СӘХНӘБЕЗ КАҺАРМАННАРЫ

Зәкия Туишева

Татар театры сәхифәләренә күз салсак, анын тарихында өч хатын-кызнын сәхнә эшчәнлеге аерым урын алып торганлыгын күрербез. Беренче карашка атар берберсенә охшамаганнар да сыман. Тик аларны берләштерә торган ниндидер уртаклык бар: алар артист булу белән бергә, һәркайсы театрнын ин киеренке, хәлиткеч мизгелендә дилбегәне үз кулларына алып, кирәкле юнәлештә театр сәнгатен үстерүдә зур көч сарыф иткән шәхесләр. Алар-Сәхипжамал Гыйззәтуллина-Волжская. Рәшидә Җиһаншина, Зәкия Туишева. Беренчесе «Нур» труппасын төзегән, татар сәхнә сәнгатендә романтик юнәлешне барлыкка китергән, икенчесе-әйдәп баручы актриса булу белән генә чикләнмичә, Г. Камал театрының ин авыр көннәрендә житәкчелек вазифаларын үз жилкәсенә күтәргән, андагы буыннар арасындагы эзлеклелекне үзара ялгап, коллективны ил күләмендә танытуга үзеннән өлеш керткән оештыручы, өченчесе исә-Әлмәт театрын кин жәмәгатьчелеккә таныткан актриса һәм режиссер, шулай ук коллективның җилкәнсез калган мизгелендә, олы яшьтә булуына карамастан, анын жднын кире кайтарган, берсеннән-берсе кызыклы спектакльләр тудырган Зәкия ханым. Сүзебез анын турында. Бер язмасында ул үз биографиясен болай дип башлый «Мин элекке Самар губернасы Чаллы башы авылында 1919 елда туганмын Әтием мулла буларак, 1925 елны Татарстанга Яна-Әлмәт авылына күчеп килгән, 1928 елда, әтием үлеп, ятим калганмын Ул чорга хас булганча, әтиемнең мулла булуы балачак һәм үсмер гомеремә бик күп һәм зур күнслсезлекләр тудырган Шуларнын берсе—беренче классга укыганда мәктәптән кудылар Шунысы кызык күңелемдә никадәрле генә кимсенүләр, сызланулар булуга да карамастан, кара тап урнашмаган, һаман яктылыкка омтылыш, эзләнү булган' Театр сәнгатенә мәхәббәтем, яхшы хәтерлим, бик иргә, мәктәптән чыгарылгач уянды Мәктәпкә кергәнче үк инде мин яхшы укый һәм яза. ул вакытта ук Тукайның шактый шигырьләрен яттан белә идем. Авылда «Нардом* бар-шунда авылның алдынгы яшьләре катнашы белән театрлар куя башладылар Әлбәттә, анда балаларны кертмиләр иде, тәрәзә төпләреннән кыш булса, муенга кар тутырып, җәй булсакычыткан белән куалар иде Әле дә хәтеремдә көз көне иде. ничек күренмичә «Нардом»га үтеп керә азганмындыр, ләкин мин эскәмияләр астында ята идем Бистә белән авыл арасындагы күпер җимерелгәч, суфлерның килә алмавын әйттеләр, репетициядән таралырга куштылар Шулай чыгып барганда, мине тотып а.иылар бит! Җилде рәтен куып чыгарганда, күрше Сәмигулла абзый «Җәмәгать, бу кыз яхшы укый, әйдәгез карап карыйк, берәр нәрсә чыкмасмы?» ди Ку лдан күчерел ән китап тоттырдылар, мин исә куркудан «су кебек эчәм* Шуннан мин бу гүтәрәкнен суфлеры булып китәм, репетицияләр барганда кесәгә ипи тыгам, аякка чабата бәнлнм дә кош кебек очам! Менә «театр* көне килеп җитте! Мине суфлер будкасы зченә яшик куеп утырттылар югыйсә буй җитми' Атдыма зампа куйдылар зал шыгрым тулы, башланды «театр*! Пьесаны яттан бсләм. әйтеп тә торам, уенны да карыйм. кемгә эләккән бу бәхет!—«Сүнгән йолдызлар» спектакле бара. Ах-ух килеп, елыйелый карыйлар. Аннан сон «Зәнгәр шәл»не әзерли башладылар. Мин бу абыйапалар өчен бик кирәкле кеше булып киттем, үзеңнең кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк булуыңны белү нинди бәхет! Ул Сәмигулла абыйлар, Бәдәр, Җиһан апаларга шул вакытта театр сәнгатенә сүнмәс мәхәббәт уятулары өчен, алай гына да түгел, ятимлек суккан бала күңеленә шифалы дулкын бөркүләре өчен мен-мең рәхмәтләр укыйм! Мәктәпнең 7 классын тәмамлагач, 1937 елда Казанга укырга дип киттем, театр мәктәбе булмаганлыктан, ФЗОга укырга кердем. Ә 1938 елны Академия театры каршында студия ачылгач, имтихан тотып, шунда укый башладым, гомерлек теләгемә ирештем». 