БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ ӨЗЕЛМӘС..

. (Рәмие Аймәтнен “Айнын аръягында", Марат Закирнын “Кояшлы төн” исемле шигырь китаплары чыгу уңаеннан уйлану) Шагыйрьләребезнен күптән түгел генә чыккан шигырь китапларының исемнәре—«Айның аръягында», «Кояшлы төн»—күңелне күпмедер дәрәҗәдә сискәндерә Уйланып куясын: ни өчен чагыштырмача яшьрәк шагыйрьләребез үзләренең шигъри реалияләрен аерым бер мизгелдә гөн темасында тапканнар икән9 Каян килеп чыккан чынбарлыкны, яшәешне мондый кимәлдә кабул итү?.. Бер карасаң, яшьрәк шагыйрьләрнең китапларына исем сайлаганда Төн чынлыгына игътибар итүләре бик үк гажәп тә түгелдер, мөгаен: ул бит кеше яшәешенең аерылгысыз бер өлеше! Кешенен тереклек итүе яртылаш Төн ''кочагында" уза. Шунын өстенә бу вакытта яшәеш үзенчәлеклерәк дәвам итә Шагыйрьләр—чынбарлык серләрен нечкәләп танып-белергә омтылган җаннар—вакыты белән ай-йолдызлы, вакыты белән куе болытлы да булган Төн дөньясын сурәтләүдән баш тарта аламы соң?! Шулай да, ни өчен «Кояшлы төн»? Ни өчен «Айнын аръягында»? Кем белә, бәлки, монда яшьрәк шагыйрьләребез чынбарлыкны үзенчәлеклерәк аңлауларын белдереп узалардыр Бәлки, алар яшәешнең төнге сәгатьләренә, күк жисеменен беркайчан да күренмәгән аръягына игътибар итеп, җиһанның аңлашылып бетмәгән халәтләренә, серләренә дә игътибар күрсәтергә омтылалардыр... Кем белә, бәлки, алар безгә ошбу хәятнын парадоксаль булуы, логикага буйсынмавы турында да искә төшерергә телиләрдер Бәлки, алар Күк һәм Жир арасында Хакыйкатькә үз юлларын табарга ашкыналардыр... Җиһанга үз сүзен әйтергә омтылган яшьрәк шагыйрьләребез буыны дигәннән... Әдәбиятыбызда буыннар чылбыры турында шактый әйтелгән, сөйләнелгән инде, һәм күбрәк мондый бүленеш меңъеллык язмышы булган шигъриятебезгә карыйдыр. Гомумән, шигъриятне буыннар чылбыры күзлегеннән карап өйрәнүгә инде күнегеп тә беттек сыман Кайбер вакыт шушындый үзенчәлекле “алым”нан башка шигъриятне күзәтеп, өйрәнеп, аңлап та барып булмас иде төсле тоела. Анын уңай бер ягы, сыйфаты: бу туктамас Вакыт агышында һәр буыннын үз тавышын тотып, «аерып* алырга ярдәм итә ала ул. Ә нәрсә күзәтәбез без бүген шигъри кырларыбызда? Шигъриятебездә тормыш үзе «үрә килгән» буыннар чылбыры исән-иминме соң? Билгеле, әдәбиятка, шигърияткә килүчеләрнең, шуна дәгъва белдерүчеләрнең беркайчан да туктап, бетеп торганы булмады Әмма, мәсатән, Зәйдуллалар буыныннан сон шигърияткә көчле талантлар килмәде дигән фикерләр дә булмады түгел. Каймакта ате аларны (со- нрак күренүчеләрне) "калдык-постык” дип кимсетеберәк тә яздылар. Бу сүзләрдә дөреслек бар идеме?! Уйланырга була... Сүз дә юк. Рәмие Аймәт. Марат Закирлар буыны Равил Фәйзуллиннар буыны да, Ркаил Зәйдуллалар буыны да