АМАЗИГЛАР КЕМНӘР АЛАР?

Амазиглар белән беренче тапкыр 1972 елда, Судан республикасында тәржемәче булып эшләгән вакытта очраштым. Алар Судан геология оешмасында вакытлыча ялланып җир казу, бораулау, скважиналарга су китерү кебек һ.б шунлыирак эшләрне башкаралар иде. Совет геологлары, геодезия белгечләре ул елларда Суданнын казылма байлыклары картасын төзү белән мәшгуль. Амазигларнын гарәп телендә сөйләшә белә торган җитәкчеләре бар иле Барлык боерыкларны ул гына бирә һәм нәрсә эшләргә кирәклекне бик кыска гына итеп анлата да белә иде Кичләрен алар үзләре генә җыелышып ашларын ашыйлар, җырларын җырлыйлар Амазиг булмаган бер генә кешене дә араларына кертмәсләр иде Ни булса шул булыр дип. бер кичне амазиглар янына бардым һәм аларнын җырларын тыңларга рөхсәт сорадым Башлыклары белән сөйләшкәнне барысы да астан гына карап күзәтеп гора башладылар. Кулымдагы “Сокол" исемле кечкенә радиомны кабыздым да амазигларнын башлыгына тоттырдым Ул үзенен янында урын күрсәтте һәм ике көпшәле итеп камыштан ясалган кыска гына бер уен коралын мина бүләк итте. Мин аларнын җыр-моңнарын озак итеп тынлап утырдым ул кичне. Бик моңсу иде ул көйләр. Гарәпләр белән бер чүлнен балатары булсатар да һәм тыгыз аралашып яшәсәләр дә. көйләрендә уртаклык тапмадым, хәтта дини эчтәлектәге җырлары да башкача. Шулай итеп, мин амазиглар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алдым Гарәп дуслар мине гел кисәтеп торсалар да. амазигларга ихтирамым ныгый гына барды Беренчедән—амазиглар тарихын үз халкыбызның тарихи фаҗигасенә охшаттым, икенчедән-курку белмәс, шул ук вакытта эчкерсез, ифрат садә күнслгә ия халык, күзгә туп-туры карап сүзләрен әйтәләр, ярдәмчелләр, соңгы кисәк икмәкне дә мохтаҗ кеше белән бүлешәләр Низаглы хәлләр чыкканда да арка яктан һөҗүм итмиләр, күзгә-күз. йөзгә-йөз торып сугышуны артык күрәләр. Ә хәзер амазигларнын тарихына күз салыйк.. Галимнәрнең фаразлавынча. бәрбәриләрнен төньяк Африка җирләренә килеп урнаша башлауларына унбер мен елдан артыграк вакыт узган икән Бу бик горур халыкның борынгыдан килгән үз исеме-амазиг. ягъни хөр. ирекле кеше Амазиглар яшәгән җирләрне финикиялеләр, румлылар. вандаллар, византиялеләр, испаннар, итальяннар, төрекләр, французлар басып алган Географик урыны да мона сәбәпче булгандыр, мөгаен. Чөнки Марокко белән Европаны ундүрт чакрым киңлегендәге Гибралтар (гарәпчә исеме Жәбәл әт-Тарыйк) бугазы гына аерып гора Римлылар амазигларны мауруслар. маврлар, ягьни кара төнлеләр дип атап йөрткән Бу исем бүгенгәчә сакланып калган Гәрчә амазиглар ак тәнлеләр расасына керсәләр дә. Сигезенче гасырнын 681 елында гарәпләрнең данлы каһарманы Окьба бин Нәфигь, амазиглар илен византиялеләрдән азат итеп, гарәп халифатына кушып куя. Бертуктаусыз үзара сугышып, кан коешып яткан амазиг кабиләләренең күпчелеге үзләре теләп ислам динен кабул итәләр Ислам дине таркау кабиләләрне берләштерә, мәчет-мәдрәсәләр төзетә һәм иң мөһиме—амазиг халкын юкка чыгу тан саклап кала 12. .