Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТТӘ ТУКАЙ ФЕНОМЕНЫ

ӘнТукай, ил һам гасырда яисының янган Тукан. Ай-кояштан хвррняттан яктылык алган Тукан' Шигъриятең турылардан турырак бер юл табып. Караңгы юн караңгысын яшендай ярган Тукай' ӘйТукай, на һян гасырда ялкының янган Тукай! Шәрәф Мөдәррис Нинди шагыйрь сон ул безнен Тукаебыз? Тукай—шигърият тарихында бер могҗиза ул. Мин ин әувәл татар шигъриятен күздә тотам Талант куәте белән ул— ин югары кимәлдәге даһи Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә. сәнгатьчә осга. нәфис һәм котелмәгән ачышлары белән дә Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә. милли шигырьне яна баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай. Әмма бу сәнгати-фәлсәфи һәм иҗтимагый-инсани күренешнең, феноменның зчтәлеге монын белән генә чикләнми. Ин әүвал анын уникаль биографик язмышы һәм ул измышнын әлеге шигъри феноменда чагылышы милләтне һәм дөнья халкын хәйран калдырырлык фаҗигале булуын алыйк Профессор Ибраһим Нуруллин: донья шигърияте тарихында бүтән, тагын бер шушындый трагик шәхесне табуы кыен, дип язган иде. Иксләтә-өчләтә изелүдәге татар халкы язмышын ул үз язмышында тамчыда чагылдырган кебек чагылдырган, гәүдәләндергән шагыйрь Шәрәф Модәрриснен югарыда китерелгән "Тукай" дигән шигырендә бу феноменның асылы шактый төгәл яктыртылган Татар шагыйренең бөек классикка мәхәббәтен аңлау да. анлату да кыен түгел. Әмма дөнья Тукайны үзенең бөек шагыйре итеп таныймы"' Без ана халыкара ихтирамның тирән икәнлеген бетәбез. Ләкин дөнья аны даһи биеклектә күрәме9 Чын биеклеген тулы бәяләп бетермәсә дә. донья аңлый, соклана. Боек халыкнын бөек шагыйре Сергей Есенин гатар шагыйренен русчага тәрҗемә ителгән беренче шигырьләрен укып карауга: "Нинди бөек шагыйрь ул Тукай!" - дигән. Ул тәрҗемәләр арасында Павел Радимон башкарган "Өзелгән омид” шигыре лә булган Үзе даһи шагыйрь икенче даһине танып алган. Яки менә Матвей Грубиан дигән гаять талашлы яһүд шагыйренен "Тукай" шигырен алыйк: Конда я прохожу по узицам Казаны. Мие впятен. как родной. я/ык моих друзей. Вот шощадь предо иной откршась как сказанье Там каменный пош влюбленными сюзами В город свой . мдит. закутан « плащ теней Скажимне. ты читая когда-нибудь Ту кая' Его живой строкой я покорен опять Слова летят сквозь ночь. как матии сверкам. И иад моей дчыой ин власть дача такая. Что здес-ъ и сач 6ы чог татариноч я стать Чит халык шагыйре Тукай шигъриятендә нинди сыйфатларны күрә сон? Тукай шигырснсн караңгы күкне ярып яшьнәгән ярсу үткенлеген күрә Һәм тагын нәрсәләр игътибарга лаек? Тукайның Казан чынбарлыгы белән бердәмлеге, татар халкының рухын чагылдыруы, анын абруен гәүдәләндерүе яһүд шагыйренә нык тәэсир иткән Дөньяга сибелгән һәм тарихта күп җәбер- золым күргән халык шагыйре татар халкының хәлен яхшы анлый. анын шагыйренә булган мәхәббәт яһүд шагыйренең үзен татар итәрдәй көчле. Янә шунсы игътибарга лаек: Шәрәф Мөдәрриснең әле күреп үткән шигырендәге мотивлар белән Матвей