ДӨНЬЯДА БИК АЗ БУЛЫР ЧЫН ШАГЫЙРЬ"

Тукайнын матбугатта күренгән беренче шигырьләре үк замандашлары тарафыннан “чын безнен көй” кебек җылы кабул ителә, аларнын йөрәгендә, җанында җавап хисләре уята. Хәзер—XXI гасыр югарылыгыннан караганда бу аңлашыла да: халык җырларының садә монын. нурлы өметен үзенә алган тирән мәгънәле, сәнгатьчә нәфис лирика, усал да, мөлаем дә була алган кинаяле, кабатланмас поэмалар, “кирәкле шәйдер” тәнкыйть—һәммәсе милләт турында кайгырту, борчылу, анын аң-белсм. мәдәни-сәяси ләрәҗәссн Ауропанын алдынгы мәмләкәтләре дәрәҗәсенә күтәрү хыялы, өмете җимешләре "Шүрәле". Кичке азан” әсәрләрендә татар тарихының шанлы үткәнен инләү 3. Бигиев. X Ямашев. Ш. Мәрҗани, Г Исхакый кебек мөрәүвәтле шәхесләр тормышын, эшчәнлеген үрнәк итеп сурәтләгән мәдхия-одалары белән халыкта горурлык гәрбияләү, киләчәккә ышаныч уяту. Гаделсезлеккә, искелек калдыкларына каршы күтәрелгән “Пыяла баш"лары, печән базары сәрхүшләрен кояш яктысына тартып чыгарган "Яна Кисекбаш "лары күнелдә нәфрәт хисе уята, анын халык әхлагы дин нигехтәре, яшәеш кануннары турындагы фәлсәфи уйланулары киләчәккә ышаныч уты дөрләтә. Еллар узып, шигырь олимпына күтәрелә барган саен Тукай, олуг шагыйрь булу белән беррэггән, яшәргә өйрәтүче, игелеккә, хакыйкатькә өндәүче олпат шәхес, “платасы” кебек тә кабул ителә башлый. Халык биргән “туры Тукай" исеме шагыйрьнең асыл сыйфатын чагылдыручы тәхәллүсе булып күңелләргә сеңеп кала Меңъеллык татар поэзиясе тарихында Тукай—һәр тарафтан уникаль шәхес. Ятимлек гарасатымы, гормышнын ачысын-төчесен яшьли татуымы, галант чишмәсснен тирәннән, халык бәгыреннән бәреп чыгу ы нәтиҗәсеме, хәзер кистереп әйтүе кыен (бәлки барысы бергә укмашкандыр). Тукай поэзиягә пар атта килеп керә, ягыш өйрәнү, тәҗрибә чорын белми кала диярлек Яшь шагыйрьгә тормыш һәм язмыш андый мөмкинлекне бирми 1906 елда инде у1 “Пушкинә". “Пушкиннән" кебек остазын, кумирын ачыклаган (үзенең дә милли шигърияттә шул югарылыкка күтәреләсең пәйгамбәрләрчә сизенгәндәй) шигырьләрен дөньяга чыгара “Тукай үзен Пушкинның, рус реалистик поэзиясенең шәкерте, дип шатланып игълан иткән беренче Көнчыгыш шагыйре'.—дип яза Тукайны рус телендә яңгыратучы тәрҗемәче Семен Липкин Шул ук елда язылган, хәзер модернистик алым дигг аталган юнәлешкә җавап бирерлек. “Пыяла баш" та ул шартлы алымга өстенлек бирегг, бер хәсрәт хәзрәтнең миен үтә күренмәле пыялага әйләндерү аша аның азгынлыгын, милләт, мәгърифәт турында хафаланмыйча, уз шәхси мәнфәгатьләре белән яшәвен күпертеп күрсәтә. “Сорыкортлар" һәм “Государственный Думага" кебек шигырьләрендә сәяси-иҗтимагый лириканың, сатирик памфлетның югары үрнәкләрен бирә Ягъни 1906 елда инде Тукай— фәлсәфи-әхлакый конпепинясе калыплашкан шәхес, сәнгатьчелек җәһәтеннән җитлеккән шагыйрь Шул рәвешле, быел—2006 елның апрелендә-хәзрәти Тукайнын тууына 120 ел булса, XX гасыр тагар шигърияте даһиснсн сүз