МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

САБАН— Гомумтөрки “сабан” сүзе “сабан, сука; игеннәр, иген кыры, басу” мәгънәләренә ия “Древнетюркский словарь” белешмәсендә аның "жир сөрү коралларын тартып бару өчен парлап җигелгән үгезләр" һәм “жир сөрү” мәгънәләре теркәлгән. Хәзерге татар телендә I Җир сөрү коралы, камнлләштерелгән сука Русларда сабан ике тәгәрмәчле, ике тоткалы, түбәнге башларына сука тимере беркетелгән ике “аяклы" булган (Вл.Даль Толковын словарь живого русского языка) 2.Сөрү, сукалау. Сабан чуаш, мари, удмурт телләренә дә кергән сүз. Аларда ул агач кисү өчен җайланма, аскуйма, кузла мәгънәсендә дә кулланыла. Р.Әхмәтьянов “сабан" сүзен фарсы телендәге сапанд (арбалет, катапульта-мәнҗәникъ) сүзе белән бәйли. Чыннан да “элекке төрки гаскәрләрдә авыр чана сыман станлы мәнҗәникъларны җирдән сөйрәтеп күчереп йөрткәннәр" Тагын кара МӘНҖӘНИКЪ. САБЫН г —Сабын сүзе безгә гарәптән яки фарсыдан кергән. Төрки телләрдә— самын. сабун, монгол телендә — сабан Сабын сүзенең латинча яңгырашы да охшашлы дияргә мөмкин хара, хароп. Чуаш, мари һәм мордва телләрендә дә шул ук мәгънәдәге охшаш сүзләр булуы игътибарга лаек: димәк, гигиена культурасы аларга болгар-татар аша кергән булып чыга. “Урта Азиядә, Иранда, һинд станда элек-электән сабын урынына шундагы бер үсемлекнең күбекләнүчән тамырын кулланганнар Бу тамыр фарсыларда соибун— югыч тамыр дип атала" (Р.Әхмәтьянов). Безнең якларда да нугай сабыны, сабын күбеге, кыр сабыны (мыльнянка лскарственная) дигән үсемлек үсә. Ул йон һәм ефәк материяләрне юуу өчен дә кулланылган Шулай да безнең бабаларыбыз сабын белән гарәпләр аркылы танышканнар дияргә мөмкин. Бу. ихтимал, X XI гасырларга - пакьлекне таләп итә торган Исламның безнең төбәктә ныклап таралу чорына туры киләдер. Элек татар хатыннары чәчләрен әче катык яки эркет суы (кызыл эремчек суы) белән юа торган булганнар. Урта гасырларда Багдад мунчаларында сабын урынына ногыт оны кулланганнар. Ә Русьта Новгород халкының мунчада куас белән юынганлыгы тарихи язмалардан билгеле. Гален дигән табиб II гасырда римлыларның кер уу һәм, гомумән, юыну өчен сабын ясауларын әйтә Борынгы Римда кер уу өчен көл, погаш, балчык һәм бәвел кулланганнар X гасыр. Византиядә Константинополь шәһәре башлыгы христиан уразасы көннәрендә терлек маеннан сабын кайнатуны тыя, бу көннәрдә аны зәйтүн маеннан эшләгәннәр. XI гасыр. Киевкә Константинопольдән сабын кайтарта торган булганнар. Новгородта безнең көннәрдә җир астыннан табылган XIV гасырга нисбәтле тузга мондый сүзләр язылган ' китән тукыманы агартырга, агарту өчен болгар сабыны алырга " Димәк, ул заманнарда новгородлылар сабынны Идел буе болгарларыннан алганнар дип уйларга була. 1714 елда Казанда беренче сабын кайнату остаханәсе барлыкка килә. 1741 елда француз Жюльен Луи Жоффруа каты сабын җитештерә. Дәвамы. Сүтек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып кшә XIX гасыр урталарында Казанда зшкуар Крестовников стеарин һәм сабын кайнату заводы ачкан Күп тә үтми, бу төшемле эш белән татарлар да шөгыльләнә башлыйлар. Мәс , узган гасырда Ибраһим Юнысов энесе белән сабын заводы тоткан. Хәер, XVIII гасырның 90-елларына ук инде Казанда 30 сабын кайнату санагәсеннән 19 ы татарлар кулында. 11 е руслар кулында булган. Сонрак Галикәев Мөхәммәтсафа исемле сәүдәгәр дә сабын җитештерү белән шөгыльләнгән. М.К.