Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ УҢАЕ БЕЛӘН ШИГЪРИЯТ ТАНТАНАЛАРЫ

Татарстанда Һәрелнын 15 апрелендә даһи шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу. анын Татар зиратындагы каберенә чәчәкләр салу күркәм гадәткә әверелде. Быел бирегә халык аеруча күп килде Алар арасында республика дәүләт учреждениеләре, министрлыклар һәм ведом стволар, ижат берлекләре, жәмәгать оешмалары вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать эш- леклелөре, халык депутатлары, дин әһелләре. шигърият сөючеләр, чит ил кунаклары бар иде. «Президент фәрманы белән игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елы зур юбилейларга, шул исәптән Габдулла Тукайнын 120 еллыгына туры килде,—диде Татарстан Премьер-министры урынбасары—Мәдәният министры Зилә Валиева үз чыгышында — Тукай гатар халкы тарихында аерым урын алып тора Быел шагыйрь иҗатына багышланган бик күп чаралар уздырыла Бүген безнең төп бурычыбыз—бөек шагыйрь һәрчак безнен белән булсын өчен анын истәлеген мәңгеләштерү» Искә алу мәрәсимендә шагыйрьләр Шәүкәт Галиев, Роберт Әхмәтҗан. Роберт Миңнуллин. Камал театрыннан Зөһрә Шакирҗан һәм Илдус Әхмәтжан чыгыш ясады Аннары зыярәт кылуда катнашучылар. Харис хәзрәт Салихҗанга кушылып, Тукаебыз рухына дога кылды Магәм җыенын Г Тукай җәмгыяте рәисе, әдәбият галиме Хатыйп Миннегулов алып барды Апрель аенда «Тукай укулары» үткәрү даими мәдәни чарага әверелеп бара Аны Габдулла Тукай җәмгыяте шагыйрьнең әдәби музее белән берлектә оепггыра Мондый укуларда, гадәттә, республикабыз районнарын нан килгән укытучылар, мәктәп балалары, шигърият сөючеләр катнаша Олуг юбилей елында үткәрелгән «Тукай укулары»нла галимнәр Татгат Галиуллин, Хатыйп Миннегулов, Таһир Гыйләжен, Марсель Пбраһимои. язучылар Рабит Батулла. Ренат Харис. Айдар Хагнм, Зиннур Мансу ров. шулай ук Харис хәзрәт Салихҗан. Казаннын 11 нче гимназиясе укытучысы Зөләйха Хафизова һ.б.тарнын докладлары, чыгышлары тынланды Әлеге чыгышларда Габдулла Тукай шәхесенең төрле яклап ачылуы белән беррәггән. анын иҗатына һәм гомер юлына кагылышты яна мәгълүматлар да бәян ителде Арча районы бөек якташларынын юбилеена быел аеруча ныклап әзерләнде Яна Кырлай музей комплексы, шулай ук мәчет, авыл мәктәбе, китапханә бинатары юалар гөзекләндерелгән. биредәге бакча һәм күл тагын да күркәмрәк төс алган. Тукай һәйкәле өр-янадан бронзадан коелган «Без Кырлайга изге урынга килгән кебек җыелабыз. Гомумән, бирегә килгән һәрбер татар кешесе үзен туган ягындагы кебек тоя. - диде Татарстан Премьер-мини стры урынбасары—Мәдәният министры Зилә Ватиева төзекләндерелгән музей комплексын ачу тантанасынла —Олуг язучылар биргән төбәккә аяк басу һәрвакыт күңелдә бөеклек хисе уята. Чыннан да. Тукан яшәгәндә телебез дә. халкыбыз да яшәр Шагыйрьгә бәйле истатекле урыннарны төзекләндерү эше дәвам итәчәк Кушлавыч та. Өчиле дә. һичшиксез, Тукайга лаек дәрәҗәгә ирешер» Яна Кырлайдагы гөзекләндерелгән музей коматсксы белән танышканнан сон юбилей тантанасы Арча районы үзәгенә күчте Арча муниципаль районы башлыгы Атмас Нәзиров, тәбрикләү сүзе әйткәч, «Илаһи мон булып яши Тукай бүген дә» дип исемләнгән конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды .Аннары Татарстан Я зу чыдар берлеге рәисе урынбасары Әлфат За киржанов чыгыш ясады Бәйрәм сәхнәсендә Казаннан килгән шагыйрьләр Тукайга багышланган шигырьләрен укыды Кунаклар арасында халыкара фәнни-гамәли конференциядә кагнашкан күренекле галимнәр дә бар иде Арчадагы тантаналар турында бәян иткәндә тагын бер фактны әйтеп узу кирәк моннан 60 ел элек Арча педагогия көллня генә (ул вакыгта училище дип аталган) Г Тукай исеме бирелгән булган Ләкин кем нәрненлер битарафлыңа аркасында ү л алты дистә ел буена әйләнешкә керә алмаган Ниһаять, муниципаль район хакимияте һәм көдлиятнен яна җитәкчесе тырышлыгы белән мәшһүр Тукаебыз исеме көллият биографиясенә янадан кайтарылды Габдулла Тукайның туган көнендә—26 апрель иртәсендә башкалабыздагы Кол Гази. Г Тукай. М. Жәлнл. Г Державин. А. Пушкин һәйкәлләренә чәчәкләр салынды Г Тукай һәйкәленә чәчәк салу мәрәсимендә Татарстан Президенты Мин- тимер Шәймиев. Премьер-министр Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов. Премьер- министр урынбасары—Мәдәният министры Зилә Вәлиева. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Рат- никова. Казан шәһәре мэры Илсур Мет- шин. министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, халык депутатлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы Г Тукай һәйкәле атдында үткәрелгән Шигърият бәйрәмен кереш суз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Иб- раһимов ачып җибәрде Аннары Премьер- министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева Президент Минтимер Шәймиевнен 2006 елда Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре бирү турындагы Указын игълан итте, яна лауреатларга иҗат уңышлары һәм саулык-сәламәтлек теләде Быелгы Дәүләт премиясенә ия булган әдәбият һәм сәнгать әһелләре исеменнән язучы Марсель Галиев рәхмәт сүзе белән чыкты Шигърият бәйрәмен күренекле шагыйрь Рәдиф Гагаш алып барды Тантанада Россия Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Швыа- кой. Россия Язучылар берлеге рәисе урынбасары Анатолий Парпара. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев. Чуаш- стан профессиональ язучылар берлеге рәисе Валерий Тургай. Мари Иле Язучылар берлеге рәисе Василии Крылов. Башкортстаннын халык шагыйре Марат Кәримов. Алтай халык шагыйре Бронтай Бедюров. Мордовиянең атказанган язучысы Камил Тангалычев. үзебезнен шагыйрьләрдән Равил Фәнзуллин. Шәүкәт Галиев. Роберт Әхмәтҗан. Роберт Миннуллин. Разил Вә.лиев. Харрас Әюп. Шамил Маннапов. Илдус Гыйләҗев. Зиннур Мансуров. Госман Садә. Флера Гыйззәтуллина. Лена Шагыирьждн. Резеда Вәлиева. Салисә Гәрәева. Эльмира Шәрифулли- на. Бикә Рәхимова. Нәҗибә Сафина. Флера Тарханова. Лилия Газизова, Илсөяр Икса- нова. Фәйрүзә Мөслимова, Таңчулпан. Луиза Янсуар. ГөлназВәлиева.РәмиеАймәт.Сергейликабыз сәнгать осталары һәм балалар башкаруында Габдулла Тукай әсәрләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады •Тукай—халыкның бәгыреннән өзелеп төшкән моны, аның вөҗданы, әмма шул ук вакытта киләчәккә өмете дә. сынмас рухы ла. Шуна күрә ул мәңгегә татарның күңелендә. сүзендә, телендә, гамәлендә кала. Кыска гына гомер эчендә үз халкын зур биеклеккә күтәрә алу чын әйдәмәннәргә, каһарманнарга гына хас сыйфат.. Безнен изге бурычыбыз—халкыбызнын дәрәҗәсен тагын да күтәрү, икътисадта һәм сәясәттә Тукай дәрәҗәсенә лаек булырлык гамәлләр кылу»,—диде Президентыбыз Минтимер