түгел, охшамаган, болар—үзгәрәк, башкачарак Аларнын төп сыйфатларынын берсе: азар әдәбиятка чынлап торып сонрак килделәр. Күбесе (Рәмие Аймәт. Марат Закир, Таңчулпан. ) тәүге китапларын утыз яшьне узгач чыгарды. Шул ук вакытта беренче китабын («Мин—шигырьдән», 1992) иртәрәк чыгарган бик тә сәләтле шагыйрь Рөстәм Сүлти. мәсәлән, татар шигъриятендә сонгы вакытта бик аз күренә, ул татарнын үзгә бер «РембосьГдай Аурупага “китеп югалды». Шулай ук беренче шигырьләр китабын («Хисләреңне җилгә чәчмә», 1994) иртәрәк чыгарган Жәмилә Әхтәмова да икенче китабын («Мин китәрмен синнән...*, 2002 ) 8 елдан сон гына укучыларга тәкъдим итте Әмма, бәхеткә, вакыт-вакыт мәрхәмәтле була алган тормышыбызда чыгармалар һәрвакыт кала икән. Шуларның берсе-Уфада яшәүче Марат Кәбнровтыр Ул инде күп кенә китапларын (шигырьдә, прозада) дөньяга чыгарырга өлгерде, үзенен ижади потенциалын иртәрәк чынга ашыра алды, үзен чын мәгънәсендә үзенчатек- ле язучы һәм прозаик (мона өстәп ул әле драматург та) итеп танытты Рәмие Аймәт, Марат Закир, Мараг Кәбиров, Рөстәм Сүлти, Жәмилә Әхтәмова. Таңчулпан, Рәис Апуш, Фәрит Гази һ б Бер-берсенә охшамаган шагыйрьләр, шагыйрь- прозаиклар. . Ни өчен алар әдәбиятка соңарыбрак килделәр икән'7 Бу фактны, гамәлне төрлечә шәрехләргә булыр иде. Әмма әлеге буыннын әдәбиятка сонарыбрак килүенең сәбәпләренең берсе, бәлки, ин мөһиме дип. Вакыт алып килгән кырыс заман реалияләрен атарга кирәктер’’ Үткән XX гасырнын 80 еллар ахыры—90 еллар башында. Марат Закирлар буыны армиядән-хәрби хезмәттән кайтып югары уку йортларында укый башлаган дәвердә, СССР киңлекләрендә күпләр әле ниндирәк нәтиҗәләргә китерәсең (кемнәр өчендер үтә фаҗигале ) уйлап та карамаган, бик күп халыкнын чагыштырмача тыныч тормышын «себереп түгәчәк» шактый кискен үзгәрешләр башланып китте Хәбәрдарлык, демократия, шәхес иреге, милли үзбилгеләнү кебек кыйммәтләр хакына башланып киткән үзгәрешләр ахыр чиктә безне кыргый капитализм, әхлакны танымаган җәмгыять атмосферасына, криминаль һәм сексуаль революцияләр төненә илтеп ташлар дип кем уйлаган ул чагында—хәтта һава үзе дә өмет белән тулган, анкыган вакытларда (М Горбачев чорында шактый гына кимегән суи- цид—үз-үзенне үтерү күренеше—Ельцин хакимияткә килгәннән соң "пик" дәрәҗәсенә җитте ) Нәрсә хас иде сон бу «яна урыслар», «яна» казна караклары, яна «тскатәр». яна «һөнәр» ияләре—киллерлар (жан кыючылар), фахишаләр хыялланган "кыргый капитализм" дигәннәренә7 «Акча бар мәсьәләне дә чишә ала», «Бар кочакчада», «Кем көчле—шул хаклы». «Көчлегә—капитал, көчсезгә-«социаль» «Үз проблемаң үзеңә булсын!» һ.б.