ЕРАКТА ДА ЯКЫН ТУКАЙ

Безнсн Кол Гали һәм Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр һәм Утыз Имәни. Кандалый һәм Гафури. Такташ һәм Жәлил кебек бөек шагыйрьләребез бар Әгәр дә бу затларны лыеп. татар шигъриятенен таж-тәхетен кемгә бирик дип сорасак, алар мона. һичшиксез. Тукай лаек дип санарлар иде Киресе булган очракта да. Кырлай егете барыбер шаһ-шагыирь. дисбе төймәсеиен Мәрьям анасы булып калыр иде Чөнки ана мондый могтәбәр урынны халык үзе. язмыш биргән Анын халык тарихыннан, хәтер төпкеленнән чабып килгән ашкынулы наратлары Вакьгг белән бергә һаман алга бара, күңелләрне яшәүгә дәртләндерә Тукай—үзенен чордашлары, киләчәк буыннар өчен генә түгел, ә татарлыкның, миллилекнен олуг бер символы да. Татар дигәндә Тукай, Тукай дигәндә талар искә төшә. Алар, ничектер, сиам игезәкләре кебек, бер төшенчә буларак күзалланялар. Рәчәй тарихы гомер-гомергә сугыш, канкоюларга бай. Әйтсрсен. бу мәмләкәт шарсыз яши алмый. XX йөзнен беренче яртысында исә орыш-жанкыюлар хәддин аша Шунын нәгижәсендә Евразия киңлекләрендә гомер кичерүче күп кенә адәм балалары, халыклар, аеруча татарлар, мәхшәри газапларга түзә алмыйча, таралырга, сибелергә мәжбүр ителәләр Аларнын шактый өлеше чит илләргә качып, күчеп китә яисә әсирлектән Ватанына кайтмыйча кала. Шунысы гыйбрәтле. Идел-йортта туып- үсеп. моһажәрәткә эләккән милләттәшләребез, кайда гына яшәүләренә карамастан, күнелләре. зиһен-хәтерләре белән туган халкыннан, кендек каны тамган туфрагыннан аерылмыйча, татарның телен, моңын, сүз сәнгатен, тореф-гадәтләрен. кыскасы, анын барлыгын, менталитетын сакларга, алдагы буыннарга җиткерергә тырыша Шуны күздә тотып, төрле чаралар уздыра, юк мөмкинлеген бар итеп, гәҗит- журналлар чыгара, китаплар бастыра. Бу изге эштә Тукай милли байрак һәм символ вазифасын да, халык рухының бетмәс-төкәнмәс чыганагы ролен дә, сибелгән - таралган милләт балаларын берләштерүче магниттай көч функциясен дә үги Татарлар яшәгән һәр гөбәктә диярлек Тукайның туган-үлгән көннәре төрле кичәләр, аш мәҗлесләре, лекция-конферанслар рәвешендә уздырыла. Аларда шагыйрь әсәрләрен сойләү. анын сүзләренә язылган җырларны көйләү, милләт язмышы турында фикерләр алышу еш күзәтелә. Мәсәлән. Хельсинкида Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган махсус кичә уздырыла (25.10 1986) Анын программасы, сценарие китапчык рәвешендә дә басылып чыккан Анда Тукай әсәрләреннән (“Гали белән кәҗә”, "Яз галәмәтләре", "Көз". Туган авылым "Пар ат”, "Туган тел” һ.б.) өзекләр урнаштырылган Шагыйрыә багышланган шигырьләр, җырлар да бар Гәүһәр Туганай Тукайны "күктә янып юрган йолды < шигырьләрен "алтын-бриллнантган кыйммәтле" дип бәяли Син үлсән дә. ди шагыйрә. - күңелләребездә "мәңге яшисен" Моһажәрәтгә Тукай исемендәге төрле оешмаларның һәм җәмгыятьләрнең эшләве дә мәгълүм Мәсәлән. 1963 елда Истанбулда Тукай гәнечлек (яшьләр — X М ) клубы эшли башлый. 