1941 елда шушы студияне тәмамлаганнан соң, Зәкияне театрның ярдәмче составында актриса буларак эшкә калдыралар. Ләкин анда ана уйнарга насыйп булмый-илдә Бөек Ватан сугышы башлана һәм аның өчен тәүге сәхнә мәйданы булып эшли. Бөтен йөрәк җылысын яралы сугышчыларга багышлый, иптәшләрен үлемнән саклап калу өчен үз канын да җәлләми. I Украина һәм Көнбатыш фронтлар составында шәфкать туташы буларак Калугадан алып Берлинга һәм Прагага кадәр сугыш юлы үза. 13 енче Армиянен 121 нче Кызыл байраклы Армия дивизиясенең шәфкать туташы Зәкия Туишева Кызыл йолдыз ордены һәм «Сугышчан батырлыклары өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне жингән өчен». «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 20 ел» һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Шулай итеп, олы сәнгать дөньясына ул, меңнәрчә чакрым фронт юлларын узып, бик авыр һәм озак якынлаша. Аннан соң да. сәхнәгә кире кайткач та, аның язмышы тәгәрмәч өстендәге күчмә театр тормышы белән бәйле. Янәдән Әлмәт театрында куелган спектакльләрдә бихисап рольләр уйнап. Зәкия Туишева әле тагы да меңләгән чакрым газаплы һәм мавыктыргыч юллар уза. Шулай итеп, жинү шатлыгы һәм тантанасы Зәкиянең элеккеге театр турындагы хыялларын уятып җибәрә: кыз кабат сәхнәгә әйләнеп кайта. Башта ул Республика күчмә һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрларында чыгыш ясый, ә 1951-1976 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында—артистка һәм режиссер. Театрга килгән көннәреннән үк ул үзен төптән уйлаучы сәхнә остасы итеп таныта. З.Туишеваныи иҗат чалымнары ачык һәм якты. Сәхнә алымнарынын төп сыйфаты лирик башлангычның тормышчан дөреслек белән үрелеп баруы Ул тудырган образлар һәрвакыт төптән уйланылган Моннан тыш Зәкиядә режиссерлык эшчәнлегенә дә хирыслык сизелә башлый 3. Туишева «Гөлмәрфуга» ролендә. 1954 ел. туган иленең бомба һәм гранаталар шартлавыннан теткәләнеп беткән фронт кыры була. Кичәге студенткалар-җан дусты Бикә Шакирова белән бергә алар үзләре теләп фронтка китәләр, дивизион клубта эшли башлыйлар. Анда алар сугышчылар алдында җыр-бию, сәхнә әсәрләреннән алынган әдәби өзекләр белән чыгыш ясыйлар. Ә фронт һөҗүмгә күчкәч, Зәкия дә Вазыйфасын үзгәртә— сугыш беткәнче медсанбатта шәфкать туташы япь-яшь кызлар, икесе ике чорныкы, икесе ике милләт вәкилләре булсалар да, аларнын шуклыгы, яшьлек ташкыны һәм максатларына ирешүгә куйган көрәш алымнары берләштерә Менә бу образлар, ин беренчеләрдән булганлыктан минем өчен аеруча кадерлеләр. Ә инде артистлык хезмәтемдә үзем өчен, рухымда тирән эз калдырган, тамашачыда зур кызыксыну, театр сәнгатенә мәхәббәт тудырган һәм минем ижат юлымда борылыш ясаган каһарманнарнын берннчәсен атап китәргә туры килер Алар-Ф.Бурнашнын «Яшь иөрәкләр.ендә Сәрби. АОстровскийнын «Гаепсездән гаеплеләр-ендә Кручинина. И Франконын «Урланган бәхет»енлә Анна. АТыйләжевнен «Яланаяклы кыз-ында Әлфинур, Ч.Айтматовның «Анам кыры-нда Тулганай, М.Кәримнен «Ай тотылган төнендә»-Тәнкәбикә. Саный китсән. батар бик күпкә җыйналыр иде.» Актрисанын ижат биографиясендә тәүге елларда аеруча тирән эз калдырган, образны калку итеп сурәтләгән рольләр арасында А Островскийнын «Гаепсездән гаеплеләр»ендә Кручинина һәм И Франконын «Урланган бәхет*ендә Анна образлары Характер бөтенлеге, максатчанлыгы ягыннан бу ике образ актрисанын холык-фигылснә аерата да туры киләләр сыман, хатын-кызнын бәхетне ничек аңлавын рәвешлиләр. Актрисанын каһарманнары кочле рухлы, тәвәккәлләр. Күктән ингән мәхәббәт хисенә тугрылык саклаган хәлдә, алар гаделсезлек белән очрашкач, үзләрендә аңа каршы торырлык көч табалар. Беренче чиратта З.Туишева үз героиняларынын әхлакый нигезен эзли. Катлаулы драматик халәт, куәт таләп иткән әлеге образлар яшь актрисаны яхшы ук чыныктыра, тиз арада үзен халыкка танытып. Әлмәт театрының әйдәп баручы артисткалары рәтенә бастыра Ә менә 3.Афиногеновның «Машснька» пьесасындагы төп героиня образын З.Туишева бөтенләй үзгә калыпта хәл итә. Әлеге характерлы рольне башкарудагы сәхнә үзенчәлекләре алдагылардан бик нык аерылып тора. Машснька образы эчке җыйнаклыкны, интонацион төсмерләрнең нәфислеген, нечкәлеген сорый Ул әле укучы кыз бала гына. Сафлык, пакьлык һәм күтәренке рухнын тулы гәүдәләнеше булган Машенька башкалардан да шундый ук халәтне таләп итә З.