ТАМЫРЛАРЫ ҮЗЕБЕЗДӘ

Зур күләмле әдәби әсәрнең дөньяга чыгуы авторга сөенеч, шатлык китерү белән бергә, әдәбиятны укып, күзәтеп баручы укучылар даирәсе, тәнкыйтьчеләр, галимнәр өчен дә еш кына мәдәни вакыйгага әйләнә. Әсәр турында фикер йөртәләр, аны әтрафлы бәялиләр, киләчәк язмышы, әдәбияттагы урынына кагылышлы юраулар ясыйлар. Күпме уй. фикер әйтелсә, караш, бәяләр төрлеләнсә, шулкадәр яхшырак Ә инде ижат җимешенә карата матбугатта йола өчен генә чыгыш ясалса, берьяклы гына рецензия басылса, бу. мөгаен, күпләрдә начар иләнгән тире тәэсире уятадыр. Каты, кулга илекмәс мех кисүченең, тегүче һәм итекченең кәефен кырган сыман, тәнкыйть тарафыннан тиешенчә эшкәртелмәгән әсәр дә әдәбиятчыларның, иҗатчыларның күңелләрендә бик күп сораулар калдыра: кайсы китап киштәсенә куябыз аны. тормышка мөнәсәбәттә, яналык ягыннан нинди әсәр бу һәм. ниһаять, шедеврмы яисә урта кул үрнәкме бу? Галимжан Гыйльмановнын 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылган -Албастылар» романы да. минем карашка, әлегә начар «иләнгән- әсәрләр рәтендә. Дөрес, журналда басылып чыгуга ук Дания Заһидуллина ана багышлап «Албастылар яки татар прозасында яна сыйфатлар» (Казан утлары. 2001. №11) исемле күләмле рецензия язды. Ләкин әлеге әсәр тудырган фикерләрне бер рецензиягә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел Шуңа күрә «Албастылар» турында сөйләшүне биредә дәвам итәсе килә. Д. Заһидуллина үзен дулкынландырган гыйльми идея белән рухланып. Г Гыйльмановнын әлеге әсәрен «татар постмодернизм әдәбиятындагы беренче дулкыннын югары ноктасы» итеп карый. Сүз юк. милли ижат үрнәген гареп әдәбиятларындагы катлаулы процесслар, юнәлешләр яктылыгында карап бәя бирү, анда теоретик казанышлар чагылышын табу, күрү—бүгенге татар тәнкыйтенең фәнни югарылыгы, маһирлыгы ул. Ләкин өлкән әдәбиятчыбыз Рифат Сверигиннын мондый репликасын да искә алмый мөмкин түгел: «Могтәбәр әдәбият белгечләренең авангардизм әсәрләрен әдәбиятның гел гүзәл казанышлары рәвешендә тәкъдим итүләре, ким дигәндә, гаҗәпләнү һәм сәерсенү уята» Чынлап та. Р Сверигнн әйткәнчә, без модернистик асыллы импрессионизм, экспрессионизм, экзистенциализм. сюрреализм, неореализм әдәбиятларындагы «саташу, сызлану, эшсезлектән һәм үз-үзенне кая куярга белмичә гел илаһи серлелеккә омтылып тормышның үз хакыйкатеннән һәм реальлегеннән ваз кичкән геройлар»ны ижат казанышы дип бәяләсәк, милли әдәбиятыбызның иртәгәсен нәрсә көтә? Димәк. «Албастылар» романына Д. Заһидуллина биргән бәя белән беррәттән. татар әдәбиятының үзенен менъеллык традицияләре, казанышлары яктылыгыннан һәм милли әдәби-эстетик зәвык таләпләреннән чыгып та сүз әйтү сорала. Әсәргә карата төрле, плюралистик фикерләүләр кирәклеген, боларнын соралып торуын мин янә бер таләптән чыгып тоям. Әдәбиятны тормыш белән бәйләү таләбе бу. Д. Заһидуллина постмодернистик әдәбиятның бер сыйфаты итеп түбәндәгене