Грубиан шигырендәге чагыштырулар хәрефкә-хәреф диярлек тәңгәл килә: Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай! Слова летят сквозь ночь. как молнии сверкая. .. Чагыштыруларның мондый тәңгәллеге очраклы була алмый: яшендәй якты үткенлек—Тукай шигъри теленең асыл сыйфаты. Әйтергә кирәк ки. Тукайның үз шигырьләрендә дә яшен сурәте еш яшьнәүчән Өметле күз карашын татар яшьләренә төбәгәндә, ул гасыр башындагы яшьтәшләренә шундый ышанычлар баглый: Күк булып күкрәр һавада хөр яшәу даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. Йөрмәсен бәгьре өзек милләт киеп кашсыз йөзек.— Без аның бик зур фәхерле. чын брилиант кашлары!— ди ул. Үзенчәлекле фәлсәфи-сәнгатьчә яңгыраш, нәфис сурәтләр һәм. кирәксә, ихтыярга й рәт мотивлары гасыр башынын зур шагыйрьләре Дәрдемәнд белән Сәгыйтъ Рәмиевтә дә күзәтелә. Тукай таланты. Тукай шигъриятенең эчтәлеге алардан ни белән аерыла сон? Бу шагыйрьләрнең өчесе дә милләтнен лаеклы яшәешкә хокукын раслаучылар, анын ихтыяҗларын, тарихка, язмышка, дәүләткә карата дәгъваларын гәүдәләндерүчеләр. Әмма Тукай шигъриятендә тарихи зар да, яшәешкә һәм янарышка ихтыяр да иҗтимагый актив, максималистларча кискен гәүдәләнә. Әйтик. Сәгыйтъ Рәмиев лирикасында шәхеснең мохиткә. иҗтимагый шартларга ярсу таләпләре һәм ризасызлыгы яңгыраса. Дәрдемәндтә мәсьәләләр тарих һәм галәм киңлегендә куелып, фәлсәфи планда яктыртыла. Тукайда милләтнең аеруча җәберләнгән һәм рәнҗетелгән өлеше—гади халык, хезмәт иясе кайгылары үзәккә куела. Менә анын “Көзге җилләр" шигырен генә алыйк. Ул 1911 елгы ачлык шартларында язылган. Игътибар итегез: шагыйрьнең бәгьре кемнәр өчен сыкрый—ачлыктан иң күп интегүче хезмәт кешесе өчен көенә: Иң сөекле эшче әуладым быел ач калды, диеп. Изге, шәфкатьле анабыз—мәрхәмәтле җир җылый. Шагыйрь-матурлыкны. нәфислекне яклаучы. Ул-эстет җанлы зат. Ачлыкнын ин тирән фаҗигасен ул гүзәллекнең һәлакәт чигендә тартышуы рәвешендә тасвирли: Куйса монда корткалар төшкән тешен ашын белән. Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый' Шул ук вакытта Тукай—кайсы шагыйрьгә караганда да татар милләтенең уртак фаҗигасен, анын тарихка булган тирән рәнҗүләрен һәм киләчәккә өметләрен тулырак чагылдырган шагыйрь Ул-милләт шагыйре. Әле генә яһүд шагыйреннән китерелгән бер үрнәктә бүтәннәрнең аны татар милләтенең байракчысы итеп күзаллавын күреп киттек бит Тукайнын милләт шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла дияр идем мин Шулай да менә анын “Милли моннар"ына гына игътибар итеп карыйк Сүз татар җырлары, хосусан “Зиләйлүк" хакында бара Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышын күрә. Яки шагыйрьнең “Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим" ' бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрмибезме?' —дигән юлларында Тукайнын демократик һәм милли идеаллары юлында, әлбәттә, беренче нәүбәттә рус самодержавиесенең рәхимсехтеге киртә булып торган. Шул ук вакытта милли мохитгә дә анын дошманнары аз булмаган Шагыйрьне