ӘТИ САГЫНЫП СӨЙЛИ ИДЕ

Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, безнен бабай Әхмәтҗан, тау ягы кешесе Мотыйгулла абзый Төхфәтуллин Кышкар мәдрәсәсендә сабакташ булганнар. Менә шушы хәл Тукай белән әтннен бер-берсенә ихтирам белән каравы, якынаюы өчен сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Тагы мөһим нәрсә— алар якташлар да бит әле. Әти шулай ук Тукайнын туып-үскән якларын бик сагынып сөйләвен. анарда җирсу тойгысы көчле булуын әйтә иде. Чынлап та. анын "Пар ат”, “Туган җирем" дигән ул инде Жаектан кайткач язылгандыр, дип уйларлык шигырьләре, ул анда чакта, анын Казанга кайтуыннан шактый алда язылган. Күрәсең, ул Казанга, туган якка кайтырга алдан ук ашкынып торган. Ул гына да түгел, әти кечкенәдән су буендагы яшьләр уеннарын күзәтеп, егет-кызларның андагы җырларын, шаян такмакларын бик күп белгән. Үзе гармунчы булгач, аларны уйнап-жырлап та күрсәтә алган, күрәсең, ә Тукай халык ижаты белән бик кызыксынучан була. Бу фактор да аларнын якынаюы өчен бер сәбәп булгандыр, дип уйлыйм. Әти Тукайдан биш яшькә олы булса да. бу аларнын якынаюы өчен киртә булмый. Әти олыгайган көндә дә балалык сыйфатларын җуймаган, ихластан шаяра, шаярта, көлке сүзләр сөйли белә иде Шунын өстенә, әти гармунчы буларак, ә туганыбыз Нәжиб абый җырчы буларак бик яхшы ансамбль тәшкил итәләр. Инде соңрак, олыгайган көннәрендә дә әти гармун уйнап. Нәжиб абый җырлап, кунаклар соравы буенча "Карурман”ны башкаралар иде. Алар аны гаҗәп үзенчәлекле итеп, “Карурманны чыккан чакта, атым китте” дигән сүзләрдә көйнен сузынкы ритмын үзгәртеп, кызулатып, ат юырткан чактагы кебек ритмик борылыш ясап куялар, җыр көтмәгәндә ниндидер оптимистик төсмер ала. шуннан сон гына “Күл буйлап" дигән җирдә янадан “Карурман"ның гадәттәге сузынкы ритмикасына кайтып төшәләр. Ә инде “мин саргайдым сезне уйлап” дигән төштә салмак дулкындай тирбәлеш белән киң моң дәрьясына чыгалар иде Бу тыңлаучыларны хәйран итә иде. Бу да әти белән Тукайнын якынаюына бер сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Тукай чатнама суыкта да юка җилән киеп йөри иде. дип сөйли иде әти. Гыйният абый белән бергә икесе Тукайга: “Габдулла, менә без сина бик йомшак тиредән җинел генә тун тектереп бирмәкче булабыз, синен болай юка киемнән йөрүенә эчебез поша" дигәч. Тукай моңа теше-тырнагы белән дигәндәй каршы килә: "Тире дигән нәрсәне исемә дә төшермәгез. Жаекка килгәндә кара тире толыпка төрделәр дә. чак тончыгып үлмәдем", дип җавап бирә. Әти Тукайнын гәүдәгә арык булуын, әмма үзенең туры әйтә торган кыю кеше булуын әйтә торган иде. Әтинен Жаектан авылга кайтуы кайсы елда булганын төгәл белмим Тукайдан берничә ай алдарак булгандыр дип уйлыйм, һәрхәлдә 1908 нче елда аны өйләндергәннәр "Өйләндергәннәр", чөнки бу эш яшьләр ихтыярында булмаган. Ике бабай—“Кеби" Әхмәтҗаны белән Бәрәзәнен "Чеби" Сабиржаны икесе килешү, кодалашу җиткән. Гаиләдәге беренче бала, өлкән апабыз Фәрзәнә 1909 нчы елгы иде 1907 нче елның көзендә Тукай Уральскидан кайткач, Әтнәгә волость управасына солдат хезмәтенә каралырга килә. Шунда алар (әти анда ат белән үзебезнен авыл рекрутларын китергән булса кирәк) якын туганнардай очрашалар. Барсы да дулкынланып управа комиссиясенең карарын көтә Тукайны солдат хезмәтенә саулыгы буенча яраксыз дип табалар. Шунда әти аны Бәрәскәгә кунакка чакыра. Тукай Каенсардагы апасы Саҗидәне күрәсе килүен әйтеп, бераз уйда торгач, Нигъмәтҗан: —Карале, Габдулла, безнен әтиләр сабакташ-шәрикләр булган, минем әти Әхмәгжан мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәтнең улы Габдулла мәхдүмне күрергә бик шат булыр иде, бер-ике көн кунгач Каенсарга, Саҗидә янына сине үзем илтеп куям дигәч, ризалаша. Тукай безнен авылга—Бәрәскәгә килә Алар шул безнен авыл рекрутлары белән бергә кайталар Солдатка алынган рекрут егетләр башта армия хезмәтеннән котылып калган Тукайга кырын карыйлар, әмма әти анын мулла улы, ятим калып үскән мәхдүм икәнен әйткәч, ана ихтирам белән карый башлыйлар Тукайнын үзе өчен дә әтисе белән бергә укыган кешене күрү, анардан чын әтисе турында сораштыру кызык булгандыр Аңа сабый чагында берничә кешегә “әти” дип дәшәргә туры килә—башта, әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккан Саена мулласына, аннан Казаннын Яна Бистәсендәге Габдулланы балалыкка алган һөнәрче Мөхәммәтаәли абзыйга, Кырлайдагы Сәгъди абзыйга. Ә монда анын үз әтисен яхшы белгән, анын белән озак вакыт бергә мәдрәсәдә яшәгән абзыйны күрү, сораштыру үзе бер дөнья булгандыр Мәшһүр язучыбыз, галим Ибраһим Нуруллин үзенен “Тукай” китабында “Ул Әтнәдән 8 чакрымдагы Олы Мәнгәргә, анда яшәгән Жаектагы танышына барып 3 көн тора”, дип язган Әмма Тукай шулай ук 8 чакрымдагы Бәрәскә авылына, ягъни безнен әти өенә кунакка килә Шунда күпмедер кунак була. Бәлки ул соңыннан Мәнгәрдә дә булгандыр, кем белә Әмма анын Жаектагы танышы безнен әти була бит Әти аны апасы Саҗидәгә (Каенсарга буладыр инде) илтеп куя. Тукай әтигә үзенен буйга төшкән фоторәсемен ядкарь итеп бирә. Әти аны кадер белән башка туганнарының сурәтләре куелган уртак зур рам эченә урнаштыра Тукайнын үлеме халык өчен, милләт өчен чын фаҗига була Бу хакта без Айрат Арслан белән бергә Гаяз Исхакыйнын Тукай үлеменә бер ел тулганда язган нәкъ менә “Милли фаҗига" дигән мәрсиясе буенча тапшыру эшләгән идек. Әти сөйләгәннәр шунда искә төште. Икебезнең дә күзләр яшьле булды

Реклама