Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ "ЗОЛЫМ" ШИГЫРЕН УКЫГАНДА ...

XIX гасырның икенче яртысында—XX гасыр башында Көнбатыштан үтеп кергән фәлсәфи-фәнни фикерләр йогынтысында мөселман дөньясында ислам диненен һәм Коръән тәгълиматының асылын дөрес аңлау буенча уйлану- эзләнүләр башлана. Беренчеләрдән булып, бу эшкә Аурупа мәдәнияты. рус ижтимагый-фәлсәфи фикере белән таныш булган күренекле гарәп-фарсы, төрки- татар голямәләре. дини реформаторлары алына. Жәмалетдин әл-Әфгани. Мөхәммәд Габдөһ. Шиһабетдин Мәржани. Муса Бигиев. Габдулла Бубый (Нигьмәтуллин), Закир Кадыйри. Зыяэтдин Камали. Галимжан Баруди. Гатаулла Баязитов. Габдерәшит Ибраһимов. Ризаэтдин Фәхретдинов кебек дин галимнәре. Коръән тәгълиматын акыл һәм фән белән уртак тел таптырырга омтылып, ислам диненә реформа ясап, халыкка аны янача анлату кирәклеген көн тәртибенә куялар Бу юнәлештә хәрәкәт иткәндә алар урта гасырлардагы мөселман Ренессансының бөек акыл ияләре һәм әдипләре мирас итеп калдырган радикаль эчтәлекле фикерләрне дә эшкә җигәләр. Шул сәбәпле XX гасыр башы татар иҗтимагый, этик һәм әдәби-эстетик фикерендә дә ислам диненең заман һәм гавам өчен искергән дип исәпләнгән схоластикасын, догмачылыгын, сәләфчелеккә. тәкълидчелеккә корылган традиционализмын тәнкыйть итү көчәя. Реалистик һәм романтик язучылар тарафыннан антиклерикаль эчтәлекле, хәтта дәһрилек элементлары булган кайбер әсәрләр языла. Гаяз Исхакыйнын “Ике йөз елдан сон инкыйраз" антиутопиясен, Мәҗит Гафури һәм Сәгыйт Рәмиевнен гыйсъянчылык рухы белән сугарылган кайбер шигырьләрен. Габдулла Тукайның “Золым” шигырен шундый әсәрләр рәтенә кертеп булыр иде. Текстологлар Р Гайнанов һәм 3. Рәмиев тикшерү-эзләнүләренә караганда. “Золым" шигыре (1911) әле Тукай исән вакытта укучылар игътибарына тапшырылмый калып, беренче мәртәбә Фәтхи Бурнаш җыеп бастырган “Г Тукай шигырьләре" исемле китапта дөнья күрә. Төзүче ана “Бер җирдә дә басылмаган" дигән искәрмә биргән (кулъязмасын кайдан алуын да күрсәтмәгән). Аннан соңгы күп томлы басмаларда, Ф Бурнаш культ елларында репрессияләнү сәбәпле, шигырьнең “Тукай кулъязмалары арасыннан табылып. Октябрь революциясеннән сон гына басыла башлавы әйтелә. Тукайның 1929—1931 елларда чыккан өч томлы “Әсәрләр"дәге искәрмәдә Ф Сәйфи-Казанлы Ф Бурнашта әлеге шигырь кулъязмасы булуын әйтүен хәбәр итә. әмма үзе аны кулына тотып карамаган, текстны исә Ф Бурнашта төзегән китап буенча гына урнаштырган. Ф Бурнаш исә әсәрнең язылу датасын 1911 ел дип күрсәтә. Мәгълүм булганча. 1910-1911 елларда Урта Иделдә ачлык хөкем сөрә Шунлыктан “Золым" шигыренең нәкъ менә ачлык күренешләре тәэсирендә язылуы фараз ителә. XX гасыр әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтендә Габдулла Тукайның "Золым шигыре төрлечә шәрехләнгән. Ул һәм антиклерикаль, һәм атеистик әдәбият үрнәге итеп каралган. "Золым" шигыре 12 ижекле дүрт юллык өч строфадан тора. Анын үзәген тәшкил иткән төп мәсьәлә дин белән фәкыйрь мөселманнар арасындагы үзара мөнәсәбәт Мөселман әдәбиятлары өчен бу—традицион тема. Төрле социаль катламнар белән ислам дине арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү буенча шәригать гыйльмендә “мөгамәлә" дигән термин да яшәгән. Тукай шигырендә ислам дине белән гавам арасындагы “мөгамәлә”, ягъни мөнәсәбәт мәсҗедтә намаз укучы, "Әшһәдү" дип. Алданын барлыгына һәм Берлегенә шаһидлек (гарәпчә)—гуаһлык (фарсыча) бирүче мөслим, ишанга иярүче җаһил мөрид, яшәү белән ач үлем арасында интегүче мискин фәкыйрь" образы мисалында гәүдәләнгән һәм ул Коръән тәгълиматында олуг рухи кыйммәт дип саналган “иман” төшенчәсе тирәсенә бер фокуска туплап бирелгән. “Золым ’ шигыренең беренче строфасында ук автор: Фәкыйрь кеше' Кемнәр сиңа иман таккан7 Тәзкирәңә мослим диеп игълан таккан ? Кемнәр сине, намаз диеп, сәҗдә диеп. Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан7— дигән юллар белән автор фәкыйрьләрнен Коръән сурәләре һәм аятьләренен мәгънәсен төшенмичә, иманлы мөселман булу өмете белән шулай фарыз дип. тузанлы мәсҗедләрдә гыйбадәт кылулары яна тарихи шартларда үзен аклыймы, хакыйкатьне танып белүгә ярдәм итәме-юкмы дигән бәхәсле сораулар тезмәсе белән укучыны сискәндереп җибәрә, шик-шөбһәгә батыра Югарыда китерелгән юллар һич тә Тукайның Аллаһыга һәм дингә каршы чыгуы, илаһият фәлсәфәсен танымавы дип аңлашылырга тиеш түгел. Чыгышы белән мулла гаиләсеннән булган, мәдрәсә тәрбиясен һәм гыйлемен үзләштергән шагыйрь беркайчан да дәһри булмаган Ул бары тик халыкнын ислам дине белән бәйле кыйммәтләрне җир тормышына ярашлы һәм файдалы итеп үзләштермәүләренә, ахирәткә нисбәттә дә дини йолаларны ихлассыз башкаруларына борчулы уй-кичерешләрен белдерә Шагыйрь фикеренчә, үзләрен мөселман дип йөртүче фәкыйрьләр Коръән өирәтмазәренен үзәген тәшкил иткән, анда 40 мәртәбәдән артык кабатланган, Аллаһынын Барлыгын һәм Берлеген раслаган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең җир кешеләренә илче итеп җибәрелүен таныган "Әшһәдү әллә илаһә илләллаһ Әшһәдү әннә Мүхәммәдәррәсүлүллаһ" дигән изге аятьләрнең тирән эчтәлеген, мәгънәви әһәмиятен, аларнын әҗере һәм савабы нидән гыйбарәт, нигә яраклы, кемгә файдалы икәнлеген хор акыл һәм ихлас кальб белән зиһеннәренә сеңдерүдән, хакыйкатьне анлаудан бик тә ераклар. Шуна күрә дә автор фәкыйрь кешегә кабат: Гуаһлыклар бирәсең син. әшһаде " дип. Син ни белдең? Кемгә мәкъбуль шәһадәтең' - дигән риторик эндәш белән мөрәҗәгать итә Ярлы-ябагайларнын наданлыклары аркасында тормыш төбенә— түбәнлеккә (сәфаләткә) тәгәрәүләренең сәбәбен Тукай ул заманда яман исемнәре чыккан ишаннарга кул бирүдә, аларга “иярченлек” кылуда, кол-мөритләр булып йөрүдә дә күрә: Тагып сиңа иярчетек сафаләтен. КораI итеп йөретәлар җәһаләтең “Золым” шигырендә генә түгел, шагыйрь үзенен байтак әсәрләрендә ишаннарны халыкны наданлыкта калдыручылар, талаучылар, диниен асылын бозучылар дип гаепләде Әйе. Г Ибраһимен язганча, “халкымыэнын уяндыгы елларында “яна фикерле" булганнардан кем иске фикерле голяманы сүкми дә. кем ишаннарны милләтнең зарарлы микроблары дип чәйнәми иде Кем боларга ач\ вә дошманлык сакламый иде? Ә Тукаев моны азмы җырлады?" (Әсәрләр Татар шагыйрьләре 5 том -142-143 б.) Ислам динснсн сакчылары буяпш руханиларга б> рәвешчә кагы бәрелү, билгеле, буш урынла гына тумады Анын тамырлары ерак гасырзардан килгән ислам традиционалиэмына. Тукайлар заманындагы татар тормышын канәгатьләндермәгән дин и-фәлсәфи карашларга һәм шәригатьчә яшәү тәртипләренә барып тоташкан иде Мәгълүм ки. ислам лине кешеләрне ахирәт өчен