Логотип Казан Утлары
Роман

ОЛЫ ЮЛ ДА СИКӘЛТӘЛЕ

1 Ленинградта өр-янадан комиссия үттеләр Монда да Габделнурга Казандагы бәяне бирделәр: бик яхшы. Әйе. кергән бер бүлмәдә аны караган табиблар шул сүзне әйтеп чыгара тордылар Тик иң сонгы кабинетта гына аны караган озын гәүдәле, ак халат астыннан кара төстәге хәрби кием кигән офицер-хирург "Медицина картасьГна нидер язар алдыннан, каләмен бер читкә куеп: —Яле. борыл да ишеккә таба бар!—диде. Габделнур ишек катына барып туктады, борылырга кушканны көтеп калды. Хирургның командасы янгырады — Кру-гом! Ко мне! Габделнур ялт борылды да анын каршына, өстәл янына килеп басты —Ә син нишләп аксыйсын? Егег бермәл югалып калды. Табибнын күзләренә туры карамыйча гына — Юлда, вагонда аягымны каймыктырдым,—диде —Су гы шты I ы зм ы н и ? — Юк,—диде егет ашыгып —Малайлар белән көрәшкәндә —Сабантуй оештырдыгыз инде Татарлар бит. Юк. егет, мин сине су асты көймәсенә яза алмыйм. —Ул авыртмый Бетә ул... —Юк!—дип кырт кисте хирург һәм өстаддө яткан кәгазьгә тиз генә нидер язып, егеткә бирде Кабинеттан чыгуга, Габдел нурны бергә комиссия торган иптәшләре сырып алды. —Нишләп озак тотты? —Кая эләктен? —Нинди команда ’ Габделнур җилкәләрен сикертеп алды Рифкать КӘРАМИ (1942) юумы; < Каргышлы этаплар» 1ич »Очар һишгар <»■ ин янлиа» /юнаннары Һ.6. мэрлар авторы. Россиянең һәм Татарстанның аткашшан ммһнинт хелматкэре. /'. Исхакый исемепдвп премия тауреоты Казанда яши —Белмим. ”Карта’'да «БЧ» дип язылган иде. Ләкин берсе дә анын ни-нәрсә аңлатканын тәгаен гына әйтә алмады. Яннарыннан узып баручы, погонында буйлы озын сары тасма сузылган бер мичманга мөрәжәгать иттеләр. Ул кәгазьгә күз төшереп алды да: —Яр буе частьларына эләккәнсең, бәхетен!—диде. —Нигә алай дисез? —Өч ел хезмәт итәсен. Мичман китеп тә барды. Кемдер Габделнур өчен сөенде, чөнки дүрт ел урынына өч кенә ел бит, ә кемдер көенде. Хәер, көенүче Тәтеш егете Морат кына иде. Ул вагонда Габделнур белән бик дуслашып китте бит Ә үзе дүрт еллыкка эләккән. —Болай булгач аерылышабыз,—диде ул көрсенеп. Кемдер сүз кыстырды. —Ничава, кунакка йөрешерсез. —Юләр,—диде аңа каршы берәү.—Бу сина гражданка түгел. Әбиеңә коймак ашарга бара алмассың. Әле кай тирәгә эләгәсең. . Кыскасы, шул көннән эшелонда бергә килгән егетләрнең юллары аерылды: берәүләргә кара төстәге матрос киеме, икенчеләргә яшькелт гимнастерка кигерттеләр. Габделнур да соңгылар рәтендә иде. Ул үзе моңа шатланмады да. уфтанмады да. Ләкин үрле-кырлы сөенүчеләр булды. Бер грузин егете (ул өр-яңа кара костюм, ак күлмәк һәм кара галстук, ялтыравык жәйге ботинкадан иде) өстенә яшькелт гимнастерка һәм шундый ук төстәге галифе чалбар, кирза итек киеп алгач, үзенен бөтен әйберләрен жыеп, рәхмәт укый-укый бер мичманга бирде. Күрәсең, теге ана ничек итеп флотка эләкмәү юлларын өйрәткән булса кирәк. Габделнурнын кеше кызыгырдай киеме юк. Дөрес, анын замоклы, өр-яна сырган курткасы бар иде. Ләкин ул аны Флот экипажына китергән көнне үк. подвалга төшеп, андагы рәссамга биреп калдырды. Ә рәссам аларнын сәгатьләренә (алар өч егет иде, икесе акча түләде) диңгез маягы һәм хәрби кораб сурәте ясады Юантык гәүдәле, тулы битле, граждански киемле рәссамның кечкенә тәбәнәк өстәлендә аракы шешәсе, стакан һәм кабымлык. Ул авыз эченнән гел бер көйне кабатлый: Вэ пап, пап. вэ пап, пап. Вэ пап, паб, ба, пап. Все мосты разводятся. А поцелуев—нет. Габделнур якташы Шишкинның монда укуын әйткәч, ул егетне кочаклап ук алды. —О, Шишкин—гений!—диде ул нәзек кенә пумала тоткан кулын югары күтәреп.—Син аның якташымыни?! —Алабугада өч ел укыдым. —Беләм ул шәһәрне, биографиясен дә яхшы беләм. Әллә үзен дә художникмы? —Бераз гына. —Шулай да мин сиңа бушка ясамыйм, гафу ит. Курткаңны бирәсеңме? Барыбер алып калалар... Рәсем сиңа гел юньгә туры килә... Хәрби кораб сурәте ясап бирде Ә подвалдан казармага күтәрелгәч, Габделнур үзенен бәләкәй чемоданын бер матрос белән баш старшина актарып маташканын күрде. Алар чемоданны тәрәзә төбенә куйганнар да, ачып, эчендә булган әйберләрне берәм-берәм бушаталар иде. Габделнур йөгереп диярлек килде дә, аны-моны уйлап тормыйча, чемоданын тартып та алды —Син нәрсә, салага?—диде бескозыркасын кынгыр салган матрос коры гына. —Бу—минем чемодан! —Ә нишләп анда тиешсез әйберләр бар?—дип катгый тавыш белән сорады тәбәнәк гәүдәле, пөхтә кара киемле, погонында аркылы кин сары тасма сузылган баш старшина. —Нәрсә? —Менә бу! Баш старшинанын кулында җыелма пластмасса стакан иде Анын төбендә көзге дә бар. —Бирмим Бу—минем абыйнын бүләге. Ул аны Германиядә хезмәт иткәндә алып кайтты Матроснын да ана күзе кызыккан иде ахры —Тиеш түгел! Ләкин Габделнур стаканны кисәк кенә тартып алды да кесәсенә салды —Бирмим! Күрәсен, баш старшина үзенен хаксыз икәнен сизә иде булса кирәк, тавышын йомшартты. Нәкъ шул вакыт алар яныннан бер офицер да узып китте. —Ярар, калдыр. Ә монысы—ярамый Анысы—Казан военкоматы янында телсез егеттән бер сумга сатып алган карточкалар җыелмасы—шәрә хатыннар сурәте иде —Алыгыз,— диде Габделнур һәм ашык-пошык чемоданын җыештырып, иптәшләре янына шылды. Ә тегеләр янына тагын икәү—икенче статья старшина белән аткән матрос— килеп калдылар һәм тел шартлата-шартлата карточка карарга керештеләр. Ноябрь ахырында Татарстан төбәгендә инде кыш керә—кар ята. суыта. Ә монда—әле җылы, көн саен янгыр ява. тынчу, авыр һава, кояш күренми— карангы болытлар тәбәнәк күк йөзен каплап алганнар да. берөзлексез талгын гына каядыр агылалар. Шуңа күрә туган ил канда да. Кронштадт кайда икәнен егетләр чамалап га белә алмыйлар иде. Хәер, бу уй аларнын башларына да керми әле. Чөнки алар Ленинградта! Ул ни җитте генә шәһәр түгел— революция бишеге, үзен мәнгелек данга күмгән «Аврора* крейсеры да шушында, тарихларга кереп калган Нева елгасы да шәһәрне аркылы кисеп ага. . Казан белән чагыштырганда анын йортлары да бие1рәк. төрледән-төрле орнаментлар белән чуарланган Кая карама—гүзәл биналар, истәлекле урыннар... ..Аларны яр буенда зур гына үзйөрешле баржа көтеп тора иде. кереп урнаштылар Окрен генә кузгалып га киттеләр Эреле-ваклы йортлар, чиркәү манаралары, шпильләр огыры артка чигә-чигә күздән югалдылар Менә порггагы корылмалар һәм күтәрү краннары да күренмәс булды. Өстән янгыр ява. Аста—су, әйтерсең, бөтен дөньясы фәкать судан гына тора. Каршы га әлләннчә палубалы ак төстәге теплоход килә Ләкин ул Габделнур Чаллыда һәм Казанда күргән пароходлардан оч-дүрт тапкыр зур. биек иде. Еракта сылу гәүдәле, туплар куелган бер хәрби кораб силуэты да күренде. Ә егетләр утырган баржа бернигә карамый, бернигә исе китми алга баруын дәвам игә Кронштадт үзе күренгәнче анын әйләнә-тирәсендәге фортларның берсе пәйда булды. Ул урга гасырлар чорындагы замокны хәтерләтә—кечкенә генә утрауда кызыл кирпечтән корылган биек түгәрәк бина Анын утрау икәне лә беленми, чөнки форт су эчендә утыра Якын-тирәлә башка берни юк Анын эчендә дә берни дә юктыр шикелле. Жан әсәре беленми. Ләкин бу беренче карашка гына шулай иде. Ул—хәрби ныгытма икән. Күзлекле бер егет, суга карап барды да үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: —Шулай да ничек бу фортларны су юып җимерми икән? Борынгы кытайлар әйткән бит: «Судан да нәфис һәм көчсез нәрсә юк, ләкин бу су бөтен нәрсәне җимерергә сәләтле». Алда биек торбалар, ике-өч күтәрү краны һәм чиркәү гөмбәзе күренде. Менә шәһәргә дә килеп җиттеләр. Хәрби кораблар тезелеп торган пристань—Усть-Рогаткадан читтәрәк, причалда баржага да урын табылды. Егетләр тиз-тиз генә ярга чыгып, сафка тезелделәр дә, Арсенальный тыкрыгы буйлап ары киттеләр. Унда тәрәзәсез, биек, озын кызыл бина (склад шикелле нәрсә), сулда бакча калды. Таш түшәлгән, асфальт җәелгән, күбесе ике-өч катлы гына, бик сирәге дүрт катлы йортлардан гыйбарәт булган урамнардан шап-шоп атлап, Флотская урамындагы дүрт катлы бинага—Флот экипажына якынлаштылар. Тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган ихата каршында туктадылар. Сулдагы КППдан бер матрос чыгып якорь ябыштырып куелган тимер капканы ачты. Солдатлар эчкә уздылар. Унда кызыл кирпечтән салынган дүрт катлы казарма, сулда ике катлы йорт—клуб һәм складлар. Киң ишек алды—плац чиста, асфальты ялтырап тора. Агачлар казарма буйлап кына утыртылган, биек түгел. Шушы минуттан төрлесе төрле тарафтан алынган, типсә тимер өзәрдәй сау-сәламәт егетләрне хәрби хезмәт үз эченә йотты, суырып алды. П Ленинградтагысы шикелле үк монысы да Флот экипажы дип атала икән. Шушы арада гына экипаж урын күчкән, хәзер инде ул Кронштадтта төпләнәчәк, имеш. Көндәгечә сафта йөргәннән соң таралырга һәм казармага керергә рөхсәт бирелде. Ләкин Габделнур, («гөнаһ шомлыгына каршы», дияр иде әбисе) керәсе килмичә, дөресрәге, урамга күз салу нияте белән КППга таба атлады Капка янына килеп басты да, башта каршыдагы ике-өч катлы сары йортларга, аннары күз күреме җиткәнче әле унга, әле сулга карады. Озак кына уйланып торганнан сон борылып китеп барды. Каршына, сул беләгенә кин кызыл тасма бәйләгән, часть буенча дежур офицер килә иде. Ул алан-йолан карана, күрәсең, ихатадагы тәртипне тикшерә... Менә ул Габделнур белән тигезләште. —Рядовой, туктагыз!—диде офицер һәм аяк астына төртеп күрсәтте.— Тәмәке төпчеген алыгыз. —Мин тартмыйм, иптәш лейтенант! —Барыбер күтәрегез! —Алмыйм!—диде дә Габделнур йөгереп казармага кереп тә китте. Кичке сәгать ун тулганда ротаны сафка тезделәр. Командир белән янәшә часть буенча кизү офицер да тора иде. Габделнур, нидер сизенеп, куырылып куйды. Юкка булмаган икән: офицер плацта үзеннән качкан солдатны таныды һәм капитанга нидер әйтте. Рота командиры коры гына: —Рядовой Гаделҗанов, сафтан чыгарга!—дип әмер бирде. Лейтенантның да чырае кырыс, тавышы каты иде. —Ну-ка минем белән киттек! Габделнур урыныннан кузгалмады. —Кая? Нәрсәгә? Ротный: Синме тәмәке төпчеге алмаучы?—дип сорады. —Әйе. Мин бит тартмыйм Сафтан берәүнен теләктәшлек күрсәткән авазы ишетелде. —Иптәш капитан, ул чыннан да тәмәке тартмый. —Отставить разговоры!—диде рота командиры кискен рәвештә һәм Габделнурга карап әйтте.—Сез үзегезнен кайда икәнегезне оныттыгызмы әллә? Монда тәртип гражданкадан үзгә: белмәсәгез—өйрәтербез, теләмәсәгез— мәжбүр итәрбез! Аңладыгызмы? Рядовой Гаделжанов, часть дежурные артыннан—шагом марш! Габделнурга алагаем зур ашханәнен идәнен юарга, бер тирән миски суган чистартырга туры килде. Аннан сон кизү бүлмәсенә кереп эш бетерүен әйтте һәм унике тулганда гына казармага кайтты Габделнур янәшәсендәге солдат уянды. —Кайттыңмы? —Әйе. —Карале, ул синнән, бу кем төпчеге, дип сорамадымы? —Юк. Тәмәке төпчеген алырга гына кушты Нигә сорыйсын? — Бер мәзәк искә гоште. Генерал килә тикшерергә. Плацта йөргәндә бер тәмәке төпчеге күрә. “Кемнеке бу?" дип оч тапкыр сорый Дәшмиләр Шунда бер жор телле солдат әйтә: "Иптәш генерал, иясе юк. алыгыз". —Минада шулай әйтәсе калган,—диде Габделнур көлеп —Аннан, нәрәт биреп кенә калмас, оч тәүлеккә губага ябып куяр иде. Ул чишенде, урын-жирен жәйде. Ләкин тиз генә йоклап китә алмады Дсжурныига үпкәләп, хәтере калып, озак кына рәнжеп ятты Нигә сон ул кемдер ташлап калдырган шакшы төпчекне чүпләп йөрергә тиеш? Кем ташлаган, шул җыйсын иде! Аннары, бераздан икенчерәк төрле уй ла баш калкытты: армия һәм дисциплина—аерылгысыз. Әйе. офицер, командир сүзе үтәлергә тиеш! Хаклымы ул, түгелме—аны тикшерү хокукы солдатка бирелмәгән Ләкин еллар үткәч, азмы-күпме дөнья күргәч, хәрби хезмәтнен әүвәлге чордагы кыенлыгы онытыла төшәчәк. Бик хәтәрләре генә истә калачак Әлбәттә, әле кичә генә иректә булган, ә хәзер калын габанлы олы кирза итекләре белән көненә дүртәр сәгать буена асфальт таптап сафта йөрергә мәжбүр ителгән таза егетләрне ин нык борчыганы—ашау жигмәү Югыйсә ашаганнары юклы-барлы ризык түгел: шулпалары да төрле-төрле (әчегән кәбестә эштие сирәк бирелә), икенчегә—итле токмач, ботка яки балык белән бәрәңге, мае-шикәре. өченчегә компот ише туклыклы нигъмәтләр Ләкин кысанлыкка өйрәнмәгән, гел хәрәкәттә булып торган яшь организмга, көненә оч тапкыр ашатсалар да—барыбер җитми Өйдән биреп җибәрелгән гәмле ризыкларнмн инде валчыгы да калмаган, кесәгә салынган акчалардан да күптән җилләр искән Үзбәк егетләре кебек сәгать саен буфетка кереп, ап- ак йомшак булка белән чәй эчәр иден югыйсә Хәер, аларның чәйгә әвәслеге, бердән, кесәләре әле бушамаганнан килсә, икенчедән, дуңгыз ите салып пешерелгән ризык капмаудан иде Габделнурга аларнын тәмәке тартмаулары да сәер гоелды Беркөнне Габделнур үзе шикелле берничә яшь солдат белән кухняга эләкте Монда аны камбуз дип йөртәләр Ана казарма аша кереп-чыгыгг йөрисе, чөнки ул аггын артында, шулай ук кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы иске бина. Сул ягында исә озын торбалы котельная. Бәрәңге чисгаргыгг. ал арны идән уртасындагы сулы зур кәстрүлгә ташлапш арада, ул алан-йолан каранды: кайда нәрсә ятканын чамалады Эшләрен бетереп казармага кайтканда ул Арча егете Хөрмәтне чнткәрәк гарггы —Тагын камбузга дәшсәләр, сало сугарга кирәк Коры җир булса да, монда кораблардагы кебек флот сүзләре күп кулланыла иде. Әйтик, камбуздан тыш әле поварны да «кок» дип кенә җибәрәләр, бәдрәф исә туалет түгел—гальюн, казарма—кубрик һәм башкалар. Беренче көннән үк Габделнурлар да ул атамаларны эләктереп алдылар. Жәлпәгрәк борыны астына яна гына мыек чыгып килүче Хөрмәтнең күзләре очкынланып китте. —Аны мин дә уйлап йөри идем. Без болай коры сөяккә калабыз ич! Хөрмәт төптән юан, уртача гәүдәле таза егет, көрәшчеләр нәселеннән. Анын тулышып торган кызгылт бите сонгы көннәрдә бераз сулыга башлады. Шулай да алар—Хөрмәт, Сергач мишәре Атаулла, Ырынбур егете Шәрип. Габделнур һәм тагын берничә татар егете—көн саен спортзалда көрәш оештыралар. Хөрмәт яшь кенә булуына карамастан ике ел рәттән авыл Сабантуенда батыр калган, көрәш кагыйдәләрен һәм аның рәтен белә. Намуслы көрәшә. Габделнур белән Шәрип тә таза егетләр, ләкин алар көрәш алымнарын белмиләр. —Сез—көчле, тик сезнең белән көрәшүе читен,—ди Хөрмәт көлеп,—Нинди приемга каршы торырга әзерләнәсеңне белмисең. Күкрәккә дә төшәсез, алай ярамый. Оста көрәшчеләр бер-берен саклыйлар, ә сезнең белән имгәнүеңдә ихтимал. Шулай дисә дә, ул алар белән озак маташмый—матрас шикелле калын матлар җәелгән идәнгә ларсылдатып сала. Тегеләр саннарын җыя алмыйча яталар. Ә менә Атаулладан ул алай жинел генә котыла алмый. —Син аяк чалма,—ди ул аптырагач. —Мин аңгара алмыйм, берцәк, ницек үрәнгән, шылай көрәшәм,—ди Атаулла үпкәләп.