СӨННӘТЧЕ ӘБИ

99 баюның сөннәтчесе—әбиемнең әнисе Мәлихага багышлыйм

Мәфруза карчыкның үлем түшәгенә егылганлыгы көне-сәгате белән бөтен авылга таралды. Тиз арала авылнын икенче башында яшәгән кызына, ерактагы оныкларына хәбәр җиткерделәр. Инде килә алырдай кеше җыелып беткән кебек булгач, карчык, терсәкләренә таянып, торып утырды да: —Мөхәммәтгалиемнән хат юкмы әле?—дип сорады. Мона кадәр җир җимертеп йөргән, гомерендә дә көндез караватта ятуны бар дип белмәгән Мәфруза түтинең җәй уртасында якты дөнья белән хушлашырга җыенуы үзе бер сәер хәл тоелса, инде, бернәрсә булмагандай, ястыкка янтаеп сөйләшеп утыруы хәер-фатиха алырга дип килгәннәрне тәмам аптырашта калдырды. —Урын табып, утырышыгыз инде, балалар,—диде ул, җайлап кына,—ерак юлдан килгәннәргә самавыр яңартыгыз. Газизәнең яна гына агартылган мич янында төтенлеген кыңгыр салып утырган самавырга күзе төште. Якын әбисе янында кунакта булып кайтканнан соң, кызы: «Әбием, инде икенче килүеңә мин булмам, күркәләрне бер еллык итеп кенә әзерлә, миннән сон нарат чәе эчәргә теләүче табылмас».—дип сөйләнгәләде. Яңадан күрмәс кебек, кочаклап бик нык аркамнан сөйде, дигән иде. Карасана! Бөтен тормышын елга агышларыдай гел белеп, сизеп тора бу олы кеше дигәнен... Ул чагында артык игътибар да ителмәгән бу сүз бик тирән мәгънәгә ия булгандай тоелды, күз төпләренә яшь бөялде, дәшмәде, кеше күрмәгәндә генә, күлмәк җиңнәре белән сыпырып алды. Үзе эченнән, бәхетле әби дә инде, оныкларының балаларын күреп, карашып китә бит, дип сөенде. Газизә узган җәйдә кызы Нәфисә җыеп киткән күркәләрдән самавыр тергезим дип, чоланга, алар салынган кәрҗингә таба атлады. Керде дә имәнеп китте: кәрҗин төбендә нибарысы биш-алты тапкыр чәй кайнатырлык күркә тәгәрәп ята. Житсә дә, өч көннән артыкка җитмәс, монын кадәр кунак төшкән өйгә... Кунак дияргә дә тел әйләнмәслек бер көн булды кана! Газизәнен йөрәк эчендә—бик тә кадерле кешесен югалтудан курку, үткәннәр зурында уйлаудан туган сагыш хисе иде. Кызына кат-кат: «Киләсе жәйгә. киләсе җәйгә...»—,дигәне әллә чын ук булыр микән? Инде орлыклары да коелып беткән, әмма күрер күзгә симез, матур күркәләргә үрелгәндә, кулларынын аларны бик аралап, санап, саранланып алганын тойды. Җитсә дә. оч көнгә житәр. дип уйлады ул. тагын бер тапкыр кәржиннән күтәрелгәндә, икеләнебрәк торгандай Шунда кылт итеп әбисенен намаз укыганда калдырмый торган бер теләге исенә төште «Өч көннән артык урын өсләрендә яткырмасанчы. Ходаем, әжаз чирләренең шул өч көненә чыдарлык түземнәр бирсәнче * Бу дога Мәфруза әбекәченен теләк сүзләренен ин башында булып, кызны гел аптырата торган иде Озаграк торса сон. анын якгы дөнья белән шулай бик гиз хушлашасы килә микәнни'’ Әле ул чакта сораулы карашларын эләктереп алган әбисе гадәтенчә жемелдәп кенә елмайды да. и кызым, кеше кулларына бер лә каласы килми шул. дип куйды, үз акылында, үз көчендә китүгә житми инде ул. Кеше куллары дип... Кем авырсына сон аны карарга? Чит-ят куллар түгел ләбаса! Бөтенесенә карап торган бер «якын әби»ләре бар! Учлап күкрәгенә кыскан күркәләрнең берсе кире кәржингә төшеп китте дә почмакта җыелышып яткан ишләре янына тәгәрәде. Газизә аны кире күгәреп алмады Күркәләрне күпмегә озагракка житкерсән. әбисе шунын кадәргә артыграк яшәр кебек илеме... Язмышны алдарга теләгәндәй, ул бер күркәне үзе үк кире кәржингә ыргытты Бик тә ярата иде шул анын әбисе нарат, чыршы исләренә буылып кайнаган, чишмә суыннан пешергән бөтнек чәен, бигрәкләрдә ярата иде инде менә Бөтен халыкны аптыратып, авыл гадәтләрен санга сукмагандай, бер алар гына бакча түренә ылыслы агачлар утырттылар, бер ул гына ои каршындагы үзе белән килен булып килгән көнне төртелгән нарат төбенә ире Галимнән пар кеше сыярлык утыргыч ясатты Балачагында, якын әбиләренең ой турындагы чирәмлектә мәш килгәндә, аларны шул нарат сайгаклы утыргычтан, каз бәбказәрен саклаган кебек, таяк белән төрткәләп кенә уйнатып утырырга ярата иде ул Аннан—йомшак бәпкә үләне өстендә изрәп, кояшта кызынып яткан күркәләрне бергәләп җыялар да чәй эчәргә кереп китәләр Каз йомышлаганчы, кеше аягы басканчы, алып калыгыз инде балалар, ди иде Мәфруза әбиләре, самавыр эченә тутырылган күркәләрдән ят. зарарлы исләр килүен, самавырның нәҗесләнүен теләмәгәндәй. Якын бабалары вафатыннан сон олылардан нарат төбендә бүтән кемнен дә булса ял иткәнен хәтерләми Газизә. Әллә сөннәтче карчыкны олылап, үзләреннән аерып куепмы, әллә бу бәхетне Галләм абзыйларыныкы гына санапмы, каршысына утырырлар, наратның икенче ягына елышырлар. Мәфруза карчыкнын артында басып торсалар торырлар, әмма ләкин янәшәсендә урын алмаслар. Туктале, әби. берни булмаган кебек, түр башында күрше-күлән белән сөйләшеп утыра, ә мин инде анын турында үткән замандагы кебек сөйлим, диде Газизә, үзен уйлаудан ничек туктатырга жай тапмыйча Әле оныкларынын оныкларын да күрерлек кыяфәттәге, мәнге яшәр кебек тоелган Мәфруза өчен сөенмәслек идемени.’