Логотип Казан Утлары
Бәян

КЫЗЫЛ ТӘНЛЕЛӘР ЮЛБАШЧЫСЫ

Татар халкының күренекле улы академик тарихны япчы. Г Тукай исемендәге премия лауреаты фиюлогия фәннәре сНжторы. рыцарь Марк и I де Туран дәрәҗәле исем иясе Әбрар Кзримуллинга багышлыйм Әбрар Кәримуллинның казанышлары хакында белмәгән кеше сирәктер. Әдипнең киң тармаклы эшчәнлегенең бер юнәлеше, ул да булса. Америка континентында төп халыклар белән безнең ата-бабаларыбызның кан һәм тел кардәшлеге турындагы гипотезасы шушы бәянны язарга этәргеч булды Ә. Кәримуллинның тирән тарих катламнарына күмелгән әлеге теманы "чокый" башлавы егерменче гасырның җитмешенче елларында ук башланган булган. Беренче этәрешне Пруссия галиме Ф. А . Отго Реригның 1861 елда, ул вакытта инде дөнья куйган мәшһүр И.Хәлфинга язган хаты ясый Галим бу мәктүптә кайсыбер Америка аборигеннары теленең торки телләргә тиңдәш булуы турында белдерә. Ә. Кәримуллин мондый хәбәрне игътибарсыз калдыра алмый, шундук төрле дәверләрдә һәм илләрдә яшәгән галимнәрнең, сәяхәтчеләрнең әлеге темага мөнәсәбәтле мәгълүматларын эзли башлый. Эзләнүләренең нәтиҗәсен Ә Кәримуллин "Прототюрки и индейцы Америки" (Мәскәү "Инсан" 1995 ел| дигән китабында китергән Анда Отто Реригтан кала тагын дистәгә якын авторның язмаларына таянып, югарыда китерелгән гипотезаның бик тә табышлы икәнлеге һәм татар галимнәре өчен гыйльми хезмәтләр этәргече булырга тиешлеге турында яза Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, әлеге гипотезаны заманыбызның күп кенә күренекле шәхесләре дә инкяр итмиләр икән. Аларның исеме әлеге китапта бирелгән Ипи ЗСУЖИН (1942) прозаик повестьлары Һ.>ч хикаяларв •Ка.шн утлары*, ә Иде I# журналларында басылды Свердлов ачкәсендә яши Ошбу язманы аз булса да җанландыру өчен Ә. Кәримуллинның китабыннан бер мисал китерәбез. Шушындый тел уртаклыклары китапта бихисап китерелгән. Болар, автор фикеренчә, һич тә очраклы була алмыйлар, киресенчә, дистәләрчә мең еллар элек бу халыкларның уртак мәйданнарда яшәп, борынгы гомуми кавемнәрдән чыккан булуын күрсәтә. Без дә бу фикергә кушылабыз. Автор М аратнын күчтәнәч итеп китергән юан сигарасын кабыздым да кофе кайнатып маташкан иптәшемнән сорап куйдым: —Штатлардан нәрсәләр альт кайттың? —Әнә ич авызыңда,—дип жавап бирде ул. —Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт, әлбәттә. Ләкин мин синнән икенче нәрсә турында сорарга телим: Америкада исен китәрлек ниләр күрден? —Күп нәрсә күрдем,—диде Марат,—Америка бит ул! Буш вакыт булганда сөйләрмен әле үзенә. —Син нәрсә, аларнын шәһәрләре, техникасы, байлыгы турында сөйләп, мине шаккатырмакчы буласыңмы?—дидем мин көлемсерәп.—Кем хәзер Америка турында белми? —Алай булгач, сине нәрсә кызыксындыра соң ?—дип сорады ул аптырап. —Кешене гаҗәпкә калдырырлык нәрсә күп булмый, булса берәү генә була. Сүз уңаеннан сорыйсым килә, син кайсы штатта булдын әле? —Орегонда,—дип җавап бирде ул, уйчанлана төшкән тавыш белән.—Ә бит син хаклы, мине гаҗәпкә калдырган нәрсә чыннан да бар, менә ул,— дип, кайдандыр бик иске бер калын дәфтәр китереп чыгарды һәм миңа тоттырды. Искереп таркала башлаган бу дәфтәрне бик зур саклык белән генә кулыма алдым. Тышы калын, эче төрле төстәге юкарак кәгазь битләрдән тегеп эшләнгән бу дәфтәргә ике йөз-өч йөз еллап бар иде бугай. Ә ин гаҗәбе—дәфтәр битләре вак кына итеп язылган гарәп хәрефле язулар белән тулган иде. —Син нәрсә, моны тегеннән альт кайттыңмы?—дип сорадым мин исем китеп. —Әйе, индеецлардан алдым. —Индеецлардан?!—дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.—Сөйлә тизрәк, ничек булды бу! —Фермерлар ассоциясе штатларга стажировкага барырга тәкъдим иткәндә,— дип башлап китте сүзен Марат,—мина берничә штат атадылар. Мин көнбатыш тарафындагы Орегонны сайладым. Нигәме? Минем күптән инде Рокуэлл Кент картиналарындагы Кыялы тауларны күрәсем килә иде. —Күрдеңме ? —Күрү генәме сон! —Ничегрәк? —Таулардан да гүзәлрәк бары тик Кыялы таулар гына булуы мөмкин! Ләкин күреп торам, хәзер сине Кыялы таулар да, Америка үзе дә кызыксындырмый. Дәфтәр... —Өстенәбастын,— дидем мин. —Мин эшләгән фермерда бер индеец та бар иде Оло Джон диләр иде үзен. Безнеңчә олы Джон кебегрәк була инде. Тумышы белән ул Монтанадан икән, ләкин аларны биредәге резервациягә күчергәннәр. Без анын белән дуслашып киттек. Аннан ул мине кунакка чакырды, дөресрәге мин үтем тагылдым. Резервация дигәннәре әйбәт жир түгел икән Берни үсми торган тау-таш арасына урнашкан ярлы авыл инде Кыскасы, аборигеннар бетеп бара Эшләгән җирләре юк дип әйтерлек. Наркоманлык, эчкечелек хөкем сөрә Күбесе чирле.. Анда мин күп кенә индеецлар белән таныштым Арада Мәр Гән исемлесе дә бар иде. Ул Монтана штатындагы дакота кабиләләренең берсендә юлбашчы булып торган нәсел ярчыгы булган. Ә хәзер аларнын жир-суларына башкалар хужа икән. Беркөн шулай, мин Мәр Тәндә кунакта утырганда, ул минем нинди кавемнән булуым белән кызыксынды Мин ана татарча сөйләшеп күрсәттем Хужанын исе китте —Сезнен телегезне аңламыйм, ләкин ул мина шундый якын булып тоела,— диде. Шуннан сон әлеге дәфтәрне китереп чыгарды. Мин, гарәп язуларын күреп, аптырап калдым. —Бу язмаларны укый аласынмы?—дип сорады ул миннән. —Элек безнен халык шундый хәрефләр белән язган.—дидем мин,—үзем дә азрак укый-язам. —Укы,—диде хужа. Мин, тырыша торгач, берничә сүз укый алдым —Бу чыннан да безнен телдә,—дидем мин,—ләкин моны укып чыгар өчен белгеч булу кирәк. —Сезнең телдә булгач, син моны ал,—диде хужа Бу дәфтәрне мина әтием калдырган иде. “Язуны укый алырдай кеше очратсаң, биреп җибәр'"—дигән иде ул. Ә әтиемә бабамнан калган булган — Мәр Гән!—дидем мин бераздан —Синен исемен нәрсә анлата? —Кайчандыр, бәлки, аңлаткан булгандыр,—диде хужа —Минем әтием дә шул ук исемне йөрткән бит. Бабам да. Бәлки ул буыннан-буынга күчеп килгәндер. Марат әлеге дәфтәрне мина бирде “Син яхшы гына тел белгече дә бит әле,—диде ул,—ач монын серен." Инде, хөрмәтле укучым, әлеге дәфтәрнен кыскартылган һәм ү з сүзләрем белән бирелгән эчтәлеген тәкъдим итәм 1741 елнын июнь аенда Русия Император флотынын атты корабльдән торган эскадрасы капитан-командор Витус Берннг җитәкчелегендә Охотск портыннан кузгалып. Камчаткага таба юл алды Ин алда Бериш ү зе утырган оч мачталы хәрби шлюп “ Изге Петр” Охотск ди игезен яра Икенче булып "Изге Павел" дигән пакетбот, ә анардан берничә кабельтов ара калдырып кечерәк кораблар бара Бсрингнын бу сәяхәт максаты—Вест-Индия ярларына барып житү иде Русия ике йоз елга якын вакыт эчендә Казан һәм башка татар ханлыкларын яулап, үзенә көнчыгышка юл ачты, бөтен Ерак Көнчыгыш халыкларын басып алып. Тын океанга кадәр жәелде. Соңгы елларда шул ук Витус Беринг. Ерофей Хабаров. Василий Поярков. аннан соң Федот Попов. Семен Дежнев һәм бертуган Лаптевлар Камчатка. Сахалин тирәләренә борын тыктылар һәм андагы халыкларның жир-суларын картага төшереп. Русия биләмәләре, дип игълан иттеләр. Ә көньяктарак Русия Кытай җирләре өчен сугыш башлады, ләкин тешләре үтмичә, солых төзергә мәжбүр булды. Шушы хәлләрдән сон тагын берничә дистә ел үткәч. Беринг Якутск воеводасы Шуваловтан ярдәм алып, инде эшлекле урыс алыпсатарлары һәм аучылары тарафыннан үзләштерелә башлаган Камчатка. Алеут утрауларын узып. Америка дип атала башлаган илаһи зур жирнен төньяк-көнчыгыш ярларына таба юнәлде. Охотск диңгезе бу көннәрдә тыныч булып, атна да үтмәде. Камчатка ярыматавының көньяк очлыгында төзелгән Камчатск төрмәсе (урыслар кайда барып урнашсалар да. башлап төрмә салалар иде) һәм шуның тирәсендә барлыкка килгән шәһәрчек белән диңгез порты күренде. Камчатскта Беринг экспедиция өчен өстәмә рәвештә азык-төлек юнәтергә тиеш иде. ләкин тозлы балыктан башка берни дә эләкмәде. Анын каравы, юлда авырган матросларга алмашка аңа солдатлар бирделәр "Документлар патшасы" актуариус Батиков командорга булачак диңгезчеләрнең кайбер шәхси кәгазьләрен дә бирде. "Сабуров Максим Николай улы,—диде ул соңгы солдатның кәгазен сонып.—Чукындырылган татарлардан.—дип әйтергә теләгән иде, ләкин нигәдер тынып калды.—Яхшы мушкетер."—диде ул ахырда. Эскадра Тын океан суларына килеп чыкты. Монда су һәм дулкыннар гына түгел, һава да икенчерәк кебек иде. Беринг әле Камчатск портында чакта ук беренче рангтагы капитан Тизенгаузен һәм командор Чириков белән бергәләп, экспедициянең маршрутын төзеп куйды. Аларга башта төньяк-көнчыгышка сиксән биш градуслы румб буенча йөзәргә, ярты юлны үткәч, төньяккарак борылырга кирәк булачак иде. Үтәчәк ара биш мен мильдән артыграк булса да. эскадраның юлында инде өлешчә билгеле булган Алеут утраулары урнашканга күрә. Беринг һәм анын командасы үзләренен киләчәк язмышы өчен артык хафаланмадылар. Ләкин юкка. Биш-алты тәүлектән сон. иртән, көн яктыра башлауга, ун яктанрак офык каралды. Бу диңгезчеләрне шундук хафага салды: очсыз-кырыйсыз океан киңлекләреннән давыл килә иде. Ике-өч сәгатьтән җил көчәеп, дулкыннар корабларны әле күккә чөя. әле су төбенә кадый башлады. Шторм шул кадәр көчле иде ки. яңа гына хәрби матрос булып киткән Максим Сабуров кына түгел, күпне күргән “диңгез бүреләре "дә белгән догаларын укый башладылар. Дүрт-биш тәүлек дәвам иткән мәхшәрдән соң көн аязды, һәм Максим хезмәт иткән "Изге Павел"нын үтә кызганыч хәлдә икәне беленде: җилкәннәр теткәләнеп беткән, бизань-мачта бөтенләй сынган, фальшбортның эзе дә калмаган. Карый торгач, су мичкәләренең дә ярылып акканлыгы билгеле булды. Ә ин начары—төньяк тарафында күренгән бер корабтан башка, океан өстендә һичкем дә юк иде. Чириков. төньякка таба искән җилдән файдаланып, теге корабка якыная башлады, һәм анын "Камчатка исемле шхуна икәнлеге мәгълүм булды. Ике капитан, кают-компаниядә озак кына утыргач, командаларны тезеп, төньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итәчәкләрен белдерделәр. Анда ике-өч йөз мильдән сон бер зур гына утрау очрарга тиеш икән, шунда хәл алырга өметләнеп корабларны төзәтергә агач бирделәр, төче суларын һәм азык- төлекләрен дә кызганмадылар. —Монда утраулар күпме?—дип сорады командор авылнын аксакалыннан. —у.у.уй!—дип куйды авылнын башлыгы һәм нидер бытылдап алды. — Бу якта берәү генә—Атту. Ә теге якта,—дип көнчыгышка күрсәтте тылмач,—алар бихисап —Ә зур җир еракмы? —Укимакны узгач та башлана,—диде аксакал. —Ничек атала ул? —Ничек атала?—дип аптырады карт.—Төрлечә. Анда авыллар күп Ике көннән сон кораблар юлга чыкты Бу юлы Чириковнын атдан билгеләнгән курс белән бармыйча, көньяккарак борылуы мәгълүм булды Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты: офыкта эскадрадан аерылып калган тагын бер кораб күренде. Бу—“Наварин" дигән шхуна иде Кире утрауга кереп, аны да тәртипкә китерергә туры килде Ниһаять, кораблар Вест- Индиянен. яки Американын җылырак сулы ярларына таба юн&тделәр Көннәрдән беркөнне Чириков. төче су һәм азык-төлек тулыландыру максаты белән Алеут утрауларының тагын берсенә туктарга әмер бирде Командор бу эшне башкаруны ике шлюпкага төялгән унике матроска йөкләде. Үзләре белән берәр юньлерәк җирле кеше дә алып килергә кушты. —Бу нинди утрау?—дип сорады ул алеуттан, үзенен боерыгы үталгәч. —Белмим,—диде теге,—ишеткәнем юк. —Хәзер инде утравыгызның исеме "Чириков*' булыр,—диде командор һәм картасына нәрсәдер язып куйды —Тирикоф!