Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛМА ИСЛЕ АВГУСТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Иннек сөрттем, аннан үнтем дәфтәр битен. Ал күбәләк пәйда булды ак кәгазьдә. Шундый сак һәм назлы иде сулыш-тыным, Җан иңдерми күбәләккә калдым әздән. Эздән генә калган кебек яшьлегемдә Җан иңдерми күбәләктәй ал хыялга... ...Иннек сөрттем, янә үптем дәфтәр битен, Яшь тамчысы тәгәрәде ал буяуга. Тын бакчада сихри иртә. Күбәләк саф чык эчә. Әнә шулай Галәм сере Бу нәни җанга күчә. Серне чишеп өлгерер ул Бары тик алсу гөлгә... Йә күбәләк, йә гол булып. Туасы мәллә җиргә?— Белер өчен Галәм серен... Алма коя итәгемә август көне, Йолдыз коя чәчләремә август төне. Алма исе килеп торган йолдыз булып, Яшим микән хәтерендә әле дә синең? Яшим микән? Дәшим микән еллар аша, сискәндереп. Уятыйммы җан-тәнеңне хисләндереп? Кайтарыйммы үткәннәргә тезләндереп. Елатыйммы «бәхил...» дигән сүзгә төреп? Нишлим икән? Сүзсез генә, синсез генә Көзләремә кереп китәм... Сирень ЯКУПОВА шагыйрә: көндәлек матбугатта шигырьләре даими куренә килә. Чаллыда яши. Исте җилләр ил эченнән Дәрдеыәнд Асты-өскә ник, дисәм, Ил эченнән җил искән. Байлыкларны, халыкларны Өермә җилләр кискән. Кем аягүрә ауган. Кем качып-посып калган. Хәйләкәр һәм куркаклардан Безнең буын баш алган. Куркакка соң нигә тел? Дәшми-тынмый тора гел. Нигә ил хәйләкәргә? Тнк җай булсын яшәргә. Ил эченнән җил искән Халкымның җанын кискән... Берәм-берәм буар елан йота Дер-дер килгән мескен куяннарны... И гатарым. елан күзләреннән Күзләреңне алыр хәлен бармы? Беләм, авыр, хәтта мөмкин түгел Карышырга сихри кара көчкә. Иэ, Ходаем! Үз аягың белән Тере килеш керү утлы мичкә Язганмени, халкым, сиңа да бер. Югалулар, эзсез, язганмени? Куян белән Барс арасында Аермалар бүген азданменн? Чытырдатып йом да күзләреңне. Ачып жибәр зәңгәр күккә төбәп! ...Еланнарга азык булу язык. Меңъеллыклар кичкән исән милләт! «Сиңа гына кирәкме бу дөнья?» Дисең кайчак, мине кызганып. «Азапланма, җитешмәссең барыбер һәр карага аклы сүз ябын.» Сиңа I ына кирәкме бу дөнья?.. Миңа гына түгел-түгелен. Тик. нәкъ бүген мин дөньяга кирәк Аңа терәк моңлы күңелем. Язмыш җиле, шөкер, минем яклы. Җилкәнем дә ак шикәрдәй аклы. Гомер суым киңме? Белгәнем шул: Ярдан ярга чаклы. Ярдан ярга чаклы... Хыялларым таулардан да бнек, Болытларга китә хәтта кереп. Кайсы чынга ашты? Буламени Болыт аша күреп. Болыт аша күреп... Дәвам минем—кызым килә үсеп. Каләмемнән җырым кала күчеп. Бәхет—җырмы инде? Кем соң киткән Яшәү серен чишеп? Яшәү серен чишеп... Тормыш юлы—ефәк җеп ул. Кул эше белгәннәргә. Җитеш кенә, дөнья, басып Без чиккән келәмнәргә! Тик...ялгыш та басма—җанга, Очса да түбәннәргә... Исәнлектә күрешергә язсын Исәнлектә күрешергә язсын— Бу теләктә күпме өмет бар! Исәнлектә күрешергә язсын, Иртәгесен явар юеш кар. Исәнлектә күрешергә язсын. Яз җилләре, сезнең белән дә. Кояш нурын кушып наз эчәрбез Тузганактан алтын келәмдә. Исәнлектә күрешергә язсын, Ал чәчәкле җәйге мут алан. Мин генәме синнән исергән дә. Син генәме миннән ут алган?! Исәнлектә күрешергә язсын. Шагыйрь көзнең моңлы һавасы: Ефәк җебе булып пәрәвезнең Их, бер синдә эленеп каласы! Исәнлектә күрешергә язсын— Бу теләктә күпме өмет бар! Исәнлектә күрешергә язсын, Куллар биреп көлешергә язсын— Еллар, айлар, көннәр, минутлар...