к у • м т Гарәп әмире Муса Ибне Носәйр 705 елда яна яулап алынган җирләрне мәгъриб исеме белән атап йөртергә дигән әмер чыгара 808 елда хакимияткә яна әмир Идрис Икенче килә. Шул елларда Мәгъриб корольлеге оеша башлый һәм XX гасыр башына кадәр бәйсез дәүләт булып яшәп килә. Бүген амазиглар бүлгәләнгән хәлдә Африканың алты илендә яши: Мароккода. әл-Жәзаирда(Алжир). Мисыр Гарәп Республикасында. Туниста. Мавритания Ислам Республикасында. Ливия Гарәп Халык Жәмаһириясендә. Бүгенге Марокко корольлегендә амазиглар халыкның 60% тәшкил итсәләр дә, аларнын бернинди милли хокуклары юк. Хакимият аларны тизрәк гарәпләштерү сәясәтен алып бара. Амазиглар ана телендә белем алудан мәхрүм ителгән. Амазиг телендә китаплар, газета-журналлар нәшер ителми, радио-телевидение тапшырулары да юк. Бүгенге көндә амазигларның саны 20 миллионнан алып 40 миллионга кадәр дип фаразлана: 50% Мароккода. 30% әл-Жәзаирда. 20% Туниста. Мисырда. Ливиядә. Франциядә 1,2 млн. амазиг яши. шулай ук Бельгия, Голландия, Германия. АКШ. Австралия кебек илләрдә дә амазиг җәмгыятьләре яшәгәнлеге мәгълүм Бу мәгълүматлар 1997 елда Канар утрауларында узган Бөтендөнья амазиглары конгрессында хәбәр ителә. Бөтендөнья амазиглары конгрессы 1995 елда Франциядә оешкан иде. Ул елларда Марокко хөкүмәте амазиглар турында ишетергә дә теләми иде әле. Аурупа дәүләтләрендә яшәүче амазиглар арасында сәүдә белән көн күрүчеләр дә. студентлар, язучылар, табиблар, халыкара хокук белгечләре һәм башка бик күп укымышлы кешеләр бар Алар, кайда гына булсалар да. газиз ватан бер генә була дип. үз ватаннары белән тыгыз элемтәдә яшиләр, анда калган кардәшләренә, туган кабиләләренә һәртөрле ярдәм итеп торалар. Чит илләрдә белем алып кайткан укымышлы амазиглар милләттәшләренең хокукларың яклаучы көрәшчеләр сафына басалар. Рәсми хакимият амазиг балаларына үз исемнәрен куюны катгый тыя. гарәпчә исемнәрне генә кушарга рөхсәт итә. Амазиглар яшәгән авыл, шәһәр исемнәре дә бары гарәп телендә генә аталып йөртелә Амазиг мәдәни хәрәкәте оешмалары тарихны укыту китапларын дөрес итеп, хакыйкатьне бозмыйча язуны һәм яңадан бастырып чыгаруны, амазигбәрбәр теленә Мароккода рәсми статус бирелүне таләп итәләр. Бүгенге Мароккода гарәп телендә нәшер ителгән тарих китапларында амазиг-бәрбәриләрнең үткәне бары кара төстә генә языла һәм җаһил кавем итеп тасвирлана. Тагын бер тапкыр тарихка күз салыйк әле. 1912—1956 елларда Марокко Франииянен протектораты хәлендә яшәде Баскынчылар амазиглар-гарәпләр арасында монарчы яшәп килгән каршылыкларны бик оста итеп файдаландылар. Менә бер генә мисал: колониаль хакимият махсус хәрби уку йорты ачып укырга амазиг яшьләрен генә алды Әлбәттә инде укыту француз телендә генә алып барылды Бу уку йортында амазиг баларын диннәреннән ваз кичтерү өчен барлык мөмкинчелекләр дә тудырылган була. Училищеда саф күңелле, самими табигатьле мөселман амазиг егетләренә төрле өстенлекләр вәгьдә ителә, махсус әзерләнгән миссионерлар аларны ата-бабалары диненнән ваз кичтерәләр. Шулай итеп, хәрби училищедан алар инде христиан динендәге бәрбәри ялчы-офицерлар булып чыгалар Француз гаскәриләренең өр-яңа хәрби киемен кигән амазиг егетләрен гарәпләр өстеннән күзәтчелек итә торган хәрби җәза төркемнәренә кушалар Колониаль хакимият монын белән ике җитди проблемадан котыла: беренчесе—гарәпләр- амазиглар арасында яшәп килгән киеренкелекне тагын да катлауландыра, икенчесе— амазиг халкы арасында колонистларга тугрылыклы, үз халкының мәнфәгатенә битараф булган ялчы катлам булдыра, бердәмлекне эчке яктан таркатуга ирешә Бүгенге Марокко (гарәпчә Мәгъриб) хакимияте амазиг-бәрбәриләр мәсьәләсен иртәме-соңмы барыбер хәл итәргә тиеш булачак. Батыр йөрәкле бу халык һәртөрле кимсетүләрне, чикләүләрне күп күрде, озак чыдады. Бернәрсә дә бу дөньяда