Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Н ә җ и б ә С а ф и н а ЯШЕРЕН УЙЛАР Коллар арттыручы кол алар Дөньяларда тәртип юк. диләр дә. Гел үзгәртеп кормак булалар: Елгаларны хәтта дөрес акмый. Диеп, кире бормак булалар... Кирәк чакта гына яумый диеп. Болытларны ‘•кыйнап” куалар... Кылган гамәлләрен дөресләргә Булмасын диеп шаһнт-гуаһлар, Әллә күпме ачык капкаларны... Күзләрне дә ябын куялар... Ә дөньяга, барыбер, тәртип керми! һәм керә дә алмый. Ни өчен? ...Берәү әнә үзен хуҗа итеп Танытырга куя бар көчен... Чын кешенең аның бөеклеген Исбатларга бер дә кирәкми: Сез аңлагыз беркем фәрманына Буйсынмаган керсез йөрәкне! Яшәешнең бар кануны шундый, Табигый ул. аңа тимәгез! Шул канунны буйсындырмак булып. Комга терәлде лә көймәгез... Дөньяларда тәртип юк диләр дә. Гел үзгәртеп кормак булалар. Үзгәртэм дин җаннар кыючылар- Коллар арттыручы... кол алар. Нөҗибо САФИНА шагыйре публицист •Тан кошы». «Әгәр дә уйлаганда» һ б шигырь китаплары авторы. Казанда яши Ике ягы Кешене—“җилбәзәк" диләр,— хурлау сүзе. Кешене, аһ, “җилле" диләр,— зурлау сүзе.. Кешене -“тымызык" диләр,— хурлау сүзе... "Ләйсән булып тамса җанга”— зурлау сүзе. Кешене—"ул салкын" диләр,— хурлау сүзе. "Салкын акыллы ул”, диләр— зурлау сүзе. Сүзләрнең дә була шулай— ике ягы. ...Кешене тик Кеше итә— сүзнең Хагы... Дөнья безне кыйнады. Язмышы тнпкәләде... Сирәк-мирәк мизгел генә Бәхетле иткәләде. Дөнья белеп кыйнаган. Язмыш белеп тыймаган: Шул бәхетле мизгелләрне Без үзебез җыймаган...— Үзебез таратканбыз... Ә ничек яратканбыз! Дөнья һаман дөнья килеш. Без тоташ яра-канбыз. Барыбер яратабыз... Йокысызлык Карая да куркыта тон. "Барыбер киләм!” диеп. Таң кызара, чыга кояш: "Барыбер көләм!” диеп. Җир буйлап томан тарала. Җәяүләп йөри болыт. Кояш нуры кагылуга Чык тама энҗе булып. Шундый якты күз яшьләре— Кем уйлар: кара төннән... Куркып елый тон көннән... Әй. кемнәр курка кемнән?! Чыгып очкач анын җаны. Калды “Иблис” дигән даны. Әмма хата килеп чыкты: Дәвам итә анын каны! "Иблис китте!" дип сөенеп Кычкырганнар кычкыралар. Шул табутны—бишек итеп Тибрәтеп лә эш кыралар... Берчак шулай катып кала бар вөҗүдең,- Әйтерсең лә. бу дөньяда син бер үзең... Ә югыйсә туктап калган шушы бер чак “Пешмәгән” мәл дөнья белән безнең "борчак" Атламаса аякларын үз-үзеннән. Чигенә торган булып китсәң син үзеңнән. Югалып тор син бер мәлгә нл күзеннән: Аңлар өчен киткәнеңне үз-үзеннән... Тула күңел, түгелә: Күз яшьләре тоз гына. Тимә өшегән җанга. Йә уалыр боз гына. Җан кителә, чәчелә. Куна көмеш чәчеңә. ...Карамый да яшеңә! Бар әле... Төшкә кердең, һаман чакырасын. Ә мин икеләнәм. шикләнәм. Юкса инде гомер. .. юк. әлега Ахырына килеп җитмәгән. Җитмәгәндер. Күрешергә кирәк. Әйтер сүзләр калган телләрдә. Болыннар!