Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Татар энциклопедиясе" битләреннән

БӘШӘР (Бәшәрев) Рәшит Гаффар улы (7 10 1949. Кукмара р-ны Яңил а ) шагыйрь. Казан ун-тын (1972) һәм М.Горь- кий исем. Әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсны (1989, Мәскәү) тәмамлый. 1972-77 елларда Лениногорск р-ны мәктәпләрендә укыта. 1979 дан Яр Чаллы шәһәре пр-тнеләрендә, район газетасы редакциясендә эшли 1991-95 елларда «КамАЗ* нәшрияты (Чаллы ш ) мөхәррире. 1996-2000 дә «Аргамак* ж- лында татар прозасы һәм поэзиясе бүлеге мөхәррире, җаваплы сәркәтип. Әсәрләре 1965 тән басыла башлый Балаларга атап язылган, аларны кечкенәдән үк намуслы, кешелекле, ихлас булырга, хезмәтне яратырга, табигатьне сакларга, аны баетырга, тереклек дөньясы б-н дус булырга чакырган «Әйлән-бәйлән* (1975), «Бәйрәм» (1977), «Яшел океан» (1981) исемле шигырь җыентыклары, Себер табигатенең хозурлыгы турындагы «Ак әкият» (1986), әкият-легендаларда сөйләнгән Зөһрә кыз турындагы «Ай кызының зәңгәр чиләге» (1990) исемле поэма китаплары авторы «Иртәгә дә яшисе бар* (1989) җыентыгына тупланган повестьларында Б яшүс мерләрне тәрбияләү проблемаларын яктырта. кайвакыт тормышта чын дөреслек булып күренгәннең дә ялган булып чыгу ыи фаш итә. Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе (2000) Әсәр Сандугачлы бишек. К . 2000; Җиләк малай. Чаллы, 2002. Кояшлы яңгыр К ,2003 Әд Дунай Ф Чабатасы түрдә түгел Мәдәни җомга. 1998 2 окт. Сдфин Ф Күңелдәге кызыл миләшләр Казан ут лары 1999 N10 Г. М.Габделхакова БЭШИРОВ Гомәр Бәшир улы (7.1 1901. Казан өязе. Арча волосте Яңаса- ла а -7.5 1999. Казан), язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның халык язучысы (1986) Авыл мәдрәсәсендә укый, 1919 елдан укытучылык итә. 1920-24 тә Кызыл Армия сафларында. 1920 дә Сиваш Перекоп очен барган сугышта кагнаша. 1924 тә армия хезмәтеннән кайткач Эчке эшләр халык комис-тының Казандагы берьеллык махсус мәктәбендә укый, соңыннан 1929 га кадәр Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1932 дә Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтен башкара 1932 дән Казанда «Кызыл Татарстан» г-тасы хәбәрчесе (1936 га кадәр). «Совет әдәбияты* ж-лы- ның җаваплы сәркәтибе (1938 гә кадәр). 1941 дә Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире, 1941-42 дә (Г.Кашшаф һәм И.Гази б-н бергә) «Совет әдәбияты» ж-лының җаваплы сәркатипләренең берсе, 1942-44 тә ТАССР ХКС каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында баш мөхәррир Б әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 нчы елларда Г Разин буларак таныла. «Канлы бармаклар* исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» ж-лында басыла. Б.ның алдагы иҗатына да хас булганча туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш* дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 дә Сивашны кичкәндәге сугышчан батырлыклары турында Б совет халкының немец фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус* (1947. рус теленә тәрҗемәсе «Честь», 1949) романын сугыш барган көннәрдә язуга керешә Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә Романның төп герое - фидакарь, көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә - сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе Роман татар укучылары арасында гына популярлык казанып калмый, СССР халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә һәм 1951 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була Төрле елларда романның рус телендә унлап басмасы (I млн.