күрсәтә: «Бу әдәбият чынбарлыкны кабат тергезү максаты белән түгел, бәлки яна чынбарлык төзү, модельләштерү өчен языла», һәм тәнкыйтьче Г. Гыйльманов романындагы хыялый-виртуаль дөнья, андагы герой-персонажларны бәяләү- тикшерүгә зур урын бүлә. Әйтергә кирәк, әдәбият белгеченең бу яссылыктагы күзәтү һәм ачышларына һич тә тел-теш тидерерлек түгел. Ләкин биредә нечкә әдәби- эстетик фикерләүләр янәшәсендә модернистик агымнар шаукымына бирелгән язучыларга һәм аларны бәяләүче затларга хас чикләнү, атап әйткәндә, яманатлы «сәнгать—сәнгать өчен» принцибына бирелү дә ачык тоела. Югыйсә, тикшеренү мантыйгы үзе үк сорап тора бит. Яхшы, татар язучысы постмодернизм таләбе кушканча үзе күрергә теләгән дөньяны тасвирлаган, ди. Ләкин бу постмодернизм сәнгатенен таләбе генә микәнни сон? Ә сон язучының фикерләү һәм хисләнү хасиятләренә туктаусыз тәэсир итеп торучы социаль тормыш, андагы хәл-әхвәлләр үзләре кайда'’ Бүгенге чынбарлык кайсы сәбәпләре белән «Албастылар» авторын виртуаль лөнья сурәтләүгә этәрә'’ Романдагы геройлар үзләренен нинди әхлакый-этик сыйфатлары белән безнен бүгенге хәятка аваздашлык табалар1 Ахыр чиктә язучы үзе күгәргән проблематика аша бүгенге укучыга нинди мәгънә, нинди сүзләр ирештерергә тели сон? Менә болар барысы да тәнкыйть тарафыннан куелырга һәм ачыкланырга тиешле мәсьәләләр бит Матур әдәбиятны ничаклы гына мөстәкыйль, үзаллы. хәтта серле бер лөнья димик, ул анык тормыш шартлары, фәлсәфи, әхлаки-эстетик фикерләүләр белән тыгыз тоташкан «Постмодернизм үрнәге» дип тәкъдир ителүгә карамастан. Гыйльманов романында чынбарлыкнын гәүдәләнеше анык күрсәтелергә тиеш иде Милли каләм осталары тарафыннан дөньяга чыгарылган теге яки бу үзенчәлекле әсәрне Көнбатыш әдәбият белеменнән килгән модалы теорияләргә иллюстрация ясап, «изм»нар белән бәйләгәнче, ин элек әдәбиятыбызнын тәжрибәсенә. традицияләренә таянып карарга кирәк Бәлки «яна теоретик концепция, авангардизм, модернизм» дигәннәребез борынгы сүз сәнгатенен кабатланышы, дәвам итүедер'’ Бигрәк тә безнен әдәбият кебек меньеллык тәжрибәсе. адләникадәр соклангыч, сәнгатьчә камил үрнәкләре һәм образлар тудыру алымнары булган иҗатта күчемлелек эзләү — өметле шөгыль, һәм. чынлап та. Д. Заһидуллина постмодернизм ижатынын мөһим таләпләре дип күрсәткән һәм Г Гыйльманов романыннан тапкан әдәби алымнар, герой ижат итү принциплары борынгы әдәбятыбызла ук ярылып ята Мәсәлән, «бер әсәр чикләрендә төрле темалар, әләби алымнар, стильләр төрле әдәби-тарихи традицияләрнең очрашуы» — ягъни синкретик ижат—Кол Галинен «Кыйссаи Йосыф» поэмасында ук бар Реаль чынбарлык белән хыялый дөнья кушылмасын без Кол Галинен әлеге әсәреннән тыш, Когбнын «Жөмжөмә Солтан* яисә Сәйәдинен «Дастан Бабахан» поэмаларыннан да табабыз. Ә инде постмодернизм әдәбиятына хас дип тәкъдир ителгән «җемелдәүче образ»ларны борынгы әдәбиятыбыз әсәрләрендә дистәләп санарга була: Илаһият. Тәңре. Йосыф. Таһир. Зөһрә. . Дәрвиш. Хоэыр Ильяс Борынгы шагыйрьләребез, шулай ук постмодернизм вәкилләре кебек, «чынбарлыкны кабат тергезү максаты белән түгел, бәлки «яна чынбарлык төзү» өчен дә поэмалар, кыйссалар, дастаннар язганнар Постмодернизм күренешләре борынгы сүз сәнгатенә каян килсен? дип аптырыйсы түгел, чөнки сонгы дәверләрдәге Европа язучылары аларны кадими шәрык әдәбиятларыннан чумырып алалар. Бу—фәндә яхшы ачыкланган күренеш ләбаса Кыскасы, үз романында мин ГыЙльмановнын гареп әдәбиятчылары тәжрибәсенә иярүдән бигрәк, үз әдипләребезнен борынгы традицияләреннән ижади файдалануын күрәм Алай гына түгел, хәтта «Албастылар» белән борынгы ядкарьләребез арасында турыдан-туры бәйләнешләрдә бар. Саниянен бала сагышыннан сукыраюы Кал Галинын «Кыйссаи Йосыф* поэмасындагы Ягькуб ата язмышына тартым Ә инде Гыйльманов романындагы Майянын «Сезнең Аллагыз әйбәт. Хәлим, ул кешенен рухын сындырмый, аның күнелсн богаулап, зиһенен томалап куймый» сүзләрен укыгач, шул ук Кол Гали поэмасындагы гүзәл Зөләйханы искә төшерәсен Чөнки мәҗүсилек мәзһәбендә булып, тәңресен пот. санәм рәвешендә тойган Зөләйха тора-бара хатасын аңлый: Аллага табына һәм Йосыфка Майяныкына охшаган сүзләр дә әйтә Араларын гасырлар тезмәсе аеруга карамастан. «Албастылар* авторының Алла көч-кодрәтен. тормышка, кешеләргә йогынтысын күрсәтүдә Кол Гали поэмасына таянуы бәхәссез Мәсьәләнең болай куелышын — ягъни Г Гыйльманов әсәреңдә ниндидер постмодернизм чагылышларын күрүдән бигрәк, татар әдәбиятының үз асылын, традицияләрен эзләү, табу теләген - күпләр хуплар, мөгаен Ул олы бәхәс уятмас Әмма фән үсеше, моңарчы күрелмәгән техник ачышлар заманында бу авторның борынгы әдәбият алымнарын терелтеп хыялый-ниртуаль дөнья коруы, сәер, серле кеше образлары ижат изүе нинди максаттан чыга—монысы инде шактый катлаулы мәсьәлә Ә бәлки романнан тормыш чагылышын эзләү кирәкмидер'’ Әдәбиятыбыздагы очраклы бер хәл. чынлап га. бер эзләнү, әләби эксперимент галәмәтедер ул? Юк. «Албастылар»да гамәли чагылыш гапкан романтик-симвазик. тирән аллегорияле, көчле парадокслы стиль әдәбиятта «ак чәүкә» түгел, ул узган гасыриын сиксәненче елларыннан ук үзен сиздерә башлаган, ә Гыйльманов романы исә анын төрле үрнәкләрдәге чагылышларын бергә җыйнап, клзкыгыбрак бирүе белән күзгә ныграк 10. .к У • я 145 ташлана. Мәсәлән, Ф Бәйрәмованын «Күл балыгы» повестенда балык-кыз җир кешеләренең нәрсә уйлауларын алдан ук тоеп тора иде. «Албастылар»дагы сихерче карчыклар да шул ук хасияткә ия һәм бу роман авторына геройлар мөнәсәбәтләрен катлаулы, интригалы итеп тасвирлау мөмкинлеген бирә. Н. Гыйматдинова «Сихерче» повесте һәм ана тартым бер төркем эпик әсәрләре белән өшкерү, им-том. ырымлау ритуалын сәнгатьчә югарылыкта күрсәтте. Сихерләү, имләү поэтикасы Г Гыйльманов романындагы композициядә дә зур урын алып тора, ана серлелек бирә. А. Хәлимнең «Өч аяклы ат» повестенда