! Алай да, эссе жәй уртасында, печән өстендә, бөтен дөньянын башына тимер белән суккандай, карчыкнын халыкны хушлашырга чакыруы күрше-күләнне дә. балаларын да тәмам аптырашта калдырган иде —Ә-ә. син икәнсен. Мин Гайфулланың төпчек малае керәме икән әллә дип торам тагын.—диде Мәфруза түти, үзе көткән кешеләрнең исемлеген күңеленнән тагын бер кат барлаган кыяфәт белен.—Мөхәммәтгалием дә кайтып җитсә, соннә! улларым кабер.теккә килеп булса ла хәлемне белерләр Кайсы-кай якка таралып беткәннәр шул инде Монда яшәгәненсн дә—үз тормышы. Эш кешесенен мондый җәйдә эштә булганы яхшы. Карчык утырырга урын җайлагандай мендәрләрне тоткалап карады. Шунда ук барысы да, хәзер әбкәй, хәзер әбкәй, диешә башладылар. —Юк ла, мин болай... Тик тора алмаганнан гына. Әле менә сөннәт дигәннән Туксан тугыз угылның сөннәт әнкәсе бит мин. Туксан тугыз! һәр бөртегенен гомере минем кулдагы пәке үткененнән узган... Мәфруза карчык ерак Шүләнгер якларыннан бу авылга килен булып төшкәндә, сөннәтче әбигә әйләнермен дип башына да китермәгән иде. Приказшик картының кочагында җылынып, затлы киемнәр эчендә матурланып, йомшак түшәкләр өстендә түш киереп яшәргә иде анын исәбе. Менә бу җайсыз, җансыз булып калган ястык өсләрендә түгел... Каратты-кура турында кайгыртасы юк. Бар нәрсә килен төшешкә янадан, ике катлыдан салдырылган, йортның тирә-ягын инде мул нигъмәт китерүче җиләк-җимеш бакчасы бизи. Су буендагы ак мунча морҗасыннан, кунак- фәлән төшкәнне хәбәр итеп, көн буена төтен төти, абзарда тук маллар мөгри, капка төбендә ялтырап торган тире кошевкага җигелгән кап-кара туры айгырлар биешә. Яшь килен бирнәсеннән чыгарылган җиз коштабаклар, бакыр комганнар, ойалды стенасындагы кадаккка элеп куелган чигүле сөлгеләр монда яна тормыш башланганны хәбәр итеп тора. Аларнын кайсына ян бакчадагы алмагачларның кызыл, сары алмалары чөмәкәйләп тутырылган. Сандугач сурәте төшкән көянтәләр, яшь киленгә су буйларын күрсәтергә әзерләнеп, шундый ук сурәтле әлюмин чиләкләргә үрелгәннәр. Өй эченә керсәң, кире чыгасы килми: бирнә сандыгында ничә еллар буылып ятканнан сон тынчулыктан котылганнарына сөенешкән өем-өем чәчәкле-чуклы тукымалар, кашагалар, чаршаулар, утыргыч япмалары, өстәлгә ямь биргән ашъяулыклар, көзге өсләре... Чигешле өлгеләр белән матурлап та җибәргәч, болай да гөлгә күмелеп утырган тәрәзәләренә эчке яктан да нур ташкыны агылгандай, яктылык иңгәндәй булды. Өй түрендә, ылыс исләре чыгарып, самавыр гөжелди. Галләмнең борын яфракларына кунган тир тамчыларына исе китеп карап утыра ул. Бөтерелеп киткән мыекларына төшәрләр дә аннан кәрәзле бал тутырып иреннәренә якынлашкан калак өсләренә сикерерләр кебек. Галләмне Мәфруза бер күрүдә яратты. Ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк. әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә тупларга тотынды. Без, ярар, дисәк тә. көтәсең мәллә, бер дә күргән-белгән кешен түгел бит, тагын бер ныклап уйла, әле эш узмаган, диештеләр алар. Кыз. алар каршында гомерендә беренче тапкыр зур батырлык күрсәтеп, барам булгач барам, дип ярды да салды. Ә бит ире. чыннан да, бер дигән. Эшкә кулы ятып тора, беләгеннән көч ташый, укымышлы, динле, заманнан да артта калмаган. Шаянлык та җитәрлек үзендә: капка алдына шәп атларында килеп туктауга, яшь егетләр кебек сызгырып кына җибәрә. Ул да булмый. Мәүлиха абыстай чыгып, турыайгырларны өзәнгедән тотып тынычландыра да көмеш тәңкәле каешларны капка башына кагылган алкаларга бәйли. Аннан, җылы су салынган комганны алып чыгарга дип, тиз генә өйгә кереп китә. Мәфрузаның бу өйдә яраткан вазыйфасы—эштән арып кайткан иренә тәһарәт алырга булышу. Ул моны яратып, гомер буе шуны гына эшләп үскән кебек оста башкара. Вакытында сабынын бирә, вакытында суын сала, чигүле тастымал белән картынын кулларын үзе корыта, битләрен икенче бер сөлге йомшак кына итеп үзе сөртә. Шул арада җаен туры китереп, Галләм дә аны бит алмаларыннан җинелчә генә үбеп ала. Бу йортта каенана-каената булмаса да. алар иркенләп сөешергә әле бер-берләреннән кыенсыналар, әдәпсезлек, тупаслык саныйлар. Галләмнең авылдашларына аңлашылмый