АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Балтач (Юлсубино)

Балтач (Юлсуба) авылы район үзәге Балык Бистәсеннән 27 чакрымда, тимер юл станциясе Арчадан 70 чакрымда утырган Балтач (Юлсуба) авылы байтак тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗатында телгә алына. Казан ханлыгы чоры авылларын тупланган исемлектә авыл Енсубнно (хәзер Юлсубино), Котлы Бүкәш янында. Нугай юлы өстенә урнашкан дип искә алына (Е И Чернышев мәгълүматы). XVIII йөздә Балтач авылында 112 ясаклы татар яшәгән Бу чыганакта авыл исеме Елсубина (Юльсубино), она же Елсова Балтачи дип бирелгән А. Артемьев җыеп чыгарган авыллар исемлегендә авыл Юлъсубина (Балтачи) дип теркәлгән һәм андагы 116 хуҗалыкта 351 ир-ат 385 хатын-кыз яшәве теркәлгән. Авылда бер мәчет булган И. А Износков авылны болай сурәтли. Авылдагы 137 хуҗалыкта 463 ир-ат һәм 461 хатын-кыз гомер кичергән, алар ислам дине тотканнар. Халык дуга бөгеп сату белән шөгыльләнгән 1898 елда басылып чыккан җыентыкта авыл Юлсубино (Балтач) дип бирелә һәм анда 1190 татар кешесе яшәгән Авылда беренче мәчет бинасы сакланган. Мәхәллә рәсми рәвештә XIX гасыр башында теркәлгән. Авылнын метрика дәфтәрләре 1830 елдан алып барылган. Чыганаклар буенча мәчетнең 1875 һәм 1905 елларда бина кылынуы мәгълүм Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган кирпеч бинасы 1915 елдан сон Казан өязенең Байчура авылы кешесе Мөхәммәтаәли Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгән Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге, башта ризалык бирмәсә дә. мәхәллә халкы куелган таләпләрне үтәгәннән соң (төзеләчәк мәчет мәйданы 20 сажинлык арада чистартылган), мөселманнарның үтенечен канәгатьләндергән 1909 елда беренче мәхәлләдәге 125 хуҗалыкта ир-ат затыннан 442 кеше исәпләнгән Руханилар хакында түбәндәге мәгълүматлар бар. 1853 елның 9 мартыннан гыйбадәтләр Габдрахман Габделхәлимов җитәкчелегендә үткәрелгән. Аңа ярдәмчеләр итеп 1871 елның 15 ноябрендә Нуретдин Фәхретдинов (1845 1909). ә 1899 етның маен та улы Хуҗахан Габдрахманов (туган елы - 1866) билгеләнгән 1902 елның гыйнварында Хуҗахан хәзрәт беренче мәхәлләнең имамы, ә 1911 елның гыйнварында нмам-хатыйб булып расланган Хуҗахан Габдрахмановның кызы - күренекле татар шагыйрәсе Зәйнәп Бәшнрова (1903-1984) Икенче мәчетнең 1887 елда төзелгән бинасы сакланмаган 1884 елның 3 декабрендә Казан губерна идарәсе раслаган проект буенча бу мәчет 1887 елда төзелгән булган Яна оешкан махалланен беренче имам-хатыйбы итеп Чистам өязенои Яна Әм'зэ авы пы (хәзер Татарстанның Октябрь районына керә) кешесе Габдрахман Хэбибуллнн билгеләнгән. Ул 1895 елда Мамадыш өязе Усали авылының беренче мәхәлләсенә күчкән бу урынга Самара губернасы Бөгелмә өя» Әбдекәй авылыннан Мөгаллим Галәэтдин улы Шәмсетдинов сайланган. Өлкән буын авыл исеме барлыкка килү турында болай сөйли. . БеР нича Балта оста™ гаиләләре белән күченеп килеп, бер урынга төпләнергә уйлаганнар Бу тирәләрдә урман булган һәм анда юкәләр үскән Ялга туктаган бапта осталары умарта кортлары сырып алган юкәләрне күреп, соклануларын яшерә алмыйча .