САГЫШ ҺӘМ МОҢ ТУЛЫ

«Рухият» нәшрияты исәннәрнен генә түгел, мәрхүмнәрнең дә кадерен белү, аларнын иҗатын укучыга җиткерү буенча аеруча тырышып эшли Билгеле, авторнын үтеннән сон. аннан башка әдип китабын чыгару наширләр иненә тагын да зуррак җаваплылык сала. Узган елда драматург Юныс Әминевның, Сара Садыйкованын китаплары нәшер һәм тәкъдир ителде. Күптән түгел исә бик тә вакытсыз арабыздан киткән талантлы ша гыйрь. күпләргә зур шигьрият юлына чыгарга ярдәм иткән үтә зәвык лы. нечкә тоемлы мохәррир Наис Гамбәрнең «Ачык калган тәрәзәм •> исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде «Ачык калган тәрәзәм .* Наис Гамбәрнең моңа кадәр донья күргән ике китабында һәм көндәлек матбугатта басылган шигъри бәйләмнәреннән сайлап төзелгән Китапның мөхәррире Рәдиф Гаташ үзенең баш сүзендә шагыйрь иҗатын югары бәяләп: «Наис Гамбәр фәлсәфи шагыйрьләр мәктәбен үз күрде Мөгаен, Шәрык шагыйрьләре (Хәйам һ б ) йогынтысы ла булгандыр, әмма ин мөһиме—үз классик шагыйрьләребез, милли классикларыбыз йогынтысы Тукай. Дәрдмәнл. Туфан мәктәбе »—дип Яшаудан соң яичау барчы? ҺарОыр Кичтән бата Кояш, иртт—калка Баш очыч/кч яма ачтым ачка Кос.ча орлык ачытып чыга барыбер Менә шулай—каләм иясе шигърияттә үз фәлсәфәсен калдырырга, яшәүнен мәнгелеген табигать кануннары аша исбат итәргә омтыла Кешене табигать баласы итеп күрү, табигать сурәтләре һәм кеше яшәеше арасындагы янәшәлекләр шигырь тукымасына кереп, афористик янгыраш ала «Яшәү белән үлем арасында Яши кеше—үз читлегендә»— ли шагыйрь, лирик шәхеснең илаһи координатларын билгеләп. Яшәу— Үлем аша голдан тайган Бу орлыклар я чын гая булыр. Җаный Селда кача. Тән у.чгам кон Яңа тормыш туган кон булыр. —ди тагын шагыйрь, яшәүнең мәнгелеген табигать эволюииясс аша шәрехләп Әдәбият белгече А Кимнын түбәндәге сүзләре нәкъ менә Наис Гамбәр турында әйткән кебек «Кеше үзен өзлексез яшәү чылбырында бер боҗра итеп сизсен өчен ана зирәк зиһен кирәк Тормышны бөлай антын башлаган кеше—ул гади хезмәткәр генә түгел, ә ул—мәңгелекне тудыручы» (Ким Л МЫ—ПОТОМКИ и патриархы // Сон Россия. 1987. I авг.) Әлбәттә. яшәештә мондый нәтиҗәләргә килер өчен шагыйрьнең «Табигать батасы» шигырендәге кебек. Жирдән килгән дулкынны тирөнтен тою һәм кешеләрдә дә табигать ритмын сиземли белү мөһим Тупыгчарга тиң син учең юкса, Эчләреңдә нинди ду чкыннар " Наис Гамбәр Ачык калган тәрәзәм Казан «Рухият» нәшрияты. 2006 ел Өзелергә җиткән тамчы сыман. Карашларың тора сулкылдап. Табигать һәм Кеше. Наис Гамбәр иҗатында алар ниндидер органик берлектә яшиләр. «Өянкеләр-динозаврлар», «мамонт-тупыллар» кебек янәшәлек аша үсемлекләр дөньясына җан өрү яки «Ак бураннар итәгенә сөртәм. Итәгенә бозлы яшемне,»—дип, табигать күренешләрендә кеше образын табу шагыйрьнең лирик шәхес концепциясен үзенчәлекле ача. Көзнең күзендә үк шигъри моң бар. Яшерен сабырлык бар җанында. Менә мондый юлларда лирик геройның илаһи бер сиземләүгә, гайре