Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

ЯҢГЫРЛЫ ФИНЛЯНДИЯДӘ

Фин язучыларының, төгәлрәк әйткәндә—Фин ПЕН-үзәгенен чакыруы буенча мин узган елның ноябрь аенда бер атна Хельсинкида булып кайттым Ана кадәр августта. Казанның 1000 еллык юбилей тантаналарында Фин ПЕН-үзәге җитәкчеләренең берсе Юкка Маллинен башкалабызда кунак булып киткән иде Ул совет чорыннан соңгы илләрнең Халыкара ПЕН-клубын әйдәп баручы да әле Кунагыбыз Казанны бик ошатты—Кремлебездә тату гына күршеләр булып мөселман ярым ае белән христианнар хачы кукраеп утыра, шунда ук Европадагы иң зур Кол Шәриф мәчете, сагышлы башын кыйшайта төшкән Сөембикә манарасы Юкка Татарстан Республикасының Дәүләт Советында. Казан университетында. Милли китапханәбездә, Татарстан Язучылар берлегендә булды. Салих Сәйдөшевкө һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Атаклы Ранфа монастырен да күреп кайтты. Казанның ташландык хәлдәге обсерваториясен күреп исе китеп әйтте -Астрономнар һәм аларның гаиләләренең каберләре генә азмы-күпме кеше күзенә күрсәтерлек икән... Нишләмәк кирәк, ПЕН-клуб кешесе дөньяга алсу күзлек аша карамый шул. нинәрсөләребез бар—һәммәсен дә күрсәтергә туры килде Август көннәре кояшлы тора иде Яңгырлы Суоми иленнән килгән кунагыбыз Займищедагы язучылар-журналистлар дачаларында язучылар бетен аралашты Идел өстендә кояш баеп килә иде, ул аны да хозурланып күзәтте Аның белән әңгәмәләшкән татар әдипләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Нур Әхмәдиев, Илфак Ибраһимов һәм башкалар Юкканың татар халкы, аның тарихы, мәдәнияте, дине, теле белән до яхшы таныш булуын күрделәр Карасана, телләребездә гажәеп уртаклык та бар икән’ «Мин», «син», «миң сине яратам» кебек сүзләр һәм иялек килеше кушымчаларыбыз бөтенләй тәңгәл килә диярлек икән Без аңа ярым шаяртып «Юкка» исеме татарча өч мәгънәгә ия булуын искәрттек «Юкка юкә юка түгелдер»,—дип көлештек. Фин ПЕН-клубы белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә яшибез Моннан тугыз ел злск Мексикада безнең Татарстан Язучылар берлеген язучыларның бөтендөнья берләшмәсенә кабул иткәндә ул клуб безне тәкъдим итүчеләрнең берсе булды Дуслыгыбыз елдан-ел ныгый-үсө бара 1998 елда язучыларның Хельсинкида үткәрелгән Бөтендөнья конгрессында татарлар иң зур делегацияләрнең берсе булды без унбер кеше идек. Македония белән Норвегиядә Фин һәм Рус ПЕН-үзәкләре Россия хакимиятенә һәм хокук саклау оешмаларына гатар язуын латин алфавитына күчерүне яклау ларын сорап Әхәт МУШИНСКИЙ (1951) прозаик. «Шейх и заеадочет*. «Адаш малай*. «Бер тибүдә гат* һ б китаплар ангоры Казанда яши язган мөрәҗәгатебезне һәм резолюцияне әзерләгәндә дә ярдәм иттеләр. Хәзер дә танышу-дуслашуларыбыз дәвам итә. Хельсинкида кайларда буласым, кемнәр белән очрашасым алдан ук билгеләнгән иде—пресс-конференция, халыкара шигърият кичәсендә катнашу, Финляндиянең җәмгыять Йортында төрки-татар милли мәдәниятенең һәм дин эшлеклеләренең кайберләре белән аннары Финляндия Республикасының