ГАМИЛ АФЗАЛ ИҖАТЫНДА СӘЯСӘТ

Һәр ижат әһеленен ничек, нинди шартларда шәхес булып формалашуы анын иҗатында да чагыла. Бәхәс юк. әмма большевистик режим хөкем сөргәндә язучылар «партиянең социаль заказын» үтәп, цензурадан куркып, эчке дөньяларын яшерәләр иде Бу хәзерге заман «ачышларында» да үзен сиздерә Күпләр үзләренең «мулла оныгы» булуын, туган-тумачаларының репрессия корбаннары икәнен ачыктаначык әйтә башлады, һәм мондый хәл аларның иҗатларында шактый сизелә. Бигрәк тә сәясәткә бәйләнешле әсәрләрдә ачык күренә. Шул ук вакытта кайбер шагыйрьләр: «сәясәт—ул пычрак өлкә, шуна күрә анын поэзия белән уртаклыгы булырга мөмкин түгел», диләр. Минемчә, мондый шагыйрь нәрсә ул сәясәт икәнне белми, яки бу өлкәгә анын «теше үтми». Ленинның «сәясәт бит—ул сыйныфлар, дәүләтләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт», дигән сүзләре бар. Димәк, җәмгыятьтә яшәп, анын кагыйдәләреннән, таләпләреннән читләшеп булмый. Күптән түгел мина бер Татарстан халык шагыйренең әле генә дөнья күргән җыентыгына бәяләмә язарга туры килгән иде Очрашкач ул болай диде: «Иҗатымның төп юнәлеше—лирика, ә сез сәяси якка басым ясагансыз». Бәхәскә керми генә мин ана болай дидем: «лириканы күбебез ярата. Әмма коры хисләнүләрнең файдасы нәрсәдә икән?» Шагыйрь бәхәсләшмәде, тыныч кына юлын дәвам итте Шуны гына искә төшерү дә җитә—коммунистлар үз хакимлеге вакытында язучыларның иҗатына бик зур әһәмият бирә, аны күзәтә, «социаль заказлар»ын яшереп тә тормый иде. Шул ук вакытта иҗат кешеләренә унай эш шартлары тудырырга да тырыша иде. Менә шушы кечкенә керештән сон, бу язмабызның герое Гамил Афзал иҗаты турында фикерләребез белән уртаклашмакчы булабыз. Форсаты да бар—күптән түгел Татарстан китап нәшрияты Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Гамил Афзал сайланма әсәрләренең өчтомлыгын бастырып чыгарды. Бу очракта сүз нигездә әлеге китапларда тупланган әсәрләр тирәсендә барачак. Әмма аңа кадәр шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә күз салсак, дөрес булыр Югарыда, язучыларның иҗаты аларнын нинди шартларда шәхес булып формалашуына бәйләнгән, дигән идем бит Өчтомлыкның икенче томында «Юл башы» дигән истәлек басылган. Анын белән танышып чыккач шул билгеле булды: Гамилнең бабасы Афзал, чыгышы белән ярлылардан булса да. көн-төн эшләү хисабына шактый мал җыя. Улы Гыймадетдинне (шагыйрьнең әтисен) башка чыгарганда, ана җил тегермәнен биргән, бераз акча өстәгән. Димәк, узган гасырның 30 елларын күз алдында тотсак, Гыймадетдинның кулак булачагы көн кебек ачык, дип кистереп әйтә алабыз Минемчә, нәкъ әнә шул нәрсә Гыймадетдин Афзалетдин улын тирән уйга сала, һәм ул, Себергә озатылу перспективасын яхшы анлап. Көньяк Урал якларына юл тот а (бу чакта Гамилгә 9 яшь була, малай әнисеннән 3 яшьтә ятим кала). Туган авылы Такталачык (Актаныш районы) белән гомерлеккә хушлаша. Яна урынны булачак шагыйрь болай тасвирлый: «1931 елнын август ае. Менә без Магнитогорскида инде, бик озын баракта торабыз Тормыш шартлары авыр» Күп нәрсәләрнең сәбәпләрен ул әле белми. Ә чынлыкта бирегә күчеп килүчеләрнең иң зур күпчелеге—«эксплуататор сыйныф вәкилләре»—кулаклар Нинди генә уй- мотив белән күчеп