Логотип Казан Утлары
Бәян

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

ТАРИХИ-ЭЗОТЕРИК БӘЯН « Мифы яягяют юбой картинные формы под которыми глубокив истины Оинишс Һ ыиру» Анни Бсшп Мифлар һәм тарих Кешелек дөньясы хәтеренә уелып калган берәр жәмгыятънен тарихын, үсеш юлын өйрәнергә тотынсам, гадәттә, анын белән танышуны шушы кавемнән калган мифлар, риваятьләрдән башларга туры килә Чыннан да. безгә мәгълүм «язма тарих* вакыйгаларны теркәп барырга керешкәнче, адәми зат үзе яшәгән лөиья турындагы мәгълүматларны, аны танып белүен киләчәк буыннарга нигезлә мифлар, риваятьләр, әкиятләр рәвешендә тапшыра килгән Буыннар бәйләнеше, җәмгыять туплаган белемнәрне саклау, анын этник-психологик бөтенлеген тәэмин итү шулай алып барылган, һәр җәмгыятькә хас мәдәният, менталнтет шулай барлыкка килгән Урта гасырлар караңгылыгыннан чыкканнан сон белемне, акылга таянып эш игүне, һаман үсә-ныгый барган фәнни фикерләүне үэенеи төп таянычы итеп сайлаган кешелек дөньясы әле байтак заманнар мифларга, риваятьләргә адәми затнын балалык чорында туган матур уйдырмалар, әһәмияткә лаек булмаган хыял җимеше дип карап килә. Шуна да карамастан, фәннен торле тармакларында эшләүче галимнәр, табынган фәнни принципларына тугры калып, дөнья халыкларының мифологик мирасын туплау белән шөгыльләнә. Бу мирас төрлечә классификацияләнә, анализлана, анын үзгәлекләре һәм уртак яклары билгеләнә Шунысы кытык - юра бара тупланган шушы мирасның һич көтелмәгән башка яклары ла күренә башлый Дөньямын әле бер. әле икенче тарафында эшләгән галимнәр мифларда-риваятьләрдә телгә алынган мәгълүматларның, коры хыял җимеше генә булып калмыйча, борынгы дәверләрдәге реаль вакыйгаларны чагылдыруын, ал арның тарихи нигезе булуын күрә башлыйлар Шулай атаклы немец археологы Генрих Шлиман тарафыннан борынгы грек шагыйре Гомерның «Илиада-сында сурәтләнгән Троя каласы табыла һәм җир астыннан казып чыгарыла. Ә бит мона хәтле дөнья Троя каласын әләби иждт җимеше дип кенә кабул иткән була. Мәшһүр Шумер цивилизациясенең беренче катасын эзләп табу да шулайрак килеп чыга. 1877 елда Гыйрактагы Басра шәһәренә Франциянең виие консулы Эрнест де Серзск килеп төшә. Ул үзенен дипломат Вазыйфаларын башкару белән генә чикләнмичә, илнен борынгы тарихы белән дә кызыксына башлый Төрле Солтан ШӘМСИ (1946) язучы *Җзяуле бу/мн>. * Еллар **■•. * Низаглы йортта* А. б. китаплар авторы Казанда яши 7. .к у., м & якларга сәяхәтләр кыла һәм берничә елдан соң Тигр белән Евфрат елгалары арасында урнашкан бер җирдә борынгы кала калдыкларына килеп юлыга. Бу— шумерларның борынгы каласы Лагаш шәһәре була. Археологик казу эшләре барышында биредә Шумер патшаларының системага салынган, 20 меңнән артык балчык таблицалардан торган чой язулы зур архивы табыла. Аларны уку борынгы Шумер дәүләтенең тарихын, яшәешенең бик күп якларын ачып сала. Ә бит бу шәһәр һәм архив табылганга кадәр галимнәр Шумер дәүләте турында сакланып калган төрле имеш-мимешләргә генә таянып фикер йөрткән булалар. Ә кайберләре гомумән Шумер цивилизациясенең яшәгәнлеген шик астына куялар. Шулай итеп шумерология дигән фәнгә ныклы нигез салына. Инде борынгы грек мифологиясенә мөрәҗәгать итеп, бер сюжетны искә төшереп үтик. Кайчандыр борын-борын заманда Крит утравында Минос исемле патша хөкем сөргән. Кансыз һәм тәкәббер булган өчен аллалар аны җәзаларга булалар. Минос патшаның хатыны Пасифаяның уйнаш итәргә хирыслыгын белгәнгә, диңгез алласы Посейдон аның янына бик матур ап-ак үгез җибәрә һәм шушы мәхәббәттән Минотавр исемле адәм тәнле, үгез башлы, кеше ите белән туена торган бер бала туа. (Төрки телдә: Минотавр—Мин(ос) патша тауары-малы дигәнне анлата. Бу исә борынгы заманнарда Крит утравында төрки цивилизация вәкилләре яшәвенә ишарә булып тора.) Бала үсеп җиткәч, атасы төзеткән Лабиринт дип аталган зур сарайда яши башлый Лабиринтның коридорлары, бүлмәләре шундый катлаулы һәм серле-буталчык итеп төзелгән була ки, анда кергән кеше, чыгу юлын таба алмыйча, Минотавр корбанына әверелә. Минос патшага буйсынган күрше халыклар тугыз елга бер Минотавр өчен корбан итеп җиде егет белән җиде кыз бирергә тиеш булалар һ.б. Әгәр дә 1900 елда Крит утравына бер эш белән Оксфорд музее (Англия) хезмәткәре, кырык яшьлек Артур Джон Эванс килмәгән булса, бәлки бу миф шулай шомлы бер миф булып яшәвен дәвам да иттергән булыр иде. Әмма тормышта «очраклылык» дигән серле нәрсә бар, шул кайвакытта вакыйгаларны бөтенләй үзгә якка борып җибәрә. Һәм шушы очраклылык аркасында Артур Эванс борынгы заманнарда яшәгән иң гүзәл цивилизацияләрнең берсе—Крит-Миной цивилизациясен ачуга ирешә. Шушы цивилизацияне өйрәнә-өйрәнә галим Критта кырык ел гомерен уздыра. Бервакыт журналистлар аңа: «Ничек итеп сез казу эшләре башлауның беренче көннәрендә үк: «Мин Минотавр яшәгән сарайны таптым»,—дип әйтергә батырчылык иттегез. Ул вакытта сезнең карамакта моны исбатларлык бернинди дәлил дә булмагандыр бит?»—дигән сорау бирәләр. Артур Эванс моңа каршы: «Мин тарихның Ариадна җебен тәшкил иткән мифларга ышандым»,—дип жавап бирә. Чыннан да, мифта Минос патша кызы Ариадна сөйгән егете Тесейга, ул Лабиринт сараена Минотаврны үтерергә керер алдыннан, бер йомгак җеп бирә. Тесей сарай эчендә шушы йомгакны сүтеп йөри һәм, җеп буенча барып, адашмыйча аннан исән-сау килеш кире чыга. Шулай итеп, сэр Артур Эванс өчен миф ярдәмче Ариадна җебенә әверелә. Мондый очракларны тагын да искә төшерергә мөмкин булыр иде. Тик җитеп торыр, төп сүзгә күчәргә вакыт. Ә сүзебез бер хикмәтле миф турында барачак Кайбер диннәрнең төп чыганакларында, шулай ук борынгы цивилизацияләрдән сакланып калган кайбер язмаларда сш кына Жир тарихында булып узган ниндидер мөһим вакыйгалардан сон кешелек дөньясының эволюциясе бөтенләй башка юнәлештән китүе турында кинаяләр очрый. Вакыт ягыннан безгә якынрак торган Библия белән Коръәндә бу вакыйга Адәм белән Хәуваның яратылмышы һәм «юлдан язуы» (русчасы—«грехопадение») турындагы мифта тасвирлана. Классик диннәрнең төп Китапларында урын алган икән, димәк, бу миф. чыннан да, ниндидер мөһим вакыйгаларны чагылдыра торгандыр дип уйларга нигез бар Мифта адәми зат нәселен башлап җибәрүче Адәм белән Хәуванын өстенә «гөнаһ кылу», «юлдан язу» булып төшкән нинди дөньякүләм вакыйга турында сүз бара сон? Бу тәрбия чарасы мисалында уйлап чыгарылган мифмы, әллә инде анын нигезендә ерак тарихта булып узган ниндидер вакыйгалар ятамы? Адәмнең яралтылуы Библия белән Коръәндәге бу миф бер үк вакыйганы—Адәм белән Хәуванын яралтылу тарихын бәян итсәләр дә. алар арасында кайбер үзгәлекләр дә бар һәм алар күп нәрсә турында сөйли. Библиядә адәми затнын яралтылуы гүбәндәге сүзләр белән тасвирлана «И сказал Бог: сотворим человека по образу Нашему. по полобию Нашему. (Бытие. 1. 26) «И сотворил Бог человека по образу Своему. по образу Божию сотворил его. мужчину и женшину сотворил их». (Бытие. I: 27) «И еоздал Господь Бог человека из праха земного. и вдунул в лине его дыхание жизни. и стал человек душею живою*. (Бытие. 2: 7) Коръәндә дә Аллаһ җир йөзендә тереклек иткән жан ияләрен бар кылганнан һәм жиде каг Күкләрне төзегәннән сон адәми затны яралтырга керешә Ул фәрештәләренә: «Мин жир йөзендә (Адәмне) хәлифә итеп билгеләячәкмен».— дип белдерә Фәрештәләр Ана: «Без Сине мактап, Сине зурлап. Аллаһ кимчелсктәрлән азаг. дип торганда, жир йөзендә азгынлык кылачак һәм кан коячак бәндәнне хатифә итеп куясынмы ’—диләр Аллаһ аларга: «Мин сез белмәгәнне беләмен».—дип жавап бирә (Корыт. 2 30) Тик сорау туа: «Без Син өйрәткәнне генә беләбез -.—дип торган фәрештатәр Адәмиен нинди зат буласын кайдан белгән? Ни сәбәпле анын турында атлан шундый фикер чыгарып куялар? Бу сорауга Коръән җавап бирми Инде «хәлифә» сүзенә игътибар итик Бу очракта атеге сүз Жирдә Раббыбызны алмаштыручы. Анын урынына калучы. Анын эшен алып баручы зат мәгънәсендә кулланыла. Бу Библиядә китерелгән «по образу Своему. по образу Божию» дигән мәгънәгә бик якын кебек. Шулай да «по образу Своему. по образу Божию» дигән гыйбарәне ничек акларга? Библия белән Коръән адәми затка хас шушы үзенчәлекне безгә җиткереп ни аңлатмакчы булалар9 Нинди серле һәм илаһи сыйфатларга ишарәлиләр? Адәми затнын илаһилыгы аның тән төзелешендә дә ап-ачык күренә Бсзнсн көннәрдә кешенең умыртка баганасы буйлап астан өскә таба жиде төп чакра урнашкан булуын белмәгән кеше инде бик сирәктер Чакралар— кеше тәнендәге энергетик үзәкләрне тәшкил итә. алар чыгыр сыман гел әйләнеп тора («Чакра» сүзе үзе үк «чыгыр» сүзеннән килеп чыккан-энергия чыгыры Бу сүз. йога системасында! ы башка бик күп терминнар кебек, безгә борынгы цивилизацияләрдә яшәгән бабаларыбыздан калган мирас булып тора Санскрит теленә җайлаштырылып, алар бары тик бераз үзгәреш кенә кичергән (Бу хакта кара Дефак Рахмати. Дети Атлантиды. К ТКИ. 1099) Чакралар системасы кеше тәнендә барган энергия алмашу процессын койләп тора, шулай адәми зат белән Раббыбыз арасында даими бәйләнеш, энергия алмашу тәэмин ителә Чакралар!