торган бер гадәте бар. Жәйге, көзге эшләр беттеме, дөнья күрәм, дип. хуҗасыннан ял алып, ерак шәһәрләргә чыгып югала. Саквояжын жинел генә селкеп китсә дә. капчык-капчык күчтәнәч, асыл тукымалар, беләзек-йөзекләр күтәреп кайтып керә ул. Аннан ай буена авылдашлары анын күргәннәрен тыңларга иөрңтәр Гагләм абзыйлары бер шәһәрдән икенче шәһәрне тыңлатучы чыбыклар, жир казучы машиналар, тагын әллә ниләр турында сөйли, әмма күбрәк ул әле нәрсә булачагын фаразларга, кешеләрне хыял дөньясында йөздерергә ярата Уналтынчы елнын язында шундый сәфәрләренең берсеннән Галләм бөтенләй башкача каитыгт керде. Башына ниндидер уй тулганы аглә каян- күренсп тора иде. Кечкенә төенчегенә салып кайткан вак-төяк, такта чәй белән сыйлангач, инде барысы да өстәл тирәсеннән кузгалабыз, дип торганда, төпчеге Хәдичәне алдына утыртып сөйде дә: —Анасы, дөньялар бозылырга тора бит әле. балалар турында уңламый булмый, бу ел кышка утын әзерләп тормабыз, йортнын бер өлешен турап ягарбыз,—дип куйды. Аскы катнын аш бүлмәсен сәер тынлык тутырды. Түшәмгә карап-карап утырса да. Мәфруза карты кылган ныклы карарнын сәбәбе хакында тикшеренергә батырчылык итмәде. Яулык почмагын тешләп тынып калды Ихата кечерәеп, каралып, мескенләнеп килте. Сыерда моңлырак мөгери. тавыкларда монсуланып кыткылдый кебек тоелды Мәфруза белән Галләм кичләрен нарат төбендәге утыргычта бик сирәк күренә башладылар, аларны йорт үзгәртү, дөньяны башкача көтү мәшәкате басты. Мәфруза да элеккечә кош кебек талпынып, дәртләнеп йөри алмады, чөнки ире бай абзасыннан да эштән чыгып өлгергән, акча яклары шактый кыенлашып киткән иде —Патша төшәчәк бит. карчык. Кешегә генә сөйли күрмә, безнен авыздан чыкмасын: үзен генә ишеттең! Тормышның кайдан тәгәрәсен бер Алла үзе генә белә. Шунысы хак: байларга көн бетәчәк ди. Андый вакытта баенны. бай түгеленне дә карап тормаслар... Авыл тулы хәерче яшәгәндә, ике катлы пулатларын белән син дә шулар арасына эләгәсең инде Патша кадәр патшаны төшерәселәренә дә. авыл мужигына кон киләсенә дә Мәфруза ышанмады билгеле, иллә мәгәр каршы да төшмәде. Галләмнен урыс-урагаЙ арасында да. Казанның укымышлы кешеләре арасыңла да таныш- белешләрс күп иде. утсыз төтен булмый, алай да дөньяларның бозылырга торуы хактыр дип уйлады Авыл уртасында бай йортларыннан да матур булып утырган күрекле йортнын ай эчендә шул хәлгә килүе. Галләмдә соңгы йөреп кайтуыннан сон. кеше жыеп, күргән-белгәнен сөйләргә ашыкмавы күрше-күләнне генә түгел, тирә авылларны да пошаманга төшерде, кайсы нәрсәгә юраса юрады, зшнен асылына һичкем төшенмәде. Барысы да унжиденче елга килеп кергәч аңлашылды Яманыннан куркыта, шул ук чакта яхшы тормышка ниндидер өметләр дә уята торган әле бу. әле теге хәбәрләр авылга кон булмаса, ай саен килеп тора башлады Аырнын чынга ашасын озак көтәргә туры килмәде патша да төшге. властька большевикларда килде, авыл байларының байлыгын тартып алу да башланды Иң элек Галләмнең олы кызы Маһибикә килен булып төшкән йортташларның барысын урамга чыгарып ташладылар, каралтыларын, әйберләрен кайсын кемгә тараттылар. Ата кеше кызы бусагасына килеп егылыр, шул мәхшәрдә тора алмас дип көткән иде, алай булмады, ире белән бер булып, тешләрен кысып, күршеләре йортмын бер почмагында, чаршау белән бүлеп алынган аш-су ягында яшәп киттеләр. Эшләрен дә эшләштеләр, үзләренекен ә кушып, балаларын да караштылар. Абзарларындагы маллары да н! игмәде. адарын сәвит кешеләре кайчандыр үз абзарларыннан гуп-гу ры кертеп кенә куйган иде... Галләмгә инкыйлаб җилләре кагылмады аласы әйбер калмаган, би ин да өләшеп бетерелгән иде. Гади халыктан урысча язу язарлык кеше тапмаганга. ярлыларның кәмититенә үк сайлап куйдылар үзен, каршы төшеп карамады, артык сүз көрәштерүнең мәгьнәсезлеген аңлады, писер булсам гына дип ризалашты, өчне өчкә куша белмәгән сәвитчеләр белән бергә эшләп китте Ел арты ел узды, яна көн арты көн туды, бөтенләй башкача, динсез, Алласыз тормыш башланды Сөннәт бабалары да. мулла-мунтагай да, хәреф таныткан хәлфә дә авылдан йә куылды йә, берни янамаса да. үзләре үк чыгып качты. Монарчы жомгадан. жомга арты сөбхәтләреннән калмаган Галләм алай да намазын ташламады. Өйдә кылган догадан куркырга кирәк дип тапмады. Ирләрнең кайсы сугышта кырылган, кайсы бодай юкка чыгарылган шундый бер заманда угыл өстенә угыл туды, әмма шәп. шөлдерле, бизәлгән дугалы чаптар атларда авыл әйләнеп уздырылган бәби туйлары да. зурлап исем кушулар да онытылды. Алай гына түгел, тора-бара сөннәткә утыртырлык, баба булырлык кеше