1965-1968 елларда "Тукай бюллетене" чыга (барлыгы-24 сан) Ул. шагыйрь иҗатын пропагандалау белән беррәггән. талар мәдәниятен өйрәнү, яшьләрне милли рухта тәрбияләү белән лә шөгыльләнә. Шушындый \к вазифаларны үзснситөп бурычы итеп куйган “Тукай җәмгыяте" узган гасырның 60-80 нче елларында Финляндиядә дә эшли. Анын белән күренекле милләттәшебез, Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир (Даһер) җитәкчелек итә Бу мөхтәрәм зотнын тырышлыгы аркасында Татарстаннан Суомига күнләгән артистлар, галимнәр, әдипләр чакырыла, милли рухлы күп төрле чаралар үткәрелә. Хәзер б\ игелекле эшне Гомәр агамын улы. Финляндиядәге “Ислам жәмгыяте"нсн президенты Окаи әфәнде бик унышлы дәвам иттерә Мөһаҗәрәттәге татарлар, илдә басылган китапларны файдалану белән бергә. үзләре дә шактый гына әсәрләрне, дәреслек-әсбабларны нәшер кылалар. Болар арасында Тукай язмалары мөһим урынны били. Токиода татар мөһажирләре нигезләгән "Матбагаи исламия" 1933 елда гарәп хәрефләре белән бөек әдипнен әсәрләрен биш томда түбәндәге исем белән бастырып чыгара (Барлыгы—646 бит): "Габдулла Тукай. Мәжмугаи асаре. Мәрхүм милли шагыйремезнсн вафатына 20 ел тулу мөнәсәбәте илә хатирә уларак басылды. 1913- 1933”. Күптомлык техник яктан шактый сыйфатлы, рәсем-иллюстрацияләр дә очрый. Һәр том азагында берәр бит япунча язмалар да бар. Томлыклар Жәмал Вәлилинен 1914 елда төзегән текстына нигезләнгән. Әсәрләрнең урнаштырылышы түбәндәгечә 1 том (бүлем) - “Житди шигырьләр”. II том—"Балалар кыйсеме". III том - "Көлке вә һөжү (сатира-юмор—Х.М.) кыйсеме". IV том - "Нәсер кыйсеме". V том Тәрҗемәи хәле". "Тукаевнын шигырьләре хакында мөляхәзәләр (фикер- күзәтүләр. тәнкыйть.—Х.М )” һәм "Тукаев тугрысында матбугат" бүлекчәләреннән гыйбарәт Биредә Ж Вәлилинен үз язмалары гаять кызыклы һәм тирән. Шулай ук Тукай хакында әйтелгән фикерләр дә гыйбрәтле. Мәсәлән. Ризаэддин Фәхреддин "Вакыт"та Тукайны “заманымызнын Мәгаррие" дип атаган (100 б.). Бакуда чыга торган “Икбал" газетасы "татар әдәбияты буна кадәр Тукаев кадәр бер шагыйрьне күрмәде һәм бундан соң да күрмәячәк".—дип яза (103 б.) "Төрек йордьГның (журналының.—Х.М.) бер номеры Тукай үлеменә багышлана. Анда Фуад Күприлезадәнең озын бер мәкаләсе булуы искәртелә. Шулай ук "Ислам дөньясында". "Тасвире әфкяр” басмаларында да Тукай турыңда язмалар бар (104 б.) Шушында ук Тукайның русча басылган "Изгнанник” (Нәсыйхәт) шигыре (Когда к дверям твоим придет бедняга, И помни: может быть то был Илья пророк) фарсы классигы Сәгъди парчасы белән лә чыгыштырыла. алар арасында охшашлык булуы әйтелә. Япуния башкаласында бөек шагыйрьнең 1930 елда “Юаныч" исемле җыентыгы чыгуы да мәгытүм. Аның "Бср-ике сүз" дип исемләнгән кереш мәкаләсендә мондый юллар бар; "Хәзерге көндә анын (татарның —Х.М.) мәдәният вә әдәбиятын караңгылык вә болыт каплаган, вә мең еллык мәдәни вә әдәби тарихы хезмәте бик зур зарбка (кыйналуга, һөҗүмгә.—Х.М.) очраган булса да, төннән сон көн вә авырлыктан сон йинеллек киләчәгенә ышанычыбыз камилдер Милләт үзе бетмәсә. анын тел вә әдәбияты бетмәс, тел вә әдәбияты бетсә, ул милләт дөньяда яшәмәс (ассызык безнеке.—Х.