килмәсеннәр, аларны мактап телгә алырга була. Бу чакта уннарча миллион «эксплуататор сыйныф калдыклары» ГУЛАГта «гомер кичерә» «Коммунизмның кара китабы »нда әйтелгәнчә (М., 2000 ел) СССРдагы барлык гигант төзелешләр төрмәдә «сәясәт өчен» утыручылар кулы белән (ә ГУЛАГта даими рәвештә 13-14 миллион кеше утырган) төзелгән Әлеге китапка керешне Политбюро карары белән большевистик режим вакытында репрессияләнгәннәрнен эшләрен карау комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләнгән А Н Яковлев язган Табигый, анын куллары аша миллионнарның «гаепләнү документлары* үткән. Әмма да ләкин шагыйрь Г Афзал шактый затлардан аермалы буларак, большевистик режимнын илгә, халыкка никадәр зыян китерүен дөрес аңлаган һәм бу нәрсә анын ижаты буенча кызыл жеп булып сузыла. Кайберәүләр әле бүген дә: «совет власте безгә белем бирде, һәммәбезне кеше итте», диләр Әмма «капитализм кочагында яшәгән» японнарнын 80 проиентган артыгы югары белемле икән, «белемне социализм гына бирә» дигән тезис белән килешүе кыен Шул унайдан югарыда телгә алынган А. Н Яковлевка сүз бирик әле «По сладкопениям о справедливости, братстве. равенстве был создан механизм с фашистско- большевистской идеологией Когда спускаешься шаг за шагом в подэемелье. полное человеческих костей и крови. то былая романтика улетучивается, как дым на ветру И никакие достижения—будьто ликвидация неграмотности. полеты в космос и многие другое—никак не могут оправдать той свирепости. с которой уничтожался человек. уничтожался физически и духовно» (А Н Яковлев •По мошам и елей• М.. 2000). Беркемне дә гаепләргә, кемгәдер үпкә белдерергә җыенмыйм. Әмма күпләрне ң әле дә рәсми рәвештә илдәге «кызыл террор* вакытында эшләнгән вәхшилекләр хакындагы чыганаклар белән таныш булмавы сәер тоела. ГУЛАГ «тормышы* хакында рус телендә шактый китаплар чыкты Татар телендә алар бик аз—Г Тавдиннын. А Гыйләжевнын, И. Салаховнын романнарын гына искә төшерергә була. Гамил Афзал ижаты белән кин җәмәгатьчелек яхшы таныш Мин. мәсазән. аны н һәр китабын көтеп алам, яратып, күнел биреп укыйм Монын бер төп сәбәбе шунда түгел микән: Гамил Афзалнын шактый әсәрләре «сәяси эчтәлек белән* сугарылганнар. Ә бу өлкә мине бик кызыксындыра Шуна күрә бу очракта шагыйрьнен күпкырлы ижатынын сәясәткә кагылганнарына гына тукталмакчы булам. Сүз дә юк, әсәрләрнен сәнгатьчә югары киматдә булуы—шулай ук бик мөһим Шагыйрь поэзия дөньясына яна гына аяк баскан вакытта үзенен «иҗат программасын» болайрак күзаллый: Күзләремнең нурын. Йөрәгемнең моңын Кураема сазын җыр ипи м Йөзем аклыгы да. Күңелем шатлыгы да Минем өчен шаян җыр икән. Бу өзек әлеге Сайланма әсәрләрнен I томыннан алынды Томнын яртысы 223 шигырь—«Лирика» бүлеген тәшкил игә. Әмма аларнын да күпче.тегендә «сәяси юмор* «чәчәк ата» «Үзем булып калдым» шигыре түбәндәгечә башлана Гувернантлар карап үстерладе. Ф/юнңуз сүзен өйрәтмәделәр Дугаларга кыңгыраулар тагып. Ярминкә.'