Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ФӘРЕШТӘЛӘР САНАП БАРА КҮЗ ЯШЕН...»

Моннан биш еллар элек без: «Дөнья әдәбиятында Сөембикәгә багышланган ике генә поэма мәгълүм»,—дип язып чыккан идек. Шуларнын беренчесе—XVIII йөз урыс классицизмы вәкиле тарафыннан язылган «Россия»да. Ул беренче мәртәбә 1779 елда зур форматлы һәм 288 битле аерым китап буларак нәшер ителә. Шуннан сон икс гасырдан аргык вакыт уза һәм XX гасырның сиксәненче еллары ахырында татар ша1 ыйре Әхмәт Рәшитнең «Сөембикә» поэмасы дөнья күрә Соңгы елларда Сөембикә ханбикә язмышы белән бәйле поэмалар исемлегенә Зиннур Мансуровнын «Ике еглау» әсәре дә өстәлде Поэманың тарихи нигезе һәм эчтәлеге Әсәрнен «Башлам* дип аталган кереше түбәндәге юллар белән ачыла Җиде икълим чиген иңләп иңрәү йөри, иңрәү кайта, кайта ничә ел аша Мәшрикъ якны тоташтырып мәгърип якка кара-каршы ике бикәч егяаша. «Башлам»нын эмоциональ яңгырашына, югары шигъри стиль белән бәйләнгән борынгы архаик сүзләргә һәм гыйбарәләргә игътибар итсәк, сүз. күрәсең, бик күптән булып узган трагик вакыйгалар хакында барадыр, дигән нәтижәгә киләсең һәм. чыннан да. шагыйрь өчен беренчел житди чыганак ролен борынгы урыс әдәбиятының классик әсәре дип саналган «Игорь полкы турында сүз» («Слово о полку Игореве») поэмасы үти Анда исә сүз кенәз Игорь Святославичным (1150- 1202) 1185 елда кыпчакларга каршы мәгънәсез, нәтижәсезлеге үзеннән-үэс күренеп торган яуга чыгуы, тулысынча тар-мар ителүе һәм әсирлеккә эләгүе турында бара Бер айдан сон ул әсирлектән качып котыла. Әнә шул 1185 елда булып узган тарихи вакыйгалар турында сөйләүче поэма борынгы урыс әдәбиятының иң гүзәл һәм ин әһәмиятле әсәре дип санала Кенәз Игорь әсирлектә алләни авыр шартларда яшәмәгән булса кирәк Аны саклап тору да күз буяу өчен генә оештырылган булырга тиеш югыйсә ул бер айдан соң ук качып котыла алмаган булыр иде Икенчелән, әсирлеккә кенәз у киен олы улы Владимир белән бергә эләгә һәм аны шул тоткынлыкта калдырып кача Ә кенәз улы атасының кан дошманы булган (?) Кончак ханнын кызына- кыпчак кызына—өйләнеп. 1187 елла ук туган иленә әйләнеп кайта Поэманың тарихи нигезләрен тәшкил иткән әлеге вак-төяк вакыйгалар турында уйлана башласаң; бәй, бу бит XVII—XVIII йөзләрдә Европада киң таралыш тапкан водевиль сюжеты түгелме сон?—дип уйлап куярга мәҗбүр буласың Теләсәңтеләмәсән дә. борынгы урыс әдәбиятының тарихын һәм теориясен тирәнтен белгән, кин эрудицияле танылган галим О В Твороговның әсәрнең тарихи нигезләре турындагы түбәндәге сүзләренә морәжәгать итәргә туры килә: «Игорь полкы турында сүз» поэмасы урыс-кыпчак мөнәсәбәтләрендәге бер очраклы күренеш-эпизодны гына чагылдыра Аның иҗтимагый һәм тарихи әһәмияте дә шуның белән генә билгеләнә. Шулай булгач, алеге поэманы күкләргә чөеп мактарлык урын да калмый кебек Поэманың икенче персонажы-героинясы Ярославна—кенәз Игорьның икенче хатыны, заманында кыюлыгы, батырлыгы, венгрларга һәм кыпчакларга каршы 12 сугышта катнашып чыныккан «кенәз галицкий» Ярослав Осмомысл (?—1187) кызы. Ире кенәз Игорьнын мәгънәсез яуга чыгып, кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителүе һәм әсирлеккә эләгүе турындагы хәбәр Ярославнага килеп ирешкәч, ул тирән кайгыга бата, борчыла, елый Шушы уңайдан «Слово»да Ярославна елавының кыска гына, китапта нибары бер бит тирәсе, тексты китерелә. Байтак урыс галимнәре фиксренчә, шигьри-стилистик яктан бу елау борынгы урыс язма әдәбияты традицияләреннән шактый ерак тора Аның поэтикасы, әдәби-шигьри үзенчәлекләре тулысынча урыс фольклоры традицияләренә нигезләнә. Кыска гына вакытка булс а да (бер ай!) сөекле иреннән аерылган Ярославна Жилгә, Днепр суларына. Кояшка мөрәҗәгать итеп, алардан әсирлектә интеккән иренә ярдәм күрсәтүләрен үтенә. Ә инде Зиннур Мансуров поэмасында киң чагылыш тапкан Сөембикә ханбикә елауларына килсәк, алар безнең тарихи хезмәтләрдә, проза, шигырь, пьеса һәм башка әсәрләрдә кин һәм тирән чагыла. Тик биредә шуны