Шәймиев М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлап уздырылган тантаналы кичәдә. Россия Президенты В Путин да бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан үзенең котлавын юллаган Аны Россия Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой укып ирештерде. «Габдулла Тукайны дөнья мәдәниятенә безнең кардәш республикабыз Татарстан үстереп бирде. Бу олуг шагыйрьнен мирасы чын мәгънәсендә бөтен төрки дөньянын зур байлыгы дип аталырга лаек Бу хәл миндә чиксез горурлык уята» Әлеге сүзләр Әзәрбәйжан Республикасының Россиядәге илчесе, «ТЮРКСОЙ» оешмасының генераль директоры Полат Бю.ль Оглынын котлау хатыннан. Аларны «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасының генераль директоры урынбасары Мостафа Балчык җиткерде Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовнын. башкорт халкының сәламен Башкортстан Премьер-министры урынбасары мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ирештерде. Олуг шагыйребезне искә алу кичәсендә Татарстан. Башкортстан. шулай ук Мәскәү. Санкт-Петербургның мәшһүр артистлары 3 Сөнгатуллина. И Газиев. Ф Килдеяро- ва. В Лановой. Э Агджи. Ч Хамматова, А. Шаһиморагова һ. б. чыгыш ясады 27 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы янындагы мәйданда «Туган тел бәйрәме» үткәрелде Иңде байтак еллар дәвамында оештырыла торган әлеге тантана татар теленә—шагыйрьләр теленә мәдхия җырлау төсендә узды ЛАУРЕАТЛАРНЫ ЗУРЛАУ Мәгълүм булганча. 12 июнь—«Россия көне»ндә Мәскәүдә «Йосыф кыйссасы* дигән балетны ижат иткән өчен композитор Леонид Любовскийга. спектакльмен либретто авторы. Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска. М Жалил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры биючесе Нурлан Канетовка сәнгать өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россиянен дәүләт премиясе тапшырылды Җиңүчеләргә премияләр тапшырганда Россия Президенты Владимир Пугин: «Илебез мәдәнияте тарихында беренчеләрдән булып Татар опера һәм балет театрынын ижзтколлективы Шәрыкнын «Йосыф кыйссасы» дигән эпик поэмасын балет телендә сөйләп бирүгә иреште*.—лиле ТР Президенты М. Ш Шәймиев тә Дәүләт премиясе лауреатларына котлау юллады «Үзенчәлекле талантыгызны тану, ватаныбыз сәнгатен үстерүгә керткән өлешегезне югары бәяләү бу Яна татар милли балет спектакле туу бөтен илнен мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга, күпмилләтле Россия Федерациясендә төрле халыклар мәдәниятен унышлы үстсрүнен ачык үрнәге булып торуын күрсәтә» диелгән анда. 15 июнь көнне яна лауреатларны Казан Кремлендә Татарстан Президенты М Шәймиев кабул итте КАЗАНДА ПУШКИН КӨНЕ 6 июнь көнне Пушкиннын Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янәшәсендәге һәйкәле янында шагыйрьнең 207 еллыгы Шигырь бәйрәме итеп зурлап билгеләп үтелде Бәйрәмне Премьер министр урынбасары—Мәдәният министры 3 Вәлиена һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе И Ибраһимов ачып җибәрде Пушкин көнен әзерләүдә Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә Казаннын М Горький музеенда. Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләг университетында эшләп килүче әдәби берләшмәләр ярдәм иткән. Шагыйрьнең үлемсез шигырьләре белән бергә, яшьләр үз шигырьләрен дә укыды Пушкиннын һәйкәле Казаннын 1000 еллыгын бәйрәм 1пү уңаеннан бронзадан яңартылым коелган иде Бронза һәйкәл янында шагыйрьнсн алтындай шигырьләре, җырлары яңгырады Бәйрәм тантанасын шагыйрә Лилия Газизова алып барды КАЗАНДА—Я ҢА ВУЗ Россия Мөфтиләр шурасы һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте ислам динен укыту буенча яна югары уку йоргын —Казан ислам институтын гамәлгә куйган Гамәлгә куючылар шурасы утырышы Мәскәүдә узган Яна вуз мәгариф эшчән легсн фәкать дин өлкәсендә генә алып барырга ниятли КИ И ректоры итеп Россия ислам университетында дин фәннәре фрасына җитәкчелек иткән Руслан Таһиров билгеләнгән Шунысы игътибарга лаек, яна уку йорты уставы Россия ислам университетыннан Казан ислам институтына туры- дан-туры күчүне күзлә тота икән Аны тәмамлаучылар Россия мөфтиләр советы эшләгән үрнәктәге югары белем турында диплом алып чыгачак. «әкият»кә әкияти өй ТР Дәүләт Советында Казаннын яна курчак театры бинасы проектларын тәкъдир итү барышыңда театр төзү өчен урын билгеләнде. Петербург урамында—элеккеге «Победа» кинотеатры каршында төзеләчәк ул Казан курчак театры 1934 елда элеккеге чиркәү бинасында эшли башлаган «Әкият» театрында хәзер ике труппа—татар һәм рус труппалары эшли 2004 елнын ноябрендә театр үэенен 70 еллыгын билгеләп үткән (ис Татарстан Президенты Минтимер Шәйми ев нәкъ менә шул чагында театр өчен яна бина төзергә, ә чиркәүне диндарларга кире кайтарырга вәгъдә бирде Хәзер бу вәгъдә тормышка ашырга охшый ТР төзелеш, архитектура һәм торак-ком- муналь хуҗалыгы министры Марат Хөсну.л- лин әйтүенчә, архитекторлар яна театр проектын эшләү буенча зур эш башкарган Театрда 2 зал булып, анын берсе—350. икенчесе 150 урынга исәпләнгән ЯНА ҖИТӘКЧЕ Май аенда Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт оешмасының гомуми җыелышы булды Анда нефть төбәгендә яшәп ижат итүче каләмдәшләребез үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты Зофәр Дәүлэтов Әлмәт язучылар оешмасының жи тәкчесе вазифасыннан азат ителде Язучы лар оешмасына яна җитәкче итеп танылган драматург. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г Ис хакы й премиясе лауреаты Дан ил Салихов сайланды Җыелышта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты рәнсс Мансур Хафнзов һәм Татарстан Я зучылар берлеге идарәсе рәи се шагыйрь Илфак Ибраһимов катнашты ЛИТВАДА ОЧРАШУЛАР Литвада Россия коннәре кысаларында Вильнюс һәм Висагинас шәһәрләрендә Татарстан Республикасының Әдәбият һәм сәнгать көннәре узды Литва татар җәмгыяте (ул 3.5 мен чама сы татарны берләштерә Жэггәкчеләрс - .Адае Якубаускас һәм Зилә Кәричона) һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән оештырылган бу чарада композиторлар Резеда Әхиярова. Олег Любивец, җырчы Идрис Газиев. рәссам Фәрндә Хәсьянова катнашты Делегациягә Татарстаннын шагыйре Ренат Харис җитәкчелек итте. Висагинас мәдәният сараенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесс, рәссам Ф Хәсьянова әсәрләреннән күргәзмә оештырылды. Соныннан автор бу әсәрләрен әлеге шәһәрнең татар җәмгыятенә бүләк итте. Шул ук мәдәният сараенда әдәби-музыкаль кичә дә узды. Анда Р. Әхиярова һәм О. Любивецнын И Газиев башкаруында җырлары, романслары, шулай ук итальян халык җырлары яңгырады. Р. Харис үзенең шигырьләрен укыды. Татарстан делегациясен Россия Федерациясе илчелеге киңәшчесе Т Шлычкова да сәламләде. Шәһәр янында Татарстанның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре делегациясе катнашында сабан туе узды. Ә Вильнюсның Театр һәм кино музее залында татар әдәбияты һәм музыкасы кичәсе үткәрелде. Анда РФнең Литвадагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Б. Цепов тәбрикләү сүзе әйтте. Ул Татарстан делегациясен илчелектә кабул итте. КАЗАНДА .