чит ил эшләре министры белән, очрашулар тәгаенләнгән иде... Ә шулай да мин ул чараларның шулай зурлап үтүләрен көтмәгән идем. Пресс-конференциягә матбугат чаралары вәкилләре бик күп җыелган иде. Әле пресса үзәгенә барып та җитмәдем, бер бик эре фин радиостанциясенә тулы әнгәмә бирергә туры килде. Пресс-конференциягә кереп барганда. Юкка белән икебезне фотохәбәрчеләр чарт та чорт фоторәсемгә төшерергә тотынды. Юккадан: —Безне, башкалар белән буташтырмыйлар микән?—дип сорадым. —Борчылма,—диде ул.—Шулай кирәк.—Аннары тиз генә журналистлар белән бер- ике сүз алышты. Үзебезнең ничек аңлашу-аралашуларыбыз турында да әйтеп үтим әле. Юкка һәркайда минем белән йөрде. Ул үзе фин теленнән тыш рус, инглиз, немец, швед, карел һәм тагын бер-ике тел белә—алары исемдә калмаган. Пресс-конференциядә мин үз чыгышымны 1552 елның октябрендә Казанны рус патшасы Явыз Иван яулап алган чордан, татар халкының ачы язмышлы тарихын бәян итүдән башладым. Халкыбызның дәүләтчелеген югалтуына тукталдым. Казан татарларының авылларга-бистәләргә куылуын сөйләдем. Татар мәдәнияте, әдәбияты, мәгарифе советлар заманында тагын да кысылды-чикпәнде, дидем. Егерменче, гасырда Г.Тукай заманнарыннан ук үзаңыбыз уянган булса да, без бу четерекле мәсьәләләрне чишә алмадык. Хәзерге зыялы дөньяда да урта гасырлардан сөйрәлеп килә торган яман мирасыбыздан котыла алмадык. Мәгариф .мәдәният һәм матбугат чараларындагы хәлебезне тасвирлап, Россия халыклары арасында саны буенча икенче урында булган татарларның башкалабызда бер генә шагыйре дә тумаган, дидем—шуңа басым ясадым. Әдипләребез һәммәсе дә авылдан чыкканнар. Казанда татар балалары өчен балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, югары уку йортлары җитәрлек булырга тиеш Балачагыбызда Татарстан башкаласында бары тик бердәнбер сигезьеллык татар мәктәбе бар иде. Мин боларны ачынып сөйләдем. Татар ПЕН-үзәге хәлләренә кагылып, хәзер язучыларны төрмәләргә утыртмыйлар. Дөньядагы хокук яклаучылар аерым шәхесләрне яклауны бурыч итеп куйганда, безнең ПЕН-үзәкнең төп максаты барлык татарларның мәдәнияткә, туган теленә һәм үз алфавитына хокуклы булуын яклау, дидем. Бер кешене яклап кына мәктәп ачып булмый Шул ук вакытта мәктәпләр булмаса. аерым кешенең белемгә, туган теленә хокукларын да яклый алмаячаксың. Без әллә нинди тормышка ашмас таләпләр куймыйбыз. Бары тик Россиядә башка халыклар белән тигез хокуклы булуыбызны гына телибез. Бу безнең идеалыбыз. Лев Толстой идеалны офыкка тиңләгән, аңа барып җитә алмыйсың, әмма шуңа омтылырга кирәк дигән. Аңлыйбыз: Россиядә барлык халыклар да закон нигезендә тигез саналсалар да, тормыш чынбарлыгы алай түгел—өлкән туган дигән милләт бар. Әмма без дә алар белән тигез яшәргә омтылабыз. Мин сөйләгәннәрне Юкка түкми-чәчми тәрҗемә итеп, аңлата барды, без бик озак әңгәмәләшеп утырдык. Шуннан соң сораулар һәм җаваплар башланып китте. Сорауларның күбесе Татарстанда латин алфавиты кертү мәсьәләсенә кагыла иде. Без ул хакта да тәфсилләп