—Шкулда укыганда да шылай көрәштек, Сабантуйда да. Син көрәшмәк келәмисен, шкураңны жәллисен! —Ә, әле шулаймы?! Хәзер мин сине... —Бик куркындым инде... Багып багарбыз... Төптән юан Хөрмәт белән чандыр гәүдәле, ләкин бик елгыр Атаулла җан-фәрманга китәләр кызып—спортзалның түшәменә хәтле тузан күтәрелә. Аннан егетләр, бераз хәл алгач, ике потлы ике герне чөеп уйныйлар, бер- берсе белән ярышалар. —Во татары дают!—дип әледән-әле тел шартлата ачык авызлар. Дөрес, матрослар арасында да таза егетләр бар. Берсе, кап-кара чәчле, еш кырынудан янаклары, ияге зәңгәрләнеп торган матрос, аларга үзенен көчен дә күрсәтте. Дәррәү җыелып, беравыздан, түшәм җимерердәй булып, хор белән кычкырып санап, егетне дәртләндереп тордылар. —Өчәү... бишәү... унау... —Санап кына өлгер,—диде Шәрип башын чайкап. —Доа, атот!—дип шаккатуын белдерде Атаулла да. Унбишкә хәтле күтәрде дә, карап торышка какча чырайлы күренгән матрос герләрне ипләп кенә цемент идәнгә куйды һәм, кара чалбарының кин балакларын каккалап, китеп барды. Кемдер әйтте шулчак. —Ул дисбаттан кайткан, өенә җибәргәнне көтә. Алты ел хезмәт иткән. Яшьләр бөтенесе аптырашта калды: ничек, матрослар дүрт кенә ел хезмәт итә бит. Менә шунда Габделнур беренче мәртәбә «дисбат» дигән сүзне ишетте. Тәртип бозган, җинаять кылганнарның кайберләрең гауптвахта яки төрмәгә генә утыртмыйлар, ә дисциплинарный батальонга да җибәрәләр икән. Теге матрос су асты көймәләренә каршы торучы корабльдә дүрт елын хезмәт итеп, кайтырга әзерләнгән көннәрдә, команда старшинасы белән телгә килә, ана суга һәм... тагын ике ел мәжбүри рәвештә хезчзәт итә. Беркөнне, тагын камбузга. Атаулла әйтмешли, картуф әрчергә баргач, пешекчеләр чыгып киткән арада. Габделнур белән Хөрмәт уртача калынлыктагы китап зурлыгында дунгызсалосы чәлдерделәр Габделнур тиз генә урамга чыгып аны кар эченә тыгып керде Эш беткәч казармага кермичә дүртәүләп ишегаллынын түренә киттеләр — Мә. тозла.—диде Шәрип кесәсеннән шырпы кабы чыгарып. Габделнур. каптан учына тоз салып, ышкый-ышкый аны салога сеңдерде Таш диварга күз салды Шактый биектә бер уенты бар иде — Шәрип. син озынрак, минем җилкәгә менеп бас та әнә теге куышка яшереп куй.—диде Габделнур Ул иелгәч, Атаулла Шәрипне бер кулыннан тотыбрак торды Габделнур көчкә тураеп басты. —Буен җитәме? —Житә,— диде Шәрип һәм салоны урнаштыргач Габделнурнын иңбашыннан сикереп төште:—Кар белән каплаттырдым. Монда йортлар да. ихата диварлары да бер метр калынлыкта кызыл кирпечтән корылган иде. Сугыш вакытында снаряд кыйпылчыклары тиеп, күп урында уентылар хасил булган. Шуларнын берсенә менеп урнашты сало. Һәм оч коннән. тагын камбуздан суккан арыш ипие белән егетләр сало ора башладылар Ипине Хөрмәт юнәткән иде —«Бслинский» булмады. «Чернышевский» гына,—диде ул буханканы юантык, кыска бармаклары белән сындырып —Ярамаган татарга каз ите,—дигән булды Шәрип тәмләп, ипи белән аралаштырып сало чәйни-чәини Солдатлар арасында ак ипи—«бслинский». арыш ипие—«чернышевский». ә чәй—“чайковский" дип йөртелә иде Моның янына мунча аракысы да булса,—диде Атаулла уфтанып —Анысы нәрсә тагын'’—дип сорады Габделнур Нәстә булсын, самогон!—дип колде Атаулла. шуны да белмәскә дигән сыман —Аракы тугайтмый, канишны. —Сүләп торасын тагы.—диде Шәрип аны ирештереп, сүләп сүзенә басым ясап. — Ә син мине үртәмә, мин коч ык түгел Болай гына эттем, кәбәм — Ярар, үпказәмә,— диде Шәрип дустының җилкәсенә кулын куеп.—Ә тегене бездә, төнге көмешкә, диләр. Бер үзбәк егете боларнын дуңгыз мае бүскәннәрен күреп, чүт кенә косып җибәрмәде. Ләкин... тамак тәмугка кертер ди. Үзбәкләр исә. плацка чыгып сафта йөргәч, унбиш минуттан отделение командирына ялына башлыйлар. Командир, карадан киенгән булса да. сержант званиесендә. —Товариш сежант. я эамез. Бүрек колакчыннарын төшерү дә ярдәм итми көньякның җылы, иркә кояшында үскән малайларга Алар туңудан авазларны тутырып әйтә алмыйлар, шуңа күрә сүзләре өтек-сотек килеп чыга —Зур Себертә караганда бәләкәй Ташкент яхшырак.—дип үчекли ал арны сафта кемдер. Нишләсен, сержант та адәм баласы—чатләренә керә Бар алайса, Хамракулов. җылын Мескен солдат йөгереп кереп китә Ә биш минуттан сержатнын командасы янгырый. —Хамракулов. чык! Сия бар, Бәйрәмкулов. Ишектән кергәч тә коридорда җылылык батареясын кочаклап торганы тышка чыга, аны урамнан йөгереп кергәне алыштыра. Ә Габделнурлар, кып- кызыл бульт, тирләп-пешеп, тырыша-тырыша сафта йөрү күнекмәләрен үзләштерә. Үзбәк егетләре бергә укмашыбрак, бүтәннәр белән аралашмыичарак яшәргә тырышсалар да, татарларга мөнәсәбәтләре унай иде. Шуна күрә беркөнне Габделнур һәм тагын дүрт-биш татар солдаты алар белән сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Моңа башта Шәрипнең, аннары Габделнурнын баянда уйнавы сәбәпче булды. Ул бер-ике урыс көе уйнагач, татарча «Шахта», «Сарман» кебек моңлы җырларга күчте. Аны солдатлар сырып алды, арада үзбәк егетләре дә бар иде. Күрәсен, безнен җырлар аларнын да күңеленә хуш килде, бәлки кайберләреңә кечкенәдән үк таныштыр: Урга Азиядә татар кешесе яшәмәгән шәһәр түгел, кышлак та юк ич. Сүз, әлбәттә, ашау-эчүдән башланды. Аннары өй, гаилә хәлләренә күчте. —Сезнен арада төрле елгылар күп, өйләнгәннәр дә бармы?—дип сорады Габделнур гармунын бер читкә куеп. —Юк,—диде барысы өчен дә үзбәкләргә бигүк хас булмаган озынча, ябык гәүдәле, әмма каратут йөзле, кара кашлы Халмурадов фамилияле егет.—Хале без хезматтан киген тиз уйланмеймиз. —Нишләп?—дип сорады Хөрмәт аптырап. Уртача буйлы, табак битле Хамракулов атлысы: —Атам-анам хал кыладе,—диде.—Чунки алдын безлорда өй-җайне кыладе, киген уйланаде. —Үзбәк башта малаен үстерер өчен эшли, аннары—өйләндерер өчен,— диде Шәрип бик белдекле кыяфәттә.—Әти-әни рөхсәтеннән башка өйләнми егетләр. —Бездә дә элек шулай иде, хәзер бик әти-әнидән сорап тормыйлар, өйләнәләр,—диде Хөрмәт тигез ак тешләрен ялтыратып көлеп. —Бездә—юк,—диде тәбәнәк гәүдәле Бәйрәмкулов башын чайкап.— Безлорда туй катта буладе, миһманнар киладе. Узбекда икки катта байрам: туй белән суннат. Шәрип көлеп җибәрде. —Ә сез барыгыз да сөннәткә утыртылганмы? —Һа. Угыл баланы бер, уч яки биш яшьтә суннатлашаде. Жудо катта байрам: кариндаш-уруглар хархил-буюм яки пул совга кыладе. —Ә кызнын ата-анасына калым биреләме?—дип сорады Атаулла. —һа. Туй икки-уч кун буладе, шунча миһман чакырыладе: кариндаш- уруглар буладе, махалла кешеләре белән туй кыламыз. Пул хам жудо күп кирәк. —Бөтен эш акчада икән. «Пүл. пүл, пүл. пүлгә карап үл», ди торган иде сезнен якларда йөреп кайткан бер зимагур абзый, белеп әйткән икән. Алайса, сезнен өйләнә атмыйча кырыкка да җитүегез ихтимал,—диде Хөрмәт тегеләрне кызганып. —Берәр татар кызын эләктерсәләр генә инде,—диде Габделнур якташына күз кысып.—Безнең авылнын ике-өч кызы Үзбәкстанда кияүдә. Берсенен дә әти-әнисенә калым түләмәделәр. Так что, әле сезнен безгә әҗәтегез бар икән... «Каттарахмат», белән генә котыла алмыйсыз... Авылыннан чыкмаган кеше, тик яткан таш шикелле мүкләнеп, бертөрлелеккә ияләнә. Тормыш гел шулай гына барадыр кебек тоела ана. Аны чолгап алган мохит тар, кешеләр—санаулы. Ул инде аларнын барысын да белә, атарга ияләнә. Һәрхәлдә, анын даирәсен ничәмә-ничә еллар гел бер үк кешеләр чолгап алган була, тормыш та бер агымда гына диярлек, йокысын китерерлек итеп кенә, тирбәлеп агып бара. Ә менә авылыннан чыгып китсән. тормыш—ярсу елгадай—көн саен булмаса да еш кына син төрле җирләр, сала-калалар белән танышасын. Габделнур Әлмәттән чыгып киткәч байтак шәһәрләр, ят җирләр күрде. Кронштадтта яшь сугышчы курсын узганда бу фикернен хаклыгына тагын бер кат инанды. Чөнки кемнәр генә юк иде алар ротасында! Егетләрнен күбесе унтугыз яшьтә, ә менә Сарьев фамилияле берәү алардан атты яшькә олы иде. Ул грек кавеменнән икән —Мин укыганда география фәнен бик ярата идем,—диде ана Габделнур — Грецияне кайдадыр Әдрән диңгез буенда дип белә идем Ә син Ставропольдән икән Ни хикмәттер. Сарьев ачылып китте, караватыннан торып ук утырды. Ул уртача буйлы, тулы гәүдәле, янак-ияген кара төк баскан, күкрәк һәм беләктәре генә түгел, кул аркаларына хәтле йонлач — Мин Грецияне белмим дә, анда булганым да юк. Безнен бабайлар да Ставрополь краенда яшәгән. —Ә син грекча беләсеңме сон? — Беләм, билгеле. Өйдә ана телендә сөйләшәбез, мәктәбебез лә булган, япканнар гына. —Ә нишләп армияга сон китген? —Туры килде инде Ә син Ставрополь краенда татарлар яшәгәнен беләсеңме'’ -Юк. —Анда бер авылнын исеме үк Татарка. Шәһәрдән унбиш чакрымлап кына бугай. —Кызык,—диде Габделнур. аннары, әйтергәмс-юкмы. дигәндәй уйланып торды да, тәвәккәлләде —Алар аралашып беткәндер инде башка халыклар белән. Сезне дә бит: мама—турок. папа—грек, а я русский человск. лиләр —Ишеткәнем бар,—диде Сарьев Габделнур га үпкәләмичә —Ләкин минем— икесе дә грек, үзем дә. —Мин дә тагар,—диде Габделнур Сарьевнын хәтерен калдырмавына сөенеп Габделнур анын армияга ни өчен сон китүен тагын сорашмакчы булган иде. тыелып калды, төпченеп тормады «Үз хәлен үзе беләдер».-дип уйлады. Сарьев казармада күп вакытын караватка сузылып ятып, дәшмичә үткәрә. Ул, кулларын баш астына куеп, чалкан яга. сирәк сөйләшә, ә солдатлар белән бөтенләй диярлек аралашмый. Бүген үзе белән сөйләшеп китүенә Габделнур сәерсенде хәтта Чөнки ул өченче елын хезмәт итүче солдатлардан ла дүрт яшькә олырак бит инде. Анын өендә хатыны, баласы калган Шуларны уйлый идеме ул (хәер, анысы да булгандыр), башка нәрсәнеме, берәү дә анык кына белмәде Ниндидер бер грек егетенен үзләре белән бер елла хәрби хезмәткә алынуы да Габделнурга лндашылып бетми иде Кайчагында отлеление командиры яки икенче бер сержант ана кисәтү ясый —Сарьев. урынга ятма! Солдатның калын кашларында бер бөртек тә селкенми. — кит!—дип ул ал арны аты-юлы белән оч хәрефкә җибәрә Баштарак мондый әдәпсезлеккә җен ачулары чыкса да. олы яшьтә һәм гаиләле икәнен исәпкә алыпмы, әллә һәрчак уйчан булгангамы—кече командирлар аңа каты бәрелмәскә тырышалар Алар взводыңда тагын бер гаҗәп солдат бар иде. Габделнурларның яшьтәше Хромов иске дин кешесе булып чыкты Башта моны берәү дә си «мәле, белмәде Ул солдатлар белән беры дәрескә йөри, ашханәдә туклана, бер үк казармада ятып йоклый Ә шулай да күзәтүчән кешегә сизелми калмый бит Беркөнне кич белән. Габделнур энә-жсп алып, гимнастерка якасына яна ак ситсы тегеп утыра иде. Аның белән янәшәдә каеш аелын чистартып утыручы Соловьев фамилияле солдат сүз башлады. —Сина бер әйбер әйтим әле,—диде ул. —Нәрсә? —Безнен Хромов икенче тапкыр инде кинога бармый. —Ничек?—дип сорады Габделнур энәсен кулыннан төшермичә генә ана карап. —Белмим. Теге көнне дә әйттем—бармады, кичә дә. Хромов Габделнурдан бер карават аша гына ята, Соловьевка ул да күрше иде. Әле үз урынында күренми. Габделнур белән Соловьевның сөйләшүен алар янына килгән Хөрмәт тә ишетте. —Хромов иртән юынмый да бугай,—дип әйтеп салды ул. Өчесе дә аптырашта калдылар. Гаҗәп хәл иде бу! Ышанасылары да килмәде. Тиктомалдан кешегә бәйләнеп тә булмый. Көтәргә, дигән карарга килделәр Бер-ике көн күзәткәч, чыннан да Хромовнын юынмавы ачыкланды. Соловьев моны тагын берничә егеткә тишкән. Солдатка кызык кына булсын: ике-өч көн күзәтеп йөрделәр дә. иртәнчәк Хромовны күтәреп, юынгычның озын калай ялгашына илтеп салдылар, ә кичен, ике ягыннан икәү култыклап, казарма каршындагы ике катлы бинанын аскы катына—клубка кино карарга алып керделәр. Ул еларга җитешеп: —Мина ярамый, мин—старовер, белсәләр, мине үтерәләр!—дип серен чишәргә мәжбүр булды. —Курыкма,—диде Соловьев анын аркасыннан кагып —Монда синен авылдашларын юк бит. Шуннан сон Хромов иртән кеше рәтендә юына һәм башкалар белән бергә клубта кино карый торганга әйләнде. Озынча буйлы, мокыт кыяфәтле Хромовнын сөйләшүе дә кызык иде: «эти» диясе урынга ул «энти» ди, «этот» дип әйтәсене—«энтот», ди. Соловьев, Хромовны шефлыкка алгандай, гел үзе белән ияртеп йөртә башлады. Беркөнне алар икесе Габделнур янына килделәр. —Мин Хромовны бер кыз белән таныштырмакчы булам, хат язып бир әле,—диде Соловьев. —Нинди кыз белән? —Үзебезнең авылныкы. Анын йөргән кызы да булмаган икән әле. Әйдә, бергәләп языйк әле. Габделнур, чынлапмы, дигәндәй Хромовка күтәрелеп карады. Тегесе кызлар кебек кызарынды, авыз эчендә ботка пешереп, нидер әйтте. Габделнур Соловьевтан кызның исемен генә сорады да, бөтен шартын китереп, беренче биткә томшыкларын терәшкән күгәрчен сурәтләре ясап, сүз арасына җырлар кыстырып, аларга ике битлек хат язып бирде. Аны кычкырып укыгач, Хромов янә кызарды, шулай да канәгать икәне күзләрендә, ирен читендәге елмаюында чагыла иде. —Рәхмәт,—диде ул. —Үз кулын белән күчереп яз. Монысын үзендә калдыр. Мин сиңа һаман- һаман язмам. Юкса кыйбатка төшәрсең,—дип шаяртты Габделнур. Соловьевның аңа гозер белән мөрәҗәгать итүе тикмәгә генә түгел иде. Чөнки Габделнур көн аралаш хат ала, үзе дә еш яза. Моны барысы да белә. Яшьтән үк өеннән чыгып киткәнгә күрә ул хатларны һич иренмичә яза, жавап килсә, кош тоткандай шатлана иде. Хатлар аны авылы, әти-әнисе, туганнары, дуслары белән бәйләп торучы ышанычлы, өзелмәс ефәк җеп иде. Әлмәтгән дә, еш булмаса да, хатлар килә. Сөеклесеннән килгәне аеруча күңелне җилкендерә. ...Габделнур Рәйсәнәдән бүген килгән хатны кулына алды Хаттан борынны кытыклап торучы ят ис килгән шикелле булды. Ләкин бу ислемай исе түгел. Әйе, чынлыкта ул Габделнур ярата торган, авыл әбиләре теле белән әйтсәк, «бүлнис» исе иде. Бу ис кызнын чәчләреннән дә тарата. Габделнур Рәйсәнәнен үзенә сиздермичә генә бу баш әйләндергеч тәмле исне рәхәтләнеп сулый, үзенә сеңдерә иде. Чөнки ул анын яраткан кызынын. сойгәненен шомырт кара чәчләреннән килә иде бит Шуны тою. истәлекләргә бирелү егеткә шулхәтле рәхәт булып китте ки. ул күзләрен йомды Сагынуын ничек басарга белмәде Күрәсен. Рәйсәнә бу хатын эштә, дежур торганда язгандыр... Егет күзләрен ачты. Янә бер мәртәбә хатнын кечкенә хәрефләрдән тезелгән тыгыз юлларын укып юанлы «Үзем бер кое генә яшәп ятам. Аһ итәрлек үзгәрешләр юк. Яна ел да килеп житте. Сизми дә калдым. Гомер бигрәк тиз уза инде: әйләнеп карасан. сәгать йөргән шикелле, үтеп кенә тора көннәре... Синсез ямансу көннәр. Фогомны салам. Матур чыкмады» Габделнур. хат укудан туктап, янә карточканы кулына алды, йотылып Рәйсәнәнен йөзенә текәлде. Матур булмыймы сон’! И бу кызларны Кыланчыкларны. Ә артына ни дип язган бит Идел дулкыннары жем-жем итә Ай нурлары балкып торганда. Мин бәхетле шундый өэелеп-өэелеп Юксынырлык кешем булганда. Габделнур үзе турында. «Ә мин синнән дә бәхетле, сөеклем.—дип уйлады. — Син дә мине яратасын бит. Их, бер кайтып күрәсе иде' Бар. жәяү кайтып кит, дисәләр, ике дә уйламас идем...» ...