әйтү зарур: бу ике елауның тарихи нигезләре бер-берсеннән нык кына аерылып та тора Искәртелгәнчә, Ярославна елавының тарихта булу-булмавы әлегә хәтле ачыкланмаган. Сөембикә елауларының исә конкрет тарихта булганлыгы һәм хәзер безгә мәгълүм рухта яңгыравы документаль төстә расланган: алар 1564-1565 елларда Мәскәүдә язылган «Казан тарихы»нда киң чагылыш таба. Ярославна елавы белән Сөембикә елауларынын тарихи нигезләре генә түгел, тарихи-ижтимагый, хәтта конкрет мәгънәләре дә капма-каршы Ярославна күбрәк үз язмышы турында түгел, әсирлеккә эләккән ире Игорьнын авыр хәлдә калуы хакында борчыла, кайгыра, елый. Әдәби-эстетик яктан югары дәрәжәдә торган бу елау да күңелне тетрәндерә Тик кенәз Игорьның, үзенең олы улын Көнчак хан кулында калдырып, өенә кайтып киткәнен ачыклагач, күңелгә: бу кенәз шунда. Кыпчак илендә, кәеф-сафа корып арыгач, үз өенә кайтып киткән булса кирәк, дигән уй килә Сөембикә елауларына килсәк, биредә инде мәсьәлә бөтенләй башкача куела һәм кабул ителә. Сафа Гәрәй 1549 елда ук һәлак булгач, Сөембикә ил башында, үзара талашып-сугышып-үтерешеп торган түрә-морзадар арасында, берүзе кала Нәкъ әнә шул сәбәпләр белән бәйле рәвештә, Иван IV Казанга махсус гаскәр җибәрә Нәтиҗәдә Сөембикә үзенең икенче туган иле булган Казаннан, Казан ханлыгыннан, аны ихлас күңелдән яраткан халкыннан мәңгелеккә аерыла. Шулай итеп Ярославна белән Сөембикә елаулары үзләренең тарихи нигезләре ягыннан да, ижтимагый-тарихи мәгьнәләре белән дә бер-берсеннән принципиаль аерылып тора Ничек соң шагыйрь Зиннур Мансуров әлеге ике елауны бер шигъри әсәр, бер поэма эчтәлеге итеп ала алган? Ничек ул аларны берләштергән? Әгәр без биредә әнә шул—җитди, катлаулы, сон дәрәжәдә каршылыклы сорауга җавап бирә алсак—поэманы дөрес аклаганбыз булып чыга. Поэма баштан ахырга хәтле, үзәк өзгеч аваз буларак, югары стильдә язылган. Ул Борынгы Шәрык, урта гасырлар төрки-монгол һәм Алтын Урда чоры төрки- татар дастаннары рухында янгырый. Шагыйрьне югарыда яктыртылган тарихи вакыйгаларның берсе дә кызыксындырмый кебек. Тик тагын махсус әйтеп үтик: «кебек» кенә! Чынлыкта шагыйрь аларның барысын да бик яхшы белә. Тик аны кызыксындырган төп мәсьәлә, ике асыл затның—Сөембикә ханбикә белән кенәзбикә Ярославнаның—ачы язмышь: «Кереш»тә бу хакта түбәндәгечә языла: Ике якта гомер сөргән чит-ят затлар: берсе -Идел. берсе Дунай буенда Илләрендә көйләп-көйләп илерәләр, үзәк өзгеч аһ-зар бардыр бу моңда Кенәзбикэ. шзешмәүчән килендәштәй ханбикәдә танып аза көндәшен Итәк тотып энҗе-мәрҗән җыйган төсле фәрештәләр санап бара к\ з яшен Поэманын композицион төзелеше дә, эчтәлеге дә. шигъри образ-сичволлар системасы да катлаулы. Шуларнын барысын ла аңлау өчен, без югарыда кыскача сөйләп чыккан тарихи фактларны да. -Игорь полкы турында сүз» поэмасын да. «Казан тарихы»н да. Сөембикә һәм Ярославна язмышлары белән турыдан-туры бәйләнгән башка күп санлы чыганакларны да яхшы белергә тиешбез Чөнки 3. Мансуров поэмасы күрсәтүенчә, шагыйрь ул чыганакларның барысын булмаса да. ин зур күпчелеген жснтекләп өйрәнеп чыккан Һәм бу Сөембикәнең поэмадагы беренче монологыннан ук ачык күренеп тора: «Егла. чаткым, әйдә егла ха1кыч. минем белән бергә еглачы Ходайдандыр бүген халимәнә тәкъдирләнле яна юл башы Киленеңне, илем, килешенеп, канлы туйга калым иттеләр.— еглаганла Казан нигезендә салып калдырылган эт көләр. • Сөембикә монологының баш өлешенә бераз тукталганнан сон шагыйрь Казан халкыньш ханбикәне нинди кайгы-хәсрәт. елау-сыктау белән озатуына күчә Чәчен йолкып, битен тырнап, кулын чәйнәп бузлый-бузлый егяый барча кыз-кыркын «Мәҗүсидәй хәттин ашып мавыкмагыз ' Җитәр'»—диеп ник бер сәед кычкырсын Авторның бу сүзләре дә тарихи вакыйгаларның турылан-туры чагылышы булып яңгырый. Танылган тарихчы Һади Атласи бу хакта язып калдырган иле Сөембикәнең әй геп бетергесез авыр хәлдә калуын шундагы һәркем күрә, йөрәге - бәгыре аша уздыра: «Аның болай булуы бөтен сарай кешеләренә тәэсир итеп, андагы кешеләрнең берсе дә егламый калмады Сарайнын сөйкемле хатыннары, матур кызлары ачы тавыш илә еглыйлар. битләрене тырныйлар, сачларын йолкыйлар, кулларын чәйниләр идеКыскача күзәтелгән күренешләрдән аңлашылганча, шагыйрь үз әсәрен ин көчле, тәэсирле, ин югары стилистик ноктадан башлап укучыны тулысынча үз ихтыярына буйсындыр;» һәм аны поэманын ахырына хәтле «ычкындырмый» Яңадан Ярославна елавына әйләнеп кайтсак. 