АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

ТАРИХИ ЭЗОТЕРИК БӘЯН

«Мин Адәмнән өстенрәк...» Бу бүлекне без башкачарак төзергә булдык. Эш шунда ки. Елан символынын нәрсәне аңлатканын һәм кешелек дөньясы тарихында нинди роль уйнавын күпмедер дәрәжәдә ачыклап үткәннән сон безнен алга «Елан ничек Иблискә әверелгән ?* дигән кызыклы сорау килеп баса. Ана тулырак җавап бирү өчен кешелек дөньясының бик борынгы тарихына мөрәҗәгать игү. анда булып узган мөһим вакыйгаларга гомуми караш ташлап, аларнын дини чыганакларда ни рәвештә һәм ни дәрәҗәдә чагылуына җентекләп тукталу сорала. Әмма жир йөзендә яшәүче адәм баласы бу вакыйгаларга андый биеклектән торып карау, азан фикер йөртүдән мәхрүм Бәхеткә, бу зшне башкарып чыгарга безгә Осгазларыбызнын берсеннән ингән кыйммәтле мәгълүматлар ярдәм итә Шуна күрә, ул Затка олы рәхмәтләребезне белдереп, мәгълүматларны түкми-чәчми укучылар игътибарына тәкъдим итсәк, алдыбызда кешелек дөньясы тарихының күпләр өчен атегә сер булып калган сәхифәләр манзарасы ачылыр һәм алар безгә глобаль рәвештә фикер йөртү мөмкинлеге ача төшәр дип ышанасы килә. Кешелек дөньясының борынгы тарихыннан сәхифәләр • 1 150 мен ел элек жир йөзендә 100 мен ел буе дәвам иткән бозлык дәвере тәмамланды Бу вакытта безнен Галактика Бөек Галәм Спираленен икенче боҗрасына күчү юлынын яртысын инде үткән иде,—шулай яна боҗрага күчәр өчен әзерлек башланды. Эволюциянең яна боҗрасына аяк басар өчен бөтен Галактика электән калган гөнаһлардан арыну, чистарыну-пакьләнү юлына чыкты Бу процесс 2012 елда тәмам булачак. Андый чистарынулар, кагыйдә буларак. Төп Цмклнын ахырында үткәрелә Моны яңа эволюцион цикл башланыр алдыннан башкарылган «төп җыештыру* («гснеральная уборка*) дип атарга мөмкин. Хәзер бу процесс тәмамланырга тора 2. Жир планетасының эволюция циклы 26 мен елга тин Сонгы 26 мен еллык цикл тәмамланган чакта Жирдә 2 миллиардка якын кеше яши иде Эмма планета полюсларының урыныннан күчүе сәбәпле жир йөзендә яшәүчеләрнең саны 1.5 миллион гына коллы, җитмәсә атар әле бөтен планетага таралып беткән иле Бу саннар ул вакыттагы катастрофапарнын ни дәрәҗәлә көчле б\ |уын ачык күрсәтә 3 Җирдә халыклар саны кабат үсә төшкәч. Плеяда. Сириус һәм Андромсладагы Остазлар җир йөзендә физик тәндә гәүдәләнделәр һәм Мачу Пикчу (Перу) Мисыр, хәтга Атлантида кебек цивилизацияләрне оештырырга ярдәм иттеләр У 1 вакытта 1ын океанда урнашкан һәм хәзерге кешелек лөньясынын бишеген тәшкил иткән Му (Лсмурия) континентының байтак өлеше халкы белән бергә су төбенә киткән Ахыры. Һашы журналыбызның 5 санында. иде Шуна да карамастан исән-имин калган кайбер жирләрдә—Гавайя утрауларында һәм АКШтагы Шаста тавында (Калифорния) әүвәлге храмнар һәм рухи тәгълиматлар сакланып калды 4. Шулай һәр төбәктә Остазлар җитәкчелегендә рухи мәктәпләр үсеп чыкты Мәсәлән, Атлантидада Мельхиседек Ордены белән Алора (алиһә) храмнары барлыкка килде. Дәвалау һәм төрле дөньялар белән элемтә урнаштыру өчен кристаллардай файдалану сәнгате кабат үсеш алды. Тагын да борынгырак цивилизацияләрдә киң кулланышта булган бу сәнгать соңрак чорларда сүнде, онытылды. Тот исемле Остаз (анын икенче исеме Техути) Мисырда кояшка табыну дине кертте, аның әһелләрен әзерләүне, укытуны жайга салды, телепортация, телекинез кебек рухи практикаларны, Күкнен төрле үлчәмнәренә сәяхәт кылу ысулларыннан файдалануны гамәлгә ашырды Шушы ук чорда Мисыр һәм бөтен планета кешеләре өчен кояш кодларын кабул итү, аларны тапшыру һәм рухи дәрәҗәләргә багышлау үткәрү (инициация) өчен Олуг Пирамида (Хеопс пирамидасы—С.Ш.) төзелде. Бу дәвердә жир йөзендәге һәр культурада адәм балаларын рухи практикаларга, төрле үлчәмнәргә сәяхәт кылырга өйрәтү алып барыла иде. 5. Жир эволюциясенең хәзерге вакытта төгәлләнеп килгән 26 мен еллык циклы башланган чакта, моннан 25 мен еллар элек, яшьрәк һәм үсеш ягыннан түбәнрәк баскычта торган җаннар Жирдә гәүдәләнә башладылар Бу чорда Күкнен югары үлчәмнәрендә яшәүче Остазлар адәм балаларын өйрәтү белән шөгыльләнделәр һәм бу эш 250 еллап дәвам итте. Остазлар моны эволюциянен төрле баскычында торган җаннарны үзара берләштергән цивилизацияләргә күчү җинелрәк булсын өчен башкардылар, чөнки бу җаннар чыгышлары белән төрле Галактикалардан иделәр Эволюцион үсешнең югарырак баскычына күтәрелү өчен алар рухи яктан югарырак торган гаиләдә туарга, үсеп җиткәч, үзләреннән рухирак кеше белән гаилә корырга һәм шулай үзләренең аң-белемен, рухи үсешен күтәрә төшәргә тиешләр иде Мондый кушылулар башлангач, Плеяда йолдызлыгыннан килгән байтак Остазлар яшь җаннарны тәрбияләүне үз өсләренә алдылар. Плеяда йолдызлыгы вәкилләренең кайберләре хәтта адәми затның яшәү рәвешен кабул итте һәм кешеләр белән гаилә дә корды Бу кеше тәненең генетик структурасын үзгәртү һәм анда рухи үсешкә омтылуны уяту өчен эшләнде. Бу процессны кайчакта «йолдыз чәчмәсе» («звездный посев») дип атау гадәткә кергән. 6 Югары үсешкә ирешкән кешеләр Жирдә рухи үсеш мәктәпләре оештыруны, шулай ук Күкләрнең югары үлчәмнәрендә эшләүче рухи үсеш мәктәпләре булдыруда үзләренә ярдәм итүебезне үтенделәр—моның өчен аларнын бер өлеше, Жирдә үтәсе эволюция баскычларын төгәлләп, изгелеккә ирешергә һәм. планетадашларына ярдәм итү өчен. Жир аурасында (тирәсендә) торып калырга тиешләр иде. Планетаның эволюцион үсешен кайгыртучы Бөек Ак Туганлык (Великое Белое Братство) оешмасы инде 15 мең ел буе эш алып бара иде, һәм шушы вакыт эчендә Җирдәге төрле мәдәниятләрдән булган 1000 кешелек төркем рухи яктан нурланууянуга иреште. Шушы 1000 кешедән торган төркем монарчы Бөек Ак Нур Ордены (Орден Великого Белого Братства) дип йөртелгән оешманы Бөек Ак Туганлык оешмасы дип үзгәртеп корырга бертавыштан ризалык бирде. Жирдә рухи нурланууяну эшен алып бару мисалын булдыру өчен бу бик тә кирәк иде. Изгеләр җәмгыятен тәшкил иткән бу оешма әгъзаларыннан кайберәүләр, Күккә Ашкан Остаз (Вознесенный Учитель) дәрәҗәсендә булуларына карамастан, ара-тирә Жирдә гәүдәләнә башладылар. Алар рухиятка йөз тоткан гаиләләрдә физик яктан туып, егерме бер яшькә җиткәндә кабат рухи нурлану-уянуга ирешә иделәр. Бу яшьтә алар үзләренең бөтен үткән гәүдәләнешләрен, ничек Күккә ашуларын һәм шушы гәүдәләнештә аларга йөкләнгән рухи бурычны искә төшерәләр иде. Реинкарнация, ягъни кабат Жирдә гәүдәләнү кичергән бу изге затлар әйбәт һәм көчле Остазларга әверелделәр, чөнки аларда дуслык-иптәшлек хисләре монарчы адәми зат булып Жирдә яшәмәгән затларныкыннан күпкә самимирәк һәм тирәнрәк иде Шушы Күккә Ашкан Остазлар ара-тирә генетикалары төрле дәрәҗәдә бозылган, кармалары артык катлауланган яшь җаннар корган гаиләләрдә тудылар хәтта бүгенге көндә дә туа торалар. Бу изге затлар кешеләрдәге тупас энергияләрнең сыйфатын күтәрү, нечкәртү һәм илаһилаштыруны үз өсләренә аздылар, чөнки андый үрнәкләрне башкаларга күрсәтү мисаллары кирәк иде Алар адәми затнын эволюциясен әйдәп баручылар булдылар, бүген дә бу эшне дәвам иттерәләр. 7 Күктәге Идарәче Даирәләр, үзара килешеп. Бөек Ак Нур Орденын кинәйтергә карар кылдылар, анын сафларына, рухи нурлану-яктыру кичереп. Күккә Ашкан кешеләрне кабул итә башладылар. Бу кешеләр анда Гайсә пәйгамбәр ярдәмчесе вазыйфасын. Будда Вазыйфасын . Мерлин Ордены әгъзалары Вазыйфаларын башкару өчен билгеләнделәр, шулай ук Изге Ана (хәзер бу вазыйфаны Гуань- Инь белән Мәрьям-Ана башкара), җирле Остахтар Вазыйфаларын башкару өчен әгъзалыкка кабул ителделәр (Гуань-Инь—Азия халыкларын тәрбия кылучы Күккә Ашкан Остаз (хатын-кыз): Мерлин—кельтлар мифологиясендә урын алган тылсым иисс-маг Ул Британия халыкларының рухи Остазы санала, бер гәүдәләнешендә— безнен эранын 5 гасырында бритлар короле Артурнын сарай кинәшчесе булган — СШ) Хәзер төгәлләнеп килүче 26 мен еллык цикл башланыр алдыннан Жир планетасының Күктәге Идарәчеләре. Остахтары. рухи лидерлары Вазыйфаларын нигездә Плеяда. Сириус һәм Андромедадан килгән Нур Затлары (Сушсства Света) башкарып килде. Хәзер инде кешеләр арасында да нурлану-яктыру кичереп Күккә Ашкан затлар җитәрлек санда барлыкка килде, алар рухи үсеш мәктәпләре оештыруны, аларга җитәкчелек итүне үз өсләренә аллылар 8. Хәзер тәмамланып килгән 26 мен еллык цикл башланган чакта Күктәге Идарәче Даирәләр тарафыннан шундый таләп куелды—эволюцион үсешнен хәтәр нокталарын исәпкә алмаганда, адәми затларга югары тәгълиматлар бирү һәм идарә итү мәсьәләләрен чишүне кеше булып Жирдә яшәү тәҗрибәсе алган затларнын үх1әренә йөкләргә. Жирдә яшәүчеләр, рухи үсешнен мәгълүм дәрәҗәсенә ирешеп, югары үлчәмнәр, төрле йолдыз системалары белән элемтә урнаштырырга мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә тиешләр иде Нәкъ шул вакытта «Ка» турында гәгьлимат барлыкка килде (Ка—кешенен физик тәнен югары үлчәмнәрдән ингән илаһи энергияләр белән тәэмин итүче, тоташтырып торучы арадашчы ролен башкара —С.Ш ). Кешеләр рухи максатларына ирешү һәм Жирнен чын хуҗалары расасына әверелү юлларын үзләре табарга тиешләр иде. Плеяда йолдызлыгы вәкилләре кешеләрнең Күкләрдә яшәгән, аларнын тәннәрендәге җаннарыннан күп тапкырга кодрәтлерәк һәм мөмкинлекләре гаҗәеп зур булган Олуг Жаны турында күп мәгълүмат бирделәр. Анын белән элемтәгә керү, аралашу хикмәтләренә өйрәттедер Шулай югары үлчәмнәр, йолдыз системалары белән бәйләнешкә керү ысуллары кешеләргә җиткерелде 9 Агымдагы 26 мен еллык цикл башланганнан сон үткән 5200 ел эчендә Мисыр һәм Атлантидада барлыкка килгән «Ка* гыйбадәтханәләрендә тәрбия алган, рухи нурлану-яктыруга ирешкән берничә мен кешенен бер өлеше рухи үсешнен тагын да югарырак баскычына —Гайсә пәйгамбәр аңы дәрәҗәсенә күтәрелә аздылар Аларнын кайберләре Жирдә торып калырга теләк белдерде, кеше тәнендәге «Ка» каналларыннан файдалану һәм рухи практика белән шөгыльләнү аркасында алар бер үк тәндә 2 мен елга кадәр яши алдылар Шушы 5200 еллык дәвердә рухи нурлану-яктыруга ирешүнең яна ысуллары ачылды. Планетадагы әзерлекле җаннар өчен алар бик кулай булып чыктылар Ю Алла телгә алынган 5200 еллык дәвер тәмамланып килгәндә Планетада кин масштаблы жир тетрәүләр булып узды, алар борынгы континент Лсмуриянен сакланып калган гыйбадәтханәләрен һәм Атлантнланын ярты территориясен юкка чыгардылар Жирдә сакланып калган Лемурия расасы (3 нче Раса) вәкилләре башка урыннарга күченергә карар кылдылар һәм Калифорниядәге (АКШ) Шаста тавы эчендә җир асты культурасына нигез саллылар Лемурия рас.кынын кайбер вәкилләре Америка. Гавай утраулары һәм Тибстнын җирле кабиләләренә килеп кушылдылар Сонрак алар майялар, бүлдистллр булып киттеләр Леччриялетәр бу мәдәниятләрдә рухи җитәкчеләр. Остахлар ролен башкардылар 11 Бу катастрофалардан сон Атлантида халкы әле байтак сакланып калганга (бу әле беренче катастрофалар гына була—С.