АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Каракитә Каракитә авыллары искә төшкәндә, иң беренче күз аллыма килгән әйбер тәрәзә төпләрендә үскән гөлләр. Әллә соң Каракитә хатын-кызлары үзара ярыша-ярыша гөлләрнең иң матурларын үстерәләр микән? Югары Каракитә авылы район үзәге Чүпрәледән 20. Түбән Каракитә 21 чакрым ераклыкта урнашкан Каракитә авыллары Чуваш республикасы белән янәшәрәк тора Аны чувашлар Карахата дип йөртәләр Авыл атамасы Казан ханлыгы чорына нисбәтле чыганакларда һәм башка тарихи хезмәтләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә искә алына 1859 ел мәгълүматларына караганда. Түбән Каракитә һәм Югары Каракитәдә дә лашманчылар яшәгән Түбән Каракитәнең 66 йортында 370 ир-ат һәм 354 хатын-кыз көн иткән Бер мәчет эшләгән Югары Каракитәнең 101 йортында 544 ир-ат һәм 477 хатын-кыз яшәгән Мәчет берәү булган Кечкенә генә булса да. һәр авылның зур тарихы була Каракитә авылының да тарихы борынгы чорларга барып тоташа Авылда яши торган өлкән буын вәкилләре сөйләвенә караганда, Югары һәм Түбән Каракитә авыллары оешканда, бу төбәк кара урманнар белән капланган булган, анда аю-бүреләр һәм башка кыргый җанварлар да күп булган Авыл халкы хәзерге иген басуларын карурманны төпләп яисә яндырып ясаган. Моны тирә-юньдәге топоиимнар да раслый Карурман кыры. Лашман күпере һб. Бу урманнарда, димәк, лашманчылар да эшләгәннәр, дәүләт өчен урман кискәннәр Авыллар нигезләнүгә һәм Каракитә дигән исем килеп чыгуга карата халык хәтерендә күп төрле гоман-фаразлар яши Авыл оешканчы ук монда халык яшәгән инде Урта мәктәпне салганда урынын Кара елга буеннан сайлаганнар. Җир казу эшләре башлангач, биредә кеше сөякләре һәм археологик ядкарьләр табылган Бу елгадан өске яктарак урнашкан басу киртә белән тотып алынган булган. Соңрак киртәне кара киртә дип йөртә башлаганнар Шуңа бәйле рәвештә авылны да Каракитә дип кушканнар Халык этимологиясенә нигезләнгән фараз әнә шундый. Каракитә атамасы нәрсә аңлата соң? Бу турыда төрле фикерләр бар Профессор Гомәр Саттаров чуваш галиме В К Магнийкайның «Список селений (мишарей) в Буинском уездс Симбирский губернии* хезмәтендә Каракитә авылы атамасының килеп чыгышын Кара Катта (чувашча Хура Кага, «кара куаклык*) дип. чуваш теле нигезендә аңлатуын кабул итә Безнең уебызча, авыл исеме борышы төрки кабиләләрнең бер торс кара киданнарга нисбәтле рәвештә барлыкка килгән Авылның урысча атамасы Каракитан рәвешле бирелгән Ул-борынгы төрки этноннм язылышына һәм әйтелешенә тагын да якын Тарихчы һәм этнограф һ В Йосыпов үзенең «Булгар-татарская эпиграфика и топонимика как источник исследования эгногенеза казанских татар* мәкаләсендә Татарстандагы байтак кына топоннмнарның килеп чыгышын гел һәм ономастика закончалыкларын нечкәләп исәпкә алын, борынгы төрки һәм башка халыкларның этноннмнары белән бәйли. Автор, топонимика һәм гидронимика мәгълүматларыннан чыгын, татарларның бабаларында, башка төрки халыкларда да очрый торган түбәндәге этионимик атамалар (ыру-кабнлә исемнәре) кулланылышта йөргән дип саный Газлар, Дәнамы Башы журналыбызның 