М ). Милләтебезнең яшәвенә иманыбыз безне анын әдәбиятын сакларга чакырадыр Шул фикер вә ышаныч берлән без бу юлы татар әдәбиятыннан беренче мәртәбә уларак шагыйребез Габдулла Тукайнын "Жуаныч" атлы әсәрен басабыз" Китапта "Су анасы”. “Таз". "Ата илә бала”. "Яхшы хәбәрләр". "Тургайлар ашыйбыз" шигырьләре урнаштырылган. Рәсем-иллюстрацияләрдәбар. Финляндиядә яшәгән Хөсәен Садыйк (1906-1973. Ул үзе шагыйрь дә) 1969 елда Хельсинкида Тукай мәҗмугасын нәшер итә (102 б.) Чыганакларда шагыйрь әсәрләренең Икенче бөтендөнья сугышыннан сон Алманиядә басылып чыгуы да искәртелә. Узган гасырда Харбин. Хайлар. Токио, Киото. Әремче. Хельсинки, Тампере һәм чит мәмләкәтләрдәге кайбер башка калаларда татар мәктәпләренең эшләве билгеле. Аларда Тукай иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелә. Педагогик ихтыяҗны күздә тотып, төрле дәреслек-әсбаплар да төзелә. Бу яктан аеруча шагыйрә Сания Гыйффәт язган "Уку китаплары" игътибарга лаек. Аларда бөек шагыйрьнең “Пар ат". "Исемдә калганнар" һәм башка бик күп әсәрләре урын алган. 1953 елда Тукайнын "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" исемле мәшһүр хрестоматиясе дә кабат басыла (Хельсинки,—138 б.). Мөһаҗирлектәге татарча гәҗит-журналларда да шагыйрь әсәрләренә зур урын бирелә. "Яңа милли юл еш кына Тукайның ижтимагый-милли. сәяси рухлы юлларын мәҗмугага эпиграф рәвешендә дә урнаштыра. Мәсәлән: Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, аямаашры... (1932.—№5) Юк. кояшым, мин бел эм син батмагансың мәңгегә. Син дә. вөҗдан, бер торырсың ятмагансың мәңгегә Юк. түбән калмас бу җан фитърәтдә гали (тугмыштан олы—X М) бу.лган ул. Кисмәк остендә—кара кош иттифакый (очраклы гына.—Х.М) кунган уя. (1938 —№3) Тукайга аеруча 1970-1980 елларда Төркиялә нәшер ителгән “Кагап” журналы 3УР урын бирә Татар мөһажирләре тарафыннан чыгарылган бу мәжмуганын һәр санынла (барлыгы—23 сан) диярлек боек шагыйрьгә мөнәсәбәтле материаллар бар Мәсәлән, 7-8 саннарда (1972) “Шиһаб хәзрәт". 10 нчы санла (1973) “Шагыйрь" “Өзелгән өмид , ‘Кемнән ярдәм эзләргә9", 12 санда (1974) “Мөхәрриргә" (Анын ГИсхакыйга багышлануы да искәртелә). 14 нче санда (1975) “Таз" “Теләнче". “Нәсыйхәт’, “Театр”, 17 нче санда (1976) “Су анасы". “Кадер кич” шигырьләре татар һәм төрек телләрендә басылган. (Тәржемәчссе—Наилә Бинарк) Шагыйрьнең рәсемнәре, әсәрләренә иллюстрацияләр дә бирелеп бара Чит илләрдә Г Тукайнын китапларын, әсәрләрен бастыру, пропагандалау белән бергә, анын хакында гыйльми-тәнкыйди язмалар, уйлану характерындагы мәкаләләр дә дөнья күрә. Бу төр материаллар аеруча “Яна милли юл" журналында күп |Бу хакта карагыз: X Й Миннегулов а) “Яна милли юл" журналы һәм Тукай // Казан утлары —2002. -№1—168-179 6, б) Тукай турында Исхакый кызы / КДУнын фәнни язмалары 2001—Казан Школа. 2002 -246-253 б н) Гаяз Исхакыйнын мөһажирлсктәге ижаты — К. Таткитнәшр . 2004 -268-288 б ) Һәр елны диярлек мәҗмуга Тукайнын тууына һәм үлеменә мөнәсәбәттә мәкаләләр урнаштырып бара Алар Г.