ш. принципларның вакханалиясе Кемдер әйтергә мөмкин демократик җәмгыятькә таба булган юлда шундый кимчелек-чыгарыл- малардан башка булмый инде ул дип Әмма ашыкмыйк изге максатлар хакына начар ысуллар куллансаң, максатыбыз да начарга әвереләчәк' Аннары Ичкериядә башланып киткән сугыш та табигый хис —милли Азатлыкка булган ихлас алгысуларга—кара шәүлә булып ятты Бик кыскача әйткәндә, Марат Закирлар буыны әдәбиятка килгәндә менә шундый искиткеч катлаулы чор иде. Моны күрми калу мөмкин түгел иде Искә төшерсәк күренекле тәнкыйтьчебез Мансур Вәли-Баржылы Рөстәм Сүлтинен беренче кита бын.1 1993 елны язган «Яктырта да яшен, яндыра да • дигән рецензиясендә бу яшь шагыйрьне «сәяси гарасатлар һәм экономик кризислар чоры шагыйре» дип тә атап китә. Кайда инде мондый чорда шагыйрьгә дөнья белән гармоник мөнәсәбәткә керү' Хәтта олырик яшьтәге татар шагыйрьләре дә жәмгыятьнсн гиз арада деградация. I әнүсн күреп беразга югалып калдылар, хәтп» алар күнслендә дә диссонанс тумый калмады кебек Оптимистик романтизм тарафдары Рәдиф Гаташ болай язды ул елларда: Заман дигәнем, син—кемнәр заманы? Мәхәббәткә, сафлыкка көн калмады... Әйе, үткән XX гасыр ахырында анарчы чагыштырмача булган социаль, сәяси стабильлек «юылып алынды» һәм җәмгыятьтә кеше күнелен имгәтүче кырыс реалияләр туды... Сүз дә юк, боларнын барысы яшь буынга да, кулына каләм алган буынга да, тәэсир ясамый кала атмады, билгеле. Аларнын бит шигъри-әдәби аңнары иске Маяклар сүнгән, ә якалары әле табылмаган үзгәрешләр чорында шәкелләште. XX йөзнең 90 елларында шигърияткә килгән Рөстәм Сүлти, Рәмие Аймәт, Марат Закирлар буыны безгә үзләренен кабатланмас чоры турында шигъри Шаһитлыгын бирделәр, үз заманнарының авыру-яраларын да сөйләделәр... Дөнья бушап яңа гасыр аппый Атлый золым, кан-яшь. ут аша. Әйтерсең лә, минем аша килеп, Ике гасыр килеп тоташа. Яки: Ике гасыр бәргәләнә миндә. Орыш бара җанда ник гелән? Ут беләнме? Юк,юк! Гасырларны Мин бәйлимен шигъри суз белән. (Рәмие Аймәт, «2001 ел. Гыйнвар”) Гамьсез-гафил буын! Тик син генә Шушы афәтләргә тарыма' Яра калды, яра Тама каны Туган җирнең җепшек карына. (Марат Закир. ) Билгеле, бу буын Равил Фәйзулиннар буыны төсле әдәбиятка «шартлау» да алып килмәгәндер (әдәбиятка «шартлаулар» гел кирәкмидер дә), шул ук вакытта ул Рка- ил Зәйдуллалар буыны төсле бердәм, нык, үжәт тә түгелдер. Гомумән, шунысы да бар: әдәбиятта еш кына “алтын гасыр“дан сон «көмеш гасыр» килүчән... Нинди буын соң бу? «Югалганмы», «буынсызмы», «каһәрләнгәнме», «соңарганмы», «ачылмаганмы»—моны инде һәркем үзе өчен үзе шәрехли алыр. Ахыр чиктә: ул әле үз ижади потенциалын ахыргача ачмаган буын. Бер нәрсә төгәл билгеле: табигатьтә буыннар чылбыры өзелсә, яшәеш тәмамланган төсле була; шигърияттә дә буыннар чылбыры өзелсә, шигъри ут-факел да сүрелә, сүнә. Шигъри ут-факел сүрелсә, алдагы шигъри буыннар иҗатына булган ихтыяҗ да кимергә, югалырга мөмкиндер. Ни генә әйтсәләр дә, бу буын килгән һәм Кояш-Ай астында, Күк һәм Жир арасында үз Сүзен ихлас күңелдән әйтергә тели! Ул матбугатта басыла, китапларын чыгара, укучылар алдында чыгышлар ясый.. Бу буынның, шиксез, әйтер сүзе бар! Дөньяларның кайсы читендә мин. Вакытларның кайсы чигендә. Гомеремнең кайсы мизгелендә, Хыялымның кайсы күгендә Яшим икән? —ди Рәмие Аймәт «Айнын аръягында» шигъри китабына кергән «Икән?!.» шигырендә. Гажәеп шигъри, үтә фәлсәфи-метафизик сораулар. Юкка гына «Айнын аръягында» китабына язган «Чикле чиксезлек» дигән кереш сүзендә Равил Фәйзуллин үзенә хас булган шигъри фәлсәфәдән чыгып, үзенә хас яшәү принципларыннан чыгып, яшь шагыйрь белән күпмедер дәрәжәдә бәхәскә керергә омтылмыйдыр. Монда без остаз белән шәкертнен очрашуын гына түгел, ә шактый дәрәжәдә төрле шигъри фәлсәфәләр очрашуын да ачык күрәбез төсле. Йолдызларга үрелгән чаклар Мизгел генә икән ләбаса' Нинди вакыт бу9! Колагыңнан Югарыга тарта, йә—баса. Нинди вакыт бу?' Дөнья куып Чиксез киңлек житкән бер мәлдә. Бизәп алыр да сары сагыш. Селкеп салыр дымлы җирләргә —ди Марат Закир да исемсез шигырендә яшәешнен заман көзгесендәге үзенчәлекле. кырыс чагылышын күзәтеп. Менә инде яшь шагыйрьләр чынбарлык белән очрашканнар да. үз күңелләре н дә туган уй-фикерләрен безнең рухи сусау кичергән җаннарыбызга ирештерергә телиләр... Ә нинди уй-фикерләр сон ул? Уйласан. анласан. шагыйрьләр өчен теләсә кайсы заманда да бер олуг теләк хас бит: ул—дөньяны яхшыртырга омтылу Күрәсен, һәр буын да әдәбиятка-шигьрияткә шул изге ният белән килә Һәр буын да үзенчә Матурлык. Яхшылык. Сафлык. Гаделлек. Дуслык кебек идеалларга тугры калырга тели Һәр буын да Күк һәм Ж.ир арасында гүзәл тормыш—гармония—урнаштырырга алгысый... Ләкин... шагыйрьләрнең ихлас хыялларына карап дөнья яхшы якка үзгәрдеме икән?.. Гасырлар дәвамында ижат ителә килгән шигырьләр, көйләр, рәсем-сыннар кешеләр күнелен яхшы якка бордымы сон? Безнен күңелләребездә яшәгән идеаллар артык утопик түгелме икән? Тукайнын әрнүле шигъри юллары гасыр узгач та жанны авырттырып искә төшә Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли азмадым Яки менә Равил Фәйзуллин да үзенен кайсыдыр бер әңгәмәсендә шигърияткә үз буынынын килүенең максаты-нияте дип дөньяны яхшырак, камилрәк, гаделрәк якка үзгәргү дип аңлаткан иде.. Ә менә аның 1989 елны язылган шигырендә гүбәндәге юлларны укырга була. Яшәдең, миләп җан аттың Йә. үзгәрттеңме бераз Дөньяны. Илне9 Сизәме тау—очып төшкән тәмәке көзен ’ Яки менә аның фикердәше-буындашы Рәдиф Гаташ нәрсә дип язган иле үз вакытында: Җиттек микән максатларга, йолдызларга’' Караешында *үпмегаялар' Кайчак уйлап, фикер йөртеп куясын дөньяга күпме иггсләр. пәйгамбәрләр кн 10. .