САТИРИК ХИКӘЯЛӘР

Күршем шәкертләре

Эшләре хутга күршем Саматнын. Кая барса ла үле укытып чыгарган ир-егетләр, хатын-кыллар кин елмаеп каршы ала. Шуна күрә сөйләшүендә үк һавалык сизелеп тора Тавышы бөереннән чыга. Анын белән якыннан танышу бер ел элек—мин яна фатир алып, бер подъездга урнашкач булды Кәефем кырылып кибеттән кайтышым иде. баскыч төбендә очрагы бу Эскәмиядә утыра. Үз-үзеннән бик канәгать кенә сигарет пыскыта Туктап исәнләштем тегенен белән, бишенче катка менгәнче бераз сулыш алу булыр, дип янына килеп утырдым Чү' Нәрсә бу? Без гарта торган сигареттан төген чыга, ә моныкыннан тәмле хуш ис тарала Түзмәдем, игътибар иттем Шундук сизеп алды, каһәр. Әкрен генә кесәсенә тыгылды, салмак кына ниндидер кара пачка чыгарды. —Тартып жибәр. күрше Ашыгу—шайтан фигыле, диләр бит. бераз ял итеп утыр. Ул биргән сигаретка саклык белән генә күз салдым Тел очын иреннәре буйлап шудырып алды ла тәмле генә елмаеп куйды Самат һәм нурланып киткән карашын миңа юнәллтс. —Үземдә укып чыккан бер кыз горисплоком буфетында эшли “Золотое руно”ны шул китереп тора. Андый тәмәкене күргәнем бар иде барын Гомер булгач, менә сигаретын да күрергә насыйп икән Кабызып бер-ике суыруыма, күршем буш кәрзинемә ым какты -Өйдән чыгып киткәндәге кебек үтә күренмәле еннен бу кәрзинеп, күрше Шул җитә калды, кибетләрдән ит таба алмау аркасында кителгән кәефем нерв кылларыма кабат ышкылып үлте —һы. ит юк дисен, ә!—дип куйды күршем уйчан гына — Пүчтәк сөйләмә син. күрше, совет влачына күләгә төшермә Бсзнен иллә юк әйбер юк ул Аннары салмак кына урыныннан купты һәм торып басты —Күпме кирәк'* — Бер-ике кило булса да ярар иде дә бит -дидем мин өметсез генә Фәнзаман БДТТАЛ (1939) сатирик н.и/чы: * Сакалыңа ит капса ». •Сшгинче оҗмах*. •Бетең < «//>.«»» һ.б китаяюр авторы. Казамда яши —Алгач-алгач биш-ун кило ал инде син аны... Әйдәле, менә бу ашханә складына кагылып чыгыйк. Күрше йорт астында гына иде ул ашханә. Арт ишектән кердек. Килеп тә кердек, гажәп тә матур, гажәп тә сөйкемле бер кыз каршыбызга йөгереп килде. —Ай, исәнмесез, Самат абый!—дип куанды сылукай.—Рәхим итегез! Күршем ләззәтле итеп көлемсерәде, сизелер-сизелмәс кенә баш иде: —Саумы, Зилә кызым. Бу юлы бигрәк тә күркәм күренәсең әле син. Бер-ике минут гөрләштеләр, хәбәр алыштылар. Аннары Самат минем йомышка кайтты. —Син, сеңлем, бу абыеңа биш-алты кило ит үлчәп бир инде. Күбрәге дә мишәйт итмәс. .. Әйбәте булсын түлке. Кызга, гүя. үз бәхетенә илткән юлны күрсәттеләр—канатланып коридор буйлап йөгереп китте дә бер бүлмәгә кереп югалды. Ул арада полиэтиленга әйбәтләп төрелгән бер күтәрәм итне китереп тә җиткерде. —Бик яхшы колбасный паштет бар, Самат абый,—диде ул, ярдәмгә яравына шатланып.—Кирәк булса, һинд чәе дә бирә алам. Болары да минем файдага булды. Складтан чыккач, Самат кул гына селтәде: —Мина кирәкми. Өемдә ике суыткыч, икесе дә җан теләгән ризык белән тулы, туганкай. Миндә укыган бер егет базада эшли бит. Үземә кирәк азык- төлекне шуннан төяп кайтам мин. Анда күркә ите белән кипкән балыкка хәтле бар. Складның озынлыгы да, валлаһи, бер чакрымга җитәдер... Ул егетне дә күрсәтермен әле шушы арада. Зиләне дә. сабакташы буларак, бирегә шул урнаштырды бит. Беркөнне мина иртә таңда Пермьнән кунаклар килеп төште. Абый белән жиңги инде... Килгән хутларына бер ярты чыгарып утырттым. Үзем дә кунаклар хөрмәтенә күтәрдем. Аз булса да түбәтәй астын кыздырып җибәрде, ләгыйнь. Күкрәк сукканымны үзем дә сизми калдым. “Эшкә бармасам да сүз әйтүче булмас, без үзебез начальство,—дип җибәрдем.—Заводның агач цехы хуҗасы—үзем!”—дип ярып салдым. Тагын бер-ике мәртәбә тотып алгач, гади балта остасы икәнлегемә үзем дә ышанмый башладым. Икенче көнне махмыр башны тан тишеге ачылганда төзәттек. Тагын бер көн югалды. Бәйрәм бер булыр, ачы әйрән көн дә булыр, ди бит бабайлар Мина да прогулның ачысын тояр, начальниклар алдында хисап кылыр көн җитте. Шул хакта уйлап баскычтан төшеп барам, үз фатирының ишеген кин ачыл күршем Самат чыгып килә. Сөйләшеп киттгек. Кыен хәлемне аңлагач, күршем уйга калды. —Дә-ә, дә!..—дип куйды ул өстән генә карап һәм шундук җанланып китте —Кайгырма, Хәкимулла туган, минем элеккеге бер студент больницада скорыи пумыш йөртә. Тиресеннән чыкса чыгар, әмма дә ләкин бер бюллетень таптырыр... Әйдәле, мина кереп чыгыйк. Кердек. Самат ипле генә итеп креслога чумды, телефон төрепкәсен күтәрде. —Исәнме, чибәр сеңлем! Үсеп буламы? О-о, яхшы, яхшы! Галимҗан дигән матур егетебез кайтса, Самат абыйсына шылтыратсын иде. Янәшәдә утыра дисенме? Бәрәкаллла! Каяле сөйләшик үзе белән... Йә, Галимҗан энем, ни хәлләр! Молодеи! Син искә төшсәң дә, сөенеп куям инде мин. Аннары хәл-әхвәл белеште, гадәтенчә, күңелгә ятышлы итеп кенә кеткелдәп алды, төп йомышка тукталды. Килеште. —Фамилиясеме? Гарипов. Ә исеме Хәкимулла. Әйе, көтәм. Китереп җиткерсәң иде, энем. Чирле чакта ашыгыч ярдәм машинасының бик озак килүенә зарланырга күнеккән бәндәләр бит инде без. Бә-әй! .. Кешесенә карап гажәп тә тиз йөри икән ул, рәхмәт төшкере. Биш минут үткәндерме-юктырмы, чирләп эшкә бармаганлыкны күрсәткән кәгазь кесәмә кереп тә ятты. Саматтан белем алып чыккан бер егет кирпеч заводында мастер икән— анардан шәһәр читендәге бакчама йорт салу өчен арзан гына бәягә кирпеч алдык. Ләкин Иа Хода, йортка идән жәя башлавыма, йортым янына бер мотоцикл килеп туктады. Мин аныма килгәнче, рәхим итүенен сәбәбен дә әйтте. — Контрольдән мин, Хәсәнов булам,—диде ул коры гына.—Кирпеч алганлыгыгызга кәгазегез бармы? Тез буыным тотмый башлады. Кирпечен алуын алганбыз да бит. тиешле документын кайгыртмаганбыз, ангыра башлар. Өйдә бар. дигән булдым, үзем белән килмәгән, дидем. Иртәгә китерерсең, дип. үзе эшли торган оешманын юлын бик тәфсилләп өйрәтеп китте Йортка кайтып кердем дә, Саматнын бусагасына егылдым. Кайгымны аңлагач, күршем ихлас күнелдән көлеп җибәрде —Хәсәнов дисен, ә? Контрольдән, димәк. Хәзер, Хәкимулла брат. авыл хуҗалыгы фәннәре буенча имтихан алам мин анардан Тагын шул ук хәл белешү. Техникум елларын искә төшерү Аннары төп мәсьәләне хәл итү Теге баштан сөйләшкән Хәсәновнын тавышы трубкадан минада ишетелеп торды. —Ә шулай да бер кәгазь юнәтегез инде ул күршегезгә. Самат абын —диде ул бик эшлекле тавыш белән —Шунсыз ярамас, милиция кешеләренә тап булуы бар. Суга карап әйткән диярсен. Өч көн үггеме-юкмы. тәки милиция кулына эләктем. Юк-юк. Кирпеч мәсьәләсе буенча түгел Бәла көтмәгән җирлән килеп чыкты Хезмәт хакы алгач, берләшеп салган идек Артыграк тояп ташлаганбыз. Исерек булсам да хәтердә, көч-хәл белән өйгә кайтып барышым. Шулчак яныма җәһәт кенә бер машина килеп туктады Як-ягыма пагонлы ике кеше килеп басты. Артык иркәләп тормадылар: гөүдәмнен күтәрә алган кадәресен—үзем, калганын алар күгәрде “Ә” дигәнче машинага кертеп тә утырттылар. Айнып ук киттем, ахры, үз-үземне сүгәргә керештем: Эх. сабакы син, Хәкимулла, мин әйтәм. килеп каптын бит. сәрхуш. Монда инде Самат күршен юк. рәхим-шәфкать көтмә», дим. Баксан. эчтән түгел, кычкырып битәрлим икән үземне Машина, тәгәрмәченә таяк тыккандай, туктап калды. Пагонлыларнын берсе мина сорау биреп куймасынмы? —Туктале. брат. нинди Саматны сүгәсен син?!—диде катгый итеп —Кайсы Самат ул?! —Юк,—мин әйтәм,—үземне сүгәм. товариш милиционер,—дим.—Күршем Самат кебек кешене сүгәргә түгел, анын кулын үбәргә кирәк.-дим Чокчына торгач, кайсы Самат турында мыгырдавымны тәки ачыклады бит! Аннары, күршемнең үзе кебек үк. тәмле, бик ләззәтле итеп елмаеп җибәрде — Машинага салганда сине катырак тоттык, брат.—диде бу милиционер, үкенгән сыман —Син инде гафу ит һәм бу хакта Самат абыйга ычкындыра күрмә Мин бит аның бывший шәкерте. Үпкәләве бар Машинаны кабат кабыздылар да кирегә бордылар Киттек Кабат туктады машина. —Самат абыйның подъезды шушы,—диде күршемнең шәкерте —Димәк, син дә шушында торасын. Әйдә. төш. кереп йокла! Саграк бул. берүк бәрелә күрмә. Самат абыйга салам җиткер Егетләр, рәхимле генә саубуллашып, китеп бардылар Мин закон кешеләренең сүзен изге саныйм Шуна күрә ин элек, .ыар әйткәнчә, кереп йокладым, ә икенче көнне Самат күршемә кердем Билгеле, башта мен-мен рәхмәтләр укыдым —Эх, Самат, синен үзеннән, шәкертләреннән күргән игелекнең чуты юк. Шундый рәхимлеләр, кайда гына эшләмәсеннәр, сине ихтирам итәләр,— дидем мин.—Шулкадәр белемне, күңелләренә шулкадәр изгелекне кайсы гына уку йортында салып елгерден сон үзләренә?—дидем. Саматнын күңеленә шул хәтле хуш килде бу сүзләрем—тәмам эреп китте. Үзе елмая, күзләре челт-челт йомылып тора, йөзе нурланганнан-нурлана бара. Валлаһи дип әйтәм, оеп калды күршем. Бераздан гына, соң гына телгә килде, һәр сүзен бик тә тәмле, гажәеп баллы әйберне суыргандай әйтеп бирде: —Агрономнар алар, һәркайсы безнен техникумны, авыл хужалыгы техникумын тәмамлады,—диде. Һай, кайда гына эшләсәләр дә, иллә дә миһербанлы кешеләр икән бу агрономнар! Җәза И ә, җитте, сүз куертудан фәтуа юк,—диде колхоз рәисе, нәрәткә җыелган ирләргә кырыс карашын ташлап.— Үлгән кешене җир өстендә калдырып булмый. Үзегезнең дә борыннарыгыз сизәдер. Үлүенә ике-өч көн үткән булырга тиеш... Көннәре дә җәһәннәм кебек кызу бит әле. Чир тарала башласа. . —Сина, читтән килгән кешегә барысы да ансат... Син анын кем икәнен белмисен. Авылнын утыз ике кешесен аттырган, илледән артыгын төрмәгә тыктырган Рауза бит ул! Ятим калып, күпме бала-чага кырылмады тагын!..— дип сүз башлады гомере буе “Мал йөгертүче Хәмәй“ дип йөртелгән ветврач карт —Мин үзем дә, атам-анам булган килеш, дитдум малае булып үстем. Әгәренки дә шул мөртәтнең үләксәсен күмәргә барам икән, җәннәткә күчкән бөтен нәсел-нәсәбем каргап ятачак. —Тормыш кеше гәүдәсен генә түгел, чучканыкын да күмдерә ул, Хәмәтдин агай,—дип зәһәр елмайды рәис. Ләкин күзләреннән кырыслык югалмады. Халык гөжләшеп куйды. Барысынын да ургак фикерен дуңгыз фермасында каравылчы булып йоклаучы Гыйлмулла әйтеп бирде: —Һей,иптәш персидәтел... Мин күмгән чучкаларның чуты-хисабы юк. Хәзер куш менә мең дә беренче чучканы күмәргә, эһ тә итмичә күмеп бирәм. Пычрак булса да җан бит ул. Аны бөтен кеше дә күмә... —Ә кешене?.. —Безнен әле бер кешене дә гүргә иңдерми калганыбыз юк, Аллага шөкер!