Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

САННАР МАГИЯСЕ Саннарга мистик мәгънәләр бирү бик борынгыдан килә Борынгы кешеләрнең санау системаларындагы "түшәм" (“бик зур") саннарны 3. 7. 10, 12. 40. 60 һ.б.ны “башка сыйдыру" кыенлыклар гудырган һәм аларга гайре табигый мәгънә бирә башлаганнар. Электә так саннар аеруча зур көчкә ия дип санаганнар Пифагор, мәсәлән, бер санында Алланы күрә. Ике яман башлангыч, өч исә гармония символы Борынгылар оч грация хөрмәтенә өч тапкыр эчеп куйганнар, сихерне кайтару өчен өч тапкыр төкерә торган булганнар. Алар фикеренчә. дөньяны өчәүләп Юпитер. Нептун һәм Плутон идарә иткән Диана дигән алиһәнең өч чырае булган имеш Корбан китергәндә корбан савыты тирәсендә өч тапкыр әйләнгәннәр һ б Христианнардагы Триада (Өчлек яки Өчләмә Алла. Изге Тын һәм Алла Улы Христос) турындагы күзаллауга да борынгы саннар хорафатынын йогынтысы шиксез. Бекташилар тарикатендә 4 саны, мәсәлән, шәригатьне, тарикатьне. мәгърифәтне һәм хакыйкатьне. 12 саны - унике имамны, ә 32 саны кеше йөзендәге тәкъдирне күрсәткән җыерчык һәм сызыклар санын белдерә дип ышаналар Гомумән. 3, 7. 9. 12, 40 изге саннар булып исәпләнгән. "Бәхетле” 12 саныннан сон "бәхетсез” 13 саны киткән. 666 саны антихрист ("ерткыч") саны булып исәпләнгән (чөнки залим император Нсрон исеменең санча кыйммәтләре суммасы 666 га тигез) Һ.6. Тагын кара: Иман китерц. САРК ЭШ ШИГЫРЬ г Шигырь урлау, шигъри плагиат Шагыйрьләр дөньясында плагиат мәсьәләсенең озын гына тарихы бар Гомумән, язма әдәбиятка кадәр үк җырчы шагыйрьләр (акыннар) арасында бер-берсенең иҗат җимешләреннән файдалану таралган булгандыр. Алтын Урда шагыйре Сәйф Саран шигырь урлаучыларны түбәндәгечә сыйфатлый “Кеме башканың шигырен мәнсм дир. Кеме хәлвә кеби шалкан чүбен ЙиЛр (ашар)” Гарәп әдәбиятында "Сарк әш-шнгырь" мәсьәләсенә беренче булып Әбү Һилал әл- Гаскәри (вафаты 1005 елда) игътибар иткән. Аның күпсанлы мисаллардан торган күзәтүләреннән түбәндәге нәтиҗәләр чыга (Г.Э фон-Грюнебаум буенча) ГЭлек кемдер кулланган мәгънә һәм мотивларны файдалану котылгысыз Гали хәлифә үк: “Әгәр сөйләмдә кабатланулар булмаса. сөйләм теле инде күптән корыган булыр иде."-дигән. 2.Гомумән, авторларга башка кешедән алынган мәгънәне үз сүзләре белән бирү, үрнәктәге телбизәкләрне кабатламау хәерле, яки аларга башлангыч үрнәкне камилләштерергә һәм телбизәк чараларын яңартырга кирәк Шушы таләп үтәлгән очракта соңгырак автор, әлеге мәгънәгә нисбәтән, элгәренә караганда зуррак хокукка ия була 3 Хәйләкәр автор башкалардан күчергән алынмасын оста яшерә Плагиатны яшерү (ихфа ас сарк) ысуллары түбәндәгеләр а) мәгънәне шигырьдән прозага күчерү. б)нрозадлн алынган мәгънәне шигырьгә күчерү, в)алынган мәгънәне башка максатларда куллану (мәе . тасвир урынына панегирикта куллану) 4.