ТАТАР РУХЫ

(ТӨРКИ-ТАТАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА)

"Төрки бәкләр халкы, момы ишетегез! Төрки халкының берләшеп, ил тотачагын биредә чукып яздым, ялгышлар аркасында бүлгәләнеп үләчәгегезне тагын монда чокып яздым, әйтергә теләгән сүхчәремне мәңгелек ташка чокып яздым.. Күлтәгин истәлеге. Кече язма “Каһәр суккан" сораулар (кереш сүз урынына) Тарих—кеше рухының әверелешләре, вакыйгалар барышын билгеләүче бөек идеяләрнең үсеше ул. Рух юкка чыга икән, тормыш та әкренләп туктала, дәүләтләр җимерелә, халыклар юкка чыга, алар турында бары тик хатирәләр генә торып кала Материя—аның тересе дә, үлесе дә—идея аркасында гына мәгънәгә ия. Бөтен сугышларның, сәүдәнең, шәһәрләр салынуның, дәүләтләр төзелүнең һәм аларның таркапу-җимерелүенең, матди һәм матди булмаган һәйкәлләрнең артында тарихны хәрәкәткә китерүче нәрсә—халык рухы тора. Бөек шәхесләр, җиңүләр һәм җиңелүләр, бөек һәйкәлләр турында сөйләгәндә чынлыкта без рух әверелешләрен—ягъни вакыйгалар барышына мәгънә бирүче бердәнбер нәрсәне тасвирлыйбыз. Кеше фикеренең үзгәрешләре чылбыры күрсәтелмәгән булса, дөнья картинасы юкка чыга, ул инде бары археология табылдыклары җыелмасы, өзек-төтек хатирәләр һәм әдәби истәлекләр генә булып кала. Сүнгән рух халыкның дөнья аренасыннан юкка чыгуына бәрабәр Аның исеме елъязмаларда һәм топонимикада кала, әмма рухы башка халык, бүтән культура эчендә эреп, бүтән рәвешкә керә, көчлерәк ихтыяр тарафыннан йотыла Идеянең иясе гаять зур тарихи вакыйгаларны хәрәкәткә китерүче була ала Атасының казанышларын дәвам итеп гаять зур империя төзегән Александр Ма- кедонский өнә шундый булган. Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган нәселе—корөй- шитләр дә башта яңа динне кабул итмәгәннәр Чыңгыз ханның дөньяны яулап алуының бернинди дә икътисадый яки хәрби алшартлары булмаган, бары тик рух көче, үз максатына ирешергә көчле омтылыш кына булган. 1916 елга кадәр большевиклар дигәнең—беркем дә белмәгән фикердәшләр түгәрәге генә иде Рафаэль ХӘКИМ (1947) — сәясәтче; федерализм, этник мөнәсәбәтләр турындагы хезмәтләр авторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Казанда яши. Хакимияткә көчле омтылыш нәтиҗәсендә Коммунистик Интернационал оештыра алганнар Дөнья бу кешеләрне көткән, һәм алар зур-зур массаларны хәрәкәткә китергәннәр Без барыбыз да объектив законнар буенча хәрәкәтләнгән сыман тоелган гомум тарих агымының бер өлеше Әмма көчле ихтыяр агымның юнәлешен үзгәртә дә ала Көтү үзенең башлыгы артыннан чапканда якыннан карасак, без аерым атларның тояклары уйнаклавын, мускуллары киерег^ен. аларның көтүдән калышмаска теләп алга ыргылганын күрәбез Кош очышы биеклегеннән карасаң исә. күз алдында, алдан башлыгы чаба торган тоташ бер ташкын ачыла, көтү башлыгы бу ташкынны уңга да, сулга да бора яки барысын да упкынга юнәлтә ала Безгә бөтен нәрсәне дә бу дөньяның көчле яки бай кешеләре хәл итә кебек тоела, чынлыкта исә бар да актив кешеләргә бәйле вакыйгалар барышын шулар билгели, чөнки алар күңелендә үзгәрешләргә ашкыну бар. нәкъ менә шундый кешеләргә язмыш үз тамгасын сала да Энтузиастлар тырышлыгына башкалар ярдәме дә кушылса, күмәк үзаң революция кичерә XX гасыр Ленины кебек Чыңгыз хан да урта гасырларда дөнья картинасын үзгәрткән Кеше өч үлчәм кысаларында фикер йөртә пространство. вакыт, материя Хәрәкәт материянең эчке табигатенә хас үзенчәлек итеп фикерлөнө Әмма тормыш—материя түгел, материя тышчасына төрелгән рух ул Кешелекнең яшәеш мәгънәсе рух үсешеннән гыйбарәт Икътисад, техника технология машиналар һәм кораллар—рух торышын күрсәтүче тышкы билгеләр генә ул Рух хәрәкәтен бернинди акчалар да алдан билгели алмый—бу дөньяда бөтен нәрсәне дә сатып яки сатып алып булмый Әмма рух әверелешләре материянең галәмдә һәм вакытта үсешен билгели Рух әверелешләре шаккаттыргыч Алар табигать үзгәрешләре кебек үк серле. Мәсәлән, ваемсыз күбәләк бирән кортны тудыра, корт исә. тут агачы кимереп. ефәк җепле кузы ясый Бу әверелеш бигрәк тә шунысы белән гаҗәп меңнәрчә еллар буена ымсындыргыч байлык символына өйләнеп ефәк Европа һәм Азия тарихының үзәгендә булып чыга Ефәк күп халыкларның язмышын кискен төстә үзгәртә. “Бөек Ефәк юлын" кулга төшерү өчен сугыш арты сугышлар кабына, күпме дөрт-дөрман. көч сарыф ителә, ефәк сәүдәсенә ия булырга омтылып күпме дәүләтләр байый яки юкка чыга "Гамәлләрне күзәт һә и уңайлы форсат кот. тиешле вакыт җиткәч аннан файдалана бел. сабырлыкны акыл белән куш. тут агачының яфрагы шул рәвешчә ефәккә әйләнә Ион Гарошнаһ XV гасыр Тарих—әверелешләр чылбыры ул. Халыклар үз йөзләрен һәм исемнәрен үзгәртәләр, тулы бер мәмләкәтләр юкка чыга, алар урынында яңалары барлыкка килә Күчмә халык шәһәрләр сала башлый, ө шәһәр кешеләре “казак'лар булып китеп яшәү рәвешләрен үзгәртәләр Кайчандыр коточкыч юлбасарлар булган викинглар белемле һәм тыныч Скандинавия кешеләренә әвереләләр Таркалып баручы Руська исә Чыңгыз хан рухы кереп оялый һәм Мөскөүдон. орлыктан шытып чыккан сыман, иләмсез олы ил үсеп чыга. Заманча үзаң—территориаль, утрак фикер йөртү ул Татар тарихын без Татарстанда эзлибез һәм Киев Русенда—нәкъ менә руслар ә Борынгы Римда— латинлылар яшөгөнлегендө шигебез юк Чынлыкта исә күпчелек халыклар һөрва кыт күченеп, бер-берсе белән аралашып яшәгәннәр Бер генә халыкның да мәңгегә үзенә беркетелгән биләмәсе булмаган Киев башта Куяба исемле хөзөр шәһәре булган анда славяннардан тыш төркиләр дә хәзерләр, төрекләр, каракалпаклар (черные клобуки) да берен дейлар да яшәгән Соңрак викинглар килеп кенөзлек иткәннәр Аннан соң башка төрки кабиләләр—печенеглар. кыпчаклар, татар-монголлар шулай ук литва лылар һәм поляклар пөйда була Культура катламнарының шушы катнашмасын нан рус рухы ясалган. Анда славян белән төрки кушылып болгатылган.' Татарларның борынгы бабалары (төрки телле һуннар) Азия төпкелләреннән Көнбатышка таба хәрәкәт иткәннәр һәм безнең эрага кадәр 155-158 елларда Идел-Урал төбәгенә килеп утырганнар Руслар Идел елгасы буена күп соңрак— мең елдан соң гына килеп чыкканнар Болар бар да күченеп йөргән һәм бер- берсе белән аралашкан: йә ниндидер симбиозга берләшкәннәр, йә параллель культуралар тудырганнар, йә бер-берсенә каршы сугышканнар. X гасырда һуннарның көнбатыш