— дип чәчрәп торды Кызрач Шәркәй,—Зиначы Шәмсияне дә. аны суеп үтергән малаен да күмдек. Түлке шунысын да бел, Радик энем, безнен авылда анын ишеләрне упши зыяратка күммиләр. Андыйларнын урыны читгәрәк. Шайтан чокыры янындарак. —Сизеп торам,—диде рәис, түгәрәк йөзендәге тирен сөлге хәтле кулъяулык белән сыпыра-сыпыра,—бу мәетне дә шунда күммәкче буласыз. Барыгызның да теләге шундый икән, хуп мәйле, шунда күмегез, алайса. Мин бит сезнен гореф-гадәтне җимерергә килмәгән. Беркемнен дә җеназага җыенмавын аңлап бетергәч, капыл гына урыныннан калыкты да колхоз рәисе, сулыш та алмыйча, боерык бирә башлады: —Алайса, көндәлек нәрәтне тыңлагыз. Син, Гарифжан абый, печәнчеләргә аш илтәсең . Сабир белән Әхмәдиша кибән куярга барыр. Шәмсулла, Сафа. Әхәт, Мансур Шайтан чокыры янында чокыр казырлар. Түләве—тариф буенча. Размеры икегә бер ярым булсын. Харис белән Әшрәфҗан ферма ишекләрен... Ләкин ишек төбендәрәк утыручы берничә ир. дәррәү кузгалып, ыгы- зыгы тудырды. —Юк-юк! Чокыр да. кабер дә казымыйбыз. Ник шунда колхоздан кудыртмыйсын... Күрше колхоздан чакыртыйммыни инде?! Ояты үзегезгә булыр . —Күршеләр дә казымаячак. Ул бәдбәхетнең зәхмәте аларга да күп тиде Берәү дә килмәячәк! —Һи, сезгә ялынып торганчы... Хәтере калган хужа. барысына да кул селтәп, ишектән чыгып та китте, җитез “ Рафик”ка кереп тә утырды Шоферына бер генә сүз әйтте —Район үзәгенә! Ул озак яшәде... Башкалар гыйбрәт алсыннар, ул күренгән яки искә төшкән саен гасыр михнәтләре хакында балаларына сөйләп торсыннар, дигәндер Ходай—анын гомерен сузды да сузды.. Заманында агач аягынын авыл урамы буйлап гөрселдәп үтүен ишетеп үскән балаларнын да күбесе гүрдә инде Кайберләре сугыштан кайтмады, шактые картаеп үлде, күбесе пенсиягә дә чыгып өлгермәде Сабантуй тоткан өрлектәй ирләр үлде, бу һаман калды Ул картаеп беткәндә әле мәктәп юлында гына йөргән авылдашларының чәчләре чаларды, йөзләрен җыерчыклар сарып бетерде, ә ул һаман яши бирде Юлда каршы очраган чакларында урамнын икенче ягына чыгарга ашыкты кешеләр: сәлам дә бирмәделәр, аныкын ла алмаска тырыштылар Ул күренүгә, сабыйлар, тыннары катып, өйләренә йөгерделәр Чөнки туа-тумыштан каһәрле дә, шомлы да сүзләрне әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан күп ишеттеләр — И, Ходаем, Чатан Рауза килә, урамга чыга күрмәгез, җене кагылыр! —Анын яныннан үткән кешегә зәхмәт кагылучан була, якын килмәгез. —Күзенә карасан. йоклаганда саташырсын, карашынмы читкә борып үт' Эчеңнән генә булса да «әстагьфирулла!» дияргә онытма Авыл халкынын инануынча, мондый кансыз бәндәне күптән инде каргыш сугарга тиеш иде. Ләкин, дистә еллар буе бөтен авыл белән каргап яшәсатәр дә. каһәр дә төшмәде сыман, чәнчелеп тә китмәде Ходай ана катырак җәза сайлады Чатан Рауза үзе җәфалаган, кан-яшь койдырган, төрмә-сөрген юлларында йөрткән авылдашларының жирәиүле, нәфрәтле карашы астында яшәде дә яшәде. Туксанына җитәрәк. ул иңде, кешедән бигрәк, маймыл сурәтенә керле Яшьлегендә үк авызына еыймастай булып купайган теш казнасы, корышкан иреннәрен ертырдай булып, бөтен барлыгы белән алга калыкты Тора-бара. башкалары да коелып беткәч, азау тешләре генә ыржаеп калды. Кайчандыр бөтен авылны дер селкетеп гөпелдәгән агач аягы, заманча итеп әйтсәк, протезы, хәзер инде үзе кадәр йөкне хәтерләтә урамнан үткәндә ул кырмыскага тагылган солыны хәтерләтә Шулай булса да. һәр йорт яныннан үткәндә шыгырдавык тавышы белән сукранып куя — Барыгызны да атгырашы калган.ышбулышлар! Тамырыгызны корытып бетерә алмадым, контралар! Инде фани дөнья белән саубуллашкан картларнын исән чакта сөйләгән хатирәләренә караганда, борынына егетләр исе керә башлаган елларда ук иштәй! ахирәтләренә үчлек белән, кара көнчелек белән карый башлаган Рау ы Егет затлары ахирәтләрен почмак саен диярлек саклап торалар, назлымы, төртмәме сүзләр сибеп каталар, аулаграк урыннарда чәчбиләрнең билләренә кул сатырга да күп сорамыйлар икән Кайбер чытлыклары бит. муен тирәләренә иреннәрен дә тидергалиләр имеш Ә Раузаны саклап торучы да. ана мәхәббәтле караш ташлаучы да юк Күпәт авы па гына булмаган хикмәт Кызның дорфа теле, яшьтәшләрен агым саен Йә укытучыларга, йә ата- аналарына әләкләп торуы егетләрнең бәгырен катырып бетергән. Башка кызлар кияүгә чыга тора, ә монын белән, күнел өчен генә булса да, капка төбендә сөйләшеп торучы да юк... Тегеләр сандугачтай матур, сыбызгыдай әче тавышлы балалар таба, ә монын хатын-кыз затыннан икәнен дә белмиләр сыман. Ә инде сынар аяк хөкеменә дә калгач, әйтеп тә торасы юктыр, ир заты борылып та карамас булды. Хәер, ашыкмыйк. ...Үз гомерендә ике ир күрде Рауза. Беренчесе район комсомолыннан вәкил булып килгән ач янаклы, йөгерек күзле урыс егете иде. Күзләренең шул тиклем хәрәкәтчән булуын егет бер сулышта аңлатып бирде. —Мин бит акларга каршы сугышып йөрдем. Уңнан да, сулдан да, алдан һәм арттан да атып кына торалар анда. Шуңа күрә баш та бөтерелеп кенә тора, күз дә барысын да шәйләп торырга күнегә. Рауза җитәкләгән өч кешелек комсомол ячейкасының эшен тикшерү әлләни вакыт алмады: революция дошманнарына карата сизгерлекләре бармы— бар, продотрядның нәрсә икәнен беләләрме—беләләр, большевиклар эше өчен җаннарын бирергә әзерләрме—әзерләр. И вәссәлам! Рауза шул ук төнне комсомолның бөек җиңүләре өчен аягын бирде. Районнан килгән җитәкчесе белән печәнлек сәндрәсендә тарткалашканда, астындагы такталарның шуышкалавын сизсә дә, нәфес кайнарлаткан шушы төндә исереп киткәндәй булды—сырты белән тойганын башы белән чамалап өлгерүдән гаҗиз иде. Бергәлекнең иң ләззәтле мизгелендә ике такта арасынын киңәеп китүе булды, Рауза сәндрәдән абзар идәненә очты. Идән генә түгел иде шул аста!.. Атасы ташып куйган танадай зур ташлар өстенә килеп төшүгә үк, измәсез салынган стенага охшап торган кирпеч өеме уң аягына ишелеп ауды. Ләззәттән башланган чинавына илереп ыңгырашу килеп кушылды. Балтыр сөяге чәрдәкләнүдән Рауза гомерлеккә чатан калды ...Ә егет? Аңа, кем әйтмешли, чуртым да булмады—революцион сизгерлеге белән әлеге такталарның берсенә тотынып өлгерде һәм шул минутта ук авылдан чыгып тайды. Кызларының атакайланып йөрүенә ачынып яшәүче диндар, йомшак күңелле әтисе белән әнисе, бу вакыйгадан соң кайгырышып тынычланганда, юкка гына : —Бәлкем шушы фаҗигадан сон акылга утырыр, авылдашларның һәр гамәлен районга җиткереп торудан туктар,—дип өметләнделәр. Рауза тагын да үчләшеп, задурлашып китте. Район большевиклары ясатып биргән агач аягына күнегеп бетүгә үк, теге чактагыдан да тизрәк, тәвәккәлрәк җилдертә башлады. Ирләрнекедәй эре сөякле гәүдәсе белән башын тоташтырган кыска, юан муенын борып та тормас булды: дошманына таба һәрвакыт пләмә үгезе шикелле, хәзергечәрәк әйтсәк, танк сыман туп-туры элдертә. Каеннан ясалган аягын кигәч, күкрәге дә киңәеп киткәдәй булды, замана героена охшап калды. Ни өчен аяксыз калуын авылдашларына да, район ЧКасына да анлата белде: имеш, авылдан ерак түгел олы юлда ниндидер контраларны күзәтеп барган да бу, тегеләр Нарат Чокырына таба борылып кача башлагач, артларыннан ияргән һәм төнге караңгылыкта ярдан егылган. Ә андагы ташлар исә абзардагыларга караганда да эрерәк. Шулай итеп, комсомолка Рауза район герое булып танылды һәм “контралар эзәрлекләгәндә кылган батырлыгын” гомере буе мәктәпләрдә үткәрелә торган очрашуларда сөйләп йөрде: —Без Лилин-Ысталин партиясе өчен аяк-кулларны гына түгел, җаныбызны да кызганмадык,коммунистик байрак астында һәрвакыт алга бардык. Контрлар безнең авылда да хисапсыз иде. Алар икмәкләрен яшерделәр, кача-поса малларын суеп ашадылар. Ә без эзләренә төшә тордык. Бервакыт, мәсәлән, бер кулакны раскулачить иткәч, үзен авылдан олактыргач, мунчасын семьясына биргән идек—яши торсыннар инде әйдә, дип Күзәтеп йөрим, лыкма ризыклары юк боларнын Сүзе шушы урынга җиткәч. Рауза теш казналарын киереп, серле генә елмаеп тора да, йодрыгы белән һаваны ярып алгач, капыл гына дәвам итә —...ләкин берсе дә ачтан үлми! Биш баланы бу хатын ничек асрый? Менә бит хикмәт нәрсәдә! Димәк ки. яшергән ипиләре булырга тиеш боларнын! Допрос алам—әйтмиләр. Шуннан сон. мин боларнын барысын да шул мунчаларына тутырам да.өсләреннән бикләп куям. Комсомоллардан чиратлы сак куям. Ике-өч көн үткәч, тагын допрос алам—әйтмиләр ысбулычлар. Кече балалары үлгәч кенә, калганнары ачтан әлсерәп беткәч кенә телләре чишелде контраларнын . Баксан. абзар артына өелгән тирес астына ике капчык он яшергән булганнар икән! Кызыл Армиягә, совет милициясенә ризык җитмәгән чакта авыз тутырып икмәк ашарга хаклары бар идеме аларнын?! Юк иде.билгеле! Шуна күрә дә нәселләрен ачлык белән корыттык Чөнки алар халык дошманнары иделәр. Әйе. “дошманнардан” нык чистартты авылны Рауза. Ул заманда яшәгән бер агайнын. колхозга алынган атын күргән саен, күзләренә яшь килә икән Жин очы белән күзен сөртеп, сыкранып торганда Рауза күреп ала моны. —Нигә балавыз сыгасын. Фәйзрахман- ’ Фәйзрахман. кайнар сулышын эчкәала-ала. үксеп куя —Сон... Рауза, ничек еламыйсын Мөлкәт буларак чурт сим инде, җан иясе буларак кызганыч бит. Бер ай эчендә бетәште бит маткай, колхозга кергәч Авызын ачса, күте күренә бит —Ызначыт, колхоз ошшамый ссина. иптәш Ыссталин зирәклеге белән төзелгән яна тормышш ошшамый? Шул төнне Фәйзрахман авылдан бөтенләйгә югала. Бигрәк тә яшьлегендә күзе төшеп тә үзенә игътибар итмәгән, башкаларга өйләнгән егетләргә.шуларга кияүгә чыккан кызларга каныкты Рауза. Тегеләре дә, болары да олыгаеп бетте инде бетүен, әмма Рауэанын нәфрәтле көнчелеге елдан-ел көчлерәк дөрләде, ачы ялгызлыг ын шулардан күрде Теге чакта!ы егетләрнең берсе—хәзер инде ир уртасы булып баручы Габделәхөт чи төннән корыштырган һәм сыер тизәге белән сыланган сыер фермасы янында тәмәке төреп торганда Рауза килеп чыкты. Ниндидер сүз катты да иргә, тегенеп кулындагы бөкләнгән гәҗиткә игьтибар итте Ертылган чигеннән Сталин рәсемен шәйләде. —Туктале. бир әле. Гапти гәҗитеңне!.. Әй-е! Сөекле юлбашчыбыз иптәш Ысталиннын партритына төреп тартасын икән бит син тәмәкене' Иптәш Ысталинны яндырып куаныч табасынмыни ’! Габделәхәт куырылып килгәндәй булды да. уч төбедәй гәҗит бөкләмнәрен калтырана-калтырана сүтәргә кереште — Юк. Рауза, юк' Валлаһи, юк! Менә. кара, анын сурәтенә тимәдем Рауза, тишәрдәй күзләре белән текәлеп, агулы елмайды —Алдама! Әнә, чите ертылган Иптәш Ы сталиннан үч алу юлын тал кансын син. контра! _ -Кая ул бит тырнак очы хәтле дә юк Кәгазе шулай ертылды бит -Менә шулай була ул. Гапти Берәр сазнателни кызга өйләнгән булсам, мондый җинаятькә бармаган булыр иден син Анлаткан булыр иде Коммунистик сизгерлеген булган булыр иде! Ә бодай һе-һе саубуллашсак та ярыйдыр Киттем әле мин Икенче көннән башлап Габделәхәт авылда күренмәде. Бөтенләйгә югалды Хәбәре дә килмәде в* Язларнын берсендә авылдан үтеп баручы таныш булмаган бер кеше капка төбендә утыручы ирләргә: —Суканы бетердегезме әле?—дип эндәшкәч, жор телле Сафиулла: —Безнен колхозда сукасы да, сабаны да калмады, барысы да бетте,—дип кычкырып калган. Кирәк бит,ходавәндә—нәкъ шул вакытта тыкрыктан Рауза килеп чыга. Гөрс-гөрс атлап килә дә, мыскыллы карашын төбәп,көйдереп тә ала тегене: —Колхоз строеннан көләбезме,Сапый. Белеп кал, сабан-суканын бөтенләй кирәге булмаган җирләр дә бар безнен Сысысырда! Ике-өч көн үтте микән. Сафиулланы ат менгән погонлылар алып китте. Өстән салкын янгыр коя,ике ат арасында баручы Сафиулла, тая-тая, авылга борылып карый-карый, бөкерәеп атлый... Ирләр китә, ләкин хатыннары кала. Алар, балаларын ачтан үтермәү хакына, кесәгәме,итәк астынамы бер-ике уч ашлык салып кайтырга мәжбүр. Еш кына аларнын каршына колхоз башлыгы Әхмәдиша чыгып баса, килеш- килбәтләрен, гәүдәләрен күзәтә: урлашмыйлармы, кабарып-бүлтәеп торган җирләре юкмы, янәсе. Кайберсенең кесәләренә дә суккалап ала. Аннары, монсу гына карап тора да: —Урлаша, эләгә күрмәгез инде,катыннар,закун бик тә каты бит,—дип куя. Шундый чакларда еш кына Рауза килеп җитә. Ул ин әүвәл, ниндидер кызыл значоклар тагылган күкрәген киереп, башлык алдына баса: —Син, иптәш Хәйруллин, үзен караклар пособнигы. Урлашуларын юри сизмәмешкә салынасың. Кесәдә булмый ул хатын-кызнын урлашканы,ыштан төбендә була.Шуннан эзләргә кирәк! —Соң, Рауза... —Иптәш Мотыйгуллина диген! —Соң, иптәш Мотыйгуллина...—дип мыгырдана Әхмәдиша, гаепле кешедәй.