а сыйфатнамә бззрә башлаганчы шуны искәртеп үтәсе килә Кеше тәнендәге чакралар—анын рухи үсеш дәрәҗәсез! күрсәтүче баскыч басмаларын хәтерләтә. Нинди чакранын активрак эшләвенә карап, кешенен нинди үсеш баскычында торуын билгеләргә мөмкин. Бу хат анын холкын-фигылен. дөньяга карашын билгели, яшәү рәвешенә зур йогынты ясый гына түгел, гомумән рухи* эмоцианаль портретын күрсәтә Беренче чакра—атамасы «Муладхара». койрык урынында урнашкан Бу чакранъш сыйфатын билгеләүче тон сүзләр дөньяда ншәиенне тәэмин итү. тырыш хезмәт аркасында тормышта тиешле минимумга ирешү Бу баскычта торган кеше авыр хезмәт нәтиҗәсендә тотрыклы тормышка ирешә, шу I сәбәпле анын тормышы тышкы дөнья йогынтысыннан азат була, ул үзен иминлек белән тәэмин игә Андый кешедә: «Тормышта барысына да авыр хезмәт, зур тырышлык нәтиҗәсендә генә ирешеп була», дигән караш формалаша. Ул анын топ тормыш девизына әверелә Икенче чакра—атамасы «Свадхисгина». кендектән гүбәнрәк урнашкан. Анын СО ЛТ АН ШӘ МС И сыйфатын билгеләүче төп сүзләр—чәчәк ату, тормыштан ләззәт алу. бар нәрсәдән файдалану, максимумга ирешү. Үсешнең бу баскычында торган кеше тормыш биргән мөмкинлекләрдән күбрәк файдаланып, үзенең потенциалын ачарга омтыла, комфорт һәм матурлык мохитында яшәргә тырыша. Әлбәттә, андый кеше башкалар өчен шактый кызыклы шәхескә әверелә Дөрес, бу омтылышларның кире ягы рәвешендә андый кешедә еш кына вакытны бушка уздыру, ялкаулык, секс, байлык, гел ләззәт алу белән артык мавыгу кебек сыйфатлар да калкып чыгарга мөмкин һәрхәлдә кешенең актив тормыш белән яшәве ана зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә, шул нигездә аның дөньяга карашлары формалаша. Андый кешенең карашлары нигездә «яшәп кал!» дигән тормыш фәлсәфәсенә кайтып кала. Өченче чакра—атамасы ••Манипура». кендектән югарырак урнашкан. Аны билгеләүче төп сүзләр—көч-куәт. идарә итү. ихтыяр көче һәм тәртип. Бу баскычтагы кешенең омтылышлары абруй казану, оештыру сәләте, максатчан тормыш алып бару, кирәк чакта кискен рәвештә «юк» дип әйтә белү, күнел дигән нәрсәгә таянып гамәл кылу, интуициянең көчле булуы белән билгеләнә. Әмма андый кешедә башкаларга басым ясау, аларны манипуляция объектына әйләндерү, хакимияткә омтылу, кырыслык, минминлек, рәхимсезлек, карьеризм чире белән авыру кебек сыйфатлар да күзәтелергә мөмкин. Дүртенче чакра—атамасы «Анахата». күкрәктә урнашкан. Аны билгеләүче төп сүзләр—кешеләрне ярату, изгелек кылу, кешегә ярдәм итүдән тәм табу, үзеңә авырлык китереп булса да. башкаларга ярдәм итү. Үсешнең бу баскычында торган кеше хәтта кеше сорамаган очракта да ярдәмне үзе тәкъдим итәргә мөмкин, чөнки башкалар өчен яшәү аның эчке ихтыяҗына әверелә. Бу—кешенең дөньядагы барлык җан ияләрен, һәртөрле тереклекне яратырга, аңларга-тоярга. аларга хөрмәт белән карарга, рәхимле булырга өйрәнә торган этабы. Бу чакранын йөрәк белән турыдан- туры бәйле булуы юкка гына түгелдер. Бишенче чакра—атамасы «Вишудха». тамак тирәсендә урнашкан. Анын мәгънәсен ача торган төп төшенчәләр—иҗат, аралашу, хезмәт итү. Рухи үсешнең бу баскычында кеше үзе өчен бердәнбер дип санаган хезмәт итү өлкәсе таба, яна нәрсәләр иҗат итеп, аларны дөньяга бүләк итәргә тотына. Әдәбият-сәнгать әсәрләре, фәнни ачышлар, тормыш-көнкүрештә куллану өчен уйлап чыгарылган төрле җайланмалар, механизмнар һ.б. Бу этапта кеше нәрсәгә тотынса да. аңа яналык кертә, үзгәртә, яхшырта—һәр эшкә иҗади яктан килә, чын мәгънәсендә иҗатчыга әверелә Шулай кеше Җиһанда үз мөстәкыйль язмышы белән яши торган нәрсәләр барлыкка китерә. Бер үк вакытта ул үзенең Раббыбыз энергияләрен җир йөзенә таратучы үткәргеч ролен уйнавын да тоя башлый. Әмма бу баскычта кешене кайбер хәтәр упкыннар да сагалап торырга мөмкин: үз ролеңне күпертү, бер өлкә белән артык мавыгып китеп, башка нәрсәләргә тиешле хөрмәт күрсәтмәү һ.б. Вишудха этабын кичерүче кешенең зур бәхете—аның иҗаты, үзе сайлаган өлкәдә тугрылык белән хезмәт итү. Бу сыйфат барлык иҗат кешеләренә хас булса да. бу әле һәр иҗат кешесе шушы баскычта тора дигән сүз түгел. Алтынчы чакра—атамасы «Аджна». ике каш арасында, алардан бераз өстәрәк урнашкан. Анын мәгънәсен ачып сала торган төшенчәләр—гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру, уртак эшчәнлек. Бу чакра кешенең «өченче күз»ен активлаштыра, күзгә күренмәгән Нәфис Дөньяларга үтеп керергә ярдәм итә. «Өченче күзе» ачылган кеше күрәзәчегә әверелә. Рухи үсеше Аджна баскычында булган зат бик аралашучан һәм ачык була. Әлеге этаптагы кеше төрле диннәрнең уртак нигезләрен күрә, фикри һәм идеологик чикләнгәнлекләрдән арына, бар нәрсәгә югарырак ноктадан карау дәрәҗәсенә күтәрелә: фәнне, динне һәм эзотериканы үзара тоташтырган, шулай ук сәнгать белән фәнне берләштергән уртаклыкларны тоя башлый. Аджна этабындагы кеше беренче карашка гаять чуар тоелган дөньяның нигезендә яткан уртак принципларны, закончалыкларны күрү баскычына күтәрелә Табигый, мондый кеше инде тар белгечлеккә хөрмәт белән карый алмый, үзе бик күп өлкәләрдә эш күрсәтә, шул сәбәпле эшчәнлеге таркаурак төс ала. Әмма анын бәхете—чуар дөньянын нигезендә яткан төп принципларны аңлап яшәүдә. Җиденче чакра—атамасы «Сахасрара». баш түбәсендә урнашкан. Бу чакрага хас сыйфатлар—Галәм кануннарын тою һәм тормышыңны шулар нигезендә кору, кешене бәйлән, чикләп торган бар нәрсәдән арыну, яшәеш алдында сәҗдә кылу, анык агымында эрү. Раббыбызга тулысынча инану һәм үзенне Анын ихтыярына тапшыру Бу баскычта Галәмнен бер олешенә әверелгән шәхес анын яна сыйфатларын гәүдәләндерә Кеше бу баскычта яшәеш агымында эрегән халәттә яши. бу—шәхестән бөркелгән гаҗәеп җиңеллектә, анын үзе кылган эшләргә исе китмичә, аларга әһәмият бирмичә яшәвендә чагыла. Җиденче чакра активлашкан очракта ксшенен аны баш тирәсендә хәрәкәт иткән илаһи энергияләр белән иҗади мөнәсәбәткә керә Бу процесс тора-бара кеше анын Җиһанны бербөтен итеп күрү баскычына күтәрергә мөмкин Әлбәттә, бу баскычта да кешедә бигүк камил булмаган сыйфатлар әле калырга мөмкин—тәкәбберлек, үз-үзен турында артык зурдан уйлау, җир тормышына өстән торып карау һ.б. Моңарчы сүз кешегә хас илаһи сыйфатлар турында барды Чакралар системасы кеше белән Раббыбыз арасында агылган энергия алмашу процессын тәэмин итүче антенналарны хәтерләтә. Алда сыйфатланган җиле төп чакра кеше тәнендә урнашкан Тик ксшенен илаһи сыйфатлары монын белән генә чикләнми, ул тагын үтә дә әһәмиятле биш чакра белән коралланган Гадәттә, алар турында тулы мәгълүматны чакралар системасын тасвирлаган китапларда табуы кыен, бирелгән очракта да аларнын галәми әһәмияте ачып салынмый Шул сәбәпле бу биш чакрагл караган мәгълүматны дөньякүләм танылган контактер Барбара Марсиннякнын «Земля» исемле китабына таянып китерәбез. Әлеге биш чакра адәм базасын рухи дөньялар белән тоташтыру вазыйфасын башкара. Сигезенче чакра—баш өстендә, физик тәннән берничә сантиметрдан бер метрга кадәр арала урнашкан (төрле кешедә төрлечә). Ул кешене физик тәннән тыиггагы күзгә күренмәгән үлчәмнәр, рухи дөньялар белән тоташтыра Тугызынчы чакра—ул безне Планетабыз Күзәтүчеләре һәм Остахтар. ягъни Планетар Иерархия белән тоташтыра Шуңа күрә аны —Планетар чакра дип йөртәләр Унынчы чакра—ул кешене тагын да кинрәк дөньялар—Кояш системасына кергән планеталар белән бәйләү өчен хезмәт итә Аны Кояш чакрасы дип атау гадәте бар. Бу чакра ярдәмендә кеше үзе анлар дәрәҗәлә Кояш системасына кагылышлы мәгълүмат белән тәэмин ителә Унберенче чакра—бу чакра кешене Галактика киңлекләренә алып чыга, төрле йолдызлыклардан мәгълүмат алырга ярдәм итә Шул сәбәпле аны кайчакта Галактика чакрасы дип тә атыйлар Уникенче чакра—аны Галәми чакра дип атарга мөмкин, чөнки ул адәм баласын безнен Галактикадан арырак урнашкан дөньяларга-Галәм киңлекләренә алып чыга, аны Раббыбыз белән тоташтыра Бер сүз белән әйткәндә, тышкы чакралар кешегә Галәмдәге төрле дөньялардан мәгълүмат алырга ярдәм итә. Әлбәттә, мондый рухи үсеш баскычына җитүчеләр җир йөзендә санаулы гына, чөнки безнен физик тәнебез мондый мәгълүматны кабул итү һәм эшкәртү, аны аңыбызга җиткерү өчен алс әзер түгел Шулай итеп, тышкы чакралар аша безгә тапшырыла торган мәгълүмат ксшенен анастына туплана, адәми затнын рухи үсеше шулай тәэмин ителә Бирелгән мәгълүматым акылга үтеп керү-кермәве ипле ксшенен рухи үсеш дәрәҗәсенә бәйле Кем1ә үтеп керә, кемгә юк. Бу белемнәр күнчелек кешенең анастында файдасыз капитал булып ята Юкка гына җир йөзендә таралган рухи практикаларда кеше тәнен чистарту, чакраларның сизгерлеген арттыру рухи үсеш юлына баскан кеше өчен бере нче һәм төп галәп итеп куелмыйдыр Безнең тәнебез галәми нурланышларны, горте тибрәнешләрне, алар аша төрле характердагы мәгълүматны кабул итә һәм аңыбызга, акылыбызга кигереп җиткерә торган илаһи инструмент, гаҗәеп коры булып юра Шундый катлаулы энергетика һәм «илаһи антенналар» белән коралланган адәм баласын ничек инде илаһи зат дип атамыйсын ла. мичек у 1 Рлббыбызнын кечкезгә бер копиясе сыйфатында күз алдыбызга мием басмасын' Кыскасы, адәми зат шушы чакралар энергия чыгырлары системасы аша Галәм Һәм анда барган процесслар белән турыдан-туры бәйләнештә яши. аннан үзе аңлар дәрәжәдә хәбәр алып тора. Китерелгән мәгълүматлар безгә адәми затның сөяктән, иттән, сенердән. кан һәм башка сыекчалардан торган кемсә генә булмыйча, Раббыбыз тарафыннан гажәеп сизгер һәм зур сәләтләргә ия илаһи зат рәвешендә яралтылуын ап-ачык күрсәтә. Образлы итеп әйтсәк, адәм баласы чыннан да, Раббыбыз мисалында, Аңа охшатып яралтылган зат булып чыга. Коръәндә китерелгән «хәлифә» сүзе нәкъ шуна ишарәли. Библиядә: «И создал Господь Бог человека из праха земного. •>.