Логотип Казан Утлары
Повесть

И, КЫЛГАН ДОГАМ МИНЕМ...

Май башында коннәр утырып китге. Ана кадәр дә табигать-ана җиңүчеләргә кырын тормады Ел фасыллары алмашынган чакта явым-төшем була инде ул Конбатыш Европаның һава шартлары бездәге белән чагыштыргысыз, ботенләй үзгә, чөнки җылырак географик киңлектә урнашкан ул. Сон буенда әле алмагачлар чәчәккә бөреләнеп кенә киләдер, мөгаен. Ә монда куакларда җимешләр шәйләнә хәзер. Кыз-кыркын да, әнә, кыска җинлс күлмәккә күчте инде. Шәһәр читендә машинабыз кызурак элдертә башлады Юл элеккечә үк такыр иде. Күрәсең, монда гаскәрләр тоткарланып тормаган. Хәтта утарларга да зыян тимәгән. Каланы гына чүкегәннәр Тик басу-кырлар барыбер ташландык ишек алды шикелле ятимлек сөременә уралган иде Сөрмәгәннәр дә, чәчмәгәннәр дә. Ара-тирә коелып калган былтыргы бөртектән борын төрткән арыш сабаклары бу ятимлекне ничектер тагын да чарасызрак итеп күрсәтә иде. Таныш урыннар Смирнов утарына да ерак калмады. Чон кебек очлы башы белән басуга ерып кергән агачлыкны аркылы чыгасы да, сулга каерылып, үр менәсе. Аннан утар уч төбсндәгедәи күренеп тора Йөрәк леп-леп итеп тибә. Эрна шундадыр, әти-әнисе янына кайткандыр сыман тоела. Ә менә очрашуны һич тәгаенли алмыйм. Үзе күз алдымда: бөдрә чәчләре, тулы иреннәре, ап-ак муены, килешле буй-сыны Рембрандт картиналарындагы тугашлар шикелле чибәр бит ул Эрна —Ял йортында яшәгәнсез икән, иптәш лейтенант,—дип, уены-чыны белән төрттереп куйды шофер Мин ана үпкәләмәдем. Эрнаны күргәч, ни сайрарсын икән, дип көлемсерәдем генә. Смирновның йорт-җире төзек иде. Жинел сулап куйдым. Минем һич тә утарны җимерек, хәрабә хәлендә күрәсем килми иде Шофер иреннәрен кыйшайтып тагын нидер әйтте, тик аның сүзләре мине кызыксындырмый. Эчке бер ашкыну белән күхтәрем Эрнаны эзли Капкадан атылып чыгар да. кош шикелле канатларын җәеп, каршыма очып килер кебек Мине берәү дә каршы алмады, чибәркәй дә йөгереп чыгып, муеныма асылынмады Утар үзе дә читтән генә купшы булып күренгән икән Дөрес, әле аны бөтенләй үк ташландык дип әйтеп булмый, йорт га. абзар-кура да урынында. Ләкин ул инде теге вакыттагы шикелле гөрләп тормый Мал-туар да күренми. Мин көгү көтеп йөргән кишәрлекләр бушап калган Әйе, сугыш Смирнов дәдәйнен тормышын да кыеп алган икән, дип уйлап Ахыры Бшиы I нче еякяя. 2* куйдым. Тик кемдер булырга тиеш ич инде утарда? Шушы кадәр мөлкәтне караучысыз калдырмаслар. Смирнов белән бер-бер хәл булган очракта да, фрау Маргарита исән-саудыр. Мирас иясе Эрна да бар ич әле. Болдыр тирәсендә бераз таптанып тордым да. йорт ишегенә төртеп карыйсы иттем. Ул ачык иде. Нидер сизенгәндәй, аякларым үзләреннән-үзләре терраса ягына атлады. Смирнов монда кичләрен ялгызы гына кәеф-сафа корып утырырга ярата иде. Ни гажәп, ул хәзер дә шунда иде. Алдында—сыра. Ләкин элекке хужанын шәүләсе генә иде әлеге Смирнов. Гәүдәсе бөкшәйгән, аркасында бөкресе калкып чыккан. Сакал-мыегына да күптән пәке тимәгән, ахры, жөнтәс маэмайга әйләнгән. Табан астыннан очкыннар очыра иде бит. җир җимертеп йөри иде. Бетерешкән агаебыз, бетерешкән Без күпмедер вакыт бер-беребезгә карашып тордык. Куртнын күзләрендә курку да, үкенеч тә шәйләнми, киресенчә, алардан ниндидер салкын битарафлык бөркелеп тора иде. —Атып китәргә килдеңме?—диде тамак төбеннән чыккан карлыккан тавыш белән. Исерек түгел иде ул. Сыра тустаганы да туп-тулы.—Әллә шушында гына хәл итәсеңме? —Син, хөрмәтле Курт әфәнде, төрмәгә килеп, минем хәлне дә белеп китә ала иден. —Һы, һундук, кызымны мәсхәрә иткән өченме? —Беләсенме сон син, дәдәй, бу мәрәкәне Эрна үзе уйлап тапты ич. Әйе, әйе, җир оҗмахы иде ул. Кызынны бик яраттым мин. Өйләнергә әзер идем. Ә ул мине төрмәгә тыкты... —Эрна юк иңде,—диде әти кеше шундый ук салкын битарафлык белән. —Ни сөйлисен син, һундук тәре,—дип тегенең якасыннан эләктереп алдым —Нигә нервыда уйныйсын? —Кырык дүрттә үк, бомбежкага тарды, институтларыннан йомычка да калмаган, хәрби фәнни-тикшеренү институты иде бит . —Кабере дә юк алайса,—дидем уфтанып. —Конрадныкы да юк, Эрнаныкы да Ике генә бөртек иде бит алар, жан кисәккәйләрем Хатын бу кайгыны күтәрә алмады. Тере мәет... —Ул кайда сон? —Өйдә.. Аны бимазаларга кирәкми. Барыбер кеше танымый. —Миннән берәр ярдәм кирәкмиме?—дип сорадым элекке хуҗамнан. Ул башын гына чайкады. Дөнья гаме калмаган иде инде Смирновта. Кәбир мәктәп мәшәкатьләре белән хакимият, мәгариф идарәсе бусагаларын таптап йөргән арада, Гүзәлия кибетләргә сугылды, чәчтарашка кереп, төзәнеп-ясанып чыкты. Аннан сон да вакыты калган иде әле. Элегрәк, мөгаен, сөйләшү пунктына элдерткән булыр иде. Ләкин Илһан турында уйламаска тырыша ул хәзер. Яратуы чын булса, сөйгәненең чәүчәләнүләренә игътибар биреп тормас иде, килер иде. Кызлар ялындыра инде ул Билгеле, башта түземлеге төкәнеп, чарасызга калган чаклары да булды. Тамактан язды] йокысы качты. Тик ул һич тә муенга асылына торганнардан түгел. Мәхәббәт үзе килә дигән әйтем дә ана туры килмидер, мөгаен. Гүзәлиянең мәхәббәтен ышанычны яулаган кебек үк яулап алырга кирәк. Хәер, Илһан инде узган заманда калды, бу хакта баш ватып торунын мәгънәсе юк. Алар Кәбир белән кичке дүрттә универмаг янында очрашырга сүз куешканнар иде. Әле сәгатьтән артык буш вакыт бар Редакциягә сугылса да була. Сентябрь башында, Белем көне унае белән, анын иҗатына багышлап сәхифә әзерләнә иде. Шуны белешер Хисам Сабирнын ижат адымнары да кызыксындыра булыр үзләрен. Редакция ике катлы бинада урнашкан иде. Бинасы күрекле генә Урыны да унайлы. Әмма тирә-ягы бөтенләй каралмаган, төзүчеләрдән казган тимер- бетон плитә кисәкләре әле булса шунда аунап ята. Югыйсә, койма белән әйләндереп, агач-куаклар утыртып жибәрсән. гөлт итеп торыр иде Чәчәк клумбаларына да урын житәрлск Элекке мөхәррир төзүчеләр белән дәгьвәләшеп вакытын уздырды. Янәсе, азар территорияне рәткә китереп, яшелләндереп тапшырырга тиеш иле Бәлкем, ул хаклы да булгандыр Ләкин аны төзүчеләр киткәнче, актка кул ку йганчы таләп итәргә кирәк бит Чаны төзүчеләренен Актаныштан китүләренә дә кайчан инде Гүзәлия ишек янындагы сулы зур казай тагаракны күреп тукталып казлы Аны болай гына үтеп китеп булмый Чөнки каршыла *'Аяк киемегезне юып керүегезне үтенәбез” дигән язу эленгән иде Бодайга киткәч, ишек алдына да ямь керер, базки. дип уйлап куйды кыз. Коридорда мөхәррир белән йөзгә-йөз очраштылар —О-о, әйдүк-әйдүк, Гүзәлия туташ. Ходай күктән көткәнне җирдән бирә ди, сезнең хакта уйлап йөри идем әле. бүген-иртәгә Түбән Соннән урап килмәкче идем,—дип сайрап азды мөхәррир — Мин бик шат. Вәкил әфәнде, рәхмәт яхшы сүзегезгә, шундый егет солтанының уена керү үзе зур мәртәбә инде ул,—диде Гүзәлия тартынмыйча Чөнки белә: мөхәррир уен-көлке бсләнрәк сөйләшә торган наян кеше Әле дә итләч түгәрәк йөзе базкып китте, күхзәрсннән мут очкыннар сибелде Алар шулай көлешә-көлешә мөхәррир катына уздылар Бүлмәсенә керүгә, Хәлилов җитдиләнде. Өстәл башында урын азгач. Гүзәлиягә текәлеп карап торды. Карашы элмәкле иде. үзенә буйсындыра торган караш Бу инде шырык-шырык көлеп сөйләшүче Вәкил түгел. Баш мөхәррир' —Ни кирәгем чыкты?—дип сорады Гүзәлия Яп-яшь кызның һичнинди кыенсынусыз, үзен иркен тотып сөйләшүе ошый иде мөхәрриргә Аралаша белү сәләтен ул кешенен ин зарур сыйфаты дип саный иде. Ә журналист өчен бу гамәли әһәмияткә ия. — Гүзәлия зуташ. әгәр мин сезне редакциягә эшкә чакырсам, ни әйтер идегез? Кыз мөхәррирдән мондый тәкъдим көтмәгән иде Дөрес, журналист һөнәре турында ул унивсрситезта укыганда ук уйлана иде Хәтта яшьләр гәҗитендә эш тә белешеп караган иде. Корректор урыны бар. теләсән. рәхим ит. диделәр. Бүтән басмаларда да шуңа охшаш жавап алды. Ә аны корректор вазифасы гына канәгатьләндерми иде. Шуңа күрә әлеге уйларын башыннан чыгарып ташлады. Инде менә үзләре эш тәкъдим итә. Масштаб таррак, билгеле Әмма эшкә күнегү, тормышны өйрәнү, түл җыю өчен ярап га куяр иде бәлкем —Әдәбият һәм сәнгать, мәдәни мәсьәләләр бүлеге оештыру артыннан йори торгач, ниһаять, рөхсәт алдым, —диде мөхәррир шатлыгын яшермичә.— аны сезнен кебек талантлы яшь белгеч җитәкләргә тиеш дип саныйм. —Вәкил әфәнде, сез минем планнарны челпәрәмә китереп ташларга омтыласыз бит. аңлыйсызмы шуны?—диде Гүзәлия —Беләм. укытучы итеп билгеләнүегезне дә беләм Тик сезнен урынга кеше табунын әллә ни авырлыгы булмастыр, мөгаен Өметле журналист тәрбияләү өчен менә бик күп тир түгү сорала Журналист штучный товар ул —Үз һөнәрегез турында бик югары фикерлә икәнсез, егылып төшә күрмәгез —Дөресе шулай. Жә. ничек, тәкъдимемә карага ни әйтәсез'.’ Хәлилов урыныннан кубып, тәрәзә янына килде Анын форточкасы кошлар ашату өчен җайлаштырылган иде Хуҗа кошларга җим енпге. тәлинкәгә су агызды Сагалап кына торганнар, күрәсең, сары түшле йомры песнәкләр ку аны ша - куан ы ша тәгамгә ябырылдылар. Жәй чорында кошлар үз тамакларын үхләре дә туйдыра ала бит инде, дип уйлап куйды Гүзәлия. —Мин сезнен янга Хисам Сабирнын хәтернамәсе, үземнен шигырьләрем турында сөйләшергә дип кенә сугылган идем... —Ярар, алайса болай хәл итик, Гүзәлия туташ,—диде мохәррир тәрәзә яңагына сөялгән хәлдә,—уйланыгыз, тәкъдим үз көчендә кала. Хисам Сабирнын публикациясе беренче эшегез булыр. Киләсе җомгада шушы бүлмәдә очрашырбыз. Җавап унай булыр дип ышанам. —Вәкил әфәнде, бу җәһәттән сезгә бер үтенечем бар,—диде Гүзәлия,— зинһар, әлеге тәкъдим турында хәзергә икебез генә белеп торыйк әле, җәме? —Вәгъдә! Килешенгән урынга килеп җиткәндә. Кәбир машинасы янында бәбкәләрен югалткан ата каз шикелле муенын сузып, ялт та йолт карангалап тора иде. Кызны күргәч, йөзе яктырып китте. —Гафу ит,—диде Гүзәлия ягымлы гына итеп,—соңардым, ахры. —Зыян юк,— диде Кәбир,—чибәр кызлар очрашуга көттереп кенә киләләр инде алар. —О-о, тәҗрибәгез зур икән, Кәбир Таһирҗанович,—дип бармак янады кыз,—карагыз аны, ятларга күз атасы булмагыз, үпкәлим. —Жә. кай тарафка боерасыз, ханым-солтаным,—диде Кәбир машинага кереп утыруга —Агыйдел буена! —Баш өсте. Кузгалуга, кыз сгетнен җиңенә кагылды. —Мин тилегә карама, Кәбир, син директор кеше, мәшәкатьләрең күптер, сүземне кире алам. —Әйткән сүз—аткан ук, Гүзәлия туташ. —Ихтыярын. Күптәннән Әргәнеш болыннарын күрәсем килеп йөри иде. Бәләкәй чакта дәү әтисе еш кына әбисе белән икесен Әргәнешкә альт бара иде. Ветеринарларның анда үз җирләре бар иде Шушында куна-төнә печән чабып, кибән коялар иде. Чәчәкле-чуклы болыннары белән дә, җиләк-җимешләре белән дә дан тота иде Әргәнеш. Агыйделгә аяк сузып утырган әрәмәлекләрдә нинди генә җимеш үсми?! Ин элек җир җиләге өлгерә. Эредер үзләре, берсе-берсе күгәрчен башы кадәр. Аннан сон кызыл карагат ахак кашлы вак чулпылар шикелле янып торган тәлгәшләрен күрсәтә. Сырт җирләрдә чия өлгерә. Тиздән таллык арасында кара карлыган күхтәрен мөлдерәтә башлый. Кара карлыган белән бөрлегән бергә җитешә. Игезәкләр кебек бер-берсенә сыенып утыралар. Уңганрак әрәмәчеләр унар-егермешәр сәке как коя. Икенче спастан соң шомыртка тотына халык Чиләкләп-чиләкләп ташыйлар. Әргәнешнен шомырты баллы, авызны бөрештерми. Киптерергә дә әйбәт. Шулай да Әргәнешнен мактанычы—балан! Бу үзе бер күркәм манзара. Яфраклар инде коелган. Бөреләр йомылган. Әрәмә шәп-шәрә Бусагада— Пыкрау. Бүген-иртәгә кар төшәчәк. Шушы сөттәй ап-ак кар өстендә балан куаклары Алсу төстәге тәлгәшләре кояш нурында җем-җем итеп утыралар, гүя: “Әй. без инде өлгердек”,—дип кешеләрне мул табынга дәшәләр. Кар күренгәч җыелган баланның бәлеше телләреңне йотмалы була. Боларны Гүзәлиягә әрәмә җимеше сыман тәмле телле дәү әнисе Гөлмәрьям карчык сөйли торган иде. Чөнки Гүзәлия буй җиткергәндә баланны яшел килеш кенә сыдырып бетерәләр иде инде. Баксаң, Әргәнеш ул үскәндәге купшылыгын да югалтып өлгергән икән. Унар олаулы печәнчеләрне ышыгына сыйдырган кин ябалдашлы ак тирәкләрнең эзе дә калмаган. Андый тирәкләр фәкать Әргәнештә генә үсә иде. —Әргәнешнен Әргәнеш дип әйтерлеге калмаган икән ич,—диде Гүзәлия үпкәләгәндәй. —Әле ярый шушы хәлендә булса да саклап калдылар.—диде Кәбир.—Түбән Кама ГЭСын төзүгә керешкәч тә. су астында кала дип. ин әүвәл агайларын рекрут чәче сыман кыркып чыктылар. Халык шаулаша башлагач, сонарып булса да дамба күтәрделәр. Табигатькә жан кереп китте әнә Куак араларында хәзер төлке-куян ише вак киек яшеренә ала Без бит һәрвакыт шулай, элек үз-үзебезгә авырлык тудырабыз, аннан ана каршы батырларча көрәшәбез —Агыйделне күккә асмаганнар әле. шунысына рәхмәт —Агыйделнен талканы коры. Гүзәлия туташ, сезнен кебек чибәрләр характеры бар анда. Әнә. Иделне, Каманы буып ничәшәр электр станциясе кордылар. Агыйдсл муенына аркан салдырмады. Мөгаен, элекке СССРда йөгән кигертмәгән бердәнбер елгадыр ул. —Кайчан барып җитәбез сон инде, минем тизрәк Агыйделне күрәсем килә.—дип өзгәләнде кыз — Ерак калмады, тагын бераз гына түз Дөрестән дә. үр менүгә. Агыйдел пәйла булды Татар кызларының чәч толымы шикелле бормаланып-бормаланып яга. җанашым. Анын чибәрлеген, нәфислеген, эчке монын тасвир итү өчен сүз генә табып бетерерлек түгел. Гүзәлләрнен гүзәле! Машина туктар-туктамас борын ук Гүзәлия түземсезләнеп ишекне ачты. Очып диярдәй су читенә килеп басты Кон кичкә авышса да комда аунаучылар күренгәли иде әле. Су өстендә кемнеңдер көймәсе чайкала, чуп та чуп килеп вак дулкыннар шаярыша, назлы жил битләрне иркәли Кыз киемнәрен салып ыргытты да суга сикерде Шу.т кызудан колачлап йөзеп китте. Әйләнеп тә карамый. Жә. нигә шулай дуамалланырга сон. дип Кәбир борчыла ук башлады Агыйделнен эчендә ут кайный биг анын. вулкан ул Бер карыйсын, нәзакәтле чибәр кыз, икенче караганда, мәкерле убырлы карчык. Елнын- слында корбан сорый. Һәм ала да Кәбир көймәнен чылбырын ычкындырды. Көймә кечкенә иде. җиңел Кыз елгамын уртасына җитеп килә иде Анда агым көчле. Г үзәлиядән шәбрәк йөзүче егетләр дә Әргәнеш борылмасын урап үтүне мәгъкуль күрәләр. Анын үз жае бар. —Гү-зә-лия! Агым уңаена йөз. борылышны үткәч, ул сине үзе комлыкка чыга-а-ра!