сөйләдек. Шунысы кызык, Хельсинкида моны Россиягә, кайбер очракларда Татарстанга караганда да күбрәк аңлыйлар икән. Гомумән, финнар күршедәге Россиянең ижтимагый-сәяси хәле белән бик кызыксыналар. Бу уңайдан Юкка үзенчә шаяртып: Финляндиядә хәл ителәсе мәсьәләләр калмады бит. Без аларны хәзер сездән эзлибез,—диде. Хельсинкидагы беренче көнебез якшәмбегә туры килде. Дүшәмбедә булачак пресс- конференциягә кадәр үк без Финляндиянең төрки-татар милли мәдәнияте һәм дини җәмгыяте рәисе, Финляндия чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Халыкара кеше хокуклары советы әгъзасы Окан әфәнде Таһир белән очрашкан идек. Ул үзен «әфәнде» дип тә, «абый» дип тә атамавыбызны үтенде. Гади генә итеп Окан дип йөртүебезне сорады. Бу безгә дә уңайлы иде, җиңел генә килештек. Ана кадәр, көндез Юкка мине музейларда йөртте, паромга утырып Свеаборг дигән утраудагы кирмәине да карап килдек. Ул безнең Кронштадтка охшаган икән, андагы рәхимсез Ьалгыйк җилләре мин җәяүле татарны шактый туңдырды Бик үк модалы булмаган эшләпә кигән, озын итәкле җиләнен җилбәгәй җибәргән, бер кулына таяк-эонтик тоткан, икенчесенә газет кыстырган Окан Таһир безне алдан биш еләнгән урында көтеп тора иде инде. Анын ачык йөхте, киң күнелле кеше икәнлеге һәр хәрәкәтеннән сизелеп тора иде. Ул сәламләп кулларын җәеп җибәрде, йөз еллар күрешмәгән якын туганнар кебек кочаклашып күрештек Окан Финляндиянең икенче буын гражданы. Аның әтисе—Гомәр Таһир Хельсинки университеты профессоры, төрки телләр галиме, юрист Ул бирегә узган гасырнын егерме икенче елында ук килеп төпләнгән икән Окан белән исә мин 1998 елда язучыларның Хельсинкида үткәрелгән Бөтендөнья конгрессында танышкан идем. Ул вакытта зур делегация составында булсам, бу юлы бөтенләй башкача—күзгә-күэ очрашып, якыннан таныштык. “51ппс1Ьегя” ресторанында кичке аш ашадык Берсе русча, икенчесе татарча, өченчесе финча аңлашкан өч кешенең әңгәмәләшеп утыруы кызык иде. Сөйләшү болай барды Окан минем белән татарча сөйләшә. Юкка—русча, үзара алар фин телендә аралашалар. Шулай итеп җаен таптык тагын. Юкка безгә бик матур төсле рәсемнәр бизәлгән фин журналы күрсәтте, анда анын Казанга килеп китүе турында мәкалә басылган икән. Фоторәсемнәрдә Казан Кремле шәһәр күренешләре, сабан туенда гүбәтәйлс-калфаклы егетләр-кызлар сурәтләнгән иде Мәкаләдә исә М Шәймисв. Ф Мөхәммәтшин, Т Миннуллин. Р Вөлисв. Р Хәкимов. Ф Сафиуллин фикерләре дә китерелгән, шунда ук минем сүзләрем дә бар Ул мәкаләне Юкка тотлыкмый-нитми генә рус теленә тәрҗемә итеп бирле. Димәк, безнен очрашуларыбыз файдалы, алар турында әнә ничек мактап язалар Үз вакытында Юкка минем кайбер мәкаләләремне дә фин теленә тәрҗемә иткән иде, фин теленә безнең ПЕН-үзәкнен рус телендәге «Татарский путь: право народа и политкорректность» дигән китабын да тәкъдим итте Окан өстәлгә үз кулындагы газетны чыгарып салды Бу фин татарларының затар телендә латин хәрефләре белән басылган «Мәхәллә хәбәрләре» лигән газеты икән Битләрен