—дип кабатлады алеут. —Чириков, балда! —Тирикоф. балта! Командор ачуыннан төкереп куйды да тагын сораша башлады. Тегесе зур җирнен ярлары, андагы халыклар турында белгәнен сөйләп бирде. Мәргәнне (документлары буенча Максим Сабуров иде ул) артта баручы корабка күчерделәр. Менә ничәнче кон инде, буш вакыты булды исә. бушпритнын төбенә утырып, ул океанны күзәтә. Анын карашы офыкны айкый, ә күңеле еракта. Идел буенда иде Анын рәсми исеме Максим булса да. яшертен генә мулла чакыртып куштырган исеме Мәргән иде Чөнки бабасынын бабасы Сабиржан көчләп чукындырылган булса да. ул үзе дә. балалары һәм оныклары да беркайчан да мөселман икәнлекләрен онытмаганнар. Мәҗбүри рәвештә чиркәүгә йөрсәләр дә. авылларындагы күпчелек керәшеннәр кебек, өйдә намаз укыганнар Балаларын ике телдә укырга-язарга өйрәткәннәр Мәргәнне рекрутлыкка моннан биш ел элек алдылар Башта аларны Тобольскига китерделәр. Анда яшь рекрутларны озак кына жафаладылар. аннан сон. ярты ел үткәч, чын солдат булдылар диптер инде. Русиянен күптән түгел генә сугышып алынган һәм колониягә әйләндерелгән Ерак кончыгышгагы биләмәләрен сакларга алып киттеләр. Мәргәннен ата-анасы. туганнары һәм үзе дә бу гомерлеккә аерылуны бик авыр кичерделәр. Дөрес, дүрт ел хезмәт иткәч. Русия императоры галижәнапләре гомерлек солдат хезмәтен егерме биш елга кадәр киметте киметүен. Ләкин Мәргән һәм анын иптәшләре мондый шартларда тагын егерме ел исән-сау хезмәт итеп, туган илгә кайта алуларына шикләнәләр иде. Шундый уйлардан Мәргәннен күнеле бөтенләй төшенкелеккә бирелә торган булды, үзенен фажигалы гомере өчен йөрәге әрнеде “Минем бу дөньяда яшәвемнең нинди мәгънәсе бар9—дип хәсрәтләнде ул һәрчак -йә туганнарымны күрмәячәкмен, йә гаилә корып, балалар үстерәлмаячакмын' Миннән бу дөньяда нинди ээ. нинди истәлек кала?” Уйлана торгач, Мәргән көндәлек алып барырга карар кылды. Бәлки язмаларым туган җиремә кайтып җитәрләр, дип өметләнде ул. ә бәлки... Аннан-моннан кәгазь юнәтеп, бөтен баштан кичкәннәрен, өч-дүрт көнгә бер утырып булса да. шуңа теркәп бара башлады. Чириковнын кораблары бер айга якын вакыт эчендә тын океанның төньяк читен кисеп чыгып, июнь аенда серле яна ярларга якынлаштылар. Бу җирләрнең көнчыгыш тарафларын ауропалыларнын ике йөз илле еллар элек ачуын, аларнын башта Вест-Индия. аннан сон Америка дип атала башлавын сәяхәтчеләр беләләр иде инде. Белү генә түгел, бу илаһи зур континентны биләүче ниндидер индеецлар дип аталган халык белән очрашу аларны дулкынландыра да. куркыта да иде. Нигә киләләр алар монда? Дус булыпмы, әллә дошманмы? Чириков һәм анын офицерлары моны беләләрдер, ләкин гади солдатка беркем берни аңлатмый шул. Күпсанлы утраулар арасында беренче җирле кешеләр очрый башлады. Юан агачларны чокып, яисә каен тузыннан эшләнгән жинелчә көймәләр— каеклардан диңгез камасы, балык һәм башка нәрсәләрне тотып көн күрүче Вест-Индия халкы якынаеп килүче корабларга кызыксыну катыш шомлану белән карыйлар иде. Диңгезчеләр ярга өч кабельтов калгач, ләнкерләр төшерделәр. Шунда ук шлюпкалар эшкә җигелде, һәм унар-унбишәр кеше утырган өч зур көймә ярга таба юнәлде. Ярга җитәр-җитмәс шлюпкалардан сикерешеп төшеп, хәрби матрослар көймәләрен яр буендагы эре ташларга беркеттеләр. Бу төркемнен бурычы—яр буен һәм якын-тирәне тикшерү, разведкалау иде. Ике солдат ут ягып жибәрде. ә башкалары вак-вак төркемнәргә бүленеп, мушкет һәм башка коралларын әзер тотып, тирә-юньгә таралдылар. Ике-өч сәгатьтән сон алар учак янына кайттылар һәм әйләнә-тирә тыныч, дип белдерделәр. Чириков бер офицерга, ярдәмчеләр алып, корабларны озаккарак урнаштыру өчен унайлырак урын әзерләргә кушты. Ерак та түгел яраклы бухта да табылды, һәм кораблар шунда күчерелде. Бөтен солдатлар.мәш килеп, кораблардагы әйберне ярга ташый башладылар. Ахырда экипаждан башка бөтенесе ярга күченделәр. Колония башта куышларда гына яшәде, ләкин көз якынаюга дүрт-биш нык агач өй. лабаз, командор һәм колония хакимиятенең эш урыны, кеше ябар өчен махсус тәрәзәсез өй, кечкенә чиркәү салынды. Алар югары башы очланган, аскы ягы җиргә күмеп эшләнгән бүрәнәләрдән торган биек нык койма белән уратып алындылар. Бу фортка Новоархангельское дигән исем бирелде. Колониянең шуннан соңгы тормышы өч юнәлештә барды: яңа җирләрне картага төшерү һәм аларны Русия милке дип игълан итү. җирле халык белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм. ниһаять, икътисади эшчәнлек җәелдерү. Бу эшләрне башкару өчен утыз-кырыгар кешедән торган өч отряд булдырылды. Алардан башка аучы һәм балыкчылардан торган зур бер төркем төзелде. Алар даими рәвештә кыйммәтле диңгез һәм урман хайваннары, затлы балык тоттылар. Элекке мушкетер Максим Сабуров капитан-лейтенант Паначев җитәкчелегендәге төркемгә эләкте. Алар яр буйлап көньякка хәрәкәт иттеләр, утрау һәм яр буйларын үзләштерделәр, картага төшерделәр, урындагы халыкны читкә куарга тырыштылар. Ләкин шулай да җирле теленкит кавеме белән низагка кермичәрәк эш иттеләр. Әкренләп колониядәге тормыш җайга салынды, җирле теленкитлар меңнәрчә ел яшәп тукланып торган урыннарыннан тауларга куыла башладылар. Динхез бирә торган бөтен байлык алар кулыннан тартып атынып, корабларга төялә торды Чириков теленкитләр белән хәйлә һәм мәкергә нигезләнгән сәясәт атып барды Жирле халыктан, аракыга алыштырып, жәнлек тиресе жыю оештырылды. Ялтыравыклы вак-төяк бәрабәренә куаннарнын башлыклары сатып алына башлады. Аларнын кайсылары үзләре теләп Русиягә буйсынабыз дигән кәгазьгә тамгаларын да бастылар. Әлбәттә, жирле гади халык бу эшләрдән хәбәрдар түгел иде. Ә шулай да бу кәгазьләрдә ин куәтле теленкит ыруы Чилкат куаны юлбашчысынын тамгасы юк иде әле. Бу Чириковны чамасыз борчый, ул төннәрен йокламыйча, атеге ыруны көчсезләндер',. анын горур башлыгын үзенә буйсындыру планын корды Көннәрдән бер көнне, һәркем үз эше белән китеп, фортта сакчылар гына калгач, бер төркем теленкитләр каекларын күтәреп урманнан чыктылар да яр буена җыелдылар. Аннан сон тыныч кына сөйлән ә-сөйләнә көиматәренә утырдылар һәм элек үзләре дингез камасы аулый торган урынга юнатделәр. Яр буендарак йөргән бер урыс балыкчысы моны Чириковка җиткерде Командор офицерларга тиз генә якын-тирәдәге кешеләрне жыярга кушты Озакламый мушкетерлар һәм сакчылардан торган илле-алтмыш кешелек отряд әзер булды. Алар көймәләргә төялделәр дә. коралларын әзер тотып, индеецларны эзләп киттеләр Озак та үтмәде, ерактан, томан эченнән атышкан, кычкырышкан, боерыклар биргән тавышлар ишетелде Ә тагын бераздан жирле аучыларга һожүм иткән сугышчылар канәгать кыяфәт белән базага кайтып керделәр. Теленкитләр исә ярга чыкмады Мәргән ул конне аягы авырту сәбәпле фортта калган иде Аны факториянең көньяк почмагындагы манарасыман урынга сакка куштылар Шуна күрә диңгездәге фаҗига анын күз алдында булып үтте. Әмма бу аны тан калдырмады ничә ел патша хезмәтендә булып, мондый хәлне еш күрә иде Нерчинскида да. Охотскида да. Камчаткада да урыслар шул ук бер сәясәтне атып бардылар кеше жиренә сорамыйча килеп урнашу, аны патша җире дип белдерү, жирле халыкны үз ягына аудару, буйсындыру Барып чыкмаса. кырып бетерү Бу эшләргә Мәргән үзе шаһиг булды, ирексездән үзе дә катнашты “Боларны эшләргә кем безгә хокук биргән? ’—дигән сорау анын акында күптән инде ныклап урын алган иде Ике кон үткәч, иртәнге аштан сон. Мәргәннәрнең төркеме колониянең эчке ягына те зелде. Ә койманың тышкы ягышы калган солдатлар һәм аучылар урын алган иде. Фортта тиздән жирле халык һөжүм итә икән, дигән имеш- мимеш таралды Ләкин бу хәбәр өлешчә генә дөрес булып чыкты теленкитләр килделәр, ләкин... Башта зур-зур берничә төркем колонияне чолгап алды Бу хат күпне күргән солдатларга да хафа салды, ләкин алар шунду к тынышына төш те тәр фортнын капкасына таба зур төркем теленкитләр сагы астында Чилкат куаны юлбашчысы килә иде. Төрле төстәге каурыйлар белән киемен бизәгән урга яшьләрдәге кеше иде бу. Шул вакытта форт эчендә дә хәрәкәт сизелде: Чилкат юлбашчысына каршы капкага таба Чириков атлый, ә аны биш-алты офицер Һәм дистә ярым кораллы мушкетер озата килә иде Ике процессия капка янындагы мәйданчыкта очраштылар да тукталып калдылар Беренче булып Чириков телгә килде: —Бәлки. Боек юлбашчы кунак өенә узар'-дип сорады ул ярым мыскыллы тавыш белән. Юлбашчыга озын төребкә тоттырдылар, һәм ул тыныч кына төтен суыра башлады Чириков та тәмәке кабызды —Командор!—диде, ниһаять тегесе -Минем чаткымнан яшерен сүзләрем юк. монда тына сөйләшик —Аннан сон тыныч, ләкин нык тавыш белән дәвам итте—Әйт! Ни өчен сез безнен утыз кешене юк иттегез? Балаларын ятим калдырдыгыз? Чириков бу сорауны көтә иде булса кирәк, тынычлыгын һич тә җуймыйча жавап бирде: —Бөек юлбашчы! Без бу турыда ишеттек һәм шул ук көнне тикшерү үткәрдек. Сезнен кешеләрегезне ситкәлеләр кырган. Алар бит сезнен ыругдашларыгыз, ләкин һәрдаим сезгә яманлыклар эшләп торалар. Ни өченме? Безнен белән дус булганыгыз өчен. Утраулылар белән зур җирдәге теленкитләр электән үк тату яшәмәгәч юлбашчы икеләнә башлады, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ә командор мыскыллы елмаеп, ана карап тора бирде. Озак кына дәшми торгач, юлбашчы болай диде: —Соңгы вакытта безнен аралар бозылды. Бу турыда, командор, бергә сөйләшәсе бар әле. Аннан, ситкәлеләр турында нинди дәлилләрегез бар? —Бар, бар!—диде Чириков кулын селтәп, һәм шундук бер төркем диңгезче алар алдына килеп басты.—Менә! Сорагыз ал ардан,—диде командор. Юлбашчы бераз дәшми торды да, кинәт борылып, капкага таба атлады. Җирле халык, коралларын әзер тоткан килеш, зур саклык белән анын артыннан китте. Чириковнын мәкерлелеге, кабәхәтлеге күпне күргән Мәргәнне дә тан калдырды. “Инде хәзер,—дип уйлады солдат,—ике тугандаш кавем арасында канкоеш башланачак. Алар бер-берсен кырачаклар. Ә Чириков кебекләргә шул гына кирәк тә инде. Ни өчен эшләнә бу? Океанга кадәр никадәр жир сугышып алынды, күпме төрле халыклар юк ителде. Һаман да аз. Инде Америка җиренә килеп тыгылдык. Нигә кирәк урыска шул кадәр жир, су, кеше мөлкәте? Бер заман тамагына таш булып утырмасмы анын? Саклый ала алырмы ул яулап алган җирләрен? Бөтен байлыгы, көче, халкының гомере шуна гына китеп тормасмы? Кичкә таба каравылдан бушаган Мәргән яр буена төште. Бераздан анын янына ике креол килеп утырды. Икесе дә Алеут утрауларыннан бәхет эзләп килгән кешеләр иде болар. Аталары урыс булганга, икесе дә урыс телен беләләр иде. Утыра торгач, әле генә булып үткән хәлләр турында сүз чыкты. Креолларга ышанган Мәргән үзен газаплаган уйлар белән бүлеште, Чириков һәм анын ярдәмчеләренең сәясәтен хурлады. Балыкчы теленкитләрнен кем кулыннан һәлак булуын да сөйләде. Күпмедер сөйләшкәч, тегеләрнен берсе каекка утырып көньякка китте, икенчесе фортка ашыкты. Ә Мәргән әле яр буенда озак утырды. Анын уйлары, меңнәрчә чакрымны үтеп, туган җиренә, яшьлегенә кайттылар, кардәшләре, дус-ишләре, ата-анасы янында йөрделәр. Нихәлдәләр икән мескенкәйләр, яшиләр микән әле якты дөньяда? Мәргән гадәтенчә акрын гына җырлап җибәрде. Һәрвакыт—дозорда, каравылда торган чакта да, авыз эченнән генә, монлы татар көйләрен җырлый торган булды ул, шулардан үзе өчен күңел тынычлыгы, сабырлык, рухи көч ала килде. Үзенең сөйгән яры Нәстүген—Нәсимәсен дә искә төшерде ул. Ике яшь йөрәк, бер-берсен өзелеп сөеп, көзгә туйлар ясарга да вәгъдә итешкәннәр, инде ата-ан&тары да каршы килмиләр иде. Ләкин язмыш аларнын бәхетенә киртә куйды: Нәсимәгә авыл бае, урыслар алдында куштанланып үзе чукынган Питрәй улы Микулайнын күзе төште. Нәсимә аны яратмый гына түгел, җирәнә һәм чиркана иде. Ана хатын булу түгел, хәтта үләргә дә әзер иде. Башта Питрәй Мәргәннең һәм аның атасының өстенә яла ягып, аларны хөкем иттерергә тырышты. Ул аларны мөселманлыкта, чиркәүгә күз буяу өчен генә йөрүдә гаепләде. Ләкин бу барып чыкмады Әмма шул чакта авылга рекрутлар жмбәрү йөкләмәсе килеп төште, һәм Питрәй. акча төртепме әллә башкачамы. Мәргәнне гомерлеккә хәрби хезмәткә озаттырды. Саубуллашу киче җиткәч, егет белән кыз су буендагы карама төбендә очраштылар Нәсимә үзенен өметсез киләчәге өчен елады, бәгыре телгәләнгән егет аны юатырга тырышты, сабыр итүен үтенде. Алар кызнын әнисе эзләп килгәч кенә аерылыштылар... Форгка кайтканда карангы төшеп килә иде инде. Казармага килеп керү белән үк. аның артыннан, ишекне каерып ачып, өч кеше—фенлрик Баранов һәм ана ияреп ике солдат килеп керде. “Сабуров! Сине Их Превосходство командорга чакыралар, тиз генә бул!"—дип рәсми телдә җикеренде фенлрик. һәм анын ярдәмчеләре Мәргәнне җилтерәтеп урамга алып чыктылар. Чириков Мәргәннән үзе сорау ала башлады. Башта ул ана озак кына сөзеп карап торды. —Үзен әйтеп каласынмы, әллә тереләй тиренне туныйкмы?—дип шактый каты бәрелде ул тоткынга —Мин берни акламыйм. Ваше Превосходство!—дип котылмакчы иде Мәргән. —Ул аңламый, кара син аны ә!—дип җикеренүендә булды командор —Ә кем креолларга туземеиларнын үлеме турында сөйләде? Кем серне ачты? —Мин бары тик дөресен генә сөйләдем' —дип акланырга тотынды Сабуров. —Кем кушты сөйләргә? Теге икенче креол Ситкәдәгеләргә яисә мондагы маймылларга җиткерсә, башын бетте! Аннан сон!—дип кычкырынуын дәвам итте түрә.—Син нәрсә сызгалыйсын анда көн саен9 Син укымышлымыни9 Күрсәт әле язмаларыңны! Бу нинди язулар9 Син төрек шпионы маллә?—дип бәйләнә башлады. Мәргәннең гарәп хәрефле көндәлеген күргәч —Димәк син безнен көн саен нәрсәләр эшләвебез турында яза барасын һәм опоманнар өчен белдермә әзерлисен?! Үз өстенә шундый куркынычлы яла яксалар да егет дәфтәрдәге язуларның нәрсә икәнен, үзенен һәм ата-аналарынын кем булуын белдермәскә булды, дәшмәде. —Яхшы!