— дип кычкырды Кәбир Тик анын гавышы дулкыннар өстендә йотылып калды Ишә-ишә үзе дә ниндидер киреакмага килеп эләкте Агыйделнен мондый һөнәре дә бар анын. Кәбир алга ишә. ә агым көймәне бөтерә-бөтерә артка каера. Азаплана торгач, киреакманын миһербаны килеп, бер мизгелдә көймәне читкә бәрде Гүзәлия инде комлыкта иде Озакламый агым Кәбирнен көймәсен дә ярга сылады — Кәбир. син әллә йөзә белмисенме?—дип, бернәрсә булмагандай, чырык- чырык көлде кыз. Ул һич тә арыганга-шүрләгәнгә охшамый иле —Кыланчык бака, бу Сон түгел еина, шулай акылсызланырга ярамый бит иңде,—дип тиргәнмәкче итте егет Гүзәлия анын сузләрен колагына да элмәде — Кәбир, көн дә азып кил син мине монда. Кәбир Егет җылыга тигән туңдырма шикелле эреп китә язды Гүзәлиянең шушылай якын итеп, яратып сөйләшкәне юк иде әле Чибәр лә сон' Буй- сынына гына кара, коеп куйган биз Мисырларның мәшһүр Туганхамоннары. Клеопатралары бер якта торсын Кәбирнен тәннәре калтыранып китте Аллам сакласын, әллә нәрсә майтарып ташларсың. Хисам карт кыюрак кылан дип әйтә дә сон —Гүзәлия, әйдә, көймәне Ак тирәк атавы турысына кадәр су читеннән өстерәп барыйк та, аннан агып кына төшәрбез,—дип, Кәбир бу аулак урыннан тизрәк китү ягына карады —Минем үтенечемә җавабынмы инде бу? —Башта үзебезнең якка чыгыйк әле,—диде Кәбир сабырлыгын җуймаска тырышып,—калганы турында шунда сөйләшеп, хәл итеп бетерербез. —Шулай дип котылсаң гына инде... Кәбир көймәне өстерәде, Гүзәлия утырып барды. Җитмәсә, егетне әле ат, әле ишәк дип төрлечә мыскылларга да җитеште. Атау турына җитүгә исә, янә суга ыргылды. —Әйдә, узышабыз! —Бала-чага булма, Гүзәлия,—дип кычкырды Кәбир.—Гүзәлия! —Минем йөзәсем килә. . Кыз үзенекен итте, Агыйделне кабат йөзеп чыкты. Атар кузгалып киткәләгәнче Агыйдел өстенә эңгер-менгер пәрдәсе иңә башлады. Актанышка җиткәндә, ут алганнар иде инде. Машина уты төз асфальт юлны иркәли-иркәли генә чакрымнар саный. Кәбир машинасын бик сак алып бара, әйтерсен, Гүзәлия затлы пыяладан ясалган, сикәлтәгә эләгүгә уалып китәчәк иде. Ә ул йомшак кәнәфидә ләззәтеннән оеп киткән. Егетнең эчкерсез ихтирамын тою үзенә бер рәхәт иде. —Кәбир, суга бата күрмәсен бу хыялый нәмәстәкәй дип, бая борчылдың, ахры, әйеме?—дип үзалдына сөйләнгәндәй генә сорап куйды кыз. Егетнен кулы аның ялангач тезенә ятты. Кулы кайнар иде. Ләкин хисләр түгелмәде: —Кәбир, рулең кулыннан ычкына күрмәсен,—дип көлде генә Гүзәлия. Янә тынып калдылар. Гүзәлия үз-үзләрен белешмичә машина фараларыннан сибелгән якты нурга ябырылган канатлы бөҗәкләрне күзәтеп барды. Тормышларына куркыныч янаганны беләләрме икән? Юктыр. Белсәләр, болай орыла-бәрелә үлемгә ташланмаслар иде. Инстинкт. Ләкин тискәре инстинкт. Югыйсә, бу бөҗәкләр яшәү өчен шулай үрсәләнәләр ич. Яктылыкка алдана мескенкәйләр. Һәр ялтыраган алтын түгел шул. Кәбирне дә инстинкт кына йөртмиме? Анлый микән үзен алда ни көткәнен? Машинага орынып җәрәхәтләнгән шушы бөҗәкләр шикелле үзенен тормышын да, минекен дә имгәтмәсме? Хәлбуки, Кәбир Илһанга караганда да төплерәк, иплерәк, акыллырак зат. Хәтта куркыныч дәрәҗәдә акыллы. Ул, мөгаен, әйберләрен дә куйган урыныннан гына аладыр, көнен сәгате-минуты белән тәгаенләп, аннан карыш та чигенмидер Илһан белән араны 1гич тә авылдагы гайбәткә карап кына өзмәде ул. Бабасы, әти-әнисе шулай уйлый икән, әйдә, уйлый бирсеннәр, аннан ни зыян? Хикмәт шунда, Илһан аңа үзенең мал-мөлкәтенә караган кебек карый башлады: һәммәсе аныңча гына булырга тиеш. Моны җайларга да булыр иде әле. Гүзәлия соңгы чиктә үзе кәҗәләнде, ярата торып кәҗәләнде. Чөнки ышанычы сүрелде. Ярата да шикелле, ә ышанычы юк. Анын исә әлеге бөҗәкләр кебек ялган инстинктка алданасы килми. Бер француз психологының сүзләрен куен дәфтәренә теркәп куйган иде Гүзәлия. Шул хәтеренә төште. -Көнләшүче хатын-кыз бик сирәк очракта гына ялгыша,—ди ул,—анын томаннары тулысынча диярлек аклана”. Көнчелек шул ук хис ич инде ул, мәхәббәт кебек, икеләнү-шикләнүләр кебек. Ә анын хисләре мәхәббәт калыбына гына сыймый -Мин шундый жүләр инде, Кәбир, гафу ит, чамам чамама туры килеп бетми, яландагы тай сыман, йөгәнсез.-диде Гүзәлия уйларыннан бүленеп Егет анын тел төбен шундук аңлап алды. ' —Әллә нинди кыргый тайларга да йөгән кигерәләр. Гүзәлия.—диде Кәбир житди генә,—борчылма, йөгәннән генә эш тормас —Ярар сон. карап карарбыз ҖИДЕНЧЕ ТАСМА Кайту Х икәятемнең башында уземнен оч ел немец әсирлегендә, сигез ел совет тоткынлыгында баланда чөмерүем хакында әйткән идем инде. Шул өч ел белән сигез ел арасында бер елдан аз гына артык иректә дә яшәп аллым бит әле мин Монысы инде сугыштан кайткач булган хат Мин демобилизациянең беренче төркеменә эләктем Әлеге агымга башлыча өлкәнрәк яшьтәгеләр. теге яки бу сәбәп белән сәламәтлекләре какшаган. Армия өчен киләчәге перспективасыз саналган офицерлар керде Мин дә шул өметсезләр арасында идем Бу. әлбәттә, әсирлек белән бәйле иде Мина синең шикелле намуслы командирлар бик кирәк дип. шәһәр коменданты Мөнир Исламов. җибәрмәскә теләп, йөреп тә караган иде. Хәтта анын да теше үтмәде. Дорес, ул чакта чын хәлне берәү дә күзгә бәреп әйтмәде, тик чыбыксыз телефон мәгьлүматлары шуна ишарә итә иде. Мин үзем шатландым гына Чөнки армия тормышыннан болай да гарык идем Озын сүзнен кыскасы. 1945 елнын җәй башында, арыш буынга сикергән чорда, туган якка кайтып төштем Юлла атлы да. жәяүле дә күренми Тып- тын. Шау-шуга күнеккәнгәме, баштарак бу бик сәер тоелды. Олеге тынлыктан хәтта колаклар чынлый иде Басу капкасына сөялеп, бермал тирә-якны күзәтеп тордым Барысы да элеккечә. Әнә. янгын каланчасы бүксәсен киереп утыра Бу—район үзәгендәге ип биек корылма Хәтеремдә, шул каланчаны күрү өчен малайлар белән, ун чакрым ара үтеп, Актанышка килгән идек Исебез- акылыбыз китеп, читтән генә карап торган идек. Яна гына төзелгән чагы, бөтен дөньяда аннан да биек корылма юктыр сыман иде Хәзер төсен җуйган, такталары уңган кер шикелле саргылтланып калган. Кечерәйгән дә сыман Хәер, үзебез үскәнбездер, мөгаен Аннан сон. күпне күрергә туры килде ич. офыкларда кинәйле. карашлар да үзгәрде Алда арыш кыры җәйрәп ята. Дулкынланыпмы-дулкынлана. жил лә исми үзе. Диңгез кебек инде, жилбикә кузгатып җибәргәч, диңгез дә атна буе тибрәлә бит Чемодан белән биштәремне каешка тагып, җилкәмә астым да. чайкатып утырган шушы яшел диңгез арасыннан тасмадай сузылган арба юлы буйлап, туган-үскән авылыма габа атладым Йөрәгем ашкынып тибә, күнелем алгысына. Әсирлектән котылгач язган беренче хатыма авыл Советы рәисе Кифая апа җавап бирде 1943 елда ниндидер тамак чире чыгып, әткәй дә. әнкәй лә. үземнән ике яшькә олырак апам да үлеп киткәннәр Авыл әнә шулай өе-өе белән кырылган Кырда кышлаган бодай башагын җыю бәласе, имеш Абыем Харис сугышта иде. Прага янында башын саптан Хатык телендә кара кәгазь дип йөртелә торган хәбәрне хат эченә салып җибәргәннәр иде Сугыш безнең гаиләне әнә шулай төбе-тамыры белән ту згытып ташлады Ялгыз башым Туганнарым, авыр чакта таянырдай якын кешеләрем калмады диярлек. Ишек-тәрәзәләре такта белән кадакланган ятим өйгә кайтып керүе һич тә җинел булмады Чыдаша алмадым, фронтовик башым белән ирексезләп утырып еладым Ихатаны алабута баскан Без үскәндә алабутаны хәерчелек билгесе дип йөртәләр иде Шуңа күрә әйберләремне болдырга куйдым да. бернәрсәгә карамый, кулыма чалгы алдым Әткәйнең хуҗалык кирәк яракллрын саклый торган келәтендә һәммә нәрсә үз урынында иде Чалгысы да, балтасы да, пычкысы да. Ул үзе дә шушында гына кыштыр-кыштыр нидер майтарып йөри кебек.. Тамагыма килеп утырган төерне шактый ара йотып җибәрә алмыйча тордым. Бүген үк зиратка барып, каберләренә чардуган куям дип, күнелемә беркетеп куйдым. Ишек алдында чүп үләне чабып йөрүемне күреп, үткән-сүткән хәл-әхвәл белергә керә башлады. Авыл әле ярым буш иде, халык—эштә. Шулай да кайту хәбәрем таралып өлгергән икән инде. Күп тә үтми, галифе чалбары өстеннән арзанлы пинжәк кигән бер фронтовик күренде. Авызын ерып, титаклый-титаклый мина таба килә. Таныйм да, танымыйм да. —Таһирҗан!—дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.—Таһирҗан! —Хисаметдин! Без сөякләребез шыгырдаганчы, ирләрчә каты итеп кочаклаштык. —Жәле, җәле, карыйм әле, сугыш ничек үзгәртте икән үзеңне,—дип Таһирҗан артына чигенә-чигенә күзәтте,—әйбәт кайткансың, киемнәреңдә яна, ә нигә погондагы йолдызларың ике генә бөртек? —Сөйләшербез әле. Ә үзең? Кайчан кайттың, ниләр майтарасын?! —Минем хәлләр мөшкел, Хисаметдин,—дип кулын селтәде дустым,—сугыш бетәргә сигез ай кала минага эләктем. Ун аягымны тездән түбән кисеп ташладылар. Рота командиры идем. Капитан. Орден-медалъләрем дә җитәрлек. —Син миннән күпкә уздыргансың. Молодец! —Да ну, монда аларнын бернинди кадере юк,—дип чыраен сытты Таһирҗан —Дилбегә тыл күселәре кулында. Төкерәләр алар синен орденнарыңа. —Эшкә урнашмагансындыр ич? —Өч ай инде. Агроном. Колхоз рәисе белән генә борчак пешми. Үзен әллә кемгә куеп йөргән була, сабакы. —Бу яктан икебезнең дә хәлләр мактанырлык түгел икән шул, дускай. Әнә, минекен күреп торасын. Без Таһирҗан белән бик якын дуслар идек. Сөндә су коенып үстек, бергә мәктәпне бетердек. Аннан сон, биштәр асып, Минзәләгә чыгып киттек. Авыл хуҗалыгы техникумына имтихан тоттык. Мин ветеринарлыкка, ул агрономлыкка укыды. Миннән ничәдер айга өлкәнрәк булганга, аны сугышка алданрак алдылар. — Әйе, синең хәл катлаулырак,—дип килеште дустым. Ул әле минем әсирлектә булуымны белми иде. Анысы, әсирлекнең киләчәк тормышыма ниндидер йогынты ясау ихтималы үземнен дә ике ятып бер төшемә керми иде. Әйдә, Хисаметдин, безгә киттек, табын көйләп, сөйләшеп угырырбыз,— диде Таһирҗан,—үзебездә яшәрсең, урын җитәрлек. —Рәхмәт, дустым,—дип сабакташымның кулын кыстым,—бүген бик мөһим эшем бар шул, әткәйләргә чардуган ясап куймакчы идем. Иртәгә үк әткәй- әнкәйнең, барлык туганнарымның рухына дога кылдырып. Коръән чыгарырмын дип торам. — Күрәм, сугыш сине диннән яздырмаган —Дога саклады да инде мине, Таһирҗан. Муенымда әле дә әнкәй язып биргән “Аятелкөрси" -Моны кешегә чыгарма инде, дус бар, дошман бар, дигәндәй Комсомолда белеп алсалар, күз дә ачырмаслар. —Шуна күрә дошманга түгел, дустыма сөйлим дә иңде -Ярар, лейтенант, озын суз бозау имезә ди, мин басуга киттем, кич тагын әйләнермен. Русча да сөйләшеп алырбыз. Доган мона каршы -тегелдер бит’ —Борчылма, андый чакта мин аны салып куям. -Тонык сунын төбе корт ди. ике койрыклы икәнсен, хәйләкәр төлке,- дип елмайды Таһиржан —Теленә салынма, бар, эшендә бул, прсиләтел абзан юксынадыр —Нәкъ өстенә бастын! Күзәтеп кенә йөри, сабакы. Таһиржан киткәч, бәләкәй арбага баганалыклар, такта-токта төяп, зиратка менеп киггем. Ә ул танырлык түгел иде. Элек жир җиләге уна иде монда. Жиргә кызыл ашьяулык жәйгәнләй мәмрәп пешәләр иле. Без малайлар белән карарга гына керәбез, авызга кабарга шикләнә идек. Чиялек тау итәгендә дә мыж ул җиләк, ерак та түгел, кул сузымында гына. Зиратнын ихатасы ни сәбәпледер юкка чыккан. Анда мал-туар тулган Шаулап утырган сирень куакларының ялманып беткән шәрә кәүсәләре генә кукраеп утыра. Чардуганнар да күзгә чалынмый. Әллә, Ходаем, атарга да кул сузганнармы? Русларда ‘прохолной двор" дигән әйтем бар. Безнен зират менә шушы хәлдә иде Авыл Советы ни карый икән? Картлар ник тавыш күтәрми? Халык нигә битараф? Портупсйнын каешын чишеп, кительнен төймәләрен ычкындырдым да эшкә тотындым. Ачу белән, үҗәтләнеп тотындым. Әйдә, оятларына көч килсен Бәлкем, сонлап булса да акылга килер авылдашлар Кичке якта мина Таһиржан кушылды. Икәүләп тәки башкарып чыктык без бу эшне Кайтышлый авыл Советына сугылдык. Кифая апа безнен “тәгәрмәчкә таяк тыгып” йөрүебезне килештермәде Йөз сулары түгелде —Югын бар итеп, барын бал итеп саклап калганга рәхмәтегез шу шымыни инде,—диде ул рәнҗеп. Аннан сон катгый гына өстәп куйды —Райком алдында, райбашкарма алдында намусыбыз чиста, иптәш Сталиннын күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәдек. Кешеләр ачтан үлсә үлде, әмма дә ләкин фронтны икмәксез калдырмадык. — Кифая апа, болар өчен зур рәхмәт,— дип, сүзләре тамакка сөяк булып утырса да, юатырга ашыктым,—без сезнең алдыгызда баш иябез. Тик зирагны да болай тотарга ярамый бит инде Материал белән булышсагыз, яшьләрне җыеп, киртәсен үзебез тотар идек. Бүлмә хужасынын ирен очларына мыскыллы елмаю кунды —Мокыт та: “Ит булса, бәлеш пешерер илем, ярма гына юк”,—дип әйтте ди. Агач-таш җитешсә, зират ихатасын сүтәр идекме? Каһарман коесы буенда! ы әвенне шул киртәләрдән оештырдык Рәхәткә чыктык анысы, ашлыкны дәүләткә әвеннән генә озатабыз хәзер. Ара якынайды —Район ярдәм итмиме? Рәис безгә янә үтергеч караш ташлады —Аңлыйсызмы, урман юк районда. Тәртәлек өчен дә Башкортка чыгабыз Билет юнәтүе мен бата Ниятебез бушны бушка бушатудан узмады. —Иптәш фронтовиклар, җитдирәк мәсьәләләрдә күп. зират качмас, алып га китмәсләр, бу кысыр хәсрәт кенә,—дип озатып калды Кифая —Күрдеңме,—диде Таһиржан ачу белән,—колхоз председателе дә шу ндый, итәк кисеп, җин ямарга ясап куйган кебекләр, ике бозауга кибәк аерып бирә белмәгән килеш җитәкче урыннарын биләп азганнар. Инициатива дигәнмен и хәрефе дә юк ү зләрендә. Шуннан артыгын булдыра алмыйлар, күрәсен. Таһиржан Артыгын таләп тә итеп булмый. Юкка нервыңны туздырма Азар урынына тиздән яна кешеләр килер. Син менә, мәсәлән, махсус белемле агроном. Әйбәт оештыручы. Капитан. —Ә үзең?