Бамбук исемле яралы атны ерак чакрымнар аша үз ягына җитәкләгән Кәбирнен туган табигать баласына әйләнүен күргән, аның үсемлекләр, кошлар, хайваннар белән аралашу маһирлыгына сокланган идек. «Албастылар»дагы Хәлим дә Табигать-Ананын үз улы. үз баласы рәвешендә оста тасвирлана... Санап ялыктыру куркынычы булуга карамастан, Г Гыйльманов романы белән ике тамчы су кебек охшаш булган янә бер әсәрне телгә алмый түзә алмыйм Бу— башкорт проза остасы Гөлнур Якупованын «Ерткыч каны» (2003) повесте. Татар һәм башкорт язучысының иҗат җимешләрен янәшә куеп чагыштыру үткәрергә мөмкинлек биргән зур нигез—һәр ике әсәрдәге вакыйгаларның «Урман эчендә, адәм аягы басмаган җирдә», утарларда баруы. Робинзон токымындагыларнын тормыш итүләре, тән, җан асрау гамьнәре дә һәр ике китапта уртак. Хәтта алардагы төп геройлар—Хәлим, Һәдиянең нәсел-кодлары аюдан килә, урманда туган балалары да кызлар һәм исемнәре дә рифмалашып тора икән—Гөләш. Миләш... Шулай ук серлелек, мистик башлангычны алга сөрү якынайта кардәш халык язучыларын. Гыйльманов романында куркыныч, шомлы албастылар булса, Якупова повестенда бичура бар. Тегендә дә, монда да Ходайга сыгыну. «Хөкемен хак, Раббым! Ярдәменнән ташлама!» дип ихластан ялвару. Алла каршында рухыңны саф хәлдә сакларга тырышу төп омтылышлар булып ята. Телгә алынган әсәрләрдә геройларның югары рухи, эстетик күренешләрен тасвирлаганда бу охшашлык хәгга гаҗәпләнерлек дәрәҗәгә җитә. Әйтик, һәр ике әсәрнең геройлары үзләре корган хуш исле җәйге куышта күптән көтелгән кавышуга ирешәләр. Әлбәттә, «Ерткыч каны» авторы, хатын-кызга хас булганча, моны беркадәр тыйнаклык, тартыну белән тасвир итә: «Һәдия инәдән-тума ялангач ир янында яга! Әйе шул Булды шул. . Үзен теләп, тәнен тартып бирелгәндә, аңлатып та бетмәслек ләззәт икән лә ул...» Гыйльманов исә эротик хисне тартынусыз бирә: «Хәлим тәненә салкын куллар кагылудан сискәнеп торып утырды. Шунда ук салкын куллар аның күкрәгеннән этеп, кабат ятарга куштылар. Хәлим буйсынды. Шунда гына ул куыш ишегеннән төшкән яктылыкка коенып, балкып басып торган бер сылу гәүдәне күреп алды. Майя бит бу! Үз гомерендә беренче мәртәбә кавышу, кушылу ләззәте кичереп, ярым шашып, ярып үлеп яткан бу ике жан иясе кешелек дөньясының. Галәмнен үзәге, асылы һәм яшәү мәгънәсе кебек иде...» Әлбәттә, татар һәм башкорт язучысын берләштергән югары охшашлык аларнын кешегә булган уртак карашларында ята. Аны үз әсәрендә Якупова болай тәкъдир итә: «Адәм баласы күп нәрсәне булдыра икән Чыдам икән ул адәм баласы! Түзмәслек газапка түзеп, аткармаслык эшне аткарып яши ала икән табигатьнең бу баласы...» Менә шундый әсәрләр яктылыгында без Г. Гыйльманов стилен әдәбияттагы очраклык күренеше итеп кенә карый алмыйбыз шул инде. Д. Заһидуллинача «Албастылар»ны чит кош оясындагы күке баласы төсендә колакка ят «постмодернизм әсәре» дип тану урынлымы? Юк, бу — үзебезнең иҗат җимеше, К. Тинчурин