—диде Чириков янаулы тавыш белән.—Иртәгә, яктыргач, телен чишелер. Алып китегез!—дип боерды солдатларга. Мәргәннең дәфтәрен өстәл астына яшерә-яшерә. Төнне Мәргән тоткыннарны ябу очен махсус эшләнгән тәрәзәсез өйдә үткәрде. Башка вакытта бу зиндан төрле сәбәпләр аркасында ябылган теленкитләр белән тула торган булса да бүген буш иде Егетнен күзенә йокы кермәде, чөнки язмышы, киләчәге шомлы томан эчендә иде кебек Ниләр булыр, ничек котылыр ул нахак бәладән? Хәер, иблис кенә өметсез, дигәннәр бит. Аллаһе Тәгалә үзе карар, ул ничек кушкан, шулай булыр Амин Иртәнгә таба, ял итүче солдатлар гына түгел, сакта торучылар да йокымсыраган чакта, тышта ниндидер тавышлар, атыш ишетелде Урман ягында җирле халык чинап кычкыра, форт эчендә хәрбиләр акырыша башлады Борынга янгын, төген исе килеп бәрелде. Мәргән бүрәнә ерыгыннан тышны күзәтә башлады. Теленкитләр фортны чолгап алып, ерактан гына утлы уклар белән атып фортның коймаларын, эчтәге корылмаларын яндыралар, ә солдатлар аларга мушкетлардан, туплардан аталар Күп тә үтмәде, бөтен фортны янгын чорнап алды. Калыәнен коймасы кайсыбер урында җимерелеп төште Жирле халык форг эчендәге кешеләрне иркенләп кыра башлады Утлы һәм утсыз уклар туктаусыз сызгырды Солдатлар тегеләрнең күплеген, үзләренен җиңелә баруларын сизеп, океан ярына таба тартыла башладылар Ләкин анда да котыла алмадылар, исән калганнарына бирелергә туры килде. 4. .к V . Шулвакыт бер төркем теленкитләр форт эчендәге ачыграк урынга Чирнковны һәм анын исән калган офицерларын чыгардылар. Күптән түгел генә кикриге шингән әтәчтәй кайтып киткән юлбашчы, жинүче кыяфәтендә командордан сорау ала башлады. Хәер, ул моны гажәп йомшак, ачусыз тавыш белән башкара иде. —Командор!—дип башлады ул.—Син үзеннен мәкерле һәм кабахәт эш иткәнлегенне, безне кан кардәшләребез белән сугыштырырга теләгәнеңне таныйсынмы?—Чириков дәшмәде.—Әйт әле!—дип сүзен дәвам итте тегесе.— Нигә килдегез сез монда? Без бит сезне дусларча кабул иттек, ә сез кан кою белән жавап бирдегез. Сезгә монда ни кирәк? —Бу җирләр безнеке!—дип жавап бирде Чириков тәкәббер тавыш белән.— Рус кешесе аяк баскан бөтен җир Русиянеке. Бу элек тә шулай булды, киләчәктә дә үзгәрмәячәк. —Чит ил җирләре, мөлкәте, байлыгы сезнен өчен кеше гомереннән югарыракмыни?— дип сорады юлбашчы —Монын өчен сез үз халкыгызны да кызганмыйсызмыни? —Халык?—дип елмайды Чириков масаюлы кыяфәт белән.—Халык тузан гына ул. Ул югары катлаунын иминлеген, байлыгын тәэмин итү өчен генә кирәк. Бездә хатын-кыз күп, солдатлар кырыла, яңалары туа тора. Аннан сон, әгәр сугышта күп ганимәт алына икән, халыкның исән калган өлеше мохтаҗлыксыз яшәячәк. —Сез бөтен халкыгызны эшләмичә, басып, сугышып алынган ганимәт исәбенә генә яшәргә өйрәттегезмени?—дип сорады исе киткән юлбашчы. —Монын нәрсәсе начар?—дип куйды тегесе горур тавыш белән.—Әйдә безнең өчен басып алынган халыклар тир түксен. —Әфәнде!—диде юлбашчы кырыс тавыш белән.—Сез рәхимсез кешеләр, өстәвенә кәпрәючән.—һәм ул дәшмичә озак кына Чириковка карап уйланып алды, аннан соң сорау бирде:—Ә кайда синең безгә ярдәм иткән намуслы солдатын? —Ә-ә-ә! Теге басурманны. төрек шымчысын әйтәсенме? Ул юк инде!— дип көлде Чириков.—Ул юк... Ләкин шул ук мизгелдә Мәргән ябылып яткан корылманын түбәсе янып җимерелә башлады, һәм аннан кычкырган тавыш килде. Кабилә башлыгының ымлавы буенча берничә индеец шул якка йөгерделәр һәм сугыш балталары белән ишекне ватып, Мәргәнне азат иттеләр. —Шулмы?—дип сорады башлык тылмач булып хезмәт итүче креолдан. Тегесе баш какты. —Ах син хайван! Төрек танавы!—дип җикеренде Чириков, төкереген чәчеп —Сине дар агачы көтә! Бөтен ыруын тамыры белән йолкынып юк ителәчәк... —Командор!—диде кабилә башлыгы тыныч кына тавыш белән.—Без теленкитләр сезнен кебек сугыш яратучан халык түгелбез. Әмма сез безне кан коярга мәҗбүр иттегез. Шулай да мин сезне азат итәм Корабларыгызга төялегез дә кайтып китегез, башка монда килеп күренмәгез! Тик башта безнен җирне талап җыйган малны ярга чыгарып куегыз! Шуннан сон ул Мәргәнгә борылды: —Ә син, мәрхәмәтле кеше, нинди карарга киләсен? Минем аңлавымча, иленә кайтырга ярамый. Монда каласын икән, сине берсе дә кыерсытмас, киресенчә, хөрмәтле кеше булырсын. Мәргән бу сүзләргә тиз генә җавап бирә алмады. Чириков белән бер корабта бару мөмкин булмаган гамәл икәне көн кебек ачык иде. Таш өстендә утырып, солдатларның кораблардан җәнлек тиреләре бушатуын, Чириковнын азат ителүен һәм иптәшләренең җилкәннәр күтәреп кузгалып китүен күзәтте. Әле кораблар кузгалып киткәч тә торып китә азмады. Әлбәттә, анын уйлары күнелсез, киләчәге өметсез иде. Нәрсә көтә аны монда9 Хөрмәтле кеше булырсын, дип әйттеләр әйтүен, ләкин адәм базасына ул гына житми бит Туган ил кирәк ана, ата-анасы, туганнары, яшьлек дуслары, сөйгән яры. ниһаять. Мәргәнгә карата җирле халык чыннан да яхшы, дусларча мөнәсәбәттә булды. Анын бөтен эше дингез яры буенда йөрү һәм Чириковнын янып өлгермәгән өеннән алып чыккан көндәлекне тутыру иде Бер-ике атна яр буенда таптангач. Мәргән ныклы бер карарга килде ул ирекле кеше һәм туган ягына кайтырга тиеш Зур һәм нык кына көймәгә утырып чыкса. Алеут архипелагы буйлап уградан утрауга күчә-күчә. Командор угравына барып җитәр төсле иде ул. Бу турыда ул таныш креолдан сорашты Ә аннан Камчаткага да ерак калмый Дингездә йөрү тәртибен белмәгән кешегә дүрт-биш мен миль араны үтүнен никадәр хәвефле икәнен аңласа да үзе өчен бүтән чара күрмәде Көймәне теленкитләр башлыгыннан сорарга булды. Тегесе, бу уеннан кире кайтару өчен Мәргәнне озак кына үгетләгәннән сон көймә бирергә булды. Ул гына да түгел. Мәргәнгә ярдәмгә үзенен тәрҗемәче креолын ла бирде, һәм бу хәл егетне бик нык сөендерде. —Мин ана болай гына океанга чыгарга кинәш итмәс идем, әмма у.з шу ндый карарга килгән икән, бар. Кадьякка чаклы озатып куй. Анда минем танышым кабилә башлыгы булып тора, ул сина кире кайтырга ярдәм итәр.—диде юлбашчы креолга. Азык-төлек, су һәм башка кирәк-ярак нәрсәләр төялгән зур гына көймә (урыслар аларны “коч" дип атыйлар), диңгез дулкыннарында чай кала -чайкала. көнбагыш тарафына юл алды. Ишкәкләр өскә алып куелган, чөнки ягы кузгалган җил. тиз генә әмәлләп алынган җилкәнне күпертеп көймәне алга куа Мәргән белән Уан (креолнын исеме шулай иде) дуслашып та киттеләр Бер-берсенә үзләренең үткән гомерләре турында сөйләделәр "Мин үзем Кыскадан. Алеут утрауларының көнбатышыннан.—дип анлатгы Уан —Әтием урыс булган. Ул Камчаткадан бирегә штормга эләгеп килеп чыккан Әнием алеут кызы. Әтием җирле халык белән ызгыш вакытында һәлак булган Әнием мине алып, континентка күчкән, ә теленкитләр башлыгы аны үзенә хатынлыкка алган. Урыс зелен әнием өйрәззе. чөнки ул әтиемне бик яраткан —Синен туган утравын Кадьякган еракмы, анда кайтырга уйламыйсынмы' дип сорады Мәргән Мин аннан бала чагымда ук киткәнмен, ул утрау мине тартмый.-дип кулын селтәде креол —Син теленкит юлбашчысы утлы булгач, киләчәктә анын урынына каза аласындыр?—дип сорады Мәргән. —Анын үэ балалары бар. мин ана үги.—диде Уан —Аннан сон. минем максат—Европаны күрү, шунда яшәү Өч-дүрт тәүлек үтеп, көн яктыруга Уан борчулы кыяфәт белән азга таба карап тора башлады. —Ни бар. Уан?—дип сорады Мәргән — Күрәсеңме офыктагы кара болытны ’ __ __ у—у—у! Әле ана кадәр ерак бит,—дип кулын селтәде тегесе —Алай түгел!—диде креол,—Ике сәгать тә үтмәс , шторм башланыр Уаннын хафалануы, әлбәттә, дөрескә чыкты кон уртасы якынаюга океанда коточкыч шторм котыра иде инде Бертуктаусыз яшыр коя. кап-кара болытларны яшен телгәли, кая карама тау-тау дулкыннар Коймә әле биек дулкын сыргына эләгеп күккә чөелә, азе тирән упкынга төшеп киткән кебек дулкыннар арасына чума &| —Менә сина Тын океан!—дип кычкырды Мәргән иптәшенә. Ике диңгезче бертуктаусыз көймәдәге суны түгәләр. Җилкән инде күптән теткәләнеп беткән, ишкәкләр һәм көймәдәге әйберләр юкка чыкканнар. Ике мескен йә хәлдән таеп көймә төбенә капланалар, йә бераз хәл жыйгач, чиләкләр белән су түгәләр. Вакытның исәбе югалды. Көн белән төн кушылгандай булды. —Кая таба алып бара безне океан?—дип сорады Мәргән иптәшеннән кычкырып. —Тәгаен генә әйтүе кыен, алай да без хәрәкәт иткән якта һава яктырак кебек. Көньякка океан уртасына этәрә бугай безне давыл. Океанның котырынуы дәвам итте. Көймәне туктаусыз дулкыннар каплый торды. Су түгү ифрат күп көч таләп итә иде. Инде ничәнче көн стихия белән көрәшүче ике мескинәкнең көчләре бетә башлады. Алар бит авызларына валчык та капмый эшләделәр, чөнки азыкларын су алып китте. Бу коточкыч давыл тагын бер-ике сәгать кенә дәвам итсә дә, көймәгә су тулып, алар океан төбенә китәчәкләр. —Уан! Бу мәхшәр ничә көн бара инде? —Белмим Мәргән, биш-алты көндер инде. —Гадәттә ул күпмегә сузыла? —Атна-ун көн,—дип жавап бирде Уан сәер һәм тыныч тавыш белән. —Бетәбезмени алайса?—дигән сорауга креол жавап бирмәде, ниндидер бөтен нәрсәгә карата битарафлык белдергән күзләре йомылды. Иптәше өстенә иелгән Мәргән дә онытыла баруын сизде. Аның үлем турында уйларлык һәм якты дөнья белән хушлашырлык та хәле калмаган иде. Ниһаять, ул да аңын җуйды. Мәргән анына килгәндә, алар икесе дә яр буендагы жылы ком өстендә яталар иде. Күктә якты кояш балкый, ә тирә-якта давыл ярга чыгарып ташлаган нәрсәләр аунап ята. Ниләр генә юк анда: тамыры белән йолкынган агачлар, мичкәләр, көймә калдыклары, тагын әллә ниләр. Бераз исенә килгәч, Мәргән иптәшенә дәште: —Әй, Уан, син тересенме? —Тере, Мәргән, тере. —Без монда ничек килеп чыктык икән ә, Уан? —Ходай Тәгалә чыгарган, башка кем булсын. Җирдә ризыгыбыз да, эшебез дә бетмәгән әле, димәк. —Без кай җирдәбез икән?—дип сорады Мәргән,—диңгез ярындамы, әллә утраудамы? Кешеләрдән сорарга кирәк... Ул арада яр буйлап килүче кешеләр күренде. Болар жирле халык иде ахрысы, әмма киемнәре, үзләрен тотулары һәм телләре ят, теленкитләрнекенә охшамаган иде. Алай да аларнын берсе теленкит телен азрак белә булып чыкты. Уан анын белән озак кына сөйләшеп тә алды. —Беләсеңме, без кайда?—дип сорады ул ахырда Мәргәнгә борылып. —Кайда? —Безне давыл ике мең миль көньякка, Өрегән җиренә китереп ташлаган. —Тукта, тукта!—диде Мәргән.—Бу нәрсә, утраумы әллә ?.. —Юк, юк! Бу шул ук Америго жире. —Америкадыр! —Әйе, алай дип тә әйтәләр. Ул арада индеецлар, кунакларның хәлен аңлап, ашап алырга тәкъдим иттеләр. Ризык какланган балык, казылык һәм икмәктән тора иде. Мәргән ачы камырдан пешерелгән ак, ләкин бик каты икмәкнең нинди ашлыктан икәнен сорады. — Маистан һәм арпадан,—дип аңлатты ана Уан. тегеләр белән сөйләшеп алгач. Алар ашлыкны үтләре үстермиләр икән. Тау артындагы тигезлектә яшәүче шешеннәрдән балыкка алыштырып алалар. — Ничек атала инде бу ризык?—дип сорады Мәргән. —Әпи. —Әпи? Бу бик кызык! Ә нинди тәмле! Кинәттән ашап хәлләре беткән сәяхәтчеләр тагын комга сузылдылар. Мәргән шул тирәдә йөргән һиндеецларны күзәтеп ятты Төсләре теленкитләрнекенә охшамаган иде боларнын. Тегеләре Мәргән Якутскида яки Камчаткада күргән жирле халыкларга охшаган булсалар, болары үзгәрәк иле. Буйга да биегрәкләр, гәүдәләре дә төзрәк, йөзләре дә табак битле түгел, борын төпләре дә калку иде. —Ничек. Уан! Телләре теленкитләрнекеннән нык аерыламы боларнын’— дип сорады Мәргән жирле халык белән әнгәмә корып утырган иптәшеннән —Бу бөтенләй үзгә тел,—дип жавап бирде тегесе,—бу кавем пенути исемле икән. Ә пенутиләр үзләре берничә төрлегә бүленә Болары үзтәрен җимшәннәр дип атыйлар. Җимшәннәр кунакларны авылларына алып киттеләр Тауларга таба байтак вакыт атлагач, урман эчендә биек утыртма койма белән уратып алынган алачыклар күренде Авыл утыз-кырык кечкенә өйчекләрдән тора, ләкин арада зурраклары да бар. Өйләрнен кайсылары дүрт почмаклы һәм озынча булса, кайсыберләре түгәрәк иде. Морҗалары күренми, төтен өй түбәсендәге тишектән чыга. Кайсыбер алачыкларның ишеге дә түбәдә урнашкан Кунакларны кабиләнен башлыгы кабул итте Өстенә каурыйлар белән бизәлгән киемнәрен кигәнче көтеп торырга туры килде Озын торсбкәсен тарта-тарта тәрҗемәчене тынлый. ә күзләре килгән кешеләрне сынап карый — Нинди илдән килдек дип әйтә әле ул?—дип сорады башлык тылмачтан. — Русиядән,—дип җавап бирде Уан —Русия? Ишеткәнем юк Зур илме ул. көчлеме? — Бик зур һәм бик көчле!—дип жавап бирде Мәргән —Испаниядән көчлерәкме? — Көчлерәк булыр, -дип баш какты кунак. —У-у-у' Димәк бу яктан Испания һәм Британия килә, арттан франклар ә олы диңгездән Русия.