—дип мина күтәрелеп бакты дустым — Минем урын мал-туар янында. Таһиржан. Кубаровабыи исән-сау икән әле. Элеккеге эшемә алыр, шәт —Актанышка күченергә мени исәбен? —Барып-кайтып йөрермен. Әткәй-әнкәй нигезен туздырырга кулым бармас. Йорт тирәсендә бер-ике көн казындым да, бер җомгада иртән иртүк район үзәгенә төшеп киттем. Баш табибның гадәтен беләм, ул эшкә таң белән килә. Өйләдән сон авыллардан йөреп кайта. Шуна күрә аны урынында тотам дисән, йокы белән булышма. Мал хастаханәсе моннан дүрт ел элек тә авыл читендә үзе бер утар булып, яшеллеккә төренеп утыра иде. Хәзер дә шул рәвешен югалтмаган. Койма буяуларынын ала-колалануын исәпкә алмаганда, үзгәреш сизелми кебек. Күрәсен, җитмәүчелек. Югыйсә, Кубаров койманы болай тотмас иде. Ул тәртип, төгәллек, матурлык ярата торган кеше. Ифрат таләпчән. Үзенә карата да, персоналга карата да бердәй дәрәҗәдә катгый иде. Ә табиб буларак, гомумән ана тиннәр юк. Институтлар белән элемтәдә тора, практикантлар кабул итә. Күп укый. Ниндидер сәяси гаебе өчен Мәскәүдән сөрелгән профессор дип сөйлиләр иде анын турында. Бик ихтимал. Чөнки чи татар районына килеп төпләнүен башка ничек аңлатасын? Мин анын ак офицерныкы шикелле шырпыдай төзгә каткан ыспай гәүдәсен ерактан ук шәйләп алдым. Кем беләндер кулларын изи-изи сөйләшкән мәле. Ул ат спорты белән шөгыльләнүче кеше кебек озын кунычлы хром итек, яшькелт төстәге галифе чалбар, шул ук төстәге френч киеп йөри иде. Өстендә әле дә шул ук кием. —Товариш главный врач! Ветеринарный фельдшер Сабиров Хисам для прохождения дальнейшей службы прибыл,—дип искәрмәстән генә Кубаровнын каршысына килеп бастым. Саргылт керфекләрен челт-челт йомгалап, тыныч кына мине күңел иләгеннән уздырды бу Таныды! — Атакайгынам. Хисам Сабирович, сез ич бу!—дип елмаеп җибәрде. Кубаров комплиментлар әйтә-әйтә мине култыклап алды да хастаханә бинасына таба алып китте. Бераз баргач, башын борып, әңгәмәдәшенә дәште: —Гафу итегез, зинһар, күреп торасыз, фронтовигыбыз кайтты, берәр сәгатьсез кузгалып булмас Атыгызны да интектермәгез, тугарып торыгыз. Кубаров бүлмәсендә чәйләп ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Дөресрәге, ул сораштырды, мин булдыра алганча, җавап бирдем. Бернәрсәне дә яшермәдем. —Константин Семенович, мина кайчан эшкә чыгарга?—дип сорадым әңгәмә азагында. —Әле сез эшкә дип кил мәлегезмени?—дип соравыма сорау белән җавап бирде бүлмә хуҗасы хәйләкәр генә елмаеп. Күр, шаяртып та сөйләшә белә икән ич безнең баш табиб. Көлештек. Ләкин ул бик тиз үз эзенә төште. —Хәлләр катлаулы, Хисам Сабирович,—диде җитди генә,—Башкортстаннын безгә күрше бер авылында түләмә белән авыру очрагы теркәлгән. Сөн, Агыйдел чыгышларында постлар оештырып йөрибез. Хәзер райондагы барлык мөгезле эре терлекне берәмтекләп тикшереп чыгу бурычы тора. Сез районның төньяк- көнбатыш төбәгендәге авылларны алырсыз. Үзегезне бүгеннән эштә дип санагыз. Тарантасы белән ат беркетәм. Ә хәзер, кавалеристлар әйтмешли, по коням! Шулай итеп, өйгә дә кайтып тормыйча, юлга чыктым Наратлы мина беркетелгән авылларның ин зурысы. Шунда юнәлдем. Бу авыл алтышар бригадалы ике колхоздан тора. Нигә аны икегә бүлгәннәрдер—аңлый алмадым Үзләре дә төшендерә алмады. Табигате матур. Өч-дүрт чакрымда гына Агыйдел җәйрәп ята. Күлләр күп. Болын-көтүлекләр дә мулдан. Мал-туар өчен бик уңайлы урын. Ин элек Тан колхозы терлекләрен утарга кайтартып, колхоз ветсанитары белән һәрберсен җентекләп карап чыктык. Икенче колхозда да тикшерүне әйбәт оештырдылар Канәгать калдым Чират аерым хуҗалыкларга җиткәч кенә эшнен көе китте Халык сыерларны урамы-урамы белән фермага алып килергә тиеш иде. Бер көнне—бер урам, икенче көнне—икенче урам Беренче көнне үк тәртип бозылды. Малларын күрсәтелгән вакытка алып килмәүчеләр шактыйга җыелды. Кайберәүләр бөтенләй баш тартты Янәсе, кутыр өстенә кутыр гына бу. янәсе, сыерларны хөкүмәткә җыялар икән Андыйларнын исемлеген авыл Советына бирдем Чөнки түләмә бик куркыныч йогышлы авыру Бер эләктеме, тиз генә котылырмын димә Шуңа күрә чирле малнын кайберләрең сәгате-минуты белән юк итү хәерле Хәтәре тагын шунда, анын кешеләргә дә йогу ихтималы бар Юха елан шикелле төрле кыяфәткә, төрле сурәткә керә белә: ате эчәгеләргә ябыша, ате үпкәне каезтый. әле канны агулый Бацилласы искиткеч мәкерле Аны төгәл аныклау өчен лаборатор анализлар үткәрергә кирәк, билгеле Минем бурыч исә шикле терлекләрне аныклау һәм башкалардан аеру Әлбәттә инде, кайбер очракта җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алырга да туры килә. Бу сырхавы икеләнү уятмый торган малларга карый Ан-сан итеп тору афәткә тин. Колхоз малларына тел-теш тидерерлек түгел иде Әлегәчә тикшерелгән хуҗалык терлекләренә дә дәгъва белдерергә һичнинди нигез юк Монда барысы да тәртиптә булырга тиеш дигән нәтижә чыгарып куйдым Әллә сон башкаларны тынычлыкта калдырыргамы"' Ул киребеткән адәмнәрнен мина ни хаҗәте бар? Авыл Советына әйтәм дә. бетте китте вәссәлам Тик сонгы минутта гына, ай-һай. Кубаров бу адымымны хупламас бит. дип кире чигендем Ул эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек, зур җаваплылык белән башкаруны таләп итә. Аллага шөкер, шайтан адаштыра алмады, вакытында үземне кулга ата алдым Шуңа әле дә кинәнәм —Чарасын күрегез, бүген соңгы көн,—дип кисәттем авыл Советы рәисен — Югыйсә, эшне зурга җибәрәчәкмен Ниһаять, откаэниклар кузгалды Әнә. утарга чуар сөтбикәсен җитәкләп, чыра кебек кенә юка гәүдәле малай килеп керде —Жә. кайсыгыл монда баш. карасагыд җәтрәк карагыд да. эш ашыгыч, китәм,— дип шундук ультиматум куйды бу Әлеге кыю орчык башын тагын бер мәртәбә күздән кичердем. Арыкнын арыгы, ә үзен бик кәттә тота. —Син. егет, алай бик куырма әле. башта танышыйк, мин. мәсәлән. Хисам абыең булам, ә синсн исемен ничек?—дип сорадым Ошады ул мина Ниндидер сөйкемле сөяге бар иде анын. —Флүн, фамилиям Сабиров. —О-о. без адашлар икән ич, дус кеше, мин дә Сабиров бит Ничә яшьтә инде син. Сабиров? —Бәй. абый, яшь бара инде ул,—диде Флүн өлкәннәрчә Әйтерсен. күпне күргән ит карты —Жәренгә аякны тугыднын аргы ягына салындырмак булам Тирә-яктагылар елмаешып куйдылар Флүннен үз мәнфәгатьләре —Абый, син сугышта ничә фашистны дөмектердек?—дип. ул очлы күпәрен мина батырды — Бер танкларын яндырдым, рукопашныйда бер фрицны бугазладым Дөресен әйттем, чөнки "күп” сүзен кулланып, бу эчкерсез малай алдында үземнен ялган образымны тудырасы килмәде Төптәнрәк уйлаганда, немецларның минем өлешкә төшкән югалтуы бер гаскәригә күчереп исәпләгәндә һич тә аз түгел Әгәр һәр совет хәрбие үз вакытында дошманның бер таныгын, бер сугышчысын юк иткән булса, жинү көне хәтссзгә якынаер иде. Югалтулар да астрономик саннар белән исәпләнмәс иде Монысы сүз уңаеннан. Малайга танк, рукопашный сүзләре нык тәэсир итте, күрәсең, телен шартлатып куйды. Үзенекен дә кыстырырга онытмады. —Минем әткәй дә герой. Кәгадендә геройларча һәлак булды, дип ядылган. Фашистлардан әткәйнең үчен барыбер кайтарам әле, күреп торырсың. Бүген- иртәгә баюнкаматка барырга исәп. —Буен җитенкерәмәс бит, Флүн. Бу аның авырткан жире иде, ахры, йөзе караңгыланып китте. Шулай да югалып калмады. —Бәй, абый, үдем дур мин, гәүдәм генә бәләкәй. —Авызына саескан төкергән малайга карап юанмыйк әле, җәмәгать, эшкә тотыныйк,—дип ветсанитар ризасызлыгын белгертте. —Әйдә, Флүн дускай, сөтбикәнне менә шушы әрәтә арасына кертик әле,— дидем,—Харис абый дөрес әйтә, беренче урында—эш! Чуарбикә нигәдер үзен тынычсыз тота иде. Күзләрендә дә ниндидер шом бар сыман. Селәгәе мулдан. Ләкин бу әле бернинди чир турында да сөйләми. Малларның да характеры төрле. Усаллары, юашлары, сөзгәкләре, үшәннәре дигәндәй... —Сыерыгыз ни исемле, Флүн? —Кит әле, сыерның исеме була ди мени? Ат түгел лә ул сина,—дип, малай пырх-пырх көләргә тотынды. —Ничек итеп телен ачтырабыз соң алайса, сорыйсы нәрсәләр күренә әле монда. —Барыбер анламай, абый, юкка телеңне әрәм итмә, котырган нәмә бит ул. Үгед сорап Башкорт ягына да сыпырткан ие әле. Насила парумда алып чыктык. Инәкәй әйтә, чуарның йөрәге дә чуар була, ди. —Менә хәзер аңлашылды. Бик кирәкле мәгълүмат бирден бит әле син, Флүн дус. Ә үземнен йөрәккә гүя тигәнәк кадалды. Чуаркайның муенында җәрәхәте бар иде. Сыртындагы үлекләрне дә шәйләп алдым. Юкка гына борчылмый икән хәйван. Түләмә! Үпкәсенә дә төшкән, әлбәттә. Тәне кайнар. Әлегә күз алдында тире түләмәсе. Фәндә аны карбункул дип атыйлар. Чуаркай үз башына башкорт егетләреннән әнә шул матур яңгырашлы чир йоктырып кайткан икән. Үз башына: ул инде дәвалаудан узган. —Флүн, бар, тиз генә әниеңне алып кил,—дидем малайга. —Ул эштә бит, абый, мин үдем дә... —Әйткәнне тыңта, җир тишегеннән булса да эзләп тап. Нәгыймә апанын чәчләрен йолкый-йолкый елаганы әле дә күз алдымда тора. —Сыерым белән бергә үземне дә, дүрт баламны да алып китегез. Әткәләре фрунтта калды, сыеныр кешебез барыбер юк, бар карап торганыбыз шул сыер ие, инде аяк сузарга гына кала,—дип угаланган иде, ятимә. Хәлне төшендерүнең дә файдасы тимәде. Мондый очракта, билгеле, колхоз ярдәмгә килә. Әле анын азмы-күпме страховой акчасы да кайтачак. Фронтовик гаиләсен сыерсыз калдыралар ди мени? Шуңа күрә хатыннын әлеге өзгәләнүләрен аның наданлыгы белән генә аңлатып була иде. Юкка борчылмагыз, апа. барысы да рәтләнер. Үзем дә катнашырмын,— дип ышандырыпмы-ышандырам тегене. Башкалар ләм-мим, әйтерсең лә телләрен йотканнар. Хәтта авыл Советы рәисе дә бәхетсез хатынның хәленә кермәде. Нәгыймә апа түгел, мин үзем беркатлы надан бәндә икәнмен ләбаса Колхоз рәисе калын кашларын җимереп, эре тешләре арасыннан ике генә җөмлә сөзеп чыгарды: зо зо Дәүләт малын таратырга минем башыма тай типмәгән иптәш Сабиров Башымны отермәдә черетәсем килми. Мин бу вакыйганы бик авыр кичердем. Әйтерсен лә. үз туганнарыма төшкән хәсрәт. Югыйсә, эшемне төг&пәдем. иртәгә күрше авылга сәфәр чыгарга торам Бәлкем, Түбән Сөнгә дә сугылырмын әле Мактанып алсан да зыян итмәс дим, тарантасларда гына йөрим бит. Юк. Нәгыймә аланын салынып төшкән иңнәре, Флүннен мелт-мелт итеп торган иреннәре һич тынгы бирми Төнне дә әйләнеп-тулганып диярлек уздырдым Яктыра башлауга, хуҗабикәдән Нәгыймә апаларнын кайда яшәгәнен сорап белдем дә, шуларга юнәлдеVI. Сабир солдатнын йорт-җире дүрт ел эчендә шактый бетерешкән икән. Үле уңган кеше булгандыр, мөгаен. Йорты биек, абзар-кура, келәт ише корылмалары да җитеш. Тик азарга хужа кулы тимәү үзен бик нык сиздерә иде. Урам як читәне авам-авам дип кенә тора. Капка баганалары да кыйшайган —Керергә ярыймы9—дип кычкырып, капка кактым Көтсп-сагалап кына торгандай, ишек уемында хатынның арык гәүдәсе күренде. Үзе бер сүз әйтми, тик аптырап басып тора —Ярыйдыр бит?—дидем янә —Я-рый нигә я-ра-масын —Нәгыймә апа, Флүнне уят әле. без анын белән Түбән Сөнгә барып киләбез. — Нинди Түбән Сөн?.. Хатын әллә курыкты, әллә оялуы иде. һаман аптырап тора —Туган авылым ул Түбән Сөн. Сугышта вакытта туганнарым үлеп беткән Сыерымны карарга кешем дә юк Флүн белән аны монда алып киләбез. Савыгыз. Калганы турында яңадан сөйләшербез Әйе. минем сыерым да. өч баш сарыгым да бар. Әткәйләрдән калган мал. Ал арның вафатыннан сон бу терлекләрне колхоз көтүенә кушканнар Бозау, бәрән бәрабәренә Күзләрен уа-уа Флүн болдырга чыгып басты. —Әйдә, Флүн, угыр тарантаска,—дидем анын күренүенә шатланып,—кичкә әйләнеп кайтырбыз Малай карышып тормады, кая. нәрсә дип сорамады. "Мин дилбегәне үдем тотам”,—дип җитәкчелекне генә үз кулына алды. Әнисе баскан урынында мәрмәр сын сыман тораташ каткан хәлдә безне озатып калды. Үз гамәлемнән мин үзем бик канәгать идем Дөрес, бу адымымны хуплап бетермәүчеләр дә табылды Хәтта Таһирҗан да ошатмады "Үзеңне печеп бюргеры дип исәплисен икән, бик нык хаталанасын, монда сыер мал гына түгел, монда сыер яшәү чыганагы”,—диде. -Бюргер шәһәр кешесе ул , дустым, син үзен хаталанасын, -дип көлдем Дөресе дә, Германиядә бюргер дип шәһәрдә яшәүчегә әйтәләр Таһирҗан ла фикеремне үзгәргә алмады. Үкенмим дә Эшләп торганда бер тамакны гына туйдырып булыр, шәт Авылга барыбер сирәк кайтам Шөкер, амбулаториядә бүлмәм, йокларга урыным бар Яраткан һөнәрен буенча эшләү үзе зур бәхет ләбаса' Күнел генә нигәдер һаман утырып җитми Төннәрен төрмә, һейенхаген белән саташам. Смирнов та. Эрна да тынгы бирмиләр Әткәй, әнкәй. Барысы бергә өелде. Барысы да бер башка Ул хатирәләрне күңелдән чыгарып ташларга да вакыт инде Яна тормыш башланды ич. Әнә, күр. кон нинди матур! Бу сина Германия түгел Безлә барысы да табигый. Ходай яратканча Үләннәр дә яшелрәк, җир дә йомшаграк Үлән котырып уңган быел. Йөкле киленнәрдәй тулышыпмы-тулышканнар. Чалгы чынын көтәләр, бәгырьләр. Кояш инде куянны иярләгән, бишегенә ашыга. Челтәр болытларга да алсу төс иңгән. Агыйдел генә ак тасмадай чуалып ята. Әйтерен бармы, бездә табигать табигатьчә шул инде. Немецларда ясалма матурлык. Алар әлеге матурлыкны үз куллары белән үзләре тудыра. Һәр агачның, һәр куакның шахмат тактасындагы фигуралар шикелле катгый оясы, үз урыны бар. Атым ялкау гына юырта. Мин аны куатамыйм. Ашыгыр җирем юк. Барып урнашасы да, оештыру мәсьәләләрен генә хәл итәсе. Эш—иртәгә. Наратлыдагы түләмә очрагы бөтен районны аякка бастырачак, билгеле. Чир алегә таралмаган. Тик монын инкубацион чор гына булуы да ихтимал. Кыскасы, алда мәшәкатьле, борчулы көннәр көтә. Уйларымны чуалтып, гармун тавышы ишетелгәндәй булды. Колакларым сагайды. Ялан уртасында нинди гармун ди ул, тоелгангынадыр? Жилбикә тиктормас тукранбашларның кыңгырауларын кагып йөридер әле. Гармун тавышы аерым-ачык ишетелә башлады. Карап баксам, озын гына буйлы бер хәрби сырт өстенә баскан да, ярсып-ярсып гармун тарта. Атымны шул тарафка бордым. Ул да мине күреп алды, әмма уйнавыннан туктамады. Оста иде гармунчы. Көинен һәр уентыгын, һәр бормасын уята, күңел төпкелендә оеп утырган хисләрне ургылдырып өскә калкыта. Ашкындыра, җилкендерә. Күптән гармун тыңлаганым юк иде. Мизгел эчендә бөтен гомерем моң аша күз алдымнан үтте. —Рәхмәт, якташ,—дип уйнаучының аркасыннан кагып алдым. Ә анын авызы ерык. Йөзе фәкать елмаюдан гына тора диярсең. Тик елмаюы Эрнаны кунакка алып баргач күргән әпәнен елмаюына охшаш иде. Телсез, чукрак кеше елмаюы. Фронтовик егетнен, чыннан да, бугазы яралы икән. Казанга операциягә җыенам, хәбәр генә көтәм, ди. Бугазына көпшә куячаклар икән. Әлегә кешеләр белән язу ярдәмендә аңлаша. Куен дәфтәре дә, карандашы да түш кесәсендә генә. Без дә бик тәфсилләп “сөйләшеп” алдык. Аны сугышка Уфа культура-агарту училищесында укыган җиреннән алып киткәннәр. Вокаль бүлегендә идем, ди, инде хәзер операция унышлы үткәндә дә җыр белән сәхнәгә чыгуым икеле, ди. Кайгыра Музыка белән генә күңелемне юатам, ди Бер кыз белән танышкан икән Чибәр дә, акыллы да дип сөенә. Яна танышымның исеме Хәбир иде. Гармунын уйнап калды, мин үз юлыма китеп бардым. Бу авылда мин эш алымына үзгәреш керттем. Колхоз малларын элеккечә фермада карадык. Ә менә халыкныкын өй борынча үзебез кереп тикшердек. Авыл зур түгел, болай күпкә уңай иде. Ике ярдәмче беркеттеләр. Берсе олы гына яшьтәге ветсанитар вазифаларын башкаручы абзый, икенчесен агитатор диделәр. Монысы безнен гамәлне марксистик-ленинчыл идеология белән терәтеп кую өчен иде булса кирәк. Бездә бит хәтта чүп утауга да сәяси төсмер бирелә. Әйдә, йөрсен, миңа димәгәе, килсәм кунак, китсәм ерак. Үзем көтәм. ниндиерәк икән ул агитатор дигәннәре? Кыз кеше диделәр. Тизрәк күрәсе килә. Берзаман идарәгә басынкырак кына гәүдәле, чем кара күзле бер сылукай килеп керде. Чәч толымнарын чүмәлә кебек баш очына чорнап куйган. Киеме дә башкаларныкыннан аерылып тора. Бик таныш йөз! Артыма авып китә яздым. Рабига лабаса! -Рабига, син түгелме сон бу?