дә. дөнья көтәр өчен дә ижтиһадка—изге гамәлләр кылырга, рухи камиллеккә чакыручы монотеистик тәгълимат буларак мәйданга чыкты. Х-Х1 гасырлар дәвамында сәләфләр—борынгы ислам голәмәләре тарафыннан абсолют акыл бары тик Аллаһы Тәгалә өчен генә хас. ул халикъ иткән (яраткан) коллар—Габдуллалар өчен ижтиһад заманы артта калды дигән карашларны канунлаштыру жир кешесенең матди һәм рухи яшәешендәге ихтыяри көчен чикли, дин һәм илаһият гыйльме өлкәсендәге үсешүзгәрешләргә юлларны яба. тәкълидчелеккә юл ача. Әдәби иҗат өлкәсендә дә теге яки бу авторга ияреп, аның мәгълүм әсәренең сюжетын, әйтергә теләгән фикерен, образ-сурәтләрен өлешчә төсмерләрдә генә яңартып ижат итүнең, ягъни нәзыйрәчелекнең дистәгә якын төре барлыкка килә һәм киң кулланылыш ала. Шәрекъ Ренессансының атаклы философлары һәм шагыйрьләре ортодоксаль динчеләрнең барысы да Аллаһы әмере һәм ихтыяры (ирадәи лә әзәл) буенча бары тик язмыш фәлсәфәсенә басым ясаулары, ижтиһад мәсьәләсен күләгәдә калдыру белән килешеп бетмәделәр. Коръән өйрәтмәләрен һәм хәдисләрне шәрехләүдә дә. әдәби эшчәнлектә дә элгәреге гасырлардагы традицияләр кысаларында гына бикләнеп калырга теләмәделәр, тәкълидчелек. нәзыйрәчелек жепләре белән бәйләнгән хәлдә дә фикер әйтүдә, хисләрне белдерүдә иҗадилыкка, яңалыкка омтылдылар. XVI гасырдан башлап, мөселман дөньясын кабат ‘'ижтиһад мөнкарыйз" дулкыны чолгап ала. Аннан котылырга тырышу татарлар арасында беркадәр иртәрәк—XVIII гасыр азагында ук Габденнасыйр Курсавиның (1776—1812) диндә ислахчылык таләп иткән үткер чыгышлары белән башланып китә. Һәр адымы дин белән регламентацияләнгән татар тормышына реформалар кертүне таләп итү XIX йөздә тагын да көчәя, ә инде XX йөз башында ул җәдиди муллалар, зыялылар, язучылар, шәкертләр тарафыннан бөтен кискенлеге белән зарурият рәвешендә көн тәртибенә куела. Габдулла Тукайның "Золым"ы да “гакылларны тар иткән” (С. Рәмиев) дини торгынлыкка юнәлтелгән. “исляхат өметләре дулый башлаган заманның” (Г. Ибраһимов) ислам фәлсәфәсен, гыйбадәт кылудагы кимчелекләргә карата бик тә ачынып язылган шигыре иде. Жәдитчеләр белән кадимчеләр тартышы, милли азатлык хәрәкәте көчәйгән, татар халкы Яңарыш дәверенә аяк баскан бер чорда Тукай иске фикерле голәмәләрнен "иман” төшенчәсен бакыйлыкка—мәңгелеккә генә бәйләп аңлатулары, тузанлы мәсжедләрдә гыйбадәт кылуны кырыс мәҗбүрият итеп куюлары белән килешми. Чөнки шәригать буенча да Аллага инану, иманлы булу мөэминнәрнең жир тормышына зыян салырга тиеш түгел. Аныңча, татар тормышында моның капма-каршысы—рухи кыйммәтләрнең изгесе дип саналган иман белән дә фәкыйрьләрне көчләү күзәтелә: Мискин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың; Көчләү сине сарих золым иман белән. Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың! Шул рәвешчә, шигырьнең сонгы өченче строфасында ачлык афәте белән янәшә куелган иман төшенчәсе социаль яңгыраш ала һәм ул риторик мөрәҗәгать белән көчәйтелеп, гавам (кара халык) җилкәсенә төшкән җәбер-җәфа, иҗтимагый золым булып аңлашыла башлый Моңа артык гаҗәпләнергә дә кирәк түгел. Чөнки динилек белән дөньявилык (социаль яшәеш) арасындагы мондый каршылыклы, икелекле мөнәсәбәтләрне сәнгати чаралар белән гәүдәләндерү ислам динендә гасырлар дәвамыңда яшәп килгән Габдулла