калмаганлыгы да беленде. Ул авылга чаптылар, бу авылга... Сәвит тыя дип тә тормадылар, сөннәт дигәне, һәркем өчен яшәү кебек бер гап-гади гамәл иде. Бабалардан килгән бу йоланы бозарга һичкем яхшысынмаса да юлы һич табылмады: Сөннәт бабаларын жир йоткан идемени?' Ахырда, ирләрчә ныклыгын, чисталыгын, батыр йөрәклелеген белгән авылдашлар Мәфрузага килеп баш иделәр: балаларыбызны чирле итмә, фәлән-фәлән абзыйдан калган сөннәт пәкесе бар, риза булып, шуны үзенә корал ит. диделәр. Ризалашса ризалашты, ризалашмаса—юк (аны сорап тордылар микән әле?), шул көнне үк Мәфруза түтекәй Сөннәтче әби булып китте. Ире Галләм белән йорт кенәгәсенен сонгы битенә сөннәт балаларының аты. нәсел кушаматы, туган, аруландырылган елын теркәргә киңәштеләр. Мәфрузаның инде илле бере тулып килә, үзе дә сизмәстән, карчыклар рәтенә кереп бара иде Алай да төсе, тотышы, кием-салымы белән башкалардан аерылып торган, һаман да приказщик хатыны икәнлеге әллә кайдан күренгән Мәфрузаны сүз белән дә картайтырга кыймаганнары, олылап, якын итеп, сөннәтче әнкә дип атый иде. Бала туса туа, күлмәк-ыштан кия. көндә кашык тотып ашарга утыра— колхозлашасынмы син. юкмы, үстерергә хәленнән киләме әле—сорап тормый икән. Ике-өч ел дигәндә исемлектәге балаларның саны туксан тугызга җитте дә, дәфтәрнең ул бите, култамга салынып, бөкләп, ябыштырылып куелды. Диндарлыгыннан ырым-шырымнарга артык игътибар бирмәгән Мәфруза сөннәт дигәндә әллә нәрсә эшләде. Бабасыннан, йөзенче баланы сөннәткә утыртырга ярамый, үлә, дип ишеткәне бар иде, акылы белән шул сүзне кире какса да, күнеле тыңламады, ниндидер зур бер көч аннан сөннәт пәкесен еракка—келәттәге кием-салым салынган сандык төбенә яшертте. Үч иткән кебек, икенче көнне үк иртә таннан аларның капкасын дөбердәтепме-дөбердәтеп кагарга тотындылар. Урам тәрәзә аша Мәүлиха килүченең күмхүж рәисе икәнлеген күрде, үзен чакыра дип уйламыйча, колхозда баш агроном булып эшли башлаган ире Галләмне төрткәләп уятты: —Нидер булганмы, әнә Мотыйк абзый капка кага, чык тизрәк!—диде. Галләм, каударланып-кабаланып, мич башындагы үзе серкәләндереп ясаган яна сорт ашлыкларның тишелешен тикшерергә утырткан агач савытны бәреп төшерде. Урынына алып куймады. Мәфрузага гына кушып, ияге белән яшикка ымлады. Ишек катындагы элгечкә үрелгәч, анысы, кадагыннан ычкынып, киемнәре-ниләре белән идәнгә килеп төште. Галләм өстендәге киеме белән генә урамга, капканы ачарга йөгерде. Тик Мотыйк Мәфрузанын үзенә килгән икән. — Коткар, жингәчәй,—дип сүз башлады ул керә-керешкә— Малайнын ят жире тәмам эренләгән, сөннәткә утыртмасаң, иртәгә бүген үләсе... Мәфруза карчык жавап бирергә ашыкмады. Ул үзен сөннәткә утыртып йөргәне өчен генә күпме җәфалаган бу кешенен күзләренә туры карый алмады. —Ялгышлык минлә булган,—дип дәвам итте сүзен Мотыйк.—Үз башына төшмичә, белмисен икән ул. Сөннәтче әбинен һаман да берни әйтмичә тораташтай торуын Мотыйк астыртынлыгы, үпкә саклавы, үлем түшәгендә яткан баласы өчен эчтән генә сөенүе дип фаразлады. —Кичер, жинги, ялгыш—миндә,—диде ул тагын бер кат — Сәвит кушканча яшим дип... —Без дә сәвит кушканча яшибез анысы, Мотыйк,—дип әйтә башлаган Мәфрузаны рәис ярты юлда туктатты: —Мин би г син сәвитчә яшәмисен дип сөйләп тормыйм, сине сөннәтчелектә гаепләргә дип тә килмәдем, малайга ярдәм ит дип, олы башымны кече итеп үлә бит.. Үлә!!! Син эренләнгән ярысын кисеп төшермәсән. билләһи, үлә!!! Сина анын нәрсәсе бар инде?! Үзеннән ничә яшькә кече Мотыикнын шундый чакта да үзенә бәясенә Мәфрузаның исе китмәде. Ул мона ияләнгән иде инде, шу на күрә сүзне озынга сузылуыннан курыккандай, чоланга чыгып китте. Ул да булмады, чисталап ак тастымалга төрелгән сөннәт пәкесен тотып та керде —Анын нәрсәсе бар дип уйлыйсын икән, кисәсен дә төшерәсең,— дип, Мотыйк кулына тоттырды — Ник, мин бит.. Сөннәтче түгел...—диде рәис, башка ни дияргә дә белмәгәнгә. —Мин дә Сөннәтче булып тумаган, кирәк киртәгә кертә, итекчегә дә, пешекчегә дә әйләнәсен. Кисәсен кискән инде мин. сина үчлек белән түгел, йөзенчегә кулым бармый. Үзеннән мондый сүзләрне һич ишетергә теләмәгән, күзләре атылырга торган Мотыйкка карап: — Баланның гомерен уйлап кына...—дип өстәде. Мотыйк хорафатлардан көлә торган бер кеше иде. Авылнын ин акыллы карчыгы дип уйлаган Мәфрузаның шул булыр-булмас ырым-шырымга сылтап, ярдәм күрсәтергә ашыкмавын ул анларга да теләмәде. —Соңгы тапкыр сорыйм: утыртасынмы малайны, сөннәткә, юкмы?!