-диде башлык уйланып алгач - Ярый, инде сез нишләргә уйлыйсыз? Яхшы'—дип дәвам итте ул сүзен, кунаклардан анлаешлы жавап ала алмагач —Әлегә бездә яшәгез, аннан сон. Мәргән белән Уанны бер буш алачыкта урнаштырдылар. Очлы түбәле бу түгәрәк куышсыман нәрсә "типи” дип атала иде Арган һәм чиктән тыш йончыган сәяхәтчеләр шундук йокыга талдылар Иртән алар үзләре өчен калдырылган ризыкны ашадылар да яр буена төшәргә булдылар, чөнки аулакта үзләренең язмышы һәм киләчәге турында уйлашырга, кинәшергә кирәк иде. Ләкин көтелмәгән вакыйгалар әле дәвам итә булып чыкты су буена килеп җитмәс борын ук. Уан дингеэ ягына карап кычкырып җибәрде, чөнки нәкъ шушы турыга зур гына бер кораб якынлашып килә иле Ул башта ярдан искән җилгә каршы уң галс белән барды, аннан сон сул галска күчте Коры җиргә җитәргә биш алты кабельтов калгач, туктады һәм ләнкер төпгерде. Бу галера түгел.—дие Уан,—мин испан корабларын яхшы белөм Алар Кадьикка кадәр килеп чыккалыйлар Ә мондыйларны беренчедәй күрәм Кара әле, Мәргән, үхтәрен ничек тыныч һәм ваемсыз тоталар болар Озакламый кешеләр төялгән икс шлюпка корабтан ярга таба юнәлде КоЙмадәгеләрнен икесендә генә мушкет, калганнарында ишкәк иде —Алай да безгә саграк булырга кирәк,—диде Мәргән,—кем белгән аларның ниятен. Әйдә куаклар арасына, аннан да күренә бит. Башта җирле халык корабтагылардан шүрли төште бугай: озак кына диңгез ярында беркем күренмәде. Ләкин бераз вакыт үткәч ыгы-зыгы башланды, башта бала-чага, аннан сон авыл халкы да яр буена төштеләр. Килүчеләр көймәләрдән төрле нәрсә бушатып, кире корабка таба ашыктылар, ә биредә калганнары тауарны яр буена тезә башладылар. Уан белән Мәргән, куаклар арасыннан чыгып, корабтан бушатылган әйберләрне карарга керештеләр. Ниләр генә юк иде монда: кием-салым, савыт-саба, төрле корал, җиләк-җимеш һәм ашамлыклар, исерткеч эчемлекләр, тоз... Мәргән агач әрҗәләргә салынган яшелчәсыман нәрсә янында тукталды. Озынча яки йомры, кызгылт төстәге бүлбеләрне ул беренче тапкыр күрә иде —Моны Кадьякка көньяктан испаннар китереп сата торганнар иде,—диде Уан. Шуннан сон ул таныш тылмачны очратып сөйләшеп алды —Бу урында үстермиләр икән, көньяктарак шешеннәр утырта, ләкин вак була. Аны “пәтәйтә” дип атыйлар икән. Шунда гына басып торган сатучы боларнын ни турыда сөйләшүен анлап, пычак белән әлеге бүлбене кисеп алды да Мәргәнгә тоттырды. “Потато!”— диде ул шуннан сон һәм баш бармагын югары күтәрде. Мәргән сусыл саргылт кисәкне авызына капты, ләкин шунда ук кире төкерде. Сатучы кычкырып көлеп җибәрде. —Аны пешереп ашыйлар бит,—дип аңлатты Уан көлә-көлә һәм тагын тылмач белән сөйләшеп алды. Ә сатучы әлеге ризыкның пешкәнен китереп чыгарды һәм Мәргәнгә тоттырды. Бу ят ярмалы ризык бик тәмле тоелды егеткә. —Сезнең якта юкмыни сон мондый ризык?—дип сорады аңардан Уан. Тегесе башын чайкагач, дәвам итте:—Моны Европада да бик яратыл бетермиләр икән. Алманнар хәтта шайтан җимеше “картойфель” дип атаганнар... Ул арада кинәттән зураеп киткән бу базарда сату-алу, алмаштыру кыза барды. Жирле халык төрле яклардан урман һәм су җәнлеге тиреләре, какланган балык һәм башка тауар ташыды. Кайсыберләре зур-зур торсыкларга салып, чишмәләрдән су китерделәр, ә диңгезчеләр аны, мичкәләргә тутырып, корабка ташый бардылар. Ауропалыларны барыннан да бигрәк алтын кызыксындыра иде. Ә якын- тирәдә ул юк икән. Шуңа күрә таулардан килгән һиндеецларга алар аеруча игътибарлы булдылар. Жирле халыкның хыялы булган утлы коралны алар бары тик алтынга гына алмаштыралар иде. Шулвакыт Мәргән кемнеңдер үзенә текәлеп карап торуын сизде. Тирә- якка күз төшергәч, әлеге “пәтәйтә” сатып торган кешенен ниндидер хәрбигә (офицерга булса кирәк) Мәргәнгә карый-карый нидер сөйләвен күрде. Ал арны, әлбәттә, Рус ия солдаты киеме гаҗәпкә калдырган иде булса кирәк. Мәргән теткәләнеп беткән мундирын күптән салып атмаганына да үкенеп куйды. Ә офицер бер солдатны ияртте дә ана таба атлады. Мәргән башта качарга уйлаган иде дә ләкин бу уеннан кире кайтты. Теге ана ниндидер телдә сорау бирде, ләкин җавап ала алмады. Шуннан соң ул Мәргәнне көймәләр янына алып китте. Шлюпкаларга тауар төяүчеләр янындагы өч- дүрт офицер да аңарга кызыксынып карадылар, берничә телдә сораулар бирделәр. Мәргән күкрәгенә сукты да “Русия, рус”!—дип, кай яктан икәнен аңлатты. “Русия, рашен!”—диештеләр тегеләр исләре китеп. Өлкәнрәк офицер бер матросны тиз генә корабка җибәрде. Ул арада базар бөтенләй кызган иде инде. Шул тирәдәрәк йөргән Мәргәнне тагын офицерлар янына чакырдылар. Әле генә корабтан килеп җиткән теге матрос та шунда иде инде. Өлкән офицер Мәргәнгә көймәгә утырырга кушты һәм аны корабка алып китте. Корабка якынайгач, анын зурлыгына шаккатты Мәргән. Чириковнын унбиш-унсигез туплы корабы монардан күпкә калыша иде. "Алтмыш - җитмешләп туп бар монда".—дип уйлады егет, тиз генә күз йөгертеп чыккач Офицер да анын соклангыч күз карашын сизде ахры: “Фрегат1 "—диде ул горур тавыш белән һәм баш бармагын өскә тырпайтты Мәргәнне кают-компаниягә алып керделәр. Андааларны ике кеше каршы алды. Берсе, яшьрәге, яхшы гына аңлаешлы урыс телендә сөйләшә булып чыкты. —Капитан Роулингз,—диде ул олырак күршесенә күрсәтеп —Ә мин кораб хуҗасы лорд Кеннингхәм Сезне Русиядән. дип әйттеләр, бу чыннан да шулаймы? —Нәкъ шулай, сэр!—дип, “сэр" сүзен ычкындырганын сизми дә калды Мәргән. Моны ул күпне күргән солдат һәм офицерлардан ишеткән мәзәкләр буенча белә иде. —О-о! Сез офицермы?—дип сорады лорд —Юк. сэр! Мин солдат, мушкетер,—дип җавап бирде Мәргән —Менә ничек! Император армиясендә шундый мәгърифәтле солдатлар да бармыни? Шуннан сон лорд Мәргәннен ничек бу якларга килеп чыгуы турында сораша башлады. Егет башта башыннан кичкәннәрнең барысын да сөйләп бирергә уйлаган иде дә. ләкин бу уеннан кире кайтты "Кем белгән аларны?"— дип уйлады ул. Шулай да күпмесендер дөресен сөйләргә туры килде. “Чириков ■экспедициясе белән килгән идем, шлюпкамны давыл алып китеп, монда китереп ташлады ".—дип анлатгы ул. Тегеләрне исә Чириков һәм анын командасы турындагы хәбәр бөтенләй шөбһәгә төшерде бугай. Алар озак кына үзара шаулашып алдылар Ахырда лорд Мәргәнгә борылды да гафу үтенде, аннан сон экспедиция һәм анын эше турында сораша башлады. Теленкитләрнен Чириковны куып җибәргәнен белгәч, шактый куаныштылар. Лорд Аляска тирәсендә урыс кораблары йөрүен ишеткән икән, бәлки Чириков шунда төньякка барып чыккандыр,—диде ул Хуҗалар Мәргәнне кофе эчәргә чакырдылар. Ул. әлбәттә, боларнын югары катлау кешеләре икәнен андый, бу аларнын кием-салымнарыннан да. үз- үзләрен тотышларыннан да күренә. Өстәт артына утыргач та. ул ашыкмады, хуҗаларнын хәрәкәтләренә, ашау-эчү тәртибенә игътибар итеп утырды, сиздермичә генә яхшы гадәтләрен үзләштерергә тырышты Лорд ана төрле сораулар бирде. Русиядәге тормыш турында сорашты, ә Мәргәннең сүзләрен капитанга тәрҗемә итә барды — Минем Русиядә булганым бар —диде ул ахырда —Британия короле галижәнаплэренен Петр пагша, дөресрәге император заманындагы илчелегендә хезмәт иткән вакытымда Ах ул еллар! Үзләре бер калын китапка сыймас иде Ләкин мине сәясәт туйдырды. Оксан-дингеэләр үзенә тартты Минем унике корабым бар бит. Омма монысы—минем горурлыгым' Әйтегез алс' диде ул көтмәгәндә —Сез бит урыс түгел —Әйе, сэр!—дип җавап бирде Мәргән, бераз дәшми торгач —Сез хаклы мин татар кешесе. Мөселман. Ләкин безне көчләп чукындырганнар — Шулайдыр, дип уйлаган идем дә инде, Санкг-Петербург казематларында күпләр иде алар Патшага каршы баш күгәргән өчен китереп япканнар, дип сөйлиләр иде Шуннан сон лорд бу турыда капитанга да сөйләп алды —Уау!-диде тегесе Мәргәннен кем икәнен белгәч - Тартар' —Тартар түгел, татар!—дип төзәтте аны лорд һәм Мәргәнгә борылып Мин Русия тарихын аз гына беләм Ул Рим нмпериясенекенә охшаган — Рум тарихына, сэр?—дип кайтарып сорады Мәргән —Рум түгел. Рум дип мөселманнар Византия империясен атыйлар. Ә бу Рим империясе. Рум анын яртысы, сонрак Римнан бүленеп чыккан. Менә шушы римлылар да ике мен еллар элек Русия кебек бик күп илләрне һәм кавемнәрне басып алганнар. Әлбәттә, кол ителгән халыклар Римга каршы туктаусыз баш күтәрә торган булганнар. Римга һәрбер провинциядә күпсанлы легионнар тотарга туры килгән. Ә бушап калган төп Рим җирләрендә акрын- акрын чит ноләрдән хәрби әсир итеп китерелгән кешеләр, коллар урнашкан. Алар төп халык белән кушыла барганнар. Икенчедән, провинцияләргә җибәрелгән легионерлар да акрынлап шундагы халыклар арасында эрегәннәр, күп кенә легионнарда җирле халык та хезмәт итә башлаган. Нәтиҗәдә Римда плебейларныкы гына түгел, патрицийларның да табигате, үзаны үзгәргән. Аларда элекке римлыларга хас сугышчанлык, баскынчылык һәм патриотик хисләр кимегән, беткән, һәм империя җимерелгән. Аны бүтән халыклар басып алганнар. —Озак яшәгәнме сон ул Рим империясе?—дип сорады Мәргән уйчан тавыш белән. —Мен елга якын,—дип җавап бирде лорд. —Ә Русия кайчан барлыкка килгән? —Балтик буеннан килгән урысларның славян кабиләләрен берләштереп, якын-тирәдә яшәгән төркиләрне басып ала башлаганнан исәпләсәң, җиде йөз-сигез йөз еллап булыр. Ә хәзер үзегезнең тормышыгыз турында сөйләгез, бу безне бик кызыксындыра. Чириков экспедициясенә ничек килеп эләктегез? Мәргән рекрутлыкка алынган чагыннан башлап, инде яшермичә башыннан үткәннәрне бәян итә башлады. Лорд анын сүзләрен капитанга тәрҗемә итә барды. Ахырда озак кына сүзсез утырдылар. Шуннан сон лорд теленкитләрнен ни белән сату итүләре турында белеште. —Сары металл юкмы аларда?—дип сорады ул ахырда. —Алтынмы? Юк дип әйтерлек. Ә менә төньяктарак яшәгән атапаскларда күп, дип сөйлиләр. —Атапаскларда? Һ—м—м!.. Майкл (Инглизләр Мәргәннең исемен шулай үзгәрткәннәр иде)! Бу җирдәге төп халыкның хәле сезнен язмышыгызны хәтерләтә түгелме соң? —Әлбәттә, сэр! Ничек кенә хәтерләтә әле,—дип җавап бирде Мәргән. —Без Кеннингхэм әфәнде белән чит җирләрне, ирекле халыкларны басып алуны хупламыйбыз,—диде капитан. Монда да күрәсез, сату итәргә генә килдек. Ә безнен туплар пиратлардан саклану өчен генә. —Әйе, әйе!—дип. анын сүзләрен җөпләде лорд.—Инде иркенләп сату итәр урыннарда калмый башлады. Көньякта испанлылар майия, астык, йога һәм шешеннәрне кырып бетерә яздылар, ә исән калганнарын кол иттеләр. Көнчыгышта французлар чикәсәүләрне. керикләрне кырыл яталар, безнекеләр Атлантик океан ярындагы һиндлеләр җирендә инде унөч колония төзеделәр. Ул гына да түгел, тиздән бу тирәдә дә кызу көннәр башланачак бит: Британия королевасы флоты әле раштуага чаклы ук бу җирләрне империягә кушарга тиеш. —Бу турыда җирле халыкка хәбәр итәргә ярыймы?—дип сорады Мәргән. —Әлбәттә. Бу инде сер түгел. Икенчедән, биредәге халык сугышчан түгел, җитмәсә аз санлы. Туп һәм мушкетларга каршы алар нәрсә куя ала? —Майкл!—диде ул бераз сүзсез утыргач —Бәхәсләшә алам, сез Чириков экспедициясеннән юкка гына төшеп кашагансыздыр. Мәргәннең бу ачык йөзле һәм үзенә карата күпмедер игелек күрсәтергә омтылган кешеләргә ялганлыйсы килмәде һәм Новоархангельскоеда булып үткән вакыйгалар турында энәсеннән-җебенә кадәр сөйләп бирде. Лорд белән капитан рәхмәт йөзеннән анын кулын алып кыстылар. —Сез намуслы кеше. Майкл!— диде лорд дулкынланган тавыш белән. Әйтегез, сезнен өчен без нинди яхшылык эшли алабыз0 —Минем туган җиремә кайтасым килә, сэр!—диде Мәргән өмет чаткылары янган күзләрен инглизләргә төбәп —Анда үзегезне нәрсә көткәнен аңлыйсызмы? —Аллыйм. —Аңлыйсыз, ә шулай да кайтырга ашкынасыз! Әйтегез але. Майкл! Бу сыйфат татарларга гына хасмы, әллә Русиянен башка халыкларына дамы? —Нинди сыйфат, сэр? —Туган җирне сөю Үлем куркынычы астында да шунда кайтырга омтылу Мәргән дәшмәде —Ярый! Инде сезнен үтенечегез турында Кызганычка каршы, без ате берничек тә Русиягә таба бара алмыйбыз. Европага да тиз генә кайтмабыз Житмәсә. без барасы җирләрдә урыс хәрби флоты булуы мөмкин Менә нәрсә. Минем сезгә шулай да бер бүләк тапшырасым килә.—дип. инглизле Мәргәнгә зиннәтләп эшләнгән кечкенә мушкет тоттырды —Пистолет!—диде ул елмаеп. Мәргән ярга чыкканда карангы төшкән иде инде Яр буенда бер генә кеше—аны көтеп утыручы Уан гына күренде —Мин сине күрүемнән өмет өзә язган идем инде,—диде ул. иптәшенең котылуына сөенеп. Тегесе корабта булган хәлләр турында кыскача гына сөйләп бирде. Ике дус иртән торып яр буена чыгуга, корабтан җилләр искән, ә кичә шаулап торган базарлы яр буенда чүп-чар арасында бала-чага гына казынып йөри иде —Уан!