Ш.), алар үз мәдәниятләрен дәвам иттерә алдылар. Аларның коллектив аңы Җирдә исеме Тот булган Затның үз жәмгыятьләрендә кабат гәүдәләнүен һәм һәлакәтләр чорында онытылган борынгы рухи тәгълиматларның янә торгызылуын үтенде Чыгышы белән Плеяда йолдызлыгының Ра атлы архангеллар ыруы вәкиле булган Тот аларның үтенечен кабул итте һәм Җирдә физик тәндә гәүдәләнде. Тиздән ул Атлантиданын бөек рухи җитәкчесенә әверелде. Атлантида һәлакәте, аның нәтиҗәләре 12. Тот Атлантидада гәүдәләнгәннән соң күпмедер вакыт үтүгә Җир атмосферасының аралык-вакыт сүрүендә зур ярык барлыкка килде. Шушы хәлдән файдаланып, элегрәк Лира йолдызлыгыннан Орион йолдызлыгына үтеп кергән бер төркем затлар Җир планетасына да бәреп керүгә ирештеләр. Аларның җитәкчесе Люцифер дигән зат булып, көтмәгәндә Җир сүрүендә барлыкка килгән әлеге ярык фәкать анын тырышлыгы белән барлыкка китерелгән иде. Шулай ул үз тарафдарлары белән сораусыз-нисез Җиргә үтеп керде. Әйтергә кирәк, әлеге ярык Кояш системасының тышкы ягыннан Җир атмосферасына таба төбәп җибәрелгән югары ешлыктагы тибрәнешләр нәтиҗәсендә барлыкка китерелде. Аннан соң шушы ярык аша тиз генә космик корабль үтеп керде. Орионнан, дөресрәге, Лира йолдызлыгыннан үтеп кергән шушы затлар, җитәкчеләре Люцифер ярдәме белән, вакыт-аралыклар аша сикереш ясау ысулын үзләштергән булып чыктылар. Шул сәбәпле алар берничә секунд эчендә әлеге ярыктан эчкә үтеп керделәр—беркем дә аларны туктата алмады. Алдан планлаштырылганча, алар Атлантидага килеп төштеләр, чөнки максатларына ирешү өчен бу иң кулай урын дип санадылар. Ә аларның максаты—Җирдә үз хакимиятләрен урнаштыру иде. Люцифер үзе Җиргә төшмәде, ул һәрвакыт Күкләрнең 4-5 үлчәмендә яшәде, эшчәнлеген шуннан торып алып барды. Люцифер командасы, ягъни Лира йолдызлыгы вәкилләре, үзләрен кабул итүне һәм атлантлар җәмгыятендә урын бирүне үтенделәр. Атлантида халкынын бер өлеше килмешәкләргә ышанмады һәм бу вакыйганың тора-бара рухи тозакка әверелү ихтнмалын күрде. Башкалар исә Люцифер командасына ышаныч күрсәттедер, алар шөһрәт-дан һәм өстенлек турында хыялланды, шул сәбәпле лиралыларнын килеп төшүен хуплады. Эш шунда ки, Атлантидага төшеп урнашу белән тегеләр җирле халыкны үзләренең «югары» галәми-технологик белемнәренә өйрәтә башладылар. Ул заманда атлантлар җир йөзендә иң югары үсеш алган раса булулары белән бик нык горурлана иделәр. Һәм җир йөзендә үз хакимиятләрен урнаштыру өчен яңадан-яңа җирләр эзләделәр. Килмешәк лиралылар аларга чикләнмәгән көч-куәт, яна мөмкинлекләр, технологияләр һәм йогынты ясау ысуллары вәгъдә итеп, бу халык белән идарә итә башладылар, үзләренең галәми технология, психик контроль һәм интеллект ягыннан «өстен» икәнлекләрен гел күрсәтеп тордылар. 13. Люцифер командасы басып кергәннән сон үткән 10 мең ел вакыт эчендә Атлантида халкы икегә бүленде: бер лагерьда югары технологияләргә ия лиралылар һәм алар ягына чыгучылар булса, икенчесендә—рухи сафлыгын саклап калучылар тупланды Атлантларның Мельхиседек храмнарына баскыннар һәм аларның йогынты ясаучы агентлары байтак үтеп керде, алар анда контроль урнаштырырга омтылдылар. Тора-бара «Соры рясалар» (ряса—дин әһелләренең тышкы өс киеме— С.Ш.) дип аталган махсус төркем барлыкка килде, соңрак ул «Кара рясалар» дигән исем алды. Бу төркем кешедә психик көчләрне үстерү һәм кара сихер белән шөгыльләнде. Мельхиседек храмнарының кайбер руханилары сафлыгын саклый алды, әмма күпчелек инде рухи сафлыгын югалткан иде. (Укучыларга тәкъдим ителгән текстта аңлашылмаган урын калмаска тиеш, дигән принципка тугры калып, безнең татар укучысына таныш булмаган Мельхиседек төшенчәсенә аңлатма биреп китү кирәктер дип уйлыйм Мельхиседеклар—үзләрендә Гадәмдәге төрле дөньяларга иркен рәвештә үтеп керү, алар белән элемтә урнаштыру сәләте үстергән Затлар Без радионы төрле дулкыннарга көйли алган кебек. Мельхиседск дәрәҗәсенә ирешкән Зат төрле дөньялар белән тоташа ала. Мельхиседек азды на рухи үсешенен бер баскычында һәрвакыт нинди юлдан китәргә дигән дилемма килеп баса Галәмнен бу өлешендә калыргамы, әллә инде башка дөньяларга күчәргәме? Әмма Мельхиседек безнен дөньябызны ташлап китмәскә дә мөмкин Ул еш кына Җирдә яшәп каза һәм биредә туып торган катлаулы мәсьәләләрне хат итү белән шөгыльләнә, кешезек дөньясының эволюциясенә ярдәм итә. Адәми зат үтәргә тиешле эвазюиня юлын тәмамлап Күккә Ашкан Остахтар да күп дәверләргә Жир аурасында ката һәм кешелек дөньясының үсешенә ярдәм итү бетән шөгыльләнә Хәзерге вакытта АКШта яшәгән Мельхиседск дәрәҗәсендәге бер Затның исеме Друнвато Мельхиседек Ул күп хезмәтләр авторы, шул исәптән рус теленә тәрҗемә и тезгән «Древняя тайна Цветка Җизни» (2 томнан тора) исемле фундаментать хезмәте басылып чыкты. Шулай ук анын лекцияләре язылган видеокассеталар чыгарыла, төрле илләрдә семинарлары уздырыла. Атлантида заманында да Мельхиседскзар рухи үсеш мәктәпләрен җитәкләгән, кагыйдә буларак, бу мәктәпләр храмгыйбадәтханәләрдә урнашкан булган Кыскасы, канчандыр исем булган Мельхиседек хәзер бик югары рухи дәрәҗәне аңлата —С.Ш ) Ул заманда Атлантидада алиһә Алора храмнары да бар илс Анда бу алиһә Җәмгыятенең рухани хатын-кызлары яши. аларнын дини тәгълиматы Күкләрмен тугызынчы үлчәменнән иңгән тәгълимат иде Лира йолдызлыгы вәкилләре һәм аларнын җитәкчесе Люиифер бу тәгъд и матларны боза алмадылар, ә рухани хатынкызлар аларга турыдан-туры каршылык, буйсынмау күрсәттеләр Алар Кара Туганлык (Темное Братство) төркеменең арага үтеп керүенә гел комачаулап килделәр. Элек, лиралылар басып кергәнче, магия һәм алхимия сәнгате белән шөгыльләнергә теләгән атлантлар, бу көчләрдән дөрес файдалану гарантияләнсен өчен, башта рухи әзерлек чорын үтәләр иде Әмма тора-бара бу кагыйдә бозылды, үтәлми башлады, психик көчләр һәм сихер-магия белән шөгыльләнү теләсә кемгә рөхсәт ителде. Люцифер үзе һәрвакыт кешегә күренмәс халәттә яшәде, бер үк вакытта ул кешеләрнең анастына (полсознанис) бик нык тәэсир итә иде Ул Лира йолдызлыгы вәкилләренең Кара Туганлык оешмасы белән идарә итә һәм теләгән йогынтыны ясый ала иде Анын максаты—Җир планетасы һәм Кояш системасы белән идарә итүче Нур Тарафдарларының көченә ышанмау хисләре тәрбияләү иде Ахыр чиктә ул. Җирдәге Ип Югары Зат сыйфатында, биредә чикләнмәгән хакимиятен урнаштырырга өметләнде. Ул Җирне Галәмдәге башка дөньялардан аерып алу. анда мөстәкыйль рәвештә идарә игү турында хыялланды 14. Тора-бара Җирдәге бик күп ир-атларның анына Люиифер һәм Кара Туганлык оешмасы йогынтысы үтеп керде, чөнки тирәндә яшеренеп яткан идарә итү теләге, бигрәк тә хатын-кызларга хужд булу омтылышы яшәү аркасында иратларнын психикасын контрольдә тотуга жэфлек бар иде. Кара көчләр тырышлы! ы аркасында жир астында астрал дөнья төзелде (мәгънәне Ислам дине төшенчәләренә күчерсәк, жир астындагы астрал дөньяны Жәһәннәмнен Жир үзәзенә таба юнәлгән төрле катламнары дип агарта мөмкин -С.Ш.) Анда төрле церемонияләр үткәрү мәйданнары, яшәү урыннары булдырылды, анда шулай ук Кара Туганлык оешмасының коллектив аны урнашты Җир катламнары аша өстә яшәүче адәми затларга энергетик дулкыннар, анастына. күнелләргә үтеп керә торган тискәре уй-фикерләр җибәрелеп торды. Шулай барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә әле кешеләргә йогынты ясап торган коллектив ан «Сатана» дип атала (Коръәндә бу коллектив көч «Иблис» исемен йөртә.—С Ш ) Бу «коллектив ан» дигән нәрсә Кара Туганлык оешмасы әгъзаларынын түбән дәрәҗәдәге аннары берләшүдән барлыкка килде. Бу коч (Иблис) бер кодрәтле зат рәвешемдә дә эш итә ала иде Үзен Раббыбыэдан. Җирдән, сезнсн Кояш системасыннан һәм Илвһияттан өстен күрүче, һәртөрле манипуляцияләргә, алдашуларга сәләтле шушы коллектив ан үсә, көчәя барган саен, әлеге кара көч тагын да күбрәк энергия туплады Шулай Жирдә Караңгылык белән Яктылыкның бер-берсеннән аерылуы, полярлашуы гаять тизләнде. Ни өчен дигәндә, Раббыбызга ышанмауны, бар нәрсәнең Илаһи План нигезендә алып барылуын шик астына куюны даими кабатлап торган, хатын-кызга кимсетеп караган, салкын акылны хисси һәм рухи дөньялардан өстен санаган тискәре уй-образлар адәми затларның анастына гел һөҗүм итеп торды. Кыскасы, Атлантида жәмгыятендә технология һәм кара сихер белән мавыгу шул чиккә житте ки, кешеләр табигать көчләре, стихияләр белән идарә итә, Раббыбыз вәкаләтләренә тыкшына башладылар. Жирдә мондый хәлнең әле беркайчан да булганы юк иде. Бу чорда Яктылык тәгълиматына йөз тоткан гыйбадәтханәләр хатын-кызлар карамагында калса, Караңгылык храмнарында исә ир-атлар идарә итте. Әлбәттә, әлеге бүленеш абсолют рәвештә булды дип әйтүе кыен, әмма күпчелек халык өчен ул фәкать шулай иде. Атлантида дәверенең ахырында, Тот исемле Остаз анда гәүдәләнгәннән соң 10 мен еллар вакыт үткәч, бу цивилизацияне хаос һәм буталчыклык, зур курку басып алды. Хакимият һәм шәхси өстенлек өчен көрәш Атлантида жәмгыятендә гадәти бер күренешкә әверелде, хәтта хатын-кызлар хужа булган алиһә Алора храмнарында да курку һәм чикләнгәнлек хөкем сөрде. 15. Атлантида һәлакәте алдыннан Яктылыкка йөз тоткан храм һәм рухи оешма җитәкчеләре үз тәгълиматларын бөтен Жир шарына тарату кирәклеге хакында Күктәге Идарәче Даирәләрдән кисәтү һәм киңәш алдылар. Люцифер һәм Кара Туганлык оешмасының җимергеч эшчәнлеге аркасында иң югары, вакыты җитмәү сәбәпле бирелмичә торган белемнәр бары бер урында—Атлантидада гына тупланды. Эш шунда ки, белемнәр жир йөзендә мөмкин кадәр тигез таралырга тиеш. Халыкларга андый белемнәр бирелгәнче әле байтак дәверләр үтәргә тиеш иде. Шуңа күрә зур рухи әзерлеге булган кешеләр, кечкенә төркемнәргә бүленеп, сиздермичә генә Атлантиданы ташлап китә башладылар. Алар үзләре белән Жир тарихы, аның эволюцион юлы турында мәгълүматлар тупланган бик күп кристаллар алып киттеләр. Бу мәгълүматлар кристалларга Хакыйкать Советы (Совет Истины) дип аталган махсус структура тарафыннан салынган иде. Алиһә Алора храмы руханилары Грециягә алып киткән шундый бер кристалл атлантларның рухи җитәкчесе Тотның баш сөяге формасында ясалган иде. Ә Тот үзе моннан 9000 ел элек Атлантидадан китеп, рухи дөньяларга күчте. Баш сөяге рәвешендәге әлеге кристалл шушы төркем тарафыннан төзелгән Дельфы Күрәзәчесе храмы (Храм Дельфийского оракула) астына яшерелде һәм бу гыйбадәтханәне Иблис тарафыннан жир астыннан (Жәһәннәмнән) җибәрелә торган тискәре йогынтылардан, шуннан ук килгән энергетик дулкыннар үтеп керүдән саклады. Храмны психик яктан пычрату, эштән чыгару мөмкин булмаганга, борынгы грекларның «Зевс-алла гаскәриләре» дип аталган Кара Туганлык оешмасы әгъзалары, ахыр чиктә, рухани хатын-кызларны (жрицаларны) төрмәгә ябып куйдылар, аннан җаннарын кыйдылар, ә храмны үзләренең борынгы примитив илаһларына багышлап үзгәртеп кордылар. 16 Атлантидадан китеп өлгергән башка төркемнәр мәгълүмат банкы булып хезмәт иткән кристалларны һәм рухи тәгълиматларны Үзәк һәм Көньяк Америкага, Көнбатыш Ауропага, Көнъяк Африкага, Һималайга, Көнчыгыш Азиягә, Австралиягә һәм Мисырга алып килделәр. (Төнъяк Американың җирле ыру-кабиләләре ул чакта үз эволюцияләренең кызыклы бер баскычын үткәнгә, атлантларга анда үтеп керү кирәкле дип табылмады ). Ирләр һәм хатын-кызлардан торган иң зур төркем Мисырга килеп урнашты. Барлык төркемнәрдә дә Илаһи Хакыйкатьне саклау эшенә нык бирелгән затлар тупланган иде. Алар калган гомерләрен төрле илләрдә рухи үсеш алу храмнарына (инициация храмнары) нигез салу, анда үз тәгълиматларын тарату эше белән шөгыльләнеп үткәрделәр. Шулай итеп, иң зур төркем Мисырга килеп урнашты, чөнки анда Олуг Пирамида бар иле. Ул һәрвакыт Илаһи Хакыйкать белән Кояшның эволюцион кодлары тибрәнешләрен саклап килде, бүгенге көндә дә саклый. Киләчәктә Мисырнын үзендә һәм башка илләрдә-кыйтгаларда але бик күп пирамидалар төзеләчәк иде. Алар Жир тарихы турында мәгълүматлар салынган кристаллар өстенә төзеләчәк иде Ә бу кристаллар исә. челтәр сыман итеп эшләнгән махсус җайланмалар эченә урнаштырылып, пирамидада илаһи нурланышларны сакларга, түбән уи-фикернен үтеп керүен тоткарларга бурычлылар иде. Лира йолдызлыгы вәкилләре (Люиифер һәм анын тарафлар.