—Ни бит... оят бит... Хатыннарның итәк асларына ирләре генә керергә тиеш бит. Анда да, мулла абзыйлар әйтмешли, “өммәти-өммәти, көндез тимә, төннә ти”... Кеше күргәндә үз ире тию дә хәләл түгел, ягъни... Бу хәлне читтән генә бөтен авыл күзәтә, чаярак бала-чага бәхәс купкан җиргә якынлаша. Шуларны сырты белән сизеп торучы Рауза, сикереп китәргә әзер туп кебек, ешрак калкына башлый. —Урлаша икән, бөтен җиренә дә тияргә ярый, иптәш Хәйруллин. Тимисен икән, персидәтел дип тормаслар, колхозны талаткан өчен үзенә дә бер чара табарлар. Карап тор, болай итәләр аны... Ул, җәһәт кенә борылып, тилмерүле караш белән тезелеп торучы хатыннарның йөзләренә текәлә дә, тимер очлы агач аягы белән кайсыныңдыр аяк йөзенә китереп баса. Өнсез калган, авыртудан сулышсыз калган ана. аягын шудырып алмакчы була. Шуны гына көткәндәй, болай да иләмсез таза,тыгыз гәүдәле Рауза бөтен авырлыгын агач аягына күчерә һәм ияген тегенен чыраена терәргә маташкандай,теш арасыннан сыгып кына боерык бирә: —Итәгеңне күтәр,корткыч! Күгәәәр!.. Сүзен тагын да үтемлерәк итү өчен, тимер коршаулы “аягын" бөтереп тә ала. —Сон, Рауза,—дип өзгәләнә хатын,—кешеләр, ба-балалар карап тора бит. —Күтәр диләр сина. Урлаган нигъмәтеңне күрсәт! Теге мескеннең күлмәген күтәрә башлавы була, Рауза келәшәдәй каты бармаклары белән ыштан бөрмәсеннән эләктереп ала, корбанының аягын сытарлык итеп тагын бер мәртәбә басып куйгач, артка талпына. Шулвакыт җиргә йодрык хәтлерәк янчык килеп төшә. Әхмәдиша, кыенсынып, башын читкә бора. Ләкин шундук Рауза тавышы сискәндерә. —Син коммунист кеше, иптәш Хәйруллин. хакыйкатьнен күзенә туры кара —Хакыйкатькә туры карыйм да ул Ну бит бөтен жиргә дә карау оят — Бу корткычларны аткарып бетерми торып, бернәрсәгә дә күз йомарга тиеш түгелбез. Кадерле партиябез шулай куша. —Аткарган саен ятим балалар күбәя тора бит әле монда. —Ничауа! Контрлардан барыбер юньле бала тумагандыр. Совет атасы атарга да гуманлы—детдумнан урын бирер. "Контрлардан бушаган дистәләрчә йортларнын берсе үзенә бирелгән атналардарак тагын бер ир белән кавышып алды ул. Анысы "хатык дошманнары нын чираттагысын—ире инде Рауза әләге белән аттырылган. алты бала белән калган Хәмдүнәне кулга алырга килгән чалыш аныхты. шадра йозле милиционер иде. “Үзе дә әлләкем түгел, өйләнүе дә бик мөмкин дип уйлаган иде Рауза, шуңа күрә аракыны да мулдан эчертеп, бөтен шартын китереп сыйлаган иде. Бергә тормыш итү хакында кич буе тәмле генә ләчтит сатып утырган шадранын иртә танда ук фикере үзгәрде Кичке вәгъдәләрен исенә төшерүе булды Раузанын. погонлы нәмәрсәкәй авыз жыерды авызының бер чите муен таба тартылды, икенчесе колак тарафына менеп китте. Идәнгә тама язган селәгәен фуражка түбәсе белән сөртеп алгач, шыркылдап жибәрде: —Булмый. Төнлә аягын мишәйт итә. —Сон., гарибе—гарип индеанын.. -Юк, сәламәте мишәйт итә,—диде дә милиционер аламасы, ишектән чыгып китте.Әгәр дә ул бу сүзләренең, икенче сүзгә әйләнеп. НКВД начальнигы өстәленә барып ятасын белсә, гелен тешләгән булыр иде Рауза лоносынын бер жөмләсе болай булды:"Безгә ашарга кайткан милиция Гайфулла Гарифжановнын халык дошманы икәнлегенә бер шигем дә калмады Тормышның авыр яклары турында сүз чыккач, ул. Сталин үлмичә торып, тормыш рәтләнмәячәк, безгә Сталин мишәйт итә. диде Ул бик озак яшәде. Әйтерсең лә Ходай ана үзе кылган бөтен гамәлләрнең гөнаһтан гына гыйбарәт булуын күрсәтеп бетерүне.үзенә бер төрле жәза бирүне мәкъбүл санады. Карават асларын, мич артларын пычратып йөрүче песине, гадәттә, муеныннан тотып, әледән-әле үз аэаена борыны белән тыгалар. Раузада картаймыш көнендә шундыйрак гормыш кичерде Бервакыт ул, район үзәгенә баргач, пьедесталеннән сугып төшерелгән Сталин һәйкәлен күрде аяклары пьедестальгә эләгеп калган, йөзе белән пычракка капланган Шунын өстеннән, бүрәнә өстеннән йөгереп йөргән кебек, балалар йөгерешеп уйный Аннан сон ул. үзенен “данлы юл" үтүе турында күкрәк кагып сөйләгән чакларында, Ленин исемен генә кабатлый торган булды Ләкин тагын шундый кон килде—телевизордан бик еш кына “даһи" һәйкәлләрен җимерүне күрсәтә башладылар. Аяк астында аунап ятучы кызыл байракларны да күп күрде Рауза. Ү зе җимерттергән мәчет урынына зифа манаралы яна мәчет салынуның да шаһиты булды Үч иткәндәй, анын үз йорты каршында иле мәчет Әледән-әле әйтелеп торучы азан чирләп, тартышып ятучы бу карчыкка ясин булып тоела иде Канлы елларнын бөтен сәбәпчеләре дә. шушы Ясинны тынлый-тынлый. үзе белән янәшә яталардыр, жан бирү газабын кичерәләрдер сыман Үләр алдыннан ул шаркылдап көлүче Сталиннын өрәген күрде Колле көлде дә юлбашчы, кинәт кара янып, тешләрен бик хәтәр ыржайтып. Рау зага йодрык күрсәтте. Район үзәгендә туып-үскән егет буларак, андагы тормышны, хәл-әхвәлне яхшы белә иде Радик. Ләкин бу юлы анын күз алдына көннәр буе сыра цистерналары янында, аракы сатыла торган кибет буйларында киләп салып, бер йотым аракыга яки сырага зар-интизар булып йөрүче сәрхушләр генә килде. Менә кемнәргә таянырга кирәк бүген! Һәркайсына бер шешә тоттырсаңмы!?. Теләсә нинди хәшәрәтне күмәчәкләр. Унбиш чакрым асфальт сизелми дә калды. —Әнә теге кибет янында туктат!.. Кергәч, кесәсеннән бер уч акча каезлап чыгарды да Радик, сатучыга сузды: —Бер яшик аракы! —Ниндиен? ”Московский”мы, “Мензелинский”мы, әллә?..—дип төче генә елмаеп килгән сатучы чәчбикәнен йөзенә дә карап тормастан: —Ник шунда “Шайтанский” булмый...—дип тупас кына мыгырданды Радик. Ләкин шундук йомшарды.—Юньлерәген бир... Шул ук вакытта тирә-ягына да күз салырга өлгерде Радик. Ә ан-да-а!.. биш-алты сәрхүш, сихерләнгән сыман, прилавкага менеп утырган тартманы күзләре белән ашый башлаганнар иде инде. Җәлт кенә шуларга борылды рәис: —Туйганчы эчәсегез киләме? Теге төркем калтырана-калтырана елмаешып куйды: —Кәнишне... —Алайса болай итәбез...—Ул карашы белән тегеләрне барлап алды.—Жир казый беләсезме? —Кәнишне... —Аракыны күтәрегез дә машинага төялегез. Казыганда салмак селкенсәләр дә, күмгәндә жәһәт кыландылар шәһәр “егетләре”—балчыкны ишеп кенә тордылар—күнел кайтаргыч мәетне мөмкин кадәр тизрәк жир астында калдырып котыласылары, яшел чирәмгә сузылып ятып, бүген күргәннәре онытылганчы эчәргә ашыктылар. Ә инде исерешеп беткәч, берсе кинәнеп куйды: —Мондый мәетне күмү дә стоит, черт побери. Аракы—мүре! Син безне тагын чакыр, хозяин. Бишкуллап әзер! Кулларына аз-маз акча да тоттыргач, калган аракылары-ниләре белән бергә тегеләрнең барысын да машинага төяп кайтыр юлларына аткаргач, яшь рәис, “табын”лы чокырдан чыгып,авылга тәпиләде. “Һава сафланып китте бүген, бәлки янгыр да явар әле”, дип уйлады, энгер-менгерле урам буйлап атлаганда... "Крутой" әби Ү з гомеремдә руль тотып караганым булмаса да, берсеннән-берсе затлырак машиналарда сәфәр кылганым бар. Әмма ин яраткан транспортым—трамвай! Тек-тек-дык... тек-тек-дык... Ул көнне дә трамвайда бара идем. Шундыен да аяз көн, Ходайнын рәхмәте, хәтта күк гөмбәзе дә үтә күренмәле биниһая зур кыңгырау кебек чынлап торадыр сыман. Кояш нурлары трамвайның тәрәзәләреннән генә түгел, стеналарыннан да үтеп кергәндәй тоела. Тек-тек-дык... тек-тек-дык... И. рәхәт тә сон чажлап, ашкынып, томырылып җилдерткән трамвайда як-якны күзәтеп бару' Житмәсә. ни хикмәттер, пассажирларда бармак белән генә санарлык Якты, иркен, җиләс! Хозурланып барам шулай, чираттагы туктатышта атты ишектән бик ыспай киенгән бер хатын кереп килә. Тартылып торган зәнгәрсу джинсы чатбардан. аллы-гөлле гажәп матур кофтадан бу. Беләгендә затлы сәгать Баскычтан күтәрелгәндә карашы гел трамвай йөртүчедә монын Яшь күренә, җитез күренә! Бәй. менеп баскач, алтын беләзекле кулы белән елтыр колгага тотынгач вә һәм дә... йөзен болайга таба боргач, үземнен алдануымнан көлеп җибәрә яздым: каршымда ким дигәндә алтмыш яшьлек карчык күрдем Җитмешкә дә якын түгелме икән әле Ләкин шундук нәтиҗә дә ясадым үзен карап кына яши торган, килеш-килбәтеннән бик канәгать һәм һавалы карчык бу! Иң алдагы утыргычка ук утырмакчы булгандыр, ахры, карашын шунда— капчыклары, төенчекләре белән мәж килә-килә ике урыннын берсендә утырып кайтучы һәм фәкыйрьлеге тышына, ягъни өс-башына ук чыккан ертык яулыклы әбигә күз төшерде Шунын янындагы буш урынга утырыр иңде бу ыспай дисәм, ул ниндидер әкәмәт хәл күргән сыман, авыз чите белән генә көлемсерәп тә. кызганып һәм җирәнеп тә дигәндәй, тишкәләнеп беткән пакетындагы кайбер шырды-бырдысын идәндәге сүсәреп беткән капчыгына иелә-иелә күчереп салучы "ертык яулыкны” текәлә-текәлә күзәтеп торды да, карашын кинәт кенә урамга күчерде Шул мизгелдә үк тегесе дә башын күтәрде һәм. карашы белән ыспай карчыкка кадалгандай, тораташ катты Иреннәрен ялап куйды, шактый озак хәрәкәтсез торган керфексез күзләрен чет-чет йомгалап алды Нәрсәдер әйтте дә сыман, ләкин тавышы чыкмады. Тамагын кыргалап алгач кына, аңлашылырлык сүзләр әвәли алды — Бәй. син түгелме сон бу. Наҗия'.’ Наҗия булырга тиешлесе ишетмәде, дөресрәге, ишетмәмешкә салынып, биек йортларның өске катларын бик зур игътибар белән күздән үткәргәндәй, башын күтәреп бара бирде Монысы кабат кыбырдады, авыз читләрен сыпыргалап алгач, тагын эндәште: —Син бит бу. Наҗия... Танымыйсынмы әллә. Мәгъфия бит мин — Наҗия булсам сон!—дип кырт кисте тегесе, күз чите белән генә Мәгъфиягә тәкәббер карашын төшереп алгач,—Наҗияләр бик күп атар Казанда Мәгъфияләр дә хисапсыз! —Сон... ни бит мин бит Без бит синен белән еллар буе бер упшыйда. бер бүлмәдә яшәдек. Наҗия дигәне һаман да урамга караган килеш кенә тагын кистерде —Упшыйлар онытылганга биш былтыр инде Искә дә төшерәсем килми —Ә мин сине еш искә төшерәм Ничегрәк яшәп ятасын сон. Наҗия' —Нэт прәблим! —Финсиян күпме? Җитәме сон? —Нэт прәблим! -Алай дисен дә син Ашарга да житә торган түгел бит ул финсия дигән нәмәкәй Кулга керүе була, агып чыгуы була Бигрәк буш бит хәзерге акча Сина да артыгын бирмиләрдер Наҗиясе, хәтеренә бүтән сүз салынмаган автомат сыман, ирен очлары белән генә тагын шул ук сүзне кабатлады — Нэт прәблим' Күреп утырам: бераз борылып, карашын трамвай эченә юнәлтсә дә. ыспай карчык “упшыйдашына” күз дә төшерми Ләкин карашы минеке белән очрашкан мизгелләрдә күзләре белән:"Күрәсеңме, без ничек эре сөйләшәбез. Булдырабыз бит ә?!” дия сыман. Мондыйрак жөмлә дә күренә сыман шул ук күзләрдә: "Сәбәбе бар, хикмәте бар болай сөйләшүнең!" Бәлки бөтенләй күренмидер, мина гына шулай тоеладыр. Ничек кенә булмасын, бу тәкәббер әби эчемаә үскәннән-үсә барган кызыксынуымны һәр хәрәкәте, бертуктаусыз кабатланып торган сүзләре белән арттыра бара. Бөтен Рәсәй зар елаган, пошаманга төшкән һәм зарланып туймаган заманда бернинди проблемасыз әби бар микәнни бу Казанда? Мәгъфиясенең өзек-өзек сүзләреннән аңлашылганча, пенсиягә чыкканчы икесе дә кара эшче булган—яна төзелгән йортларның ишек-тәрәзәләрен буяп яшәгәннәр... Инде килеп, яшь чакларында бер тулай торакнын бер бүлмәсендә гомер иткән бу ике жаннын берсе ни өчен шул кадәр каты бәгырьле? Кырык ел буе очрашмаганнар лабаса! Мина калса, алар: “И. Нажиякәем. син түгелме сон бу?!”, “И, Мәгьфиякәем. ни хәлләрдә яшәп ятасын0 Сагынып беттем үзенне!” дип кочаклашырга, бер- берсен сөя-сөя куанышырга тиешләр иде. “Нэт прәблим! Нэт прәблим!” имеш... Юк инде, моның серенә төшенмәсәм, йокым йокы булмаячак минем— гадәтем шундый. Үз-үземә кистереп тә куйдым: “Проблемасыз әбинен ни өчен һавалануын анламый калмаска, бу юлы, һич югы, яшәгән йортын булса да чамалап үтәргә!” Ачыкланмаган сорауларның башымда озак йөрүен яратмыйм мин. ...Ул арада Мәгъфия карчык сөйләнүен дәвам итте: —Бик эре кыланма инде, Наҗия. Син дә ир тапмадың, мин дә... Синен дә балан юк, минеке дә. Беребезгә дә толыкманы белән акча тоттыручы кеше юк икәнен беләм бит инде мин... Шуны гына көткәндәй, Наҗиясе, тавык чираттагы җимен чукып алган тизлек белән, башын алга талпындырып куйды: —Ә минеке баррр! —Белмим тагы, мин үзем шапырына алмыйм,—диде мескенлеге сыртына ук чыккан Мәгъфия карчык, үзалдына мыгырданган кебек.—Тормыш авыр... Кием яңартырлык та хәлем юк... —Ссиңа шул төссс!