тармакларының берсе—болгарлар бер ук вакытта Дунайда һәм Иделдә мөстәкыйль дәүләтләр төзи. Кубрат ханның бер улы— Аспарух—славяннарны, икенче улы Идел буенда төркиләрне һәм фин-угырларны берләштерә Дунайда христиан Болгарстаны һәм Урта Иделдә мөселман Бол- гарстаны барлыкка килә. С. М Соловьев болай дип яза: "Борынгы заманнарда, рус славян кешесе Ока елгасы буенда христиан чиркәүләре төзи башлаганчы, бу җирләргә Европа гражданлыгы хакына килеп урнашканчы ук, болгар кешесе Идел һәм Чулман буйларында Коръән тыңлаган. Биредә Төньяк-Көнчыгыш Европада беренче мәртәбә христианлык басурманлык белән бәрелешә. Бу бәрелеш зарури була, чөнки тиздән яңа Русь Югары Идел өлкәсендә төпләнә һәм славян колониясе бу елганың түбәнге агымына үтә. яңа. Төньяк-Көнчыгыш Русьның беренче кенәзләре—Юрий Долгорукий. Андрей Боголюбский, Всеволод III, Юрий II болгарларга каршы сугыш алып баралар һәм. үз биләмәләренең чикләрен Идел буенда Ока тамагына кадәр җиткереп, аларны Түбән Новгород белән беркетеп куялар".* 2 "Бөек рус елгасы" Волгадан алдарак бөек татар Иделе аккан Төрки- татарлардан аермалы буларак, руслар Көнбатыштан Көнчыгышка таба Татар бу- газынача барганнар, аннары хәтта Аляскага җиткәннәр. Төрки-татарлар элек-электән бик зур территория биләгәннәр, шуңа күрә этник тамырларыбызны бер үк вакытта Кытайның төньягыннан да һәм Дунай буйларыннан да эзләвебез табигый ул. Территориаль фикер йөртү культура әверелешләренең бөтен колачын һәм тирәнлеген күзалларга комачаулый. Тарихны аңлар өчен күчмә халыкныкы кебек экстерриториаль карашлы булу кирәк. Без тарихны гади итеп аңлатып бирүләрен телибез. Еш кына мондый сорау ишетәсең: "Татарлар болгарлармы, әллә монголлармы?" Юк. алар—татарлар Һәм мондый җавап әлеге сорауга бернинди дә ачыклык кертми кебек Әмма башкача җавап бирсәң дә берни аныкланмый “Татарлар" этнонимы үз тормышы белән яшәгән, ө халык төрки һәм төрки булмаган культуралардан үзенә күп нәрсә сеңдергән. Һуннар—төркиләр—болгарлар—татар-монголлар—хәзерге заман татарлары,—этногенез формуласы менә шундый. Татар этногенезында ике куәтле агым—һун-төрки һәм төрки-татар бергә кушылган II гасырда Европага ыргылып кергән һун-төрки дулкыны үзеннән соң Идел һәм Дунай буйларында болгар дәүләтчелеге калдырган, ә төрки-татар агымы күп санлы төрки кабиләләрне төрки-татар халкына әверелдереп, болгар һәм кыпчак тирәлегендә тамыр җәйгән Халыкның физик яшәешенә яки этноним язмышындагы үзгәрешләргә һәрвакытта да туры килми торган рух үсешеннән мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин соң? Татар рухының сүрелү сәбәбен аңлау мөһим. Ни өчен Казанны алырга Явыз Иван белән бергәләп Шаһ Гали җитәкчелегендәге татарлар да барган? Шуннан соң татарлар Россия эчендә югалып калганнар. Үз дөньялары белән яши биргәннәр алар, әмма кешелек өчен, тарих өчен—инде юкка чыкканнар Татар рухын кабат тергезү мөмкинме? Үз заманында һуннар, Алтай таулары аша, сугыша-сугыша Идел буена бөреп кергән һуннар әнә зәгыйфь кабилә булганнар һәм тарихтан 200 елга юкка чыкканнар, әмма соңрак, угырлар белән кушылып, бөтен Европаны дер селкеткән