Алынма куллану түбәндәге очракларда килешми а)автор мәгънәне сүзгә-сүз Дмшмы. Сцзлек журналыбызның 2004 елның 1нче санымнан баешып ки.и 11. .к У • м & 161 диярлек алса яки аны яраксыз контекстта кулланса; б)мәгънәне яки контекстны бозса яки элгәрләренең иҗади уңышын теләсә нинди ысул белән начарайтса. 5 Шул ук вакытта кайбер мәгънәләрнең барлык акыллы кешеләр өчен мөштәрәк (уртак) булу ихтималы да бар һәм ул гади кеше башына да килергә мөмкин (2 нче һәм 4 нче пунктларга карата) 6. Аерым очракларда соңгырак авторлар элгәрләре тапкан мәгънәне яңадан уйлап чыгарырга да мөмкин. Ләкин әл-Гаскәри фикеренчә, мондый материалны куллану хупланмый. Плагиат мәсьәләсен Ибн Рашик (1064 яки 1070 елда вафат) тагы да җентекләбрәк тикшерә. Аның уйлавынча, гадәттән тыш үзенчәлекле сыйфатлар, оригинальлек кенә плагиат объекты булырга мөмкин Шуңа күрә антитеза яки каламбур кебек оригиналь табышларны урлау һәм үзләштерү гади чагыштыруларны урлауга караганда хурлыклырак. Әгәр мәгънә вакытлар узу белән гомумкулланылышка кергән икән, анардан һәркем файдалана ала. Әйтик, бер үк чорда яшәгән шагыйрьләр бер үк бәйрәм тантанасын тасвирлаганда да охшашлыклар һәм тәңгәллекләр килеп чыгуы ихтимал. Вәзен (үлчәү, ритм) һәм кафия (рифма) таләпләре дә еш кына төрле авторларда тәңгәллекләргә сәбәп була. Әгәр шагыйрь элек уйлап чыгарылган мәгънәне шомартып, энҗе бөртегедәй камил хәлгә китерә икән, аның бу мәгънәгә хокукы күбрәк дип санала. Икенче яктан исә, башка шагыйрьләр аңардан уздырганчы оригинал югарырак бәяләнә. Кагыйдә буларак, мәгънәгә авторлык хокукы әүвәлгерәк шагыйрьгә бирелә (ул әцлә би л мәгънә дип атала), әгәр шагыйрьләр замандаш булсалар, мәгънә аны остарак, матуррак итеп әйткән шагыйрьнеке дип исәпләнә. Габделкәрим бин Ибраһим әл-Нахшади мотив бөтенләй башка сүзләр белән кабатлап әйтелгән очракта да мәгънә үзләштерүне сарк дип саный. Әүвәлге шигырьне сүзгә-сүз диярлек кабатлаган очракта гына плагиат була дип караучылар да булган. Башка авторның шигырен үз шигыреңдә цитата рәвешендә кабатлауны Ибн Рашик тадмин дип атый һәм аны плагиаттан аера. XII гасырларга гарәп гикшеренүчеләренең сарикага карашлары төзек бер система булып оешалар. XIII гасырда фарсы авторы Шәмс-и Кайс бу системаны аңлаешлы сүзләр белән бәян итә. Ул сариканы дүрт төргә бүлеп тикшерә, болар; 1)6ашка авторларның сүзләрен аз гына үзгәртеп яки үзгәртмичә генә үз әсәреңә кертү (интикал- урын атмаштыру). 