—диде ул жикергән. боерык биргән бер кыяфәттә. Мәфруза да нәкъ шулай ук җавап кайтарды: -Юк! Юк, дисә диде, әмма ләкин ире Галләмне ерак авылдагы бер танышына, сөннәт картына ат җигеп йөгертте. Мотыйктан битәр сабый кызганыч иде Шундый борчулы көннәрнең берендә күктән килеп төшкән кебек сөннәтче карт малайны аяусыз үлемнән саклап калды, әмма инде Мәлиханы рәисмен мәңгелек дошманына әверелдерде Улынын тазарып китүенә ул гына сәбәпче икәнлеген, хәер, Мотыйк белми дә калган иде. Карты Галләм дә. яхшы атлы булып күренергә тырышкандай, бу хакта сүз озайтырга теләмәде. Анын үз сөенече—сөенеч: шушы ук көннәрдә хатыны Мәфру за, бөтенләй аптырашта калдырып, бәби алып кайтырга җыена иде Ярый әле. шундый вакытта кан күрмәде, өзлегеп китәргә сәбәбе аяк астында бит анын. дип фикер йөртте булачак әти Кара син бу Мотыһкны. көмәне борынына җиткән Мәфрузаны кешегә дә санамагандай ду китереп чыгып китте, дип уйлады ул бераздан. Кеше кайгысы белән анысы шул мизгелдә үзенен дә тәмам башыннан чыккан ләбаса! Яше илленен бу ягына чыккан хатынынын балага узуыннан ул әле дә исәрләнеп йөри иде югыйсә Ай узды дигәндә, Мадиха гагын бер кызны гүр башындагы каравагаа куелган, чигүле япмалар белән чорналган кәржингә китереп салды. Инде анын ту ганына да шактый көннәр үткән, матурланып, тулыланып килә, кешеләрне күрә башлаганы да тоемлама иде V НВЛТЫ көн дигәндә, әнкәсе аны коча!ыннлн аерды, бай кы пары гына шырлык, бизәкләп үрелгән савытнын елак бер хуҗасы итте Оркыя ир бала сынары булып үсте. Буйга да яшьтәшләреннән ныграк, кочкә дә һичберсенә бирешмәслек, телгә дә кирәгеннән артык үткен булды. Сугышып-фәлән итеп йөрмәсәдә. Мотыйк малае Байрак белән генә серкәләре килешмәде, юллары каршы килсә, юл бирешмәделәр, бәхәс чыкса, икесе ике якта булдылар, чөнки атасы малайга бу нәселгә котырган үгез кебек карарга өйрәтеп үстерә иде. Оркыяның мона исе китмәде, теләсә ул аны акылга утырта аласын белсә дә, какмады, сукмады, әмма чәкәләшкәндә юл куярга да ашыкмады. Оркыядан котылуның жаен Мотыйк абзый тиз тапты: сугыш бетеп, тормышлар рәтләнә башлаган кебек тоелса да, Галим абзыйның кәнсәләр тирәсеннән китүеннән, аяктан егылуыннан файдаланып, яше дә тулмаган кызны урман эшенә язды. Исемлек ачыклаган җыелышта, унсигезе тулмаганнарны язмыйк инде, дип каршы төшә башлаган күршесе Салихны: —Тулган, бик тулган, син беләсеңме, минме—мин малайны сөннәткә утырт, дип килгәндә, инде ул аяк арасына керерлек бер кыз иде,—дип кырт кисеп туктатты. Башкалар инде әйтеп тормады. Алдында яшь буенча төзелгән исемлек яткан авыл сәвите рәисе дә телен тешләп калуны дөресрәк санады. Бер мәктәптә, бер үк парталар артында укып йөргән балаларның берсе Казанга— укырга, икенчесе—урман егарга китте. Нарат куелыгы эчендә, коры җиргә сылап салынган бура йортларда, кыш башлангач, салкын, дымлы иде. Җитмәсә, ашау ягы да шактый такырайды, мона кадәр бирелгән икмәк телемнәре юкарды, сыр шакмаклары бөтенләй юкка чыкты, һәркем алгысынып, тилмереп, әллә нинди өметләр белән, язны көтә башлады. Майга кергәч, алмаш килер, аларны өйгә кайтарырлар кебек иде. тик Оркыялар авылыннан алмаш җибәрмәгәннәр икән, кызны, җәй узганчыга кадәр, дип, тагын урман эшләрендә калдырдылар. Ачлыкта кычыткан ашап кына түзә алмам дип уйлаган Оркыя җиде төн уртасында күлмәк-ыштаннан гына авылына качты. Бер алып чыкмаса, бер чыгар дип, сукмаклар буенча олы юл ягын чамалап йөгерде дә йөгерде, тан атканда—өендә иде инде. Мич төбенә ипи тәгәрәтеп йөргән Мәфрузаны кызынын бу рәвешчә кайтып керүе тәмам аяктан екты, җитмәсә, ире Галләм дә ни сәбәптәндер, Оркыяны уйлапмы, башкасынамы, көтмәгәндә йөрәге хәлсезләнеп егылган, инде сонгы көннәрен яшәп ята кебек иде. —Кызым, әллә сон, белгән кебек иденме. —диде ана кеше —Атан әжәл белән булышып ята. Инде теленнән дә калды. Авызын ачтырып, су салып, ризык кына ашатып торабыз... —Юк. әнкәй, кайдан белим ди, качтым мин, әткәйне аннан күрермен, яшер мине тизрәк,—диде Оркыя, атасы янына узарга, аны да борчырга батырчылык итмичә.