әйтмешли, «милли пәрәмәч...» Бәлки үзебезнең әдәби хәяттәге терминнарга җайлашып, аны романтизмның яна дулкыны чагылышы итеп күрсәтергәдер? Г Гыйльманов романы һәм анда безнен чынбарлык гәүдәләнеше мәсьәләсенә кагылганчы бер сорау куйыйк әле: —Бүгенге язучы нинди темага әсәр багышларга мөмкин? Хезмәт һәм үз-үзләрен аямый эш күрсәткән фидакарьләр турындамы? Юк. бу темадан совет заманы язучылары да гарык булдылар, аннары хезмәт кешесенен абруе да бүген ташка үлчим. Ватанны саклау, патриотизм темасынамы? Тик бармы сон беэнен ватан'' Бәлки элекке кебек зыялылар темасын активлаштырырга, һөнәргә, иҗатка, халыкка булган бирелгәнлек, нечкә әхлак проблемаларын күтәрер!ә кирәктер’ Әмма авызын ачса, үпкәсе күренеп торган зәгыйфь, тишек кесәле интеллигент сәләмәләреннән бүген нинди анык гамәл көтәсе и9 Чынлап та. җимерелгән ил. кыйбласын югалткан хәят заманында язучыны һәр тарафтан рухи көрчек, өметсезлек сагалап тора. Илнен миллионлаган башка кешеләре кебек, анын акыл астында да жан саклау, имин калу теләге мөһим яшәү инстинктына әйләнә. Гомәр Бәширов көндәлегендәге 1948 ел белән билгеләнгән язма күнелгә уелды «Ватан сугышы үзенен коточкычлыгы, рәхимсехтеге һәм дәһшәте белән дини хисләрне уятты. Кеше үз көченә генә ышанып тынычлык габалмаяы Кеше бик зәгыйфь нәрсә булып калды. Нинди лә булса чиктән тыш бер бөек көчкә генә сыгынырга, аннан гына ярдәм табарга мөмкин иде. Бу бөек көч борын- борыннан ук поэтик югарылыкка күтәрелгән, кешенен батачагында ук күнеленә кереп урнашып казган, жинслмәс. мәңгелек һәм тинсез кодрәт, билгеле, бер Алла гына иле. Сугыш вакытында динсезләр дә Аллага табына башладылар» Г Бәширов «Кешенен кайчандыр, бик борынгы вакытларда, үзе үк табып та. соныннан йөз чөергән Алласына якадан ялварып баш» июен фән. техника заманынын яшертен парадоксы итеп саный Әлеге парадокс безнең фетнәле заманның да законсыз юлдашы булса кирәк Ялгызлык, социаль өметсезлек, әхлаккый таркалу, иҗтимагый идеаллар югалу кебек гамәлләр Аллага сыгыну һәм рухи бушлыкны дини юанулар белән каплау теләген көчәйтте Дини-мистик тематика әдәбиятыбызның да төп оешу үзәген тәшкил итә булса кирәк, һәм әнә шул яссылыктан карасак, без «Албастылар» романының идея-эстетик асылын да ныграк аңларбыз. Дини пассион мондагы һәм реаль, һәм хыялый катламның һавасын сугаручы жегәр булып юра «Сания дингә бирелде, иман догаларын янартты. намазга утыра башлады Шүрлегендә һәрвакыт Коръән тотты, бәген тишек-тошыкка бөти яздырып тыкты*, -дип сурәтли язучы аны улын югалткач Хәлим дә. әле яшь кеше булуына карамастан. Коръән сүрәләре ятлый, догалар укый, үзе белән бөти йөртә Әсәрнең мистик дөнья тасвирында Алла гаделлек патшасы булып тора, гөнаһлы җиргә яшен, күкрәүләр булып инеп. яисә Хозыр Ильяслары белән килеп хаклык, хакыйкать урнаштыра Кеше Алла—Кодрәт иясе каршында саф булырга тиеш Тик. кызганыч, бөек яшәү кануны җирдәге һәр