к у . м 7 леп узган, күпме шагыйрьләр, әдипләр ижат иткән, рухи янган, ә ул һаман яхшырмый. камилләшми төсле. Әллә инде Мәһди килмичә кешелек яхшы якка үзгәрә дә алмыймы? Әллә Жаһилият заманы котылгысызмы икән?!.. Ләкин...ана карап кына, барыбер. Саф, Бәхетле Галәмнәрне тоеп белгән. Күкләр һәм Гөлләр белән аралашып яшәгән шагыйрь күнеле изге идеаллардан баш тарта алмый бит инде!.. Нәрсә дигән әле Жан Гоенно: «Чын хыянәт, рухны аны акларга чакырып дөньяны ничек бар шулай кабул итүдә чагыла.» Якты идеаллар белән яшәгән шагыйрь жаны. билгеле, изге кыйммәтләрне оныта алмый. Хәер. . кайчак шулай да тоелып китә: бу мәсьәләгә—дөньяны яхшырак якка үзгәртү мәсьәләсенә—яшьрәк буын шагыйрьләре инде фәлсәфирәк карыйлар төсле Әнә Марат Закирның «Ялгыз яфрак» шигырендә Күлне битараф тереклек итүдән уятам дип төшкән алтын яфрак ахыр чиктә гамьсез Күлнең корбанына әверелә Ә Рәмие Аймәтнен «Тәүбә көтәм!» шигырендә түбәндәге юлларны укырга була: Күпме яктыртсам да дөньягызны, Серле нурларымны аямый. Белмәдегез кадерем! Алар—яшьрәк шагыйрьләр—инде җиһанда барысының да тиз генә яхшы якка үзгәрәсенә ышанып бетмиләр кебек, якты идеаллар алар өчен күпмедер дәрәжәдә утопия булып кала. Шуннан күпмедер дәрәжәдә яшәеш пессимизмы туа. Рәмие Аймәтнен «Айнын аръягында», Марат Закирнын «Кояшлы төн» шигъри китапларын укыганда күнелдә шундый уй-фикерләр дә кала. Китапларны тулаем карасаң, Марат Закирнын да, Рәмие Аймәтнен дә шигъри җыентыгы дүрт төп өлештән тора. Һәм шигырь китапларының икесендә дә темаидея ягыннан уртак өч бүлек бар: Милләт һәм Азатлык темасына багышланган бүлек. Сөю-Мәхәббәткә багышланган бүлек, Яшәү-Хәят турындагы фәлсәфи уйлануларга багышланган бүлек. Әгәр игътибар итеп уйлансаң, бу аңлашыла да: алар өчен төп уртак хиссификри нокта булып яшәеш-хәят турында күнелнен түреннән үк килгән шигъри уйланулар тора. Фәлсәфи шигырьләр аларнын икесен дә шагыйрь буларак та һәм Дәвер, Галәм баласы буларак та бөтен тирәнлегендә, бөтен киңлегендә ачып күрсәтә. Бу буынга хас шигъри фәлсәфә дигәндә, шагыйрьләр яшәгән, иҗатлары шәкелләшкән заманнын кабатланмас интеллектуаль атмосферасы, рухи эзләнүләре. кумирлары. әдәби-фәлсәфи мавыгулары да искә төшә Әйткәнемчә, бу шагыйрьләрнең шигърияткә килүе үткән гасырның үзгәрешләр ТУЛЫ дәверенә туры килде. Бу чорда бөек Ислам дине әкренләп тормышыбызга кайта башлады, озак еллар тыелган һәртөрле әдәбиятны уку мөмкинлекләре ачылды Бу—әлеге елларның иң сөендергән ягы иде! Үзем дә шул буыннын бер вәкиле буларак, ачык хәтерлим Альбср Камю, Жан-Поль Сартр, Фридрих Нипше, Карл Ясперс. Серен Къеркегор, Мартин Хайдеггер, Абд-әл-Вахд-Яхья-Рене Генон кебек фәлсәфәчеләр безнен яратып укылган, «су урынына эчелгән», төрле