—диелә. Коръәндә дә адәми затның балчыктан яралтылуы күп сүрәләрдә кабатлана. Мәсәлән: «Сезне балчыктан яралтып. соңыннан мөддәт биргән дә Улдыр». (Коръән, 6 : 2) «Хактыр ки. Без кешене зыңгылдап торган (саф) балчыктан яралггык. рәвешле иттек». (Коръән, 15 26 ) Дин китапларында кешенең балчыктан яралтылган дип әйтелүен ул, чыннан да. балчыктан яралтылган икән, дип кабул итмәскә кирәк. Бу образлы итеп әйтү генә. Уйлап карыйк, нәрсә сон ул балчык? Балчык, туфрак—ул жир йөзенә таралган барлык минераллар чыганагы. Ә адәми затнын тәне, чыннан да, төрле минераллардан, хәтта металлардай тора. Ә аларны без жир йөзенә таралган төрле үсемлекләр, жиләк-жимеш, яшелчә, төрле орлыклар һәм хайван, кош-корт итен ашап тәнебезгә туплыйбыз. Ягъни безгә бу матдәләр җирдә үскән, тереклек иткән күп нәрсәләр аша керә, шулай тәнебез үсә. формалаша. Уйлап карасак, без чыннан да балчыктан, туфрактан яралтылган кемсә булып чыгабыз түгелме сон? Шулай фикер йөртсәк, дин китапларында әйтелгән сүз дөп-дөрес булып чыга. Балчыкта, туфракта ниләр булса, адәми затта шуларньщ барысы да бар. Яралтылган Адәм дөньяны танып белсен өчен, һәр нәрсәне атап чыгу ихтыяҗы туа. Библиядә бу эпизод болай тасвирлана: «Господь Бог образовал из земли всех животных полевых и всех птиц небесных, и привел к человеку. чтобы видеть. как он назовёт их, и чтобы как наречет человек всякую душу живую. так и было имя ей. Нарек человек имена всем скотам и птицам небесным, и всем зверям полевым» (Бытие. 2 19—20) Коръәндә исә яралтылган Адәмне фәрештәләргә күрсәтер алдыннан Аллаһ ана дөньядагы бар нәрсәләрнең исем-атамаларын Үзе әйтеп, өйрәтеп чыга: «Аллаһ Адәмгә дөньядагы бөтен нәрсәләрнең исем-атамаларын өйрәтте дә. аларны (атап чыгуны) фәрештәләренә боерды: «Әгәр дә уйлаганыгыз хак булса, ул белгән исемнәрне әйтеп бирегез,—диде». (Коръән, 2 : 31) Фәрештәләр көтелмәгән сораудан хәтта каушап калалар: «Сөбхәналлаһ! (Раббыбызга дан булсын!) Без Син өйрәткә нне генә беләбез Шик юк. Син Үзен һәм галимсең, һәм хакимсең»,—диләр. (Коръән. 2 32) Аллаһ кушуы буенча. Адәм фәрештәләргә дөньядагы барча нәрсәләрнең исематамаларын әйтеп чыга. Бу хәл фәрештәләр алдында анын дәрәҗәсен бик нык күтәреп җибәрә. Фәрештәләр Адәмнең бөтенләй үзгә зат булуына тәмам инаналар Библиядә Раббыбыз яралтылган Адәмне Жәннәт бакчасы—Эдемга урнаштыра һәм кайбер хәтәр нәрсәләрдән сакланырга кирәклеген кисәтеп куя: «И заповедал Господь Бог человеку, говоря: от всякого дерева в саду ты будешь есть; А от дерева познания добра и зла, не ешь от него; ибо в день. в который ты вкусишь от него. смертию умрешь». (Бытие. 2 : 16—17) Коръәндә бу вакыйга исә менә ничек тасвирлана: «Без әйттек: «Ий, Адәм, син хатынын белән бергә Жәннәттә яшәрсен, Жәннәтнең теләсә кайсы төшендә теләгәнегезчә ризык җыярсыз, ләкин менә бу агачка гына якын килмәгез Бу агачнын җимешен ашасагыз—икегез дә бозыклык юлына басарсыз». (Коръән, 2 35) Игътибар итик: Библиядә бу җимешне ашау үлемгә китерер, диелсә. Коръәндә исә бозыклык юлына басарсыз, дип кисәтелә, ягъни анда сүз үлем турында бармый, ә туры юлдан тайпылып, золым, гөнаһ юлына басу хакында бара. Шулай итеп, без биредә мәгънәнең шактый үзгәреш кичеүен күрәбез. Бу үзгәрешнең сәбәпләренә без әле тиешле урында җентекләп тукталырбыз Шуннан сон вакыйгалар барышына көтелмәгән бер зат килеп керә Библиядә ул—Елан. Коръәндә-Иблис Ни өчен Библиядәге Еланнын Коръәндә-Иблискә әверелүе турында да алда җентекле сүз булыр. Вакыйгалар агышын тоткарламас өчен, әлегә мона тукталып тормыйк Библия белән Коръән текстларын чагыштыры п тикшерүне дәвам итик. Библиядә: «Змей был хитрсе всех звереи иолевых. которых еоздал Господь Бог И сказал Змей жене (Алама) подлинно ли сказал Бог не ешьте ни от какого дерева в Раю? И сказала җена (Алама) Змею: плоды с дерев мы можем естъ. только плодов дерева, которое среди Рая. сказат Бог. не ешьте их и не прикасайтесь к ним. чтобы вам не умереть» (Бытис. 3 : 1-3) Шушы урында Елан алдашу юлына баса, Адәм белән Хәуваны туры юллан яздыру өчен хәйлә ятьмәсе корырга тотына: «И сказал Змей жене (Адама): нет. не умрете Но знает Бог, что влень. в которы й вы вкусите их, откроюгея глаза ваши. и вы будете как боги. знаюшие добро и зло». (Бытие. 3 4-5) Инде Коръәнгә өстәмә рәвештә кертелгән бер эпизодка тукталыйк Бу—сюжетка Иблиснең килеп керү эпизоды Иблис элек Аллаһнын ин зирәк, ин сәләтле һәм кодрәтле фәрештәләреннән (Архангел) була, шул сәбәпле ул үз дәрәҗәсен белеп эш итә Без инде күрдек, Аллаһ Адәмнән лоньялагы барлык нәрсәләрнен исематамаларын әйттереп чыгып, фәрештәләренә анын кем икәнлеген күрсәткән иде Шуннан сон Адәм очен гомер буе онытылмаслык бер вакыйга була—Аллаһ фәрештәләренә. Адәмиен өстенлеген танып, анын алдында сәждә кылырга боера Барча фәрештәләр Адәмгә сәждә кыла, тик бер Иблис кенә мона риза булмый, каршы килә. Аллаһ аннан «Мин кушканны үтәмәскә ни сәбәп булды'*»— дип сорый Иблис: «Мин аннан өстенрәк, чөнки мине уттан яралттын, аны исә балчыктан гына»,—дип жавап бирә (Коръән. 7 : 13) Шулай Аллаһ белән Иблис арасында каршылык барлыкка килә Бу конфликтмын сәбәпчесе Адәм Кешелек дөньясы тарихында ифрат зур роль уйнаган бу вакыйгага да без әле алда анализ ясарбыз Әлегә сюжетны дәвам итик Буйсынудан баш тарткан Иблискә Аллаһ әйтә: «Алайса, чыгып кнг моннан Син монда (Жәннәт бакчасында) калырга тиеш түгелсен Кит! Син инде каргалганнар сафында» (Коръән. 7 13) Шулай итеп, Адәм аркасында Аллаһ ин дәрәжәлс һәм зур кодрәткә ия фәрештәсе белән каршылыкка керә Димәк. Раббыбыз адәми затны яралтканда ана зур өметләр баглаган, ул Анын өчен аеруча кадерле зат булган, дип уйларга нигез бар Аллаһ рәхмәтеннән коры калунын нәрсә икәнен Иблис бик яхшы андый, үзенә җәза киләсем дә яхшы белә, шуна күрә Анын бу жәзаны беразга кичектереп торуы н үтенә: «Мина (Кыямәт көнендә) кешеләр яналан терелгәнчегә кадәр вакыт бирсәнчс»,—ди (Коръән. 7 14) Аллаһ риза була: «Бар, кит, син Кыямәт көненә кадәр яши аласын».—ли (Коръән. 7 15) Жәзанын кичектерелгәнен белү Иблискә кабат өмет өсти, ул үзенен кул кушыры п утырмаячагын, Аллаһка каршы көрәшәчәген ап-ачык белдерә «Син мине азгынлык юлына этәрдсн. шуна күрә мин дә Сина омтылучыларны юлдан яздыру очен зур тырышлык куячакмын Ант нтеп әйтәмен ки. аларны аздыру очен бер алларына, бер артларына төшәчәкмен, уннан да, сулдан да кө1 ыргы й торачакмын. Ахыр чиктә Син аларнын күбесендә шөкер итү күрмәссең» ди (Кор1н>н. 7: 16-17) Аллаһ мондый оятсызлыкка түзеп тора алмый: •Бар' Каргалып һәм мескенлеккә тошеп китеп бар' Әгәр дә кем дә кем сина иярсә. Мин алар белән Җәһәннәмне тутырачакмын». ■ ди » тарихын искә төшереп, аларнын Библия белән Коръәндә ничек чагылыш табуын барлап чыкканнан сон без инде иркенләп фикер йөртә алабыз Бу мифны беркем дә чын вакыйга дип кабул итми торгандыр Бу—миф. ягъни булып узган ниндидер мөһим вакый1аларны әкиити рәвештә теркәп калдыру, шулай киләчәк буыннарга мәгълүмат. хәбәр тапшыру ысулы булып тора. Инде әйтеп үтелгәнчә, мифлар күп очракта реаль җирлектә туа. яисә ниндидер хакыйкатьне гәүдәләндерә Форсаттан файдаланып, күренекле эзотерик Анни Безамтнын мифларга карага әйтелгән бер фикерен җиткерәсе килә «Миф несравненно ближе к истннс. чем исторня. ибо история говорит нам лишь об отброшенных генях. тогла как миф дает нам сведения о гой сутн. что отбрасывает от себя әти !ени Как вверху так и внизу; и притом спсрва вверху. а потом уже внизу* (А Бсшнт Эютсрнчсскос христнанство. М., 2001.—С. 862). Соңгы жемләдәге «сперва вверху» гыйбарәсендә рухи дөньялар, «потом внизу»—без яшәгән матди дөнья. җир йөзендәге тормыш күздә тотыла, ягъни бар нәрсә дә әүвәл өстә—Күкләрдә, рухи дөньяларда башлана, соныннан гына аска—матди дөньяга инә дигән фикер әйтелә. Мәгълүматлар миф, әкият рәвешендә тапшырылгач, белемнәрне кешедән яшереп торырга омтылган көчләр дә артык борчылмый—кеше бит барыбер аның асылын аңламаячак, чөнки хакыйкать, кирәкле мәгълүмат бары тик миф, риваять, әкият киеменә киенгән хәлдә яши. Әкиятне исә кем җитди кабул итсен Арада берәр акыллы-зирәге табылып, асылын ача калса да хәвефләнәсе юк,—бер ике кеше барыбер әллә ни кора алмаячак. Шулай да. адәмнең яралтылуы тасвирланган миф артында нәрсә ята? Библия белән Коръән кешелек дөньясы тарихында булып узган нинди вакыйгаларга ишарәли? Бу мифка бик кыйммәтле мәгълүмат салынган һәм анын гасырлар буе җуелмыйча халыкларга тапшырылып килүе күздә тотылган булса кирәк. Юкса аны берничә диннен Төп Китабында алай җентекләп тасвирламаган булырлар иде Мифта без мәгънәсе ачык булмаган берничә төшенчә-гыйбарә белән очрашабыз БЕРЕНЧЕСЕ—«А от ДЕРЕВА ДОБРА И ЗЛА, не ешьте от него: ибо в день, в который ты вкусишь от него, смертью умрешь». (Библия) «Ләкин менә бу АГАЧКА гына якын килмәгез. Бу агачның җимешен ашасагыз,— икегез дә бозыклык юлына басарсыз». (Коръән) Китерелгән өзекләрдә безгә «дерево добра и зла»нын нинди агач икәне аңлашылмый, гомумән шик туа—биредә гомумән сүз агач турында барамы, әллә башка берәр нәрсә күздә тотыламы? Коръәндә әлеге серле агач «бу агач» дип кенә бирелә. Алда без аны җиңеллек өчен «тыелган агач» дип атарбыз. Тыелган агачта ниндидер җимешләр дә үсә икән һәм аларны ашаган кеше вафат була (Библия), яки ул бозыклык юлына баса (Коръән). Шулай итеп, безнең өчен Жәннәт уртасында үскән бу агачның нинди агач икәнлеге дә. анда нинди җимешләр өлгерүе дә, ул җимешләрне татып караган кешенең ни сәбәпле вафат булуы яки нигә бозыклык юлына басуы да билгесез килеш кала. Ике-өч юллык дини текстта билгесез нәрсәләр артык күп түгелме соң?! Мәгънәне болай тирән яшерү нигә кирәк булды икән? Гадәттә, җимешләрне «алма» дип күз алдына китерү традициягә әверелгән. Көнбатыш сәнгатендә бу темага меңнәрчә картиналар иҗат ителгән. Алма бары тик алмагачта гына үсә ала. Тыелган агачнын «ал-ма-гач» дип, ә кагылырга ярамаган җимешләрнең «ал-ма» дип аталуы да очраклы хәл түгелдер. Бу хәл мифнын бик борынгы заманнарда төркиләр яшәгән цивилизация җирлегендә барлыкка килүе турында сөйләмиме? Библиягә