—дип ысылдады ахирәте, мыскыл белән. Анын сүзенә куәт биргәндәй, туктаган трамваебызның ишеге дә ысылдап ачылды. Горький паркына җиткәнбез икән. Наҗия ишеккә атлады. Үз тукталышыма әле бик ерак калган булса да, мин дә чыгу юлына ашыктым. Менә җитез адымлы, төз гәүдәле Наҗия карчык паркка элдертә, ике-өч кенә адым калышып, мин дә җилдертәм. Игътибарын җәлеп итү өчен, көлеп җибәргән булдым. Ул аптыраган кыяфәт белән борылып карый һәм... якты караш белән елмая. Йөзендә-күзендә тәкәбберлекнең, һавалыкның әсәре дә юк. Шуны гына көткән бу бәндәгез, кытыклангандай көлә-көлә, әйтә куя: —Ну. маладис, апа, чын артист икәнсез! Тәки аптырашта калдырдыгыз теге карчыкны үз уеныгыз белән! Мин инде, моның белән уртак тел табу өчен, шактый бормалы-сырмалы сүзләр уйлап куйган идем. Ләкин аларнын кирәге бөтенләй чыкмады. Без күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттек. —Әллә артистлык сәләтем дә бар сыман тоелдымы?—диде ул ихлас күңелдән көлеп. —Тоелды. Әйбәт уйнадыгыз, апа. Тик соңгы сүзегез генә энәле булды. Кызгандым мескенне. —Мин дә кызгандым-кызгануын... Ләкин кырык ел ниятләп йөргән ул сүзне әйтмичә түзә алмадым. Нык үпкәләтте ул мине, нык рәнҗетте теге заманда... ...Парктагы бихисап эскәмияләрнең берсенә утырып дәвам иттек сүзне. Дөресрәге, ул сөйләде. Мина әледән-әле жәлләп, сораулар биргәләп һәм баш каккалап кына утырырга калды — И Аллам, ул чакта безгә егерме тирәсе генә булган!. Чыннан да. бер тулай торакта тордык без Мәгъфия белән, энем Бер бүлмәдә! Алай гына да түгел, сердәшләр идек. Тату да идек. Кайсы егетне ничек каратырга икәнлеккә кадәр бәйнә-бәйнә кинәшә идек, үзебезчә хәйлә-планнар кора идек. Шул заманда, менә бүген сез арттан төшкән кебек, бер егет арттан иярде Эндәшә теге, бер—алдыма, бер артыма төшә. Ошый бит бу. рәхмәт төшкере1 Күзенә карау белән эреп китмәле. Ләкин, кызлар бит алар киреләнмәсә. ис китмәгәндәй кыланмаса. кызда булмый инде Безне Ходай шулай яраткан бит—үз бәясен югарырак күрсәтә торган итеп Ничек кенә булмасын, таныштык, сөйләшеп тордык, озатып куйды, очрашырга булдык Мәгъфия ул мина караганда бик күпкә бай иде. Авылда әти-әнисе дә булгач, кызыгырлык киемнәре дә булып торды Гөнаһ шомлыгыдыр инде, теге егет белән очрашуга Мәгъфиянен тавис канатыдай төрле төсләр белән балкып торган күлмәген киеп чыгасым килде. Берсүзсез бирде Алай гына да түгел, “сина бигрәк тә килешә икән бу!” ди-ди. тирәмдә бөтерелеп тә йөрде әле Мин тулай торактан килеп чыккач, теге егет, бахыркаем, телсез калды Хәзергедән дә авыррак, фәкыйррәк заманалар иле бит Ике-өч атна йөрдек аның белән. Ике-өч мәртәбә. Мәгъфияне дә ияртеп, кинога бардык. Бер көнне егетем: "Теге затлы күлмәген гажәп матур иде Үзеннеке булмаган икән", дип куймасынмы1 .. Сулышым тукталып торды хәтта. Аңлашылды Мәгъфия ахирәтем үзе әйткән. “Шул Нажиянсн нәрсәсенә кызыктын инде? Анын теге күлмәге дә минеке иде бит”, дигән Шуннан сон мин икенче бүлмәгә күчтем. Теге егет белән очрашырга да оялдым Әйе. бер-ике рәт Мәгъфия белән күрдем мин аны... Тора-бара анын яныннан да юк булды егет... Наҗия карчык, монаеп калгандай, бер-ике сулыш тынып торды да. көлеп җибәрде: —Шулай, энем, мин дә. ул да ирсез үткәрдек гомеркәйләрне Тәкъдир шулай булгандыр Тик шулай да якын ахирәтемнең хыянәте, астан сүз йөртүе йөрәк җәрәхәте булып калды Шулай да. кызгандым мин аны бүген Йончыган, таушалган мескенкәем Барам әле мин ана. барам Башыннан аягына кадәр киендереп кайтам. Бик күп булса, оч йөз долларым китәр Сөйләве монлы-сагышлы булса да. шушы гап-гади әңгәмәдәшемнен әтс ярты сәгать чамасы элек кенә "нэт. Прәблим!" дип тәкърарлал торуы күз алдына килде дә, күнел кытыкланып куйды—шаяртып алуны кирәк таптым —Нет проблем. дисез инде алайса? —Әйе. андый гына проблема юк.—диде карчык көлеп һәм “проблема сын нәкъ китапча әйтеп —Акчага аптыратмыйлар мине Көчләп тутыралар шкафыма! —Бай туганнарын бар. димәк ’ —Беркемем дә юк. Ну. шулай да.. Сүзне дәвам итәргәме-юкмы, дигәндәй, аяк астында тыз-быз килүче кырмыскаларга карап утырды ул. Аннан сон гына кабат телгә килде — Не было бы счастья. да несчастье помогло. диләр бит әле Шунын хаклыгына, рас килүенә инандым бит узган ел Минем пенсиям Мәгъфиянекеннән дә аздыр әле Белүемчә, вегеран дигән документы да бар анын Бик авыр яшәдем мин. энем, пенсия көненә калгач, гарьләнеп яшәдем Коммунизм булыр, киләчәктә бәхетле яшәрбез, ди-ди. кызыл грамытлар. вымпеллар бирә-бир» эшләттеләр бит без тинтәкләрне коммунистлар Кая монда бәхет? Тоттырдылар! Вәгъдә иткән бәхетләрен үзләренә каерып алдылар да. безгә хәерчелек калдырып, бизнесмен булып. офисларына качтылар. Хәтта фатир да бирмәделәр. Пенсиягә китәр алдыннан бер яшь кыз белән яшәп ята идем упшыйның унике квадрат метрлы бүлмәсендә. Пенсиягә озатканда пачутлы итеп җыелыш җыйган булдылар да: “Кырык ел буе безнең предприятиегә тугьрылыклы хезмәт иткән һәм хезмәт батырлыклары күрсәткән өчен үзе яшәгән бүлмәне берүзенә калдырырга!”, дип карар укып, җыелыштан кул чаптырдылар. Гарьлегемнән гел елап яшәдем унөч ел буе... Шулай елап утырдым-утырдым да бер кичне, күңелем бушанмасмы, дип, танышларыма киттем... Чәй эчтек, сөйләштек, телевизор карадык шунда. Күңелдәге хәсрәт белән ятимлек барыбер эремәде. Ноябрьнең җилле-янгырлы төн уртасы. . Уйлана-уйлана кайтып барам: их, мәйтәм, минем пенсияне Ельцин яки Путинга бирергә иде дә, бүтән бер тиен дә кермәслек хәлгә куеп, шул акчага бер ай яшәтергә иде, дим... Юлы да тайгак, җиле дә аяктан егарлык—каһәр суккан төн бу. “Ни өчен яшәдем дә, ни өчен яшим?” кебегрәк уйларга тулып барам бит инде шулай... Зур күпер астыннан үтә торган юлга керүем булды, ажгырып килүче бер машинаның бәреп китүе булды! Бетон баганага килеп сыландым, ишшу җитмәсә. Аннан соң, кадерсез урам эте кебек, асфальтка мәтәлдем. Шунысы гаҗәп, үлүем шушы икән, дип кайгырмыйм гына бит әкәмәт! Котылам икән бу каһәрле дөньядан, дип сөенеп ятам шул чак... Карчык, бераз сытылып, күз яшен сөртеп алды. Әлеге куркыныч мизгелне тулаем хәтере аша үткәрүе булгандыр, сүзе шактый өзелеп торды. —...Ә теге машина илле адымлап үтте микән, юлны чажлатып, туктап калды да, арты белән чигенеп, минем янга кабат килде. Шундук ишекләре ачылып китте, дүрт ишегеннән әзмәвердәй дүрт ир чәчрәп чыкты. Барысы да минем өскә килеп иелде. Җаным чыгып барганын сизсәм дә, күреп ятам— барысы да яшьләр, һәркайсы күн курткадан, йөзләре кавындай түгәрәк, авызларыннан—коньяк, киемнәреннән ресторан исе аңкый.. —Әби, хәлен ничек? Исәнме син? Мин ыңгырашам. —Хәзер, әби, машинага салабызда сине, больницага тапшырабыз,—диләр. Шулчак акылыма җиңеллек килде микән, әллә бу тормышның газапларыннан туюымнын, бу җәмгыятгә кадерсез, артык кеше булуымны тоюның каһәрле авазы тышка бәреп чыгу булды микән, бар көчемә җан ачысы белән кычкырып җибәрүемне үзем дә сизми калдым: —Таегыз моннан, сабакылар, төрмәдә черисегез килмәсә! Минем барыбер яшисем юк... Үтем шартлаган, кабыргаларым сынып беткән... Тегеләр һаман мышкылдыйлар, “болай ташлап китү ярамый бит инде”, дия-дия, күтәрергә маташалар. Шулчак, ни хикмәттер, күз яшемә буылып, кабат үкерәм тегеләргә: —Ычкыныгыз, пока не поздно! Убирайтесь! Эләгәсез! Кинәт күңел нечкәреп китте, тамак төпләрем кызышты, хәлсезләнеп киттем. Шулай да, елый-елый, үз сүземне куәтләдем: —Милиция килүен көтәсезмени, оланнар, харап буласыз бит... Болар дәррәү машинага тулдылар. Кузгалып китәләр дигәндә генә, берсе кабат сикереп төште: —Әби, һич югы исемеңне, адресыңны әйт инде син... Хәтерем югалмаган икән әле—әйттем. Әйттем дә, кабат кычкырдым: —Таегыз, оланнар, таегыз!.. Соң булуы бар... Машина күздән югалуга минем дә аңым югалды. Бүлнистә айныдым. Ниндидер уколлар кадыйлар, гәүдәмне бинт белән урыйлар, авызыма дару агызалар... Бер-ике көннән аңладым: ике кабыргам чатнаган, аякларым каймыккан, кулым каерылган. Үзем ятам, үзем исән калганыма үкенәм. Әнә бит, башка авырулар янына туганнары, дуслары, танышлары килә. Тумбочкаларына тәмле, баллы ризыклар, ширбәтләр тутыралар. Минем янга эт тә килми Күнел елый, ятимлегем, кадерсезлегем елый. Өч кон үттеме икән, дүртме Бер мәлне палатага матур итеп киенгән, җилкәләренә ак халатлар да бөркәгән бер төркем чибәр кыз килеп керә Әкият диярсен! Бер-бер артлы тезелешеп керә болар Башларында чигүле калфак, өсләрендә камзуллар, тагын әллә ниләр ҺәркаИсынын кулында бизәкле поднослар, подносларда—виноградлар, кайнар бәлеш, кызган тавык, гөбәдия, алма-әфлисуннар. тәмле сулар, минсинайтим' Кергәне-бере минем карават янына тезелә, һәркайсы баш ия —Наҗия апа. якын туганнарыгыз күчтәнәчләр җибәрде. Алар сезне бик яраталар, түземсезлек белән терелүегезне көталәр Менә, күнелсез булмасын өчен, бәләкәй телевизор да җибәрделәр.. Бу чәчәк бәйләме Наҗия апабызнын күз алдында торсын, хуш исе белән терелтсен, диделәр оланнарын. Ни кирәк, әйтсен генә, барысын да табабыз, дип торалар затлы егетләрен Шундый матур итеп чөкердәшә бу сылу да. ягымлы да кызыйлар—оҗмах фәрештәләре диярсен. Ә мин юләр, туганнарымнын. оланнарымның күп икәнлегенә үзем дә ышанып ятам Китергән әйберләре палата почмагындагы ындырдай өстәлгә аслы-өсле итеп өйгәч кенә сыйды Авырулардан кем нәрсә тели—шуны ашый. “Пажалыста. пажалыста!” дип кенә ятам Рәхәтләнде үзем кебек ягимнәр деликатеслар ашап. Икенче көнне түбәтәйләре, камзуллары асылташ белән чигелгән өч егет килде Муеныма алтын чылбырлы алтын ай тактылар, төрек осталары теккән үтә затлы халат кидерделәр, бүлнис биргән алама, сасы тәпечкеләр урынына патшабикәләр генә кия торган башмаклар куйдылар, одеял хәтле махровыи җәймә калдырдылар. Ә берсе, җилкәсенә чүпрәк метр асканы, билләремне, буйларымны, җилкәләремне үлчәргә кереште Үлчи дә яза. үлчи дә яза Һәркайсынын сүзе бер. "Оланнарыгыз шулай кушты *, диләр Әнә шундый күп хөрмәтләр күрә торгач, өч атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Сонгы көнне тагын ике кыз килеп керде Кулларында зур төргәкләр —Улларыгыз сезне һәйбәтләп киендерергә куштылар, апа Ярты сәгатьтән үзләре дә килеп җитәчәкләр. Кичә үк белешеп куйганнар, сезне бүген чыгаралар икән,—дип. дөньяда нинди затлы кием бар. шуларга төреп тә куйдылар мине Ул арада берсе тиз генә чыгып керде: —Оланнарын килеп җиттеләр, апа! Урамга рәхим ит! Мин атлыйм Затлы тунымнан сөя-сөя. артымнан әлеге гүзәлләр атлый Чыксам, шаклар каттым: таныш "оланнарым" бик тә озын ап-ак машина янына тезелешеп басканнар. Һәркайсы ин бәхетле кешедәй кин итеп елмая, һәркайсынын кулында бер кочак аллы-гөлле чәчәкләр! Берьюлы кочаклап алдылар, һәркайсы битемне, кулларымны үбә! Аннары, күтәреп диярлек, әлеге "Линкольн" дигән машинанын ин алгы урынына утырттылар да — Хәзер инде, кадерле апабыз, фатирына кайтабыз,— диештеләр Машинанын бөтенләй икенче тарафка баруын шәйләдем дә. теге караш ы төндәге кебек кычкырып җибәрдем —Ул якка түгел, оланнар! Барысы да дәррәү көлештеләр жаныкайларым —Теләсәң, иске адресына да кайгырсын, апа Бүгенгә без сайлаган фатирда кун әле син. Бәлки, ошап куйса, шунда яшәрсен Алар китергән квартирга кергәч, исем-акылым китте бар икән бу фани лөньила да җәннәттә яшәүчеләр Упшыйдагы бүлмә дигәнем монын бәдрәфеннән дә таррак, шыксызрак икән бит' Евроремонт дигән сүзне ишеткәләгәнем бар иле. бу фатир шул икән Затлы җиһазлар белән ту лы бүлмәләрне күрсәткәләп йөрттеләр дә, сәгатьләренә күз салдылар... Кайдадыр кемнәр беләндер очрашасылары, сөйләшәселәре бар икән. Чыгып китәр алдыннан, яшькә зуррак күренгәне бер пачка акча сузды: —Хәзергә шуны тота тор, тагын китереп торырбыз,—диде. Бәй, 100 саннары һәркайсына төшерелгән-төшерелүен бу акчаларның, ләкин, нәрсә бу, безнең пычрак көрән йөзлекләргә охшамаган болар—барысы да ямь-яшел! Әллә мыскыл итәләр инде чукынчыклар?! —Ничауа, Наҗия апа, җаена төшенерсең,—диештеләр-көлештеләр дә, тыпырдашып баскычтан төшеп тә киттеләр. Берсе, ялт кына борылып: —Гаеп итмә, кадерле апабыз, без озак тора алмыйбыз—бизнес чакыра!