3 Мансуров аны *Слово»да бөтенләй булмаган күренешләр, кичерешләр хисабына нык кына кинәйтә Нәтиҗәдә «Слово*Д8 аз гына сурәтләнгән Ярославна образы югары дастани-эпик дәрәжәгә күтәрелә 3 Мансуров поэмасында урын алган Ярославна елавынын беренче өлешендә үк түбәндәге сүзләр дә бар -Иләмәннәр белән кинәшмичә. качып киткән кебек ашыктың. Көнчел күршен Көнчак ханга барып, өрми генә утлы аш йоттыи» Танылган урыс галимнәре академик Д С Лихачев. О В Творогов. В П Адрианова Перетң, Л.А.Дмитрисн хезмәтләреннән билгеле булганча, кенәз Игорь әсирлектә булганда, «өрми генә утлы аш йотып* яшәми. а!бәтгә Югарыда нскәртс шәмчә, кенәз Игорь элегрәк тә якын дусты булган кыпчак ханы Көнчак белән тагын да якынрак мөнәсәбәтләргә кереп, аз гына сонрак аның якын туганына әверелә Димәк. Ярославнанын поэмада китерелгән әлеге сүзләре тарихи чынбарлыкка берничек тө туры килми Урыс кенәэлскләре белән Кыпчак даласы хөкемдарлары арасында мәңгелек каршылык, конфликт, үзара сугышып бер береңне кырып ташлау теләге генә хөкем сөргән икән дип уйлау да һич гә дөрес түгел Кыпчаклар Игорьга каршы да баш күтәрми. Дөресен әйткәндә, беркемгә дә кирәкмәгән сугышны кенәз Игорь үзе башлый. Ул елларда күп санлы урыс кенәзләренең һәм кенәзлекләренен ин зур хатасы—алар еллар-гасырлар буе тәхет өчен бер-берсе белән сугышып интегәләр. Урыс кенәзләренең төп кайгы-хәсрәте кыпчак яулары түгел, ә бәлки аларнын үзара тәхет өчен сугышып торулары була. «Слово»нын төп тарихи-иҗтимагый мәгънәсе дә кыпчакларга каршы сугышка чакыруда түгел! Ә бәлки үзара ызгыш-талашны, тәхет өчен бетмәс сугышларны туктатып, күрше кыпчаклар белән тыныч-тату тормыш коруга чакыру. Әле сөйләнгән тарихи вакыйгаларның Киев Русе өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген шагыйрь З.Мансуров та бик яхшы аңлый һәм болай ди: «Җиңелүнең ачы яше җемелдидер сәргаскәрен җуйган атнын эзендә. Угьланнары язмышыннан угаланып, ачулана бөек кенәз үзе дә». Ике бикә диалогы Поэманың нигезен тәшкил иткән тарихи вакыйгалар ничек кенә барып, аларнын нәтиҗәләре нинди генә булса да, шагыйрь З.Мансуровнын төп максаты һич тә тарих сөйләү түгел. Әдәби иҗатны сәясәт алыштыра алмаганын ул бик яхшы анлый. Шуңа күрә тирән фаҗигагә дучар булган ике бикәгә дә: Сөембикәгә дә, Ярославнага да бердәй үк тирән ихтирам белән карый: аларнын мөлаем образларын гәүдәләндерә. Бу үзе исә ике бикәнең диалогларында аеруча ачык күренә. Бигрәк тә сүз алар түккән күз яшьләре турында барганда. Сөембикә кенәзбикәгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә: Аһ-зарларны бергә очраштырды— әллә дөрестән дә Җир тармы''! Миңа тиңдәш булып еглар өчен. Ярыслауна. яшең җитәрме? Еглау—еглау инде ул! Бөтен дөньяңны кайгы-хәсрәт, рәнҗү, иңрәү басканда— туктаусыз еглау, яшь түгү—Адәм батасының хәсрәтен беркадәр «юып бара торган» бердәнбер чарасы булып кала; анын кайгысы туктамаган күз яшьләрендә эри башлыйдыр сыман. Моны яхшы анлаган Ярославна Сөембикәгә түбәндәгечә жавап бирә. «Безгә инде, бикәм, шулай язган—азрак көлеп, күбрәк егларга. Әмма синең кебек горур затлар җебеп жавап бирмәс юк-барга. Тыеп тоткан күпме хәләл яшен сабыр бәгырендә тулгаклый... Ачылуым өчен ачуланма—толны кыен чакта тол яклый» Әмма тора-бара шагыйрь, ике бикә тарихына, аларнын язмышларында булган аерымлыкларга тирәнрәк үтеп керә; теләсә-теләмәсә дә, Ярославна белән Сөембикә бәхетсезлеклеләре. фаҗигаләре бер үк дәрәҗәдә түгел; түккән күз яшьләре дә. Шуңа күрә ике бикә арасындагы диалог кискенләшә бара. Сугыш алдыннан