ачып укый башлыйбыз. Беренче биттә изге Рамазан аена багышланган зур мәкалә. «Яналыклар»да башка хәбәрләр янында Финляндия Президентының Татар җәмгыяте йортына килүе бирелгән. «Әдәбият» бүлегендә Г. Тукай. Г. Исхакый. М Гафури, И Юзесв әсәрләре басылган. Балалар өчен махсус биттә—татар халык әкиятләре, спорт сөючеләргә «Йолдыз» спортклубының отчет-сайлау җыелышы зурында хәбәр ителә. Болары санап кителгәннәре генә Әлбәттә, барысын ла санап бетереп булмый, газетлары бик бай эчтәлекле иде. Сөйләшә торгач, татар я туында да латин хәрефләре кулланылган заманнарга күчәбез Фин татарлары файдалана юрган латин алфавитында «ә» хәрефе белән “х" хәрефе юк икән. "Ә” урынына «а» хәрефенең өстенә ике төртке гөртеи. «а» итеп язалар ә V урынына “һ” хәрефен кулланалар. Заманында Казанда татар латины дип «ә» хәрефе .ә “һ" урынына русларның «х» хәрефен алганнар—кыскасы, буталчыклык килеп чыккан Хельсинкидагы беренче кичебез шулай бәхәсләр-әш әмәләрдә бик файдалы узды Рус-татар-фин телендәге аерымлыклар да ничектер үзеннән-үзе онытылып торды, сизелми башлады. Шигьрият кичәсе бик магур култык буенда, текә-бнек түбәле уңайлы йортта үтте Я зучылар йортта икән ул Кичәне Фин ПЕН-үзөге президенты Элитабет Нордгрен алып барды Ул инде пресс-конференциядә үк татарлар һәм финнар белән аралаша башлаган иде Диварларга Финляндия язучыларынын фоторәсемнәре, әлеге кичәнең афишалары эленгән Окан үз милләттәшләрен Рәфыйк Шакир. Файзал Самархан. Раиф Низаметдиннарны да алып килгән. Мин алар белән Хельсинкига беренче килүемдә үк танышкан илем инде Юкка Хельсинкида яши башлаган мордва шагыйре Сергей Завьялов янәшәсенә утырды Сергей фин телен үзләштермәгән икән әле. Элизабсз Нордгрен беренче итеп сүзне мина бирде Бет прешлиумда Юкка белән янәшә, ул минем чыгышымны тәрҗемә итә Мин исә татарлар, аларныи тарихы мәдәнияте, бүгенге көндәге мәсьәләләре турында сөйлим. Аннары Казанның Яна бистәсендәге татар зираты турындагы озын гына шигыремне рус телендә укыйм. Аны Юкка тагын тәржемә итеп бирә, татарча укыган хикәямне исә иң яшь татар егете Раиф Низаметдин фин телендә үз сүзләре белән сөйләп чыга. Кичә шулай матур гына дәвам итә. Сергей Завьялов үз шигырьләрен укый, фин егетенә кияүгә чыгып. Россиядән киткән мари кызы Лена Лау-лайнен сөйли.. Ә мин куанып утырам: бу яңгырлы Суоми илендә татарга да, мордвинга да, мари кызына да бердәй рәхәт-иркен Финнар безнең чыгышларыбызны кызыксынып тыңлыйлар. Хельсинкида 7 ноябрь көнне пресс-үзәктә журналистлар өчен бәйрәм шикеллерәк кичә үткәрелгән иде—күңелдә шул уелып калган. Җыелган халыклар киемнәрендә, залдагы плакатларда урак-чүкеч рәсемнәре, лозунглар. К. Маркс, Ф. Энг ельс. В. Ленин. И. Сталиннарның таныш йөзләре Кызыл яулыклы кырыс хатын-кыз кычкырып сөйләшеп утырмаска куша, бер эшче үзенә сузган касәне читкә кага. Сәхнә кебегрәк күтәртелгән урынга гитарага кушылып кемнәрдер такмак әйтә, өстәлләр янында төркем- төркем утыручылар көлешә, кул чаба, кызып-кызып сөйләшә, кемдер сыра, кемнәрдер шәраб эчә... Без ике өстәлне берләштереп утырыштык. Яныбызда—Элизабег. Юкка, Сергей, Хельсинкида швед телендә чыга торган «Башкала газетасы» шсф-редакторы НелсЭрик Фрис, тагын ниндидер бер итальян журналисты, анысы Че Геварага охшаган, тагын кемнәрдер, тагын... Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Татарстан турында фин радиосы аша тапшырылган әңгәмәмне мактыйлар. Димәк, тиз тотканнар, без прессконференциядә чакта ук аны яңгыратып өлгергәннәр. Нилс-Эрик Фрис миңа визиткасын суза, үз газетасы редакциясенә чакыра. Минем өчен Юкка ризалык бирә, чит ил эшләре министры янына бару өзеләчәген аңлата. —Редакциядә кызык булырмы соң?—дип сорыйм. —һичшиксез,—ди Юкка Аның башында—диңгезчеләр бәйрәмнәрдә генә кия торган ак кәпәч, миндә—түбәтәй. Юкка:—Болар кызык өчен генә инде,—дип. залны күзәтә. —һәр шаяртуда өлешчә дөреслек була,—дип искәртәм мин. Күңелемдә ни өчендер Россия Халык Комиссарлары Советының 1917 елда Финляндиягә милли бәйсезлек бирү турындагы карары яңара. Ул Ленин карары. Хельсинки үзәгендәге Татар җәмгыяте йортының түбәсенә зур ярым ай куйганнар. Шуңа ишарә итеп, Юккага дәшәм —Тәэсир итәрлекме? —Итәрлек,—ди Юкка, маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртеп. Казаннан китаплар төяп килгән авыр чемоданымны җиргә куя. Ишек төбендә безне Окан каршы ала: —Хуш килдегез!—дип татарча сәламли ул. Иркен кунак бүлмәсендәге озын өстәл тирәсенә җыелып чәй эчәбез, шунда ук Казан күчтәнәче зур чәк-чәк кояш кебек балкып утыра Диварларга эленгән фоторәсемнәрдән безгә батырлык күрсәткән фин татарлары карап тора. Аларның күбесе Финляндиянең бәйсезлеге өчен көрәштә башларын салганнар. Юкка биредә беренче мәртәбә әле. Татар ПЕН-үзәге төрле милләттән булган фин гражданнарының үзара дуслыгын ныгыта Аралашканда Юкка белән Окан— фин белән татар озаклап сөйләшеп утырдылар. Икесе дә Финляндиянең чит ил эшләре министрлыгы каршындагы кеше хокукларын яклаучы Халыкара совет әгъзалары Элизавет Нордгрен да Окан белән әңгәмә корды. Димәк, фин җирендә дә бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек икән әле. Мин татарча хикәя укыйм. Ул Казанның опера һәм балет театры сәхнәсе артында аунап үткән оалачагым турында. Әнием шул театрда кырык елдан арт ык эшлөг ән иде Ялгызымны өйдә калдырырга ярамаганга күрә, һәрвакыт аның янында була идем Кичәбезгә килгән фин татарлары артык күп түгел, байтагы миңа таныш, таныш булмаганнары-Хәмиде Чайдам, Фидан Хәйрулла. Тарик Насретдин Алар белән ло танышам. Хикәямне кызыксынып тыңлыйлар, кирәк урынында көлешеп тә куялар Аннры тыңлаучыларның сорауларына җавап бирем булган хәлме бу? Әниең ул театрда кайсы елларда җырлады? Кичәнең азагында үзем алып килгән китапларны чыгарып салам. Безнең ПЕН-үэәкнен инглиз телендә нәшер иткән «Татар халык әкиятләре”н. Г Тукайның “Шүрәле"сен, Р Фәхрстдиновнын "Татар тарихьГн, хәзерге татар әдәбияты антологиясен сокланып карыйлар-актаралар Мин “Мәгариф” нәшрияты бер тышлык астында татар, рус. инглиз телләрендә бастырган Туфан Миннуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" китабын да күрсәгәм Окан төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Шүрәле» китабын кабат-кабат актара, аерым юлларын укып та җибәрә —Тукай инглиз телендә—искиткеч бит бу!