2)композицияне (тәркиб) һәм контекстны яки функцияне үзгәртеп, мәгънә һәм ләфызны алу (сал:г); 3)мәгънәнең сүз формасын гына үзгәртеп, аны үз контекстыңда һәм шигъриятнең шул ук төрендә куллану (илмам); 4)мәгьнәнең үзен генә атып, аны шигъриятнең башка жанрында файдалану (накыйлъ-бер җирдән икенче җиргә күчерү). Ибн Рашик, үзенең замандаш шагыйрьләре ирешкән уңышларны тану белән бер үк вакытта, бу казанышлар "ары киткән саен начаррак" дип тә өсти. Шулай да гарәп шигъриятендә яңалыкка омтылыш башкаларга иярү һәм күчерү дигән нәрсәне кысрыклап чыгара атмаган. САРЫ ТӘРЕ ЯВЫ тар. - Монгол-татар империясенең бөек ханы Арыт-Буга 1259- 60 елларда Иерусалимга оештырган яу. Яуның максаты "Алла табутын мөселманнардан азат итү” булган. Христиан рыцарьлары котыртуы буенча оештырылса да, папа тарафдарлары ягыннан вакытында ярдәм бу ямаганлыктан, бу яу уңышсызлыкка очрый 1260 елда монголларның Кит-Буга гаскәрен мәмлүкләр тар-мар иткәннәр САФУРА БУРАНЫ Рәбгузи кыйссаларында язылганча, Муса пәйгамбәрнең хатыны Сафура ком чүлендә чыгарган каты буран. САХИБ КЫЙРАН г -1.Патша эпитеты, җиңүче мәгънәсенә ия. 2.Бәхетле кеше (Шәрык астрологиясе буенча Мөштәри белән Зөһрә йолдыз, ягъни Юпитер һәм Венера планеталары бер йолдызлыкта кушылышта вакытта яки Зөһрә йолдыз белән Кояш бергә туры килгән чакта туган кеше, бәхет йөзлеге белән —“күлмәкчән" туган кеше). Бу эпитет монгол ханнарына, Искәндәр Зөлкарнайга һәм махсус Тимерләнгкә бирелгән. Бу исемне төрек солтаны Явыз Сәлимгә карата куллану да очрый СӘГАТЬ / - “Казык дигән гарәп сүзеннән. Вакытны күләгә озынлыгына карап үлчи торган Кояш сәгатендә унөч казыкның берсе һәм ике казык арасы (Р Әхмәтьянов) Хәзерге татар телендә: 1. Вакыт берәмлеге-тәүлекнең егерме дүрттән бер өлеше Ләкин “Кисекбаш китабьГнда "бу сәгать" сүзе "хәзер, шушы мизгелдә" (русча сейчас) мәгънәсендә кулланылган "Ол дию әйтер: бу сәгать сәни йийам 2. Вакыт үлчәү җайланмасы. Электә сәгать сүзе татар телендә фәкать вакытны гына белдергән, ә вакыт үлчәү җайланмасын сәгатьләмэ дип атаганнар. (Ш.Мәржанидә сәгатънамә дигән термин очрый “Хәзерге көндә миндә аның үзе ясаган әстерләбе һәм көррәсе саклана. Үзе төзегән сэгатьнамәсен күрдем Биредә сүз вакыт үлчәү җайланмасы, бик ихтимал, күчереп йөртелмәде "кояш сәгате" турында бара торгандыр.) Вакытны үлчәү өчен герле сәгатьне Көнбатышта уйлап тапканнар дисәләр дә (XIII гасырда архитектор Виллард де Коннекур альбомында күрсәтелгән примитив механик сәгать яки 1313 һәм 1321 еллар арасында Данте Алигьери үзенен "Илаһи комедиясен'дә тасвир иткән ниндидер тәгәрмәчле һәм суга торган вакыт үлчәү җайланмасы), эшкә яраклы сәгатьне беренче тапкыр Шәрыктә суфилар (Җәләлетдин Руми тарафлар тары- мәүләвиләр XVI гасырда) кулланган булуы турында хәбәрләр бар. чөнки намаз вакытларын төгәл белү Исламда аеруча мөһим Нәкый Исәнбәт Казан ханнары Гәрәйләр (монда Сәхип. Сафа һәм Үгәмеш Гәрәйлар XVI гасырның беренче яртысында биш тапкыр ханлык иткәннәр) диванханәсендә "гарәби зур сәгатьләр торуы турында яза Ләкин шулай да без Исәнбәт файдаланган чыганакта гарәби сүзе түгел, бәлки гарби' (көнбатыш) сүзе