Декабрь, гыйнвар, февраль ашлары Кронштадтта ин хәтәр вакыт: Котлин утравы диңгездән—Фин култыгының һәр тарафыннан—искән барча ачы җилләрне кабул итә Кар явамы, буран котырамы, чатнама суыкмы— солдат- матрос үз эшен эшләргә—ил сагында торырга тиеш. Ләкин анарчы ул әле яшь сугышчы курсын үтәргә: төз атлап сафта йөрергә һәм кулына мылтык тотарга өйрәнергә, химик һәм атом-төш коралларыннан саклану чараларын үзләштерергә, аннары белгеч буларак осталыгын арттырырга, сәяси яктан чыныгырга тиеш. Сонгы көннәрдә Габделнур һәм анын иптәшләре дүртәр сәгать сафга йөриләр: аяк табаннары уг яна. Чолгавынмы ашык-пошык урасан. бармаклар суелып бетә; отбойдан сон йокыга кигә алмыйча иза чигәләр /Чларны смотрга әзерлиләр. Җитмәсә, Габделнурны ин алга куйдылар Югыйсә анардан бер башка диярлек озын Белобородов фамилияле солдат бар иде. Ул егетнең буе ике метрга якын. Ләкин ике норма ризык бирү очсн ана ике сантиметр җитми Өстәл арт ына утырып, иптәшләре порциянең яртысын да ашарга өлгерми, ул инде миски тотып «амбразура»ны каплый —Өстәмә бирегез әле,—ди ул һәм үзенчә шаярткан була —Сыеграгын казан төбеннән. Бик ялынгач, камбуздагы егетләр хәленә керәләр—савытына ботка салалар Менә шул егет сафта ин алда йөри иде Күрәсен. Габделнурнын .гяк атлавы күңеленә хуш килгәндер, рота командиры—ыспай жинел гәүдәле, һәрвакыт диярлек кызу-кызу атлап йөрүче офицер—беркөнне ятармын урынын алыштырды. —Гадслжанов, алга чыгып бас!—диде капитан читтән генә солдатларның сафта йөрүен күзәтеп торганнан сон. —0 син. Белобородов. анын урынына Ант кабул итү көненә Ленинградтан адмирал киләсе, дип сөйләнәләр иде Һәр командирның үз кул астындагыларны югары башлыкларга яхшы яктан гына күрсәтәсе килә. Күркәмрәк сыйфатлы солдатларны, ышанычлы белгечләрне һәрчак шулай алгарак «этәрәләр». Ил сакчыларын идеологик яктан тәрбияләү, чыныктыру өчен сәяси хезмәткәрләр бар Майор Каргиев—озын гәүдәле, каратут йөзле, калын кашлы, тулы битле кеше. Өстендә кара кием, ләкин ул дингез офицеры түгел, чөнки кителенең жин очында алтынсыман саргылт тасмалар юк. Шуна күрә ул өченче ранг капитаны түгел, ә майор дәрәҗәсендә. Ул үз эшен белеп, яратып башкара. Сөйли башласа, сәгатьләр буе авызына каратып тора ала: һәр сүзе дәлилләнгән, ышандырырлык. Фикерләрен дә тыңлаучыларның күзенә карап әйтә. —Кораллы көчләрдән башка дәүләт—ул кабырчыксыз ташбакага тин,— дип башлады ул беренче дәресен —Ә Советлар Союзынын Хәрби Дингез флоты—кабырчыкның үзәк өлеше. Сез үзегезнең флотта хезмәт итүегез белән горурланырга тиеш. Чөнки Хәрби-Дингез флоты ике йөз илле ел эчендә үзен данга күмде. Патша Россиясенең Бояр думасы 1696 елның утызынчы октябрендә карар чыгара: «Морским судам быть». Шул чордан бирле Макаров, Нахимов. Ушаков һәм башка адмиралларның осталыкларын, матросларның һәм офицерларның батырлыкларын барыгыз да ишетеп белә булыр Рус флотының диңгездә ин беренче жинүе 1714 елнын 7 августында була. Петр Беренче командалык иткән флот шведларны Гангут борыны янында җиңүгә ирешә. Аннан сонгы дингез алышлары—дистәләгән, морякларның ул орышларда күрсәткән батырлыгы—тиңдәшсез. Мәсәлән. 1904 елнын 9 февралендә, Рус-Япон сугышының беренче көнендә,—дип дәвам итте сүзен замполит,—ундүрт корабльдән торган япон эскадрасы безнен «Варяг» крейсерын һәм «Кореец» канонеркасын чолгап ала, ультиматум куя: «Бирелегез!» Әмма безнен куркусыз моряклар алар белән каһарманнарча сугыша башлыйлар: бер миноносецны батыралар, ике крейсерга зыян салалар Безнен дә йөз егерме ике матрос һәм офицер һәлак була. Калганнары, корабльләрне дошман кулына төшертмәс өчен. «Варяг»ны батыралар, канонерканы шартлаталар. Аннары майор Каргиев командирлары Әсгать Жиһаншин булган дүрт диңгезченең батырлыгын да искә алды. 1960 ел башында аларның кырык тугыз көн буена океанда дрейфта булуларын, ачлыктан интегүләрен, ләкин көчле рухлы совет диңгезчеләре булып калуларын әйтте. Габделнур янында утырган бер солдат шыпырт кына: —Бәхетләре инде, Америка авианосецы «Кирсардж» аларны табып ала,— диде,—Бөтен дөнья шаулады, орденнар бирделәр Үзебезнекеләргә эләксәләр, йә губага утыртырлар, йә төрмәгә үк тыгып куярлар иде. —Нигә алай дисен? —Качып китәргә маташканнар дигән ярлык тагарлар иде. Солдат моны бик белдекле кыяфәт белән әйтте. Гәзиттә язылган, радиодан сөйләнгән һәр нәрсәгә карусыз ышанучан Габделнур иңнәрен сикертеп куйды: бу егетнен тел төбен анлап җиткермәде. «Башкача фикер йөртүчеләр дә була икән,—дип уйлады ул.—Безнен шикелле, кем нәрсә әйтсә шуна сукырларча ышанып, ә ме—ә, җә ме—җә, дип кенә тормыйлар икән». Ш Габделнур Хөрмәтне үтә дә тыныч холыклы, хәтта ки бераз пошмасрак кеше дип йөри иде. Алай түгел икән, ялгышкан булып чыкты. Ашханәгә кереп өстәл янына утырып кына өлгерделәр, Хөрмәт янындагы бер соллатнын маңгаена нидер очып килеп бәрелде. Өстәлгә төшкән нәрсәне җентекләбрәк карасалар—бер телем ипи. —Кем ыргытты?—дип сорады Хөрмәт янәшә утырган, мангаена ипи катысы эләккән солдаттан. Солдат, күрәсен. шәйләп калган. —Әнә. Трофимов,—дип Габделнур башы аркылы күрше өстатгә күрсәтте Габделнур исә Хөрмәт белән кара-каршы. берөстат янында утыра иде Ул артына борылып карады Чыннан да Трофимов, атар өстатенә күзен текәп, елмая иде. Хөрмәт, ипи телемен кулына алып, сикереп торды да Трофимов янына килде. Солдат иң кырыйда иде. —Син ыргыттыңмы? —Әйе. Хөрмәт, әле һаман елмаеп торган, батыр кыяфәтле Трофимовтан шундый жавап ишетүгә, күз ачып йомганчы тегенен яңагына тартты —Син нәрсә?—дип сикереп торды Трофимов. Ябык чырайлы булса да. ул Хөрмәттән буйлырак иде. Сугып өлгерә алмады. Хөрмәт анын кулын читкә этәрде. —Ә син?—диде ул ярсып —Нигә ипи белән атышасын' Габделнур. Атаулла белән Шәрип. урыннарыннан сикереп торып, алар янына килделәр. Хормәтнс беркайчан да мондый кыяфәттә күргәннәре юк иде: анын юка иреннәре тагы да кысылган, авыз читендә аксыл токсрек күбеге хасил булган, күзләре зәһәр елтырый, йөзе—бурлаттай —Атышса соң?—диде Трофимов ачу белән —Тамагын туйдымыни? —Ә мин ач түгел Беркайчан да ач булмадым —Мин—булдым. Бер телем ипигә тилмердем Шуна күрә үскәч комбайнга утырдым. Менә шушы кулларым белән үзем иген үстердем Хормәт үзенен юантык, кыска бармаклы зур кулларын, учын оскә каратып, жәеп салды. Атаулла исә: —Моның өчен гүргүненә бацкыс куеп, йөгереп менеп, бәбәкләрен цукып алырга кирәк.—диде Камбуздагы пешекче егетләр белән амбразура аша сөйләшеп торган сержант, шау-шу ишетеп, йөгереп килеп житгс — Нәрсә бар монда? Ник җыелдыгыз? Кайсыгыз җәнжал кубара ’ -Ипи белән ыргытты,—диде Хөрмәт сул кулындагы ипи кисәгенә ымлап һәм Трофимовка төртеп күрсәтте. —Соңыннан ачыкларбыз, барыгыз урыннарыгызга.—диде сержант күрше өстәлне уратып алган егетләргә —Ә сез нәрсә бастыгыз? Утырыгыз' Соңгы сүзләре Габделнурларга кагылмый иде. Чөнки Трофимов утырган остәл артыннан да. чәкәләшүчеләрне араларга яисә үз күршеләрен якларга ук әзер булып, бер-ике солдат торып баскан иде инде Им гажәбе шул: өченче өстәлдән дә бер литвалы егет алар янына килде һәм Хөрмәтнең сүзен җөпләде. — Мин дә күрдем,—диде ул сержантка —Ул ипи атты Яхшы түгел. Хөрмәтнең ярсуы әле басылмаган иде —Тагын бер сыйпыйсы калган икән.—дип сөйләнә-сойләнә ул. ниһаять, урынына барып утырды -Иманын киим Әле селтәнгән була тагы I етмәсен тетәсе Безне, «яманнан ярты кашык аш калыр*, дип. ризыкны ашап бетерергә, җиргә коймаска, коелган валчыкны идәннән җыеп, өреп кабарга өйрәттеләр — Берцәк угомонись.—диде Атаулла аны тынычландырып. —Мәнсез, ипи ыргыта бит... Габделнур тамак туйдырганда теге литвалы егеткә карап-карап алды. Литвалылар монда унбиш-егерме кеше иде. Алар гел бергә йөри. Бүтәннәр белән аралашмыйлар. Монысы, урысча вата-жимерә сөйләшсә дә, кысылуны кирәк тапкан. Ничек бу жәнжалга борын тыгарга жөрьәт иткәндер, Габделнур башта аңламады. Ә бер-ике көннән Заранка фамилияле, Иозас исемле бу егет белән якыннан танышырга жай чыкты. Армия—гадәти тормышның кечерәйтелгән чагылышы. Монда хәрби хәзерлек кенә өстәлә. Ә калганы—барысы да нәкъ гражданкадагыча. Бигрәк тә көнкүреш мәсьәләсендә. Әйтик, пешекче кирәкме? Кирәк. Итекче дә кирәк. Ә чәч алучы? Әлбәттә. Дөрес, «чибәрләнү» өчен чәчтарашханәгә барырга мөмкин. Акчан булса һәм шәһәрдә. Ә бәләкәй генә берәр «нокта»да яки чик буе -заставасында? Шуна күрә солдат шулхәтле шомара—ул күпчелек эшне үзе башкара, ягъни, үз арасыннан һөнәрчеләр таба, тәрбияли. Литва егетләреннән Бразаускас фамилияле солдатның чәч ала торган машинкасы бар икән. Гап-гади, җыйнак кына, ак төстә, кул белән хәрәкәткә китерелә. Сул кулына тарак тотып, ун кул бармакларын өзлексез тиз-тиз хәрәкәтләндереп, ул якташларының чәчен тәртипкә китерде. Ләкин үзенә чират житкәч, арадан берсе дә анын чәчен тиешенчә кыркый алмады. Тотынып караучылар булмады түгел, ләкин кайсы йолкый, кайсы тигез алмый. Моны күреп торган Габделнур түзмәде. —Кая, мин алып карыйм әле!—дип батырчылык итте, машинкага үрелде. Чөнки аларнын өендә нәкъ шундый машинка бар иде, тик тоткасынын бармак тери торган урыны сынык, бер-ике төштә никеле дә купкан. Шулай да туганнар үзләренекен дә, әтиләренең чәчен дә тырыша-тырмаша шунын белән алалар иде. Бразаускас, сары чәчле башын борып, бик ышанып та житмичәрәк Габделнурга зәнгәр күзләре белән карап алды. Шулай да кыркырга рөхсәт бирде. Башта Габделнур машинканы сүтте, өреп тузаннан һәм чәч бөртекләреннән азат итте—чистартты, кабат җыйды. —Сиңа нинди прическа кирәк? —Ничек?—дип, анышмыйча сорады Бразаускас. —“Бокс”, “Полубокс”, “Полька”, “Подполька”, “Канадка"... Солдат кул гына селтәде, янәсе, үзен кара, барыбер андый сүзләрне ишеткәнем юк —Аңладым,—диде Габделнур машинканы эшләтеп карап. Биш-ун минут үтте микән, юк микән, ул эшен төгәлләде... Шул көннән Литва егетләре аны үз итте. Бигрәк тә Заранка белән сөйләшеп киттеләр. Ул бер хутордан, ягъни ипи кадерен белүче авыл малае икән. Шуннан алар сөйләшеп-аралашып йөри башладылар. Иш ишен эзли, дигәндәй, ничектер күңеле тартылды ул тыныч холыклы егеткә. Беренче карашка гына алар халкы кеше сөймәүчән, йомыкыйрак сыман тоела икән. Озын буйлы, янаклары алсуланып торган түгәрәк йөзле, сары чәчле, мөлаем кыяфәтле Заранка бик дустанә холыклы, яхшы әнгәмәдәш һәм намуслы иптәш булып чыкты. Җитмәсә, алардан ерак түгел генә Кырык Татар авылы бар икән. —Анда татарлар яшиме соң?—дип сорады Габделнур. —Әйе. Мәчетләре дә бар. Тик алар безнеңчә сөйләшә инде. Мунча керү—солдатлар өчен ин шатлыклы, бәйрәмгә тартым көн. Чөнки мунчага бөтен шәһәр аша диярлек барасы. Салкынча көн. Бүген көчле җил юк—сизелер-сизелмәс кенә. Әкрен генә кар ява Сирәк агачлар акка күмелгән, юллар, сукмаклар чистартылып, кары читкә өелгән Сирәк кенә машиналар узгалыи. урамда хәрбиләр күренә, күбесе офицерлар. Шәһәр чиста, һавасы башларны әйләндерерлек саф. сулавы жинел. Салкын яратып кына колак яфракларын чеметә, шуналыр аяк атлавы рәхәт Сафта барсалар да—строй адымы белән түгел. Сөйләшергә дә мөмкин. Караштырып-күзәтеп баралар. Бигрәк тә кыхтар очраса күңелләре күтәрелә егетләрнең. Кыз-кыркын яныннан үткәндә (солдатлар—урам уртасыннан, ә алар—тротуардан) эндәшмичә түзә алмыйлар. Бүген дә, яшь кенә бер кыз күренүгә, солдатлардан кемдер аваз салды —Ризасызлык белдерергә! Шуннан бөтен взвод бертавыштан —У-у-у!— дип үкерде. Уенчак кыз булса—елмая, кул болгый, җитдирәге очраса—чигә тирәсендә бармагын борып күрсәтергә дә күп сорамый Бүген сонгысына юлыктылар Шунда бер солдат, ачуы килеп: —Ах, как идет!—диде. Икенчесе күтәреп алды. —Не идет, а пишст! Өченчесе өстәде. —Пишет как Лева! Беренче солдат йомгаклады. —А Лева пишет хреново! Взвод командирының ярдәмчесе —Сөйләшмәскә!—дияры мәжбүр булды. Солдатлар тыналар. Ләкин шәһәрдә кызлар күп бит—очрап кына тора Янә баягы хәл кабатлана. —Да, чибәр, ырларга да ярый моны,—дип куя Атаулла. Габделнур белән янәшә барган Шәрип. уфтанып —Безгә шул сүз зинасы белән күз зинасы гына калды инде,—диде — Борын белән җибәреп. —Син әйтәсеңме аны. мин әйтимме, әллә икебез бергә әйтикме,—диде Габделнур да көлеп —Ничә аи инде кызлар кулы тоткан юк —«Их метро юллары, йомшак иде куллары», дип җырларга гына калды —Йомшак кулларыннан тотып, бер үбешкән булмадымы'’ —Анысы гына булды,—диде уфтанып Шәрип —Жәмиләне гагын бер искә гошер әле.—диде Габделнур көлеп —Ул мин,» бик ошады. Шәрип ялындырып тормалы. —Жә. Жәмилә. җиттек Жаекка. Жаек жәрминкәсендә җөрдек. җиләк җыйдык, җырлап җибәрдек Жаек жәрминкәсендә җырлап җорым, җлнадан җир җимертеп җырладык. —Жаек—Урал елгасымы инде ул? —Әйе. Шәрип. гомумән, җор телле Иптәшләре белән сөйләшкәндә генә түгел, сафта йөргәндә дә мәзәк сүзләр кыстырып куярга ярата. Әле беренче көннәре иде. Плацта басып торалар. Сержант ана сафтан чыгарга кушты Шәрип. есть, дип кенә калмады: —Есть. товариш генерал, пять солдатым умирал. оста»ьныс окопта, чыгарып булмый атып га,—дип такылдады. Татар малайлары көлешеп аядылар —Нәрсә, нәрсә?—диде сержант, ана күзен алартып. —Болай гына, иптәш сержант. Онытылып киткәнмен. Икенче юлы мәрткә китмәсен өчен сержант аны йөгертеп ишегалдын өч тапкыр әйләндерде. Ләкин ана карап кына Шәрип теленә салынудан туктамады, билгеле, чир—китә, гадәт—кала, диләр бит. Икенче вакыт рота командирына да ул: “Есть товариш капитан, ач артыңны чап итәм”, дип жибәрде. Тегесе сизмичәрәк калды. Аңышса. сержант кебек урамда чаптырып кына калмас иде. Әле дә ярый “башы тишек” түгел. Берәрсе саф алдында исәнләшкәч, гадәттә солдатлар, «исәнлек телибез, иптәш фәлән», дип командирның дәрәжәсен атап сөрән сала. Шәрип шунда да жор сүз кыстырырга җай таба һәм: “Здравия желаем, чыгараем салаем. Ул баштагы ике сүзне тамагы ертылганчы акыра да, соңгыларын күршедәгеләр ишетерлек кенә итеп әйтә. Габделнурлар пырхылдап җибәрүдән көчкә тыелып калалар. . ..Трофимов Хөрмәткә ачу саклап йөри: янагына сукканын оныта алмый. Ләкин берүзе килеп ябышырга шүрли. Бәйләнергә җай эзләп йөргән көне Мунчада да бер талпынып карады. Габделнур күргәндә берничә егет Хөрмәтне уратып алганнар иде. —Атаулла, Шәрип, әйдәгез әле!—диде ул һәм тегеләр янына барып та житге. Бер блатной гына солдат, бөеренә таянып алган да, күзләрен кысып, иреннәрен чалыштырып, Хөрмәт каршында боргалан ы п-селкенеп төкерек чәчә, теленә салынып маташа иде. —Ты чего возникаешь? Тазамыни, бер тапкыр да авырмадыңмыни? Әллә сине гражданкада аз кыйнадылармы? Хөрмәтнең бу лыгырдавыкка исе дә китмәде. Кысыграк күзләрен тегеңә төбәгән дә көлемсерәп тик тора. Ул Габделнурга татарчалап: —Тотып бәримме таш идәнгә башы белән?