остасы буларак ачылуына 100 ел икән! Бу күренекле даталарны бәйрәм иткәндә. Тукайнын үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәти-сәяси үсеше өчен жан агып яшәгән тагар баласы булуың һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез " Россиядә Көнчыгыш милләтләре азучыларының берсе дә башка милләтләрнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, аларнын берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт һәм дан казанмады Бу тарихи чыктык дип яза күренекле казах язучысы Сабит Муканов Тукайнын башлангыч, өйрәнү чоры дип аталырга тиешле дәвер нибары бер— 1905 ел. 19 яшьлек егет тарафыннан “шәкертлек" чорында язылган, күпчелек җыентыкларын ачып җибәргән "Мужик йокысы". "Дустларга бер сүз . “Хөррият хакында" шигырьләре дә күпләрне көнләштерерлек—аларда инде тиз арада үсеп китәчәк табигый сәләт орлыклары шытып яга. Рус шагыйре М. Кольцовның (1809-1842) “Что ты спишь. мужичок" шигыренә тәкьлид итеп язылган "Мужик йокысы" шигырендә ук Тукай тормыш ихтыяҗларын кайгыртып, гади кешенең тормышын җиңеләйтү юлларын эзли. Тыйнак Тукай үзен “мөтәржим" ("тәрҗемәче") дип куйса да. өлкән каләмдәшенең шигырен татарча янгырату белән генә чикләнми, шәхси уи-фикерләре белән уртаклашып, үзен иҗтимагый юнәлешле автор буларак таныта. Шәкли яктан караганда ике тезмә арасында аерма күз алдыңда: Кольцов шигыре 52 юлдан тора һәм нигездә ялкау игенчене турыдан-туры фаш итеп, нәтижә ясауга корыла. Тукай шигыре 79 юлга сузыла, шагыйрь эш сөймәс мужиктан ачы көлү белән генә канәгатьләнмичә, уңган, хәлле кеше белән ялкау арасында чагыштырулар ясый, бер яклы булса да. хәерчелекнең сәбәпләрен эзли. Үгет-нәсихәткә, киңәш бирүгә корылган "Мужик йокысы"—мәгърифәтчелек рухында язылган дидактик әсәр. Бөтен барлыгын, изге теләк-ниятләрен милләтенең киләчәгенә багышларга җыенган яшь шагыйрь иген үстереп, мал карап, көне-төне бил бөгеп эшләгәндә баеп булуга әле ихластан ышана: хәерчелек, ярлылык, бәхетсезлек хөрәсәнлектән генә килә дип уйлый, ягъни мәгърифәтчелек фәлсәфәсе кысаларында кала, җитди иҗтимагый нәтиҗәләр ясамый. Нигездә. 6-6 иҗекле шигырьгә таянып, җөмләләрне бүлгәләп, инверсия алымын кулланып, строфаны катлауландырырга тырышса да. Тукайга чын шигъри нәфислек әле соңрак киләчәк Метафоралар, катлаулы чагыштырулар булмау, сүзләрне туры мәгънәсендә генә куллану, боерык фигыль формасына өстенлек бирү исә бертөслелеккә алып килә. Аннары инде Тукайнын шәхес һәм шагыйрь буларак үсеше гаҗәеп көчле, тизләтелгән адымнар белән бара. Казан тарафларына юл тотып, баш-аягы белән ижтимагый-әдәби тормышка кереп чумганчы. Тукай үзен журналистикага бурычлы саный, вакытлы матбугатның җәмгыятьтәге урынын дөрес аңлап, андагы барышка "тәртип" салу рухы белән яши. 1906 елда үз вакытының матбагасына ифрат катгый, урыны белән үтергеч бәя биргән “Дөнья бу". 