-дип каршысына барып бастым Кызнын да күзләрендә очкыннар кабынды. Ләкин ул аларга түгелергә ирек бирмәде Керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә кулын сузды. —Исән-сау кайтуыгыз белән тәбрик итәм, Хисам абый,— диде —Рәхмәт Безнен авылдан киткәнсез икән —Мөмкинлек чыкты да тутан авылыма кайттым ате менә. Әнкәй янына Бөтен кешенен күзе бездә. Шуна күрә тартынып кына сөйләшәбез. Безнен арада сагынып искә алырлык хатирә дә юк анысы. Хат азышырга сүз куешкан идек тә, насыйп булмады —Халык эшкә сонара, башласагыз иде. иптәш Сабиров,—дип авыл Советы рәисе мине бүгенге мәшәкатьләргә кайтарды. —Пожалуй,— дидем мин эре бәрәңге ашаган кешедәй Кыз алдында үземне дәрәҗәле итеп күрсәтәсе килә иде Район вәкиле икәнлегемне сизеп торсын —Пожалуй,—дип кабатладым янә,—кешеләрегез жыелып беттеме сон азе° Оештыру мәсьәләсендә наратлы.зардан өйрәнү сезгә һич тә зыян итмәс иде. между прочим. —Чүп утау кампаниясендә без районда беренче урында,—диде рәис зур горурлык белән —Бу—оештыру җимеше —Жә. иптәшләр, уттай эш өсте, кузгалыйк,—дип. агитатор ишеккә таба атлады. Эшебез жайлы гына башланып китте. Рабига хуҗалар белән әңгәмә корган арада, без ветсанитар белән терлекләрне энә күзеннән үткәрәбе з Әлегә барысы да әйбәт шикелле. Йөрәгем генә урынында түгел, Рабига белән аулакта калып сөйләшәсе килә, ләкин һич жас чыкмый. Әбәт вакытына ымсынып торам. Чөнки әлеге торксм өчен ашны колхоз әзерли. Шунда бер-бер хикмәтен чыгарып булмасмы? Чынлап еласан, сукыр күздән дә яшь чыга ди, эшне койләдем бит тәки. Ашап-эчкәч, юк йомышны бар итеп, ветеринар абзыйны фермага җибәрдем. Хуҗа хатын эшенә чыгып йөгерде. Ниһаять, Рабига белән икәү генә калдык. Алма бакчасында эскәмия бар икән, кызны шунда чакырдым Карышмады Башта сугышка озатканда мине әсир иткән мамыктай йомшак кулларыннан алдым Аннан сон батыраеп китеп, кочагыма керттем. Чәбәләнмәде, бөтен гәүдәсе белән сыланды Кош баласыдай талпынган йөрәгенең тибешен ишетеп-гоеп тордым. Тәне кайнар иде Үзсннән-үзс иреннәребез беректе Урамдагы арба тавышымнан гына айнып киттек. —Житәрегез, нишләвегез бу?—дип, кыз гаепне тулысы белән минем өсте мә аударды. Шул рәвешле ул тиз генә ике арага читән дә корып куйды Әле генә нинди якын иде. читләшеп тә өлгерде Бу татар кьшарынын моңарчы миңа билгеле булмаган бер үзгә сыйфаты икән. Тискәрелек катыш ялындыру Кәҗәләнү ягьн и -мәсәлән —Сугышта сине гел күнелем түрендә йөрттем, Рабига,—дип. у зем дә чын дөреслеккә печтик кенә хилафлык өстәдем Чөнки Эрна турындагы дөреслекне ул барыбер кабул итмәячәк иде —Күңелендә йөрткән кеше хат яза ул,—дип үпкәсен белдерде кыз. —Әсирлектә хат алышып булмый бит, Рабига. —Концлагерьда газап чиктеңме әллә? — Барысы да баштан үгте, Рабига, конолагеры да, төрмәсе дә. ялчылык та Арадагы читән дә шул ук мизгелдә юкка чыкты. Без янә кочаклаштык, иреннәр дә бер-берсен эзләп тапты Бсра сын ветсанитар кайтты Гармунчы Хәбирне дә иярткән Рабига егетнен каршысына ашыкты Ни турындадыр бәхәсләштеләр. Блокнот бик сш кулданкулга йөрде. Хәбир ашардай булып мина карам-карап ала Шунда гына башыма ис керде. Матур, акыллы кыз дигәне Рабига икән ич! Йөрәгем сыкранып куйды. Ничек инде ’ Ин авыр вакытларда Рабиганы уйлап, аны күз алдына китереп юаныч таба идем бит. Ул һәрвакыт күнелемнен түреңдә булды. Эрна берара анын урынын шактый кысрыклаган иде. анысы хак. Ләкин Эрна юк бит инде. Рабига ул урынына кайтты Инде менә кавыштык з. ,к У . м я зз кына дигәндә Юк, бу мөмкин түгел. Рабиганы мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Бу авылдан күтәренке күнел белән киттем. Иркенләбрәк килергә дип киттем. Ана кадәр Рабига белән өлешчә анлашу булып алды. —Көтмәвенә мин сина үпкә белдерә алмыйм, Рабига,—дидем күзләренә туры карап. Хәлбуки, бу жөмлә үзе үк үпкә белән тулышкан иде. Кыз моны шундук аңлап алды. Озын керфекләрен сирпеп, әйтте: —Белмим бит, кем кемгә үпкәләргә тиештер әле монда? Хат язышу турындагы вәгъдәне син үзен боздың, Хисам абый. Белсәң иде, хатларыңны ничек көткәнемне. . —Бу хакта сүз булды ич инде. —Алайса нинди үпкә булырга мөмкин сон? Рабига шомырттай кара күзләре белән томырылып мина карады. Ул гүя, мондый юк-бар сүзләр сөйләп гомер уздырганчы, кочагыңа алып, иреннәремнән суырып үбәр иден, дип әйтергә тели иде. Талпынып куйдым. Тик урам уртасында кызга үрелергә кыенсындым. —Ә Хәбир?—дип сорадым. —Хәбир абый үзенә, мин үземә. —Ул башкача сайрый... —Хыялый бит ул, шулай булмаса көпә-көндез яланда бер ялгызы гармун уйнап йөрер иде мени? Аннан сон, Хисам абый, утырып каласы да килми бит. Әллә сина ышанырга була, әллә юк? Карт кыз булып казый кушаматы алыргамы? —Борчылма, Рабига, мина ышана аласын. Без сөйләшеп торганда яныбыздан вьгж-выж атлап, Хәбир узып китте, шәүләсе генә шәйләнеп калды. Кыз мина елышты. —Хисам абый, мине үзеңнеке ит, жәме,—дип пышылдады. Атна дигәндә кичләтеп кенә район үзәгенә кайтып төштем. Кубаров эш урынында иде. —Түләмәгә тәки киртә куя алмадык, —диде ишектән башым күренүгә. Аның бу дәгьвасе йөрәгемне сызып алды. Әйтерсең лә, мона мин гаепле идем. —Сакка солдатлар җибәрүегез бик яхшы булды, Константин Семенович,— дип үземнән битәр, аны аклагандай иттем. Ничектер ябыккан, суырылып киткәндәй тоелды ул миңа. Күрәсең, чын-чынлап борчыла. Өстәгеләрдән дә шәп кенә эләккән иде, ахры. Андый чакта шулай бит ул, селкеп кенә салмыйлар. —Иртәгә көтү чыкканчы Наратлыга китәм. Беренче секретарь да килә. Хуҗалык җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырабыз,—диде Кубаров.— Сез мондагы эшләрне карарсыз. Хәзер иң мөһиме—түләмә! Шуны хәтерегездә тотыгыз. —Башка күрсәтмәләрегез булмаса, мин чыга торыйм алайса, Константин Семенович. Кубаров кулын селкеп куйды. Бу анын, сабыр ит, диюе иде. Утырган урындыгым гына шыгырдады, үзем кузгалмадым. —Сез, Хисам Сабирович, үзегезнең киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз?— дип, бераздан Кубаров минем тарафка сынаулы карашын ташлады. Бу минем өчен көтелмәгән сорау иде. Дөресен генә әйткәндә, ана җавап бирергә әзер дә түгел идем әле. Чөнки, чөнки Сугыш вакытында әткәем-әнкәем, якын туганнарым кырылып беткән. Үз әжәлем дә пычак йөзендә генә иде. Мина ин әүвәл шушы кайгылардан арынырга, кеше рәтенә керергә кирәк. Эчемдә хәсрәт уты. Моны үзем генә беләм, чәчеп-сибеп иөрмим Шул кайгы болыты эчендә якты нур булып Рабига балкый иде Хәзер, әнә, әлеге өмет чәчәгенә дә кырау тиде. Бу хакта күп уйландым Кыз үзе мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү ягында. Мине үзеннеке ит, ди. Ләкин бу җөмлә анын Хәбир белән бәйләнешле икәненә дә ишарә итә. Офыкта пәйда булмаган булсам, аларнын гыишкына бернинди җил-янгыр да тимәс иде. Һич тә Хәбирнен ашына таракан булып төшәсем килми. Фронтовиклар ич без! Кыскасы, киләчәк әле Алла кулында. Хәзергә көннекен көнгә аударсаң, шул бик җиткән —Һич тә сезнен шәхси тормышыгызга тыкшынырга теләмим,—дип. соравына ачыклык кертте баш табиб,—фәкать профессиональ якны гына күздә тотам. —Анысы инде сайланган, Константин Семенович, мин—ветеринар' —Рәхмәт, шатландырдыгыз,—диде Кубаров, - алайса, менә шушы кәгазьләр белән җентекләп танышыгызда, чараларын күрә башлагыз. Китап төгәллекне ярата. Ярдәмемә исәп тә тота аласыз. Әлеге кәгазьләр арасында Казан ветеринария институтына юллама, имтиханнар турында белешмә һәм башка кулланмалар бар иде. Сугышта катнашканнарга ташламаларда каралган икән Уку кайгысы юк иде дисәм, хата булыр. Вакыт-вакыт башны бораулап алгалый иде ул уй. Ләкин менә шулай капылт кына көн тәртибенә килеп басар дип исемә дә кертеп чыгармый идем. Ә хәзер? Хәзер ни гаҗәп, уңай карыйм Мине бернәрсә дә тотмый лабаса! Алга таба мондый форсат иә була, йә—юк. Аннан соң, сүз читтән торып уку турында гына бара —Соң түгелме, Константин Семенович, керү имтиханнары унбишенче июльдән башлана икән ич,—дидем икеләнебрәк. Кубаровнын ун як кашы дугаланып мангаена менде —Өч көндә студент кытай телен өйрәнә,—диде ул,—ә сезнең ай ярым вакытыгыз бар. Тимерне кызуында сугу хәерлерәк. —Алайса, мин тәвәккәлләү ягында, Константин Семенович. Сезгә бик зур рәхмәт. Зинһар, мәнссз дип ачуланмагыз инде, мин үзем башлап йорергә тиеш идем —Менә монысы егет сүзе. Калганы өчен борчылмагыз. Инде үземә иптәш табасы гына калды Иптәш дигәнем, аңлашыла инде. Таһирҗан. Башта тыңларга да теләмәде. Шулай да ризалаштырлым Казанга бару, имтиханнар тапшыру турында тәфсилләп сөйләп тормыйм Темадан читләшәсем килми. Алдылар безне институтка, икебезне дә алдылар Көндезге бүлеккә дә кыстадылар әле. Ризалашмадык кына. Сессияләрдә дә булып кайтырга олгердек инде Без чын студентлар хәзер Таһирҗан югары белемле агроном дипломы алырга җыена, мин табиб-ветеринар белгечлеген сайладым. Институтларыбызда аерым. Шөкер, тормыш та көйләнеп бара кебек. Йөрәк яралары да бөтәшеп килә. Тынычлап йоклый башладым Йорт-җир тәртиптә. Әткәй -әнкәйләрнең рухы алдында йөзем пакь. Кызлар күзләргә дә вакыт җитте дип саныйм Рабига белән Хәбир канышканнар икән инде Чират—миндә. Әйе, авылга кайтканга нибары бер ел вакыт үтеп китте. Мин инде аягында нык басып тора торган белгеч. Кая барсаң да таныйлар, олысы-кечесе баш иеп сәламли. Институтта уку абруйны бик нык күтәрде. Чөнки районда җиде класс белемле җитәкчеләр дә шактый әле. Дустым Таһирҗан миннән дә уздырды, аны райкомга инструктор итеп алдылар. Берәр елдан үзебезнең колхозга рәис итеп жибәрмәкчеләр. ди Әлсгә тәжрибә туплый, партия-оештыру лиенә өйрәнә Бсрконнс милициядән шылтыратканнар, кичке якта сугылып чыксын әле, дигәннәр Колхозлардан кайтып төшүгә, шунда юнәлдем. Сон иде инде Әнә. Иске Идел остснә эңгер-меңгер томаны гаралып килә, каз бәбкатәре дә оя-оя булып су читенә җыелышканнар, йокы алдыннан чөкердәшепмечөкердәшәләр. Якында гына бозау мөгри, әнисен сагынган, күрәсең. Әледән- әле этләр аваз сала.. Шушы манзара белән хозурлана-хозурлана салмак кына атлыйм. Кичке авыл искиткеч аһәңле бит ул! Милициягә болай сон чакыруларына да пошынмыйм. Чөнки авыл үз ритмы, үз кануннары белән яши. Сәгатькә карап түгел, жайга карап корыла эш вакыты. Милиция бүлегендә дә булгалыйм. Мал-туарга кагылышлы сораулары туса, мина мөрәҗәгать итәләр. Аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Дежур башлык бүлмәсенә таба ым какты, шунда кер, янәсе. —Минем күңелем Микидә, Мики күнеле—ипидә. Әссәламегаләй Ярты юлда өзелеп калдым. Чөнки җитәкче кәнәфиеннән мина ниндидер бөтенләй чит кеше текәлеп карап тора иде. —Гафу итегез, буталдым, ахры . Ул аклануыма игътибар да итмәде. Күзләре һаман миндә. Ә иреннәренен читендә ниндидер салкын елмаю катып калган. Чын. Анын елмаюы, дөрестән дә, иреннәренә ябышып каткан иде. Кайчан гына карама, шул бозлы елмаю белән очрашасын. —Утырыгыз!—диде хәрбиләргә хас көр тавыш белән. —Ялгыш кердем бугай. Һаман үземнекен тукыйм. —Минем янга кеше ялгыш керми,—диде ул төксе генә.