мәңгелек түгел, һәрнәрсәнең бер ахыры-чиге була. Амазиг-бәрбәриләр проблемасы төрле халыкара форумнарда тикшерелә башлады. Аурупа матбугатында да Марокко амазиг- бәрбәриләрнен тулы хокукларын яклап язылган мәкаләләр басылып тора. Марокконы танып белергә теләгән кеше Дрис Шрәйби хикәяләрен укый ала. Франиуз телендә ижат итүче бу язучы—амазиг-бәрбәри халкынын күренекле улы. Ул. горбәтлектә яшәргә мәжбүр булса да. үз иленен сулышын тоеп, анын кайгы хәсрәтләрен йөрәге аша уздырып, газиз мәдәниятеннән аерылмыйча ижат иткән Дрис Шрәйби әсәрләре гади тел белән язылган, бик жинел укыла. Анын күп кенә хикәяләрен укып, язучының үз язмышын да күзалларга мөмкин Дрис Шрәйби хикәяләре Марокко матбугатында гарәп телендә бик аз басылган Анын әсәрләрен туган илләре Марокконы. әл-Жәзаирны. Тунисны калдырып бәхет эзләп Аурупага киткән һәм шунда яшәп калган гади кешеләр яратып укыйлар Чөнки бу хикәяләрдә аларнын карашы, бәхетсез тормышлары бәян ителә Дрис Шрәйбинең бер хикәясендә Америка Кушма Штатларыннан килгән бер хәрби кеше гарәп үсмереннән болай дип сорый: —Син кем. французмы"’ Үсмер егет: Юк, дип җавап биргән Америкалы: Телен французча, киемен лә аурупача. син сон кайсы кавем баласы? Үсмер: Мин гарәп Америкалы: Гарәп телендә сөйләшүче, гарәпчә киенүче чын гарәп кешесен кайдан табарга була сон? Үсмер егет: Әнә тегендә, дип ымлап каберлеккә таба күрсәтә Мароккодан Дрис Шрәйби. М Хәйреддин. әл-Жәзаирдан Кәтиб Ясин. Мәүлүд Мәммәри, тунислы Альбер Мемми кебек язучылар гарәп әдәбиятында беренчеләрдән булып тормышка янача тәнкыиди күз белән карап, чынбарлыкны тасвирлап ижат итүчеләр. Алар барысы да әсәрләрен француз телендә язалар әмма аларда күтәрелгән проблемалар гарәп дөньясыннан алынган. Алты ел элек. 2000 елда француз телендә Мөхәммәд әл-Әйуби төзегән "Бәрбәр халык әкиятләре" китабы басылып чыкты. Автор аларны 1990—1997 елларда Марокконың бәрбәриләр яши торган Урга диңгез буйларында җәйрәп яткан Риф төбәгендә. Әйт-Вәрйагел районында язып алган Бу китапка амазнг-бәрбәриләрисн тылсымлы әкиятләре тупланган Бәрбәри әкиятләренең эчтәлегендә башка халыкларнын әкиятләренә охшашлыкларны да табарга, очратырга мөмкин. Шул урында амазиглар турындагы сүзебезне туктатып торыйк, аны бераз соңрак дәвам итәрбез... Күптән түгел (19-21 апрельдә) Казан дәүләт университетында Рәсәйгарәп диалогы исеме астында халыкара фәнни конференция б>.гып узды Бу конференциядә Сүрия. Мисыр. Тунис. Мароккодан килгән күренекле галимнәр катнашты. Гарәп дәүләтләре берлеге каршындагы АЛЕКСО оешмасының генераль директоры, фәннәр докторы Мөнжи Буснинанын Казанга икенче тапкыр килүе Ул университетның 200 еллык юбилее бәйрәмендә катнашкан иде. Бу юлы та ул үзенең чыгышында татар мәдәнияте, тарихы, әдәбияты белән гарәпләрне дә таныштыру кирәклеген әйтте Зур мәдәнияткә ия булган бу бөек халык турында гарәп ияләрендә өлегә бик аз беләләр, диде ул. Мароккодан килгән галим, фәннәр докторы Габдеррәхим ал-Гатави мина үзенең фәнни хезмәтләрен бүләк итте Бу хезмәтләрдә татар хачкы. анын тарихи үткәне, әдәбияты, мәдәнияте турында язылган. Ул—Рабат шәһәрендә урнашкан Мөхәммәд Бишенче исемле университетта гуманитар фәннәр факультетында профессор Шуны да әйтеп узыйк гарәп дөньясында чыга горган бер генә газета-журналда да татар халкының тарихына, аның галимнәре Габденнасыйр Курсавн Шиһабетдин Мәржанига багышлап зур хөрмәт белән