кайнар бәхәсләргә нигез булып яткан «ят» та, «үз» дә фәлсәфәчеләребез иде. Кем белә, бәлки, яшәеш офыкларында иске Маяклар сүнеп, пыскып яткан, ә яңалары әле беленергә ашыкмаган дәвердә бу фәлсәфәчеләр ан кысаларыбызны азмы-күпме киңәйтеп тә җибәрә алгандыр Аларга асылда хас булган экзистенциализм фәлсәфәсе дә безнен дөньяви күзаллауларыбызга тәэсир ясамый калмагандыр. (Соңрак, билгеле, бу фәлсәфәчеләргә карашыбыз теге яки бу якка зур үзгәреш кичерде). Яхшымы-начармы, бузаманнын бер сыйфаты, «үз Хэмингуэйларына, Евтушенколарына» интеллектуаль «модасы» иде ул... Экзистенциализм фалсафасе дигәннән.. Үгкан гасырнын аеруча авыр чорларында (ике бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы, революцияләр) популяр ошбу фәлсәфә Рәсәй гормышынын XX йөз ахырына да бик ятып тора иде төсле Нәкъ менә шундый чорларда кешенең экзистенциаль ялгызлыгы (‘ ташланганлыгы”) куренә, нәкъ менә шушы чорда кеше «мин»енен жәфаланып-алгысын Хакыйкатьне эзләве көчәя төшә “Чынлык—ул ин якыны. Әмма ин якыны кеше өчен ин ерагы булып кала»,— дип язган иде Мартин Хайдеггер кеше ачарга теләгән чынлыклар зурында. Уйла- сан. шагыйрь Рәмие Аймәт тә безгә шигырьләрендә еш кына уз жанынын ерактан килгән әрнүен, үз “мин»енең кырыс дөнья шартларына «ташланганлыгын» сөйли түгелме: Яки Бу дөнья—гарасат мәйданы Әллә соң яшәү дә—бер җәза?! Мин әле тумаган, ә инде Күкләрдә укыйлар җеназа («Мин але тумаган». 1998) Үксез кыл мин төпсез, тар бушлыктан Аваз салган озелә-озелә Давыл эчендәге бер Тынлык мин. Тынлык эчендәге Зилзилә (•Автопортрет*, 2002) Әмма теге яки бу фәлсәфәгә ярашу үзмаксат була алмый бит! Бер нәрсә ачык, фәлсәфәчеләр дә, шагыйрьләр дә безгә кешенен ялгызлыкка дучар булган үхтеге— «экзистенциясе—турында ихлас сөйлиләр Фәлсәфәчеләр дә, шагыйрьләр дә безгә кеше «мин*енен хакыйкый ярларга кайтырга алгысуын ирештерәләр Тик сорау гына кала: ни өчен шулай килеп чыккан сон'’ Ни өчен Хакыйкый Яшәеш югалган'' Марат Закир китапка исем биргән «Кояшлы төн» шигырендә безне парадоксаль кичерешләр дөньясына алып китә: Төнлә генә бөтен шул мин— Кичалсам төксе көнне Төн—әнкәм бул үксезеңә. Жәлләмә тик сөтеңне Парадокс: шигъри «мин» үзен якты Төндә генә тулысынча ача, таба Синнән башка инде янә Кемгә. төнем, табыныйм?! Синнән башка, якты төнем. Кемгә барыйм тагын мин " Шагыйрьмен Төнгә сыгынуы гажәберәк тоелырга мөмкин Кайсы ягы белендер «Кояшлы төн» миңа татарнын фаҗигале язмышка ия шагыйре Эдуард Мостафиннын «Төнге кеше»сен, алман шагыйре Гелдерлиннын төнгә язган одаларын искә төшерде Әйе, «Кояшлы төн—фәлсәфи шигырь Анарда якты Төн кеше «мнн»ен бозык чынлыктан аралаган гүзәл бер чынбарлык булып күз алдына баса Көн—кеше яшәешенен, эшчәнлегенен, аралашуларының ин