Туишева, бу рольне башкарганда, мәктәп баласы булып кыланырга тырышмый Бу риясыз ждн иясе яшүсмер кызмын ихтыяр көчен ничек үзендә барлый алуын ачарга тырышты, кеше холкының мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен күрсәтте. Бу роль артистка очен шул ягы белән кыйммәтле дә, ул ана тәҗрибә, сабак өсти, акыл бирә. Әлмәт театры ирешкән унышларда З.Туишеванын да өлеше гаять зур. Әйткәнебезчә, күп еллар буена ул топ рольләрдә чыгыш ясый Алар арасында Мәрзия («Ул кайтты»), Зәмзәмбану һәм Гайнавал («Ташкыннар»). Әлфинур («Яланаяклы кыз»), Таня («Икенче фронт артында»), Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә»). Васса («Васса Җелсзнова»), Тулганай («Анам кыры») һәм башка бик күп образлар бар Тулаем алганда. 100 дән артык роль уйналган Мисал өчен шуларнын берсе А.Гыйләжевнен «Яланаяклы кыз» драмасындагы Әлфинур образын гына искә гошерик. 60 ынчы еллар башында психологик драма жанрында язылган бу пьесада шушы чорга хас үзеннән-үзе калкып чыккан низагларнын асылына төшенергә омтылу һәм аларнын ничек хәл ителүе татар сәхнәсе өчен үзенә күрә бер аналык Г Гыйззәтнең « Ташкыннар •‘ында Ззмычбат ролендә Сулдан беренче 3 Туишева иде. Кешенен үзенә һәм гаиләсенә карата таләпчәнлеге. анын башкалар һәм үз алдына куйган әхлакый бурычларның ничек үтәлеше, уңышсызлык сәбәпләренең бары тик үзебезгә генә бәйле булуы турында тамашачы белән җитди сөйләшү иде бу. Туишеванын Әлфинуры иң четерекле хәлләрдә дә үз мәсләгенә хыянәт итми, аңа тугъры кала. Бу образ аша актриса Кеше булып калу өчен киң күңелле булу гына җитми әле. аның өчен көрәшергә дә кирәк, дигән фикерне аерым ассызыклый. 3 Туишеванын ижади алымына рольне тирәнгә кереп психологик анализлау һәм әдәби материалга таяну, аның үзенчәлекләрен үз роленең партитурасын мөстәкыйль ача алу сәләте хас. Анын иҗат халәтендәге шушы сыйфат профессиональ режиссурага таба борылыш ясарга мөмкинлек тудырды. Шул сәбәпле дә ул үзенен тәүге постановкалары аша ук тиз арада кызыклы режиссер буларак таныла. Әйткәнебезчә. Зәкия Туишева табигате белән эзләнүчән, аналитик фикерләүгә сәләтле кеше. Мөстәкыйль фикер йөртүгә сәләте, үз рольләренең партитурасына җентекле анализ ясавы режиссер һөнәренең дә асылына төшенергә ярдәм итә. Анын бәхетенә 1963 елда Әлмәт театрына баш режиссер булып сәхнә сәнгате буенча бай тәҗрибәгә ия сәнгаткяр Габдулла ага Йосыпов билгеләнә. Бу еллар- коллективнын, нык аякка басып, кин җәмәгатьчелеккә үзен таныта башлаган чагы. Габдулла абый бу артистканың тынгысыз җанын, сәхнәне режиссерларча тоемлавын тиз сиземләп, жае чыккан саен аны спектакльләр куйган чагында үзенен ассистенты итеп чакыргалый. Тора-бара спектакльләрне ул инде үзе генә мөстәкыйль генә куя башлый. Зәкия апа театрда 1976 елга кадәр эшли. 10 ел эчендә 21 спектакль куярга өлгерә. Билгеле инде, эш санда гына түгел Һәр спектакльне дөньяга китерү, аны күрсәтү ул-һәрчак җәмгыятебезнең иҗтимагый халәте дә. Вакыт төшенчәсе һәм коллективтагы эчке атмосфера, кешеләр язмышы белән дә бик нык бәйле. Шунысы да бар бит әле: гадәттә, режиссерлык һөнәренә хатын-кызлар бик атлыгып тормыйлар, театр тарихында аларны бармак белән генә санарлык. (Татарларда бер Кәшифә Тумашевадан башка берәүне дә атап булмый). З.Туишева үзенә генә хас җитезлек белән бу өлкәдә өлгерлек күрсәтә, чынчынлап мавыгып китеп, тулысы белән шушы эшкә чума. Соңыннан ул Мәскәүдә режиссерлык курсларын да тәмамлый. Яшь режиссерның ин беренче мөстәкыйль рәвештә куйган спектакле—Америка язучылары Д.Гоу белән А.Дюссонын «Тирән тамырлар» драмасы Октябрь революциясенең 50 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Бөтенсоюз драмтеатрлары смотрында күрсәтелә һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Режиссер буларак. З.