— дип өстәргә өлгерде. ... Наҗия карчык сөйләвеннән шып туктады. Нәрсәгәдер сокланган сыман үзалдына елмаеп утырды. Аннан сон гына сүзен дәвам итте: —Бик тә сәер икән бу замана яшьләре: партия белән комсомол да мәҗбүр итми, агит-үгет тә көтмиләр—үзләре ашыгалар. Килеп керәләр дә фатирыма, акчамы шунда, берәр затлы нәрсәме китерәләр дә, кыска-кыска гына сөйләшеп, җылы сүзләр әйтеп, чыгып та таялар. Әйтерсең лә алар барасы юлга акча түшәп куйганнар! Шулай да, алтмыш сигез яшем тулган көнне озак утырдылар фатирымда. Матур-матур тостлар әйттеләр: —Наҗия апа,—диде берсе,—без биргән акчаларны жәлләп торма, җанын теләгәнчә туздыр. Һәрвакыт “Нет проблем!” дип яшәрлек булсын. Син крутой булсын өчен без барысын да эшләрбез. Чөнки... и у нас нет никаких проблем! Чөнки без күктән—күкәй, таудан тавык көтеп ятмыйбыз—көн-төн эшлибез, уйлыйбыз, утка төшкәндәй чабабыз. Без бер сине генә оҗмахтай тормышта яшәтә алабыз... Курыкма, апа, крутой бул! —Мина күп кирәкми, оланнар. Акчагызны исраф кылмагыз...—дип сүз башлаган идем дә, икенчесе, җәт кенә торып, авызымны япты: —И, апа-апа!.. Әгәр син безне милиция, прокурорлар, судьялар хөкеменә калдырган булсаң, әллә нинди кодекслар, статьялар, “бандит’- дигән ярлыклар белән пычранып беткән булыр идек, һәр көне, сәгате кадерле бизнес урынына айлар буе суд юлын таптыйсы кешеләр идек бит. Сүз дә юк, сине үтереп эләккән булсак та, котыла идек. Ләкин без аларга сина биргәннән ун тапкыр күбрәк түгәр идек акчаны. Аларның нәфесенә чама юк! Ә син безне чиста калдырдың. Инде хәзер... атаклы композитор белән танылган шагыйрьдән яздырган, йолдыз дип йөртелүче җырчыдан җырлаткан бүләгебезне тында!. Шулай диюе булды, үзләре бүләккә дип алып килгән музыкаль үзәкнен төймәсенә басты. Ә аннан!...—Наҗия карчык, тынсыз калгандай, кулларын җәеп, бер мәл хәрәкәтсез утырды, бәхеттән балкыган күзләрен кояшка төбәде, шуннан соң гына чытлык кызлар тавышы белән көләргә кереште.—Ә аннан, минсиңайтим, "Наҗия апа, мен яшә!” дигән җыр яңгырый башлады. Мәгънәсенә карасаң, мин изге дә, миһербанлы да, саклаучы һәм яклаучы да икәнмен!.. Барлык сүзләре дә истә калмаган әле... Берничә мәртәбә кабатлана торган кушымтасы болай: Милицияләр, бандитлар Безгә төбәп аталар. Без үлмәбез, исән булса Наҗиядәй апалар. Трамвайда иреннәрен бөрештереп кенә “нэт прәблим!” дип барганда Наҗия карчыкның авызы, кем әйтмешли, уймактай гына булып тоелган иде. Юк икән, ихлас күңелдән сөенеп тә, сокланып та көлгәндә нык ерыла икән бу авыз. Сөйләвенә караганда, машина бәргәнче, “крутойлар” белән танышканчы, өч кенә теше калган булган. Ә хәзер, авызы ерылган саен, тыгыз итеп тезелгән алтын тешләре уттай балкып куя. Ошбу паркны кояш түгел, шушы тешләр яктыртадыр сыман тоела, хәтта. Ул сәгатенә карап куйды: —Бүген жомга бит әле безнен... Кабат бер сәгатьтән аларнын хезмәтчесе мина чишмә суы китереп китәргә тиеш. Кран суы—агу ул. апа. республикадагы ин саф суны гына эчертеп торачакбыз сина. дигәннәр иде. өзми-куймый көмештәй су ташытып торалар. —Ә!.. Алайса, хезмәтче дә тоталар икән!9 Андыйларга элек эксплуататорлар дип мөһер сугалар иде бит,—дигән булып, сүз кыстырдым. —Хезмәтчеләре дә иномаркада гына йөри аларнын. Кияү егетләре кебек. Бик төгәлләр, барысы да игътибарлы, ягымлы... Әле шул туган көнемне үткәргәндә әлеге оланнар мина да: "Наҗия апа. кулына чүпрәк тә тотма, бер-ике хезмәтче ялла”, дигәннәр иде. Тузан да сөртмичә, идән дә юмыйча яшәсән. аяк өсте череп бетәрсен. юләр!. Әле менә монда утырганда уйлап куйдым, шул Мәгъфияне алып кайтырга микән әллә, дип Ул мескен дә минем кебек үк туалеттай бүлмәдә калды бит. социализм җимерелеп тошүгә. Яшәрбез әле чөкердәшеп, яшьлек юләрлекләрен искә төшереп Квартирым болын хәтле булса да. бер үземә бик күнелсез инде хәзер. Картайдык бит инде, картайдык. Яшьләр крутойлансын әнә! Безгә килешми ул эреләнү, энем... Парктан чыгып, тукталышка җиткәч, җинел машина туктатты Наҗия карчык Шофер ишек ачты. Әмма, аны күрмәгәндәй, тагын бер машинага кул күгәрде. Икесе дә бер-бер артлы баскач һәм һәркайсынын хуҗасына йөзәр сум биргәч, мина борылды: —Икесснен берсенә утырыгыз. Паркта яшәмисездер дип беләм. Анда керүегез минем белән кызыксынудан булды бит —Ул икс бармагы белән пиджак якамнан тотты да тагын бер мәртәбә кеткелдәде —Яза калсагыз, шыттырмагыз. Дөрес әйберләрне уку кызыграк. Бер генә сүзне үзгәртегез—минем исемемне. Крутойларым рекламаларның аргыгын яратмыйлар. Каушаудан сискәнеп куюымны үзем дә шәйләдем Мин тотлыккан мизгелдә ул шуклык белән бармак янады —Беләм мин сезне, бик беләм! Телевизордан да. гәжит-журнал битләреннән дә күп күргән бар. Очраклы кешегә сөйләп утыра бу ачык авыхлы дивана карчык, дип уйлаган идегезме әллә9 Алай ук беркатлы түгел без. энем' Мин утырган машина йортым янына тугыз минут кайтты Шоферына рәхмәт әйтеп төшкәч кенә, үткән гомеремнен әнә шул тугыз минутын хатын- кыз исәбенә яшәгәнлегемне абайлап алдым Беренче татарның галәмгә сәяхәте Н иһаять, татар халкын кырык елга якын уйландырган, кимсетеп һәм өметләндереп килгән мәсьәләгә нокта куелды' Хәер, вакыйга гадәттән тыш куанычлы, биниһая дулкынландыргыч булса да. сүзне тәртибе белән сөйләү мәслихәттер —Хөрмәтле иртә. хәерле милләттәшләр, туганнар, якташлар. Тыңлагыз, тыңлагыз, ишетми калдык, димәгез! Якын көннәрдә серлелеге белән ерак бабаларыбызны да уйландырган, шөбһәләндергән галәмгә дөньяда беренче мәртәбә татар космонавты очачак! Ишетүебезчә. Россия президенты ризалык биреп өлгергән инде. Указга да кул куйган. Кем очарга тиешлеген генә ачыклыйсы калган... Бу вакыйганы Россиянең Татарстан мөстәкыйльлеген тануы дип анларга кирәк... Радиодан хәбәр әйтелеп беткәч, гимнны рәттән ике мәртәбә уйнаттылар да. тыңкыш тавышлы халык артистын җырлатырга керештеләр. Әмма халыкны. гадәттәгечә, тегесе дә, монысы да кызыксындырмый иде инде. Һәр баш миенә хәбәрнен үзе генә сенеп калган иде: —Кайсыдыр түрәнен малае очадыр әле. Безнен кебекләргә тәтемәс ул... —Татарстан суверен икән, ни өчен чит ил президенты рөхсәте белән оча? Мондагысы ни хаҗәтемә кирәк? Әрәмтамаклар җыеп ятаргамы? —Ике хөкүмәт ашатып яткач, каян калсын ул безгә хезмәт хакы... Икенче бер халык булса, “ур-ра” кычкырыр иде. Һәрвакыт көнче, бер- берсенә хөсет татар бу юлы да үзе булып калды. Анын уйлавынча, илдәге халык кебек үк, президентлар да ач-ялангач яшәргә тиеш. Нәкъ менә башкалардан тәмлерәк ашау, баерак яшәү өчен кырыкмаса-кырык алдаулар, хәйлә- мәкерләр белән сайланырга тырышалар бит инде алар. Озак та үтмәде, хәбәрнен янасы килде: Минзәләдә яшәп ятучы кырык бер яшьлек Саттар Гаттаров очачак икән! Шуны гына көткән кебек, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Әлки һәм башка бик күп шәһәрләрнең, районнарның татарлары митинг мәйданнарына ыргылдылар —Ни өчен Әлмәттән түгел?! Долой Минзәлә! —Чистай татарлары цыпцыкмыни?! Мишәрләргә запретмыни?! Минзаләдән алган хатыннарыгызны аерыгыз! —Без монда газ сулап, селте эчеп яшибез... Алай да сан юк. Түбән Камадан бер кешенен булса да саф һава сулап кайтырга хакы юк микәнни? Яшергән бомбаларыгызны алыгызда, алга! Космонавты-ние белән Минзәләне күккә очырабыз! Ә башкала барысыннан да горуррак фикер йөртте: —Казан халкы фән өлкәсендә Минзәлә кешеләреннән өстен булды... —Монын ниндидер яшерен хикмәте булырга тиеш, җәмәгать!.. Минзәлә башлыгы Мәскәү президентына ришвәт биргәндер... Мондый коткыдан соң митингның койрыгына ут капкандай була: —Минзәлә башлыгын—отставкага! —Отс-тав-ка! Отс-тав-ка! Отс-тав-ка!!! Казандагы галимнәрнең саны Чынгыз гаскәреннән ишлерәк булуга карамастан, гап-гади чынбарлыкны аңларлык бер генә акыл иясе дә табылмады. Хикмәт шунда, мондый "Отс-тав-ка!»ларга карап кына әле бер генә түрәне дә эштән чыгарганнары булмады. Инде дә Минзәлә башлыгына килсәк, теге яңалыктан бөтенләй хәбәрдар булмаган хәлдә. Бикбау басуларындагы урак эшләрен тикшереп йөри иде Булачак космонавт исә, бу сәгатьләрдә, “шанцевый инструментын”—шомарып беткән саплы каен себеркесен кочаклап, канауда йоклап ята иде. Аны йортлар идарәсе управы торгызып утыртты: —Тор тизрәк, хурлыкка калдырасын! Космоска очасын, кос-мос-ка! Ләкин Саттар, иләс-миләс күзләрен бер генә ачты да, дөньягызны күрәсем килми, дигәндәй, мыгырдана-мыгырдана. кабат ауды: —Әйе, космаска кирәк, космаска... Шуна күрә космадым да мин... Косканым да юк... Юк минем косканым, юк... Булачак та түгел... —Галәм, димен мин сина, га-ләм! —Каләм дә кирәкми, сәлам дә кирәкми... Аракы кирәк! Гомер буе айнымас булса да. шушы Саттар йортлар идарәсендә генә түгел, бөтен Минзәләдә сөекле шәхес иде. Ул таң тишегеннән үк бер-ике шәхси йортнын ишегалдын себереп чыга. Хуҗалар ана туйганчы аракы эчертатәр. Шуннан сон ару-талу белмәс Саттар, яхшы заправкалы машина кебек, шәһәр урамнарын себереп китә. Чөнки як-ягына баш күтәреп карамый, аяк астын гына күрә. Ә инде үз участогын эшенен беренче сәгатендә үк себереп бетергән була... Егерме кешелек эшли Саттар! Управнын бер стакан аракы юнәтеп салдыруы булды. Саттар айнып китте. Айнып та китте, себерә дә башлады. Җитәкчесе аны көч-хәл белән туктатты. —Ашыкма, диләр сина! Торып тор! Космоска җибәрәбез сине, командировкага! -Ярар, барып кайтырмын... Хәзер үк түгелдер бит —Күрше авылга димим мин сина. космоска, димен! —Сон. анладым бит инде, анладым. Гагарин очкан космоскадыр Анда чәчбикәләр дә очты бугай бит инде. Син кушкач, барам инде, барам' —Мин кушмыйм! Россия президенты куша! —Алайса бармыйм!—дип киреләнде дә куйды Саттар,—Теләсә кем кушканга йөгеримме? Ахмак түгел лә мин.. —Гагарин белән икегез беренчеләр булачаксыз икән —Нинди беренче?!—Саттар, күзен акайтып, ярсый башлады —Анда бармаган урыс та. чуаш та калмады инде. Берничә парны бала ясарга да менгереп төшерделәр ул космоска.. —Анла әле: Гагарин—беренче, ә син мен дә беренче! "Беренче" дигән сүзе бар! —Ну. ярый... себереп чыгыйм да Минзәләне.. Ләкин ике-оч мәртәбә дә селтәнергә өлгермәде, себеркесе өстенә машина килеп менде. Каршында Саттарның күзенә алты булып күренгән оч милиционер басып тора иде —Ташла себеркенне, киттек. Космос экспертлары килеп җитте анда Сине көтәләр. —Сезнең космосыгыз хакына җандай күргән себеркемне ташларгамы?! Анысы булмас! Себеркесен буш утын сараена кертеп куеп, анын ишегенә ике йозак салгач кына, милицияләр уртасына кереп утырды Саттар Минзәләгә махсус самолет белән килеп җиткән экспертлар төркеме милиция начальнигы бүлмәсендә түгәрәкләнеп утыра иде инде —“РСФСРнын атказанган урам себерүчесе" дигән мактаулы исемне алган татар Саттар Гатгаров син буласынмы? —Мин. Ну и што?..—диде Саттар, урысларның сөйләшү культурасына охшатырга тырышып.