ҖӘНБӘТ ЫРУЫ

Беренче китабым Б еренче китабын—беренче балан кебек—бик кадерле була икән ул. Беренче китабым «Озын аяк»ны чыгарырга дустым Шамил абый Бикчурин бик булышты. Бу егетне Ибраһим абый да бик ярата иде. Ул аны «Турыга үскән җиз кадак* дип йөртә иде Шамил абыйнын озын буйлы вә җиз төсендәге чәчләре өчендер Шамил абый ач борчак кузагы төсле юка, ә мин биш көн җылы суда тоткан фасоль борчагы төсле йомры Әкъли белән Чакли инде. Бик тату, бик дус яшәдек без анын белән. Гаять талантлы кеше иде ул. Язучылык хезмәтенең бик нечкә серләрен чиште ул мина. Бер тәлинкәдән ашаган, һәрчак берәр хәтәр эзләп кенә йөргән тиле башларыбызны бер мендәргә салып йоклаган төннәребез дә күп булды. Бикчи дустым мине үзенә ияртеп Хисам абый Камалга алып барды. 1966 нчы ел инде бу Хисам абый—Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе башлыгы Казанда транспорт ягы мәнге-мәнге катлаулы. Метро чын куәтенә сафка баскач, бераз рәтләнерме-юкмы? Хисам абый сынар аягы белән кичен өенә кайтып йөри алмый Трамвайавтобуска әле ике аягын белән дә керешле түгел. Обком кушуы буенча, ана нәшрият каршында гына бер бүлмәле фатир биргәннәр Нәшриятның байтак эшләрен, үз Вазыйфаларын ул күп чакны шушы фатирыннан торып кына башкара. Авторлар белән дә эшли Хисам абый белән Шамил Бикчи—күптәнге ахириләр. Ул бит Шамил абый кебек үк—Әлмәт районыннан Болар өстснә, анын Лениногорскида бертуган сенлесе дә бар Жәен туган якларына кунакка кайткач, безгә дә килә Анын кайтуы Шамил абый белән мина зур бәйрәм була. Машинасын парткомнардан алабыз Без аны үзе теләгән җирләргә, буровойларга, промыселларга алып барабыз Шул ягы да әйбәт, ул безнен кесәдән бер тиен дә чыгартмый. Алай гынамы?! Шамил абый белән икебезне һәр кичне «Урал* ресторанына алып керә Бикчинын. җил тегермәне хәтле канатларын якякка җәеп, нзәп-изәп сөйләгәнен сәгатьләр буе тынлап утыра. Йөзеннән елмаю китми —Бикчинсн сөйләгәннәре бары да дөресме сон?—дип миннән сорап куя әле. -Булмыйча! Үзем шаһит'—дип куәтлим Казанга бу килүебездә дә туп-туры Хисам абыйнын Островскийдагы фатирына киттек. —Ләбибә, монда кереп чык әле,—дип. ул нәшриятка шалтыратты. Ләбибә Ахыры. Нашы журналыбызның 5 санында апа Ихсанованы дәште. Ләбибә апа Хисам абый редакциясендә, аның кул астында эшли, редактор. Ләбибә апа тиз арада кереп тә җитте. —Шамил бик талантлы бер егет алып килгән. Менә үзе дә монда утыра. Шунын китабын быелгы ел планына керт тә җибәр,—диде. —План расланган бит инде. —Расланса, резервта урын бар бит. Резервтан җибәр. Шунын белән, шалт Мөхәммәтҗан!—Мәсьәлә хәл ителде дә куйды. Ләбибә апа, матурым, байтак кына яшь авторларның беренче китапларын чыгаргандыр. Минем дә беренче китабымны чыгаруын оныткандыр. Әмма мин Ләбибә аланын юбилейларына телеграммалар сугам, күрешкәндә битеннән үбәм. Шушы хәлгә сәерсенеп, аптырап калучылар да була. —Ләбибә апам, минем беренче китабымның редакторы!—дим мин аларга. Аннан соң өч китабымны Мәхмүт абый Хөсәен чыгарды. Шулай ук дөнья бәясе егет иде. Гвардия майоры, тупчы. Аның редакциясеннән дә китапларымның ничек чыгып китүләрен сизми дә калдым. Башка кайбер редакторлар төсле авторның кәжә маен сыкмый иде ул. Утыра да үзе эшли. Төзәтә. Коррективаларын кертә. Автор стилен дә саклый. Юкса, тәмам маемны сыккан редакторларга да эләккәләдем. Аларга да мең рәхмәт. Маемны бит китабым начар чыксын дип түгел, укучы аны кулына бер алгач, бер тында укып чыгарлык булсын, дип сыктылар. Гариф Ахуновнын «Хәзинәсе» Татарстан китап нәшриятында 17 тапкыр кабат басылды. Зур тиражлар белән. Кемгә хажәт? Димәк, нәшриятка үз шигырьләре белән беренче тапкыр аяк баскан яшь талантлар «кәгазь житмәгәнлектән» басылмый калдылар. Ә ул «хәзинә»—китапларны шул атнада ук «Камаз»ларга төяп «Утильсырье»га тапшыралар иде. Килештермәсәгез, ышанмасагыз. шул чорларда китап кибете директоры булып эшләгән ханымнардан сорагыз. Бер җәйне, Мәхмүт абый һәм гаиләләребез белән Кырымда, украиннарча Коктейбель, Кырым татарлары телендә Күк Түбә дип аталучы иҗат йортында ял иттек. Мәхмүт абыйнын белмәгән кешесе юк. Мине Булат Окуджава белән таныштырды. Аның гитарада уйнап, җырлавын тыңладык. Сугыш каһарманы, Советлар Союзы Герое, танкист Татьяна Левченко да безнен сменада ял итте. Кара дингездә хезмәт иткән бер су асты көймәсе коллективы Т. Левченконы үзләрендә чыгыш ясарга кунакка дәшкән. Безнен ижат йорты «Голубой залив»та урнашкан. Моряклар су асты көймәләрен ярдан бер чакырымнар өстә туктатканнар. Ярга катер белән чыктылар. Мәхмүт абый—бик көчле трибун. Шигырьләрен дә яттан бик оста сөйли. Моряклар арасында үземә генә кыен булыр дип, Левченко үзе белән Мәхмүт абыйны да дәште. Мәхмүт абый мине дә ияртте Ул заманда су асты көймәсенә эләгү өчен Мәскәүнен үзеннән рөхсәт кирәк иде. Ә Татьяна Левченко Советлар Союзы Герое, Мәхмүт абый сугыш ветераны, гвардия майоры. Ә минем белән «вакланып» та тормадылар. Бик матур, бик күнелле чыгыш булды ул. Соңыннан безгә армейски йөз грамм бирделәр, украин борщы белән сыйладылар. «Командирские» дигән, циферблатлары төнлә дә янып торган кул сәгатьләре бүләк иттеләр. Шулай бер кичне, диңгез ярында учак ягып утырганда, Мәхмүт абыйга урыс шагыйрьләре төрттерә башладылар: —Махмут. какой ты поэт? Вот сочини нам тут же двоестишие, скажем, про... буй, что качаются на волне. — Вот в море лежат, на волне качаются, буй, похожие на русские... уи!— дип шундук әйтеп тә салды. Аһ, итәрлек шигырь юллары түгелдер, әмма шундый чакта югалып калмавы исне китәрә Мәхмүт абыйнын. Ижат йортыннан без аның белән нык дуслашып кайттык. Кызык, кешегә ярдәмчел, колоритлы егет заты иде. Хәзер уйлап-уйлап куям да, карале, язмыш мине нинди олуг затлар, әдәпле, ярдәмчел кешеләр белән таныштырган, эш йөрттергән икән, дип сокланам, сөенәм. Кызганыч ки, күбесе юк инде дөньяда. Берәм-берәм әлеге, морҗасыннан төтен чыкмый торган, тәрәзәсез, ишексез йортка күчеп баралар Алар адресына әйткән җылы сүхләрем якты рухларына изге догалар булып инсеннәрие! Мин бит әле һаман да берлек әгъзасы түгел. Ибраһим ага исән булса, анын «шома егете» булып шалт кына кереп китә идем дә Ул көтмәгәндә генә йөрәге тотып, вафат булып куйды Минем заманда союзга керү өчен ике китап авторы булу кирәк иде. Бер карасан. әллә ни кыен шарт та түгел. Әмма бу шартнын төбендә бик мәкерле бер хәйлә ята. Китабымны чыгарыгыз әле, дип нәшрият каршына бару өчен. Берлек әгъзасы булу кирәк Чөнки син—профессиональ язучы. Ә әгъза булу өчен кимендә ике китап чыгаруың шарт. Койрыгын алса, томшыгы ябыша, томшыгын куптарса, коерыгы ябыша Ләкин мине ике китабым чыгу белән генә Берлеккә якын да китермәделәр Алты китап чыгаргач кына алдылар. Берлеккә керү өчен, иҗатлары атдында син баш игән, һәм алар ла сине таныган өч язучыдан җылы гына рекомендация кирәк. Аларын гына мин дә юнәткәнием. Атмадылар Аннары мин сигез рекомендация китердем Соңыннан уникегә җиткердем Мина рекомендация бирүчеләр арасыннан Г Минский. Б Камалов, Р Төхфәтуллин. X. Сарьян, X. Камал, Г. Әпсәләмов. Р Фәйзуллин. А. Расих. X Туфан исемнәрен бүген дә тирән ихтирам хисе белән искә алам Берлеккә керергә беренче омтылыш ясаганда алмауларынын сәбәбе мондый булган. Рекомендацияне беренче булып мина Габдрахман ага Минский язды Дөньяга обьектив карашлы, бик күркәм кеше иде ул. -Казан утларын*да басылган хикәяләремне укыган да: — Нишләп читләтеп кенә йөрисен? Әйдә. Союзга керергә әзерлән Рекомендацияне үзем бирәм,—диде. Ул чакта Кабул итү комиссиясенең рәисе Фатыйх ага Хөсни иде Аларнын арасына кара мәче Йөгергән чак булган икән. Берлеккә Габдрахман ага Минский тәкъдим иткән егетне алсалар, анын төркеме көчәя төшә бит Стоп' Ашыкмасын әле Фатыйх абый мина отказ бирдерә. Минем кем икәнне белеп җиткермәгән ахры, картлач Минем тел бит—бләүләгән пәке, бритва Тормышта «янсам* да. шул телем аркасында гына «яндым» инде Әле хәзерлә, урам га-мазар гына чыкканда да. Мәдинәм Гөлкәем, миңа таныклык—кенәгәңне алдыңмы, дими, авызыңны кләйле лента белән ябыштырып чык. зинһар, ди. Югыйсә, бер чыгуда урамнан биш дошман табып керәсең, ди. Әлбәттә, начар гадәт Ул чагында, жай килгәндә. Фатыйх абыйны да «чукып» кына торам — Гариф абый Ахунга ярарга тырышып, бик җитди әдәби җыеннарда, проблемалар күтәрәсе урынга, гел буш сүзләр сөйлисен, публиканың башын төрле уен-көлке бәслән катырасын.