—Озак көттермәсләр, кем белә, эзләп тә керерләр. Мәфруза карчык айнып киткәндәй булды. Еламады, сорашмады, борчымады, гадәттәгечә, яулык почмагын тешләп уйга калып торды да, кызына өстәлдәге иске ипине булса да каптырып, бакчага алып китте. Ихата артында, абзарга якын гына өеп куелган, түтәлгә әзерләгән тиреслеккә ашыкмый гына зур уем ясады, төбенә киртәгә кибәргә эленгән паласларны җәйде, аннан баш селкеп кенә, кызына кереп ятарга кушты, йөз турысына иске морҗа башын куйганнан сон, калган җирен тузган кием- фәлән белән каплады да түтәлне матур, тигез итеп янадан өйде. Торбанын тирә ягына йолкып атылган чүп үлән, корган чыбык-чабык салды. Эшне беркем аңламаслык, сизмәслек булып калды. Чыннан да. эзләп килүчеләр озак көттермәделәр, әбәт турысында сак кына ишек шакыдылар. Шакулары йомшак булса да, сөйләшүләре каты иде Өй асты пыран-заран китерелде, чормалар актарылды, абзардан мал чыгарылды. Түрдә яткан Галләм караваты да кузгатылды, телсез дип тә тормадылар, эзләп-эзләп тә, Оркыяны таба алмагач, ана да янап. әйтмәгәннәрен калдырмый, пырлап чыгып киттеләр. Сорашып, күршеләреннән дә бер хәбәр алмагач, кайтмагандыр дип ышандылар, ахрысы Күздән югалдылар. Колхоз рәисенен эшне зурга илтәсе, үзенен дә тавышка керәсе килми иде. атна дигәндә, икенче берәүне табып, берни белмәгәндәй. Оркыяны кайтарыгыз, әтисе үлем түшәгендә, дип әмәлләгән хат тоттырып, урман эшенә җибәрделәр. Ул арада Галләм абый да вафат булып, әтисен җирләргә тирестән чыгарылган кыз вакыйгасы, баштарак бөтен авылны шаккаттырса да. кеше телендә озакка сакланмады. Әллә Мотыйк инде бу эш белән нәчәлникләр күзенә чалынуыннан курыкты, беркая барып, берни хәбәр итеп йөрмәде, эченнән генә, үчне тормыш алды инде, дип сөенеп тынычланды Мәфрузанын олы улы Мөхәммәтгали, кышкы салкында күлмәк-ыштаннан немец концлагереннан качып, аякларына салкын тидергән, урынга калган, туган җирендә кайтып яшәргә хокукы да юк, булса да. мәет җирләргә дә кайта алмаячагы көн кебек ачык иде Анын каравы гөрнадирдай Нургали, вакытын гына белгәндәй. Кузбасстан чираттагы ялына кайтып төште Әтисе белән хушлаша ук алмаса да. кабере өстенә бер уч туфрак сибәргә өлгерде: —Авыр туфрагың җинсл булсын, салкын гүрен безнен күнел җылыбыз белән җылынсын... Әле картлар таралгач та. бик озак китә алмыйча, инде бакыйдагы әтисе белән серләшеп утырды ул. — Мин дә. синен кебек, җир асларыннан чыга алмый эшлим бит. әтәй.— диде ул. уйчан гына.—Жир асларыннан юл салып, сина таба гына барырга да... Булмый шул! Шулай дигәндә, тавышы өзелде. Бер мәгънә салып әйткән сүзенен икенче мәгънәсенә үзе аптырап калды. Әйткәнен онытырга тырышты, тик кайткач та тынычлана алмады Мәет чыккан җиргә дога укырга җыелышкан күрше карчыкларының көенә монланып. чыра яктысында әтисенен приказчик чагында төшкән рәсемнәрен карап утырды Аныкы кебек мутлык бирә торган мыекларын бөтергәләде. рәсемнән караган монлы күзләрен сыпырды Керфекләрен йомдыргандай итсә дә. нәкъ үз яшендә булган әтисе һич кенә дә йомарга теләми, канәгатьлек хисе белән туп-туры ана караган иде. Иртән мич тирәсендә булышып йөргән әнисе, ашларны уздыргач, өйләнеп китәрсен инде. улым, үлгән артыннан үлеп булмый, хәзер дөнья сина катлы, дип куйды Нургали үзе дә бу турыда уйлаштыргалый иде Кузбасста күз төшеп йөргән кызлары да юк. монда да көтеп атган Чибәркәйләр күренми күренүен, тик менә яшь чагында ук ошаткан берсе бар Мотыйкнын олы кызы Халисә иде ул. Әнәй дә теләгәндә, әллә өйләнергә инде?! Яучы җибәрергәме? Әнисе генә яучыласа? Ишек алдына чыгып, баскычлар өстендә бик уйланып утырганнан соң. чоланга башын тыгып кына, әнисен үзе янына дәште: — Кил әле. әнәй. чыннан да. өйләним мин булмаса, менә Мотыйк абзый олы кызын, синен ризалыгын белән биреп куйса Мәфрузанын күз аллары караңгыланды. Егылмаска тырышып, ишек ЗЫ1.11 ЫП.1 соя I 10 \ 1.111 ла. аягына я п ыш баск ш I ына бор кыяфәт чьпарырга тырышып, чайкалып киткән җиреннән тураерга маташты, булдыра алмады Нәкъ йөрәк турысыннан кылт итеп без белән кададылармыни—бөгелеп төшкән хәлендә алъяпкыч эченнән генә күкрәген тотты Юк. яшим икән әле. диде ул аннан, туктап калгандай булган йөрәгенен тек-тек кенә тибеп китүен уч гәпләре белән тынлап. Йорт ишегенә арты белән утырган Нургали боларны күрми иде. Бераздан ана турайды, улы борылып караганчы дип. сораштыра башлады —Халисәгәме? Бе згә төшәрме сон ул? Юашлыгын да хәттин ашкан Халисә биеп торган, башын чөеп баскан ат кебек. Шундыйларны ошатам да инде мин. әнәй' Холыкка юаш булса да, өздереп әйтәсе дип санаганда, Нургалие дә әти- әнисенә охшап кала. Әйтте и вәсссәләм! Шуны белгәнгә, бу турыда кабат сөйләшмәделәр. Нургалинең китәр көннәре җиткәндә, Мәфруза карчык, яшь чагыннан калса да, әле дә өстендә бер дигән утырган, кызларча төз гәүдәсен тагын да купшылатып җибәргән күлмәкләрен киде дә, җелт-җелт атлап, югары очка— Мотыйкларга менеп китте. Китте дә Халисәне җитәкләп алып та төште. Кызның, гомерлек дошманына барам, дип әйтәсен көтмәгән Мотыйк икесен бергәләп диярлек йортыннан куып чыгарган иде. Шулай итеп. Халисә Нургали белән куш