Шаян көндәлек

Таң алдыннан өйләнәләр 1972 елнын апрелендә Армиядән кайттым. Бер атна үтте микән. Саба районы мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Совет урамындагы Мәрхәбә апанын балчык белән сыланып, акка буялган тыйнак кына йортына фатирга урнаштым. Өй эчендә пыяла рамда Габдулла Тукай рәсеме тору да күнелемә хуш килде. Ин беренче эш итеп хуҗабикәнен киселеп, капка төбендә берничә жәй пешеп яткан утынын ярырга керештем. Кич кырын, сәгать дүртләр-бишләр тирәсендә, мөлаем гына бер кыз, серле генә итеп исәнләшеп үгә бит Кыскасы, күз төшәрлек иде ул. Гәүдәсе дә җыйнак, елмаюы да май кояшы кебек. Чиләнгән һәм миләнгән бүкәннәрне яра алмыйча азапланып, чәй эчкән арада Мәрхәбә ападан бу егерме яшьләр чамасындагы туташның кем булуы белән кызыксынам. — Медсестра ул. Бүлнистә эшли. Бакча башында—Камәриядә тора. Төпле егете юк бугай. Шинелен салып, ялгызлыктан башын кая куярга белмичә: «Кошлар сайрый тирәктә, ашкынулар бар йөрәктә»,—дип йөргән солдатка ашыгыч стратегик чара күрергә кирәк иде Бәхеткә каршы, шул көннәрдә ниндидер концерт килде. Чакыру билеты алдым да менеп киттем мин бакча башына. Бераз каршы килеп карады да ризалашты тагын күрше кызы. Саба инеше өстеннән салынган асылмалы басма аша киттек мәдәният йортына. Концерт бик шәп булды Шул кичтә үк ана анасына тагылган сабый бала кебек ябыштым мин. Ярар, көннәр үтә. Шулай, әйбәт кенә йөреп торабыз. Яшь вакытта күңелгә иләс-миләс фикерләр дә кереп куя бит. Авылында егете бардыр, анда булмаса армиядәдер кебек тоела. Эчне ниндидер корт кимерә. 1973 елның язгы бер матур көнендә. Лемара минем фатир хуҗама кереп, әнисеннән телеграмма килүе турында әйткән дә юлга кузгалган. Шул хәбәрне ишеткәч, минем йөрәк-бавырым өзелеп төшкәндәй булды. Эчкә тагын җен коткысы керде. Икенче кешегә кияүгә димләмиләр микән, янәсе?! Читтә егете булып, шул кайтты микән әллә? Тиз генә киендем дә, чын мәгънәсендә куа киттем. Арча ягына поездның кичкә таба гына китәчәген чамалыйм. Саба авылы башына чыгуга бер йөк машинасы очрады, әрҗәсенә менеп бастым. Бик җилле көн иде. Шәмәрдәнгә җиткәндә. «Мин сине яратам», дип кычкыра торгач, башымдагы эшләпәм очты. Шоферны туктатырга яхшысынмадым. Алга китеп, шуны әйтергә кирәк, соңгы утыз ике ел эчендә бу юлдан мин күпме үткәнмендер, анысын санап булмый. Әмма узган саен машинамның тәрәзәсеннән үрелеп, эшләпә очкан җирне карыйм. Тәлгат Нәҗми һаман шул баш киемен эзли икән, дип уйлый күрмәгез тагын Урыс әйтмешли, «дело не в шляпе»! Шашынып-хыялланып, сөю һәм сөелү ләззәтеннән «исереп» йөргән көннәремне искә төшереп, яшьлегемне сагынам мин бу урында. Ниндидер, әйтеп булмый торган искиткеч рәхәт мизгел кичерәм. Кайттым да. Дөрес, алай бик эреп каршы алмадылар. Өйләренә кереп чәй эчтем Кич клубка чыктык. Анда мин көнләшерлек шикле кешеләр күренмәде Үзе. Йокларга өйгә кертмәделәр. Ике-өч йорт аркылы карт