затка барып ирешми Көнчелек, урлашу, гайбәт, эчкечелек, үтерешләр аша бозыклык, явыхтык яшәп килә. «Жир пычраг ына буяла барган саен, кеше Аллаһы Тәгалә биргән изге сыифаг-хасиятләрен бөтенләй югалта*, дип раслый автор һәм үз романында кискен актуальләштерсп Табигатьне, табигыйлекне саклау проблемасын куя. Элекке елларда табигатьне саклау «экология мәсьәләсе» дип атала иде Безнен язучыларыбыз кайнар пафослы, драматик кичерешле әсәрләре аша Жир-ананын табигый матурлыкларын сакларга—болыннарны сөрмәскә, урманнар байлык- күрксн аяусыз таламаска, су-һава сафлыгын, жәнлек-киекләр гомерен сакларга— чакырдылар. Ул чакта браконьерларга төбәп, әмма -вак калибрлы мылтыклардан атканнар» иде әдипләр. Ә хәзер табигатькә һөҗүм чиксез кин һәм әрсез чаралар белән алып барылган чорда, әдәбият, күрәмсең, мондый юл белән генә канәгатьләнә алмый Язучыларыбыз халык анына йогынты ясар өчен Табигать язмышы мәсьәләсен шартлылык, аллегория чаралары ярдәмендә кискенләштереп һәм фәлсәфи тирәнәйтеп куярга омтыла, һәрхәлдә бу ниятнең Г Гыйльманов романында үзәктә торуын күрмәү мөмкин түгел Әйтергә кирәк, «Албастылар» ангоры безнен тарафларда цивилизация аягы басмаган җир калмаган бер мәлдә әсәрнсн сюжет-композициясенә табигать дөньясын шартлы, мистик чаралар кулланып бик оста урнаштыра. Нәтиҗәдә укучы Хәлимне, хәтере җуелып, урманда албастылар әсирлегенә төшкән кызганыч зат буларак кабул игә Хәтта шушы тойгы эффектыннан чыгын. Д Заһидуллина әсәрнең үзәк каршылыгын да билгели: «Хәлим һәм албастылар каршылыгы». Тора-бара Хәлим өчен лә урман албастыларыннан бигрәк шомлырак көч булып Алладан тайпылган кешеләр яисә, авторча әйткәндә, тормышта! ы албастылар күтәрелә Әйе. менә шул әверелешне искә алганда, чыннан ла. ромпннын төп. реаль конфликты Хәлим, Майя белән шул караңгы социаль затлар бәрелешенә корыла дип расларга мөмкин. Әмма без Д. Заһидуллинанын: «албастылар утарындагы тормыш идеология белән анын томалап, халыкны колга әйләндерү сәясәтен хәтерләтә»,—дигән сүзләре белән килешә алмыйбыз. Бу тәнкыйтьченең Хәлим тозакка төшкән урман хәятендә элекке тоталитар режим шәүләсен күрергә теләве аңлашыла. Ул чагында Д. Заһидуллина гына түгел, безнең демократлар да романны күккә чөеп мактарлар иде Әмма әсәр рухы һәм язучы концепциясе мондый мөмкинлек бирми шул. Әнә бит романда төп герой тоткынлыгы хакында, аерым ишарәләр ясап, искәртелгән: «Хәлимнең урман эчендәге яшерен утарда үткәргән көннәре бөтенләй үк мәгънәсез булмаган икән. Бу тормышны «тоткынлык» дип әйтеп булмыйдыр. Хәлимне берсе дә тыймады, сакламады Ул бу тормышны бик табигый дип таба, гомер яшәешен шулай булырга тиешле итеп кабул итә». Д Заһидуллина версиясе авторга нинди реаль диведентлар китергән булыр иде, әйтеп булмый. Әмма без болай да язучы каләменә янә соклану мөмкинлеген табабыз. Космос белән хәбәрләшүле, мобильниклы, тоташ компьютерлы замандагы һәр социаль