—Утырыгыз! Бу инде әмер иде. —Мин дәүләт иминлеге комитеты тикшерүчесе Шадрин булам,—диде бүлмә хуҗасы. Шадрин дигәч кенә исемә килдем: без русча сөйләшәбез икән ич. Актаныш саф татар районы. Кубаров ише бер-ике генә бөртек рус милләте кешесе бар. Алар да татарчаны су урынына эчә. Димәк, бу тикшерүче читтән килгән. Димәк. —Сабиров, сез хәрби трибунал тарафыннан атарга хөкем ителгән гаскәри. Статьягызда хәтәр: ватанга хыянәт. Ә үзегез исән-сау. Моны ничек аңларга? Шадринның ирен читендә шул ук бозлы елмаю. Теге вакытта сержант Исламов камалыштан алып чыккан документлар сакланган икән, дип уйлап куйдым. Их, шунда көлләре күккә очкан булсачы! —Мин үз гаебемне каным белән юдым, иптән Шадрин —Алдашмагыз. Контузия генә алгансыз. Үлемнән немецлар коткарган. —Шуңа күрә өч ел төрмәләрендә интектем. —Сабиров, сез Германия хөкүмәте тарафыннан бу илдә яшәү хокукы алган сирәк хәрбиләрнең берсе. Немецларга бик мөһим эштә булышкансыз булыр. Ә төрмәгә килгәндә? Төрмә ул сугыш түгел Шул рәвешле алар сезне саклаган гына, Сабиров. Максатлары да ачык—агент әвәләү. Шадрин урыныннан торып, тәрәзә каршысына килеп басты. Кулларын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә, берара тышны күзәтте. Эңгер-меңгер төн белән алышына иде инде. Урам бушап калган. Авыл иртә ята. иртә тора. —Сез бик оста күз буяучы, Сабиров,—дип, ул кисәк кенә минем якка борылды. Сүз кыстыруымны көтеп булса кирәк, тынып калды. Дәшмәдем. Чөнки бу әнгәмә минем файдага түгел иде. —Бик яхшы урнашкансыз,—дип дәвам итте сүзен тикшерүче,—барысы да мактый, күккә чөя. Районда түләмәгә киртә куючы да сез икән Институтка кергәнсез, ятимнәргә булышасыз Пәйгамбәр тәки. —Язмышымны мин үзем сайламадым. -О-о, күрәм. төрмәдә Фридрих Ницше философиясен дә өйрәткәннәр Бу сүзләрдән волюнтаризм исе килә. —Әйтегез әле, иптәш Шадрин, бу сорау алумы? —Юк. бу сорау алу түгел. Сабиров. фәкать фактларны барлау Һәм лә танышу. Бу гади танышу гына түгел иде. әлбәттә Комитетта минем турыда т\лы мәгълүмат туплаганнар Монысы көн кебек ачык. Беләм. алардан берничек тә качып котыла алмыйсын. Шул ук вакытта, ике дөнья бер кәнди, дип. ваемсыз гына нидер көтеп ятырга да ярамый Шуна күрә тикшерүчедән чыгуга, төн димичә, туп-туры авылга кайтып киттем. Мен бәладән коткарган әнкәмнен догасы—Аятелкөрсием бар ич әле минем! Сугыштан кайткач, үз вазифасын үтәде, инде хажәте чыкмас дип. хөрмәтле ядкәр сыйфатында сандык төбенә салып куйган идем Инде шул ачыкланды, иртәрәк салганмын икән, урынсызрак тынычланганмын Хәзер менә янә сәгате сукты —Әллааһу ләәәә иләәһә илләә һүү Дөрес. Шадрин белән очрашудан сон тормышымда, шәхси борчуларымны исәпкә алмаганда, үзгәреш булмады Мин ниндидер эзәрлекләүләр, аяк чалулар, кырын караулар көткән илем Бәхетемә, шикләнүләрем акланмады Бу. әйтергә кирәк, бик сөендерде Бәлки, шулай үтеп тә китәр әле Жинү барысын да кичерә диләр бит. Хәлбуки, мин үземне гаепле санамыйм Кубаров мина әле дә үзенен алмашчысына караган кебек карый, ышана, өмет баглый Башкалар белән дә мөнәсәбәтләр элеккечә Хәер, сонгы вакытта парторг кына нигәдер партиягә код&таудан туктады Бер алга, биш артка төшә иде. һич тынгы бирми иле Мин партиягә ашкынмыйм Әнә. Кубаров партиясез булса да алыштыргысыз белгеч, менә дигән җитәкче Дустым Таһирҗан коммунист Аны да ихтирам итәм Хикмәт кесәдә билет йөртүдә генә мени Шулай да парторг авызына су капты. Гүзәлиянең мөхәрриргә җавап бирер вакыты җитте. Ә өйдә яучы көтатәр Әйе. алар Кәбир белән якынлашып киттеләр. Үбешатәр дә. кочышалар да Ләкин мәхәббәтме бу? Әгәр мәхәббәт икән, ни өчен Илһан күнсленнән китми Гүзәлия үз-үзенә "Яратмыйм, яратмыйм”, дип мен тапкыр гына кабатламагандыр. Ул исә һаман әрсезләнә, төшенә керә, тынгы бирми Үзе юкнын күзе юк дигән әйтем һич тә дөреслеккә туры килми икән Шуна күрә кыз мәктәп директоры белән чәчен чәчкә бәйләү мәсьәләсен хат итә атмый тора. Кәбирнен үзенә дә әйтте, мин сине яучы җибәрүдән тыя атмыйм, ләкин ашыкмаска кинәш итәр идем, жимешеннен ате атгереп җитәсе бар. диде Бер нәрсәне кире чигенмәслек итеп үзенә тәгаенләп куйды Гүзәлия, Кәбиргә чыккан очракта да. һөнәре итеп ул журналистиканы сайлаячак Олсгә бу сер Өйдәгсләр дә. Кәбир дә кызнын катгый карарын белмиләр Ул үз гомерен гаиләгә генә багышлап үткәрергә җыенмый Шәхес буларак та үсәсе, таныласы килә. Беркөнне кичләтеп кенә янына әнисе кереп утырды — Кызым, үз авызыннан ишетәсем килә. Кәбирнен яучы җибәрергә җыенуы хакмы—түгелме?—дип сорады —Безгә дә итәк-жиннәрне җыебрак торырга иде дим. Син безнен бердәнбер кызыбыз, йоласына туры китереп, кешечә урнаштырасыбыз килә —Нинди йола ул. әнием?—дип, кыз белмәмешкә салынды —Әйдәле. кызым, уен-муенсыз. ачыктан-ачык сөйләшик ате Сәлиха кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды —Әнием, ярар инде, әнием, шаярттым гына ич. гафу ит. зинһар.—дип Гүзәлия, иркә песи баласыдай, әнкәсенә сарылды —Әнием, мин ате хат итмәдем, шуна күрә Кәбиргә дә сабыр итеп торырга кинәш иттем —И бала, бала Менә дигән абруйлы егет сорап торганда Гүзалия әнисенә фикерен гогагтәргә ирек бирмәде ат —Ә кызың менә дигән түгелме?—диде. Сәлиха яшь аралаш елмайгандай итте. Кызын янә кочаклап алды. —Әнием, беләсеңме, минем бер генә дә кияүгә чыгасым килми. Гашыйк булырга яратам, үземне яратуларын яратам. Егетләрне ялындыру бик ошый. Ә кияүгә күңел нигәдер тартмый. Берәүнен дә үзем белән идарә итүен теләмим. Бала чүпрәге, ир дигән кешенең керле киемнәре, кухня, плитә . фу, шулар турында уйласам, саруым кайный башлый. —Аллаһы Тәгалә хатын-кызны әнә шул син яратмый торган вазифалар өчен яраткан инде, кызым. —Миңа малай булып туасы калган, иеме, әнием? Гүзәлия әнисенең кочагыннан арынып, зур, йомшак кәнәфиенә чумды. Сәлиха, башын чайкап, аңа карап торды. —Күп сайлансаң, утырып калырсың әле. Бик барырдай булырсың, алучысы тәтемәс. —Әнием, башка сүзегез юкмыни соң сезнен, аптырыйм валлаһи, кияүдә кияү. Иҗат эшләрем, үземә генә кагылган алдагы план-ниятләрем дә бар бит минем. Нигә алар кызыксындырмый сон сезне? Кыз иреннәрен турсайтып, читкәрәк борылып утырды. Сәлиха да күзлеген бер киде, бер салды, ахыры, халат кесәсенә шудырды. Аннан соң үзен кулга алып, сөйләп китте: —Үзеннекеләр булгач, белерсең әле бала кадерен. Без бит фәкать яхшылык кына юрыйбыз, кызым. Күрәсен, кайвакыт арттырып та җибәргәлибездер. Үпкәләмә, зинһар. Ничә әйтсәң дә шул бер сүз инде. Бәхетле булуыңны телибез. Шуның өчен җан атабыз. Монын ни гаебе бар сон? —Әнием, иртәгә Актанышка төшәм, мине редакциягә эшкә чакырдылар,— дип, сүзне икенчегә борып җибәрде Гүзәлия. —Ә мәктәп? — Минем урыным мәктәп түгел, әнием. Ялгышны вакытында төзәтү мәслихәт. Сәлиха кызы белән аңлашуыннан баш авыртуы гына алды. Илһанына ияреп Төркиясенә дә китмәде ичмасам, дип уйлап куйды. Икенче көнне Гүзәлия редакциягә эшкә урнашып кайтты. Шуннан сон гына әлеге яңалыкны Кәбиргә җиткерде. Егет мондый башбаштаклыкны көтмәгән иде, әлбәттә. —Ничек инде син шушындый мөһим мәсьәләне үз башына гына хәл итәсең,— дип кызып китте,—киңәшергә ярамый иде мени? Бу сон. . мине санламау лабаса! Әгәр онытмаган булсаң, син дизертирларча ташлап качкан мәктәпнең директоры да ич әле мин. Уку елы башланырга ун көн кала ничек мөгаллим табарга боерасыз 9 Дөньяда тәртип, җаваплылык дигән төшенчәләр дә бар, Гүзәлия туташ, мин—мин микән, мин кем икән, дип борын чөеп кенә йөреп булмый. Гүзәлия егетнең дер-дер калтыранып торган иреннәренә дикъкать белән карап торды да: Менә хәзер син миңа ошыйсын, Кәбир,—диде.—Югыйсә, ярарга тырышуын тешемә сылана иде. “Рәхим ит”, “Гафу үтенәм”. .. Ялгышасыз, Гүзәлия Харисовна, бу ихтирам итү, хөрмәт итү дип атала. Ләкин сүзебез бу хакта түгел. Күзгә төтен җибәрергә бик маһир икәнсез. —Монысы ничек дип атала? —Хәйләкәрлек. Кыз башын артка чөеп, кылтыкланып көлеп алды. Кәбир ничек кенә чыгырыннан чыккан булып кыланмасын, мөнәсәбәтләренең дилбегәсе барыбер Гүзәлия кулында иде. Гаилә корган очракта да, бу хәл үзгәрмәячәк Моны алар икесе дә бик яхшы белә. Шуңа күрә егетнең әлеге “бунты” ачулануга караганда яратуын, гыйшкын гына аңлата иде. Кәбир Таһиржанович. мине көн лә эшкә иртән илтеп куярсыз, кичен алып кайтып йөрерсез дип уйлыйм,—диде кыз күзләрен мугландырып — Әллә дөрес уйламыйммы? Гүзәлия назланып егеткә сырышты Тегесе аны кочагына алды. Тыннары кысылганчы үбештеләр. Барысы да жайланды кебек. Ләкин Хисам барыбер оныгына ышанып житми: алдалап кына йөрмиме, егетне кәкре каенга сөямәсме'.’ —Әбиен Гөлмәрьям мина вәгъдә кулъяулыгы чигеп бүләк иткән иде. бик матур, бик мәгънәле йола, мәйтәм, искерә торган түгел.—дип. беркөнне ерактанрак суктырып, шул темага сүз кузгатты —Галижәнап Хисам Сабир,—диде Гүзәлиясе ясалма кылану белән,—сезне зирәклегегез өчен ихтирам итә идем моңарчы, зинһар, улыгыз белән киленегез дәрәжәсенә төшә күрмәгез, мин моны авыр кичерәчәкмен Ничә чәйнәсән дә шул бер балык башы ич инде ул. ба-ба-кай И, бәбәлән йомыркасы, дип Хисам кулын селтәде. —Безгә хәзер сезнең контракт таләпләрен ничек үтәвегез хакында сөйләшү урынлырак булыр,—дип сүзен дәвам итте кыз —"Агыйдел" гәжитенен әдәбият, сәнгать һәм мәдәни мәсьәләләр бүлеге мөдире буларак, бу эшкә контрольлек итү мина йөкләнде. —Эш бетте, көлтә җыясы гына калды,—диде Хисам көлемсерәп. — Мин чынлап, дәү әти, Хәлилов белән әллә әзер өлешләрен бирә торыйкмы, дип уйлашкан идек, үземнен дә зур бер проектым булып исәпләнер иде. Хисам башын кыңгыр салып, уйланып торды да әйтте —Юк, кызым, ярты-йорты килеш язманы укучыга тәкъдим итү килешеп бетмәс —Ул нинди стадиядә инде хәзер? —Совет чоры гына калып бара. —Дәү әнием бармы сон әсәрендә? — Юк, контракт әсирлек, тоткынлык чорларын гына үз эченә ала Аллаһы теләсә, Гөлмәрьям әбиснә бәйле гомер елларын аерым язармын дип торам СИГЕЗЕНЧЕ ТАСМА Сөрген М ине кулга алырга 1946 елнын сентябрендә, айнын беренче якшәмбесенә каршы төндә килделәр Каты итеп ишек шакыган тавыш ишетелүгә, эшнен нәрсәдә икәнлеген төшенеп алдым Чөнки авылда йомышлы кеше күз бәйләнгәч ишекне түгел, башта тәрәзәне кага Таһирҗанны кисәтеп куйган идем инде Күнел сизә шул ул. Дустым бу хакта тынларга да теләмәде. Райкомда синен турында бер тискәре мәгълүмат га юк, дип барды Фронтовик офицер башын белән юкны сөйләмә, син жинүчс совет солдаты, дип авызымны каплый иде Әле ярый нәзеремне үтәргә өлгереп калдым Теге вакытта авыл зиратына киртә тотам дип үз-үземә сүз биргән идем ич Таныш-белешләр аша райпланнан материаллар яздырып алдым. Кубаров ярдәме белән аларны Минзәлә урманчылыгыннан авылга кайтартгым Белеп торгандай, шимбә көнне өмә оештырдык Авыл Советы да ярдәмнән тайчанмады Яшьләр район үзәгеннән дә килде Кон эчендә киртәне сузып та куйдык Шуннан бик күңелем булып кайткан идем Нәкъ шушы вакытта шатлык-кайгыларымны урталай ярып, ишек добертәпеләр. -Дөп-дөп, дөп-дөп... —Нигә ишегенне озак ачмый тордын?—дип ризасызлыгын белдерде өйгә басып кергән кешеләрнең шадра йөзлесе. Алар икәү иде. —Ишетмәдем. —Жыен!—дип әмер бирде Шадра.—Син ватанга хыянәт иткән һәм Германия файдасына шпионлык кылган өчен кулга алынасың. Менә ордеры, республика прокуроры кул куйган. Шадра минем борын төбендә ниндидер кәгазь кисәген болгап алды. Сүзсез генә биштәремне жилкәмә астым. —Син безне көткәнсең бугай... —Сволочь,—дип агентларның икенчесе дә үз мөнәсәбәтен белдерде. Туп-туры Минзәләгә алып килделәр, Актанышка сугылып та тормадык. Тагын бер атнадан Казанда идем инде. Суд дигәннәре дә шушында. Черек күл камераларының берсендә булды. Билгеле, башта сорау алдылар. Ин авыры сорау алу икән, дигәнне ишеткәнем бар иде. Шуна күрә куркыбрак торган идем. Тик ни хикмәттер, эшне тиз тоттылар, чират зур иде, ахры. Утыз җиденче елгы жәзалау алымнарын кулланырга шикләнәләр иде булса кирәк. Чөнки сугыш безне күп нәрсәгә өйрәтте. Тоткыннар да үз хокукларыннан хәбәрдар иде. Өстәвенә, тешләрен кысып булса да түрәләр дөнья жәмәгатьчелегенен дәгъваләренә дә колак салырга мәжбүр. Демократ бульт күренәселәре килә. Дөрес, карцер, йокыдан мәхрүм итү, өскә бозлы су кою кебек “проиедура”лардан өлеш чыгардылар анысы. Шулай да тәнгә кызган тимер басу, тырнак астына энә кертү, махсус җайланма ярдәмендә “нәзек җирне” кысуларны татырга туры килмәде. Монда немец төрмәсе башлыгы Зоммерфельд шикелле мәхбүсләрне җәзалаудан ләззәт алучы садист зат та юк иде, күрәсен. Гомумән, тәнгә кагылучы булмады. Ә калганы ари конилагеры аша узган әсир өчен алай ук түзмәслек түгел иде. Әйткәнемчә, атна-ун көн эчендә барысы да хәл ителде. Шуна күрә генә җиңелрәк сыман тоелгандыр, бәлки9 Мин гаебемне танымадым. Ул аларга кирәкми дә иде. Чөнки әсирлектә булуым, иреккә чыгарылуым, фермерда эшләвем, Эрна белән якынлашуым—барысы да мәгълүм. Бу фактларны берничек тә инкяр итә алмыйсың. Мине ГУЛАГка тыгу өчен әсир төшүем дә бик җиткән. Шадрин да әйткән иде ич, бу кадәр җинаятьләр букеты белән синен совет дөньясында яшәргә хакын юк, дигән иде. Хәзер менә җавап тотам. Хөкем карарын ниндидер тәрәзәсез, тар гына караңгы бүлмәдә игълан иттеләр. Хөкемдарлар өчәү, мин берүзем. Суд карарын горна муенлы озын майор укыды. Тавышы радио дикторыныкы шикелле тантаналы иде. гүя зур түрәгә ниндидер җиңү турында рапорт бирә. Тегеләре дә төзгә катып тыңлый. Шадрин яшәргә хакын юк дип әйтеп куйса да, әлегә бу төр җәза законга туры килми иде, ахры, унике ел белән чикләнделәр. Хәер, бу срок үлем җәзасына тиң иде бугай. Ник дисәң, судьяларның лискә эткә ошаган карсак гәүдәлесе олы канәгатьләнү белән реплика ташлады. “Бу сезгә ГУЛАГнын унике еллыгына зур бүләк, Сабиров. утыз дүрттә утыр!