ә ияртмәде <әр «Минем 100 тулгач язачак» шигырен дә елмаймыйча укып булмый Рәхмәт шагыйрьгә, димәк, безнен дә 100 ел гомер кәгәргә хакыбыз бар дип К УЯСЫН Лирик шигырьләр арасында тарихка, тарихи шәхесләргә кагылганнары күне ше аеруча тарта Татар халкы тарихына багышланган әсәрләрне сәясәткә бәйләнгән дисәк, һич тә арттыру булмас «Болгарлар» дигән күләмле әсәр. «Болгар бәете» «Сөембикә сылу*, «Салават Юлаев», «Шәехзадә Бабич», «Алтын бөртек», «Сарматлар» кебек шигырьләрне укыганда кемнен жаны тыныч калыр икән? Китапның икенче яртысы, әйткәнебезчә, юмор-сатирага бай. Жәмгысы—250 шигырь. Аларның шактые халыкка бик таныш, чөнки сәхнәләрдән янгырап, газета - журнал битләрендә күренеп күпләрнең күңелен яулады. Бу шигырьләрне н әхлаксызлыкка каршы булулары аеруча әһәмиятле. «Өф-өф итеп». «Юкка-барга», «Мыек борам», «Кызыл балчык» промартелендә», «Әкрен генә барган көйгә», «Мәүжидәттәй». «Безне картайткан, йөзне саргайткан өч нәрсә» һәм башка уннарча шигырьләрне яттан белүчеләр дә аз түгел Шулай да авторның диапазоны күпкә киң, ул аерым шәхесләрне «тешләп* кенә калмый, иҗтимагый өлкәне дә колачлый. Болар, нигездә, житәкче постына үрләгән урта куллар: Ул оч сәгать нотык сөйли алды. Өч стакан суны чөмереп. Ул һәрвакыт «алгы сафта» барды, Өстәлдән өстәлгә йөгереп. 1968 елда ижат ителгән бу шигырь («Үрләттек») болай тәмамлана: Ул хәзер шәһәрдә, биектә. Безләрне кубызда биетә Ел буе шелтәләр яудыра. Сүгәргә чакыртып алдыра. Большевистик режим хөкем сөргәндә туган төбәген, мәсәлән, республикаң, анын мәркәзе хакында язу. сөйләү искиткеч хәтәр нәрсә иде. Украинаның иң күренекле шагыйре В. Сосюра «Минем Украинам» дигән дүрт куплетлы шигыре өчен партиядән куылды. Сталин исән булмагач, атуын атмасаларда, китаплары н басмадылар, кыскасы, ачлыкка дучар иттеләр. «Тартай арбасы» дигән кечкенә шигыре өчен Ш. Маннур да күп газаплар күрде. Шундый ук хәлгә С. Батгал да дучар булды. Шагыйрьләр үз әсәрләрендә «бөек рус халкын», партия җитәкчеләрен. Мәскәүне мактап телгә алу «ярышлары» оештырдылар. Катнаш никахны мактау бисмилла дәрәҗәсенә җиткерелде, шул хакта я надан яна жырлар язылды. Казанга конференция, кинәшмәгә килүчеләрне партия өлкә комитеты секретарлары: «Казан жиренә аяк басуыгыз белән сезне котлыйбыз, үзегезне туган төбәгегездәгедәй хис итегез» дип каршы аталар, Татарстан турында ләм-мим сүз әйтелми иде. Чөнки «совет халкы интернационализм рухы белән сугарылган», ә андыйларга. аңлашыла ки, милли хисләр ят күренеш... Г Афзал соңрак, демократия җилләре исә башлагач, «Татар халкын яратам» дигән шигырь язды. Анда мондый юллар бар: «Татар халкын яратам» дип әйтү Баш китәрлек хәтәр сүз иде. һәр ярыкта ач кандала кебек. Озын колак, очлы күз иде. «Туган ха.1кым» дигән егетләрне Ай күрде, кояш азды Якадан борып азды да Илтеп дәрьяга салды. Мина халык язучысы, демократ фикерле Гомәр ага Бәширов белән 15 ел буе якын күрше булып яшәү бәхете тиде. Моның өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен Гомәр ага «кызыл террор» чорын кичергән кеше. «Бервакыт,—диде ул,—«Совет әдәбияты» журнаты хезмәткәрләреннән бер үзем торып калдым. Хезмәткәр бер- ике көн эшкә килми икән, анын Черек күл базында икәненә төшенәсең. Ләкин аны н кайдалыгы белән кызыксынып булмый, «озын күзлеләр» шундук «тиешле урынга» хәбәр итәчәкләр, «әнә ул халык дошманын яклый», диячәкләр. 