зат иҗтимагый мониторда ялтырап торуга карамастан, үз героен, Жан Жак Руссо термины белән әйткәндә «табигый кеше» кыяфәтенә кертеп, берничә ел урман хозурында яшәтүгә ирешә бит ул. һәм язучы үз әсәрендә социолог, педагог, философ кебек уйланып та кеше белән Табигать гармониясе моделен кора. Тик романның төп идеясен Табигатьне саклау дип кенә атамыйча, табигыйлыкны саклау дип тә өстәргә кирәк. Табигать һәм табигыйлек—бер тамырдан ясалган төшенчәләр. Жирдәге бар тереклекнең Ходай кушкан кануннар нигезендә хак, дөрес гомер кичерүен, асылын бозмавын күздә тота бу әнкә-сүз. Табигыйлыкны саклау таләбе нигездә кешеләргә кагыла, чөнки болар акыл, ихтыяр ярдәмендә үз яшәү гадәтләрен һәм ысулларын корганнар, һәм «Албастылар» романында тасвирланган «Кампәрле» авылы кешеләре хәятен безнен халыкнын яшәеш моделе рәвешендә күзалларга була. Язучы аны ничек бәяли сон? Гыйльманов әсәрендә табигать һәм кешеләр яшәешен конрастлы принципларда сурәтләү максаты куелуын Тәзкирә һәм аның игезәкләре Нәфисә, Майя образларында бик ачык тоярга була. Беренчесе ана куенында калып, Кампәрленек каргалган нигезендә үссә, Майяны исә туу белән урман ияләре урлап китә һәм «Жир-Су яңа туган имчәк баласын тулысыңча үз яклавы астына ала» Шулай итеп, Нәфисә кешеләр мохитендә үсеп, моңдагы яшәү гадәтләрен үзенә сеңдерсә, Майя табигать кочагында риясыз тереклек итү гадәтләренә җайлашып балигъ була. Әсәр финалындагы авырлы Нәфисәгә Майянын ярдәм кулын сузуы, шәфкать күрсәтүе, әмма шуңа карамастан, явыз игезәк коткысы белән анын үтерелү фактында зур фәлсәфи мәгънә ята Кешеләр үзләрендәге кемузардан ярышып бер-берсенә золым- зөльмәт салулары, үзара көнчелекләре, аяусыз дошманлыгы һәм торле ялган ләззәтләргә чумулары аркасында «Аллаһы Тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрне бөтенләй югалтып» үзләрен-үзләре һаләк итәргә дә мөмкиннәр Әйе, романдагы трагик язмышлы кызнын исеме Майя дип аталу юкка түгел бугай. Бик борынгыда юкка чыккан цивилизация да шул исемдә булган түгелме сон? Шиксез, әлеге параллель аша автор кешелек язмышына куркыныч парадокс салынганын искәртә. Әмма Гыйльманов парадокслар кору шаукымыннан арына алмаган шул. «Албастылар»дагы мондый чишелеш парадоксы, гарептәге постмодернизм ижаты өчен никадәр ятышлыдыр, әйтә алмыйм, әмма заманчалык хисеннән халкыбыз мәнфәгатьләреннән аерылмаган бүгенге татар әдәбияты — виртуаль-хыялый, мистик дөнья уйлап чыгару белән ничек кенә мавыкмасын, бу финал, билләһи, анын өчен чит, ят Чын әдәбиятның бервакытта да хаин качкын, ирекле әсир яки чырайсыз өрәкне пьедесталга күтәреп герой ясамаганы шикелле, кешедән-кеше читләшүне, бер-берсеннән курку, шүрләү һәм дошманлык тойгылары чәчүне дә гуманистик ижат түр фәлсәфәсе итә алмый. Әдәбиятта замана үзгәрешләре белән бәйле нинди генә әверелешләр бармасын, югары эстетик таләпләрне күздә тотып ижат итү юлыннан тайпылмаска иде

Реклама