Туишеваны нигездә әдәп-әхлак башлангычларына багышланган, шулай ук сугыш темасына кагылган әсәрләр күбрәк кызыксындыра. Алар, гадәти тормыш-көнкүреш режиссура кысаларында хәл ителгән булуларына карамастан, анын спектакльләре гадәттә якты, самими, мажор һәм лирик тоннарда чишеләләр. Аның өстәвенә Зәкия Туишеванын гаять бай. гаҗәеп кызыклы режиссерлык иҗаты сугыштан соңгы чорда Әлмәт театрында эшләгән тулы бер буын сәхнә осталарынын катлаулы, гаять үзенчәлекле язмышлары белән дә бәйле Анын спектакльләрендә шул заман кешеләренә хас. үзен сайлаган шөгелеңә, гомумән, хезмәткә зур хөрмәт белән карау, үзеңнең барлыгынны шуна багышлау өстенлек ала. Шунлыктан ул олы сәнгать дөньясында үз хасияте булган, чынбарлыкны үзенчә кабул иткән сәхнә остазы итеп таныла. Анын «күнел кыңгыраулары» ана яхшы таныш гади һәм эчкерсез образлар системасына корылган пьесаларда шәбрәк, яхшырак яңгырый. Бу чорда З.Туишева тарафыннан куелган спектакльләр түбәндәгеләр: «Законлы никах белән» (Ә.Атнабаев), «Чаткылар» (Т.Гыйззәт). «Их, Уфа кызлары». «Тиле яшьлек» (И.Абдуллин), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миннуллин). «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш Камал). «Трибунал» (Д.Макаенок). «Сөюләрен хак булса» (X.Вахит). «Барабанчы кыз» (А.Салынский). Сонгысы. башта режиссерлар, ә аннары «Корчагинчылар-70» дип аталган Бөтенсоюз драмалар конкурсында җиңүче булды. Шулай уңышлы гына эшләвенә карамастан. Зәкия Туишева 1976 елда «лаеклы ялга» китәргә карар кыла. Анын «лаеклы ялга» китүе бу очракта бик күпләрне аптырашта да калдырды. Ләкин, билгеле булганча, һәр нәрсәнең үз сәбәбе була. 1969 елда Әлмәт театрына аның сәнгать җитәкчесе итеп гаять тә тынгысыз табигатьле режиссер Гали Хөсәенов билгеләнә. Заман сулышын иркен тоючы талант иясе һәм шул ук вакытта хезмәттә, оештыру эшендә ныклы тәртип яратучан бу шәхес коллективны тиз арада «кулга ала* һәм үзенен ихтыяр көченә буйсындыра Әлмәт театрының «күккә күтәрелгән» чоры, мөгаен, ул хакимлек иткән вакытлардыр- Тик, ни хикмәт, шәхсән шундый ук сыйфатларга ия режиссер Зәкия Туишева белән алар уртак тел таба алмыйлар (билгеле инде, анын үз сәбәпләре булгандыр, монда ул турыда язу кирәк микән7 ) Жыеп кына әйткәндә, ике талантлы шәхескә бер сәхнәгә сыешу шактый кыенлаша башлый Өстәвенә. Гали Хөсәенов үзенен төп игътибарын яшьрәк буынга-үсеп килүче, шулай ук режиссура белән кызыксынучы театрнын яшь артисты Рөстәм Абдуллаевка юнәлтә, ана күбрәк ышана, аны якынрак күрә. Бу сүзләр кемнедер гаепләү ниятеннән әйтелми, һәркем дөньяны үзенчә андый, үзенчә фикер йөртә, гомумән, һәркемнен үз ирке бар Зәкия апа, горур табигатьле кеше буларак һәм үз кадерен яхшы аңлаганга күрә, пенсия яшен сылтау итеп, «матур» гына итеп театрдан китәргә карар кыла. Театр белән арасын өзми, һәрвакыт театр өчен кирәк, анын мактаулы кунагы-«туй генералы* булып кала. Үз-үзен чикләү ана җинел бирелми, билгеле Күнеле кителсә дә, зарланмый Тәвәккәл кеше буларак, югалып калмый, үзе әйткәнчә «Мин тик кенә утыра торган кеше түгел Лаеклы ялга чыккач, үзешчәннәр сәнгате дөньясына чумдым. Бу чорда мине театрга чакырып тордылар. «Тиле яшьлек*. • Шундый- шундый эшләр* спектакльләрен мин шул вакытта сәхнәгә куйдымЧ-ди. Тынгысыз жанына «хуш» килгән эш табыла, яраткан шөгыленнән аерылмый Әлмәт район мәдәният йорты каршында оешкан халык театрында сәнгать җитәкчесе булып 10 елдан артык эшли Монда ул баштарак, бәлкем, үзенен шул тынгысыз жанына урын таба алмыйча килеп кергән булса, бераздан баш-аягы белән эшкә чума—чын йөрәктән бирелеп иҗат итә башлый. Монда анын беренче спектакле Ш.Шагалинең «Бала бәхсте-ана бәхете» әсәре «Театр язы-78* конкурсында лауреат исемен яулый Икенче эше-Ш.Хөсәеновнын «Зөбәйдә-адәм баласы» шулай ук лауреат исеменә лаек була. Бу спектакльләрне халыкка күрсәткәннән сон коллективка «Халык театры» дигән мактаулы исем бирелә. Биредә дә ул 12 спектакль куя Бу четерекле өлкәдә Татарстанның халык артисты. Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Зәкия Туишеванын фидакарь хезмәтенә сокланасы гына кала. Вакыт дигәнен уза. тәгәри генә тора бит. һәм. менә кем уйлаган, коллектив үзенен ин авыр көннәрендә, Зәкия апаларын терәктәй күреп, ярдәм сорап янадан аның янына килергә мәжбүр булыр дип. 72 яшьлек Зәкия апа, баш режиссер буларак, театрны сәнгати яктан җитәкләү вазифасын янә үз өстенә ала һәм максатына ирешә-бербөген ижат коллективы буларак уңышларга ирешә, театрга килгән яшьләр дә үзләрен күрсәтә, үз сүзен әйтә башлый-янадан ижат биеклекләренә таба старт алына. Зәкия апа, дөресен генә әйткәндә, холкы белән шактый катлаулы шәхес Ул үз эшенә нык бирелгән, ижат утында кайнап яши, башкалардан да хезмәткә карата шундый ук мөнәсәбәтне таләп итә һәм бернинди икеләнүләрсез куйган максатына ирешергә омтыла Ул, коллективны ижади яктан бергә туплау җәһәтеннән чыгып булса кирәк, репертуарга халык тормышын кин яктырткан әсәрләргә йөз тота. Анын бу очракта маһирлыгы масса күренешләренә бай. халыкчан әсәрләргә йөз тотуында чагыла Беренче эш итеп ул Ф Бурнашнын «Яшь йөрәкләр» әсәренә гуктала һәм гаягь гә тормышчан, милләтебезнең гореф-гадәтләрен шигъри югарылыкка күтәргән, гаять тә халыкчан спектакль тудыруга алына. Шулай ук Г Ибраһимовныи «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен дә ул кин социаль манзара рәвешендә сәхнәләштерде Гаилә таркала икән, димәк, ата-бабаларнын яшәгән нигезе, җире дә таркала дигән сүз Режиссер буларак, ул ин әүвәл шушы фикерне расларга омтыла Гади кешенең уйтойгыларын, рух-халәтен шигърият югарылыгына күтәреп, романтик юнәлештәге спектакльләр куя. Ләкин-ин мөһиме—бу спектакльләр Әлмәт театрының эчке ижат потенциалын ачалар, анын абруйлы, сәләтле, үсештәге артистларын хилыкка таныталар, яңа үрләр өчен кинлек барлыгын күрсәтәләр Титрга җитәкче булып кайткан Закия Туишева «налан 4-5 ел эченла 10 лап спектакль куярга өлгерә. Тик сәләмәтлеге ана ижатын дәвам итәргә мөмкинлек бирми, ул янәдән «лаеклы ялга» китә. Монда шуны әйтергә кирәк, Зәкия Туишеваүзенен кешелекле холкы белән «баш бирмәс», актив көрәшчеләр сафындагы ханым. Ул жәмәгать эшендә дә алгы рәтләрдә баручылардан. Әле менә узган елнын декабрь ахырында Кама аръягы театрларының фестивале булды—атнадан артык вакыт эчендә бер көнен дә калдырмыйча, монда катнашкан һәр театрның спектакльләрен карарга дип кич белән Зәкия апа да килә иде Ана инде 86 яшь тулганлыгын искә төшерсәк, аның төшенкелеккә бирелмичә, тайгакта кич белән урамга чыгып, театрга юл тотуын күзалласак, бу батыр ханымның ихтыяр көченә сокланмыйча кала алмыйсың. Анын өстәвенә ул һәрвакыт «форма»да булыр-мәһабәт кыяфәтле, ап-пак чәчләр матур һәм килешле рәвештә өелеп куелган, гажәеп зиннәтле, пөхтә итеп киенгән, аягында «модный» туфли, төз буын, акыллы, ихтирамлы караш. Мин анын белән 40 елдан артык таныш-ул һәрвакыт тантаналы бәйрәм көннәрендә дә, болытлар куерып, йокылары качкан, тынгысыз, чарасызлыктан гажиз калган борчулы чакларында да үзен кулда тотып, җилкәсен төшерми, туры тотты Бу шәхеснең театрның ишеген ачып, анын бусагасын атлап керүе үк яшьләргә ток йөгерткәндәй тәэсир ясый. Дөньяның аяусызлыгына ул бөгелмәс рухы белән җавап бирергә әзер иде Белгәннәр белә, аның күнелендә әле бүген дә жил-бураннар уйный—менә инде шактый еллар анын җанын телгәләгән бер сорау аңа тынгылык бирми-«Кайларда гына югалды икән соң, анын 50 яшьлек газиз улы Альберт9» Менә инде алты еллап, ул җир упкандай тик торганда юкка чыкты. Хатын-кыз өчен Ана кайгысыннан, Ана борчуыннан да зур нәрсә бар микән? Кем уйлаган, бүгенге замана чире—тик торганда кеше югалу зары ана да кагылыр дип. Ләкин Зәкия апа улының исәнлегенә ышана, ул инде телевидениенең «Көт мине» тапшыруына да мөрәҗәгать иткән, анда ана өметен өзмәскә кинәш иткәннәр һәм ул улынын исән-сау булуына ышанып, аны көтә, өзелеп көтә... Зәкия Туишева тормышында көрәш әле һаман да дәвам итә... Рауза Хәйретдинова Тиздән татар театрының йөз еллык юбилее, дибез. Менә шушы Вакыт берәмлеге эчендә театрыбыз сәхнәсендә нинди генә талантларыбыз якты йолдыз булып кабынмадылар да, нинди генә шәхесләребезнен язмышлары илебез тормышы белән бәйләнештә хәл ителмәде. Югары гүзәллеккә омтылучан артист халкы тамашачысы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора һәм. аларнын рухи ихтияжларын күнелендә