1937-1938 еллар мәхшәрен ничек исән-имин үткәргәнбездер, күнел әле лә ышанып җитми Ул чакта гаиләм белән—4 кеше—Акком асты урамындагы бер бүлмәле фатирда яшәдек. Төнге 12-1 гә кадәр күзгә йокы керми. Кәримә (хатыным) пәрдә читеннән генә «кара козгыннарның» кайсы якка юл алуын карый. «Аллага шөкер, бүген дә безгә туктамадылар».—ди. һәм тик шуннан сон гына йоклап китә идек» Шул заманны искә төшереп Г. Афзал болай ди: Сталин сурәтен күтәреп йөрдек «Ура» кычкырдык, барабан кактык. Эч тулы шатлык иде.— ди. Гамил Афзалны «татар-башкорт мөнәсәбәтләре» дә борчый Актанышны Башкортстаннан Сөн елгасы гына аерып тора. Бу ике тугандаш халык гомер-бакы й дустанә яшәгән, патша золымына каршы бергә көрәшкән Жир-су күп. бүләсе берни дә юк. Әмма татар белән башкортның дус яшәвеннән, димәк, нык көчәеп китүеннә н урыс түрәләре уттан курыккандай курыкканнар Нәкъ бүгенге кебек! Патшабикә Анна Иоановна башкорт кызларын татар егетләренә бирүне тыя торган фәрман чыгарган. «Татар күбрәк санлы, шуна күрә ул башкортны йотып бетерәчәк» дигән примитив ялган даими күпертелеп торган. Кызганычы шул—әлеге провокация кармагына кабучылар әле дә бар Сонгы елларда бу хәтта көчәеп тә китте Югыйсә мона бер генә объектив сәбәп тә юк. Әмма башкорт галимнәренең бер төркеме Россия президенты В В Путинга махсус хат белән морәжәгагь итте һәм аны н тулы тексты матбугат битләрендә басылып чыкты Анда төп фикерләре мондый: «татарлар гомер-гомергә бөек Туран дәүләте төзү уе белән яндылар Аларнын бу дәүләтенә Кавказ мөселманнары. Казахстан. Кыргыстан. Төрекмәнстан. Үзбәкстан. Башкортсган керергә тиеш иде Әмма бу омтылышка һәрчак урыслар каршы чыкты, ә без аларнын ышанычлы союэниклары булдык. Бу мәсьәләдә без бүген лә Мәскәү белән бер сафта» Башкорт шовинистларының бу пычрак пасквиле дөнья жәмәгатьчелегсндә җирәнү хисләре генә уятты Бу беркемгә дә сер түгел—Башкортстан татарларының хокукларын чикләү юнәлешендә, хөкүмәт дәрәҗәсендә күпкырлы үзмаксатчан эш алып барыла. Бу хакта Мәскәүгә туктаусыз хатлар ява Хәтта пикетлар үткәрелә. Әмма Үзәк мыек та бормын, чөнки башкорт түрәләренең явыз эше анын сәясәтенә бик нык туры килә. Г Афзал бу хакта менә нәрсә ди: Идел-Ура! буе дала иде. Татар-башкорт игезәк баш иде Хәзер башкорт зте ореп тора. Иван дэдәй сөенеп, йөреп тора Сәясәтне «мөгезеннән тотып», әдип болай дип тә өсти: Бүлгәлә дә хакимлек ит. Мәкерле кара йорэк Татар-башкорт арасына Чой кагу сиңа кирәк Бертуганнар дошманлашын. Ызгышып торс ын икән. Бүрек салып, бөгелә-сыгила Сиңа баш орсын икән Халык Мәскәү алдында куркып-тетрәп торсын өчен, аны милләтчелектә гаепләү даими бүкәйгә-куркыткычка әверелде. Узган гасырнын 30-40 елларында гагар ижат әһелләренең ин каймагы —яртысыннан артыгы юк ителде Алар арасында энциклопедик белемгә ия булган кеше—әнкәйнең якын туганы-Нигъмәт Хәким 1937 елның 3 августында Мәскәүле Любянка базында агылды Янәсе, ул 1919 елда Ссбсрдә Тубылга карый торган Елинлы авылы укытучысы авызыннан «Идегәй» Ы& дастанының тулы нөсхәсен язып алган, димәк, татар феодалларын идеаллаштырган Ә урысларда андый югалту 10 проценттан артмый.. Шагыйрь урыс империясе кысаларында (СССРның урыс империясе булуы беркемдә дә шик тудырмый ) көн иткән халкыбыз язмышын болай тасвирлый: «Панисламист» идем, «пантюркист» идем. Себер