Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕФӘК ПӘРӘВЕЗ

К ояш сизелерлек түбәнәя барса да анын нурлары җиһанга юмарт җылылык сибә. Талгын гына җил исеп куя. биегрәк үләннәргә кунган нечкә ефәк пәрәвез җепләре тирбәлеп-тирбәлеп ала. Кипкән чирәм остенә ягып Галимулла абзый зәнгәр күктәге ап-ак болытларга каран башын чайкап куя: дөньяда нинди хозурлык, җылы, рәхәт Каядыр мәңгелеккә юл тоткан ак болытлар әкрен генә агып, төрле кыяфәтләргә керә. Әле әнә берсе йөгереп баручы чебеш сыман иде Инде менә икенчесе, бөдрәләнеп, бәрән төсен алды Ул гади сурәтләр Галимулла абзыйның хәтер төпкеленнән әллә кайчангы өзек-өзек вакыйгаларны, атарга бәйләнешле кешеләрнең йөзләрен калкыта. Алар нәкъ шушы ак болытлар шикелле шуалар да шуалар. Бүген Галимулла абзыйның кәефе әйбәт. Кып-кызыл булып өлгергән помидорларын җыйды, фанер өсләренә тигезләп тезеп куйды. Уллары, киленнәре килеп алыр, әзерне алып китәргә генә вакытлары табылыр Помидор түтәленнән казган таякларны да Галимулла абзый, тыгыхзал бәйләп, дачасының подвалына кертеп салды. Киләсе елга чаклы азар да ял итсен, быел әнә нихәтле уңыш күтәреп тордылар Әйе Помидор таяклары исенә төшкәч. Галимулла абзыинын йөзенә тагын елмаю йөгерде, атармы бакча күршесе Сәйфи бүләк иткән иде. Әйбәт кеше Яшь булса да бик күп белә—прафиссыр. — Менә сиңа. Галимулла абзый, чикләвек урманыннан кисеп таяклар атып килдем Әйдә, рәхәтен күр. Үазәре җиңел, үзләре нык. тиз череми дә.-диде прафиссыр —Менә ничәнче ел инде безгә шундый казыклар «әтличне» хезмәт итә. Мактап бетерерлек түгел. Автобус тукталышына килгән кешеләр картның коры үлән өстендә күккә карап, хәрәкәтсез ятуыннан шикләнеп, якынрак киләләр дә. елмаеп, рәхәтләнеп, изрәп, буыннарын яздырып ятканын сизеп, аны-моны әйтми, читкәрәк китәләр. Эиас ХОСЭНОВ (1935) публицист, шагыйрь /им и/юлаик * Җырым а.\ җимин». • Мич һешсирш- нрчтчч* ди/зм китаплар, пы-си. повестьлар Рим кутанлы < цгичршпчр авторы. Казанда яши Автобус көттерә. Кайтырга җыенган бакчачылар, аяклары аргач, җиргә чүмәшеп, берәр нәрсә җәеп утыру җаен карыйлар. Шикләнәсе юк, җир коры, кипкән үлән шытырдап тора. Читтәрәк инде табигать каршында изге Вазыйфаларын үтәгән тук кош-кортлар иренеп кенә үлән арасыннан нидер эзләп йөри. Алар да жәйнен сонгы көннәреннән рәхәт күреп калырга теләгәндәй, ашыкмыйлар, башларын әле бер, әле икенче якка кыегайтып, күкне күзәтәләр. Ә мен төрле жан иясе—кырмыскалар, чикерткәләр, коңгызлар—мәхлуклар һаман эштә: йөгерәләр, сикерешәләр, аяз, матур, рәхәт көннән файдаланып калыр өчендер инде, бетмәс-төкәнмәс эшләре белән кыштыр-кыштыр киләләр Әйе. дөнья бу. Исән-саулар өчен шатланып бетмәслек рәхәт дөнья. Ә инде