Борнаев үзе җитештергән сабын белән сәүдә иткән. Казанда Сабынчы урамы дигән урам да булган Элекке Казанда "Гөлҗиһан сабыны" исемле исле сабын чыгарылуы билгеле Иске әдәбиятта “сабын пешерү" гыйбарәсе очрый САДА г -Тавыш, аваз; кайтаваз, эхо. // “Сала"көе- 1905-1907 еллардагы революция вакытында мәдрәсә реформасын даулаган шәкертләр тарафыннан чыгарылган көй Авторы билгесез. "Беренче сала' шәкертләр марсельезасы Беренче тапкыр Казанда “Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә җилем басмада яшерен рәвештә чыккан "Әльислах" газитендә басыла һәм Россиядәге бөтен татар мәдрәсәләренә тарала. 1907 елда аны Оренбургта "Шәкерт садалары" исемле китапка кертеп басалар Ләкин Оренбург жандармериясе бу китапны басылу белән үк конфискацияли "Беренче сада һәм “Икенче сада" тыелган җырлар исемлегенә кертелсәләр дә. шәкертләр арасында кулъязма хәлендә йөриләр "Икенче сада" русча “Хазбулат удалой" көенә башкарылган Сала салу гавыш салу, хәбәр җибәрү. Салан шәрык Шәрык авазы. Көнчыгыш авазы САДАК гар. - Ук-җәя сала торган, билгә тагылмалы күн савыт, калчан, кыны Телдә сагадак, сандак. сагайдак вариантлары да булган Мәхмүд Канн арын сүзлегенә "садак мәгънәсендәге борынгы төрки ясык сүзе теркәлгән. Сугышка барганда яугирләргә үзләре белән берничә дистә ук алырга кушылган. Н Гумилев фикереңчә, сагайдак — “итек", чөнки атлы сугышчылыр укны күнитек кунычына тыгып йөрткәннәр "Татарча русча сүзлек "тә (1966) садак ук һәм җәя савыты дип аңлатылган ләкин Вл.Даль үзенең сүзлегендә “сайдак” һәм “сагайдак"ның фәкать җәя кынысы мәгънәсен генә терки, ә Г Са гтаровның "Татар исемнәре сүзлеге" сагайдак һәм садак сүзләрен борынгы төркичә "ук" мәгънәсендә (?) дип аңлата С/1ДАКА, СӘДАКА / Савап, әҗер өчен бирелә торган ярдәм, хәер Коръәндә (3:92 86): "Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып. Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер, диелгән Коръәндә садакага нисбәтле аятьләр байтак, мәсәлән. 2.195 191.162 264 263 265.270 273.276-277 277; 1 114.9:58.60. 79 80.103 104 104 105; 58:12 13-13 14. Адәмнәргә явызлык тидерүдән саклан, бу эш синнән садака булыр Садаканың ин саванлысы үзең сәламәт чакта һәм дә фәкыйрьлеюән курыккан, байлыкка омтылган вакытта биргән садакадыр Яшерен садака бирү бөтен өмидне Аллаһы Тәгаләгә баглауга, җәзаны аңардан гына күрүне һәрнәрсәдән алда тотуга дәлил Р Фәхреддин Байлыгы булган һәм дә әгъзалары сәламәт булып кәсеп кылырга көче җитәрлек кешеләрнең садака соравы хәләл түгел Хәдис Өстеге кул астагы кулдан хәерлерәк (садака бирүче кул турында) Әбү һөрәнрә рнвайәт кылган "Рәсүлуллаһ (с.г.с.) янына бер кеше килен “Йә Рәсүлуллаһ. нинди садаканың савабы олуграктыр?" дип сораган Рәсүлуллаһ: Ярлы булып калмактаи куркып һәм бай булмакны өмет итеп садака кылсаң, әнә шул садаканың савабы олуграктыр Җанын күкрәгеңә килгәнче садака биреп кал Соңыннан “Фәләнгә бу кадар, тегеңә шул кадәр бирәсе булган икән дигән дә соң булыр, барча мал дөньяң мирас хурга (мирас ашаучыга) калыр." дигән Садака биргәндә аның Шәригать максудына муафыйк булуы шарт Монын өчен исә садакаларның әһел кешеләр кулына төшүен тәэмин итәргә кирәк, садака тиешсез адәмнәр кулына кермәсен Мәетләр өчен багышланачак садакалар җәмгыяте хәйрия кебек оешмалар аркылы өләшенсә, ул садака каргаларына вә комсызларга эләкмәс бәлки әһел кулларга төшәр иде Хәдисләрдә Һәм фикъһе буенча әдәбиятта садака