—А вам какое дело? —Есть важное дело,—диде экспертлар башлыгы —Космосны себереп, чистартып гошәргә кирәк. —Тузаны, чүбе күбәйгәнмени? —Әйе. тузан да. чүп тә җитәрлек анда... Ишеткәнен бардыр, соңгы кырык ел эчендә космоска меңнәрчә спутниклар. кораблар, станцияләр җибәрдек Инде алар күгәреп, череп беттеләр. Шуна күрә бөтен дөнья президентлары безнең президентка протест белдергәннәр, әгәр дә үз чүбегезне үзегез себереп алмасагыз. Милләтләр Оешмасыннан да. Европа Советыннан да куабыз, дигәннәр. Шулай итсәләр, чит илләрдән товар керү туктаячак, хезмәт сөючән боек урыс халкы ачлыктан, ялангачлыктан кырылып бетәчәк —Себереп төшсәм, мина да берәр файда булачакмы сон * Мона хәтле йә генерал, йә герой иттеләр Эксперт, биш бармагын жәеп. учын өстәлгә ябыштырды —Һичшиксез, булачак! Президент бу хакта тантаналы рәвештә үзе вәгъдә бирде. Эшенне җиренә җиткереп төшсән, бер айлык минималь хезмәт хакы сина! (Ә үзе күңеленнән сүгенеп куйды: “Карале син бу яптырмалахайны! Татар башы белән исән каласы, кабат җирдә йөрисе килә! Юк инде, анысы тәтемәс, чарасын табарбыз! Жирдә бер татар булса да кимрәк булыр, ичмасам.) —Бәлкем, ефрейторда итәрбез сине... Саттар, сикереп диярлек, урыныннан калыкты: —Минималь хезмәт хакы икән, киттек алайса, вакыт сатып тормыйк. Галәм белгечләре ыгы-зыгы килеп алдылар: —Алай ашыгу килешми. —Төрле ягын кайгыртасы бар... —Жаваплы эш ул... Әйтик, мәсәлән, ашарына нинди ризыклар тутырыйк корабка? Консервлармы яки ипи, шоколад кебек нәрсәләрме?.. Һәр әйтелгән ризык исемен ишеткән саен, башын як-якка селкергә кереште Саттар: —Юк, юк! Мин экологик яктан шикле ризыклар кабул итмим. Мин бары тик Минзәлә аракысы белән хушланам. —Закускага нәрсә? Кабымлыкка, дибез... —Ике стакан аракыдан сон бер стакан аракы кабып куярга яратам. Корабка бер мичкә аракы куйсагыз, бүтән берни дә кирәкми. “Әйбәт, бик әйбәт. Димәк, "Мир" станциясендәге бәдрәф пычранмас, чиста торыр. Хәер, ул станция болай да җимерек бәдрәф хәленә калып бетте бугай инде”, дип нәтиҗә ясады баш эксперт. Ә үзе мәсьәләнең икенче ягын кайгырта башлады: —Яхшы. яхшы... Себеркен янамы? Тагын ничәне ясатыйк? —Бер дә борчылмагыз, татар каеныннан бәйләнгән ул. Космостан сон бөтен Җир шарын себереп чыксаң да тузарлык түгел. —Тәк-тәк... Сиңа космик станциядән чыгып эшләргә туры киләчәк бит. Шулай булгач, корычтан нечкә трос ясатырбыз. Себергәндә бил каешына бәйләрсең. Анысы станциядән ычкынып китмәү, аерылып калмау өчен кирәк. Тагын тагын Эһе! Бөтен чүпләрне, ягъни спутникларны. корабларны, ракеталарны тутырып бару өчен дә шундый ук тростан җәтмә бәйләтербез.. Айный башлаган Саттар, кулларын селти-селти, ризасызлык белдерде: — Бернинди трос та кирәкми! Мин үзебезнең сукырлар җәмгыятендә сүс бау иштерәм. Жәтмәсен дә шул баудан бәйләггерәм. Алар мина бушлай эшләячәкләр. Үзем дә аларнын ишегалдын себергән өчен бер тиен дә алганым юк Мин Россиядә эшләнгән әйберләрнең сыйфатына ышанмыйм. Атар һәр әйберне “ну его..., итак сойдет” дип кенә ясыйлар. Шулай да Мәскәүдән килгәннәрнең берсе, күңелендәге агуын тышка чыгармаска тырышып, сорау бирде: —Минзәлә кешеләре аракыны күп эчәләрме сон? —Безнен уртак законыбыз бар: эшләгәндә—эчмибез, эчмәгәндә—эшлибез! . .Икенче көнне шәһәргә сәер хәбәр таралды. Кунакханәгә урнашкан экспертларның икесе акылдан шашкан, имеш. Төне буе әлеге уртак законнын очына чыгарга маташып караганнар. —«Эшләгәндә эчмибез»,—диде бит ул. Димәк, тәртипле халык яши монда. —Ә син ул законнын икенче яртысына игътибар ит!—дип каршы төшкән икенчесе,—Эчмәгәндә генә эшлиләр булып чыга түгелме сон?! Бәлки алар гел эчеп кенә яталардыр, бөтенләй эшләмиләрдер... —Минемчә, төп хикмәт җөмләнен беренче яртысында. Эшләгәндә эчмиләр икән, димәк, эшлиләр булып чыга. —Ә мин әйтәм, эчкечеләр законы бу! Эчә торгач, эш өчен вакытлары да калмыйдыр... Шулай итеп, бер үк сүзләрне кабатлы и-кабатлый, һәркайсы үз хаклыгын исбатлый-исбатлый, сугыша башлаганнар, бу законнын Мебиус тасмасы кебек үк очсыз, ахырсыз икәнлеген шәйли алмаганнар Ниһаять.' башларындагы кайбер шөрепләре ычкынып китеп, шәрә килеш. Минзалә урамына чыгып йөгергәннәр. Берсе эшләгәндә—эчмибез", икенчесе “эчмәгәндә—эшлибез". ди-ди. такмаклый-такмаклый йөгереп баралар икән Космоска старт алдыннан Гагарин “поехали!" дип кычкырган Ә Саттарнын тыны да чыкмады: корабка килеп керүгә үк кранлы мичкәгә чылбыр белән бәйләнгән әлүмин кружканы күздәй итеп аракы белән тутырды, аны төбенә кадәр эчеп бетергәч, себеркесенә уралган ике чакрымлы сүс баута башын салып, йокыга китте. Старт кнопкасына басарга тиешле академик, корабның сынар иллюминаторына ничәмә-ничә мәртәбә тилмереп күз сатса да. “смир- но" басып торган себеркедән һәм ана кигереп куелган куян бүректән гайре нәрсә күрмәде. Артыннан ут көлтәсе ургытып. Жир шарын дср селкетеп, кораб чиксезлеккә ыргылды Кабат бер сәгатьтән бөтен дөнья астрономнарының, галәм белгечләренен карашы йолдызларга, дөресрәге, шул йолдызлар арасында йөзә башлаган Россия корабына төбәлгән иде. Миллион мәртәбә якынайта торган телескоплардан караганда Саттар утырган кораб абзар артындагы сыман якын Хәтта иллюминатор тәрәзәсенә очлы тимер белән сыдырып язылган өч һәм биш хәрефле сүзләр дә уч төбендәгедәй ачык күренә. Кораб тапшырачак сигнат-тавыш- ларны тоту өчен әзерләп куелган куәтле рацияләр дә. кем әйтмешли, колакларын торгызган: кораб эчендә чебен очкан тавыш та ишетеләчәк! Ниһаять, старт бирелгәннән сон сигез сәгать үтүгә, гырлаган, мыгырданган тавышлар килә башлады, аннары зур авызлы, кыска көпшале туптан аткан сыманрак берничә гөпелдәү яңгырады, бераздан чыпырдап сыеклык аккан тавыш ишетелде Монысын инде бөтен дөнья ашлады Саттар, йокыдан торып, баш төзәтү хәстәрен күрә! Цивилизацияле илләрдә шушы тавышларның язмасын эфирга чыгаргач, шаркылдап колүдән планета тетрәп торды Ләкин көлүне курку, шомланып калу алыштырды—кинәг кенә Ай тотылгандай булды, дөньяга дом караңгылык инде, көндезге унда шәһәр урамнарында утлар кабызылды, күпләр, саташып китеп, йокларга ялчылар. Бары тик телескопларыннан бер мизгелгә дә аерылмаган астрономнар өчен генә бу карангылыкнын сере якты иле—үзе утырган корабны “Мир" станциясенә тоташтырып өлгергән Саттар, ачык космоска чыккан һәм себеркесе белән “утөертә" башлаган иде Әнә. скафандрының мунча плафонына охшаган пыяла башлыгы эчендә ачулы карашы елтырый, калын кара кашлары бер жыерылып, бер тирбәлеп куя. ә үзе. Минзалә урамнарын иңләп баргандагы дәрт һәм кодрәт белән бәбәй итәктәй кин себеркесен селтәп-селтәп җибәрә— галәм киңлекләренә кара тузан күтәрелә Мона кадәр тыныч кына Жир шары тирәсендә әйләнеп йөргән спутниклар. эт. куян, маймыл, селедка скелетлары төрле якка чәчрәп-чәчрәп оча Шулай да татар космонавтының кәефсезлеге дә сизелеп тора үз шәһәрен гавыш- сыз-тынсыз җыештырып яшәгән Саттар селтәнгән саен диярлек сүгенеп җибәрә: -Һый, яптырррмалахайларррр, космоссс. имешшш' Пычрата белгәч, җыештыра да беләләр аны. ашаган табагына төкергән ду нгыхзар Эх. сезне' Космоска беренче булып менгәннәр, имеш Ин элек тәһарәт алырга өйрәнергә иде, гүрегездә чучка үкергере нәмәрсаләр! Очып килүче лифчик белән арыш капчыгыдай кин ыштанны азеге җәтмәгә ташлаганда йөзенә җирәнү галәмәте чыкты: -Ач-ялангач йөрмәдең, ир рәхәте дә күрмәдең, ялгызлыкта җаның чык- кыры! Карале син аны, космоска менеп, ыштан чәчеп йөргән бит, йөзе кара булгыры!.. Скафандр эченә тегелгән микрофоннан җирдәге махсус радиостанцияләргә шул ук мизгелдә барып җитүче тавышы галәм белгечләрен аптырашта калдырды. Янәсе: “Ниндидер информацияләр сөйли бу, әмма аңлау мөмкин түгел”. Дөньяның төрле почмакларыннан Казанга телеграммалар ява: “$0$! Тиз генә татарча һәм инглизчә белүче тәрҗемәчеләр җибәрегез! Һәр җөмлә өчен минималь хезмәт хакыгызны түлибез”. Ә инде Россиянен космос үзәгеннән таләпләр, куркытулар агыла Саттарнын колагына: —Чо ты там калякаешь, гололобый?! Говори по-человечески! Иначе, там подохнешь, учти! "Выжжжт!.. вызжжжт!..” ишетелеп торган себерке тавышына кушылып, Саттарның тавышы яңгырый: —Нәрсә, безнең телне өйрәнергә запрет бар идеме әллә?! Безнен мигә ике тел дә сыя, сезнекенә сыймыймыни? Миңгерәүләр ыштули?! Мина үз телемдә генә эндәшмисез икән, җавап бирдем булмаячак. Мин—татар космонавты!.. Дистәдән артык спутникны гектарлы җәтмә төбенә аткаргач, Саттар сабыйларча көлеп җибәрде, үзе дә сизмәстән, исендә калган шигырьне укып куйды: “Микикики! Микикики! Капчыктагы бүре башы битуники!..” Эчендә сөенеч кебегрәк нәрсә дә кытыкланып куйды. Ярый әле, иренмәгәнмен, дүрт классны бетерергә түземлек тапканмын. Өченчедән сон ук ташлаган булсам мәктәпне, бу шигырьне белми калган булыр идем, дип, нәтиҗә ясарга да өлгерде. Ә себеркесе бер мизгелгә дә туктамый, галәмне инләп-буйлап тузан пырхылдата, шул тузан Жир белән Кояш арасына эленгән кара юрган сыман бик озак таралмый тора. Хикмәт икән монда—җил юк икән!.. Хәлдән таеп станциягә кайтып кергәч, себеркесен әледән-әле ватылуы белән үзенә кадәр очкан космонавтларның теңкәсенә тигән кәмпүтергә сөяде дә, телогрейкасын шул кәмпүтернең монитор экранына элеп куйды. Үзенә төбәлгән фотоаппарат кебек нәрсәнең объективына куян бүреген кигерде Минутта үтмәгәндер, стенадагы репродуктордан тавыш яңгырады. Монысы татарча иде инде! Ниндидер кыз эндәшә: —Саттар әфәнде, мондагылар зарланалар, нишләгәне күренми башлады, диләр. Бүрегегезне телекамерадан алсагыз иде... —Барысын да күрми торсыннар әле, сеңелем. Космонавтның... теге... ни... тышка чыгып утырган чагы, дип әйт. Татарларда бөтен нәрсәне дә күрсәтеп бетерергә ярамый, шәригать кушмый, дин... Тамак та ялгап аласы бар әле... Шуның хаклыгына шик калдырмаска теләгәндәй, Саттар мичкә кранын ачты, тагын бер кружка аракы агызды һәм, бөтен дөньяга ишеттереп, гот- голдатып эчеп җибәрде: —Әх, идрит-кудрит, шәп тә инде Минзәлә аракысы!.. Ярый, Саттар галәмдә оча торсын, ә бу кыйссаның авторы Җиргә төшсен, мондагы хәлләргә күз-колак булсын... Саттарның галәмгә очуына өч атнадан артык вакыт үткәч, дөньядагы аракы заводларының хуҗалары—күп миллиардлар туплаган капиталистлар баш вата башлаган: кешене шул гомер буена бер лыкма ризыксыз яшәтә, тәүлегенә унбиш-уналты сәгать эшләтә ала торган Минзәлә аракысынын хикмәте нәрсәдә? Бары тик үзләре генә белә торган матдәләр кушалармы әллә? Шулай булгач, янәсе, ни өчен бу көнгә кадәр информация кермәгән? Бәлки алар файдалана торган су бик тә үзенчәлекледер? Бик ашыгыч рәвештә бу аракының рецептын сатып алырга кирәк, алай барып чыкмый икән, шпионнар жибәрү дә гөнаһ булмас. Инде дә!.. Әйе. әйе. инде дә серенә берничек тә кереп булмаса. ике дә уйлап тормастан. шартлатырга туры килер. Чөнки кайдадыр мондый конкурент бар икән, беттек, бөлдек дигән сүз... Ике йөз илдәге меңнәрчә аракы заводларыннан теге яки бу хәйлә белән шпионнар килеп төшкәч, унбиш мен кешелек Минзәләнен халкы бер атна эчендә чирек миллионга җитте. Башта кунакханәдәге булмаләрнен җидесенә дә сәндерәләр ясаттылар, тора-бара аскы катлардагы тулай тораклардан студентларны куып чыгарып, андагы бүлмәләрне дә кунакханәгә куштылар Кайберләрендә люкс шарты да тудырмакчы булдылар әле.. Ә монда гади номерны люкска әйләндерүнең мәшәкате зур түгел өстәлдәге сырлы стаканны рюмкага алыштырдыкмы, теләсә кайсы бүлмә люкс була да куя! Аннан сон инде рәхим ит—бәяне ике мәртәбә артыграк түлә!.. Мондый чакта линиягә тоташмаган телефон, җимерек унитаз, янган телевизор, бүлкатәре ватылган тәрәзәләр, обойлары салынып төшкән стеналар исәпкә керми Алданрак килеп өлгергән шпионнар үзләрен бик бәхетле тойдылар: ни дисән дә түбәдән янгыр үтми! Шул бүлмәләр өчен конкуренция көчәйгән саен. Минзәләнен зирәк хакимияте кунакханәдә яшәүне тәүлекләп, сәгатьләп кенә түгел, минутлап санау тәртибен кертте. Торасын килә икән, минутына йөз долларны чыгар да сал—вәссәлам! Фатирларга урнашкан илчеләр һәм шпионнар өчен дә бәянен иге-чиге күренми башлады Иртән бер бәя булса, кичкә таба биш-алты мәртәбә арта тора. Түләрлек хәлен юк икән—әнә барыр юлын, алдыннан артын хәерлерәк, капиталист абзый! Чит илдән килгән халыкнын бер өлеше хәйләле юл сайламакчы булды: кыр-болыннарда. урманнарда гөн үткәрүне мәслихәт санады. Ләкин боларнын да эзенә тиз