актив вакыты әмма, болар барысы да бозык, кешелексез төсмер алганга, залим бер чак булып күз алдына баса «Мин»гә кырыс Кон яшәешеннән кояшлы Төн чатырына «качарга» кала. Бу—«мин*нсн кешеләр тудырган җәмгыятькә үзенчәлекле Үпкә актыдыр да Ә аяз Тон—ерак кояшларның (ерактагы Хакыйкать төсле1 ) янә табылган чагы Әйе. Хакыйкать әле табылмаган ярларда кала «Аймын аръягында» китабын ачып жибәрүче "50$" шигырендә (2002) шагыйрь Рәмие Аймәг, гомумән. Хакыйкатьне кара чонгыл эчендә (кеше өчен атс табылмаган Хакыйкать шулай да күзаллана аш') күрә Купым сузам. Телим коткарырга «Җитте вакыт. Үз ярыңа ка-а-айт!»— Кап-кара бер чоңгыл үзәгендә Ботерелэ ап-ак Хакыйкать. Аңлашыла: Хакыйкать ярына кайтмыйча, шагыйрь күнеле дә тынычланмаячак Моннан аның эзләнүләре-өзгәләнүләре, күнмедер пессимизмы туа. Әнә бит Равил Фәйзуллин да шул ук «Чикле чиксезлек» дигән кереш сүзендә Рәмие Аймәт шигъриятендәге төшенкелек мотивларына игътибар итеп узган иде Ак кәфенгә тиздән төренер дә Җир куйнына керер Өметем Үрмәләр дә җитәр. очыртырлар Гомер китабымның соң битен. Ә менә «Мин әле тумаган...» бүлегенең сонгы шигырьләре тулысынча «бакыйлыкка күчү» темасы белән «эретелгән»: «Мин китәсе көн», «Миннән башка гына », «Эзләмәгез мине..», «Зират җиле»... Күренекле шагыйрә Лена Шагыйрьҗан да Рәмие Аймәт иҗаты турында язганда шундыйрак моментларга игътибар итә: «Шагыйрьнең эчке дөньясы шактый бай. үзенчәлекле. Гомумән, аңа нечкә романтика хас. Кайвакыт мин анарда Гарсиа Лорка иҗатындагы газаплы тетрәндергеч җан авазларын да ишеткән кебек булам Рәмие Аймәт шигырьләрендә безнең шигъриятебездә югалыбырак торган шомлыдраматик кичерешләр уянып китә кебек...» Гарсиа Лорка . —фаҗигале язмышка ия бөек шагыйрь... Каян килә татар шагыйре Рәмие Аймәтгә Лоркадагыдай «тетрәндергеч жан авазлары»? Каян килә бу үзенчәлекле фәлсәфи пессимизм? Әдәбиятны укып беләбез: Гарсиа Лорка ла үз иҗатының максаты, кредосы итеп кешеләр күңелен яхшы якка алып чыгуны, кешеләр арасында мәхәббәткә, миһербанлыкка корылган мөнәсәбәтләр урнаштыруны санаган... Марат Закир шигъриятендә дә Әрнү, Үпкә тойгылары шактый еш кабына. Анын өчен дә дөнья белән самими, эчкерсез, кешелекле мөнәсәбәткә керергә ашкыну кайчагында уңышсыз тәмамлана, җан яралары калдыра: Сөйләдем кайгыларымны— Елмаялар төркем-төркем. Шапиыгымны чиштем сезгә... Чиштем—тыңламады беркем. Бәгыремне ачкан килеш Үтте шулай бер көн. Мең көн! Хәтта җансыз таш та болай Бер чәрдәкләнергә мөмкин («Мамык дивар”) Әйе, кешеләр еш кына бер-берен ишетмиләр, изге кыйммәтләргә хыянәт итәләр Әмма, ана карап шагыйрьләр якты идеалларга ышанудан туктамый. Күктән бирелгән сәләтенә, бурычына тугры калып, дөньяны яхшыртырга теләү ниятеннән баш тарта алмый...

Реклама