булып, бәхет кошын тоткандай, Кузбасс якларына китеп барды. Шушы ике баланын бергә кушылуы ике нәселне дә тоташтырырга тиеш иде кебек. Мәфруза теләгәнчә барып чыкмады. Кода-кодагый, өй тутырып кунак җыйганда, дәшергә ашыкмады, күрше-күлән белән бер-бер эшне өмәләп башкарганда да, балта-көрәк күтәреп килеп җитмәде. Кызы урынына почтальон сумкасын тагыл йөри башлаган Хариса иреннән дә болайрак булып чыкты. Гомерен рәхәттә уздырган хатын сумка тутырып өй борынча йөрергә кирәклекне башына да китерми иде, кино-фәлән барганда, мунча кадәр клубнын экран төбенә килеп баса да урам буенча кушаматларны тезеп китә: — Ыштансыз Гали, Күпер асты Лотфулла, Кыяр буры Марзыя... Исеме чыккан бере тиз генә аның кулындагы гәҗитне эләктереп ала да, башкаларны төртә-ега, кире үз урынына барып утыра. Бәхетсезлегенә каршы ул көнне кич чыкмасан, хатсыз каласынны көт тә тор. Мәфруза карчыкны олысы-кечесе хөрмәт иткәнгә, ул урамнан үткәндә, сугышып яткан балалар да шым кала, тәмәке тартканы тәмәкесен чалбар кесәсенә яшерә, бер-бер сәрхүше тизрәк кайда да булса шылу ягын карый иде. Почтальонка кодагый, әллә кеше сүзеннән сакланып, әллә инде кызынын каенанасы булганга, бераз йомшый төшеп, хатны үзе үк китермәсә дә, кемне дә булса табып, Мәфруза түтиләренә йөгертә торган иде. Хатлар гына сирәгәйде. Нургалинең юраганы юш килде: эшләгән шахтасы җимерелеп, гомерлеккә таш астында калды. Киткәндә, озатырга дип җыелышкан яшьтәшләренә, шаяргандай итенеп, таш басмаса, бер кайтырбыз дип, көлеп куйган иде шул. Килене Халисә дә. аталары йортына әйләнеп кайтырга теләмичә, баласы белән шул туфракта берегеп калды. Бу хәл Мотыйгулла белән Мәфрузаны якынайтмады да. ерагайтмады да. Халисәдән килгән хәбәрләр белән бүлешмәделәр, хәсрәт-кайгыларын уртаклашмадылар. Килен кунакка башта каенана йортына кайтып төшсә, аннан үз аталарында ял итте. Кайчандыр Сөннәтче әбигә эченнән түгел, тышыннан да юньле теләк теләмәгән Харисага, анын түшәккә егылуын ишеткәч, кинәт әллә ни булды. Башта ул туксанын тутырып та җир җимертеп йөргән Мәфрузаның аяксыз калуына ышанмады. Аннан гына, эчке бер тоем белән, бу хәлләрнең чынлыгын анлады. Аңлады да йөгереп килеп тә җитте Кодагый дигәне түр караватта, мамык мендәрләргә терәлеп, күрше-күлән белән сөйләшеп, хәер-фатихасын таратып утыра. Ничек тә ана да алып калырга кирәк иде бу изгелеге белән дан алган карчыкның яхшы сүзен. Кызы Халисәнен—каенанасы, оныгы Камилнең әбисе дә иде бит ул... —Кодагый,—дип сүз башлады Хариса, еламсырап кына.—Инде синен дә ахыр сәгатьләрең җитә... Тирә-яктагылар, бу ни тагын дигән кебек, ана карап торуларын күргәч кенә, ул үзенен тагын бер хата эшләп ташлавын анлады, әмма эш узган иде инде. Сөннәтче карчык кына әллә аны ишетмәде дә ,бик сагынган кешесен күргәндәй: —Әле, Хариса, нәкъ менә синең турыда гына уйлап утырадырыем. Кеше җибәрттем, анысы юк булды, үзен күренмәссеңме дип көттем Юк ла, менә килгәнсең бит,— диде — Мөхәммәтгалидән хат юкмы, кодагый? Харисанын йөрәгенә май сыладылармыни: йөзләре яктырып, күзләре ачылып киткән кебек булды. Авырунын бик тә хәленә керергә теләгәндәй: —Юк шул, юк. нигә килергә тиеш идемени? Бакчи, килгәненә атна-ун көн дә юк ич,—дип җавап кайтарды. —Күнелгә килсә дөрес килә иде дә... Менә, юк икән бит але... Тиешен тиеш кебек инде ул... Бик тә көткәнгәме сон? Карчыкнын гаҗизләнеп әйткән бу сүзләре але яна гына берни булмагандай сөйләшеп утырганнарнын күнеленә сагыш иңдерде. Анын ин өлкән улын сагынганын, инде сугышка киткәннән бирле бер күрергә тилмереп, гомере узып киткәнлеген барысы да белә иде. Мөхәммәтгалинең өстеннән халык дошманы дигән кара тамга алынса да, туганнары белән күрешергә рөхсәт язуы бирелсә дә, кайтырлыгы калмаган, әнкәсенен исә ерак илләргә чыгып китәрлеге бөтенләй юк иде. — Һе., кара син аны, ялгышканмын бит,—дип куйды ул үзалдына сөйләнгәндәй генә.—Тагын ике көн эчендә дә килмәсә. риза-бәхиллегемне кодагый үзен җиткерерсең инде Монарчы үзара бер юньле сүз әйтешмәгән ике гаилә эчендә шушы рәвешчә сөйләшеп утыру барысынын күңелләренә бер жинеллек тә китерде —Булмаганны, ни сөйлисен син?! Нинди ике инде ул?