төштеләр. Минзәлә җирендә йоклыйсын килә икән, буржуй иптәш, һәр квадрат метр өчен бер пачка долларынны чыгарып сөйләш' Рублкләренне шәһәр чүплегенә чыгарып түк. Шулай итмисен икән, районны чүпләвен. пычратуын өчен башын штрафтан чыкмас Шулай итеп, Саттарның галәм себерергә китүенә ике ай дигәндә, песи төчкереге хәтле хезмәт хакларын да айлар буе ала алмыйча жәфа чиккән Минзәлә халкынын һәркайсы капиталистка әйләнде. Урамнарга чыкмалы да түгел: рәт-рәт булып баручы "Мерседес"лар. “Джип”лар һәм "Лин- кольн"нарнын чуты-хисабы юк. Хәгга мона кадәр бәдрәфтәй алачыкларда, куышларда торып интеккән алкашлар да икешәр-очәр катлы коттеджлар сала башладылар. Долларлар ташкынын кая куярга белмәгән хакимият башлыгы Мәскәүнекеннән дә зуррак, затлырак Кремль проектына заказ бирде Тиз арада Минзәлә елгасынын яр читләренә мәрмәрдән тротуарлар салуны кирәк таптылар. Аэропортны яңартып. Вашингтон. Париж. Рио-де-Жанеи- ро. Токио. Багдад шәһәрләренә очу өчен дистәләрчә "Боинг самолетлары сатып алдылар. Әллә нинди президентлар, корольләр янып кына тора хәзер Минзәләгә! Шул арның барысына да почетлы каравыл оештырмый булмый бит әле.. Почетлы икән, димәк, милиционерлар да затлы күренергә тиеш! һәркайсына алтын погоннар тактылар, кичәге сержантлар, лейтенантлар, кнм дигәндә, майор яки полковник булды, генераллар взводы төзелде, милиция начальнигы, район хакимияте башлыгының махсус указы белән, милиция маршалы дәрәҗәсенә күтәрелде Шуннан сон кайбер күнелсезлекләр дә туа башлады Минзәлә районы башкаласында Икенче конне үк милиция башлыгына Мәскәүнен Эчке Эшләр Министры шылтырата: янәсе, хәлләрен нихәл, полковник’ Ә мондагы тавыш горур янгырый -Сортыңны белеп сөйләш, генерал' Маршал белән сөйләшкәнеңне оньгт- ма! Мина шылтыратканчы тәһарәт алдынмы, смирно бастыңмы? Тегесенең башка сүз әйтерлек чарасы калмый—авызы кибә һәм, коты алынып, трубканы куя. Әмма шул атнада ук аракы заводы директоры эзсез югалып тора. Моны милиция киемендәге ниндидер бандитлар, Мияш урманына алып китеп, өч тәүлек буе жәзалаганнар: —Чит ил магнатлары белеп өлгергәнче, аракыңның рецептын безгә бир! Мәскәү файдасына сатачакбыз. Ату, сез монда баеп ятканда, Россия дөнья дәүләтләреннән вак-төяк акча теләнеп сансызлана. Рецепт безнен кулга керми икән, матри, кояш белән саубуллашырга туры килмәгәе! Әллә сер итеп саклана торган рецепт бөтенләй булмаган, әллә директор гадәттән тыш чыдамлык күрсәткән, гел бер сүзне кабатлап торган: —Юк андый нәрсә, юк! Юк!! Юк!!! Итәк астыннан гына йөргән хәбәрләргә караганда, аны Американың ЦРУы коткарган. Мәскәү генералы, егермеләп милиционеры юк ителсә дә, артын кыскан—бу вакыйгада катнашу фактын яшерү өчен, шым булуны мәгъкуль күргән: ‘‘Ул бандитлар безнеке түгел, безнекеләр Чечняда”, дип акланган. Иллә дә мәгәр бу хәл Минзәлә кешеләрен сизгерлеккә дә өйрәтте: аракы заводы директорына, генераль директор статусы биреп, аңа бер полк тән сакчысы билгеләделәр. Яшерен лабораторияләрдә чит ил агентлары, Минзәләгә һәм аракы заводына килә торган сунын составын тикшергәч, телсез калганнар: бу су микроблардан, бактерияләрдән һәм вируслардан гына тора икән, дигән нәтижәгә килгәннәр һәм, яшерен шифр белән Америкага телеграмма җибәргәннәр: “Безнен фикеребезчә өтер Минзәлә аракысының туклыклы булуы өтер кешеләрдә хезмәт сәләтен саклавы нәкъ менә шул бихисап паразитлар аркасында булырга тиеш нокта Алар сыек ит формасына керәләр өтер кеше организмын туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп торалар”. Форсатны кулдан ычкындырмаска күнеккән чит ил магнатларыннан бихисап үтенечләр ява башлый. Һәркайсы Ык суынын сатылуына, махсус килешүләр төзүгә өмет баглый. Алардан җибәрелгән вәкилләр, үз илләренен Ык суыннан өлешсез калуыннан котлары очып, Минзәлә башлыгына яна тәкъдим кертәләр: —Суны аукционда сату сезгә дә, безгә дә файдалы булачак. Шушы ысул белән халыкара гаделлек принципларын санга суксагыз, бөтен илләр Татарстан суверенлыгын бердәм танырга әзер торалар. Инде дә телисез икән. Минзәлә республикасы игълан итегез. Аны да, халыкара хокукый дәүләт итеп. Берләшкән Милләтләр Оешмасы составына кертүне хуплаячакбыз. Тарихыгыз да монын өчен унай шартларны күрсәтеп тора. Сездә, мәсәлән, элекке заманда "Минзәлә иле” исемле гәҗит чыккан. Димәк, Минзәлә дигән дәүләт тә булган! Беренче аукционга нибары бер кубометр су куелды. Чүкеч белән сугып, башлангыч бәясен әйттеләр: —Илле доллар! Чит ил эшмәкәрләре үз бәяләрен кычкырырга ашыктылар: —Алтмыш! —Без туксанга алабыз! —Йөз! —Йөз егерме!.. Бәя дүрт йөз долларда туктап калды. "Ничауа, монысы да ярый,—дип нәтиҗә ясады хакимият әһелләре —Миллион кубометр гына сатсак та, жан башына кимендә ун мең доллар өстәләчәк". Ләкин сәүдә әлеге миллион кубометрны сатуга ук туктап калды. Чөнки дөнья галимнәре яна версия күтәреп чыктылар: "Хикмәт суда түгел! Андагыдан да күбрәк паразитлар юо тупланган су чыганаклары Африканын кыргый кабиләләре яши торган якларда да табылган. Хикмәт Минзәләнен ашлыгында булырга тиеш!» Су белән авызлары пешкән дөнья вәкилләре бу юлы сагаебрак эш иттеләр Минзәләлеләр күпме генә: "Ашлык бит ул су гына түгел! Арышы да. бодае да маңгай тире түгеп үстерелә анын!*—дип авыз суы корытмасыннар, әллә ни файда чыкмады: райондагы бөтен ашлыкны җыеп. тоннасын нибары ун мен доллардан җибәрергә мәҗбүр булдылар. Сатылган йөз мен тонна урынына Актаныш. Сарман. Мөслим якларыннан яна ашлык кайтарттылар Алар- дагы ашлык 66 мәртәбә арзанрак булганлыктан, район казнасы зур отыш ясады, әмма яна мәшәкать туды. Банк директорының әйтүенә караганда, тупланган долларларны куярга урын калмаган. Гараҗлар. утын сарайлары шыгрым тулган яшел валюта белән, ишегалдына да берничә чүмапә өеп. брезент белән капларга мәжбүр булганнар Шуна күрә, бик тә экстерн рәвештә, яңа банк төзергә кирәк икән! Сәвит чорындагы гадәт буенча өмә оештырып. Минзәлә халкы банктагы долларларны ашлык кабул итү пунктынын складларына ташыды Өмәдә катнашкан ун мен кешенен фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсендә, егерме мен тонна долларны әлеге складларга күчерү өчен ике көн вакыт җитте. Ә инде иске банкны Саттарга бау ишкән, җәтмә үргән сукырлар җәмгыятенә касса итеп бирделәр. Космос тизлек ярата Космоста һәр нәрсә бездәгедән йөз мәртәбә кызурак хәрәкәт итә Менә шуна күрә космос турында язучылар да каләмнәрен тизрәк уйнатырга. битләп-битләп язардай вакыйгаларны да бср-ике җөмләгә сыйдырып куярга, кайбер хәлләрне, әле генә күргәнегезчә, санап кына, әйтеп кенә үтәргә мәҗбүрләр Язу өстәлен артында йокымсырап утырасын икән, потын бер тиен—сонга калдын дигән сүз. Менә мин дә, Минзәләдәге хәлләр белән мавыгып китеп, галәмдәге Сат тардан аерылып тордым. Обсерваториягә бу юлы да атнадан артык вакыт үткәч кенә бардым Ә ан-да-а-а! Ә анда, ягъни галәмдә, урыс әйтмешли, кошмар! Бер очы—“Мир станциясенең койрыгына, икенче очы бил каешына бәйләнгән бауны и.» беләгенә урый-урый. йә сүтә-сүтә. әлеге гектарлы җә1мәгә космоста!ы үтилләрне-берсеннән-берсе зуррак, шәмсезрәк спугникларны. корабларны, ракеталарны сөйрәп китерә тора Саттар. Мондый чакларда ул кабартылган каз куыгын яки футбол тубын япа-ялгыз тартып баручы кырмысканы хәтерләтә Еш кына болай да итә: кайсыдыр ракегагл менеп атлана ла. себеркесен ишкәктәй тотып, әле бер. әле икенче якка күчерә-күчерә, галәм океанын ишә башлый. Кайчак җырлап та җибәрә: Менәмен дә утырамын "Вос10к"нын билләренә Көн дә тормый кайгыр идем Сөекле илләремә. Кулымдагы балдагымның Исемнәре Гандәли Туган илдә дөнья матур— Бер минуты аыә ни Ойтсп торунын Д» кирәге юктыр. Саттарның галәмлеге эшләре белән таныштырган мизгелләрдә. Россия телевидениесе аны гелсез иген күрсәтә- тавышын ишеттерми һәм. бер караганда, дөрес тә эшли. Мәсәлән, анын җырындагы Гандәли—Саттар эшли торган йортлар идарәсендә подъездлар юып йөрүче хатын. Үзе генә ишетсә бик шат булыр иде дә бит галәмнән килгән җырга!.. Әмма иренен дә ишетүе. Саттар белән Гандәли арасындагы яшерен хәлләрне белүе мөмкин. Чөнки Минзәлә ирләре дә. Жир йөзендәге бөтен ирләр кебек үк. чит хатыннар янына йөрергә яратсалар да. үз хатыннарының бүтән мыекбайлар куенында ятуын күз алдына да китерергә теләмиләр. Билгеле инде. Россия телевидениесендә ул серләрне белмиләр, җырнын хикмәтен дә аңламыйлар, “татарин опять что-то каля-маля кричит" дип кенә көләләр. Аларнын төп максаты бер генә: урыс илен татар җыры, татар сүзе сасытмасын!.. Әлеге дә баягы. Сатгарнын урысчалатып, кырык катлы итеп сүгенәчәген дә истән чыгармыйлар космос белән тоташкан урыслар. Менә бу юлы да. җырын түгәрәкләп бетермәстән. бөтен галәм тетрәрлек итеп сүгенә башлады космонавт. Ник дигәндә, каршысына адашкан ракеталарның чираггагысы килеп чыкты. —Һу. иманыгызны!.. Халыклары эттән ач. беттән ялангач заманда галәмгә тимер-томыр ыргытып, байлык туздырып уйнаганнар бит. уйнаштан туган нәрсәләр! "Восток". имеш, “Восход". имеш!.. Кояшыгыз батты бит инде, абзыкайлар! Монысы нинди "Союз” тагын?! һә-һә. анысы да җимерелде ләбаса ~Мир"лар ясый-ясый сугышып яшәгән гомерләрегездә. Ач кешеләрегезнең тамагын туйдырырга кирәк иде башта. Авызларын ачсалар, үпкәләре күренә бит инде!.. Биленә кыстырылган шешәсен алып, мөшкәсеннән генә берничә мәртәбә күз яшедәй үтә күренмәле сыеклык йоткач, шаркылдап көлде дә тутык ашап бетергән “Восток"ка әле яна гына килеп җиткән черек “Восход”ны себеркесе белән тартып китерде. Аны койрыкка тагып куюы булды, икесен дә җәтмәгә таба юнәлтте. Укучы ничек уйлый торгандыр, мин үзем аның сүгенүләрен дә. җырлап, сөйләнеп йөрүләрен дә гаепләмим. Аның күңелен аңлау өчен, үзеңнең дә иксез-чиксез галәмдә япа-ялгыз йөреп каравың кирәктер... ...Минзәлә заводы аракысының бәясе космик тизлек белән арта башлагач, мондагы төзелешләрнең колачы адәм ышанмаслык төс алды. Кремль инде әзер диярлек. Анын ишегалдында тугыз гөмбәзле, ике йөз метр биеклектәге чиркәүне атгын белән тышлау эшләре дә төгәлләнеп бара. Татарларның да хәтере калмасын дип. авылларның берсеннән мунча бурасы сатып алып кайттылар Анысын мәчет итмәкчеләр. Инде өстенә куелачак калай манарасы да әзер икән. Кремль капкасын чыктыңмы, үз күзләренә үзен ышанмыйсын: түбәләре болытка тигән биек йортлар, банк биналары, патша сараедай рестораннар. менәр-менәр бүлмәле кунакханәләр тезелеп тора. Хәтта гасыр башында ярминкәгә килеп йөргән чит ил сәүдәгәрләре өчен эшләп торган Камали бардагы урынына, заманча итеп, өр-яна “кети-мети” йорты да салырга онытмаганнар. Элекке ике катлы бина урынына йөз дә ике катлы итеп салынган бу бинаны да алтынга төргәннәр. Мәскәү якларыннан бер эшелон кыз алып кайтып, “изге эшкә" җиккәннәр. Ак. кызыл, кара мәрмәр җәйгән кин проспектларны шампунь белән юа торган техника кайтартканнар. Әйтергә онытып торам икән, хәтта унбиш ел буе ремонтка ябылган Минзәлә дәүләт драма театрын да. төзәтеп бетереп, кабат ачу тантанасы үткәргәннәр... Казанга барып кайтучылар. Казан турында сүз чыккан саен, борын җыерып, чырайларын чыталар. Янәсе: искә төшереп торма әле шул иске бәдрәфне... Татарстаннын яна президенты да Актаныш ягыннан икән. Ул. Минзәлә белән вәкаләтләр бүлешеп, башкаланы Казаннан Минзәләгә күчерү өметенә кергән, диләр. Шул максатта бөтен аппаратын ике яклы Шартнамә төзергә утырткан. “Минзәлә кешесе! дигән сүз һәркайда горур янгырый. Әфтәрититләренен чамасы юк. Кайсы гына калага барып чыксалар да: —Мин Саттар Гаттаров шәһәреннән!