БЕР СОРАУГА-БЕР ҖАВАП

—Без барыбыз да бер «шинель»дән чыкканбыз дигәндәй, Казан Дәүләт университетының 1944 елда ачылган тарих - филология факультеты, аерым алганда, аның татар теле һәм әдәбияты бүлеге безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, педагогика һәм фән өлкәсенә күпме талантлы шәхесләр, милли кадрлар әзерләп бирде! 1984 езда җисеме һәм статусы беркадәр үзгәртелсә дә. ул бүгенге көндә дә үзенең шушы тарихи миссиясен уңышлы дәвам итә. Яңа факультет зшчәнлегендә, беренче скрипка буларак. Сез—оештыру һәм педагогика өлкәсендә төпкә җигезеп тартучыларның берсе дисәк, һич тә арттыру булмастыр. Уңышларыгыз һәм хәл итәсе проблемалар хакында берничә сүз әйтсәгез, бүгенге студентлар һәм яшьләргә карата кыскача бәя биреп китсәгез иде... Искәндәр Аяз улы ГЫЙЛӘҖЕВ. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор — Әйе. бездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тел. әдәбият, матбугат, фән белгечләре әзерләнә. Бүгенге көндә факультетта 500 ләп студент һәм 40 ка якын аспирант укый икән—бу инде зур көч. арсенал. Аспирантурага иң актив, сәләтле яшьләрне тартырга тырышабыз. Булачак галимнәр әзерләү-—шулай ук зур. мәшәкатьле, матди чыгымнар сорый торган эш. Биредә хөкүмәтнең ярдәме дә бик кирәкле безгә. Бүгенге яшьләргә исә бәяне төрле яклап бирергә мөмкин. Әйткәнемчә, тырыш, актив, сәләтле студентлар җитәрлек бездә. Күп нәрсәләр, әлбәттә, яшь кешенең үзеннән дә тора. Үҗәтлек, зур максатлар куеп яшәү, белемгә һәм камиллеккә омтылыш .. Шушы сыйфатлар тора-бара үзенең җимешләрен (нәтиҗәсен) бирми калмый бит ул. Аннары, шунысын да әйтеп китик: гадәттә, безнең факультетка яшьләр күбрәк авылдан, район төбәкләреннән килә. Ә авылда, үзегез беләсез, туган тел. гореф-гадәтләр, әхлакыйрухи кыйммәтләр, ни генә әйтсәк тә, чагыштырмача тулырак һәм тазарак хәлдә саклана. Студент яшьләр арасында юкны бушка аударып, күңел ачып, шәләй-вәләй йөрүчеләр дә юк түгел, билгеле. Тагын бер борчулы нәрсә бар яшьләрнең билгеле бер өлеше китап укудан бизеп бара Ә бит безнең халыкта «китап сүзе» дигән бик тә мәгънәле гыйбарә бар. Яхшы, кызыклы, чын художестволы китапларда күпме мәгънә, уй-фикер, хис һәм эстетик байлык катламнары посып ята. Боларны үзең укып, үз йөрәген аша үткәргәндә генә көчле, белемле, мөстәкыйль фикерле шәхес булып өлгерергә мөмкин. Безнең стратегия—заман таләпләренә җавап бирердәй югары зәвыклы шәхес тәрбияләү, туган телебез һәм әдәбиятыбызның язмышы, киләчәге өчен җан атардай яна буын, интеллектуаль көрәшчеләр әзерләү. Шушы бурыч үтәлгәндә генә глобаль киңлеккә, ягъни халыкара масштабларга чыгу, фәнни һәм рухи аралашу, тарихыбыз вә татарлыгыбызны башка халыклар, илләр алдында таныту мөмкинлекләре күбрәк булачак, минемчә. 

Реклама