6 санында Тоба, Телес, Тәтеш, Мөңдеш, Дусем, Төркәш, Карлык, Кыят, Аты, Пәрәү, Сарай, Алат, Сарман, Кыркүл, Күл, Сөн, Үләмә(Ыглама), Күкчә, Бия, Ачы, Кәче, Чал һ 6 Бу тоионпмнарнын һәм гидронимнарнын нигезендә борынгы төрки кабилә исемнәре (этнонимнар) ята дип яза ул. Тарихтан билгеле булганча, борынгы төрки кабилә-кавемнәриең кайберләре утрак тормышка күчеп, төрле урыннарга нигезләнеп калганнар. Халык хәтерендә Түбән һәм Югары Каракитә авыллары оешкан чор булып 1440 ел сакланып калган Бу авылларны Алатырь ягындагы Каракитә авылыннан күчеп килүчеләр нигезләгән Югары Каракитәне Акмай, Түбән Каракитәне Тукмай исемле кешеләр башлап җибәргән Ике гаилә Касыйм якларыннан да килеп урнашкан Тора-бара бу урыннарга башка кешеләр дә килеп утыра башлый һәм авыллар зурайганнан-зурая бара. Хәзер ике авыл арасыннан олы юл үтә. Революциягә кадәр Югары Каракитә белән Түбән Каракитә авыллары халкы арасында низаг та чыгып алган. Түбән авыллар Югары авылдан 5 елга арендага җир алып торганнар. Вакыты үткәч, Түбән авылларның җирне кире кайтарып бирәселәре килмәгән. Шунын нәтиҗәсендә авыллар арасында җир өчен сугыш чыккан. Бу мәгълүматлар белән авылның тарих музеенда танышырга мөмкин. Авыл музее мәдәният йортының өске катына урнашкан. Анда авыл тарихы, халык хуҗалыгының элекке көнкүреш әйберләре, авылның күренекле кешеләре турында мәгълүматлар һәм аларнын фоторәсемнәре кадерләп саклана. Югары Каракитә авылында яшәгән Габделсаттар бабайларга Габделҗәббар Кандалый да килеп йөргән. Шулай ук ул Сембер өязендәге Каракнтәгә дә барып чыга торган булган. 1985 елда мин Буа һәм Чүпрәле районнары авылларында экспедицияләрдә йөрдем. Халык күңелендә үзебезнең йола-кануннарга карата сакланган көчле ихтирамны күреп исләрем китә иде. Бу якларда һәр авылда чират белән мәүлет укыталар, рамазан аенда авыз ачтыру (ифтар) мәҗлесләре ясыйлар Чират белән үткәрүнең сәбәбе бик гади, әгәр чиратны мулла дәфтәренә язып алып бармаса, авылда бер көнне ун-унбиш урында дини мәҗлес җыелачак һәм халык кайсына барырга икән дип аптырап калачак. Дин тоту, исламга мәхәббәт һәм хөрмәт бу якларда бик нык сакланган Кайбер аймакларда яши торган милләттәшләремә мин бу яклардагы кардәшләреннән үрнәк алырга киңәш итәр идем. Югыйсә, шагыйрь Харрас Әюпнең «Мәүлет кичеңдә* дигән шигыре юк җирдә тумаган, ә чынбарлыкны чагылдыра. Менә ул юллар: Гүр иясе к)рше карчыклары! Кичерегез барсы өчен дэ— Кайтарасым килде бүген сезне Бик күптәнге мәүлет киченә. Күбегез тол. Яшьләр кипкән инде Чаба-чаба колхоз эшенә. Җанын сыйпап бер юатыр өчен Мөнәҗәт тә җитә кешегә... Сезнең якты әле дә төшә безгә... Бүгенгеләр нәрсә калдырсын— Уң белән сул тәмам буталган чак. Кая барыйк, кыйбла бармы соң? Юл тапкансыз. Юкса лампагыз да Җиделегенә иде ул чакта Ә без менә юлдан язып беттек, Ильич яктысында булсак та. Каракитә җирләре гүзәл Аның тирә-ягында географик берәмлекләр, аерым алганда елга-инешләр. чишмә-кизләүләр, урман-аланнар. күлләр, юл. урам. тау. чалу һәм авылга ямь биреп торучы болын-басулар күп Исемнәре халыкның күнел түреннән чыкканга, жанга