юлларында сөргендә йөрдем. Киндер күлмәк кидем, кәләпүш кидем. Ясаклар түләдем, төрмәләр күрдем. Империя үзенен колонияләрен теләгәнчә изә. Ташкентта булганда, үзбәк кышлакларына да бардым. Аларның ишек алдыннан ук пахта-мамык басулары башлана. Студентлар, мәктәп укучылары яна елга кадәр пахта җыю белән шөгыльләнәләр. Ә Ташкент кибетләрендә товарның һич тә Казандагыдан артык булмавын күреп, гаҗәпләндем Хәер, бу анлашыла да, 5 миллион тоннадан артык җыелган мамык иң элек Мәскәүгә, Ивановога, Ярославльгә һ. б. шәһәрләргә озатыла. Мондый күрсәтмәне СССР Госпланы бирә Алма-Атада да шундый күренешкә тап булдык. Ун миллионнарча куй, эре мөгезле хайван асраган Казахстанның башкаласы Алма-Ата кибетләрендә ит юк, аның өчен казах дуслар да Мәскәүгә оча икән... Бер шигырендә Г. Афзал болай ди: Безнең шәһәр бакчасында скрипка, думбра шул, Безнең нефть акчасына Мэскәү тамак туйдыра. Алтын ташлар куйдыра. Шагыйрь тулысынча хаклы. Елына 100 миллион тонна нефть чыгарган республикабызда нефть эшкәртү заводы булмау аңлы рәвештә алып барылган сәясәт иде Беренчедән, эшкәртелмәгән нефтьнең хакы түбән, икенчедән, бензин сорап, Госпланга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә ул «сездә нефть чыга, димәк, сезгә ниндидер ташламалар булырга тиеш» дип уйламый да Нефть эшкәртү заводлары Мәскәүдә, Рязаньда төзелде. Россия халкы революциягә кадәр дә авыр тормышта яшәгән. Төп халык эчкән, ана дингез тубыктан булган. Ә башкалар җирсезлектән интеккән Революциядән сон авыл халкын, мәсәлән, колхоз жавапсызлыкка өйрәтте: икмәк күпме генә үсмәсен, бөртегенә кадәр дәүләткә тапшыргач, халык әкренләп намуслы эшләүдән туктады. Комбайн, трактор кар астында кала икән, жәл түгел, чөнки алар аныкы түгел! Ә Даниядә һәммәсе дә урынында Укыганым бар: аэродромнарның очу полосасы арасында аз гына җир кала һәм аның һәр сант иметры уңыш бирә икән.. Европада Голландия дигән ил бар. Аны күбрәк Нидерланды дип йөртәләр Безнең телгә күчерсәк. Түбәнлекләр иле дигәнгә туры килә. Чыннан да, жирнен шактый өлеше (Голландиянең мәйданы—41,2 мен кв. км., халкы 15 миллион чамасы) диңгездән түбәнрәк җирләргә туры килә. Алар диңгезнең эченә кереп буа буганнар да, суын насослар белән суыртканнар—коры җир ясаганнар. Әмма дингез суы барыбер әлеге җирләргә үтә икән. Шул суны янадан диңгезгә куу өчен тәүлек буе җил көче белән эшли торган 20 мен насос куелган. Элек диңгез төбе булган җирләрдә хәзер бөтен җир шарын тәэмин итәрлек күләмдә тюльпан-лалә чәчәкләре үстерелә! Безгә дә Европа халыкларыннан, «Азия драконнары»ннан өйрәнәсе иде дә бит Әмма әлегә алгы планда-эчү, урлашу, кеше үтерү Шуңа күрә шагыйрь үзенен түбәндәге сүзләре белән тулысынча хаклы: ■Халык эшләп тапкан дөнья малы Тау-тау булып ята кадерсез Урын юк бит. кая куйыйк аны, Әйдә, ятсын, дисез хәзер сез. Кызганыч, мондый хәл бүген дә дәвам итә. Кайберәүләр. Россиянен уз юлы бар. көнбатыш стандарты безгә ярамый, диләр Бу инде «ата казыгыз йомырка саламы9»—дигәнгә туры килә Ф Тютчевның «Россию умом не понять. аршином не измерить*.