Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юмор һәм сатира

«Дедовщина»

 

Менә сиңа чертовщина: Кырмыскалар оясында Башланган «дедовщина *. «Дедлар* самогон төшергән, Яшьләрне тотып өшкергән, Сотниклары яшергән. Баш кырмыска белмәгән, Яра1шары күрмәгән, Беркем җавап бирмәгән. Ике меңне үтергәннәр, Җиде меңне имгәткәннәр, Дәшкәннәр—үкенгәннәр. Күпләре качып котылган. Байтагы кабат тотылган, Болар бар да «йотылган*. Берәү имгәтеп ташлангач. Кыңгыр эшләре фашлангач. Мирдә зур суд башлангач Сотниклары —сытылган. Яраннары — отылган. Кырмыскабаш котылган. Ояда тәртип тыштан. Башлыкта яңа ыштан. Башлармы яңабаштан?.