тары) Кояш кодларын бозу, алар белән идарә итүгә ирешү өчен коллары ярдәмендә Атлантидада берничә пирамида төзеп каралылар Тик Атлантиланын һатакәте вакытында аларнын барысы да шартлап бетте, яисә океан төбенә китте 17. Атлантида утравының тулысынча һәлак булуынын төп сәбәбе Люиифер һәм анын тарафдарларының жир астыннан ифрат көчле тавыш дулкыннары җибәрүенә бәйле Бу дулкыннар анда җимергеч көчкә әверелде Эш шунда ки. Кара Туганлык оешмасы планы буенча, атлантларның жир өстендәге храмнарында урнаштырылган югары ешлыкта (вибрациядә) эшләүче Нур Структуралары астан җибәрелгән тавыш дулкыннары тәэсирендә тәмам җимерелергә, юкка чыгарга тиешләр иде Әгәр дә эшләр алар планы буенча барса, бу чаралар храмнарга кара сихер һәм Сатана (Иблис) контролендәге энергияләрнең иркен үтеп керүен тәэмин итәчәк иде Әмма алар тавыш дулкыннарының тәэсир игү көчен дөрес исәпләмәделәр Алар тарафыннан җибәрелгән дулкыннар шундый көчле булып чыкты ки. бу дулкыннар кайтаваз рәвешендә кире үз чыганагына әйләнеп кайтты һәм тегеләрнең жир астындагы тавыш генераторларын чәлпәрәмә китерде Коточкыч шартлау булды, ул чылбырлы реакция барлыкка китерде, шулай жир астындагы башка генераторларга күчте. Шуның нәтиҗәсендә моңарчы Жирдә беркайчан да булмаган көчле тетрәнүләр башланды. Гомумән, андый көчле тетрәнүнен Жирдә башка кабатланганы юк Бик күп пирамидалар шартлап вак таш өеменә әверелде, әмма кайберләреңә берни булмады Шулай Жирдә глобаль масштабтагы катаклизмнар башланып китте һәм алар ике ай буена сузылды. Нәтиҗәдә Атлантида утравы океан төбенә китте Атлантиланын рухи мирасын саклап калу, аны башка регионнарга тапшыру өчен алдан җир йөзенә таралып өлгергән рухи җитәкчеләр зыян күрмәделәр һәм үз Вазыйфаларым башкарып чыга алдылар Хәер, катастрофалардан котылып калыр өчен юлга чыгып та, әллә ни ерак китеп өлгермәгән берничә төркем генә шартлаулар вакытында күтәрелгән гигант дулкыннар эчендә һәлак булды Бу континентның тулысынча җимерелүе якынча 10 мен 400 еллар хтек булды 18. Катастрофадан сон Люиифер (Иблис) Лира йолдызлыгы вәкилләрен Күкнең астрал катында туплады (ягъни катастрофалар вакытында һәлак булып, алар теге дөньяга күчә—С.Ш.) һәм алга таба нишләргә дигән мәсьәләне хәл итәргә кереште Кешеләрнең анастына (подеознание) даими рәвештә тәэсир итеп тору очен. лиралылар Жир атмосферасының түбән астрал катында, шулай ук жир астындагы Сатана (Иблис) урнашкан катларда ныклап торып тормыш корырга булдылар һәм моны башкарып чыктылар Шуннан тәэсир итеп тору нәтиҗәсендә җир йөзендәге халыклар, кавемнәр, кабиләләр арасында каршылыклар, сугыш-бәрелеш галәмәтләре ешаеп китте Америка. Африка. Аурупанын җирле халыклары аерым кабиләләргә бүленде, ә бит моңарчы алар шул кабиләләрнең зур берлеген тәшкил итә иделәр. Әлеге аерылу-бүленүләрнси сәбәбе җир бүлешү, минераль ресурс шрга һәм су чыганакларына хокук даулау, рухи үзгәлекләр һәм бер-беренә карлы һич аңлатып булмаган шикчәнлек хисләре иде Борынгыдан килгән ниндидер өстенлекне алга сөрүче тискәре фикерләр кеше психикасына торган саен күбрәк үтеп керә башлады Әмма жир йөзенә таралган атлантлар һәм кайбер горкемнәр үз рухи җитәкчеләре ярдәмендә әлеге бозык һәм җимергеч уй-фикерләр басымына бирешмичә кала алдылар Рухи җитәкчеләр тарафыннан төрле җирләрдә бүгенге көндә Стоунхенлжда (Англия) сакланып калган түгәрәк коры змага охшаш «рәшәткәләр» тозелде. алар психикага тәэсир итүче бозык йогынты ларны тоткарлый, шушы йогынтыларга бирелмичә, кешеләргә торлс церемонияләр җыелышлар үткәрү мөмкинлеге тудыра иде (Галимнәр күпме заманнан бирле 8. .к у. м в Стоунхенджнын ни өчен төзелгәнлеген, нәрсәгә хезмәт иткәнлеген ачыклый алмыйча баш ваталар. Нинди генә гепотезалар юк! Остаз биргән мәгълүматта бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелә.—С.Ш.) Яна җирләргә күчеп утырган атлантлар арасында Алиһә Алора храмнары әле 5 мен елга якын көчле рухи үзәкләр булып хезмәт итгелер. Хатын-кыз һәм ир- атлар храмнары Мельхиседек, Тот һәм Алиһә Алоранын изге тәгълиматын алга сөрде, аны саклап килде. Бер үк вакытта бу тәгълиматларга җирле халыкларның аллалары, төрле инанулары һәм рухи практикалары өстәлә барды, шулай атлантлар үз тәгълиматларын кинрәк җәелдерүгә ирештеләр. Ир-ат һәм хатын- кызның роле турындагы тәгълиматлар, рухи дәрәҗәгә багышлау ысуллары, Ка храмнары, дәвалау чаралары һәм рухи үсешне тизләтүнең төрле алымнары Мисырда, Грециядә, Үзәк һәм Көньяк Американын төрле төбәкләрендә киң гаралыш алды. Жир йөзендә Люцифер һәм Кара Туганлык оешмасы йогынтысына бирелмичә калган кабиләләр дә бар иде, алар рухи яктан саф һәм тыныч-юаш холыклы халыклар булып калдылар. Әмма гомумән алганда Жирдә Ак һәм Кара көчләрнен үзара бүленеше барыбер көчәя төште. 19. Моннан 5 мең еллар элек (безнен эрага кадәр 3 нче меньеллык башында— С.Ш.) Кара Туганлык оешмасына тупланган Лира йолдызлыгы вәкилләре белән алар ягына чыккан адәм балалары планетаның төрле төбәкләрендә гәүдәләнә, аерым гаиләләрдә туа башладылар. Аларнын төп максаты—рухи яктан алга киткән мәдәниятләргә үтеп керү, анда сугыш-һәлакәт, җимерүләр оештыру иде. Бу эш акрын гына алып барылуга карамастан, планетада кешеләр өстеннән хакимлек иткән идарәчеләрнең (патшалар, фиргавеннар, ханнар, корольләр Һ.6.—С.Ш ) рухи сыйфатында шактый үзгәрешләр булды. Шулай Мисырда. Грециядә, Аурупа һәм Америка тарихында Яктылык һәм Караңгылык дәверләре бер-берсен алыштырып килә башлады Кара Туганлык оешмасы үтерү, җимерү, көчләү һәм һәр җирдә үз хакимиятен урнаштыру белән шөгыльләнде. Вакыт уза һәм бераздан Яктылык тарафдарлары кабат өстенлек ала һәм тегеләрне бәреп төшерә иде Аннан цикл тагын кабатлана. Тулаем алганда Жир планетасы һәрвакыт Яктылыкка, Югары Затка (Верховное Сушество) һәм Югары Уникеле Советка (Высший Совет Двенадцати) йөз тотып яшәде (Югары Зат—Жир планетасындагы Ин Югары Зат, Ул Жирне һәм кешелек дөньясын эво люцион үсеш юлыннан алып бара. Дин китапларында Аны Раббыбыз дип атыйлар Югары Уникеле Совет—Кояш системасының кинәшмә органы. Бу орган безнен Кояш системасына кергән планеталар һәм Үзәк Кояш арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү белән шөгыльләнә, шулай ук һәр планетаны, анда барган процессларны күзәтеп-барлап тора —С.Ш.) Әмма барыбер Җирдәге Ак һәм Кара көчләр балансы байтак үзгәрешләр кичерде Шунысы әһәмиятле, Жирдә яшәүчеләрнең күпчелеге һәрвакыт ярату һәм изгелек хисләренә ышанып яшәде, ләкин бу ышаныч зәгыйфь иде Шул сәбәпле кешеләр үзләре өстеннән контроль урнаштыруны максат итеп куйган дәүләти һәм дини структураларга тиешенчә каршылык күрсәтә алмадылар. Жирдә яшәүчеләрнең күпчелеге шактый заманнар үзләрендә хөкем сөрүче сыйныфларга каршы торырдай көч таба алмады. Дөресен әйткәндә, безнен өчен мондый вәзгыять Жир тарихындагы иң сәер күренешне тәшкил итә. Әлеге курку һәм көчсезлекнен бер сәбәбе Күкләрнең 4 нче һәм 5 нче үлчәмнәреннән кешеләргә җибәрелеп торган астраль контроль йогынтысына бәйле. Бу эшне Люцифер (Иблис) үзе, Лира йолдызлыгы вәкилләре һәм Жир планетасы тарихында мәгълүм роль уйнаган Нибиру планетасы вәкилләре алып бара (Нибиру планетасы вәкилләре Шумер цивилизациясенә нигез салучылар санала—С Ш ) Хәзерге көндә безнен өчен ин әһәмиятле мәсьәләләрнен берсе— сездә бу көчләрнең психик контроленә каршы торырлык дәрман бармы, әллә юкмы—шуны төгәл ачыклау. Хәзерге көндә Жирдә яшәүчеләрдән теләк-омтылышларының үтәлүен таләп итәрлек рухи кыюлык сорала. Әлбәттә, хәзерге вакытта җир йөзендәге изге күңелле кешеләрнең күпчелеге, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чумып, рухи идеаллар турында уйлаудан мәхрүм булып яшиләр. Шулай да күпчелек кешеләр әхлак нигезләрен анлый һәм аларнын күнеле изгелек ягында. Шуна күрә хәзер Жир кешеләре алдында рухи сикереш ясау өчен гажәеп мөмкинлекләр ачыла • (Өзек «Послания Старших Братьев Человечества» Изд-во «София». 1998. дип аталган контактёрлык материаллары җыентыгыннан алынды ) Бу бүлекне без Коръәндәге «Мин Адәмнән өстенрәк «—дигән Иблис (Люцифер) сүзләре белән юкка гына атамадык. Остахларнын берсе тарафыннан бирелгән глобаль тарих сәхифәләре безгә монарчы билгеле булмаган бик күп вакыйгаларны ачып сала. Бу мәгълүматлар бәяләп бетермәслек кыйммәткә ия. дип шикләнмичә әйтергә мөмкин Әйе. бүгенге көнлә тарих фәне дип аталган рәсми фән Жирнен үткән тарихына 6 мен елдан да эчкәрәк керә алмый Ин борынгы нивилизанияләрлән саналган Мисырнын да тарихка кадәрге чоры (династияләр барлыкка килгәнче) бсзнен эрага кадәр 5 мең еллар тирәсендә генә башлана Шумер тарихы исә безнен эрага кадәр 4 нче меньеллыктан башлана Һинлстан белән Кытайнын ачыклана төшкән тарихы безгә тагын да якынрак, ә Борынгы Греция белән Рим тарихы исә. кичә булган вакыйгадай, күз алдыбызда тора. Бу хәл адәми затнын үз тарихын әле бик начар белүе турында сөйли Ерак дәверләрдә ниләр булган, кешелек дөньясы ничек яшәгән, нинди чорлар кичергән, эволюциянең нинди баскычларын үткән—моны җир йөзендә санаулы кешеләр генә белә. Эзотерик чыганаклар белән таныш кешеләргә бүгенге кешелек дөньясының бишеге саналган Лемурия. аннан сон үсеп чыккан Атлантила цивилизацияләре хакында гына түгел, Жир тарихында мәгълүм роль уйнаган галәми цивилизацияләр йогынтысы турында ла кайбер нәрсәләр билгеле Әмма рәсми фән һәм анын басымы астында яшәүче күпчелек кешеләр эзотерик чыганакларга шикләнеп карый, аларны танымый. Галәмдә башка цивилизацияләр булу фактын шушы көнгә кадәр күрмәмешкә салына Материалистик күзаллауга корылган рәсми фәннең хәле аңлашыла: эзотерика белән диалог башлап җибәргән очракта үзенең дәлилләре җитмәячәген, астына су керәчәген, гасырлар буе тырышып төзегән бинасының нигезе чатный, уала башлаячагын ул яхшы аңлый Аннан соң бүгенге рәсми фәнне терәтеп торучы бик күп авторитетларның гиз арала пьедесталдан очып төшәчәге дә көн кебек ачык. Ә бит Жир дип аталган гүзәл планетада кешелек дөньясы күп мгылион еллар яшәп килә. Нинди генә цивилизацияләр булмаган ла. илаһи эксперимент рәвешендә барлыкка китерелгән адәми затнын нинди генә вариантлары булдырылмаган Әгәр дә укучыларыбыз адәми затны үэенен яралтылу вакытыннан бирле һаман бүгенге без белгән кеше рәвешендә тереклек иткән дип уйласалар, бик нык ялгышкан булырлар иде Борынгы чыганакларда җир йөзендә яшәгән гигантлар турында юкка гына телгә алынмый Әгәр дә без шуна өстәп планетабыз үз гомерендә берничә тапкыр күчәренең торышын үзгәрткән дисәк, бу тагын бер серне укучыларга җиткерү була. Әгәр дә без бүгенге көньяк һәм төньяк полюслар урыныңда кайчандыр җылы климат хөкем сөргән дисәк, гагын бер серне ачыгг салу булыр иде Жир күчәре урыныннан күчкән саен планетанын климатик зоналары да үзгәреп торган Боз асларыннан табылган мамонтларның ашказаныида ямь яшел үлән табылу фактлары шул хакта сөйләмимени " Ә Жирдә гел кабатланып торган 26 мен еллык эволюция инклы турымдагы мәгълүмат үзе үк уйланырга күпме азык бирә (каре: С Шәмси Күк капусы ачылса Казан утлары. № 7. 