әбинен (булачак бабайның, төп нигезе) келәтенә урын җәелгән икән мина. Шунда йокладым Бик туңдым. Чөнки иртә язда төннәр салкын була бит Суык җелегемә үтте. Тешләр-тешкә тимәде. Хәзер анда бозау кадәр эт—«Вулкан* яши Шул келәтнең яныннан үткән саен яшьлегемнең, салкын, ямьсез, шыксыз, әмма өметле хатирәсе янара. Икенче көнне кыш буе җыелган тиресне ат арбасына төяп, бәрәнге җиренә түктек Шул мизгелдә бакча башыннан гына бер егет килде безнен янга. «Шушы икән?»—дип уйлыйм эчтән генә. Исеме Ленар булып чыкты Бедер- бедер сөйләшәләр болар. Мин лычкылдап беткән тиресне каерам —Кияүгә чыкмыйсынмы сон әле?—дип сорый Ленар —Юк әле,—ди Лемара. —Болай булгач, озак йөрмәссен инде.—ди тегесе, мина таба ым кагып Эчкә җылы керде Егет булып башка кайтмадым бугай Сежегә. Ярар, матур гына, тәртипле генә йөреп торабыз. Мине алты айдан сон җирле радиотапшырулар оештыручысы итеп редакциягә күчерделәр 1973 елнын июнь аенда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнарны (читтән торып уку бүлегенә) унышлы гына тапшырып кайттым. Мәдәният бүлеге мөдире, остазым Госман Гарипович белән бераз «әнгәмә» корып утырдык. —Автоклуб өчен микроавтобус тибындагы яна машина кайтты,— ди бу. — Өйләнсәң, биреп торырмын, яме.—дип тә өстәде Кичен Лемарам янына ашыктым. Сагынышканбыз. Әмма күнелссз хәбәр җиткерде бу мина. Әнисе тагын чакырып телеграмма суккан монын. Башыма кабат әллә нинди азгын уйлар килде. Мәңгегә югалтмаммы? Кыскасы, кот очудан тиргә баттым, аркамнан кара тараканнар чабышып үткәндәй булды Шуннан ике дә уйлап тормыйча, әйтеп салдым: —Бүген әйләнәм мин сиңа! Яна машина да кайткан, һәм тыкрык буйлатып күтәреп диярлек алып та төштем. Ерак түгел бит Хәләлемнең бер кулыннан тоткан килеш тәрәзәгә шакылдатам Мәрхәбә апа (ул—элеккеге Таҗи мулланын карчыгы) чыкты. —Мондый эш булмый. Икегезнең дә әги-әниегез бар Башта авылларыгызга кайтып, рөхсәт сорагыз,—ди бу —Минем бүтән тәкатем калмады. Фәрештәләрнең «амин» дип дога кылган минуты җитте. Бар, төш. шу,—Лемара фатирына—Камәрия апа янына.—дип бик каты итеп әйттем. Нишләсен бичара карчык. Таягына таянып, без төшкән тыкрыктан юк булды бу. Икенче көнгә мәдәният бүлеге мөдиренә шылтыратам —Госман абый, берничә көннән машина кирәк булачак бит Өйләндем мин —Кайчан? —Бүген. Тан алдыннан Уңайсыз... Авылга кайтып киттек. Бабай белән әбидән бик әйбәтләп ки парын сорый башладым. Бабай каршы килеп маташкан була Икебезгә бер «зәхмәтне» кәктек. Шуннан йомшап китте. «Уйлап бетерербез».