1907 елда “Тавыш хакында". "Кем ул!". "Бер газета идарәсе хәленнән". "Матбага белән уйнаган бер байга" шигырьләрен язып чыга, аларда Тукай полемист, көрәшче, үз фикерен өздереп әйтүче шәхес буларак ачыла. “Дөнья бу" памфлетында шагыйрь үткен кылычын хәнҗәреннән чыгарган, берәүне дә кызганмый, аямый торган сугышчы Иң әүвәл вак җанлы байбәтчә Сәйдәшев кылыч астына "килеп керә". “Бәянел-хак" газетасының нашире. буржуа хезмәтчесе, сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев үз матбагасын иркенрәк яшәтү нияте белән Мәскәү байларыннан бурычка акча алса да. халык күңеленә юл таба алмау сәбәпле, дөнья аны кызганып тормый—“көлен күккә очыра Бу хәбәрне Тукай каһкаһә белән, кулын билләренә куеп, көлеп әйтә сыман. "Һәр басма мөстәкыйль, ирекле булганда гына әйбәт яши ала" дигән фикер уздыра шагыйрь. Тукайнын "Мөселман иттифакы" фиркасын оештыручы, хәзерге тарихчылар фикеренчә. беренче татар сәясәтчесе Габдерәшит Ибраһимовка (1857— 1922) мөнәсәбәте дә үзенчәлекле (кара: Хабутдинов Айдар. Лидеры нации —Казань. ТКИ. 2003 -46-55 б ) Ул Габдерәшитнең тәрәккыятьне яклап, яшьләр, шәкертләр, зыялылар арасында патша сәясәтенә каршы алып барган эшчәнлеген хуплаган хәлдә, шәхси тормышында тотнаклылык җитешмәү, милләт хезмәтчесеннән корсак колы булып китүен, байлык артыннан кууын тәнкыйтьли И Гаспринскийнын барча төрки халыкларны җәдидчелек идеяләре белән берләштерү, агарту хыялын алга сөргән. Кырымда нәшер ителгән “Тәржеман'Үа да артык игътибар бирүне хупламый Драматург Г Камал 15 санын гына чыгарыл кала алган, цензура тарафыннан ябылган "Азат халык" (1906) гәзитен аяныч белән телгә алып, “Йолдыз" (1906-1918) нашире Һади Максуди эшчәнлегеннән дә. артык төчелеге, либераллыгы өчен бик канәгать булмаганлыгын сиздерә Соңыннан, каты бәрелгәнлеген аклап, гафу үтенгән сыман, дөньянын әшәкелегенә ишарә ясый, үзенең кырыслыгын анлатмактан, ясалма сылтау таба: Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем' Нишлим инде, чарасызмын. тел тидерткән дөньядыр Бер газета идарәсе хәленнән” шигырендә ул монсу юмор белән татар матбугатының хәерче хәлен, анда хезмәт итүчеләрнең бәйрәм көнендә дә өйләрендә “бер бөртек чәй шикәр бер шакмак юк” дип. хәзерге чорда трактир ачу. эчемлек сату (безнен көннәр мәгыйшәте Тукай чорына якын икән) файдалырак дигән кинәшен бирсә, “Матбага берлән уйнаган бер байга" шигыренең нигезендә булган хәл ята 1907 елла Жаекта нәшер ителгән "Фикер" газетасы һәм “Әл-гасрел-Жәдит” журналы басыла килгән типографияне Мортаза Гобәйдулла атлы кеше сатып аза. Бай бик саран (“карун икәнсен син”) һәм мәгариф белән мәгърифәттән бик ерак хали (буш) кеше булып чыга Типография һәм басмалар табыш китерми башлагач, бай абзый һәммәсеннән баш тарта, җиһазларны сатып җибәрә, төбәктә татар матбугаты яшәүдән туктый Без “хәзерге калын кесәлеләр мәдәнияткә ярдәм итмиләр, сараннар, аларнын ан дәрәҗәләре түбән шул,—дип зарланырга яратабыз —XX йөз башы байлары