ул «запретный плод» дип бары тик тәрҗемә ителеп кенә кертелгән. Бу бит шул ук кагылырга ярамаган, тыелган җимеш—«ал-ма» булып чыга. Димәк. Библиягә кергән кайбер мифларны яһүдиләр үзләренә хәтле яшәгән төрки цивилизациядән алган булып чыга. Ул вакытта ни өчен алмагач «дерево познания добра и зла» дип атала? Сораула р артык күп һәм алар барысы да җавап көтә ИКЕНЧЕСЕ—« и взяла (Ева) плодов его, и ела; и дала также мужу своему, и он ел И ОТКРЫЛИСЬ ГЛАЗА У НИХ ОБОИХ. И УЗНАЛИ ОНИ. ЧТО НАГИ » (Библия) «Ниһаять, алар икесе дә (тыелган агач җимешен) авыз иттеләр. Шуннан сон АЛАРНЫН ШӘРӘЛЕГЕ АЧЫЛДЫ» (Коръән) Тыелган агач җимешләрен авыз иткәч ачылган күзләр—ул нинди күзләр? Моңарчы да Адәм белән Хәува сукыр түгелләр иде шикелле, һәм алар нинди «шәрәлекне» күрү сәләтенә ия булдылар? Кыскасы. Библия белән Коръәндә серләр кат-кат яшерелгән. ӨЧЕНЧЕСЕ—«в день, в который вы вкусите их, откроются глаза ваши и ВЫ БУДЕТЕ КАК БОГИ. ЗНАЮЩИЕ ДОБРО И ЗЛО» «И увидела жена (Адама), что дерево хорошо для пиши. и что оно приятно для глаз и вожделенно, потому что ДАЕТ ЗНАНИЕ» (Библия) Шунысы да бар—тыелган агач җимешләрен ашау, күзләрне ачып, аларга ниндидер «күрү» сәләте генә биреп калмыйча, адәми затны аллаларга хас ниндидер хикмәтле белемнәр белән дә коралландыра икән. Әлбәттә инде, мондый агач җимешләреннән кем генә баш тартыр да. кем генә илаһи мөмкинлекләрдән файдаланмый калыр икән Һәм Адәм белән Хәува Иблис корган ШУШЫ ЯТЬМӘГӘ килә дә керә ДҮРТЕНЧЕСЕ-Иблис «Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез ФӘРЕШТӘ яки ҮЛЕМСЕЗ ЗАТ булмасын өчен тыйды» Иблис: *Ий, Адәм, сина МӘНГЕЛЕК (ТОРМЫШ) һәм ХАКИМИЯТ АГАЧЫН күрсәтимме?*—ди. (Коръән) Шулай итеп. Коръәндәге сюжетта Иблис Адәм белән Хәуваны Атлаһ әлегә яшереп торган серләрне ачып салуны ышандырып аллый. Бу серләр—үлемсезлеккә ирешү яисә хакимлек итүдән гыйбарәт Икесе дә Жирдә яшәүче кешене бик нык ымсындыра торган нәрсәләр Адәм белән Хәуванын Планнан читкә тайпылуы Раббыбызны борчуга сала һәм бу хәл Библиядә ап-ачык теркәлгән: «Вот Алам стал как один из Нас. зная добро и зло. и теперь как бы не простср он руки своей. и не взял гакже от ДЕРЕВА ЖИЗНИ. и не ВКУСИЛ. не стал ЖИТЬ ВЕЧНО»,—диелә. (Бытис. 3 22) Шөбһәләнерсен лә! Үзенен аны илаһи гыйлемнәрдән дөрес файдалана белү баскычына күтәрелмәгән Адәм кулына вакытыннан иртә тыелган белемнәр, технологияләр кебек көчле корал килеп керү бик җитди мәсьәлә Егерменче йөз мисалы гына да моны бик ачык күрсәтте (атом-төш коралы, водород бомбасы, психогрон корал. Филадельфия эксперименты. Чернобыль һәлакәте һ б.) Библиядән китерелгән сонгы өзектә «дерево познания добра и зла* икенче төрле гыйбарә— «дерево жизни» белән алмаштырыла. Аларнын бер үк нәрсә икәнлеген без алдарак әле күрербез. БИШЕНЧЕСЕ—Адәм белән Хәуваны «юллан яздыручы» Елан булып тора Ни өчен Елан9 Елан үзе кем? Ни өчен ул Коръәндә Иблискә әверелгән? Бу үзгәреш нәрсәне аңлата? Бу сораулар да жавап котә Атарга ачык жавап алмыйча, мифны ла. адәми затнын иралтылу тарихын да ахырынача анлау мөмкин түгел Атарны сюжет элементы дип кенә карау мәсьәләгә ачыклык кертми Һәм без. мона кадәр яшәгән күп буыннар кебек, асылы ачылмаган әкияти вакыйга белән канәгатьләнеп яшәргә тиеш булабыз. Әмма адәми зат өчен алай яшәү инде мөмкин түгел. Башка заман килде, өченче меңъеллыкның капкалары ачылды һәм кешелек дөньясы Яна Дәвергә аяк басты Бүген эзотерик (яшерен) белемнәрне үзләштерү, кешелек дөньясы тарихында яшәп килгән тирән серләрне ачып салу һәм шул нигезлә алга атлау заманы килде Адәми зат күп дәверләр буе үзеннән ишерелеп килгән чын тарихын белергә. Җиһанда үз урынын ачыкларга тели Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә? Инде «дерево познания добра и зла». «дерево жизни» һәм Коръәндәге «мәнгслек (тормыш) һәм чикләнмәгән хакимият* агачларының нинди агачлар икәнлеген ачыкларга тырышын карыйк. Өстәп шуны да әйтәсе килә борышы чыганаклары. Ислам диненә караган кайбер хезмәтләрдә бу агач ни өчендер «богышй* (болан) агачы дип агага Ни өчен «богьдай*—беркем дә әйгә алмый. Тик аңлаш ил м аса да. теркәлгән мәгълүмат яшн бирә Мифнынбөтен хикмәте, тон вазыифасы ы шунла ул кыйммәтле хәбәрне җуелудан саклар өчен унлап чыгарылган һәм 6> эш бик зирәк затлар тарафыннан башкарылган. «Дерево познания добра и зла*. «дерево жизни» гыйбарәләрендә ниндидер (иран мәгънә, сер яшерелүе сизелеп тора, «мәнгслек тормыш* һәм «чикләнмәгән хакимият» дигән төшенчәләр исә аңлаешлырак яңгырын, ягъни Коръәндә төшенчәләр практик тормышка, гади кеше фикерләвенә яраклаштырып, шактый гадиләштереп бирелә. Монын сәбәбе—Коръәннең үсеш ягыннан гаягь түбән баскычта торган җәмгыятькә инүендә булса кирәк. Ислам дине "ар |ыкка килгәндә гарәпләр әле Жаһилият дәверемдә яшиләр, бу җәмгыять әле ыруглык чорыннан ют ■ О ЛТ АН ШӘМ С1 чыгып та җитмәгән була, шуна күрә Библиядәге кайбер төшенчәләр Коръәндә шул җәмгыятьнең фикерләү дәрәҗәсен истә тотып җиткерелә. Әлбәттә, бу чорда гарәп кабиләләренә катлаулы тәгълиматларны, бигрәк тә Җиһан, яшәеш серләренә караган эзотерик төшенчәләрне аңлату мөмкин булмаган. Монын ачык мисалын без 2 нче сурәнен 28 аятендә күрәбез. Анда реинкарнация теориясе (кабат гәүдәләнү, җанның Җиргә күп тапкырлар әйләнеп кайтуы) җинелчә ишарә рәвешендә генә сиздереп кителә. Әлбәттә, мондый урыннарны эзотерик әзерлеге булган кеше генә андый ала, гади укучы аны бөтенләй күрми. Әмма бу тәгълимат Коръәндә чагылыш тапкан. Ул адәми затның рухи эволюциясен аңлатып бирә. Җирдә бер генә тапкыр яшәп адәм баласы ничек акыл, тәҗрибә, рухи потенциал туплый алсын да. ничек итеп изгелек баскычына күтәрелсен?! Коръәннең беренчел максаты—Җаһилият чорында яшәгән, потларга, йолдызларга, тау-ташларга, аерым ыруг илаһларына һәм башка бик күп нәрсәләргә табынган, тормыш-көнкүрешләрендә гаять вәхши гадәтләр хөкем сөргән (мәсәлән, яна туган кыз баланы тере килеш җиргә күмү гадәте), зиначылык, эчкечелек киң җәелгән җәмгыятькә югары әхлак өлгеләре бирү, шушы җәмгыятьнең рухи тормышын Аллаһ мисалындагы бөек идеалга юнәлтү, кылган гамәлләреңне шушы идеал югарылыгыннан торып бәяләргә чакыру, шуна өйрәтү була. Шуңа күрә Исламда җәмгыять тормышын оештыру, кешеләр арасында гадел мөнәсәбәтләр урнаштыру мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә. Коръән беренче чиратта гарәп кабиләләрен Җаһилият караңгылыгыннан йолып алу максатын куя, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр вәгазьләрендә, хәдисләрдә иске җәмгыять тәртипләре нык тәнкыйтьләнә, алар урынына янача яшәү рәвеше, яна тәртипләр, мөкәммәл яна әхлак, яна рухи идеаллар тәкъдим ителә. Ә инде Исламның йогынтысы дөньяга җәелә бару чорында шушы идеаллар—үзеңне Аллаһнын газиз баласы итеп карау, гадел яшәү һәм гамәл кылу, югары рухият һәм әхлак өлгеләре башка халыкларга да тәкъдим ителә. Дөрес, еш кына сөңге-кылыч ярдәмендә. Хәер, урта гасырларда башкача була да алмагандыр Шулай Ислам рухи һәм мәдәни үсеш ягыннан гаять артта калган гарәп дөньясын яңа баскычка күтәрү Вазыйфасын үз өстенә ала. Җир йөзендәге караңгы бер төбәккә җан керә, нур иңә. үсешкә этәргеч ясала, бу төбәк акрынлап торгынлыкт ан чыга Әмма без, Исламның бөек казанышлары белән горурланган хәлдә, анын белән янәшә торган башка диннәрнең, рухи тәгълиматларның да кешелек дөньясы үсешенә керткән өлешен күрә белергә тиешбез. Ахыр чиктә бит диннәр, рухи тәгълиматлар халыкларга, өлешләп-өлешләп, бер үк чыганактан инә, бер үк Вазыйфаны—адәми затны рухи дөньялар белән бәйләү, догалар аша Тәрбиячеләребезгә рәхмәтләребезне җиткерү Вазыйфасын башкара Күрәсең, бер динне генә бердәнбер хак дин дип санау—җир йөзендәге рухи тәгълиматларның халыкларга иңү, дөньяга таралу закончалыкларын белеп җиткермәүдән килә булса кирәк Мондый караш фикер тарлыгына, чикләнгәнлеккә, бер динне икенчесенә каршы куюга, халыкларны бер-берсеннән аеруга, рухи үсешне тоткарлауга китерә. Кем генә моны илаһи эш-гамал дип бәяләргә жөръәт итәр икән9 Без сүз алып барган тыелган агач («древо познания добра и зла», «древо жизни») мәсьәләсенә «Библейская энциклопедия» дә ачыклык кертә алмый, мифны анализлау урынына түбәндәге цитата белән чикләнә: « Плоды древа жизни после греха и изгнания из Рая не были полезны человеку, потому что он уже не мог вкушать их» Моны житди сораудан качу, дип кенә кабул итәргә мөмкин Әмма яһүд христиан һәм ислам диннәреннән ерак торган Көнчыгыш тәгълиматлары тарафдарлары, бу диннәрдән ерак булуларына карамастан. Адәм белән Хәуваның яралтылуы турындагы миф хакында гаять тирән һәм дәлилле фикерләр әйтәләр Мәсәлән, рухи практикалар остасы, шул хакта дистәләгән китаплар язган Лобсанг Рампа бу мифның асылын менә ничек аңлата (төгәллекне саклау өчен өзекне тәрҗемә итмичә генә китерәбез): «Физиологи расчленяют человеческое тело и все сводят к массе плоти и костей Они не открыли, да и не пытались открыть вешей более сокровенных того что индусы, китайцы и тибетиы знали за многие века до зарождения христианства. Позвоночник яатяется чрезвычайно важнои частыо организма. В нем заключен спинной мозг. без которого человек становится совершенно неподвижныч совершенно бесполезным сушеством. Но значение позвоночника горазло серьезнее В самом иентре спинного мозга находится ствол. УХОДЯШИИ В ИНОЕ ИЗМЕРЕНИЕ. Это и есть тот ствол. по которому путешествует в случае пробужления сила. известная под именем КУНДАЛИНИ В основанин позвоночника находится то. что на Востоке именуется ОГНЕМ ЗМЕЯ Злесь находится сама ЖИЗНЬ У обычного жителя Запада эта великая сила пребывает в глубокой спячке. почти парализованная от бездействия. Собственно говоря. она чем-то и похожа на змею. свернувшуюся в основании позвоночника. змею огромнои силы. которая по разным причинам не может в данныи момент вырваться из заточении ЭТОТ МИФИЧЕСКИЙ ОБРАЗ ЗМЕИ ИЗВЕСТЕН КАК КУНДАЛИНИ и у пробудившихся людей Востока сила Змеи может воспрянуть по ствату спинного мозга. подняться до самого разума и дальше. дальше. в астрал (гади генә итеп әйткәндә. Астрал—рухи лөньяларны н Җиргә якынрак торган катламын тәшкил итә—С.