—диештеләр, кич җитсә дә, кайтып китәргә ашыкмаган күрше карчыклары Икенче көнне дә. өченче көнне дә йорттан кеше өзелмәде. Сөннәт әбкәсе янында үлем көтү хәсрәте белән тормыш итү рәхәтлеге үзара буталган кебек булды: мөнәҗәт көйләүчесе дә, дога укучысы да күп иде. алар ялгысытып җибәргәндә, гыныч кына итеп, хәл-әхвәл дә сораштылар, дөнья турында да сөйләштеләр, әмма авыруның сәгатьтән сәгатькә бирешкәне, хәленең киткәннән китә барганы күренеп тора иде. Өченче көнне, төш вакыты дигәндә, олы кызы фельдшер хатынга йөгерде Күз яшьләренә буылып: —Әнәйнен бөтен аркасы шарт та шорт килә, үзе акылында әле, һаман Мөхәммәтгалине сорый. Анысы да бахыр шушы көнне дә әнәй янына кайта алмый бит, үз хәле хәл,—дип өзгәләнде. — Кан тамырлары шартлый башлаган инде алайса. Нык иде бит. бигрәкләр дә нык! Йөрәк түзгәнгә түзә алмаслык хәлгә килүдән бу Соңгы сәгатьләредер. Маһикамал, шул улынын хәбәре генә яшәгә инде аны Татар авылында чит-ят телне тәмам өйрәнеп, гореф-гадәтләргә күнеп беткән Шура түтекәй әнә шулай сөйләнде. — Көтеп торыгыз, мин хәзер! Ул озак көттермәде. Ялтыравык тимер-томырларын тояп килеп гә җигте. —И-и-и, яшисе дә яшисе әле сина. Мәфрузаттән,—диде ул. карчыкнын инде үлчәгечләр дә көчкә тойган кан басымын үлчәгәндә —Шура, (әрәтәдән кара әле. Хариса күренмиме'—дип сорады коч-хәл белән генә Мәфруза карчык —Мөхәммәтгалиемнән хат килмәде микән? Килмәде микәнни соң.. Ул урынга егылганга нәкъ оч тәүлек дигәндә. Мөхәммәтгалидән кала күрәсе килгән бар кешесе килеп беткән, инде карчыкнын соңгы өмете дә өзелгән иде Менә ул тынсыз калгандай, селкенми яга башлады Күңелне шик аллы. Карчыкның үз-үзен тотышында көтелмәгән якка үзгәрешләр булмагач, бу хакта кызыксынырга кыенсындылар, тын гына көтә бирделәр Йортны тагын озын тынлык басты Бераздан капканын киерелеп ачылуыннан тимерләре ынгырашып куйган тавышка барысы да айнып киткәндәй булдылар Инде, ишеккә карап, кем керер икән дип. көтеп тора башладылар. Шул чак. янадан хәл кергәндәй, барысын тагын бер кат исәрләняерсп. Мәфруза карчык торып утырды, барысын бер кат күзеннән кичерде дә таныш кешесен күрмәвеннән гаҗизләнеп, ишелеп төшкәндәй генә караватына ятты Күзләре ачык иде әле: —Мөхәммәтгалиемнән хат.. —сонгы сульпи алганда әйтелә башлаган жөмлә һавада өзелеп калды. Карчыкнын башы йомшак мендәрләр йөзенә инде.. Кабаланып алынган тын шул арада кешеләрне ишеккә таба борды. Анда кочак киереп посылка күтәргән Хариса басып тора иде. —Мәфруза кодагый, монда сина хатта, посыл... Ул шунда үзенен нибары ярты минутка сонга калганлыгын аңлады. Йөрәген айкаган хәсрәткә түзә алмыйча, үгез кебек үкереп, урамга чыгып йөгерде Анда, өске як урамнан, башкалар баргач, мин дә барыйм инде, дигән кебек. Мотыйк төшеп килә иде. Хариса бу посылка белән хатның моннан өч көн элек үк кайтканлыгын, әллә кайчангы үчләрне актарып чыгарып, эчке бер мәкер белән, көтсен әле дип көлеп иренен яшереп куйганлыгын белеп алган һәм качырылган урыныннан тартып чыгарып, кодагыена йөгергән иде. Харисанын шушы ир белән узган гомеренең бөтен мәгънәсез сәгатьләре, үчләре, дошманлыклары башыннан кичкән кебек булды. Күзе томаланып, ул алга таба атлады һәм күркәләрен коеп, монаеп калган нарат кәүсәсенә килеп төртелде Чүт кенә чирәмлектә чемченеп йөргән каз бәбкәсенә басмады. Аларны саклап йөргән ата каз хатыннын итәгеннән эләктереп алды. Хариса аны кумады, куркытмады, башыннан сыйпап, тынычландырып, итәкләреннән ычкындырды, көш-көш дигәләп, читкә җибәрде. Каз ысылдаган булып кына кыланды да янадан балалары уртасына кереп басты. Мәфруза карчыкка чәйгә дип коелган симез күркәләрдә казларның гаме юк. Быкылдашып, яшь чирәм өзүләрен беләләр. Йомшак кына исеп куйган җил кечкенә бер күркәне үләндә тәгәрәшкән бибиләр арасына куып кертте. Тәҗрибәсез бәпкә йомшак, ныгымаган борыны белән төртеп-төртеп карады да, таптап, өстеннән узды, егылды, торды, тагын егылды. Алар да адәм балалары кебек дип уйлады Хариса. Кайда абынасыларын, кайда егыласыларын белмиләр... Аларны. әнә, әнкәләре, әткәләре саклый. Инде менә шушы зур авылнын кадерле бер әнкәсе юк... Газизә келәттән сонгыларын алып кердем инде дигән иде. җыярга кирәк булыр әле бу күркәләрне Кеше басканчы, каз йомышлаганчы. Нарат чәенен сихәтенә һичнәрсә җитми ди бит. Сөннәтче әби юкка шулай озак яшәмәгәндер. Әллә кешеләр догасы яшәтте микән? Юк. анын айкалган күңелен чыра эссесендә генә кайнаган чәйләр басарлык түгел иде. Кылт итеп күнеленә улы Байракны сөннәтләгәннән калган пәке килеп төште. Йорт бүрәнәләренең чолан ягындагы ярыгына кыстырып куйган иде бугай. Кайтырга да алырга кирәк булыр... Хариса догасын-фәләнен өйрәнеп, бу изге эшкә керешүне күнеленә чынчынлап беркеткән иде инде. Дөньялыкта ахырынача алынмаган гафуны ахирәттә булса да алырга кирәктер. Бер гомерне кичте, икенчесе башлана гына кебек иде әле... Бер гомер кичте, икенчесе әле башлана гына иде шул...

Реклама