Тукайнын "Золым шигырендә ярлы халык белән дин арасындагы үзара мөнәсәбәтнең "иман—золым" антиномиясе рәвешендә укучыга җиткерелүе шул ерак гасырлардан килгән тралицинләрнен яна тарихи шартларда калкып чыгуы һәм дәвам итүе иде Фикри-хисси конфликтның бу рәвешчә бирелүе шигырьнең жанрын да үзенчәлекле иткән. Ул дини-әхлакый әдәбиятта, аеруча анын иман категориясе белән бәйле гакыйдә (ышану) юнәлешендә кин кулланылышта булган рәдд (каршы кую) жанрында ижат ителгән Рәдд жанрына хас кануннар таләп иткәнчә, “Золым" шигырендә Тукай XX гасыр башы тагар чынбарлыгында "диндә исляхка каршы хәрәкәт иткән дин сакчыларын" да (Муса Бигиев) тәнкыйтьли, сукырларча һәм битараф калып, дини йолаларны үтәргә мәжбүр ителгән фәкыйрьләрне дә битәрләп ала, аларнын ихлассыз догалары, иманнары дөньявилык һәм ахирәт өчен ни дәрәҗәдә изге һәм файдалы икән дигән сорауга жавап эзләп шөбһәле уй-кичерешләргә бата. Үзенсн икеләнүгә, шикләнүтә корылган эчтәлеге һәм ослүбе белән әсәр борынгы грек фәлсәфәсендә һәм Шәрекь Ренессанс шагыйрьләре Мәгарри. Хәиям. Хафизның гыйсъянчылык поэзиясендә күзәтелгән ышанмаучылыкны—скептик карашларны хәтерләтә Габдулла Тукай—бөтен вөҗүде белән Алданын барлыгын һәм Берлеген таныган шагыйрь "Золым" шигырендәге скептицизм һәм тәнкыйтькә карап, алда искәрткәнебезчә. Тукай әт-Тәүхидне кабул итмәгән икән дигән нәтиҗә ясарга ярамый Шуны да искәртергә кирәк илаһият гыйльмс белән дини фәлсәфә тәнзәл түгелләр. Алар үзара никадәр генә тыгыз үрелсәләр дә. һәрберенен үзенә генә хас өйрәнү объекты, үз проблемалары бар. Татар тормышын алгарышка илтүдә Тукай дингә зур өметләр баглаган Г.Ибраһимов язганча, ана “тәрәкъкыйнен дә (алга китүнен дә), тадәннинен дә (артка тәгәрәүнең дә) якүнә (төп) сәбәбе дин булып күренгән" (Әсәрләр —5 том 120 б.). XX гасыр башы татар зыялылары арасында кин таралыш алган, теләктәшлек тапкан дини ислахчылык хәрәкәте һәм бу хактагы җитди хезмәтләр Тукай иҗатын да читләтеп үтмәгән. Габдулла Бубыйнын дишә үзгәрешләр кертү идеясен яклаган "Хакыйкать, яхуд Тугърылык" исемле фәлсәфи хезмәтләр циклы шагыйрьгә аеруча зур йогынты ясаган. Бу фикерне раслап. Г Ибраһимов болай ди “Г Бубыйнын “Хакыйкать"ләрсндә шул. шагыйрьдә шул иле" (Әсәрләр -5 том —121 б ) “Золым" шигыренә беркадәр генә шәрехләр биргәч тә. Тукайга Габдулла Бубыйдан тыш, башка дини реформаторларның, аеруча Муса Бигиев хезмәтләренең һәм Шәрекь Ренессанс шагыйрьләренең тәэсире тирән эз калдырганлыгын кабат ассызыклап үтәсе килә. Дин белән танамның үзара багланышын фәлсәфи уйланулар һәм бик тә тәэсирле риторик эндәш-мөрәҗәгать, сорау-җаваплар рәвешендә чагылдырган, фәкыйрьләрнең аһ-зарларын, сыкрау-сызлануларын. иңрәүләрен ишеттергән “Золым" шигыре—экзистенциаль эчтәлекле тәнкыйди реализм әсәре Шигырь Тукайнын шул ук 1911 елда Корбан гаете уңае белән язылган. Идел буендагы ачлык афәтләрен тасвирлаган, романтик контрастларга корылган “Көзге җилләр шигыре белән лә аваздаш Анда да шагыйрь дини гореф-гадәтләрне, йола-ритуалларны үтәүгә бәйле рәвештә: “Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?'" дигән сорауны куйган иде. Төрле социаль катлам кешеләренең белем дәрәҗәләренә, һөнәри һәм шәхси мәнфәгатьләренә бәйле рәвештә гыйбадәт кылу , намаз укунын сыйфаты бик гә