—дип кенә жиффәрәләр Шул сүзне әйтүләре була, оркестрлар уйный башлый, ачылмас ишекләр ачыла, табыннар әзерләнә. Хәтта Минзәләнен бетле күхте бичлары һәм бомжлары да Чаллы. Түбән Кама мэрларынын түрендә, күкрәк киереп, коньяк, ром. виски чөмерә... Шәһәргә читтән килеп, архитектор булып эшли башлаган бер адәм өр- яна фикер күтәреп чыккан—шәһәр уртасына Саттар Гатгаров һәйкатен салырга кирәк, дип, шундагы гәҗиткә дә язып өлгергән. “Ул һәйкатнс төзү өчен шәһәребезгә Саттар Гатгаров аркасында кергән байлыкнын миллионнан бер өлеше дә китмәячәк", дип исбатлаган. Бу мәкалә үз ягында туып- үскән олы шәхесләрен хөрмәт итә белмәүче Минзәлә халкында нәфрәт тудырган Барысы да митингка чыгып, әлеге архитекторны шәһәрдән кудыру актына кул куйганнар. Бары тик хакимият башлытынын Минзәлә кешесе булмавы аркасында гына үз сүзләрен гамәлгә ашыра алмаганнар Башлык бу мәсьәләне хәл итү өчен тагын да арзанлырак. жинелрәк вариант тапкан- иске хакимият бинасы каршында торучы Ленин һәйкәлен үзгәртеп төзергә әмер биргән. Архитекторлар һәм сынчылар ул әмерне көнендә үк гамәлгә ашырып куйдылар: Лениннын алга сузылган кулын өскә—галәм юнатешенә каерып күтәрделәр дә. икенче кулына цементтан коелган себерке тоттырдылар. Әлбәттә инде. Лениннын башын салдырып алып, өр-яна баш та ялгадылар Карашын күккә төбәгән Саттар Гатгаровны Минзәләнен бөтен ал кашлары да танырлык булды. Алар, космонавтның постаменты тирәсенә бушаган шешәләр китереп куеп, хөрмәт белдерделәр. Тик шунысы, баш төзәтерлек акча таба алмагач, үзләре үк жыеп алып, савыт-саба ларегына илтеп тапшырдылар. Саттар станциягә караңгы төшкәч кенә кайтып керде Аягын сөйрәрлек тә хәле калмаган иде. Телогрейкасын җәйде дә идәнгә ауды. Хәтта “хәләл ризыгын" да яткан кое генә чөмерде. “Бетә. Аллага шөкер, эш бетә'” дип сөенде ул. үзалдына елмаеп. Шунда ук шомланып та куя: “Аракы да бетеп бара...” Галәмдәге иске-москы хәзер корабка тагылган иске җәтмәдә инде' Бары тик орбита буйлап әйләнүче меңнәрчә шешаләр генә катлы Юри ахырга калдырды ул аларны кадерен белеп, тәмен белеп жьпо өчен' И\ менә шуларны аерым капчыкларга тутырып. Минзәләгә алып кайтсаң иде дә, шешәдәш дуслар белән илтеп тапшырсаң иде' Күпме аракы тиячәк бит аларга! Мүре! Урысча әйтсәк, море! Ну. сөенер иде дуслар' Ул аракы беткәнче кулда гына йөртерләр иде Саттарны. Гандали тозлы кыяр белән селедка ярата башлаган иде Саттар белән кавыша башлагач, ана да күчтәнәчлек калыр әле. бәлкем... Шул ягы үзәккә үтә бу галәмдә—'тән кычыта. «Мир»да дистә еллар буе җыелып яткан бетләр, кандалалар соягенә төшеп кимерәләр Мунча кирәк аңа хәзер, мунча! Хәер, кан эчүче бу паразитлар халсемәнә башладылар соңгы вакытта Саттарның канын эчкәнгәдер, стенада алпан-тилпән Йөриләр Алар бит. кан эчәбез дип алданалар, чынлыкта спирт зчатәр Саттар кайтып киткәч, махмырлан кырылып бетүләре дә бик мөмкин. Шундый нәрсә ул Минзәлә аракысы: эчкәндә каннарын да янарып киткәндәй була, әмма, эченә керми торса, жан тәслим кылгандай интегәсең.. ...Эреп кенә китәм дигәндә, тәрәзә шакыдылар—иллюминатор пыяласын! Куркудан коты ботына төшкән Саттар күзләрен чытырдатып йомды. Катырак, шомлырак итеп тагын берничә мәртәбә төйделәр иллюминаторны. Әллә шайтаннар да менеп житә микән бу космос дигәннәренә?! Галлюцинация башлануы түгелдер бит. Ходаем!.. Йомылган күзләрен куллары белән дә каплаган иде Саттар, әмма станция эчендәге көчле яктылыкны барыбер шәйләде. Алай-болай ут чыкмагандыр бит?! Күзен ачуы булды, тыштан шаку аралаш тавыш янгырады: —Саттар! Саттар!! Саттар, дим!!! Уян тизрәк, бетәсең! Сине харап итмәкчеләр! Саф татарча эндәшәләр бит әле, җитмәсә! Тиз генә торып караса, ни күрсен, иллюминаторның теге ягында... түбәтәйле бер егет карап тора! Шундый көләч, шундый матур, мыегы медучилише директорыныкына охшаган Ә үзе, аякларын салындырып, бик тә дәү тәлинкә читенә утырган. Ләкин көләчлеге шундук югалды егетнең—Саттарны күреп алуга ук җитдиләнеп китте. —Айны, кардәш, тиз бул, монда чык! Җирдәге башлыкларын кислородны ябачаклар. Сине үтермәкчеләр!.. Чүт кенә скафандрсыз чыгып йөгермәде космонавт. Ләкин, акылына килеп, кия башлады. Шулвакыт станция эчендә нәрсәләрдер чыжларга, сызгырырга тотынды: әйтерсен лә, ниндидер машина камерасын кабартгылар-ка- барттылар да, тиз генә ниппель, колпачок дигән нәмәстәләрен тыгып куйдылар. Ләкин Саттар бер мизгелгә генә булса да алданрак өлгерде скафандрын кияргә. Ә скафандр эчендәге баллонда ярты сәгатьлек чамасы кислород бар иде әле. Станциядән башын тыгуга ук аны кемнәрдер күтәреп алдылар. Ике-өч мәртәбә дә сулыш алырга өлгермәгәндер, үзен шундый рәхәт, шундыен да пөхтә бүлмәдә күрде. Һавасы, гүя. Ык буеныкы. Эссе көндә тал күләгәсендә утырган сыман... Ә каршысында, ошбу егеттән кала, тагын өч татар утыра. Барысы да сизелер-сизелмәс елмаялар, күренеп тора, карашлары белән Саттарны барлыйлар. Чал төшкән түгәрәк сакаллысы, алдындагы чынаяктан сөтле чәй кебегрәк нәрсә йотып куйды да, ак сөлгене иреннәренә тигереп алгач, рәхимле генә көлеп куйды: —Аллага шөкер, милләттәшебез исән калды. Шунын хакына, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле вә рәхим-шәфкатьле булуы хакына дога кылыр вакыт та җиткәндер,балалар. Алар дога кылганда Саттар да кушучы белән битен каплап утырган булды. Бу очракта да тамагыңны киереп, катлы-катлы сүгенеп кенә җибәрәсе булса, ул боларнын барысыннан да уздырыр иде. Әмма нурлы, тыныч карашларыннан ук аңлашыла—болар, мөгаен, Россиядә әйтелә торган күп сүзләрне белмиләрдер. Кулланмыйлардыр... Дога кылынып беткәч, битләр сыпырылгач. Чал Сакал әкрен генә сүз башлады: —Синен хакта сорашып тормыйбыз, кардәш. Без, Җирдәге һәр татарнын тормышын, язмышын белгән кебек, синекен дә беләбез. Синен галәмгә очачагын турында Җирдән хәбәрләр янгырый башлауга ук, һәр хәрәкәтеңне, һәр гамәленне күзәтеп тордык. Сездәге космик үзәкнен яшерен тыннары да безгә килеп тора, дип әйтүнен кирәге дә юктыр. Чөнки без андагы һәр кешенең тавышын гына түгел, уе белән ниятен дә тыңлый алабыз. Менә бүген шул космик үзәк дигән мәкерле йортта синен хакта кыска гына сөйләшеп алдылар "Әгәр бу татар шушы зур эшләреннән сон Жиргә төшсә, ана кадәр очкан урысларның эше бер тиенлек тә булып күренмәячәк, аны үтерик . диештеләр. Ә инде син җыйган чүп-чарны кайсыдыр кафердән төшертмәкчеләр... Шуннан сон без тиз генә юлга чыгарга булдык. Тын гына утырган Саттар Чал Сакалнын сүзен бүлдерми кала алмады: -Сез үзегез кайсы районнан буласыз сон... абзый кеше, дисәм, аерма зур түгелдер... (Бүлмәдәгеләр. Чал Сакал сизмәгәе дигәндәй, сәер генә елмаешып куйдылар.) —Аерма зур. бик тә зур. улым. Йөз мәртәбәдән артык. Минем улларым туганда да сезнен бик ерак бабаларыгыз әле монда—Натсратат планетасында яшәп яталар иде. Төшереп өлгермәгән идек әле аларны. Әйе "район" дигәненә дә жавап булды бугай—без моннан, сезнен сәгать белән исәпләгәндә, ярты сәгатьлек юл үтә торган планетадан. Син монда менгән ара безнекеннән миллиард мәртәбә кыскарак. Хәер, аз гына сабыр... Ул ниндидер төймәгә басты. Шундук: "Мәскәү сөйли. Сонгы хәбәрләр тапшырабыз", дигән аваз килде дә. музыка шынгырдыи башлады. Гаҗәпләнүе хәттин ашкан Саттар шул арада сорау бирми түзмәде —Кайчаннан бирле татарча сөйли башлаган бу Мәскәү?! Чал Сакал да хәбәрләр башланганчы жавап биреп өлгерде —Без барлык телләрне дә тәрҗемә рәвешендә кабул итәбез. Мәскәүнен беренче хәбәре үк. Минзәлә кешеләречә әйтсәк, аяктан ек- кыч иде: “Бүген галәмнән күңелсез хәбәр алынды—галәмсәфәр Саттар Гаттаров фаҗигале төстә үлде. Ләкин бу көтелмәгән үк хәл түгел иле Инде дөньянын хәл-хәбәр чараларыннан мәгълүм булганча, ул корабка бик күп аракы тутырткан иде. Шунлыктан, бер файдалы эш тә кыра алмыйча, елга якын эчеп ятты. Табибларның әйтүенә караганда, йөрәге тотып, баш миенә кан савып үлгән. Бу җәһәттән Илбашнын катгый белдерүе дә мәгълүм булды. Ул: “Татарлар эчкече, ялкау һәм табигый яктан зәгыйфь булганлыктан, киләчәктә мондый хатаны кабатламаячакбыз", дигән. Гаттар Сатгаров ел буе эшли алмаган эшне урыс галәмсәфәре Иван Вольфович Шнайдер бер атнада башкарып чыгарга вәгъдә бирә. Ул галәмдәге барлык чүп-чарны җыеп. Минзәлә читенә алып төшәргә дип тора. Ошбу чүпләрдә радиация нормалан миллион мәртәбә артыграк булганлыктан. Минзәлә халкын Соловкига күчерү каралган. Иван Вольфович китәчәк корабка бер атнадан старт биреләчәк" Инде айнып беткән Саттарның каны кабарганын. бу хәбәрне ярсулы нәфрәт белән тыңлаганын әйтеп торунын кирәге бар микән? Ул: “Оятсызлар1 Мин үлмәдем, мин монда!" дип сикереп тормакчы иде дә. Чал Сакалнын сатмак. тынычландыргыч соравын ишетте: —“Радиация” дигәнен генә аңламадым Анысы нәрсә икән тагын? —Агу ул!—диде Саттар һәм сүгенеп куймакчы иде. кайда, кемнәрдә булуын абайлап, телен тешләде Шулчак Чал Сакал егетләрнен берсенә боерык биреп өлгерде: -Габделәхәт углым. Мәскәүдәге гөнаһсыз бәндәләргә агудан саклану әфсенен җиткер. Ә син. —Ул икенче ягында утыручы иргә борылды —Ә син. Габделхәмит кияү. Саттар тутырган җәтмәне Мәскәүдәге Кремль ишегалдына төшереп ой. Үз нәҗесләрен үзләре иснәсеннәр! Акылга утыра башлаулары хәерле булыр. Күп түздек—җитте' Ә без ошбу кораб белән Саттар оланны Мннзаләсенә илтеп куярбыз Ике ир-егетнең коридор сыманрак уемтыкка кереп югалуы булды. Чал Сакал каршында утырган улына әйтеп куйды: —Киттек. Габделбәр углым. Абыен белән жизнәнә хәбәр җиткер Утыз ю& сулыштан сон монда булсыннар. Сиңа да сүзем бар Саттар олан: агулы илдә яшәп, агу әчеп йөрмә. Татар халкының тәгаме түгел ул. Бүтән милләт өлешенә кермә—үзләре ризыклансын ул эчемлек белән. Авыр сулап алды да Чал Сакал, өстәп куйды: —Без сезнен авыр тормышыгызны аңлыйбыз. Кирәк тапсак, бер сулышта дөньягызны ямьли алабыз. Ләкин үзегезнең акыл туплавыгызны телибез. Бабаларыгыздан башлап бердәм булмавыгыз харап итә сезне. Шуңа күрә без, сезне чыныктыру, гыйбрәт алдыру, сынау өчен, урыс дигән кавемне дә уйлап таптык. Чөнки без теге заманда үз планетабызда гөнаһ кылган татарларны төшергән идек Жиргә... Ярый, сау бул. Без сине онытып бетермәбез... “Әле юл озын, бик озак сөйләшеп кайтырбыз”, дип өметләнгән иде Саттар. Баксаң, ул авызын ачып өлгергәнче дәү тәлинкәнең ишеге ачылып китте. —Синең туган илең шушы. Аны бәхетле итәргә тырыш! Саттарның баш өстендә генә жил сызгырып алгандай булды һәм ул кычкырып җибәрә язды: як-ягында яшел алан, ә алдында биниһая зур ят шәһәр иде. —Абзыкаем, ялгыш чит шәһәргә төшергәнсез бит! Кайтырга бер тиен акчам да юк минем!—дип кычкырмакчы иде ул. Әмма ике-өч чакрымда гына Дамбы күперен күргәч, шым булды. Балачактан ук күзгә, күнелгә газиз булып сеңгән күпер иде бу! —Үлгән кешегә без нинди акча бирик?!—дип, ана вәгъдә ителгән минималь хезмәт хакын бирмәделәр. Ул үзе: —Менә бит мин! Исән бит! Таныйсыз бит!—дип, шактый “бит”ләрне тәкрарлап караса да, бер тиен дә бирмичә кире бордылар. Артыннан: —Әйе, таныйбыз, исән икәнеңне дә күрәбез. Ләкин сине Мәскәү тиклем Мәскәү үлдегә санаган икән, без аның сүзеннән уза алмыйбыз,—дип калдылар. Аны бөтен шәһәрдә бер кеше генә санга сукты, хәлен анлады. Ул—йортлар идарәсе башлыгы Исмай Галләметдинов иде. Саттарны күпме генә иске эшенә алырга тырышса да, файда чыкмады. Шәһәр башындагы түрәләр, кырт кисеп. Исмайнын тетмәсен теттеләр: —Башын бармы синең?! Шушындый гүзәл шәһәрне себертергә шундый шыксыз бәндәне урамда йөртикме?! Хәерче бит ул, бердәнбер хәерче! Аңлыйсынмы шуны! Безнең күркәм шәһәребезнең юлларын бары тик сылу кызлар чистартып торачак! ...Бер эш тә тапмагач, Саттар атна буе урман-кырларда, болыннарда кангырап, елап йөрде, йөрде дә, шәһәргә кайтып, үзенә салынган һәйкәл төбенә хәер сорашырга утырды... 

Реклама