ШВЕЦИЯ КӨННӘРЕ. Май аенда Казанда « Швеция көннәре» узды. Татарстан Мәдәният министрлыгы. ТР Президенты аппараты. Швециянен Россиядәге вәкиллеге һәм Казандагы Швеция үзәге тарафыннан әлеге мәдәни чара Россиянен тугыз шәһәрендә гамәлгә ашырылучы «5\уебеп Црртбе» проекты кысаларыңда оештырылды. Бу уңайдан 17 майда—Халыкара музейлар коне алдыннан Татарстан Милли музеенда берьюлы берничә күргәзмә ачылды. Аларнын берсе—«Рус-швед язмышы: Мария Павловна» дип атала. Анда XX гасырда төшерелгән фотографияләр урын алды 18 майда ТР Милли музеенда швед журналисты, язучы һәм тәрҗемәче Стеффан Скогг хезмәтләре күргәзмәсе эшли башлады. Ә Швеииянен Гетеборг Сәнгать мәктәбе профессоры Эстер Шалев-Герц чит илләргә күчеп китүче кешеләрнең язмышларына багышланган видсокүргәзмә тәкъдим итте ЯЗУЧЫ ДИССЕРТАЦИЯ ЯКЛАДЫ Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Ш Мәржәни исемендәге Тарих институтында «Урга Идел халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә М Г Ху- дяковнын роле» дигән темага тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклады Татар халкы турында йөзгә якын фәнни хезмәт язган. «Очерки по исгории Казанско- го ханства» дип аталган китабы өчен 1936 елда атып үтерелгән рус тарихчысы Михаил Ху- дяков зурында бу монография алегә иң ышанычлы фәнни хезмәт булып тора. Диссертациянең фәнни җитәкчесе—тарих фәннәре докторы Равил Әмирханов. рәсми оппонентлары—тарих фәннәре докторы Салам Али- шев һәм тарих фәннәре кандадаты Булат Хәмидуллин булдылар Диссертацияне яклау барышында тарих фәннәре докторлары Да- мир Исхаков. Әзһәр Мөхәммәдиев. Равил Фәхретдинов. Петр Старостин һәм башкалар монографиягә югары бәя бирделәр. Нәтиҗәдә. Фәүзия Бәирәмованын хезмәтен гыйльми совет әгъзалары бертавыштан яклап чыкты һәм аны тарих фәннәре кандидаты булырга лаеклы дип тапты. АКЧАРЛАК КАНАТ КАГА Яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» дигән конкурсы янәдән башланып китте. Аны «Идел» яшьләр үзәге һәм «Мәдәни җомга» газетасы үткәрә Конкурста шигырь, әкият, хикәя, пьеса, гомумән, әдәби әсәрләр иҗат итүче һәркем катнаша ала, тик аларнын яше 30 дан артмаска тиеш. Конкурс өч этапта үткәрелә. Беренче этап—2006 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап—әдәби әсәрләрне тикшерү. Аның нәтиҗәсе жюри тарафыннан сентябрь ахырында игълан ителә. Финалга узган яшь язучыларга октябрь аенда «Байтик» лагерена конкурсның йомгаклау—өченче этабына чакыру җибәрелә. Лагерьда конкурска сайлап алынган әсәрләргә анализ ясала, күренекле язучылар, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар уздырыла, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Ижат әсәрләренең темасы чикләнмәгән. Төп таләп: әдәби әсәрләр компьютерда җыелган булырга тиеш Конкурс ачык. Әдәби әсәрләр җибәргәндә үзегез турында кыскача белешмә бирү, төгәл адрес һәм хәбәрләшү өчен телефон