—ди ул. Үз чиратыбызда без дә сораштырабыз. Хуҗалар үз Йортларының 80 еллык юбилее, анда М Шәймисвнс кабул итүләре, "Йолдыз” футбол командасының төрекләр белән уйнаганнары турында сөйлиләр Юкка иң атаклы фин футболчысы татар егете Исмаил булганлыгын искә ала. Казанның 1000 еллык бәйрәменә килгәч, Файзал Самархан безнен “Яңа I асыр” телевидениесе ярдәмендә ул бәйрәмне видеомагнитофонга төшереп алган икән. Аны Окан Таһирг а да күрсәткән, видеотасмада Окан да сурәтләнгән булган Йортны карал йөрү Окан бүлмәсеннән башланды, анда аны бер төргәк бандерольләр, хатлар көтә иде. Окан иң өстә яткан пакетны алып: - Әһә! -дип адресын күрсәтте, аны Разил Вәлиев җибәргән булып чыкты Бандероль зчендә «Казан утлары», “Сөембикә” журналларының да яңа саннары бар иде. —Әллә рус хәрефләрен дә укый беләсеңме?—дип сорадым Оканнан. — Нишләмәк кирәк, Казанда һаман да латин алфавитына күчмиләр бит әле Аннары, мин биредә Хельсинки университеты белән мәдәният институтында татар теле дә укытам, —диде ул. Хельсинкидагы Татар җәмгыяте Йорты биш катлы зур бина катлары да бездәге ише генә түгел—биекләр. Шунда ук китапханә, уку бүлмәләре, гыйбадәт кылу өчен иркен бер бүлмә. Ин югары катта лифттан чыгабыз да аяк киемнәребезне салып, гыйбадәт бүлмәсенең келәменә кереп басабыз. Жан тыныч, бер нәрсәдә борчымый. Үз милләттәшләребезнен I- врог 1а дәрәҗәсендәге тормышын, мәдәниятен, белемлелеген күреп рәхәтлек кичерәсең Әйе, безнең халыкның мөмкинлекләре чиксез, аның киләчәге бар Түбәсендә ярым ай балкып утырган бу гүзәл йорттан чыккач, без әлеге җәмгыятьнең татар теле дәресләре җитәкчесе, Тампере шәһәре имамы кызы Хәмидә Чайдам эшләгән офиска юнәлдек. Ул миңа бер төргәк газеталар тоттырды, аларда безнен пресс- конференциябез турында хәбәрләр басылган икән. Бу көннәремдә мин диңгез култыгы ярына ук урнашкан икс катлы агач йортта— язучылар кунакханәсендә яшәдем Көннәр яңгырлы да, кояшлы да иде, әмма салкын торды. Иҗат итү өчен уңайлы көннәр булды ул. Шунлыктан, култыкта дулкыннар уйнавын яки ямь-яшел хәтфә үләнле тугайны күзәтә-күзәтә, әйбәт кенә язылды да, уйланды да. Чыршылардагы тиеннәр дә. кешеләрг ә игътибар итмәстән, агачтан-агачка сикерешәләр. Ә китәргә бер көн кала балконымнан куян да күреп алдым Соры, көр куян Колакларын аркасына сылаган да яшел хәтфә үлән өстеннән сикергәлән узып китте. Бер биш минут га үтмәде, әкрен генә яңадан әйләнеп кайтты. Әйтерсең, кибеткә г енә барын килде! Мин дә йөрен керергә уйладым. Иртә иде әле, Юкка белән көн уртасында гына очрашырга сүз куешкан идек. Мин тамаша кылып, күзәтеп йөрергә яратам. Иртәнге Хельсинкины карагг. манзара кылып йөрисем килде. Бер йорт яныннан икенчесенә, бер урамнан