матбугатка иганәчелек кылып яшәгәннәр”—дип төрттерәбез Күрәсең. Хөсәенов. Рәмиев, Апанаев кебек юмарт байлар ул заманда да бармак белән санарлык булганнардыр "Юан корсаклылар" һәр чорда да күбрәк үз кесазәре һәм тамаклары турында кайгыртканнар, милли хис кебек “сантиментларны” йөрәкләренә үткәрмәгәннәр XX йөз башында да татар матбугатының, мәгърифәтенең таянычы рухи бай зыялылар, милләтпәрвәрләр булган Тукайнын "Кем ул?” (1907) шигыре шундый мөхтәрәм затларның берсе Гаяз Исхакый турында Кин калачлы, танылган язучы Г Исхакый, Тукай фикеренчә. милләтнең үсеше, киләчәге өчен жлн атып, борчылып яшәүче гаярь мөхәррир, журналист , кыскасы, һәр тарафтан мактауга лаеклы алы зат икән Патша цензурасы Исхакыйнын “Тан йолдызьГн япкач, татар эсерлары “Тавыш" газетасын нәшер итә башлыйлар. Тукай яна басманы ихластан хуплап. “Тавыш" хакында” (1907) исемле шигырен язып чыга, үз хокуклары өчен эшчеләрне көрәшкә күгәрүдә ана зур өметләр баглый “Тавышланган' Эшче халык. Тавыш белән Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш'" Вакытлы матбугат мәшәкатьләре белән яшәгән 1907 елда Тукай, бер караганда, бик вак темага, натурализм чалымнары өстенлек иткән яшәеш вакыйгасын үзәккә алган “Сөткә төшкән тычкан" шигырен язып чыга Сөткә егылып төшкән тычкан, әүвәл аптырап калса да. язмышка баш бирмичә, тормышы өчен көрәшә башлый, аркылы га-буй га йөзә-йөзә сөттән май туглый һәм "үз урынына" чыгып кача Тукай каләменнән төшкән шигырь җитди нәтиҗәсез тәмамлана азмый Тормышы белән саубуллашырга җыенып та, яшәүгә омтылышы аркасында исән казган җәнлек язмышы ана милләткә кинәшен әйтеп калырга җай тудыра Икарендэш' Син кирәксә, суга бат йә сөткә бат' Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сәбат'* Шул ук чорда (1906—1907) патша охранкасы "Государственная Думага”. "Китмибез” кебек усал сатирик памфметлары. сәяси публицистикасы өчен шагыйрьне “ышанычсызлар” исемлегенә кертә Тукайнын даһилыгы бигрәк тә үткен телле сатирасында ачык күренә Әдәбиятның бу төрен ул күнел ачу. кәеф-сафа кору чарасы дип бәязәүдән бигрәк, җәмгыятьне, кешеләрне көнчелек, ваклык, шапырыну, мактану кебек җитешсезлекләрдән • С и б а т НЫК1ЫК в! арындыру, намуслы, иманлы яшәү өчен үтемле көрәш чарасы дип бәяли, шунарда анын үсешенә, иҗтимагый яңгырашлы һәм сәнгатьчә камил булуына игътибар бирә. 1908—1909 елларда, замана алып килгән вәзгыятьтән вакытлы матбугат (хәзер анын күз унында күбрәк сатирик журналлар) низагъларыннан читләшмәсә дә. Тукай ижатынын үзәгенә милли мәсьәләләр дулкыны килеп керә, татар халкының яшәеше, киләчәге, теле, мәгърифәте анын бәгырен телгәли, иҗатының төп юнәлешен миллилек, милли идея, татарлык билгели. Милләт яшәеше өчен көрәш идеясе аның һәр әсәрендә диярлек ярылып ята. Биредә Тукай характерының шактый кырыс булуын һәм эчке мөстәкыйльлекне югары бәяләвен онытырга ярамый. "Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылын белән җылыт” (“Өмит”) дип, уз иҗади көченә ышанган шагыйрь теләсә кайсы катлау кешеләре, танылган абруйлар белән конфликтка керүдән, ачы. усал бәясен күзләренә карап әйтүдән тайчынып тормый Күк көчләре, күрәсең, татарларны тарих юлларында күп сынадым, кыерсытуны дәвам итәм дип фараз кылып, гомерен, барлыгын шигърияткә, халыкка багышлаган, хәтта гаилә, балалар мәшәкатеннән (тарих бер даһиның да үзенә тиң баласы булганны хәтерләми), башка тышкы богаулардан азат илаһи бер талантка ия титанны бүләк итим әле дип. Тукайны юллагандыр. Менә шул урында Тукай варисы саналган хәзерге поэзиябезгә карата лириклыктан ерак чигенеш ясамыйча булдыра алмыйм. Тукайның соңгы елларда гаять якын күргән кешесе Л. Толстой әйткәнчә, "дәшми кала алмыйм". Хәзерге шигъриятебезнең, бигрәк тә хатын-кыз өлешенен үзәк мәузигын ата-ана. туган-тумача, гаилә, балалар образлары, олыракларынын оныкларын иркәләү тәшкил итә. Әлбәттә, бу теманы да интим лирика читләтеп үтә алмыйдыр. Тукай үзе дә әнисен, анын каберен җылы итеп телгә ала. Р. Фәйзуллин, Р Миннуллин. М Галиевләрнен әниләренә багышланган классик җыр-шигырытәре мәгълүм Әмма татар поэзиясе кебек рәсми яклаучысыз, үзенә зур җаваплылык алган шигърият тар, шәхси кысаларда гына калса, иҗтимагый йөзен югалтачак. Тукайлар заманында да “шәкерт дәфтәре". ‘гаилә көндәлеге" кебек төшенчәләр яшәгән, ләкин гаилә сөенечеңне халыкка ирештерү, матур сүзләргә төргән информацияне матбугатка күтәреп бару илләм мәҗбүри түгелдер. Татар хатын- кыз шигъриятендә хәзер балалары, оныклары белән шигъри сокланулар эпидемия төсен алды. Сайланып тормастан. шул көннәрдә мөхтәрәм газетабызда басылган бер дүртьюллыкны китерәм. Бер улым, бер кылым иде. Бер улым булды тагын. Оныгым бар! Җан бартегем! Алма битем! Илһамым. Татар теленең җанны эретердәй татлы чагыштыруларга бай булуы белән сокланган хәлдә. бу юлларда фикер яналыгын, фәлсәфи-әхлакый уйлануны таба алмадым Ә бит бу шигырь искиткеч әйбәт җырлар, тирән мәгънәле лирик шигырьләр авторы каләменнән төшкән. Авторы талантсыз, үзешчән булса, сүз куертып. Тукай бөеклеген искә төшереп тә тормас идем. Әйе. татар поэзиясенең "үлчәү берәмлеге", сәнгатьлелек бизмәне Тукай, Такташ. Жәлил. Туфаннар белән үлчәнә шул! 1908 елдан алып, соңгы сулышына чаклы Тукай милләт хәсрәтен, халык язмышын арык иннәренә салып, тарихыбызга, үз чоры проблемаларына караган, самимилекләре белән нәфис, гүзәллекләре белән камил шигъри энҗеләрен иҗат итә. Тукайнын бөеклегенә ышану өчен бөтен иҗатын күзаллау мәҗбүри түгел. Биредә һәркайсы өч шигъри юнәлешкә караган—"Шагыйрь '. "Милләтчеләр" һәм "Милли моңнар" кебек шедеврларына гына тукталып үтәсе килә. Шагыйрьдә хис. кичереш ташый. Бер ел дәвамында гына да анын күңелендә икеләнү, эзләнү, борчылу бара, сагыш белән беррәггән кискенлек, кичереш, шатлык... “Өмит шигырендә ул. мәсәлән, фикер кояшын, сүнә