термины зәкят мәгънәсендә кулланыла. Чыннан да башта садака белән зәкят бер үк төшенчәне белдергәннәр һәм садака алу хокукына ия кешеләр белән зәкят малына хокуклы кешеләр бер үк сыйныфка караган Мәҗбүри зәкяттан аеру өчен ихтыяри (ирекле) садака дигән термин да кулланылган. Садаканың азы күбе юк һәм салаканы азсынып алучылар гөнаһлы булырлар. Кешеләрдән хәер-садака альт яшәүгә җайлашкан кешене садака кошы дип атаганнар Садака кылу САКЫЙ г. - Тустаганчы, аякчы, шәрабдар. шәраб биреп торучы (мәйханәләрдә) Ләкин бу сүзнең төн мәгънәсе су таратучы, су өләшүче булган. Мәс . сакый-и Кәүсәр Кәүсәр суын мөэминнәргә өләшүче. Электә авыл чишмәсеннән су алып кайтып халыкка таратучы кеше төркиләрдә дә "сака~ дип аталган Сакыя— су өләшү вазыйфасы. Бекташия тарикатендә сакый мөһим урын тота. Тарикатькә керү тантанасы ахырында сакый шәрабны тарнкатъ шәехеннән башлап өләшә, аннары һәркем алдына килеп, шәраб эчкәндә символик мәгънәле сүзләр әйтә Сакый-Кәүсәр "Кәүсәр шәрабьГн өләшүче мәгънәсендә, хәзрәти Галинең ләкабе. Җәннәттәге Кәүсәр суын мөселманнарга имам Гали өләшәчәк дигән фикер таралган. САЛАВАТ КҮПЕРЕ Аллаһны данлыклау, рәхмәт уку күпере' мәгънәсендә дигән фикер яши Бу сүз башкорт телендә дә бар. Чуашта саламат (салават) кепере Ләкин В.Г. Егоров чуаш телендәге самават кепере вариантына игътибар итә һәм аны ' күк(лэр) күпере' дип аңлата (гарәп телендә сөма күк. самават күкләр). Бу фараз игътибарга лаек шикелле. Салават күперен сират күпере дип атау да очрый (мишәр- чаглтай ларда), чуаш телендәге тагын бер варианты - сурәт күпере, тик бу очракта “сурәт" сүзе "сират" урынына кулланылган дип уйларга була. Мордва-каратайларда салават күпере-д әшелдәйәсе. д әшел җәймәсе (д'әшел—жмлдырым. яшен). Тагын кара КАВӘСЕ КОЗӘХ. САЛЫМ тар "Аңлатмалы сүзлек" буенча “Дәүләткә халык яки хуҗалык оешмалары түли торган мәҗбүри җыем; налог". Хан заманнарында ясак дип йөртелгән, ә рус кенәзләре һәм патша чорында дань, подать терминнары булган. Идел буе Болгар дәүләтендә гошер, хәраж, җизья. зәкят кебек салымнарга Алтын Урда ханнары тамга, калан. сабан салымнары һ.б.ны өстәгәннәр. Казан ханлыгында да шундый ук салымнар (ясак) гамәлдә булган дип уйларга кирәк. Рәсәйдә патша чорында һәм аннан соң да күпсанлы салым җыемнар уйлап чыгарганнар. Мәс.. Петр патшаның өзлексез сугыш чыгымнарын каплау максатында мунчалар өчен, хәтта мунчада себерке белән чабынган өчен дә салым салганнар. Ә салым җыючы эмиссарлар моннан да арттырып җибәргәннәр. Мәс.. Петр патшаның 1704 елгы указы буенча Идел-Урал төбәгендә салым җыю буенча патша эмиссарлары А.Жихарев һәм М.Дохов дигән бәндәләр указда булмаган уннарча салым уйлап тапканнар: һәр морҗа өчен (төтен өчен), базарга яисә мәчеткә барган өчен, мәет өстендә җеназа укыган өчен, камыт башыннан, дуга башыннан, бәкеләр, тәрәзәләр, нәүрәп-базлар, капкалар саныннан салым таләп иткәннәр. Хәтта күзнен төсе өчен дә налог түләткәннәр: соры күзлеләрдән алтышар тиен, кара күзлеләрдән сигез тиен алганнар. Санкт-Петербург аксарайлары менә шул акчалар хисабына торгызылган Совет чоры да дистәләгән салым төрләре белән характерлы. Авылда салымнарын түләп бетерә алмаганнарның өйләренә кереп, әүвәлгедәге кебек, әйберләрен язып чыгалар яки алып китәләр Икенче бөтендөнья сугышы елларында Карабаш-Бөгелмә юлындагы телеграф баганасына үлгән тавык асып куйганнар һәм шунда ук: "Бер