һәм йөрәккә якын Аларнын ин әһәмиятле ягы шунда, бу исемнәр халыкның тел үзенчәлекләрен, тарихи үсеш баскычларын, үсешнен бормалы юлларын чагылдыралар Авыл яныннан ага торган суны Түбән елга дип йөртәләр Авыл уртасыннан Кара елга ага. Хәзер бу елтанын суы бик саеккан Кыркеләү суы Түбән елгага кушыла Анын суы келәүлс дип исәпләнә Авыл халкы сөйләвенә караганда, бу елгадан су эчкәннән соң бер хатын-кызның авызы кыйшайган. Елга суының шулай тота торган гадәте бар икәнлеген бик әйбәт белгәннәр һәм аның янында итәк-җиңне җыеп йөргәннәр Түбән елга суы Бизнәгә кушыла Бнзнә исә Сор (Сура) суына тоташа Моннан башка тагын Кара, Саз, Челем. Кукавыш, Ыҗы. Ярана. У сия һәм Урта елга исеме алган инеш-сулар бар Чишмәләрдән Кыркеләү кизләве. Тяпын. Купка. Җиде кизләү атамаларын әйтергә мөмкин Мукай бабай кизләвенең суын Югары Каракита халкы элек-электән яратып эчкән. Ташкизләү чишмәсе суын Бизнәгә коя Шушы таш арасыннан тибеп чыга торган чишмәләрнең җанлы агышы газиз җир-ананың йөрәк тибеше булып хәтердә кала. Урын исемнәреннән Аю кыры, Стрелка. Туктык. Җиде кизләү өсте. Вәлит чирәме. Аюлар җирләре һ. б., кыр исемнәреннән Эсте чалган. Атламыш. Торна аланы. Карурман. Төбәк кыры һ. б., аннары Зур күл. Урта кырдагы күл. Бизнә тавы, Кыркабак юлы. Саз күпере. Ыстан күпер. Мунчала күпере. Лашман күпере һ б. кебек атамаларны искә төшереп китү урынлы булыр Авылдан якын гына урман бар Ул Кара урман дип йөртелә Аннан узгач. Челем авылының печәнлек җирләре китә. Күрше чуваш авылы белән ике арада таулык Авылдан күрше авылга барганда. Ыстан күперен чыгарга кирәк Авылның түбән як кырыенда куаклык үсә. аның янында саулык Ул җирне Тупик дип атыйлар Элек анда сазлыкны киптереп яшелчә утыртканнар, печән җире ясаганнар Сазлыкның бер урыны әле дә булса кыргый халәтен саклаган Авылда оч зират бар. Аларның берсе Югары авылда, икенчесе Түбән авылда, өченчесе урталыкта, ул элекке зират. Өченче зират җир белән тигезләнгән, тирә-юне тотып алынмаган Беренчесе һәм икенчесе тотып алынган, авыллар халкы аларны тәртиптә тота. Җәен халык андагы печәнне чаба. язын, коелып кыш чыккан яфракларны себерә зиратны чистарта. Авыл уртасында ак кирпечтән салынган ике катлы мәдәният йорты балкып тора Алда әйтеп кителгәнчә, аның икенче катында авылның тарих музее һәм китапханә урнашкан «Йолдызкай* дип исемләнгән балалар бакчасы Югары авылда Анда сабынлар уйнарга, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәнәләр Авыл халкы бер-береСНӨ карата миһербанлы һәм шәфкатьле Авылда олы яшьтәге карт-карчыклар күп. караучылары булмаган картлар да бар Андыйларга бу әби бабайларның күршеләре ярдәм итә Игелекле җирдә игелекле кешеләр яши 1994 елның җәй аенда авылда мәчет ачылган Элек исә авылда мәчетләр өчәү булган. Хәзер авылда Г>00 дән артык хуҗалык бар Киләчәктә авыл тагын да үсәчәк әле. чөнки кайчандыр Воркутага һ 6 урыннарга эшкә китеп урнашкан кешеләр яңадан авылга кайтып яши башлаганнар. Хәзер авылда бер генә буш йорт яки йорт урыны да юк Кыскасы, авылның киләчәге өметле Халык үзәкләштерелгән газ яга.

Реклама