барган өметен эхләсә. шул ук елда (1908) ижат ителгән "Шагыирь"дә үзен тапкан, растаган. романтик рухлы лирик героины мөнбәргә күтәрә “Шагыйрь" (1908)—анын ижатынын Казан чоры башында, поәзиянен тормыштагы урыны, жәмгыятътәге олы вазыйфасы турында уйланып, шагыйрьнен үз рухи халәтен ачуга багышланган шигъри энжеләренен берсе Яшь әдип төшенкелек, югалып калу, пессимизм кебек төшенчәләрне катгый кире кага, анын рухына оптимизм, киләчәккә ышану, дөньяны алсу төсләрдә кабул итү хас. Идеатынын тормышка ашасына ихластан ышана Алдагы көннәрдән килеп, ул шартлы дөнья тудыра: янәсе, еллар узган, шагыйрь картайган, сәлперәйгән. бөкресе чыккан, шул хәлендә дә анын тыныч, салмак, үзагышлы тормыш белән яшисе килми, чөнки күңеле һаман яшь. жаны көчле, йөрәгендә яз. ул салкын кышны, карны, ягъни бертөслелекне, рухи сүлпәнлекне, битарафлыкны танымый, кабул итми Күкрәгендә шигырь уты дөрләп торганда, рухы сәламәт чакта ул картлыкка, физик йомшаруга бирешмәс, күнсле белән гел яшь. горур булып калыр Үзәккә яшьлек белән гомер ахыры арасындагы мөнәсәбәт, үзара тартышу кебек мәнгелек фәлсәфи проблема азына Яшәеш барышына реалистларча карый азган шагыйрь барча азәми затлар кебек бсрзаман үзенә дә картлык киләсен белә. Тик ул шунда да “юк бар теләк тели-тс.зи” мич башына менмәс, аңа кирәкле жылылык. дәрт халыкка рухи азык шигырьләреннән бөркелеп торыр, үлем фәрештәсе—газраил—жанын алырга янына килгәч тә. югалып, дәшми кашас, туфрак белән күмгәндә лә. күтәренке рухта “без китәбез, сез каласыз ' дип жырлар. Шигырь сонгы юлларда иҗатчы шәхесен, поэзиянең рухи дөньяда тоткан урынын романтикларча идеаллаштыруда үзенсн апофеозына, ин югары ноктасына күтәрелә “Шагыйрь" әсәрендә Тукай катлаулы чгетафораларга. сынландыруларга мөрәҗәгать итми, сүзләрне туры мәгънәсендә куллана, алынмалар да юк Шигырьнең буеннан буена сузылган шартлылык алымы арттырып, күпертеп сурәтләүгә юл ача. Бу ысул лирик геройны—иҗатчыны —вакытлы, узучан хисләргә бирешмичә, үзенә, ижатынын киләчәгенә, поәзиянен үлмәс көченә, мәтелегенә ышанган олы. морәүвәтле шәхес итеп тасвирларга мөмкинлек бирә “Милләтчеләр" исемле 1908 елның азагында ижат ителеп, шул елда ук “Г. Тукаев диваны" исемле җыентыкта нәшер ителгән, эчтәлеге, композицион төзелеше, образлар системасы җәһәтеннән җитлеккән, шул ук вакыгга эчке драматизм белән сугарылган әсәрендә бер төркем ялган зыялыларны фаш итә. Тукай үзләрен зыялы милләтчеләр, халык киләчәге өчен яшәүчеләр дип, аерым игътибарга дәгъва кылып йөргән адәмнәр белән милләтарасындагы мөнәсәбәт кебек җитди проблеманы калкытып куя Шагыйрь гавамны алдап, сүз куертып, шомартып, үтәлмәс вәгъдәләр биреп, чынында халыкнын сонгы тиенен үзләштерү кәсебенә керешкән алдакчыларга мөнәсәбәтендә ул рәхимсез, кырыс, кисәтеп чан суга. Үзләрен милләтче дип йөргән иксиоззе. алдакчы, сатлык жаннар сүздә "гатар халкы яши. тиз арада җанлана, аякка