аннарнын берсе дә әлеге истәлекле датага тарта алмады, бәлки син рекорд куярсың»”—диде дә үзенен тозсыз мәзәгеннән үзе кызык табып, ат кебек кешнәп алды. Калган судьялар да бер-берсенә карашып, елмаешып куйдылар. Мәчегә көлке тычканга үлем. Харьков камалышындагы трибунал да мине ватанга хыянәт итүдә гаепләгән иде. Бусының да билгеләмәсе нәкъ шундый, ана фәкать Германия файдасына шпионлык кына өстәлгән иде. Поезд ажгыра-ажгыра көнчыгышка таба чаба. Ул поездга безнен дә мал вагоны тагылган Шыплап тутырылган вагон. Барысы да халык дошманнары, хыянәтчеләр. Ләкин бел үзебезне чын совет кешеләре итеп хис итәбез Сталинны мактыйбыз, сомиашзмны күккә чөябез Шунын белән бергә, әлеге сүзләрмен дөреслеккә туры килмәвен һәммәбез дә бик яхшы белә. Бу уен гына. Мондый шартларда берәү дә эчен ачарга ашыкмый Әлегә. кем әйтмешли, бер-беренне капшап карау бара. Без зур тизлек белән кара буранлы салкын кыш кочагына ашкынабыз. Күзгә күренеп суыта. Арада томаулылар да ишәйгәннән-ишәя Күпләрдә коры ютәл Барлы-юклы киемнәребезгә төренеп, бер-беребезгә елышып утырабыз. Көнгә бер мәртәбә кәбестә шулпасы биргән булалар, ул кече телгә дә йокмый Ипи дигәннәреннән кер сабыны тәме килә. Ә ин хәтәре, күнел төшенкелеге, өметсезлек. Чөнки безнен киләчәгебез юк Шушындый халәттә кеше үз-үзенә кул саладыр, мөгаен. Ходай сакласын Актанышта минем турыда ни сөйлиләр икән дип тә борчылам Таһирҗаннан. Кубаровтан башка берәү дә чын хәлне белми бит Атары да теләктәшлек хисләрен эч гә генә иортергә мәжбүрдер. мөгаен Берсе райкомда эшли, икенчесе—баш табиб. Совет азастс кеше хокукларын боза, җәмгыятебез гаделсез, дип йори алмыйлар ич инде Минем аркада үзләренә кыенлык килмәсә ярар иде. дип теләкләр телим Авыр хәл Йөрәк тоташ әрнүдән генә тора. Әле ярый башымны Рабига белән бәйләмәскә акылым житте. Шуңа сөенеп бетә азмыйм Анын өчен бик үкенечле булган булыр иде Яшәсен Хәбире белән Яши-яши мәхәббәт тә килер Башымда мен төрле уй. Ә тәгәрмәчләр бертуктаусыз рельсларны саный Бара-бара әлеге "тик-так”лар эчендә ниндидер кон шәиләнә башлады Кала-кала. кал-кал. Кала-кала. кал-кал Тәгәрмәчләр белән бергә иреннәрем дә шул такмакны кабатлый. Бераздан алар татар жырына да әверелеп куйды Каласың, каласың. Туган илкеем Күзләремдә яшь. Ә күңелгә ничектер жинел булып китте Жыр да төгәл рәвешенә керде. Коласын туган нлкосм. Сайгон ярларын бслон Без Ак дингез утрауларына кадәр барып житмәлек Чәтрәннәп торган йолдызлы төндә тайга эчендәге ярым жимерск баракка китереп түктеләр. Шушы урында юл озелә икән Лагерь моннан да арырак булып чыкты — корт сра-ера гагын ике көн тәпи-тәпи бардык. Олактырдылар Нух каргасы да очып житмөде түгел. Мунча керттеләр, чәчләрне кыркыдылар, баш тап-такыр булып калды Иске-москыдан булса да. барыбы зны ла бертөсле итеп киендердетәр фуфайка, сырган чалбар, аю кереп оялардай зур киез каталар, малахай бүрек нәкъ карга көтүе Исем-фамилияләр лә онытылды, номер белән генә дәшәләр ГУЛАГ—жинаятьчелөрне төзәтү урыны Ә тоэәтүмен ин үтем ю ыс> ш- хезмәт. һәрхәлдә, ил житәкчсләрснең сәясәте әлеге фәлсәфәгә нигспәнгән иде, күрәсең. Шуңа күрә тоткынның көне хезмәттә үтә. Без агач аударабыз, урман кисәбез. Тайгада исә урманның иге дә, чиге дә юк. Урман эше авыр. Шуның белән бергә, минем шикелле авылда туып-үскән яшь, таза егеткә зарлану да килешеп бетмәс иде. Әмма төрле кеше бар. Берәүләр сатамәтлеккә туймый, икенчеләренең буыны йомшак, өлкәнрәкләрнең вакыты узган. Шуна ашау-эчү каты-котысын да китереп өстәсән, хәтта минем ишеләргә дә бу эш һич тә майлы ботка ашау түгел. Кул пычкысы белән колач житмәс чыршыларны аударып кара әле. Моны башыннан үткәннәр генә белә. Кешегә ярдәм итү, булышуны да өнәмиләр. Һәркем үз эшен унга-сулга карамыйча башкарырга тиеш. Күзәтүчеләр, сакчылар хәттин ашкан. Шулай беркөнне ботак чабучы агай игътибарымны җәлеп итте. Мин аны мона кадәр дә очрата идем. Тач Кубаров икән бу, дип уйлап куя идем Туганы-мазары түгелме икән дип, үзеннән белешергә дә исәбем бар иде. Ничектер, жае гына чыкмады. Анын эшен сызланмыйча гына карап-күзәтеп тору мөмкин түгел. Гомерендә дә балта тотып карамаган, ахры. Башта ботакның төбен изеп, чүпкә әйләндереп бетерә, шуннан соң кулы белән йолкырга тотына. Агачы да тиз генә бирешми бит аның, каһәр. Тамаша. Барлы-юклы көчен дә файдасызга сарыф итә. Егылып китәр дә, шунда ятып калыр төсле. Шулай үлүчеләр дә шактый. Ничек ярдәм итәргә сон? Башы җәзадан чыкмаячак бу агайның. Кулдашым Киви исемле грузин кешесе. Тәвәккәллеге дә бар, кыюлыгы да. иләмсез дәрәҗәдә әрсез. Аралашучан. Шайтанның үзе белән дә уртак тел таба мәгәр. Әйттем мона, бригадирны җайла әле, ботак чабучы белән аралашырга иде, дидем. —Шул мәктәп бакчасыннан качкан карачкы беләнме? Ниемә кирәк ул колга сиңа? —Күрмисеңмени, ничек интегә? Аз-маз балта тотарга өйрәтмәкче идем. — Мондагы бөтен ак якаларны да эшкә өйрәтеп бетерә алмыйсын, кацо. Киви куе кара кашларын күз төбенә җыеп, мина карап торды. —Ярар, миннән булсын игелек, бар, калганын үзем җайлармын,—диде. —Таныш булыйк, мин—Сабиров,—дип агайга кулымны суздым. —Коган,— диде ботак чабучы, ләкин кулын бирмәде. —Сезгә булышырга рәсми рәвештә куштылармы, әллә үз белдегегез белән генә килдегезме?—диде ул як-ягына карангалап. —Үзем теләп. . Мин ярдәмегезне кабул итә алмыйм,—диде Коган һәм эшкә кереште. Балта сабынын төбеннән үк ике куллап тоткан, физиклар әйтмешли, хәрәкәтенең амплитудасы юк. Җитмәсә, хатын-кызлар шикелле турыга бәрә. Ул арада яныбызга бригадир килеп басты. —Йә, Сабиров, күрсәт әле осталыгыңны, алдынгы тәҗрибә мәктәбе ачасын дип ишеттем, карап карыйк. Киви әллә нәрсәләр сөйләп бетергән икән мона, дип уйлап алдым. Сүз боткасы. Нигә дип бригадирны җибәрергә кирәк булды икән? Беләк юанлыгы ботакны бер селтәнүдә кыеп та төшердем Бу шул кадәр тиз һәм шома килеп чыкты ки, үзем дә шаккаттым. Ә бригадирның авызы ерылып китте. Чын, валлаһи! —Да-а,—дип сузды ул,—җилле егеткә охшап торасын әле, кенәз, бүгеннән бу өшегән авызны буксирга аласын, өйрәтәсең ягъни. Аңладыңмы9 Агай барыбер балта тотарга өйрәнмәде. Өйрәсе сыек иде анын. Бәлки теләмәгәндер дә Анын каравы, без дуслашып киттек. Дөрес, ул минем алда сер капчыгын тулысымча әйләндереп селкемәде. Шулай да профессор икәнен әитге Күренекле архитектор икән. СССР Архитекторлар берлеген җитәкләгән. Кайларгадыр язып, кемнәргәдер морәжәгатъ итеп, үз белгечлеге буенча чыга торган журналлар белән танышып барырга рөхсәт алды ул Ә бер елдан ниндидер житди проект өстендә эшли башлады Үзенә аерым бүлмә бирделәр Ана балта кирәкми иле инде. Без ара-тирә очраштыргалыйбыз Мин аннан һейенхаген хакында белештем. —Ренессанс чорынын гүзәл җимеше ул Һейенхаген,—диде профессор,— ишетүемә караганда, инглихзәр аны жир белән тигезләгән, имеш —Мин әлеге хәрабәләрне үз күпәрем белән күрдем —Кызганыч, бик кызганыч Коган бераздан бөтенләй югалды. Әллә башка лагерьга күчерделәр, әллә берәр хафага юлыкты. Безнен тормыш читтән күзәткәндә генә бер төсле тоела ул. Чынлыкта һәр тоткын үз эчке дөньясы, үз холкы белән яши. Лев Толстой да әйткән ич, кешенен бөтен нәрсәсен үзгәртеп була, холкын гына үзгәртеп булмый, дигән. Шунын кебек инде, тоткыннын да шәхси тормышы бар. Дөрес, әлеге тормышны иректәге тормыш белән чагыштырып булмый, чикләре бик тар анын Шулай да. әйтик, әдәби ижат белән мавыгуга берәү дә киртә куя алмый Кем ничек инде Киви, мәсәлән, жарияләр турында хыялланып тәм таба иде —Грузин очен ин хөрмәтле үлем йә яраткан гүзәлен кочагында, йә яу кырынла үлү, кацо,— дип тукый иде ике сүзнен берендә ‘‘Мин грузиннарның Казановасм. Гашыйк алласы ".—дип тә шапырына. Бу темага афоризмнары күп иде анын. Менә тагын берсе: ‘‘Грузинга гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә" Үзенә ул бер генә секунд вакыт бирә иде. Шулайдыр, хатын- кыз офыкта пәйда булганчы ук анын исен сизә иде Билгеле инде, лагерьда хатын-кыз затлары күп түгел, шулай да кайбер хуҗалык боксларында берән- сәрән генә булса да ирекле ялланучылар күренгәти иде Киви жае туры килгәндә аларны сәгатьләр буе күзәтеп утырырга әзер —Их, кацо. бүген шундый бер чибәркәйнс күрдем. м-ма(!). битен юган суны эчсәм дә үземне ин бәхетле грузин и геп санар илем,—дип куана. Ләкин ул бергә генә канәгать түгел —Мина хатын-кызларнын барысы да якын, барысы да чибәр, барысы да үз,—ди фәлсәфәгә бирелеп,—янгыр да бит бер генә кырга яумый, бал корты да бер генә чәчәккә кунмый Мин дә дөньядагы барлык гүзәлкәйләргә дә шаглык вә ләззәт китерүче зат Хыялы тезгеннән ычкынган чакларда ул мина ‘‘боз йорәк". дип дәшә, ягъни хиссез-нисез бәндәгә чыгара Үз тәкъдирен үзеннән, дигән мәкаль Кивига гулысы белән туры килә иде. Тау кешесе ич. Әнә, тау тәкәсе дә хәле бетеп егылганчы, тәмам ждн- төслим кылганчы бикәчләренең күнслен күрә икән. Дустым белән дә шуна охшаш хәл булды. Ниндидер эчке бер сиземләү беләнме. бәлкем, кемнәндер ишетеп калгандыр, болары мөһим түгел, кыскасы, безнең лагерь тирәсендә хатын- кызлар колониясе барлыгын белеп алган бу. Шунда эләгү өчен нинди генә планнар кормады, ташбаш Әүвал кар көрге эченнән мәгарә юлы сад> турында хыялланды. Монын аек акылга сыймаслык хәл икәнен анлагач. сакчыларны үз ягына аудару уе белән саташып йөри башлады Монысы беренчесенә караганда да дуамалрак иде Ике сәгать саен алмашынып тора торган сакчыларга ничек якын килмәк кирәк тә. ничек уртак тел табып бетермәк кирәк * Атып кына егачаклар. Нсмепларнын конилагерындагы шикелле монда да адым саен һау-һау килеп эт өреп тора Киви ары сугылды, бире сугылды, бабасырлы бала сыман һич \зенә-үзс урын габа алмый гына бит Мине дә котыртып Йөдәтте. “Татар барда хәтәр бар" диләр, күрсәт кемлегеннс. сагынып сөйләрлек булсын дип. әле салпы якка салам кыстыра, ате ошегән авыз, җебегән дип сүгеп ташлый Аннан сон, жә инде, кадо, иптәш бул инде, кан кайнавын басабыз да әйләнеп кайтабыз, сизми дә калырлар, дип ялварырга тотына. Әйтерсен лә, ял паркына гына чыгып керәсе. Дөресен әйтим, мин дустымның бу кыланышларын су чыкмаган җирдә кое казу дип кенә саный идем. Тузыныр, тузыныр да тынычланыр, дип уйлый идем. Ә ул тәки тәвәккәлләгән, башкисәр. Йә тәхет, йә бәхет дигәндер инде. Бүрәнә ташучы машина платформасының төбенә ябышып зонаны чыккан, дип сөйләделәр соңыннан. Ярый, анысы шулай да булсын ди. Ә менә хатын- кызлар лагерына ничек үтеп керә алган ул? Кергән бит, кергән! Миннән дә сорау алып йөрделәр. Тикшерүче үзе дә аптырашта иде. Аның үз-үзен тотышында, әйткән сүзләрендә хәтта Кивига карата ниндидер соклану хисе дә тоемлангандай була иде. Минем белән ачылып сөйләште. Ул көнне мин авырып, эшкә чыга алмаган идем. Лагерьда чират белән йөри торган ниндидер чир кузгалган иде ул вакытта. Кисәк кенә тән яна башлый, укшыта, хәл китә. Салкын тиюгә охшаган хаста. Югыйсә, җәй уртасы. Моны себерлеләр үзләре “килмешәк” чире дип йөртәләр. Ник дисән, бу микробларның җирле халыкка тешләре үтми икән Шуңа күрә читләргә, ягъни дә безнең ише “килмешәкләр”гә үчләнәләр ди. Кече йомышын гына йомышларга дип киткән җиреннән Киви баткан тәки. Юк та юк икән. Кулдашы борчылып, бригадирга җиткергән. Тревога күтәрәләр. Тик ул вакытта Киви машина платформасына чытырдап ябышкан хәлдә юл сикәлтәләрен санаган инде. Ир-атка сусаган хур кызлары—җинаятьче сөяркәләр—аны ач эт шикелле бөтереп кенә алалар. Киви кочактан кочакка гына йөри. Тик көч-гайрәт дигән нәрсәнең дә чиге бар икән шул. Ә назланырга теләүчеләр арта гына бара. Тау кәҗәсе хәленә төшә грузин Казановасы. Рольләр дә алышына. Кивины хатыннар үзләре көчләргә тотына. Арып алҗыгач, өстенә чиләк белән су коялар да, шөгыльләрен янә дәвам итәләр. Су процедурасының да файдасы тими башлагач, әгъзасына җептән балдак салалар... Кивинын чүплектә аунап яткан гәүдәсен сакчылар өченче көнне генә күреп ала. Гүзәлия хәзер эшкә автобус белән барып-кайтыл йөри. Мәктәптә укулар башлангач, Кәбирнен вакыты бик санаулыга әверелде. Еш кына төштән сон да бушамый. Ә автобус дигәннәренә ышаныч аз. Шуңа күрә очраклы машина көтәргә туры килә. Гарьләнерсең, билләһи! Инде башына “Ока” автомобиле сатып алу уе кереп оялады. Әтисе дә булышырмын дип тора. Әлегә вакытлыча Актанышта фатир төшәргә карар итте. Ләкин бу ниятнен тормышка ашмавы да бик ихтимал. Кәбир һич тынгылык бирми. Өйдәгеләр дә колак итен ашый. Тагын кем кирәк инде сиңа, тун йөрәк”,—дип, кыз эченнән генә үзен-үзе дә шелтәли. Белеп-күреп тора ич, Кәбирне карату өчен башка кызлар ни генә эшләмиләр. Шулай булмыйча, үзе укымышлы, үзе акыллы, дәрәҗәсе дә бар. Ин мөһиме, ышанычлы. Хәзерге бозык заманда бу сыйфатлар алтын бәрабәре тора бит, жүләр. Ул төнне егетнең назларын бик теләп кабул итте Гүзәлия, карышмады. Аларның моңа кадәр болай ук якынлашканнары юк иде әле. -Сонгы сүземне жомга көнне әйтермен,—дип ышандырды егетен кыз Ә бүген-жомга. Ул исә бик мәшәкатьле булыр, ахры. Казаннан язучылар килгән, Мәдәният йортыңда очрашу буласы. Мөхәррир шушы унай белән махсус сәхифә әзерләргә кушты. —Камил Кәримовны иртәнге якта ук тотарга тырыш, бик шома егет, соңыннан эләктерә алмассын,— дип кисәтеп тә куйды. Гүзәлия бу язучынын "Ком сәгате" романын яратып укыган иде Ана кадәр ул аны ни өчендер шаян сүз остасы дип кенә кабул итә иде Концертларында да булганы бар. Теле телгә йокмый, туп шикелле сәхнәне тутырып йөри Бу артист секунд та бер урында тыныч кына утырып тора алмыйдыр, дип нәтижә чыгарып куйганын да хәтерли әле Баксан. утырып романнар язардай түземлеге дә. таланты да бар икән ич. Өстәвенә, япь-яшь килеш бораулаучы булып эшләгән, бик күп актанышлыларны сулы иткән Камил аны күптәнге танышыдай көлеп-елмаеп каршы алды —Тавышын кыяфәтенә туры килә икән, сенелкәш. телефоннан сөйләшкәндә мин сине нәкъ шушылай күз алдына китергән идем. Тик Актаныш суы эчеп үсмәгәнсең, ахры. XVIII гасырдагы беренче дулкын керәшен туташларын хәтерләтәсең, дип бер минут эчендә үзенен тылсымлы сәтәтен дә күрсәтергә өлгерде. Гүзәлия телсез калды Дөрестән дә. алар нәселләре белән аксыл чәчле, яшькелт күзле, озын бушлы. Барысы да чибәрләр. Гадәттә, аны Балтыйк буе кызларына охшаталар иде. Кәримов исә чын хаклыкны ярды да салды. Язучы үзенен акылы, күзаллавы, фантазиясе белән башка кешеләрдән күпкә өстен, дип әйтә иде университелта студентларның яраткан профессоры Хатыйп Миннегулов. Югыйсә. Гүзәлия үзе лә шигырьләр яза. нигә анын акылы да шулай катлы-катлы түгел икән? Әңгәмә уен-колке белән үрелеп барды. Фикерләр анык, җаваплар образлы, бизәкле иде "Я зучы үзенен җитлеккәнлеген кайчан һәм ничек тоя1" дигән сорауга Камил уйлап та тормыйча: —Табында ит турый башлагач,—дип җавап бирде —Мин чынлап сорыйм —Мин дә чынлап җавап бирәм. Беләсеңме, Гүзәлия, татар егстенен ин зур теләге нинди булган? ___ 777 —Белмисен. Белә дә алмас идең. Син башка чор кешесе Улы. буй җиткерә башлауга, әтисенен вафатын теләгән. Юк. юк. борынымны җыерма Хак. Чөнки шул көннән башлап табында ит турау хужа кеше буларак, анын вазифасына әверелгән Табында ит турау үзе бер зур милли фәлсәфә ул. Хикмәт якын кешенә үлем теләүдә түгел, хикмәт-җитлегүдә, буыннар алмашынуында. Гүзәлия кулларын чәбәкләде, җавап искиткеч иде нигезле, тапкыр Аны әдәби әсәрләрдә сурәтләнгән геройларның прототибы да кызыксындыра иде Шулай да ул аны язучыга астын өскә әйләндереп тәкъдим итте —Сез ниндидер могҗиза белән яшьлегегезгә кире әйләнеп кайтсагыз. Әлфинәне элеккечә ярага алыр идегезме?—дип сорады Камилнен түгәрәк шома йөзе җитди төскә керде Аннан сон —Романда анын сөйгән егете Фазыл бит. мин түгел Ул турылыклы калыр иде дип беләм,—диде. —Ә сез? Үзегез? —Минме?