урыс кенәзләренең үзара мактанып-шапырынуын искә төшереп, Сөембикә түбәндәгечә жавап бирә: «Борын чөеп, бакчы, сөңге кадый кыпчак даласының читенә. Очлым белән Домны эчеп кую анын өчен, имеш, чүп кенә». Сөембикәнең болай кырыс җавап бирүе конкрет тарих фактлары белән тулысынча аклана: бер гаебе булмаган Сөембикәне бердәнбер улы Үтәмеш Гәрәй белән гомерлек тоткынлыкка алы п китәләр Баласын анасыннан тартып алып, көчләп чукындыралар; Александр Сафакиреевич дип яна-христиан исеме-кушалар; туган иленә, халкына, Ислам диненә чиксез нәфрәт рухында тәрбиялиләр Үзенең яраткан ханбикәсен кызганып, иңрәп, ил, халык, ханлык, дәүләт, Казан каласы елый Сөембикә язмышының иң авыр, хәсрәтле мизгелләрен сурәтләүгә күчкәч, шагыйрь бер мәлгә Ярославнаны онытып та җибәрә кебек Эчтәлеге һәм эмоциональ яңгыраш ягыннан бу өлеш нәкъ менә безнең көннәрдә иҗат ителгәндәй, заманча яңгырый. Елау текстлары нигезендә ханбикәнең талантлы дипломат һәм сәясәтче булуы хакында да шикләнмичә сөйләргә мөмкин. Ханбикә елауларының безгә билгеле булган оригиналь текстлары шагыйрь Зиннур Мансуров өчен дә ин җитди чыганакларның берсе булгандыр дип уйларга тулы нигез бар. Әлеге елаулар ханбикәнең тирән хәсрәтле кичерешләрен, кайгысын, мон-зарын. эчке халәте рухиясен тирәнрәк анларга ярдәм итә Аларнын урысча текстлары Сөембикә заманнарыннан әлләни ерак булмаган 1564-1565 елларда Мәскәүдә язылган китапта урын алган Һәм. ниһаять, мәсьәләнең ин мөһим ягы ханбикә елаулары З.Мансуров поэмасының үзәген, ин югары ноктасын, кульминациясен тәшкил итә. Тарихи чыганакларны хәтерләтеп, поэмада ханбикә елавы түбәндәгечә башлана: Ярдәм итче. Сафам, мөмкин бу лса. Апаһыдан җибәрт иштирак*' Җырлау өчен ят та ярап тора, еглаганда якын иш кирәк Алга табан ханбикә елавынын мәгънәсе һәм эмоциональ янгырашы тагын да көчәя, тирәнәя Һәрвакыт мәет эзләп йөреп, үлем, һәлакәт, фаҗига символына әверелгән козгын образы килеп керә: «Козгыннарның көтмим кызгануын, ярдәм өмет итмим чит ымнан. Кемгә сөйлим, жанкач. үксез углын аерылмый әле сөтемнән» Сөембикә Казанда чыннан да ялгыз калган Ана ярдәмгә килердәй беркем юк. Нугай Урдасыннан яки Кырым ягыннан ярдәм сорау мөмкинлеге дә калмаган. Казан ханлыгы чикләрен зур һәм көчле урыс дружиналары саклый. Кырымнан ярдәм алып киләм дип Казаннан үзенен 300 яугире белән юлга чыккан Хан гвардиясе башлыгы Кошчак углан, урыс дружиналарының берсенә юлыгып, юкка чыгарыла. Гвардиянең төп өлеше яу кырында ятып кала. Исән калган 46 гаскәрине, шулар белән бергә Кошчак угланны да. Мәскәүгә алып китеп, православиега күчүдән кискен баш тарткан өчен, жәзалап үтерәләр Әнә шундый бөтенләй ялгызлык шартларында калган Сөембикә соңгы чарага мөрәҗәгать итеп, салкын гүрдә яткан сөекле Сафа Гәрәенә ялына башлый «Ялыгудан гажиз ялгызлыгым синен ялгызлыкка кушылсын,—ятимәңне алдыр ятагына, җаннарыбыз игез кош булсын. Ничә ачтын анда ишек бавы—үткәр мине гүрен түренә' Еглап ташкан зарлы Идел аша алып китәр безне зур көймә». Сөембикәне Мәскәүгә сатып җибәрү Бу ифрат та четерекле мәсьәлә, дөресен әйткәндә, әлегә хәтле ачыкланып бетмәгән Иван Грозный җибәргән илчелек казанлылар атлы на бик авыр шартлар куя Шуларнын ин фаҗигачесе—ил башында утырган ханбикәне һәм анын сабый улын Мәскәүгә «шөһрәтле тоткынлыкка» озату Казан түрә- морзалары Иван IV илчелеге белән озак бәхәсләшәләр, килешү шартларын бераз гына булса да йомшартуны үтенәләр. «Әгәр казанлылар мин куйган шартларга риза булмасалар, мин якын арала Казанга каршы рәхимсез сугыш ачачакмын». — дип кисәтә Иван Грозный Нәтиҗәдә. Казан түрә-морзалары, теләсәләр дә. теләмәсәләр дә. Иван IV куйган шартлар белән килешергә мәҗбүр булалар Һади Атласи язуынча. «Августның 11 көнендә казанлылар Ходайкол углан. Мурали бәк Аңкилде абызны Шәехгали янына җибәреп. Үтәмешгәрәй илә Сөен-бикәне урысларга тапшырачак илекләрен белдерделәр» Казан түрә-морзалары Мәскәү патшасына ышаналар һәм Казанны, ханлыкны исән саклап калу өчен. Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне Мәскәүгә озаталар' Нәкъ бер елдан сон. үзенен изге вәгъдәсен онытып. Иван Грозный Казан ханлыгына каршы сугыш ача' З.Мансуров поэмасында Ярославна болай ди «Ничә менде гаскәр саклап гора гайрәт чәчәр Казан кальгасын Олугларын патша калгаеннан нигә шулай куркып калган сон? Мәгърур таудай басып торган калаң батып бара, әнә. аһ-зарга Ханбикәсен биреп җибәрүче кавемеңне ничек анларга?» Кенәзбикәнен әнә шундый кискен соравына ханбикә дә шундый ук кырыс җавап бирә нишләп әле у|- Ярославна—үзенен кадерле ирен кайгыртып өзгәләнеп елаган вакытында Сөембикә кавеменә шундый ямьсез шик ташлый'* Акрынлап ханбикә көндәлек тормышнын вак-төяк мәсьәләләрен икенче яссылыкка күчерә Анын фикерләре һәм сүзләре кин фәлсәфи тинн ышану мргл нигезләнә башлый Поэмада хак мөселман хатыны буларак гәүдатәнгән Сөембикә *Нштнрак - булышлык мәсьәләне Аллаһы Тәгалә тарафыннан күптән билгеләнгән Язмышка күчерә. Ике бикә арасындагы диалог кискенләшә, һәм моны, һичшиксез, Сөембикә оештыра. Чөнки, ни әйтсән дә, ханбикә—поэманын әйдәп баручы персонажы: «Күңелемдә уры н калдырмадым нахак яла, кинә, кер өчен. Гаепләсәм сөйгән милләтемне, хаксыз әйтсәм—телем корысын. Аллаһыга ярсып әләклимме, кемгә шикаятьләр языйм соң,—килен булып төшкән ятим илдән «Талак!» әйтеп куса язмышың?!» Поэмада Мәрьям-ана образы Билгеле булганча, бу дөньяда аларның кайгы-хәсрәтен уртаклашырдай, аларга ярдәм кулы сузардай һичкем калмагач. Адәм балалары Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәй Хәзрәти Мәрьям-анага мөрәжәгать итәләр. Әсәрнең төп персонажлары һәрьяктан югары дәрәжәдә торган бикәләр булгач. Хәзрәти Мәрьямнең аларга ярдәмгә килү теләге дә табигый. Сөембикә белән Ярославнага ул түбәндәге сүзләр белән мөрәжәгать итә: Канны юып булмый кан-яшь белән, кан-яшь тамган җирдә гөл үсми Кенәзбикә. болай кызгандыру синең кебекләргә кичешми Билгеле булганча, Ислам тәгълиматы, димәк, Коръән дә, берәр кеше бу дөньядан китеп, гүр иясе булгач, озак, бигрәк тә бертуктаусыз көннәр-айлар-еллар буена елау-сыктауны, күз яшьләре түгүне һич тә хупламый. Чөнки туктаусыз елау әрвахнын рухын рәнжетә, аның тынычлыгын боза, дип уйланыла. Әмма поэма персонажлары нәкъ әнә шул юлга басалар Мәрьям-ана вәгазенә карата Сөембикә «Күздән яшен ничек чәчрәп чыкмас, сабырлыклар тулы п ашканда?!»; Ярославна: «Тирәнәя хәсрәт дәрьялары, буаларын тырнап ачсан да»,— дип җавап бирәләр Ике бикәнен бәхәсләре, сабырсызлыгы, рәнжешләре куеры п киткәч, Мәрьям-ана Исламның төп таләпләренә, төп өйрәтүләренә тукталып, болай ди: Туган хапкы өчен бәхет даулап, сез генәме шулай җан аткан?.. Гарше-корси мотлак һәрнәрсәне үз тәкъдире белән яраткан. Мәрьям-ананын тыныч, сабыр, ышанычлы вәгазьләренә карамастан, ике бикәнен берсе дә тынычлана алмый. Хәл-әхвәлләр бик кырыс, күңел кыллары ахыр чиккә хәтле тартылган—менә-менә өзеләм дип тора. ШУШЫ уңайдан Ярославна, кырыс сүзләр әйтеп, болай ди: «Вәгъдә сүзен кемнәр башлап боза- белә булыр аны Ул гына» Кенәзбикәнең бу сүзләренә ханбикә тагын ла кырысрак жавап бирә: «Хәләл халкым хакын хаклар өчен миннән тагын күпме хак кирәк?» Икенче торле итеп әйткәндә. Мәскәү патшасы күп гаскәр жыеп, Казанны яулап алырга, җимерергә, ватырга, юкка чыгарырга дип килгәндә, казандылар, күрәсең, мәчеткә килеп, дога кылганнар, Хак Тәгаләдән ярдәм сораганнар. Әмма бу ялвару- догаларның, гыйбадәт кылуларны ң бернинди уңай нәтиҗәсе булмаган Шуна шаккатып, Сөембикә Мәрьям-анага зарлана: «"Татар иле авып барган чакта, Хак йортына ничек килмә ди?" Илчесенең биш мен фәрештәсе, юк. барыбер ярдәм кылмады» н Ә инде Казандагы ул еллардагы вәзгыятькә килсәк, андагы өстен катлам вәкилләре, түрә-морза-угланнар, үзара сугышып-көрәшеп, бер-берсен төркемторкеме белән илдән куып, үтереп, торле һәм зур гөнаһларга батып беткәннәр иде инде. Сөембикәнең кырыс сүзләренә Хәзрәти Мәрьям, бик хаклы рәвештә, шундый ук кискен сүзләр белән җавап бирә: «Үтәмисез фарыз кануннарны-уннын берсен генә булса да» Әмма әле күптән түгел генә илбиләүче-хөкемдар булып үз ил- милләтенен мөстәкыйльлеген саклап калу өчен байтак һәм мөһим адымнар ясаган Сөембикәнең дә һич тә үз фикереннән кире кайтасы килми. Анын күнелен: тагын нинди корбан кирәк ханбикәдән9—дигән фикер борчый -Вөҗданымны сыгып вөҗүдемнән, нинди бушлык изә бу жанны9 Әллә инде, халкым, сине саклар фәрештәләр гаип булганмы?!