—дип тә «чукып* алганым булды Ярты взводка торырлык күренекле язучыларыбызлан рекомендацияләр китергәч. Берлеккә мине барыбер алдылар. Кабул итү комиссиясе рәисе урыны да—атаннан калган мирас, патшалык түгел Аны да корылтай саен алыштырып торалар Кулында власть барында гаделсезрәк кылануыннан Фатыйх ага да минем алда унаисыхтана төсле Кеше дигәнен олыгая барган саен йомшагракка әйләнә, авыр сүзне дә кичерә, читкә тайпылып, ашыгучыга юл куя. Яшьләр исә кечкенә генә җәберне дә онытмый, аларга гафу итү хисе дә ят. Мин дә. Фатыйх абыйны күрү белән, йоннарымны күпертәм Бу үпкәне күпмегә сузарга була, пнимаешь'* Әдәби ел йомгакларының берсеннән соң. нәшрият баскычыннан төшкәндә. Фатыйх абын минем жинсмнан тотты -Альберт, энем, синнән йөз сум. миннән йөз сум Брудерш.зфт ясыйбы з Киттек «Кызыл шәрыкь» ресторанына. Канса да канис, безгә аңлашырга кирәктер бит инде,—диде ул. Шап иттереп аркама да сугып куйды. Мин ике куллап риза булдым. Фатыйх абыйны култыклап алдым. Киттек. Анда бик күңелле итеп утырганнан соң, Фатыйх абый мине үзенә алып кайтып китте Бу вакытта аның үз җәмәгате мәрхүмә иде. Нәшриятта дүртенче катта, машинистка булып, тутырган тавык төсле тулы гәүдәле бик матур ханым, Әминә апа эшли иде. Аңа минем дә хикәяләр, повестьлар бастырганым булды Хатыны мәрхүмә булгач, Фатыйх абый шул Әминә апага өйләнгәнме. Мине ияртеп кайтканга Әминә апаның әлләни исе китмәде. Әмма соңыннан Фатыйх абый нык үкенгәндер. Китә белмичә, мин аларнын тәмам тәкатен корыттым бугай. Ул көннәрдә футбол буенча дөнья чемпионаты бара иде. Без Фатыйх абый белән иртәнге өчкә-дүрткә кадәр матч карыйбыз. Берсе артыннан икенчесен күрсәтәләр. Аннары көндезге уникегә хәтле йоклыйбыз. Иллә дә нык коры закон игълан ителгән чор бу. Ак башлы яртыны талон буенча гына бирәләр. Фатыйх абыйлар торган йортнын аскы катында—гастроном. Анын директоры—безнең Биектау егете Мидхәт. Танышып та өлгердек. —Мидхәт энем, бик кадерле кунагым бар иде бит. Бер коньяк бирә күр,— дип, Фатыйх абый записка яза. Мин аскы катка төшеп китәм. —Кадерле кунак, син әле китмәдеңмени?—дип каршылый мине Мидхәт Алай да шкафыннан бер коньяк чыгарып бирә. Әминә апа безгә бәрәңге кыздыра. Шул коньяк белән, кыздырган бәрәңгене кетер-кетер китереп башны төзәтәбез дә, янәдән матч карарга керешәбез. Өч кич кундым мин аларда. —Әйдә, синең белән күңелле икән. Тагын бер генә матч карыйк инде,— дип Фатыйх абый мине үзе җибәрми. Әмма Казан халкында бәрәңге санаулы гына була. Бәрәңге запасларына тәмам корт төшердем бугай мин аларнын Аның каравы, тәмам аңлаштык! Бер-беребезгә мыскал да үпкәбез калмады. Шәҗәрәмә кагылышлы бу әсәремне кече оныгым Биктаһирдан башлаганыем бит. Ходайның рәхмәтедер инде, әлегә «Әннә», «Мәммәм» дип тә әйтә алмаган башы белән, ике сүзенең берендә «дәти, дәти!» дип кабатлый. «Дәү әтием!»—дип әйтергә маташуы бит шук малайның. Хәер, шулай булырга тиеш тә! Шушы сүзнең ин тулы мәгънәсендә ахириләр бит без анын белән Шушы тулы гәүдәле, матур малайны кочагыма алам да, янә тирән уйларга чумам. «И-и, Раббым»,— дип куям. Мине дә шулай сөйгәннәрдер инде. Күп кешеләр кулында булсам да, аларнын барчасы алдында да бурычлы бит мин. Нинди авыр, кырыс елларда исән калганмын. Күзем дә исән, колагым ла акмаган. Ачлы-туклы яшәүдән күтәнем дә төшмәде. Югыйсә, андый яшьтиләремне дә күп күрдем. Әйе, әтине хатынлы иттем, үзем әниле булдым. «Әти кәкәй!» дип әйтеп кенә кара, хәзер авызыңа шапылдаталар. Бер-ике тапкыр ярыйсы гына эләкте дә, иренем дә шешеп чыкты. Үзем тапкан Өммегөлсем әниемне мин үз әнием дип кабул итәргә тиеш. Больше никаких гвоздей! Мондый политика алып барырга әле сон түгел. Ул кадәресен үзем дә андый—төшенәм бугай Үги әни нәрсә инде ул, ачуым да бер килмәгәе. Дөньяда үз әниен булсын! Өммегөлсем әнием—минем үз әнием. Бетте, китте и вәссәлам! Моны миннән дә бигрәк, әни үзе дә теләде бугай. Без аның белән бик тиз дуслашып, үз кешеләр булып киттек. Ул мине алдына алып сөя. Мондый чакларны минем түбәм күккә аша. Монарчы ана назы күргән баламы? Кечкенәдән үк үзсүзле, бер шыптый бала булганмындыр инде. Йә берәр нәрсәне аударам, йә өй ачкычын яшереп куям. Әти чын педагогика фәне белән бөтенләй таныш түгел. Югыйсә, директор үзе. Берни булса, мина берәрне сыптырырга гына тора. Әни бирми, кочагына ала, йә итәк астына яшерә. Әти ни кырыс торса да, ара-тирә Габдрахман бабам да килеп чыга. Анын гозере бер инде, әтидән мине сорый. Гаделбарый, әнә, яшь хатыныннан бала-чаганы өй тутырып табарсыз. Әлбиртебезне бир мина.—дип ялынып, ялварып сорый Бер кызы—Мәрьям апам. Мәскәүдә кечкенә кибет тоткач, алтын атка, беләзек-йөзек белән сәүдә иткәч, бабам да авылда урта хәллеләрдән саналган —Габделбарый, ин яраткан киявем иден бит. Бир мина Әлбиртне. башка кешем юк, бар йорт-жиремне, мал-мөлкәтемне ана калдырам Игелеген бергәләп күрерсез.—дип ялвара. Анын елый-елый ялваруын мин дә күреп торам, килеп башыннан сыйпыйм, сакалын сыпырам. Мине хәзер анын кулына сөяргә дә бирмәскә, янына да җибәрмәскә тырышалар. Кече Кавалда әбием- бабаем барын мин бөтенләй онытырга тиеш икәнмен Әтиемнен. уз әнием Шәрәфелбанатнын әтисе Габдрахман бабамны, бүтән киләсе булма, гаиләмне бутап йөрмә, күземә дә күренмә, дип куып чыгарган чаклары да булды Өммегөлсем әнием, алай да. бабамны почмак якка гына дәшеп, чәй эчертә, әбиемә күчтәнәч итеп, чәй-шикәр төргән төенчек тә тоттыра иде Әтиемне һич кенә дә танылган сәүдәгәр Әбү-Бәкер агасына ияреп, бөтен шәрекъ илләрен йөреп чыккан, аш тәмләткеч товарлар төягән кәрваннарны ком чүлләре аша куган, күп телләрдә сөйләшкән. Казаннын Пролочный урамында пайлар белән кибет тоткан өлкән приказчик Хәсән бабамнын улы димәссен. Кеше дигәнен, һай ничек үзгәрә! Ул—гамәлдәге системаның үз баласы. Система анын миен үз идеологиясе белән мөлдерәмә итеп сугарган Әйе, анын яраткан җыры да: Итек, шинель, фуражканы Без киябез бит аны. Яшәсен совет власте. Без сөябез бит аны,—булырые Системаның төпле ышанычлысы иде ул. Теленә килгәнне сөйләде, бернидән куркып тормады Пышылдап кына сөйләшкән чагы булмады 1937. 1947. 1952 нче үтә кырыс репрессия елларында да ана ник берәрсе кырын карасын' КПССнын Дөбъяз райкомы пленумнарында кайчак бик кискен чыгышлар ясаган чаклары да булды. Залдагылар исә, анын чыгышларын, партия халыкка дөресен ярып салырга тиеш, дип кул чабып кабул итәләр иде Алай да, инде Ваган сугышыннан сон. язмыш аны. корулы мылтыгын прәме маңгаена терәп, бик нык сынап алды Өлешенә тигән көмешеннән авыз итми булмый икән ул. Хәер, болары турында соңрак сөйләрмен. Әнигә яучылар килде... 1942 елнын язы иде Әти беркөнне —Броньне алдылар. Үзебезнең Дөбъяз районы егетләреннән тагын бер полкмы, батальонмы туплыйлар Мине шунда комиссар итеп билгеләделәр дип кайтты —Әнисе, син мина юл капчыгы җый. бераз сохари, бер пар җылы оекбаш тык. Әнинен кулында—елак сенлсм Гөлкәй Әнвәр абый Казанга барып, хәрби заводта токарь өйрәнчеге булып эшләргә урнашып кайтты Башына яна бүрек кигән. Өстендә—зәнгәр бушлат Билен каеш белән буган Аягындагы калын олтанлы ботинкасыннан бик тәмле булып ачы дегет исе килә —Син анда, энем, донья хәлен белеп булмый, минекеләрне ташлап бетермә, ни дисәң дә, син—егет кеше.-дип озатты аны әти Казанга Әнвәр абый чыннан да егет булып җитлегүен раслап, кесәсеннән -Прибои- папиросы чыгарды Аны кабызды. Берне әтигә дә сузды Башка чак булса, әги анын кирәген бир1ән булыр иде. Хәзер исә папироска иртә үрелгән энесенә акыл биреп торыр чакмы1 ’ —Энем, иртәгә мин дә фронтка чыгып китәм. Әллә кайтам, әллә юк... Кайтмасам, жингәнә балаларны үстереш. Бер үзенә генә кыен булыр,—диде. —Авыл советы Айсылу белән сөйләшеп кайттым. Сезне өч атка төяп, Таш-Кавалга илтеп куячаклар—дип. әнигә дә сүз катты —Сугыш әлләни озак бармас Мин әйләнеп кайтканчы шунда торып торырсыз. Ризамы шуңа? Риза гынамы сон? Таш-Кавал—Өммегөлсем әниемнен туган авылы. Анда анын үз йорт-жире белән әнисе Шәрифә әбием яшәп ята. Шәрифә әбием гомере эчендә ундүрт бала тапкан. Шуларнын икесе генә исән. Берсе—улы Шәйдулла абый, икенчесе—минем әнием Өммегөлсем. Шәйдулла абый әле өйләнергә дә өлгермәгән. Сугыш башлану белән аны фронтка алганнар. Шуннан анын бер хәбәре дә килмәде. Әбием аны сонгы сулышына кадәр көтте. Китап ачтырды да, китап яптырды. Сандыктан буй- буй зәнгәр сатин күлмәген ала. Ука белән чиккән камзулын кия. Бер генә таба төче коймак пешерә дә, аны каз мае белән майлап, югары очтагы багучы, китап ачучы Әсмакамал апайларга менеп китә. Шәйдулла абыйга китап ачтыра. Әсмакамал апай да бик хәйләкәр. Шәйдулла абый бәлкем сугышнын беренче көннәрендә үк һәлак булгандыр. Бер хәбәре дә юк. Хәрби комиссариат та—ләм-мим. Фал китабын ачып җибәрү белән: — Шәйдуллаң исән бит, Шәрифәжамал. Беләсеңме, кайтырга жыена бит бу егет. Түлке нәрсәдер итәгенә чорналып тота балакайны. Җибәрми генә. Юкса, үзе бик талпынып та карый,—дип сүзен сүзгә укый Әсмакамал апай. Дипломат булгандыр ул. Беренчедән, әбиемнен өметен сүндерәсе килмәгәндер... Икенчедән, «Улынны көтмә инде. Шәйдуллаң һәлак булган»,—дисә, әбием ана төче коймак тыгып, бүтән менми бит инде. Багучы апайның дипломат булмый хәле юк. Бу кадәресе инде сугыш бетеп, байтак еллар узганнан сонгы хәлләр. Әсмакамал апайнын шушы сүзләреннән сон әбиемнен йөзе ачылып китә. Бик матур карчык иде ул. Дөньяда мин эчкерсез ярату белән яраткан затларнын берсе иде. _ —Әсмакамал, әйтеп кенә бетермисендер. Берәр марҗага өйләнгәндер ул. Иә йортка кергәндер Мимеч җирендә калгандыр. Ул мимеч марҗаларын бик чибәр диләр бит. Шул марҗасы җибәрми торгандыр. Әйтеп бетер барын да!