язылган булу ихтималын да кире какмыйбыз. Әмма сәгатьнең Казанга Кырым ханлыгы һәм Торкия аркылы (мәүлавн суфиларның үзәге шунда) кергән булуы бик мөмкин. Э Явыз Иван заманнарында Россиядә бай йортларда атгын-көмештән һәм тау бәллүреннән (хрустальдән) ясалган ком сәгатьләре генә таралган була Татар диалектында сәгатьләмэ печим-күк чәчәк (василек посевной) Ул арыш басуында үсә, чәчәге сәгать угы кебек кояш артыннан борылып бара Татар теленең Темников сөйләшендә (Мордва республикасы) "дөн сәәт" төнге унике сәгать, төн уртасы. Тагын кара: Кояш сәгате, Сэгатц монәббиһ. СӘГЫЙ КЫЛУ г - Хаҗиларның Мәккәдә әс Сафа һәм ал Мәрва таулары арасын 7 тапкыр йөгереп үтүе, хаҗ һәм гомрә гамәлләренең берсе Бу йоланың килеп чыгышы турында төрле фикерләр яши. Бер версия буенча, әлеге тауларда Адәм галэйһиесәлам белән һәва ана ял иткән һәм сәгый шуның истәлегенә кылына. Икенче версия буенча, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһыга табынганда анын каршысына Иблис килеп баскан һәм Ибраһим анардан йөгереп качарга мәҗбүр булган икән Ләкин аеруча кин таралган фикер буенча, сәгый йоласы Сафа һәм Марва таулары арасында үзенең сусаган баласы Исмәгыйльгә су эзләп йөргән Һаҗәр ана (азаплары истәлегенә кылына Сәгый йоласы Исламга кадәрге чорда шушы тауларда торган Исаф һәм Нәгьшлә исемле потларга табынуның чагылышы гына дигән фикер дә бар Хәзерге вакытта сәгый кылу урыны Мәккә шәһәренең 400 метрлар чамасы озынлыктагы топ урамына туры килә ("100 великих сокровиш" китабы буенча) Сәгый кылу хаҗның мөһим элементы булып, ваҗиб гамәл саналса да. сәгый кылмау хаҗны яраксызга чыгармый, фәкать корбан китерергә туры киләчәк Русча чыганакларда бу термин "сай" рәвешендә очрый СӘДДЕ ЧИНИ Бөек Кытай стенасы (дивары) Ривайәтләрдә сөйләнә торган Искәндәр Зөлкарнәин төзеткән буа белән тәңгәлләштерәләр Чынлыкта бу стенаны безнең эрага кадәр Кытай императоры Цинь (Чин) илнең төньяк көнбатыш чикләре буйлап төзергә кушкан. Аны яубашы Ментйән җитәкчелегендә төзи башлаганнар дип исәпләнелә Ул 4 мең км чамасы озынлыкта, биеклеге 6.6-10 м. кнклеге-5,5 м Ливар яңа эрага кадәр IV !II гасырларда күчмә халыклар һөҗүменнән саклану һәм Көнбатышка кәрван юлларын тәэмин итү- өчен төзелгән Нурихан Фәттах язганча анын җирле атамасы Чан чин. Ут шман Сәдде Чин артыннан язҗуҗмзҗуҗләр. 6әни .кфарлар кителә иде Җамал Вәлидн Тагын кара Сәдде Искәндәр, Йәәҗцҗ-Мәәҗуҗ халыклары. СӘЕД. СӘЕТ г. Хөкемдар, әфәнде, аксөяк мәгънәсендә Исламга кадәрге чорда Гарәбстанда кабилә башлыгы. Коръәндә сәед сүзе Иахйа пәйгамбәргә карата кулланылган Кайбер хәдисләргә караганда. Мөхәммәд Пәйгамбәр үзен сәед дип атаудан тыйган. Сәед—Мөхәммәд Пәйгамбәрнең оныгы Хөсәеннән килә торган нәсел кешеләренә бирелгән титул. Сәедләр озын чәч йөртү һәм яшел чалма