МЕҢ ТӨРЛЕ ГАМЬ...

РОБАГЫЙЛАР

Бу юллардан инде ничә буын узган— Хыялланган, сөйгән, көйгән, җырлар сузган... Кылганнарнын ярсынуын карап торам— Алар чаба ярсын-шашып, купмый тузан... Талгын гына агып ята агымсулар. Агымсуга баккан күзләр ннк моңсулар? Моңсу күзләр агымсуга баккан килеш Гомер юлын әле шулай мең кат урар... Ярларына кайта инеш, ташый да, Идел булам, днп ярларын ашый да... Язгы инеш хыяллары ничә кат Әйләндерде безнең нсәр башны да. Без китәбез, дөнья кала кемнәргә. Әйләнмәсме яшәү кара төннәргә? Шундый уйлап кнлеп күздән йокым ала Башны салу белән кичен мендәргә. Бу тормыштан беләм күпне алганым. Белә алмыйм алда күпме калганын. Язлар җитсә көз утырткан алмагачның Арып бетәм көтеп яфрак ярганын. Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН (1941) шагыйрь. * Килегез, дуслары.* «Гомерлек язын» А. 6. китаплар авторы. Балтачта яши. 'Бзхет». Картайдыммы, уйлыйм һаман балачакны, һич уйламыйм тәмугларда яначакны— Фани йортта бәгыремне өшеткәннәр Анда миңа кашар учак ягачакны... Азмы җирдә аһ-зар эчкән бәхетсез, Иң бәхетсез—хаким, калса тәхетсез, Тәхетен җуйган хаким аһ-зарына Ничә кабат булдык шаһит без. Кергән чакта гомерләрнең көзләренә, Көзге җилләр үткән чакта үзәгеңә Колак салып газиз әткәй сүзләренә, Бер багасы килә әнкәй күзләренә... Хәятеңдә аера бел ак-караны. Кара белән озакка сузмый өз араны. Яугирләрнең ише була алмасаң да Җәлладларның була күрмә снн яраны. Кылычыңны кынысыннан уйлап чыгар— Кире тыксаң, куркак дигән даның чыгар, Кынысыннан чыккан кылыч кире керми— Йә җиңәр ул, йә орышта чатнап сынар. Табигатьнең бар мәңгелек үз гаме, Берни түгел аңа гомер узганы. Оран сала әллә кайдан, тирәннән Мең-мең язмыш, күмгән еллар тузаны... Бу дөньяны чиккән кеше чикләр белән. Шул чикләрне саклый хәзер чукмар белән, Бизәргә иде Җирне чәчәк-чуклар оелән, Ызгыш эзли, талаш эзли юк-бар белән... Бу дөньяда миңа инде бары да таныш— Челтер-челтер ага сулар, шаулый камыш... Аккан сулар, искән җилләр, иңрәр күкләр, Сезгә багам, эзли-эзли яңа табыш. Ничәмә күз күктән безгә карап тора, Кылган һәрбер гамәлеңне санап тора. Яшен булып йөрәгеңне чыбыркылый, Күкрәү булып кисәтә ул. тамак кыра... Чиксез күктә балкыйм, дидем йолдыз булып. Каплады күкне, килде дә кара болыт. Күк күкрәде, жнр тетрәде, ишеттем өн— Яшә, диде язмышына дога кылып! Омтылдым гел яшәү серен ачарга. Ачтым да омтылдым ташлап качарга, Җибәрмәде ләкин нидер, гомер буе Туры килде бәхетле йоз ясарга... Тон караш ы булган саен йолдыз якты— Кара төсләр җете итә һәрчак акны... Әй Гарифҗан, ни әйтергә теләвең бу. Кара төскә мәдхияләр җырлар чакмы?! Бу дөньяның фанилыгын күреп торам. Мыек астан гына карап көлеп торам, һәр үткән көн бакыйлыкка якынайта Үткән көнем саен бармак бөгеп торам... Нн булса да гел яхшыга юрадым. Гел изгегә таба булды юлларым. Бу дөньяда үз-үземне күп чикләдем, Бакый йортта күбрәк бирсен хурларын. Аяз күктә йолдызларны барладым, Тиң-тиң итеп берәм-берәм парладым. Тик бер йолдыз парсыз калды. Бу дөньяда Бер мин генә үксез түгел, аңладым... Беркөн килеп Әҗәл керер ишек ачып (Минем ишек кем керсә дә һәрчак ачык), Тынгы бирми вәс вәс әле бер уй гына Урынын бармы ул кергәндә калыр качып? Нәрсәнедер югалттым, дип үкенмә, Табын бир, дин Аллаһыдан үтенмә, Кемдер табар һәм сөенер табышына. Ул фәкыйрьнең сөенечен үтермә! Малай чакта безнең хыял атлар иде, Бәйгеләрдә урый бирмәс чаптар иде. Бәйге үткән, атлар беткән бу заманда, Абзыкаем, хыялыңа атлан инде! Кемнең генә хәле уңай минекеннән— Лап-лап атлап үгә таптап