Исхакый, Сәгадәт Чагатай, Солтан (Әхмәд Виргаз). Хөсәен Габдүш. Шаһвәли Келәүле (Илләр) һәм башка милләттәшләребез тарафыннан язылган Аларда барыннан да элек Тукайнын “милли шагыйрь”, "милләт хезмәтчесе” булуына басым ясала Әдипнең вафатына “25 ел тулу мөнәсәбәте илә” язылган бер мәкаләсендә (Яна милли юл —1938 — №4 —1-9 б ) Г Исхакый Тукай хакында болай ди: “Үзенен мохитснен шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Анын яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең ин кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстснә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымларга тугры юл күрсәтергә теләүче милләт хезмәтчесе, милли шагыйрьдер ... Бөтен кыска гомере буенча ул милли юллан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт ерын ерлап, милләт кайгысын көйләп. милләт көлкссендән көлеп, үзенен милләтчелек калыбына сугып киләдер." Белүебезчә, Тукай Исхакыйнын бөеклеген, милләт юлында никадәр олуг эшләр башкаруын таныган. Үз чиратында “Инкыйраз" авторы да Кырлай егетенең татар яшәешендә, милли барлык, хөрлек өчен көрәштә боек бер көч, рухландыргыч әләм, символ булуын бик яхшы анлый һәм гомере буена ана ихтирамын, хөрмәтен белдереп килә. Г.Исхакыйнын кызы Сәгадәт Чагатай язмаларында да (Яна милли юл —1936 — №6 -14-17 б ; 1938. - №4 -9-14 б ) Тукай милли, инсани яссылыкга карала Анын фикеренчә, шагыйрь милләтне бергә туплаучы, “илне танытучы “бөек мәгънәви байлык”, татар яшәешенең бер символы, милләтнең “күңел көзгесе" “Тукай. - ди ул, - бүген яшемезне, картымызны үземездән менләрчә чакрым ераклыкта булган илсмез берлә шундый оста баглап гора ки. без анардан да куәтле бер милли багны моһаҗирлектә күрсәтә алмыйбыз Илдән читтә торып үскән яшьләр Тукай аркылы илне таныйлар Жәмгыяте хәятемездә. кнчәләремсиә Тукайнын йөрәккә кереп утырган берничә шигыре янә дә милли ан вә рух бирү өчен җитәдер' Мөһаҗир тагарлар арасында Тукайга иң мөкиббән киткән затларның берсе, мөгаен. Хөсәен Габдүшдер (1901 1944) Ул—әдип мөгаллим, артист, режиссер, драматург (“Үги кыз”—4 пәрдәдә, “Балалар күңеле"- I пәрдәлә һ.б ), журналист. Ерак Шәрыктагы, аеруча Кытайдагы милләттәшләребезне»» яраткан, хөрмәт иткән углы. Кайбер фактлар анын Тукай әсәрләренең биштомлыгын чыгаруда ла катнашы барлыгын күрсәтәләр. Мөһажәрәттәге татар матбугатында бу зат бөек шагыйрь хакында шактый гына мәкаләләр бастыра. Ул 1932 елда Харбинда Тукайның үлеменә 20 ел тулу алдыннан шагыйрь турында "программ" характерындагы бер китап та нәшер итә. Шулай ук Хөсәен Габдүш катнашында 1938 елда “Габдулла Тукай" исемле янә бер китап дөнья күрә. Шагыйрьнен үлеменә 25 ел тулу унае белән чыгарылган 98 битлек бу мәҗмугада 20 мәкалә, шигырьләр булуы искәртелә (Кызганыч ки, бу ике китап та безнен кулыбызда юк). Хөсәен Габдүшнен “Бөек Кушлавыч ятиме" исемле мәкаләсе (Яна милли юл— 1936—№5 —4-8 б.) гыйльми-тәнкыйди. публицистик, лирик-эмоциональ башлангычларның синтезын хәтерләтә. Язма шагыйрьнен исем-тәхәллүсе хакында уйланулардан башлана. "Аның исеменнән үк,—ди мәкалә авторы,—халкыбызның үзлегендән аерып алынмас бер нота яңгырый: Тукай! Ата-анасы кушкан исеме— халкыбыз арасында ин күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем—Габдулла. Тукай— бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны "Кечкенә Апуш“лыгындан аерып, “зур-зур" төрк-татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә. милли бер исем...” Хөсәен Габдүш фикеренчә. Тукай һәм татар—игезәкләр кебек. Автор шагыйрь әсәрләренең яшәүчәнлегенә басым ясый. "Безнен милли аңыбыз, милли хисебез, үсә барып, мәгънәви тормышыбызнын офыклары киңәя вә тәҗрибәбез арта барган саен,—ди ул,—Тукай шигырьләре күбрәк анлана барачаклар". Истәлекләрдә Хөсәен Габдүшнен һәр ел апрель аенда бөек шагыйрьгә багышлап әдәби-музыкаль кичәләр оештыруы әйтелә. Шундый кичәләрнең берсендә, ягъни 1944 елнын 14 апрелендә ул сәхнәдә йөрәге тотып вафат була. Бу уңай белән анын дусты Солтан "Хөсәен Габдүшкә” дигән махсус мәрсия яза. Анда мондый юллар да бар: Син безгә милләт өчен кирәк идең. Синең кебек милләт сөюче сирәк иде. Күңелеңдә янып торган милләт уты Безнең өчен һәрвакытта үрнәк иде. Каләм белән бизәкләдең телебезне. И.л белән багладың син күңлебезне. Чит илләрдә, ерак илдә яшәсәң дә. Милли эшкә чакыра идең син бит безне. Күңел әрни сине бүген югалттык без— Милли тәсбих төймәсеннән өзелдең син. Милли иман көчле иде күкрәгеңдә. Милли эшче, милли көрәшче син идең—син. Хәзерге төрк-татар дөньясынын билгеле шәхесе, профессор Надир Дәүләт тә заманында Тукай иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Аеруча анын "Кагап" журналында басылган "Казан төркләре һәм Габдулла Тукай” исемле язмасы (1971- №3 -6-12 б.) игътибарга лаек. Милләттәшебез үз мәкаләсен "бөек халык шагыйребез".—дип башлый. Тукай.-ди ул.-СССРдагы һәм читтәге татарлар арасында ин бөек мәртәбәдәдер' "Сөембикә манарасы казанлыларнын истикъляль (азатлык, бәйсезлек — X М ) символы булса. Тукай да татар халкынын әдәби бер символыдыр Алга таба Надир Дәүләт шагыйрьнен өйрәнелү тарихына кыскача күзәтү ясый. Ф Күприлезадәнен "Төрк йорды" журналында (1913 -497- 515 б ) Тукайны ислам дөньясынын зур шагыйре" дип атавын, соңгы ун елда Габдулла Баггал. Рәшит Рәхмәти Арат. Әхмәд Тимер. Зөлфикарларнын шагыйрь хакында мәкаләләре басылуын телгә ала. Шулай ук язмада Тукайны өйрәнүче башка галимнәрдә атала, китаплары басылуы, кичәләр уздырылуы искәртелә. 1965 елда,- ди ул.—Анкарада Гали Акыш. Сәйдә Арсланбәк. Наилә Бинарк тарафыннан "Тукай бәйрәме исемле брошюра чыгуы һәм Наилә Бинарк язган "Тукайның вафаты" 108 исемле драманын 1965 елнын 22 нче маенда сәхнәгә куелуы әйтелә Н Дәүләт үз мәкаләсен Тукай—“милләтнен баш таҗы" сүзләре белән төгәлли 1952-1953 елларда Мюнхендә нәшер ителгән “Азат Ватан" журналында да Тукай исеме еш күзәтелә. Татар әдәбиятына күзәтү рәвешендә язылган бер мәкаләдә (8- 10 нчы саннар) Тукайга зур урын бирелә. Германиядә Гёте. Россиядә Пушкин. Англиядә БаЙрон нинди урынны алып торса. Тукай да татар әдәбиятында шундый ук урынны били.