гүбән, ихлассыз, ялган диндарлык киеменә гөрелеп башкарылуы турында Габдулла Тукай “Дин вә танам" шигырендә дә (1912) яза Анынча. чәежедләрдә бер тыныш та Коръән сүзен, намаз рәтен белмәгән агайларның "кем ятар ла. кем горыр дип. “тонган күз”ләре белән башкаларга ияреп кенә бөгслү-сыгылулары, яисә базардагы алыш -биреш һәм тиреләрдән табыш алу турында гына уйлаган сәүдәгәрнең, зәкъва булып хаҗилар күзенә күренер өчен генә Аыа йортына кереп чыны һәм да анда, ачлы-туклы яшәгән мәдрәсә шәкертләренең бүзен кайда, кемдә аш бар икән дип иснәнеп. “Коръән вагу'лары ислам тәгълиматына зур зыян сала, динне “иске, анарга торгучы чергән ливар“га әверелдерә Шагыйрь фикереңчә, моңа гаенлеләр иман агачының башына оя корган, аны корыткан "каргалар", ягъни җаһил руханилар. Дин белән бәйле ритуалларның, гореф-гадәтләрнең нинди фәлсәфи эчтәлектә булу һәм аларны гамәли яктан ничек башкарылырга тиешлек мәсьәләсе мәдәни барыштагы күчеш-үзгәреш дәверләренең һәркайсында диярлек калкып чыккан. Ерак Багдадтан Идел буе Болгарстанына Ибн Фадлан илчелеге килгәндә дә (922) дини йолаларны ничек үтәү, мәсәлән, азанны ничек әйтү мәсьәләсенә игътибар ителгән. XIX гасырнын икенче яртысыннан—Каюм Насыйрилардан. Шиһабетдин Мәржанилардан башланып киткән уяну дәвере XX гасыр башында Габдулла Тукайлар. Гаяз Исхакыйлар заманында, шаулап-гөрләп үткән күп ермаклы язгы ташудан. Яңарыш хәрәкәте булып үсеп китә. Бу алгарышка омтылыш беренче чиратта җәдитчеләр белән кадимчеләр тартышы рәвешен ала; борынгы голямалар— сәләфләр кебек һәр яңалыкка рөхсәт юк дигән мөһер суккан тәкълидчелекне канун дип санаган дин әһелләре тәнкыйть утына тотыла. Кадимчелек тарафдарларының 'Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул” дигән дини фикерләүдәге коллык тозагыннан “хаким гакыл вә хөр гакыл" ярдәмендә котылырга һәм иҗтиһад ишекләрен ачарга теләү омтылышы Габдулла Тукайның “Шиһаб хәзрәт” (1913) шигырендә аеруча үткер һәм тулы чагылыш тапты. Монын белән ул дини ислахчылык фикере үсешенә һәм тарихына үзеннән өлеш кертте. Дәһрилек белән сугарылган совет чоры үтеп, дин халыкка әйләнеп кайткач та. XX гасырнын азагы—XXI йөз башында Коръән тәгълиматын ничек аңлау, дини йолаларны ничек үтәү мәсьәләсе кабат актуаль янгыраш алды. Татар вакытлы матбугаты битләрендә, радно-телевидение тапшыруларында Коръән тәгълиматының асылын ничек шәрехләү, дини йолаларны ничек үтәү кирәклеге турында даими рәвештә калкып чыккан мәсьәләләр, төрле мәзһәбләр. евроислам. аеруча дин сакчыларының әхлакый сыйфатлары, белем дәрәҗәләре ничек булырга тиешлек турындагы бәхәсләр менә шул хакта сөйли. Вакыт агышы һәм заман таләпләре басымы белән зарурият рәвешендә килеп туган ислам фәлсәфәсендәге һәм дини йолаларны үтәүдәге искергән традицияләрне, торгынлыкны кискен тәнкыйтьләү мөселманнарда гына түгел, башка конфессияләрдә дә еш кабатланып торган һәм тора. Тәнкыйть ярдәмендә динне заманга, халык тормышына ярашлы үзгәртергә тырышу күренеше башлыча кавемнәр, милләтләр иҗтимагый һәм рухи яшәешеңдә зур Яңарыш хәрәкәте алдында торганда күзәтелә. Чөнки ничек кенә мәгьнийуннар—материалистлар булып күренергә тырышмыйк, дөньяви Яңарыш иң элек дини Яңарыштан башлана, андагы кыйммәтләрне кеше рухын иманга кайтарып, камиллеккә юнәлтүдән тамырлана