табигый күз карашына, үзгә бер гамьгә ия икәнлеге күренә. Табигатькә табыну шагыйрь иҗатында кошлар, агачлар, стихиясе белән тыгыз бәйләнгән. Берише шигырьләрдә лирик образ көзге моңсулыкка чорналып, үзенең күңел халәтен, җан сулкылдавын, сагышның биниһая күп төсмерләрен шигъри юлларга сала: Авылда—көз... Дөнья сулып калган. Кошлар китә... Бу бер төш кебек. Ятам кырда—очып барган әмирдән Егылып төшкән бала кош кебек. «Исә җилләр» шигырендә каләм иясе агач башларында чайкалып торучы кош ояларыннан канат чыгарып җилгә каршы очкан кош балалары язмышын шагыйрь чынбарлыгы белән янәшә куя. Аның «Урман җиле ин беренче булып, Биек агачларга кагыла» дигән шагыйранә кагыйдәсендә үк лирик геройның язмышы чалымлана. «Син—очар кошым», «Аккош күле», «Кавырсын хат», «Бәбкә саклаучы кызга» кебек шигырьләрдә лирик геройны биләп алган илаһи манзара романтик югарылыкта сурәтләнә. Кош каурые— шушы детальне каләм иясе шигъри символ дәрәҗәсенә үстерә. «Кешенең тынгысыз табигате һәрчакта яңалыкка омтылган кебек, һәр өлкәдә яңа «материклар» ачкан кебек, хәзерге шагыйрьләр дә символиканы яңартырга һәм кешегә якынайтырга омтылалар. Үзләрен камаган предмет-күренешләрнен искесенә дә. яңасына да мөрәҗәгать итеп, аларнын эчке мәгънәләрен ачып, көтелмәгән шигъри ассоциацияләр уятып, бүгенге кешенең рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керергә, киләчәк буыннарга хәзерге заманның рухын «стенографик формада» теркәп калдырырга тырышалар»,—дип язган иде Нил Юзиев. (Н Юзиев Хәзерге татар поэтикасы, 166 б.) «Казлар канатына сүзләр язып, Көн дә сезгә сәлам жибәрәм» яки «Су буена төш тә, Кавырсыннар апмен. Истәлеккә гелгә, озакка»—дип каурый-символны мәгънәви яктан тыгызлый шагыйрь. Вакыт—пространство функциясе йөкләнгән символ җанлы бер образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Лирик геройның күңел дөньясын төгәл характерлаган кошлар образы «Кызыма хат» шигырендә үзгә бер сурәтлелек ала: Гаҗәпләнмә бер көн өй каршына Кошлар җиккән арба туктаса. Күңел кошлары ул Тәкыя үр. Ләйсән. Кошлар биргән гөлдән чук ясап Шигырьләрдәге романтика, хикмәтле символ-сурәтләр лирик геройнын бай, әкияти күңел дөньясын гамәли чынбарлык янәшәсендә сурәтләп үзгә бер тирән мәгънә чыгарырга мөмкинлек бирә. Уй һәм хиснең илаһи көчкә ия булуы, рухи дөнья һәм матди тормыш арасындагы бәйләнеш шигырьләрдә гыйбрәтле ассоциацияләр тудыра: Ак болытка язып салган идем. Җитте микән хатым Казанга? Эфир аша килгән хәбәр әйтте Бүген яңгыр яуган Кабанга. Шушындый исбатлау нигезендә фәлсәфи сөземтәләр чыгарырга яраткан шагыйрьнең күзәтүләреннән нигезле афоризмнар туа тора: Күпме күз текәмә, өметләнмә,— Кояш чыкмый баткан ягыннан. ЯКИ Сөюнең булмый үткәне. Ялганына хәтле... чын Т. Галиуллин сүзләре белән әйтсәк: «Әдәби әсәрдә күңел күзе генә си- земләгән төсмер, борылыш, буяуга салынган яна бер сызык әллә нинди озынозак сөйләшүләреннән. галәм белән фәлсәфи әнгәмәләреннән кыйммәтрәк бәядә йөрергә мөмкин.» (Галиуллин Т Шигърият баскычлары. 