тач бал гына икән бу яклар, дин сөйләшкәннәр Авылның исеме дә хатык теленә Дәвамы Башы журналыбызның 6 санында ярашып. Тач балдан Балтачка әйләнгән, имеш. Бу халык уйлап чыгарган этимология. Балтач атамасы төрки халыклар яшәгән урыннарда, Татарстан җирлегендә дә берничә урында очрый. Балтач йә этноним. йә кеше исеме булырга мөмкин Юлсубино исеме кайдан килеп чыккан? Анысын кем кушкан? Шунысы игътибарга лаек, тарихи чыганакларда. Казан ханлыгы чоры авыл атамаларын теркәгән исемлектә авылньщ беренчел исеме Юлсубино (татарча Юлсуба) дип бирелә. Атама барлыкка килү турында халык телендә йөргән, хәтерендә сакланган фикер болай Авылда борын-борыннан бик яхшы җил тегермәне булган, анда он тарту өчен тирә- күрше авыллардан еш килә торган булганнар Менә бервакыт тегермәнгә дип рус авылыннан берничә кеше юлга чыга. Алар Күгәрчен авылына килеп җитәләр һәм тегермәнле авылга ничек барырга дип сорашалар Берничә кеше аларга су буйлап дип аңлатып җибәрә. Ә руслар Юлсубино дигән авыл икән бу дип уйлап китәләр Имеш, шул рәвешле Юлсубино атамасы барлыкка килгән Бу халык тарафыннан уйлап чыгарылган фикер, халык этимологиясе Казан ханлыгы чорында искә алынган борынгы Юлсуба авылы нигезләнгәндә, бу тирәләрдә руслар яшәмәгәннәр Авыл атамасы авылны нигезләгән йә Юлсуба исемле шәхескә, яисә Юлсуба этнонимына нигезләнгән. Борынгы этнонимнар төрки җирлекләрдә кеше исемнәре булып та ныгып калганнар Авыл тарихына, авыл атамасына мөнәсәбәтле яңа материаллар авыл исемнәренең, ягъни Юлсуба һәм Балтач атамалары борынгы төркиләрнең, аларнын дәвам итүчеләре татарларның тамыры еракка, чал тарихка барып җигүен, һичшиксез, тагын да дәлилли Авыл табигате урман-суларга бай. шуның белән матур да. Авыл аша Чошы суы агып үтә. ул Чошы аланыннан башлана Шарлы суы да авыл эченнән ага. Балан елгасы янында элек-электән баланлык булган. Шуңа нисбәтән елга әлеге исемне алган Чишмәләр дә шактый күп. Күгәрчен чишмәсе Күгәрчен авылына бара торган якка урнашкан өчен шулай аталган. Сафа чишмәсен (халык Сапа дип йөртә) шул исемдәге кеше карап торган. Авылда моннан башка тагын Алатай. Изгеләр. Закир бабай, Хөсәен, Күз. Чумар чишмәләре бар. Авылда чишмә-чыганакларга игътибар бик зур Аларны һәр язда авыл халкы тәрбияләп, чистартып, коймаларын буяп, таш булганнарын агартып, агачлар утыртып торалар Авылдагы бер тауның атамасы - Алып бабай чабатасын каккан тау Авыл халкы Алып бабайны үз авылларының борынгы бабасы дип сөйли. Бу бабай зур гәүдәле булуы белән дә күрәзәчелеге белән дә аерылып торган дип искә алалар Бервакыт ул. кыр эшләреннән кайтып килгәндә, ял итәргә утыра, чабатасын кага һәм шул урында тау барлыкка килә Бабай тапкыр һәм зирәк булган Алып баба белән бәйләнешле авыллар борынгы булалар, бу авыл да - борынгы Шарлы тавы дип йөртелә торган тау да авылга ямь өстәп тора Аю күле түбәсе тавыннан хәтта Чистай җирләре күренә икән Югарыда әйтеп кителгәнчә, урманда юкә үскән, агачлар баллы булган, аларны аюлар да яраткан Шул тау янындагы күлдә аюлар су коенган дип сөйлиләр Хәзер бу күл кипкән, ә тау Аю күле түбәсе дигән исем алып калган Каенлык үзәне авыл яныннан башланып урманга кадәр дәвам итә. озынлыгы 2 чакрымнар Хәзерге вакытта алан җәй көннәрендә үләннәргә һәм төрле матур чәчәкләргә күмелеп балкып тора, аның ике ягы-басу Элек бу үзәндә шаулап каен агачлары үскән Ул каеннарны инде кисеп бетергәннәр, ләкин барыбер ул урын чәчелми, ә үзән Каенлык үзәне дип атала Күрше Ямаш анылы белән ике арада Шәйхел күпере бар Элек б\ урында күпер булмау сәбәпле юл йөрү бик авыр булган Шуннан сон авылның Шәйхел исемле бер кешесе: Ямаш белән икарада (ике а/кгда) Бар күперсез бер елга. Адашасың да батасың Күбесенчә шул юлда. - дип шигырь чыгарган. Бу шигырьне район гәзитендә дә бастырганнар. Шуннан сон күпер салганнар, ә күпергә Шәйхел исеме ябышып калган. Урманнарны урманчы исеме белән Әхмәт урманы. Рифат урманы дип атыйлар Аланнар кем печәнен чаба, кем тәрбияләп тора —шул кеше исеме белән йөртәләр Юлларның исемнәре түбәндәгечә:Интәркә, Маш янындагы юл, Чаллы юлы, Тегермәнлек юлы. Авылдагы бер урам исеме игътибарга лаек. Ул-Томски урамы. Шушы урамда яши торган берничә кеше Себергә, Томскига эшкә барып акча эшләп кайта торган булган. Шуна күрә урам шәһәр исеме белән атала башлаган, имеш. Авылда хуҗалыклар саны 380 чамасы. Мәктәп унберьеллык, бинасы ике катлы. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә эшли. Авыл тарихын яктырткан музей да булган, ләкин ул таркалган. Авылга газ кергән, юлларга асфальт түшәлгән. Авылда изгеләр зираты бар Түбән оч зиратына авыл халкы мәрхүмнәрне җирли. Халык зиратны карап тора, коймасы нык Мәетләрне җирләү өчен кирәкле әйберләр тотарга зират эченә яңа йорт салынган. Ярдәмчесез калган өлкәннәргә халык ярдәм итә. Элек авылда мәчет һәм мәдрәсә эшләгән. Революциядән соң мәчет манарасы киселгән, ае төшерелгән. Мәчет хәзер эшли. Мәдрәсә дә бар. Балтач (Юлсуба) авылында хезмәткәр гаиләсендә җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Казан утлары* журналының баш мөхәррире Равил Габдрахман улы Фәйзуллин (1943) туып-үскән. 1990-1995 елларда ул Татарстанның Югары Советы депутаты булып сайлана. Карадуган Карадуган авылы Балтач районында, район үзәгеннән 7 чакрым ераклыкта урнашкан Карадуган атамасы шактый күп тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә искә алына. Е. И. Чернышев мәгълүматларына караганда, бу авыл Казан ханлыгы чорында ук булган Казан өязе теркәү кенәгәләрендә (1602 - 1603 еллар) Карадуган атамасын очратабыз. А. Артемьев (1866 ел) мәгълүматларына караганда, Карадуган авылындагы (Шушма суы буена утырган) 26 хуҗалыкта ислам дине тота торган 112 ир-ат һәм 132 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет, элемтә станциясе, сөргенгә озату этабы булган. Карадуганда XVIII йөздә, төгәлрәк итеп әйткәндә 1878 елларда 41 йорт исәпләнеп, аларда 133 ир-ат һәм 126 хатын-кыз гомер иткән. Авылда бер агач мәчет, элемтә станциясе, тимерче алачыгы, мәйханә һәм оч ашханә була И. А. Износков (1885 ел) авыл турында мондый мәгълүмат бирә: «Арбаш суының уң ярына һәм Себер элемтә юлына урнашкан Карадуган авылында ислам диненә өндәүче Искәндәр исемле изге кеше күмелгән. Бу авылга тагын ислам диненә кире кайткан, ә элек керәшен исәпләнгән татарлар яшәгән Ташчишмә пүчинкәсе дә карый Авылдагы 46 хуҗалыкта 247 ир-ат һәм 237 хатын- кыз исәпләнгән, шуларның 88 ир-аты, 72 хатын-кызы ислам дине тота; 58 ир-ат һәм 57 хатын-кыз исламга кире кайтканнар (элек алар керәшен татарлары булганнар). Ташчишмә пүчинкәсендәге 21 хуҗалыкта исламга кире кайткан 102 ир-ат һәм 106 хатын-кыз яшәгән Тормыш-көнкүрешләре уртача булган Халык иген иккән, он тарткан, тимерчелек белән шөгыльләнгән Авылда элемтә станциясе, 2 ашханә, 2 мәйханә һәм 2 тимерче алачыгы булган. К. П. Берстель җыеп бастырып чыгарган җыентыкта (1908 ел) Карадуганда 549 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә. В II. Семенов редакциясендә басылып чыккан (1901) күп томлы тарихи чыганакның 5 нче томында авыл искә алына. Наҗия Борһанова язуына караганда, Карадуган авылы халкы июнь ае ахырларында күршедәге Арбаш, Югары Кенә. Түбән Кенә, Кенә башы, Таузар. Югары Шубан, Түбән Шубан кешеләре белән Кенә җыены бәйрәм иткән. Карадуган авылында Мортаза байның 1911 елда салдырган кунакханәсе 1734 номеры белән «Татарстан республикасы: тарих һәм мәдәният һәйкәлләре» дигән