барлап, хис-тойгыларын көчле дулкынлану аша сәхнәдә чагылдыра Артист халкынын талпынышы, анын ирешкән уңышлары әнә шул тамашачының эмоциональ шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә туа. Ул анын сулышын үзенә сеңдерә, ана юаныч бирә Исемлеккә күз йөртсәк, татар театры белән үз язмышларын тыгыз бәйләгән артистларыбызның саны берничә йөзгә туладыр. Аларнын һәркайсының үз сәләт югарылыгы, изге эшләре, илаһи биеклекләре бар. Алар арасында театрның тарих битләрен бизәгән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованың иҗаты да аерым бер урын алып тора. Ул да аерым игътибарга һәм тирән ихтирамга лаек. Анын турында да, башка бик күп артистларыбыз хакындагы кебек, ул безнең сәхнәбезнең бер үк вакытта ханбикәсе дә, колы да дип әйтәсе килә. Ник дисән. анын өчен сәхнә гомер-гомергә ин изге урын булып калды Ул-анын тормышы, гомер агышы, сулый торган һавасы, яшәү чыганагы Шул ук вакытта сәхнә безгә аны халык күнелендә мон, жыр булып яшәгән Галиябану, Гөлбану образларының җанлы гәүдәләнеше, рәвеше итеп тә танытты, анын үзенә дә, театрга да дан алып килде. Рауза ханым 1928 елда Балык Бистәсе районының Яна Ырга авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Раузага 13 яшь чагында әтисе сугышка китә. Озак та үтми, әнисе дә якты дөнья белән саубуллаша. Рауза сенлесе һәм энесе белән ялгыз кала. Тик авылдашлары аларны үзләренең ярдәмнәреннән ташламыйлар, аякка басарга булышалар. Моңлы бала буларак, ул бик иргә үзешчән сәнгатькә катнаша башлый, ә инде 1946 елда Г. Камал театры каршындагы драма студиясенә укырга керә Аны тәмамлаганнан сон театрнын үзендә эшкә калдырыла Шулай итеп, менә ярты гасыр буена, шул сәхнәнен тылсымлы көченә буйсынып, ул театрнын ишеген хуҗаларча кин итеп ачып керә, пәрдә ачылганын зарыгып көтеп ала Дөрес. 1991 елдан ул пенсиядә исәпләнә, тик театр каршындагы * Инсаният» фонлы группасында ул үзенен ижатын һаман да дәвам иттерә. Сәхнә тылсымы аны бүген дә кичәге сыман ук сихерли, үзенә тарта. Рауза Хәйретдинова сәхнәгә 40 нчы еллар ахырында аяк атлады. Бу чор илебез өчен дә, театрыбыз өчен дә ин авыр, шул ук вакытта, куанычлы еллар булдылар. Ачлык, ялангачлык, хәерчелек баштан ашкан бер вакытта алла өмет йолдызы балкый башлый-сугыштан сон михнәтле, сагышлы көннәр алдагы яктылыкка омтылу белән алышына. Һәр нәрсә бик тиз җайга салыныр да. тормыш тантана итәр сыман тоела Рауза апа исә үзенен табигате, холкы белән дә бу ышанычның җанлы рәвешезәнгәр күзләрен тутырып карап, бер елмаеп, көлеп җибәрсә, тирә-юнь нурга төрелә, анын янында үзеннән-үзе матур гамь хасыйл була Шуңадырмы театрда аны бик тиз арада үз итәләр, роль артыннан роль бирә башладылар. Шуны да истә тотыйк: илленче еллар башында театрга шул чорда ук талантлары гөрләп чәчәк аткан Фатыйма Ильская. Галия Булатова, Галимә Ибраһимова. Мәрзия Минлебаева. Рәшидә Жиһаншина кебек татар сәхнәсендә каһарман рухлы шәхесләрне оста итеп уйный торган артисткалар янына Мәскәү каласыннан, ГИТИСны тәмамлап бер төркем искиткеч сәләтле яшь артистлар-Шәхсәнәм Әсфәндиярова. Рау за Уральскля. Асия Галиева, Гәүһәр Камалова кебек яшь ханым -туташлар кайта Менә шушы чолганыш һәм әйләнештә, күз ямен ала торган талантлар арасында Хәиретдиновагл югалып калмыйча, үзен тамашачыга күрсәтү һәм таныту, мөгаен, җиңел булмагандыр Яшь Рауза үзенең жырга-монга булган сәләге белән алдыра. Андый пландагы артистларга кытлык театрда һәрвакыт зур. Татар тамашачысы ул аерым халык, ул музыкаль әсәрләргә битараф түгел, дип кенә әйтү аз. Ул җырлы әсәрләргә жанын фида кылырга әзер Спектакльдә музыка яңгырамаса. аның кәефе кырыла, ул үзен алдангандай хис итә Режиссерлар яшь Раузаның мондый музыкаль рольләргә артистлык чаткыларын тойганнан сон. анын сәләтен тулысынча ачу ниятеннән халыкнын ин сөекле образларын ана бер дә икеләнмичә тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Шуннан башлана анын җырлы гомере Бу турыда журналист М.