дәһшәтле һуннарга әверелгәннәр Аларның рухы яңарган Бәлки татар рухы тулысы белән русларга ' Владимир Кулаков болай дип яза "Без борынгы рус халкы бары тнк славяннардан гына торган дип әйтә алмыйбыз. Рус кеназләренен Византия белән тозеган беренче шартнамәләрендәге (941-944 еллар) исемлекләрне карасак, анда славян исемнәре биштән бер өлешкә дә җыелмый Игорь кенәз боярлары арасында прусслар да. скандинанлар да. төркиләр дә. балтлар да. угыр- финнар да булган "Известия”. 31 января. 2004 г 2 С М. Соловьев Сочииения. Книга III. - М . Мысль. 1989, с 461-462. күчкәндер? Россиянең дәүләтчелеге генә түгел, русларның культурасы да башлыча Мөскөүгә хезмәт итәргә киткән татарлар энергиясе ярдәмендә формалашкан бит Татарлар бөтен дөньяны буйсындырырга тырышканнар һәм үзләре буйсындырылганнар Алар Чыңгыз хан идеяләрен Мөскөүгә мирас итеп тапшырганнар. Мөскөү исә дәүләт экспансиясен православие-Византия мессиячелеге белән бәйләгән һәм шушы җирлектә рус идеясе барлыкка килгән Әүвөл ошбу идея “Мөскөү—өченче Рим" дип тәгъбир ителсә, соңрак -Мөскәү—Коммунистик Интернационал башкаласы» рәвешенә керде Алда тагын ниләр көтә микән7 Россия тарихында XIX гасыр—дөнья проблемаларына киеренке рәвештә җаваплар эзләү вакыты иде Алманнар һәм французлар кимәле белән чагыштырырлык фикер югарылыгы, атаклы исемнәр, әдәбиятта, шигърияттә музыкада һәм сәнгатьтә күренекле әсәрләр Х1Х-ХХ гасырларда дөнья культурасы рус культурасы йогынтысын тоеп үсә Славянофиллар һәм мәгърипчеләр арасындагы идея бәхәсе дөньяга Пушкинны. Аксаковны. Чаадаевны. Достоевскийны. Толстойны бирде Бүген исә мәгърипчеләр һәм көнбатышка каршылар мәйдан тота Юрий Афанасьев, Геннадий Бурбулис. Гавриил Попов. Александр Собчак, Егор Гайдар—әлеге лидерлар Мөскөүдөге күп санлы митинглар, гыйльми җыелышлар аркасында үсеп чыктылар һәм сәясәт күгендә кометалар көтүе сыман ялтырап алдылар, алар артыннан якты, ләкин кыска вакытлы эз калды Кемнәрдер теләк теләргә өлгерде. ө кемнәрдер—юк Бу төркем әле исән, аларның чырайлары телеэкраннарда күренгөлөп ала Әмма алар үзләре инде тарихка күчтеләр Алар яклаган карашларны искә төшерүе дә кыен хәзер Алар онытылды Алар демократиянең Россиягә яраклы һәм аңлаешлы кыйммәтләрен үстерә алмадылар Лев Аннинский билгеләп үткәнчә, “ул либералларга Россия кызык түгел' 1 Көнбатыштагыны күчер дә утырт—алардан соң бары шундый тойгы гына калды 1988 елда "Иного не дано" дигән атаклы мәкаләләр җыентыгы нәшер ителде Бу китапны бөтен кеше кырылып укыды, ул “Үзгәртеп кору" дәверенең идея байрагы булды Ун елдан соң әлеге җыентык авторлары тәэсир уртаклаштылар. 4 "Җыентык чыккан елны бу авторлар чын-чынлап фикер хакимнәре иде — дип искә төшерә Юрий Афанасьев —Шуңа күрә бу китапның иҗтимагыи фикергә йогынтысы үтә көчле булды Хәзерге вакытта андый фикер хакимнәре юк Бу нормаль хәл дип уйлыйм Зыялылар арасындагы таркаулык, фикер үсешендә якты маяклар булмау—нормаль күренеш Димәк, тормыш җайлана. димәк, кеше үз язмышын үзе хәл итәргә сәләтле, ул үзенә нәрсә бирелгәнен һәм бирелмәгәнен үзе аңлый" Моның белән килешү авыр Җәмгыятьтә фикер хакимнәре" булмау