-ди автор (“Арча малае”). Шагыйрь ижаты идея-течатик яктан төркемләп тикшерелә. Тукайнын гадәттән тыш сәләтле булуына, тел-стиленен үтемлелегенә басым ясала, анын сатира-юмор өлкәсендәге осталыгы ассызыклана Мәкалә авторы фикеренчә, Тукай—шагыйрь—көрәшче, хакыйкатькә, яктылыкка омтылучы. Шагыйрьнен шәхесе, әсәрләре һәм гомумән эшчәнлеге мөһажәрәттәге каләм әһелләрен иҗатка да илһамландыра. аларнын язмаларында теге яки бу дәрәҗәдә урын ала. Хөсәен Габдүшнен "Нидән мин кечек Апуш түгел " исемле әсәре турыдан-туры Тукай белән бәйләнешле Анын хикәяләрендә шагыйрь яшәгән “номерлар”, ул тасвирлаган “шүрәлеләр" һ.блар телгә алына. Кореяда туып. Төркиядә яшәгән, узган гасырнын 70 нче елларында бераз вакыт Финляндиядә татар балаларын укыткан Наилә Бинарк Тукайга мөнәсәбәтле берничә сәхнә әсәре яза: “Тукайнын хәяты" (4 пәрдәдә), “Тукайнын хатасы" (Әкият Бер пәрдәлә). “Су анасы" (2 күренештә). “Мәдрәсәдә булган бер малай" һб Мөһаҗир шагыйрьләрнен Тукайга багышлап язылган махсус шигырыәре дә бар: Гәүһәр Туганай. “Тукайны сагыну". “Бөек шагыйребез Габдугта Тукайга". Нәркиз Дәвеш. “Тукайга хөрмәт белән" һ.б Дөрес, бу төр парчаларда сәнгатн кимчелекләр, ритмик төгәлсезлекләр еш очрый Әмма фикри яктан аларда бөек шагыйрьгә хөрмәт, ижатынын халык рухы белән бәйләнеше, үлемсезлеге ачык сизелеп тора. Мәсәлән, Минһаҗ Исмәгыйли Тукайны “йолдызыбыз", “даһи”, ди. аны дөнья әдәбиятының олуг классиклары белән янәшә куя Син бит Данте. син бит Гете, Син бит Байрон татар халкына Тукай традицияләре аеруча Хәсән Хәмидулла (1900-1988) иҗатында көчле Мәгълүм булганча, бу зат чыгышы белән Сергач төбәгендәге Актук авылыннан, Рәшит Ваһапов. Хәйләр Бегичев, Рифат Фәтгаховларнын якташы 1915 елла ул Финляндиягә күчеп килә. "Мәгърифәт" гәҗитен. "Шимальочкыннары" журналын чыгара. "Коръән" һәм анын тәфсирләрен бастырып тарага Хәсән Хәмидулла— күпләгән китаплар авторы. Алар арасында шигърият тә, чәчмә һәм сәхнә әсәрләре дә бар. Хәсән Хәмидулла да, нәкъ "Шүрәле" авторы кебек, милләт тематикасын, татарны хөр, белемле, әхлаклы, бәхет-сәгадәтле итү проблемасын үзәккә куя. "Коръән”не. элеккеге рухи-әхлакый кыйммәтләрне үз иҗатында иркен файдалана Милләтем. кодрәтем, син минем бютен дәртем. Син кайгырсаң—мин кайгырам. син бит минем милләтем ("Милләт маршы") Сөям мин бик татарлыкны, татар булып ) пи. Раббым Сугзн бер эшне эшләү берлә мин гомремдә там таптым А'үчен мәк юк бу фикеремдәй, оялмыйм һич татарлыктан Үкенмим, сакласын Аллам, мине андый начарлыктан (“Куанычым") Тукай файдаланган күпчелек шигъри үлчәмнәр, жанрлар, поэтик шәкелләр Хәсән Хәмидулланың әдәби мирасында да бар Хәтта Суомидагы милләттәшебезнең аерым парчалары ("Тәрәддед вә шөбһә", “Булмаса". “Мөнафикъка” һб) боек әдип әсәрләренең атамалары кебек исемләнгән дә. Шагыйрь урыны белән Тукай әсәрләренә сылтамалар да ясый: “ Гадәт бездә җыйналу бер кибеткә йә трактирга. “Печән базары” дип йөртә Тукай шуларны шигырендә." “Туган тел" авторы кебек. Хәсән Хәмидулла да фольклор әсәрләрен туплый, ойрәнә. бастыра, аерым шигырьләрен халык көйләренә туры китереп яза: “Күңелгә" (“Ак каен" көенә), “Төшде яфрак" (“Әй мөкаддәс" көенә), “Уян. бәгърем” (“Уян. татар" көенә) һ.