Ш.) Полнимаясь. эта могушественая сила активизируст все чакры или пентры силы. такие как пупок. горло и прочие энергетические иентры Когда эти цснтры пробужлаются, человек преисполнястся жизни. приобретает мошь и влияние. Полностью контролируя эту сил у Змеи. человек может достичь почти всего Итак, легенда (миф) гласит. что Ева полдалась искушснию Змся Иными словами. Ева каким-то образом узнала о Кундалини Она смогла выевободить силу Змеи. в основании ее позвоночника. которая взмыла вверх по ствату спинного мозга. пробудив ее разум. и дала ей ЗНАНИЕ А в легенде (мифе) сказано. что она вкусила ПЛОД ОТ ДРЕВА ПОЗНАНИЯ Получив это знание. она нолучила СПОСОБНОСТЬ ВИДЕТЬ АУРУ. ИЗЛУЧЕНИЕ СИЛЫ ОКРУЖАЮШЕЕ ЧЕЛОВЕЧЕСКОЕ ТЕЛО. Она увидела ауру Адама. его мысли и желаннн. а у Алама, искушенного Евой. ПРОБУДИЛАСЬ ЕГО СОБСТВЕННАЯ КУНДАЛИНИ и он тоже увидел Еву такой. как она есть. Истина заключаетея в том. что один еозериал ауру другого. видя его обнаженную астральную форму. форму, лишенную телесной оболочки. и вилел гаким образом все его мысли. все желания. а ЭТО НЕ ДОЛЖНО БЫЛО ПРОИЗОЙТИ НА СТАДИИ ЭВОЛЮЦИИ АДАМА И ЕВЫ Когда Кундалини пробуждаетея в чсловекс. когда оживает Огонь Змся,—все молекулм тела, повинуясь силе Кундалини. выеграиваютея в одном напринленми И тогда человеческое тело наполнястся жизнью и здороньсм, приобретает могушество познания и может видеть все Сушествуют различныс способы пробужления Кундалини. но лелать этого не следует никому. за исключением тех. кто достаточно развит. мбо громадная сила. власть и влияние на других. которое может дать полное пробуждение. могут быть испольэованы в недобрых пслях. Однако Кундалини может быть пробуждена лишь частично и оживить определенные иентры через любовь между супругами В истинном экстазе близости многие молекулы тела выетраиваютея в одном направлении, и тогда эти люди егановятея людьми батьшой динамической силы • (Лобсанг Рампа. История Рамлы.) Ки терелгән өзектән безгә өчен күп нәрсәләр ачыклана Шулай итеп. 6е»«тыелган агачмын* кеше гәүдәсен тотып торган умытка баганасы булуын, анын чыннан ы үсеп утырган агачны хәтерләтүенә инанабыз Ә инде шушы гәүдәне астын-өскә әйләндереп куйсаң, кешенен чәчләре -агач тамырлары, ә торлс якка таралган нерв жспселләрс —агач ботаклары булып күз алдына килә дә баса Ә агачта нинди җимешләр үсә сон? Ул җимешләрне умыртка баганасы буйлап тезелешкән чакралар системасы, ягъни энергия үзәкләре, арка мие һәм нерв җепселләре тәшкил итә Фәкать шушы «җимешләр* адәми затка күрү, авазлар ишетү, ис сизү. тою. тәм тату, төрлечә ләззәт алу мөмкинлеге бирә түгелме сон ’ Чыннан да, без бары шушы «җимешләр» ярдәмендә генә эчке һәм тышкы дөнья белән бәйләнештә яши торган сизгер затка әвереләбез. Умытрка баганасында урнашкан шушы илаһи үзәкләр, нерв системасы һ.б. булмаса, кеше дигәнен бер ит бүкәненә әйләнер дә калыр иде. Аллаһ та Адәм белән Хәуваны шушы «җимешләрдән» авыз итеп яшәргә чакыра «Әй, Адәм, син хатынын белән Жәннәтгә урнашып, җаныгыз теләгән ризыкны җыегыз»,—ди. Тик Жәннәт бакчасының нәкъ уртасында тагын бер агач үсеп утыра. Анысына кагылу, җимешләреннән авыз итү инде харам эш санала. Аллаһ: «Бары тик менә шушы агачка гына кагылмагыз. Юкса, сез дә бозыклык юлына басарсыз»,—дип кисәтә (Коръән, 7 : 19) Эзотерик чыганакларда Раббыбыз тарафыннан яралтылган адәми затнын әүвәл бөтенләй үзгә зат булуы һәм җенес, секс дигән нәрсәне белмәве турында хәбәрләр бар. Эш шунда ки, без бүген яшәгән дөнья тарихи дәверләрнең эзотерик классификациясе буенча 5 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булып санала (аны еш кына 5 нче Раса дип тә атыйлар). Ул Атлантида һәлакәтеннән сон үсеп чыккан дөнья булып тора Ана хәтле җир йөзендә тагын дүрт КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ булы п кичкән. I НЧЕ һәм 2 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯЛАРЫ (I нче һәм 2 нче Расалар) әле җенес дигән нәрсәне гомумән белмәгән һәм нәселен бөтенләй башка ысул белән дәвам иттергән. Адәми затнын ир-хатын җенесләренә бүленүе бары тик 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ (3 нче Раса) дәверендә генә барлыкка килә. Шул заманна н башлап адәм балалары нәселне хәзерге, безгә таныш ысул белән дәвам иттерәләр. 1 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дәверендә адәми зат (аны әле кеше дип атап та булмый) бүгенге кешегә бөтенләй охшамаган, искиткеч зур капчыкны хәтерләткән бер көпшәк масса рәвешендә була. Ул дәвердә кеше бөтенләй башка шартларда яши һәм нәселен, күзәнәк кебек, икегә бүленеп дәвам иттерә. 2 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨН ЬЯСЫ дәверендә кешенең тәне инде бераз тыгызлана төшә, күпмедер дәрәҗәдә әгъзалары да формалаша, әмма бу вакытта да ул але җенесләргә бүленмәгән була. Нәселен тәнендә үсеп чыккан бөре рәвешендәге үсенте ярдәмендә дәвам итерә. Вакыты җиткәч, әлеге бөре тәннән аерыла һәм мөстәкыйль яши башлый Адәми зат эволюциясенең бу баскычлары шундый ерак дәверләрдә булып кичкән ки, аларны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә күп миллион еллар элек булган бу процесслар турында хәтта эзотерик чыганаклар да мәгълүматны бик саран бирә. Женес дигән нәрсә кешенен тәне формалашу һәм тыгызлану процессында гына барлыкка килә. Бу дәвер кешелек дөньясы тарихында ЛЕМУРИЯ ДӘВЕРЕ яки 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дип атала. Раббыбыз тарафыннан илаһи зат буларак яралтылган адәми зат үзендә женес дигән нәрсәне ачканнан сон аны сексуаль энергияләр биләп ала, ул бу эш бе лән чамадан тыш мавыгып китә һәм шул сәбәпле тәнендә барлыкка килгән түбән тибрәнешләр (вибрацияләр) аркасында ул үзенең элеккеге илаһи сафлыгын югалта. Шулай ул эволюциянең түбәнрәк баскычында торган хайваннар дөньясына якынлаша, анын «гөнаһ» һәм «бозыклык юлына басу»ы шуның белән аңлатыла. Аның Жәннәттән куылуы, Жиргә төшерелүе шуна бәйле. Бу очракта Жәннәт символик рәвештә—рухи дөньяны. Җир—физик дөньяны гәүдәләндерә. Шулай итеп, хайвани үрчү юлына басуы аны рухият ягыннан шактый түбән баскычка төшерә, аның каравы адәми зат Илаһи Программаның башка өлешләрен үтәргә керешә—ул тәне тәмам тыгызланып җиткән, скелеты ныгыган, эчке тышкы органнары формалашкан баһадир гәүдәле зат буларак, матди дөньяны үзләштерү, анда тормыш кору, үз-үзеңне саклый-яклый белү, яшәешнең серләрен ачу, тормыш тәҗрибәсе туплый-туплый, акылын үстерү баскычына күчә Шуна күрә 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫН сексуаль яктан иң көчле һәм актив Раса булган һәм бу эш белән артык мавыккан, диләр. Жир йөзендәге негроидлар расасы 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫННАН калган халыклардан тора дигән караш та бар. Жәннәт бакчасы уртасында үсеп утырган агачнын авыз итү тыелган җимешләре— символик рәвештә адәми затның женес органнарын гәүдәләндерә. Фәкать шуларны «татый башлау» кешене баштагы илаһи сафлыгыннан мәхрүм итә. Библиядәге «грехопаление». Коръәндәге «бозыклык юлына басу» шуннан гыйбарәт Әйе. умыртка баганасы тобендә коточкыч гайрәт, энергия посып ятканын адәми зат бик күп заманнар белмичә яши. Әйтелгәнчә, ул бу серне бары тик 3 НЧЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ дәверендә женси тормыш белән яши башлагач кына ача Сексуаль гормыш нәтижәсендә умыртка баганасы төбендә бөгәрләнеп яткан ЕтанКундалини уяна, шулай адәми затнын чакралар системасы тулы көченә эшли башлы й һәм бу хәл анын илаһи сәләтләре—«өченче күзе» ачылуга китерә Шулай кеше Нәфис Дөньяны күрүче күрәзәчегә әверелә. Бу хәл Библиядә түбәндәгечә теркәлгән. «Но знает Бог. что в день. в когорыи вы вкуситс их. откроются глаза ваши и вы будете как боги. знаюшие лобро и зло» (Бытие. 2 5) Ә Коръән шушы ук фикерне Иблис сүзе аша җиткерә «Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен очен тыйды бит»,—диелә. (Коръән. 7 20) Икенче бер урында Иблис Адәмне «Ий. Адәм, сина мәнгелек (тормыш) һәм чикләнмәгән хакимият агачын күрсәтимме?»—дип котырта. (Коръән. 20 120) Шулай итеп. Елан-Кундалини дип аталган гайрәт, яна сәләтләр һәм гыйлем чыганагын эшкә җигеп, адәми зат Раббыбыз тарафыннан төзелгән Эволюция Планыннан читкә тайпыла, «гөнаһ» юлына аяк баса, вакытыннан азда илаһи мөмкинлекләргә, сәләгләргә ия була. Өлгермәгән аннын мондый гайрәткә ия булуы нинди бәлаләргә китерү ихтималын Раббыбыз алдан күрә, шуңа борчылып «Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый. Иблис сезнен ик хәтәр дошманыгыз, димәдеммени''»—дип Адәм белән Хәуваны шелтәли. (Коръән. 7. 22) Шундый ук борчылу Библиядә дә чагылыш тапкан: «И сказан Господь Бог: вог. Алам стал как один из Нас. зная лобро и зло. и теперь как бы не простер он руки своей. и нс взял такжс ог дерева жизни. и нс вкусил. и не стал жить вечно» (Библия. 