—диде дә йокларга чоланга чыгып китте. Әби безгә урынны алты почмаклы өйнен түр ягына, сап-сары итеп юылган идәнгә жәеп бирде (бик әйбәт кеше ул). Кызы «мәсьәләнең» хәл ителгәнен әйткәндер инде Иртән бабай өй ишеген ачып, өч-дүрт җөмләле фатихасын әйтте: —Монда уйлап бетерәсе калмаган икән инде. Аллага тапшырдык! Без, шагыйрь әйтмешли, киттек Казанга туп-туры карап. Укырга керү- кермәү ачыкланмаган бит әле. Бигрәк барысы бергә өелде. Чыдаган башка рәхмәт. «Катык поезды»ннан төшеп, университетка юл алдык. Ак колонналары белән каршы алды ул безне—нибары бер тәүлек гомер иткән яшь гаиләне «Монда Ленин, Толстой кебек олы шәхесләр укыган»,—дип таныштырам җәмәгатемне. Беренче катка кереп, игъланнар тактасы янына килдек. Боерыклар чыккан. Әнә—безнең группа. Әмма фамилиямне таба алмыйм. Күзләрем әлҗе-мөлҗе килә. Ин беренче Лемара күреп алды (ярый аны алып килгәнмен әле). И сөенештек. «Күрдеңме, юк-бар кеше алмады сине!»—дигән булам. Тизрәк кайтып китәргә ниятләдек. Әле үземнен әти-әнидән дә өйләнергә рөхсәт сорыйсы бар бит. Шундагы бер белдерүгә күзем төште. Шул ук көнне сәгать икедә «установочная сессия» башлана диелгән. Егыл да кит. Ярты сәгать вакыт калган. Бер килсә, килә бит ул. Бичәмне яшь Ульянов һәйкәле янындагы «таба» кырыена утырттым да, лекциягә кереп киттем. «КПСС тарихы»ннан икән беренче дәресләре. Эдуард Еникеев дигән укытучы шундый салмак кына, жайлы гына итеп укый инде менә. Үтереп-үтереп йокыга тарта. Тагын шагыйрь әйтмешли, баш мәтәлә алга да, баш мәтәлә артка да... Ике пар лекциягә генә түземлек җитте. Шылдык әкрен генә вокзалга. Шулай итеп, студент һәм кияү (ир) булу ләззәтләрен берьюлы кичерә- кичерә, газиз әти-әниемнән өйләнергә фатиха алып, Байлангар авыл Советына никахны законлаштырырга гариза калдырдым да, без өйләнгәч төн кыска булды, дия-дия, унике көнлек беренче сессиягә китеп бардым. Уңайсыз булса да языйм әле Шул кадәр озак булып тоелды ул тәүге тапкыр аерылулар. Ярый әле группада Лемарага тач ошаган бер кыз бар иде (фамилиясен язмыйм, йә ире көнләшер). . Лекция буе «ашардай» булып, шуңа карап утырам. Ошаса ошар икән. Суйган да каплаган. Бит уртасында мәхәббәт чокырына кадәр туры килә. Утыра торгач, күзләр дә очрашкалый, оялып та куям үзем. пәм укыиоыз... Сулар ага торды. Габдулла Тукай урамындагы Дәминова Гөлсем апаның ишегалдындагы кечкенә өенә башка чыктык. Өч тәрәзәле шушы тыйнак кына йортта үткән көннәребезне хәзер дә сагынып искә алабыз Утын ягып җылыта идек. Лемарага декрет ялы бирделәр. Өебез кечкенә булса да нурлы жылы Мин эштән кайткач, укыштыргалаган да булам. Тагын сессиягә барасы! имтиханнар тотасы бар бит. Лемара да булышырга теләк белдерде. Әлеге дә баягы «История КПСС»тан конспект язарга тотынды бу «беспартийная» башы белән Берме-икеме калын дәфтәр сырлады. Укып карыйм, каймагын гына сөзеп бара инде, малай. Тормыш матур гына дәвам итә. 19 май-Пионерия көнне улыбыз туды. (Алга таба узып шуны искәртим: кызыбыз Гөлназкын дөньяга аваз биргән коне 29 октябрьдә—Комсомол бәйрәмендә, оныгыбыз Гадел дә Татарстаннын мөстәкыйльлек көнен сайлады. Үзебез дә Совет Армиясе һәм 8 Март тирәсен чамалаганбыз) Шомырт чәчәге өстенә ап-ак кар яуган иде ул иртәдә, күршеләр бакчасыннан бер кочак чәчәк жыйдым да (рөхсәт