Хосннмәрдәнов болай дип искә ала: «Г Камал исемендәге ТДАТ сәхнәсендә үлмәс Галиябануны ун елга якын Рауза башкарды Табигать биргән сәләте, яшьлек чибәрлеге, моңлы тавышы белән әсәрләндерә иде ул безне Үзең залда утырасын, ә күңелен анда, сәхнәдә, анын янында Һәр чорный үз Галиябануы була Һәр егет үз Галиябануын эзли. Һәр кызнын күңелендә үз Хәлиле яши Ул чордагы Галиябануның саф мәхәббәте безне Рауза уйнавы, анын өздереп җырлавы аша рухландыра, тетрәтә иде Без шул чор кешеләре үз I алиябануыбыэныРаузабызны сагынабыз Ул гына да түгел, унбиш ел буена К Тинчуриннын «Зәңгәр шәл»ендәге Мәйсәрәне дә сагынабыз» Бәхетебезгә илленче еллар уртасында 20 ел сәхнәдән көчләп аерыллыргылган «Зәңгәр шәл* мелодрамасы яңадан кайта Анда ла төп рольне- Мәйсәрәне ул башкара һәм 15 ел буена һәр чыгышында тамашачыга бәйрәм хисе бүләк изә Нинди яклары белән Р Хәйретдинова тамашачының игътибарын жалел итә сон ’ Вокаль мөмкинлекләре кин булу өстенә, ул-халыкның гореф-гадәтләренең бөтен нечкәлекләрен дә бик яхшы белә, аларны ул күз-карашларыннан ук тоемлый торган халыкчан актриса. Рауза ханым кыланмый, ә бәлки алар булып яши. Ул тудырган образларда самимилек. табигыйлек. хәгга авылчанлык (гыйбатлык белән бутый күрмәгез), характер яктылыгы, ачыклыгы ярылып ята. Алар татар халык авыз иҗатында җырланган туган илнең урман-кырларында, су-болыннарында үскән чибәр, сылу кызларны хәтердә яңарталар. Алар аша халкыбызның рухын тоясын. Шушы уңайдан олуг язучыбыз Әмирхан Еникинең 1956 елда К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»н кую уңае белән язылган бер рецензияне мисал итеп китерәсе килә: «Казан сөлгесе»—музыкаль комедия. Ләкин музыкаль әйберләрне күптәннән куймаганга күрә, театрның билгеле бер авырлыклар кичерүе дә мөмкин иде. Бер үк дәрәҗәдә уйнарга да, җырларга да сәләтле көчләрне табу җиңел эш түгел бит. Спектакльнең үзендә бу хәл ачык күренде дә. Мәсәлән. Ильяс шәкерт ролендә И.Гафуров уйнау җәһәтеннән бик әйбәт, җылы, сөйкемле образ тудыра алды. Әмма җырлауга килгәндә—тавыш зәгыйфь, «Казан сөлгесе» аның башкаруында бөтен көче һәм матурлыгы белән яңгырый алмады. Моның өчен театрны да, артистларны да гаепләп булмый, билгеле Шул ук сүзне Бариев, Камская, Минская, Нигъмәтуллиналарга карата да әйтергә туры килә. Болар берсе дә оперетта артистлары түгелләр, җырлау сәләте аларда бик чамалы. Дөрес, аларның һәркайсы бу кимчелекне оста уйнау белән капларга тырышты. Бигрәк тә Минкина мөәзиннең олы кызы Саҗидәне нечкә тоеп, аның кичерешләрен-көнчелеген, үпкәсен, үзенчә хәсрәтләнүен— дөрес чагылдыра алды диясе килә... Ихтимал, бу спектакльдә һәр ике таләпкә җавап бирә алган артистка Р.Хәйретдинова булгандыр. Уйнавы да, җырлавы да аның бер үк дәрәҗәдә яхшы иде. «Зәңгәр шә.1» спектаклендә Мәйсәрә ролендә Ягымлы, матур тавышы аның, ничектер, хәтергә сенеп калды. Сөйкемле, иркә, зирәк Мөршидә һаман әле күз алдында басып торган кебек...» Озынрак тоелса да, бу өзекне шул чорның атмосферасын чагылдыру өчен махсус китердек Менә шулай Әшрәф Синяева, Галия Кайбицкая, Оркыя Кушловскаяларнын уен традицияләрен матур дәвам итү Рауза Хәйретдинова җилкәсенә төшә. Гомумән. Рауза апаның уйнаган рольләрен күздән кичергәч, үзенең сәхнә гомерендә бик күп яшь кызларны уйнап, карчыклар образына якын да килмәве, аларга күчмәве ачыклана. Күрәсезме, нинди хәйләкәр! Халык күңелендә мәңге шулай яшь. матур, чибәр, сылу булып калуыдыр ахырсы. Аны аңлап та, аклап та була музыкаль рольләрдә уйнау аны үзеннән-үзе лирик дулкынга көйләгән булырга тиеш. Татар хатын-кызының язмышы ул иҗат иткән образларда төрле вариантларда үз чагылышларын тапты. Нәм, ни хикмәт, ана яшьрәк чагында күбрәк уңай образларны гәүдәләндерергә туры килде Шундыйлардан М Әблиевнын «Шәмсекамәр*ендә Разия, Т Гыйззәтнең «Шомлы көннәр»ендә Гөлчирә, Ш.Шаһгалинен «Тан атканда»сында Гөлбикә. Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында Айсылу, Г.Әпсәләмовнын «Яшьлек иртәсе»ндә Һаҗәр, Г.Насыйринын «Кадерле минутлар»ында Айсылу. Р Ишморатның «Серле моң*ында Дилбәр, И Юзеевнен «Янар чәчәк»ендә Фәүзия, X.