-дигән сүзләрен искә төшерергә яратучылар бар Әмма ни өчендер әлеге шигырьне тулысынча китермиләр Ә шагыйрь бит. Россия патриоты буларак, әгәр хәлләр уңай якка үзгәрмәсә. Россия яшәүдән туктаячак, дигән Һәм монда да әлләни яналык юк—дөньяда бер генә империя дә сакланып калмаган Аларнын ин озак яшәгәне—Рим империясе (510 ел). Инде Россия, империя буларак тарала икән, бу әле урыс халкы бетә дигән сүз түгел Күз алдында икенче бөтендөнья сугышыннан сон Бөек Британия. Франция Италия. Португалия. Бельгия. Голландия империяләре таркалды Метрополияләр, башка юл юк икәненә инангач, кан түкми генә колонияләренә ирек бирделәр Без мона искиткеч шатланган, колонияләреннән колак каккан метрополия халыклары ачлыкка дучар булырлар, димәк, властьларга ныклы басым ясарлар дип өметләнгән идек Әмма бөтенләй башкача килеп чыкты—элекке метрополия халыкларынын тормышы күпкә яхшырды. Чөнки колонияләрдә зур армияләр, чиновниклар тотасы юк Хәзер андый кайгы бетте. Ә бүгенге урыс империясе, гадәттәгечә, колонияләрен буйсындырып тоту өчен зур армия тотарга мәжбүр. Тик файдасы гына юк Шагыйрь дә әле күптән түгел булганнарны болай искә төшерә: Россиядә чират, чират, чират Сугенә-сугенә чират тора ир-ат Гомер буе ашау очен ызгыш— Рәхәт инде социалистик тормыш' Кем ничек кенә уйламасын, планнар кормасын, чынбарлык шуннан гыйбарәт— без Урыс империясенең үзәгендә урнашкан Димәк. Россия дә. Татарстаныбыз да— безнсн Ватан. Киләчәктә иҗтимагый үсеш законнары нәрсәләр майтарыр—әлегә билгесез. Әмма әнә шул шартларда халкыбызны саклап калу—безнен топ бурыч Нык борчылырга урын бар: миллион ярымлы Казан халкының ин зур күпчелеге урысча гына сөйләшә, татар әдәбиятын, сәнгатен белми Менгалигсты ла безнеке түгел. Һәм мона әлләни гаҗәпләнәсе дә юк: кызларыбызнын—44. егетләребезнен 42 проценты—ятлар кочагында Алар өчен милләт юк. алар—«пролетар интернационалистлар» Кыскасы, бүгенге татар зыялыларын иң борчыган нәрсә— халкын саклап калу. Югарыда әйтелгәнчә, тел бетү белән шул халык үзе дә бетә Дөрес, аерым очракларда «тел аксаса да«. милләт саклана Мисалы—яһүдләр Моннан ике мен ярым еллар элек Рим империясе Израиль-Иудея илен басып ала Шуннан сон халык бөтен дөньяга тарала. Әмма әлеге дәүләтнең зыялылары югалып калмыйлар, «яңа шартларда ничек яһүд халкын саклап калырга9» дигән мәсьәләне тикшерү очен югары дәрәҗәдәге раввиннар (дин әһелләре) һәм тар-мар ителгән армиянен җитәкчеләре яшерен кинәшмә үткәрәләр. Проблеманы һәрьяклап тикшергәч, гиешле карарлар да кабул ителә Күренекле немец язучысы, милләте белән яһүд булган Лион Файхетвангер үзенең бер әсәрендә әлеге яшерен корылтай кабул иткән карарларның кайберләрең бәян итә. Менә шуларнын бер-икесе 1 И син. яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә. шуны бел синен илең бар. вакыты җиткәч, син үз ватанына кайтырсың 2 И син. яһүд кешесе, кайда гына кон итсән дә. һәр яһүдне якын туганын кебек күр һәм ана һәртөрле ярдәм ит Моны беркем дә кире кага алмас—яһүдләр үзара бик дуслар, бер-беренә ярдәм итүне изге бурычлары итеп саныйлар Бүген дә аларнын рәсми бушаган оешмалары һәр шәһәрлә бар. Алар сәясәт белән шөгыльләнми, үзара ярдәм итү. (мәсәлән, яшь гаиләләргә чын мәгънәсендә ачык йөз күрсәгү. һәрьяклап булышу) атарга бик хас Мина уз гомеремдә яһүдләр белән шактый аралашырга туры миле Бер генә яһүднен дә милләттәшенә зыян китерү очрагына тап булмадым Нәтиҗә ш\ I я Һүдләрдә милли үзан искиткеч югары бездә нәкъ киресенчә' Бу исә .