белән, билгеле), киттем нәселебезне дәвам итүчене күрергә! Әле әнисе аякка басмаган иде Ниязны алып чыгып күрсәттеләр. Үземнен «курнос» борынны шундук таныдым Жәмәгатемә исән-сау терелүен теләгән кош теледәй кәгазем белән күчтәнәчләремне керттердем дә. малай белән мактанырга редакциягә йөгердем Ә минем шомырт чәчәкләремнең исе палатага гына түгел, бөтен коридорга таралып, дару исләрен хәйран баскан икән. Ул чәчәкләрнең закымы озакка барды. Колхозларда, фермаларда йөргәндә асыл затлар танып: «Мин синен Лемаран белән бергә бәбәй таптым Безнен мужиклар еш килә алмадылар, килсәләр дә букет күтәреп йөрмәделәр, авылда чәчәк кайгысымыни анда! Алып төшкән ризыгына, шомырт чәчкәләренә рәхмәт»,—дип әйтүчеләр булгалады әллә ничә еллар үткәч тә. Менә инде хәзер читтән торып университетта өчәүләп укый башладык. Доцент Флера апа Сафиуллина «Татар теле белеменә кереш»тән керә иде (хәзер ул фәннәр докторы, профессор, дистәләгән китаплар, дәреслекләр чыгарды). Таләпчәнлеге истә калган анын. Мөхтәрәм мөгаллимәбез безгә «Телләрнен генеалогик классификациясе-н ятларга биргән иде Шунын күләмен ничек тасвирлыйм икән"7 Обший дәфтәрдәге оч кушбитнен һәр шакмагына ике багана итеп берәр тел (барысы 200гә якын) тезелеп төшкән иде Шунын кайсы телгә, төркемгә, нинди төркемчәгә кергәнен истә калдырырга кушты һәм жәйге сессиягә килгәч, болай диде Флера апа: —Әгәр дә телләр классификациясен ятламаган булсагыз, мина имтиханга кереп тормагыз Мин шулай иттем дә. «Койрык» белән кайтып, жәй буе Лемара белән шуны өйрәндек. Тота да имтихан ала бу: «Удмурт* теле кая керә0 Мин карамыйча: «Фин-угыртелләренен Пермь төркемчәсенә- -дим Аннан сорасам, ул да белә, ятлап бетергән бит. малай Без шул «каһәр төшкән» телләрне өйрәнә башласак, бишектән Нияз да «мес-мес» итеп яткан җиреннән «Ыгы-ыгы»,— дип тавыш бирә. Тәмам өйрәнеп беткәч. «дүртле*ле куйдырып кайттым. Югары белемне әнә шулай бик тырышып, бөтен гаилә белән, ягъни заманча әйтсәк, «семья подряды» нигезендә алдык без Гаилә плюс бәхет?.. Нинди зур мәгънә салынган бу ике сүзгә. Гаилә бәхете ул-бер-бсренә һәрчак кирәк булып, бер-беренә ышанычлы таяныч булып бер түбә астында мөмкин кадәр килешеп яши алудыр. Менә без утыз ел Сабанын саф һавасын сулап, уртак фикерләр белән хыялланып яшәгәнбез икән, димәк, монда нәрсәдер бар инде. Гомер буе хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды ул. Декрет ялы бетәр бетмәс, балаларны карарга кеше табып, эшкә чыкты Ул заманнарда өчәр ел өйдә тору мөмкинлеге юк иде. Бер минутын да бушка уздырмады «биләм»гә йөрмәде, капка төбенә чыгып утырып, «ләчтит» сату кебек мавыгулардан ерак торды. Лсмарамнын ин теләп башкара торган эше-чөчәкләр үстерү Гөлләрне бик ярата ул. Жәй коне бакчабызда, ал ай-гына түгел ишегалдыбызда аларның берничә дистә торен очратырга мөмкин Узган жәйне остән-өстән генә санаган идек, илле җидегә житге азар Мәсәлән, розанын гына берничә төре-алсуы, кызылы, ак белән кызылнын бергә кушылганы, хәтта кытай розасы да бар Өйдәге гөлләрнсн саны кырыкка тулган инде Ут аларны сабый кебек тәрбияли, сөйләшә, исемнәре белән эндәшә Читтән шыпырт кына карап торсаң, әллә жинеләя микән дип тә уйлап куярга мөмкин Бер елны хәсрәтле дә булдык. Шул көннәрдә ахирәт дусты Нәсфия шылтыратты. —Хәлләрегез ничек?