—диде Мәргән иптәшенә,—Безнен теге таныш тылмач кайда икән0 —Нигә ул сина? —Кабилә башлыгын кисәтеп куярга кирәк. Озакламый бирегә Британия хәрби флоты киләчәк, дип әйттем бит кичә. Әле кыш җитмәс борын ук пенутиларнын җирләре басып алынып. Британия колониясенә әйләндерелергә тиеш икән. Тылмачны тапкач, алар Кара Болыт янына юналделәр Кабилә башлыгынын башка алачыклардан зурлыгы һәм чагыштырмача зиннәтлелеге белән аерылып торган өенә тиз генә кертмәделәр Болар килеп кергәндә Кара Болыт, төрлечә бизәлгән киемен киеп, бик эре кыяфәттә түрдәге тәбәнәк урында утыра иде. Мәргән анарга инглихләрдән ишеткән хәбәр турында җиткерде Башлык өчен бу яңалык түгел идеме, әллә башка сәбәптәнме, анын чыраенда бер үзгәреш тә сизелмәде —Ничек уйлый кунак.—дип сорады Мәргәннән түрә.—инглихтәр дөресен сөйлиләрме? —Дөресен дип уйлыйм —Ни өчен алай уйлый, хөрмәтле кеше0 —Алар мина ышанычлы кеше булып күренделәр —Яхшы!—диде башлык һәм беренче мәртәбә Мәргәнгә сынаулы караш ташлады —Без бу турыда Олы Түгәрәктә киңәшләшербез Бүген үк бу турыда Зирәк Кондызга хәбәр итәрмен Ул пенутиларнын һәм җимшәннәрнең ин олы башлыгы Кунаклар да ерак чыгып китмәсен башлыкның бу турьиа .сырның үзеннән ишетергә теләве бар Ике көннән сон Мәргән белән Уанны кабилә башлыгы янына чакырдылар һәм атларга атландырып көнчыгышка, таулар ягына алып киттеләр Кара Болыт үзе чуар атка атланган, ә анын сакчылары җәяү (исләр Боларнын утлы коралы аз иде, ахрысы, егермеләп һиндееинын бары икесендә генә мушкет, калганнары ук-жәя, сөңге, балта ише нәрсәләр белән генә коралланганнар. Ә атлар исә бөтен кабиләгә биш-алты гына иде шикелле. Таулар һәм урманнар арасындагы яшерен сукмаклар буйлап көне буе бара торгач, зур гына бер авылга килеп җиттеләр. Мондагы өйләр дә агачтан эшләнгән булып, яртылаш җиргә күмелгәннәр, ләкин арада җир өстенә чыгарып салынганнары да бар. Боларынын ишекләре дә бар, ә тегеләренә түбәдәге тишек аша кереп йөриләр икән. Зирәк Кондызнын карамагында җиде кабилә башлыгы бар икән. Киңәшмәдә башта Кара Болытка сүз бирелде. Ул кыскача гына Мәргән белән Уан турында әйтеп китте. Аннан сон Мәргәнгә сөйләргә кушылды, һәм ул тагын бер мәртәбә инглизләр корабында ишеткән хәбәр турында бәян итте. Шуннан сон һәр кабилә башлыгы сөйләп алды. Аларнын күпчелеге Мәргәннең сүзләренә ышанмый гына түгел, аны ак тәнлеләрнең шымчысы, дип исәплиләр икән. Йомгаклауны Зирәк Кондыз үзе ясады һәм кунакларга ышануын белдерде. Ахырда әлегә урыннан кузгалмаска, ләкин сак булырга һәм коралларны әзер тотарга карар кылынды. Бер атналап вакыт үткәч, дингез буенда йөргәндә Мәргән белән Уан якынаеп килүче корабларны күрделәр. Аларнын берсе корвет, ә икесе барк булып, мачталарында Британия флагы җилферди иде. Кораблар ярга мөмкин кадәр якынрак килделәр дә дөбер-шатыр ләнкер төшерделәр. Күперчекләрдәге шкиперлар озын-озын күзәтү торбаларын бушап калган яр буена, урман читләренә, ерактагы тауларга төбәделәр Шуннан сон кораблардан эре-эре шлюпкалар—баркаслар төшерелде, аларга мушкетлар тоткан дингез пехотачылары төялде. Корыга чыккан сугышчылар яр буена тезелә тордылар, ә баркаслар яңаларын ташыды. Мәргән белән Уан урман эченәрәк кереп яшеренделәр. Агачлыктагы күзәтче җимшәннәр Кара Болытка хәбәр итәргә йөгерделәр ахрысы, юкка чыктылар. Ул арада офицерлар солдатларны бишәр атлам ара куеп тезделәр дә сафларны урман ягына борып куеп, мылтыкларны корырга куштылар. Ә кораблар белән яр буе арасына да туктаусыз шлюпкалар йөреп торды. Алардан кечкенәрәк кыр туплары төшереп, тәгәрмәчләргә беркеттеләр. Берничә кешедән торган ике дозор урманга кереп югалды. —Ничә сугышчы бар икән бу сафларда?—дип сорады Уан. —Өч йөзләп булыр,—диде Мәргән,—корабтан һаман да төшәләр бит. Яналарынын да килүе мөмкин әле. Ничек уйлыйсын, Уан, бу хәлләр ничегрәк бетәр икән? — Кискен башлауларына караганда, инглизләр эшне кызу тотарга җыена бугай Күрәсеңме, җирле халык белән сөйләшүләр алып барырга бөтенләй уйламыйлар. Боларнын тактикасы—көтелмәгәнлек һәм тәвәккәллек ахрысы. —Һәм кансызлык,—дип өстәде Мәргән.—Бу мина бик таныш тактика. Уан! Хәзер инде нишләргә безгә? Яр буенда калабызмы, әллә Кара Болытны барып кисәтеп куябызмы? —Ул беләдер инде бу хәлләр турында. Аның яр буенда күзәтчеләре бар иде шикелле. Аннан сон, Мәргән, безгә инглизләргә бирелсәк яхшырак булмас иле микән? Без бит аларга бернинди дә зарар китермәдек. Бәлки туган ягына кайтырга ярдәм итәрләр, ә мина—Европага, ә? —Итәрләр, тот капчыгыңны. Аларда безнең кайгы түгел хәзер. Хәрби әсирләр дип, Русия корабына тапшырсалар. Чириков теләгәнчә булып чыкмасмы? —Ансы бар.—диде Уан. Җитмәсә, болар турында без җимшәннәрне дә кисәтеп куйган идек бит әле. Инглизләр бу турыда белсәләр, баш тиреңнән колак кагуын да ихтимал. —Дөрес,—диде Мәргән,—башны балта астына салырга ашыкмыйк. Тагын бераз кинәшләшкәч. ике дус җирле халык кына йөри торган сукмаклар белән авылга киттеләр, ләкин авыл буш иде Шулвакыт ерак та түгел ниндидер тавышлар ишетелде Уан белән Мәргән авылны чолгап алган койма буендагы биек һәм куе үлән арасына качтылар Шул ук мизгелдә капкадан авыл урамына өч-дүрт дистәгә якын инглиз яугирләре килеп керде Алар ашыга-ашыга өйләргә таралдылар һәм эзләнә башладылар Мәргән койма ерыгыннан тышкы якка карады һәм авылнын гаскәриләр белән чолгап алынганын күрде Ул арада өйләрне таларга кергән хәрбиләр буш кул белән чыктылар һәм шаулаша-шаулаша авылнын урта бер җиренә җыелдылар. —Син боларнын телен аңлыйсынмы?—дип сорады Уан. Мәргән башын чайкады. Мәйданга офинер килеп җитүгә, кайдандыр берничә җимшәнне сөйрәп китереп, анын алдына ташладылар Бер гаскәри су китереп, тегеләрнен өстенә аударды. Бер әсир кузгалып куйды һәм башын күтәрде Аны култыгыннан тотып башлыкнын алдына китерделәр Бирелгән сорауларга җавап алмагач, офицер кыска мушкетын әсирнен маңгаена терәп атып җибәрде Моны күреп, әле генә аңына килгән жимшәннен теле чишелә башлады Ул кулы белән каядыр күрсәтеп сөйләргә тотынды, ә тылмач тәрҗемә итә торды Арада “Русия" дигән сүз дә колакка чалынып калды. Моны ишеткән офииернын каны кыза башлап, ул кычкырынырга, җикеренергә тотынды. “РашенГ, “Скальп!" дигән сүзләрне дә кыстыргалый иде ул. “Болар минем хакта сөйлиләр бугай!—дип уйлады Мәргән —Ә менә “скальп" сүзен нигә кыстыралар? Ул биг баш тиресен аңлата." -Һиндеецләр. ә хәзер ак чырайлылар да әсирләрнең баш тиресен тунап алалар, чәче белән бергә Шушы скальплар аларга юк ителгән дошманнарның санын белдерә.—дип аңлатты Уан —Димәк алар минем баш тиресен алырга тырышачаклар0 —Шулай булырга охшый,—диде Уан.—ләкин синекен генә түгелдер, алар өчен без икебез дә “рашен" бит инде Ахрысы, болар безнен җимшәннәрне кисәтеп куюыбызны белгәннәр, мондагы халыкны тапмагач, ачулары килеп, бездән үч алырга тырышачаклар —Әйе,—диде Мәргән,-монда калу безнен өчен үлем белән бер Ул арада инглизләр әсирләрне атып үтерделәр дә тәмәке тартырга тотындылар Шулвакыт алар янына тагын бер җимшәнне китерделәр “Бу бит Кара Болытның тылмачы".—дип пышылдады Уан Әсирдән бераз сорау алып маташкач, тегене бер өйгә яптылар да. каравыл куеп, ашыгыч рәвештә каядыр киттеләр. Китми калган унбишләп гаскәри бер буш өйгә кереп китте, ө капка янында өч сакчы калды Кич җитте Сакчылар ут яктылар —Безгә хәзер ычкынырга кирәк,—диде Уан. —Тылмачны үзебез белән алырга кирәк.—дип. теге өйгә таба башы белән ымлады Мәргән Тагын бераз көткәч, юан гына таяклар тотып, арттан килеп, сакчыга һөҗүм иттеләр һәм анын мәлжерәп төшкән гәүдәсен атлап чыгып, ишекне ачтылар. Моны һич тә көтмәгән әсир аптырап калды, ләкин аны тиз генә баулардан азат итеп, үзләре белән алдылар Койма аша чыгу авыр булмады, чөнки тылмачның үзе белән йөрткән озын һәм нык бавы кием эченә ишерелгән булган икән. —Син болар кулына ничек килеп эләктең’—дип сорадылар тылмачтан -Кара Болыт сезне эзләп табарга кушкан иде. менә шулай эләктем —Җимшәннәр кайда хәзср° —Кабилә хәзер көнчыгышка таба хәрәкәт итә. Без аларны Зирәк кондыз авылында куып җитәргә тиешбез,—дип җавап бирде тылмач. —Әйт әле,—диде Мәргән хәйләкәр елмаеп,—әгәр безне инглизләр арасында күргән булсаң, син нишләргә тиеш идең? —Мина андый күрсәтмәләр бирелмәде,—дип җавап бирде тылмач тыныч кына. Төн караңгы булуга карамастан, тылмач сукмакны таба һәм аларны алга алып бара бирде. Берничә сәгатьтән төн караңгылыгы кимеп, таулар күренә башлады. Шуларнын көнбатыш итәгендә зур гына авыл урнашкан иде. Авылга керү белән үк аларны Зирәк Кондызнын өенә чакырдылар Кыйсыбер кабилә башлыклары, теге вакыттагыча, аларга мыскыллап карадылар. Бары тик тылмач инглизләрнең Мәргән белән Уанны үтерергә теләүләре турында сөйләгәч кенә, ике аксыл чырайлыга сүз бирелде. Алар дошман турында бар белгәннәрен сөйләп бирделәр. —Сез китергән хәбәрләр безгә инде мәгълүм,—диде Зирәк Кондыз.— Сезгә рәхмәт, теге вакытта кисәтеп куймаган булсагыз, Кара Болытның кешесе бәлки калмас та иде... Без инглизләрне монда каршыламаска булдык,— дип дәвам итте ин Олы кабилә башлыгы, чөнки биредә сугышуы уңайсыз. Без аларга сез әле генә үткән тарлавыкта көтмәгәндә һөҗүм итәрбез. Гаиләләребезне бүген үк тау артындагы авылларга озата башлыйбыз, ә кичкә юлбасарларга "сый” әзерлибез. —Авылны яндырасызмы?—дип сорады Мәргән. —Хәзергә юк. Кирәк булса, без бу эшне кайчан да эшли алабыз. Ике-өч сәгатьтән авыл бушап калды. Ә ук һәм җәя, сөнге һәм сугыш балталары—томагавкпар белән коралланган ир-атлар тарлавык ягына юнәлде. "Бу гына чирү җинә алыр микән инглизләрнең алаен?—дип уйлады Мәргән.—Кешеләр саны тигез булса да, тегеләрдә бит утлы корал!” Җимшәннәр инглизләрне көтеп, төн буе таулар арасында яттылар, ләкин урман тын иде. Анын каравы, таң беленгән вакытта дозордагылар килеп дошманның якынлашуы турында хәбәр итте. Яктыруга юлбасарлар үзләре дә күренде. Тарлавык ягына алып бара торган юл буйлап башта дозор үтте, анын артыннан мушкетларын атарга әзер тоткан зур төркем атлый иде. Сакта торучы җимшәннәр ике солдаттан торган дозорны якын ук китерделәр дә, кинәт өсләренә ташланып, пычаклар ярдәмендә юк иттеләр. “Их, иртә юк иттеләр бит дозорны! Отряд тарлавыкка кергәч кенә кирәк иде бит!”—дип уйлады Мәргән. Якында гына яткан Зирәк Кондыз да иреннәрен тешләп куйды. Инглизләрнең отряд башлыгы дозор күренми башлагач, тавыш биреп, тегеләрне чакырды, ләкин җавап ала алмагач, ниндидер боерык бирде. Солдатлар урман эченәрәк кереп, бишәр адым ара калдырып тезелделәр дә тау ягына таба кузгалдылар. Алдагы саф җимшәннәр яткан урынга килеп җиткәч, куаклар арасыннан уклар сызгырып чыкты. Берничә инглизле кычкырып җиргә ауды, калганнары җәһәт кенә җиргә яттылар да куакларга таба ата башладылар. Берничә җирдә яраланган һиндеецнен тавышы ишетелде. Зирәк Кондыз кашларын җыерды, чөнки анын апаны тормышка ашмаган: инглизләр тарлавыкка алдап кертелмәгән иде. Инде бу сугыш озакка сузылачак һәм корбаннар күп булачак. Һәр ике якнын да үзенә күрә өстенлеге бар иде: җимшәннәр үз илендә, һәр куакны беләләр, яхшы аучылар; инглизләр— күпне күргән тәҗрибәле солдатлар, ә аларнын утлы кораллары җирле халык өчен күк күкрәп яшен сугуга тигез. Ул арада аста тавышлар ишетелде: позицияләргә яна диңгез пехотачылары якынлаша иде. Аларнын бер төркеме, туктап та тормыйча, ун якка борылды, ә икенчесе—сулга. Флангларга чыгалар, чолгап алырга чамалыйлар, дип уйлады Мәргән һәм юлбашчыга карады Зирәк Кондыз бу вакытта кулын күтәреп артка селтәде Бу чигенергә, яна позицияләргә күчәргә боерык иде —Кешеләрен саклап калырга тырыша.