3 22) Әйе. Раббыбызнын борчылуы табигын. чөнки рухи дөньяларга үтеп кергән зат инде «үлем» дигән нәрсәнең куркыныч түгеллеген, кеше жлнынын үлемсез булуы н һәм вафатыннан сон фани дөньядан китүнен, киемне салгандай, физик тәннән чыгып, бары тик рухи дөньяга күчү генә икәнлеген белеп яши Ан үсешенен мондый баскычка күтәрелүе, чыннан да. үлемсезлеккә тин түгелмени'” Адәм белән Хәуванын яралтылуы тасвирланган мифта без адәми зат эволюциясендә булып узган мөһим бер этапның чагылышын күрәбез, ягъни адәми зат рухи сафлыгын югалтканнан сон Нәфис Дөньяны гәүдәләндергән Жәннәт бакчасыннан куыла һәм матди дөньяны гәүдәләндергән Җиргә төшерелә.-шулай тупасрак тибрәнешләр мохитында яши башлый Шушы миф аша диннәрне оештыручы көчләр кешелек дөньясына анын үсеш юлында булып узган кискен борылыш турында мәгълүмат тапшырып калдырганнар Эчтәлеге аңлашылып бетмәсә дә. шушы миф аша мәгълүмат гасырлар буе киләчәк буыннарга тапшырылып килгән Әлбәттә, анын асыл мәгънәсен бары тик эзотерик белемнәр белән коралланып кына ачыкларга мөмкин Мона исә бер дин кысаларында бикләнеп ятмыйча. Раббыбыз тарафыннан иңдерелгән рухи тәгълиматларны кин гарихи планда чагыштырганда һәм атармы бер чыганактан бирелгән диннәр дип караганда гына ирешергә мөмкин Инде кыскача нәтнжә ясыйк Шулай итеп, без Жәннәт бакчасына;» үскән агачларда өлгергән җимешләрнең умыртка баганасында урнашкан арка мие. чакралар һәм нерв системасы булуы н ачыкладык Адәми зат бары гик тулардан файдаланганга («аны» иткәнгә») к^р.» генә үзен тере һәм сизгер-кам ИЛ зат итеп тоя Әмма Жәннәт бакчасы уртасында тагын бер агач үсеп утыра, анын җимешеннән авыз итү исә катгый тыела («үтәсен» яисә «бозыклык юлына басасын») Б> тыелган җимеш—умыртка баганасы тобендә бөгәрләнеп яткан Елан-Кундалини. Анын уянуы, умыртка баганасы буенча өскә. баш миенә күтәрелүе адәми затка зур гайрәт өстәве, илаһи гыйлем ишекләрен ачуы («өченче күз» ачыла) мөмкин. Бу исә ул заманда әле тыелган. Раббыбыз вәкаләтендәге сер була. Адәмнен аны әле мондый серләрне ачып салу өчен әзер булмый. Әмма Елан-Кундалининын уянуы аркасында адәми зат үзендә бу сәләтләрне ача. тыелган серләрне белә. Шулай адәми зат женси тормыш белән яши башлый, вакытыннан алда анын «күзләре ачыла», шул сәбәпле тән тибрәнешләре тупаслана, ул әүвәлге илаһилыгын югалта. Шуның нәтижәсендә анын үсеше башкарак юнәлештән китә Бу Раббыбыз күрсәткән юлдан читкә тайпылу була. Елан нин ди зат? Без алдагы бүлекләрнең берсендә Библиядәге Еланның ни сәбәпле Коръәндә Иблискә әверелүен сорау рәвешендә калдырып, ана жавап бирмичә алга киткән илек. Ниһаять, бу мәсьәләгә жентекләп тукталырга һәм ана жавап табарга вакыт җитте. Чыннан да. бер үк вакыйганы сурәтләгән мифта Библиядә—Елан. Коръәндә исә Иблис хәрәкәт итә. Ни сәбәпле Коръәнгә Иблиснен Адәмне үзеннән өстен итеп танымавы, ана сәҗдә кылырга теләмәве өстәмә эпизод рәвешендә кертелгән1 Етанны миф сюжетына Иблис сыйфатында кертү нинди максатка хезмәт итә? Бу сорауларга жавап бирү өчен безгә әүвәл Еланның кем икәнлеген ачыклап бетерергә кирәк. Чыннан да. Елан үзе кем соң әле? Әйе. без аны умыртка баганасы төбендә йокымсырап яткан көч-гайрәт. рухи кодрәт чыганагы—Кундалини буларак кабул иттек, һәм болай аңлату, чыннан да. дөреслеккә туры килә кебек Әмма ни өчен Кундалини Көнчыгыш тәгълиматларында Утлы Елан (Огненный Змей) символы белән сурәтләнә? Бу бит күз алдына китерү жинел булсын өчен образлы итеп аңлату, символ аша күрсәтү ысулы гына. Ә асылда Елан кем? Ни өчен Кундалини—Елан символы аша аңлатыла? Монын сәбәбе нәрсәдә, тамырлары кая барып тоташа? Безгә хикәяләү барышында бу сорауларга да жавап бирергә туры киләчәк. Шунсыз мәсьәлә ахырынача ачыкланып бетмәячәк. Әйе, Етан үзе кем? Ни өчен ул Библиядә башта ук серләрне белүче һәм хәйләкәр зат буларак билгеләнә? («Змей был хитрее всех зверей полевых. которых создал Господь Бог •) Ни өчен анын урынына башка берәр жанвар. әйтик, төлке, болан, лачын, әтәч кебек кош-корт, жәнлек алынмаган? Ни өчен бу кыек эшне фәкать Етан башкара һәм Кыямәт көненә кадәр сузылачак озын дәверләрдә каргыш алган хәлдә яши? Бу очраклы хал булырга тиеш түгел. Мифларга очраклы персонаж беркайчан ла кертелми, анда һәр нәрсә ныклап уйланган, тирән мәгънәгә ия була. Димәк, монда да ниндидер сер ята. Димәк, мифнын без моңарчы тикшергәннән үзгә тагын бер яшерен катламы бар. Моннан тыш без тагын бер сәерлеккә тап булабыз—ни өчен Библиядәге Етан күп гасырлардан сон иңгән Коръәндә Аллаһка каршы көрәшүче, адәми затны Аннан аерырга тырышучы, бозыклык юлына тартучы Иблискә әверелгән? Библиядә без бит Еланны Раббыбызга каршы ачыктан-ачык көрәшүче сыйфатында түгел, бары тик Аның серләрен вакытыннан алда Адәм белән Хәувага ачып салучы хыянәтче рәвешендә генә күрәбез. Библиядә Елан бары тик хәйләкәр һәм мәкерле зат буларак кына сурәтләнә. Коръәндә исә без Иблис не башта Аллаһнын ярдәмчеләре арасында, фәрештә сыйфатында күрәбез. Аның Адәм алдында сәҗдә кылмавына кадәр Аллаһ оелән Иблис арасында бернинди дә каршылык сизелми. Ул Аллаһка тугры хезмәт итүче фәрештәләр сафында була. Етан белән Иблис арасында нинди бәйләнеш һәм уртаклык бар. Классик диннәрнең Төп Китапларына кертелгән бер үк мифта мондый әверелеш-метаморфоза ничек барлыкка килгән? Ул нәрсә турында сөйли, нинди зур вакыйгага ишарәли? Дөресен 1енә әйткәндә, без алдыбызга мондый сорауларны куеп, бик катлаулы мәсьәләләр каршына килеп бастык Болар гади укучыга йөз тотып язылган әсәрләрдә түгел, хәтта эзотерика фәне белән яхшы ук таныш укучылар өчен дә гаять катлаулы мәсьәләләр рәтендә тора. Ни өчен дигәндә, андый мәсьәләләрне аңлау өчен кешелек 1Тс1Ыс Т1ГГСРаК ҺӘМ күпчелек кешегә бөтенләй билгесез дәверләренә күз салу сорала. Өстәвенә диннәрдә, эзотерика өлкәсендә очрый торган Хәят Агачы (Древо Жизни) һәм Елан (Змей) символлары Жиһаннын барлыкка килү проиессын тасвирлаганда кулланыла торган символлар булып тора Безгә аларнын ла төбенә төшәргә туры киләчәк һәм мондый чокчыну безне гажәеп ерак дәверләргә алып кереп китәчәк Шунсыз Библиядә Еланнын нилектән тискәре персонажга әверелүен дәлилләү, ни өчен Коръәндә Иблискә әверелүен ачып күрсәтү мөмкин түгел Елан—дөнья халыклары мифологиясендә һәм ээотерика аткәсендә зур урын алып торган төшснчә-символ. Елан ин борынгы символлар рәтенә керә, чөнки ул сөйрәлүчеләр классыннан, ә сөйрәлүчеләр Жирдә кошлардан элегрәк барлыкка килгән, кошлар исә имезүчеләрдән элек тереклек иткән Жир йөзендә таралган халыкларның риваятьләре һәм мифлары ин борынгы заманнардан ук Еланны, бер яктан, куркыныч һәм кешегә дошмани зат буларак, икенче яктан, гакыл һәм зирәклек символы рәвешендә сурәтли Еланнар еш кына сихер серләрен белүче, вакыйгаларны аллан күреп эш итүче гали затлар буларак телгә алына. Еланнын исемнәре дә гаять күп. ул төрле халыкларда, цивилиэанияләрлә төрлечә аталган Бу очракта әлеге исемнәрнең берннчәссн генә санап үтик: Елан (Змий). Ут Еланы (Огненный Змий). Канатлы Елан (Крылатый Змий). Ак Елан (Белый Змии). Канатлы Ак Елан (Белый Крылатый Змий). Аждаһа (Дракон). Ут Аждаһасы (Огненный Дракон). Лу Лүн. Нага. Балкучы Гакыл Аждаһасы (Сияюший Дракон Мулрости) һ б Бу исем-атамаларга әтрафлы анлатма бирә башласак, язмабызның мифология өлкәсенә караган диссертациягә әверелеп китүе бик мөмкин Шуңа күрә кыскача шәрехләү юлын сайлау дөресрәк булыр шикелле. Елан—шулай ук төрле мифологияләрдә һәм унай. һәм тискәре персонаж буларак яши, Ул әкиятләрдә кешегә ярдәм итүче, ана жир астында яткан хәзинәләрне табып бирүче сыйфатында тасвирлана Еланнар жир асты патшалыгы хуҗалары Алар кеше кыяфәтенә лә керә ала. хатын-кызга әверелеп, берәр ир-атка кияүгә дә чыгарга мөмкин Әлбәттә, андый кеше еланнан зур зыян күрә, ябыга, сула. хәтта үлеп тә китәргә мөмкин Шулай ук дөнья халыклары әкият риваятьләрендә, мифларында елан кемне лә булса урлап китүче, ришвәт таләп итүче, чикләрне саклаучы, кемне дә булса йотып жибәрүче. корбанга кыз таләп итүче, ярдәмче, аздыручы һ б рольләрне башкара. Бер үк вакытта Елан—кабилә тотемы, нәселне башлап жибәрүче борынгы баба буларак та билгеле Кыскасы. Елан әкиятләрдә, риваятьләрдә, мифларда тискәре зат буларак та еш сурәтләнә Әйтергә кирәк, мондый сыйфатлар мифологияне ң түбән, примитивлашкан, аскы дөньяны тасвирлаучы катламына хас Борынгы зур цивилизацияләр тудырган мифологияләрдә Елан илаһи зат буларак та урын алган. у г әйтелгәнчә, гакыл һәм зирәклекне гәүдәләндерүче илаһи яки ярымилаһи зат ролен башкара Тарих мәйданына монотеистик диннәр калкып чыгып, бер илаһка табыну концепциясе төп дини тәгълиматка әверелгәннән сон гына Еланнын ләрәжәсе төшә, чөнки монотеистик диннәр бу образ белән көрәшә башлый һәм аны акрынлап тискәре образга әйләндерә Нәкъ шул сәбәалс гакыл, зирәклек иясе булган Елан образы монотеистик диннәр таралмаган Көнчыгыш халыклары мифологиясендә сакланып калган Индуизм дине мифологиясендәге Нага—гәүдәсе елан, башы яисә, берничә башлы булганда, башлары кешенеке булган зат Нагалар—яшерен гыйлемнәр белән кораллаган гакыл ияләре буларак тасвирлана, алар теләгәндә кыяфәт ләрен дә үзгәртә алган, диелә. Һинд чыганакларында нагалар— илаһи-зирәк еланнар, алар шулай ук һиндстаннан төньяк-көнчыгышта яшәгән төркиләр белән лә тиңләштерелгә н Әлеге чыганакларда бу кабиләләрнең Һинд ярымутравына арий кабн таләре бирегә күчеп килгәнче үк яшәгәнлеге хәбәр ителә. Мондый күзаллаулар бик борынгы дәверләрдә барган катлаулы тарихи процессның үзенчәлекле чагылышы да булуы мөмкин Чөнки борынгы һинд эпосындагы Ракшасаларнын. ягъни гажәсп көчкә ия алыпларның Атлантидадан чыккан халыклар булуына эзотерик чыганакларда 8. .к »•. м & 13 ап-ачык күрсәтелә. (Кара: Е П Блаватская. Тайная Доктрина, т. I, кн. 2. Космогенезис.