Ярар ла, бүген көне ул түгел. Авыр уйлар читтә йөреп торсын. Сәйфигә теге «Дибарау» сортлы помидор орлыгын бирдеме сон әле ул? Шайтан алгыры, юк бугай. Хәтер түгел инде бу, тишек чиләк. Заманында Коръәнне яттан су урынына эчкән кеше. . хәзер менә ялгышкалап ала. Юк, ул изге китап сурәләрен ялгышып укырга ярамый. Монысын Галимулла абзый гөнаһка саный. Коръән инде ул. Ә «Дибарау» орлыгын биргәнен- бирмәгәнен хәтерләмәү—бусы инде бернигә дә сыймый. Кара син. ә! Карт җиргә җәйгән иске плащыннан торып утырды. Кәефе кырыла башлады мәллә? Ул тирә-ягына каранып алды. Шәһәргә кайтучы кешеләр шактый җыелган икән. Һәй, бу автобус йөртүчеләрне! Теге колга сыман озын буйлы җилбәзәкләр нишли анда тагын? Сигарет кабын җиргә аттылар түгелме?!. Тирә-юньдә аунап яткан тәмәке төпчекләре, буш шешәләр, конфет кәгазьләре генә җитмәгән. Табигатьне һәркем шулай быкырдата башласамы? Галимулла абзый тезләнеп әкрен генә торды да, теге үсмерләр ташлаган кәгазьне алып, каршыларына китте Барды, туктады, дәшми-нитми генә чүпне сузды. Тегеләр, картлач әллә җинеләя башлаганмы диптер, күрәсен. гаҗәпләнеп аңа текәлделәр. Аларның кәгазьне алырга ниятләре юклыгын күргәч, карт аны берсенен җирдәге сумкасы өстенә куйды да кәрҗине янына китте. —Эй, старик, ты че, очумел? Маклашки захотел?!—дип «колгаларның» берсе картка таба юнәлде. Тукталышта басып торган хатын-кыз түзмәде: —Оятлары да юк, олы кеше дип тә тормыйлар. Кайберләре: —Үзе дә инде Сөт тешләре дә төшмәгән нәмәстәләргә бәйләнергә,— дип каршы килде. Карт кабат урынына барып утырды. Үсмерләрнең берсе, якын ук килеп, тибәргә җыенган иде, аны кемдер кинәт кенә муеныннан кысып, кулын каерып тотып алды. Икенче «колга»: —Мужик, мужик, ты че?! Отпусти его!—дип иптәшенә ярдәмгә ашыкты —Яшьләр, кисәтеп әйтәм, ачуымны чыгармагыз. Бабай хаклы! Моны беренче «колганың» кулын каерып тоткан кыска буйлы, юан муенлы, күзләре ут кебек янып торган ир кеше әйтте. —Бар, энем, бар,—диде ул.—Олы кешеләргә генә түгел, үз ишегезгә дә кул күтәрмәгез. Ахыры начар бетәсен онытмагыз. Кинәт кенә килеп чыккан бу хәлне көтмәгән егет кисәкләре әтәчләнеп тормадылар. Нык бәдәнле, беләкләре күлмәгенең кыска җиңнәрен кабартып торган ирдән шүрләделәр, бәхәсләшә-бәхәсләшә тукталыштан ук китеп бардылар Ир кеше Галимулла абзый янына килеп, җиргә утырырга ниятләгән иде, карт плашынын читенәрәк шуды да кулы белән дәшми-нитми үз янына урын күрсәтте. Әйтерсен лә әле генә нәкъ менә шушында берни дә булмаган, беркем дә берни дә күрмәгән, ишетмәгән кебек Галимулла абзый сорап куйды: —«Дибарау» дигән помидорын бармы? Бик яхшы сорт Эре түгел. Тип- тигез. Тозларга дисәң—үтергән дә бетергән инде менә —Юк ул миндә. «Бычье