—дип хуплады Мәргән бу боерыкны Жимшәннәрнен алае кин үзәннен аргы ягындагы тауларга күчте һәм шундагы кыя ташлар артында яшеренде Бу төштә инде инглихтәр ачык җирдән һожүм итәрләр, һәм аларны кыру жинелрәккә килергә тиеш иде Әмма инглиз офицеры башлырак булып чыкты: башта ул тау башына каратып оч жинел туп урнаштырды Аннан сон ин төз атышучы йөхтәп мушкетерны шундый ук позициягә куйды. Калган солдатларга тау башына таба һөжүм итәргә кушылды. Өч йөзләп пехотачы, мылтыкларына багинетларын беркетеп, саф-саф булып, тауга үрмәли башладылар Тау башындагы җимшәннәр уклардан ата башлауга, аста ятучы солдатлар туплардан һәм мушкетлардан атып, тегеләрне ташлар артына качарга мәжбүр иттеләр, һожүм итүчеләр тау башына менеп житәр чакта гына өстәгеләр рәхәтләнеп уклардан ата алдылар, ләкин сон иде шул инде Инглихзәр байтак кына мәет калдырсалар да. тау башына менеп җиттеләр һәм кул сугышы башланды Ләкин җимшәннәр ягыннан туктаусыз уклар, сөнгеләр һәм томагавклар очып, алар өстенлек ала башладылар Тагын берничә мизгел— һәм инглизләр кире тау астына качачак. Ләкин шулвакыт ерактан быргылар кычкырткан, барабаннар каккан тавыш ишетелде орыш кырына тагын бер отряд солдат якынлаша иде Моны күргәч, инглизләрнең күнеле күтәрелеп китте Алар кулындагы багинетлар да ныграк кадый, ядрәләре дә турырак оча башлады Ә жимшәннәрнен ан төпкелендә жан саклап калу теләге урын ала башлады Акрын-акрын тау артына таба чигенеп, урманга кереп югалдылар Йөхзәрчә чакрымга сузылган бу урманнарда җимшәннәрне тиз генә табу мөмкин булмаса да. аларнын язмышы хәл ителгән иде инде Берничә көн үтте, ә Мәргән туктамыйча, көнчыгыш тарафына юл тота. Ул белә: артта, океан ягында ана үлем куркынычы яный, чонки хәзер анда инглизләр хакимлек итә Пенути халкынын аларга каршы торырлык көче юк. Моны шул яктан ишетелгән туплар канонадасы буенча ла аңларга була иде. ләкин инде алар да ишетелми Кичерегез, җимшәннәр' Мин генә сезне коткара алмам инде Күпмедер атлагач, алдагы куаклар арасыннан таулар күренә башлады Тагын ике тәүлек баргач. Мәргән болытларга кадәр күтәрелгән мәһабәт тауларның итәгендә иде инде "Бу таулар артына инглизләр тиз генә килеп җитмәсләр, мина шунда барырга кирәк",—дип уйлады ул. Тагын бер тәүлек өскә үрмәләгәч, сыртка менеп житге һәм чалкан китә язды көнчыгыш тарафында күз күреме җирдә, шәфәкъ кызыллыгына манчылып, берсеннән-берсс югарырак яна таулар күренә иде Мәргән ган калды: мондый сихри матурлыкны беренче тапкыр күрергә туры каше егеткә “Моңардан да гүзәлрәк күренеш була микән дөньяда!"—дип уйлады ул Бераз ял итеп алгач, тазын кузгалырга булды. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дип юкка гына әйтмиләр шул Бу тауларны ике-оч көндә үтәргә теләгән булса да. ялгышты иң биек таунмн сыртына менеп җитәр өчен ана сигез кон кирәк булды Урыны- урыны бигрәк тә авыр Авыллар очраса, урап үтәргә туры килде "Их. Уам булса икән!"—дип юксынды ул кайдадыр сугыш кырында аерылып калган иптәшен Таунын теге як итәгенә төшәр өчен тагын берничә көн кирәк булды. Әле ярый кораллары бар: томагавк һәм жәяне җимшәннәрдән алган иде ул. ә пистолетыннан бер тапкыр да атып карамады, чөнки кирәге дә чыкмады. Нинди генә җәнлек яки кош очраса да. күп уйлап тормады, шундук угын очырды. Урманнарда төрле җимеш, үлән, кыргый арпа һәм солы белән тукланды. Тау елгаларында ук белән балык атып алды. Мондый һөнәрне ул әле Чириков командасында чакта теленкитләрдән үзләштергән иде. Менә таш кыялы таулар да артта калды. Алда очсыз-кырыйсыз урман катыш далалар җәелеп ята. Сонгы үрне генә төшәсе дә... Шулвакыт алда ниндидер тавышлар ишетелде. Меңнәрчә ат тояклары гүләвенә охшаган. Дөнья яңгыратып кешеләр кычкыруы да. барабансыман нәрсәләр дөбердәве дә кушыла иде. Тау итәгендәге киң алан өстендәге болыт эченнән килә иде ул гүләү. Кинәт шул тузан болыты эченнән күз күрмәгән, колак ишетмәгән хайваннар килеп чыктылар да тауга. Мәргән ягына ыргылдылар. Ин зур үгезләрдән дә дәүрәк бу мөгезле аждаһалар, алны-артны күрмичә, өскә таба омтылалар, ә йөзәрләгән кызгылт-көрән хайваннан торган бу көтүне таяклар һәм сөңгеләр тоткан атлы кешеләр куалый, бу корыч тояклы җеннәр өерен, як-якка җибәрмичә, таш кыянын читенә таба юнәлтәләр. Менә алдагы дәү хайван кыя читенә килеп житге. аның белән рәттән тагын берничәсе сонгы мизгелдә аякларын терәп тукталып калдылар. Ләкин аларнын язмышы хәл ителгән иде инде: ашкынып килгән арткы үгехзәр алдагыларны упкынга, тырпаеп торган очлы ташлар өстенә этеп төшерделәр Ә анда аларны сөңгеләр тоткан аучылар көтә иде. Жиде-сигез хайваннын башына җиткәч, көтүне арттан куалаудан туктадылар, һәм арткы хайваннар алдагыларын кысрыкламый башладылар. Ә бераздан бөтен өер кирегә чапты. "Үзләренә кирәк кадәр генә үтерделәр,—дип уйлады Мәргән,—болар малны юкка әрәм итмиләр”. Әлеге вакыйга аның ниндидер яна кәсеп белән шөгыльләнүче көчле халык җиренә аяк басуын күрсәтте. Әмма, Мәргән турыдан-туры алар янына барырга базмады, башка юл табып, тау астына төшә башлады, ә бу сукмак исә егетне бөтенләй икенче якка, башка кабиләләр җиренә алып китте. Еракта күренгән урманлы далага килеп җиткәнче әле тагын байтак атларга туры килде. Мондагы агачлар беренче карауда аңа таныш кебек тоелдылар. Әмма ныклабрак күз төшергәч, аларнын үзгә икәне беленде. Менә өрәнге агачы. Ул бит Идел буенда да шундый ук. Ләкин нигә сон анын кабыгын кыйгачлап чапканнар һәм агачны "еларга" мәҗбүр иткәннәр. Өрәнгенен "яшенә" бармагын тидереп авызына капкач, Мәргән бу куе сыекчаның бик татлы икәнен тойды. “Бал-шикәр агачта үсә икән бит монда”,—дип уйлады ул. Куаклар арасыннан кечкенәрәк кенә бер елга күренде. Егет сакланыбрак кына елга ярына якынлашты һәм су чупылдаган тавыш ишетте. Карана торгач, утыз-кырык адым түбәндәрәк су коенучы шыр ялангач бер кеше күренде. Мәргән аның уналты-унжиде яшьләрдәге сылу тәнле бер кыз бала икәнлеген күреп таң калды. Егеткә теге ярга чыгарга кирәк иде. Шуңа күрә ул бил тинентен суга кереп, елганы кичте һәм сулы киемен өстендә килеш кенә сыга-сыга. куаклар арасындарак туктады. Кыз егетне күрми иде. Ул арада чибәр ярга чыкты, озын чәчләрен сыгып алды да киенә башлады. Бизәкләнеп тегелгән ыштан һәм шундый ук кыска күлмәк киде, чәчләрен зәнгәр тасма белән бәйләп куйды, аңа ниндидер кошның матур чуар каурыен кыстырды, аягына йомшак күн башмаклар эләктерде. Шулвакыт куаклар арасында ниндидер кыштырдау ишетелде. Шул ук мизгелдә теге як ярда таза гәүдәле, бите кара буяу белән сызгаланган бер һиндееи күренде. Ул кызга күренмичә генә бирге як ярга чыкты да инде киенеп беткән чибәр янына атлады Мәргән дә шулай ук яшеренеп кенә анын артыннан калмады. Яшь һожүмче жәһәт кенә кызга ташланды һәм аны биленнән сынар кулы белән эләктереп, теге як ярга чыга башлады Кыз тавышланып, тыпырчынып караса да ычкына алмады. Шул матне юлбасар ачы сызгырып җибәрде, һәм анын каршысына ияр урынына ниндидер катын чүпрәк салынган аты килеп чыкты Күз ачып йомганчы һиндееи кызны тоткан килеш атына сикереп менде Бер секундтан сон юлбасар кызны атып качачак. Мәргән ирексездән "Тукта! "—дип кычкырды һәм тиз генә кечкенә мушкетын чыгарып атып җибәрде Шул ук мизгелдә кыз урлаучы да озын нәзек саплы үткен балтасын чыгарып, егет ягына ыргытырга олгерде. ә үзе пуля тиеп авып төште. Томагавк Мәргәннен йөзлек өсгенә килеп кадатды. Аягын угалап ынгырашып яткан егет бераз исенә-акылына килгәч, баягы кызны күрде, тегесе иелеп, ана карап тора иде Яр буенда һиндееннен гәүдәсе ята, янында аты тора иде. Кыз егетнен яралы аягына ымлап нәрсәдер әйтте, ләкин яр&лы баш какты: аңламый, янәсе Кыз куаклар арасына йөгерде һәм озак та үтми, ниндидер үлән яфраклары тотып, килеп җитте. Аннан сон ул Мәргәннен тузып таркалырга җиткән аяк киемен салдырды, ярага алеге яфракларны япты, һәм букча кебек нәрсәсеннән чүпрәк кисәге алып, ярасын бәйләп куйды Шуннан сон кыз тагын нидер сорады, ләкин егет аңламагач, үз күкрәгенә төртеп күрсәтте: —Сар Каин! —Нәрсә дисен? Кыз елга буенда үскән агачларга күрсәтте —Сар Каин! —Сары Каен?—диде егет аптырап —Һсэ! Һеэ!—дип кычкырып көлде чибәр —Мен Сар Каин — Мин Мәргән!—диде егет күкрәгенә төртеп — Мәр Гән! Мәр Гән!— диде кыз учларын чәбәкли-чәбәкли —Әйе Мәргән. -Мәр Гән!—диде тагын кыз анын исемен икегә бүлеп Аннан сон җирлә яткан җәясен алып, нәрсәгәдер күзләгән булып кыланып, я надан егетнен исемен кабатлады Мәргәннен тагын исе китте. “Ул бит минем исемемне җәядән атучы, дип аңлатты. Безнеңчә дә бит Мәргән төз атучы дигән сүз III уннан сон Сары Каен тиз генә юлбасарның атын алып килде дә атланырга кушты “Теү екта чикәтаулар”!—диде ул шомланып. Икесе бер атка атланып, егет белән кыз көнчыгыш тарафына чаптылар, ләкин ерак китә алмадылар: арттан тояклар шакылдавы, кемнәрнеңдер ачы итеп кычкыруы ишетелә башлады. Аргамакны унга борып, кыз елгыр гына сикереп төште дә Мәргәнгә төшәргә булышты Егет аягы авыртуына тешен кысып, пистолетын чыгарды. Сары Каен исә җәясе белән укларын әзерләде Куа килүчеләр өчәү иде. Алар инде җан-фәрман чапмыйлар, атларын тыя төшеп, карана-карана гына киләләр. Кы»ишарәләп уртадагысына күрсәтте, ә үзе алдагысына угын төбәп атып га җибәрде Мәргән дә калышмады. Ике чикәтаулы берыаты атларыннан мәтәлеп төштеләр, ә исән калганы яшен тизлегендә атыннан сикереп төште дә юкка чыкты, әмма шундук Мәргән алдында найда булды һәм балтасын очырды, ә аннан сон пычагын чыгарып, балтадан тайпылып калган егеткә ташланды Бәхеткә каршы, кыз аткан ук чикәглулынын тамагын тишеп чыкты, әмма анын үткен пычагы Мәргәннен ботын ярып өлгерле Сары Каен пычагын чыгарып мәетләрнең баш тиреләрен тунап алды Скальп салдыруны ул гаять оста һәм тиз башкара иде . Егетнен тагын бер ярасын бәйләгәч, ике атка атланып юлга чыктылар. Иясез калган хайваннар арттан иярде. Чирек сәгатьләп баргач, ниндидер елганы кичтеләр. —Сүт!—диде анын исемен кыз. —Сөт?—дип сорады Мәргән һәм суга карады: елга суы аксыл иде. Ул арада кеше тавышлары ишетелде. Елганың теге як ярында агач таганнарга калын тукыма киерелеп ясалган чатырлар урнашкан иде. Тыштагы шау-шуны ишетеп, уртадагы зуррак һәм зиннәтлерәк чатырдан урта яшьләрдәге бер кеше чыкты. Анын өстендә юлбашчы киеме, кулында бизәкле таяк иде. Сары Каен аны күрүгә, “Әтинә-ә-ә-м! Әтинә!—дип кычкырып жибәрде һәм, тезләнеп, атасынын аякларын кочты, ә үзе елый-елый нәрсәдер сөйләде. Күптән түгел генә чикәтаулар белән ана капландай сугышкан кыз атасын күрүгә нарасый балага әйләнгән иде. Тегесе кызын аягына бастырды һәм иркәләү катыш шелтә белдергән тавыш белән баласын юатты. Аннан сон кабилә башлыгы читтәрәк торган дүрт ят атны күреп, аларга сокланып карап торды, барып муеннарын сыйпады. Шуннан сон гына Мәргәнгә игътибар итте һәм кызына ниндидер сорау бирде. Тегесе дулкынланып атасына нидер сөйләде. Ә Мәргәннең бу вакытта хәле җинел түгел иде. Жәрәхәтләр сызлап егетне бер эссегә, бер салкынга сала, вакыты-вакыты белән ул аңын да җуя яза иде. Ниһаять, ничә тәүлекләр буе ярымач һәм ялсыз хәрәкәтләнгән егет чыдамады: баскан урынында ансыз егылды. Анына килгәндә үзенен бишек кебек нәрсәдә тирбәлүен сизде Мәргән Аптырап баш калкытып караса, үзен дүрт һиндееннын агачларга челтәрсыман нәрсә тагып эшләнгән ятакка салып алып баруларын абайлады. "Кабилә күченә ахрысы”,—дип уйлап өлгерде ул һәм тагын аңын югалтты. Егет янадан исенә-акылына килгәндә, алар зур гына бер авылда иделәр. Тирә-якта агач өйләр генә түгел, хәтта кызыл балчыктан сугылган эре-эре яндырылган шакмаклардан салынганнары да бар иде. Авыл читендәрәк җиргә казып ясалган куышларда күренә. Урамнарда кешеләр, мал-туар йөри. Мәргәнне авыл уртасындагы ин зур йортка терәтеп эшләнгән, ян яклары чыбыклардан үрелгән, түбәсе ботак-яфрак белән ябылган бер алачыкка урнаштырдылар. Мондагы җиләс саф һава яралы авыру кеше өчен бик файдалы икән. Егетнен үзен генә калдырмыйлар диярлек: ниндидер урта яшьләрдәге хатын (имче булса кирәк) яраларын өшкерә, дәвалый, көненә биш тапкыр ашарга китерә. Ә инде Мәргән өчен ин көтеп алына торганы—Сары Каеннын килүе. Хәер, кыз үзе дә озак көттерми, юк йомышын бар итеп, гел кергәләп йөри. Мәргәнгә авыл халкы гына түгел, юлбашчы үзе дә хөрмәт күрсәтә, еш кына хәлен белеп китә, егетнен терелүен көтә иде. Бу кавем сиу халыклары гаиләсеннән булып, дакота исемле кабилә иде. Атарнын бөтенесе берничә дистә мен кеше булып, гүзәл һәм мул сулы Миссури буйларын билиләр. Шунсы начар, куаннар арасында бердәмлек юк, төрле юк-бар сәбәп аркасында ызгыш бара икән. Кабиләнең төп шөгыле—терлекчелек, иген үстерү, сунарчылык һәм балык тоту. Мәргән ике атнадан артык инде урында ята, яралары бетәшеп бетә алмый. Торырга ана рөхсәт юк. Ялкыч. “Сары Каен килсә икән!"