—Камил шук күзләрен елтыратып, кызга текәтеп карап атды - Мин яшьлегемә сине җитәкләп атып китәр идем Әнгәмә шушы урында өзелде. Чөнки язучыны хакимияттә көтәләр икән, машина җибәргәннәр -Кич клубка киләсемме сон?—дип белеште ул Гүзәлиядән —Киләм. эте сезнен фотосурәтегезне дә төшерәсе бар —Ярар, калганын шунда сөйләшеп бетерербез. Гүзәлия ак болытлар шикелле иксез-чиксез күктә йөзә иде. Гүя канатлар үсеп чыкты. Менә нинди булырга кирәк икән тормышта. Кыю, тәвәккәл, тапкыр .. Ниндидер челтерәгән тавыш анын уйларын бүлде. Һич анышмый, нинди челтерәү сон бу? Әллә телефон инде. Алай дисәң, Актанышта кесә телефоны эшләми, антенна төзелеп бетмәгән, имеш. Ә ул Казандагы гадәт буенча телефонын һаман сумкасында йөртә иде. Әлеге челтерәвек чыннан да мобильник булган икән ләбаса. Һич көтмәгәндә җан керде телефонга. Чөнки бүген иртән антеннаны эфирга тоташтырганнар иде. Гүзәлиянең болай да ашкынулы йөрәге дәртләнебрәк тибә башлады. —Алло, тынлыйм,—диде аһәненә елмаю кунган йомшак тавышы белән. —Гүзәлия, мәрхәбә, Гүзәлиям!.. —Илһан. синме бу? —Әйе, мин, Гүзәлиям. Бик-бик сагындым, синсез тормыш юк миңа... —Син кайдан сөйләшәсен, Илһан! —Казан аэропортыннан. Очкычыбыз әле генә утырды. Төркиядән, әти- әнидән бер йөк сәлам алып килдем. —Башкаларга күз атмадыңмы? Белсәм, рәхим-шәфкать көтмә... —Мин сине генә яратам, Гүзәлиям. Никахны Түбән Сөндә укытырбыз. Мулла алып килдем. —Жүләрем, Төркиядән мулла ташымасан сон?.. Алар шулай бер-берсен бүлә-бүлә бик озак сөйләштеләр. Үткән-сүткән кешеләр урам уртасында телефоннан сөйләшүче Гүзәлиягә сәерсенеп карап узалар. Тыкрык башыннан Кәбирнең машинасы борын төртте. Тик ул Гүзәлиянең бәхетенә сыймый иде инде. Көннәрдән бер көнне кызып-кызып урман аударган җирдән бер сәгать эчендә җыендырып, безне каядыр алып киттеләр. —Кар-буранда килгән идек, чәчәкле-чуклы челлә уртасында кайтарып та җибәрделәр,—дип шукланды кемдер. Әйе. кышын китергәннәр иде, җәен янә кузгаттылар. Тик бу кыш белән җәй арасында дүрт ел вакыт ята шул. Ике кон тәпиләгәннән соң, поездга төяделәр. Кая алып баралар, тагын нинди караңгы почмакка утыртмакчылар—анысын безгә әйтеп тормыйлар. Поезд, әнә, үз юлын бик яхшы белә, көнне дә белми, төнне дә белми, элдертә генә. Дүртенчеме, бишенчеме көнне, анык кына хәтердә калмаган, корыч бахбай, ниһаять, тәгәрмәчләренә тышау салды. Шәп-шәрә җир. Хәер, дөрес әйтмим, урманга күнеккәнгә генә шулай тоелды, ахры, диңгезне шәрә җир белән чагыштырып була мыни? Әйе, алдыбызда диңгез җәйрәп ята иде. Аптырашта калдык. Кайсы диңгез икән соң бу? Мөгаен, Ак диңгездер. Мәхбүс хыянәтчеләрне Кара диңгездә су коендырмаслар бит инде. Йөк корабы да безне көтеп торган икән. Вакытлыча әштер-өштер генә әтмәләнгән басмадан трюмга да кертә башладылар. Трюм эче мал вагонына караганда да тынчуырак иде. Сасы, әллә нинди исләр килә Без кереп тулгач, кысанланып та калды. Вентиляция юньле- башлы эшләми Тын кысыла. Бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләргә авыр Кайбер көннәрне дулкын корабны йомычка урынына уйната, әле эчәкләр суырыла әле йөрәк өзелеп төшәрдәй булып тартыла. Чыда гына. Тоткыннарның үлем- китеме башлыкларны борчымый икән, ваба, тиф шикелле йогышлы афәтләрдән генә куркалар ди. Шуна күрә чисталыкны, санитария нормаларын мәҗбүри рәвештә саклаталар. Әлеге нечкәлекләрдән хәбәрдарлыгымның сәбәбе бик гади, чонки табибыбыз Василий Степанович Соляков мине үтенә ярдәмче итеп алды. Күрәсең, арада медицинага мөнәсәбәтле башка кеше булмагандыр. —Син бит ветеринар, укол кадый беләсең, даруларны таныйсын Температураны ничек үлчәргә дә өйрәтәсе юк. Ин мөһиме, син яшь кеше, көчле чагың, куәтле чагын. Безнен шартларда профессор табиб та агтә ни кыра алмас иде. Үземнен дә хәлләр шәптән түгел,—дип каршы килерлек итмәде табиб. Шулай итеп, "үз белгечлегем" буенча эшли башладым Мина хәзер "доктор” дип мөрәҗәгать итәләр Бөтен төр сырхауларны да диярлек кисәкле мал тозы белән дәвалыйбыз. Әле ярый аны бирәләр. Ни хикмәт, шул тоз температураны да төшерә, йөрәккә дә куәт бирә, тынычландыра да иде. Мин хәзер дә кесәмдә шакмаклы тоз йөртәм. Ышанасызмы-юкмы, берәр җирем борчый башлауга, шуны тел астына салам Һәрвакыт фазасы тия. Безнен авылдагы Маһи карчык кебек инде. Ул да эче авыртып, хастаханәгә барган, имеш. Моны рентген нуры ярдәмендә тикшергәннәр "Рәхмәт, улым, юып төшергәннәрдәй булды, терелттегез”,—дип. догаларын укый-укый кайтып киткән ди. Психология, үзснне-үзен ышандыру бик зур көч ул. Практик медицина беренче чиратта шуларга нигезләнергә тиеш дип саныйм мин үзем. Кай тарафларга йөзә корабыбыз, күпме юл үттек, тагын күпме барасы— инде кызыксынмыйбыз да. Без хәтта көнне дә сакчылар алышынуга карап кына чамалыйбыз. Авырулар гына арткан нан-арта бара Урыннарыннан тора алмаганнары да бар Әнә, Мирзаян абый бик бетереште Тын алуы авыр, йорәк кыса, дип зарлана. Мин анын янында ешрак булырга тырышам Берсендә ниндидер кой көйләгән вакытына туры килдем Бер ноктага текәлгән дә күнелен бушата Ә үзенең тавышы чыкмый, иреннәре генә селкенә Идел бит ул тирән бит ул. Тирән бит ул, киң бит ул Мин үзем дә яратам бу жырны. — Бик моңлы жыр,—дидем аны хуплагандай. Мирзаян абый мина күтәрелеп карады Анын күзләрендә яшь элпәсе иде. —Шулкадәр сагындым, энем. Идел буйларын, көн дә төшләремә керә Кайтып күрүләр насыйп түгелдер инде, бодай ук сагышланмас идем.-диде хәлсез тавышы белән —Юкны сөйләмә Мирзаян абый. Аллаһы боерса, кайткач кунакларга йорешербез әле Сездә—Идел. бездә-Агыйдел —Авызына бал да май. энем,—диде ул яшь баладай куанып, мин сине Маркиз утравына алып барырмын Яшьрәк чакта анда йөзеп кенә чыга идем Ышанмыйсыңмы? Валлаһи! Ипи тотып ант итә алам —Ышанам, Мирзаян абый, ник ышанмаска, тик кайда сон ул Маркиз утравы1 Мирзаян абый мине бүлеп “Синен Казанда булганын юкмы алла?"—дип сорады. “Юк” дигән җавабымны ишеткәч, шаккатты Торып ук утырды —И энем, Казанда әле Швейцария дә бар Маркиз дигәне Идел эчендәге утрау ул Ял көнне җәен шәһәр халкы шунда агыла Искиткеч матур урын Без бит Бишбалтада торабыз Пристань янында гына Кунакка килгәч, бөтен Казанны Йөреп чыгарбыз Анын Кремле генә ни тора,’ О-о. Казанмы. Клын ул Тукаебызның шигъри юлларын гына хәтеренә төшер: И Казан' Дәртле Казан' Монлы Казан! Нурлы Казан! Артык дулкынлануданмы. Мирзаян абыйнын хале китте Мин аны ипләп кенә урынына яткырдым, күз карасыдай саклап тоткан валидолымны авызына каптырдым. Туган шәһәрен дә, эшләгән заводын да бик ярата иде инженер Мирзаян Гатауллович. Аны корткычлык өчен утыртканнар. Янәсе, анлы рәвештә станокларны сафтан чыгарган. Югыйсә, мәчене дә рәнжетә торган кеше түгел. Гөнаһ шомлыгына, авария нәкъ ул эшләгән сменага туры килгән. Бөтен гаепне ана аударганнар. Я надан урап килгәндә тынычланган кебек күренсә дә, йөзе әле һаман кәгазь шикелле ап-ак иде. Мирзаян абыйнын Казанын, цех башлыгы сыйфатында эшләгән “Урак һәм чүкеч” заводын. Иделне, Маркиз утравын кайтып күрә алуы, ай-һай, бик икеле иде. Үз хәлен үзе дә белә иде, әлбәттә. —Энем, Хисаметдин, син авылда әби-бабай белән яшәгән кеше, алар сиңа дога өйрәтми калмагандыр. Берәрсен укы әле, иман инсен,—дип үтенде. Мин ялындырып тормадым, колагына догамны пышылдадым. —Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүү. Мирзаян абый иртәнгә жан тәслим кылган иде инде. Башкаларныкы сыман анын мәетен дә котырынган диңгез йотты. Соляков сүзләре хак булса, безне Татар бугазындагы Ванино дигән порттан ерак түгел бер җирдән төяп алып киткәннәр икән. Мин моны бүген иртән генә белдем, диде. Кайсы утрауда түгәрләр—бу серне ана дә әйтмәгәннәр. —Мин Камчатка яки Чукот ярымутрауларының берсендәге лагерьда калдырырлар дип уйлаган идем,—диде,—юк, калдырмадылар. Төньяк боз океанына алып чыгачаклар, күрәсең. Кыскасы, бара-бара күзләр күгәрер әле. Шушы әңгәмәбездән күп тә үтмәде, мәхбүсләр табибы Соляков үзе дә дөнья белән мәнгелеккә хушлашты. Ин кирәк чакта. Үлем сайланып тормый шул ул, бәхәсләшә дә алмыйсын, барыбер үзенекен итә. Хәзер дилбегәне үз кулына алырдай кеше кирәк. Мин мал фельдшеры гына, андый җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм. Алырга да теләмим. —Соляковнын кәгазьләрен, сумкасын кемгә тапшырырга икән, казна әйберләре бит,—дип өлкән сакчыга мөрәҗәгать иттем. Ул мине икенче бер сакчыга ияртеп, палубага менгереп җибәрде. Палубада үземне терелеп кабердән чыккан кеше сыман хис иттем. Тынчу, сасы мөхиткә күнеккән үпкә саф һавадан тончыгып калды: башым әйләнеп китте, чак кына анымны җуймадым. Шулай да күңелне ин җилкендергәне, киңлек иде. Башта куркып калдым. Өермә кубар да, очыртып алып китәр кебек. Ә көн дымык, күктә бер болыт әсәре дә күренми Шуна күрә, ахры, ул очсыз-кырыйсыз сыман тоела. Очсыз-кырыйсыз күк белән очсыз- кырыйсыз диңгез бербөтен куркыныч манзарага әверелгән. Бу халәтне күп тә үтми хозурлык алыштырды. Нинди иркен икән дөнья! Нинди кин икән ул! Американын мәшһүр җырчысы Поль Робсон тавышлары ишетелеп киткәндәй булды. Широка страна моя родная . —Нәрсә катып калдын, базар ишәге түгелсең бит,—дип сакчы артыма төрткәч кенә кин дөньянын пыялалары кырылып төште. Иркен дөнья минем өчен түгел икән. Мин—тоткын. Урыным тимер рәшәткә артында. Корабль табибы сумканы да, документларны да кабул итеп алмады. —Эшеңне дәвам ит. авыруларга булыш,—дип, мина рәсми рәвештә әлеге вазифаны такты. Карышунын файдасы юк. Бу минем язмышым иде, күрәсең. Алдагы тормышым да шушы очраклы юнәлештән тәгәрәде. Төньяк боз океанын иңләп, ниһаять. Яна дигән елга тамагына килеп җиттек Шушында безне корабтан төшереп, елга пароходына төяделәр. Шул кадәр кысан, борылырга да урын юк. Корабыбыз курорт булган икән. Берәр йогышлы авыру баш калкытса, сәгате-минутында таралачак. Бу хакта өлкән сакчыга әйттем. Ул кулын гына селтәде. —Кырылмагайлары, урыннары буш тормас, артыбыздан тагын ике кораб тулы хыянәтче килә.—дип тешләрен ыржайтты Бәхетебезгә, барасы җиребез оч-дүрт тәүлеклек кенә юл булган икән. Бу гайга түгел иде инде. Агачлары сирәк, үзләре кәрлә. Тик шунысы хак. безне бу җәһәннәм артына озын юллар үтә-үгә тоткынлык шартларын үзгәртү өчен генә алып килмәделәр, билгеле. Монда ниндидер рудник булачак. Котып файдалы казылмаларга бай бит ул. Тоткыннарга кайчан да булса һәйкәл куярлар әле. Сүз хезмәт батыры дигән һәикат турында бара. СССРда атом, водород бомбалары эшләү буенча сәнәгать корылмаларын нәкъ менә мәхбүсләр төзеде ләбаса. Гомумән. Себер һәм Ерак Көнчыгышка цивилизацияне тоткыннар алып килде. Мона гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки эчке эшләр министры маршал Берия кулында Советлар Союзынын ин күп санлы, ин булдыклы, ин белемле хезмәт армиясе тупланган иде Анын ташчылары, балта осталары да югары квалификацияле инженерлар, табиблар, язучылар, политологлар, артистлар, генераллар ич. Лагерь корылачак урында күтәрелгән тәүге объект мүк җиләге шикелле кып-кызыл тоскә буялган агитплакат иле Анда зур хәрефләр белән Сталинның 1930 елда партиянсн XVI съездында әйткән канатлы сүзләре язылган. “Труд—лсло чести. дсло елавы, дело доблести и геройства" ГУЛАГнын асылын ярган да салган юлбашчы Иосиф Виссарионовичнын карикатуралары да мәгълүм иде тоткыннарга. Политбюро утырышларында ул аерым дәфтәргә карикатуралар ясый торган булган. Әлеге карикатуралар башкаларны агрессив асылы белән шүрләткән. Ник дисәң, генсраллисимус тиздән кулга азыначак таныш -белешләренең сурәтен образ итеп файдалана икән. Эшкә тотыныр алдыннан лагерь башлыгы Мехас Бондарчук иренмичә, иркенләп кешеләрнең һөнәрен ачыклады —Балта осталары, бер адым алга! Ташчылар, ике адым алга' Сүз, билгеле, мәхбүсләрнең тоткынлыктагы хезмәт күнекмәләре турында иде. Иң ахырдан чират медицина хезмәткәрләренә җитте Башлык соравын берничә мәртәбә кабатлады, ә саф алдына чыгучы юк Мине күршеләрем торткәләпме-торткәли. чык та чык. дип пышылдыйлар Моны Бондарчук та күреп алды, җәт-җәт атлап каршыма килеп басты. Берара чабагадаи калын кашлары астыннан күзләрен тондырып карап торды да —Карцерга эләгәсең киләмени, ник һөнәреңне яшерәсең?—диде Кыскача гына хәлне аңлатып бирдем —Яка разница, зараз человечьим хвершалом будэшь. ха-ха-ха Соңгы пароход белән чын табиб та килеп төшге Йомрырак гәүдәле, җиңел сөякле, бодрә чәчле яшь ханым иде ул Бик аралашучан. Мина үзенсн Ьашкортстанда гуып-үсүе, Уфада институт бетерүе, быел гына кияүгә чыгуы, монда ире белән акча эшләү ниятеннән килүләре турыңда түкми-чәчми сөйләп бирде. Ире Григорий исемле икән. Инженер, ди. Рудникта эшләячәк —Мин Вера Пааповна булам,—дип. курчакныкы чаклы гына кечкенә кулын сузды Әйгерсен лә. без тин кешеләр. Югыйсә, тоткын белән ирекле эш башкаручы затларның үзара мөнәсәбәте катгый кагыйдәләргә нигезләнә, әшнәлекне кабул итми Аптырабрак калдым Ә анын исе дә китми, һаман үзенекен тукый —Берүк мине Чернышевскийнын "Нәрсә эшләргә" дигән әсәреңдәге Вера Панлонна белән буташтыра күрмәгез. Мин ана тамчы да охшамаган Гехникумда укыганда рус әдәбияты укытучысының әлеге Вера Павловна дигән революционерга кергән гош буенча инша яздырганы исемә төште Ә аңа төшләр күн кергән 111\ гарнын дүртенчесе белән җәфалыйлар иде безне. 