нормаль хәл түгел. Лев Толстой яки Федор Достоевскии булу начармыни? Григорий Водолазов сүзләрендә дөреслек күбрәк “Без. гадәттәгечә, кабат уңышсызлыкка дучар булдык Иҗтимагый һәм демократик энтузиазмны җилгә очырдык" Үзгәртеп кору идеологлары совет җәмгыятен бары тик тәнкыйть кенә иттеләр, үзләре үзенчәлекле юллар төкьдим итә алмадылар ■Демократияне, көнбатыш модельләренә нигезләнеп, гомум тигезлек һәм чәчәк ату дип тонык күзаллаулар бар иде әлбәттә.—дип раслый Андрей Нуи- кин,— ләкин көрәшче-реформаторларның күпчелеге безнең уникаль ситуациядә бу модельләргә ничек якынаерга икәнлеге турында уйларга да теләмәде' Һәм, өметсезләнеп, өстәп куя "Шушы еллар буена безнең профессиональ икътисадчылар. идеологлар, политологлар, психологлар культурологлар өере кайда булган соң?" Әйе, ■үзгәртеп кору" бик күп тәнкыйтьчеләр тудырды Тормыш “Иное". ягъни башка юллар да барлыгын раслады Рухи остазлар "каһәр суккан" сорауларга җавап бирмөсө. 'фикер хакимнәре булмаса, башка көчләр барлыкка килә милләтчеләр, сепаратистлар, шовинистлар, экстремистлар. фашистлар “Россия фашист дәүләте булачакмы9 " дигән сорауга Александр Севастья нов болай дип кырт кисә “Әйе. булачак Һичшиксез Котылгысыз рәвештә ’ Храмом лмер бн|м \ буяп, камалыш тотучыларны яндыру очен кулланганнар ныгытма нч ай б\ яши, гарнизон ашар очен иярләр, итекләр тузган литанрллр пешерә ииһ.о балаларны, әсирләрне, яралыларны ашарга рвхсәт бире тә кеше пәм хайван ■ »нк ясап, аңа яшел тәмләткечләр салын җиңеп ән отрядларның 1 \ > ышчы тарый| ашат. гиннар императоры өметсезлеккә бирелеп асылынып үттән шәһәр 1.34 ег: яулап алынган һәм аның белән бергә гннндр империясе дә җимерт тгән < т п бит) Шунысы кылыклы, цивили танняле кытайлар балаларын майга әптәңдгрг. очен саклаганнар икэиУ я рытыри бик үж. шнар н ган ләбаса. Шул ук вакытта кытайларның туплары һәм ракеталары 'варварлар' ның атлы гаскәренә каршы ни өчендер “аз нәтиҗәле" булып чыккан Шушындый рәхимсез сугыштан соң Кытайның атаклы киңәшчесе, фәйлөсүф, шагыйрь һәм астролог Элюй Чу-цай ни сәбәпле Чыңгыз ханга хезмәткә күчкән һәм 20 ел буена канцлер булып тугры хезмәт иткән соң? Аның 1236 елгы канунга ярашлы рәвештә кытай халкына, соңрак рус халкына да салымнарны бераз йомшартуын26 татар-монголлар аңлап кабул итәләр, чөнки алар мондый система икътисадны тизрәк тергезергә ярдәм итә дип санаганнар Бу аларга нигә кирәк булган соң? Алар бит варварлар, җимерүчеләр, бөтен кешене рәттән кыйнап-үте- реп йөрүчеләр Чыганаклардагы саннарны китерүчеләрнең күбесе дошман ягыннан булган Гәрчә басып алучыларга карата нәфрәтләре аңлашылса да. алардан объектив фикер көтеп булмый Басып алучыларны кем яратсын? Ләкин тарих турында язучылар елъязмачылар язганга тәнкыйди карарга тиеш бит Юк, елъязмачыларның барысы да ялганчы түгел. Татар дәүләтләрендә озак яшәп, телне һәм культураны белгәннәре еш кына сокланып язган Гарәп тарихчыларына Биркә ханның һәм Үзбәк ханның ислам тарафдарлары булуы йогынты ясаган, күрәсең, моңа бәйле рәвештә аларның Алтын Урдага мөнәсәбәте кискен үзгәргән. Мисыр солтанының сәркатибе Әлмәлик-Әннөсар