язылган бер генә мәкаләнең дә моңарчы басылып чыкканы булмады Бу галим үзенең “Нәфазу губарин-нисьян гьән бәгьзи әмҗәли шәгьби Татарстан" (Татар халкының тарихтагы игелекле гамәлләрен оныттырырга маташучыларның хәтерен битарафлык тузаныннан арындыру ) мәкаләсен инглиз, франиуз. рус. тагар галимнәренең фәнни хезмәтләренә таянып язган. Казан университеты китапханәсендә саклана горзан гарәп телендәге кулъязма китапларга галим аеруча игътибар иткән һәм алар турында “Әт-Тәэрих нәл-фикьһ". “Дирасәг фи мәфаһим исламийә" исемле китапларында тәфсилләп язып та чыккан Бу могьтәбәр зат татар галимнәренең хезмәтләрен ислам дөньясында танытуның зарурлыгын, үзенең чыгышында, берничә тапкыр кабатлап әйтте Аның сүзләрен Бөтен гарәп язучылары берчегенең башлыгы Гали Укьлә Ирсли да куәтләде һәм кичекмәстән татар әдипләренең әсәрләрен гарәп теленә, гарәп телендәге матур әдәбиятны татар һәм рус телләренә тәржемә итә башларга кирәк диде Түбәндә тәкъдим ителәчәк амазиг-бәрбәриләрнен ТЫЛСЫМЛЫ ӘКИЯТЕ “Солтан кызы һәм 101 киселгән баш" дип атала.. Бер бик дәһшәтле солтанның бердәнбер кызы гына булган, ди.Солтан кызын бик яратканга аның шуклыкларына исе китмәгән, нәрсә генә эшләсә дә аны гаепләмәгән. Берзаман кыз әтисенә әйткән ди: «Көннәр буе бу сарайда синең хатыннарың, колларың арасында ята-ята туеп беттем, тыным кысыла башлады. Атка атланып сәяхәткә чыгасым килә. Ялгызыма гына күңелсез булачак, шуңа күрә миңа атта яхшы чаба белгән кырык яшь кызны табып юлдаш итеп җибәр», дигән. Солтан барлык кабиләләргә үзенең әмерен җиткергән. Озак та үтми, барлык кабиләләрнең иң мөхтәрәм аксакаллары солтан яшәгән Дәр әл- Мәкзен шәһәренә кызларны атка атландырып китереп тә җиткергәннәр. Солтан кызы атына сикереп тә менгән һәм җилдәй җитез итеп атын чаптырып китеп тә барган, ди. Әлбәттә, теге кырык кыз да аңа ияргәннәр. Көннәр уза торган. Ә кызлар кырларны, урманнарны, дәрьяларны кичкәннәр, рәхәтләнеп ял иткәннән соң кире әйләнеп кайтканнар, имеш. Бу хәбәр кабиләләрнең аксакалларына да барып ирешә. Алар, кызларның язмышы өчен борчылып, солтанга төрледән-төрле бүләкләр алып тагын сарайга килгәннәр дә капка төбендә кырык үгезне корбан чалып, солтаннан кызларны кайтарып җибәрүен ялварганнар. Солтан вәгъдә биргән бирүен дә. Үз кызын чакырып, солтан аңарга болай дигән: —Аксакаллар кызларының тагын сиңа ияреп урман-кырларны гизеп йөрүләрен теләмиләр. Мин аларны кире өйләренә кайтарып җибәрәм, ә сине кияүгә бирәм. Кыз әтисенә: —Кем дә кем сугышып мине җиңә алса, мин аңарга гына кияүгә чыгачакмын.—дигән. Билгеле инде, солтан яраткан кызының куйган шарты белән ризалашкан һәм бөтен ил халкына: " Кем дә кем минем кызым белән сугышып аны җиңсә—ул минем киявем һәм варисым булып калачак",—дигән хәбәрне тараткан. Бу хәбәр илнең барлык почмакларына тарала. Барлык кабиләләрнең курку белмәс яшь җилкенчәкләре күңелендә, солтанның кызына әйләнәм дә аның тәхете варисы булачакмын, дигән өмет чаткысы кабына. Солтан сараена беренче батыр килеп тә җитә. Ул баскан җирендә биеп торучы сугыш атына атланган, ә кулында кылычы ялтырый. Солтан кызы да атына атланып чыгып җитә. Ике арада алыш башлана. Кызның осталыгы, батырлыгы бар халыкны таң калдыра. Күп тә үтми, ул егетне атыннан бәреп төшергән уңайга аның башын чабып өзә. Мескен егетнең башын солтан сараеның капка баганасына асып куялар. Ләкин егет халкын моның белән генә