алар ни өчен күрә алмаган, яки шагыйрь аларга нәфрәтле мөнәсәбәтен ничек белдергән9 Милләтнең азатлыгы һәм алгарышы өчен янып йөрүчегә еш кына һәм башлыча татарнын үз кешеләре тышау булып төшкән Бу хат хәзер дә шундый ук рәхимсезлек белән эшләнә. Мәскәү матбугатында беэнен суверенитет идеясен мәсхәратәп язучылар арасында “зыялы" исемен күтәргән милләттәшләребез дә бар Тукай үзләренең идеалсызлыгын заманга сылтаучылардан һәм мохиткә яраклашырга өндәүчеләрдән жәфа чиккән. Анын "Ваксынмыйм" шигыре бу яктан характерлы Анда шагыйрь үз чорына киләчәктән торып бәя бирә Син реңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа. Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа —Бу заман шундый заман, дип. бу вакыт мондый вакыт. Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот Мин сыялмыйм андый шарппар. фани дөнья вактына Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә. Мәңгелеккә—мәңге рухчы, мәңге нурлы ямьчегә' Тукай—авылдан чыккан шагыйрь Дөрес, ул шәһәр тәрбиясе алган Анын шагыйрь буларак житешүе, белем алуы, мөстәкыйль хезмәткә аяк басуы Уральски шәһәренә бәйле. Әмма татар халкының ин зур күпчелеге ул чорда авылда яшәгән Шунлыктан шагыйрьнен авыл тормышы һәм авыл халкына мөнәсәбәте ул. гомумән, туган халкына мөнәсәбәте дә булып аңлашыла Бу мөнәсәбәт анарда мәхәббәт рәвешендә дә. катлаулырак та чагыла Менә анын "Сайфия" шигырен генә алыйк Тукай авылнын фәкыйрьлегенә көенә. Картинаны ул кәеф-сафа чигүче байга контраст рәвешендә тасвирли: Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыч' Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе Җаннарым, кр нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп. Җан ачып во как'" дисез, мәзлум мужикчар сеиьясе Ләкин Тукай авыл мужигын идеаллаштырмый. “Йолдызыдай да курка" шигырендә авыл агаснын либераль-демократик. нигездә жәмгыять тәртипләренә лояль "Йолдыз" гәзитен оендә күрүдән коты алынуын яза Тукай ижаты асылда төрки-татар шигъриятенең мен еллык үсешенә йомгак булып тора. Без моны Тукай шигъриятенең ижат өчен мөһим булган барлык сыйфатларында да күрәбез Менә ин беренче күзгә ташланган шигырь үлчәмен, шигырь калыбын гына алыйк Тукай башлыча ике юллы шигырь строфасы белән эш итә Шул нигездә эшләнгән лирик әсәрләрендә буйдан-буйга икенче юллары рифмалашкан газәл өлгесе дә. касыйдә калыбы ла анарда мул төрләндерслә Мәсәлән, әле генә күреп киткән "Көзге җилләр" газәл өлгесендә эшләнгән Шигырь үтәдән-үтә бер рифмага корылган очраклар Тукайда аз түгел Форма мәсьәләсендә Тукай, бөтен Мөселман Көнчыгышына хас булганча, гаруз системасы эчендә иҗат итә. Бу система буенча, строфанын төзеклеген иҗекләр саны тәнгәллсгс. ритмик төзеклекне озын һәм кыска иҗекләрнсн тәртипле чиратлашуы хәл кыла. Гаруз шигыре татар халык шигыреннән нык кына аерыла Төп аерма икешәр юллы строфада гына түгел, башлыча ритмик тыныш паузаларның сүз уртасына туры килүендә Ягъни гаруз шигырен укыганда, ритмик буыннарны саклау һәм шигырьнен музыкаль яңгырашын