кию хокукына ия. Ә Пәйгамбәрнең беренче оныгы Хәсән нәселен шәрифләр дип атаганнар. Казан ханлыгында да хөкемдарларга якын торган сәедләр сыйныфы Пәйгамбәр нәселеннән дип исәпләнгән Сәедләр хәзер дә мөселманнар арасында абруйлы затлар булып санала. Ләкин күпчелек Шәрык илләрендә бу термин үзенең башлангыч мәгънәсен җуеп, "әфәнде" мәгънәсендә кулланыла башлаган. Сәиидә - затлы нәселдән булган хатын-кыз. Садат—сәед нен күплек саны шәкеле. СӘҖҖӘДӘ г. — Намаз кылганда жәелгән келәм, намазлык. Сәҗадә язылышы да очрый СӘЛАМ БИРЕШҮ Сәлам сүзе, гомумән, исәнлек, иминлек мәгънәсендә булып, адәмнәргә исәнләшү, сәламәтлек һәм иминлек теләү, сәлам бирү өчен хезмәт итә. Мөселманнар бер-берсе белән очрашканда һәр ике тараф берьюлы сәлам бирсә, сөннәт гамәл үтәлгән булыр. Бер тараф соңга калса, аңа нисбәтән бу гамәл сәлам алу. сәлам кайтару, жавап бирү исемендә булып, фарыз эш хисапланадыр. Рәсүл Әкрәм хәдисендә "Башлап сәлам бирүче яки башлап сәлам хатлары язучы тәкәбберлектән бизүче, тәкәбберлектән пакьләнүче" диелгән. Туганын яки дустын, мөэмин кардәшең тарафыннан сәлам хаты килә икән, каршы жавап язу ул кешегә тиеш була. Бер мөбарәк хәдистә: Адәмнәрнең сараннары сәлам бирүдә саранлык кылганы" дип тә әйтелгән. Әхмәтһади Максуднның 'Шәригать хөкемнәре" китабында "Сәлам биргән кешегә, йә бер сүз әйткән кешегә, жавап бирмичә йөзегезне читкә бормагыз." диелгән. Сәлам бирү “Әссәламегаләйкем", "сәлам (тәнвин белән) галәйкем". Әссәлам галәйк . сәламгаләйк" кебек җөмләләр белән табыладыр. Соңга калган тараф (сәлам кайтаручы, алучы, жавап бирүче) "Вәгаләйкемәссәлам", ' Вәгаләйкәссәлам" рәвешендә әда кыла. Болариың һәрберсе дөрес, ләкин һәркем өчен иң яхшысы — "әссәламегаләйкем" булыр Әгәр дә "Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү" дисә, бигрәк тә яхшы (Р Фәхреддин) Сәлам бирүдә билгеле бер тәртип (нәүбәт) булмаса да. әдниядән. ягъни иң түбәннән әгьлиягә. ягъни иң югарыга, гадәти адәмнән әфзалга, үзеннән курку ихтималы булган кешедән андый ихтимал булмаганга башлап бирелүе хуш күрелә Шуңа күрә кечекләр олугларга, узгынчылар ту ктап торганнарга, җайдаклар җәяүлеләргә. азлар күпләргә башлап сәлам бирәләр Күп халык арасыннан берәр кешенең сәламе бар кеше өчен дә ҖИТӘ, әмма һәркансы үзе әда кылса яхшы Мөселман кешенең үзенең карендәшеннән киселешеп өч көннән артык торуы хәләл түгел. Мондый кешеләрнең иң яхшылары башлап сәлам биргәне булыр Хәдис. Ирләр-ирләр белән, хатын-кызлар хатын-кызлар белән кул кысышып күрешергә тиешләр Әгәр хатын-кыз ир кеше белән кул кысышып сәламләшергә тели икән (яки киресенчә булса да), бу тыелган гамәлләргә керә (ягъни мәкрух тәхрими гамәл була) Мосафәхә кул кысышу Бу сүзнең асыл мәгънәсе-уч йөзен уч йөзенә каршы кую Намаздан соң: Такәббәл Аллаһ" дип кул кысышу