Ибне Фадлал- лах өл-Омари да, үзеннән алда килүчеләрдән аермалы буларак. Алтын Урда татарларын мактап телгә алган 'Бу илләрнең төркиләре, намуслылык, кыюлык, ялганнан качу, буй-сыннарының камиллеге, матурлыгы һәм холыкларының яхшылыгы буенча төрки кабиләләрнең иң яхшыларыннан берсе”.27 Нигаҗөп. рус тарихы евроцентризм эталоннары буенча язылган, юкса Европа тарихчылары русларны кичәге татарлар дип исәпләсәләр дә "Русларның холкы, бу ярымварвар кавемнең барлык дәгъваларына карамастан, бик рәхимсез һәм әле бик озак рәхимсез булып калачак—дип язган Астольф де Костин — Чөнки бары тик йөз ел элек кенә алар чып-чын татарлар булганнар, цивилизациянең әлеге сәнәктән көрәк булган вәкилләренең күпчелеге Европача көяз ялтыравык астында аю тиресен саклый—алар бары тик аның йонлы ягын эчкә каратып кына кигәннәр Аз-маз тырнаштырып карасаң, аларның йоннары кабарып чыга һәм тырпая"28 Европадагы татарга каршы традиция Россиядә дәвам иттерелә. өстәвенә русофобия төсмере белән "Мәгърипчелек'' ошбу юнәлешнең чагылышы була да инде Валерий Захаров язганча. “Мөскәү Русен күралмаган беренче рус русофобы—Петр I Руслыктан баш тарту шушы күчә торган чирне йоктырган дворяннар арасында Ьоп 1оп а (яхшы тон) билгесе булып саналган Дворян русофобиясенө каршы күтәрелгән славянофиллар авазы руска ачу тотучыларның шау-шуында күмелеп калган; славянофилларның ретроградлар дип даннарын саталар, соңрак Достоевский белән Лесковка да шундый репутация ябыштырыла."29 Ялган исә гадөти бер карашка, бөягә, димәк ки. үз- үзеңне тотышның стереотибын ясаучы факторга әйләнә Европа тарихчылары, аларга ияреп рус тарихчылары да. сәясәтчеләр кушуы буенча, үз ялгышларын моңа катнашы булмаган кешеләргә китереп чәпәү максаты белән, кыргый татарлар турында төрле-төрле әкиятләр тараттылар Алар моны европача, җиренә җиткереп эшләделәр Өстәвенә төрле елъязмалардан теләсә нинди өзекләр җыярга мөмкин, чөнки төрле кешеләрнең карашлары да төрле-төрле һәм урта гасырлар вакыйгаларын шәрехләүдә аларның үз мәнфәгатьләре чагыла Берөр-нинди халыкка карата тоташ нәфрәт тәрбияләү буенча моннан да рәхимсезрәк экспериментны30 табуы кыен Әмма бу хәл татар 76 Салыммы монголлардан һәм мөселманнардан алган кебек җан башыннан түгел, йорт башыннан алганнар ” Золотая Орда в источниках . с. 103. “ СМ Россия первой половины XX в Глазами иностранцев -Л . 1991. г. 536-537 В Захаров. Извращенне великорусской историн "Молодая гвардия", 1992. № 9. с 166 “ Хәзерге вакытта конбатыш масса-күләм мәгълүмат чараларында исламофобия ШУШЫ УК ысулларны кулланып таратыла. Ислам һәм радикализм, ислам һәм террорчылык, ислам һәм кыргыйлык дөньяви үзаңда синонимнарга әйләнделәр рухын сындыра алмады, гәрчә татарлар арасында яхшырак исеме “матуррак" яңгырашлы башка халык булып язылучылар табылса да Россия тарихчылары үзләренең рәсми тарихларын әкият белән тутырып кына калмадылар, татарлар өчен дә татарлар килеп чыгышының 'болгар теориясе"н уйлап таптылар Әлеге теория Төрки каганаты һәм Алтын Урда чорларын сызып ташлый Алар үзләренекен генә түгел, татарларның да чын тарихын юкка чыгарырга