төгәл бирү өчен сүз уртасында да тыныш ясарга кирәк. Менә бер мисал. “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре дигән шигырьнен беренче строфасын гаруз нигезендә дөрес уку өчен, ритмик буын азагында тынышларны шулай ясарга тиешбез. Көч белән бер/гә гүзәллек/не җыйган диң/гез кеби, Ул иде өс/тен вә кул җит/мәс кеше, йол/дыз кеби. Хәзерге заманда Тукай шигырьләре безнен чор шигырен, ягъни халык шигырен укыган кебек, сүзләр тәмамланган жирдә тыныш ясап укыла. Әйтик, әлеге мисал шулай яңгырый: Көч белән бергә I гүзәллекне җыйган I диңгез кеби. Ул иде өстен I вә кул җитмәс кеше, I йолдыз кеби. Дүртәр ритмик буыннан торган шигырь юллары тәңгәл булмаган өчәр буын булып яңгырый Әйе, мәгънә ачык аңлашыла. Әмма Тукай шигыренең иң гүзәл ягы—ритмик музыкальлек югала. Юкса, Тукай шигырьләренең барысы да саз аккомпонементына көйләнгән. Шагыйрь тикмәгә генә үзенен шигъри илһамын “Саз” дип атамый бит! И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз? Тукай шигыренең Шәрекъ поэзиясе традицияләрен чагылдыруына бу—ышандыра торган дәлил дип уйлыйм. Тукайның шигъри фикерләве тулысынча диярлек Шәрекъ традицияләренә нигезләнгән, шәркый сурәтләр белән сугарылган. Ин беренче нәүбәттә бу ислам рухындагы сурәтләргә карый: Аллаһ, фәрештәләр. Иблис, шайтан, пәйгамбәрләр, тарихи изге шәхесләр, төшенчәләр шуңа керә. Менә ул баланың гөнаһсыз сафлыгын ничек тасвирлый: Пакь җаның һәм пакь тәнең—барлык вөҗүдең пакь синең; Син фәрештә валчыгысың. йөзләрең ап-ак синең Яки “Дәрдемәнд дәгелмием?" дигән мәхәббәт шигырендәге шушы юлларны алыйк: Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гэрбэла, Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем. нәйләем? Хәзерге Гыйракның Кәрбәла шәһәрендә өмәвиләр тарафыннан хәзрәти Галинен улы Хөсәен үтерелә. Ягъни пәйгамбәрнең оныгы шәһит китә. Шагыйрь үзенең мәхәббәт юлында шәһитлеген шушы тарихи фаҗигале коллизиягә каршы куя, дөресрәге шушы янәшәлектә бәяли Тагын да характерлырагы шул: Тукай төрки шигърияттә мен ел дәвамында яктыртылган сюжет һәм легендар-әфсанәви коллизия һәм сурәтләрне үзенен диалектик фикерләвендә дәлилле шигъри чарага әверелдерә. Матурлыкның конкрет һәм нисби төшенчә булуын ул шундый мисал аша дәлилли: Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа, Ул болай бер кыз гына—каршында Мәҗнүн булмаса. Ләйлә кебек гүзәл кызга дөнья бәя бирә алмас иде, ди. Әгәр каршында шашып гашыйк булган Мәжнүн булмаса. Бу—XX йөз башы шагыйренең даһи гомумиләштерүе. Шушы лирик тезисның барлыкка килүе өчен мен еллык әдәбият тарихы кирәк булган. Әлеге шигырьнен тирән фәлсәфи мәгънәсен, драматизмын композитор Рөстәм Яхин нечкә күреп алган һәм аны гүзәл романс итеп яңгыраткан. Шагыйрьнең яна гасыр шигъриятенә нигез салуын шул ук параметрлар эчендә шул ук схема нигезендә барган яңарышларда күрәбез. Ин элек, форма дигәндә, югарыда телгә алган “Милли моннар" халык шигыре калыбында язылган Бу классик татар-төрки—гомумән шәркый шигърият өчен принципиаль