—диде. Болар янына Шәрип тагын берничә дус егетне дәшкән иде инде. —Син нәрсә, теге юлы судан коры чыкканына сөен,—диде Шәрип, куркаклардан булмаса да, анлы егет —Нәҗескә тисәң, сасысы чыгар. Габделнур да: —Бәйләнмә шул әнчеккә!—диде.—Алар юри син башлаганны көтә. Кара тавыш кубарырга маташа. Хөрмәтнең бирешәсе килми, күрәсең, кулы кычыта иде. —Үзләре котырта бит. —Син эт түгел бит котырырга,—диде Габделнур Хөрмәткә һәм Трофимовка карап өстәде.—Гаеп үзендә. Без ипинен валчыгын да идәннән чүпләп ашарга өйрәнгән. Атаулла да бу егетне кисәтүне кирәк тапты. —Син безнен тирәдән читтәрәк йөр. Нидер мыгырданып китеп барды Трофимов. Ана әшнәләре дә иярде. Чөнки отделение командирлары—сержантлар да алар ягына караштыра башлаганнар иде инде. Ләкин Трофимовның эчендәге үч алу уты сүрелмәгәне көн кебек ачык иде. Ни хикмәт булгандыр, шәһәр уртасындагы дүрт катлы бинадан февраль аенда аларны шәһәр читенә күчерделәр. —Бу казармаларны моннан ике йөз илле еллар чамасы элек Петр патша төзеткән,—диде отделение командиры, ярыйсы гына укымышлы, күп нәрсәдән мәгълүматлы, солдатларына да хәерхаһлы егет. Кызыл кирпечтән, диварлары берәр метр калынлыкта, түшәмнәре көймәле итеп эшләнгән иде бу бер катлы казармалар. Тәрәзәләре тар, биек түгел. Калай белән тышланган түгәрәк мичләргә утын ягасы. Күп итеп яксан, җылы төшә үзе. Стеналар гына түгел, түшәм дә кирпеч, идән—цемент. Монда да тормыш—гадәти солдат хезмәте, дөресрәге, әле карантин узу вакыты— сафта йөрү, уставлар өйрәнү, ант кабул итәргә әзерләнү Менә ул тантаналы көн дә килеп житге һәм аларны янә һәйкәл сыманрак итеп су асты көймәсенен рубкасы урнаштырылган Флотская урамына, әүвәлге казармага кайтардылар Кичтән үк кием чистарттылар, угүкләделәр. итекләренә гуталин сылап куйдылар, башка вак-төякне барладылар. Иртән торгач, физзарядкадан сон. итекләренә су бөркеп, щетка белән көзгедәй ялтыраттылар, юынлылар- кырындылар. ашханәгә бардылар. Ашау-эчү дә мулрак иде бүген —Адмираллар көн саен килеп торса да шәп буласы икән,—диде тамак мәсьәләсендә үзен рәнжетмәүче Хөрмәт Киенеп, карабиннар тотып, урамга чыктылар, сафка бастылар. Сафта юньләп йөрергә өйрәнмәгән Белобородовны исә плапка бөтенләй чыгармадылар Бүген бәйрәмчә киенгән офицерлар да өтәләнеп әрле-бирле йөри, казарманын тышкы ишеге өзлексез ачылып-ябылып тора. Көне дә килешкән— кояшлы, җылы. Плац—чип-чиста. Кыскасы, бер сүз белән генә әйткәндә— тантана. Габделнурнын мәктәп еллары исенә төште: мондый дулкынлану—ашкынып нидер көтү—ул Октябрь яки Май бәйрәмнәре вакытында була торган иде Укучылар, бар булган «затлы» киемнәрен киеп, мәктәпкә җыелалар, сафларга тезелеп урамнарда йориләр. укытучылар кычкырган өндәмәләрне хуплап. •Ура!» дип авылны янгырагалар Бүген дә анарда нәкъ шундый халәт —Смирно! Команда яңгырагач, солдатлар кулларын сыннары буенча сузып, тын алырга да куркып, катып калдылар Андый чакта, башын борылмаса да. күз чите белән генә плацта ниләр һәм кемнәр барын күэәтәсен Габлелнур да кара киемле, уртача буйлы, кырык биш-илле яшьләрдәге адмир&зны күреп азды Погонында бер зур йолдыз—контр-адмирал дәрәҗәсендә икән Бу минутта Габдслнурны адмиралга бирелгән рапорт сүзләре дә. бүтән олы һәм кече командирлар да кызыксындырмый иде Әйе Анын күзе фәкать адмиралда гына: беренчедән, тере адмиралны беренче күрүе, икенчедән, ул киләсе булганга Габделнурны ин алга чыгарып бастырдылар, дүртәр сәгать сафта йөрергә мәҗбүр иттеләр бит —Исәнмесез, солдат иптәшләр! —Исәнлек телибез, иптәш контр-адмирал! Күбесе ул сүзләрне төгат әйтми дә. фәкать, һау, һау. дигән шикелле бар көченә күкрәк читлегеннән һава гына чыгара Ләкин бик игътибар белән тынласан. барыбер адмиралны олылау сүзләрен аермачык шәпләргә була иде • Мин—Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины - Һәр сүзне иҗекләп, чатнатып әйтеп, япан ойрәнгән гекстны сөйләп, кулына корал тоткан хәлдә ант биргәч, солдат өч ел буена туган иленә ■угрылыклы хезмәт итәргә тиеш була. Шуна әзерлеген бүген сафга йөреп күрсәтә.. Адмирад каршыннан күкрәкләрен киереп, югары күтәрелгән аякларын мөмкин хәтле ераграк сузып, каты асфальтка шап-шоп басып, гигез сафлар булып үткәч, иңнәреннән гүя авыр йөк төшкән шикелле госдлы Командирлар да канәгать иде. Кыскасы, истәлекле, тантаналы көн матур узды ...Егетләрне беренче мәртәбә ату кырына алып киттеләр Кон салкын, ләкин кояшлы иде Иңнәренә карабиннар асып, сафка тезелеп, шактый вакыт баргач, шәһәр читендәге ачык кырга килеп чыктылар Ьср катлы, бәләкәй 1снә булка яныннан узып, азу урынына керделәр Бөтен жир ап-ак. Кары чиста. Еракта форт күренә. Бу Ленинград ягыннан килгәндә күренгәне түгел, ә икенчесе. Ләкин әллә ни аермасы юк: кызыл кирпечтән биек итеп төзелгән түгәрәк корылма, өске өлешендә тәрәзәгә тартымрак тишекләр бар, ләкин рамнары да, пыялалары да күренми. Фортның әйләнә-тирәсе боз белән капланган. Арырак тагын бер форт күренә... Каршыда очсыз-кырыйсыз дингез җәелеп ята. Әкрен искән җилләр вак кар бөртекләрен боз өстеннән куа яки үз артларыннан ияртә—басудагы җәяүле буранга тартым бу манзара егетләргә туган як табигатен хәтерләтә. Габделнурның туган иленнән чыгып китүенә өч ай булды инде. Сагыну хисе отыры сүрелә барырга тиеш иде кебек. Ләкин юк икән: сүнми дә. сүрелми дә икән, арада йөрүче хатлар гына әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, сөйгән ярларынны күрәсе килү теләген, һич бетмәс бу сусауны баса алмый икән... Боз өстеннән беленер-беленмәс кенә искән жңл куган кар бөртекләре дә авыл басуындагы җәяүле буранны хәтерләткәч... Һәр отделение аерым тезелеп, инструктаж һәм патроннар алып, атарга әзерләнде. Беренче мәртәбә ату, гәрчә монарчы вак калибрлы мылтыктан атканы булса да, Габделнурны нигәдер дулкынландыра. Ул, каешын ычкындырып, кар өстенә ятты. Аякларын аерып, шинель итәкләрен тез турысынарак җыештырды, өч бармаклы бияләен салды. Карабин, шактый авыр корал булса да, аның таза кулларында бик җиңел йөри иде. Бу юлы ул аны, терсәкләрен карга батырып, сул кулына сузып салды. —Түтәсен уң як иңбашына ныгытып терә,—диде отделение командиры. —Ярар. «Мелькашка» белән эш иткәне булса да, бу—чын сугыш коралы, шуна күрә командирның киңәше ярап куя. —Чакмага басканда сулыш алма. Төзәгечне мушка белән тигезлә... Класста карабинны сүтү-җыю, атарга өйрәнү күнекмәләре күп мәртәбәләр булса да, барыбер каушата, кирәкмәгәнгә дөп-дөп йөрәк кага башлый, сулыш алу ешая. Әйтерсең, суга керер алдыннан күкрәк читлеге үзенә кирәкле һаваны җыеп-сулап калырга тырыша. Габделнур, сул күзен йомып, еракта күренгән мишеньгә—мәрәгә—төбәп, командирлар өйрәткәнчә атып җибәрде. Тәтегә менә басам, менә басам дип ята торгач, пулянын ничек очып чыгып киткәнен дә сизми калды. Ә менә карабин түгәсе үз эшен эшләде: шактый сизелерлек итеп солдатның кулбашына китереп бәрде. Димәк, мушка, төзәгеч һәм чакма белән мавыгып, ул карабинның тимер кадакланган авыр түтәсе барын исеннән чыгарган икән. Икенчеләй акыллырак булырга, дөресрәге, саграк кыланырга, берсен дә истән чыгармаска кирәк... Өч патронын да атып бетергәч, Габделнур, урыныннан торды, кагынды, гильзаларын җыеп сержантка бирде. Тезелешеп яткан укчыларның барысы да атып бетергәч, команда бирелгәч кенә, кар ерып, мәрәләргә таба атладылар. Солдатларның һәрберсе үз мәрәсенә таба ашыга. Чөнки беренче мәртәбә атулары. Ничәгә тиде икән? Ә гомумән тигәнме? «Сөт»кә китмәде микән? «Сөт» дигәне кәгазьнең мишень “алмасы”—кара түгәрәк читендәге ак килеш калган өлеше. Юк. «сөт»кә китмәгән. Габделнур үз күзләренә үзе ышанмады: ике бәләкәй генә тишек ун саны эчендә, берсе—тугызда. —Ура!—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. Анын янына килеп җиткән отделение командиры да гаҗәпләнүен- соклануын яшерә алмады. —Ничегосебе! Егерме тугыз очко! Әйбәт! Мәргәннәрчә! Габделнурның шатлыгын Хөрмәт, Шәрип, Атаулла һәм бүтән якташлары да уртаклашты. Аларнын да мәрәләре тишкәләнгән: берсенең егерме биш очко булган, икенчесе егерме өчне җыйган... Бер мишеньнен генә "атмасьГнда гомумән ертылган-тишелгән урын юк иде. —Ата алмаган—атасына үпкәләр.—диде Хөрмәт Шәрипкә төрттереп. Ату тәмамланып, кайтырга җыенганда ыгы-зыгы купты: бер солдат гильза югалткан. Әйе. атылган патронның бушап калган гильзасы гына Әмма барыбер рота командиры, зурдан кубып, барысын да сафка тезде —Гильза табылмыйча—кайту юк!—диде ул әрле-бирле кар өстендә йөреп, күн пирчәткәле кулларын бутап —Эзләгез! Башта, әллә кесәсенә салды микән, дип тә шикләнделәр Ләкин солдат бөтен кесәләрен әйләндереп күрсәтте, алмадым, дип ант итте Гильза—энә түгел, чәнти бармак юанлыгы дары савыты Шулай да эзләү шактый вакытны алды. Ун-унбиш минут, берәмтекләп дигәндәй, тапталган карны куллары белән аралый торгач гильза табылды. Һәрбарчасы җинел сулап куйды. Әйе. патрон гына түгел, һәр гильза исәптә икән армияда! IV «Үскән чакта үскән идек, тал тамырлары кебек * дип жырлый-җырлый туган авылыннан, газиз ата-анасыннан. якын кардәшләреннән аерылып киткән егетләр, тагын шул ук җырны күңелләреннән кабатлап, бер-берсе белән саубуллаштылар. Дөресрәге, аларны «сатып алучылар» аерды Хормәт Ульяновск өлкәсендәге бер частька эләкте Бәхете—өйгә якынрак —Трофимов та сезнен белән икән!—диде Габделнур саубуллашканда —Әйе.—дип кенә әйтте Хөрмәт Шәрипнсн авыз ерык. —Мин юл йөрергә яратам.—диде ул.—Начар булмас әле. дөнья күрербез Йөргән таш шомара Аны һәм Атаулланы Ленинград өлкәсенә—хәрби йөкләрне озата баручы ротага билгеләделәр. Габделнур Ярославль өлкәсенә—каравыл ротасына җибәреләсе иде. литвалы егетләр белән —Через день—на ремень. через два—на камбуз!—диде ана отделение командиры әллә жәлләп, әллә, шул кирәк сина. дигән сыманрак Беренчесе дөрескәрәк туры киләдер, теләктәшлек күрсәтүедер Габделнур начар солдат булмады бит Кем кая эләгә, нинди частька кемнәр белән—бәхет эше Киләчәк тормышын, язмышын үз кулыңда түгел. Сайлап—аталмыйсын, сорап— бирмиләр. Үзбәк егетләре дә кайсы кая юл тотты. Алар арасында ин нык сөенгәне Хамракулов булды Аны кайсыдыр частька пешекче итеп алдылар «Сатып алучы» пылау ярата торган кеше булды ахрысы — Пылау пешерә беләсеңме?—дип сорады ул үзбәк егетеннән бер дә тартынмыйча. Хамракулов пешерә белә иде микән, юк микән, форсатны кулдан ычкындырырга ярамаганын тиз төшенде булса кирәк —Беләм!—диде ул чатнатып —Алам!—диде офицер Шаглыгы эченә сыймады егетнен—хезмәте җылыда үтәчәк иде Бер җырчы егет бар иде—ансамбльгә яздылар Һәрбер хәрби округта, гаскәр торләрендә үзенен жыр һәм бию ансамбльләре бар икән Музыка училищесы бетергән егеткә үз һөнәре буенча “эш таптылар— Балтик Флоты ансамбленә алып киттеләр. Эшелонда танышкан, юл газабын бергәләп, гармуннар белән жырлашыпсайрашып күнелле итеп үткәргән егетләрнен күбесе белән дусларча кочаклашып, кул кысышып аерылышты Габделнур. Чөнки яшь сугышчы курсын—карантинны—бергә үттеләр. Ә менә Тәтеш егете Морат белән хушлаша алмады. Өйләреннән адрес соратып, хат алыша иде югыйсә. Морат та Кронштадтта, ләкин бүтән частьта—учебкада, матрос киемендә, дүрт еллыкка эләккән нде. Әйе, анын белән саубуллашу насыйп булмады. Март башы Ленинград тирәсендә дә март башы икән—кояш та мулрак жылыта. чыпчыклар да шатланыбрак чыркылдаша, агач төпләрендә дә кар эреп, былтыргы үләннәр күренә башлаган, басуларда кар эри. Машина Ленинградка килеп җитте. Аларны вокзалда төшереп калдырды да кирегә борылды—Кронштадка китеп барды. Тагын Ленинградны күрү бәхетенә иреште Габделнур. Бу юлы анда озак тотмадылар—поезд аларны ары алып китте. Юллары—Ярославль ягына борылган иде. Авылда җидееллык мәктәпне бетереп чыкканда Габделнурнын өчлесе дә, бишлесе дә (тәртибен исәпләмәгәндә) юк, бөтенесе дүртле булды, ләкин иң яраткан фәне география иде. Шуна күрә ул поезд чакрым баганаларын санаган саен үзенен туган ягына табарак якынлашуын тойды. Гәрчә. Мәскәүдән шактый төньяктарак булса да, өй түбәсеннән, сылаулы ак морҗадан төтен чыкканы күренмәсә дә, Кронштадт белән чагыштырганда Ярославль күпмедер дәрәҗәдә Казанга юл алу иде. Шәһәргә алар төнлә килеп төштеләр. Мангаена «Ярославль» дип язылган тимер юл вокзалын һәм якын-тирәдәге станция корылмаларын гына күрү насыйп булды. Вагоннан да чыгармадылар. Аларнын юлы ары икән әле. Таң беленгәндә бәләкәй генә бер станциядә поезддан төшереп, хезмәт итәсе частька җәяү генә алып киттеләр. Өйгә якынрак булса да бу тирәнең табигате кырысрак икәнен Габделнур вагоннан чыгу белән анлады. Кояш саран жылыта, күрәсен, әле монда кыш уртасы кебек—карнын җебергә гамендә дә юк, суыгы да—куырып ала. тынга каплана. Тигезле-тигезсез атлаган солдат итекләре астында кар шыгыр-шыгыр килеп, төнге тыныч һавада әллә кайларга тарала. Монда үзенә бертөрле саф. чиста һава—биек-биек нарат, чыршылардан таралган хуш ис борыннарны ярып, кытыклап керә. —Табигате матур икән,—диде Габделнур янәшә атлаган Заранкага. —Әйе,—дип раслады мондый хозурлыкны беренче тапкыр күргән Иозас һәм казармада да алсуланып торучан, ә хәзер кызарып ук чыккан битен ялан кулы белән ышкып алды.