баса" дип сөйләнеп йөрсатәр дә. үзләре милләтнең үзаңын уяту өчен берни эшләмиләр, шәүләләреннән куркып яшиләр Аларнын буш куыклыгын кискен ачып салу өчен сатирик метафора да табыла “Кайсы чакта күперсә дә, тиз шинә бит Теге ишек алдындагы ата күркә" Син. милләтем, ди шагыйрь, ялагай, купшы сүхләргә ышанма, чөнки аларнын "барчасы да эшсез шәкерт". “Алданма син. шәкерт алар, шәкерт, дип “шәкерт" сүзен кат кат кабатлап, ана символик, гомумиләштерелгән мәгънә бирә Тукай бу кагллмнын хәл-әхвәлен, белем дәрәҗәсен, милли рухын яхшы белә, кемгә хезмәт итүләрен "Бер бай үләргә ятканда үзен күрерсең". I ыйбарәсе белән чын йөзләрен ачып салган дәлилен китерә, үтәлмәс вәгъдәгә ышану “Тәһарәтсез намаз илә. корбансыз хаж га тинләнә. Осәрнсн эчтәлеге милләтчеләрнең битлекләрен салдырып, кояш яктысына гартым чыгаруга гына кайтып калмый Тукайнын максаты- халыкка чын хакыйкатьне җиткерү һәм торгынлыктан чыгу юлларын күрсәтү Ш.пыирь яраткан халкын иркәләп, кызганып, мәдхия яудырып кына утырмый, кырыс һәм усал сүхләрдән дә таргынып тормый “Татар халкы! Син үләргә мәхкүм (хөкем ителгән) инде. Дару үтмәс дәрәжәдә мәсмүм (агуланган) инде". Фикеренә ышандыру көче бирү ниятеннән, мифологик элементны сурәткә кертә, нәкъ әкияттәгечә, татар халкы явыз балык иркендә калган көймә хәлендә икән. Көймәне-милләтне йоттырмас өчен нәрсәләр эшләргә сон? Буш вәгъдәләргә ышанып, рәхмәт берлә жанлансан да. алар сине тагын сугып екмасмыни?"—дип. риторик соравын бирә дә. халкын терелтү, яшәтү өчен ихтыяҗи фикерен калкытып куя. “Син бер гали (бөек), сатылмаслык иргә мохтаж". Бер төрле сөйләп икенче төрле эшләүче, үхтәрен милләтче дип йөрүчеләрнең “пәрәнҗәсен салдыруны" Тукай “Шартлар". “Милләтче" шигырьләрендә дәвам итә. “Милли моннар" шигыре (1909) телгә килүгә исә күңелдә каяндыр тирәннән, тарих чоңгылларыннан килгән татар халкынын гасырлар дәвамында рәнҗетелгән милли моны яңгырый башлый кебек. “Милли моңнар", әүвәл "Әдәбият" исемле җыентыкта (10 нчы дәфтәр), сонрак “Халык әдәбияты" китабында урын аттан. Тукайнын жыр. көй белән халык тарихы арасындагы якынлык турында уйлануы буларак туган шигъри гәүһәрләреннән берсе ул. Шигырь берсе икенчесеннән үсеп чыккан ике өлештән тора: әүвәл лирик герой берәүнең “чын безнеңчә, матур, монлы" жыр башкаруын ишетә, күңел кыңгырауларын уяткан көйнең исемен белү теләге туа. Икенче, төп кисәктә, ул халкы үткән фаҗигале юл турында уйлана, аның аянычлы тарихын ачы дөреслеге белән сигез юлга сыйдыра Чөнки жырнын әтрафле, фәһемле сүзләре, “зарлы, монлы" кое йөрәгенә үтеп керә, зиһенен били һәм лирик геройга милләт язмышына бәйле гамь-борчулары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, житдн фикерләр уята. Татар җыры, моны гади һәм гадәтн күренеш, күңел ачу чарасы гына түгел икән. Ул халыкның оч йөз ел дәвамында михнәт чигеп, изелеп, авыр тормыштан күз яшьләрен агызуын, йөрәгендә