—дип уфтанып куйды егет, һәм шул ук мизгелдә кызның көлгән тавышын ишетте. Менә ул кояштай балкып үзе дә килеп керде. Ана әле исем дә яулап өлгермәгән унбиш яшьлек энесе ияргән. Тагын бер елдан ана исем бирәчәкләр икән, инде Житез кугуар дигән исем дә әзерләнгән, ләкин үсмер ул исемгә лаек икәнен ауда яки яуда исбат итәргә тиеш Бераздан кыз белән егет икәү генә калдылар һәм телсез кешеләрдәй берберенә карап утыра башладылар. Бу минутларда кыз егеткә бик якын һәм кадерле тоела иде. “Бу халыкта сөю турында әйтү гадәте бар микән0 Яшьләр ничек итеп аңлашалар, кавышалар икән9 "—дип уйлый иде егет еш кына, ә сорашырга кыенсына да, хәленнән дә килми иде. чөнки дакота телен үзләштерә башлаган гына иде әле... Дакоталар теленен татарныкына якын булуы тан калдыра иде Мәргәнне Аерым сүзләр бөтенләй тәнгәл килә. Икенчеләрен охшатып анларга була Калганнарынын мәгънәсе сүз сөрешеннән беленә. Татарныкына охшаган телләр Себер жлрләрендә дә очраштыргалады. ә шулай да туган яклардан меңнәрчә чакрым ераклыкта, җир читенен аргы як Икълимнәрендә таныш сүзләр ишетү, күңелгә ятышлы итеп сөйләшкән кешеләрне күрү гаҗәеп хат иде —Аягын сызлыймы?—дип сорады, ниһаять. Сары Каен —Юк,—диде егет,—рөхсәт булган булса, күптән инде йөреп киткән булыр идем. —Ашыкма! Аба яхшырак белә. Син монда булганда безгә күрешеп торырга да уңай. —Сары Каен!—диде егет уйчан һәм дулкынлану белдергән тавыш белән. —Сары Каен тыңлый сине. Ләкин боларга башлаган сүзләрен дәвам итәргә туры китмәле: алачыкка Олы Кыя үзе килеп керде һәм кызына чыгып торырга кушты Яшьләрнең бер- берсенө битараф түгеллеген ата сизә иде. ахрысы, ләкин моны күрсәтми иде —Сары Каен кунакны безненчә сөйләшергә өйрәттеме инде?—дип башлады ул сүзен. —Азмы-күпме өйрәндем. Безнең телләр охшаш бит —Сизелә,—диде Олы Кыя. Аннан сон кулындагы бизәкле таягының очы белән идән урынына тапталган кызгылт балчыкка ниләрдер сызгалый башлады Карый торгач. Мәргән Миссуриның кушылдыгы булган Сөт елгасын, үзе үткән таш кыялы тауларны һәм. ниһаять, океанга коя торган Һумул елгасын таныды. - Мәр Гән кайсы урында инглизләрне күрде9—дип сорады ул һәм таягын егеткә тоттырды. Жавап алгач, дәвам итте -Олы Кыя ул җирләрдә булганы бар. Жимшәннәрнсң башлыгын да белә Ярый. Мәр Гән тагын ун мәртәбә кояш баеганчы ял итсен әле,—диде ул бераз утыргач,—аннан сон сөйләшербез Ә Олы Кыя хәзер тирләмә! ә керә, нигәдер тәне йончыды Мәргән ун көн ятып түзә алмады дүрт-биш көннән сон торып алачыкны әйләнеп чыкгы, бала-чага белән бергә таягына таянып елга буена тошгс Анда малай-шалай ук белән балык атарга өйрәнәләр икән Шулвакыт ниндидер чыр-чу ишетелде: кызлар ногыт борчагы җыеп кайталар икән Буй җиткергән чибәрләр арасында Сары Каен да бар Ул шундук йөгереп килеп җитте һәм ягымлы шаг тавыш белән егетне битәрли башлады. Сүздә әйттермичә егетне дәвалану урынына кайтарды һәм ятагына салды —Сары Каен!—диде егет.—Син бит юлбашчы кызы, нигә башкалар белән бергә эшләп йөрисең? Әтиен кушамы9 Кушмый Сары Каенга анда күңелле. Тиздән мәис җыя башлаячакбыз Ансы инде авыррак эш. Ул чакта минем әтием үзе дә эшли Әле быел пәтәйтә утыртып карадык. Үсеп ята бггг Балчыктагы бүлбеләре менә мондый булдылар инде!—дип. кыз баш бармагын күрсәтте —Сары Каен Мәр Гәнгә күчтәнәч китерде,—дип. кыз кечкенә бизәкле капчыгыннан беләк буе кадәрле мәис чәкәне чыгарды — Без аны утта кы шырлык, сыйланамы син? —Пәтәйтә, мәис, тәмәтле—дип куйды Мәргән.—Беләсеңме, бездә бу нәрсәләр үсми бит. —Үсми? Нигә үсми? Утырткан чакта безнен кебек оя саен бер уч черек тизәк саламы сез? —Анламадын. мин бу үсемлекләрне монда беренче мәртәбә күрдем,—диде егет аптыраган кызга. —Ярый, Сары Каенга китәргә кирәк. Кичләтеп килеп җитәр. Үзегезнең яклар турында сөйләр син. Кыз чыгып киткәч, егет тирән уйга батты. “Нишләргә сон мина?—дип уйлады ул.—Үземнең хисләрем турында Сары Каенга белдерергәме, юкмы? Мин бит бу кызны Нәстүгем кебек күрәм. Нәсимәмне оныта барам түгелме соң мин9 Сөюемне бу кызга күчердем түгелме? Әгәр мин моны ана белдерсәм, ул да мина карата шундый ук хисләр белән янып йөргән булса? Ул чакта бит өйләнергә, язмышымны шушы халык белән бәйләргә тиеш булам. Нишләргә сон мина? Шундый уйлар һаман да ешрак били иде Мәргәнне. Берничә көннән соң егет янына тагын Олы Кыя килеп керде. Бераз тәмәкесен төтәткәч, ашыкмый гына сүз башлады: —Мәр Гән сөйләсен, кайдан килде, кем була ул, ата-аналары кем? Монда ничек килеп эләкте? Барын да. Мәргән озак кына уйланып торды да, авырлык белән генә сүзләр сайлыйсайлый. әлегә кадәр укучыга мәгълүм булган вакыйгалар турында бәян итте. Ниһаять, хикәятен тәмамлап тукталып калды. Алачыкта тынлык урнашты. — Күпне күргән, Мәр Гән! Аның иле еракмы моннан? Көн ничә мәртәбә баеганчы барырга кирәк? Зур диңгезнең теге ягыңда бит? —Әйе! Аны океан диләр. Без ул су аша корабта утыз мәртәбә көн баеганчы йөздек. Ә океанга кадәр жиде-сигез мен чакрым килергә кирәк,—дип анлаггы егет,—Жәяү атласаң, бер җәйдән икенчесенә кадәр барырга кирәк. —Безгә ул яктан хәвеф-хәтәр яныймы? —Яный,—дип уйлыйм,—диде Мәргән, озак кына фикерен тәгаенләп алгач. Аннан сон дәвам итте: —Әгәр инглизләр китсәләр, барыбер урыслар йә испанлылар басып алачак бу җирләрне. Монда килеп җиткәнче, аларга каршы торырлык көчле кабиләләр күрмәдем мин. Ә көнчыгышта ничек? —Анда да инглизләр,—диде Олы Кыя.—Көнтуыш яктагы олы дингез буйларына гына түгел, Андаман тауларына да килеп җиткәннәр. Ләкин аларга кадәр бик ерак әле, һәм анда каршы торырлык халыклар бар. Ә менә көнторышта эшләр күпкә хәтәррәк. Мәр Гән әле белми, безнен кардәшләребез май ия һәм астыклар күп еллар элек моннан китеп, Юкатан дигән җиргә барып урнашканнар икән. Иллә дә гайрәтле кавемнәр булганнар алар. Ләкин испаннар аларны барыбер җинә алганнар. Хәзер инде ул илбасарлар безнен тарафка таба хәрәкәт итәләр. Әлегә алар шешеннәр белән бәрелешә, ә бит кайчандыр безнен нәүбәт җитәчәк. Дөрес, шешеннәр тиз бирешә торганнардан түгел... Мәр Гәннен кавеме ничек атала?—дип сорады ул бераз дәшми утыргач. —Без “татар” дигән халык.—диде Мәргән. —Кабилә башлыгының аты ничек?—дип сорашуын дәвам итте юлбашчы. —Безнен үз башлыгыбыз юк, урыс падишаһы кулында яшибез. Шуннан сон Мәргән кыскача итеп татарларның аяныч язмышы турында сөйләп алды.—Сезне дә шундыйрак язмыш көтә бугай,—диде ул ахырда. — Ихтимал,—дип куйды башлык,—монда уйланырлык нәрсәләр бар.— Аннан сон ул байтак кына дәшми утырды.—Мәр Гәннен йәрәшкән кызы бармы?—дип сорады ул ахырда. Мәргәнгә Нәсимәсе турында сөйләп бирергә туры килде. —Анын белән кавышу насыйп түгелдер инде.—диде Олы Кыя —Минем кызым килешәме? — Мин аны Нәсимәм кебек күрәм. —Мәр Гән каршы килмәсә. мин кызымны ана хатынлыкка бирәм —Ул үзе минем белән яшәргә ризамы сон?—дип сорады мондый кискен борылышны көтмәгән егет —Бездә болай хатын-кызнын ризалыгын сорау гадәте юк. ләкин мин бердәнбер кызымны яратам һәм анын теләген исәпкә алам —Димәк ул риза? —Шулай дип уйлыйм. —Олы Кыя! Син кызынны минем белән дөньянын теге ягына җибәрергә ризамы? Башлык озак кына егеткә карап торды да елмаеп куйды. Кабилә башлыгы чыгып киткәч. Мәргән әле озак уйланып утырды Олы Кыянын тәкъдиме егетнен теләгенә туры килсә дә. бу бик капылт һәм тормышны төптән үзгәртә торган тәкъдим иде Туган җире, ата-аналары. туганнары белән күрешүдән ваз кичеп, монда тамыр жәяргә тиеш була иде бит ул. Ләкин Олы Кыянын Мәргән белән алыш-биреш итү уе тормышка аша алмады, чөнки вакыйгалар күпкә тизрәк һәм куркынычрак борылыш ясый башладылар: көнбатыштан. Кыялы таулар ягыннан инглизләр турында хәбәр алынды. Аларнын чирүе инде чикәтаулылар җиренә якынлашкан икән Дөрес, тау халкы, сунарчылар кавеме алай тиз генә бирешә торганнардан түгел, ләкин аларнын да океан артыннан килгән илбасарлар белән озак сугышу мөмкинлеге юк иде шикелле —Олы Кыя Мәргәнне өенә киңәшләшергә чакырды —Инглизләрнең сугышчылары күпме?—дип сорады ул сүзне озакка сузмыйча гына Мин күргәне—биш йөзләп булыр,—дип жавап бирде Мәргән,—ләкин алар күпме кирәк шулкадәр кеше китерә ала,—дип уйлыйм мин —Чикәтаулардан сон безгә һөҗүм итәрләрме икән?—дип төпченде башлык —Итәрләр, ахры. Сезнен җәннәттәй җирләрегез аларны кызыктырмый калмас. Гомумән алар бөтен Америка җирләрен басып алырга тырыша булыр —Болай булса, без нишләргә тиешбез ’ Йә бирелеп аларга кол буласыз, йә берләшеп каршы торасыз Өченче юл юк, дип уйлыйм мин Безнсн. татарларның хатасын кабатларга ярамый Сезнен кавемдәшләрегез кемнәр? —Бәген һүкә-сиү халыклары.-дип санап китте Олы Кыя.-чирүкләр. һуклар. керикләр, мескәкләр. төтеннәр. Кончыгыштарак тагын барлардыр әле —Аларнын барысын да кем берләштерә ала?—дип. Мәргән Олы Кыяны уйга калдырды. Тегесе, ниһаять, башын чайкады —Бу жинел эш түгел.—диде ул,—алай да берничә кабилә башлыгы белән сөйләшеп карарга була. Ерактагыларына вам-пум җибәрермен —Нәрсә ул вам-пум'.' Олы Кыя нәзек баулардан эшләнгән төен һәм челтәрләрдән торган бер үрем китереп чыгарды —Менә шушы инде ул. Сары Каен өйрәтер әле бу челтәрләрне, төеннәрне укырга. —Сездә утлы корал бармы?—дип сорады Мәргән -Мушкетлар, туплар — Мушкетлар аз гына бар. туплар турында ишеткән дә юк Ансыз аксыл чырайлыларга каршы торып булмаячак Әйт эте. Олы Кыя. чикәтаулылар кемнәр алар-* Ни өчен Сары Каенны урлап китәргә тиешләр иде? —Бу беренче мәртәбә генә түгел. Аларнын юлбашчысы Кара Козгын кызымны үзенә хатынлыкка сорый. Ләкин Сары Каен моны теләми. Дөрес, ул күнгән сүрәттә, ике кабилә арасындагы дошманлык юкка чыгар иде Әмма мин кызымның теләген аяк астына салып таптый алмыйм. —Син, Олы Кыя, яхшы ата һәм намуслы кеше,—диде Мәргән —Чикәтаулар сезгә тел буенча якынмы? —Бик якын. Без алар белән тылмачсыз сөйләшәбез,—диде башлык.—Тик шөгыльләр башка: без иген игәбез, мал тотабыз. Алар сунарчылар. Анда бездәге кебек тигез жирләр юк, таулар да урманнар гына. —Безгә бөтен сиу халыкларын берләштермичә коллыктан котылу юк. Ә башларга кирәк чикәтаулылардан. Алар инглизләрнең нәрсә алып килгәннәрен беләләрдер инде. Әгәр дә мин чикәтаулылар белән килешә алсам?—диде Мәргән —Барып чыгарлык булса, тәвәкәлләргә кирәк,—дип жөпләде Олы Кыя,— ә мин башкаларның кылларын чиертеп карармын. Тик мин шунсыннан куркам: Мәр Гән бит аларнын дүрт сугышчысын үтерде, үч алырга теләмәсләрме? —Әлбәттә, монда уйланырлык урын бар. Әмма аларга да, безгә дә янаган бәла күпкә куркынычрак. Башы булса. Кара Козгын моны анлар. Икенчедән, боларны кем анарга миннән дә юньлерәк итеп аңлата алыр? —Мәр Гән хаклы. —Ин мөһиме—безгә утлы корал кирәк,—дип дәвам итте фикерен Мәргән,— ә ул инглизләрдә генә бар. Алар янына барыр өчен безгә чикәтаулылар җире аша үтәргә кирәк. Күрәсеңме, тагын шуларга барып төртеләбез. —Мәр Гән инглизләрдән утлы корал алырга җыенамыни?—дип сорады Олы Кыя. —Башка юл юк. Сатып алырга житәрлек синең алтынын юк. Кара Козгында да юктыр инде ул, шулай бит? —Шулай!—дип жөпләде юлбашчы.—Булса да аз. —Күрәсеңме? Бер генә юл кала: талап алырга. Бу эшкә иртәгә үк тотынырга кирәк Үзен аңлыйсын, безнең вакыт бик аз кала. Тагын бер тәкъдимем бар,—диде Мәргән,—әгәр берничә кабиләне җыйный алсак, барысын бергә “Сиу халыклары берләшмәсе” дип атарга кирәк. Иң баш кешене юлбашчылар бергәләп сайларга тиешләр. Бу эш беркемне дә кимсетмәс. —Яхшы,—диде Олы Кыя Мәргәнгә ихтирам белән карап,—юлбашчыларга шулай дип әйтермен, бу төпле фикер. Миннән нинди ярдәм кирәк? —Өч-дүрт булдыклы егет... һәм синен углың,—диде Мәргән —Минем углым?! Минем бердәнбер углым!—Бу бит аны күрәләтә һәлакәткә дучар итү дигән сүз!—дип чыгырыннан чыкты Олы Кыя. —Озакламый без барыбыз да шул хәлдә калачакбыз. Икенче яктан, уйла: синен угланын булмаса. Кара Козгын мина ышанырмы? Аннан сон, углына барыбер исем яуларга кирәк бит... —Ансы шулай,—диде чиктән тыш дулкынлануы йөзенә чыккан юлбашчы— Алайса әзерлән. Таннан юлга чыгарсыз. Егетләр әзер торыр. Атлар кирәк булырмы'7 —Кирәк булса, табарбыз. Атларын болай да аз. —Йә, хуш, егет! Унышлар телим! Тан атып, офык алсулана башлагач, төнне йокысыз үткәргән Мәргәннен алачыгына Сары Каен йөгереп керде. Анын хәсрәтле күзләреннән атылып чыгарга җиткән яшьләре мөлдерәп тора, дулкынланудан һәм тиз йөгерүдән сулышы тыгылып, калку күкрәге бер күтәрелә, бер төшә иде. —Мәр Гән!— диде ул көч-хәл белән.—Мәр Гән! Син ник мина әйтмәден?!... Кая барырга җыенасын? Мине ташлап китәсеңме?!.. Үзем белеп килмәгән булсам, хушлашырга да жыенмый идеңме?... Әле ярый энем Шундыйрак күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр белән кыз техтәнде һәм егетнен аякларын кочып елый башлады. Үзе һаман үпкә сүхтәре әйтте Ләкин алар Мәргәннен бәгыренә кадалмыйлар, ә ниндидер жан канәгатләнүе бирәләр, егетнен хисләренә жавап булып яңгырыйлар сыман иде —Сары Каен!