б Мөһаҗәрәггә гомер кичергән милләттәшләребезнен шактый өлеше үзләре яшәгән илнең, үзләре аралашкан халыкның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен теге яки бу дәрәҗәдә үзләштерәләр. Мәсәлән, Рәшит Рәхмәти Арат. Әкъдәс Нигъмәт Курат. Садрый Максудый. Хәсән Хәмидулла. Хәмит Зөбәер Кошай. Сәгадәт Чагатай. Надир Дәүләт, Окан Таһир һәм башка күренекле затларның күпләгән телләрне белүләре мәгълүм. Япуниядә туып-үскән, хәзер Төркиядә яшәүче Фазыл Агишның япуннар белән иркенләп сөйләшкәнен минем үземнең дә күргәнем бар Финляндиядә яшәгән һәм яшәүче милләтгәшләребезнең барысы да диярлек фин һәм швед телләрен камил белә. Мондый шартларда мөһаҗир татарлар, үзләре теләсә дә. теләмәсә дә, халкыбызны, анын рухи байлыкларын билгеле бер дәрәҗәдә башка кавемнәргә танытучы, илләр, халыклар арасында аралашу, дуслык күперләрен салучы вазифаларын да башкаралар. Аларның катнашында яисә тәкъдиме белән Тукай шигырьләре дә аерым телләргә тәрҗемә ителә. Наилә Бинарк бөек шагыйрьнең дистәләгән әсәрен төрек теленә күчерә. Г Исхакый киңәше белән Тукайнын берничә шигыре поляк, гарәп, француз, атман телләренә тәрҗемә ителә. Минһаҗ ага Исмәгыйли сөйләвенчә. Кырлай егетенең аерым парчалары мөһаҗир милләттәшләребез катнашында япун, кытай, инглиз телләренә дә күчерелгән. Әмма бу төр факт-мәгьлүматлар әле юньләп барланмаган. тикшерелмәгән. Төрек галимәсе Фатма Өзканның Г.Тукай хакында монография язуы, анын шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп. 1994 елда Анкарада 958 битлек китап рәвешендә бастыруы күпләргә мәгълүм. Ә бит бу эшнен башында Фатма ханымның гыйльми җитәкчесе, остазы, күренекле милләттәшебез Әхмәд ага Тимер (1912-2003) тора. Чөнки бу зат. үсмер вакытта ук туган җиреннән китсә дә, гомере буе татар теленә, әдәбиятына тугры кала. Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты һәм Тукай—бу гаять зур һәм тиешенчә өйрәнелмәгән тема. Без бу язмада анын аерым тармакларына, буыннарына гына тукталдык. Тагын шунысы да бар: без Советлар Берлеге таркалганнан соң анын җирлегендә барлыкка килгән илләрдәге (Үзбәкстан. Казакъстан. Кыргызстан. Төркмәнстан һ.б.) татар әдәбиятына бөтенләй кагылмадык. Ә бит аларда безнен сүз сәнгате, аеруча Тукай киң таралыш тапкан, ул җөмһүриятләрдәге әдәбиятка көчле тәэсир иткән Бу хакта Садреддин Айни, Сабит Муканов. Гафур Голәм. Берды Кербабаев. Самед Вургун. Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов һәм башка күренекле әдипләрнең бик тә мәгънәле, кызыклы фикерләре бар. Мина Тукай шигырьләрен яттан сөйләгән кыргыз, үзбәк, казакъ, төрекмән, таҗик зыялылары белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Халыкта “Күздән ераклашса, күңелдән дә ераклашыр" дигән мәкаль бар. Әмма Тукай. Исхакый. Жәлил кебек бөекләр моннан чыгарма булып тора Алар инде якты дөньядан китеп, күздән югалсалар да. күңелдән һич тә китмиләр Тукай да илдәгеләр өчен генә түгел, ерактагы милләттәшләребезгә дә һәрчак үз һәм якын. 

Реклама