179 6.) Зур мәгънә сыйдырган шигъри детальләр, үзенчәлекле янәшәлекләр, романтик образлылык, пространстволы күзаллау мәхәббәт шигырьләренә дә үзгә бер янгыраш бирә. «Төнге учаклар» шигырендә тамчы белән тамчы арасы һәм икәүнен язмышы янәшә куела. Ләкин романтик геройларның төнге яланнарга яланаяк чыгып йөгергән, чирәмнәргә ятып тәгәрәгән, сабый бала кебек тилергән, юләрләнгән, шашкан, таганнарга асылынып атынган вакытта бәллүр тамчы төшеп ватыла. Бу символик образ сөюнен нинди нәфис, нәзберек хис икәнлегенә ишарәли «Мин бер аучы, син бер болан кызы* — шагыйрь лирик герой белән анын сөеклесе арасындагы мөнәсәбәтне шушындый антитезада билгели. «Мәхәббәт эволюциясе»ндә дә романтик шәхес каты куллы, сунарчы холыклы булып күз алдына килә: Тыйды дөнья, күтәрелде кошлар. Мин аларга төзәп ук аттым Бе/не ттите егылып алларыма. Аһ. мин шул чакта сине югалттым Г Халит тә «Жан диалектика*сын антитеза алымыннан башка күз алдына китереп булмый»—дип билгеләгән иде (Халит Г Многоликая лирика, 100 б ) Лирик героймын кичерешләрен эзлекле сурәтләрдә биргән «Мәхәббәт эволюциясе*!^. шәхес буларак, лирик геройның характер үзенчәлеге калку бирелә Бу очракта Платоннын: «Стиль нинди, характер шундый»,—дигәне искә төшә. (Федотов О И Основы теории лит-ры. 1776.) Уюы җәя бир да ненге ат бир. Ир канаты була җитез ат' (Оч. Долделем. алга ' Укны кулым. Җик Мәргәндәй туры таләп ат') Менә болары инде-шагыйрь шәхесен, анын холкын, темпераментын тулысымча характерлый торган юллар •Шигърият шәхестән башлана*, ди Т Галиуллин. (Галиуллин Т Шигърият баскычлары. 216 6) Наис Гамбәр шигырьләрендә дә шагыйрь горурлыгы, лирик шәхесмен үз-үзенә. намусына, үзенен яшәү принципларына тугрылыгы ярылып ята. Ак атка менәр өчен генә «ак»ны «кара» дия һәм дошманына башын ия алмаган лирик шәхес үзенен горурлыгына хилафлык китерми Әмма. Вакыт, калган юлымда да Сикреп менагмасам Ак атка. Ганам көзгесенә төшкән рәсмем Кара килеш калсын. «агартма»^— Шәхес концепциясе Наис Гамбәр ижатында. әлбәттә, шагыйрьнен үз шәхесе, дөньяга карашы, кешеләргә, аларнын холык-фигыленә мөнәсәбәте, үзе ждн өргән образлар аша үстерелә. Шагыйрь күнеленен ин газиз, ин жылы почмагынла урын алган Әнкәй образы аеруча саклык, нәфислек, базаның анага булган тирән хөрмәте аша яктыртыла Самавырын көненә әллә ничә тапкыр яңартып, күз нурларын түгеп балаларын көтүче, таңда чишмә юлыннан кайтып килүче әнкәй турында: «Әнкәемнең төсе күз аллымда Әйтелмәгән васыять кебек».-дип шагыйрь психологик киеренкелеккә ирешә •Әнкәйгә» жырынын тәэсир көче, уңышы да шуна бәйләнгән Ана белән бала арасындагы ин садә, ин изге хисләр, ин авыр чакларда ана рухына сыену мотивлары «Әнкәй төше*. «Килүен дә авыр » шигырьләрендә дә күренә Шәхес—шагыйрь өчен ин беренче чиратта тотрыклы хисләргә, ныклы тормыш принципларына, үз-үзенә һәм баш юшарга тугрылыклы зат Гади генә бер вакыйга яки мисал белән ул шигырьләрендә кешелеклелек үрнәген сурәтләп куя Мәсәлән, инде күптәннән өендә яшәмәүче күршссенен капка алдын гел чистартып, себереп торучы Гаптери- шундый тип түгелмени'* Халыкта «Күрше хакы тәнре хакы*.