икенчесенә, кечкенә бакчаларга кергәлөп-чыккалап йөри торгач, кунакханәдән һаман ераклашканмын икән Ә шәһәр таныш түгел Үзәк урамнарын бераз чамаласам да, гөнаһ шомлыгына каршы, адашканмын бит! Такси ялларга туры килде Таксисты да аңлап бетермәде шикелле, уратып йөрде дә йөрде. Нәтиҗәдә шактый соңладым Кайтып җиткәндә, кунакханә ишеге төбендә Юкка сукран галап басып тора иде инде Мине күреп алгач, куанып, кредит карточкасын тартып чыгарды, әлеге кара «Мсрседес»ка чыгымнарымны түләмөкче була икән Мин: Түләдем инде,- дидем. —Күпме каерды соң?—дип кызыксынды ул. —Егермене—дидем мин ваемсыз гына, күңелемнән евро акчаларын үзебезнең сумнарга күчерә-күчерә. Менә без Хельсинки-Мәскәү юлында йөри торган «Лев Толстой» поезды янында Мине Юкка белән Окан озата Поездның исеменә ишарәләп. Юккага: —Син беләсеңме икән, Лев Толстойнын татар-славян каны фин каны белән дә катышкан булган,—дидем. —Син моны хәзер генә уйлап чыгардыңмы?—диде ул, ышанмыйча. —Юк. Ромен Роллан бөек язучының тормышы турындагы язмасында раслый моны. —Алай икән. Поездның шундый исем йөртүе аңлашыла хәзер. Вокзалга килгәнче, без аның белән «Башкала газетасы» редакциясендә булдык. Нилс- Әрик Фрис безне күптәнге дусларын очраткандай каршы алды Чибәр баш редакторы белән дә таныштырды, икәүләп үз газеталарының үзенчәлекләрен сөйләделәр Кайдандыр Элизабет Нордгрен килеп керде. Ул биредә сәнгать бүлеген җитәкли икән —Шведларны Финляндиядә бик хөрмәт итәләр,—дип сүз кыстырды Юкка — Маннергейм да швед булган бит. Бездә дәүләт теле дә икәү—фин һәм швед телләре. Швед журналистлары Татарстандагы журналистика хәлләре белән кызыксындылар, республикабыз матбугатында ике дәүләт теленең тәңгәллек дәрәҗәсе, Татарстанда һәм, гомумән. Россиядә сүз ирегенең булу-булмавы турында сораштылар. Бу редакция чама белән спортзал чаклы бер зур бүлмәдә урнашкан, бөтен коллектив үз компьютерлары белән шунда утыра. Бүлек мөдирләре дә, башка җитәкчеләр дә бер- берсеннән пыяла белән генә аерылган бүлемнәргә кунаклаганнар Барысы да ачык күренеп тора, шау-шу гына ишетелми. Татар-фин делегациясе өчен Нилс-Эрик Фрис "Акылсыз әтәч” ("НиПиккико") ресторанында бай аш мәҗлесе оештырган иде. —Финляндия—кунакчыл ил,—дигән булдым мин, бик акыллы сүз әйткәндәй итеп. Швед Нилс-Эрик елмаеп җавап бирде: —Әйе, кунакчыл. Бу кыйммәтчелск хөкем сөргән илгә (трамвайда да 2 евро түлисе) Мәскәүдән үк кыстырып килгән, аннары, кунакханәдә ашыйсын килүе бар, дигән булып, Юкка да нәрсәдер өстәгән коры паек тотылмый калды. Перронда Окан Таһир миңа тагын күчтәнәчләр тутыра-тутыра сөйләнә: - Татарстанга сәлам, Туфан белән Разилга да сәлам,—ди. Ә Юкка хушлашканда әйтеп куя: —Син анда Казанында киләсе елда юбилей буласын онытма тагын, әзерләнеп тор, яме,—ди. —Нинди юбилей? —Туксан алтынчы елның ноябрендә Мексикада татар ПЕН-үзәгенең Халыкара ПЕН- клубка кабул ителгәнен хәтерлисендер ич —Ә-ә-ә, әйе шул... Мин вагонга күтәреләм «Лев Толстой» поезды кузгалып китә. Казан - Хельсинки - Казан