—дип, әби Әсмакамал апайдан Фал китабында ачылганнарның барын да укып бетерергә куша. Шәрифә әбием бик булган, бик унган, бик зирәк акыллы карчык иде. «Әбием ядкәре» дигән, соңыннан «Дружба народов» журналында «Несказанный свет» исеме белән басылган повестемда анын кабатланмас образын иркенләп бирдем. Повесть журналның премиясенә лаек булды. Журналның ул чактагы баш редакторы, күренекле шагыйрь Сергей Баруздин анын хакында: «Один из талантливейших вещей литературного года»—дип язганые. Ул. гомумән, татарларны бик ярата иде Шоферы да—татар егете. Җитмәсә, чыгышы белән безнен Лениногорск районы Бәкер авылыннан. Мин Мәскәүгә китап чыгарырга килгән чакларны Сергей Алексеевич мина: —Альберт, моя «Волга» в твоем распоряжении,—дип әйтер иде. Мәскәүгә килгән кеше күбрәк җир астында, метрода йөри бит. Берни күрми. Ә Мәскәүдә үз күзең белән күрергә кирәкле тарихи урыннар санап чыккысыз. Сергей Баруздинның шоферы Исмәгыйль белән без Мәскәү урамнарын айкыйбыз гына. Сергей Алексеевич ул чакта—СССР Верховный Совет депутаты. Шул хокук белән ул мине ин дәрәҗәле «Москва», «Россия» кунакханәләренә урнаштыра, кайтканда поездга билет алып бирә. Минем дә ана нинди дә булса яхшылык эшлисем килә. Ул моны сизә. Танылган шагыйрьгә, СССР Верховный Советы депутатына нәрсә эшли алам инде мин?! —С тебя, дорогой, я требую только одно. Принеси в мой журнал еще и еше такие же талантливые произведения.—дип. аркамнан кага Сүзем сугыш чорында калган иде бит Мәктәптә укыткан әнине район мәгариф бүлегенә инспектор итеп куйдылар Сугыш бара дип кенә бер бала да мәктәптән читтә калмасын дип. ул район авыллары буйлап чаба башлады Әбием белән икәүләп без ана чабата ясап өлгертә алмыйбыз. Бер кием чабата ана бер әйләнеп кайтуга да түзми. Сугыш башлануга ике-өч аИ да узмагандыр, йорт-жирләре безнен бакча артында гына булган Шап-Шап Шакирнын улы озын Вәлиәхмәт абый, ун кулын янбашыннан ук өздереп, фронттан кайтып төште Үзе болаи жил тегермәне буйлы егет. Алар яшьлекләрендә минем Өммегөлсем әнием белән бераз йөргән булганнар. Йөргәннәр дип. бер очта яшәгәч, күрше егете Вәлиәхмәт абый, әнине бер-ике тапкыр кичке уеннан озата кайткандыр иште Вәлиәхмәт абый әле өйләнмәгән Аны. бер кулсыз килеш сугышка да бүтән алмаячаклар. Ә минем әни. әти фронтка киткәч, мин үгиен ияртеп, сенлем Гөлкәй белән, Таш Кавалга, әнисе йортына кайтып төште Әти фронтта хат- хәбәре дә юк. Әллә кайта, әллә күптән инде батырларча һәлак булган'’ Менә, малай, әнине, яшьли йөргән егете Вәлиәхмәт абыйга димли башладылар. Бу никахка мин дә. сенлем Гөлкәй дә. әлләни комачаулык итмәскә тиеш Сенлем Гөлкәй—чирләшкә Менә-менә үлеп куюы бар Ә мине—Казанга, летдочтга! Көннәрдән беркөнне Вәлиәхмәт абыйлардан яучылар менде Вәлиәхмәт абыйның апасы белән ике сенлесе. әнине яшь чагыштагы мәхәббәтенә кыстап кыстап димлиләр Бишектәге авыру сенлем. бүген булмаса, иртәгә үләсе 0 мине Казанга озатырга кинәш итәләр Кирәксә, үзебез булышабыз, лиләр —Бу манка малайнын әтисе коммунист бит Ә комунистларнын ятимнәрен Казанда җыялар икән. Ач та. ялангач та булмас. Атарны анда әйбәт ашаталар, җылы кием дә бирәләр икән.—диләр Миннән лә котылгач, әни бөтенләй ирекле каласы икән Вәлиәхмәт абыйнын бер сенлесе—авыл советында секретарь, икенчесе—салым жыю инспекторы Беркөнне болар мине туп-турыдан Казанга озатырга кирәкле кәгазьләрне үк тотып килеп керделәр. Ул дстдом дигән жирнен мин нәрсә икәнен лә белмим. Казанда да булганым юк Әмма мине коточкыч бер җиргә озатырга йөрүләрен сизәм. Әни дә өйдә юк ичмасам. Кайчакларны ул берәр атна йореп кайта. Түр яктагы зур сәке астына кереп постым болардан Аннары күз күрер тагын — Юк эш белән йөрисез, кызларым.—дип каршылады атарны әбием Атар өчесе дә сәкедә утыралар. Мин сәке астында тышлап ятам —Әйе. дөрес әйтәсез, бер сынык ипигә жанын сатышлы Юк чак Илдә ачлык Әмма мин бу малайны беркемгә дә бирмим Сугыш кырында монарчы күрелмәгән кан коеш бара. Әнә. хат ташучы Расфирә похоронкатарны авылга ташып кына тора Ир заты кырыла Сугыштан сон ирләрнен бәясе баш бәясе генә тормас Ә бу малай бүген үк пычкы башы тота Ике-өч елдан бөгештәй кул арасына керәчәк. Ундүрт бата тапканымны искә алып, картлык көнемдә Ходай аны мина бүләк итеп биргән Игелеген күр. лнп Жүләрләр сез Бүгеннән кул арасына керергә торган ир затын ятларга бирәмме сон ’ V зем ачтан үлсәм-үләм. бу малайны гына үстерөм ишхе Ир-ат заты булган нигезгә пәри-жен, шайтан ияләшми, мал куна -Бу коммунист малаеның ир-атлыгын әйтер идем иште Шәрифә абыстай,-диде кызларның берсе Мин аста барысын да ишетеп ягам Әбием авызыннан мондый сүзләр чыккач, жан керде мина Суган саман көржиннөрне. шомырт--миләш, балан тутырган чүлмәкләрне аударып чыктым сәке астыннан Карга Әминәсенең ботын тешләп умыруымны ботен Таш Кавал белә Сәке астыннан пәрәвез челтәрләренә уралып чыктым, тешләремне ямьсез чытырдатып куйдым —Апа, бу азгын малайнын бик ямьсез тешләшә торган гадәте бар Беләгеннән каптырмасын,—дип, кызлар берсен-берсе кисәтеп, тизрәк чыгып ычкыну ягын карадылар. Әбием дә күз кысып алды. Тешләремне шыгырдатып, өстәвенә һау-һау дип өреп, кызларны капка төбенә хәтле озата бардым. Берсенең юри генә итәгеннән эләктереп тарттым. Шыр-шыр кычкырып качтылар кызлар. Ашыйсы ризыгы бетмәсә, адәм баласы хәлләнә икән. Сеңлем Гөлкәйдә күзгә күренеп тернәкләнә башлады. «Эчке этләр министры» О шбу җиһанда яшәгәч, тереклек иткәч, һәркемнең тормышында үзенә бер куанычы, сөенече, мактанычы һәм дә горурлыгы буладыр инде ул. Ә минем куанычым, мактанычым, горурлыгым әтием булды. Мин аны бүген дә, үзем оныкларымның дәү әтие булгач та, өзелеп сагынам. Исән булсамы әгәр?! Өрмәгән җиргә дә утыртмый, учымда гына кадерләп йөртер идем. Һай, матур да, үзенә бер сөйкемле егет иде ул. Ә тормыш аны күп тапкырлар бөгеп-бөгеп китереп сынады. Әмма ул бирешмәде. Һаман да матур, сөйкемле булып, үзе яшәгән дөньяны бизәүче кеше булып калды. Ирекле холкы, төпле фикере, мәрхәмәтле, шәфкатьле, һәркемгә ярдәмчел йөрәге белән! Заманында әти Дөбъяз халкына нык ярдәм итте. Кемнен малаен ФЗО мәктәбеннән калдыртты, кемнекен төрмәдән юллап алды. Ялгыз карчыкларның улларын армиядән кайтартты. Грамоталы да булгач, зур урында да эшләгәч, бар халык кайгы-хәсрәте белән безгә килә иде. Килгән кеше идәнеңне таптый, кем килсә дә, булганын өстәлгә чыгарып, чәй куймый да хәлен юк. Әни бик еш кына аны әрли дә торган иде югыйсә. Хәер, кемнен хатыны иреннән канәгать? Кайсы хатын иренең бар гамәлләрен хуплап, «җә»,—дип кенә тора? Анысына инде барыбыз да күнегеп киләбез. Ин яхшысы—алар белән булашмау, бер тоткан юлыннан атынны куалау. Әти искитмәле йомшак-мамык телле, җор телле иде. Ике сүзнең берендә калҗа-калҗа юмор, шаян сүз катыштырып җибәрә, һәр гаиләдә була торгандыр инде ул, атан-ананнын яшәү рәвешләренә дә, сөйләмнәренә дә әзрәк тәнкыйть белән карыйсын бит. Алтынның кадерен базарга чыккач кына беләсең. Мин дә шулайрак идем. Әтинең никадәр уникаль булуын дөньяга чыккач, кат-кат төшендем. Өйләребезгә көлеп, елмаеп, шаярып килеп керүче «Чаян» журналын байтак еллардан бирле Рәшит Зәкиев җитәкли. Рәшит Казан университетын тәмамлаганнан соң, юллама белән, безнен Дөбъяз районы «Колхозчы» газетасына, әти кул астыңда эшләргә кайтты. Мин ул чакта әле институтта укып йөрим. Әти аны үз улы кебек кабул итте. Мин кайчакларны хәтта алардан көнләшәм дә. Кара айгырны җигеп, тарантасның түренә утырып, икәүләп, авылларга чыгып китәләр. Аннан, рәхәтләнеп укый торган, матур, мамыклы тел белән язылган мәкаләләр пәйда була. Рәшитнең мәкаләләре аеруча җанлы чыга. Аларда әтинең йогынтысы да сизелә. Шуна күрә мин хәтта бүген дә, Рәшит дустым белән күрешкән саен: —Их, Рәшит, молодец егет тә булып чыктың бит. Әтинең бар тел байлыгын үзенә йоктырдың бит,—дим. Рәшит Зәкиев—Азнакай районы Тымытык авылыннан, муллалар нәселеннән. Төпле гаиләдән. Аның бертуган абыйлары да икешәр институт тәмамлаган егетләр. Рәшит исә, «әтинен бар тел байлыгын үзенә йоктырдың»,—дигәнгә, күзләрен хәйлә белән генә кысып, мыек астыннан матур гына елмая.