—ди бу. —Коточкыч начар,—минәйтәм. —Бер-бер төрле нәрсә булдымы әллә? —Булды шул, булды. —Нәрсә булды? Сузма, әйт инде?.. —Лемаранын сары розасы бетләде. Мин үзем җайлы кеше... Күптән түгел генә салынган абзарыбызның озынлыгы ошап бетмәде хуҗабикәгә Шунын печәнлек өлешен кыскартырга кирәк дип берничә тапкыр әйтеп карады ул. «Кычытмаган җиренне кашыма әле»,—дип нокта куйдым бу әңгәмәгә. Яна ел алдыннан Казаннан алтын куллы энесе, ягъни минем каениш Лемарик кайтты. Минем өйдә юклыктан файдаланып, печәнлекнең шул өлешен сүтеп ташлаганнар болар. Бер атна буе, карлы буран астында, үзгәртеп кору белән шөгыльләнделәр. Төгәлләү өлеше Яна ел чыршысы ачылган көнгә—24 декабрьгә туры килде. Кешеләрнең хатыннары кышкы сабантуйда— шул тантанада мәш киләләр. Ә минеке—түбәдә. Кайткач: —Фейерверклар ничек булды соң?—дип сорадым. — Шәп,—диделәр апалы-энеле,—моннан, түбәдән әйбәтрәк күренә икән ул. Гомумән, Лемаранын, андый гына вак-төяк балта эшләре кулыннан килә. Чөнки бабай тимер һәм агач эшен бик булдыра. Каннан киләдер инде. Берсендә, кайтсам, осталар ясаган өйгә керә торган баскычны сүтеп җыеп ята бу. Лемарик белән мин ясаган эт оясын да ошатмады хуҗабикә. Аны кечерәйтеп, түбәсен матур гына итеп калай белән ябып куйган үзе. Кыскасы, күңеленә охшаганчы, канәгать булганчы тырыша ул, максатына ирешмичә туктамый. Тормыш итәргә мин үзем дә җайлы, тыныч кеше инде. Теге вакытта: «Абзарны ник кыскарттыгыз!—дип тә тавышланмадым. Минем Лемарага үз гомеремдә бер тапкыр да: балтаны дөрес тотмыйсын, яисә кадакны туры какмыйсын, дип кисәтү ясаганым юк. Нервысын бозсан, кан басымы күтәрелә анын. Болай да җәй җитә башласа, борчылып тора. Эссегә чыга алмый. Бакчада кичен, төнге уникеләргә кадәр эшли, чәчәкләре, яшелчәләре арасында кайнаша. Капка төбендәге электр баганасына ишегалдын яктырта торган итеп лампочка куйдыртгым. Шунын яктысына рәхәтләнә инде эшләп. Мина рәхмәт укый. Үзем иртән торып язарга гадәтләнгән мин. Шуна күрә кыска җәйге төннәрдә ул ятканда, ә мин торып маташканда очрашкалыйбыз без. Хөрмәтле асыл затлар, сез инде бу кеше хуҗалыгында бер дә эшләми икән, русча итеп әйткәндә «работадатель» ролен генә үти икән, дип уйлап куйгансыздыр. Һич алай түгел. Ир-ат вазифалары тулысынча минем өстә. Табу-кайтарту, эшләтү һәм башкалар. Язын җир казу, тирес һәм ком кертү, түтәл әзерләү кебек чараларны җыйнаулашып башкарабыз. Хәтта оныгыбыз Гадел дә уенчык «КамАЗ»ы белән ком ташый, тик машинасының бензины гына тиз бетә.

Реклама