Вахитның «Бергә—гомергә»сендә Шакирә ролмәрен атыйсы килә. Бу образлар үзләренең кешелек сыйфатлары ягыннан гаять үзенчәлекле, бер-берсен кабатламыйлар. Аларнын кайсы моңсу һәм уйчан, кайсы саф һәм шат күңелле. Кайсы юмарт, кайсы чая, беркатлы, артын-алдын уйламыйча гашыйк булучан, гомумән, төрледән-төрлеләр. Аларны берләштергән 160 бер сыйфат-аларда фаҗигале төсләр юк Бер вакытта да мескен, елак, мыштым түгелләр, шыншымыйлар. Аның сәхнә алымында якты буяулар гына өстенлек итә. Арадан, дөрес, берсе-Г Ибраһимовнын «Татар хатыны ниләр күрми* дигән әсәрендәге Гөлбану образы аерылып тора. Моны инде трагедия жанры үзе таләп итә торгандыр. Олы тәнкыйтьчебез Гази Кашшаф сүзләре белән әйтсәк. «Дөньяда һичбер ямь. шатлык тапмаган һәм алдагы көненең яктылыгына һичбер өмете булмаган Гөлбануга суга ташлану «бәхете* генә кала. Спектакль әнә шундый фаҗига турында сәхнә теле белән сөйли». Һәр артистның үз тылсымы, үз сере була. Рауза апанын уен манерасына ачык, жанлы төсләр хас. Ул жил сыман сәхнәгә атылып килеп керә, үз «партиясен* башкара да ут уйнатып чыгып та китә. Тормышта да ул шунлыйрак. театрның ишеген кыю һәм киң итеп ачып керә, жил-жилдәй яныңнан узып китәр, яңгыратып көләр, сәхнәгә чыгуны изге бер эш итеп көтеп алыр, чыккач, төгат итеп уйнап бирер-аңардан һәрвакыт энергия бөркелеп торыр Мөгаен, бу очракта артистнын гаять актив табигате анын уенына да тәэсир итәдер. Бигрәк тә тискәрерәк пландагы рольләрне уйнаганда бу аерата сизелә Шушы уңайдан Ш Хөсәеновнын «Әни килде* драмасындагы Расиха образын искә төшерик. Ул-үзенен килеш-килбәте белән безнең тормышта бик еш очрый торган гадәти бер хатын Беренче карашка үзе чибәр, тере табигатьле сыман. Азмыни андый холыклы кешеләр' Тик. вакыйгалар куерган саен, анын холкының асылы ачыла. Битлеге ертыла: күз алдына ире Исламга охшаган, анын кебек үк комсыз һәм намуссыз, тәүбә итә белми торган, бер тиен акча өчен жанын фида кылучы затсыз бер жан иясе килеп баса. Расиха сатира жанрында гына уйнала торган образ түгел, ә бәлки, (анын күчтәнәчкә килгән йомыркаларны сайлау моменты үзе ни тора!) тормыш-көнкүрешебездән алынган тормышчан бер образ. Шунын ише жәнжалчы. усал хатыннарны Р Хәйретдиновага шактый күп уйнарга туры килде. Аларны ул үзенә генә хас җанлылык һәм жинсллек белән башкара. Бу кешеләргә хас комсызлыкны, намуссыхтыкны. вак жанлылыкны фаш итә. Әйтик, Т Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында байбикә булырга омтылучы Мершилә образы үзенең оста һәм төгәл тасвирлануы белән күлләрнен хәтерендәдер Яисә Н.Исәнбәтнең «Зифа»дагы Кәләмзәсе дә бар бит але. Ул бу рольдән шулай ук зур ләззәт табып, аны бик тә яратып уйнады. Театрның искиткеч шәп артисткасы Гөлсем Камская башкаруыннан соң әлеге рольдә чыгыш ясау-зур кыюлык һәм тәвәккәллек иде. Рауза апанын театрыбызга хас традицион уен алымнарының камиллеген, жанлылыгын, образлылыгын үз иҗатында чагылдыра алуы өчен без ана бик рәхмәтебез Аның уен осталыгы яшьрәк буын артистларының уенында кабатлана икән, димәк, беренче буын артистларының фидакарь тырышлыклары югалмаган дигән сүз. «Халык артистлары* дигән китапта Жәмилә Кумысникова Рауза Хәйретдинованы «иң бәхетле язмышлы артистка* дип атый. Бу. чыннан да. шулай. Роза апа сәхнәдә бер вакытта да рольләргә кытлык кичермәде, эшсез тормады, сүнмәс дәрт белән яшәде. Шәхси тормышында да Рауза апа, миңа калса, их бәхетле хатын-кыпарнын берсе Ире Нуретдин-Нури абый белән инде күптән аларның кызыл туйлары узды Аларныкы кебек тигез, матур, бер-берсен нык ихтирам итеп, аңлап яшәгән гаиләне бик сирәк очратасың Нури абыйның «Рауза» димәгән сулышы бар микән, ул Рауза апаның тормышта да, театрда да алыштырып булмый торган терәге сыман Рауза апа Нури абыйны Галиябануны уйнаган көннән үзенең Хәлиле итеп кабул итте Алар гомер бакый бер-берсенә терәк булып, бер-берсенсн күзләренә генә карап торучы соклангыч пар канатлар Тормышта да, сәхнәдә дә шулай мәхәббәт дәрьясында иркен йөзгән хатын-кызны иң бәхетле кеше димичә, ничек атыйсын'*

Реклама