—Барый абыйда тел байлыгы мина да. сина да җитәрлек иде. Сыкранма, синең дә кесән буш түгел, язган бер әйбереннән Барый абый теле. сүзе, фикерләве сизелә,—ди. Һәрхәлдә, моңа икебез дә шат. Алдагы бүлектә мин, әтинен. Ватан сугышы башлангач, бер авыз сүз русча белмәгән, кулларына мылтык та тотып карамаган ярау гәүдате район егетләренә комиссар булып, сугышка чыгып киткән җирендә ту ктаган идем Аларны башта сугыш уеннары уйнатырга Суслонгерга җибәргәннәр. Анда эләккән бәхетсезләрнең ничек ачтан кырылулары турында белмәгән кеше юктыр. Әсәремнен бу урыннарын аеруча шәрехләп менә ни өчен язам. 1942 нче елнын салкын кыш урталары бу. Сугышка алынасы яшьләрне утыз- кырык кеше туплыйлар да, Әддермешләрнс Ататка. Атат егетләрен Элдермешкә илтеп, сугыш уеннарына өйрәтәләр. Русча бирелгән команда буенча ятырга. торырга, йөгерергә, шуышырга күнектерәләр. Аларны өйрәтүчеләр инде сугышта булып бер кат яраланырга өлгергән солдатлар булдымы икән сон? Әмма барысы да рәхимсезләр иде. Безнен Таш Кавалга да иллеләп егет китерделәр. Колхоз аларны ашата, кундыра. Шушы рәхимсез инструкторлар типсә тимер өзәрдәй, тегермән ташын тауга каршы тәгәрәтердәй егетләргә: «салома!», «сено!»— дип кычкырып торсалар да. тегеләре сафларда абынмыйча гына йөреп килә алмыйлар. «Скоты!»—дип кычкыралар азарга инструкторлар, кулларындагы шома чикләвек таяклар белән яралар гына бичараларны. Кай җирләренә туры килсә, шунда сугалар. Мин дә, биш яшь тирәләрендәге малай, күрше малайлары белән, көн буена шул бичаралар белән бергә. Артларыннан калмыйбыз. Шушы хәлне күреп, авыл халкы зар елый Ә минем Шәрифә әбием, яшь рекрутларның җилкәсендә чикләвек таягын аеруча житез уйнаткан бер инструкторның кулын барып тотканые. теге урыс әбиемне сукты да очырды. Аның итәгенә мин барып ябышканысм. атеге урыс мине күтәреп алып, айкап торып, кар көртенә тондырды. Чак муеным сынмады. Алай да, чикләвек таяк маңгаена туры килеп, башы тишелгән бер егетне, канын юып, башын бәйләргә әбием өйгә алып керде Анысына рөхсәт бирделәр. Әбием беркатлы шул. —И-и, балакаем, нигә шулай кыйнатасыз*’ Сез күп бит,—дип сөйләнә —Абыстай, мен рәхмәт инде сина. Кулларың нәкъ минем әниемнеке төсле йомшак, җылы икән.—дип. әлеге егет йотлыгып-йотлыгып бер касә кайнар чәй эчте.—Әлегә ярамый карышырга. Шундук трибуналга озатачаклар. Менә кулга корал алыйк әле, бу җәберләүләрнең, бу кыйнауларның барын да чыгарырбыз... — Минем дә бердәнбер улым Шәйдулламны сугыш башлану белән алганнарые. .—дип. әбием бу егетнен кесәсен чикләвек белән тутырды, лесникка дип хәстәрләп куйган тураган тәмәкесен бирде, иптәшләреңне дә сыйла балам, дип куенына бер түгәрәк ипи тыкты Бер капчык сохари киптереп, ун стакан тәмәке туплап, Суслонгерда иза чиккән әти янына әни дә барып кайтты Аннары аннан байтак кына хат килмичә торды. Кара көзлектә, шыбыр-шыбыр янгыр яуганда, капканы шакыдылар. Бу юлы аны әни чыгып ачты. Ир тавышы Әти тавышы Мин сикереп торып басканыем. Әни кереп. —Ят! Тыныңны чыгарасы булма!—диде. Теге ирдә шунынбелән юк булды Әти булган ул. Аны мунчада яшереп тотмакчы булганнар Яшерерсең, бар' Таш Кавал халкының белмәгән нәрсәсе бармы сон анын? Әтиләрне Суслонгердан поездга төяп, Мәскәү юнәлешенә озатканнар Мәскәүгә тәмам килеп җитәрәк, алар составын немец самолетлары бомбага тотарга керешкән Тон Дом-карангы Ә самолетлардан немец десантчылары коела О боларда бернинди корал да юк Бомбежкадан исән калган солдатлар урманга сибеләләр Әти дә йөгерә Сосгавнын тетмәсен тетеп бетерәләр Исән калганнарны 5. .к У . м в баштанаяк коралланган десантчылар кыра. Әти ничек кирәк алай, үз бәхетеннәнме, балалары бәхетеннәнме, исән кала. Соңыннан кемгәдер күренгәндер, учетка-мазар баскандыр. Аны бер атнага гаиләсенә җибәргәннәр. Ә халыкка күренергә теләмәвенең сәбәбе бар. Анын кайтуын да күргәннәр, кем капкасын шакуын да күреп калганнар. —Барый, минем Габидуллам кая, минем Шәүкәтем кая?—дип күрше хатыннары килә башлаган. Аларга ул барын да сөйләп тормагандыр. Һәркемгә күнел юатырдай сүзен тапкандыр. Әмма бу турыда ул озак еллар узгач кына, бик нык салган чагыңда гына елый-елый искә алгалый иде. Тиздән аны янәдән военкоматка чакыртып алдылар, тагын фронтка чыгарып җибәрделәр. Әмма язмышның аны ин кырыс кыскычлар белән сынавы сугыштан сон булды. Ул инде Дөбъяз районы «Колхозчы» газетасын чыгара иде. Сугыштан сонгы елларда, Казан халкынын урта хәлле гаиләләрендә, ял көннәрендә Кабан күленә көймә белән чыгу модасы бар иде. Кеше арасында көнчелек- соклану берлән телгә керәсен килсә, көймә белән Кабанга чык. Гармун белән! Бүген Канар атауларына барып гаилән белән ял итү чүп ул. «Алар үткән ялда Кабан күленә көймә белән чыкканнар!»—дигән сүз—«бәхет» төшенчәсенең ул чактагы ин бөек ноктасы. Яна Бистәдә үз өйләре белән торып, 22 нче заводта өлкән мастер булып эшләгән Рәхимҗан абыйларга без дә гаиләбез белән кунакка килдек. Рәхимҗан абый—Жәнбәтләр нәселеннән, әтинең якын туганы. Үзләре дә безгә бик еш кайталар. Ул көймәләрне шунда яр буенда прокатка биргәннәрдер инде. Ана кимендә ун-унике кеше сыя. Кабан буйлап сәяхәткә чыгучылар ашарга-эчәргә алалар. Һәр көймәдә гармунчы. Чыр-чу, бала-чага. Мондый көймәләр белән су өсте тулы. Әмма бер көймә икенчесе яныннан узып киткәндә, хуҗалар бер-берсе белән, моңарчы таныш булмасалар да, туганнарча сәламләшәләр Бер-берләренә үзләренең әче балларын татып карарга тәкъдим итәләр. Шулай бер тапкырында без ярдан кузгалып кына китгек.Бөтен Кабан өстен тутырып «Рамай» көен суздырырга дип, Рәхимҗан абый кулына тальянын гына алды. Ат менгән берәү, безне кулын изәп-изәп, ярга чакыра. —Булмас ла. Безне чакыруы түгелдер. Башка берәүне дәшәдер,—диештеләр безнекеләр. Әти. алай да, ярга таба ишәргә кушты. Чыксак, кара айгырны ак күбеккә төшергән кеше—шагыйрь Самат абый Шакир. Ул чакларда ул әтидә җаваплы секретарь булып эшли иде. Мина яшь чагымнан ук язучы булмыйча, башка һөнәр иясе булырга хут та булмады. Әтинен бар дуслары—язучылар. Мөхәммәт абый Садри белән детдомда бергә үскәннәр Безгә Кави Нәжми, Әхмәт Ерикәй кайта иде. Чөнки Ашыт якын. Әти аларны Ашыт буена балыкка алып йөри. Дөбъяз үзе дә Казанга терәлеп кенә тора. Казан халкына Дөбъяз катыгын сонгы елларга хәтле Дөбъязлар ташып торды бит инде. Самат абый белән әти, бик шомлы кыяфәттә нидер пышын-пышын сөйләшеп алдылар. Әти, бичаракаем, күз алдында коелып төште. Самат абый кесәсеннән алып аңа ниндидер кәгазь кисәгеме, газетамы бирде. Шуны тотып, әти айкала-чайкала көймәгә керде. Без барыбыз да тыныбыз катып тора бирәбез. Әти, көймә читенә утырып, газета битен ачты, уйга калды. Үз күзләрем белән укыдым. Анда: «Эчке эшләр министры Л. П Берия» урынына «Эчке этләр министры Л. П Берия» дип язылганые. Шунда әти:—Беттем!— диде, пулт итте дә суга чумды. Өстендә җилән иде анын. Чуму белән генә төпкә китмәде. Анын артыннан суга Рәхимҗан абый да сикерде. Яр кырые булганлыктан, әлләни тирән дә булмагандыр. Аны ярга сөйрәп чыгардылар. Көймәдәгеләр ни булганын да аңлап бетермәделәр бит әле. Аларга еларга гына булсын. —Газизнен эше генә бу,—дип ынгырашты әти. Газиз абый—редакциядә метранпаж. Алар нигәдер гел конфликтка килеп тораларые. Әллә инде ана Казанга кунакка барырга Кара айгырны биреп тормаганмы әти? Араларында нидер булган инде. Менә хәзер шунын үчен алган булса кирәк. «Эшләр* дигән сүздә, «ш» хәрефе урынына «т* хәрефе генә куйган. «Этләр* килеп чыккан Әмма монын өчен, ким дигәндә, егерме биш ел төрмә яный. —Без анда бераз саклык чаралары күрдек,—дип Самат абый әтине тынычландырмакчы була. Икесе бер атка атланыпмы дигәндәй, атар шул сәгатьтә үк Дөбъязга кайтып киттеләр. Мондый ситуациядә, бичара әтиемнен башы шундый хәлләргә тарыгач, бер акыллы агай турында искә алып китми ярамас. Ул чорларда Дөбъяз коммунистларының башында Галим абый Шәмсетдинов тора иде Галим абый, урыны жәннәттән булсын, әз-мәз генә җыештырып укый, әмма бер сүз дә яза белми иде. Кирәкле документларга «Г* хәрефен генә язып имзасын куя. Партиянен сыналган һәм тугрылыклы улы булгач, шул бик җиткән Документларның барын да сугыш вакытында Ленинградтан эвакуация белән кайткан бик укымышлы һәм булган ханым Лукоянова алып барды Ә Галим абый КПССнын Дөбъяз райкомы беренче секретаре булганчы, мондый тормыш юлы уза. Бик ярлы бер агайнын улы була ул Армиягә аны көтү көткән җиреннән алалар. Әфган чигенә эләгә, чик сакларга. Басмачыларның нәкъ котырган чагы әле бу. Көн саен диярлек чикне бозып торалар Бер кичне Галим абыйны да дозорга җибәрәләр Чик буена килеп кенә баса, теге яктан, көймәләргә төялешеп, басмачылар кузгала. Ниятләре—чикне бозу, безнен якка бәреп керү. Галим абый каушап калмый Тревога игълан итә. басмачыларга винтовкасыннан ут ача. Ә тегеләр һаман безнен ярга таба йөзәләр Кыю егет билендәге гранатасын алып тегеләр өстенә тондыра. Ул шартлый, көймә бага Ике басмачы бу як ярга чыгып егылалар. Галим абый аларны әсир итә Ул арада бирегә чик сакчыларынын көчле отряды да килеп житә. Галим Шәмсетдиновны бу батырлыгы өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр Үлгәнче тагарга рөхсәт белән наган бирәләр Армиядән киткән чагында анын кулына: «Бу егетегезне партия эшендә, җитәкче урында файдаланыгыз. Бик ышанычлы. Ленин-Сталин партиясенең сыналган улы!»