кайгы-хәсрәт саркып ятуын, сызлануын эченә алган сәнгать әсәре икән. Авыр, кыен мизгелләрдә халыкның төп таянычы, юанычы, юлдашы, бар сызлануын үзенә сеңдергән, киләчәккә ышанычын саклаган монлы җыры булган Анын рухи халәте “Милли хисләр белән ялкынланып. Сызланып-сыаланып чыга күңеленнән", бары тик монга баткан жыры гына “татар күңеле ниләр сизгәнен" әйтеп бирә алган. Шагыйрь халкынын яшәеше өчен борчылып, сызланып, милләт хәсрәтен үз шәхси кайгысы дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Совет чорында нәшер ителгән Тукай җыентыкларында “Милли моннар" шигыренең халык тәкъдире, язмышы турындагы уйлануларын калкытып куйган 2-3 нче строфалары, ягъни шагыирьнен топ фикерләрен эченә алган юллары тошерслеп калдырыла килде. Мондый кыскартылган вариантта әсәр очраклы тыңланган жырнын исеме “Әллүки" икәнлекне ачыклау максатын гына куйгандай тәэсир калдырды Шул рәвешле. “Милли моннар"нын төп мәгънәви йөген үзенә алган халыкның ачы тормыш тәҗрибәсен бәян иткән өлеше белән танышудан күп еллар дәвамында укучы мәхрүм иде. Шигырь үзәгендә мон-җыр образы, лейтмотивы ятса да, чынында “Ә.тлүки"нен исемен ачыклау шагыйрьнең халык тарихы турыңда уйлануларын, җан җәрәхәтен ачу чарасы гына. Шигырьнең “милли мон , “бер көй тарихы дип кенә аталмыйча. “Милли моңнар" дип исемләнүе, “моннар" төшенчәсенә гомумиләштерелгән, символик мәгънә бирә. Саф татар әдәби телендә язылган бу шигырьнең композициясе үзенчәлекле. Көйне ишетү белән аның атамасын ачыклау барышына тарих ташкыны, халык язмышы килеп керә, милләтнең үткәне анын җырына, моңына сарылып калган" дигән фикер үткәрелә. Халык җырынын тарих һәм халык язмышы белән үрелеп баруы, рухи дөнья җимеше булган монны. көйне олы бер мирас итеп саклау кирәклеге турында “Милли моңнар "да күтәргән уйлануларын Тукай халык иҗатына багышланган мәшһүр лекциясендә дәвам иттерә. Шунысы үзенчәлекле: әлеге шигырьләрдә соңыннан билгеләмәләре табылган ижат юнәлешләренең төп-ачкыч сыйфатлары табыла. Тукай өйрәнчеклек чорын бик тиз узып, мәгърифәтчелек реализмы ("Мужик йокысы"), романтизм ( Шагыйрь ). тәнкыйди реализм (“Милләтчеләр”) аша милли реализмга (“Милли моңнар ) аяк баса Тукай—югары вөҗданлы, саф күңелле. иманлы шәхес Анын холкы хөсетлек, көнчелек, шәхси үпкә кебек төшенчәләрне күңел түренә үткәрми. Татар тарихынын шанлы сәхифәләрен үзәккә алган парчаларын, усал, чәнечкеле сатирасын, моңлы сазын бары бер максат белән-халкын кол булып, гомер бакый баш иеп яшәүлән коткару хыялы белән-ижат итә Үлемсехтек чиген, вакыт һәм алышынып торган сәяси-ижтимагый сынауларны намус белән узган Тукай лирикасы, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. XX гасыр башынын күренекле шагыйре Ш Бабич 1911 елда, ягъни Тукай исән-имин чакта ук, болай дип язган Донһяда бик аз булыр чын шагыйрь. Габду, падай. Ул—караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай

Реклама