—Хезмәт ничек булыр... —Ияләнербез әле,—диде Габделнур һәм ул да сул колагына кагылып алды — Без татарларга барыбер: сабантуй ни, сугыш ни—барыбер орышасы. Габделнур кебек, Иозасны да солдат хезмәте әллә ни куркытмый иде. Ул да, иптәшенә карап, теләктәшлек йөзеннән сүзсез генә елмайды. .. Постта торганда урман эчендә ара-тирә тукран “пулеметтан сиптерә"— агач чукып җим эзли, шарт-шорт иткән тавышлар ишетелә—агачлар суыкка түзә алмыйча ярыла... Нарат ябалдашларына ап-ак кар кунган, саргылт-көрән кәүсәләре уклау кебек төз үзләре. Наратның аста ботаклары юк. Алар, сынган мөгез шикелле, кәүсәдән бераз гына чыгып торалар. Шулай булса да аларга да кар кунган. Чыршылар да карлы, ләкин яшел—күзгә күрекле, горур. Җирдә ак кар астыннан куак, вак чыршы һәм нарат үсентеләре башларын калкытканнар. Ике сәгать сакта тору әллә ни авыр түгел үзе: башында бүрек, өстендә аксыл төстәге мул якалы толып, аягында калын олтанлы киез итек. Итеге авыррак булса да аякка җылы, олтаны да авыл баласына кечкенәдән таныш. Яна киез итекне озакка чыдатмыйлар иде алар. Шуна күрә әтиләре кышкы кичләрдә итекләренә олтан сала торган иде. Малайлар карап-өйрәнеп утыралар. тегәржеп сумалаларга булышалар, әтиләренең кулыннан безе төшеп китсә атып бирергә әзер торалар иде Кулында бармаклы өр-яна солдат бияләе. Карабин тоткан ун кулың тунса. коралыңны сулына авыштырасын Монда син үзенә- үзен хуҗа, йоклама гына Көндез, иртә-кич ярыйсы, ләкин төнлә һәм бигрәк тә тан алдыннан үзен дә сизмәстән оеп китәсен Сәгатьнен чылбырга аскан гере сизелмичә генә аска төшә барган кебек, синен баш та әкрен-әкрен аска иелә, күз йомыла. Аягүрә шулай йоклап китәсен вышкада. Нинди дә булса кош агач башында кыбырсып алса яки тиен-мазар сикерсә—уянасын инде Аннан тагын баягы хәл кабатлана.. Бигрәк тә иртәнчәк йокы баса... Үзен дә сизмәстән нәүм базарына китеп барасын... Андый чакларда Габделнур йөренә, уяулыгын югалтмаска тырыша, туган авылын искә төшерә Ләкин бүген, үч иткәндәй, нәкъ әнә шул йокыга кагылышлы вакыйга хәтерендә янарлы Болында ат саклаганда үлеп йокылары килә иде малайларнын. Кем әйтмешли, арт якларын кисеп алсалар да берни сизмиләр Ат караучы, кызык өчен, кайберләрен үшәнрәк, картрак атнын койрыгына тагып та жибәргати иле. Ә чыбыркыларын яшереп куюны әйткән лә юк инде, анысы—һәр төнне Бервакыт ат караучы абзый Габделнурга: —Син йокыга бик сак икән, матри малай, барыбер чыбыркыңны урлыйм'— диде. —Урлый алмыйсын! —Ярар, карап карарбыз. Баш астына гына куеп ятма Габделнур төне буе йокламады Ләкин иртәнге якта һич чама юк чыдарга— изрәде, йокысы килә башлады. Сандугачлар сайрый өздереп, атлар шытырт - шыгыртүлән ашап йөри Күзләре йомыла малайнын. башын күтәрә алмый, ләкин сизә: агай чыбыркысын алырга килә. Күзен ачарга тели—булмый, башын да күтәрә алмый Шуннан көч-хәл белән әйтте Габделнур: -Чыбыркыны гына алма, башны күтәреп булмый. —Чистый жсн икәнсен Иманын юк икән!—диде ат караучы көлеп Әйе. башына төшсә түзәсең... йокысына да. хезмәтенә дә Хәер, түзә алмаучылар да бар икән Бер солдат постта торганда үзенә-үзе атты. Габделнур ул вакытта каравыл бинасында, ике сәгатен йокламый үткәрергә мәҗбүр булып, өстәл янында утыра иде Анда домино, шахмат-шашка уйныйсын, хезмәттәшләрен белән гәп корасын Кыскасы, каравыл уставы таләп иткәнчә ике сәгать буена йокламаска тырышып утырасын Кинәт урамда нидер шартлаган сыман булды—мылтыктан аткан аваз ннгырады Барысы да тынып калдылар Каравыл башлыгы—кече сержант сикереп торды да кычкырып җибәрде —Каравыл, коралга! Уяу смена да. черем итеп алырга ятканнары да—барысы да сикереп торып, карабиннарын эләктереп, тышка чыктылар Прожекторлар яктысында ерактан ук шәйләш ән сулдагы вышкага таба йөгерделәр Сергеев фамилияле солдат җиргә төшкән Үзе ап-ак булган Як-ягына карана-карана йөгергән кече сержант тирә-юныш бернинди дә шикләнерлек нәрсә югын чамалады. —Нәрсә булды?—дип сорады ул килә-килешкә — Нишләп монда торасын? Сергеев, башын аска иеп. юаш кына: —Аттым -диде Кемгә? Нәрсәгә ’ - Кече сержант як-ягына каранды Кам —Үземә. Шунда гына Сергеевнын ун колагыннан ак карга кызыл кан тамганын абайлап алды кече сержант. Ул Сергеевның кулыннан карабинын бәреп очырды. —Анаңны!.. Нәрсә, үләсең килдемени? Алайса нигә мангаена атмадын? Сволочь! Манка! Чөнки каравылда ЧП булса, каравыл башлыгына да рәхмәт әйтмәсләр. Шаукымы аңа да тиячәк иде. Сергеев елый ук башлады. —Мин... —Дәшмә! Атла әйдә! Гаделҗанов, постта кал. Заранка. ал Сергеевнын карабинын. Кече сержант, аты юлы белән сүгенеп, Сергеевны алга чыгарды. Солдат, кулы белән колагын тотып, әкрен генә атлап китте, анын артыннан—башкалар Габделнур постта калды. Ул, баскыч араталарын шыгырдатып, каланчага менде, як-ягына каранды, сукмактан тезелешеп киткән хезмәттәшләренә күз салды. Аннары, карабинның түтәсен идән тактасына төшереп, аны жинелчә генә тотты. Тирә-юнь тыныч. Бернинди дә хәвеф юк. Ләкин барыбер бүтән чактагы кебек түгел. Ниндидер шом йөрәгенә төште. Юк, бу курку түгел. Ниндидер анлаешсыз борчу катыш ризасызлык уянды күңел түрендә. Нәрсәдән, кемнән разый түгел Габделнур? Бу тойгы теге солдатка карата туган икән. Ничек үз- үзенә кул күтәрмәк кирәк?! Мордар китү гомер-гомергә гаеп, хурлык саналган. Аны беркайчан да өнәмәгәннәр. Хезмәт авыр дисәң, кемгә җинел иде ул?! Әнә Кронштадтта күргән матрос алты ел хезмәт иткән бит әле Башкалар дүртәр ел су асты көймәсендә (икешәр-өчәр ай дингез-океан караңгылыгында) яки башка корабларда үз бурычларын үгиләр, һәр минут сугышчан хәзерлектә торалар. Ә сугыштан соңгыларга жидешәр-сигезәр ел каеш буып йөрергә туры килгән. Элекке заманнарда—егерме биш ел солдат хезмәте... Хәзер тегеңә нәрсә булыр икән? Кайтарып жибәрерләрме, гауптвахтага утыртырлармы? Әллә башта санчасть, госпиталь юлын таптармы? Габделнурга әтисенең сөйләгәне бар иде. Сугыш вакытында да кайбер «акыллы башлар» үз-үзләренә зыян салганнар икән. «Бәхетлеләре», жинелчә яраланып, өенә кайтып киткән, ә «бәхетсезләрен»—кеше ышанырлык итеп мәтәштерә белмәгәннәрен—шундук атып үтергәннәр яки штраф батальоннарына озатканнар. Абыйсы Гатуф сөйләгән дә исенә төште. Кайберәүләр, комиссоваться ителү өчен, тиен акча йота торган булалар. Ашказаны авырта дип, госпитальгә баргач, рентген тегендә кара тап күрсәтә икән. Ипи валчыгына әвәләп гуталин кабучылар да булган. Ә без? Күрәсең, безгә яшьтән икенчерәк тәрбия бирелгәндер Энесе белән булган вакыйга хәтеренә килде. Габделнур жәй көне чиннек каршында утын яра иде. Энесе Газиз әле бәләкәйрәк (хәер, үзе дә унике-унөч яшьләрдә генә булгандыр), карап тора. Габделнур, балтасын күтәреп, бүкәнгә чабыйм дигәндә генә, энесе, ни сәбәпледер, аягын бүкән өстенә куйды. Абыйсы балтасын чак читкә борып өлгерде. Энесен каты ачуланды шулчак Габделнур... Ин истә калганы шул: энесе илереп җылап җибәрде һәм әйтте: —Армияга бармыйча каладырыем бит! Әйе. аяк бармаклары өзелү түгел, ә армияга бармый калу анын өчен трагедия, хурлык булачак иде. Чөнки ул чорда армия хезмәтенә караш шундый иде шул. Габделнур тынлыкка колак сала. Селкенгәли, таптана, йөренә. Тагын туктап кала. Күз күреме җиткәнче һәр тарафта урман. Яшел чыршы ботакларын, нарат ябалдашларын кар сарган. Кары нинди—ап-ак. Куе зәнгәр күк йөзен йолдызлар бизәп тора, алар арасында ай йөзә. Түм-түгәрәк. Габделнурнын туган авылы күгендә дә. Әлмәт өстендә дә шул ук аи. шул ук Зөһрә кыз көянтә-чиләк асып суга бара. Гажәеп хозурлык, сокланып туймаслык.. «Ничек шушы матурлыкның, тормышның рәхәтен, тәмен тоеп яшәмичә үз-үзенә кул саласың инде?! Ахмак, яшьлегеннен һәр минуты яшәү дәрте белән сугарылган бит. Кадерен генә белергә кирәк югыйсә. Күрәсен. кайтарып җибәрерләр, дип өметләнәдер?» Ике көн дә үтмәде, төнлә казармада тавыш купты. Бер солдат, сикереп торган да. акырып җибәрде. —Тагын минем өскә сиясенме? Ананны. Дневальный ут яндырды. Ике этаҗлы караватның аскы катында торып утырган солдат янына килде. —Нәрсә бар? Ап-ак күлмәк ыштанлы солдат аягына итеген киеп маташа иде —Тагын Черняев астына сигән!—диде ул. Икенче катта йоклаган яшь солдат та уянган. Күзләрен йодрыклары белән уа-уа: — Мин юри эшлимме әллә,—дип елап җибәрде —Төш,—дип боерды аларнын отделение командиры Солдат төште, чалбарын кия башлады Аны госпитальгә озаттылар. Ул янадан бу частька кайтмады Нишләттеләр икән ул бичараны? Кайсы яктан гына карасан да бичара инде анын ише бәндә: әгәр чыннан да астына җибәрә икән—авыру буларак кызганыч, хәрби хезмәткә түзә алмыйча хәйләгә сабышса—егетлек түгел: кылган гамәле якыннарына барып ирешер, сөйгән кызына да ишетелер. Әгәр комиссовать итсеннәр очен генә жәймә чылата башласа, кайтаваз булып үзенә кагылгандыр—тиешле җәзасын алгандыр, табиблар алдатмас. Чөнки беренче көннәрне андый гадәте беленмәгән икән. Менә шундый инде ул солдат хезмәте: кем—түзә, кемнен буыны сыек— сыгылып төшә. Әйе. берәүләр, түзә алмыйча, хезмәттән котылу юлын эзли—төрле хәйлә кора, икенчеләр исә уйлап та бирми—курортка килгәндәй хис итә Бертуган Карасевлар Мәскәү өлкәсеннән алынганнар Башта алар ике тамчы су шикелле бер-беренә охшаганнар иде. Ләкин тора-бара игезәкләрне таный-аера башладылар Чон ки берсе унөч килога га зард ы. ә сынары—алтыга гына. Каравыл бинасыннан чыккач, карабиннарын корып, иннәренә асып, олтанлы киез итекләре белән тар сукмакны тыгызлап, ак толыплы солдатлар постка китә. Карасевларнын Володя атлысы, йокыдан айнып житмәгәнлектән. бара-бара да кар өстенә авып төшә. Разводящий. өченче елын хезмәт итүче ефрейтор, сүгенә. —Тор, дунгыз! Уян! һаман йоклыйсын Тагын китәләр. Карасев каланчага менә, постта кала —Нинди сакчы инде бу?!—ди аңа җирәнеп караган разводяший һәм. солдатларны ияртеп, ары китә Каравыл ротасында Габделнур Башкортстаннан чакырылган Нурмохәммәтон фамилияле гатар егете белән танышты Ул—тәбәнәк гәүдәле, чандыр гына, өченче елын хезмәт итә. коптершик. Беркөнне Габлелнурга үз башыннан үткән хәлләрне сөйләде -Мине беренче елны берәү бик интектерде дип башлады ул сүзен коптеркада утырганда.—Сина да бәйләнүләре мөмкин. Беренче көннән үк нык тор, үземне бастырма, басымчак игәрләр. Не надо оказагься в роли Р ӘФ: К А Т Ь К Э Р А М Н битой собаки. Син—таза, буйлы да. Мине, кечкенә булгач, баштарак кыерсыттылар. Федоров фамилияле берәү нык бәйләнде. Казармада да, плацта да, караульный помещениедә дә. вопшем. кайда туры килсәм дә тынгы бирми бит бу. Ротныйдан собаководлар взводына күчерүен дә үтенеп карадым, урын юк. диде. Шуннан түзәргә калды инде. Ә күпме түзәргә була? Бервакыт, постка басар алдыннан, урамга чыккач, карабинны кордым да тегенең корсагына китереп терәдем. «Туктыйсынмы миңа бәйләнүдән, юкмы? Атып угерәм!»—дип кычкырып җибәрдем. Чөнки түзәр әмәл калмады. Ул көнне дә мине майсыз калдырган иде. —Ничек?—дип сорады Габделнур. —Кичен май бүлгәндә, шаярган булып, мина. сиңа, тагын миңа, дип минем өлешне үзенә салды... Мин корсагына китереп төрткәч, катып калды бу: бер агара, бер күтәрә. Шунда каравыл буенча дежур офицер да бар иде Ул тиз генә минем карабинны читкә этәрде. Мине сүгә башлады. Ә мин ярсыган идем инде, елый-елый тегенен жәберләвен сөйләдем. Бүтән яшь солдатлар да аннан гарык иде инде, алар да эшнен нидә икәнен әйткәч, мине яклагач, офицер Федоровны әрләргә тотынды. Ләкин эшне зурга җибәрмәделәр. Шуннан сон гына туктады теге хайван. —Ә хәзер ничек?—дип сорады Габделнур. —Ул китте бит инде. Мин хәзер үзем «картлач». Ләкин ана карап кеше рәнҗеткәнем юк. Безнекеләр арасында да юньсезләр җитәрлек. Алдынны- артынны карап йөр, сак бул. Берәр хәл килеп чыкса, үземә әйт. Тартынма. —Ярар. Солдатлар арасында гына түгел, солдатлар белән офицерларның үзара мөнәсәбәтләрендә дә шактый четерекле хәлләр булгалый кайчак. ...Каравыл буенча дежурный иркенләп, каешын салып, изүен ычкындырып, йокламыйча утырырга тиешле смена егетләре белән домино сукты. Кызып- кызып уйнадылар: ул үзенен офицер икәнен, егетләр солдат икәнлекләрен оныткандай тугарылдылар. Чөнки кече лейтенант әле үзе дә солдат-сержантлардан өч-дүрт яшькә генә олы иде. Егетләр аны үзара “микромайор" дип йөртәләр. Офицернын үзен иркен тотуы да аңлашыла: постлар тикшерелгән, часовойлар үз урынында, солдатларның тамагы тук, бер смена тулысы белән монда утыра, икенчесе ял итә. Кыскасы, тышта да, каравыл бинасында да тәртип, тынычлык хөкем сөрә. Борчылырга сәбәп юк. Дөрес, вакыт-вакыт йокы бүлмәсеннән берәрсенен гырлаганы ишетелеп ала да, нәрсәдер дөпелдәгәч, кисәк туктый. Андый чакта дежурный, тавышка колак салып (кулында домино, күзе өстәлдә булса да), үзалдына елмаеп куя, чөнки белә: гырлый башлаган солдатка кайсы да булса берәү йокы аралаш олтанлы итек белән тондырган... Янә тынлык урнаша. Шактый озак утыргач, кече лейтенант кузгалды. —Мина вакыт,—диде ул һәм киенә башлады. Каешын биленә буып, өйрәнелгән гадәт буенча кобурасын капшап, җайлабрак куймакчы булды. Һәм... кинәт аның йөзе агарынды, үзе тораташтай катып калды: корал савыты җинел, буш иде. —Кем минем пистолетны алды?—дип кычкырып җибәрде ул.—Сержант, тез каравылны! Тиз бул! Уяу смена да җыелды, эчкәре бүлмәдә йоклаганнар да торгызылды—тәмле төшләреннән бүлгәнгә ачуланып, шешенгән кызгылт чырайларын сытып, ялкау гына сафка килеп бастылар. Габделнурга але генә үзләре белән балаларча шатланып, уен-көлке сөйләшеп, шап-шоп домино суккан дежурныйнын шул тиклем тиз үзгәрүен һәм ачуы кабаруын аклавы кыен түгел иде: корал югалту, бигрәк тә офицер кешегә, ин хәтәр нәрсә. Моны гаеп эш дип кенә карамыйлар, ул—җинаять санала. Саргылт кашлары җыерылган, ярсудан, каушаудан тотлыга ук башлаган офицер, үз-үзен белештермичә җикеренде Читлектәге киек жанвар кебек строй алдында әрле-бирле йөренде —Кайсыгыз минем пистолетны алды? Кем? Бирегез хәзер үк!.. Сержант куркып калды. —Бәлки идәнгә төшкәндер, иптәш кече лейтенант'’ —Син нәрсә, сержант, ул бит энә түгел! Кобура эләктерелгән иде. ә хәзер— ачык. Ачык калган! Аңлыйсынмы? Димәк, кемдер тиз генә алган. Йә. кем алды? Танмыйсызмы’! Каравыл башлыгы һаман үзенекен тәкрарлады —Иптәш кече лейтенант, беркем дә алмагандыр. Бәлки —Дәшмә! Шулай диде дә офицер кинәт кенә йөрүеннән ту ктады, аннары, саф алдында үзе белән янәшә ык-мык итеп торган сержантны кырыйга этеп җибәрде. Ул бер соллатнын каршына барып басты, күхтәренә текәп карады. Нидер исенә төште бугай. —Малдышев. син алдынмы?—дип сорады ул бөтентәй икенче, тыныч тонга күчеп. Яңаклары чыгынкы битле, кысыграк күзле, тәбәнәк гәүдәле Алтай егете Эркелей Малдышев дәшмәде. Ул үзе дә каушады ахры. Уеннан уймак чыгуы ихтимал иде. Сержант га: —Әйт. син алдынмы?—дип сорады Кече лейтенантның эченә жылы керде. Тавышы йомшады. Үзе элеккеге үрнәк, тәртипле совет офицерына әйләнде. Тавышында—ялвару —Бир генә. Малдышев. беркемгә дә әйтмим Сина бер начарлык та эшләмим. Солдат, сафтан чыгып, каравыл бинасының бер почмагында торган, ком тутырылган мичкәдән офицернын пистолетын алып килеп бирде — Гафу итегез, иптәш кече лейтенант —Рәхмәт Син дә мине теге вакыттагы хәл өчен гафу ит Эш шунда иде: узган атнада әлеге офицер постта торган Малдышевнын карабинын сорап алган. Солдат ни сәбәтедер биргән Аннан үзенә үк әрләү эләккән—устав буенча ул коралын беркемгә дә бирергә тиеш түгел. V Нурмөхәммәтовнын кисәтүе юкка гына булмаган икән Федоров кайтып китсә, кеше рәнжетеп тәм табучы бүтәннәр табылды Беркөнне Габделнур юыну бүлмәсендә кырына иде Анын белән янәшә басып торучы солдат тиктомалга бәйләнә башлады Ут үк.* дә яңакларын, ияген сабынлап алган, әледән-әле Габделнургл караштыра, ахырда, яшь солдатны мыскыл итмәкче булды бугай —Син нигә кырынасын'’ —Ә нәрсә? -Синен анда бернәрсә дә юк бит Әнә сөлге белән генә кырын Лезвиеңне мина бир. Синең анда оч ток ике рәткә тезелеп баскан Ул үзе кырына, үзе шырык-шырык көлә Үз сүзеннән үк* гам таба, күрәсен Габлелнурнын ачуы кабынды Карап торышы метр ярым буе бардыр, чирләшкә сыманрак нәрсә, аксыл, ябык чырайлы «Замухрышка. и ты туда же. кем әйтмешли, метр с кепкой*,— дип уйлады Габделнур. V.! әле ротадагы солдатларнын бөтенесен дә танып-белеп бетерми, мөгаен, бу инде соңгы елын хезмәт итәдер Шулай да Габлелнурнын женс кузгалды Ул дорфа гына: —Минем дуңгызчылык хужалыгымда син этнен ни эше бар?!