парта глрихн наганнары булган җирдә икенче бөтендөнья сугышыннан сон Израиль дәүләтен аякка бастырырга юл ачты. Хәзер бу ил якын Көнчыгыштагы ин көчле дәүләт Шунын бер төп сәбәбе—төрле илләрдәге яһүд байлары (бигрәк тә АКШ, Англия. Голландия. Франция миллиардерлары) Израильгә зур күләмдә даими рәвештә матди һәм сәяси ярдәм күрсәтә. Әйе, бу дәүләтнең шактый зур проблемасы бар—мәйдан бик кечкенә: 6 миллион яһүд халкы 14 мен кв. км. жирдә яшәргә мәҗбүр. Әйе, безнең—бүгенге татарларның—ин «йомшак ягы»—милли үзанны н искиткеч дәрәҗәдә түбән булуы. Әмма бу «элекке авырулар»ның дәвамы гына. Бервакыт мина күренекле казан тарихчысы, «Казанские татары* дигән китап авторы— профессор Н Воробьев белән пароходта Уфага барырга туры килгән иде. 4 көн буе бу зур галим белән күп нәрсәләр хакында фикер уртаклаштык. «Казан татарлары язмышы» мәсьәләсен ул үзе күтәрде һәм болай диде: «сездә, Казан ханлыгын басып алган өчен, урысларга үпкә хисләре бардыр Моны аңларга була. Әйе, безнен халык та ак канатлы фәрештә түгел. Ләкин тарихи үткәннәрне кире кайтарып та булмый Үч ату теләге дә перспективасыз һәм мәгънәсез. Чөнки татарларның яртысы катнаш никах төзегән. Татарстан—СССРнын уртасындагы бер нокта гына Чынбарлык шуннан гыйбарәт. Юл бер генә—дустанә мөнәсәбәттә яшәү Инде үткәннәргә килсәк, Казан ханлыгының язмышы татарларның үзләренә бәйләнгән. Татар морзаларының шактые үз теләге белән Иван Грозный ягына чыга. Андый хәл булмаса, урыс патшасы Казанга һөҗүм итмәс иде. Әстерхан ханлыгы да Казанны дус күрмәгән. Себер татарлары, Кырым турында да шул ук сүзләрне кабатларга булыр иде Алтын Урда туктаусыз эчке ызгышлар аркасында җимерелсә, Казан ханлыгының язмышы шуны кабатлау гына иде»,—диде профессор һәм күпсанлы мисаллар китерде. Анын фикерләре шик тудырырлык түгел иде. Әмма гаҗәбе шул: бүген дә агай-эненең бер өлеше теге замандагы хаталарны кабатлый. Мәскәүгә донос артыннан донос яза, туктаусыз судлаша Боларны ң һәммәсе дә милләтебезнең язмышы кыл өстендә торган вакытта дәвам итә! Г. Афзал шул уңайдан Бөтендөнья Татар Конгрессына багышлап шигырь яза. Анда мондый чакыру бар: Биек тауга менеп, ташка басып. Кычкырасым килә өммәткә Таралышмыйк инде читкә качып. Җыелыгыз туган төбәккә' Икенче бөтендөнья сугышыннан сон борынгы цивилизация үзәге булган Мисыр иле Бөекбритания колониясе булудан туктый, бәйсезлек ала. Шул унайдан яна республиканың беренче президенты Габдел Насыйрга журналистлар монды й сорау белән мөрәҗәгать итә: «Президент әфәнде, сез эшне нәрсәдән башламакчы буласыз?». Ул болай дип җавап бирә: «Ин мөһим, ин авыр бурыч—кешеләр аңында йөзәр еллар буе формалашкан коллык психологиясен бетерү». Әйе, безгә дә яшәргә, алга карарга кирәк Г Афзалнын программасы исә болайрак: Җиң сызганып, билне буып, Җирне тазартасы бар. Хуҗа булып, кеше булып. Иман яңартасы бар Тазарткач барасы юлны. Илне сугарасы бар. Күңелдәге күндәм колны Куып чыгарасы бар! —ди шагыйрь. «Олы талант иясе булган Гамил Афзалга, рәхмәт!» дия-дия аны ң якты рухы алдында хөрмәт белән башыбызны иябез.

Реклама