—дигән кәгазь тоттыралар Галим абый сугыш вакытында да. аннан соңгы елларда да бездә беренче секретарь булып торды Беренче секретарь агаебыз авылларга кешеләрен ат чаптырып, әлеге газетаны әти кайтып җиткәнче үк җыйдырып бетергән «Колхозчы* газетасының тиражы сигез йөз данә тирәсе. Талканнарының барысын да жыеп яндырткан Табылмаганнары да булгандыр. Ул елларда кәгазьгә бик кытлык иде Мужикларга тәмәке төрергә кәгазь юк иде Кулларына берәр газета кисәге эләксә, алар аны үлсәләр дә бирмиләр. Бу этлекне эшләгән агай да тик ятмагандыр, Казанга да хәбәр иткән күрәсең Яшерен исем белән генә Ул газетаны эзләп Казаннан да килеп төштеләр Берәр шундый газетаны табып булмасмы дип. Черек күл агайлары авылларга да чыгып эзләп карадылар. Тапмадылар. Кулга төшкән газетаны безнен Дөбъяз тәмәке пыскытучылары кире бирәләрме сон9 Булмаганны' Әти дә, кайту белән үк типографиядә җыйган хәрефләрнең барын да таратты, бәлүкләрне эреттерде Шик тудырырлык мыскал да эз калдырмады Бу эштә ана. берни дә белмәгәндәй. Газиз абый да булышып йөрде. Дошманның ин хәтәре шушындый була торгандыр инде ул. Йөзенә елмаеп караучысы Ул чакта әтинең башын злмәккә тыгудан, йә мәңгегә Магаданга сөрелүдән райком секретаребыз Галим абый Шәмсетдинов кына алып калды Соңыннан аларнын икесен дә. «ВКП(б) иын кыскача курсын* яттан белеп кенә бүгенге тормышны гөрләтеп алып барып булмый, картлачлар, укырга кирәк*.—дип. партиянен Арча кырынла урнашкан Югары мәктәбенә укырга да җибәргәннәрне Телләренә остарышып, кәрт уйнап, шунда укып яттылар Һай, әти белән уздырган ул мизгелләр! Шулай бер чакны, мари авылыннан чыккач, әти киерелеп «Гөлмәрфуга»ны җырлап җибәрде: ятимлек күргәнгәме, яшьли кыерсыту-жәбер күргәнгәме, әти матур тавыш белән, бик монлы итеп җырлый иде. Ә бу юлы үзе яраткан «Гөлмәрфуга»ны күтәренке күнел, яхшы кәеф белән җырлап җибәрде. Агы иделгә төшә яздым, төшә яздым. Тотмадың беләгемнән. Мәрфуга! Ай-ли. Гөлмәрфуга, бар суга. Гөлмәрфуга, барсан суга, Сөйләшербез барсын да. Әтинен матур, монлы тавышы, кайтаваз булып кайтмыйча, тын гына тугайларга тарала. Кара Айгыр да, җыр тынлый-тынлый, ипле генә юырта. Нинди матур мизгелләр кичергән чаклар булган икән дөньялыкта. Рәхәтләнеп, сагынып бер искә алып сөйләрлек мизгелләр! Контра Шәйхи Ә менә Шәйхи бабамның җыры бөтенләй башкача иде. Совет властен минем Шәйхи бабам кадәр күрә алмаган, анын пычракка кадалуын теләгән тагын берәр жан иясе булдымы икән ошбу җиһанда? Яшерен-мазар, эчтән генә сыкрап түгел, ап-ачык төстә, баш очында ике потлы гер кадәр йодрыгын янап! Боларын мин кәттә сүз өчен генә, ягъни укучыма әйтәсе сүземнең көчен, тәэсирен арттыру өчен генә язмыйм. Дөресе шулай. Югыйсә, әлеге власть Шәйхи бабамның алтынкөмеш белән тулы ювелир кибетен дә таламаган, аңа һәр көнне меңнәрчә сум өстәмә табыш, ягъни прибавочная стоимость китереп торган, бер түбә астында йөзләрчә кеше эшләгән завод-фабригын да тартып алмаган. Властьлар анын ике жил тегермәнен алганнар. Алар өчен генә үчле булмагандыр инде бабам. Тегермәнсез яшәп кара син авыл җирендә! Шунлыктан, бер тегермәнен киредән үзенә кайтарганнар аңа. Бу властьны система буларак кабул итмәде ул. Шуның өчен, карт башы белән, кыенны да күп ашады. Кече Солабашнын Каенсар юлы өстендәге тегермәнендә котырынып, сүгенеп ятканда, аны еш кына тоталар да Дөбъязга төшереп зинданга ябалар. Башта әле, күз төпләре күгәргәнче, әйбәтләп кенә яралар да. Ярмаска соң! Һәй, минем артымнан милиция егетләре үзләре менгән икән, дип алар каршына кулын югарыга күтәреп чыкмый бит ул. Карыша. Милиция егетләре аны дүртәүләп-бишәүләп әвереп алып кына җиңәләр. Берочтан шунда, куллары туйганчы тукмыйлар да. Чын контра бит. Анын да ниндие әле! Сугыштан соң без Таш Кавалдагы әбием йортын калдырып, Дөбъязга, район үзәгенә күченеп килдек. Әти, пролетар кавемнән, системаның нык ышанычлы кадры. Детдомда үскәч, шулай булмыйни. Башта райкомда идеология буенча эшләде, аннары «Колхоз*»чы газетасын чыгарды. Һәрхәлдә, районда беренче обоймада йөри торган җитәкче. Кичләрен безгә еш кына районның милиция начальнигы: —Минем егетләр сезнең теге, акылы качкан, җенле абзагызны тагын яптылар бит. Тагын контр сүз сөйләгән,—дип безгә шалтырата. Анын белән әтинен аралары яхшы. Әти шунда ук милициягә төшеп китә. Шәйхи абыйны алып чыга, кунарга үзебезгә алып кайта. Тукмаганнар бабамны. Йөзенә карарлык түгел. Үзе болай зарланмый. Кыяфәте дә горур, Берлинны алган, диярсең. Тагын шунысы гаҗәп, шушы Шәйхи абыйны әти үлеп ярата. Шәйхи бабай—бер тау байлык калдырып, ике нарасыен ятим итеп, үпкәсе шешүдән нибары утыз җиде яшендә үлеп киткән әтиемнең әтисе Хәсән бабамнын кече энесе. Безнен 68 Жәнбәгләрдән аермалы буларак, ул мыскал да укымаган, чеп-чи надан. Авылдан да китмәгән. Латин хәрефләрен дә. чуер таш чүпләгән сукыр тавык кебек, бик кыенлык белән генә таный иде. Әмма әти аны бик ярата, әтисе урынына күрә, беркайчан орышмый Берәр кич бездә кундыргач, тарантасын жиктереп. янәдән тегермәненә менгереп куя. Күп тә узмый, салган баштан ул: —Тиздән совет власте бетә икән!—дип сөйләп куя. Тегермәндә көн эчендә кемнәр генә булмый. Куштаннар, әләкчеләр Солабашта да житәрлек. Бу сүзләрен шундук милициягә җиткерәләр Аны янә алып төшеп ябалар —Кем әйтте мондый сүзне?—дип допрослыйлар аны —Кем әйтсен? Минем тегермәндә кунып киткән Потаниха, Алат урыслары сөйләп киттеләр. Казаннан кайтышлары иде. шуннан ишетеп кайтышлары. Потаниха, Алат урысларын эзләп кара син. табарсын бар Андый хәтәр сүзләрне алар да сөйләп йөрми инде анысы. Шәйхи абыйнын җил тегермәне Казан юлы өстендә Юлчылар, товар белән йөрүчеләр ана Казанга барганда да. кайтканда да кунарга керәләр Атларын ял иттерәләр, сбруйларын көйлиләр Шәйхи абый болай үзе бик булган агай Төнгелеккә атларны куярга өсте ябулы абзары бар Юлчыларга кереп кунарга чәчрәп тир исе. сарымсак исе. тәмәке, үтә әчкелтем аякчу исе анкып торган, ике тәрәзәле генә, уртасында тимер мич торган, җәен чебен, кышын кандала котырган өе бар Май сөрткәнме, бал сылаганмы, диярсен. анын тегермәненнән җәен-кышын атлылар, юлаучылар өзелмәс иде. Совет властеннан үчен шулай алган Базарга төшкән җиреннән Шәйхи бабам безгә сугылса, әти өстәлгә өйдә булган ризыкнын ин тәмлесен куйдыра Бабамнын ашыкмый гына —Менә... Үткән атнаны миндә Әтнә мужиклары кунып киттеләр Казанга тире төяп илткәннәр... Шуннан кайтышлары Алар сөйләп киттеләр...— дигәнен рәхәтләнеп тынлап утыра Шәйхи бабамнын сүзен ни белән тәмамлыйсын белеп тә тора инде, югыйсә «Тиздән совет блачы бетәчәк икән»,—була инде ул сүз. Шәйхи бабам турында ни өчен шулай озаклап сөйлим сон9 Мина сигез- гугыз яшьләр булгандыр Потаниха урысларына утыртып, ул мине үзе белән Казанга алып барды. Бабамнын аягында тула оек. яна чабата Өстендә изүенә озын итеп ак сәдәф тезгән кызыл сатин күлмәк. Жәй көне бу Тукай урамында бүрәнәләрдән салган йорт каршында басып торабыз Төп бабам Хәсәннен асты таш, өске каты агач йорты бу. Әтием шушында туган —Синен йортың бу, улым' Синеке! Сәүит блачы бетәчәк Көтәргә күп калмады,—дип сөйли бабам. Бетәр, бар 1947-48 еллар бу Беренчедән, илдә коточкыч ачлык. Икенчедән, Сталин репрессиясенең яңа дулкыны күтәрелеп кенә килгән чорлар. Ә мина сон, тугыз яшьлек малайга, ике дөнья бер, уртасы камыр Мин гамьсез калып, кулымдагы туңдырманы ялыйм Авылда үскән малайга—күргән нәрсәме?! Туңдырма түгел, төшеңә кермәстәй бәхет минем кулда. Бабам да бик кадерле! Әлеге йорт алдына Шәйхи бабам мине тагын ике-өч мәртәбә алып килгәләде әле. Аның ин кызыгы шунда. Гомерлек ярым итәргә җыенган Мәдинәм-Гөлкәем белән йөри генә башлаган чагыбыз Конкурентларым муеннан ашкан. Кәләшемне кулыма ньирак ияләндерү максаты белән, әлбәттә, аны да, мин хуҗасы булырга тиешле йорт каршына алып килдем Әйе. ул чорда анда 17 нчс даруханә иде бугай Күрсен, янәсе Әлегә. пружиналары идәнгә хәтле сыгылган караватта, тулай торакта яшәп ятсам да. көтүчеләр, тире җыеп кон итүчеләр нәселеннән түгел. Без «Жәнбәт җәвере жиде табын!»