Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ БЕЛӘН ЯШИ ХӘТЕРЛӘҮЛӘР

Еракларда Урман монда—авыр яшел, учак артык якты. Чатный кисәү хуш ис сибеп, чәйгә төшә чаткы. Ылыс яна, безнең канда чиксез җегәр сыман, һәрберебез— йодрык белән аю җиңәр сыман. ...Гөрли пычкы, кара яшел наратларны ялап, Монда узган минутларның ак төпләре кала. Көннәр төпкә баш куялар, айлар балта тоткан— алар шулай безгә карап, үз хәлен оныткан. Кандай кызыл уйдык-уйдык җиләк ята мүктә. Җирдә шәһәрләр юк кебек, һәм без монда күптән, әйтерсең җиләк нәселе, учак нәселе без. Дымлы бу кич һавасында мең тәм төшенәбез. Әйтерсең шунда туганбыз, гел калырбыз торып. Тик безне юлга чакыра абтобус кычкырып... ‘ ,937) _ шаширь - ортык шшап Ырша. •“*">—** Г Тукай исемендәге Дэцлрт Якташлар яныннан «100 нче буровой» Гомерләп бер өзек. Якташлар яныннан Себердән бер өзек: Кояшлы ачыклык. Карашы ешлыклар... ...Кар беткәч. Җир тулып. Өр-яңа эш чыккан. Сазлыклар, урманнар Көтмәгән яңа эш Башланган бораулау. Кузгалган төзелеш. ...Трактор артына Тагылган гростан Балыктай наратлар Качарга тырыша, Үләннәр йолкына һәм баса тырпаен Кулларын күтәргән Кыз кебек яшь каен, форчылыи аю да Йөридер куеда...) ...«100 нче буровой». Чәй учак көлендә. Тәмәке төтене Ылыска эленә. Көннәргә ак төннәр Төенсез бәйләнә. Кояш ал тәлинкә Туктаусыз әйләнә. Үкереп үр ала Кып-кызыл «Татр»лар. Йөк баскан елганы. Соры су тартылган. Шыгырдап баржалар Ярларга туктала. Йөк зурга краннар У хылдап тын ала ...Җннү бар урында Ник эле хәвеф бар?! Кешеләр өстендә Чайкалды торбалар һәм тимер мәйданга Төштеләр гөрселдәп... Ярдәмгә ташландык Якташның берсенә... Тиз аны илтергә Үзәккә очарга... Бик нртә шул ана Гомерен очларга. Калабыз ышанып. Терелер, йөрер дип. ... Киң Себер күгендә Вертолет дерелди. Нәкъ унбиш ел үткәч... Көзге төнгә йөзен куйган иде Күкчәтауның иркен даласы. Тракторлар уты уйный кырда. Утка керер төлке баласы. Тракторлар уты калды кырла. Анда минем сөргән Җирем бар. Анда серем белгән дуслар эшли. Барысы да анда калдылар. Мине алын китте машиналар. Хәтерләүләр арттан калмады: Кайчан гына әле буразнала Тирли-тирлн чылбыр ялгадым. Уй1а килде кинәт бер чнбәркәй. (Ха таланып куйдык бугай шул: Җанын бүлеп миңа бирер иде... Тик башка!а иргә чыкты ул.) Сөю хакында! ы безнең сүзләр Балаларча җиңел алданды. Ятимнәрне жый|ан ана кебек. Дала җыеп калды аларны. Минем белән китте хәтерләүләр. 11 и дип калды икән дусларым? Авырлыктан качты бу егет, дип Әйтүче дә бардыр ул барын... Китүченең юлы — гел уңаймы? Эшләгәннең эше — җиңелме?! Нәкъ унбиш ел үтте, Бер уйласам, Эшлим кебек эшем җимереп. Бер уйласам, көзгә йөзен куйган Күкчәтауның төнге даласы... һәм кайчаннан бирле тракторым Кабыза алмый йөдим ләбаса. Дуслар сөрә әнә. Төн караңгы. Шырпы сызып карыйм моторга. Ни булды соң әле? Мотор салкын... Тәмәкем дә беткән тартырга. Туган-үскән якларда Туган-үскән якларда, иркәләнеп җилләргә, уздым бер бала сыман каенлык арасыннан. Күзләрең карар сыман каенлык арасыннан. Туган-үскән якларда, изү ачып җилләргә, уздым сулар буеннан, суда камыш куерган. Күзләрең карар сыман камышлык арасыннан. Туган-үскән якларда, күптән узган чаклардай, уздым бер бала сыман арышлык арасыннан. Күзләрең карар сыман арышлык арасыннан. Карамады күзләрең, тик һаман да без әле икәү барабыз сыман каенлык арасыннан... Арышлык арасьпшан. Камышлык арасыннан. дОгама әаэгЬге ДДрама әсәрләре АРТЫК ГОМЕР ДРАМА. 2 ПӘРДӘДӘ Катнаш алар: Мәүлия—урын өстендә ятучы авыру карчык. 80 яшьтә Ярулла—анын ире С а б и р — Мәүлиянең бертуган энесе, пенс