиме, Петербург ФАнең мөхбир-әгьзасы (1883). Казан ун-тын тәмамлый (1845). 1850 елдан Казан ун-тында. 1854 тән проф , 1862-64, 1875-78 һәм 1881-82 дә тарих-филологня ф.-ты деканы, 1864-71 дә проректор, 1882- 84 тә ректор 1865 төн шәһәр һәм җәмәгать китапханәләре 6-н идарә итү к-ты мактаулы күзәтчесе. соңыннан әгъзасы 1880-90 да земство эшчәнлеге 6-н шөгыльләнә, өяз һәм губерна земстволары гласные, земство мәктәбе идарәчеләре советы рәисе 1863- 95 елларда «Казанскне губернские ведомости», 1872-73 тә «Камско-Волжская газета*. 1884-95 елларда «Волжский вест- ник* г-таларында әдәби тәнкыйтьче буларак язмалар бастыра. 1865-68 һәм 1881- 85тә «Учёные записки Казанского универ- ситета* ж-лы мөхәррире А.П.Сумароков турындагы монография, Г Р Державин, М В Ломоносов, Н М.Карамзин, В А Жуковский, А.С.Пушкин, Ф М.Достоевский турындагы мәкаләләр һәм чыгышлар. Казан ун ты тарихы буенча (1887-91) беренче фәнни хезмәт авторы 1894 тә аның 3000 китапны туплаган (7000 тт.) китапханәсен Казан ун-тына бүләк итә. Әсәр. Из первых лет Казанского университета (1805-19) В 2 т., 1889-91; Очер- ки но историн русской литературы и про- свешения с начала XIX века В 2 т. СПб., 1902-05 Әд Фирсов НА. Студенческие историн в Казанском университете. 1855-63 гг Русская старина. 1889. N4, Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского уннверситета (1804 1904) К , 1904 Ч 1. Азбукин В Н., Макурин В П К оценке литературоведческого наследия Булича / Романтизм в русской и зарубежной литературе. К., 1974. М. М. Сидороөа. БУРНАШ Фәтхи (Фәтхелислам) Закир улы (13.1 1898, хәзерге Чуаш Респкасы. Батар р-ны Бикшик а —1 8.1942), шагыйрь, драматург, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Мулла гаиләсендә туа «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1907-16) 1916 елда үзлегеннән әзерләнеп Казан татар укытучылар мәктәбе программасы нигезеңдә имтиханнар тапшыра. Укытучы булып эшли, бер үк вакытта «Таң* (1918-20), «Кызыл Армия* (1921), «Татарстан» (1921-24), «Безнең байрак» (1922-24) г-таларында мохәррир вазифаларын башкара. Б «Чаян» ж-лын оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире (1923-24) 1924-28 дә партия оешмаларында эшли. 1927-28 дә Татар ака- дем. театры директоры була, 1930 елларда Татарстан Дәүләт нәшриятында һәм Татар опера һәм балет театры каршындагы опера студиясендә эшли. Әдәби эшчәнлеге 1910 еллар уртасында башлана «Сәйяр» труппасы өчен С Нандёновның «Дети Ванюшина* («Ва- нюшин балалары», 1914) пьесасын тәрҗемә итә, үзенең беренче «Язмыш» (1914, куела 1917), «Сукбай» (1915, куела 1917), «Саташкан кыз» (1916, куела 1917) пьесаларын яза. «Аң», «Ак юл* ж-лла- рында беренче шигырь һәм поэмаларын, яшь авторга киң танылу китергән «Таһир- Зөһрә» (1917, куела 1918) трагедиясен, «Яшь йөрәкләр* (1917, куела 1918) комедиясен бастыра Гражданнар сугышы елларында иске тормышны инкарь игү, социаль гаделлек очен көрәш, җәмгыятьне революцион үзгәртү мотивлары 6-н сугарылган 15 тән артык поэма, шигырь, хикәяләр, памфлетлар яза Киләчәктә ул мотивлар «Камали карт» (1925) комедиясендә, «Адашкан кыз* (1920-26, куела 1927) драмасында, «Хөсәен мирза» (1919- 26, куела 1927) трагедиясендә, «Илһам* (1928) сатирик комедиясендә үсеш ала. Бу пьесаларның геройлары гомерләрен халыкны социаль яктан азат итүгә багышлыйлар, яңа моральне яклап чыгалар. Романтик «Лачыннар» (1931, куела 1933) драмасында, тарихи-революцион «Таң» (1932) драмасында Гражданнар сугышы вакыйгалары тасвирлана; «Олы юл белән» (1929-30) драмасында, «Ялгыз Ярулла» (1940) комедиясендә крәстияннең колхоз тормышында үз урынын табуга омтылыДәвамы Журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып 182 шы күрсәтел*, «Тукучы Әсма* (1931, куела 1932) драмасында производство темасы чагылдырыла; «Мин калдырдым пар казанын» (1930) поэмасында шәхси милекчелек хисенең яңа туып килгән социалистик коллективизм принциплары б-н каршылыгы күрсәтелә Б «Колхозчылар маршы»на текст (1933), хатирәләр («Мәҗит ага хатирәсе*, 1934, «Горький истәлеге», 1936) Һ.6. яза. Тагар теленә А С- .Пушкинның «Евгений Онегин* шигъри романын (1939), Л.Н Толстойиың «Хад- жи Мурат* («Хаҗи Морат*, 1935) повестен, И С.Тургеневның «Отцы и дети* («Аталар һәмбалалар*. 1932), М Горькин- ның «Мать* («Ана», 1933), Н.Осгровский нын «Как закалялась сталь* («Корыч ничек чыныкты*, 1936-37; А.Шамов һәм Г.Хәбиб б-н берлектә) романнарын тәрҗемә итә Б - татар совет әдәбиятының һәм театр сәнгатенең идея-эстетик принциплары формалашуда билгеле бер роль уйнаган биш опера либреттосы (ш и «Таһир-Зоһрә*, «Шатлык*, «Яшь йөрәкләр»), хикәяләр, күпсанлы публицистик мәкаләләр, рецензияләр авторы 1922 дә ТАССР ҮБК әгъзасы булып сайлана Милләтчелектә гаепләнеп 10 елга лагерьга сөрелә. 1942 дә атылуга хөкем игелә Үлеменнән соң аклана. Әсәр : Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1959, Яшь йөрәкләр Пьесалар, шигырьләр, поэмалар К . 1969. Әдәбият һәм сәнгать турында: Мәкаләләр, рецензияләр К . 1978. Яшь йөрәкләр. Пьесалар, хатлар К . 1988 Эд.: История татарской советской ли тературы М . 1965; Драматург, оставшийся поэтом. // Ахмадуллнн А Горизонты татарской драмы К., 19НЗ, Татар пьесалары Антология; 1 нче китап К., 1987 А.Г.Ахмадулчин. БУШКАНЕЦ Ефим Григорьевич (12 11 1922. Пермьш 16 11 1988 Казан), әдәбият галиме, филол. фән д-ры (1966). проф (1967) Казан \н-тын тәмамлый (1948) 1946-63 елларда ТАССР Дәүләт музееның фән буенча директор урынбасары. Аның җитәкчелегендә музейның фәнни-тикшеренү, экспозицияләр оештыру һәм нәшрият эшчәнлеге алып барыла. «Болгар дәүләте* (1960-62). «Татарстан 1917-27 елларда* (1960) экспозицияләре оештырыла, совет чорына караган экспозицияләр үзгәртеп төзелә беренче мәртәбә «Торгызу чорында мәдәният үсеше*. «Бишьеллыклар дәверендә Татарстанда мәдәни революция казанышлары* темалары эшләнә. 1963 тан Казан пед нн тында, рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасын җитәкли, бер үк вакытга 1967-70 һәм 1973-76 да тарих-филология фак-ты дека ны була. Төп фәнни тикшеренүләре 19 йөзнең 30-40 нчы һәм 60 80 нче елларындагы рус әдәбияты һәм җәмәгатьчелек хәрәкәте тарихына; рус әдәбиятының тарихи чыганакларын һәм җирле әдәбиятны өйрәнүгә, мемуар һәм эпистоляр вдобнягнын теоретик проблемаларына багыш лана. Б тарафыннан В Г.Королонко. А.Н Толстой, Н А Добролюбовның моңарчы мәгълүм булмаган кайбер әсәрләре ачыклана. Казан б-н бәйле булган язучылар иҗатына караган хезмәтләр авторы Боек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр б-н бүләкләнә Хезм Путеводитель по Казанн К , 1961 Мемуарные источники К , 197 > Әд Ахметзянов М Г Памятн Е Г Бушканца Воирпсы источниковеления русской лнтературы К 1989 Д/ Г Әх чәтҗамов

Реклама