2004) Кешелек дөньясының Плеяда. Сириус. Анлромеда. Венера Жнлегән йолдыг һ б. күк җисемнәре, йолдыхтыклар белән булган борынгы бәйләнешләре, эволюция барышында аларлан алган ярдәме турында да кайбер хәбәрләр бар Әгәр дә без җир йөзендә яшәгән халыкларның гышкы кыяфәте, тән төсе, холкы-фигыле. этнографиясе бср-берсеннән бик нык аерылып торуын искә төшерсәк, расаларнын генетик тамырлары Жирдән читтә яшәгән нинилизаиимләр1ә барып тоташканын бик тиз чамаларбыз. Яисә берничә цивилизациянең, үзара килешеп, геннарын уртаклашып, адәми затнын мәгълүм бер тибын яралту ихтималын да истән чыгармыйк. Һәм бу Жир тарихында булып кичкән күп ләверләрнен асылын ачып салыр. Планетабыз һәм кешелек дөньясы Галәмдә ятим бала түгел Анын даими Күзәтүчеләре һәм Тәрбиячеләре бар. Алда китерелгән глобаль тарих сәхифәләрендә бу хакта ап-ачык әйтелә. Шушы мәгълүматлар яктылыгында фикер йөрткәндә без диннәрнең, рухи тәгълиматларның да, очраклы рәвештә үсеп чыкмыйча, махсус кайгырту яисә йогынты ясау нәтижәсе икәнлегенә төшенербез. Классик диннәр заманы инде узып бара. Алар тарихта үзләренә йөкләнгән җитди вазыйфаны үтәделәр. Хәзер кешенен фикер сөреше планетар ан дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Алай гына да түгел, эзотерика фәне белән коралланган кеше хәзерге көндә аңы белән Галәм киңлекләренә чыту, андагы рухи дөньялар белән элемтәгә керү ихтималын да уйларга бурычлы. Хәзер Тәрбиячеләребез тарафыннан бирелгән яна белемнәргә таянган хәлдә фикри һәм рухи яктан яна баскычка күтәрелү заманы килде. Жир йөзендәге цивилизацияләр тарихында Тот (Техути) исемле Остазның роле турында да бер-ике сүз әйтеп үтү кирәктер, дип уйлыйм. Чыгышы белән Плеяда йолдызлыгыннан булган бу Зат байтак заманнар Атлантида җәмгыятендә рухи лидер була. Атлантида һәлакәтеннән сон Мисырга күчеп, бу мәдәниятне рухи яктан күтәрү өчен күп көч куя. Борынгы Мисыр мифологиясендә Тот бу илнен интеллектуаль тормышын оештыручы, вакыт төшенчәсе белән эш итүче, аны елларга, айларга, көннәргә бүлүче, аны санап баручы алла исәпләнә. Ул шулай ук кешеләрне укырга-язарга, санарга өйрәтүче санала. Илнен барлык архивлары һәм мәшһүр Гермополь шәһәре китапханәсе анын кайгыртуында булган, язу эшен башкаручылар (писецлар) ана багышлап догалар кылганнар, корбан чалганнар, ул Мисырның Ра алла вәзире саналган. Тора-бара үзе дә аллаларнын берсенә әверелгән. Мисырлыларның мәшһүр «Мәрхүмнәр китабы»нда Тот үлгән кешенен йөрәген үлчәгәндә анын изгелекләрен һәм гөнаһларын теркәп баручы Зат буларак сурәтләнә Тот шулай ук мәрхүмнәрне теге дөньяга озатучы Вазыйфасын башкаручы буларак та билгеле. Бу Зат Борынгы Греция мифологиясендә дә зур урын алып тора. Ул анда Гермес исемен йөртә, аллаларга хәбәр китерүче, юлчыларның ярдәмчесе, Мисыр мифологиясендәге кебек үк, мәрхүмнәрне теге дөньяга озатучы санала. Дөрес, Мисырның чәчәк аткан чорын күрмәгән греклар Тот-Гермеска бигүк җитди булмаган сыйфатлар да өстәгәннәр. Әмма антик чорнын азагында ул кабат Гермес Трисмегист (тәрҗемәсе—Гермес Триҗдывеличайший—Өч Тапкыр Бөек Гермес) исеме белән рухият тарихында кабат җитди урын ала, яшерен гыйлемнәр тупланган кырыкка якын хезмәт авторы буларак олылана, адәми затларга бирелгән илаһи гыйлемнәр атасы дип санала. Жирнен глобаль тарихы сәхифәләрендә Күкләрнең кешелек дөньясы белән эш итү алымнарын ачып салган мисаллар безнең өчен аеруча кыйммәтле һәм зур әһәмияткә ия Китерелгән мәгълүматлар безгә Күктәге Идарәче Даирәләрнең (Иерархияләрнең), ягъни төрле дәрәҗәдәге Тәрбиячеләребезнең ничек итеп җир йөзендә Нур, Рухи Тәгълиматлар тарату белән шөгыльләнүен, бу эшкә рухи әзерлеге җитәрлек дәрәҗәлә булган адәм балаларын да тартуын, тора-бара алар өстенә төрле җаваплы Вазыйфалар йөкләнүен, шулай Җирнең үзендә туып үскән затлардан Галәм хезмәткәрләре, Раббыбыз Планын тормышка ашыручылар тәрбияләнүен аңларга, бу процессны ачык итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә шундый белемнәр белән коралланып, аң дәрәҗәңне мөмкин кадәр үстереп һәм киңәйтеп кенә рухи үсешкә ирешергә мөмкин. Мәгълүматларның Атлантида тарихына багышланганнары шулай ук зур әһәмияткә ия. Эш шунда ки, Атлантида һәлакәте белән кешелек лөньясынын 700 мен ел дәвам иткән 4 нче Раса тарихы тәмам була. Аны еш кына Атлантлар Расасы яки 4 нче Кешелек Дөньясы дип тә йөртәләр. Бу очракта «раса» сүзе тән төсен билгеләгән тар мәгънәне аңлатмый, ә кешелек дөньясы тарихының зур бер дәверен күздә тота Атлантлардан сон жир йөзендә үсеп чыккан раса шартлы рәвештә Арийлар Расасы, яки 5 нче Кешелек Дөньясы дип йөртелә Монысы инде хәзерге кешелек дөньясы, ягъни без белгән дөнья булып чыга Кызганычка, безгә шушы 5 нче Раса тарихы да җитәрлек дәрәжәдә мәгълүм түгел Ә инде атлантлар турында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге көнлә дә рәсми тарих фәне Атлантиланын яшәвен танымый, төрле сәбәпләр табып, аны шик астына куя. гәрчә эзотсрика белән җитди шөгыльләнүче һәркем өчен бу аксиома булып тора Бәхеткә, бүгенге көндә Остазларыбыз тарафыннан Атлантида тарихына кагылган мәгълүматлар да бирелә һәм бу иивилизациянен тарихын ачыграк күз алдына китерү мөмкинлеге туа Бирелгән мәгълүматлар Люцифер (Иблис) һәм анын командасы эшчәнлегенен 4 нче һәм 5 нче Кешелек Дөньялары тарихына ничек тәэсир итүен ачып сала. Беренче чиратта, без Атлантлар Расасынын ни сәбәпле тарих мәйданыннан төшеп калуы турында төп-төгат жавап алабыз. Юкса дини текстларда очраган ишарәләр мәсьәләне берничек тә хәл итми. Атлантида җәмгыятенең фажигасы—анын тормышына Галәмнән килгән затларнын дорфа рәвештә тыкшынуыннан башлана Шул сәбәпле анда зур каршылыклар үсеп чыга, әхлак бозыла, рухият бик түбән төшә, кара сихер чәчәк ата. Рухи яктан әзерлексез адәм балалары, вакытыннан алда галәми белемнәргә, технологияләргә ия булып, алардан явыз максатларда файдаланырга тотыназар Шулай Раббыбыз вәкаләтләренә тыкшыну башлана Нәтиҗәдә Атлантида һазак була. Люиифер эшчәнлегснә кагылышлы мәгълүматлар яктылыгында без шулай ук ни өчен Атлантлар Расасынын шундый авыр тарихи юлга кереп китүен, ни сәбәпле җир йөзендә туктаусыз сугышлар, халыкларнын даими бәрелешләре булып торуын да ачыклыйбыз, глобаль тарихнын эчке пружиналарын, яшерен механизмнарын күрә башлыйбыз. Шулай безгә жир йөзендә үсеп чыккан цивилизацияләр тарихына Ак һәм Кара көчләрнең үзара бәрелеше җәһәтеннән күз ташлау мөмкинлеге ачыла. Бу хәл безгә тарихтагы күп күренешләрнең асылын аңларга ярдәм итә Моны бары тик адәм балаларынын күзләрен ачу. Күкләрдән ингән рухи ярдәм дип кенә бәяләргә мөмкин Аннан сон безгә 5 нче Раса тарихындагы бер бик сәер күренеш ачыла Ул да булса, без белгән борынгы цивилизацияләрнең глобаль тарих биеклегеннән торып караганда «кинәт* үсеп чыгуы һәм гиз арада югары рухиятка ирешүе, аларнын без бүгенге көндә дә һич ирешә алмаган илаһи белемнәрдән файдалануы, гаҗәеп храмнар, архитектура ядкарьләре, пирамидалар, зиккуратлар, дини һәм спорт комплекслары төзүе һ.б. Бирелгән мәгълүматлар безгә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертергә ярдәм итә Эш шунда ки, ничек кенә мактансак та. безнен 5 нче Раса казанышлары күп очракта Атлантида мирасына барып тоташа, шул нигезлә үсеп чыга Бер өзекне кабат хәтердә яңартыйк «Атлантидадан китеп өлгергән башка төркемнәр мәгълүмат банкы булып хезмәт иткән андый кристалларны һәм рухи тәгълиматларны Үзәк һәм Көньяк Америкага. Көнбатыш Аурупага. Көньяк Африкага. Һималай тауларына. Көнчыгыш Азияга. Австралиягә һәм Мисырга алып килделәр Ирләр һәм хатын-кызлардан торган ин зур төркем Мисырга килеп урнашты Барлык төркемнәрдә дә Илаһи Хакыйкатьне (Божественная Истина) саклау эшенә нык бирелгән затлар тупланган иде Алар калган гомертәрен төрле илләрдә рухи үсеш алу храмнарына (инициация храмнары) нигез салу, анда үз тәгълиматларын тарату эше белән шөгыльләнеп үткәрделәр* Бу өзек безнең 5 нче Кешелек Дөньясы тарихын тирәнтсн аңлау өчен ТЫЛСЫМЛЫ АЧКЫЧ булып тора Чыннан да. планетабыздагы күп халыклар Атлантида һәлакәтен дөньякүләм масштабта узган коточкыч катаклизм дип кабул итә. бигрәк тә Атлантик океан яр буйларында урнашкан халыклар Бу Остаз тарафыннан тапшырылган хәбәрдә лә раслана, анда: «Коточкыч шартлау булды, ул чылбырлы реакция барлыкка китерде—җир астындагы башка генераторларга күте Шунын нәтиҗәсендә моңарчы Жирдә беркайчан ла күзәтелмәгән көчле тетрәнүләр башланды Гомумән, андый тетрәнү ләрнең Жирдә башка кабатланганы кж»,—диелә. Димәк, Жир шарында яшәүче халыклар хәтерендә бу һәлакәтләр гажәеп тирән эз калдырган, шуна күрә алар мифологиядә дә урын алган. Шушы дөньякүләм катастрофадан сон без яшәгән дөньяны Атлантида мирасын саклап калган рухи җитәкчеләр күтәрә, үсеп чыккан цивилизацияләргә нигезне алар сала, гыйлемнәрне алар бирә, мәшһүр храмнар, рухият үзәкләре алар ярдәмендә калкып чыга Алар халыкларны Люцифернын (Иблиснең) тискәре йогынтысыннан саклап, диннәр, рухи тәгълиматлар белән тәэмин итә, адәми затка үзенең илаһилыгын онытмыйча тереклек итү мөмкинлеге бирә. Шушы урында укучыларыма авыр сорау бирәсем килә. Бүгенге көндә классик диннәрдән саналган, миллион адәм балаларын үз канаты астына алган борынгы тәгьлиматлар кешенен анын кинәйтә, үстерә аламы? Адәми заттан бары тик инануны гына таләп иткән, информацион цивилизациягә аяк баскан бүгенге кешегә мәгълүматны бик аз биргән бу искергән тәгълиматлар үткән юлыбызның глобаль манзарасын ачып салырга сәләтлеме? Кызганычка, «юк* дип әйтергә туры килә. Бу тәгълиматлар кешелек дөньясына бирелгәндә жир йөзендә бөтенләй башка заман һәм башка вәзгыять булып, алар алдында бөтенләй башка бурычлар һәм максатлар торган түгелме? Раббыбыз белән адәми зат арасында элемтәне саклау, үзләренең илаһилыгын адәм балаларының исләренә төшереп тору һәм Күкләрдәге Тәрбиячеләребезгә догаларыбыз аша рәхмәтләребезне җиткерү һ.б. Әйе. әгәр дә шушы диннәр, рухи тәгьлиматлар булмаса, Люцифер һәм анын тарафдарлары алып барган юлдан яздыру сәясәте тагын да җимергеч йогынты ясамас идемени? Шуңа күрә без борынгы диннәргә хөрмәт белән карарга бурычлы Кешелек дөньясының караңгы дәверләрендә адәми затның рухиятын саклап калу юлында алар фидакарь эшчәнлек алып барды. Әмма дөньяда бер нәрсә дә мәңгегә килмәгән, һәр нәрсә үзгәрә, күпмедер вакыттан сон искерә, тормыштан артта кала башлый. Аның урынын яналары алмаштыра Бу хакыйкать рухи тәгълиматларга да кагыла. Күпмедер вакыттан сон, алар да үзгәргән тормыш таләпләренә җавап бирә алмый башлый. Алар урынына яңа тәгьлиматлар инә. туа, дөньяга тарала. Яңалары инде үзгәрә барган дөньяны яңача—тирәнрәк һәм киңрәк аңлата. Без хәзер фәкать шундый заманны—дөньянын тамырдан үзгәрә бару заманын кичерәбез. Иске классик тәгълиматлар урынына адәми затны Галәм масштабында фикер йөртергә өйрәтүче югарырак баскычта торган тәгълиматлар килә, алар инде ишегебезне шакый. Адәм балаларын, халыкларны бүлгәләп торган региональ тәгълиматларга ябышып ятмыйча, тарлыктан, ан-фикер чикләнгәнлегеннән арынырга чакыра. Бу яңа тәгълиматлар инде без белгән классик диннәр рәвешендә булмаячак, гомумән, алар диннәр булмаячак, ә Галәмдәге закончалыкларны, яшәү тәртибен, анда хөкем сөргән әхлак кодексын бәян итүче тәгьлиматлар булачак. Булачак дип әйтү дөрес түгел, алар инде бар! Алар һәрвакыт булган. Галәмдәге Нур Тарафдарлары (Силы Света) һәрвакыт шул кануннарга таянып эш алып барган. Бары тик эволюция баскычларының түбәнрәк басмасында торган кешелек дөньясы гына аларны белмәгән, белә алмаган. Чөнки ан-белемнәрнең, дини тәгълиматларның, әхлак өлгеләренең югарырак баскычта торганнары Күкләрдән кешелек дөньясы аларны кабул итәргә әзер булгач кына инә. Башлангыч сыйныф баласына югары математика укытылмаган кебек, кешелек дөньясына да Илаһи Гакыл (Божественная Мудрость) өлешләп, анын өлгерү дәрәҗәсенә карап кына бирелә, һич тә башкача түгел! Шуңа күрә рухи тәгълиматларның тормыш таләпләренә җавап бирми башлавы, искерүе, дөньядан артта калуы табигый хәл. Без бит буыннар алмашынуны табигый нәрсә дип саныйбыз. Бу эволюция кануны, диалектика. Үсеш фәкать шулай дәвам итә. Яна искене алмаштыра. Ниндидер заманда кешеләрне канәгатьләндергән күзаллаулар тора-бара чикләнгән бер карашка әверелә. Әгәр дә кеше дигәнен үҗәтләнеп шуна ябышып ятса, анын рухи үсеше бөтенләй туктала. Әйе, бүгенге көндә диннәр әле адәми затның әхлакый сафлыгын саклау юнәлешендә файдалы эш башкаруларын дәвам иттерәләр, әмма алар инде яна рухи офыклар ачу мөмкинлегенә ия түгел. Әлбәттә, бозыклык юлында йөргән ксшенен, дин юлына басып, яшәү рәвешен үзгәртүе. Раббыбызны искә төшереп, рухи һәм пакь тормыш белән яши башлавы, кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртүе һичшиксез унай күренеш, бу анын шәхси эволюциясендә алга китеш булып тора Хәзерге вакытта жан авазына колак сала белгән бер ише кешеләр, чыннан да. шундый юлны сайлый. Тик бүген инде дин юлына аяк басу гына канәгатьләнерлек таләп була алмый Хәзер адәми зат алдында, дини йолалар үтәү белән генә чикләнмичә, ан үсеше ягыннан югарырак баскычка күтәрелү бурычы тора Дин ул рухи үсеш юлында беренче адым гына. Тормыш шуны күрсәтә, дин юлына аяк баскан кайбер кешеләр караш, фикер йөртү ягыннан гажәеп тар кысаларда яши башлый, фанатикларга әверелә Бу инде рухи үсешнен тукталуы турында сөйли. Шундый тозакка кереп капмас өчен адәми зат хәзер галәми тәгълиматларны. Илаһи Гакыл тарафыннан бирелгән белемнәрне үзләштерергә бурычлы Адәм баласы, ана рәсми диннәр тарафыннан кушылган «Раббы колы» билгеләмәсенә риза булмыйча (шулай Раббыбызга колбиләүче исеме тагыла), Ин Югары Затнын Жирдәге чын ярдәмчесенә әверелү юлына басарга бурычлы. Моиа исә анны кинәйтеп кенә ирешергә мөмкин Остазлар тарафыннан бирелгән мәгълүматлар шушы максатны күздә тота «Син каргалганнар сафында...» Бу бүлектә безгә кабаг Библия белән Коръән текстларына мөрәжәгать итәргә, кешелек дөньясы тарихында булып узган ерак вакыйгаларның бу чыганакларда ничек, ни рәвештә чагылуын жентекләп күздән кичерергә туры киләчәк. Бу очракта Тәрбиячеләребез тарафыннан бирелгән мәгълүматлар безгә ярдәм итәр Чыннан да. шушы текстларга таянып без инде дини чыганакларга бөтенләй башкача карый алабыз. Әйтик. Библиядәге Змей-Еланнын 4 нче һәм 5 нчс Расалар тарихына зур йогынты ясаган Люиифер (Иблис) икәнлеге безгә инде билгеле. Шуны белү дини текстны безгә бөтенләй башкача ача. Библиядә: «Змей был хитрсе всех зверей полевых. которых еоздал Господь Бо1 диелә. (Бытие. 