манекеннар. Манекеннар дөньясында гомер кичеп Җанын саклап кала алыр икән кемнәр?! Бу дөньяга килгәнбез без кунак булып. Яшик әйдә ипле генә, тыйнак булып... Бер дустыма биргән идем шундый киңәш, Кылыч алды башкаемны кыймак булып! Шәраб эчү гөнаһ, диеп шөбһәләнмә. Касә тирән, төпләренә төшмә әмма. Сискәндерә шул касәнең төпләрендә Батканнарның юргалары кешнәгәндә... Нигә тонык, нигә моңсу Җидегән йолдыз? Җиде йолдыз—берәм-берәм бары да ялгыз. Ялгызлыктан йолдызлар да тоныклана— Ялгызлыкка нокта куйыйк, әйдә, балдыз! Мәхәббәт җырлары күбрәк яз, диләр. Картлыкта да кирәк сөю-наз, диләр. Хатын белән кайнанам тик тынгы бирми— Әллә яшьлектә кылганың аз?—диләр. Бер мәхәббәт җитә безнең икебезгә— Шул учакта җылынабыз икебез дә. ...Шулай диеп юанырсыз әле сез дә Минем кебек олпат яшькә җитегез дә. Минем күңел бер җилбәзәк, чуар инде. Язлар җитә, тагын гакылын җуяр инде... Адәм белән һауаны да ярлыкаган— Бу гөнаһны гына Тәңре юар инде... Хисләремне сакладым мин тирәндә, Сер бирмәдем һәрбер сөям дигәнгә— һәр сарылган җилдән җиргә бөгелсә Имән була алмас иде имән дә... Син ут ягып җылынганда тирмәңдә Мин күбәләк булдым синең тирәңдә. Үзе атылып керә икән кайнар утка Мәхәббәттән башын җуйса бу бәндә... Хэтерлимсен, бутый-бутый кәгъбәләрне. Алларыңда минем кылган сәҗдәләрне? Кәгъбәм булып калдың мина гомер буе. Онытсам да кайбер биргән вәгъдәләрне. Былбыл булсам, сөям, диеп җырлар идем. Чишмә булсам, яратам, дип чынлар идем. Әгәр дә син былбыл булсаң, чишмә булсаң, Гомер буе сине генә тыңлар идем. Мәхәббәт җырлары яздым күп итеп, Мәхәббәт белгече булган күк итеп. Үзенә дип уйлагандыр, укыды да Хатын суырып үбеп алды «чүл» итеп. Әҗәл диеп шүрлисең ник пычагым. Хур кызлары көтә җәеп кочагын. Гомер буе мәхәббәткә туя алмадың. Анда баргач бер кинәнер ач җаның! Йөрәгемнең шыр буш чагы кер булмаса. Җылы сулышыңны җанга өр булмаса. Синең йөрәгеңдә миңа урын бармы. Җавап бнрче. җаныкаем, сер булмаса! Гашыйкларның күңелләре гел аһ булыр. Шул аһларны гаеп итү гөнаһ булыр - Алтын сарайларда ялгыз интеккәннәр Кавышсалар, гали шалаш оҗмах булыр. Мәхәббәтнең кануннары катгый аның. Ләззәтләре җир өстендә ятмый аның. Татыйм, дисәң мәхәббәтнең бар ләззәтен. Таң чыгыдай керсез булсын гашыйк җаның! Күзләреңдә уйный сннең серле балкыш. Иңнәреңдә ап-ак шәлең син бер аккош... Үткәннәргә кайтып сине уйлаганда Күз аллымда балкый шушы рәсем-иәкыш. Тик йолдызлар гына безне күргән иде. Сер сакларга безгә вәгъдә биргән иде. Йолдызлар да серне саклый белми икән Безнең серне бөтен авыл белгән инде... Ипле булып. тәкъва булып кыланмадым. Арттырып үтәдем сөю планнарын. Күпме сөеп-сөелеп тә аңламадым. Сөю нәрсә була соң ул, оланнарым? Салды башны бу мәхәббәт сәмумнарга. Буйсындырды әллә нинди кануннарга. Күтәрелеп карарга да шүрлим хәзер Кара кашлы, нечкә бнлле ханымнарга. Бу абзагыз шактый гына акыллы (Ышанмасаң укы кабат атымны!), Шушы сүзнең хак булуын дәлилләп Баш очымда якты йолдыз атылды. Нинди гамьнәр яши синең калебеңдә. Калыпланган җаның нәрсә калыбында? Яшь чыгамы күзләреңнән мөлдерәшеп Милли моңнар күңелеңә кагылганда. Урбар суларында үскән талдан ишеп Ясый иде әткәй шундый моңлы бишек, Моңлы бишекләрдә үскәч тирбәлешеп Безнең җаннар моңсыз булып калсын ничек! Демократик ил төзибез, дидекме без? Ни теләсәң шуны кычкыр, ирекле без! Тик шуны бел, булмас сине ишетүче, Син сораган мәсьәләне хәл итүче. Безнең уйлар һәрвакытта фәлсәфәле, Җаннар һәрчак якты гамьле, вәсвәсәле, Уе-гаме якты, җылы булган халык Ялалардан, яралардан үлмәс әле!

Реклама