—диде. Солдатның бритва тоткан кулы ярты юлда асылынып калды. —Нәрсә? —... җилкә аша! Кайнар булса, икенче җилкәң аша ташла! Солдат, күрәсен, моны көтмәгән иде. Чыраен сытты, аннан әле яртылаш ак күбекле йөзендә, ирен читләрендә мыскыллы елмаю чалынды. —Мин күрәм: зәһәр шаяртасың, очлы күренәсең. —Син дә шаярт. Этнекеннән дә очлырак була алмассың. —Син, авыл гыйбады! —Әйе, тууын авылда тудым. Ләкин бөтен гомеремне шәһәрдә яшәп үткәрдем. —Син, маңка! Кемгә9 , —дип кычкырып җибәрде солдат һәм Габделнурга таба омтылып куйды.—Мин бит—«картлач»! Ә син кем? Син нәрсә, аңламыйсынмы әллә? Син нәрсә, тупыйкмы, аңгырамы әллә? —Син үзең аңгыра, себер итеге кебек тупа башлы. —Мин сине... Гафу үтен! Ну! —Хрен гну. «Картлач» чыгырыннан чыкты, кулын күтәреп, Габделнур өстенә килә башлады. Приборларын куеп, Габделнур боксер торышын алды: аякларын аерып басты, кулларын йодрыклап, берсе белән йөзен каплады, икенчесен күкрәк турысында тотты. —Кил әйдә, кил, башың ике булса! Моны күреп, «карт әтәч»нен кикриге шиңде. Шулай да: —Ярар, без сина күрсәтербез әле,—дип янады ул һәм. ашык-пошык кырынып бетерде дә, әйберләрен җыеп, чыгып китте. Габделнур, текәлеп карап, анын йөзен хәтерендә калдырды: бетчәле бит, очлы чөенке борын, сары чәч. Озакка сузмыйча әлеге хәлне Нурмөхәммәтовка сөйләде. Теге «картлач» белән бик батыраеп әрепләшсә дә, ул тәртәне катырак бөгеп ташлавын аңлады. Беренче көннәрдән үк алай тупас кылану бәлки кирәк тә булмагандыр? Ә икенче яктан уйлаганда, Нурмөхәммәтов аны кисәтте бит: бастырма, басымчак итәрләр. Әле кешесе адәм рәтле егет булса бер хәл иде—солдат бияләе белән бәреп егарлык нәрсә. —Кем икән ул? Миңа күрсәтерсең әле,—диде якташы. —Ярар. Жаен туры китереп, Габделнур теге солдатны өлкән иптәшенә күрсәтте. —Әнә теге... —Ә, Нелидов. Бер бәйләнчек инде шунда. Дуслары бар, исендә тот. Габделнур белән Кронштадттан, нигездә, Литва егетләре килде. Ул аларга да бу хакта сүз катты. Чөнки алар да яшьләр. Кемнен кем икәнен белеп торсыннар. Бу минутларда ротада дневальный вазифасын башкаручы, коридордагы тумбочка янында басып торучы Заранка яшьтәшен игътибар белән тыңлады. Беләгендәге тасмасын рәтләбрәк куйды. Аннары: —Мин үзебезнең егетләргә әйтермен,—диде ул һәм шундук казармадагы бер якташын дәшеп алды.—Красаускас, кил әле. Тегесе килгәч, ул ана үзләре телендә нидер әйтте. Анысы да озын буйлы, тырпаеп торган сары чәчле, ләкин ябыграк егет иде. Бер генә сүз әйтеп, баш какты да, ул китеп тә барды. Алар халкы, гомумән, аз сүзле. Дөрес, үзара алар сөйләшәләр, ләкин башка милләт егетләре аларның телен аңламый. Ә гомуми әңгәмәләргә алар кушылмый. Монын серен соныннан белде Габделнур. Литвада совет власте кырыгынчы елны гына урнаша. Аннары дүрт ел сугыш. Аннан сон да әле алар тиз генә янача яшәүгә ияләшә азмыйлар Бәлки теләмәгәннәрдер дә9 Күбесенен чит илләрдә ту ганнары бар. әйберләр җибәреп яталар Күрәсен. тормышлары—җитү, начар урнашмаганнар Адомас Рудис исемле, хәтта укый-яза белмәүче солдат, берчак ычкындырды — Мин монда яшәгәнче. Канадада яшәр идем. Аларда җиде сыйныф белемле булу—бездәге урта мәктәп бетерүгә бәрабәр Чонки күбесенен—дүрт сыйныф, бишенче—коридор Алар бик бердәм егетләр иде Заранка Габделнурны да үз даирәләренә тартты. Нурмөхәммәтов та Нелидовны кисәткән, ахры, шуңа күрә ул «картлач» тарафыннан нинди дә булса омтылыш сизелмәде. Ә шулай да саклык чаралары күрү комачауламый иде. «Егетләргә әйтеп, дөрес эшләдем бугай».—дип уйлады Габделнур. Хезмәте тыныч кына дәвам итте Кон кичкә авышкан Аяз зәнгәр күк йөзенә кояшнын сонгы нурлары таралган. Сирәк болыт итәкләрен алсуландырып. көнбатышны гажәеп матур төсләргә манып, кояш баерга азаплана. Урман эчендә кар күп Агач кәүсәләренең түбәнге өлеше кар эчендә утыра Бәләкәй генә чыршы үсентеләре кин итәкле яшел тун кигән базалар кебек— алар карга батканнар да. гаҗәпләнеп, туктап калганнар диярсең Алар монда, олылар ышыгына, ялгышып кына килеп чыккан нәниләр кебек шул. Ләкин өлкәннәр күп. ә болар—берничә генә Кояш нурлары нишләп безгә килеп җитми икән, без тунарбыз бит. дип тә уйлыйлардыр әле Әйе. кояш нурлары әкрен генә офык артына төшеп күздән югала бара. Ул инде кыш буена яшеллеген җуймаган кин ябалдашлы нарат, сонгедәй очлы, зур өчпочмакны хәтерләткән чыршы агачлары аша чак кына беленә. Шуңа күрәдер, болай да салкын көн тагын да суына төште Тып-тын. Кайдадыр, объект эчендәге агачларда, бернидән курыкмыйча тиеннәр сикерешсә лә. тыелган зона тышындагы урман эчендә берәр кыргый жәнлек ашыкмыйча гына узып китсә дә—аларнын хәрәкәт итүе Габделнурнын сизгер казагына чалынмыйча калмый. Әйе. әнә чәнечкеле тимер чыбык «койма» артында нәрсәдер әкрен генә йөри ахры. Солдат, игътибар белән карап аны күрмәкче булды, күзләрен шул якка төбәде Ләкин, җәнлек түгел, ә кеше булып чыкты ул. Бот тиңентен кар ерып, бер адәм әкрен генә Габделнур вышкасына турылап килә иде Дөрес, ана килеп җиткәнче ул әле ике рәт чәнечкеле тимер чыбык аша узарга тиеш Әмма ләкин сакчының вазифасы—аны үткәрмәү Анымы, башка бүтәннеме— кем генә килсә-якынлашса да—тоткарлау Сакчы шунын өчен куелган Анын хезмәтенең төп бурычы—хәрби объектны саклау. Габделнур ботен көченә кычкырып җибәрде —Тукта, кем килә! Анын калын танышы, урман яңгыратып, еракларга таралды, әйләнә- тирәсендәге һәр агачка барып иреште. Әмма, гәүдәсен тигез тота алмаса да. башына бер колакчыны тырпаеп торган, икенчесе сазынып төшкән мескен бүрек, өстенә иске генә кайры тун кигән теге бәндә киез итекле аякларын тирән кардан көч-хәл белән тартып ала-ала базай таба якынлашуын ләвам итте. Габделнур. инде эшнең уен-муеннан узганын искәртергә теләп, карабинын кулына аллы, баягы әмерен тагын да катгыйрак итеп, кискен рәвештә кычкырды. —Тукта, атам! Юк. туктамый Язмышы белән уйный Үз башына ашкынамы ” Габделнур анын гәүдә торышыннан—төз тота алмавыннан, чайкалып чайкалып китүеннән, башы салынып төшүеннән—ул кешенең аек булмавын анлады. Чын исерекме, әллә мәтәштерә генәме? Нинди җитди объект саклавын яхшы белгән солдат, тревога кнопкасына басты, вышканың читенә үк килеп, алгарак авышып, карабинның көпшәсен һавага каратты да, саклагычтан алып, атып җибәрде. Урман эчен яңгыратып, әллә кай тарафларга таратып, шартлау авазы яңгырады. Бер агач башыннан кар коелды—кошмы, җәнлекме куркып урын күченде. Габделнур теге кешедән күзен алмады, аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтте. Менә билгесез кеше башын күтәрде, үзеннән бер-ике адымда гына унга да, сулга да тезелеп киткән баганаларга, апарга рәт-рәт сузылган чәнечкеле тимер чыбыкларга һәм «койма» эчендәге вышкага карагач, анда мылтыгын аңа төзәп торган солдатны күргәч, айнып киткәндәй булды ахры: борылып артына карады, беравык тын торды. Аннары ул бер аягын кар эченнән суырып алды, әкрен генә гәүдәсен бора башлады. Габделнурның кисәтүе тагын урман яңгыратты: —Тукта, атам! Исерек исерек тә, хәлбуки мондый усал һәм боерулы тавышны ишетеп, кораллы сакчы белән шаярырга ярамаганын, буйсынырга тиешлеген аңлап булса кирәк (бәлки үзе дә кайчандыр армия хезмәтен үткәндер), ир-ат Габделнурга таба борылды һәм катып калды. Ул арада каравыл бинасы ягыннан солдатларның йөгереп килгәнен абайлап алды Габделнур. Теге адәм, ялан кулын сузып, ялварулы аваз салды. —Солдат, җибәр, мин адаштым. —Урынында тор, атам!—диде Габделнур карабинын аңа төзәгән килеш. Әлбәттә, бернинди диверсант та, шпион да булмады ул бәндә. Гап-гади авыл «мужигы», самогонны күбрәк чөмергән дә, ориентирны бутап, саклана торган объект тирәсенә килеп чыккан. Моны частьтагы «особистлар» тиз ачыкладылар. Икенче көнне рота командиры, солдатлар алдында булып узган хәлне анализлагач, Габделнурны саф каршына чыгарды. —Рядовой Гаделҗанов, постта уяулык күрсәткән өчен сезгә рәхмәт белдерәм!—диде ул. —Советлар Союзына хезмәт итәм!—дип казарма яңгыратты Габделнур. Солдатлар арасында бу вакыйгага караш төрлечә булды. —Нигә һавага аттың? —Каравыл хезмәте уставы кушканча. —Юләр, мондый очрак сирәк туры килә. Син башта аңарга ат иден дә, аннары—һавага. —Ничек инде башта ук аңа атасын? Ул бит—кеше! —Булса соң? Сина отпускы бирерләр иде. —Ә губага тыгып куйсалар яки төрмәгә утыртсалар? —Син—сакчы. Сакчы—лицо неприкосновенное. Анын һәр кылган гамәле дөрес. —Әгәр мин аткач ул үлсә? Ә анын өендә хатыны, балааары бардыр. Җыелышып, әңгәмә корган солдатларның берсе бик усал кыланды. —Анысы инде синең кайгың түгел,—диде ул зәһәрен йөзенә чыгарып.— Мин булсам, чәнечкеле тимер чыбыкка ябышканын көтеп торыр идем дә, чүкер идем. Ике дә уйламас идем. Габделнурның исенә төште: бу бит Сидоров фамилияле солдат, өченче елын хезмәт итә. Анын белән булган хәлне Нурмөхәммәтов сөйләгән иде. Узган ел, кухняда бәрәңге чистартканда, сүз иярә сүз чыгып, Костоглотов фамилияле солдат: «Мин дуңгыз чәнчергә жәллим, җан иясе бит»,—ди. Ә Сидоров әйтә: «Мин дуңгыз гына түгел, кешене дә чәнчи алам».—ди Юләр башлар: кигә бәхәс. Костоглотов әйтә: «Юк. чәнчи атмыйсын!» Сидоров үзенекен такылдый: «Чәнчим!» «Мә алайса, минем күкрәккә када».—ди таза гәүдәле Костоглотов һәм гимнастерка изүен чишә дә аягүрә калкына. Сидоров га торып баса һәм әле генә бәрәнге әрчегән пычагы белән кизәнә дә Бөтенесе онсез кала: Сидоровнын пычагы Костоглотовнын күкрәгендә тырпаеп тора... Бәхетенә. Костоглотов тәненә пычак тирән керми. Госпитальдә бераз ятып чыккач, ярасы төзәлә. Эшне дә хәрби прокуратурага җибәрми командование Чөнки шаһитлар бар: Костоглотов үзе сораган. Сидоров частьта калган. Габделнур. бу солдатка карагач, монын чыннан да ике дә уйламыйча, иман нуры булмаган күзен дә йоммыйча башта кешегә, аннары гына һавага атачагына инанды. Ләкин ул үзе алай булдыра алмас иде: тәрбиясе, холык- фигыле, кавеме андый түгел. «Нинди генә кешеләр юк бу дөнья йөзендә1 ' Ярар, син аттың, ди тегенә. Сина чираттан тыш ял бирделәр, ди. Отпускыга кайткач, атан-анана. йөргән кызына, авылдашларына ни диярсен? Кеше үтергән өчен бүләкләделәр, диярсеңме? Юк инде, күрәләтә коралсыз, бер гаепсез кешене үтерү—егетлек түгел». Солдат тормышында физик көч—ин кирәкле нәрсатәрнсн берсе Ә моңа даими рәвештә күнегүләр ясап кына ирешергә мөмкин Частьта чангы ярышлары еш була икән Беренче тапкыр Габделнур эстафетада катнашты Унбер команда иде. Чонки алар батальоны солдатлары гына түгел, матрослар һәм стройбат егетләре дә килгән. Беренче этапка барасы чангычылар урман авызындагы кин аланда бер рәткә тезелеп бастылар да. судья кызыл флагчык болгап команда бирүгә, дәррәү кузгалдылар Габделнур җан-фәрманга алга ыргылды һәм чангы юлына беренче булып килеп чыкты. Тизлеген арттырганнан арттыра барып ул шуса да шуды, очса да очты. Бераздан, урман эченә кергәч, артына борылып карады Ләкин беркемне дә күрмәде. «Әллә ялгыштыммы9»—дигән шөбһәле уй башына килде. Юк. юлдан язмаган, әнә борылмада кечкенә кызыл флажоклар ак карга тортеп куелган Һәм ул, башлык белән жинел спорт костюмы грико гына кигән ялан куллы солдат, таяклары белән берөзлексез этенеп, алга баруын дәвам итте Көчле кулларындагы озын таякларның очлы тимерләре карга кадала, фәкать боҗралары гына аларга җиргә хәтле батып керергә ирек бирми Аягында ботинка, чаңгылары жинел. майланган, чаж да чож килә—ак карга салынган пар эз буйлап барды да барды. Ун чакрым—якын ара түгел—тирләп чыкты, бермәл тыны кысыла башлады, әмма бераздан яңадан ачылып китте, ягъни, ярыш вакытында ерак дистанцияләрдә була торган хад—“икенче сулыш" барлыкка килде. Спортчы янә күкрәк тутырып сулый башлады. Күпчелек агачы нарат белән чыршыны тәшкил иткән урман ана |үя үзе берөзлексез саф һава өстәп тора иде Бу тирә кай ягы белендер Алабуга янындагы, Шишкин картиналарында тасвир кылын тан гаҗәеп магур урманнарны хәтерләтә Дөрес, чангы юлы куе чытырманлыкка керми Ботен уе ярыш дәрте белән сугарылган, карашы алга төбәлгән булса да. ул инде йөрешен бер ритмга салган һәм лыжня аркылы үтеп киткән көртлек кебек кош-корт, куян ише киек җәнлек эзләрен дә шәили башлады Ә артта аны куып килүче спортчы күренмәде Шулай итеп ул старт бирелгән урынга беренче булып килеп җитте һәм. эстафетаны тапшыргач, тынычланып, өченче, дүртенче этапка әзерләнеп торучы үз взводы егетләре белән сөйләшә башлады - Нишләп берсе дә минем арттан чапмады9 —Ә монда свалка булды.—диде егетләрнең берсе —Ничек? —Синен арттан ыргылган узышчы егылды да, анын өстенә өч солдат, ике матрос барып менде. Ә син очтын. Тегеләр торып, исенә килеп, юл алганчы синнән җилләр исте. Взводныйнын да, рота командирының да күңелләре күтәренке иде. Чөнки калган өч солдат Габделнур алып килгән кадерле минутларны озайтмадылар Киресенчә, берсе тагын да киметә төште. Икенче тапкыр, монысында рота солдатлары һәркем үзе өчен чаба иде. Габделнурның үзенә егылу ачысын татырга туры килде. Монда инде чаңгычылар, ара калдырып, берәм-берәм киттеләр. Дистанция уртасында Габделнур ике солдатны узды, өченчесенә дә: —Юл!—дип кычкырды. Кагыйдә буенча ул чаңгычы да, ике эзнең берсен калдырып, читкәрәк чыгарга тиеш иде. Ул шулай эшләде дә. Ләкин артына карап, кем килүен күргәч, таягын Габделнурның аяк арасына тыкты. Егет мәтәлеп барып төште, чангысы сынды. Егылса да ул алга киткән теге солдатны танып алды— Нелидов икән. Ә өченче ярышта аны бер сержант этеп екты. Күрәсең, Нелидов әшнәләреннән берсе булгандыр. Әмма бу юлы Габделнурның чангысы исән калды һәм ул финишка үзеннән шактый алда киткән берничә солдатны узып килеп җитте. Соныннан шуны белде Габделнур: аны төртеп еккан сержант ротада ин оста чаңгычыларның берсе булган икән. Димәк, яшь солдат—аңа көндәш. Вак-төяк сүзгә килүләр болардан башка да булгалады. Ләкин аңа карап кына Габделнурның күңеле төшмәде, хезмәткә булган дәрте сүрелмәде. Ул һәр эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышты, рота һәм батальонда уза торган чараларда актив катнашты. Моны командирлар да күрми калмаган, әлбәттә. Габделнур ике айлап хезмәт иткәч, аны рота командирына чакырттылар. Ни өчен икәнен әйтүче булмады. Хәер, аңа әйткән дневальный үзе дә берни белмәгәндер. Ана—кушканнар, ул үтәүче. Ишек шакып керде. Рота командиры үзе генә түгел иде. Анын янында таза гәүдәле, юан муенлы батальон командиры подполковник Зирюк утыра иде. Яланбаш, куе яшел гимнастеркадан, күкрәгендә орден-медаль планкалары. Габделнур, аякларын шапылдатып янәшә куйды, тураеп басты, кулын чигәсенә куеп честь бирде. —Иптәш подполковник, иптәш капитанга мөрәҗәгать итәргә рөхсәтме? —Мөрәҗәгать итегез. —Иптәш капитан, рядовой Гаделҗанов сезнең боерык буенча килде. Комбат елмаеп: —Капитан, карале, синең бөтен солдатларын да шундый булса?!