ныкылар! Мәдинәм-Гөлкәемнсн исе китте. Кыз чагында ул «ирис» конфеты ярата иде. Кесәм тулы конфет булмаса, мин аны свиданисгә дәшмим дә. Үзе дә чыкмаска мөмкин. Ул инфакта укыды Берьюлы ике чит тел өйрәнүе җинел түгел. Дәресләрне бик күп бирәләр аларга. Укыган чакта матди яктан начар яшәмәдем. Елга порты, Усия, Бакалтай бар ич. Беләкләр таза, җилкә кин. Портка төшәбез дә, пароходтан, баржадан паркет, цемент, карбыз бушатабыз. Икенче, өченче курсларда укыганда радиога хәбәрләр дә яза башладым. Татарстан радиосының «Соңгы хәбәрләр» редакциясендә Иванова фамилияле, «Казбек» папиросын авызыннан өзмәгән юан гына бер яһүдә ханым бар иде. Үзебезнен институт тормышыннан ике- өч хәбәр китерү белән ул мина «Внештатный корреспонтендт Татарского радио» дигән таныклык бирде. Анын белән башта бүлмә малайларын шаккатгырдым. Минем белән тупасрак сөйләшеп карагыз хәзер! Элъс Адылов белән бер бүлмәдә тора идек. Миннән күрә ул да радиога ияләште. Эльс соныннан гына Гаделевкә әйләнде. Кабатланмас көмешчән тембрлы! Эльс Гадел бер дигән диктор булып китте. Соныннан «Югары категорияле диктор» дигән дәрәҗә дә алды. Анын артыннан Ильяс Латыйпов та радиога китте. Шулай ук безнен бүлмәдән. Ильяс—тумышы белән Шөгер егете. Ул да диктор, русча текстлар укый. Аннары, пенсиягә чыкканчы, Россия радио һәм телевидениесенең Татарстан буенча үз хәбәрчесе булып эшләде. ...Дүртенче курсларны тәмамлап, җәйге каникулларга икебез ике якка, Мәдинәм-Гөлкәем пионер лагерына җәйге практикага, ә мин Кавказга альпинистлар лагерына—Альпиниадага китәр алдыннан, йөрәк маемны янәдән Тукай урамындагы аскы каты таш, өсте юан бүрәнәләрдән салынган, закон буенча мин анын төп хуҗасы булырга тиешле йорт каршына алып килдем. Юьпсәкме?!—Бүгенге «Татарстан проспектын» нәкъ шул заманнарда сала башлаганнарые. Кинәйтеп, бик иркен итеп. Бик зур гер таккан, атлап йөрешле экскаватор өебезне методик осталык белән җимереп маташа бит, әй! Тонна ярым авырлыктагы гере белән китереп суга, колаклар чынлап китә. Бу йортка бернинди өмет-мазар тотмасам да, егылып китәрдәй булып, карап торам. Хуҗаларына ин кимендә йөз еллап кына тугры хезмәт иткән, әле дә таза- нык нарат өйнең бүрәнәләре шул хәтле карышалар, ямьсез чытырдыйлар, сукраналар, бозык, кыллары чамасыз тарттырылган скрипкә сымак чиныйлар. Башка сыймаслык фаҗига булып тоелды бу күренеш. Кин проспект салу өчен бу урамны сүтәргә кирәклеген һәркем анлый. Тик шуны биредә гасыр буе яткан бүрәнәләр генә аңламыйлар, төшенмиләр. Китереп суккан саен чатнап кына сыналар, бахыркайлар. Моны карап тору бик авыр иде безгә. Алай да, ике сәгатьләр чамасы торганбыздыр. Китеп кенә булмый. Тузан монда. «Йорт иясе» җибәрмиме? Тыз да быз машиналар чаба. Чүп төйиләр Экскаваторчы егет ялга туктагач, түзмәдем, хәрабәгә таба атладым. Аягыма кадак керүе дә бар, абынып егылуын да мөмкин. Әмма бабан нигезен, атан туган йортнын көлен күккә очырганда алар турында уйлап тормыйсын инде. Подвал өлешен караганда борынгы бизмән таптым бит, әй! Бераз күгәргән күгәрүен Күгәрмичә соң? Монда ул күпме еллар ятты икән? Әмма чылбырлары да, җиз тәлинкәләре дә исән. Һәрхәлдә, безнен көннәрдә кулланыла торган үлчәү коралы түгел инде бу. Борынгырак корал. Бәлкем аннан Хәсән бабам да файдалангандыр әле. Тузанын кагып, бераз сөрткәләп, бизмәнне портфелемә салдым... Ни йодрык янаса да. Совет властеның беткәнен тәки күрә алмыйча, Шәйхи бабам, туксаннарын тутырып, вафат булды. Сиксәннән өстә булса да, чабарга түгел, яшьләргә чалгы кайрарга дип, печән өмәсенә альт чыкканнар. Үзе сораган. Утыз градуслы эсседә, бөтенесе дә бераз көн басыла төшкәнне көтеп, агач күләгәсендә ятканда, ник бер утырып карасын, гел аяк өсте булды, дип сөйләде әти. —Шәйхи абый, утыр, безнен белән бераз ял ит, дигәч: —Колынлы бияләр генә ятып ял итә. Ә нәселле чабыш атларынын ятып торганнарын күргәнегез бармы? Алар аяк өсте йоклап ял итә.—дип җавап биргән. Аны җирләгәндә мин булмадым. Вафатын да авылга кайткач кына белдем Алай да бик еш искә төшә, сагындыра әтиемнен бу абыйсы Нибары ике җил тегермәнен тартып алган өчен совет властен жене сөймәгән кеше Үз сүлле, үз фикерле, көчле ихтыярлы матур кеше иде ул. Үзебезнен «Жәнбәт жәвере—җиде табын» ыруыннан! Бәгырь җимешем Э ш өстәлемә каршы гына шкафта—үзем язган китапларым. Алар ике дистәләп. Эш көнемне еш кына алар белән гәпләшүдән башлыйм. И-и! Барысы да балаларым, оныкларым кебек якыннар Аларны дөньяга чыгару өчен күпме йөрәк җылысы, күпме акыл көче салынган Аларны кулларына алып, битләрен ачкан укучыларына акыл, гыйбрәт, кинәш. йөрәк җылысы бирерлек иткәнем өчен. Китапларым мина рәхмәтлеләр. Китап буларак, алар—ике дистәләп. Әгәр роман, повесть, хикәяләр буларак бүлгәләсәң—бихисап! Әле дә, шөкер, кулымнан каләмне төшергән юк «Нулла диэс синэ линиэа!»—һич югында бер юл да сызмыйча, бер көнне лә бушка уздырмаска! Күп еллардан бирле үз алдыма куйган таләп, яшәү рәвешем бу минем. Әлләни мактанырлык булмаса да, бөтен уңайлыклары белән үз өем, гаражда машинам бар. Бакчамда—үзем утырткан алмагачлар Кайбер агачта дүрт-биш төрле сорт үсә. Андый остачыкка бер күршем өйрәткәнне. Ишек азлымдагы бакчама бәрәңге «падишаһны» да бик хасиятләп, жден белеп, көлен сибеп утыртам. Һәр төптән куш йодрык хәтле сигез-тугыз бәрәңге азу безнен өчен гадәти хәл. Еллары белән егермс-угыз баш умарта тоткан чакларым да булды Тәнре мине шат. булган, кулыннан эш килешле егет итеп яраткан Өй артымда гына ун чишмә чылтырый Барысынын да исемнәре «Гөл» белән башлана «Гөлсем*. «Гөлнар», «Гөлшат» Өемнән илле адымнар читкәрәк атласан. кара урман башлана. Яз башларында шашып-шашып кошлар сайраганга түзәр хәл калмый- Яшә! Рәхәтлән' Ә күңелнен. тулаем яртысы китек \ны мон, сагыш, сыкрау баскан. Чал гына түгел, ә ап-ак башымны кая куярга, кайсы гашка бәреп чәлпәрәмә китерергә урын тапмаган чакларым хәттин ашкан Тәңремнән мен-мен катлар ялынып-ялварып сораган теләгем кабул булмады «Жанымны ал! Шушы минутта ук! Ә кызыма тимә. Яшәсен' Җиһанны үзенен барлыгы, яшәү рәвеше белән бизәргә дип яраткансың түгелме сон син аны ’*— дип үтендем Күп тапкырлар К)к икән җиһанда синсн гозерләренә колак салырдай кодрәтле зат. Барысы—бутафория' Югыйсә, әдәпле, инсафлы Мәҗүси мин. Күп еллардан бирле җан дустым - эш өстәлемне яратам, ана табынам Командировкаларымнан Мәдинәм- Гөлкәемнән болайрак аны сагынып кайтам. Беренче эшем итеп аны сыпырам, аны иркәлим. —Син дә мине шулай сагындыңмы?—дип кочам. Гармунымны яратам, ана табынам Йорт иясе белән дә бик тату яшибез. Каядыр-мазар киткәндә, өйне ут-күздән, су басудан, карак-угрыдан, башка хәвеф-хәтәрләрдән сакларга тулысы белән ана тапшырабыз. Бу әсәремнен бер урынында -миндә бик хәтәр көч-кодрәт бар. тик бу турыда әйтергә генә куркам»,—дип авызымнан ычкындыр!аныем бит. Хәзер дә куркам Мине шарлаган бу. бераз акылдан да тайпылганмы, дип әйтүләреннән түгел. Аларына исем киткән ди бик' Алай да, шул хәтәр кодрәтемнең бер чагылышын гына, юшемне кысып кына булса да, ачам. Үзем белән ни буласын мин күп алдан белеп торам Иә ап-ачык итеп төшемә керә, йә күнслсм сизә Укыган чакларымда, ин кыен ЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ саналган фәннәрдән имтихан биргәндә нинди билет керәсенә кадәр төшемә керә иде. Ләкин шунысы кызганыч, бу көч-кодрәт белән мин идарә итә алмыйм. Гәрчә кайтып-кайтып баш ватканым булса да. Бер карасаң, бик вак детальләр. Кайчак шулай исемә бер таныш җыр төшә. Кара, бу матур җырны күптән радиодан ишеткәнем юк, дип уйлап куям. Шушы җыр ун минуттан ук радиода яңгырый. Кара, менә бу егетне күптән күргәнем юк, исән генә йөриме икән, дип уйлап куям.