сердце». тагын әллә нинди сортлар бар. «Дибарау» юк. — Бирермен. Виноград шикелле кат-кат булып үсә. Тәме дә шәп. —Рәхмәт. —Киләсе ялда шушында очрашырбыз. Помидорларның ин шәпләрен сайлап алып килермен. Орлыкка калдырганнардан. Орлык киптерә беләсеңме- ’ — Беләм анысы. —Алайса бик шәп. Галимулла абзый кызгылт тамырлар белән чуарланган күхләрен ерактагы зәңгәр урманга озак кына текәп торгач: —Әй. дөньяның хозурлыгы, ә?!—дип куйды —Менә карап ятам да. бу якты дөньяда кешенең илаһи бөеклегенә сокланам, әйе. Син. энем, кем дип әйтим, гажәпләнмә әле Шул ук вакытта —Булат исемле мин — Мин Галимулла. Син. Булат энем, гажәпләнмә әле Бу матур дөньяга Ходай Тәгалә кешене сәгадәт тавына менсен дип. рәхәт күрергә яраткан бит Кара әле бу камиллекне, бу матурлыкны Кояш кояш урынында Жир жир урынында. Бар жан иясе яшәр өчен, буын калдырыр өчен мәш килә. Шулар арасында әнә теге корыкуык кыдрачлар ла очрап куя. кәнишне Галимулла абзый жирәнсу-аксыл сакалын жинелчә генә кашып ала. Мондый матур көндә, җанын рәхәтләнеп, иркенләп киткән мизгелләрдә сөйләшеп торуны гөнаһ санагандай, кинәт кенә тынып каза, аннары тагын үз уйларын сүтә башлый. —Этнең теше бар. Мәченең тырнагы. Кошнын томшыгы Һәр жан иясенен дөньяда яшисе килә. Ул яшәү өчен көрәшә Әйе Ә кеше ’ Ходай аңа ин зур. иң көчле корал биргән Акыл. Акыл! Ә ул аны менә хәзер, менә бүген куллана беләме, ә? Кара инде бу чүплекне! Кеше шушы табигатьнең тажы бит ул. Нишләп сон кеше дигәнен үзен шушы хозурлыкка каршы куя- ’ Ә?! Галимулла абзый, онытылып бугай, сонгы уйларын кычкырып ук әйтеп салгач, уянып киткәндәй, янәшәсендә утырган Булатка карап алды —Гел болай барса, кеше дигән жан иясе үзен-үзе югалтачак,—диде Булат — Сез дөрес әйтәсез. Галимулла абзый —Ә-ә. юк!—Карт кинәт ана каршы төште —Юк Ходай аны үзен-үзе бетерергә дип яратмаган энем, кем Булат. Алай булмый ул. юк С тал быть. кеше яшәргә тиеш Камилләшә барып яшәргә тиеш, кәнишне Хөрмә гоше була апмаса да. Әйе Ярар. Булат энем. «Дибарау.ны утырт син. утырт Мин сиңа анын менә дигән орлыгын бирермен Үзе бит һәйбәт шыта, һәйбәт үсә... Әйе.. Автобус озак килми торганга ачулары чыккан кешеләр картның тыныч кына шулай әңгәмә корып, гапләшеп утыруын ишетепмедер, тына төштеләр —Менә син. кем Булат энем, бу көмеш пәрәвезләргә кара әле Бөтен дөньяны басыл, сарыла алган нәрсәгә сарылып, таралып, җилфердәп торалар Әйе. Бөтен гомерләре бер-ике кон инде аларнын Әйе Анда да янгыр яумаса Ә төптән уйласаң, ай-һай Коры, матур көз көннәрендә, сл саен янарын, бөтен дөньяга таралалар Ел саен Мәңгелек бит алар Кеше дә шулай мәңгелек Үзен-үзе тота белсә Әйе Эчкечелеккә бирелеп, тәмәке тартып, борчуга сабышып