а чыксам, тамчы-тамчы Күз яшьләре икән гөлләрдә... Сагына ул, Сагына ул, диләр. Итәк очларымнан үбәләр... Шул җилләрне булмый тик туктатып. Гөлләремә сагыш түгәләр. Гөлләремә... Түгел гөлләр генә, Сагыш төсләрендә—көннәрем. Андый төсне әле дөнья белми— Нинди төстә дисәң, төннәрем... Ялгызлыкның Төсен таныйм хәзер— Аккош көткән күлгә карәле! ...Мәңге кайтмасын да белгән килеш Көтә белүчеләр бар әле... Танымыйча да танмыйча Булмас ахры шуны: Торам-торам да күчерәм һаман сиңа уйны. Күчерәм дип күчермим дә: Уй уя үз юлын. Уйлар—хәким, алар миндә Таптылар үз колын. Уйларның иге-чиге юк,— Иярәм... уйларга.... Тагы сиңа алып бара,— Белмим ни уйларга... Уйламаска тырышсаң да Уйлаталар уйлар. Әле дә кычкырып уйланмыйм, Кешеләр ни уйлар?! Яңа исемнәр Ә л ф и я С и т д ы й к о в а МИН—БЕР ИНЕШ... Минем дөньям чиксез галәм төсле: Яши ятлар, яши якыннар. Үз дөньямны шаулы бакча итеп Яшәр өчен тулы хакым бар. Якыннарга үзем ишек ачам. Ятлар әрсез, керә сораусыз. Өннәрем бар күгем яктырту чы, Төшләрем бар кал1ан юраусыз. Назларым бар, якты язларым бар, Шаулап чәчәк аткан аланым. Чиксез бәхет: ишетәм һәр мизгел Шат тавышын газиз баламның. Сөюем бар җанны җылытырга, Җырларым бар халык өчен дә. Сыенам мин асыл хакыйкатькә, Бар бәхетем яшәү көчендә. Күңел Күңел сандыгымны ачтым сезгә, Йөрәгемдә ничә яра бар? Сез хөкемдар бүген барлыгыма, Бер җылы сүз, бәлки, дәвалар. Үткәннәрем бар да сезнең алда. Мин гөнаһлы гади бер кеше. Үз-үзсмә язган шикаятьтә Кайсыгызның күпме өлеше?

Әлфия СИТДЫЙКОВА яшь шагыйрә, журналыбыхы беренче тапкыр басы.та Чаллыда яши Үкенмим лә. бу бит минем язмыш. Үпкәм дә юк минем үткәнгә. Кем ялгышмый, кем хатадан халн Сикәлтәле юллар үткәндә? Мин ничек бар, шулай яратыгыз, һәр кешенең җирдә үз юлы. Күңел—арфа. Киерелеп, чыңлап. Өзелергә әзер һәр кылы. Үз үземне табар өчен күпме Сүткәнмен мин гомер йомгагын. Үкенмәслек итеп яшәдемме Артта калган яшьлек елларын?.. Инде таптым үз-үземне дигәч. Язмыш куя алга зур сынау. Мөмкинме соң узган мизгелләрне Хәтерләрдә барлап юксынмау. Мин үземне танытырга түгел. Таныр өчен яшим дөньяда. Мин—бер инеш, сафлык өстәргә дип Кушылучы олы елгага. Үпкә хисе Үксез бала сыман күңел И. елый үксеп-үксеп. Әйтерсең лә чит ояга Сыенган ятим көчек. Өннәремдә тоям, чынга аша һәр мизгеле күргән төшемнең. Дөньялыкның кырыслыгы аша Яшәү мәгънәсенә төшендем. Җир түгәрәк. Әйләнә дә, Кояш күренә күктә. Юып алгандай югала Шул чакта барлык үпкә. Дошманнарым сөенмәсен әле Сыгылды дип барган юлында. Мин иелеп җирдән бәхет кошын Алдым бары кайнар кулыма. Кызыктырып яна, дөрли учак, Битарафлык җанга хас түгел. Иеләм дә утлы күмер алам, Алданасын нигә, әй күңел?! Тагын сызлый уч төбендә яра. Пешмәс дигән идем... пешергән: Янмый гына чыгып буламы соң Дөрләп янган учак эченнән. Яши-яши төшендерде язмыш, Янын яшәү минем язмышым. Утлы кузны җыям учларыма. Тьщлый-тыңлый дөнья тавышын.