—Куркам. Әмма әсәремнең ахырындарак әйтми дә булмас... Бу кадәрлесе шушында торып торсын. Ходайның үзеннән сорап, махсус заказ белән алгандай, бик матур килгән җәй көне. Июнь урталары. Казаннан кайтышыбыз. Рульдә—киявем Нәфис. Анын янында—олы кызым Гөлнарым. Казаннан, рак авырулары шифаханәсеннән, чираттагы «химия белән бомбардировкадан» кайтышыбыз. Хирургия һәм онкология кафедрасы профессоры, танылган хирург Рәфкать Тажиев: —Шушы яшемә туплаган бөтен осталыгымны җиктем. Мөмкин булганча рак шешләреннән арындырдым.. Ләкин бик сон килгәнсез. Озак яшәмәс. Күп булса, алты ай гомере бар,—диде. Бу серне якыннарымның берсенә дә әйтмичә, мин сакларга тиеш бит әле. Ә кызым, кошчыгым, баш миемнән алып, табан очларыма кадәр безләп сорый: —Әтием, мин котылдыммы соң инде? Шушындый чакта үзендә телен камашмаслык нинди көч табарга кирәк сон?! Мона кадәр мин тормышымда бер дә алдашмадым. Кирәге дә чыкмады Алдаша да белмим. Хәзер нишләргә? Күземне читкә яшерергә дә ярамый. —Кызым, моны сина мин әйтәм, Аллага шөкер, котылдык!—дим. Тажиев шулай кушты. «Әйтмә,—диде.—Булган гомерен берни дә белми яшәп калсын»,—диде. Үлемнең котылгысызлыгын ачып салмавым өчен кайбер якыннарым соныннан миңа үпкә дә белдерделәр. Ә белгән булсалар, нишләрләр иде? Мәдинәм-Гөлкәем бер атнадан ук сизде, белде. Сизмәс, бар... —Яшермә карашыңны, йөзенә бер карау белән, мин барын да сиздем. Бу кайгы бер үзеңә генә авыр булыр. Икәү күтәрик,—диде. Рәфкать Минһаҗ улы Таҗиевнын да аягына ятып ялындым. —Аһ, шуны эшләмәдем бит, дип әйтерлек бер үкенечем дә юк. Операция өстәленә кызым белән рәттән сал. Нинди әгъзам кирәк, шунысын кисеп ал. Кызыма күчер. Тик ул гына исән калсын, тик ул гына яшәсен,—дип ялвардым. Һай, шулай гына булса икән лә сон! Нократ елгасы аша салынган күпергә килеп кердек. Ап-аяз, җилсез жылы көн. Баш очыбызда, күк түбәсе астында уйнаган бихисап тургайларның чуты юк. Шашып-шашып сайрыйлар да, ук булып җиргә атылалар, машинабызның борын төбеннән үк очып китәләр. Уйнаулары шулай күрәсең. Болыннарны чәчәк, алар өстен күбәләк баскан. Күпергә кергәч, кызым машинаны туктаттырды. Чыгып күпер читенә килде. Бездән утыз метрлар аста ургылып-ургылып мул сулы Нократ ага. Су өстендә чүлт-чүлт вак балык уйный Чуртан куа бугай үзләрен—эре дулкыннар да куба... —Әтием, ташланыйм шушыннан аска. Мин дә котылырмын. Сездә... бер утырып еларсыз да, онытырсыз. Эзләп тә тормагыз,—диде балам. Шушы сүзләрне ишеткән ата нишләргә тиеш?! Дөнья булгач, егет башы күп сынаулар кичә. Тормыш аны минем чал башыма да күп салды. Әмма болай каушап калганым булмады. Сине дә анлыйм, балам. Тәмам сабырын төкәнгәч, яшәүдән тәмам өметеңне өзгәч, шулай әйткәнсеңдер инде, кошчыгым. Шушы хәлләрне күрәсе булганга, кечкенәдән, туган сәгатеннән шулай өзелеп яратканмындыр инде үзеңне... Хатирәләр шаукымына бирелеп, өзеп-өзеп, ташлап-ташлап яза торгач, фикерләрне мәржән бөртеге итеп төзүдә дә өзеклекләр туа торгандыр инде Әмма кыйблам—бер. Уйнаклатмыйм. Юнәлешне гел шуна таба тотам. Вәләкин дөнья сагышларыннан котылып буламы сон?! Тик мин сер бирмәскә тырышам елмайган, шаярган төс чыгарам. Беркемгә берни сиздермәскә маташам Гөлнарымны Себер трактындагы Онкологик авырулар бүлнисенә салдым. Балакаем, күз нурым —Әтием, әйдә. Мәскәүгә чыгып киттек. Акчабыз да. долларларыбыз да җитәрлек Ә безнең анда белгән профессорларыбыз бар Миндә бит язва чире генә. Мәскәү профессорлары бераз дәваласа, ярасы хәзер ябылыр.—ди. Мәскәүнен ата жулик Брантлары. Крандтлары монарчы да аларнын долларларын күп саудылар инде. Ашказаным авырта, дип табын яныннан кузгалып китүгә, киявем Нәфис аны шунда ук Мәскәүгә алып чыгып китә Ике-өч атнадан алар: —Терелдек!—дип кайтырларые. Әмма күп тә узмый, ашказаны кызымны янәдән борчый башлый Болар янәдән Мәскәүгә очалар, долларларын саудырып кайталар. Ах. шул чакта йөгәнне, дилбегәне үз кулыма алган булсам! Дөнья булгач, адәм баласынын ашказаны да. башка әгъзаләре дә авыртмый тормый, узар, дәваларлар.—дип уйладым шул Чөнки студент елларымда үземнен дә ашказаным еш кына «ынгырашып» куя иле Кызымнын ире дә шулай игътибарлы булгач, араларына кермәдем Сонгы тапкыр Лениногорск бүлнисендә тикшергәч, шәһәр онкологы Илья Никитин —Сезгә бүген үк Казанга очарга кирәк,—диде Беләгемнән тотып: — Крепитесь! Крепитесь!—дигән сүзләрен гомердә онытасым юк. Бәгырь җимешемнең көннәре бик санаулы калган иде шул. Эш болай. кадерлеләрсм. Минем халәт дошманыңа язмасын Мәк чәчәге кебек, тулып пешкән кура җиләгедәй кызым Гвлнарым. көннән-көн сызып китеп бара Дөньянын бер чибәре, бер гүзәле бит ул Бии башласа, үкчәсеннән чаткылар чыгара. Урта мәктәпне алтын мелальга тәмамлап. Мәскәүнен нефть институгында инженер булып чыкканые Рак дигән мәлгунь харап итә бит баламны Бу фаҗигане бик көчле рухлылар гына күтәрә аладыр Мин исә күтәрә алмадым Бу хәлдән котылу чарасын эхли башладым Әлмәт төбәгендә җиде-сигсз районга корреспондент булып эшләгән елларым. Төнлә берялгызым гына йөргән чакларым да булды Бүрегемне дә урлап качтылар. .Аннары мина милиция бүлегенә дәшеп, бер ипле генә револьвер бирделәр Кул куеп алдым. Мин аны өемнең өске катындагы тимер сейфта саклыйм Атты зарядлы ул. Бакчага чыгасын да. шалт берне маңгаена. Йә чигәңә. Әнә шул уй төште минем башка. Чөнки кызым, балам:—Әтием, коткарасынмы мине бу чирдән"’— дип сорый. Оятсыз төстә алдашам «Коткарам!» дим Бакчага чыгасы да, алма агачы төбенә утырып. «Шалт!* берне маңгаена Бөтен кайгы- хәсрәтләреннән шундук котыласын. Әмма сейф ачкычын таба алмыйм. Ә пистолет сейф эчендә. Мәдинәм-Гөлкәемне утлы табага бастырам —Бир ачкычны яхшылык белән! Үтерәм бит үзеңне,—дим —Мин аны бөтен көчемә айкап, бакчага ыргыттым Кая төшкәнен дә белмим Чык та эзлә Минерлар дәш. бәлкем табарлар, ди Раббым каршына юл тоттым Б ашка чара юк. бармыйча булмый иде. Әллә безнең «Жәнбөтлар— җиде табын» нәселен башлап җибәргән бабаларыбыз жиде буынга җитешле каргыш аямаганнардыр бит? Юк. бу ни чәл бу?! Бабам ятим үскән Әтиемне дүрт яшендә үк детдомга илгеп тапшырганнар Мин әниемнән алты көнлек кенә булып калганмын. Кызымнын у лы Арыслан жиде яшендә калды Ьу ни хәл бу? Кем безнең белән шулай усал шаярта’ Чиге бармы монын?! Раббым каршына менә шул турыда «икәүдән икәү* хәл итү ниятеннән бардым. Канса канис, хикмәт нидә сон? Аннан—өстән торып— безнен ыру өстенә ни дип ләгънәт яудыралар? Кем тарафыннан, кайчан кылган гөнаһларыбыз өчен? Бер өстәл артында кара-каршы утырып сөйләшү нияте белән бардым анын каршына. Менә шул... Бүгенге көндә, жәмәгать, гозерен төшеп, президентыбыз Минтимер Шәймиевкә эләгүе дә бик жинел түгел. Үзендә түгел гаеп, якыннары, аеруча куштаннары аны шулай халыктан аерырга тырышалардыр. Ә Илбашы халкыннан аерылса, бетте диген инде. Әүвәл чын хыялыйлар хәленә калдым. «Очты күңелем дөнья читлегеннән»... Жиде кат жир астына төшеп, жиде кат күккә күтәрелеп, барып чыктым бит тәки Хак Тәгаләнең приемныена! Беренче минутларымнан ук нигә килгәнемә үкендем. Анда да—шартларлык булып, соңгы чигенә җитеп күпергән штат. Бер креслода, этешә-этешә, өчәү-дүртәү утыралар. Монда да коточкыч бюрократия, әшнәчелек, туган-тумачалык, ришвәтчелек. Бер Ходаем, үзен кичер. Күзенә карап, кайсына куй сарыгы, кайсына ак тәкә дигәндәй, кулларын сузып, синнән ришвәт көтеп торалар. Кыланышлары нәкъ куначада утырган тавыкларныкыча: үзләре белән янәшә утырган иптәшләрен, жае чыккан саен чукыштырып. канатлары белән бәргәләп, кысрыклап, һаман өскәрәк үрмәләргә тырышалар. Үзләреннән аста утырганнарның башына пәч тә пәч кәкәй яудырып кына торалар. Дөресен әйтим, Хак Тәгаләнең үзенә үк кереп булмады. Булыр сина, тот капчыгыңны! —Бүген юк бит ул, вакытын белмичә килгәнсез,—диделәр. Болъничныйда.—дигән булдылар. —Ничек инде больничныйда? Хак Тәгаләнең больничный алырга хакы юк!—дип чәпчеп алмакчы булам. —Ничек инде хакы юк?! Ул да бит тере җан иясе. Анын да вакыт-вакыт тешләре сызлап куя. Кан басымы да күтәреләдер. Үткән атнаны балыкка барганые. аякларын өшеткән. Хәзер ангина белән азаплана,—дип ипле генә аңлатты приемныйда утырган бер фәрештә кыз. Алай дигәч, ышандым инде. Бигрәк тә—«ангина»,—дигәч. Анын белән үзем дә еш азапланам. Терелә генә күрсен инде Хак Тәгаләбез. Ансыз калсак, нишләрбез? Юлламама мөһер суктырып, саубуллашкан чагында, ап-ак күлмәкле, кара галстуклы, чибәр генә бер егет, шулай ук фәрештәләр затыннан: —Вакытсызрак килгәнсез шул. Нинди гозерләр белән йөрешегез иде сон? Әйтегез, үзебез генә хәл итәрбез.