Пәйгамбәребезнең сөннәте санала (кара: Тәкабел) Шәригать галимнәре хөкем мәҗлесендә, дәрес мәҗлесендә. Коръән уку вә зикер мәҗлесләрендә, хотбә һәм азан вә икамәт тыңлана торган вакытта, табигый хаҗәтләр үтәүче кешеләр арасында, мунча вә хаҗәтханә кебек урыннарда вә гомумән мәшгуль кешеләр арасында сәлам мәкруһ диләр. Очрашкан вакытта салам енннет булган кебек, аерылышкан вакытларда да евннәт Хатта язылган сәламне укыган чакта да сәлам әйтеп җавап бирү тиешле ди тар Югарыла әйтелгәннәрдән тыш. ишарәт белән -мәс . баш ию. кулны авызга һәм маңгайга гидереп. баш иеп олылау кебек сәлам бирү дә бар. анысы тэманна дип атала СӘЛӘМ г. Киләчәктә биреләчәк малга алдан акча түләп кую төсендәге сәүдә, кредитка сәүдә итү. ("Гарәпчэ-татарча-русча алынмалар" сүзлеге буенча.) "Рәсулулла кешеләрне үзләрендә булмаган нәрсәне сатудан тыйды, ләкин с әләмгә рөхсәт бирде." (Ягъни, әйтик, җимешләрне пешмәстән элек киләсе бер яки ике еллык уңышын сатуга рөхсәт итте.) СӘЛӘФ / Үткән замандагы (борынгы) кеше. Коръәндәге мәгънәсе ачык булмаган (мөтәшабиһ) аятьләрне аңлатмыйча гына. Аллаһ сүзе дип кабул итүчеләрне сзлзфчелзр дип атыйлар / Әбҗәд. һәцаз квтцбе сзләфтә бармы юкмы? Гаяз Мсхакый Сәләф гасыры. СӘЛБИ г. Кире, тискәре, негатив Иҗаби вә сәлби уңай (позитив) һәм тискәре (негатив) Бушар (Гаяз Исхакыйны теге яки бу яктан искә төшереп торулар- А.Т ) һич булмаганда сәлби бер фаидә бирәләр Җамал Вәлиди (1913) Сзлби җавап Сзлби караш. СӘМАГЪ, СИМАГЬ г Ишетү, тыңлау 1 Хәдис гыйлемендә һәм гарәпләрдә китап культурасында хәдисләрне һәм бөтсн-бөтен әсәрләрне тапшыру ысулын белдерә Мөхәддис хәтере буенча яки язудан хәдиснең текстын укый һәм бу вакытта үзенең элгәренә һәм сөйләүчеләр чылбырына (иснад) таянуын әйтә Шәкерт исә хәдисне исендә калдыра, аны кычкырып кабатлый Материалның дөрес үзләштерелүенә ышанганнан соң. мөхәддис шәкертенә хәдисне башкаларга тапшыру хокукы н (иҗазәт) бирә. 2.Суфичылык терминологиясендә әһәмиятле төшенчә Тышкы ритмга ияреп, күңелдән Аллаһ исемнәрен әйтеп һәм мистик шигырьләр көнләп символик хәрәкәтләр ясау — экстазга (җәзебкә) керү алымы Бу мәҗлесләргә музыкантларны һәм җырчыларны гади халык арасыннан чакырганнар Соңга таба сәмаг(ъ) ныклап әзерләнгән тамашага өйләнеп киткән. Гади кешеләр моны Аллаһы бәрәкәтен алу дип кабул иткәннәр. Мәүләвня тарикатендә төп сәмагь “Айыны шәриф" дип атала Хәзерге вакытта Төркиядә Конья шәһәрендә ел саен декабрь аенда Айыны шәриф" үткәрелә, ләкин хәзер инде ул дини мөрасим булудан бигрәк, тамашачыларны җәлеп итү өчен оештырылган шоуны хәтерләтә (Әлфинә Сибгатуллтна буенча). Сэмагъта катнашучыларны “сәмагъ-зән" дип. ә сәмагь мәрасимнәрсн үтәгәндә җитәкчелек итүчеләрне "сөмагь-зәнбашы” дип атаганнар Тагын кара: Ракс, Сзйер, Сзцмага. Дәвамы киләсе саннарда