—дип куйды —һич шикләнмичә Кремль полкына, почетлы каравылга җибәрергә була. Утыр. Соңгы сүзе Габделнурга адресланган булса да, солдат бермәл югалып калды. Аның монарчы батальон командирын болай якыннан күргәне юк иде. Ул— солдат, ә комбат—йөзләгән солдатның «атасы». Плацта сафка тезелгән чакта гына аны күреп була, яисә казарманы тикшереп-карап йөргән минутларында. Ә болай кара-каршы утыру—ул гайре табигый хәл. Ләкин кушканнар икән, димәк, син утырырга тиеш. Күрәсең, комбатнын кулында Габделнурның шәхси карточкасы иде. Ул әкрен генә укый. Калын иреннәрен кыймылдатып, сүзләрне өзек-өзек әйтеп бара. —Тәк-тәк... Начар түгел... Бара... Монысы да яхшы...—Ул, кыска чәчле башын күтәреп, рота командирына карады.—Минемчә, бар яктан да туры килә. Ничек уйлыйсын, Степан Максимович? Рота командиры, егерме биш-утыз яшьләрендәге юка гәүдале капитан, анын сүзен жопләде — Борис Федорович, җибәрергә кирәк,—диде ул.—Менә дигән командир чыгар. Үрнәк солдат. Бернинди замечаниесе юк Яхшы ата. спорт белән шөгыльләнә—икенче разрядлы чангычы. Сафта йөрүе—карап туйгысыз Капитан сөйләгәндә комбат зур башын әлелән-ате селкеп, канәгать икәнен белдереп утырды Аннан үзе сүз алды —Якташ,—диде ул Габделнурга карап елмаеп —Мин—Башкириядән Әйе. анда да украиннар бар. Инде күптән ул яклардан чыгып китүемә Сине кабат Кронштадтка, кече командирлар мәктәбенә җибәрергә исәп Ничек уйлыйсын? Солдат ничек уйласын инде'' Анын очен «батя* уйлый, рота, взвод, отделение командирлары һәм. ниһаять, рота старшинасы бар Солдат күп уйламаска тиеш: башын авыртмас. — Белмим,—диде Габделнур чын күнелдән — Әгәр булдыра алсам — Булдырырсың,— диде подполковник солдатның ихлас җавабыннан разый булып һәм шадрарак тулы йөзе тагын жәелеп китте —Анда дүрт-биш класслы Балтик буе егетләрен җибәреп булмый бит инде —Димәк, риза? Рота командирының сүзенә Габделнур икеле-микелесез, төгәл жавап бирде —Әйе. —Алты айдан кабат үзебезнен частька кайтырсын.— диде батальон командиры —Аннан сон күз күрер Һәрхәлдә, синнән яхшы сержант чыгачагына шигем юк. Бар. әзерлән — Калганын соныннан әйтермен,—диде рота командиры Габделнур торып басты Бөтен шартын китереп честь бирле. —Китәргә рөхсәт итегез? — Барыгыз. Шулай итеп. Габделнурга инде ияләнә башлаган җиреннән кубып, вакытлыча тагын иске урынга күчәргә туры килде VI Үзе булмаган кеше хәрби хезмәтне берьяклырак кына күз алдына китерергә мөмкин: солдат яки матрос көне буе дәрестә утыра, ату белән шөгыльләнә, сафта Йөри, фәкать кич белән генә, зт булып арып-талып. йокларга ята. Ә кайберәүләрнеи фикер сөреше киресенчәдер: солдат көне-төне йоклый, ә хезмәте—бара Юк шул. солдат хезмәтенең дә үз романтикасы, шатлык сөенечләре, мәзәк хәлләре була, авырлыклары—анысы да җитәрлек Дөрес, солдатның һәр минуты булмаса да. һәр сәгате билгеле бер тәртипкә буйсына: йокыдан тору, физзарядка, иртәнге аш. дәресләр, көндезге аш. эш яки тагын дәрес, кичке аш. буш вакыт һәм. ниһаять, отбой Ләкин, шунын өстенә. солдат әле кино да карый, атна саен мунчага да йөри, экскурсияләргә дә бара, кайчагында урамда патруль вазифасын да башкара, «иреккә* дә чыга. Беренче мәртәбә чагыштырмача ирекле рәвештә Кронштадт урамнарында йөрү Габделнур өчен кызык һәм истәлекле булып калды Аларны комендатурада озын буйлы (икс метр бардыр) капитан каршылады Ул шәһәр комендантының урынбасары икән Морякларныкы шикелле кара киемнән, ләкин погоннары кызыл сызыклы, җиңнәрендә дә алтын тасмалар юк. Тиешенчә инструктаж биреп, патруль булып йөргәндә ни-нәрсәгә игътибар итәргә тиешлекләрен аңлаткач, ул солдатларны ияртеп чыгып китте Әле кояш баемаган, шулай да кызыл шар әкрен-әкрен диңгез артына шуышып бара. Анын алсу нурлары ерактагы хәрби корабларның мачталарына, челтәрле радарларына, крейсерның колач җитмәстәй юан, озын, өчәр-өчәр куелган туп көпшәләренә, су асты көймәләренең сырты гына күренеп торган кит түшкәседәй алагаем зур корпусларына һәм алар өстендә калкып торган рубкаларына, кечерәк катерларның торпеда аппаратларына—салкын тимерләргә, шул кораблар эчендә көнне төнгә ялгап, айлар-еллар буена сугышчан вахтада торучы матрос-офицерларга җылы биреп калырга теләгәндәй яктылык тарата. Фин култыгының коңгырт-кара су өстен алсуландыра, тыныч көн булса да сизелер-сизелмәс хәрәкәттә булган вак дулкыннарның ак сыртларын кызарта, янәшәдәге бакчаның—Петр паркынын—юкә агачларын иркәли, яшел яфраклар арасыннан каралҗым кәүсәләренә хәтле үтеп керә. Жәйге бакчада халык берән-сәрән генә әле. Матрослар да, кыз-кыркын да сирәк. Юкә генә түгел, өрәңге, каен агачлары арасында тары ярмасы хәтле генә вак кызгылт таш-ком түшәлгән сукмаклар салынган. Мондый кызгылт сукмакны Габделнурның беренче күрүе иде. Ул, иелеп, бер-ике таш-комны кулына алудан үзен чак кына тыеп калды. Бакча эче җиләс, һавасы саф, өзлексез сандугачлар сайрый, күгәрченнәр йөренә. Өстә сирәк кенә акчарлаклар күренә—чыелдап очалар. Еракта, артта да (су өстендәдер) тавышлары ишетелә. Егет тукталып калды. Чөнки бакча уртасында почмаклары яфраксыман сырлы чәчәкле орнаментлар белән бизәлгән кызгылт гранит постаментта шәһәргә нигез салучы Петр Беренче басып тора иде. Биек постамент берсеннән икенчесенә тимер чылбырлар сузылган кыска кара баганалар белән (алар җир өстеннән ярты метр чамасы гына калкып торалар, тышка таба авышлар) уратып алынган. Патшаның сыны буенча салынып төшкән уң кулында камчы, ә сулы белән бөеренә таянган, кыяфәте горур, хәтта тәкәбберрәк. Хәер, алай булса да гаеп түгел, урыс дәүләтен дөньяга таныту, көчен ныгыту өчен байтак эш майтарган бит ул. Әнә түшендә бүрек хәтле орден. Башына да кимәгән, чәчләре бөдрәләнеп тора, мыегы нәкъ рәсемнәрдәгечә, тезенә хәтле җиткән өс киеменнән, аягында ботфорт. Кыскасы, ике метрга якын буйлы, кин җилкәле чын баһадир Һәм үз иленең хуҗасы! Юкка гынамы аны Алла урынына күрәләр: кинофильмнар төшерелгән, китаплар язылган, рәсемнәр ясалган. Хәер, үзе дә бик булдыклы, куркусыз кеше булган. Гангут янында шведларның флотын җингәч, ана вице-адмирал дәрәҗәсе бирелә бит. Постаментта дүрт юллык язу: “Петру Перьвому Основателю Кронштадта 1841 года”. Габделнур, язуны укыгач: "Күрәсең, ул заманда кагыйдәсе шулай булгандыр”,—дип уйлады. Чөнки Первому дигән сүздә нечкәлек билгесе бар. Елы да, һәйкәл куелу елыдыр, чөнки Кронштадтка ул мен җиде йөз дүртенче елны нигез сала, Петербургны саклау өчен кирәк була. Габделнур патрульгә чыккан иптәшләреннән аерылып калса да, әле һаман һәйкәлдән, аның тирәсеннән күзен алалмый иде. Кайчан килә, кайчан күрә әле ул моны тагын. Әнә һәйкәл әйләнәсенә куелган бетон-агач утыргычларда ике-өч ир-ат гәп кора. Өлкән яшьтәге бу агайлар элекке дингез офицерларыдыр инде—киемнәре ярым хәрби. Алар әлбәттә монда көн саен чыга алалар. Биек, шакмаклы баганаларны, алар өстендәге ваза шикелле тоткалы кара савытларны, әлегеләреннән дә биегрәк, шәм шикелле төз баганалардагы борынгы фонарьларны алар көн саен күзәтә бит. Һәйкәлгә таба сузылган, як-ягында шарлы кыска тимер торбалар утыртылган кин сукмакта көненә ничәмә-ничә кешенең аяк эзе каладыр... —Гаделҗанов, калма!—дип кычкырган тавышка Габделнур айнып киткәндәй булды, ерак гасырлардан бүгенге көненә кайтты һәм, йөгереп, патрульне куып җитте. Һәйкәл яныннан китеп, парктан башта киң урамга, аннан алагаем зур. биек оч-дүрт күтәрү краны булган ДОКка килеп чыктылар. Монысы да "Петровскии дип атала, патшанын үте тарафыннан проектланган һәм анын указы нигезендә хәрби корабларны ремонтлау өчен мен -киде йөз унтугыз— мен -киде йөз илле икенче елларда корылган. Ана пирс ягыннан канал ерганнар һәм корабларны кертү-чыгару өчен култыктан су җибәргәннәр. Әле хәзерлә бер кораб каналда тора. Ул кергәч, суны шлюз—тимер капка—буып куйган. Патруль ДОК яныннан тар гына кыска күпердән үтте. Күпернен аргы башында ак төстәге, биш тәрәзәле маяк, түбәсе кызылга буялган Аннары, юлга таш урынына чуен плитә-пластинкалар жәелгән урамны узып үттеләр. Габделнурның дагалы итеге чык-чык иткән һәр адымын санап калды ул урам. Сулга борылып, янә бер киң урамга чыктылар Урамнын каршы ягында, тротуардан, ашыга-ашыга бер матрос бара иде Капитан көр тавыш белән ана дәште. —Матрос, кил монда!—диде ул сул кулын күтәреп һәм имән бармагын ике-оч тапкыр үзенә таба бөгеп Матрос туктады, борылды, йөзенә гажәпләнү галәмәте чыгарып, ун кулының имән бармагы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте. Минме, янәсе —Әйе, әйе, син!—диде капитан янә кулы белән ымлап. Йөз-кыяфәтенә караганда матроснын киеме, авыл карчыклары әйтмешли, “чын ясау"—чиста, үтүкләнгән, үзенә таманлап киселгән-тегелгән. беренче генә елын хезмәт итми иде булса кирәк. Башында кара тасмалары җилкәсенә төшкән ак түбәле бескозырка, зәңгәр якалы ак форменка эченнән зәнгәр-ак сызыклы тельняшкасы күренеп тора, клеш балаклы кара чалбарын якорь рәсеме төшкән ялтыравык аеллы кара каеш белән буган, аягында кара ботинка. Бер яктан икенче якка авышыбрак атлап килде дә бик килешле генә итеп честь бирде. Киемендә дә, йөрешендә дә тел-теш тидерерлек нәрсә сизелми иде. “Ник дәште икән моны капитан?”—дип уйлады Габделнур. —Иптәш капитан —Увольнительный? Матрос кесәсеннән кәгазь алып күрсәтте Капитан аны игътибар белән укып чыкты. —Кая барыш? —Таныш кыз янына. —Шешәңне калдыр. Матроснын гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде — Нинди шешә, иптәш капитан? —Ярар, ярар, матрос, бир шешәңне Кемнен инде үзе теләп кулга кергән “мал"ны бирәсе килсен. Бигрәк тә ул күренеп тормаса. Габделнур яныңдагы хезмәттәшләре белән карашып алды Чөнки матроснын кулында бернәрсә дә юк, кесаләре дә тырпаеп тормый Ләкин озак еллар комендатурада хезмәт иткән капитан Катерина (анын фамилиясе шулай иде) үзен алдарга ирек бирмәс: әллә каян сизеп-күреп тора кемдә нәрсә барын Ул. иелеп, матрос чалбарының киң балагын тездән түбән чеметеп кенә күтәрде Беренче мәртәбә палруль булып чыккан Габделнурның күзе шарланды: бер шешә аракы матросның аягына бәйләп куелган иде Күрәсем, капитан аны йөрешеннән сизеп алган. Матроска, иелеп, аяк балтырында! ы шешәне ычкындырып, офицерга бирүдән бүтән чара калмады Бераз баргач, урамда тагын бер матросны, дөресрәге. 1101 онында аркылы өч тар тасмалы беренче статья старшинаны, туктатты капитан. Бу юлы да “бер гаепсез" морякның аракысын чыгарттырды .Анысы каеш астына кыстырылган (корсак турысында) булып чыкты Комендатурага әйләнеп кайтканда дүрт немец матросы очрады Эш шунда. 7. .К V. 97 Кронштадтта, ДОКта, ике ГДР эсминцы ремонтта икән Алар турында хәрби частьларның барысында да беләләр һәм һәрбер солдат-матрос кисәтеп куелган: алар белән аралашмаска, конфликтка кермәскә. Ләкин безнең солдат кайчагында киресен эшли бит ул! Габделнур ике тапкыр алар белән урамда очрашты: немецләр дә сафта, безнекеләр дә. Алар белән "бәрелешү”дән сак булырга дип әйтелгән булса да, безнекеләр: —Гитлер капут!—дип каршыладылар.—Хенде хох! Тегеләр дә жавапсыз калмады. —Руссиш швайн! Саляга!—дип кычкырдылар. Сафлар шулай бер-беренә “ягымлы" сүзләр әйтешеп “дусларча” аерылыштылар. Ә безнен бер матрос, «иреккә» чыккач, урамда очраган ике немец матросының берсен изүеннән эләктереп: —Ни өчен минем әтине үтердегез?!—дип тегенең ипи шүрлегенә менеп төшкән. Мона да һич аптырарлык түгел. Чөнки Габделнурлар белән хезмәт итүчеләрнең байтагының аталары фашистларга каршы сугышта һәлак булган Ятим үскән малайларның, немец милләте вәкилләрен күрүгә (анын кем булуына карамастан) күкрәгендә нәфрәт уты дөрли башлый иде. Аннары, аларга бигүк ышанып та җитмиләр иде бугай. Чөнки Габделнурларнын замполиты солдатларны кат-кат кисәтеп кенә калмады. —Ул корабтагы кайбер офицерларның безнен хәрби объектлар белән кызыксыну очраклары билгеле,—диде.—Алар белән танышкан хатын-кызлар да безнең чекистларның күзәтүе астында. Менә шулай, урысларның «дружба—дружбой, а табачок—врозь», дигәне кебек, немец егетләре белән брудершафтка эчү-үбешү юк. Немец матрослары дүртәү иде. Икесенең кулында ятьмә сумка, ә анда сыра шешәләре һәм кәгазьгә төрелгән әйберләр-кабымлык булса кирәк. Капитан Катерина матросларны туктатты һәм чип-чиста немец телендә алар белән сөйләшә башлады. Габделнур авылда җидееллык мәктәптә немец телен өйрәнгән иде. Аларны сугыш вакытында ничәдер ел әсирлектә булган бер абый укытты. Ул китаптан уку гына түгел, ә сөйләшүен дә чатнатып “нимеччә” сөйләшә иде. Бер-ике елда шактый нәрсә өйрәнделәр укучылар анардан. Менә шул, техникумда чит тел кермәгәч, Габделнурнын бар белгәне исеннән чыгып очкан инде. Ә капитан Катерина, саф немец телендә тегеләр белән сөйләшеп, аларны комендатурага алып керде, кораб номерларын язып алды да, ятьмәләрен кире биреп, чыгарып җибәрде. Иң гаҗәбе шул булды патрульгә чыккан егетләргә: Катерина сыраларын алып калмады. Ә безнен матросларны аракыларыннан мәхрүм итте. Икенче вакыт. Габделнур, «иреккә» чыккач, үзе чак кына "янмады”. Алар өчәү киттеләр: озын, таза гәүдәле солдат—Новгородтан, ә икенчесе— ябыграк чырайлысы—Псков өлкәсеннән чакырылган егет. Өч солдат ин беренче нәүбәттә нишли инде, әлбәттә, кесәсендә "рәте” булса, кибеткә керә. Һәм, җыештырып, шулай иттеләр дә. Флотская урамыннан бераз баргач, сулга, Карл Маркс урамына борылдылар. Бихисап колонналы озын йорт—үзе бер кварталны биләп торучы Гостиный дворнын—сәүдәгәрләр курасының—беренче катына сугылып чыктылар. Янәшәдәге бакча эчендә генә хәл итмәкчеләр иде дә, шикләнделәр, чөнки урамда ун кеше очраса, анын сигезе хәрби бит Гражданская урамындагы өч катлы йортларның (ә монда алар барысы да тәбәнәк—и ке-өч-дүрт этажлы гына) берсенә юнәлделәр. Подъездга кереп, ин беренче фатирның кынгыравыма бастылар. Егетләр кырыйдарак, ә Габделнур ишек турында иде Уртача буйлы, илле яшьләр тирәсендәге, ак чәчле ир кеше ишек ачты Ул спорт костюмы чалбарыннан һәм майкачан иде. —Исәнмесез. Хужа аларнын сәламен алды һәм —Ни йомыш?—дип сорады. Габделнур читенсенеп кенә: —Стакан бирмәссез микән9—диде. Хужа елмаеп куйды. —Була —Аннан, нидер исенә төшкәндәй, кире борылды.