янадык. Татар поэзиясенең XX гасыр дәвамындагы үсеше башлыча 10-9 ижекле шушы дүртьюллы строфага таянып бара Сурәтле фикер һәм фәлсәфи мәгънәләр, дисәк. Тукай да. Ләрдемәнд тә. Сәгыйть Рәмиев тә—Көнчыгыш-Көнбатыш әдәби-шигъри синтезын интенсив рәвештә үзләрендә гәүдәләндергән шагыйрьләр Алар дәртләнеп һәм эзлекле рәвештә татар шигырен аурупалаштыралар Яшь Тукайның шигъри чагыштыруларына куз сатыгыз Ул татарга эндәшеп болай ди: Чыксын шәмсең, эрсен кар. Шалтырап аксын ермаклар. Ятмасын мәңге, җитәр' Мисле сәлеҗ Сангатар Ягъни Сен-Готарл (Альп) тавындагы кар кебек, ди шагыйрь. Ниһаять, ин мөһиме. Аурупа шагыйрьләре белән фалсәфи-хисси аваздашлык эзләве, үзенен халәтенә, кичереш һәм гамәлләренә Баироннан. Һөтслән. Һәйнс һәм Шиллсрдән. Пушкин һәм Лермонтовтан. Шекспирдән һәм бөек фикер иясе Толстойдан таяныч эстәве һәм табуы шагыйрьнең эзләнүләр процессы гөрләп барганым күрсәтмиме’' Гомумән исә дә, Тукайның шигъри галанты лирика белән сатирада бердәй чагылуы дөнья шигъриятендәге Һәйне талантын хәтерләтә. XX йөз башында куәтле Тукай шигъри мәктәбе хасил була. Анын ин көчле вәкиле, әлбәттә. Шәехзадә Бабич. Ярсу һәм камил шигъри ритмда булсын, иман һәм инсани кичерешләрдә булсын, ул гурыдан-туры Тукайдан үсеп чыга Яшь Исәнбәтен дә башлангыч чор шигърияте тулысынча Тукай шигъри тылсымы эчендә үсә. Тукай иҗаты, анын феномены татар халкын даими кызыксындырып, әсәрләндереп. борчып, дулкынландырып килә Соңгы вакытта нишләптер анын ижагы белән махсус шөгыльләнү сүрелде дигән шелтә мотивы да яңгырый Әйе, бу икърарла хаклык бар. Дөрес, мин Тукайны гыйльми фикер дөньясында яктырту туктады, димәс идем Мәсәлән. Тукай музее һәм вакыфы ел саен Тукай укулары уздыра, һәр шундый чара шагыйрьне тирәнрәк акларга ярдәм итә Ә инде шагыйрь ижатын максатчан һәм даими тикшерүчеләр калмады, дигәндә, кызганыч ки. бу нигездә хак. Якуб Агишев һәм Рөстәм Баш курогы ар. Гали Халит һәм Ибраһим Нуруллиннар инде арабызда юк. Тукайга махсус хезмәт багышлаган Наиб Лаисов кебек галимнәр бүтән проблемалар белән шөгыльләнә Бер Рсзидә Ганиева гына гемаиы ташламый Өзеклек тирәнәймәсен өчен. Тукай ижатын өйрәнүче махсус аспирантлар алабыз. Өйрәтер кешеләр барында, яна белгечләр үстереп калырга тиешбез. Әле күптән түгел генә Р Ганиеванынбер шәкерте Тукай иҗатында Коръән мотивлары" дигән темага кызыклы диссертация яклады. Ин мөһиме кин колачлы “Тукай энциклопедиясе" эшләнә Аны гәжрибәле әдәбиятчы-текстолог Зөфәр Рәмиев җитәкли. Тукай—ул даһи сүз сурәтчесе. "Жәйге тан хатирәсе" дигән шигыре берүзе дә моңа ышандыргыч дәлил була ала. Чөнки бу шигырьдә тасвир колачы гаять кин. шагыйрьнең сулышы кор Ижатка һәм яшәүгә этәргеч бирә торган манзара күз алдына баса. Тулаем исә. Тукай иҗаты—үзенен эчтәлеге белән дә, гасырдан-гасырга актуаль яңгырашы белән дә бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул Шагыйрьнең 120 еллык юбилее анын тирән мәгънәсен төшенә баруда мөһим бер яна адым булыр Нурмөхәммәт ХИСАМОВ, филология фәннәре докторы.