—диде егет кызны аягына бастырып —Елама' Мин кайтырмын! Мин сине ташламам!.. Ышан мина!. Шулвакыт аяк тавышлары ишетелде һәм алачыкка дүрт егет килеп керде Болар Олы Кыянын ин булдыклы һәм ышанычлы яугирләре. ә ин яше— Сары Каеннын энесе иде. Чикәтаулылар жиренә җиткәнче, аларны олы гына тәҗрибәле бер кеше озата килде Чик булып хезмәт иткән елгага җиткәч (шушы елга буенда Мәргән Сары Каенны коткарган иде), ул теге ярда калып ни буласын яшеренеп күзәтеп торды. Мәргән моны яфраклар селкенеп куюдан анлап алды. Ул гына да түгел, ботак-яфрак тагын берничә җирдә кыштырдап куйды Шул мәлне чикәтаулылар ягыннан да тавыш килде, һәм ике-өч минуттан дистәгә якын сугышчы Дакоталарны чолгап алдылар, шаулаша-шаулаша коралсызландырдылар, барысын да агач кәүсәләренә бәйләп куйдылар "Әгәр хәзер куаклар арасыннан безне коткарырга уйлап атсалар, бөтен ният бозылачак",— дип шомланды Мәргән Ул арала чикәтаулыларнын өч-дүрте гиз генә үткен пычакларын чыгарып, әсирләрнен баш тиресен салдырып алырга җыенды, ләкин бу вакытта Мәргән телгә килде —Тимәгез безгә! Без Олы Кыядан Кара Козгынга сөйләшер өчен барабыз, без илчеләр булабыз. Менә Олы Кыянын вам—пумы Шушы сүзләрдән соң ачулары чырайларына чыккан чикәтаулылар башлыкларына буйсындылар, әсирләрне юлбашчы янына азып китәргә булдылар. Аяк-кулларын бәйләгән бауларнын озын очын иярсыман нәрсәгә беркеттеләр дә. атларга атланып, юлга чыктылар Ат артына тагылган әсирләрне атлата-йөгертә ярты көн интектергәч, таулар арасындагы калын урман эчендә яшеренгән зур гына авылга килеп җиттеләр Мондагы торакларнын күбесе түгәрәк булып, өстән аска кадәр зур-зур калын күн кисәкләре белән капланганнар иде. “Бу бит теге эре үгезләр аулаган халык,—дип исенә төшерде Мәргән,—димәк алар өйләрен шул хайван тиресе белән каплаганнар" Бераздан әсирләрнен икесен (Мәргән Олы Кыянын улын үзе белән алды) Кара Козгын янына китерделәр. Анын зур гына түгәрәк өе типи дип атала икән. Юлбашчы янына барып кергәч үк. шундагы бер яшь кенә кеше кычкырып җибәрде һәм тиз генә пычак чыгарып Мәргәнгә ташланды Кара Козгын тегене каты тавыш белән туктатты һәм ни булганын сорады Әлеге егет Мәргәннен үзен атып үтерә язганын сөйләде Шунда гына Мәргән егетне таныды: ул Сары Каенны урлап китәргә теләгән чикәглулы иде "Исән калган бит мәлгунь!”—дип уфтанды Мәргән —Син ни өчен минем улымны үтерергәтсладен?—дип җикерде юлбашчы — Монын өчен синең баш тирен туналачак, ә итен белән этләр тукланачак! —Синең улын икәнен белгән булсам, атмаган булыр идем,—дип жавап бирде Мәргән -Олы Кыянын кызын урларга килгәндә үэенен кемлеген белдермәде ич ул. Беләм. сез Олы Кыя белән дус түгелсез, ләкин һәлакәт якынаеп килгәндә, үзара дошманлыкны онытып торырга кирәк. Житмәсә сез бит әле ятлар да түгел, тугандаш кавемнәр —Син кем'.’—дип сорады юлбашчы тупас тавыш белән —Аксыл чырайлымы ’ Оллә креолмы? Бәлки, инглизләрнең шымчысыдыр _Юк. Кара Козгын! Алар минем дә дошманнарым Мин Олы Кыядан илче булып килдем. Анын уе-бөтсн сиу халыкларын берләштерү Ул әле керикләр һәм башкалар янына китте, мине бирегә жибәрде. Аксыл чырайлыларнын явызлыгы, мәкерлелеге, көче турында ишеткәнең бармы'’ Бөтен тугандаш кабиләләрне бергә җыйнап, утлы корал белән тәэмин ителгән, яхшылап өйрәтелгән чирү булдырсак кына илбасарларга каршы тора алачакбыз. —Нигә мина кем беләндер берләшергә!—диде Кара Козгын масаюлы тавыш белән —Мин үзем инглизләрне кыйнаячакмын. Арт сабакларын укыта башладык та инде. Мәргәнгә үзенең күргәннәре һәм дошманнын кем булуы турында сөйләп бирергә туры килде. —Аксыл чырайлыларнын уе—бөтен Америка җирләрен бүлешеп алып, җирле халыкларны кол итү. Ышан мина, алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгелләр... —Ә мин сиңа ышанмыйм!—дип кычкырды башлык.—Син үзеңдә шуларга охшагансың, җитмәсә, минем күптәнге дошманнарым—дакоталар белән килден. Ин начары—минем улымны үтерә язгансың. Ә иптәшен кем? Олы Кыянын көчегемени? Ансы шәп! Без аны әманәт итеп тотарбыз. Шуннан сон ике әсирне “чокыл” дип аталган караңгы өйгә яптылар. Иптәшләре турында ул берни дә белә алмады. Чокылда ачлы-туклы берничә тәүлек яткач, боларны янә Кара Козгын янына китерделәр. Юлбашчы караңгы чырай белән озын нәзек трөбкәсен төтәтеп утыра иде. —Синен сүзләрен дөрес булырга охшый,—диде ул.—Без әлегә дошманны тоткарлап торабыз, ләкин дингез ягыннан хәбәр алдык: өч корабтан тагын исәпсез-хисапсыз яугир төшерелеп ята икән. Син нишләр иден, минем урында булсаң? —Ин элек утлы корал табарга тырышыр идем... —Кайда бар, ди ул утлы корал? —Инглизләрдә генә. Синең алтынын бармы? —Алтын юк!—дип кырт кисте Кара Козгын.—Шул бернигә ярамаган сары таш өчен никадәр корбаннар китерелгәнен ишеттек без дә. Безгә андый алланын кирәге юк! Ә коралны дошманнан сугышып алырга кирәк! —Яхшы!—диде Мәргән.—Әле генә бер нәрсә уйладым... Тан белән атларга атланган унбишләп кеше. Кара Козгын авылын калдырып, көнбатыш тарафына юнәлде. Аларның башлыгы—Мәргән һәм Кара Козгын улы Тау Бөркете иде. Кечкенә чирү бик сакланып кына аучылар салган сукмаклар буйлап бара. Азга өч кеше җибәрелгән. Алар бер-берсен күреп атлыйлар. Соңгысыннан Мәргән күзен алмый. Ике мәртәбә кояш баеганчы баргач, шундый көтелмәгән хәл булды: алдан баручы егет кинәт кенә тукталды һәм иелеп нәрсәдер эзли башлады: чирү инглизләр эзенә юлыккан иде. Мәргән көнбатышка таба күрсәтте һәм: —Менә шушы юл белән дошманнын төп урнашкан җиренә чаклы барабыз, ләкин юл белән түгел, урман эченнән. Алар безнен эзләрне күрмәскә тиеш. Таптанмагыз монда!.. Күпмедер атлагач, тагын бер вакыйга булып алды: кинәт ботак-яфраклар кыштырап куйды, һәм мизгел эчендә боларны укларын атарга әзер тоткан һиндеецләр төркеме чолгап алды. Бу—җимшәннәр иде. Мәргәннең юлдашлары коралларын алырга да өлгермәделәр. Шул чакны куаклар арасыннан тавыш килде: —Әй, Мәргән! Синме бу? —Мин, Уан, Мин! Син кайда югалдың, дус? Агачлыктан Уан һәм Зирәк Кондыз килеп чыктылар. Барысы өчендә зур шатлык иде бу. Мәргән һәм Уан баштан үткәннәрен сөйләп алдылар. Ахырда Мәргән үзләренен нинди эш буенча йөрүләрен әйтте Бәлки, сез дә кушылырсыз, дип сорады ул. —Әлбәттә!—диде Зирәк Кондыз.—Без нишләп читтә катыйк9 Өстәвенә, син эзләгән урынны без беләбез: аксыл чырайлылар минем авылымны форт иттеләр бит. Өстәләп ныгыттыдыр. Адмираллары да шунда урнашты Арсенат да шунда Дөрес, авыл тирәсендә шымчылар күп. ләкин безнен яшерен юлларыбыз бар, үтәрбез. Туздырыйк бергә козгын оясын Тагын өч тәүлектән сон фортка якынлаштылар, һәм тау башында тукталдылар. Авыл моннан уч төбендәге кебек ачык күренә иде. Шушында бәрелешнең бөтен ягы уйланылды. Авылга яшерен генә ике төркемгә бүленеп керделәр Өч-дүрт сакчыны шым гына юк итәргә туры килде. Берничә егет куаклар арасыннын барып, ин эре һәм ин бай биш-алты оине берьюлы яндырып җибәрделәр Авылда мәхшәр башланды. Офицерлар акырышуы, атышкан тавышлар, янгын чытырдавы—барысы бергә кушылды. Ә бу вакытта һиндееиләр яшеренеп кенә укларын очыралар һәм янгын сүндерегә маташкан гаскәриләрне кыралар иде. Ун минутлап үтүгә бар да хәл ителде: утыз-кырык солдат, мәетләрен калдырып, урманга качтылар. Авыл жирле халык кулында калды. Ләкин бу озакка түгел икәне барысына да анлашыла иде Авыл тирәли сакчылар куеп, яндырылмый калдырылган арсенал янына килделәр һәм тәрәзәсез өй эчендә булган бөтен мушкетларны, дарыны һәм башка кирәк-яракны атларга төяделәр Мылтыкларның ике йөзе Зирәк Кондызга тиде. Калган жиде-сигез йөзен Мәргән белән Тау Бөркете алдылар Зирәк Кондыз авылны яндырырга боерык бирде. Озак кына бергә баргач, җимшәннәр белән аерылырга туры килде Зирәк Кондыз инглизләр белән туктаусыз сугышырга вәгъдә бирде Уан анын белән калды. Алар Мәргән белән кочаклашып саубуллаштылар. Җимшәннәр Мәргән белән дүрт-биш егетләрен җибәрделәр: алар ике арада хәбәрче булырга тиешләр иде. Дакоталар һәм чикәтаулар күтәренке күңел белән бардылар Монын сәбәбе—уңышлы үткән һөҗүм һәм коралның кулга төшүе иде Бигрәк тә Олы Кыяның улы шат иде Эш шунда, егет бу орышта батырлык күрсәтте Ул чакта дакота егете Мәргән һәм Тау Бөркете янындарак сугыша иде Бер заман чикәтаулыга берьюлы биш-алты дошман сугышчысы ташланды Аларнын икесен Мәргән үз өсгенә алды, берсенә Олы Кыя улы һөҗүм итте, ә икесе Тау Бөркетен чигендерә башладылар Шул мәлне бер инглизле арттан килеп, чикәтаулынын аркасына багинетын кадарга җыенды Тау Бөркетен Олы Кыя улы коткарды Дошманнын берсен балтасы белән җәрәхәтләде, икенчесенә пычагын очырды —Рәхмәт!—диде чикәтаулы —Исемең ничек9 —Минем исемем юк әле. — Нинди исем әзерләнгән си на9—дип сорады Тау Бөркете —Җитез Кугуар!—дип җавап бирде авызы ерылып киткән егет —Син Тау Бөркетен үлемнән коткардын. Җитез Кугуар! Хәзер син ана туган буласын Чикәтаулар җиренә килеп җиткәч, инглизләрнең кысрыклавы йомшарганы мәгълүм булды Бу. әлбәттә, әлеге Мәргән үткәргән операция белән бәйле иде Чикәтаулар һәм дакоталар дошманга каршы бергәләп сугышырга сүз бирделәр Мәргән үзләре белән бәйләнеш тотар өчен Тау Бөркетен алып китте Кара Козгын аларга берничә дистә баш ат биреп җибәрде Берничә көннән сон Мәргәннен кечкенә чирүе Олы Кыя биләмәләренә килеп җитте Аларнын исән-аман кайтып керүе, корал китерүе, юлбашчы улынын исем яулавы барысы өчен дә олы сөенеч булды. Олы Кыя шушы уңайдан бәйрәм үткәрергә карар бирде. Алдагы көндә андый бәйрәмнәр үткәреп булуыннан да шикләнә иде, ахрысы ул, кем белә дөнья хәлләрен? Тантана иртә белән кояш чыккач та башланды. Зур мәйдан төрле кошлар, кыргый жәнлекләр булып киенгән кешеләр белән тулды. Алар ниндидер борынгы заманнардан башлап килгән, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган биюләр, йола күренешләрен башкардылар, һәм бу күренешләр алар өчен бәйрәм генә түгел, үзләренең күпсанлы аллаларына табыну, апарнын кичерүләрен үтенү, алда торган сынауларны уңышлы үтәүне сорау иде. Менә жирле халыкнын аллаларыннан берсе—Козгын Ата чыкты, һәм тагын дини-йола биюе үткәрелде. Аңардан сон жәнлекләр һәм кошлар сыйфатындагы тагын берничә алла тиешле ихтирамны һәм табыну йолаларын кабул иттеләр. Инде барысы да ин Баш алланы көтәләр иде. Ниһаять, түгәрәк уртасына әкрен генә, мәңгелек яшәешне гәүдәләндерүче, төплелек һәм нигезлелек билгесе Әкәм-төкәм алла чыкты Җыелган барча халык җиргә йөзтүбән ятып аны сәламләделәр. Иң Баш аллага төрле камнар, имчеләр, күз буучылар һәм башка теге дөнья белән бәйләнешле затлар ияргән иде. Инде бәйрәмнен барышы ин югары ноктасына житге, гомуми тантана башланды Мәйдандагы бөтен халык сихерләнгән кешеләрдәй, үзләре дә сизмәстән, төрле табигый булмаган хәрәкәтләр ясыйлар, ниндидер сәер тавыш белән кычкыралар. Иртәнгә таба бәйрәмнен барышы ниндидер көчле рухка буйсынгандай бер төрле тәртипкә керә башлады. Әле күптән түгел генә аны томаланган кешеләрнен хәрәкәтләре мәгънәлерәк төсмер алды. Ул да булмады, ниндидер күзгә күренмәгән барабаннар халыкны үз артларыннан чакырып, тезеп, түгәрәк буйлап йөртә башладылар. Аяклар, куллар, хисләр, тойгылар һәм баштагы өзек-өзек булган фикерләр бер тәртипкә, котылгысыз зарурилыкка буйсындылар. Әгъзалар төзәйде, аяклар корычтай ныгыды, куллар корал эзли башлады, рухлар какшамас булды. Бу—сугыш биюе, туган илне сонгы сулышка кадәр сакларга әзер торучылар биюе иде. Төне буе барган бу галәмәт Мәргән белән Сары Каенга гына кагылмады. Аларнын хәзер үз алласы, үз кайгысы, үз бәхете бөтен нәрсәдән югарырак, өстенрәк иде. Алар әле атка менеп көнчыгыш тарафындагы очсыз-кырыйсыз прериягә чаптылар, әле көнбатышка. Кыялы тауларга. Сөт елгасына таба омтылдылар. Йөреп туйгач, икесе өчен билгеләнгән вакытлы алачыкта чыбыктан үрелеп, кызыл балчык белән сыланып ясалган мич янында җылындылар Бүгенге төн—алар мәхәббәтенең тантана төне иде. Дәфтәрнең сонгы битендәге язманы. Мәргәннең үз сүзләре белән җиткерәсем килә: "Ерактагы туганнарым! Атам-анам! Якташларым! Яшьли сөйгән ярым1 Сезне күрергә насыйп булырмы, белмим. Тәкъдирем шундый булып, кайта алмасам, кичерегез мине! Зур вакыйгалар көтелә. Без һукә-сиу халыкларын берләштерә аздык. Зур яу төзедек. Ул чирүне атышырга, сугышырга өйрәтү эше миңа йөкләнде. Мин шушы халыкны дошманнардан саклауны үземнең бурычым итеп исәплим. Алар да безнең кавем кебек кара язмышка дучар ителмәсеннәр иде. Бу көндәлегемне язудан туктыйм. Барып керерме ул туган ягыма, бер Апа гына белә. Нәсимә, бәгырем! Аерылуыбызга бик к)’п еллар үтте, ләкин мин сине оныта алмыйм. Әмма кавышу безгә язмаган икән. Кичер мине, сине бәхетле итә алмадым! Улыгыз, туганыгыз, якташыгыз Мәргән яки Максим Сабуров.