4. «к . У.» М 4 49 Искиткеч бәйләнчек апа иде мөгаллимәбез. Начар билгесе алдыңмы, шуны төзәттермичә тынычланмый иде. Хәерчегә жил каршы дигәндәй, минем иншага укытучыбыз начар билгесе куйган булып чыкты. Шуннан башланды инде низаглар. Үзем дә киреләнеп маташам ич әле. Әйтерсең лә, чебен дулап тәрәзәне вата. Тагын ике кат яздырды. Ул укытучыны күрәлмас дәрәҗәгә җиттем. Шуна күрә табиб Вера Павловнанын Чернышевский сурәтләгән Вера Павловнага охшамавына сөендем генә. Без аңлашып эшләдек. Дөрес, ул зонага кермәде, анда мин җаваплы идем. Шулай да ныклап чирләп киткән авыруларны карау аның өстендә иде. Андыйлар өчен махсус изолятор бар. Тик лагерь башлыкларына авыру мәхбүскә караганда үлгән мәхбүс яхшырак. Кешесе юк икән, мәшәкате дә юк. Ә мин үзем тоткын—булдыра алганча, бәхетсезлеккә тарган иптәшләремә ярдәм итәргә тырышам. Бер вакыйга Вера Павловна алдында минем абруемны тагын да күтәребрәк җибәрде. Шуннан сон ул күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне бөтенләй үз иркемә куйды. Дөрес, алар дәвалау сферасыннан битәр санитария-гигиена, оештыру өлкәләренә карый. Барыбер шуңа күңел кинәнеп тора. Кешенең, бигрәк тә үзеңнән югары профессионал-белгечнең игътибарын, ышанычын тою рәхәт ич инде ул. - Харитон, дезинфекцияне син үзең генә үткәр, бер дә баракларга кереп йөрисем килми; Харитон, изолятордагыларнын температурасын үлчәгәч, журналга төшерергә онытма... Харитон, Харитон. . Әйе, мин Харитон булып киттем бит әле. Алман төрмәсендә дә исемемне боздырмаган идем. Смирнов булып Смирнов та вата-жимерә үз исемем белән дәшә иде. Колониядә дә Хисам дип йөрттеләр. Шушы бөтерчек кебек кенә хатын бар нәрсәнең астын өскә әйләндерде дә куйды. Әйтүнең, каршы килүнең дә файдасы юк, четер-четер көлә генә. Миңа шулай ошый, ди, тыңларга да теләми. Ә Ходай, бер дә каударланма, Хисаметдин бәндәм, алда аның үзен дә шундый ук гамәл көтеп тора, дип күңелемә тынычлык орлыгы салып куйган иде, күрәсең. Шуңа күрә, ахры, артык борчылмадым. Хәер, мин абруемны үстереп җибәргән вакыйга хакында сөйләмәкче идем ич. Әйдә, әүвәл шуны хәтердә яңартып алыйк, монысын ахырданрак тәфсилләрбез. Хәл болай булды. Тарасенко атлы бер белорусның рудникта ничектер кулы җәрәхәтләнгән. Егылдым, диде. Белгәнрәкләр, үчлек, диделәр. Анысы да булып кына тора монда. Чокындын ни, чокынмадың ни—барыбер очына чыга алмыйсың. Тоткынлыкта кеше мәкергә, астыртынлыкка өйрәнә икән. Кыскасы, Тарасенконы медпунктка алып килделәр. —До свадьбы заживает,—дип, Вера Павловна тегенең ярасын юып- чистартып, әйбәтләп бәйләп кенә куйды, хәтта эштән дә азат итмәде. Тарасенко шуна өмет иткән иде булса кирәк, ишек катында таптанып тора бу. —Юкка боргаланасын, җитен чәч, барыбер бюллетень бирмим, бар, юлыңда бул, чебен тимәс чер итмәгез инде, валлаһи, дип табиб аны куып җибәргәндәй җибәрде. Икенче көнне Тарасенко тагын күренергә килде. Ул инде хәзер минем пациент. Беренче тапкырында гына авыруларны доктор кабул итә, аннан сон алар үзләреннән-үзләре фельдшерга күчәләр. Кулым төне буе сызлады, дип зарланды Тарасенко. Чыннан да ярасы шешкән иде, сәер рәвештә кызарып тора. Мин моны Вера Павловнага җиткердем. Ул кулын гына селтәде. Имеш, җәрәхәтнең төн эчендә төзәлүен кайчан күргәнен бар, түзәргә кирәк. Иртәнгә Тарасенконың шеше гөбе кебек булып кабарган иде. Хәтта надзиратель булып надзиратель дә докторга язу юллаган, эшкә яраксыз, бераз ял бирегез, дитән. Башта авыруны үзем карадым. Шеш тирәли җәелгән кызыллык инде чит-читләрендә зәңгәрсу тос алып бара. Бу һич тә гадәти күренеш түгел, алай гынамы, куркыныч күренеш. Ветеринар акылым белән дә мин монын гангрена билгесе икәнен төшенеп алдым —Шешне ярып чистартырга кирәк,—дидем Вера Паатовнага. Бу сүзләрне ишетүгә, ханымнын кабарынкы матур иреннәре калтыранып китте —Харитон. бәлкем, мазь белән дә кайтарып булыр9—дип мина карады —Гади шеш кенә түгел бу. Вера Павловна. яра эченә инфекция кергән Монын нәрсәгә китерәсен анлатып торуның хажәте юктыр дип беләм —Бәлки үзен генә башкарып чыгарсын. Харитон. ә? Оят булса да әйтергә туры килә, мин мин пычактан, каннан куркам, шуна хирург һөнәрен сайламадым. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт, менә ни өчен калтырана икән чибәркәйнен матур иреннәре. Ләкин күрәләтә Тарасенконы да Әжаз бабай кулына бирмәскә иде бит. Лагерь хәзер карантиндагы авылны хәтерләтә. Килүче дә. китүче дә юк Монда азык-төлекне, кирәк-ярак, рудник жиһахшрын жәинен бер вакытында. Котып дингезенен бозлардан арчылган вакытында гына туплап куялар Әле кышнын башы гына. Шуна күрә кайдандыр ярдәм килер дип өметләнәсе юк. —Ярар сон. тырышып карармын.—дидем,—әгәр инде эш узмаган булса Тарасенконын бәхетенә, инфекция таралып өлгермәгән иде Шешне ярып бик жентекләп чистарттым. Бу алай катлаулы гамәлләр рәтенә керми, маз белән эш иткәндә дә шешләр ярырга туры килгәләдс. Шулай да хәтсездән инде кулга операция пычагы тоткан юк. куллар калтыранып-калтыранып китә, моны Тарасенкога сиздермәскә тырышам Шаярткан булам, сөйләнәм, сөйләндерәм Авырта инде, әлбәттә, юньле дарулары булса иде Түзде егет. Ахырдан спирт белән сыйладым үзен, бераз тынычланып китсен, дидем. Бервакыт карыйм. Вера Павловна ничектер шомарыбрак, түгәрәкләнебрәк киткәндәй күренә башлады Эчемнән генә, бәрәч, түтәебезнең көмәненә каләм төшкән ләбаса, дип уйлап куйдым Әмма күрмәмешкә, белмәмешкә салындым Кирәк тапса, үзе әйтер әле Әйтмәсә дә. кешедән яшерә торган гаеп хәл түгел. Аның урынына кем килер—мина шунысы мөһимрәк Пошаманга төштем. Вера Павловна белән без уртак тел тапкан идек Ул мине кыерсытмады, кимсетмәде, үзенә тиң күрде Вераның үз-үзен тотышы тамчы да үзгәрмәде. Элеккечә үк чикерткә урынына сикерә, шаяра, көлә. Мәзәкләрне дә сиптерә генә Азар минем башымда тормый, бер колагымнан керә, икенчесеннән чыгып китә Мин Верага еш кына: “Вы умная женшина".— дип комплимент әйтәм. Ә ул башын артка чөеп көлә генә. Вакыт үтә торды, вакыт үткән саен. Вера Паатовнанын рәвеше үзгәрә барды Ул хәзер тавык йомыркасына охшап калды. Ләкин йөх* ямьссхзәнмазе. сөйкемле сөяге һаман үзенә тартын тора Көннәрдән бер көнне бүлмәсенә чакырып алды бу Үзенә хас булмаганча, житли. күзләре уйчан. —Вера Павловна. берәр хал юктыр бит'—дип сорамыйча булдыра атмадым Ул күтәрелеп мина карап куйды да —Шул хакта сөйләшергә чакырдым сине. Харитон.-диде Бүлмә тын калды Вера үкчәләре белән идән тактасына орыныи-орынып ала. Дулкынлана, сәбәбе җитдидер, мөгаен —Әле моны Гриша да бетми.—дип өзелгән сүзен ялгап кнггс ул берахтан Ләкин шунда ук тотлыг ып калды Бит алмаларын чылатып, яшь бөртекләре тәгәрәде. Сүз кушарга кыймыйм, тынычлануын көтәм. Вера, чыннан да, кулъяулыгы белән күзләрен корытты да, елмайгандай итте. —Гафу ит, Харитон, хатын-кызнын күз суы шулай бик якында инде анын,—диде. —Зыян юк, Вера Павловна, ир-атлардан да ерак йөрми ул. —Хәлләрем шәптән түгел минем, Харитон,—диде Вера, калтыраулы тавыш белән. Бу юлы яшен тыйды, чыгармады.—Бәбием аркылы яткан бит минем, Харитон. Аны ярып кына алырга мөмкин. Ә монда, үзен беләсең, бала табу йорты, гинеколог кына түгел, гап-гади акушер да юк. Юл ачылырга исә ярты ел вакыт бар але.. —Бәлки... —Юк, Харитон, бернинди бәлки дә була алмый, төп-төгәл билгеле. Минем үземнең дә, бәбинең дә тормышы синең кулда.. Бу сүзләрне ишеткәч, ике такта арасында калгандай булдым. Мизгел эчендә чәч төпләренә дым бәреп чыкты. Бу сон бу чәч үрә торырдай хәбәр ләбаса! —Эчендә нинди уйлар кайнаганын бик яхшы беләм, Харитон,—диде Вера,— шулай да, батмас борын күбеккә тотынмыйк әле. Ятып калганчы атып калырга кирәк. Синен кулын килешеп тора. Тарасенконы, әнә, гангренадан арындырдың. Ин мөһиме, мин сиңа ышанам, Харитон! —Вера Павловна, мин бит. —Беләм. Атна тирәсе вакыт бар әле. Бергәләп күнекмәләр ясарбыз. Кайдан ярырга, баланы ничек алырга икәнен үзем өйрәтеп торырмын. Операцияне наркоз белән ясарсың. Кирәк-яракларны хәзерләп куйдым инде. —Сон... —Борчылма, анысын да беләм, Харитон. Юридик якларын үзем көйләрмен. Барлык язу-сызулар да тәртиптә булыр. Син—тоткын. Мин—хужаң. Ул-бу була калса, мәҗбүр иттем дигән белешмәм инде язылган. Вера Павловнага каршы килә ала идемме соң? Атым юк урамда, кайгым юк буранда дигәндәй, үземә буласы булган, бәлкем, бу ике затнын җанын саклап кала алырмын, дип тәвәккәлләргә ниятләдем. —Минем бер теләгем бар. Вера. Ә бу теләгемне фәрештәләр пышылдады, ахры. Чөнки ул уема капылт кына, искәрмәстән генә керде. Кабул итәрме-юкмы, анысы инде башка мәсьәлә. —Тынлыйм, Харитон, —Операция алдыннан әйтермен, яме? —Килештек. Эштән сон ишекне бикләп, төннәр буена Вера Павловна тән төзелеше, кесарево сечение схемасы, аналык яткылыгының үзенчәлекләре турында дәрес бирде. Ул үзе мөгаллимә дә. күргәзмә әсбап та иде. Веранын тулгагы тан алдыннан башланган. Мине ире Григорий килеп алды. Бу мәсьәләне алар лагерь җитәкчелеге белән (операция хакында ләм- мим әйтмичә), әлбәттә, алдан ук хәл итеп куйганнар иде. Минем кендек әбисе (бәлкем, бабасыдыр?) булуыма шуңа күрә каршылык күрсәтмәделәр. Тәвәккәллик, Харитон,—диде хатын. Иреннәре күмкүк иде. Төн чыкканчы йөзе суырылып, күзләре генә утырып калган. Үзе сер бирмәскә тырыша, хәтта елмайган да була. Тик бу елмаюнын күләгәсе генә иде. —Вера Павловна, бүлдермичә генә минем сүземне тыңлагыз әле,—дидем тулгагы җибәреп торган бер арада,—Алдан кисәтеп куям: бу фәкать тәкъдим генә, сез аннан икеләнмичә дә баш тарта аласыз. Һәм ана карап минем сезгә булган ихтирамым бөртек тә кимемәячәк. Сузма. Харитон, мин барысын ла дөрес аңларга тырышырмын, ә гаматен йөрәгем кушканча эшләрмен.—дип Вера кулларыма кагылып атлы Сиздем, күзәнәкләренә кадәр борчу белән тулы иде табибәнең —Мин сезне бик якын күрәм. шуна күрә үпкәләмәссез дип уйлыйм,— дип башладым сүземне.—Дөресен әйткәндә, операциягә жөрьәт итүемнен сәбәбе дә.. —Харитон, интектермә мине! —Гафу. Вера Павловна. Менә бу бөти-догалыкка күз төшерегез але,— дидем батыраеп, ниһаять, үгезне мөгезеннән алдым.—Сез мөселманнар каласында. Уфада яшәгән кеше, ислам дине кануннары хакында ипилек- тозлык кына мәгълүматыгыз бардыр, мөгаен. Әлеге бөтине сугышка киткәндә әнкәем язып биргән иде. Мине берничә үлемнән, күп бәлаләрдән коткарып калды ул. Әлегәчә яшәвем белән шушы догалыкка бурычлымын. Нигәдер догам сезнен үзегезнең дә, бәбиегезнең дә гомерен саклар иде дигән тирән ышанычым бар Аңлыйсызмы, дигәндәй, каш аелыннан гына хатынга күз төшердем. Ә анын янә тулгагы килергә чамалый иде, ахры. Кисәк кенә авызы чалшаеп китте, йөзенә эреле-ваклы тимгелләр бәреп чыкты. Сүземне түгәрәкләргә ашыктым. —Кыскасы, Вера Павловна, операцияне мөселманча дога белән үткәрүтә сез ничек карыйсыз? —Ри-и-за-а... Вераның шулай бик гиз ризалашуы көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты, аптырабрак калдым димме. Ләкин бу хакта баш вата торган чакмы сон? —Алайса минем арлтан кабатлагыз,—дидем әмер биргәндәй -Лә иләһә илләл-лаһ Мүхәммәдүр-расүлүллаһ Вера булдыра алганча, башкарып чыкты. —Туганым, исемен хәзер Варисә булыр,—дип. ханымнын калагына өрдем дә, учына, бисмилла әйтеп, догамны салдым Фәрештәләр канатларын жилпи-жилпи. эше унса иде бу бәнләбезнен дип. теләктә тордылар, күрәсең, Варисә өйрәткәннәрне топ-төгәл үтәп чыктым бит. кулларым да ятышып кына торды Бала мең дә тугыз йөз дә илле өченче елнын бишенче мартында иртә белән, жәлләд Сталин вафаты көнне жиһанга аваз салды Без ана пәйгамбәребез Гайсә галәйһиссәлам исемен сайладык. Операция минем бөтен өнемне алды, бер айга якын игә килә алмыйча йөрдем Шул ике сәгатьтә организм бар маясын сарыф итеп бетергән булган, ахры. Йокы да алмый, тамактан да үтми Кибәргә элгән балык кебек үтә күренмәлегә әйләндем. Хәзер әлеге халәтне стресс дип атыйлар Шулай булмыйча соң? Үземә лөшкән бу авыр вазифанын нәтижаләре турында әле дә бик еш уйланам. Әйтик, дөньядагы кешеләрнең тамыры уртак ич Кара тәнлеме ул, ак тәнлеме? Татарча сөйләшәме, русча яки япончамы? Монысы мөһим түгел. Ин мөһиме, без барыбыз да бер ата. бер ана балалары агабыз Адәм, анабыз Хәүва. Диннәргә авышу, бүлгәләнү соныннан килә Димәк. б> Тәнрегә шулай кирәк булган. Әлеге фәлсәфәдән чыгып караганда. Вераны авыр чагыңда динен үзгәртергә мәжбүр итеп, бәлки, үзем зур гөнаһ кылганмындыр? Уйланам - уйланам да. кеше шулай җиңел генә үз асылын үзгәртергә тиеш түгелдер дим Мисал өчен, үзем ислам диненә хыянәт итә алыр идемме икән? Аннан китереп, минем, гади бер ветеринарның андый хокукы бар идеме сон ’ Бу хакта уйлыйсы да килми хәтта. Ихтимал, фәрештәләр Всрлнын да колагына изге сүз пышылдаганнардыр, анын дин үзгәртүендә минем бернинди катнашым ла юктыр? Һәммә гамәл дә Ходай кушуы буенча эшләнә ич' Башым тубал була. Тик Варисә дә. Гайсә дә үзләрен бәхетле хис итәләр. Аларны күргәч кенә тынычланып китәм. Шөкер, аралашып, килешеп-китешеп яшибез. Григорий, әнә, улының мөселман булып тууын, хатынының ислам диненә күчүен күтәрә алмады, араны өзде, үз диненә турылыклы калды. Тормышымның афәтле сугыш чоры, рәхимсез мәхбүслек еллары менә шулай көтелмәгән вакыйга белән тәмамланды. Ходайның рәхмәте, шушы соңгы жөмләне теркисе көнне торыр алдыннан гына бер хикмәтле төш күрдем. Котыптагы лагерь, имеш. Кулымда азат ителүем турында рәсми белешмә. Шатланырга гына югыйсә. Шатлана алмыйм, нигәдер моңсулык баскан. Дистә елга якын көтеп алган куанычны утраклашырга Варисә дә юк ичмаса, дим. Алар беренче пароходка утырып Уфага кайтып киттеләр шул. —И, Хисаметдин бәндә, тәкъдиреңә язылган сынаулар өчен Тәңреңә үпкә тотмыйсындыр бит? Әллә нишләп киттем, бизгәк тоткандай бермәл бөтен тәнем калтыранып торды. Кем бу кырыс вә таләпчән тавыш иясе, нигә бик коры кылана? Карыйм, янымда беркем күренми. Тавышы бар, үзе юк. —Син кичергән авырлыклар, бәндә, доганнын могҗизалы көчен дәлилләү өчен зарур иде. Ничектер үзем дә батыраеп киттем, телем ачылды. —Болар мина мәгълүм,—дидем,—күктән иңгән һәр сүзнен асылында кодрәтле тылсым ята. Ул һәр барчабызның да күнел тәрәзәсен шакырга әзер. Кальбенне генә керләмә, монафыйк булма. Шуңа күрә әнкәемнең догасы да нәсел-нәсәбебезнең ин мөкатдәс рухи мирасы сыйфатында буыннан-буынга тапшырылыр. Бу минем васыятем. —Хак сөйлисен, бәндә. Ләкин жирдәгеләргә шуны җиткер, әгәр син әйткән тылсым кемнеңдер күнел тәрәзәсен читләтеп уза икән, мона фәкать үзе генә гаепле. Тавыш тынды. Ә минем авызымда дога иде: —Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүү. Әлхәййүль каййүүм. .. 2004 ел. ш\