китапта теркәлгән. Карадуган атамасы нәрсә аңлата? Карадуган - кара һәм дуван сүзләре кушымтасыннан тора Кара төс белдерә торган нугай (кыпчак) этнонимы. Этник яктан чыгып караганда, нугайлар ике төркемгә бүленәләр: ак нугайлар һәм кара нугайлар Телләре дә ак нугай һәм кара нугай диалектларыннан тора Кара нугайдан кала кара берәмлеге белән түбәндәге этнонимнарны атарга мөмкин булыр иде: каракалпак, каракидан. каракыргыз. кара палахалылар. карабүрекле, таулы карабахлар, каракыпчак. каратабын. кара болгар, карабаганалы. кара сираклы, каратума, каратанып. каракытай. каратаулы. каракалмык, каракойлы. каракөзәк. карачогды һ 6. В В. Бартольд фикеренә караганда, төс белдерә торган сүзләр күпчелек очракта җир йөзенең символик рәвештә төс белдерә торган төшенчәләре белән тәңгәл киләләр кара-төньяк, сары яисә ак-көнбатыш, кызыл - көньяк, күк көнчыгыш Карадуганның дуган өлеше төрки дуван этнонимына барып тоташа. Дуваннар, күрәсең, безнең төбәккә кыпчаклар, аерым алганда нугайлар белән килгәннәр Татарстанның Казан арты төбәгенең кайбер сөйләшләрендә иренләшмәгән «а* авазы кулланыла. Диалектолог Н. Б. Борһанова язуына караганда, бу аваз акустик яңгырашы ягыннан нугай төркеменә керә торган төрки телләрнең «а» авазына якьж Ул Казан арты халкы теленә XV XVI йөздә нугай этносы белән килеп кергән Татар халкы этногенезына нугай этносы катнашуы турында Миркасыйм Госманов. Әхмәт Булатов. Ләйлә Махмутова, Наҗия Борһанова. Равил Фәхретдинов, Марсель Әхмәтжднов һәм башка галимнәр язалар Дуван этносы күп кенә төрки халыклар килеп чыгышына катнашкан С. М Абрамзон мәгълүматларына караганда, дуван этносы кыргызларның черик кабиләләре составында очрый. Галимнәр язуына караганда, дуван кыргызларның чонг-багыш кавем кабиләләре составында, дувана рәвешендә үзбәк-кураминнар этногенезына, башкортлар формалашуга катнашкан Тарихи чыганакларда 1664 елда Казан юлы өстендә Дуван өязе теркәлгән 1713 елгы документларда Елкичи-Дуваней вотчинасы искә алына XVIII йөзлә Россиядә үткәрелгән Генераль ызанлау материалларында Уфа өязендә Дуванай. Бәләбәй өязендә Удельный Дуван, Монастырь Дуваны авыллары барлыгы әйтелә Элекке Дон гаскәрләре өлкәсендә Дуван авылы һәм аның янында Дуван исемле коры елга теркәлгән Пермь өлкәсенең Кунгур районында Дуван суы буенда Дуван авылы утырган Молдованың Чадыр Луган районында Дуван үзәне янында Казаклия Чадыр авылы бар Элек бу урында нугай авылы Дуан урнашкан булган Каспий диңгезе ярындагы Карадуван бистәсе - нугайларның элекке башкаласы Шулай итеп, дуван кавем-кабиләләре күп кенә төрки халыкларны, шул исәптән татар халкын формалаштыруда да катнашканнар Карадуган аксакаллары сөйләвенә караганда, элек авылның бөтен тирә-юне калын урман булган Авыл халкы якындагы Таузар авылыннан күчеп килеп утырган Карадуган халкы телендә Урта басу. Коры яисә Чәткәнә. Баклауш (Хатнә). Мнржән су-инешләре, Каракүл исемле атамалар еш кулланыла Яңа Дуван (татар). Иске Дуван (чуваш) авыллары Тау ягы төбәгенең Чүпрәле районында да бар Рус Дуваны авылы да булган, ләкин хәзер ул беткән Яңа Дупандагы (1859) 42 йортта 143 ир-ат һәм 158 хатын кыз ә Иске Дунайдагы 39 йортта 136 ир-ат һәм 138 хатын-кыз яшәгән. Рус Дуванында йортлар саны бары ун булган. Анда 42 ир-ат һәм 45 хатын-кыз исәпләнгән Яңа Дуван авылы тирәсе дә географик берәмлекләргә шактый бай Аның яныннан Чынлы су буе. Кала елгасы. Кураклы. Чик. Ком. Илмәк. Кирәмәт. Багур. Оч кизләү. Каен, Чиялек. Чик һәм башка елгалар ага .

Реклама