—С. 513. Изд-во «Сиринъ» М, 1993). Төркиләрнең Атлантидадан чыгуы хәзер инде сер түгел. Шулай итеп, без әлеге зирәк еланнар-нагалар Атлантидадан чыгып, сонрак Һиндстан халыкларының рухи җитәкчеләренә әверелеп киткән затлар булмады микән дигән фикергә килә алабыз. Мәсәлән, эзотерик чыганакларда монголларны ң Атлантлар Расасынын ин соңгы 7 нче субрасасын тәшкил итүе ап-ачык күрсәтелсә дә. төркиләр хакында анда бер сүз юк. Төрки халыкларның борынгылыгы бик оста яшерелеп килә. Күрәсең, монголлар турында дөресен сөйләү артык зур зыя н китерми торгандыр, ә менә кайбер даирәләр өчен төркиләрнең чын тарихын ачып салу һаман әле хәтәр нәрсә булып санала Бәлки бик борынгы һәм мәшһүр халык булгангадыр Бу урында укучыларга бер өстәмә мәгълүмат бирергә булдым. Эш шунда ки, әлеге хезмәтне язып тәмамлаганнан сон. аны янабаштан күздән кичереп, төзәткәләп утырган көннәрдә миңа мәшһүр язучы һәм тарихчы Морад Алжинын «Тюрки и мир: сокровенная история» дип аталган соңгы китабы белән танышырга туры килде. Ул да китабында гакыл һәм зирәклек гәүдәләнеше булган Нагалар мәсьәләсенә туктала. Фикерләребезнен якын булуы мине хәтта гаҗәпкә калдырды. Шуннан бер өзек китереп үтәм: «Махабхарата». или «Великое сказание о потомках Бхараты»—это летопись древнего Индостана. Там есть страницы о нагах. Их родина. как следует из преланий, на севере Наги сложили царскую династию, которая оставила реальны й след в Северной Индии в начале 1-го тысячелетия. «Махабхарата» насчитывает восемьнадцать книг Предания. которые легли в основу тех редчайших книг, сложились две с половиной тысячи лет назад и даже раньше, они связаны с пришелыдами с севера.... Речь идет о культуре. абсолютно отличаюшейся от той. что была в Индии прежде Но кем были прешельны, герой древних преданий? Где их родина? И есть ли ответы на эти вопросы0 А вот здесь мнения людей резко расходятся. здесь уже начинается политика! Кто-то отправляет их на Урал, кто-то—на Тибет. И никто— на Алтай! В этом проявляется удивительное корпоративное единство западной науки. Будто по чьему-то приказу, она ничего в истории континента не связывает с тюрками. Табу Но исследователи, в том числе и западные. давно обратили внимание на то, что эпос древней Индии («Махабхарата», «Рамаяна») и ведийская литература часто описывает явлення, видеть которые коренные жители Индии не могли. Даже теоретически. Например, неподвижную Полярную звезду и созвездие Большой Медведиды. А еше снег, лед и морозные ночи, тянушиеся месяцами. В Индии та же Большая Медведица скрыта за горизонтом, ее не видно Тем не менее ей посвяшены поэтические послания Не странно ли? А кто, кроме выходнев с Древнего Алтая. который лежит как раз на тех широтах, мог видеть северное небо? С высоты Тибета такого не увидеть. Уральская версия еше менее состоятельна.. «Махабхарата» удивительна тем, что описывает Алтай глазами очевидца. По настояшему заинтересовать тюрколога могла бы самая первая книга «Махабхарата», она содержит сведения о нагах, их образе жизни. По сушеству, это древняя история Алтая. история тюрков, о которых других литературных сведений почти не сохранилось Индийские ученые абсолютно уверены, наги—это реальные исторические племена, пришедшие на север Индостана» Буддизм мифологиясендә лә нагалар—яртылаш кеше кыяфәтендәге зирәк еланнар буларак билгеле Кайбер галимнәр, мәсәлән, нагалар Һиндстанны н арийларга кадәр барлыкка килгән мифологиясендә зур роль уйнаган, дигән фикердә торалар Алан гына да түгел, кайбер буддологлар (Будда динен өйрәнүчеләр) буддизм дине арийларга читтән китерелгән дин дип саныйлар. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә—һинд мифологиясендәге зирәк еланнар- нагаларнын буддизм диненә бик хәерхаһ булулары да теркәлгән, хәтта кайберләре бу динне дөньяга таратучы сыйфатында тасвирлана Әйтик, бер риваятьтә философ Нагарджунага "Праджня-парамиту* дип аталган дини сутра—трактатны бер зирәк Елан-Нага тапшырганлыгы бәян ителә. Бу Нага. кешеләрнен аңы әтеге сутраны анлау дәрәжәсенә күтәрелүен көтеп, аны күп гасырлар буе кадерләп саклап килгән, диелә Бу хакта М.Аджи менә нинди фикер әйтә: «Инлницы не скрывают. что у тюрков они вэяли «Праджня-парамиту». ставшую фунламентом разноликой культуры Индостана Своеобразной индийской Библией или Кораном Әго- древнейшии сборник мудрости Уже одним этим индийиы оказали великую чссть мировой культуре. сохранив уникальнейшую святыню Алтая» һинд мифологиясендәге Шеша атлы зирәк елан Вишну-алланын бер исеме санала. Ул океанда яши, башка аллалар белән бергә, гөбедә май язгандай, тәүге океанны болгатуда катнаша һәм нәтижәдә коры җир. континентлар барлыкка килә Яна Гаһедтә (Новый Завет) Гаисә пәйгамбәр Еланны гакыл иясе буларак телгә ала. Бер вәгазендә «Еланнар кебек зирәк булыгыз »—ди Борынгы Мисыр цивилизациясенә нигез салучыларнын берсе— Гермес Трисмегист (Мисырда анын исеме Техути. Тот була)—бу мәдәнияткә алфавит, язу системасы, арифметика, геометрия, астрономия, вакытны билгеләү ысуллары, шашка уены һ.б. бик күп казанышлар керткән заг. мәсәлән. Еланны бөек рухиятка ия зат дип санаган. Әлбәттә, еланнын үзен түгел, ә анын образы артында яшеренгән затларны. Ул үзе дә Мисыр аллалары рәтендә йөргән Мисыр мифологиясендә ул һәрвакыт кулына язу әсбабы тоткан озын томшыклы ибис кошы рәвешендә сурәтләнә Борынгы Мисырда Аждаһа—нлаһ символы булган Шумер мифологиясендә өч төп алланын берсе Энки (ул жир йөзендәге тормышны кайгыртучы) символы—ике үзара үрелгән еланнар рәвешендә сурәтләнә Тибет мифологиясендәге хатын-кыз алла Лунмо башка аллаларны тудыручы Елан-Ана саналган. Славян мифологиясендәге Ут Еланы (Огненный Змий) яртылаш кешегә охшаган елан рәвешендә тасвирлана. Скандинавия мифологиясендәге Сигурд-баһадир аждаһа Фафнир белән сугыша, көрәш барышында аждаһаның каны баһадирнын теленә чәчри һәм шуннан сон Сигурд гакыл иясенә әверелә, руналар укырга тотына, ана сихер серләре ачыла, хәтта урта гасырларда яшәгән изге Франциск Ассизский кебек, кошлар телен дә аклый башлый. Безнен татарда да телгә оста кеше турында «Авызына елан төкергәндер монын. билләһи»,—дип юкка гына әйтми торганнардыр. Шулай ук һиндлар белән тибетлыларнын Нагалары ла бернинди еланнар түгел— шушы халыкларны житәкләү өчен җибәрелгән Остазлар булуы шик уятмый Алар тора-бара халык хәтерендә мифологик персонажга гына әверелгән Борынгы Греция мифологиясендә Афина шәһәре патшасы Кекроп—ярым елан, ярым кеше кыяфәтендә була Аттика өлкәсенең беренче патшасы булып күтәрелгәннән сон ул үз биләмәләрен Кекропия дип атый Ә елан-алла Офионей аллалар шәжәрәсен башлап җибәрүче санала. Ул аллалар яшәгән Олимп тавынын тәүге хуҗасы була. Соңрак аны Зсвс—алла буйсындыра һәм үзе баш аллага әверелә Үзәк Америкадагы майялар цивилизациясендә дә еланнарга зур хөрмәт күрсәтелгән, анда кеше башлы елан-алла Йаш Чин культы булуы билгеле Австралиядәге кайбер кабиләләрдә Елан—Җиһанны яралтучы зат саналган Аккад мифологиясендәге Мутхуш—ялкынга төрелгән аждаһа рәвешендә сурәтләнә, ул баш алла Мардукнын символы саналган Африк.шагы лотом кабиләсендә Жир шарын тохты океан белән чолгап атынган гүгәрәк-яссы формадагы жир дип күз алдына китергәннәр Аны койрыгын авызына капкан коточкыч зур елан урап аттан дип ышанганнар. Бу алла Жир белән идарә итүче алла санатган Монгол мифологиясендәге аждаһа Лу— төрле сулыклар . дәрьялар хужасы. шулай ук яшен уйнатучы зат саналган. Аны Лу-Тәнре дип атап йөрткәннәр Кытай мифологиясендәге зур һәм куркыныч елан Ман—еланнар патшасы саналган, император халатына анын алтын сурәте чигелгән, шулай Ман фатихасы император хакимиятен саклый дигән ышану яшәгән. Инде үзебезнен төрки халыклар авыз ижатына, мифологиясенә мөрәҗәгать итик Алдан ук әйтеп куйыйк—төркиләрдә Елан, Ак Елан. Канатлы Елан, Зур Ак Елан— илаһи һәм зирәк затлар саналган, алар изгеләштерелгән, табыну, олылау объекты булып хезмәт иткән. Күптән түгел «Мирас» (2004, № 3) журналында филология фәннәре докторы М Бакировның «Болгарга тоташкан тамырлар» дип аталган мәгълүматларга гаять бай мәкаләсе дөнья күрде. Галим күләмле мәкаләсенең яртысыннан артыгын төркиләр, шул исәптән болгар бабаларыбызнын рухи мирасында Елан-Сазаган образының ролен тикшерүгә багышлый һәм гаять кызыклы нәтиҗәләргә килә. Бу хезмәттә китерелгән фактлар безгә «Етан кем?» дигән сорауга җавап биргәндә дәлилләребезне тагын да ныгытырга ярдәм итә. Элек «елан-сазаган» сүзенә игътибар итик. Еланы аңлашыла, ә «борынгы», «карт», «озак яшәгән» дигән мәгънәләрне аңлаткан «сазаган» сүзе ни өчен еланга тагыла? Әгәр дә без мәсьәләгә эзотерик яктан, кешелек дөньясына өлешләп бирелә торган илаһи гыйлемнәр ноктасыннан чыгып карасак, Еланнын бик борынгы һәм гакыл-зирәклек туплаган символны гәүдәләндерүен күрербез. Бу эзотерикада еш кулланыла торган «Мудрый Змий» төшенчәсенә кайтып кала, димәк, төркиләрдә дә бу борынгы төшенчә яшәгән. Инде төркиләр мирасында Елан образының чагылу очракларына тукталыйк (фактлар М.