* Алга таба поэмада фикерләү тулысынча диярлек дини-фәлсәфи яссылыкка күчерелә. Нәкъ әнә шуна күрә Хәзрәти Мәрьямнең Сөембикәгә фәлсәфи-дини нигездә җавап бирүе тулысынча табигый янгырый -Бер гөнаһтыр—хаким үз халкынын язмышында уйнап көн күрсә, мен гөнаһтыр—башка кавемнәрнен туфрагына бәла китерсә* Поэманын дәвамыннан күренгәнчә. Мәрьям-ананын кырыс-кискен гаепләүләреннән сон Сөембикәнең дә рухи халәте ярыйсы ук кискен үзгәрешләр кичерә Хәзер инде анын сүзләре рәнжү-үпкәләү. ниндидер ризасызлык белдерү булуга караганда, күбрәк ялыну-ялвару-үкенү кебегрәк янгырый башлый • Казанымның кузлы казнасында әллә, чынлап, азман эт бармы9 Өч-дүрт ахмак кылган гөнаһ өчен Аллаһ безне һәлак итәрме9» Бирелә. Сөембикә сүзләрендә берничә фактик хата киткән XVI гасырнын уртасына табан Казанда һәм ханлыкта тик бер генә азман эт булган дип уйлау, хәтта бик йомшартып әйткәндә лә. сабыйларча беркатлылык, әлбәттә Шулай ук Сөсмбикәнен «өч-дүрт ахмак кылган гөнаһ өчен» дигән сүзләре дә тарихи дөреслектән ярыйсы ук ерак тора Казан хөкемларлапынын сәясәте бөтенләй башка юллан бара Сафа Гәрәй 1546 елда өченче мәртәбә Казан тәхетен яулап азгач. Казан гүрә-морзаларыннан. танылган дипломат һәм сәясәтчеләрдән Чура Нарыков. Бау бәк. Калыш бәк һ.б байтак кешеләрне кылычтан уздыра Хан эзәрлекләвеннән куркып, 76 кеше, нигездә түрә-морзалар. Мәскәүгә качып китеп. Иван Грозный хезмәтенә күчә. Үзара корәш. ызгыш-талаш Сафа Гәрәй һәлак булганнан соң да дәвам итә. 1551 елнын көзендә Иван Грозный тарафыннан Шаһгали соңгы тапкыр Казан тәхетенә утыртылгач, коточкыч вакыйгалар булып уза Бик тә чикләнгән сәясәтче һәм дипломат булган Шаһгалине Казанда яратмыйлар гына түгел—күрә алмыйлар! Бер төркем зурә-морзалар арасында Иван IV вәкилләре булган Дмитрий Палицкии белән Шаһгалине үтереп, башкаланы бу әшәке затлардан коткарырга кирәк дигән хәбәр тарала. Мондый сүз-фикерләр Шл1нази колагына да килеп ирешә Шаһгали Казанның танылган түрә-морзаларын үз өенә «кунакка чакырып-. 70 кешене үтерттерә. Сөембикә ханбикәне рәнҗеш-ризасызлыкларыниан арындыру өчен Хәзрәти Мәрьям ана бик көчле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Уфтанулар тулы үткәннәрне уйлар дәрәҗәдә анлы сез. Инде ничә хазык юкка чыкты —нигә бер дә сабак алмыйсыз?» Мәхшәргәчә дәвам итәр микән? Поэманын сонгы бүлегендә Сөембикә берүзе кала. Ярославна тик бер урынла гына берничә сүз әйтеп куя. Һәм бу аңлашыла да. Үзенен тирән тарихи эчтазеккә ия булган зур монологын— елау-сыктавынын дәвамын—ханбикә түбәндәгечә башлый: Мәхшәр канга тикле җитар микән. Ярыслауна. бетең түгемнәр ’ Зинһар өчен, тыңлап торма мине кардлшларго әйтер сүзем бар һәм чыннан да. билгеле булганча. Сөембикәне Казаннан алып киткәндә, анын бөтен дөньясы, күңеле, бәгыре, үзәге гомерлеккә сузылачак кайгы-хәсрәт белән тулган була. Кайбер чыганаклар күрсәтүенчә. Казан котылгысыз һәлакәт алдында калгач. Казанның олугларыннан Сөембикә яклы лары анын янына килеп, ана -Шаһгалигә кияүгә чыгып, ике якны да тынычландырасы иде- димр Тирәннәнрәк уйлап карасаң, биредә бит шаккатырлык бернәрсә ш юк' Сөембикә, үзс җитди сәясәтче һәм дипломат буларак, Петр Серебряный да шунлык ук акыллы кеше булырга тиеш дип кабул итә һәм анын сүзләренә тулысынча ышана. Дөресен әйткәндә, биредә мәсьәлә Сөембикәдә генә дә түгел бит әле! Казанның олуглары да, Казан халкы да Иван Грозныйга һәм анын илчесе әйт кән сүзләргә тулысынча ышаналар: ал арны җитди дәүләт эшлеклеләре дип кабул итәләр. Ул елларда, тулы бер ил һәм халык язмышы хәл ителгәндә, кычкырып торган алдау юлына басарга мөмкин дип кем уйласын! Кызганычка каршы, урта гасырлар өчен гадәти булганча, Сөембикәне Мәскәүгә гомерлек тоткынлыкка алып киткәч, Русиянен беренче патшасы үзе биргән вәгъдәләрне тулысынча оныта... Талантлы дәүләт эшлеклесе буларак, Сөембикәнең Петр Серебряный сүзләренә ышануы да. Һ.