куркытып буламыни, солтан кызы белән көрәшергә дип яңадан- яңалары килеп кенә тора. Кыз да бик чая. үткен зиһенле, батырларча сугыша Ул һәрвакыт җиңүче булып кала һәм җиңелүчеләрнең саны йөзгә җитә. Бер авылда бик ярлы һәм үзе бик тә ямьсез бер көтүче яшәгән, ди Беркөнне ул да өенә кайтып солтан сарае капкасындагы хәлләрне әнисенә сөйләп биргән, ди. Ана мескенкәй, бөкре, бөтен тәнен тилчә баскан шыксыз улының бу сүзләрен ишетеп бик гаҗәпләнгән, шулай булса да аның өметен кисмәгән. Аның үзсүзле улы, йорттагы карт алашага атланып, солтан кызы белән сугышырга китеп барган. Әнисе дә аңарга ияргән. Мескен ана бәхетсез улының солтан кызы белән сугышуын карап торган. Көтүченең башы да җиргә тәгәрәгән. Моны күргән ана солтан кызы янына килеп: "Капкагызга асылган йөз баш җитәр инде сиңа, бир миңа газиз улымның башын, минем аны туган авылыма алып кайтып җирлисем ки\э,»—дигән. Солтан кызы риза булган. Ана, өстеннән ямалып беткән иске җиләнен салып, улының башын шуңа ураган да, җансыз калган гәүдәсен аркасына күтәргән килеш, бер каби\әдән икенче кабиләгә барып, солтан кызына каршы тора алырлык батыр егетне эзләп йөргән, ди. Аәкин күпме генә йөрсә дә андый баһадирны очрата алмаган. Мескен ананы бер карт күргән һәм аңарга болай дигән —Син чишмә янына бар, батырларның батыры һәркөн үзенең яраткан бахбаен шул чишмәдән су эчертергә алып килә Ул килер алдыннан гына чишмә суын болгатырсың Бу хатын нәкъ шулай эшләгән дә Батырларның-батыры озакламый чишмә янына килеп тә җиткән. Ат болганган суны эчмәгән. Шунда басып торган карчыкны күреп, егет ачу белән: —Әй син, җен карчыгы, нигә чишмә суын болгаттың?—дип кычкырган Мескен ана аңарга барысын да сөйләп биргән. Моны ишеткәч, батыр егет атына атланган да патша кызы белән сугышырга дип сарайга юл тоткан. Ул кая һәм нәрсә өчен барганлыгын әтисенә дә сөйләп биргән Егетнең әтисе улының теләгенә каршы чыкмаган, ләкин улын сынап карарга теләгән, һәм, үзен танытмас өчен, башына япма ураган да атына атланып сугыш булачак урынга барган. Шулай итеп, батыр егет каршына үзенең әтисе сугышырга чыккан Егет җиңгән һәм кылычы белән селтәнеп "дошманын" үтерергә җыенганда гына., әтисе йөзен ачкан! Моны күргән егетнең кылычы кулыннан төшеп киткән. «Мин синең батырлыгыңны сынап карыйсым килде Хәзер инде, улым, синең җиңәчәгеңдә шигем юк»,—дигән әтисе Солтан кызы да килеп җиткән Кыз егетнең күзләрен күреп беравык һушы китеп карап торган да атыннан җиргә сикереп төшкән һәм егет алдында тезләнеп: —Мине үзеңә ал, өйлән миңа,—дигән. Солтан кызы әтисенә кайтып. —Мине батырларның-батыры һәм матурларның-матуры бик булдыклы бер егет җиңде, мин аңарга кияүгә чыгарга ризалаштым,—дигән Солтанның һич кенә дә кызыннан аерыласы килмәгән, һәм егет кызны сорарга килгәч, аңарга —Кызым үлде шул инде, без менә ничә көннән бирле кара кайгыга батып утырабыз. Менә бу халык безнең кайгыбызны уртаклашырга җыелды,—дигән. Егет ышанмаган һәм үзенең атына атланып юырткан бит каберстанга. Аңарга, солтан кызын менә шунда җирләделәр, дип бер каберне күрсәткәннәр. Егет каберне казытып ачтырган Менә шунда солтанның ялганы фаш ителгән. Солтанга кызын кияүгә бирүдән гайре бер чара да калмаган Зурдан кубып туй иткәннәр Туйдагы ризыкның муллыгы турында сөйләп тә, язып та бетерерлек булмаган. Шулай итеп, курку белмәс батыр йөрәкле солтан кызы үзенә лаек булган ирне тапкан, ди.

Реклама