—Баскычта гына эчәсезмени9 Керегез өйгә Бу йортта офицерлар күп. Күрүләре ихтимал. Солдатлар бер-беренә карашып алдылар Берсе дә фатирга аяк басарга кыймый иде Әмма офицерлар күзенә чалынмавын да хәерле Новгород егете тәвәккәлләде. —Мөмкин. Коридорга кергәч тә, ишек катында ук өчесе дә өнсез калдылар: кием элгечендә ике йолдызлы погоннары ялтырап торган кара китель эленеп тора иде. Гомерендә тотлыгунын нәрсә икәнен белмәгән Габделнур: —И-иптәш икенче ранг капитаны,—дип көчкә телен әйләндерде,—гафу итегез зинһар. Хужа. елмаеп, ана аркаларын күрсәтә башлаган солдатларга дәште Мин запаста инде, курыкмагыз. Шуннан сон гына егетләрнең эченә жылы керде Тулы гәүдәле, әмма хәрәкәтчән хужа, аларны кухняга дәшеп, стаканнар куйды, кабарга әзерләде Габделнур ана үзенә дә стакан алырга кушты Хужа: —За тех, кто в морс!—дип бушаткач кына егетләр стаканнарын күтәрделәр —Сезнен исәнлеккә, иптәш икенче ранг капитаны,— диде Габделнур Хужа, күрәсен, анын сөйләмендә акцент барын сизгән ахры —Син кайсы милләттән?—дип сорады —Татар түгелме9 —Әйе. —Мин дә татар бит!—диде хужа һәм болай да дустанә йөзе тагын да яктырып китге. Алар ярты сәгать чамасы утырдылар бу кунакчыл җыйнак кына өйдә. Хуҗанын аларны, бигрәк тә Габделнурны. җибәрәсе килмәгән иде Чөнки ерак бабаларының туган якларыннан солдатка алынган кеше белән бер сөйләшү—үзе бер гомер иде анын өчен. Ул хәрби-дингез училищесын тәмамлаган, су асты көймәсендә хезмәт иткән, сугышта катнашкан, хәзер ялда икән. Гаиләсе дә булган, нжин сугыш вакытында алар йортына бомба төшеп, хатыны белән баласы һәм әнисе һәлак булганнар. Офицер укымышлы кеше иде. Киштәләре китап белән тулган Ул. икенче очрашкач, солдатларга Ленинградның һәм Кронштадтның төзелү тарихы. Петр Беренче. Хәрби Диңгез флоты турында бик куп нәрсәләр әйтте Үзе татар булгач, аны күбрәк бу якларда яшәгән милләттәшләренең язмышы да кы зыксындыра икән —Петербургны төзегәндә безнен бабайлар да нык тырышканнар, юргаларда, салкын землянкаларда ачлы-туклы яшәгәннәр, күбесенен сөякләре сазлыкка батып калган Шәһәр кеше сөякләре өстенә корылган, имән субайларда I ы на тормый Олс 1710 елда ук Казаннан Россия флотына биш кораб гозеп җибәргәннәр Берсенә шәһәр исеме бирелгән була Ленинградта татарлар шактый күп икән, ә Кронштадтта—азрак. Нигездә, диңгез офицерлары һәм аларнын хатыннары икән. —Элек Кронштадтта безнен халык флотны азык-төлек, кирәк-ярак белән тәэмин итүдә катнашкан, сәүдәгәрләр инде. Владимир урамы чатында Татар йорты да булган. Хәзер дә граждански халык арасында татарлар бар,—диде ул.—Мин күпчелек үз ишләрем белән аралашам. Ә флотта татар егетләре элек-электән намуслы хезмәт иткәннәр, хәтта адмираллар да бар. Патша Россиясендә үк адмирал булган бер татар турында беләм.. Офицерның бүлмәсендә баян күреп. Габделнур аны сорап алды, уйнады. Икенче ранг капитаны өчен бу аерата зур шатлык иде. —Рәхмәт, энекәш!—диде ул сөенеп.—Мин үзем эч пошканда гына тоткалыйм. Уйнавым да—ташка үлчим, үзем өчен генә. Шулай да—бер юаныч. Татар көйләрен ишеттергәнен өчен аеруча рәхмәт. Бераз уйланып утыргач, ул көрсенеп куйды. —Мин ана телен дә бик белмим, фамилиям генә каттан. Чөнки минем ерак бабайны унбер яшеннән, ата-анасыннан тартып алып, Петр Беренче мәҗбүри рәвештә флотка китерткән, юнга итеп. Анын оныклары тырыша- тырмаша офицер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Минем әти дә өченче ранг капитаны иде. Сугышта һәлак булды. Зияратга аларнын су асты көймәсе экипажы тулысы белән Барып чыксан. күрерсен әле. Анда сугыштан соң баткан экипажларга да кабер ташлары куелган.. . . .Сонрак Габделнур чыннан да аларны күрде: бер кабер ташына дистәләгән фамилия язылган. Төрле милләтләрнең газиз уллары ташка уелган. Кемнәрнеңдер кадерле балаларыннан, баһадирларга тин асыл егетләрдән фәкать шул язулар гына калган. Чөнки ул морякларның күбесе кайдадыр диңгез төбендә, корыч табутлар эчендә яталар булыр. Бу ташлар—христиан зияратында. Моннан тыш шәһәр читендә мөселман һәм лютеран каберлеге дә бар икән әле. Офицер белән саубуллашып, урамга чыккач, егетләр Якорь мәйданына таба атладылар. Кызгылт гранит ташта (ә ул галәмәт зур ташны бөтен килеш китергәннәр) сакаллы бер карт басып тора. Сул кулын алга сузган, уны шинель кесәсендә, башында фуражка. Кызгылт таш өстенә астан кара төстәге дәһшәтле диңгез дулкыннары ургый, менә-менә аны юып төшерерләр төсле. Ләкин курку белмәс диңгезче аларга һич игътибар итмичә горур кыяфәттә басып тора. Һәйкәлнең һәр дүрт почмагында да чылбырлар белән үзара тоташкан якорьлар, алар хәтта икешәр. Әйләнә-тирәсен чәчәкләр бизи, газонда яшел чирәм үсә, читтәрәк шакмаклы таш түшәлгән, һәйкәлдә язу: "Адмиралу Степану Осиповичу Макарову”. Астарак ташның каян, кайчан һәм ни өчен китерелүе, һәйкәлнең Император Николай Икенче катнашында ачылган икәне дә (1913 елнын 24 июле) язылган. Ләкин Габделнурнын ин нык исендә калганы һәм соңыннан күп^ мәртәбәләр уйланырга мәҗбүр иткәне менә бу язу булды: “ПОМНИ ВОЙНУ." Куштырнаклар элек шулай язылган, күрәсең, баш хәреф тә юк, ноктасы квадрат рәвешендә. Рус-япон сугышы каһарманы, күпне күргән адмирал һәрчак сугышны истә тотарга кушкан икән, димәк, бу тикмәгә түгел... —Кечкенә генә шәһәр,—дип иптәшләренә мөрәжәгать итте Габделнур,—ә саный китсәң, Макаровтан башка да бик күп мәшһүр исемнәр монда үзләренең эзен калдырган: Белинсгаузен һәм Крузенштейн, Даль һәм Римский-Корсаков, Попов, Николай Гумилев, Айвазовский... VII Солдат-матрос арасында “байка” дип йөртелә торган гыйбарә бар. Ул кеше ышанмастай хәлләр, вакыйгаларга корылган була. Ләкин кайчагында хәрби хезмәттән кайткан егетләр сөйләгән бу “байка"лар чын дөреслеккә дә туры килә торгандыр. Шулай да, әйтик, Габделнур «мин Оборона министрын күрдем», дип сөйләсә, ышанучы сирәк булыр Фәкать үзе солдат шулпасы эчмәгәннәр генә авыз ачып тынлап торыр. Ә аны үз башыннан үткәргәннәрнең берсе, ну, егет, шыттырасын да инде, дияр, ә икенчесе, кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, дияр, өченчесе исә. аны ярты юлда ук бүлеп, алдакчы, дигән ярлык тагарга да күп сорамас Чөнки солдат кайда да, министр кайда?! Солдат жәһәннәм астындагы бер казармада, ә министр Мәскәү Кремлендә утыра Ләкин, ни хикмәт, министр да гел үз кабинетында гына утырмый икән шул! Икенче мәртәбә патруль булып чыккан көн иде. Әлбәттә, министр киләсе, нихәтле яшерен гамәл булса да, хәрби частьләрдә сизелми калмый Андый дәрәжәле кеше түгел, полк яки батальонга дивизия командиры киләсе булса да бөтен жир чистартыла-тазартыла, солдатның киеме, кыяфәте кат-кат тикшерелә, казармада үрнәк тәртип урнаштырыла, плац һәм сукмаклар себерелә. Кыскасы, карт солдатлар әйтмешли, саргая башлаган үләннәрне дә яшелгә буяткан салдафон-командирлар була. Шуна күрә, патрульгә билгеләнгәнче үк. Габделнур Оборона министры киләсен белә иде. Аңлашылса кирәк, анын белән Хәрби-Дингез флоты командующие да булачак. Патрульнен үз вазифасы бар урамнардагы тәртипне (хәрбиләргә кагылышлысын) күзәтү, солдат-матроснын тос-кыяфәтен. киемен тикшерү һәм башкалар Бүген кояшлы, жылы кон Яр буенда гадәттәгечә җиләсрәк Габделнур бу тирәләрдә элекке чыгуында да булган иде инде. Ул чакта капитан Катерина аларны туктатып тормыйча, ары алып киткән иде. Бүген нишләптер пирс тирәсеннән ерак китми, әледән-әле су буена караштыра Ниһаять, ул адымын акрынайтты, гуктады. Усть-Рогатка пирсында “Киров" крейсеры, эсминецлар, су асты көймәләренә каршы көрәшүче кече һәм зур кораблар, мина тральшиклары. горпеда катерлары һәм су асты көймәләре генә түгел, алагаем зур крейсердан да ике мәртәбә озынрак һәм биегрәк “Юрий Долгорукий" атлы кит аулау флотилиясе дә тора иде. Зифа буйлы хәрби кораблар арасына бу котсыз зур граждански кораб, кем әйтмешли, күн итекләр рәтенә килеп эләккән кирза кебек, ни өчен килеп елышты икән? Күрәсем, бүтән жирдә бу гигант туктарлык урын булмагандыр Пирснын бу ягында, кораблардан ундарак, бер катлы озын кызыл бина— Петр Беренче заманыннан бирле сакланып калган “Голланд кухнялары" Ул ярлары гранит ташлар белән ныгытылган “Игальян буасы" белән янәшә Буаның уртасында өскә таба су сиптереп торучы фонтан Гомумән, монда чит ил сүзләре еш кулланыла, чит җирләр белән бәйле корылмалар шактый Буадан ерак түгел, агачларга күмелеп бер бина утыра—аны “Итальян сарае ' дип йөртәләр Капитан Катеринадан Габделнур тагын бер сүз ишетте— футшток Безмен ил территориясендәге биеклекләр һәм тирәнлекләр Кронштадт фут штогындагы кульдән исәпләнә икән Әлбәттә, авызына кайткач. Габделнур, малайларның күзен кызыктырып, менә бу—министр белән күрешкән кул, шул коннән сон бер атна буена юмалым, дип тә лаф ора аза Ничек лисән дә була, ни әитсән лә ышанулары ихтимал Ләкин ул һич тә алай әйтә алмас иде. чөнки чынбарлык бүтәнчәрәк Патрульдәге солдатлар министр Малиновскийны да. флот Башкомандующие Горшковны да ерактан гына, алар ап-ак катердан төшкәндә генә күреп калдылар Капитан Катерина, егетләргә карап —Бу мизгелне хәтерегездә саклагыз: сез тере Малиновскийны күрдегез.— диде.—Дүрт сугышны—Беренче Бөтендонья. Гражданнар. Испания һәм Бөек Ватан сугышларын үз башыннан кичергән каһарман ул. Азмы-күпме газета караштырып барган, телевизор караган кеше буларак. Габделнур аны шундук таныды. Чөнки Родион Яковлевич Советлар Союзы Маршалы булу өстенә, ике тапкыр Советлар Союзы Каһарманы да иде Сугыш вакытында үсеп чыккан полководецларның берсе, ин тәжрибәле, ин күренекле маршаллардан санала. Безнен татар егетләре турында бик күп жылы сүзләр әйткән кеше “Мин. карт солдат, сугышта татар сугышчыларын һәм командирларын күп күрдем Һәм аларнын сугыштагы түземлегенә, корычтай нык ихтыярына соклана идем”,—дигән ул. Габделнур, шул сүзләр хәтеренә килгәч, анын үзен дә туган авылындагы бер абзыйга охшатты: битләре тулышып тора, янаклары кинчә, калынча кашлар астында кысыграк күзләр, тыныч холыклы, мөлаем һәм хәтта ки ягымлы дип әйтерлек караш. Егерме яшьлек солдат анын рәсми кәгазьләрдә поляк дип йөртелсә дә, асылда төрки кавемнән булган караим халкы вәкиле икәнен каян белсен?! Анын йөзендә күпчелек хәрби башлыкларга хас кырыслык та, кискенлек тә чагылмый. Күрәсең, тәвәккәллек, уйлап эш итү, ихтыяр көче, полководец осталыгы, рухи ныклык кебек асыл сыйфатлары бик нык эчкә яшеренгән Алар фәкать кирәк чакта гына тышка бәреп чыгалардыр. Менә шундый иде ул батыр ир-егетләребезне зурлаган маршал! Хәер, безнен асыл егетләргә-каһарманнарга Жуков, Конев, Рокоссовский кебек бөек полководецлар да сокланмыйча калмаганнар. Конев хәтта: “Татар егетләре арысланнар кебек сугышты”,—ди. Әйтерсен лә Тукай сүзләрен кабатлый: “Без сугышта арысланнан көчлебез". Малиновский белән янәшә Советлар Союзы Флоты адмиралы Горшков атлый. Сергей Георгиевич күзлекле, таза гәүдәле, уртача буйлы, ак китель һәм алтын кокардалы фуражка кигән. Анысы да сугыш вакытында күп батырлыклар күрсәткән командир, кыю диңгезче. Ә менә алар артында, элеккечә итеп әйткәндә, свита составында бик яшь—угыз-утыз бишләр тирәсендәрәк—адмираллар һәм генераллар күреп, Габделнур шаккатты. Ул ирексездән: —Иптәш капитан, ә каян бу яшь генераллар һәм адмираллар?—дип сорады. Капитан Катерина бер генә секундка, әйтергәме-юкмы, дип икеләнеп торды. Аннары, егетнен кызыксынуына һәм күзәтүчәнлегенә күнеле булып, үзенен шул сорауга жавап бирә алуына горурланып: —Алар Корея сугышын үткән егетләрдер!—диде. Кистереп әйтмәгәнлектән, анын тавышында бераз серлелек тә акланды. Янадан сүз озайтылмады. Анысын инде Габделнур үзе дә белә: илленче елларда анын туган авылы өстеннән бик еш кына унар-унбишәр самолет берьюлы көнчыгыш тарафка очып үтә иде. Азарнын кай якка баруын кунакка кайткан бер офицер әйтте. Соныннан, техникумда укыганда да. политзанятиеләрдә дә ул сугышның сабаклары турында сүз күп булды. Күрәсен. батырлык кылып, исән калган офицерлар хәрби хезмәт баскычы буенча тиз күтәрелгәннәрдер. Моны гаеп итеп булмый. Бу—гажәп тә түгел Офицер булырга хыялланган егет үзенен ни-нәрсәгә барганын яхшы андый. Анламаса, училище курсантларына моны яхшы төшендерәләр: син—гаскәри, илне сакларга, кирәксә гомереңне дә жәлләмәскә тиеш, исән калсаң—үсәсен. лампаслы чалбар да киярсең. Тик анын өчен намус белән хезмәт ит, кирәк чакта яу кырында яки жай чыкканда батырлык күрсәт! Тора-бара бу офицерның канына сенә, яшәеш рәвешенә әйләнә. Әллә кайдагы чит-ят җирләргә дә озаталар аларны. Күбесе ирекле булып та бара. Чөнки ул гомере буе сугышырга өйрәнә, шуна әзерләнә Тыныч тормышта да тиз үскән офицерлар очрый. Кичә, Ленин бүлмәсендә, күптиражлы хәрби газета укып утырган Габделнур бер язмага игътибар итте Анда сүз дингезче-офииер турында бара. Ул татар егете күрше Чувашстаннан. өченче ранг капитаны, егерме жиде яшендә. Һәм менә шушы офицерны атом су асты көймәсе командиры итеп билгеләгәннәр. Димәк, ул хезмәт урыны буенча беренче ранг капитаны булачак—адмиралга бер генә адым кала. Була алырмы бу егет адмирал, юкмы, анысы язмыш эше. Ләкин шул яшьтә баллистик ракеталар белән коралланган куәтле субмарина командиры булу—үзе зур дәрәжә. утыз яшьләрендә беренче ранг капитаны булу да зур бәхет Мона ирешү җиңел бирелмидер. Хәзер бит сугыш чоры түгел Габделнурнын кайдадыр укыганы булды: кырык өченче елны, Сталинград фронтында егерме ике яшьлек дүрт полковник булган. Ул—канлы сугыш барган заман. ә монда... Габделнур дулкынлануын яшерә алмады һәм —Иптәш капитан, сез аларны еш күрәсездер инде'7—дип сорады Ике метрга якын буйлы капитан Катерина ана сәерсенеп, багана башыннан түбән караган сыман, иелебрәк күзләрен текәде Анын карашы гүя. кара син нинди кызыксынучан икәнсен. дип әйтә иде Ләкин ул егетнен күзләрендә самимилек чагылышын гына күрде Шулай да жавап урынына үзе сорау бирле — Нинди мәгънәдә? Габделнур иннәрен сикертте — Шундый зур кешеләрне безнең беренче күрү бит Шуна сорыйм Я надан әллә күрәбез, әллә юк. Ә сез.. —Аларны мин дә көн саен күреп тормыйм.—диде капитан елмаеп, солдатның җавабыннан канәгать калып —Ә вагракларын күрергә туры килә. Тикшерүләр сш була. Чөнки безгә, дингез державасы буларак, флотны сугышчан әзерлектә тотарга кирәк Флотны гына түгел, армияны да. Әле патша Александр Өченче үзенең улына, булачак император Николай Икенчегә: “Исеңдә тот. Ники, Россиянен рус армиясеннән һәм Хәрби Дингез флотыннан башка союзниклары юк".—дигән. Капитан Катеринанын пагша сүзләрен китерүе Габделнур өчен сәеррәк яңгырады, чөнки бүгенге көндә безнен союзникларыбыз күп бит Варшава договоры бар. социалистик илләр дистәдән артык. Куба—Американын борын төбендә үк Шулай да сонгы вакытта халыкара хәлләр куерып китте Габделнурларны еш кына тревога белән күгәрәләр дә. тоне буе урамда, бөркәвечле машинанын кузовында утырталар..