Тукай турында шагыйрьләр

Д ж о в а н н и Ж е р м а н е т т о итальян язучысы Туры Тукай (Өзек) Юк. үлмәдең, галыллы ир, мәшһүр Тукай! Тавышын яши кабатланып һәр буында. Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга. Ялагайлык пәрәвезен тоттың тупка. Туры булды юлың, ныклы һәр адымың. Эзләмәдең шөһрәт, охшап Геркулеска. Каршы тордың үчкә, шүрләтеп дошманың. "Хөр Россия безнең бөек максат", -диеп. Чакырдың син үз халкыңны, янып-көеп... Ил куенында үсә бүген Татарстан. Урманнары шаулый: иркен басу, кыры. Фикере айнык: дус гаилә булып халык Бөтен җирнең бэхте өчен бергә эшли. Көчле фәннәр, якты сәнгать, ирек алып. Язгы тополь кебек үсә гөрли-гөрли. Шшырьләрең яшен булып кара төндә. Ватан өчен сугышканда безнең сафта. Ишетәм, Тукай, чакыру тавышыңны мин дә Байрак тотып җиңү даулап барган чакта... Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай! Тавышың яши кабатланып һәр буында. Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга. Н. Хамит тәрҗемәсе. Җ ә л и л К а м а л е т д и н Гыйрак шагыйре Багдадтан сәлам! (Өзек) Күкнең зәңгәр нурларының фонтанына. Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына. Ерак Ефрат буйларыннан. Багдадымнан Йөрәгемне алып килдем мин яныңа! Озак юлның газапларын йөкләп иңгә, Алып килдем, бөек Тукай, синең илгә. Бүләк итеп мәхәббәт һәм җырларымны. Хуш исле бер букет итеп бәйлән бергә. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе К ә р и м Җ а м а н а к л ы кырымтатар шагыйре Үч кылычың сынмады Син җыйнадың көч белән гүзәллекне һәм күрсәттең җырлап яшәү үрнәген, һәр адымың бүләк булды халкыңа, Россиягә багышланды йөрәгең. Халкың үчен чагылдырган хисләрең, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, тынармы?! Көрәшләрдә кайралган булат кылыч, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, сынармы? Гомер буе мактап, зурлап җырладык Халкың көткән нурлы, азат таңнарны. Алгы сафта килә рухлы җырларың, Дуслар тыңлый, хөрмәт итә аларны. Янын типкән йөрәктәге хисләрең, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, тынармы?! Халык моңына кайралган кылычың, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, сынармы?! М и х а и л Л ь в о в рус шагыйре Түбәтәй Булдым мин Жаркентта, Чимкентта, Ташкентта. Утырдым идәндә. Үләндә, брезентта. Май ае кымызын Киң дала түрендә Эчтем мул мәҗлестә, Казакьлар җирендә, Түбәтәй кигәнгә Дусларны каратын, Казакьлар татарча Сөйләште яратып. Күрәсең, түбәтәй Аларга ошаган: Син, лиләр, кадерле Тукайга охшаган. Ә Абай токымы Мактагач, бигрәк тә Май булып урнашты Яхгггы сүз йөрәккә. Тукайга, Тукайга Охшауны сөям мин. Башыма таҗ нтеп Түбәтәй киям мин. Чохаммэт Садри тлрҗемм:* С ы р б а й М ә ү л е н о в казакъ шагыйре Тукай кабере янында Киттең, Тукай, Үттең, Тукай, Йөрәкләрне яндырып, Иңрәде ул, Тетрәде җир, Каплады кара болыт. Кыска булды, Иртә сүнде Яшь гомерең, моңлы-зарлы. Утка атып, Кан елатып Ташлап киттең Казанны. Үтте еллар, Үсте җырлар, Син яңадан уяндың,— Озын гомерең! Кабат мендең Биегенә кыяның. Тукай—янь-яшь, Абай—ак чәч, Үлмәс җаннар булдыгыз, Берегез—монда, Берегез—анда, Йөрәкләрдә урыныгыз. Нури Арсланов тәрҗемәсе Н а җ а р Н ә җ м и башкорт шагыйре Габдулла Тукай Булганнар бит бөек шагыйрьләр! Туган, урын—алтын бишектә; Үскәч—киткән; кайткан чакларда Кеше торган саклап ишектә. Булган башка бөек шагыйрьләр: Тар бүлмәдә сулып сүнгәннәр; Бала чакта исә базарда: "Асрарга бала бирәм!”—дип, "Кем ала?”—дип, сатып йөргәннәр. Әй язмышның шомлы агышы! Бөеклекнең алтын ярлары... Гомерендә— халкы язмышы, Җырларында—халкы моңнары, Хәзер инде башка заманнар, Заманнарда башка базарлар; Базарларда башка малайлар, Малайлар да—башка: Наҗарлар. Күңелемнең заман кошчыгы Басып сайрый алтын киртәгә. Сатсалар да бүген әзермен, Тукай чыкса миннән иртәгә. "Йә, кем ала?”—Сезгә кирәксәм, Мин тукталам, табып мәрхэлә...* Ах, алай да килми кешегә Шагыйрь дигән бөек мәртәбә. "Мәрхәлә —юлчылар туктый торган урын (гарәпчәдән) ӘДӘБИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ Г.ТУКА

Реклама