3:1). Чынында исә Елан-Люцифср кайчандыр Раббыбызнын дәрәжәле. зур кодрәткә ия Архангелы була, икенче төрле итеп әйткәндә, ул Галәмдә эш итүче Затларның берсе була. Исеменә игътибар итик: Люиифер—нур сибүче, нур таратучы дигән мәгънәгә ия. Әмма Люцифер тора-бара Раббыбыз белән тик булырга. Анын рәхмәтен-мәрхәмәтсн кире кагып, үзенә аерым бер дөнья (планета) яулап алып, шунда беркем белән хисаплашмыйча идарә итү турында хыяллана башлый Хыялы тормышка ашкан очракта ул Галәмдә кабул ителгән кануннарга буйсынмыйча яшәргә уйлый Шушы максатын тормышка ашыру өчен Жирне сайлый һәм үз тарафдарлары белән анда үтеп керә Болар бик ерак дәверләрдә булып узган вакыйгалар Люцифер үз тарафдарлары белән Җиргә үтеп кергәннән сон булган хәлләр Остаздан ингән мәгълүматларда бик ачык яктыртыла. Әлбәттә, планетабыз тарихында урын алган мондый зур вакыйга дини чыганакларда ничек тә булса чагылыш табарга тиеш иде Чөнки > I Җир һәм кешелек дөньясы тарихында бик зур фажигага әверелгән, анын эволюциясен үзгә юнәлешкә алып кереп киткән үзәк вакыйгаларның берсе булып тора Анын асылын ачып салмыйча. Җирдә озак дәверләр дәвам иткән көрәшләрнең мәгънәсен кешеләргә аңлатып бирү гомумән мөмкин түге 1 Кеше дигәнен нинди көчләрнең аңа даими рәвештә тәэсир итеп торуын атап яшә1әндә генә үзендә бу көчләргә каршы торырлык көч-куәт таба алачак Кү зтә күренмәтән затларның нинди лагерьдан икәнен чамалау өчен адәмнән зур сизгерлек, рухи ят белем һәм акыл көче таләп ителә. Сер түгел, кеше сш кына, шушы көчләрнең уенчыгына әверелеп, үзе дә сизмәстән алар программасын башкаручы бер ксмсәгә әйләнә дә куя. Атлантида һәлакәтеннән сон күп заманнар үткәч тупланган Библиядә Люцифернын «хитрый змей*. чәгга «красный дракон* дип аталуы табигый хат Әлбәттә, Библия китап рәвешендә тупланган заманнарда элегрәк жир йотенлә булып узган һәлакәтләр. Атлантида һәм анын фажигалы язмышы турында сөйләү. бу хакта мәгълүмат бирү тыелган булгандыр. Кабат күтәрелеп килүче яшь 5 нче Раса вәкилләре, Атлантида үткән юлны кабатламыйча, үз дөньяларын үзләре төзәргә, Атлантида казанышларын да. анын хаталарын да белмичә, үз көчләренә таянып самими рәвештә үсәргә тиеш булгандыр. Әлбәттә, яңа цивилизацияләрне торгызучы рухи җитәкчеләр, илаһи падишаһлар, дин башында торучы руханилар күбесен белеп, җимерелгән дөнья мирасына таянып эш иткән. Алар сакланып калган кристаллардай, язма чыганакларга теркәлгән яшерен белемнәрдән файдаланган, тик бу белемнәр санаулы затларга гына билгеле булган Алар бик тирән яшерелгән. Шундый шартларда рухи лидерлар алдына кыен мәсьәлә килеп баса. Ничек итеп Җир тарихында булып узган вакыйгаларның чын йөзен ачып салмыйча, аларнын асылын халыкларга җиткерергә? Әлбәттә инде, бу очракта да алар борынгы сынау үткән ысулга мөрәҗәгать итәләр. Рухи җитәкчеләр вакыйгаларны халыкларга мифлар, риваятьләр рәвешендә җиткерәләр, шулай мәгълүматларны теркәп калдыралар. Аларнын кайберләре дин китапларында да урын ала. Хәзерге көндә Библияне кулына алган кеше андагы Еланның кем икәнен белүдән ерак торса да, Адәм белән Хәуваның яралтылуы турындагы мифтан ул Еланның Раббыбызга каршы баручы. Адәм белән Хәуваны (димәк, кешелек дөньясын) юлдан яздыручы тискәре лагерь җитәкчесе икәнен яхшы белә. Шулай итеп, Люцифер тарихы. Атлантида һәлакәте, җир йөзендә булып узган фаҗигаларның берсе дә сөйләнми, ә менә вакыйгаларның асылы миф аша адәми затка җиткерелә. Шулай Еланның тискәре зат булуы кешенең хәтерендә уелып кала, һәм инде ничә мен ел буе адәм балалары нигезендә нинди вакыйгалар ятканы билгесез булган шушы миф белән канәгатьләнеп яши. Ә Елан үзе нинди зат? Алдагы бүлекләрдә без инде күрдек. Елан—кешелек дөньясы хәтерендә гакыл, зирәклек, рухи кодрәт символы буларак та урын алган Дөрестән дә. Люцифер. Раббыбызга каршы баш күтәргәнче. Галәмдә мөһим эшләр башкаручы Гакыл Еланы (Змей Мудрости) булмаганмыни? Гакыл Еланы дәрәҗәсенә борынгы цивилизацияләрдә сирәк затлар гына лаек булган. Еланга карата булган тискәре мөнәсәбәт Атлантида вакыйгалары, аннан сонгы дәверләрдә Люцифер һәм анын командасы тарафыннан алып барылган яман эшләр нәтиҗәсендә дә ныгый төшкән, эволюция кичергән булса кирәк Ул адәм балаларының дошманына, тискәре затка әверелгән. Без инде күрдек, Библия белән Коръәнгә дә ул тискәре зат буларак кереп калган. Библиядә: «И сказал Господь Бог змею: за то, что ты сделал это, проклят ты...»,— диелә. (Бытие. 3: 14) Ягъни Адәм белән Хәувага (кешелек дөньясына) галәми белемнәрне вакытыннан алда биргәне, шул сәбәпле атлантларны бозыклык юлына кертеп җибәргәне өчен Елан-Люцифер Раббыбыз каргышына дучар була. Библиядәге «Исайя пәйгамбәр китабы»нда Люцифсрнын ничек итеп Раббыбызга каршы көрәш башлавы хакында туп-туры әйтелә <А говорил (Люцифер) в сердце своем: взойду на небо, выше звезд Божиих вознесу престол мой. и сяду на горе в сонме богов, на краю севера. Взойду на высоты облачные, буду подобеп Всевышнему». (Исайя. 14 13—14) Әмма анын чиксез зур амбициягә корылган хыяллары тормышка ашмый. Күкләрдә барган көрәшләр нәтиҗәсендә ул, күрәсең, нәфесен тыя төшәргә. Җиргә үтеп кереп, аны тулысынча үзенә буйсындырып, анда үз патшалыгын кору турындагы карарга килә. Анын Күкләрдән Җир планетасына үтеп керүен дә Библия билгеләп үтә: «Как упал ты с неба, денница, сын зари! Разбился о землю, попиравший народы»,— ди. (Исайя, 14: 12) Бу өзектә китерелгән «денница» һәм «сын зари» гыйбарәләре лә Люцифер исеменә туры килеп тора (без алдарак Люцифер сүзенен—«нур сибүче», «нур таратучы» дигән мәгънәгә ия булуын әйтеп үткән идек)—денница—таң атуны, сын зари—тан угылы, дигәнне аңлаталар. Һәм шушы кара юлга баскан зат Җиргә бәреп керә. Атлатиланы үз йогынтысына буйсындыра. Атлантида һәлакәтенә кадәр ул Күкләрнен мәгълүм катламыннан торып идарә итә. бу хакта без инде беләбез А бу утрау су астына киткәннән сон ул инде үз тарафдарлары белән яшәү урынын жир астындагы астрал катламнарга күчерергә мәҗбүр була. Бу вакыйганы да Библия билгеләп үтә. Анда: *Но ты низвержен в Ад. в глубины преисподней»,—диелә. (Исайя. 14:15) Әйтергә кирәк, глобаль тарихтан хәбәрдар булмасан. Библиядәге бу юлларны аңлап бетерү һич мөмкин түгел. Барысы да кат-кат яшерелгән. ишарә рәвешендә генә сиздереп кителә. Кабат Библия текстына күз салыйк: «Адаму же (Господь Бог) сказал: за то. что ты поелушал голоса жены твоеи и ел от дерева. о котором Я заповедал тебе. сказав: «не ешь от него». проклята земля за тебя » (Бытис, 3: 17) Әйе. Жир-Анабыз һәм анда тереклек итүче кешелек дөньясының меңнәрчә елларга авыр хәлгә төшүендә бер Люцифер гына гаепле түгел, өстеңлек бирүче гыйлемнәргә ымсынып, башкалар өстеннән хакимлек итү турында хыялланган атлантларның да монда гаебе зур Тарихтан билгеле, алар Люцифер биргән технологияләрдән файдаланып, жир йөзендә үз хакимиятен урнаштырырга керешәләр, башка халыкларны яулап алу белән мавыгып китәләр, ягъни чын мәгънәсендә Жирдә Люцифер йогынтысын, аның программасын жәелдерүгә үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр, үзләре дә сизмичә. Люиифер корган тозакка килеп эләгәләр. Шул сәбәпле Жир-Анабыз кара көчләрнең көчәеп китүеннән сыкрап яши башлый Безгә якынрак торган дәвердә барлыкка килгән Коръәнгә исә Библиядәге шушы сюжет үзгәртебрәк кертелә. Анда Елан дигән затны без инде очратмыйбыз Библиядәге Елан-Люцифер анда инде Иблискә әверелгән. Иблис сүзе христиан динендәге латинча—«диаволис* сүзеннән килеп чыккан Анын тарафдарлары исә җен-шайтамнар сыйфатында сурәтләнә. Коръән текстына мөрәжәгать итик «Аллаһ әйтте: «Без сезне жир йөзенә урнаштырдык һәм яшәү шартлары бирдек (Монын өчен) шул кадәр аз шөкер иттегез. Хактыр ки. сезне яралттык, соңра сезгә рәвеш бирдек, аннан сон фәрештәләргә «Адәмгә сәҗдә итегез»,—.дип боердык Иблистән башкалар сәҗдә итте Ул (Адәмгә) баш оручылардан булмады Аллаһ аннан: «Мин кушканны үтәмәскә ни сәбәп булды?*.-дип сорады Иблис әйтте: «Мин аннан өстенрәк, чөнки мине уттан яралттын, аны балчыктан гына.—диде» (Коръән. 7: 10—13) Безгә Люиифер-Иблиснең ни сәбәпле Адәмгә баш ормавы һәм ни өчен тәкәбберләнеп: «Мине уттан яралттын».—дип җавап бирүе ачык Галәмнән килгән затның адәми затка баш ияргә теләмәве табигый Коръән ул чорда җир йөзендә барлыкка килгән вәзгыятьне бик дөрес чагылдыра, ә менә бу вәзгыятьнең чын сәбәбе турында ләм-мим Анысы тирән ишерелә. Аллаһ белән Иблис арасында үсен чыккан конфликтның сәбәбе дә бик гаднләштерелеп. Иблиснең. Аллаһ сүзен тыңламыйча. Адәмгә баш ормавы, аның алдында сәҗдә кылмавына кайтарып калдырыла. Шуна күрә Аллаһ Иблисне каргый, анын белән арасын өзә Иблис исә Аллаһныи карарын гаделсезлек дип кабул итә «Син мине азгынлык юлына этәрдең*.—ди. һәм Хисап көненә (Кыямәт көне) чаклы Аллаһка каршы эш алып барачагын ачыктан-ачык белдерә «Шуна күрә мин дә Сиңа омтылучыларны юлдан яздыру өчен зур тырышлык куячакмын Ант итен әйтәм ки. аларны аздыру өчен бер алларына, бер артларына төшәчәкмен, уннан да. суллан да котыртып торачакмын Ахыр чиктә Син дларнын күбесендә шөкер тү күрмәссең»,—ди. (Коръән. 