маташтылар Татарлар арасында үз исеменнән җиңел генә баш тартучы галимнәр аз булмады Кызганыч ки. борынгы төрки тарихын бар нечкәлекләре белән аңлаучы Садри Максуди кебек күренекле акыл ияләре дә татарларны монголларга тәңгәллөштерде, монголларны—варварлар, ө Идел буе татарларын Чулман болгарлары дип атады Этногенез проблемаларын шулай җиңел генә хәл итеп булса икән! Нигаҗөп. Садри Максудиның фикеренә аның игелекле максаты—төркиләр тарихының абруен күтәрү нияте тәэсир иткән Ул болай дип язган “Төркиләрнең бер өлешен "татарлар" дип күзаллау һәм моннан килеп чыккан аяныч вакыйгалар татар-монгол хакимлегенең тискәре нәтиҗәләреннән берсе булып тори Шунысын да билгеләп үтик, хәзерге вакытта "татарлар дип аталучы халыклар тарихи яктан да. тел җәһәтеннән дә—чын төркиләр' Гомумән, язмыш җиллә ре Төркиягө ташлаган һәм андагы җәмгыятьтә югары урыннарга ирешкән татарлар һәрвакыт иң актив "төркичеләр булып чыкканнар Бик шәп сәясәтче һәм публицист Йосыф Акчура "төркичелек" теориясенә нигез салган, Садри Максуди әлеге концепциянең хокукый нигезен булдырган Зәки Вөлиди исә. йомшак кына итеп әйткәндә, үзенең башкорт "мәгънәсезлеклөренө" дө карамастан, ахыр чиктә, төрки-татар тарихы турында, Рәшит Арат төрек теленең реформасы хакында язганнар һәм алар барысы да бер идеягә—төркиләрнең халык буларак дәрәҗәсен күтәрү идеясенә хезмәт иткәннәр Бу аңлаешлы хәл Госман империясеннән Төркия республикасына күчү башка төрле тәңгәллекне таләп иткән империячел госманлык урынына милли төреклек соралган, димәк, төрекләрдә милли хисләрне көчәйтергә кирәк булган Язмыш ирониясе шундый ки аларның барысын да бүген күренекле татар (әмма болгар түгел) галимнәре һәм сәясәтчеләре буларак искә алалар 31 Садри Максуди монголларны цивилизациягә, мәдәнилеккә ирешмәгән халык дип бәяләгән, әмма төркиләр үз тарихларын әһәмиятлерәк итү өчен башка халыкларны кимсетүгә мохтаҗ түгелләр Варвар дип атап Чыңгыз ханның ролен кечерәйтү ихтыяҗы юк Чынлап та. ул төрки традицияләр төрки сугышчылар һәм киңәшчеләр аркасында күтәрелгән Ләкин ул бит моны булдыра алган Ул үзеннән культуралырак, оешканрак, сугыш алып баруның меңьеллык традицияләренә ия булган төркиләрне җиңгән Чыңгыз хан төркиләр тәҗрибәсен өллөни баетмаган, әмма күп нәрсәне, аеруча хәрби өлкәдә камиллеккә җиткергән Монголларның һәм татарларның тарихын бер-берсеннөн аеруы кыен Телләренең һәм мәдәниятләренең төрлелеге күзгә ташланып торса да урта гасырлар тарихы аларны уртак язмыш белән бәйләгән Кайбер тарихчылар татарларның горурлыгын аярга тырышып, "монгол изүе" яисә “төрки-монгол явы" турында язалар, ләкин тарих мондый төзәтмәләргә мохтаҗ түгел Татар-мон- голлар" атамасының, ошаса да, ошамаса да. яшәргә хакы бар Безнең язмыш уртак, аннан качып булмый Татар һәм монгол тарихын аерым-аерым өйрәнү концепциясен аклар өчен, Казан Кремлендә күмелгән, Чыңгыз нәселеннән булган ханнарыбызның каберләрен ачып, җөсөдлөрен Монголиягә илтеп куйыйкмы инде хәзер? Ахыр чиктә бу—искиткеч тарих, аның белән горурланырга мөмкин Вакытлар узар, бу тарихны Евразиянең күп халыклары дәгъвалый башлар әле

Реклама