-дигән тәгъбир яши Авыл кешесенең вакыт та. үзгәрен торган тормыш шартлары да юып ала алмый торган матур сыйфат ларны саклап калучы Гаптери—нәкъ менә авторнын әхлакый кыйбласын бит гелн торган шәхес ул Кешенең бары гик туган жирснә. туган туфрагына мөнәсәбәттә генә 1&1 шәхес буларак сыналуы «Качак» шигырендә гыйбрәтле мисалда сурәтләнә Туган жиреннән китеп, Кузбасста эшләгән татар агае туган жиренә «качак» сыйфатында кайткан. Елады агай маңгаен Өстәлгә бэрә-бәрә Кайткан ул... Җилкәнсез көймә Ярларга бәргәләнә. В. Г. Белинский бик хаклы рәвештә «Шагыйрь образлар белән фикер йөртә, ул хакыйкатьне исбат итми, ә аны күрсәтә»—дип яза. (МоисееваТ В. Работа с поэтическим текстом, с. 7) Күкеле белән туган авылга береккән лирик геройның кичерешләре «Кайтсам ...» шигырендә дә жете буяулар белән сурәтләнә: Мин гел шулай кайтсам—кипмәс өчен Бер-бер хәйлә табам, алдашам. (Йөрәгемдә—утлар, мин су эчәм Атлар белән агач ялгаштан.) Шуның өчен дә Наис Гамбәр Шәхесне туган җир, туган телдән аерым күз алдына да китерми: һәрбер халык. Иле булса—Алла. Теле булса гына—пәйгамбәр... Мәкальгә, афоризмга әйләнгән ошбу юллар Наис Гамбәрнең шәхес концепциясенең нигезен, этәргеч ноктасын тәшкил итә. «Шәхесне һәм анын көчен олылау С. Рәмиев поэзиясенең дә нигезендә ята,—дип яза Н. Юзиев —Әмма анарда шәхесне хис ягыннан ачу беренче урында тора. Хиснен шигырьгә хужа булуы анын үзенчәлекле поэтикасын да төзи» (Юзисв Н. Традицияләр яңарганда. 98 б.) Мондый үзенчәлек романтизм мәктәбен үз күргән Наис Гамбәр иҗатына да характерлы. Поэтик синтаксис, шигырьләрдәге күзгә бәрелеп торган стилистик үзенчәлекләр, строфадагы юлларның үзара ярашуы, авва рәвешендәге рифмалар язучынын мантыйгына, дөньяны кабул итү, тану үзенчәлегенә ишарәли кебек. Гетеның мондый сүзләре бар: «Шигырьнең калыбы поэтик хистән ихтыярсыз рәвештә килеп чыга Әгәр шигырь язганда, калып турында уйлансаң, акылдан язарсын. һәм, әлбәттә, бернинди юньле нәрсә дә яза алмассың.» (Эккермен И П Разговоры о Гстс. 446 б.) Галимнәр билгеләвенчә, нәкъ менә романтик хис шагыйрьгә шушындый иҗат иреге, үзенчәлекле иҗат ызаны ача. Шагыйрь үзенең фикерен ассызыклау, хисси куәтен арттыру максатында шигырьдәге тавыш агымы, ритмның өзелүе, өстәмә пауза кебек чаралардан да файдалана. Образлык, тәэсирлек максатында җөмләләрнең үзенчәлекле корылышы, шигырь юлы яки җөмлә башында кабатланучы сүзләр (анафора), рефрен, рәдиф кебек мөмкинлекләрне эшкә җигә Шунын өчен дә үзенең озын булмаган иҗат гомерендә Наис Гамбәр милли шигъриятебезнең энҗеләре булып калырлык шигырьләр, халык күңеленә берегерлек гыйбарәләр калдыруга иреште.

Реклама