7 16—17) Чыннан да. Атлантида һәм ул җимерелгәннән сон аякка баскан 5 нчс Раса тарихына күз салсак. Коръәндә китерелгән бу сүзләр Люиифер-Иблиснең адәм балаларын юлдан яздыру өчен алып барган кара эшчәнлеген гаҗәеп тегел чагылдыруын күрербез. Әмма Планетабызның глобаль тарихыннан кайбер дәверләрне күз алдына ачык китсрмәсән. Коръәндәге Иблис тә. ул әйткән сүзләр дә реаль вакыйгалардан ерак торган әкияти-мифологик бер сюжет булып кына кабул ителәчәк. Мифологиядә без ул вакыйгаларның гадиләштерелгән кайтавазын гына күрәбез. Шуна күрә дини чыганакларда китерелгән мифларнын асылын анлау гаять кыен мәсьәлә булып кала. Дөресен генә әйткәндә, алар еш кына чишеп булмаслык табышмакка әверелә. Ни кызганыч, кешелек дөньясы күпме заманнар, үзенен чын тарихын белә алмыйча, шушы мифларны чын вакыйгалар дип кабул итеп яшәде һәм әле бүгенге көндә дә андый кешеләр бар. Шушы унайдан дини текстларны акыл һәм мантыйк бизмәненә салып караудан курыккан, моны гөнаһ дип санаган, язылган һәр сүзгә сәждә кылып яшәгән кайбер кешеләрнең исләренә «Хакыйкатьтән өстен дин юк!» дигән борынгы гыйбарәне төшерәсем килә. Жирдә барлыкка килгән һәр нәрсә адәми зат кулы аша уза, шул исәптән изге саналган дин китаплары да. Күктәге Затлар белән элемтәгә керү аша яки башкача язылган ул өйрәтмәләр кеше тарафыннан башкарыла, соңрак кеше тарафыннан ук туплана, төзәтелә, редакиияләнә, кайбер очракта кулланышта йөргән төрле вариантлары ярдәмендә тулыландырыла, нидер өстәлә, нидер төшереп калдырыла һәм ахыр чиктә ТӨП КАНУНИ ТЕКСТ барлыкка килә. Халык арасында төрле бәхәсләргә урын калмасын өчен башка текстлар юкка чыгарыла. Шулай бердәнбер кануни текст билгеле бер рухи тәгълиматның нигезенә әверелә. Әмма бу принцип сакланмаска да мөмкин. Мисал өчен христиан диненен нигезен тәшкил иткән Евангелиене (Инҗил) алыйк. Евангелие—Гайсә пәйгамбәрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген сурәтләгән изге чыганак санала. Анын рәсми дин таныган дүрт варианты бар, шуңа өстәп рәсми дин танымаган башка вариантлары да яши, ал арны апокрифлар дип атыйлар. Диннәр бирелгән борынгы заманнарда беркем дә рухи җитәкчеләрнең, пәйгамбәрләрнең һәр әйткән сүзен, без диктофонга яздырып алган кебек, төп- төгәл итеп язып бармаган, диннең башлангыч чорында вәгазьләр хәтта теркәлеп тә куелмаган, алар ирекле әңгәмә рәвешендә сөйләнгән. Сөйләнгән сүзләр кешеләрнең хәтерендә генә сакланган. Ә адәми затнын хәтере бик тә ышанычсыз нәрсә. Шуна күрә без дини текстлар белән эш иткәндә һәрвакыт үз акылыбызга таянырга тиешбез. Бу җәһәттән Пәйгамбәребез тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган хәдисләрне ин күп туплаган мәшһүр исламият галиме Әл-Бохари (810—870) тарихы аеруча гыйбрәтле. Ул күп еллар дәвамында Гарәп хәлифәлеге җирләрендә сәяхәттә йөри һәм Мөхәммәт пәйгамбәр турында хәдисләр туплау белән шөгыльләнә, шул заманның күренекле Ислам галимнәре белән аралаша Шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, «Әл-жәмигъ әс-Сахих» исемле хәдисләр җыелмасын туплауга ирешә. Ул үз гомерендә 600 мен хәдисне тикшерә, үзе төрле кешеләрдән 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан үзе дөрес дип ышанган 7397 хәдисне сайлап ала һәм аларны китабына кертә. Әл-Бохаринын хәдисләр туплау тәҗрибәсе китап булып тупланган дини чыганакларның ничек барлыкка килүен бик ачык күрсәтә. Күреп торабыз, монда шәхси зәвык һәм очраклылыкка зур урын кала. Әгәр дә хәдисләрне икенче бер шәхес туплаган булса, аларнын составы, эчтәлеге башкачарак төзелмәс иле дип кем кистереп әйтә ала? Китерелгән мисал һәрбер дини чыганакка кагыла. Мәгълүм булганча. Коръән дә Пәйгамбәребез вафатыннан соң егерме ел вакыт үткәч кенә туплана. Госман хәлифә идарә иткән елларда яшәгән Зәйд ибне Сабит исемле кеше җитәкчелегендә махсус комиссия төзелә һәм ана Коръәннең кануни текстын туплау бурычы йөкләнә. Бу эшкә шулай ук Пәйгамбәребезне шәхсән белгән, анын белән аралашу бәхетенә ирешкән бик күп сәхәбәләр дә тартыла. Шулай итеп, Коръәннең безгә килеп җиткән кануни тексты 650—652 нче елларда гына барлыкка килә. Инде кабат төп сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. Коръәндә чагылыш тапкан реаль вакыйгаларга мөрәҗәгать итик. Әйтелгәнчә, Люцифер-Иблис һәм анын тарафдарлары атлантларны югары галәм и белемнәр, технологияләр белән кызыктырып, анда үзенең тискәре эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу вакыйгаларның кайтавазы Коръәндә менә ничек чагылыш таба: «Каплаулы гаурәтләрен күрсәтер өчен, шайтан аларны. пышыллап. котыртырга кереште: «Раббыгыз сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен лнп. бу агачтан файдалануны тыйды»,—диде. Һәм аларга (Адәм белән Хәувага) -Мин сезгә яхшы нәсихәт бирүчедер».—дип ант игге Күнелләренә вәсвәсә салып, ул аларны хәйлә белән алдады Агач җимешләрен татып караганнан сон аларнын күзләренә оят җирләре чалынды» (Коръән. 7 20-22) Дөресен әйтергә кирәк, бу аятьләрне аклавы жинел түгел, гаять нечкә урын Әлбәттә, биредә сүз Адәм белән Хәуванын Жәннәт бакчасы уртасындагы агач җимешләрен татып караганнан сон. кинәт күзләре ачылып китеп, бер-берсенсн гаурәтләрен, ягъни женес әгъзаларын күрә башлавы турында бармый Тыелган җимешләр—адәми зат әле үзендә ачмаган илаһи һәм яшерен сәләтләр—рухи көчкодрәт. мөмкинлекләр турында бара Алдагы бүлекләрнен берсендә без бу мәсьәләгә бераз тукталып узган идек. Шулай итеп, үзенен умыртка баганасы буйлап тезелешкән чакраларнын тулы көченә эшли башлавы аркасында адәми зат «теге дөнья» дип аталган Нәфис дөньяны, андагы тормышны, рухи дөньялардагы затларны, чакраларнын ничек эшләвсн. кеше аурасындагы төрле төсләрнең ни аңлатканын белә башлый Ул шулай бик күп өстәмә мәгълүмат ала. анын рухи мөмкинлекләре гаять көчәя Адәмгә бик күп яна нәрсәләр ачыла. Икенче төрле итеп әйтсәк, ул Нәфис дөньяга үтеп керә. Шуна күрә Иблис ана: «Раббыгыз сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен дип, бу агачтан файдалануны тыйды»,—дип хәбәр итә Шулай ул вакытыннан алда Адәм белән Хәувага Раббыбызнын зур серен ача Һәм бу вакыйганы Библия дә. Коръән дә гади генә сюжет аша киләчәк буыннарга тапшыра Бу чорда Люиифср-Иблис ягына чыккан атлантлар моннан тыш та бик күп белемнәргә, техник мөмкинлекләргә ия булалар. Әйтик, кайбер эзотерик чыганакларда аларнын һавада оча торган очкычлары булуы хакында әйтелә. Шундый казанышлардан файдаланып, алар зур өстенлекләргә ирешәләр. Рухи яктан җитлекмәгән һәм җавапсыз кешеләр кулына килеп кергән шушы югары белемнәрдән файдалану аркасында бу җәмгыять рухи сафлыгын югалта, бозыклык юлына баса, һәлакәт якынлашып илгән чорда атлантлар чын мәгънәсендә агрессорга, сугыш чукмарларына әверелә, планетанын башка төбәкләрен яулау, анда үз хакимиятен урнаштыру белән бик актив шөгыльләнәләр Атлантнланын үзендә исә бу вакытта хакимлек итү. өстенлек һәм байлык туплау өчен көрәш бара, беркем беркемгә ышанмый, җәмгыятьтә имансызлар арта, кара сихер ысулларын үзләштергән кешелер үз амбицияләрен канәгатьләндерү өчен аннан явызларча файдалана, кеше психикасына тәэсир итү. ана карата манипуляция чаралары үткәрү анда галәти бер күренешкә әверелә Чыннан да. бу шартларда атлантларнын. Коръәндә әйтелгәнчә, «күзләренә оят җирләре чалына», ягъни алар эволюциянең ул этабында адәми зат өчен тыелган гамәлләр белән мавыгалар, табигатьнең күп серләре алар өчен инде сер булудан туктый. Коръәндә Аллаһнын мондый хәлләргә карата булган мөнәсәбәте ап-ачык белдерелә. «Аллаһ аларны «Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый димәдеммени'*—дип орышты»,—диелә. (Коръән. 7 : 22) Шулай ук Адәм белән Хәуванын гөнаһлар кылган өчен үкенүе лә китерелә «(Адәм белән Хәува) әйттеләр «Йа Раббыбыз. үзебезне харап иттек Әгәр безне кичсрмәсән. ярлыкамасан. һичшиксез, зыян күрүчеләрдән булачакбыз, диделәр» (Коръән. 7 24 ) Кылган гөнаһлары өчен Атлантлар Расасы, ягъни 4 нче Кешелек Дөньясы каты җәза ала. Атлантида тулысынча Атлантик океан төбенә китә Шушы коточкыч һәлакәт аркасында кешелек дөньясы эволюциясе нык тоткарланса да. анын яшәеше өзелми, күпмедер вакыгган сон җимерелгән дөнья хәрабәләре өстендә 5 нче Раса калкып чыга. Коръәндә Аллаһнын кабат күтәрелеп килгән кешелек дөньясына атап әйткән кисәтү сүзләре лә чагылыш тапкан «Әй. Адәм балалары' Атагыз белән анагызны Жәннәпән кудырыр өчен Иблис аларнын киемнәрен салдырып, оят җирләрен күрсәтте Ул сезне дә шулай атлый күрмәсен. Чөнки ул (Иблис) һәм аның яраннары сезне күреп тора, ә сез аларны күрмисез. Хактыр ки, без шайтаннарны имансызларның дусты иттек». (Коръән. 7 ■ 27 ) «Иблис аларнын киемнәрен салдырып, оят жирләрен күрсәтте» дигән гыйбарәгә игътибар итик. Нинди киемнәр турында сүз бара соң? Әлбәттә, биредә сүз өскә кия торган кием турында бармый. Бу киемнәр—кешене кара көчләр тәэсире үтеп керүдән саклый торган энергетик сүрү—Аура булып тора. Әгәр дә кеше тискәре хисләргә, начар теләк-омтылышларга бирелмичә, якты уй-хисләр, күтәренке күңел, изге омтылышлар белән яшәсә, аның тәнен саклап торган энергетик сүрүе дә нык була. Тынычлыгын саклый белгән кешегә йогынты ясау, зыян салу мөмкин түгел, аны Аурасы саклый. Һәм киресенчә, әгәр дә кеше берәр төрле түбән хискә бирелеп, нык дулкынланса, ярсый, нәфрәтләнә башласа, шулай үз-үзенә контрольне югалтса, шул минутта ук кара көчләр кулында бер уенчыкка әйләнә дә куя. Алай гына да түгел, чамадан тыш көчәеп киткән ярсу, көчле нәфрәт һәм башка тискәре хисләр аркасында аны саклап торган берничә кат сүрү зыян күрергә, ертылып китәргә дә мөмкин. Әлбәттә, Аурасы зарарланган кешегә тәэсир итүе күпкә җиңелрәк, хәтта кайбер очракта теге дөньяда яшәүче күзгә күренмәгән берәр нәмәрсәкәй кешенең тәненә үтеп керергә, аның белән идарә итә башларга да мөмкин. Андый очракларны халыкта «эченә җен кереп оялаган» дип аңлаталар Коръәннең бер аятендә кешене саклап торган шушы «киемнәр»—анын Аурасы турында да ап-ачык әйтелә: «Тәкъвалык (саф әхлак, изге ниятләр белән яшәү)—явызлыктан саклаучы ин әйбәт киемдер. Болар Аллаһның галәмәтләредер»,—диелә (Коръән. 7 : 26) Әйтелгәнчә, Атлантида җәмгыятендә Люцифер-Иблис йогынтысында яшәүчеләр артык ишәеп китә, алар «киемнәре салдырылган», кара көчләр кулында марионеткага әверелгән, атар программасын үтәүчегә әверелә. Фәкать шуны күздә тотып, Аллаһ: «Ул (Иблис) сезне дә шулай алдый күрмәсен »,—дип, кешелек дөньясын, ягъни безне—5 нче Раса вәкилләрен андый афәттән сакланырга, уяу булырга чакыра. Уяу булып кала алдыкмы, Атлантлар Расасы хаталарын кабатлау юлына басмадыкмы?! Адәмне кем коткарыр? Бүгенге көндә кешелек дөньясының зур сынаулар чорына килеп керүе, анын КҮЧЕШ ДӘВЕРЕ кичерүе инде беркемдә дә ашк уятмый шикелле. Моны аңлау өчен, телевизорны кабызып, сонгы хәбәрләрне карау-тынлау да җитә. Жир йөзендә кызу темплар белән үзгәртеп кору бара. Хәзерге вакытта уртак йортыбыз Жир һәм анда яшәүчеләр система кризисы кичерә. Тормышның нинди генә өлкәсенә күз салма, һәркайсына зур үзгәрешләр кертү кирәклеге ап-ачык күренә. Дөньянын элеккечә бара алмаячагы көн кебек ачык Һәм тиз үзгәрә торган тормыш шартларында искечә яшәү, уйлау, гамәл кылу мөмкин түгел икәнне һәркем анлый. Аңлавын аңлый, тик ничек яшәргә, яна шартларга ничек күнегергә, ничек итеп үз-үзеңне, сәламәтлегеңне, иминлегеңне саклап калырга—болары әлегә күпләребез өчен зур мәсьәлә булып кала бирә. Әйтелгәнчә, хәзерге көндә җир йөзендә яшәүче кешелек дөньясы 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булып тора, ягъни без белгән, чал тарихка кереп калган, алты мен еллык язма тарихы булган, планетабызның теге яки бу тарафында төрле ядкарьләре сакланып калган дөнья 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дип атала Планетабыз Тәрбиячеләре сүзләренә караганда, без атлап кергән өченче меньеллыкның беренче елларыннан Жирдә шартлы рәвештә 6 НЧЫ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ яши башлады дип исәпләргә мөмкин икән. Моны хәзер туган балаларнын нинди акыллы-зирәк булуы да күрсәтеп тора. Алар сөйләшә башлау белән ата-аналарын өйрәтергә тотына, чөнки хәзер Жирдә 6 НЧЫ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНА йөкләнгән вазыйфатарны үтәргә әзерлекле зирәк һәм зур рухи мөмкинлекләргә ия җаннар туа. Бу җаннар үзләренең башка гомерләрендә бик зур акыл, тәҗрибә туплаган. Балаларнын акыллы булып тууы шунын белән бәкле Хәзерге көнлә жир йөзендә һәм жәмгыятьтә барган кискен үзгәрешләрне Жирнен һәм кешелек дөньясының яна үсеш баскычына, яна рухи халәткә күчәргә әзерләнүе дип акларга кирәк. Егерменче гасырны, ике мен ел буе дәвам иткән Балык йолдызлыгы дәверенен соңгы гасырын, чын мәгънәсендә хәзер жир йөзендә барган глобаль үзгәрешләргә әзерлек алып бару гасыры булды дип атарга мөмкин Хәзерге көндә без инде Сукояр йолдызлыгы дәверенә аяк бастык. Ул да ике мен ел буе дәвам итәчәк Шушы ике мен еллык вакыт аралыгында жир йөзендәге тормыш тамырлан үзгәртеп корылачак. Бүгенге көндә без башланып киткән шушы пропесснын беренче чаткыларын гына күрәбез, анын шаһитлары булып торабыз Дөнья күләмендә башланып киткән шушы үзгәрешләрне безнен ил мисалында барлап чыгу отышлырак булыр шикелле. Ни өчен дигәндә, вакыйгалар һәркемнең күз алдында барды һәм бара, күбебез аларда үзе катнаша, йөрәге аша уздыра Әйе. егерменче гасыр—хәзерге көндә барган глобаль үзгәрешләргә әзерлек чоры булды. Әүвәл Россия тарихында булып узган бер гажәеп хазгә игътибар итик. 1917 елдан бездә дин жәмгыятьнен рухи нигезе булудан туктады, гаматдән төшеп калды. Россия Раббыбыздан баш тартты, алмашка коммунистик идеология килде. Шулай ил 70-80 еллап динсез яшәде, дәһри-атеистлар иле булды Шуна да карамастан коммунистик жәмгыять төзү идеатлары югары әхлакны атга сөрде, кешеләрне туганнарча яшәргә, бер-берсенә ярдәм итәргә чакырды, яшь буынны намуслы итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелде, картлык көнендә кеше кайгыртусыз калмады.