Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Исәнмесез, «Казан утлары»нын ару-талу белмәс хезмәткәрләре! Күпме еллар язарга талпынып та. сезгә хат юллый алмадым. Менә инде 1000 нче саныгыз чыгу форсатыннан файдаланып, сезгә уңышлар теләп язарга булдым. Яшьтән үк шигъ рияткә гашыйк булып үстем һәм үзем дә шигырьләр язам. Соң булса да уң булсын дип, 1000 нче саныгыз чыгу уңаеннан язылган шигыремне җибәрәм. Миннән сезгә кечкенә генә бер күчтәнәч булсын иде ул. Меңенче кат чыктың менә бүген. Меңенче кат халкың шатланды. Мин дә менә ачам битләреңне. Күпме мәгънә синнән алынды. Күпме кеше белән таныштым мин. Күпме дуслар җыйдым яныма. Раушан КАГИРОВ, Чирмешен Укыган саен синең битләреңне. Якыная бардым халкыма... Кич картаям димә, яшь әле син. Әйләнсеннәр сәгать уклары. Миллионлаган укучылар сиңа Телим бүген, «Казан утлары»! Каршымда «Казан утлары»ның җан җылысы да, рухи байлык та булган, татарның шундый кешеләре бар һәм булган бит дип горурлану хисләре дә уята торг ан 1000 нче һәм 1001 нче саннары ята. 1000 нче санны чыгуны түземсезлек белән көтеп алдым. Ничек чыгарырлар икән, янәсе Ничек кенә чыккан әле' Искиткеч! Шулкадәр оста итеп никадәр бай. бәһасез материал туплау мөмкин булган. Бу эшкә күп коннәр генә түгел, төннәр дә сарыф ителгәнен аңлау кыен түгел. Бер стена газетасы чыгаруга гына да атналар китә иде заманында. Һади Такташ. Гадел Кутуй. Шамил Госманов, Хәсән Туфан һ. б. олы шәхесләребез янадан туган кебек булган Александр Ключарев. Мирхәйдәр Фәйзи турындагы язмаларны һәм Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган мондый тупланманы башка беркайда да таба алмыйсын, Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?» дигән хикәясе күңелләрне тетрәндерсә. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Галиябану» этюды шул 60-70 нче еллардагы авыл сәхнәсенә кайтара да куя Гомумән, журнал бөтен катлам укучылары өчен до кызыклы, беркемне дә битараф калдыра торган түгел. Рәхмәт сезгә. Инде Рәйсә Юсупованын 1001 нче сандагы «Ак сагыш иясе» исемле очеркхатирәсенә гукталасым килә «Зөбәйдә—адәм баласы», «Әни килде» спектакльләренең чыгу вакыты безнең яшьлегебезгә, татар театрының иң югары ноктасындагы уңышлары чорына туры килде Мин ул вакытта шушы әсәрләрне иҗат иткән кешенең йөрәге нинди икән, их, бу язучыны күрсәң иде дип уйланып йөргәннәремне хәтерлим. Инде белдем: менә нинди кеше булган икән ул Шәриф Хөсәенов! Мин «Әни килде» спектаклен Качалов театрында да һәм соңгы куелышын Камал театрында да карый алмадым Миңа элек караг анымның гына бозылмыйча, матур булып истә калуы кирәк иде. Ул труппа бүген, кызганычка каршы, юк инде «Ак сагыш иясе» Бәхетлеме кеше’’ Бу сорау гомере дәвамында һәркемнең үзүзенә бик күп мәртәбәләр бирә торган соравыдыр. Нигә соң Шәриф Зөлфәне, Зөлфә Шәрифне үз вакытында, бер-берсенә бик кирәк чакларда юата алмаган, хәлләрен белмәгән- ’ Ә ярагкан кешеләр гүрләргә керсә, телефон да, почга да эшләми, хәбәрләр килми Нигә сон Шәрифнең өзелеп язган шигырьләрен Зөлфәгә Рәйсә ханым тапшырырга тиеш, нигә Ул аларны үзе тапшыра алмаган? Их. без, кешеләр! Никадәр җан җылылары көеп көлгә әйләнә йөрәктә. Исән чакта кадерләребезне белер өчен гыйбрәт булсын иде бу язма. Рәйсә ханым Юсуповага бик рәхмәтлемен. Тапсын иде ул. исән булсын иде Зөлфә Журнал битләрендә күңелләрне айкап чыгарырлык, берничә мәртәбә укыйсы килерлек әсәрләр дөнья күрә икән, шул түгелме бәхетнең бер өлеше?.. Фирдәвес ГӘРӘЕВА. Казан. Мирза Мәхмүтовка 80 яшь Дөньямын бик күп илләрендә узган халыкара конференцияләрдә инглиз, гарәп, немец, рус телләрендә тирән эчтәлекле докладлар ясаган тагар галимнәре бик тә сирәктер. Россия Мәгариф акадсмиясенен. Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмугов әнә шундый шәхес Анын китаплары, сүзлекләре, төрле гыйльми җыентыкларда, глзета-журналларлл дөнья күргән саллы-саллы мәкаләләре генә дә 600 гә якын М. И Мәх.мүтов җитәкчелегендә 40тан артык кешенен кандидатлык диссертациясе. Юнан артык галимнен докторлык диссертациясе язылды һәм якланды. Ул 1926 елның I маенда Мордовиянең Ләмберә районындагы Алгар авылында эшче гаиләсендә туа. Яшьтән ятим кала. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, тракторчылар курсында укый. Үзбәксганнын Сәмәрканд өлкәсендә механизатор булып эшли. 1944 елда армия сафына алына, хәрби мәктәпләрдә—механик, аннары хәрби авиация технигы һөнәрләрен үзләштерә Боек Ватан сугышында катнаша Сугыш тәмамлангач 12 ел буена хәрби частьларда хезмәт итә. шул чорда кичке эшче-яшьлар урга мәктәбен дә тәмамлый, читтән торып укып. Мәскәүнен бер югары уку йортында немец телен өйрәнә. 1950—1955 елларда Совет Армиясенең Чит телләр хәрби институтында тышаучы була. Гарәп һәм инглиз телләре тәржемәчесе-рсференты белгечлеге ала. хәрби хезмәтен Рига шәһәре илә дәвам иттерә Шуннан сон 1956 елла ул Казанга килә. КДУда гарәп һәм татар теле укыта башлый Фәнни эшләр белән лә шөгыльләнә 1958 елда, утыз ике яшенлә, аны Татарстан мәгариф министры итеп билгелиләр. 1976 елга каләр ул шушы вазифаны башкара, үзен осга җитәкче, булдыклы шәхес, зур галим итеп таныта. -Гарәпчә татарча-русча алынмалар сүзлеге!* (1963). «Мәктәпләр очен русча-татарча сүзлек - (1967, 1975, 1991) һ 6 китаплары дөнья күр.» Татар тел белеме буенча—кашныллык (1966). педагогика буемча докторлык (1972) диссертацияләре яклый Тынгысыз галим, эшне осга оештыра белә торган кеше ул Мирза Исмәгыйлевич Казанда Россия Мәгариф академиясенең Махсус урта белем бирү институтын (I7 ел буена анын директоры булды). Татар—Америка региональ институтын оештыручы да ул иде. Соңгысында ул 1992 -1995 елларда директор булып га эшләде 1996 елдан М И Мәх.мүтов Татарс тан Фәннәр академиясенең ижтимагыи-икътисади ((тәннәр бүлегенең академик-сөркатибс вазифаларын башкара Россиянен атказанган фән эшлсклссс. Татарстанның Дәүләт бүләп- лауреаты академик. «Казан утдары»нын редколлегия әгъзасы Мир и ИсмәгыНль улы Мәхмүговны N0 яше белән ихлас күнелдән котлыйбыз һәм ана саудык <.иам.ч кк. янадан-яна иҗат укышлары телибез.
Индүс Таһировка 70 яшь Индүс Ризакь улы Таһиров 1936 елнын 24 маенда Шөгер районының (хәзерге Лениногорск районы) Иске Шогер авылында туган. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый. 1958— 1963 елларда Казан дәүләт университетының тарихфилология факультетында укый, һәм шунда ук аспирантурада кала. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет власте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. Докторлык диссертациясендә исә (1979 елда яклый) 1917-18 елларда Идел-Урал төбәгендә барган милли азатлык хәрәкәте тикшерелә. 43 еллап гомере Казан дәүләт университеты белән бәйле. 1980 елдан алып—профессор. Хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы мөдире. И. Таһиров—күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1994), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1989), Республикабызның Дәүләт премиясе лауреаты (2001). Ул— «Бәйсезлек баскычлары» (1994), «Татарстан һәм татар халкы тарихына караган очерклар» («Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век»), 1999), «Татарстан һәм татар халкы милли дәүләтчелеге тарихы («История национальной государственности татарского народа и Татарстана», 2000) кебек милли тарихыбызны тергезүдә мөһим роль уйнаган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы. «Газета һәм журналларда басылып чыккан язмаларымның төп идеясе—татар халкының бәйсезлеккә хаклы булуын исбат итү һәм шул бәйсезлеккә ирешүнен кайбер юлларын эзләү, ачыклау булып кала»—дип язды Индүс Таһиров. Анын күп кенә мәкаләләре, тарих фәне белән сәясәт фәне чигендә язылып, кайчакта публицистикага да үтеп кереп, көннең ин кайнар нокталарына төбәлә. Моны «Бәисехтек баскычлары» дигән китапка кергән мәкаләләрнең исемнәреннән дә чамалап була: «Татар нинди милләт?». «Курчак автономиядән—бәйсезлеккә», «Бәйсеэлскнен берничә шарты». «Федерация булганмы, бармы, булачакмы?», «Азатлык безгә барыбер киләчәк» һ. б. И Таһировка бик сирәк тарихчы галимнәргә эләгә торган бәхет тәтеде: ул, шундук тарихка әйләнеп барган мөһим вакыйгаларның үзәгендә кайнап, тарихның үзен ясауда катнашты. 1992 елда Бөтендөнья татарларынын беренче Корылтаенда башкарма комитет рәисе булып сайланды һәм әлеге вазифаны ун ел буе башкарды, 1998-2002 елларда Россия Федерациясе татарларынын милли-мәдәни мохтарияте рәисе булды. Россия һәм Татарстан арасында 1991-92 елларда барган сөйләшүләрдә Татарстан делегациясе житәкчесе урынбасары буларак, тигез хокуклы Шартнамә төзелсен дип зур тырышлык куйды. И Таһиров—1995 елдан алып Татарстанның халык депутаты. «Казан утлары» коллективы журналның актив авторын юбилее белән котлый һәм ана туган халкын сөендергән янадан-яна уныш-казанышлар тели.