тавыктан бер йөз күкәй асылынам, түтекәй." - дигән язу элгәннәр иде. СССР да дәүләт чыгарган заем облигацияләрен халык арасында “урнаштыру" салымның өстәмә бер төре була. 1957 елга кадәр ел саен бер айлык хезмәт хакын дәүләткә 'бурычка биреп тору" кампаниясе уздырыла һәм тора-бара халык монысын да котылгысыз бер афәт дип кабул итә башлап, бил каешын тагы да тартыбрак буып куя Заемга язылу кампаниясе фаҗигале төстә үтсә дә. агитаторлар б\ эш барышында көлкеле фактларны да искә алалар. Татарстан АССР ның Сарман районы Сарайлы авылында, мәсәлән, бер ялгыз апа (күрәсең, тол солдатка булгандыр) капка төбендә заемга яздыручы агитаторлар (гадәттә авыл мәктәбе укытучылары) күренүгә, матчасына кагылган чөйгә бозау мунчагы бәйләп куеп, урьниыкка баскан килеш, муенын элмәккә тыгын көтеп тора. Агитаторлар ишектән керәләр дә. бер сүз әйтмн генә, башларын чайкыйлар, уфтанган булалар, аннары мыштым гына чыгып китәләр Капкага килеп җиткәнче үк артларыннан теге апа йөгереп чыга да "Ярар инде алайса, быел йоз сумга язылырмын инде, хәердән булыр — лия-дия. бөгәрләнеп беткән соңгы акчасын суза САНАЙ тар Җәянең бер төре. Гыйсъянчы Батырша үзенең бер хатында язган сүзләргә караганда, “санай йәйа’ кырыгар-иллешәр тиен генә торган, ләкин 'палап башкортларының” унар-егермешәр сумлык “әдернә йәйәләреннән артыктыр ” "Ботакка кунган тиенне, сусарны атканда ботагы берлә өзеп төшерәдер' Себер татарлары телендә ‘санай” җәя ("Йагы”). аларда сананук яки ук-санаЛ дигән сүз дә бар. Шул ук Себер татарларының бер тарихи җырында Карьят батырның иңенә ике батман санай” угы асканлыгы әйтелә. САНАР ТАКТА бор төр. Санар такта” сүзе “Кодекс куманикус”та очрый (1303 ел) Абак, исәп-хисап җайланмасы, русча - счеты Функциясе ягыннан асылда дисбегә һәм рәмел тактасыча тәңгәл. Санар такта" атамасы хәзерге терминологиядә “калькулятор” сүзен алмаштыра алыр иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик, бүгенге терминологлардан кайберәүләрнен “компьютер” сүзе урынына санак" сүзе тәкъдим итүе телне баету түгел, чөнки төрки телдә аның белән тамырдаш “санар" сүзе күп гасырлар элек төгәл мвгьиөдө кулланылган инде Ә компьютерның функциясе санау белән хисаплаудан күпкә катлаулырак һәм югарырак “фәһемлерәк" һәм “дәрәҗәлерәк" Тагын кара: САҢАК; КАЛЕНДАРЬЛАР. САНӘМ IСын. йот, сурәт, табынлык (мәҗүсиләрнең табынган нәрсәсе), ку чир Сыным язылышы очрый, ләкин ул сынсүзе белән бутаудан гына килә Сөнгатулла Бикбулатның Хәзрәт Мөхәммәт" китабында жаһилият дәверендә гарәпләр табынган санәмнәр санап чыгыла. Китаптагы язылышны бераз үзгәртеп. шул исемлектәге потларны күрсәтик 1 )Вол кәлб кабиләсенең поты: 2)Сувагъ һузәил кабиләсенең поты; Ъ)Йог\( Йәмәндө мәзхәж һәм кайбер башка кабялөләрнен поты \)Йагук һәмәлән гарөапәре табынган пот: 5) Нәсер Йәмәндө хәмириләр табынган пот; 6)Манат әүс һәм хөзрөж кабиләләренең поты: 7).7уг сәкыйф кабиләсенең поты 8) Гожы корәпш һәм бөни Кәнанә кабиләләре табынган пот Гарәпләр соңгы оч санәмне Алла кызлары дип ышанганнар, .парның ире һубәл булган. 9) һ\б>л көрәйт кабиләсенең бер поты; 10-11 )Псаф һам Наилә Исаф бер егет, ә Наилә бер кыз булган алар Кәгъбә эчендә зина кылганнары өчен ташка әйләнгәннәр имеш. 12)» штай кабиләсе табынган пот Бу пот-санәмнәрнең баштагы бишеге “Нух сүрәсе "иең 23 нче аятендә телгә алына Санәм-нең күнлек еаны шәкеле-әсна.ч Дананы кн.тн е саннарда

Реклама