нан артык гомуми тираж Дәвамы Сүтек журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып килә 6-н) дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан. кытай, венгр, поляк, чех. болгар һ б телләргә тәржемә ителә 1960-70 еллардагы «җепшеклек» чоры Б иҗатында әһәмиятле яңа этап Бу елларда татар әдәбияты шактый гына иҗади биеклеккә күтәрелә, язучылар, узган чор әдәбияты проблемаларын кабат күздән кичереп, яңалыкны яктыртырга омтылалар, әдәби эзләнүләр тирәнрәк, кинрәк колач ала Яна шартларда Б . «Туган ягым яшел бишек* (1967. рус теленә тәрҗемәсе «Ро- димый край зеленая моя колыбель», М . 1972) повесте 6-н революциягә кадәрге үткәнгә мөрәҗәгать итеп, үз балачагы чорының татар авылы тормышын хәтердә яңарта. Повесть өчен халыкның элекке рухи яшәешен чынбарлыктагыча сурәтләү хас. Бу әсәр татар әдәбиятында яңа күренеш иде. чөнки 1917 елдан алып элекке тормыш чиктән тыш берьяклы, кагыйдә буларак, тискәре яктан гына яктыртылды Б үзенең повестенда революциягә кадәрге татар авылының күп гасырлардан килгән традицияләргә, гореф-гадәтләргә, белемгә омтылу, китапка хөрмәт б-н карау кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән бай рухи тормыш б-н яшәвең сурәтли. Икенче яктан. Б. замандашлары ның рухи әхлакый асылына игътибар юнәлтә «Намус» романы 6-н «Туган ягым яшел бишек» повестеның логик дәвамы булып «Җидегән чишмә» (1977) романы тора. Әлеге әсәрендә Б бу проблеманы кешенең аны чолгап алган табигать б-н мөнәсәбәте аша ача. Әдип фәнни- техник алгарыш заманында кешеләрнең үз-үзләрен тотышын әхлакый яктан бәяләгәндә моңа бик әһәмиятле, хәтта хәлиткеч фактор итеп карый. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәреп чыга. Аның фике|н,нчә. табигать байлык ларына битараф булу - кеше язмышына да салкын карау дигән сүз. Бу проблемада милли аспектның да йогынтысы бар роман геройларының табигатькә мөнәсәбәте милли менталнтетка бәйле үзенчәлек б-н аңлатыла. Б. күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү буенча эшчәнлек алып бара Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күп томлы «Татар халык иҗаты» басмасында. «Мең дә бер мәзәк* (1963 рус теленә тәрҗемәсе «Тыеяча и один мәзәк». 1989). «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрде. Соңгы елларда иҗат ителгән « Көзге ачы җилләрдә* (1984). «И язмыш, язмыш» (1990. Г.Тукай исем, дәүләт бүләге. 1996). «Сарут» (1990) повестьлары гуманистик идеяләр б-н сугарылган, аларда тормыш, бүгенге көн турында уйланулар зур урын алып тора, кискен социаль проблемалар күтәрелә «Гыйбрәт* (2000) романы вакыт, авторның үзе турындагы уйлануларга нигезләнә Әдипнең әлеге әсәре тәмамланмый калды Әдәби иҗаттан тыш Б җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1953-58 да ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары ТАССР ЮС (1951-55). ике чакырылыш СССР ЮС (1954-62) депутаты б\ т ды Күп кырлы иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге өчен Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы. Кызыл Йолдыз. Октябрь Революциясе. Халыклар дуслыгы орденнары 6-н бүләкләнде Әсәр Әсәрләр 4 томда К . 1981-84 Эд Җәләлиена М Гомәр Бәишрон К . 1959. Ахунов Г Җнр һәм күңел җырчысы Әдәби язмышлар К . 1970. Камалов Б Халкым үстергән Алып Заман. 1996 5 янв , Мустафин Р Зеленая колыбель Гумера Баширова Вечерняя Казань 1981 7 янв Ф М.Мусим 6ӘШИРОВ Фәрит Кәрим улы (30 11 1958. Арча р-ны Шекә а ). әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2003) Казан ун тын тәмамлый (1981) 1984-2003 елларда Татарстан фәннәр академиясе Тел. әдәбият һәм сәнгать ин тында эшли. 2004 елдан ҖЧҖ "Матбугат йорты' полиграфия-нәшрияг комбинатында эшли Хезмәтләре 20 йөз башы татар прозасын өйрәнүгә, бүгенге кон әдәби процессы мәсьәләләренә, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г 116- раһимов, К.Тинчурин һ 6 иҗатларына карый. Хезм Сөйлә, каләм! К . 2001 XX йөз башы татар прозасы К , 2002 Дмшмы киласе саннарда