—бер сүз белән әйткәндә, илдә дәһрилек чәчәк атса да. анын рәсми идеологиясе гуманистик нигезгә корылган иде Югары идеаллар белән рухланган халыклар Гражданнар сугышыннан сон илне торгызуда. Бөек Ватан сугышы елларында аны дошманнан саклауда, соныннан кабат аякка бастыруда, сәнәгать гигантлары төзүдә, чирәм җирләрне үзләштерүдә гажәеп тырышлык, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре күрсәттеләр Халыкларның бер идея тирәсенә туплануы илне көчле һәм абруйлы итеп бөтен дөньяга танытты Сәясәттә гаять катлаулы моментлар булуга карамастан, ил һаман алга таба бара кебек иде. Әмма нигездә матди-техник һәм хәрби яктан ныгуга йөз тоткан СССР дип аталган дәүләтнең бераздан үсеше тукталды, ул бер урынла таптана башлады—торгынлыкка дучар булды Ни сәбәпле шулай килеп чыкты соң? Сәбәбе бик гади—рухи үсеш кануннарын белмәү, барысын да матди як хәл итә дип уйлау, планнарны шул нигездә кору иде килеп туган торгынлыкның төп сәбәбе Коммунистик идеология нигезендә «Материя—беренчел, ан-рух—икенчел»—дигән ялган принмип ята Ә Җиһанда бит барысы да киресенчә корылган, анда ан-рух һәрвакыт беренчел, материя исә икенчел Раббыбыз акында Галәм идеясе барлыкка килмичә ул төзелә атмый Сызымын сызмыйча хәтта гап-гади урындыкны да ясап булмый Иоанн Инжилснен беренче юллары юкка гына шундый сүзләрдән башланмый «В начате было Слово. и Слово было у Бога, и Слово было Бог» Биредә «Слово-Сүз*нс — беренче зтәргсч. хәрәкәт. Җиһанны барлыкка китерү идеясе дип кабул итәргә лә мөмкин. Шулай коммунистик идеология үзе утырган ботакка балта чапты, ин атдынгы идеяләр капма-каршысына үзгәртелде, җәмгыятькә һәм кешегә каршы эшли башлады СССР дип аталган илдә ахмаклыклар күп булды Мисал өчен 70 нче елларда илдә зур шау-шу. гавыш кубарган, кайнар көрәшләр китереп чыгарган төньякка аккан елгаларны коньякка таба бору проектын гына искә төшерик Үзенең мәгьнәсезлсге. илгә китерәчәк зыяны, рухиятсызлыгы белән аерылып торган шушы проект, абруйлы дәүләт оешмалары тарафыннан эшләнеп, гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителмәдемени?! Ярый әле илнең патриотик зыялылары 6\ ахмаклыкка кискен каршы чыкты, зур гавыш күтәрде Бу афәттән бары шулай гына котылып булды Моңа өстәп тыныч кына агып яткан елгаларда ( мәсәлән. Идел ) электр станцияләре каскалы төзү һәм шунын аркасында ин миырышлы күпме кара туфраклы жирләрне су астында калдыруны да әйгергә мөмкин. Шушы акылсызлык аркасында күпме өстәмә проблемалар туды, көтелмәгән күпме чыгымнар тотарга туры килде. Бер сүз белән әйткәндә. 70 нче елларны рухиятсызлыкнын ин түбән төшкән чагы дип әйтергә мөмкиндер Ул елларда уйлый белгән һәр кеше өчен андый режимнын киләчәге булмавы ап-ачык иде. Рух һәрвакыт беренчел, ә материя, гамәл—икенче урында тора. Жиһаннын төп канунын киресенә алмаштырып яшәгән дәүләт ничек итеп озын гомерле була алсын. Ул бит Раббыбыз кануны белән санашмыйча яшәргә омтылды Моннан ни килеп чыкканын без инде күрдек. Аннан 80 нче еллар килде, илдә «үзгәртеп кору» дигән хәрәкәт башланды. Шулай без кискен үзгәрешләр чорына килеп кердек. Алар дәүләтнең генә түгел, һәр кешенең язмышына кагылды. Тормышта бар нәрсә җимерелә, сүтелә башлады. Хатыкта: искегә тисәң исен китәр, дигән әйтем бар. Бу очракта искене ямаштырып, аннан-моннан сипләп кенә котылу мөмкин түгел икәнне күпчелек күрә, аңлый иде. Дөрес, элекке тәртипләрне үзгәрткәләп, яңалыклар керткәләп иске тормышны саклап калырга тырышучылар да булды. Әмма күпчелек элеккечә яшәү мөмкин түгел икәнне аңлый, тормышны тамырдан үзгәртеп кору ягында иде. һәм СССР халыкларының бу омтылышында заман таләбе бик ачык чагылды. Инде вакыйгаларга тагын да өстәнрәк торып күз салырга тырышыйк Әйтелгәнчә, егерменче гасыр—Балык йолдызлыгы дәверенең ахыргы гасырын тәшкил итә. Бу нәрсәне аңлата сон? Хикмәт шунда ки. ике мең елга сузылган шушы дәвер эчендә без, адәм балалары, Балык йолдызлыгы дәверенә хас нурланышлар (аны Илаһи План, яки Яшәү Программасы дип тә атарга мөмкин) йогынтысында яшәдек. Шушы нурланышлар адәм балаларына мәгълүм бер йогынты ясады, тормышны билгеле бер тәртиптә алып барды. Инде менә шушы зур дәвер төгәлләнеп килгәндә һәр җанның, мәктәп баласы имтихан тоткан кебек, Раббыбыз алдында өлгергәнлеккә имтихан бирер чагы җитте. Шулай рухи үсеш өчен бирелгән вакыт төгәлләнгәндә җаннар имтихан тапшыра, бу «җаннарны җыеп алу» дип атала, һәр жан Күкләр алдында хисап бирә. Имтиханны уңышлы тапшырсаң, сиңа эволюциянең, рухи үсешнең яна баскычына күтәрелергә мөмкинлек ачыла, тапшыра алмасан, вафатыннан соң сине Галәмдәге авыррак, кырысрак шартлар хөкем сөргән башка дөньяга озатачаклар, яисә Коръәндә тәмуг дип аталган аскы дөньяда авыр шартларда яшәячәксең—тиешле тырышлык күрсәтмәгән, рухи үсеш юлына басмаган өчен! Безнең илдә «үзгәртеп кору» дигән нәрсә тиктомалдан гына барлыкка килмәде. Гадәттә, кешеләр аны сәяси, икътисади сәбәпләр белән аңлатырга тырышалар. Әмма һәр күренешнең күзгә күренми торган сәбәпләре дә була. Уйлап карыйк әле, СССР дип аталган катып калган илдә кешегә рухи үсеш өчен тиешле шартлар бар идеме? Идеология—коммунистлар партиясе идеологиясе, фикер кысылган, матбугатны цензура буып тора, ирекле рәвештә фикер йөртү, әйтәсе килгән сүзеңне әйтү, язып чыгу, шул хакта ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге юк. Чит илдә чыккан китаплар илгә кертелми, бары тик безнең идеологиягә каршы килмәгәннәре генә тәрҗемә ителә Бу хәл аң, фикер үсешенә киртәләр куя, шәхеснең үсешен тоткарлый, аны тарлыкта яшәргә мәҗбүр итә иде. Кешенең рухын буып торган мондый режимның яшәргә хакы бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Шуңа күрә ул бик тиз җимерелеп төште дә. Чөнки ул эволюция канунына каршы барды. Тагын да түзеп тору мөмкинлеге калмагач. Күкләр аңа үз хөкемен чыгарды. Мәсьәләнең икенче ягы да бар—бу режим кешене динсез, Алласыз итеп тәрбияләргә тырышты, төп игътибар матди якны кайгыртуга юнәлтелде. Шуңа күрә дәһрилек-атеизм рухында тәрбияләнгән кешене тиз генә дингә, Раббыбызга кайтару мөмкин түгел иде. Андый кешегә Күктәге Тәрбиячеләребезнен планетабыз һәм кешелек дөньясы үсешен житәкләвен, адәм балаларын рухи үсеш, эволюция юлыннан алып баруын сөйли башласаң—ул моңа ышанмаячак, көлеп кенә караячак. Шул сәбәпле адәм балаларын кабат Раббыбызга кайтару эше төрле могҗизалар күрсәтүдән башланды. Төрле төбәкләрдә ниндидер шаккатыргыч сәләтләре ачылган кешеләр пәйда булды. Алар кешегә, үзеннән берни сорашмыйча, тормыш хәлләрен, авыруларын, киләчәктә ниләр буласын сөйләп бирә, житди проблемаларын хәл итәргә булыша, теге яки бу очракта ничегрәк эш итү кирәклеген аңлатыл бирә иделәр Шулай телгә тылсым ияләре—сукыр Ванга. экстрасенслар Джуна. Кашпировскии. Чумак кебекләрнең исемнәре килеп керде Шаккаткыч хәл—аларнын дәвалау сеансларын хәтта үзәк телевидениедән күрсәтә башладылар Кешеләр су тутырылган банкалар тотып телетапшырулар карый, экраннан агылган энергетика ярдәмендә суны «заряжать» итәргә тотындылар Шулай иллә экстрасенслар, күрәзәчеләр дәвере башланды Безнен ил өчен көтелмәгән бу күренешнең кешегә ярдәм итүдән тыш тагын бер әһәмиятле ягы бар иде. Кешеләргә андый сәләтләр кайдан килә, баш катар булдыра алмаганны алар кем ярдәмендә башкара'* Мондый сораулар кешенен фикерен ирексездән Күкләргә тарта, аны тәрбия кылучы Затлар барлыгын. Раббыбыз һәм Анын күп санлы ярдәмчеләре булуына ишарәли, күнелдә бик күп сораулар уята иде. Өстәвенә шул ук елларда кешеләр оча торган тәлинкәләр (НЛО) күрә башладылар, чит планетадан килгән ниндидер затлар белән очрашу очраклары газета-журналларда басыла, кайчакта алар, аерым кешеләрне корабларына алып кереп. Галәм буйлап сәяхәт кылдыра һәм кире өйләренә кайтарып куя иделәр. Аерым йортларда «полтсргейст» дип аталган «йорт иясенең» әллә ниләр кылануы, күзгә күренмәгән шушы затнын савыт-саба ватуы, шкафларны ачуы, люстраны селкетүе, стеналарны шакып йөреп, хуҗаларга төне буе йокы бирмәве турында газеталар язып чыга, телевидение андый кешеләрдән интервью ала. андый йортка хәтта милииия наряды билгеләнә, тик беркемне ни күрә, ни тота алмыйча буш кул белән әйләнеп кайта иде Шушы елларда күзгә күренмәгән затларны өйрәнүче уфология фәне чәчәк атты, галимнәр оча торган тәлинкәләр еш күренгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештырды Бер сүз белән әйткәндә, кеше өстенә күзгә күренмәгән «теге дөнья» барлыгын, параллель дөньяда кемнәрнеңдер яшәвен. хәрәкәт итүен исбатлый торган фактлар ингыры ява башлады. Бу фактлар кешегә бик нык басым ясый, анны тетрәтә, элекке дәһрилек күзаллауларын акрынлап какшата иделәр Алар дөньянын. син уйлаганча, бер каптырмалы гына булмавын, яшәешнен күп катламнардан торуын, адәми затнын күзгә күренмәгән реаль энергияләр, затлар, төрле көчләр камалышында яшәвен даими сиздереп тордылар Шул ук елларда дин әһелләре дә хәрәкәткә килде, аларга ла ирекләр ачылды, яңа гыйбадәтханәләр төзелә башлады Күпләр дин юлына басты Әмма берничә дистә ел дини белем бирү өзелеп торганга, бу хәрәкәтне җитәкләрдәй әзерлекле кешеләр санаулы г ына иле Шул сәбәпле дин өлкәсенә очраклы кешеләр лә килеп керде Ләкин барыбер халыктагы дингә табигый тартылу күпх1слер дәрәҗәдә канәгатьләндерслә, кеше үзен Күкләр тәрбиясендә яшәүче зат итеп тоя. шунын белән юанып яши башлады Бу еллардагы талын бер гажәеп күренешкә аерым тукталып үтәсе килә Аны арадашчылык хәрәкәте дип билгеләргә мөмкин Монарчы мөселманнар бер генә арадашчыны—рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәрне генә белә иде Бу очракта «аралашчы» төшенчәсе Күкләрдәге Затлар белән элемтәгә керү бәхетенә ирешкән контакт аша аннан илаһи сүз ишеткән, хәбәр алган кешене анлата Мөхәммәт пәйгамбәргә вәхи килүне, аңа Коръән аятьләре инә башлауны ла асылда шул ук арадашчылык дип исәпләргә мөмкин Әлбәттә, арадашчылык белән арадашчылык арасында зур аерма бар Кем белән аралашасын бит Кукләрдә кемнәр 1снә булмас Ләкин бу күренешнең нигезендә бер үк процесс ята Ни хикмәт, борынгы заманнарда санаулы гына булган арадашчы ыр егерменче гасыр ахырында кинәт күбәеп киттеләр Алар аша төрле мәгълүматлар кинәштәр. өйрәтмәләр бирелә башлады Бу текстлар хәтта аерым җыентыклар рәнешенлә (Ченнелинг-контактёрлык җыентыклары) басылып та чыктылар Нинди хикмәт !