Бакиров хезмәтеннән алынды). Борынгы Кытай язмаларында Үзәк Азия һуннарының Лун-сы (Елан-ләү гыйбадәтханәсе) дип аталган бинасында Тәңрегә багышлап корбан чалу, патша - шаньюйларны җирләгәндә мәет өстенә елан-сазаган сурәте чигелгән кара ефәк җәймә ябу, аны шунын белән урап күмү гадәте теркәлеп калга н. Билге каган һәм Күлтәгин каберләре өстенә ләү-сазаган сурәте уелган ташлар куелган булган. Төньяк Кавказда яшәгән вакьпта савир-сувар кабиләләре муеннарына алтынкөмештән елан-сазаган сурәте төшерелгән бөти-амулет тагып йөргәннәр. Болгариядагы Плиска шәһәре янындагы Аспарух хан каберлегендә елан-сазаган сурәте табылган. Тагын бер кызыклы факт. Кыпчак кабиләләре канатлы Елан-Сазаган сурәтен тормыш-көнкүреш әйберләренә, коралларга, ияр якаларына төшерә торган булганнар Ә кыпчакларның мәшһүр Шарукан ыруы, гомумән, турыдан-туры ЕпанСазаган исемен йөртә—сазаган-сарукан-шарукан. Шарукан—«сары елан» дигәнне аңлата. Сары—кояш төсе, гомумән, рухият, илаһилык төсе буларак билгеле. Иртеш елгасы буендагы бер кабердә табылган көзгедә язылган сүзләрнен тәрҗемәсе болай янгырый: «Байбичә кояшыннан аерыла. Якла (каплачы) дошманнан, изге Лү*. Биредә «Лү»нен елан-аждаһа булуы аңлашыладыр. Төркмәнстаннын Ашхабад шәһәрендәге Анау мәчете фасадына сары ЕланСазаган сурәте төшерелгән. Себердәге Аржан исемле курганда (Тыва) археологлар тарафыннан руник хәрефләр төшерелгән бронза аел табыла, анда «Лү» (Канатлы Елан) сүзе язылган була. Чуаш мифологиясендә Күктә яшәүче Елан—Селен һәм Ут Еланы—Вери Селен турында күзаллаулар сакланган. Елан-Сазаган, мифик зат буларак. Болгар дәүләте чорында гына түгел, хәтта Казан ханлыгы дәвереңдә дә җирле халык тарафыннан өлешчә изгеләштерелгән, дәүләт чикләрен саклаучы, яклаучы буларак күзалланган. Казан ханлыгы гербында төшерелгән Канатлы Аҗдаһа-Сазаган сурәте дә безнен халык хәтерендә әлеге затның бик борынгыдан яшәвенә ишарәли кебек. Дөрес, ул руслар тарафыннан ясалган дигән фикер дә яши. Әмма русларның болгарказанлыны Канатлы Елан-Сазаган белән тиңләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Димәк, гербны ясаганда алар бабаларыбызнын бу затка хөрмәт белән каравын яхшы белгән. Татар әкияте «Ак Елан»да—Ак Елан каһарман егеткә ярдәмгә килә, ана падишаһнын тешен ничек юрарга кирәген әйтә, берничә тапкыр аны үлемнән коткара. «Еланнар патшасы Шаһмара» әкиятендә Ак Елан шулай ук унай роль уйный—каһарманга һәрвакыт ярдәм күрсәтә, ул ханны Ак Елан ите белән дәвалап үлемнән коткара. Шул ук әкияттә елан, күрәзәче сәләтенә ия зат буларак та ярдәм итә,—каһарман елан ите салып пешерелгән шулпаны ашаганнан сон кошлар һәм җәнлекләр телен анлый башлый Төрки халыклар дастаннарында да Канатлы Елан-Сазаган культы эхтәре сакланып калган. М.Бакиров язганча, кыргызларның мәшһүр «Манас» дастаны башыннан ахырына кадәр елан-аждаһа культы белән сугарылган Ул хәтта кыргыхтарны яклаучы сыйфатында яуда да катнаша «Йөртешлек» дастанында да төп каһарманга теләктәшлек итүче еланнар патшасы—Ак Елан тасвирлана. «Угызнамә» дастанының Истамбулдагы Топкапу китапханәсендә сакланган версиясендә адәмнәрне бәла-казадан коткаручы, дәвалаучы изге Елан-Сазаган сурәтләнә. Кыскасы, сакланып калган мондый эзләрне төрки мәдәниятләрдә күп табарга мөмкин Әмма үзебезнең Болгар дәүләте чорына караган бер сюжет аерым игътибарга лаек. Риваятьләр һәм легендаларда Алабуга каласы тирәсендәге соңгы чорларда шартлы рәвештә «Шайтан каласы» дип исем алган урынла кайчандыр Канатлы Елан-Сазаган яшәве һәм анын күрәзәчелек итүче, шул сәбәпле кешеләргә зур ярдәм күрсәтүче зирәк зат булуы турында бәян ителә. Бу сюжет турыдан-туры Борынгы Грециядәге Дельфы шәһәре күрәзәчесен (оракулын) искә төшерә Билгеле булганча, борынгы заманнарда Фокида өлкәсенең көньяккөнбатышында күтәрелгән Парнас тавы тарлавыгындагы бер аулак урынла грек руханилары зур гыйбадәтханә төзиләр Ул тау киртләчендәге бер тирән ярык остснә төзелә, ярыктан кешене үзенчәлекле халәткә кертә торган ниндидер пар чыгып торган булган Пар күтәрелгән шушы ярык өстенә өчаяклы биек утыргыч куелган, анда менеп утырган күрәзәче хатын-кыз (лифия) гозер белән килгән кешеләрнең сорауларына җавап биргән, күрәзәчелек иткән Кояш алласы Аполлонга багышлап төзелгән бу гыйбадәтханә тора-бара ул дәвердә вак дәүләтләргә бүленеп яшәгән грекларны ң уртак дини үзәгенә әверелә Ул үсә. кинәя. анда гаҗәеп зур театр, стадион, дәвалау үзәкләре булдырыла Дельфы шәһәрендә сигез елга бер Аполлон- аллага багышланган Пифия уеннары дигән гомумгрек бәйрәме һәм ярышлары уздырыла. Болар тарихта теркәлеп калган хәбәрләр, ә алар артында тагын нәрсә лә булса бармы’’ Моны ачыклау өчен без эзотерик (яшерен) белемнәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз. Хәзер бу белемнәр ачыла башлады, шундый заман килде Дельфы күрәзәчесеннән сүз-хәбәр ишетү өчен тирә-як илләрдән дә килә торган булганнар. Хикмәт шунда ки. эзотерик чыганакларда бу гыйбадәтханәнең, һәлакәткә кадәр Атлантидадан китеп өлгереп, дөньяга таралган Остахзар тарафыннан төзелүе һәм дөньяны баса башлаган караңгылыкка күп гасырлар бус каршы торучы бер рухият үзәгенә әверелүе турында хәбәрләр бар (Бу хата әле алда сүз булыр) Инде кабат Алабуга шәһәре янындагы «Шайтан каласы*на әйләнеп кайтыйк Ул да борынгы заманнарда шундый бер рухият үзәге булмады микән? Анда күрәзәлек иткән Канатлы Елан-Сазаганның болгар бабаларыбыз арасында яшәгән берәр зирәк зат булуы бик ихтимал. Рухи ярдәм ул тарихка зур цивилизация буларак кереп калган халыкларга гына килми, кечерәк кавемнәргә дә даими рухи ярдәм ннен тора. Раббыбыз каршында адәм балалары тигез Өстәвенә Тәрбиячеләребез җир йөзендәге халыкларга ан-белсмнәрнен ти.ез таратылуын да күзәтеп торалар Тарихның тирәнрәк катламнарына керсәк, безгә әле борынгы трекларның үз цивилизацияләрен 4 нчс кешелек дөньясы вәкилләре булган атлантлар мирасына турыдан-туры таяны п төзүләре кебек бүгенге фән кабул итмәгән серләр дә ачылачак Дөрес, монды й карашны һинд-европачылык бастырыгы астында яшәгән рәсми тарих фәне әлегә танымый Әмма боек ссрләрнсн ачылу заманы инде бусага тибендә басып тора Хакыйкать барыбер торгызылачак. меңьелларга сузылган ялган барыбер фаш изеләчәк Борынгы цивилизацияләрдә изгелекнең ин югары дәрәжәсенә күтәрелгән затларга Гакыл Еланы. Нага Һ.6. исемнәр бирелгән. Библиядәге «Иов китабы»нда китерелгән сүзләргә игътибар итик: «И был день. когда пришли сыны Божии предстать пред Господа: между ними пришел и сатана».- диелә. (Кн. Иова. I: 6) Вакыйга Елан Жәннәт бакчасыннан куылганнан соң бара. Шуңа да карамастан Раббыбыз Сатана-Иблис (Елан) белән әле арасын өзеп бетермәгән. Дөрес, ул инде каргалган. Сатана кушаматы алган, әмма әле барыбер башка фәрештәләр белән Анын хозурына килүдән мәхрүм телмәгән. Бу өзек Еланның ничек итеп Сатанага әверелүе турында сөйләмимени? Җиһанның барлыкка килүен тасвирлаган борынгы бер трактатта менә нинди сүзләр китерелә: «Ин әүвал. Ана үзе Ата-Анага әверелгәнче. Ут Аждаһасы рәвешендә бсръялгызы чиксезлектә гизде».— диелә. Биредә сүз Ананың, ягъни Җиһанны «тудырган», аны юктан бар иткән Ин Югары Затнын, Җиһан идеясен практик яктан тормышка ашыра башлаганда, аны ярашырга тотынганда илаһи энергияләрнең Ата- Ана рәвешендәге ике төргә бүленүе һәм бергәләшеп эшкә керешүе турында бара. Чыннан да. безнең планетабыз, хәзерге түгәрәк һәм тыгыз формадагы күк җисеменә әверелгәнче, башта биг озын койрыклы утлы газ-гузан массасы рәвешендә Галәм киңлегендә гизгән, ул койрыгын авызына капкан ут еланын хәтерләткән. Шул сәбәпле борынгы мифологияләрдә, шулай ук эзотерика фәнеңдә, койрыгын авызына кабып божра хасил иткән еланны мәңгелек символы итеп кабул иткәннәр. Шулай итеп, без алда китерелгән мәгълүматларга таянып. Еланның кешелек дөньясы тарихында нинди зур роль уйнаган зат булуын бераз ачыклый төштек кебек.Ул әкиятләргә, риваятьләргә, мифларга Елан. Канатлы Елан. Ак Елан. Ут Еланы. Гакыл Аждаһасы һ.б. исемнәр белән кереп калган булса да. бу символ артында кешелек дөньясы белән эш атып баручы төрле дәрәжәләге көчләр торуы шик уятмый. Нинди көчләр—хикмәт менә нәрсәдә. Ә бит Җир эволюциясенең мәгълүм һәм бик ерак бер дәверендә планетабызга тышкы кыяфәтләре белән рептилиятәрне хәтерләткән цивилизация вәкилләренең үтеп керүе һәм. адәми затнын мөмкинлекләрен ачыклау өчен, анын белән төрле генетик тәжрибәләр үткәрү фактлары да билгеле. Шушы тәжрибәләр аркасында Раббыбыз тарафыннан адәми затка салынган кодлар һәм кешенең Эволюция Программасы шактый үзгәрешләр кичерә. Моны Раббыбыз тарафыннан адәми затка бирелгән илаһи сәләтләрнең байтагын тупас рәвештә кире тартып алу дип бәятәргә мөмкин. Чөнки шушы тәҗрибәләрдән сон адәми зат шактый примитивлашып кала. Шуңа күрә кайбер халыкларның Еланда. Аждаһада ил аһ мисалы күрүе, икенчеләренең—алардан бик нык куркуы, аларны кара кочләр гәүдәләнеше дип кабул итүе бик табигый хәл. Әлбәттә, бер илаһка инану тәгълиматына нигезләнгән диннәр барлыкка килгәч, алар мәҗүсилеккә тарткан Елан образы белән көрәшергә тотыналар.Әмма барыбер мифологиядә киң урын алган борынгы образ халыклар хәтере ндә сакланып дала Ә эзотерика өлкәсе аннан беркайчан да баш тартмады, чөнки эзотерика фәне, анын асыл мәгънәсен кыска гына аңлатып биргәндә, барлык диннәрнең нигезен тәшкил илә. ул ДИННӘР ДИНЕ булып тора. Барлык диннәрнен нигезендә илаһи серләр ята. Кешелек дөньясына инә торган Илаһи Гакыл ин тулы рәвештә аерым диннәр аша түгел, ә эзотерик белемнәр аша җиткерелә. Шуна күрә һәр заманда бу яшерен белемнәргә тар даирә кешеләр генә ия булган. Әмма без хәзер кичергән Күчеш Дәверендә. Күк Капусы ачылып, аннан кешелек дөньясына күпләп мәгълүмат ингән заманда алардан һәр кеше файдалана ала. Теләк кенә булсын. Шуңа күрә Тәрбиячеләребез: -Сез гаҗәеп заманда яшисез. Ачыгыз күзләрегезне, уяныгыз йокыдан, адәм балалары!»—дип безгә мөрәҗәгать итеп торалар. Бу безгә Күкләрнен. Раббыбызның ярдәм кулы сузуы. Аны кабул итәбезме? Ә бит янача һәм киңрәк караш белән яшәү генә адәми затка үсешенең яна баскычына күтәрелергә, рухи эволюциясен дәвам ттерергә юллар ача. Ахыры киләсе санда