эштән чьпсмаса Борчу да бик бетерә кешене, борчу да. Әнә бит автобус килмәгәнгә ничек җеннәре чыга Кая ашыгалар? Ә бер уйлап карасаң, шушы хозурлыкта, рәхәтләнеп саф һава ю« сулап тик утыр бит инде, югыйсә? Шулаймы, юкмы? Бәхет бит бу. —Бәхет дип Бәхет анда гына түгелдер инде ул, абзый.. —Һәй. энем кем Булат, мин алай димәдем ләса. Юк, анда гына түгел, кәнишне. Ә менә дөнья куып, яшәүнең рәхәтен татый белмәсән, анын ни кызыгы бар соң? Саранланып, ишек шыгырдаганнан да төсен качса, эчеңнән сызып, тирә-юньне, әйләнә-тирәңдәге кешеләрне күзен, күнелен күрмәсә, ул инде бәхет түгел, бәхетсезлек, ягъни мәсәлән.. Автобус күренмиме соң, халык тынычланыр иде, диюем. —Юк бит әлегә —Ярый, алайса. Тынласан, мин сиңа, Булат энем, бер гыйбрәтле хәл сөйлим әле Бу карт чистый чыршы сагызы булды димәсәң. . —Юк. Галимулла абзый, юк. Син әллә кайсы ягын белән минем әтине искә төшердең бит әле. Ул да шулай жае килгәндә тәфсилләп сөйләшеп утырырга ярата иде. Хәзер мәрхүм инде. —Ярар, авыр туфрагы жинел, гүре нурлы булсын. Мин анын Шәрифләренә дога кылып алыйм әле. Атаңның исеме ничек дидең? —Габделбәр иде. —Хуш... Карт авыз эченнән генә дога укып, сакал баскан битен сыпыргач, ерактагы зәнгәр урманга кабат күз төшереп алгач, салмак кына сөйли башлады. Гыйбрәтле хәл дигәнне ишеткәнгәме, башка юлчылар да әкренләп болар янына елыштылар. —Фронттан без авылга берничә кеше генә исән кайттык. Шуларнын берсе Гарәфетдин ие. Күкрәге тулы орден-медаль. Ул миннән олырак ие. Гомерле булды. Тик тормышы кызыксыз үтте. —Хикмәт нәрсәдә иде соң? —Тынла син. Авылда алар тау өстендә гомер иттеләр. Мул яшәделәр. Ә тау астында, үзләре алдында гына Гарәфетдиннен ата-анасы яшәде. Бик картлар ие инде. Карт белән карчык жәен-кышын житәкләшеп урманга утынга йөриләр, өйләре чыпчык оясы хәтле генә булса да, ягарга кирәк бит. язын бакча казып бәрәңге утырталар, ә менә Гарәфетдин таудан төшеп ник бер ярдәм итеп карасын. Тамаклары тукмы, өс-башлары бөтенме, өйләре жылымы- юкмы. әйләнеп тә карамады. Хатыны бик үчле, усал, саран, түгелгәнне кире ялар бер нәрсә ие. Шуның алдында тез чүкте инде ул, шуның сүзеннән чыга алмады. Ничек йөрәге чыдагандыр ул әрекмән боламыгының. Әтисе сукыраеп, ничә ел сәке өстендә утырды, бу пошынмады, төшеп тә карамады, әллә бар аңа ата-анасы, әллә юк. Хатынының култык астында ышык тапты. Күрше- күлән мунча ягып кертте, ә болар юк. Ахырдан нәрсә белән бетте диярсең инде, син, иеме? Ямьсез бетте шул, ямьсез. Казанда яшәгән олы улы да, сугыштан сон туганы да эчкечегә әйләнде. Кечесе әллә кайларга Себерләргә китеп, айдан-айга: «Мине куып чыгаргандай чыгарып җибәрдегез, кайтам да малны бүләм»,—дип жанын талап