с күренеш иде соң әле бу арадашчылык дигән нәрсә? Анын беренче максаты, әлбәттә, кешеләргә өр-яна мәгълүмат бирү, кешелек дөньясының »\р сынау ыр чорына килеп керүен тәфсилләп анлату, бу елларда рухи үсеш юлына басумын ин дөрес һәм имин юл икәнен төшендерү иле Планетабыз һәм бет. адәм балалары, сынау чорын кичерәбез. Күкләр алдында Имтихан тотабыз—Яңа Дәвергә күчәргә әзерлек бара. Мондый Хисап бирү чорына килеп кергәндә адәм балаларына Күкләрдән һәрвакыт кисәтүләр ингән. Библия белән Коръәндә (7:59- 64) Нух (Ной ) пәйгамбәр тарихы юкка гына бәян ителми, ул заманда да җир йөзен су басар. Туфан килер алдыннан адәм балаларына пәйгамбәрләр, изге затлар аша кисәтүләр килгән Тик аларга колак салучы гына аз булган. Без дә хәзер шундый дәвергә аяк бастык. Әмма әлеге арадашчы—контактёрлар һәм экстрасенслар, кайсы белеп, күбесе үзе дә белмичә, тагын бер зур эш башкардылар Эш шунда ки, дәверләр алмашынган вакытта (Планетабызның Балык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына күчүе) Җирнең һәм анда яшәүчеләрнең энергетик халәтен-тибрәнешләрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү ихтыяҗы туа. Арадашчы-контактёрлар һәм экстрасенслар энергияләрне Күктән кабул итү һәм җир йөзенә тарату белән шөгыльләнделәр һәм шөгыльләнә. Раббыбыздан килгән энергияләр алар аша Җиргә дә үтеп керә, җир йөзендә яшәүчеләрнең энергетикасын арттыра иде. Андый кешеләрнең күбәеп китүе шуның белән дә аңлатыла. Әлбәттә, сынаулар чорында авыручылар да арта һәм көн тәртибенә аларны дәвалау, саклап калу ихтыяҗы килеп баса. Кыскасы, бу күренешләрнең берсе дә үзеннән-үзе килеп чыккан очраклы хәлләр түгел, ә Раббыбыз Планы буенча планета күләмендә алып барыла торган олуг эшләр. Җирнең яна энергетик халәткә күчүе өчен анда яшәүчеләрнең рухи яктан югарырак баскычка күтәрелүе таләп ителә. Әйтелгәнчә, кеше Галәмнән килгән энергияләрне тәне аша уздыра, ул аларны. якорь корабны тотып торган кебек. Җиргә беркетүче ролен башкара. Әгәр дә кешенең рухи үсеше түбән булса, ул үз тәне аша үткән энергияләрне түбән сыйфатлы итеп үзгәртә Әгәр дә әлеге энергияләр югары рухиятка ия кеше тәне аша узса, аларның сыйфаты да югары була һәм бу хәл планетабызның (Җир-Анабызның) алга китешенә зур ярдәм була, аның эволюциясен тизләтә. Менә нинди хикмәтле зат бит ул кеше дигәнең! Ул үзенең җир йөзендә нинди вазыйфа башкаруын белми диярлек. Менә ни өчен контактёрлар аша алынган мәгълүматларда Тәрбиячеләребез кешене рухи үсеш юлына басарга чакыра, чөнки бары шушы таләп үтәлгән очракта гына Күкләр. Жир-Анабыз һәм без—адәм балалары арасында барган энергия алмашу процессы тиешенчә барачак. Ә моның өчен без рухият һәм әхлак ягыннан гаять югары баскычта торырга тиеш. Егерменче гасырда, бигрәк тә аның ахырында, безнең илдә булып узган үзгәрешләр, сәяси системаның зур тетрәнүләр кичерүе, рухият өлкәсендә ачылган мөмкинлекләр һәм ирекләр—барысы да шушы процесска әзерлек чаралары булды. Кешегә дин. рухият юлына басуда бик күп юллар күрсәтелде, җанын теләгән китапны уку. рухи тәгълиматлар белән танышу, белем алу. аңыңны үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Шушы нигездә хәзерге көндә Иске Илаһилыктан Яна Илаһилыкка күчү бара. Иске Илаһилык дигәндә без нәрсәне күз алдында тотабыз? Иске Илаһилыкны борынгы заманнарда бирелгән диннәр, рухи тәгълиматлар дип аңларга кирәк. Алар тарихи дәверләрдә үз Вазыйфаларын үтәде, хәзерге көндә дә билгеле бер катлам кешеләр өчен рухи таяныч булып хезмәт итә. Әмма зур белемнәр белән коралланган, акылга таянып конкрет эш итә торган, компьютер аша теләсә нинди мәгълүматны ала белгән замана баласын борынгы дәверләрдә бирелгән, искерә дә төшкән диннәр, тәгълиматлар инде канәгатьләндерә алмый. Хәзер рухи тәгълиматлар эчтәлеге һәм бирелү рәвеше белән заманча булса гына кешене җәлеп итә ала Шуна күрә хәзерге вакытта Күктәге Даирәләрдән бирелгән мәгълүматларда заман кешесенең фикерләү рәвеше һәм психологиясе һәрвакыт искә алына. Яна Илаһилыкны чагылдырган бу материаллар эчтәлеге ягыннан бай. формасы ягыннан фәнни яки фәнни-популяр, иң мөһиме-төгәл һәм аңлаешлы була. Аларда борынгы диннәрдә чагылыш тапкан хакыйкать һәм идеяләр бик нык кинәителә. баетыла һәм бүгенге заманда барган процессларны тирәнтен анларга ярдәм итә. Аларда кешелек дөньясының алга бару юлларын күрсәткән бик күп закончалыклар ачып салына. Әлбәттә инде, лөньянын үсеш юлларын чагылдырган шушы закончалыклар белән танышкан, аларны үзләштергән кеше Яна Дәвергә әзерлекле һәм анлы рәвештә аяк басар дип өмет ителә. Адәми зат үзенен рухи үсешендә югарырак баскычка күтәрелгән саен ана карата таләпләр дә югарырак куела. Әмма Рәсәй, көтелмәгәндә бер салулап ал.маса. Рәсәй буламыни!? Бу мәсьәләдә дә бездә туры юлдан читкә тайпылу кебек күренеш барлыкка килде. Бирелгән белемнәр, кешеләрдә кинәт ачылып киткән сатәтләр. монарчы тыелып килгән эзотерик әдәбият, төрле төркемнәрдә гамәлгә кергән рухи практикалар еш кына Яна Дәвергә күчү өчен түгел, күбрәк матди якны ныгытуга, күбрәк акча эшләүгә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә файдаланылды: кемдер күрәзәче ярдәмендә үзенә кияү эзләде, бизнесын көйләде, сихер-магия ярдәмендә кешегә тәэсир итү белән шөгыльләнде һ.б. Кыскасы, кеше дигәнен кабат матдиятчылык тозагына килеп эләкте, бирелгән мөмкинлекләрне дөрес кулланмады. Артык баеп китүчеләр, гомумән, Раббыбыз барлыгын онытты, чөнки матди көч-куәт анарга рухият юлына баскан өчен түгел, киресенчә, әхлак кануннары белән санашмыйча яшәгән, аларны инкарь иткән өчен агыла иде Андый кеше өчен Раббыбызнын булмавы файдалырак, Аны искә алмыйча яшәү унайлырак, чөнки күнелдә шик- шөбһә дә, шомлы уйлар да тумый. Кыскасы, хәлләр: әйбәт ният белән тотынган идек тә, гадәттәгечә килеп чыкты,—дигән кебегрәк булды. Форсаттан файдаланып, дин өлкәсенә караган бер күренеш турында да бер- ике сүз әйтеп узасы килә. Әйе, хәзер күпләр дин юлына басты, халык дингә сусаган иде. Әмма кайберәүләр динилекне, тәкъвалыкны үз шәхесләрен раслау өчен файдалана. Алар тышкы кыяфәткә бик нык игътибар итә. шәрекъ фасонына охшатып, нинди генә баш киеме, күлмәк, кофта, костюм кебек нәрсәләр кими һәм шунын белән даими рәвештә үзләренең нинди дини һәм тәкъва икәнлекләрен исбатларга омтылалар. Хәтта монын белән башка кешеләргә басым ясап торырга яраталар. Дини мәсьәләләр хакында иреклерәк фикер йөртүче булса, нәфрәтләнәләр, ул кеше аларның кан дошманына әверелә. Әлбәттә, бу күренешнең асылында бик нык чикләнгәнлек, рухиятнын чамалы булуы ята Югары рухиятка ия кеше үзенен динилеген, тәкъвалыгын, ни дәрәҗәдә Раббыбыэга бирелгәнлеген исбатлап йөрүдән ерак тора, динилек анын күңелендә, уенда, сүзендә, гамәлендә, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтендә чагыла Динилекне болай демонстрацияләүче кеше белән сөйләшә башласан. бик тиз анын аны әле урта гасырлар томаны эчендә яшәвен ачыклыйсын Ул Коръәнне дә юньләп анламый, бары тик анын кәлимәләрен генә кабатлый. Изге Китаннын рухына түгел, хәрефенә табына, шуны чын динилек дип саный Тагын шунысы да бар— мондый кешеләр, үз динеңне тирәнрәк анлау өчен, диннәрне чагыштырып өйрәнүдән бик нык куркалар, кешелек дөньясына бирелгән башка дини тәгълиматлар белән кызыксыну, шулай ан-белеменне үстерүне алар үз диненә хыянәт итү дип саный, чикләнгәнлек читлегендә яшәүне кулайрак күрәләр Дин өлкәсендәге бу күренешне мин «үз-үзенне сукырайту» дип бәяләр идем Әлбәттә, мондый сыйфат кешенен рухи яктан бик түбән баскычта торуы турында сөйли. Кеше нәрсәнең өскә, нәрсәнен аска тартканын чамаламый икән, димәк, анын анында төшенчәләр буталышкан, дөньяны дөрес анлау әле юк дигән сүз. Югары ан, югары рухият ул һәрвакыт куркусыз була, ул үзе өчен яна офыклар ачарга омтыла, шул юлдан барып кына үсешкә ирешү мөмкин икәнне яхшы белә. Ясалма динилекне, тәкъвалыкны байрак итеп йөрткән кешеләр белән бәхәсләшмәскә, аларга көчеңне сарыф итмәскә кирәк, заманнары узып бара Заманыбызның бер глобаль күренешенә игътибар итик Сонгы елларда жир йөзендә фажигалар аеруча күбәеп китте планетаның әле бер, әле икенче тарафында катастрофалар, аварияләр, табигать көчләренең чыгырдан чыгып шашынуы күзәтелә, шул сәбәпле бик күп нәрсә юкка чыга, җимерелә, меңәрләгән кеше һәлак була. Әлбәттә, моны очраклы хәлләр дип тә уйларга мөмкин, күпчелек кешеләр аны шулай «дөньяларның кое китте» дип кабул ла игә. Әмма бу күренешләрнең асылын планетабызда барган глобаль чистарыну процессы тәшкил итә 9. «к. V . м в Әйтелгәнчә. Жирдә 5нче Кешелек Дөньясының яшәү вакыты төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта Галәм тарафыннан «игеннәрне урып алу», «ашлыкны кибәктән аеру» эше алып барыла. Яңа Дәвергә күчәр алдыннан планетабыз да. кешелек дөньясы да үз эволюциясен, рухи үсешен тоткарлап торган барлык искедән, чүпчардан. балласттан арынырга, пакьләнеп калырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге көндә төрле катастрофалар, аварияләр, стихияләрнең көйсезләнүе күзәтелә, шундый чаралар аша Җирдән китәргә тиешле кешеләр китеп бара, теге дөньяга күчерелә, кешелек дөньясы үз үсешен тоткарлап торучылардан акрынлап арына бара. Әмма монда бер мөһим мәсьәләгә ачыклык кертеп үтү кирәк. Эш шунда ки. төрле һәлакәтләр, катастрофалар булган андый төбәкләрдә бары тик Раббыбыз сынавын үтмәгән. Ул күрсәткән юлдан бармаган, бүгенге көндә Күкләр куйган таләпләргә җавап бирмәгән кешеләр генә һәлак була. Ә һәлакәтләр зонасына эләккән саф кешеләрне Раббыбызнын күп санлы ярдәмчеләре исән-имин килеш саклап кала. Монын шулай икәненә ышану өчен һәр кешенең аны саклый торган фәрештәсе булуын искә төшерү дә җитә. Сорау туа: ни өчен бу эш катастрофалар, төрле һәлакәтләр белән алып барыла? Тыныч кына, зур фаҗигаларсыз гына булмый микәнни? Әйтергә кирәк, әгәр дә хәзерге көндә кешеләр Раббыбыз тарафыннан бирелгән яңа мәгълүматны, дөньяны янача анлауны. эволюцион үсеш закончалыкларын китап кибетләрен басып киткән рухи-эзотерик әдәбият аша үзләштерә барган булсалар, әхлак, фикер һәм ан үсеше ягыннан Күкләр куйган таләпләргә җавап бирсәләр, җир йөзендә мондый һәлакәтләрнең, фаҗигаларның, стихияләрнең чыгырдан чыгуы кирәк тә булмас иде. Әмма бик күп кешенең әле әхлагы түбән. Күкләр тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге белемнәрне, өйрәтмәләрне кабул итми, кайберәүләр гомумән андый китапларны кулга алырга курка, моны гөнаһлы эш дип саный. Шулай үзенең үсешен тоткарлый, иске күзаллаулар дөньясында яшәүне кулайрак күрә. Ә вакыт инде төгәлләнеп килә, төгәлләнде дип әйтергә дә мөмкин. Шуңа күрә кешеләрне йокыдан уяту, уйланырга мәҗбүр итү өчен Күкләр кискен чаралар кулланмыйча булдыра алмый. Кешене тагын ничек уятырга!? Кыскасы, яхшылык белән уянырга, тыныч шартларда анын. яшәү рәвешен үзгәртергә теләмәгән кешелек дөньясын Күкләргә кискен һәм кырыс чаралар кулланып уятырга, анга китерергә туры килә. Шуңа игътибар итик: кайда югары әхлак, рухият. пакьлек, чисталык, тату эшчәнлек—анда һәлакәтләр, катастрофалар һәм үлем-китем юк диярлек. Кайда түбән хисләр, ниятләр, бозыклык, кайда нәфрәт, сугышлар, ярсулык, дошманлык—анда һәлакәтләр, аварияләр, катастрофалар. Монын шулай икәнен һәр көнне телевидение аша килеп торган дөнья хәбәрләреннән дә күреп була. Барысы да күз алдыбызда бара, бу бик реаль процесс һәм аны күрмәмешкә салышу инде мөмкин түгел. Шуңа күрә хәзер планетанын һәм гомумән кешелек дөньясының язмышы адәм балаларының үзләреннән дә тора. Кеше үзен ничек тота, ничек яши, ул үзгәрергә әзерме, үзгәрәме. Раббыбыз тарафыннан бирелә торган яна мәгълүмат, дөньяны янача аңлау. Яна Илаһилык һәм югары әхлак кеше тарафыннан кабул ителәме??? Бу очракта кешегә: «Адәм баласы, ижтиһад ит. үз-үзеңне коткар!*—дип кенә әйтергә кала.

Реклама