—диде. —Гозерләр генә түгел, таләпләрем дә зурдан һәм җитдиләрдән иде,— дидем —Әмма күреп торам, сез анын берсен генә дә хәл итмәячәксез. Чөнки сез биредә бернинди жаваплылыкны дә үз өстегезгә алмаслык дәрәҗәдә каешланып беткәнсез. Монда, күрәм, шундый мохит. Чөнки сезне өегездән чыкканда ук әти-әниегез, хатыныгыз, балаларыгыз: «Бер жаваплылыкны да үз өстенә ала күрмә, үзеңне танытырга теләп инициатива күрсәтмә. Ин изге гамәлләреңне дә ялгыш аңлаулары бар. Көнен узса, бик җиткән, эшенне, урынынны гына югалтма»,—дип башыгызга тукып җибәрәләр. Җибәрмәскә сон! Мондый абруйлы, дәрәҗәле, җылы урынга гомердә бер генә эләгергә була. Җитмәсә, көндәшләрегез дә бер көтү. Чак кына абынганыгызны, сөртенеп китүегезне генә көтеп тора булырлар... —Безнен мондагы аппаратның эшчәнлеген,—сез кайсы планетадан, Җирдән килдем, дидегезме әле?—Бозыклык чиренә башы белән чумган җирдәге үлчәмнәр белән үлчәмәгез әле. зинһар,—дип кенә әйтә алды әлеге чибәр егетем. Хак Тәгалә аппаратының якын түрәсе, фәреиггәләр өммәтеннән инде, әлбәттә. —Ни дип шулай безнен ыруны каһәрлисен, нарасыйларыбызны ятим калдырасын?—дип өстәл сугарга барганыем югыйсә Раббым каршына. Жипе инде!—димәкче идем... Хыял диңгезенә чумып, шул кадәр араны гизеп килгәчтен. берочтан Газраил әфәнде кабинетына да сугылдым. Ул да өйдә юк. Шуна күрә безобразие икән жирдә. Өстән контроль юк икән. Жиде кат күк түрендәге ник бер начальник, ник бер түрә эшендә булсын. Газраилне, жәйге ялын уздырырга, барча бала-чагасы белән Андромеда йолдызлыгына китте, диделәр. Түрәләр кайда да түрә икән Ялларын да беләләр кайда уздырырга. Аның кабинетында, әремдәй чал чәчен әйтерсен лә селте белән юган, бите бозау чәйнәгән сөлгедәй җыерчыклы, авызында сынар теше дә калмаган Әжәлбикә карчык кына утыра иде. Әллә әз генә салметдин да? Үзенә күрә түгел, биек үкчәле туфли кигән әле. жубалгы капрон оектан, прәме үзенә күрә түгел. Мине бик төксе каршылады —Анда, үлем эзләп шаяруыгыз турында бик төгәл хәбәрдарбыз. Тик утырган юк. Документацияне бик төгәл алып барабыз.—ди бу —Дөнья йөзендә, кояш нуры астында яшәүнен кадерен оныткансыз,—дип ишеттек. Хәбәрдар, бик хәбәрдар! Кайбер нәтиҗәләр дә ясарга җыенабыз. —Булмагаегыз! Анысы—минем эш. — Юк шул. ангырабаш. кемгә кайчан, нинди әжәл җибәрү, билгеләү— анысы нәкъ менә минем эш,—дип өстәл үк сугып җикеренә Әжалбуки — Яшьтәшләрен, иптәшләрен яшәп туймыйлар. Гомерләрен бер генә конгә булса да озайтуны ялварып сорыйлар Тәнренен үзенә гелеграммнар яудыралар Ә син!.. — Нәрсә, «син»? Сарыгынны урлап суйдым мәллә'’ —Алай кыланып йөрсән. дөньядан туйсаң, хатыныннан пистолетларыңны таптырсаң, момент кыскартырмын гомереңне. Монысы безнен кулда! —Тот менә моны!—ун терсәгемне кендегемә терәдем, йодрыгымны күрсәттем. Бу җен карчыгына беренче күрүдә үк ачуым чыкты, селте белән юган чәчләреннән сөйрисем килде —Син алаймы әле-ә!—ди бу. шушы сүзләренә бөтен зәһәрлеген салып. Сул кулын баш өстенә күтәреп бармак яный —Син уйлаганча! Нәкъ шулай! Менәсина!. —Алайса-а-а! Син, тилебашны. мин бик тиз акылга утыртам. —Утыртмый гына тор әле. жубатгы! Синнән куркучыларны куркыт' Ө мин ал арны узган инде. Баш өстемә өч кояш чыкса да. дөньяның тәме калмады Мәк чәчәгедәй кызым юк. Син гаепле Күзеңне чекерәйтеп син йөрден бит бе знен өй тирәсендә. Әжәлбикә белән шушы тарткалашудан сон шундый сәер хәт булды бит, әй. Жәйнең матур бер көнендә, киявем, оныгым һәм Мәдинәм-Гөлкәем белән кызымның каберен төзәттек. Матур итеп таш язаырганыек. аны куйдык Кабер әйләнәсенә цементлап ак кирпеч тездек. Кабер өстендәге кызыл балчыкны читкә түгеп, кара туфрак ташыдык, гөлләр утырттык Аста, кабердә, нибары утыз өч яшендә дөньядан киткән, яшәргә дә ишәргә тиеш булган, өзелеп яраткан кызын ятсын әле! С ин шул кабер янында Кич җитте Баш катар автобуска утырып кайтып киттеләр. Без. оныгым Арыслан белән, машинада кайтырга чыктык Мин рульдә, ул янымда Шунда минем белән хәтга бүген дә анлап-анлатып бетерә алмаслык хәл бу лды Көндезге авыр кичерешләрдән сон мием тәмам алҗыган булгандыр инде Зират чатында, юлның уңайсыз бер җирендә, шып итеп тормозга басасы урышта, бар көчемә газга басканмын «Жигули.ебыз юл читендәге тимер багананы аударып, чылбырны өзеп, бетон бүкәннәрне егып, дүрт-биш метр биеклектән ком карьеры төбенә очты -Оныгымны харап иттем'- дигән уй ____________________ __ _______________________________________АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ гына узды башымнан. Үзем турында уйларга вакыт юк. Беттек бугай.. Котылдым... бу фани дөньядан... Бераздан аныма килсәм. Ходаемның рәхмәте, машинам дүрт көпчәгендә карьер төбе буйлап тәгәри. Моторы сүнгән. Кул тормозын тартып туктаттым Улым да анына килде. Кабаланып кына ишекне ачты да, ут капкандай читкә йөгерде, таш артына ятты. Бераздан кычкыра мина: —Дәү әти, кач! Машина шартлый бит хәзер! Киноларда, телевизорда һәрчак шулай бит. Һәлакәткә дучар булган машиналарга ут каба, шартлыйлар. Оныгым да шуны көткәндер, бала бит Машинадан чыгып янына килгәч тә, таш артыннан алып булмый, дер-дер килә, балакаем. Таш карьерына биш метрлар биеклектән очсак та, машинага әлләни зыян килмәгән. Йә, Ходайнын рәхмәте, дүрт көпчәгенә төшкән ул җиргә. Шунлыктан гына исән калганбыздыр. Әгәр әйләнгән булсак... Сизәсезме, жен карчыгы Әҗәлбикәнең үч алуы бу. Теге чакта бик янап калганые бит. Янәсе, якты дөньядан туеп, әҗәл эзләп йөрсәң, без әле күрсәтербез сина күрмәгәнеңне! Юлда очраган «Камаз»ны туктатып, машинаны гаражга кайтарып куйдык. —Машина да булдымы мал! Үзегез исән калгач!—дип әниен дә ике кулын йөрәге өстенә куеп сөенде. Ничә ел бергә гомер итеп, әниеңнең болай сөенгәнен күргәнем юк иде әле, кызым. Тормыш гыйбрәтләрдән тора шул. Карьерга очу безгә зур гыйбрәт булды. Елап, сыкрап кына эш чыкса икән ул! Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр. Бөтен матурлыгыңны, акыл-зирәклегеңне, зиһененнен дәвамчысы—улын Арысланны аякка бастырасы, кеше итәсе бар бит әле. Белеп, тоеп ятасыңдыр, балам, егетебез әлегә гел бишкә укый. Күп олимпиадаларда катнашып, гел жинеп кайта... Кызым, васыятьләрендә кат-кат сорадың, баламны ташламагыз, диден. Ташлыйбызмы сон?! Синнән дә якынрак, синнән дә кадерлерәк тагын берәү бармы сон безнең өчен?!—Арыслан тугач, мин бит аны синнән дә болайрак ярата башладым. Аның йодрыклары зур иде. Оныгым үземә ошаган, мин бу егеттән йә балта остасы, йә краснодеревщик ясыйм, дип кертә идем бит аны чәп-чәпләргә. —Кыз бала булса, сездә генә калырые. Кыз баланы карау, үстерү әти кешегә кыенрак. Арыслан әтисендә үссен,—дип әйттен васыятеңне.—Сез дә инде байтак яшь белән барасыз. Сезнен белән ул-бу хәл булса, улыма әтисенә ияләнү кыен булыр. Арыслан әтисендә үссен. Әтисенә дә васыять итеп әйтеп калдырам. Кыенлыкларга тап булганда, сезгә таянсын,—дидең... Узган җәйне әти-әниләре, Биктаһирның абыйсы Искәндәрне дә алып, җәйге ялга җылы якка бардылар. «Бу эсседә, юлда, баланы чирләтерсез»,— дип, нибары ун айлык Биктаһирны бирмәдек. Үзебездә калдырдык. Дәү әти булунын бар тәмен, бар ләззәтен, бар бәхетен янә дә бер рәхәтләнеп татыдым бу җәйдә. Шар кебек түп-түгәрәк ун айлык малай алпан-тилпән йөри, мин сина әйтим, ишек алдын икегә яра бу! Килә килешкә башын пәке белән «Под Фонтамас» алып җибәрдем. Ишек алдына ванна чыгарып куйдым Өстән июль кояшы кыздырып тора. Ваннадагы суы суынып китсә, чәйнектән кайнарын өстәп торабыз. Көненә бишәр тапкыр коендырабыз. Суда сәгатьләр буена үрдәк бул ып чупырдый бу, әй! Тавык шулпасында пешкән куе токмачлы аш салынган тәлинкә тотып, дәү әнисе дә яныбызда гына тора. Укробын тураган, катыгын туглаган. Оныгыбыз тамакны ваннада кырын яткан килеш кенә ялгап ала. Әнкәсен имүне, «юк-бар эш бу»,—дип, инде ул күптән ташлады. Бар ашаганы—катык туглаган токмач ашы. Нәкъ шушы көннәрдә безгә Бөгелмәдән кунак төште Нибары утыз өч яшендә яман шештән вафат булган олы кызым Гөлнарнын улы. олы оныгым Арыслан килгәние. Биктаһирны карашырга ул да бик булышты. Бу ике туган егетләр тиз арада нык дуслашып киттеләр. Мона да сөенеп туя алмыйм Бу малайларда Жәнбәт жәвере ыруынын каны ага бит Үскәч тә. бер-берләрен ташламаслар әле. Ташламасыннар иде. Йә Раббым! Ул фикерне инде үзләренә тукып кына торам. «Бу дөньяга мин мәнгегә килмәгән, зинһар өчен, берүк шәжәрәләрегезнен очын җуймагыз!»—дим Әйе, без—Жәнбәт ыруыннан! Әйе. бабам ятим үскән Әтиемне дүрт яшендә үк детдомга илтеп тапшырганнар Мин исә әниемнән алты көнлек кенә булып калганмын Кызымнын улы Арыслан жиде яшендә калды Пәйгамбәребез Салләллаһү галәйһис-сәлам—Үзе дә бик ншьли ятим калган бит Шагыйрь әйтмешли: Әллә ниләр кирәк сыман Бу адәм баласына. Барысы ла сынау юкса. Сынау гына—барысы да. Әллә ниләр кирәк сыман Бу адәм баласына. Кала бары шул кирәкне. Кала, табасы гына... Аллага шөкер, сер бирмәдек Адәм балаларына хас булганча, лаеклы яшәргә тырыштык. Тырышабыз. Жәнбәт ыруы дәвам итә!

Реклама