торды. Атасынын күзенә малы күренмәде, рәхәте дә булмады. Картая-картая Гарәфетдин акылга да җиңеләя башлады, ярый әле үлеп котылды. Ә теге малае кайтып, абыйсы, әнисе белән судлашып бетте. Вак-төякне кулга төшереп, жанына жылы урын таба алмыйча, янә китеп югалды. Соңыннан кайдадыр поезд астына эләккән дигән хәбәре килде. Кызының да бәхете булмады, ирдән-иргә йөреп, аннары бер урыска чыгып, этле-мәчеле яшәде Әниләре йөрәге ярылып үлде. Менә ул, энем Булат, тормыш хәлләре. Ходай Тәгалә белә, күрә ул. Анаң каргышыннан сакланырга кирәк. Гөнаһың өчен үзен генә түгел, җиде буын балан да жаваплы була. Ата-ана хакы дигән нәрсә бар ул бу дөньяда. Әйе. Теге автобус килә бугай, иеме? —Әйе. шул... Ниһаять. Юлчылар, бакчачылар кәржиннәре. сумкалары янына ашыктылар Галимулла карт та салмак хәрәкәтләр белән торып, плащын какты да. кәржинен күтәреп автобуска юнәлде Булат ана ярдәм итәргә теләгән иде дә, карт: —Кирәкми, энем. Кул-аягым йөргәндә мин бөтен эшне үзем эшләргә тиеш,—дип каршы төште. Ул автобус янына килеп җиткәндә ишекләр ачылып китте Һәй. ни гажәп, әле генә шау-гөр килеп тукталышка ябырылган кешеләр —Әйдә, бабай, әйдә кер,—дип Галимулла абзыйга юл бирделәр Картнын йөзенә елмаю йөгерде, ул рәхмәт укый-укый автобуска кереп утырды Анын янына Булат урнашты. Алар үз уйларына бирелеп, шактый гына сөйләшми кайттылар Бераздан Булат әйтеп куйды: —Кеше—ефәк пәрәвез дисен инде Шулай шул Табигатьнен ин сөекле баласы .. Ефәк пәрәвез Икенче атнада Булат тукталышка шактый аллан килде Тора-бара бакчачылар күп җыелды, тик Галимулла абзый гына күренмәде Нәрсә булды икән картка, сүзендә тора торган абзый кебек иде ләбаса, дип Булат түземсезләнеп котте. Бер мәлне анын күзенә унбер-унике яшьлек малай чалынды Ул әле бер ир кеше янына, әле икенчесе янына килеп, нидер сорашып йөри иде. — Кара инде, ә! Өс-башы да матур үзенен. чәче дә пөхтә итеп алынган, димәк, тәрбиясе бар. ә үзе кешеләрдән нидер соранып йөри.—дип Булат ачуланып та өлгерде. Ул арада малай анын янына килеп туктады. Булат аны шелтатәргә генә дигәндә, малай: —Абый, сезнен исемегез Булат түгелме- ’— дип сорады —Әйе, Булат мин. Ә бу сиңа нигә кирәк булды але‘> —Әй, таптым бит тәки. Бик яхшы булды әле Менә сезгә дәү әтием Галимулла помидорлар бирергә кушты Орлыкка дип. Мә. алыгыз.—диде малай һәм пакетка салган кып-кызыл биш помидор сузды —Ә дәү әтиең үзе кайда сон, ник килмәде? —Авырып китте әле ул. Бик йөткерә. Карт бит инде Ничек тә таба күр. кулына тоттыр,—дип кабат-кабат әйтте. -Ярар, энем. Бик зур рәхмәт әйт үзенә Тизрәк терелсен' -Ярар. Булат абый. Хушыгыз!—диде малай. Аннары кулындагы очкычынын пропеллерын зыр-зыр әйләндереп йөгереп китеп тә барды