Атласи әйткәнчә, тыштан гына булгандыр, һәрхәлдә, З иннур Мансуров поэмасының дәвамы нәкъ әнә шундый фикерләр уята. Сөембикә, үзенен рәнҗүле шәхси кичсрешләреннән беркадәр ераклашып, ил, халык, тарих, язмыш турында уйлана башлый: «Галәмемнең оят гамәлләрен белеп бетермәсен көндәшем Егламыича әйтим уйлаганны, син дә туктап торчы, күз яшем!..» Әнә шундый үзенчәлекле керештән сон ханбикә төрки-татар ил-дәүләтләренең тарихи язмышларын күзәтүгә күчә: «Гомер сөрә җирдә ничә кавем, бардыр алар йөзләп, меңләп тә. Зекер әйтмәс идем: зирәк акыл күбрәк, диеп, безнең милләттә. Вакланыша торды алыплары киртә булып калкыр тау саен. Татарымның, ахры, тәкъдиренә тәдбир* салынмаган тәгаен». Ханбикәнең бу сүзләре дә тарихи дөреслеккә туры килә: Казан ханлыгы яшәгән дәвердә (1438-1552) Бөек Болгар чоры Алып-Алпамыш-Алпамшалары инде күптән юкка чыккан була. Һәм бу хакта без Алыпларга—зур гәүдәле кешеләргә— багышланган риваять-легендалар. дастаннар нигезендә генә түгел, ә бәлки конкрет тарих вакыйгаларына таянып та сөйли алабыз. Күренекле тарихчы-археолог А.Х.Халиков Идел-Чулман Болгарстаны яшәгән дәверне (1Х-ХГУ йөзләр) алыплар чоры дип атаган иде. һәм бу чыннан да шулай. Тулаем алганда, болгарлар монгол яуларына каршы 50 ел буена көчле көрәш-сугышлар алып баралар. Бу сугышларда халыкның абруен казанган алып-батырлар да актив катнаша, әлбәттә! Тик шуны да истә тотырга кирәк: Иван Грозный Казанга каршы яу чапканда, Казанда һәм ханлыкта алып-батырлар гомумән булмаган икән, дип раслауда тарихи дөреслеккә бөтенләй үк туры килеп бетмәс иде. Булган алар, алыплар да, батырлар да! Югыйсә Иван Грозный 150 меңлек гаскәре белән Казанда калган 30 менлек гаскәрне җинә алмыйча, җиде атна буена интекмәгән булыр иде. Алга табан шагыйрь Сөембикә фикерләрен төрки-татар тарихының тагын да тирәнрәк, тагын да борынгырак катламнарына «алып кереп китә»: Бөек Туран рухын туры тотып, селкетмичә сыңар кашын да. көчен туплый алмый төрки кавем зурдан купкан дошман каршында Биредә шагыйрьнең «Бөек Туран рухы» дигән сүзләренең XVI гасыр вакыйгаларына нинди мөнәсәбәте бар сон°—дигән тагын да четереклерәк һәм катлаулырак сорау калкып чыга. Автор үзе бу сорауга бернинди дә җавап бирми Шагыйрь 3. Мансуров кына түгел, байтак галимнәр дә әлеге сорауга ышанычлы жавап таба алганы юк. Димәк, безнең үзебезгә уйланып карарга туры киләчәк Төрки халыклар фикеренчә. тураннар-борынгы төркиләр Борынгы Шәрык мифологиясе мәгълүматлары буенча, кайчандыр тураннар һәм иранлылар арийлар дип аталган бер үк халык булган. Аларнын икегә бүленеп. Иран һәм Туран дип атала башлавы Зәрдөштлеккә нигез салучы пәйгамбәр Заратуштра (борынгы грек гелендә-Зороастр; төрки телләрдә-Зәрдөшт) исеме белән бәйләнгән. Анын эшчәнлеге б.э.к. ХН-Х гасырларга карый Борынгы төркиләр тарихының иң тирән белгече Л Н Гумилев фикеренчә. Шәрыктә яна дин буларак барлыкка килгән Зәрдөштлекне кабул итү-итмәүдә бик зур каршылыклар килеп чыга. Нәтиҗәдә яна •Тәдбир алдан күреп эш йөртү динне кабул иткән арийлар—иранлылар, борынгырак аллаларга табынучылар— тураннар дип атала башлый. Урта Азия һәм хәзерге Әфганстан җирләрендә урнашкан Туранда Ормузд-Ахура Маздага табынудан баш тартып. Диюләргә табынуларын дәвам итәләр. Бәлкем, нәкъ әнә шуна күрәдер, төрле үзгәрешләр кичергән Дию образы әле хәзергә хәтле төрки халыклар мифологиясенең төп персонажларыннан берсе булып кала бирә... Төрле мифологик мәгълүматларга караганда, б.э.к. ХИ-Х гасырларда Туран белән Иран арасында көчле һәм һич бетмәс сугышлар булып тора. Бу илләрнен чиге дип Сыр-Дәрья елгасы санала. Әнә шул сугышларда төркиләр гаскәре белән җитәкчелек иткән Афрасиаб—җинелмәс юлбашчы—яугир буларак таныла. Төрек, әзәрбайжан, үзбәк, төркмән халыклары мифларында Афрасиаб— Ираннан чыккан персонаж—төрки халыкларның шәҗәрәсен башлап җибәрүче, төркиләрнен патшасы, баһадиры, төрле кабиләләрнең юлбашчысы; Иранны яулап алын. 12 ел буена шунда хөкемдарлык итә Афрасиаб исеме татар әдәбияты классиклары С.Сарай һәм Колб әсәрләрендә дә очрый. Туран рухы мәсьәләсенә болай кин тукталуыбыз төрки-татар халыкларынын Туран иле дәверен төркиләрнен иң борынгы һәм ин дәһшәтле чоры булган дип күзаллаулары белән аңлатыла. Шагыйрь 3.Мансуров та шундый ук карашлардан чыгып фикер йөртә булса кирәк. Алга таба поэмада сүз нигездә дини һәм мифологик ышанулар турында барса да. автор борынгы төркиләр тарихын да һич тә читләтеп үтми Әйтик, түбәндәге юлларда: Кояш чыккан чакта башас идем, җорьәт итеп әйтэм—кич инде кардәшләрең белән карашуга бирдең, түрк. иң кул кечеңне Шан-шарафле нәсел шаҗәрабе> башлангандыр изге ант ило. Үчләнүне синең угланнарың уйлап тапкан. Олуг Атилла' Бу бөек тарихи шәхеснең исеме төрки-татар телләрендә Атилла. Европа телләрендә һәм төрле энциклопедияләрдә Аттила дип языла. Атилла өлкәдә Православие иерархлары. митрополит-архиепископлар. бернинди юнаһган курыкмыйча, хәлиткеч роль уйнап, кенәз-патшаларны даими котыртып торалар Хәлта Сөембикәне тоткынлыкка алып китәргә дип килгән кенә» I еребряный да ханбикәгә түбәндәге сүзләр белән дә морәжәгагъ итә: «Ханбикә илаһи күкләрдә яшәүче, барлык патша-палишалирнын хәлләрен билгеләүче безнен бөек аллабыз Иисус Христос (ап- Мәсих әд-Дәжжал-Ф У ) тарафыннан кулга алынды» Йомгак Поэманын сонгы битләрендә Ислам тәгълиматы яки шуна якын торган персонаж исемнәре, лини-ислами лексика тагын да мөһимрәк урын ала башлый: Газраил. Кисекбаш, Тәсбих, монафыйкъ. һижрәт кылу һ.б. Без бу сүзләргә махсус тукталып тормыйбыз. Тик Ахырзаман белән турыдан-туры бәйләнгән тагын бер генә дүртьюллыкка игътибар итеп үтәбез. Төрки-татар түрә-морзаларының үз илхалыкларына каршы юнәлтелгән вакчыл, мәгънәсез сәясәтенә тукталып, шагыйрь Сөембикә ханбикә исеменнән бүгенге көндә дә заманча янгыраган сүзләр әйттерә: Аңа кадак, имеш, моңа Казан— Мәхшәргәчә тынмас ул сәүдә. Тамчы яшем шундый авыр булып ятса икән гарше үлчәүдә... Мәхшәр сүзе Сөембикәне мәңгелек тоткынлыкка алып китү көннәрен гомуми яссылыкта ярыйсы ук төгәл билгели Дини ышануларда исә анын конкрет билгеләмәсе дә бар. Аңлатмалы сүзлек аны түбәндәгечә билгели: «Мәхшәр көне — Ислам диненчә, янадан терелгән кешеләрнең теге дөньяда җыелу көне». Китерелгән өзектәге гарше үлчәү гыйбарәсе дә турыдан-туры Ислам Тәгълиматы һәм Ахырзаман турындагы күзаллаулардан килә. Күрсәтелгән сүзлек ана түбәндәгечә аңлатма бирә: «Гареш—дини ышану буенча Алла тәхете урнашкан ин югары кат; күк». Шагыйрь, поэмасынын «Бетем»ендә ин югары әдәби-эстетик дәрәжәдә торган шигъри алымнарга мөрәҗәгать итеп, бәгыреңне тетрәндерерлек, үзәкләреңне өзәрдәй сүзләр таба. Бер гыйбарә белән әйткәндә, «Бетем»—гомум Җиһан, бөтен Дөнья еглавыннан торадыр сыман Урыслар аны Вселенский плач дип әйтәләр. Биредә шагыйрь безнең өчен күптән табигый яңгыраган гыйбарәләр белән бергә, капма-каршы мәгънәләрдә булганнарына да мөрәҗәгать итә. Шуларның кайбер мисалларын китереп үтик: «Кавышырга өмет итеп кыямәттә карурманда Сак белән Сок яшь сыга». «Кардәшләрнен яше сыймый каберенә—гаҗизлектән үкси Аксак тимер дә»; «Сабый төсле сыктый һаман Явыз Иван, ауган ханлык тәхетенә утыры п ...»; «Ике бикәч көн-төн еглый ике ярда, яраларга тамып тора күз яше...» Тулаем алганда, Зиннур Мансуровнын «Ике еглау» поэмасы—хәзерге татар шигъриятенең генә түгел, ә гомуми татар поэзиясенең дә ин югары әдәби-эстетик таләпләренә тулысынча җавап бирердәй әсәр! Редакциядән: Филология фәннәре докторы, профессор Фатих Ибраһим улы Урманчиевка шушы айда 70 яшь тула Аны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телибез!